Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯҢА ҮСЕШЕ



 Социалистик реализм юлыннан атлаучы безнең әдәбиятыбыз елдан- ел үсә һәм җитлегә бара. Иптәш Сталин тарафыннан кеше рухының инженерлары дип аталган язучылар, үзләренең әсәрләрендә безнең чынбарлыгыбызны аның революцион үсешендә чагылдырып, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларына каршы көрәшеп һәм безнең заман героеның гүзәл хисләрен һәм уйларын чагылдырып, тормыш вакыйгаларына кыю рәвештә катнашалар. Социалистик реализмның нигезен салучы А. М. Горький әле 1929 елда ук болан дип язган иде: «Безнең әдипләребезнең эше — кыен һәм катлаулы эш. Ул эш иске тормышны тәнкыйтьләүгә, аның чирләренең йогышлылыгын фаш итеп камчылауга гына кайтып калмый. Әдипләр яңа чынбарлыкны өйрәнергә, формалаштырырга, сурәтләргә һәм шуның белән яңа чынбарлыкны расларга тиеш. Аларның бурычы әнә шул... Яшь язучыларның тормыштагы яңа шатлык һәм илебездәге иҗади көчләрнең һәрьяклап чәчәк атуы турында әйтә торган сүзләре бар. Алар тормышның яңа формаларын төзүче хезмәтнең киң һәм көчле ташкыныннан илһам алырга, шуннан материал эзләргә тиешләр...» Безнең әдәбиятыбыз, большевиклар партиясенең җитәкчелегендә, большевистик партиялелек принципларына таянып, илебездә «иҗади көчләрнең чәчәк атуын» торган саен ачыграк һәм тулырак күрсәтә. Совет әдәбияты кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләүгә булышлык итә һәм шуның белән тормышның яңа формаларын раслый. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарында: «совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә безнең журналларыбыз совет дәүләтенең куәтле коралы...» шуңа күрә алар «совет строеның нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә кулланма итеп алырга» тиешләр диелгән иде. ВКП(б) Ү'зәк Комитеты карарында: «Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел»,—дип аеруча басым ясап әйтелә. СССРда эксплуататор сыйныфлар бетерелде, дус яшәүче эшчеләр сыйныфы белән крестьяннар сыйныфы арасындагы аерма исә әкренләп югалуга таба бара. Без дөньяда һичбер җирдә дә булмаганча, халыкның мораль-политик бердәмлегенә ирештек. Советлар иленең партияле һәм партиясез большевиклары коммунизм төзи. Совет җәмгыятенең җитәкче һәм юнәлдерүче көче — сугышларда чыныккан, халыкны җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы Ленин — Сталин партиясе. Партия халык интересларын гәүдәләндерә, халык большевиклар партиясенә үзенең чиксез ышанычын белдерә.
74 
 
 
Совет язучылары үзләренең әдәби әсәрләрендә коммунистик җәмгыятьне төзүчеләрнең тулы канлы иҗади тормышын чагылдыралар. Ләкин кеше рухының инженерлары — совет язучылары — тормышны гади рәвештә чагылдыру белән генә чикләнми, алар партиягә кешеләрне большевистик идеялелек рухында тәрбияләргә, иске дөньяның кешеләр аңындагы калдыкларын йолкып ташларга, яңа кеше характерындагы коммунистик сыйфатларны үстерергә булышлык итәләр. Совет халкы бары тик тормышны дөрес чагылдыручы һәм большевиклар партиясе идеяләренең тантанасы өчен, коммунизм тантанасы өчен художество чаралары белән көчен кызганмый көрәшүче язучыларга гына югары бәя бирә. Димәк, безнең заманда әдәбиятның большевистик партиялелек принцибы — аның югары идеялелегендә, аның чын халыкчанлыгында чагыла. Шуңа күрә дә Беликның «Октябрь» журналы битләрендә басылган (№ 2, 1950 ел) хата мәкаләсе безнең матбугатта каты тәнкыйтькә очрады. Бу түбән квалификацияле тәнкыйтьче, әдәбиятның большевистик партиялелек принцибын бозып, партияле язучыларны партиясез язучыларга каршы куярга, совет азучыларының бердәм фронтын какшатырга, партия тарафыннан күптән инде начар дип табылган раппчы- лар сектантлыгын тагын бер тапкыр торгызырга маташты. Белик «әдәбиятта партиялелек» термины белән хәреф ятлаучыларча, талмудчыларча жонглерлык итеп, социалистик реализм методы төшенчәсен, «художество иҗатының партияле методы» дигән надан формула белән алмаштырырга маташты. Ләкин безнең халкыбыз марксистик-ленинчыл теориянең аңлаешлы положениеләренә буталчыклык кертүче хәреф ятлаучыларга һәм талмудчыларга түзеп тора алмый. Шуңа күрә дә идеология фронты работникларының барысы да яңа раппчылык ялаларын күтәреп чыгучының бик каты тәнкыйть ителүен тирәнтен канәгатьләнү белән каршы алды.
Большевиклар партиясе рухландырган һәм коммунизм төзелешенең чиксез зурлыгыннан илһам алган совет язучылары халкыбыз тарафыннан югары бәя бирелә торган әһәмиятле художество әсәрләре тудыралар. Совет әдәбиятының соңгы еллардагы үсеше сан ягыннан алганда да бик гыйбрәтле. Әгәр дә 1949 елда матур әдәбият өлкәсендә 34 әсәргә Сталин премиясе бирелгән булса, 1950 елда бирелгән премияләрнең саны 47 гә җитте. Сталин премиясе лауреатлары арасында рус язучылары белән бер- рәттән СССР дагы бүтән халыклар әдәбиятларының да бик яхшы художество әсәрләре тудырган вәкилләре зур урын ала. Бу факт эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуыа тәэмин иткән Ленин — Сталин мил- !ли политикасының тантанасын күрсәтә. 1950 елда украин әдәбияты 5 лауреат, грузин әдәбияты —3, азербайҗан әдәбияты — 2, Литвз әдәбияты 2 лауреат бирде... Автономияле республикалар әдәбияты арасында татар әдәбияты аеруча уңышка иреште. Ул совет әдәбиятының алтын фондына ике күренекле 1әсәр — Г. Бәшировның «Намус» һәм К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын бирде. Тагын шунысы күңелле хәл, 1950 елда моннан нибары ике генә дистә ел элек халкының хәтта үз әлифбасы да булмагае автономияле өлкәнең язучысы да Сталин премиясе алды. Тува әдәбиятының нигезен салучы Салчак Тока үз халкының үткәндәге авыр тормышы турында «Арат сүзе» исемле матур повесть язды. Крайларда һәм өлкәләрдә эшләүче язучыларның тавышы елдан-ел көчлерәк яңгырый. 1950 елда Ростоз өлкәсе язучылары аеруча күренекле урын алдылар, алар бөтен илгә танылган байтак кына әсәрләр бирделәр. Аларның икесенә — М. Соколовның «Очкыннар» романына һәм В. Закруткинның «йөзмә станица» романына Сталин премияләре бирелде. Моны Совет язучылары' союзының өлкә бүлеге эшенә җитди игътибар күрсәтеп килгән ВКП(б) 
75 
 
 
ның Ростов өлкә комитетының яхшы эше нәтиҗәсе итеп санарга кирәк. Бүгенге совет художество әдәбиятының әйдәүче жанры булып роман жанры хисаплана. Үзәктәге һәм урыннардагы әдәби-художестволы журналларның һәм альманахларның күбесенең, шулай ук үзәктәге һәм өлкәләрдәге матур әдәбият из- дательстволарының йөзен роман билгели. Совет язучылары социалистик чынбарлыкны зур полотноларда киң һәм төрле яклап чагылдыра торган фундаменталь эпик әсәрләр тудыралар. Ләкин бу безнең бай, күп яклы тормышыбыз зур полотноларда гына чагыла ала дигән сүз түгел. Рус классик әдәбияты безгә художестволы прозаның мөһим жанры булган кыска хикәяләрнең бик матур үрнәкләрен мирас итеп калдырды. Кызганычка каршы, безнең укучыларга бик кирәк булган бу жанр совет әдәбиятында тиешенчә үстерелмәде. Юка һәм калын журналларда да идеяхудожество ягыннан тулы кыйммәтле хикәя бик сирәк очрый. 1950 елда С. Антоновка «Юллардан машиналар килә» ңсемле хикәяләр китабына Сталин премиясе бирелүе — партия һәм хөкүмәт бу жанрдагы уңышларга да югары бәя биргәнлеген ачык күрсәтә. Поэзия өлкәсендә поэма жанры үскәннән үсә бара. Үткән елда С. Щипачев, Г. Тильвитис, Рәсул Рза, С. Кирсанов һәм башка шагыйрьләрнең поэмаларына Сталин премияләре бирелде. Бу поэмалар безнең күп милләтле совет поэзиясенең шактый үсүен күрсәтә. Мәсәлән, Т. Тильвитисның «Литва җирендә» исемле поэмасы бик шатландыра. Ул эпик киңлек һәм яхшы шигъри форма белән язылган. Бу поэма Литваның яшь совет поэзиясе өчен генә түгел, бөтен совет поэзиясе хәзинәсе өчен дә кыйммәтле бүләк. Совет драматургиясе безнең драма театрларының репертуарын бү- генге көн темасына язылган пьесалар белән өзлексез тулыландырып килә. Милли республикаларда да Драматургиянең үсешен әйтеп китәр- Гә кирәк. Соңгы еллардагы художестволы әдәбиятыбыз өчен идея-тематик диапазонының киңлеге характерлы. Безнең әдәби әсәрләрдә коммунистик җәмгыятьне төзүдә совет кешеләренең актив эшчәнлеген күрсәтү дә, халыкара тема да, тарихи тема да бар. Бу безнең әдәбиятыбызның белем бирү һәм тәрбияви әһәмиятен тагын да күтәрә. Советлар 
Союзының барлык республикаларындагы язучыларның төп массасы үзенең иҗади дикъкатен хәзерге заман проблемаларына таба юнәлтә. СССР халыклары әдәбиятларының бик аз өлешендә генә иске заманга берьяклы итеп кирәгеннән артык омтылыш сизелә. Хәзерге художество әдәбиятыбызның төп герое — совет кешесе, коммунизм төзүче. Коммунизм биеклекләренә таба юллар салучы, яңаны тудыручы көрәшче совет кешесенең матур характеры аның героик хезмәт эшчәнлегендә, хезмәткә чын-чыннан коммунистик мөнәсәбәтендә, хезмәткә батырлык итеп каравында, армый-талмый алга баруында, искелеккә, бетеп бара торган һәм алга баруны тоткарлый торган карашларга каршы көрәшендә формалаша. Язучылар безгә менә шуны күрсәтеп бирәләр. Хәзерге иң яхшы романнарның, повестьларның, поэмаларның һәм пьесаларның геройлары кайда гына эшләмәсеннәр — заводтамы, колхоздамы яки гыйльми-тикшеренү институтындамы, алар. максатлары ачык булган, көчле һәм төгәл характерлы, бай һәм катлаулы рухи тормыш белән яшәүче кешеләр. Алар үзләрен чолгап алган чынбарлыкка, аның катлаулылыгын һәм күп төрлелеген күздә тотып, большевикларча бәя бирә беләләр. Алар прогресс кешеләре, алар шомарган юлларга һәм стандартка түзеп тора алмыйлар, алар фәндә һәм техникада, производствода һәм авыл хуҗалыгында яңа юллар эзлиләр Һәм ачалар. Алар ирешелгәннәр белән генә тынычланып калмыйлар. Белем, алдынгы тәҗрибә белән коралланып һәм коммунизмның тулы тантанасын якынайту кебек бөек максат белән рухланып, бу кешеләр
76 
 
кыю рәвештә алга баралар. Алдынгы совет кешеләре — безнең әдәбиятыбызның геройлары — кыенлыклардан курыкмый, аларны җиңүдә иҗатның Һәм яңаны төзүнең бөек шатлыгын табалар. Шул ук геройлар безнең җәмгыятебезгә алга барырга комачаулаучылар белән, әзер сукмаклардан тыныч кына барырга теләүчеләр һәм искелек калдыкларын яклаучылар белән очрашканда, алар белән бәрелешкәндә, көрәш башлана, безнең әдәбиятның новаторлык, прогрессив характерын билгели торган драматик конфликт туа. Көрәш процессында кешеләр искелек калдыкларыннан тазаралар. Безнең тормышыбызның кайнап торган, омтылышлы барышы кешеләрне җилкендерә, алга этә, алдынгыларга тигезләнергә, яңа тормышның актив төзүчеләре булырга мәҗбүр итә. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть. совет җәмгыяте үсешенең бик кирәкле бер шарты буларак, кыенлыкларга каршы көрәшкәндә уңай геройларның төп коралы булып тора. Соңгы вакытта безнең матбугатта, шулай ук яшь язучылар киңәшмәсендәге докладларда һәм чыгышларда «колхоз романы», «производство романы» һ. б. шуның кебек терминнар белән мавыгырга ярамый, язучы техниканы түгел, ә иң элек кешеләрне күрергә һәм күрсәтергә тиеш дигән фикер әйтелде. Бу, әлбәттә, дөрес; язучы — кешеләр рухы инженеры — барыннан да элек кешеләр белән эш итә. Ләкин ул, үз әсәренең геройлары эшли торган хезмәт өлкәсен яки производство тармагын яхшылап өйрәнмичә торып, үз геройларының образларын ышандырырлык һәм тулы итеп тудыра алмый. Геройларның производство эшчәнлеге турында белмәү яки өстән генә белү язучыны әдәби брак ясауга китерүе бик мәгълүм нәрсә. Әдәбиятта моның мисалларын күп табып була. Ни өчен соң А. Рыбаковның «Машина йөртүчеләр» романында шоферларның хезмәте, яки В. Закрут- кинның «Йөзмә станица» исемле романында балык үрчетүче инспекторның эше шулкадәр мавыктыргыч булып чыккан? Чөнки бу әсәрләрнең авторлары үзләре сурәтләгән чынбарлыкны бик яхшы белгәнлек- ләре ярылып ята. Шундый китапның соңгы битен япканда укучы тормыш турында яңа белем алдым дип канәгатьләнеп уйлый. /Мондый китапны укыганнан соң, ул бик күп кешеләр өчен типик булган кичерешләр һәм характер 
сыйфатлары турында гына түгел, ә геройларның моңарчы әдәбиятта һичкайчан җитди чагылышып тапмаган хезмәт тармаклары турында да үзенә күп нәрсә ала. Совет кешеләренең производстводагы һәм җәмгыятьтәге эшчәнлек- ләрендә яңа, социалистик шәхес характерының төп сыйфатлары ачыла. Шулай булгач, совет кешеләренең производстводагы һәм җәмгыятьтәге эшчәнлекләрен тирәнтеи тасвирламыйча торып, аларны тулы һәм ышандырырлык итеп күрсәтү турында сөйләргә мөмкинме соң? Шуңа күрә дә партия язучыларга тормышны һәрьяклап өйрәнегез дип һәрвакыт кисәтеп әйтеп килә. Үткән елда безнең әдәбиятыбызда аеруча киң итеп колхоз тормышы темасы эшләнде. Бу темага язылган яңа әсәрләр элегрәк елларда, мәсәлән, Бөек Ватан сугышына кадәр тудырылган әсәрләрдән күп кенә яклары белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә безнең яңа, социалистик авылның үзенчәлекләре, авылда яңа кешенең үсә баруы торган саен ачыграк тасвирлана. Г. Николаева- ның «Урак өсте», С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык», Г. Бәши- ровның «Намус», А. Чейшвилиның «Лело» романнары, Б. Ксрбабаев- иың «Агалтын илендәге Айсолтанэ повесте шундыйлардан. А. Корней- чукның «Баланлык», И. Дьяконов- иың «Бирнәле туй», К. Крапиваның «Тургайлар сайрый» исемле пьесалары да шулар рәтенә үк керә. Бу әсәрләрдә күрсәтелгән геройлар колхоз төзелеше мәсьәләләренә потребительләрчә караучыларга каршы көрәшәләр, үзләренең игътибарларын төп мәсьәләләрне — кырларның уңышын күтәрүгә, терлекчелек үрчетүне тизләтүгә, хезмәтнең югары җитештерүчәилегенә туплыйлар.  
77 
 
Г. Николаеваиыц беренче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Урак өсте» романында хәзерге колхоз авылы тормышының яңа формалары һәм кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләр чагылдырыла. Бу әсәрне артта калган колхозны алдынгы колхоз итү вакыйгасы дип кенә карарга ярамый. Анда байтак кына мөһим проблемалар куела һәм ул проблемалар, барысын бергә алганда, авторга алдынгы совет кешесенең җитлегүен һәрьяклап күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хәтта Ав- дстья белән Василий Бортииковлар- иың семья конфликты да романда җитди иҗтимагый конфликт төсен ала һәм шул конфликтны җиңеп чыгу процессында геройларның характерларында байтак кына яңа сыйфатлар туа. Авдотья үз тирәсенә ире куярга маташкан тар боҗраны өзеп, җәмәгать хезмәтенә, коллектив эчендәге хезмәткә кушылгач кына киң сулыш ала башлый. Василий Бортниковның үз семьясын торгызу өчен көрәше кыен һәм катлаулы булып чыга. Башта ул Авдотьины элеккечә тора башларга, Василийның сугышта үлгән хәбәре килгәннән соң сөя башлаган икенче кешене ташлатырга мәҗбүр итеп карый. Моннан бернәрсә дә чыкмый. Бары тик Василий үз холкын шактый үзгәрткәннән, иске карашларын ташлаганнан һәм Авдотьяның үз хезмәте белән яши торган кеше икәнен күргәннән соң гына, Василий яңадан үз хатынының мәхәббәтен һәм ихтирамын казана. Бортни- ковларның семьясы яңа, ныграк нигездә яңадан туа. Бу Василийның һәм Авдотьяның рухи үсешләренең нәтиҗәсе, шул ук вакытта бу үсеш колхозда аларның фидакарьләрчә эшләүләренә, артта калган колхозны^ алдынгы итү өчен көрәшләренә бәйләнгән. Менә шулай геройларның шәхси һәм җәмәгать эшләре бер-берсенә аерылгысыз рәвештә үрелеп бара. Г. Николаева үзәк геройларны чолгап алган коллективны да, аның ярдәмең дә, шулай ук Василий һ?м Авдотья Бортниковларпың хезмәтләрендә Һәм шәхси конфликтны җиңеп ‘чыгуларында партия оешмасының җитәкчелекләрен дә ышандырырлык итеп күрсәтә. Татар язучысы Гомәр Бәшировның «Намус» романында колхозда хатынкызның роле бик яхшы күрсәтелгән. Бу әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларында бер татар колхозының тормышы һәм эше сурәтләнә. Сугыш заманы, ирләр фронтка китеп беткән, машиналар, атлар җитешми. 
Менә шушы кыен шартларда колхозчы хатын-кызлар илгә, фронтка икмәк бирү өчен фидакарьләрчә эшлиләр. Язучы шуны ышандырырлык итеп бирә. Бәшировның романы — үзенең иңендә сугыш авырлыгын батырларча күтәреп чыккан совет хатын-кызы турында бик һәйбәт, дулкынландыра торган, чын лиризм белән сугарылган поэма — проза белән язылган поэма. Бигрәк тә романның төп герое Нәфисә образы яхшы эшләнгән. Нәфисә безнең совет чорындагы чын алдынгы хатынкызның гүзәл тибы. Нәфисә үзенең шәхси кайгысын (беренче мәхәббәтенең җимерелүен, ә соңыннан фронтта иренең үлеп калуын) җиңеп, колхозда хатын- кызлар бригадасының җитәкчесе булып үсә, ул кешеләрне рухландыра, ә кирәк вакытта үзенең дусларын юата да белә. Язучы боларны гаять зур психологик тирәнлек белән, ышандырырлык птеп бирә. Колхозчы хатын-кызларның үсешен күрсәтүдә Г. Николаева белән Г. Бәшировның уңышлары бәхетле чыгарма түгел. Соңгы елларда язучылар алдынгы колхозчы хатын- кызларның гүзәл образларының бөтен бер галереясын тудырдылар. Е. Мальцевның «Чын күңелдән» романындагы Груня Васильцова, А. Яшинның поэмасындагы Алена Фомина һәм башкалар менә шундыйлардан. Бу бер дә очраклы хәл түгел: хатын-кызлар колхозда ирләр белән беррәттән яңа тормышны төзүчеләрнең беренче сафларында баралар. Алар чыннан да бөек көч булып җитештеләр. Художество әсәрләренең уңай геройлары совет хатын-кызларының иң яхшы сыйфатларын сурәтли: совет хатынкызлары коллективтан, бөтен халык иминлегеннән һәм бәхетеннән 
78 
 
башка шәхси иминлек һәм бәхетне танымыйлар. Алар үзләренең шәхси тормышларында, кешеләргә булган мөнәсәбәтләрендә ахыргача принципиаль һәм хәтта мәхәббәт намына да кимчелекләр белән, кешеләрнең аңындагы һәм эшләрендәге искелек калдыклары, хосусый милекчелек карашлары белән килешүгә бармыйлар. Колхоз эше аларның намус эше, колхоз тормышының чәчәк атуына комачаулаучыларны, койрыкта тагылып баручыларны алар каты тәнкыйть итәләр, аларга отпор бирәләр. С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык» һәм грузин язучысы А. Чейшвилиның «Лело» романнары кебек, Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләрдә дә колхоздагы яңа тормыш тасвирлана. С. Бабаевский, элекке романнарындагы кебек, бу романында да төп мәсьәлә итеп көннән-көн ачыграк булып күренә барган коммунизмның якынлашу темасын ала. Киң укучылар катлавына мәгълүм булган «Алтын йолдыз кавалеры» романының дәвамы булган яңа романында С. Бабаевский совет авылын элек- трлаштыру өчен, кешене авыр физик хезмәттән коткару өчен — авыл хуҗалыгы эшләрен механизацияләү өчен көрәшне күрсәтә. А. Чейшвилиның «Лело» романы — грузин әдәбиятында күренекле вакыйга. Үткәндәге тормышка, Грузия патшаларының һәм князьләренең тормышларына кирәгеннән артык әһәмият бирүче кайбер язучылардан үзгә буларак, Чейшвили бүгенге темага, колхоз авылының гади кешеләрен сурәтләүгә кыю рәвештә тотынган. Аның тарафыннан тудырылган алдынгы колхоз кызы Цицино һәм аның дусты Киш- варди образлары ышандырырлык сурәтләнгән һәм шигъри ягымлылык белән тулы. Ә грузин колхозы «Шрома» белән чуаш колхозы «Ильич юлы» мисалында автор Советлар Союзы халыкларының дуслыгы турында сөйли һәм моны яхшы итеп сурәтли. Пьесаларның да байтагысы колхоз тормышын сурәтләүгә багышланган. Яиача эшләү, авыл хуҗалыгы производствосында хезмәтне фән белән тоташтыру, илдә авыл хуҗалыгы продуктларын мул итеп булдыру — менә шул зур эшләр А. Корнейчукның «Баланлык» пьесасындагы Карп Ветровой белән Наталия Ковшикны, Н. Дьяконов- 
ның «Бирнәле туй»ндагы Ольга белән Мукосеевны, К. Крапиваның «Ту р га й л а р са й р ы й » пьеса сында гы Настя белән Тумиловичны дулкынландыра. Ләкин колхоз тормышы темасы, совет крестьяны хезмәте темасы безнең әдәбиятта шактый киң күрсәтелгән булса да, безнең социалистик промышленностьның алдынгы кешеләре хәзергә әле бик аз күрсәтелгән. Бу бигрәк тә художество прозасына кагыла. Дөрес, 1950 елда, бу темага үткән елдагыга караганда прозаик әсәрләр күбрәк язылды. Ләкин идея-художество ягыннан алар бер үк дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, Е. Катерли үзенең «Бронза каба» исемле повестенда («Звезда» журналы), А. Рычагов үзенең «Биеклекләргә» исемле романында («Октябрь» журналы) изге максаттан чыгып эш иткәннәр. Алар ар- мыйталмыйча рационализаторлык һәм уйлап табу белән шөгыльләнүче стахановчы эшче образын күрсәтергә теләгәннәр. Рационализаторлык һәм уйлап табу белән шөгыльләнүче эшчеләр бездә елдан- ел күбәя бара. Ләкин кызганычка каршы, Катерли да, Рычагов та алдынгы эшчеләрнең тулы канлы образларын тудыра алмаганнар. Бу авторларны нәкъ менә безнең матбугатта һәм яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә телгә алынган нәрсә дә — кешеләрне онытып. производство процессларын сурәтләү белән кирәгеннән артых мавыгуда гаепләргә мөмкин. Чыннан да ул китапларның баш геройлары турында без нәрсә беләбез? Аларның һәрберсе төннәр буе йокламыйча, дөньядагы бөтен нәрсә турында онытып, үзләренең уйлаг. табуларына чумып утыралар. Алар- ныц һәрберсе инженер-консерватор- ның каршылыгына очрый, ләкин ин- женерноваторның ярдәме аркасында теге яки бу күләмдә үз максаты
79 
 
на ирешә. Болар барысы да булуы мөмкин һәм алар үзләре генә каршы сүз уятмыйлар. Ләкин укучы геройның совет кешесенә хас булган күп төрле тормыштан аерылып, үз бурычын үтәү өчен генә эш алып баруын күргәч, ул герой аны туйдыра, чөнки ул үзенең җанлы прототипларына ошамый башлый. Шуның аркасында рухи яктан фәкыйрь, безнең алдынгы эшчеләргә хас булган барлык гүзәл сыйфатлардан мәхрүм ителгән тонык бер образ килеп чыга. Совет эшче сыйныфының Николай Российский, Павел Быков кебек вәкилләре бары тик производство белән генә шөгыльләнүчеләр түгел. Алар зур культура, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тынычлык өчен актив көрәшүчеләр. Шушындый кешеләрне аларның бөтен рухи байлыкларын ачып, аларның күп төрле эшчәнлекләрен күрсәтеп тасвирлау — менә язучылар алдында торган җитди бурыч шул. Совет эшчесенең образын уңышлы тасвирлауга, социалистик промышленность эшлеклеләрен күрсәтүгә партия һәм хөкүмәт һәрвакыт югары бәя бирә. А. Караваевага «Утлар», «йөгереп китү», «Туган йорт» романнары өчен, Ю. Чепуринга «Вөҗдан» пьесасы өчен, А. Суровка «Москвада таң ата», С. Кирсановка немец-фашист илбасарлар кулыннан һәлак булган атаклы стахановчы- корыч коючы Макар Мазай турындагы поэмасы өчен Сталин премияләре бирелүе шуны раслый. СССРның эшче сыйныфы проза- дагыга караганда драматургиядә тулырак күрсәтелгән. Бу темага язылган пьесалар арасында А. Суровның «Москвада таң ата» пьесасы игътибарга лаеклы. Текстиль фабрикасының алдынгы эшчеләре һәм инженерлары, парторг җитәкчелегендә, фабриканың матур һәм яхшы сыйфатлы тканьнарны күбрәк эшләп чыгаруы өчен көрәшәләр. Фабриканың җитәкчеләре — мәсәлән, директор Капитолина Солнцева аларны искечә эшләтергә, сыйфат турында кайгыртмыйча, «метражны» күбрәк чыгартырга омтылалар. Партия оешмасы җитәкчелек иткән эшчеләр белән директор арасында шул нигездә конфликт чыга. Коммунистка Капитолина Солнцева тормыштан артта калган, кешеләрнең, шул исәптән үз кызы Саняның да үсүен, тормыш тарафыннан куела торган яңа таләпләр күтәрүен күрми. Ул үз кызының 
табигый һәм саф омтылышын — унынчы классны алтын медаль белән тәмамлагач, семьядагы гүзәл традициягә ияреп, фабрикага эшкә керергә һәм анда үзенең күптәнге хыялын — тукучы- стахановчы булу турындагы хыялын тормышка ашырырга теләвен аңламый. Фабриканың алдынгы кешеләренең яңалыкны, эшчеләрнең хезмәткә иҗади мөнәсәбәтләрен раслау һәм шуларның җиңеп чыгуы өчен көрәшүе, ул Капитолина Солнцева өчен дә, аның тормышка яңача каравы өчен дә, көндәлек вак-төяк эшләр арасында кешене, кеше җанының матурлыгын, яңаны эзләүнең иҗади кыйммәтен онытмавы өчен дә- көрәшү дигән сүз. Алдынгы эшчеләр, Капитолина Солнцеваны бик каты тәнкыйтьләп, аны үз хаталарын төшенергә мәҗбүр итәләр. Аңа туктаусыз алга бару, көн саен яңаны тудыру, һәрвакыт камилләшеп тору һәм совет кешесенең үсүе өчен көрәшү совет җәмгыятенең төп законы икәнлеген төшендерәләр, шуңа аның күзен ачалар. Ю. Чепуринның «Вөҗдан» исемле пьесасында заводтагы эшчеләр коллективы шәхси уңыш артыннан куып, завод коллективының интересларын сатучы һәм стахановчы исеменә тап төшерүче Максим Ножкинны каты тәнкыйть итә. Теләсә ничек кенә булса да, планны тутыру нияте белән Максим Ножкин, үзенә ышанып тапшырылган тамгадан файдаланып, берничә яраксыз детальгә штамп суга. Максим Ножкинның бу эше хурлык өстенә хурлык, чөнки хәзерге вакытта күп меңнәрчә совет эшчеләре намус эше өчен — аларның хезмәтенә халыкның тулы ышанычы символы булган шәхси тамга алу өчен көрәшәләр. Хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт тәрбияләү, «намус кушканча эшләү» хезмәт ияләренең тормыш ихтыяҗы булып әверелде. Бу — эшчеләр сыйныфының идея-политик як
80 
 
тан җитлеккәнлеген күрсәтә торган яңа бер мисал. Ю. Чепурин үзенең пьесасында нәкъ менә шуны күрсәтә дә. Тыныч төзелеш белән яшәүче совет халкының тормышын чагылдыру белән бергә, безнең язучылар бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәш темасын да читләтеп үтмиләр. Бу тема прозада да, поэзиядә дә, драматургиядә дә киң чагыла. Икенче бөтендөнья сугышының төп авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп чыккан һәм коммунизм төзүнең сталинчыл бөек планын тормышка ашыру белән яшәгән совет халкы, җир шарындагы барлык хезмәт ияләре белән берлектә, озак вакытлы һәм нык тынычлык булуын бөтен күңеле белән тели. Менә ни өчен совет язучылары, халкыбызның чын теләкләрен чагылдыручылар, яңа сугыш уты кабызучыларга көйдергеч нәфрәт уклары яудыралар. Л1енә ни өчен шагыйрь А. Сурков үзенең шигырьләр җыентыгын «Дөньяга — тынычлык» дип атый. А. Малышконың («Зәңгәр диңгез артында» исемле җыентыгы), А. Аба- шидзеның («Көньяк чиктә» исемле шигырьләр циклы), Әмин Геворк- ның («Яңа юл» исемле шигырьләр җыентыгы) һәм башка шагыйрьләрнең дә шигырьләре сугыш утын кабызучыларны фаш итү һәм тынычлык өчен көрәш пафосы белән сугарылган. Бу яктан Н. Никитинның «Төньяк Аврора» романы да актуаль әһәмияткә ия. Гражданнар сугышы чорында илебезнең төньягында Англия — Америка интервентларының ерткычлыкларын күрсәтү белән язучы совет халкының кан дошманы, иң әшәке интервенцияне оештыручы — .Черчилльнең һәм аның америкалы дусларының, әле бүген дә бөтен дөньядагы тынычлыкка янаучыларның кабахәт битлекләрен ачып бирә. Совет язучылары фашистлар итеге астыннан азат ителгән илләрнең яшәү һәм тынычлык өчен яңадан тууларын, бу илләрдәге эшчеләр сыйныфының, крестьяннарның һәм интеллигенциянең иҗади энергиясе уянуын да күрсәтергә омтылалар. Мәсәлән, В. Сабко «Тынычлык залогы» исемле романына демократик Германиядә яңа тормыш төзү турында сөйли. М. Ибраһимовның «Туар ул көн» исемле романында сүз халкы коллыкта 
сыкранган, икеләтә изелү — үз буржуазиясенең һәм чит ил империалистларының изүе астында газап чиккән бер ил турында бара. Бу ил — икенче бөтендөнья сугышы алдындагы, Риза-Шах Пәһлевинык канлы хакимлеге чорындагы Иран. М. Ибраһимов романының идея мәгънәсе — эшчеләр һәм крестьяннарның алдынгы өлеше арасында революцион ацлылыкның үсүен, хезмәт ияләренең үз азатлыклары өчен алып барган көрәшенең киң җәелүен күрсәтү. Чит илләрдәге тормыш турында социалистик реализм позицияләреннән торып язылган мондый әсәрләр совет укучылары алдында гына түгел, бөтен дөньядагы гади халыклар алдында да иҗтимагый үсешнеңза- конлылыгын, иске, бетеп бара торган көчләрнең яңа көчләр тарафыннан җиңелүенең зарурилыгын ачып бирәләр. Совет матур әдәбиятында безнең халкыбызның үткәндәге тормышы зур урын ала. Бу теманы хәл итүдә соңгы вакытларда җитди уңышлар күренә. Бүгенге язучыларның игътибар үзәгендә ерак тарихи заманнар түгел, ә XIX гасырның ахыры һәм XX гасырның башы тора. Бу чорда рус эшче сыйныфы, большевиклар партиясе җитәкчелегендә' самодержавиене штурмлауга хәзерлекне җәелдереп җибәрде, үзенең азатлыгы өчен актив көрәш башлады. Бу темага Ф. Гладковның «Вольница» повесте, М. Соколовның «Очкыннар» романы, татар язучысы Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Литва язучысы ГудайтисГузавичюс- ның «Тимерче Игнатасның хакыйкате» романы һәм башкалар язылган. Бу әсәрләрнең үзенчәлекле яклары— аларның эпик монументальлек һәм күп планлы булуларында. Авторлар бай тарихи материалларны тирәнтөн өйрәнү аркасында җәмгыятьтәге бик күп төрле катлауларның тормышларын сурәтлиләр,
81 
 
аларның язмышлары бәрелешен, сыйнфый көрәшнең үсүен һәм кискенләшүен һәм бу көрәштә тарихи зарурлык буенча, эшчеләр сыйныфының җиңүче булып чыгуын күрсәтәләр. Бу тема Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» эпопеясында тулы һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Эшчеләр сыйныфының революцион үткәнен, патша самодержавиесе шартларында аның героик көрәшен шулкадәр тирәнлек белән чагылдырган әсәрләр безнең әдәбиятыбызда күптән булганы юк иде. Романдагы вакыйга Казанда бара. Авторның игътибар үзәгендә бер татар семьясының язмышы. Нужа һәм ачлык бу семьяның вәкилләрен авылдан шәһәргә эш эзләргә куа. Романның төп герое тимерче Мостафаның революцион аңлылыгы әкренләп үсә баруын, аның улы Гәрәй кече яшьтән үк үтә торган революцион мәктәпне К. Нәҗми онытылмаслык итеп һәм дөрес сурәтли. Укучы гомуми дошманга каршы көрәштә эшчеләр арасында—татар һәм рус эшчеләре арасында—дуслыкның ничек итеп ныгый баруын, рус иптәшләре Мостафага бу көрәштә үз урынын табарга ничек итеп булышуларын бик ачык күрә. Казан эшчеләренең революцион хәрәкәте аерым алып түгел, ә большевиклар партиясе, Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә бөтен Россиядәге эшчеләр сыйныфы хәрәкәте белән аерылгысыз бәйләнештә бирелә. Баку эшчеләренең иптәш Сталин җитәкчелегендә көрәше Казан эшчеләрен дә рухландыра; И. В. Сталин тарафыннан язылган листовкалар хезмәт ияләренең җиңүенә ышанычны ныгыталар, эшчеләр сыйныфының дошманнары тарафыннан эшчеләр арасында милли дошманлыкны кабызырга маташуларны фаш итәләр. Ф. Гладков, М. Соколов, Кави Нәҗми, А. Гудайтис-Гузавнчюс әсәрләренең укучыларга белем һәм тәрбия бирү әһәмияте һичшиксез зур. Бу әсәрләр барлык совет кешеләренә, бигрәк тә яшьләргә безнең илебезнең эшче сыйныфы һәм крестьяннары нинди данлы һәм авыр героик 
6. .С. Ә." .V? 5.
юл үткәнен, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә үзләре өчен, балалары һәм оныклары өчен бәхетле тормыш яулап алуларын аңларга ярдәм итәләр. Совет матур әдәбиятының соңгы еллардагы уңышлары алардагы җитди кимчелекләрне томаламаска тиеш. Ул кимчелекләр хәтта Сталин премиясе алган әсәрләрдә дә бар. Мәсәлән, С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык» романында композицион таркаулыкны, авторның кайбер очракларда кешеләрнең характерларын бары тик аларның публицистик сөйләшүләре аркылы гына өстән-өстән генә ачып, үзенең хезмәтен җиңеләйтергә маташуын укучы җиңел күрә. Н. Никитинның «Төньяк Аврора» романы күп очракларда тарихи хроникага әверелә. А. Корнейчукның «Баланлык» пьесасы турында безнең матбугатта уңай яктан күп язылды. Бу мактауларга ул лаеклы — пьеса талантлы һәм үткен язылган. Ләкин шул ук вакытта ул А. Корнейчукның драматургии талантының бөтен куәтенең җимеше түгел. Драматург артык ашыга башлады, гүя ул тагын бер пьеса язу миңа берни тормый дип әйтә шикелле. Нәтиҗәдә ул водевильләр җиңеллегенә тайпылып, үзенең бурычын еш кына ансатлатып җибәрә. Моннан тыш тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Болар барысы да язучылар үзләренә булган таләпчәнлекне тагын да үстерергә, художество мастерлыкла- рының дәрәҗәсен күтәрергә тиешләр, дигән таләпне китереп куя, чөнки совет укучысының эстетик зәвыклары бик нык үсте. Соңгы елларда совет әдәбиятчылары безнең әдәбиятыбызның зур эшлеклеләре иҗатларын анализлауга багышланган байтак кына күренекле хезмәтләр тудырдылар. 1951 елда әдәби тәнкыйть һәм сәнгать белеме буенча Д. Благойның «Пушкинның иҗат юлы» һәм В. Орловның «1790—1800 нче еллардагы рус мәгърифәтчеләре» дигән хезмәтләренә Сталин премияләре бирелде. Д. Благойның китабы — рус халкының бөек поэтик даһие А. С. Пуш
82 
 
кин турындагы монографиянең беренче кисәге. Автор гаять бай материал җыйган, Пушкин турында соңгы елларда фән туплаган барлык казанышлардан файдаланган, үз темасының бик күп мәсьәләләрен яңача яктырткан. Б. Орловның «1790—1800 нче еллардагы рус мәгърифәтчеләре» дигән тикшеренү хезмәте рус әдәбияты тарихының моңарчы аз билгеле булган, революциягә хәтле булган фән аңлы рәвештә читләтеп үткән сәхифәләренә яктылык нуры сибә. Автор азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Радищевның гаять зур әһәмиятен, Радищев тирәсенә тупланган рус мәгърифәтчеләренең үзенчәлекләрен һәм мөстәкыйльлекләрен, аларның үзләренең демократик идеологияләре белән чит ил- ‘ ләрдәге либераль мәгърифәтчеләр лагереннан аерылып торганлыгын күрсәтә. Ләкин үткән елда әдәби тәнкыйть һәм сәнгать белеме өлкәсендә бары тик ике генә премия бирелүе идеологии фронтның бу тармагында җитди кимчелекләр барлыгы турында сөйли. Үткән еллардагы кебек үк, Сталин премиясе белән бүләкләнгән китаплар арасында совет әдәбиятына һәм сәнгатенә багышланган тәнкыйть хезмәтләре күренмәде. Бу тревогалы сигнал. Безнең әдәби тәнкыйтебез совет әдәбиятының һәм сәнгатенең үсешеннән җитди рәвештә артта калып бара. Тәнкыйтьнең артта калуы совет язучылары турындагы монографияләрнең аз чыгуында гына түгел, ә вакытлы матбугатта басылып килә торган мәкаләләрнең һәм рецензияләрнең еш кына түбән сыйфатлы яки бөтенләй хата булуында да күренә. Бу яктан алганда А. Кожевниковның «Тереклек суы» романы турында В. Василевскийның «Литературная газетамда басылган күсәк күтә- рүчән (заушательский) рецензиясе, Л. Никулинның «Россиянең туры- лыклы уллары» романы турында Р. Бершадскийның объектив булмаган рецензиясе мисал була ала. Түбән квалификацияле, халтура тәнкыйтенең мисалы итеп, С. Кирья- новның «Советский писатель» изда- тельствосында чыккан «Намус» романына язган кереш сүзен күрсәтергә мөмкин. Социализмнан коммунизмга күчү 
чорында безнең укучыларыбызнын рухи таләпләре бик нык үсте. Ләкив совет тәнкыйте ул таләпләрдән әле бик нык артка калып бара. Безнең газеталарда һәм журналларда басылып килә торган тәнкыйть мәкаләләренең характеры совет укучыларын әле һаман да канәгатьләндерә’ алмый. Язучы үзенең әсәрендә тормышның нинди яңа бер ягын чагылдыруын, совет кешеләренең үсешенә нәрсә белән ярдәм итүен күрсәтә торган тирән һәм эчтәлекле анализ урынына, язучының мастерлык үзенчәлегенә анализ ясау урынына, без еш кына художество әсәренең эчтәлеген аннан- моннан сөйләп чыгуны, ә ахырда әсәрнең кайбер, күп вакытта әһәмияте аз булган кимчелекләре турында күрсәтү белән чикләнүне очратабыз. Мондый төр мәкаләләр укучыларга берни бирми, язучыга берничек тә ярдәм итми, аның үсешенә булышмый. Совет әдәби тәнкыйте әдәбияттагы процессларны теоретик яктан гомумиләштерергә, аның үсешенең законнарын (закономерность) ачарга тиеш. Тәнкыйтьнең бурычы— безнең, язучыларга югары идеяле, художество ягыннан камил, социализмнан коммунизмга күчә торган бөек, сталинчыл чорга лаеклы әсәрләр тудыруга булышу булырга тиеш. («Большевик» № 7, 1951 ел.)