Логотип Казан Утлары
Публицистика

 КОММУНИЗМНЫҢ БӨЕК ТӨЗЕЛЕШЛӘРЕ

1. Беек сталинчыл план, барыннан да элек, иң кыйммәтле авыл хуҗалыгы культураларын игәргә һәм югары иген уңышы алырга мөмкинлек бирә торган, тереклек бирүче кояш нурларына мул булган территорияләрдәге табигатьне үзгәртүне күздә тота. Ләкин бу мөмкинлекне файдаланырга коргакчыл климат, дымның җитәрлек булмавы яки атмосфера явым-төшемнәренең һич тә даими булмавы, бәлки төрле елларда бик төрлечә булуы комачаулык итә. Шуның аркасында иген була торган еллар иген булмый торган еллар белән чиратлашып киләләр. Карпат тауларының итәкләреннән алып Алтай таулары итәкләренә хәтле, Молдавия ССР дан алып Көнбатыш Себернең көньяк районнарына хәтле безнең тигез далалардан гыйбарәт бөтен көньягыбыз, Казахстанның, Урта Азия республикаларының һәм көнчыгыш Закавказьеның барлык тигезлекләре шундый. Бу гаять киң пространстволарның төньягында, урман-далалар зонасында, бигрәк тә аның төньяк өлешендә, дымның азлыгы әле бик үк зур булмаган урыннарда, иген уңышларының ныклылыгы кыр ышыклау урманнары утырту, промышленность өчен яраклы урманнар үстерү, буалар һәм сулыклар булдыру буенча бөек сталинчыл планны тормышка ашыру белән тәэмин ителә. Климат корырак булган көньяктарак — далалар, ярымчүлләр һәм чүлләр зонасында — ныклы һәм мул иген уңышларын тәэмин итүче чара булып, барыннан да элек, шушы районнарда ага торган зур елгалар хисабына, җирләрне сугару һәм суландыру тора. Сугару каналларының киң системасын оештыру бу елгаларда яки алар тирәсендә язгы ташу вакытындагы суларны үзенә җыячак киң сусаклагычлар төзүне таләп итә. Бу сусаклагычларны булдыру өчен гаять зур плотиналар төзергә кирәк булып чыга. Сугару чаралары үткәрү белән бергә куәтле гидроэлектростанцияләр төзергә мөмкинлек тә туа. Киң су пространстволары һәм үсемлекләрнең куерак һәм күбрәк булуы, суның парга әйләнүен арттырып, һаваны күбрәк дымландырачак һәм һәлакәтле коры җилләрне китереп чыгара торган төп сәбәпне бетерәчәк, температураларның да кискен рәвештә үзгәреп торуын бетерәчәк һәм гомумән сугарыла торган һәм сулан- дырыла торган районнарның климатын йомшартачак. Шулай итеп Кара диңгез һәм Каспий диңгезе тирәсендәге коргакчыл районнарның, шулай ук Каспии белән Арал диңгезе арасындагы гаять зур пространстволарның табигате бик нык үзгәртеләчәк.  
93 
 
Волга аръягындагы корылыклар •белән көрәш проблемасын коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте һәрвакытта күздә тотып килде. Бу проблемага В. И. Ленин зур игътибар бирде. В. И. Ленин, 1911 елда Волга буе далаларында булган корылыкның нәтиҗәләренә анализ ясап, болай дип күрсәтеп үтте: «30 миллион кешедән гыйбарәт халык бик нык зыян күрде. Крестьяннар үзләренең имана җирләрен, терлекләрен һәм сатарга мөмкин булган бөтен әйберләрен юк бәягә саталар. Кызларын саталар — иң начар коллык заманнары кире кайта... Ачлыктан шешенәләр, алабута ашыйлар, икмәк урынына үзле балчык кисәкләре ашыйлар, цынга белән авырыйлар Һәм газапланып үләләр». Корылыкка каршы көрәш проблемасы белән иптәш Сталин үзе шөгыльләнде һәм шөгыльләнә. 1934 елда, партиянең XVII съездында ясаган докладында, иптәш Сталин Волга буенда ел саен йөз миллионнарча потлап товарлыклы ашлык бирә алырлык орлык производствосы базасы булдыру кирәклеген, бу база һава хәленең очраклы үзгәрешләренә бәйсез һәм бик стабиль булырга тиеш икәнлеген бик нык һәм бөтен кискенлеге белән әйтте. Биредә иптәш Сталин корылык белән көрәш күзлегеннән караганда төп чара — Волга аръягын сугару икәнен күрсәтеп үтте. 1921 елда ук, Волга буенда көчле корылык булган чагында, В. И. Ленин Россияне электрлашты- ру буенча дәүләт комиссиясенә (ГОЭЛРОга) корылык белән көрәш чаралары эшләүне тапшырды. Чөнки ун миллионнарча гектар исәпләнә торган гаять зур мәйданнарны корылыктан коткару һәм сугару проблемасы бары тик электрлаш- тыру базасында гына, бары тик куәтле электр энергиясе көче ярдәме белән генә хәл ителергә мөмкин. Шул вакыттан алып социалистик промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын электрлаштыру, алдынгы техника барлыкка китерү турындагы бөек идея коммунизм җәмгыяте төзү буенча барлык эшебездә нык чагылып килә һәм Ленинның: «Коммунизм — Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру ул»,— дигән формуласында бик ачык рәвештә гәүдәләнә. Безнең коммунистлар партиябез Совет дәүләтенен экономикасын үстерү планын тормышка ашырганда һәрвакытта шушы формула белән кулланып эш итә. 
Электрлаштыруның мәгънәсе электростанцияләр төзелешен җәелдерүдә генә түгел, бәлки халык хуҗалыгының барлык тармакларын киң рәвештә электрлаштырудан да гыйбарәт иде. Бу мәсьәлә буенча 1928 елда иптәш Сталин илне электрлаштыру дигәннән Ленинның изоляцияләнгән рәвештә аерым электростанцияләр төзүне түгел, бәлки илнең хуҗалыгын, шул исәптән игенчелекне дә акрынлап яңа техника базасына күчерә баруны аңлатканлыгын күрсәтеп үтте. Ленинның һәм Сталинның бу күрсәтмәсе промышленностьны электрлаштыруның бик нык үсешендә гәүдәләнде. Бу бурычны хәл итүдә СССР хәзерге вакытта Европадагы барлык илләрдән алда бара. Совет хөкүмәтенең Волгада Куйбышев һәм Сталинград гидроэлектростанцияләре һәм Днепрда Каховка гидроэлектростанциясе төзү турындагы, Төркмәнстан баш каналы, Көньяк Украина, Төньяк Кырым каналлары һәм пароход йөри торган Волга — Дои каналы төзү турындагы тарихи карарлары безнең дәүләтебезнең энергетика запасларын тагын да күбрәк арттырачаклар, Советлар Союзы электр энергиясе эшләү һәм аны файдалану буенча дөньяда беренче урынга чыгачак. СССР Министрлар Советының бу гигант төзелешләр турындагы карарларын күп миллионлы совет халкы гаять зур шатлык белән каршы алды. Бу төзелешләр планын тормышка ашыру Совет дәүләтенең куәтен, аның тынычлык сөюче тышкы политикасын күрсәтә. Капиталистик илләрдә котырынган рәвештә кораллану, яңа бөтендөнья сугышына хәзерләнү барган бер вакытта, Совет дәү
94 
 
лэте үзенең бөтен көчен тыныч иҗат эшенә туплый. Бу гигантларны, моңа чаклы күрелмәгән куәтле төзелешләрне, искиткеч кыска срокта — биш-җиде ел эчендә тормышка ашыру совет строеның бетмәстөкәнмәс мөмкинлекләре турында. Совет дәүләтенең көче һәм куәте турында, техникада иң кыю уйларны тормышка ашырырга сәләтле алдынгы совет техникасы фикеренең өлгергәнлеге турында сөйли. Дөньяда иң зур гидроэлектростанцияләр һәм каналлар төзелешенең гигант планын тормышка ашырырга бары тик Совет дәүләтенең генә көче җитә. Совет дәүләтендә большевиклар партиясенең искиткеч зур оештыру эшләре аркасында беренче класслы төзү индустриясе барлыкка китерелде, эшчеләр сыйныфының һәм техника интеллигенциясенең гүзәл кадрлары җитештерелде. Иптәш Сталин болай дип өйрәтә: безнең планнарның реальлеге — миллионнарча кешеләрнең җанлы һәм практик эшчәнлеге ул, яңа тормыш төзүче миллионнарча хезмәт ияләре ул, ди. Безнең планнарыбызны тизрәк һәм яхшы итеп тормышка ашыруга миллионнарча совет кешеләре—коммунизм төзүчеләр иң якыннан кызыксыналар. Шуңа күрә безнең планнарыбыз — реаль планнар. Безнең планнар бердәнбер дөрес фәнни теориягә—марксизм-ленинизм теориясенә нигезләнгәннәр. Шуңа күрә дә безнең планнарыбыз реаль планнар. Совет халкының иҗат хезмәтенә бөек большевистик партия, партиянең һәм барлык хезмәт ияләренең юлбашчысы иптәш Сталин юнәлеш биреп тора. Шуңа күрә дә безнең планнарыбыз — реаль планнар. Шуңа күрә дә совет кешеләре якын киләчәктә үзләренең ихтыярына буйсындырылган елга суларының куәтле турбиналарны хәрәкәткә китерәчәгенә, тимер чыбыклар буенча электр тогын Москва һәм Саратовка, завод-фабрика ларга, шәһәрләргә һәм колхоз авылларына алып барачагына, тимер юл магистральләрендә электр поездларын, колхоз һәм совхоз кырларында электр тракторларын йөртә башлаячагына нык ышаналар. Совет кешеләре бүген шатлык һәм горурлык белән әйтәләр: бу булыр! Без—хезмәт кешеләре, тик торырга өйрәнгән кешеләр түгел. Бездә ныклы һәм ачык планнар бар. Без киләчәктә нәрсә эшләячәгебезне беләбез. 
Без үзебезнең беренче бишьеллык планыбызны төзегәч, дошманнар лагереннан, бу планнар «хыял гына>, «төпсез исәпләр генә», «мәгънәсез цифрлар гына», дигән тавышлар ишетелде. Совет кешеләре «скептикларга» игътибар итмәделәр, алар эшли бирделәр, төзеделәр, иҗат иттеләр. Сталинчыл бишьеллыклар нәтиҗәсендә безнең илдә меңнәрчә зур-зур фабрикалар һәм заводлар мәйданга килде. Шул елларда Алексей Максимович Горький болай дип язган иде. «Без шундый эпохада яшибез ки, иң шашкын фантазияләр белән бөтенләй реаль чынбарлык арасындагы ара искиткеч тизлек белән кыскара бара». Миллионнарча совет кешеләренең ихтыяры бердәмлеген гәүдәләндергән безнең планнарның реальлеген бөтен дөнья ел саеи күбрәк күрә килде. Шундый бер фактны хәтергә төшереп үтү кызыклы булыр. Совет властеның беренче елларында иске дөньяның контрреволюцион көчләренә каршы каты көрәшне башыннан кичергән безнең илебездә хуҗалык җимереклеге хөкем сөрә иде. Шул чакта Москвага Англиянең, атаклы язучысы Герберт Уэллс килде. Ул авыр көннәрдә башкала салкын, ятымсыз булып күренә иде. Кешеләр туйганчы ашамыйлар, аларда иң кирәк нәрсәләргә мохтаҗлык зур иде,— сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән хуҗалыкны, тыштан ярдәм алмыйча, үз көчебез белән аякка бастырырга кирәк иде Уэллсны Владимир Ильич Ленин кабул итә. Ленин Англия язучысына Совет хөкүмәтенең Россияне электр- лаштыру планы эшләгәне турында сөйләп биргәч, бу план Уэллска хыялый план булып күренә. Уэллс Англиягә кайтканнан соң язган китабында Ленинны «Кремльнең даһи хыялчысы» дип а1ады. 
95 
 
Ул чакта Англиядәге әфәнделәр безнең планнарыбызга ышанмыйлар иде. Утыз ел үткәннән соң шул ук Англиядәге, премьер Эттли кебек, әфәнделәр Советлар Союзына яла ягалар. Яла ягучы Эттлины иптәш Сталин үзенең «Правда» хәбәрчесе белән булган беседасында фаш итте. Ул болай диде: «Әгәр премьер Эттли финанс яки экономик фәндә көчле булса, ул шуны җиңел аңлар иде: бер генә дәүләт тә, шул исәптән Совет дәүләте дә, гражданский промышленностьны бөтен көченә җәелдерергә, Волга, Днепр, Аму-Дарья гидростанцияләре кебек, бюджеттан уннарча миллиард расходлар таләп итә торган бөек төзелешләрне башларга, шулай ук бюджеттан уннарча миллиард расходларга барып, күп куллану товарларының бәяләрен системалы рәвештә төшерү политикасын дәвам иттерергә, немец оккупантлар җимергән халык хуҗалыгын торгызу эшенә йөзләрчә миллиард салырга һәм, шуның белән бергә, бер үк вакытта, үзенең кораллы көчләрен арттыра барырга, хәрби промышленностьны җәелдерергә булдыра алмый». Рус патриот-инженерлары Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы ук коргакчыл районнарны сугару турында күп кенә проектлар төзеделәр. Ләкин бу проектлар бары тик бик сирәк хәлләрдә генә тормышка ашырылдылар. Гадәттә мондый эшләр өчен акча табылмады, ә төзелгән сугару системалары исә бары тик мал җыю өчен генә файдаланылды; сугарыла торган җирләрне яңадан тозланудан саклау чараларына өстәмә расходлар тотылмый иде. Совет хөкүмәте сугарыла торган җирләрдәге игенчелекне чыннан да фәнни нигезләрдә үстерүгә һәрвакытта зур игътибар биреп килде. Бөек Ватан сугышына чаклы сугарыла торган җирләрдәге игенчелекнең уңышлары бик зур булды. Урта Азия һәм Закавказье республикаларында, Казахстанда, Көнбатыш Се- бернең көньягында, Волга буенда күп сугару системалары төзелде. И. В. Сталин исеме белән аталган 350 километр озынлыгындагы Зур Ферганә каналы шундый зур төзелешләрдән берсе булып тора. Европадагы иң зур су юлы булган Волга елгасы бик борынгы заманнардан ук рус кешеләренең игътибарын үзенә тартып килде. Халык бу бөек рус елгасын «Анабыз Идел» дип атады. Ләкин караңгы царизм заманында Волга халыкны иң рәхимсез 
эксплуатацияләү урыны булды. Иң югары агымнарыннан алып Каспий дельтасына хәтле аның яр буйларында изелгән, мәхрүм ителгән кешеләрнең ыңгырашулары ишетелә иде. Бөек рус елгасы бары тик безнең совет заманында гына социалистик Волга булып әверелде. Совет халкы Волга буенда индустрия форпостларын барлыкка китерде. Бүгенге көндә Волга буйларында индустриаль шәһәрләр — Ярославль һәм Горький, Сталинград һәм Куйбышев, Казан һәм Саратов шәһәрләренең утлары балкып тора. Куйбышев һәм Сталинград сусаклагычларының төзелүе Волгада пароходлар йөртү шартларын бик нык яхшыртачак, уннарча промышленность өлкәләрен бер-беренә тоташтыра торган бу иң зур су транспорты магистралендә йөк ташуны бик нык арттырачак. Бу исә тимер юлда күп меңнәрчә вагоннарны бушатачак, бик күп күмерне һәм нефтьне экономиягә калдырачак, һәртөрле йөкләрне ташу бәясен тагын да күбрәк киметергә мөмкинлек: бирәчәк. Куйбышев плотинасы янында Волга сулары 25 метрга күтәреләчәк һәм гаять зур сусаклагычның сулары совет Татарстанының күп өлешенә, хәтта аннан ары да күп' җирләргә җәеләчәк. Волгада суның күтәрелүе Татарстандагы барлык кечкенә елгаларның суларын да шактый күтәрәчәк. Болар барысы да республиканың йөзен бик нык үзгәртү дигән сүз. Куйбышев плотинасы төзелү белән елгаларда суның тигезлеген пароходлар йөртү өчен кирәкле дәрәҗәдә тотарга мөмкин булачак. Волгада язгы сулар инде яр буенда яшәүче халыкка бәла-каза һәм халык хуҗалыгына гаять зур зыяннар китермәячәкләр. Волга кеше иркенә 
96 
 
буйсыначак. Табигый физик-геогра- фик процесслар үзгәрәчәк. Гигант гидроэлектростанцияләрнең бөек рус елгасы Волга буйларында якын киләчәктә яначак утларын халык коммунизм утлары дип атады. Коммунизм утлары — алар большевиклар партиясенең планнары буенча, бөек Сталин биргән күрсәтмәләр буенча коммунизм җәмгыяте төзүче, тыныч иҗат хезмәте белән шөгыльләнүче безнең кешеләребезгә һаман саен ачыграк күренәләр. Волгадагы электростанцияләр һәм Төркмәнстан баш каналы төзелеше турындагы тарихи карарларыннан соң ук Совет хөкүмәте Днепрда Каховка электростанциясе, Көньяк Украина, Төньяк Кырым каналлары төзү турында, Украинаның көньяк районнарындагы һәм Кырымның төньяк районнарындагы җирләрне сугару турында карар кабул итте. Каховка! Совет халкының ничаклы кадерле истәлекләре Каховка белән бәйләнгән. Анда безнең кешеләребез совет властеның явыз дошманнарына каршы каты сугышлар алып бардылар, анда Бөек Ватан сугышында совет коралы күренекле җиңүләргә иреште. Халык атаклы Каховка турындагы истәлекне үз күңелендә бик нык саклый, һәм менә хәзер Каховкага яңадан миллионнарча кешеләрнең күзләре текәлгән. Каховка илебезнең киләчәктәге зур энергетика үзәге булып алга килеп баса. Украинаның көньяк районнарында һәм Кырымның төньяк районнарында бер ярым миллион гектар җирне сугару өчен һәм шуның өстенә тагын бер миллион җиде йөз мең гектар җирне суландыру өчен сугару системасы төзелә. Бу эшләрнең кешелек дөньясы тарихында күрелмәгән рәвештә колач алуы безнең илебез өчен генә түгел, бәлки бөтен дөнья тарихының киләчәк язмышлары өчен дә гаять зур әһәмиятле булачак. Бөек Ленинның, без халыкара вакыйгаларга үзебезнең төп тәэсиребезне хуҗалык политикабыз белән ясаячакбыз, Советлар иленә барлык халыклар, бөтен кешелек дөньясы карап тора, дигән сүзләре безнең көннәрдә аеруча көч белән яңгырый. Җир шарының барлык илләрендәге миллионнарча гади кешеләр безнең илдә җәелдерелгәп гигант төзү эшләрендә ныклы һәм эзлекле сталинчыл тынычлык политикасының яңа ачык 
дәлилен күрәләр. Буржуаз галимнәр җирләрнең арыклануын һәм урманнарның кыргыйларча кисеп бетерелүен акларга маташалар. Соңгы елларда буржуаз матбугатта, «биредә табигать куйган чикләргә» нинди дә булса үзгәрешләр кертү мөмкин түгел, дип исбат итәргә тырышалар, селекциянең, агач токымнарын климатлаштыруның практик әһәмияте инкарь ителә, урманнарның дымны саклау һәм ышыклау роле бәхәскә алына һ. б. «Туфракның уңдырышы кимй бара дигән теория», һәртөрле неомальтус- чылык уйдырмалары белән куәтләнеп, яңадан төрле-төрле көйләргә кабатлана, ә бу теорияне марксизм фәне күптән үк фаш иткән иде инде. 2. Социалистик индустрияләштерү чорында совет галимнәре зур иҗат эше алып бардылар. Алар, илнең табигый ресурсларын тикшереп, яңадан күп файдалы казылмаларның запасларын — күмер, нефть, металл рудалары, минераль запасларын ачтылар. Галимнәр безнең Ватаныбызны яңа ачышлар белән һәм уйлап табулар белән баеттылар; бу ачышлар һәм уйлап табулар социалистик нн- дустрияне, транспортны, авыл хуҗалыгын үстерү өчен файдаланылды. Галимнәр, яңа, тагын да яхшырак машиналар турында консультацияләр бирүне практикага кертеп, производствода экономика һәм техника ягыннан аеруча файдалы яңа методларны эшләделәр, продукциянең үз кыйммәтен киметү һәм хезмәт җи- тештерүчәнлеген күтәрү өчен көрәштеләр. Гигант төзелешләр уңае белән совет фәне һәм безнең галимнәребез өстенә хәзер табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын үтәү эшендә зур һәм җаваплы бурычлар йөкләнә. Бик күп галимнәр, тикшерүчеләр, инженерлар, конструкторлар, проект төзүчеләр, чүлләрне буйсындыручы кыю кешеләр армиясе зур дәрт бе
97 
 
лән коммунизмның яңа төзелешләре планнарын тормышка үткәрүгә керештеләр. Лабораторияләрдә һәм фәнни кабинетларда инде киләчәк гидроузел- ларның һәм каналларның модельләре һәм макетлары бар. Куйбышев гидроузелының натураль зурлыгыннан өч йөз кырык тапкыр кечерәйтеп эшләнгән хәрәкәттәге моделе алты йөз квадрат метр мәйданны алып тора. Галимнәр шушы модель өстендә эксперименталь тикшеренүләр алып баралар. Сталинчыл бишьеллыклар чорында тупланган кыйммәтле тәжрибә белән коралланган галимнәр-элек- тротехниклар катлаулы техника проблемаларын эшләүгә керешәләр. Гаять зур куәтле электр энергиясен бик ерак араларга җибәрү проблемасын галимнәр хәл итәргә тиеш, чөнки тапшыру линияләре өчен элек һичкайда кулланылмаган напряже- яиене сайлап алырга кирәк була. Махсус рәвештә үтә куәтле трансформаторлар эшләнә. Обмоткаларның яңа типлары эшләнә һәм сынала; аларның иң яхшылары яңа югары вольтлы линияне табигатьнең кире тәэсирләреннән сакларга тиешләр. Суга һәм атмосферага карата ныклы яңа төзү материаллары эзләнә. Физикаматематика фәненең өр-яңа казанышлары гидротехника төзелешләренең исәпләре вакытында киң рәвештә кулланылды. Совет агробиологлары һәм туфрак белгечләре, чүлләрне үзләштерүгә үзләреннән өлеш, кертеп, хәзерге мальтусчыларның, җирнең арыклану процессы тәмам булган, дигән сүзләренең мәгънәсезлеген һәм ялганлыгын бөтен дөньяга күрсәтәләр. Төркмәнстан баш каналының төзелүе белән генә дә совет кешеләре комлыклардан сигез миллион өч йөз мең гектар яңа җирне яулап алачаклар. Бу исә Австриядә, Бельгиядә, Даниядә һәм Грециядә эшкәртелә торган җирләрнең гомуми мәйданына тигез була. Менә бу — агрессорларның канлы уйларын акларга маташучы империализм идеологларының әшәке пропагандасына эш болан лаеклы җавап. 
7- «с. ә? м 5. 
 Геологлар, гидрологлар һәм башка фән тармакларының вәкилләре инде карталарда киләчәктәге каналлар трассасы һәм булачак плотиналар, сусаклагычлар, гидростанцияләр билгеләп күрсәтелгән урыннарга үзләренең беренче отрядларын җибәрделәр. Анда геология системаларының структурасы, районнарның экономик-географик характеристикасы җентекләп өйрәнеләчәк. Барлык фәнни эшләрне дөрес оештыру һәм координацияләү өчен СССР Фәннәр академиясе гидроэлектростанцияләр, каналлар, яңа сугару һәм суландыру системалары төзелешенә булышлык комитеты төзеде. Бу комитетка илебезнең иң зур галимнәре керде. Советлар Союзының фәнни җәмгыятьләре һәм фәнни коллективлары төзелешләргә булышлык группалары һәм комитетлары төзүләрен хәбәр итәләр. Галимнәр бөек иҗат эшенә кушылырга, үзләренең белемнәрен, үзләренең тәҗрибәсен яңа гигант электростанцияләр, яңа каналлар төзү буенча бөек эшкә бирергә омтылалар. Совет дәүләтенең чараларын, совет фәненең казанышларын халыкның киң массалары арасында пропагандалауда да галимнәр күренекле роль уйнарга тиешләр; В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты галимнәре, яңа гидротехник төзелешләр турында Совет хөкүмәтенең тарихи карарлары дәүләт өчен беренче дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген истә тотып, гигант төзелешләргә тизрәк булышлык күрсәтү өчен яңа фәнни проблемаларны һәм техник бурычларны эшләүдә катнашырга кирәк дип таптылар. Галим-математиклар һәм механиклар гидротехник корылмаларның расчётлары методларын яхшырту һәм аныклау белән бәйләнгән бик әһәмиятле проблемаларны эшләргә, ныклы төзү материалларын сынарга һәм аларның расчетларын, җир асты суларының фильтрациясе расчётын һ. б. эшләргә керештеләр. Физиклар үзләренең алдына ги- дроузеллар төзелешендә кулланыла торган сыек һәм каты төзү материалларының физик-химик үзлеклә
98 
 
рен тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен рациональ физик методларны эшләү бурычын куялар. Биредә сыек төзү материалларының бәйләгеч үзлекләрен арттыруны күрсәтеп үтү аеруча әһәмиятле. Безнең геологлар, географлар һәм геофизиклар аеруча әһәмиятле эш эшләячәкләр. Аларның төп бурычы Татарстан республикасы, Волга буе, Волга аръягы территориясенең тектоникасын, Куйбышев гидроузелы территориясендә геологик системаларның ятулары стратиграфиясен’ өйрәнүдән гыйбарәт булачак. Геология факультеты галимнәре безнең республикабыз өчен һәм Волга аръягы районнары өчен аеруча әһәмиятле булган бик актуаль темаларны өйрәнергә керештеләр инде. Географлар Татарстан республикасының, Волга буеның һәм Волга бассейныңдагы башка районнарның экономик-географик характеристикасын төзүдә һәм аларның хуҗалык ягыннан үсеш перспективаларын ачыклауда катнаша алачаклар. Биредә урманнар, җимеш бакчачылыгы үстерү һәм терлек өчен яңа азык базалары барлыкка китерү шартларын аныклау теләге белән Волга буе территориясен районлаштыруны фи- зик-географик һәм геоморфологик яктан өйрәнүгә аеруча игътибар ителәчәк, һәм алар инде гигант төзелешләрнең су баса торган районнарын картага ала башладылар. Табигатьне үзгәртү махсус чаралар йогынтысы астында акрынлап барачак булганлыктан, географларның моннан сонгы бурычы географик мохит төзелешендә булып торган барлык үзгәрешләрне өйрәнү һәм бу үзгәрешләрнең барышына юнәлеш бирүгә булышлык итү булачак. Практик яктан турыдан-туры зур әһәмияте булган бу бөтен эшләр комплексы тагын шул яктан әһәмиятле ки, ул географик мохитның төрле типларының төзелешендәге һәм үсешендәге закончалыклар турында безнең белемнәребезне тирәнәйтергә булышлык итәрлек яна фактик материал бирә. Башка фән тармакларының белгечләре белән берлектә географлар һәм геологлар хуҗалыкны реконструкцияләү һәм табигатьне үзгәртү белән бәйле булган барлык хуҗалык чараларын өйрәнүдә, шул территориядә хуҗалыкны үстерү перспективаларын 
аныклауда катнашырга тиешләр. Геофизиклар Волга бассейнында ике зур сулык хасил булу уңае белән микроклимат өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләрне өйрәнергә тиешләр. Безнең биологлар өчен эш аеруча күп. Алар алдында табигый шартларны өйрәнү һәм интенсив игенчелекнең, җиләкҗимеш бакчачылыгының, терлекчелекнең һәм урманнарның яңа массивларын барлыкка китерү өчен Волга аръягындагы һәм Каспий буендагы җирләрне тизрәк үзләштерү методын аныклау бурычлары тора. Биредә сулыкларның биологик продуктлары, сусаклагычларда су составының төзелеше турындагы тәгълимат бурычларын куярга һәм сулыкларның биологик продукт бирешендә микробиологик процессларның ролен нигезләргә, эчәр өчен яраклы сусаклагычларда бактерияләрнең һәм суүсемнәрнең үзара мөнәсәбәте проблемасын өйрәнү бурычын куярга кирәк. Су организмнарын, бигрәк тә промышленность өчен файдаланыла торган акмый торган суларның организмнарга йогынтысы уңае белән, физиологик яктан өйрәнү мәсьәләсен куярга кирәк. Гидробиологлар һәм ихтиологлар яңадан барлыкка китерелә торган гаять зур сулыкларда промысел өчен әһәмиятле балыклар үрчетү* мөмкинлеген өйрәнәчәкләр; шулай ук алар сулыкларны санитария ягыннан һәм бизгәккә каршы саклауны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр. Бу эш өлкәсендә сулыкларны балык хуҗалыгы һәм санитария ягыннан өйрәнү методикасына, бактерияләрне, үсемлекләрне, умырткасыз тереклек ияләрен һәм балыкларны эко- логик һәм физиологик яктан өйрәнү методикасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Галим биологлар мал азыгы чәчү әйләнешендә күпьеллык үләннәрнең күп уңыш бирә торган һәм мал йөртүгә чыдамлы төрләрен булдыру
99 
 
ысулларын өйрәнә башладылар инде. Биология факультетының күп кенә кафедраларындагы фәнни работниклар, климатны өйрәнүне исәпкә алып, урман полосаларының туфракка һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышына йогынтысын, бу полосаларда аерым агач төрләренә климатның тәэсирен өйрәнә башладылар. Университетта коммунизмның гигант төзелешләренә булышлык итү буенча күренекле галимнәрдән комиссия төзелде. Комиссия алдына югарыда күрсәтелгән темаларны эшләүдә һәм аларны Казан шәһәрендәге башка фәнни-тикшеренү институтлары белән һәм Татарстан АССР Госпланы белән координацияләүдә фәнни работникларның актив катнашуын тәэмин итү бурычы куелды. Казан университеты коллективы, фәнни проблемаларны өйрәнү белән бергә, коммунизмның гигант төзелешләренең әһәмиятен пропагандалау буенча зур эш алып бара. Биредә капиталистик хуҗалыктан социалистик хуҗалыкның өстенлеген күрсәтүгә аеруча игътибар ителә. Бу юнәлештә университетның комсомол активы да зур эш алып бара. Биредә студентларның фәнни җәмгыяте членнары бигрәк тә актив роль уйныйлар. ССР Союзы Фәннәр академиясенең Казан филиалы галимнәре Куйбышев гидроэлектростанциясе төзелеше белән бәйләнгән бурычларны хәл итүгә керештеләр. Казан филиалының геология институтында гидрогеологиянең һәм инженер геологиясенең бик актуаль мәсьәләләре өйрәнелә. Куйбышев сусаклагычында гаять күп су туплану, суның шактый һәм шуның белән бергә даими югары күтәрелүе җир астындагы сулар режимының шактый үзгәрүләренә һәм алар белән бергә физик-геологик күренешләрнең (карст, җир шуышу, ерым системаларының үсеше кебек күренешләрнең) шактый үзгәрүләренә китерәчәк. Бу институт коллективы булган материалларны гомумиләштерү һәм өстәмә тикшеренүләр үткәрү нигезендә су басу шартларында минераль чимал чыгаруларны үстерү мәсьәләсен өйрәнә. Яңа гидроузелларның металл конструкцияләре бик озакка чыдамлы булырга тиеш. Бу конструкцияләрне хәзерләү өчен яңа материаллар, тиешле физик-химик үзлекләргә ия булган яңа сплавлар кулланылачак. Шул уңай белән металларның химик сакланышы буенча 
төрле методларны җентекләп өйрәнү бик күп коррозия сынаулары үткәрү, коррозиягә каршы саклануның яңа методларын эшләү дә кирәк була. Шушы барлык мәсьәләләр белән Казан филиалының химия институты коллективы шөгыльләнә. Филиалның биология институты коллективы Куйбышев сусаклагычы тәэсире зонасында терлекчелекне үстерү перспективалары мәсьәләсен өйрәнә. Су астында калачак зонада Волга һәм Кама тугайларының җир өсте умырткалылары фаунасын реконструкцияләү мәсьәләсен дә өйрәнәләр. Филиалның тел, әдәбият һәм тарих институты коллективы су басу зоналарына комплекслы экспедицияләр оештырачак. Бу тикшеренүләр ; бик әһәмиятле тарихи мәгълүматлар бирәчәкләр һәм күренекле культура истәлекләрен саклау чараларын билгеләргә мөмкинлек тудырачаклар. Н. Э. Бауман исемендәге Казан Ветеринария институтының фән работниклары коллективы практик як- ган һәм фән өчен зур әһәмиятле булган алты тема өстендә эшли. Бу темаларның кайберләрен китереп утәбез. Профессор Жидалов С. Р. җитәкчелегендә зоология кафедрасы сотрудниклары «Су басу зоналары тирәсендәге районнарда умартачылыкның азык базасын үзгәртеп кору» дигән тема өстендә эшлиләр. Волга, Кама елгалары һәм аларга коя торган елгалар буйларындагы баллы чәчәкле болыннарның зур мәйданнары су астында калу уңае белән фән работниклары коллективы умартачылыкның азык базасын үзгәртеп кору юлларын эшләү бурычын куя. Профессор Сырнев П. Я. җитәкчелегендә терлекчелек кафедрасының фән работниклары коллективы
100 
 
икенче бер зур әһәмиятле тема — «Татарстан АССР районнарында һәм Кама аръягының төньяк-көнба- тыш өлешендә сарык асраучылыкны үстерү юнәлеше» дигән теманы эшли. Бу теманың актуальлеге ачык күренеп тора, һәм Кама. Волга буйларындагы су баса торган болыннар һәм көтүлекләр тупас азык өчен төп чыганак булып килгән районнар өчен бу тема бигрәк тә әһәмиятле. «Куйбышев гидроузелы төзелү уңае белән Татарстан АССРда терлек симертү системасының үзгәрүе» дигән өченче теманы доцент Маши- ров Е. Г. җитәкчелегендә Заготскот һәм Скотооткорм белгечләренең катнашы белән санэкспертиза кафедрасы коллективы эшли. Биредә хәзерге вакытта терлек симертү шактый дәрәҗәдә су астында калачак табигый болын һәм көтүлекләрдән файдалануга нигезләнгән булганлыктан, терлек симертү системасын рациональ рәвештә үзгәртеп төзүне эшләү һәм терлек симертү өчен яңа юлларны билгеләү аеруча әһәмиятле. Билгеле, терлекләрне көтүлекләргә йөртү юллары үзгәрергә тиеш. Терлек йөртү юлларын һәм терлекләрне күчерү пунктларын дөрес билгеләү республиканың санитария-эпизотик торышы өчен зур әһәмиятле. Казан авыл хуҗалыгы институтының работниклары коллективы Татарстан АССР да мал азыгы табу һәм терлекчелекне яхшырту өлкәсендә күп кенә бик әһәмиятле темаларны эшли. Институтның фәнни-тикшеренү эше планында «Авыл хуҗалыгы хайваннарын тиз өлгертүнең биологик нигезләре» дигән тема бар. Бу теманы эшләүдә морфологанатом- нар, гистологлар, эмбриологлар, шулай ук физиологлар катнашачаклар. Шулай итеп, бу ике институтның фән работниклары коллективы Куйбышев гидроузелы төзелеше уңае белән безнең республикабызның экономикасы өчен хәлиткеч әһәмиятле булган бик актуаль темаларны эшли. Соңгы елларда безнең республикабызның социалистик промышленносте техника белән кораллану ягыннан бик зур уңышларга иреште. Хәзер ул гигант төзелешләргә һәр яктан ярдәм күрсәтергә хәзер тора. 3. 5—7 еллык кыска срок эчендә Волга буенда, Ростов һәм Сталинград 
далаларында, Көньяк Украинада һәм Төньяк Кырымда, коргакчыл ярым чүл районнарында, Каспий буе, Төркмәнстан һәм Кара Калпак АССР чүлләрендә 28 миллион гектарга кадәр, ягъни Англиянең бөтен территориясеннән артыграк булган гомуми мәйданда яңа сугару һәм суландыру системалары төзү кешелек тарихында күрелмәгән вакыйга булачак. Шуны гына искә алуда җитә: кешелек дөньясы үзенең күп меңнәрчә еллык гомерендә XX гасыр башларына килгәндә 75—80 мен гектар мәйданда гына сугару хуҗалыгы барлыкка китергән иде. Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планы безнең материкның тереклеген билгели торган барлык төп табигый күренешләргә — биосферага һәм геосфераның югары катлауларына, гидросферага һәм коры ясир- нең су режимына, атмосфера процессларына һәм җирле климатка, биосфера белән геосфера арасында минераль матдәләр алмашынуына башлыча хәзерге заман фәне, хәзерге заман техникасы һәм индустриясе чаралары белән актив рәвештә йогынты ясауны күздә тота. Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын тормышка ашыру юлы белән, безнең материк биосферасында СССР территориясендә комлыкларда, елга тугайларында һәм елга террасаларында, субүләрләрнең битләрендә һәм тигезлекләрендә максатка ярашлы итеп урнаштырылган, һәртөрле гаять күп үсемлек продукциясе җитештерә торган һәм туфрак катлавына, җир өстендә һәм җир астында су агышына һәм атмосфераның җир яны катлавына интенсив йогынты ясый торган яңа үсемлек катлавы хасил булачак. Коры җир өстендә яңа бай үсемлекләр катлавы барлыкка китерү илебезнең гидросферасына һәм су режимына бик нык йогынты ясаячак. Иген кырларының үсемлекләр катлавы, утыртылган урман полосалары, структурасы яхшыртылган туфраклар җирдә дымны саклауга булышлык итәчәкләр. Елгаларда су
101 
 
ташулар зур булмаячак һәм су агу режимы шактый тигезләнәчәк. Волгада һәм Днепрда, Аму-Дарьяда һәм Донда плотиналарның һәм гидростанцияләрнең югарыгы ягында гаять киң, зур яңа сулыклар мәйданга китерелә. Сугышка чаклы чорда төзелгән зур плотиналар һәм каналлар белән берлектә тирән сулы каналлар челтәре Ак диңгез, Балтик диңгезе, Азов диңгезе, кара диңгез, Каспий һәм Арал диңгезләре арасында регуляр,* транспорт элемтәсен тәэмин итәчәк. Яңа гаять зур ирригация каналлары — Сталинград, Көньяк Украина һәм Төньяк Кырым, Ергени, Дон магистральләре һ. б. челтәре мәйданга килә. Далаларда һәм чүлләрдә, коры җир суның иркен агуын белмәгән урыннарда, ун меңнәрчә километрларга су бүлү каналлары үткәреләчәк. Коры җирдәге суларның парга әйләнү табигатен үзгәртү иң әһәмиятле эшләрнең берсе булачак. Чүлдә һәм коры далада минераль матдәләрнең кешегә- файдасыз рәвештә җилгә очуы үсемлек организмнары аркылы парга әйләнү белән алмашыначак. Промышленность өчен техник чимал һәм ягулык була торган гаять күп яңа органик матдә массасы мәйданга киләчәк. Яңадан 6 миллион гектар мәйданда җирне сугару һәм 22 миллион гектаргача мәйдандагы җирләрне суландыру нәтиҗәсендә җир өстендәге һәм җир астындагы сулар режимы турыдан-туры һәм аеруча көчле рәвештә үзгәрәчәк. 28 миллион гектаргача гаять киң мәйданда бай үсемлекләрнең барлыкка килүе туфрак катлавы эчендә кислород һәм углекислота микъдарын үзгәртәчәк һәм һаваның җир яны катлавында атмосферада кислородның катнашу өлеше артачак, һәм органик матдә массаларының синтезы һәм минераллашуы процессында углекислотаның әйләнеше тизләнәчәк. Менә шуңа күрә коммунистлар партиясенең бу гигант чаралары далаларның һәм чүлләрнең табигатен үзгәртүнең сталинчыл планы дип аталалар. Шик юк, совет галимнәре Ватаныбызны яңа фәнни ачышлар һәм казанышлар белән баетырлар. Бу ачышлар һәм казанышлар безнең бөек сталинчыл эпохабызны яңа дан белән күмәр һәм коммунизмның җиңүен тизләтү өчен хезмәт итәр. Көнчыгыш халыклары гасырлар буенча көмеш сулы елгалар турында, чүлдә 
җимеш бакчалары турында, әкияттәге кебек бәхет җире турында хыялландылар. Бу хыяллар әкиятләрдә һәм җырларда буыннан-буын- га күчә килделәр. Күп буыннарның хыялы безнең көннәрдә сталинчыл планнарда тормышка ашырыла. Бүген барлык телләрдә Советлар иленең халыклары чүлләрне буйсындыручы кыю кешеләрне — большевикларны, большевиклар партиясен чын күңелдән котлыйлар, халыкның гасырлардан бирле килгән өметләрен тормышка ашыру юлын ачып биргән даһи Сталинны олылыйлар. Социалистик Ватанның куәте һәм даны турында Ленин — Сталин партиясенең бөек кайгыртуы мәһабәт төзелешләрнең планнарында чагылган. Совет халкы алдында искиткеч зур эшләр картинасы ачыла. Без Донец бассейныннан күмер һәм металл төяп, Доннан һәм Азов буйларыннан икмәк төяп, Цимла диңгезе аша Волга буйларына килә торган баржаларны, агач һәм машиналар төяп, Волгадан Донга баручы транспортларны күрербез. Без Херсон һәм Сталинград тирәсендә мамык кырлары, Москва елгасы буенда Ленин тауларында мәһабәт университет бинасын күрәбез. Электростанцияләрнең нурлы утларын күрәбез һәм совет кешеләре теләгән якка борылып ага торган елгаларны күрәбез. Безнең күз алдыбызда күп нәрсәләр ачыла, һәм без боларның хыял түгел, фантазия түгел, бәлки җанлы чынбарлык икәнен беләбез.