Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ БАЙЛЫГЫН ӨЙРӘНҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ



 Иптәш Сталинның тел белеме 'турындагы тарихи хезмәтләре — совет фәнен гаять зур казаныш белән баеттылар. Бу хезмәтләр — кешелек дөнья- -сының күпчелеген тынычлык байрагы тирәсенә туплаучы коммунизм культурасының тантанасы булдылар. Трумэннар, черчильләр, авызларына канлы пычак кабып, җир йөзен сугыш упкынына батырырга хыялланып котырган бер вакытта, даһи Сталинның совет халыкларын шундый югары фән казанышлары белән, яңа гигант төзелешләр программасы белән коралландыруы барлык сугыш чукмарларына җимергеч удар булып төште. Без — совет язучылары — даһи остазыбызның тарихи хезмәтләрендә совет әдәбиятын коммунизм төзүче миллионнарның теләкләрен тулы үтәрлек югарылыкка күтәрү өчен ‘ көч, дәрт, илһам таптык. Бу хезмәтләр яктысында үзебезнең кимчелекләрне, аларның сәбәпләрен, аларны төзәтү чараларын бөтен ачыклыгы белән күрдек. Иптәш Сталинның хезмәтләре безнең барыбызны да әсәрләребез- нең теле өстендә, идея һәм художество сыйфаты өстендә җитди җаваплылык сизеп эшләргә, тел байлыгын төгәл үзләштерергә, әсәрләребезне халыкның җанлы телендәге сүзләр белән өзлексез баета барырга, һәрбер җөмләне сүзләр тезмәсе итеп кенә калдырмыйча, укучыларны коммунизм өчен яңа җиңүләргә рухландыручы җанлы, дәртле, ялкынлы көчкә әйләндерергә өйрәтәләр. Тел, иптәш Сталин әйткәнчә, «күп эпохаларның продукты булып тора, шул эпохалар дәвамында ул формалаша, байый, үсә, шомара». р Шуңар үрнәк итеп иптәш Сталин рус халкының теленә туктала: «Пушкин үлгәннән бирле йөз елдан артык вакыт үтте. Бу вакыт эчендә Россиядә феодализм строе, капиталистик строй бетерелде һәм өченче, социалистик строй, барлыкка килде... Ләкин,, мәсәлән, рус телен алсак, бу зур ара эчендә ул аз гына да ватылмады һәм хәзерге замандагы рус теле үзенең структурасы буенча Пушкин теленнән бик аз аерыла. ... Бу вакыт эчендә рус теленең, сүзлек составы җитди тулыланды,, сүзлек составыннан күп кенә искергән сүзләр төшеп калды; күп сүзләрнең мәгънәсе үзгәрде; телнең грамматик төзелеше яхшырды. Ә инде Пушкин теленең структурасына, аның грамматик төзелешенә һәм төп сүзләр фондына килгәндә,, хәзерге рус теленең нигезе буларак, бу структураның бөтен әһәмиятле яклары сакланды». Иптәш Сталин әйткән шушы билгеләмәдән чыгып, татар телен тикшерсәк, шул ук хәлне күрәбез. Аз санлы морзаларның, руханиларның, панисламизм, пантюркизм идеологларының татар халкына гарәп, фарсы, төрек сүзләреннән корама тел тагарга маташулары аз гына да тамыр җибәрә алмады, аларның берсе дә халыкны үз ана теленнән биздерә алмадылар. Татар халкы Пушкин заманында нинди телдә сөйләшсә, хәзер дә ул шул ук телдә сөйләшә. Ул заманда татар телендә басылган күп кенә әдәби памятник- лар шуны ук раслыйлар. Моны 1801 елда, ягыш моннан 150 ел элек, Россия фәннәр академиясе бастырган «Татар теле» грамматикасыннан укып та, Иван Андреевич Крылов исән чагында
84 
 
аның мәсәлләренең татарча тәрже- мәләре урнашкан зур күләмле хрестоматия’— дәреслектән дә күрергә мөмкин. Татарчарусча сүзлек белән берлектә, бу китапларда татар әкиятләре, әйтемнәре, жырлары, хәтта шигырьләр һәм хикәяләр урнашкан. Менә ул замандагы татар телен төсмерләүче берничә мисал: Ак Идел буе андызлык, Ай-хай гына безнең аңсызлык, Яшь чагында аңсыз түгел идем, Кисте муенымны ялгызлык. Кош кына булып очар идем. Канат кына ясап булмайдыр, Сурәтләрең ясап кочар идем, Жан гына кушып булмайдыр. Моңарчы күргән төшемдә Яннарымда иде гүзәлем. Уянып китсәм, юк гүзәлем, Өзелеп кенә китте үзәгем. Өстәлдә шәмнәр янадыр, Тармак та тармак тамадыр, Озын гына керфек, сиксән бөртек, Чибәр йөзен һай ник ябадыр... Яки шул заманның әйтемнәрен укыйк: Ач аю уйнамас. Арба булганчы ат бул. Ике шонкар талашса, бер каргага җим төшәр. Яки шул замандагы проза теленнән бер үрнәк: «Хәсрәтемнең дәвасы, күзләремнең карасы, йөрәгемнең парасы, син мине кол иттең. Дәртләремне азап диңгезенә батырдың. Алдында тез чүгәм. Ерактагы йөрәгеңә йөрәгем белән якынлашып, сине үбәм. Энҗедәй сәламнәремне сиңа юллыйм, һәр теләкне үтәп була: ачлыкны икмәк белән, сусынны су белән. Тик минем дәртемне үтәрлек чара гына юк. Идел тиз ага. Вакыт тагын да тизрәк. Бу аерылышу минутлары нишләп соң шундый озак?»... Татар халкының тел байлыгын эаслаучы һәм хәзерге әдәби телебезнең нигезе, кайбер иптәшләр әйткәненчә, моннан 40—45 еллар гына элек түгел, бәлки үткән йөзнең башларында ук инде формалашып, грамматикасы, сүзлеге төзелеп, шул телдә байтак әсәрләр туган. Бая әйткәнемчә, реакцион ру- ханил арның, ишаннарның, соңгз табанрак панисламизм, пантюркизм идеологларының безнең халыкка көчләп, әллә кайдагы бәдәвиләрнен, Истамбул пашаларының, Хорасан ялкауларының телләрен тагарга маташуларын бу гомуми тел барышы белән бутарга ярамый. Аларныи хурлыклы жиңелү белән беткән ул пычрак ниятләрен яклап, татар буржуазиясе 1906 елда «Русия 
мөселманнарының өченче нәдвәсе» дигән съездда «барлык мәктәпләрдә дәресләрне госманлы төрекләре телендә алып барырга» дип карар да чыгара. Ул телнең нинди тел икәнлеген шул ук карарның кереш сүзеннән үк күрергә мөмкин: «...Бильфигыль татбыйк иделмәк- тә улан каванин, у әмре игътиядате идарэия, мөселманнарның хокукы гомумия вә мәдәния, вә Динияләренә тазйикать вә тәхдидат куймыш улдыгыйндин». Халык шагыйре Габдулла Тукай ул карагруһларның маташуларыннан нәфрәтле ирония белән көлде: «Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслык- ларына тәмам күзләре җиткәч кенә тукталдылар... Үз араларында төрекчә сөйләшеп, маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «гос- манлиез, әфәндем», — дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады. Ләкин андый комедияләр вакытында булды да, узды да китте. Газеталар да, «бондан», «бөйлә» кеби сүзләрне генә калдырып, татарча языла башладылар, китап вә рисаләләр дә татарча чыга. Без — татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр Истамбулда, без монда. Хәерле юлга!» Татар халкының тел байлыгы үсүгә, әдәбияты үсүгә иң зур этәргеч көч булып, әлбәттә, бөек рус халкы белән дуслык, рус халкының культурасы, әдәбияты, фольклоры хезмәт итте. Моннан йөз ел чамасы элек Фридрих Энгельс Карл Маркска язган бер хатында рус дәүләтенең татарларга цивилизация кертүен аеруча басым ясап әйтә. Барлык татар совет язучылары алдында әнә шул цивилизация чы
85 
 
ганакларын тирәнтен өйрәнү, шул рәттән рус галимнәренең турыдан- туры катнашы белән төзелгән татар теле сүзлекләрен, рус галимнәре җитәкчелегендә төзелгән татар теле грамматикаларын, хрестоматияләрен, төрле гыйльми, әдәби җыентыкларны өйрәнү, халкыбызның тел байлыгын үзләштерү өчен барлык чыганаклардан файдалану, бу эшне большевистик «Урал» газетасы, Тукай, Гафури, Камаллар, Коләхме- тов, Такташ әсәрләренең тел байлыгын үзләштерү белән тыгыз бәйләнештә алып бару бурычы тора. Рус халкы белән, Тукай әйтмешли: «Тел, гореф-гадәт вә әхлак алмашып» яшәүнең ни дәрәҗәдә прогрессив күренеш икәнлеген безнең бетен әдәбият тарихыбыз раслый. Революциядән элек татар буржуаз милләтчеләре ул чыганакларны халыктан яшереп, аларның барысына да «христиан миссионерларының эше» дигән яла сылап, хәтта Каюм Насыйри кебек галимнәрне миссионерлыкта гаепләп, кабахәт провокация алып барганнар. Шул зарарлы, агулы провокациянең йогынтысы революциядән соң да татар әдәбиятының чын гыйльми тарихын төзү, татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеген төзү эшенә шактый озак комачаулап килде. Тулы аңлатмалы сүзлекнең безнең республикада социалистик культура төзелешен тагын да киңрәк җәелдерү өчен, әдәбиятыбызны тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен, тел өлкәсендәге кимчелекләрдән арыну өчен никадәр әһәмиятле булуын һәркайсыбыз аңлый. Бөек Ленин, гражданнар сугышының иң кискен чагында Халык мәгарифе комиссариатына әллә ничә тапкыр «рус теленең аңлатмалы тулы сүзлеге»н төзү турында яза: «Чын рус теленең, әйтик, хәзер кулланыла торган һәм Пушкиннан алып Горькийгача классиклар кулланган сүзләрнең сүзлеген төзергә вакыт түгелме?» Шул ук елны Ленин, төрле җыелышларда ишеткән сүзләрдән чыгып, рус телен кирәксезгә кулланучы чит ил сүзләреннән арчу бурычын куя. Безнең телчеләребез һәм әдәбиятчыларыбыз менә шушы зур эшне татар теле буенча башкарып чыгарга тиешләр. Тел-әдәбият институты белән Татгосиздатның бу эшкә керешүе бик күңелле факт. Бу, әлбәттә, ике-өч кешелек кенә эш түгел. Үз вакытында Ленин рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшенә 
утызлап галимне тартырга кушкан. Безнең шартларда да бу эш зур гыйльми коллектив көчен сорый. Бу коллектив үзенең эшен иң элек татар теленә багланышлы барлык материалларны, шул рәттән унсигезенче йөз азакларында ук төзелә башлаган һәм соңыннан бик күп рус галимнәренең катнашы белән төзелгән барлык татар теле сүзлекләрен, грамматикаларын, хрестоматияләрен туплап өйрәнүдән башларга тиеш. Бу уңай белән, кайбер фактларны искә төшереп узу артык булмас. Башлыйк Казан театрыннан. Казанда рус телендәге спектакльләрнең 1727 елда ук куелуы билгеле. 1791 елда аерым театр бинасы булдырыла. Бу театрга руслар белән берлектә татарлар да йөриләр. Театр репертуарына татар халкының тарихын һәм шул замандагы тормышын чагылдырган әсәрләр дә кертелә. Кем белә, бәлки татар теленә «кәмит» сүзе шул заманда кергәндер. Әгәр без шушы юнәлештә эзләнсәк, татар театрының да тарихын кайберәүләрчә моннан 44—45 еллар гына элек түгел, бәлки узган йөз урталарыннан ук башлаучы фактларны табарбыз. Алыйк икенче фактны. 1806 елда Казанда «Общество любителей отечественной словесности» исемле әдәби оешма төзелә. Оешманың җитәкчеләреннән атаклы рус язучысы Аксаков үзенең бер докладында татар җырларын, бәетләрен, әкиятләрен, татарча төрле язмаларны җыеп өйрәнергә, татар теленең сүзлеген төзергә тәкъдим ясый. Шушындый бурычны үз алдына куйган бу оешманың 1806 елдан башлап 1815 елга чаклы 10 еллык эшенә багышланган җыелышында барлыгы 238 әсәр (проза, поэзия һәм пьесалар) тикшерелгәнлеге әйтелә. Әгәр аның материаллар фон


 
дын җентекләп өйрәнсәк, без һичшиксез, анда татар әдәбиятына, татар теленә багланышлы хезмәтләрне дә табарбыз. Безгә шулай ук бөек революционердемократ Чернышевскийныц татар теленә, фольклорына зур игътибар бирүе билгеле. Йомышым төшеп. аның Саратовтагы музеена барып кергәч. Чернышевскийныц внучкасы миңа бабасының үз кулы белән язган татарча әлифбасын, кыскача сүзлеген һәм татар җырлары, әкиятләре турындагы язмаларын күрсәтте. Казан университетының бөек рус галиме Лобачевский оештырган «гыйльми язмалары»нда (ә бу язмалар 1834 елдан бирле чыгып киләләр) татар теленә, фольклорына шундый ук җитди әһәмият бирелгән. Унтугызынчы йөзнең беренче яртысында, ягъни Пушкин заманында күренекле хезмәтләре белән танылган татар тел галимнәре: Ибраһим һәм Сәгыйть Хәлфиннәр, Хөсәен Фәезхановлар үз эшләрен рус галимнәренең аталарча ярдәме белән алып барганнар. Шул ук заманда рус теле галимнәре татар теле турында күп кенә хезмәтләр, сүзлекләр, грамматикалар, хрестоматия һәм әлифбалар, уку китаплары, төрле җыентыклар чыгаралар. Шулар арасыннан Гига- новның 1801 елда басылган «Грамматика татарского языка»сын, Тро- янскийның «Словарь татарского языка», Добровольскийның 1816 елда басылган «Азиатский музыкальный журнал »ын, Мартиньян Ивановның 1842 елда басылган «Татарская хрестоматия»сен, Ваһаповныц бик күп тапкыр басылган «Самоучитель для русских по-татарски и для татар по-русски» исемле дәреслеген (бу дәреслектә саф татар телендә язылган, югары поэзия үрнәге булырлык җырлар русча тәрҗемәләре белән янәшә урнаштырылганнар) һәм башка куп кенә китапларны күрсәтергә мөмкин. Без, язучылар, бу хезмәтләрнең барысы белән дә якыннан танышырга тиешбез. Югыйсә безнең үз көтепханәләребездәге ике сүзлек кенә татар теленең тулы байлыгын өйрәнү өчен җитмәячәк. 1938 елда чыккан «Русча-татарча» сүзлек белән 1950 елда чыккан «Татарча- русча сүзлек»тәге 20 меңләп сүз безнең теләкләрне тулы үти алмый. Әгәр алардагы искергән сүзләрне дә искә алсак, бу сан тагын да азая. Ә безгә кимендә йөз егерме меңнәр 
чамасында татар сүзен белергә, шул запасны барлык чаралар белән тупларга кирәк. Шул чагында кайбер иптәшләрнең татарда мондый сүз юк дип үзе белмәгән һәрбер сүзне шик астына алулары да бетәр иде. Халык белән якыннан аралашу, беренче тапкыр ишеткән сүзеңне шунда ук мәгънәсен аныклап дәфтәргә теркәү, халык-авыз иҗатын өзлексез өйрәнү — болар барысы да язучының телен баетучы иң төп чыганаклар. Бу турыда рус классикларының, Пушкин һәм Толстойнын, шулай ук татар халык шагыйре Габдулла Тукайның авторитетлы киңәшләрен искә төшерү җитә. Максим Горький миңа язган хатында шуны ук әйткән иде: «Мин сезгә гадирәк язарга киңәш бирер идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәрвакыт гадилектә... сүзләрдә гади һәм ачык булырга тиешләр». Иптәш Елизаровага язган хатында ул шуңа өстәп, болай диде: «Мин татар поэзиясенең һәм прозасының көчле чәчәк атуын бик нык телим, ләкин моңар әдәбият бурычларына иң җитди караш белән генә ирешергә мөмкин»... Даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы бөек хезмәтләре безнең барыбызны да әнә шундый җитди карашка, әсәр- ләребезнең сыйфаты өчен большевистик көрәшкә чакыралар. Мин нык ышанып әйтә алам: бөек Сталинның күрсәтмәләрен намус белән тормышка ашырып, татар совет әдәбиятын коммунизм эпохасына лаеклы, укучылар йөрәгендә социалистик хезмәтнең сүнмәс ял- кынын кабызучы, озак яшәүчәнбцк күп яңа хикәяләр, романнар, пьесалар, шигырьләр, повестьлар белән баетырбыз