Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМИР НАСРЫЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА


 Гамир Насрый яшүсмер вакытыннан ук әдәбият өлкәсендә эшләп килә. Ул 1932 елны «Ялкау Бикмө- хәммәт» исемле беренче әсәре белән драматургия дөньясына аяк басты. Шушы вакыт эчендә ул, күп кенә унай әсәрләр белән берлектә, схематик төзелгән пьесалар да язды. Тәнкыйть булмау, бигрәк тә, драматургия жанрына карата эзлекле рәвештә юл күрсәтелеп барылмау аркасында, аның уңай әсәрләре тиешле дәрәҗәдә бәя алмаган кебек, әдәби яктан зәгыйфь әсәрләре дә тәнкыйть күрмичә килделәр. Үз ижатына карата җәмәгатьчелек фикерен ишетмәгән, принципиаль большевистик тәнкыйть күрмәгән драматурглар бездә бер Гамир Насрый иптәш кенә түгел, билгеле. Егерме-егерме биш ел буена өзлексез рәвештә эшләп килгән һәм берничә дистә пьесалар язган драматурглардан Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Әнәс Камал иптәшләр дә үз иҗатларына тәнкыйть көтәләр. Д. Аппакова, X. Җәмил, Э. Шамил, Н. Гайсин. Ш. Зәйни һ. б. иптәшләр дә тәнкыйтьчеләрдән бернинди ярдәм күрмәделәр һәм күрмиләр. Бу иптәшләр колхоз-совхоз театрларын, үзешчән драма түгәрәкләрен үз пьесалары белән тәэмин итеп килүче драматурглар; аларның әсәрләре киң масса арасына күп тарала. Ту- рысын әйтергә кирәк, Язучылар союзының бу фронтта җитәкчелеге юк дәрәҗәсендә. Сәнгать эшләре идарәсе дә үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен сыйфатлы репертуар турында кайгыртканы юк. Без Гамир Насрыйның тулы иҗатына анализ ясауны бурыч итеп алмадык. Без бары аның электә язылган «Ялкау Бикмөхәммәт» һәм соңгы елларда куелган берничә пьесасына тукталырга булдык. Гамир Насрый иптәштә драматург булуга хас театральлек, тормыштагы вакыйгаларны үстереп бирүчәнлек, диалогларны үткен, кискен итеп күрсәтүчәнлек сыйфатлары көчле. Шуның белән бергә ул юмор-сатира элементларын да урынлы куллана белә. Шулай ук ул, сүз уйнату осталыгы аша, кызыклы күренешләр тудыра ала, сәхнә өчен характерлы моментларны да оста тотып ала. Үрнәк өчен Г. Насрыйның 16—17 яшьләрендә чакта язылган «Ялкау Бикмөхәммәт» исемле пьесасын тикшереп карыйк. Бу пьесаны һич тә бер яшүсмер язгандыр дип әйтә алмыйсың. Ул бик оста язылган һәм берничә образның яхшы эшләнеше белән сокландыра. Әсәрдә булган төп идея бик ачык, аның уңай геройлары авылда чын совет тормышын төзү өчен янып йөриләр. Колхоз хуҗалыгын ныгыту өчен Вәлиев, Закир, Хөббелмаһи- лар көчләрен генә түгел, хәтта шул юлда үзләрен корбан итәргә дә хәзер торалар, һәм алар шул вакыттагы көрәштә җиңеп чыгалар. Әсәрнең төп герое итеп, утыз икенче еллар өчен характерлы булган урта хәлле крестьян Бикмөхәммәт алынган. Кулак коткысына бирелгән бу кеше, төрле сылтау, симулянтлык юллары аша колхоз эшенә чыкмыйча, өйдә ята. Түренә түшәк җәйдереп, көне-төне йоклап гомерен уздыра. Хатыны Хөббелма- һи белән барган күренешләрдә гади
117 
 
бер ялкау гына булмыйча, кияве Галимулла кулак ирегендә, аның кулында икәне ачыла. Аның хатыны, моңар кадәр иреннән күргән кыйнау, хурлау, кимсетүләргә чыдап килсә дә, ләкин иренең җәмәгать интересларына каршы баруына түзә алмыйча, ташлап китәргә мәҗбүр була. Бикмөхәммәт бер ялгыз кала. Аңардан күршеләре, якын дуслары да аерылалар. Ул җәмәгать интересларына каршы баруының җәзасын күрә башлый. Уңыш бүлү вакытында, башка колхозчылар өйләренә йөкләп-йөкләп ашлык ташыганда, ул ярты капчык күтәреп кайта. Хатын-кызларның өйдәге вак-төяк эшләрен башкарып йөрүче мәзәк бер кешегә әверелә, бөтен халык каршында көлкегә кала. Авторга менә шушы кешене, театраль характерны үстерергә, әсәрне шул нигездә киңәйтергә кирәк иде, ләкин ул аны ялгыш юлга өстерәп керткән. Чөнки әсәрнең ахырында Бикмөхәммәт, кулак коткысына ияреп, колхоз амбарларына ут салу кебек җинаятькә барып җитә. Урта хәлле крестьянның тормышын, әлбәттә, бо- лай характерлау дөрес түгел. Бертуктаусыз хатынын кыйнап, аны гарипләндерүе дә характерлы түгел. Әсәр баштан ук комедия формасында эшләнеп, Бикмөхәммәтне үзенең тискәрелеге, семулянтлыгы аркасында көлке хәлгә калдырып язылган булса, яхшы әсәр булыр иде, ләкин бу хәлендә ул бүгенге көн сорауларына җавап бирә алмый. Гамир Насрый иптәш 1936 елны «Делегат», 1938 елны «Бухгалтер Дшмасов», 1940 елны «Путёвка», 1941 елны «Ил чигендә», аннан соң, «Патриотлар семьясы» һәм «Таныш кешеләр» исемле әсәрләр бастырып чыгарды. Бу әсәрләрнең барысы да совет I чынбарлыгын, совет кешеләренең тормышларын чагылдыруга багышланганнар. Илебезгә немец-фашистлары хыянәтчел һөҗүмен башлау белән Га- иир Насрый иптәш тә Бөек Ватан сугышына китте. Дүрт ел буена каты сугышларда, хәрби мәктәпләрдә һәм фронт газеталарында хезмәт иткәннән соң, җиңүче буларак, тыныч тормыш фронтына кайтты. Сугыштан кайткач, ул «Күңел дәфтәре» исемле комедия язды. Бу әсәр, колхоз-совхоз театрларында һәм үзешчән 
сәнгать түгәрәкләренең репертуарында күренекле урын алып, тамашачылар тарафыннаг яратылып каралды. Ул үзенең күләме ягыннан зур булмаса да, эчтәлеге, алынган мәсьәләләрнең актуальлеге һәм образларының матур эшләнеше белән, татар драматургиясендә күренекле урынны алды. Ул үзенең художество эшләнеше ягыннан да тамашачыларны канәгатьләндерә. Бу әсәр, сугыштан соңгы чорда, колхозларыбызда булган уңай вакыйгаларны чагылдыра һәм аз гына кешеләр катнашы белән зур гына мәсьәләләрне ачып сала. Г. Насрый аннан соң «Идел буенда» исемле комедия язды. «Идел буенда» музыкаль комедиясендә, автор сугыштан соңгы чорыбызны күрсәтү, орлыкчылык проблемасын чишү, җирдән мул уңыш алу мәсьәләләрен һәм шул өлкәдә эшләүче яшьләрнең саф мәхәббәтләрен яктыртуны бурыч итеп алган. Хәзер бу әсәр төзәтелеп, опера һәм балет театрында «Алтын көз» исеме белән куела башлады. Г. Насрый иптәшнең өченче әсәре— «Без капчыкта ятмый» (басылып чыккан вариантта ул «Директор Тарханов» исеме белән йөртелә). Бу әсәрнең темасы бик актуаль, фабрикаларыбыз тарафыннан эшләп чыгарылган товарларның сыйфатым яхшырту, дотациясез эшләү, мая туплау кебек бик җитди мәсьәләләр алынган. Әсәрдә яхшы эшләнгән характерлар, һәркайсы үзләренә бер төс алып торган образлар бар. Вакыйгалар куе һәм теле дә бик матур. Автор бу әсәрне яңадан бер кат эшләп чыгып, беренче варианттагы күп кенә кимчелекләрне бетерүгә ирешсә дә, әсәрне тулысымча, ахы- рынача эшләп чыга алмаган әле.- Шулай итеп, Гамир Насрый иптәш драматург буларак бигрәк тә комедия жанрында чыныгып килүче автор. Моннан соң аңарга ясалмалыктан качарга, чынбарлыкка якын
118 
 
шлергә, тормышны өйрәнеп, мастерлыгын үстерү өстендә эшләргә кирәк. Чөнки драматургта әле театраль эффектлар белән мавыгу, вакыйгаларны ясалма һәм очраклы .әлләргә кору күп. «Күңел дәфтәре» комедиясенең нигездә уңышлы әсәр икәнлеген әйткән идек. Хәзер андагы тел кытыршылыкларына, сүзләрне урынсыз куллану мисалларына күз салыйк. Зәйнетдин карт хатыны Гыйльменисага болай ди: «... Иләс-миләс сүзләр сөйләп, җанга тиясе булма, синең бит яшьрәк чакта көнләшә торган гадәтең бар иде». Джоның белән һич тә килешеп булмый. Чөнки «иләс-миләс» дип яшьләргә, мәхәббәт мәсьәләсендә тәҗрибәсе булмаган, бигрәк тә яшүсмер кызларның беркатлы балалыкка тартым хәрәкәтенә карата гына әйтергә мөмкин. Гамир Насрый кызык эзләү, көлке тудыру белән мавыга. Кешеләрне реаль җирлегеннән аерып, арзанлы сәхнә эффектына бирелә. «Идел бу- энда» — ^Мортаза карт, «Директор Тарханов» та — Локман агай, «Күңел дәфтәре»ндә — Зәйнетдин картлар — менә шуларның мисалы булып торалар. Болар өчесе дә күпертелеп, үзлекләреннән чыгарылганнар. «Идел буенда» гади колхозчы карт Мортаза классик музыка турында кешеләр белән бәхәсләшә икән, «Күңел дәфтәре»ндә Зәйнетдин карт шигырь, җырлар чыгара. Дөрес, андый картларны тормышта очратырга була, ләкин алар Гамир Насрый тасвирлаганча беркатлы, балалар акылындагы кешеләр төсендә булмыйлар. Хәзерге картлар җитди, аз сөйләүчән, үз белгән нәрсәсе белән мактанудан ерак торалар. Гамир Насрый әсәрләрендәге картлар исә бөтенләй җиңел холыклы булып чыгалар. Зәйнетдин карт, мәсәлән, үз кызы Гөлниса турында менә нинди җыр-шигырь чыгара: 
Гөлнисаның дан шөһрәте Шауласын ил телендә, Я бер орден, я бер медаль Балкысын күкрәгендә. Лта кешенең үз кызы турында болай итеп мактанып хыяллануы аның җитдилеген югалта. Җитмәсә, ул тагын үзе үк «шәп җыр чыгардым бит», дип куя. Ләкин аның монда мактанырга хакы юк, чөнки җыр халыкча түгел, авторның уңышсыз шигыре. Зәйнетдин чыгарган җыр булгач, Зәйнетдинчә булырга тиеш иде. Халык «ил телендә» белән 
«күкрәгендә» кебек рифмалар ясамый. Зәйнетдин белән Гыйльменисаның кызлары Гөлниса тарафыннан язылган хатирә дәфтәрен алып укулары, «Галиябану» әсәрендәге Бәдри белән Галимәбануларның Исмәгыйль хатын табып укуларын хәтерләтә. Бигрәк тә, соңгы пәрдәдә, Гөлнисаның Закирга «Мә укы!» — дип, шул дәфтәрне калдырып, икенче бүлмәгә чыгып китүе, «Тормыш җыры» пьесасындагы Фатыйманың Фәридкә калдырып киткән дәфтәрен искә төшерә. «Литературная газета», хатирә дәфтәрләре белән уйнаучы язучылар приёмын бик нык тәнкыйть итеп, бу ярамаган әдәби алымның безгә француз әдәбиятыннан, рус дворян әдәбияты аша килгән «метод» икәнлеген күрсәткән иде. Гөлнисаның сөйгән егете Закир, төнлә белән Гөлнисалар ишек алдына килә дә, гармоньда уйнап, үзе үк менә болай дип җырлый: Зәңгәр күктә йөзгән айга Күзен кысты бер йолдыз. Айга да иптәш табылды, Мин генә калдым ялгыз. Баштагы ике юл белән, соңгы ике юл арасында мәгънә бәйләнеше юк. Ай белән йолдыз, күз кысышып уйнаганнан соң, каядыр, караңгыга — аулакка кереп киткәннәр. Гөлнисаның, Закирны ялгыз калдырып, кереп киткәнен әле без күрмибез. Шулай булгач: Айга да иптәш табылды Мин генә калдым ялгыз. дип алдан — аваКслап җырлауның һич кирәге калмый. Шул ук «Күңел дәфтәре» әсәрендә өченче күренешнең баш ремаркасында менә мондый җөмлә бар: «Каршыда — өсте төнбоеклар белән чуарланган инеш суы» диелә.  
119 
 
«Инеш» дип, асылда, иңләп йөзеп чыгарлык суга әйтелә. Ул инде, әлбәттә, агым су булырга тиеш. Агым сулар буенда бер вакытта да төнбоеклар үсмиләр. Төнбоеклар — агымсыз җирләрдә, күлләрдә булалар. Сәхнәдә колхозчыларны йоклатып уяту вакыйгасы Мирсәй Әмир иптәшнең «Миңлекамал», «Тормыш җыры» әсәрләрендә бер-бер артлы кабатланганнар иде, Гамир иптәш Насрый аны тагын бер кат кабатлаган. Бу инде һич тә оригиналлык түгел. Закнр, Гөлниса янына килеп, бакчада аны көтеп торганда, «агачлар арасына ышыклана» дигән ремарка бар. Гадәттә яңгырдан, бураннан, кояш эссесеннән ышыкланалар. Ышыклану— саклану өчен күрелә торган бер чара. Җиляңгыр, буран, кояш тими торган җиргә ышык диләр. Бу урында Гамиргә «яшеренә», «поса» дияргә кирәк иде. Хәзер аерым җөмләләр, аерым сүзләр турында әйтеп китәсем килә. Гөлниса бер урында «Буй-сыны да бик мөкәммәл» ди. Бу сүз хәзерге колхозчы хатын-кызларның һәм гомумән хәзерге яшьләрнең телләрендә кулланылмый торган сүз. Зәйнетдин: «Я хуш, шулай булсын»,-— ди. Менә бу да гади крестьян авызыннан әйтелә торган сүзгә охшамый. Ничектер, хаҗи абзыйларны хәтерләтә. Шул ук Зәйнетдин телендә менә мондый сүзләр дә кабатлана: «Вәссәлам», «Бик мәсли- хат эш», «Менә фараз итик», «Ягъни мәсәлән» боларның берсен дә хезмәт иясе крестьян телендәге сүзләр дип әйтә алмыйбыз. Инде «Идел буенда» дигән әсәргә тукталыйк. Драма әсәрендә нинди дә булса бер идеяне хәл итүдә, кешеләр арасында, яисә группа, сыйныфлар арасында конфликт чыгып, ике якның берсе җиңү белән бетәргә тиеш. «Идел буе» әсәрендә нинди конфликт— каршылык көрәше бар соң? Тармаклы бодай проблемасын чишүме? Юк. Ул мәсьәлә турында башыннан алып ахырына кадәр сөйләнеп йөрсәләр дә, ул — әсәрнең үзәгенә конфликт итеп куелмаган. Автор менә шуны куярга, шуны чишү өчен көрәш ачарга тиеш иде. Ләкин ул төп геройны Москвага җибәреп, аның кайту вакыйгасы белән драма әсәре тудырырга тырыша. «Идел буенда» әсәрендә нигез ташы булырлык идея көрәше булма- ганлыктан, автор примитив рәвештә ясалма ике конфликт уйлап чыгара. Беренчесендә: 
автор Гарифны Москвага кара чылгый мыектан җибәрә дә, Казанга кайтканда кырдырта, шуның белән аны каршы алучы кешеләр арасында аңлашылмаучылык тудыра. Икенчесе булса: тагын да примитиврак: Гарифның сеңелесе Фәйрүзә һичбер дәлилсез-нисез тота да: «Абый Москвадан кәләш белән кайта» дип, — Мортазага әйтә. Мортаза инде аны, әлбәттә, түкми-чәчми Рәмзиягә җиткерә. Шуның нәтиҗәсендә, Рәмзия белән Гариф мәхәббәте арасына кара мәче керә. Ул гына аз, газета хәбәрчесе, кыз белән Гарифның сөйләшеп утыруларын Рәмзиядән тыңлатып, аны Гарифның өйләнеп кайтуына тәмам ышандыра. Мондый хосусый аңлашылмаучылыклар безнең совет драматургиясендә булырга тиеш түгел. Безнең драма әсәрләребезнең конфликтлары нинди дә булса иҗтимагый, дәүләт интересларын алга сөрү нигезендә булырга тиешләр. Әгәр дә, чыннан да Рәмзия Татарстан шартларында, тармаклы бодай үстерүне куеп, тормышта булганча икенче берәү: «Ул бездә мөмкин түгел» дигән ялган тезис белән чыкса, әсәрдәге башка катнашучылар шушы ике якның берсендә үзләренә урын алып көрәшсәләр, һичшиксез, тулы канлы бер әсәр килеп чыгар иде. Аның мәхәббәт сызыгы да мондый очраклы конфликттан котылып, уңайлы якка дөрес чишелер иде. Драма әсәрләрендә характер булып эшләнгән образлар зур бәягә ия булалар. Андый образлар «Идел буенда» бармы соң? Алар бар, ләкин бик зәгыйфь һәм йомшаклар. Төп геройлардан Гариф белән Рәмзия образларын алыйк. Алар безнең хәзерге яшьләребезнең вәкилләре булып, сугыштан соң куелган
120 
 
мәсьәләләребезне үзләрендә чагылдыралар, ләкин алар үзләре белән сәхнәгә бернинди дә яңалык алып кермиләр. Алар әсәрдәге башка персонажларга көрәш объекты итеп бернинди дә проблемалар куймыйлар. Рәмзиянең тармаклы бодай проблемасы өстендә эшләү мәсьәләсе Мортаза авызыннан гына әйтелә. Гарифның Москвага китү мәсьәләсе дә конфликтны чишүгә бәйләнмәгән. Бу геройларның мәхәббәт сызыклары да очраклы аңлашылмаучылык бәласе аркасында, ясалма конфликт белән бирелгән. Бу — тамашачыда ризасызлык тудыра. Әсәрдәге бик күп сөйләүчеләрнең берсе булган Мортаза картны алып карыйк. Бу образ белән автор нәрсә бирергә тели? Әйтүе кыен. Ул бертуктамый сөйли, һәрбер очраган кеше белән туктап, су буе сөйләшүләре алып бара. Ләкин шуларны тикшереп чыксаң, күрәсең: һәммәсе дә мәгънәсез бәхәскә, коры мактануга, яисә әсәр өчен кирәк булган төрле белешмәләр бирүгә кайтып калалар. Аның сәхнәгә чыгышы әсәр өчен бер нинди дә идея орлыгы алып керми. Мичурин һәйкәлен күреп, килделе-киттеле сүзләр сөйләнә, үзенең беркатлылыгы белән халыкны көлдерә. Менә Сөембикә керә, Мортаза аңа Гариф турында сөйли. Пароход көтүен хәбәр итә. Сөембикә аңа пароходның сигез сәгатьтән соң гына киләчәген әйткәч, кайтып китәргә була, Гарифка хат язып калдыру теләге белән Сөембикәгә ияреп чыгып китә. Бераздан шул ук Сөембикә белән керә дә язган хатын Гарифка тапшырырга куша... Мортаза нәрсәләр турында гына сөйләми, ниләр турында гына бәхәсләшми, ләкин алар мәгънәсез төстә кеше көлдерергә тырышудан гыйбарәт. Драма әсәрен әсәр итә торган төп идея конфликтына боларның һич тә катнашы юк. Мортаза, колхозчы картларның вәкиле буларак, безне ышандырмый, аның теле дә крестьян теле түгел. Мәсәлән, ул: «бигайбә», «ихтимал», «күркәм», «мәслихәт», «фараз итик», дип сөйли. Мортаза кебек күп сөйләүче кешеләрнең икенчесе — Закир. Әсәргә аның ни катнашы бар? Рәмзиянең абыйсы булу беләнме? Әллә булма- са, авылдагы культура үсешен танымаучы интеллигенция итеп күрсәтү өченме? Аның мыегы Гариф белән Рәмзия арасын бутау өчен кирәк булган. Шул гына. 
«Идел буенда» әсәренең элекке варианты буенча вакыйганың пристань тирәсендә баруы табигый иде. Хәзер аны автор селекция станциясенә күчереп, ялгышлык эшләгән. Ул хәзер, бер фәнни учреждение булуга караганда, җәмгыятьнең гомуми файдалану урынына әйләнгән. Бөтен пароход көтүче кешеләр селекция станциясендә йөриләр. һәм аларның сөйләгән сүзләре дә шул пароход көтүгә, кайтучы Гарифны каршылауга бәйләнгән. Гостиница администраторы Сөембикә, музыка мәктәбендә укучы Фәйрүзә, музыкант Закирларның селекция станциясендә йөрүләрен берни белән дә аклый алмыйсың. Закир белән ААортаза арасында шундый сүз бара: Закир. Сез иген культурасы турында сөйлисез икән. Ә ничек тармаклана икән соң ул? ДА о р т а з а. Рәмзия исемле кыздан сора. 3 а к и р. Рәмзия дисезме? М о р т а з а. Әйе, Рәмзия. Шушы селекция станциясендә эшләүче кыз. Закир. Рәмзия минем бик якын кардәшем. Бер туган энемнең кызы ул. Мин аның атасы урынына калган агасы. Менә шундый, атасы урынына калган агасы, ссңелесенең кайда эшләвен белмәве акылга сыймый. Аларныц бер-берсенең кайда, нинди эштә эшләүләрен белмичә, булган уңышлары белән уртаклашмыйча яшәүләре һич табигый түгел. Менә мондый логикасызлык Гамир Нас- рый иҗатында бик күп очрый. Инде «Директор Тарханов» исемле әсәренә килик. Бу әсәрнең асылда кирәкле әсәр икәнен мин алда әйткән идем. Ул үзенең темасы һәм эчтәлеге белән дә әһәмиятле. Сугыштан соңгы хуҗалыгыбызны үстерүгә, заводфабрикаларыбызни
121 
 
үзгәртеп коруга, зур көрәштә җиңеп чыккан халкыбызны яхшы сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә багышлап язылган. Хәзер һәрбер язучының бүгенге көн темасына әсәрләр тудыруы бурыч итеп куела. Ләкин һәрбер әсәр тирән эчтәлекле, югары художестволы булсын, коммунизм җәмгыятен төзүче кешеләребезнең тормышларын катлаулы вакыйгалар, тирән кичерелешләр белән тасвирласын. Менә бу яктан караганда, Гамир иптәш Насрыйның «Директор Тарханов» дигән әсәре йомшак эшләнгән. Төп кимчелек нәрсәдә соң? Идеясендәме? Түгел. Әсәр кызыклы вакыйгалар, кызыклы образлар белән дә бизәкләнә. Ләкин авторның элекке әсәрләрендә булган схемачылык, ясалмалыклар аның сюжет төзелешен җимерәләр. Матур идеяне ялган конфликт нигезендә чишәргә тырышу ялгышуга алып килә. Гармонь фабрикасында дотациясез эшләүгә күчү уңае белән мая туплау мәсьәләсе килеп туа. Икенче төрле әйткәндә, әсәрнең төп конфликты башлана. Моннан котылу өчен партия җитәкчесе һәм коллективның алдынгы кешеләре эшләп чыгару продукциясенең сыйфатын яхшыртуны, цехларны үзгәртеп коруны тәкъдим итәләр. Бу, әлбәттә, дөрес һәм реаль җирлеккә нигезләнгән прогрессив тәкъдим. Ләкин, фабриканың директоры моңар кадәр яшәп килгән тәртипләрне үзгәртмичә, җиңел юл белән генә, сыбызгылар ясап, халтурадан акча туплап, шулар хисабына яңа машиналар — станоклар кую уңышына ирешергә тели, консерваторлык күрсәтә. Андый чабак башлар әле бездә бар, аларны тәнкыйть итәргә кирәк. Тик андый юлга басуга алып килгән мотивлар тормыштагыча ышандырырлык булырга тиеш иде. «Директор Тарханов» әсәрендәге хәл безне ышандыра алмый. Партия җитәкчесе һәм баш инженер Захарова, комсомол оештыручысы яхшы эшче Гөлнур, цех начальнигы Габделхак кебек алдынгы кешеләрнең тәкъдимнәрен Тарханов читкә кага да фабрикага, бер айлык сынау шарты белән алынган һәм үзен моңар кадәр бернинди дә эш белән күрсәтмәгән, хәтта, коллектив арасында кайбер тотнаксыз яклары белән билгеле булган Шалакаев тәкъдименә иярә. Сыбызгы эшләп чыгару планнары белән хыяллана башлый, шуның белән үзен бөтен бер коллективка каршы куя. Шалакаевның эшендә намуссызлык күрсәтү факты ачылганнан соң да, 
директор Тарханов аңа карата бернинди дә чара күрми. Димәк, директор аның начар кеше икәнен белә торып, ана юл куя булып чыга. Яисә Тарханов бернәрсә аңламый торган, аңгыра кеше булып кала. Шулай икән, аны ничек директор урынында тоталар? Менә шундый логикасызлыклар әсәрнең бөтен нигезен җимерәләр. «Кызыл Татарстан» газетасыннан килә торган хәбәрче белән, «Татарстан» колхозыннан килүче Айтуга- новның буталу вакыйгасы, гармонь паспорты урынына мәхәббәт хаты салып җибәрү кебек ялгышулар күрсәтеп, кеше көлдерүгә тырышулар һич тә кирәкми. Мәхәббәт сызыгы әсәрдә бөтенләй эшләнмәгән, бернинди дә кызыксыну тудырмый. Әсәрнең төп идеясен ачуга берничек тә бәйләнми. Беренче пәрдәнең ишек алдында баруы акланмый. Зур производство мәсьәләләре аяк өстендә, ишек алдында чишеләләр. Шалакаевның һәрбер сүз алдыннан «боже мой» дип сөйләнүе хәзерге яшьләр өчен Һич тә характерлы түгел. Гамир Насрыйның әһәмияткә ия булган бер үзенчәлеге бар. Ул бөтен әсәрләрен совет чорының актуаль темаларына багышлап яза. Моннан соң да шул үзенчәлекне дәвам иттерүен, яхшы сыйфатлы киңрәк полотнодагы драма әсәрләре тудыруын телибез без. Гамир Насрый юк-бар эффектлар, очраклы вакыйгалар, ясалма ситуацияләр тудыру белән мавыкмасын, телендәге архаизм, чорыбыз өчен хас булмаган искелек калдыкларыннан котылсын иде дигән теләк, белдерәбез.