Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СЯО СУН-Ю 
ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ БӘХЕТ ТЕРӘГЕ Көньяктагы кояштан да яктырак Булып балкый утлар Кремль залында. Кыскан хәлдә бер-берсенең кулларын, Басып тора ике бөек дус шунда. Мондый көчле кул кысышу һәркемгә Туганнарча, чын дуслыкны күрсәтә. Лампочкалар түгел, — яңа йөз кояш; Бу дуслыкны бөтен дөнья күзәтә. Бу тынычлык крепосте йөз тапкыр Биегрәк һәм ныграк бүген. Һәм монда Рубин түгел, — яна сүнмәс маяклар Бу борынгы башняларның очында. Карап тора Мао Цзе-дун Сталинга, Сталин карый көлемсерәп аңарга. Тора шулай ике халык янәшә,— Алар җиңәр: хаклык көче аларда! Карап тора Мао Цзе-дун Сталинга, һәм ул күрә: Совет халкы бәхетле: Ул тынычлык өчен чөнки көрәшә Арктикадан көньяк чүлләргә хәтле... Көлемсерәп карый Сталин Маога, Сөйләшүдән бер секундка тукталып, һәм ишетә: бөтен Кытай гөр килә — Зур җиңүне бәйрәм итә рухланып... Бу дуслыкны күргәч, һәрбер йөрәктә Шаулап туа тынычлыкның җырлары, һәм җәелә ул җыр киңрәк тагын да, Күтәрелә торган саен югары. Ике халык арасында Кремльдә Кул куелды договорга шушы көн. Иң бөек бер терәге ул дөньяда Тынычлыкның, бәхетнең һәм ирекнен! Сугыш уты кабызучы явызлар Белеп торсын; без көчәйдек тагын да, Җимерелмәслек кыя булып торырбыз Без һәртөрле куркынычлар алдында. Көньяктагы кояштан да яктырак Булып балкый Кремль залы, һәм шунда Ике зирәк юлбашчы һәм ике дуг Ант иттеләр мәяге дуслык турында!  
27 
 
ЛИ ГЭ-БИН ★ КАЙТУ 
Күрче, сөекле әнкәем, Яктылыгын син юлның: Жуй Цзиньга Олы капкадан Керде кадерле улың! 
Хәтерлә, көзен тәрәзне Бандитларның какканын, Улыңның, чыгып фанзадан, Базга төшеп ятканын. 
Көчкә тыеп авыр кайгың, Озаттың мине тиздән... Башым куйдым күкрәгеңә, Чыкмады яшең күздән. 
— Кайтырсың Олы капкадан, Улым, — дип, мине үптең... Мин караңгы сукмакларны, Урман, сазларны үттем. 
Курку белми кичтем сулар, Үттем кырлардан атлап. Чжу Дэ партизаннарына Кушылдым, илне саклап. 
Сыгылмадым мин, төшсә дә Нинди авырлык иңгә. Озатканда яшь түкмәдең, — Елыйсың хәзер нигә? 
Күр: яз нинди чәчәк ата, Көтә безне зур хезмәт. Күр: кайттым Олы капкадан Мин тагын сине эзләп! 
Без сугышкан урыннарда һәм сакта торган җирдә Тауларда кызыл байраклар Җилферди хәзер җилдә. 
Сал бу кара яулыгыңны, Җилкәң дә турайт инде. Безнең шатлык хөрмәтенә Киенгән Җуй Цзинь нинди! 


 
Ки дә яхшы киемнәрен, Әнкәй, тар бүлмәдән чык! Бөтен халык бәйрәм итә, Бар җирдә җыр һәм шатлык... һәркем тоткан ал чәчәкләр, Шундый күп, — кыр диярсең! Без хыялланган азатлык Килде хәзер, күрәмсең? Аерылган төннән, әнкәем, Сөекле улың синнән, Мао Цзе-дунга юлдаш булып, Сугышты дошман белән. Үтәп синең кушканыңны, Газиз улың яңадан Авылына кайтып керде, Үтеп Олы капкадан! 
влн ши-тянь ★ БЕЗ КОЯШКА КАРЫЙБЫЗ Саргайганнар яфраклар тау битендә, Яшел чирәм күрмәссең җир өстендә. Буялган аксыл кырауга һәр сукмак. Көз. Салкын. Күкнең йөзе зәңгәрсу-ак. Халык туңа. Оеша төркем булып. Күрәбез: Кояш чыга Ярып болыт. Безнең кояшыбыз — Коммунистлар ул! йөрәкләрендә — утлар, Күзләрдә — нур. Яктырта алар нур белән җиһанны, Дусларча, -Яхшы киңәш белән — җанны. Бетте салкын Кояш алгач күктә юл. Безнең яңа Кытайның кояшы ул. Кешеләр карый: Ташый шатлыклары. Туңдырмас җирне кырау моннан ары. Капламас томан бер кеше күзен дә. Кояш чыгар тиздән Тайван өстендә! Әхмәт Исхак тәрҗемәләре

29 
 
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ * ИДЕЛ 
И будет вечен бодрый труд Над вечною рекою. (Н. Некрасов) 
Мин белмимен Иделдән дә ямьле, Иделдән дә данлы елганы. Табалмассың Идел төслеләрне, Айкап чыксаң да син дөньяны. 
Күпме җырлар борын заманнан ук Яңрап килгән Идел турында... Елга түгел, ул баһадир булып Гәүдәләнгән халык җырында. 
Менә шунда хыял булып туган Некрасовның Идел җырлары. Шул җырларда шагыйрь чагылдырган ХалЬткларның өметен — уйларын. 
Изге монда туфрак, ярлар изге — Ленин туган Идел буенда. Бөек елга сокландыра безне, Ул һәркемнең бүген уенда. 
Бөек Идел, сине ике тапкыр Сталин саклап калды ятлардан. Суың артыр синең, утың балкыр, Җир шарына яңрар безнең дан!.. 
Ашып чыгар сулар үз ярыннан, Диңгез булыр безнең киң Идел. Идел ГЭСларының утларыннан Балкып торыр бөек туган ил. 
Балкытырбыз илнең җирен-күген, Без максатка якынлашабыз: Сталин биргән ачкыч белән бүген Коммунизм ишеген ачабыз.


 
Бетон плотиналар без салабыз, Үзгәртербез суның юлларын. Яшел урманнарны сугарырбыз, Матурларбыз бодай кырларын. 
Нурлы башаклары игеннәрнең Шаулап торыр океан шикелле. Киләчәге безнең бу көннәрнең Нинди ямьле, нинди күңелле!.. 
Совет кешесе, вакытларны узып, Барган саен эре, киң атлар. Тынычлыкның бастионы булып, Басар безнең бөек гигантлар. 
Төзү хыялларын йөрәкләрдә Саклап алып чыктык ут аша. Безнең көннәр батыр хезмәт аша Коммунизм көненә тоташа.

 
ЗӘКИ НУРИ 
КЫР ҺӘМ УРМАН 
Кыр һәм урман ул — какшамас дуслык, һәм муллыкка илткән якты юл. Без урманны изге эшкә куштык: Кырны саклап постка басты ул. 
Тезеләләр бодай үскән җирләр Тирәсенә сыналган сафлар, Үтә алмас монда эссе җилләр һәм куркытмас явымсыз чаклар. 
ЯНА ҖЫР 
Хәтфәсен селкеп ала кыр Язгы җиләс җилләрдә. Колхозчы җырлый яна җыр, Эштән кайтып килгәндә. 
— Киң буразналар төбенә Эре орлык яшердек. Тиздән бу кырлар түренә Калкып чыгар яшеллек. 
Тезелер тигез сафларга — Әйтерсең, бәйрәм, парад! — Яктылык күреп шатланган Өрәңге, имән, нарат. 
Шаулашыр зифа каеннар, Шаулашыр билләр бөгеп, «Җил иссә дала ягыннан, Без — киртә» дигән кебек. 
Үс, урман, күп, куе бул син, һәм баһадир бул, ныгы. Әйләнәңдә үкереп уңсын Коммунизм муллыгы. 

 
КИТӘЛӘР САЛЛАР 
Моторлар һәм балта тавышы Елга ярында. Йөрәгемә якын барысы, Сөям барын да. 
Лубян салларның зурларын Озата бүген. Озата юлга улларын, Озакка түгел: 
Вятканы иңләп үтәргә — Көн-төн йөзәргә. Күксел Камага жнтәргә, Җилдә түзәргә. 
Аннан соң туган елгага — Иделгә кадәр! Ашыгыр алар гел алга, Көт, герой-шәһәр. 
... Дәрт-дулкын кагып йөрәккә, Китәләр саллар. Лубян бүләген еракка Илтәләр алар.

33 
 
ЗӘЕТ мәҗитов 
ЯҢА КҮЧӘР «Немец реваншистлары «РимБерлин-Токио» күчәрен яңарту турында хыялланалар» {Газеталардан) 
Тик бер рәсем әфәндегә Якын тоела бу йортта, Балдай татлы хыяллардан Баш әйләнгән минутта, Ялый-ялый фюререның Кулын үбәсе килә. Юк ла, ансы хаҗәт түгел, Фюрер буласы килә. Шулай уйлап, Аденауэр Рәсем каршында тора. Германияне сатарга Төрле планнар кора. Зур хөрмәт саклый Гитлерның Ул барлык «эшләренә». Әмма бүген гашыйк булган «Рим-Берлин» күчәренә. Шуңа күрә Гитлер рәсеме Сердәш аңа бу йортта, Шундый татлы хыяллардан Баш әйләнгән минутта, һәм чыга да чаң суга ул: «Мин сөйлим — Аденауэр, — Безнең алда бер генә юл, 'Юкса хәл — авыр, авыр. Утырып Гитлер күчәренә Әйләникче җаена, Гитлер — Трумэн, Гитлер — Черчилль Күчәре уңаена!» 
Татлы булса да хыялың, Бирик без ачы җавабын: — «Мондый күчәргә утыргач, Чынлап шул хәлең авыр, Без сындырган күчәр бит ул, Бел, «мистер» Аденауэр. 
—С Ә'. № 5.


 
РӘШИТ ГӘРӘЯ 
ЯЗ ШАТЛЫГЫ 
Кояш сипкән якты нурлар белән Челтәрләнә карлар катлавы, Йөрәкләрдә яңа дәрт тудыра Җир исләрен тоеп атлавы. 
Күкселләнә барган чокырларның Буйларында томан тирбәлә. — Без хәзер, дип, — язгы кыр эшенә Колхоз карты көлеп җибәрә. 
Түзеп булмый шат яз хөрмәтенә Җырламыйча гүзәл җырларны, Безнең җырның көчле ташкыннары Күмеп китә иркен кырларны. 
Ә аннан соң бәхет, шатлык булып Кояшкача менә сирпелеп; — Юлбашчыга биргән вәгъдәләрне Без үтәрбез төгәл иттереп!!!