Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ

(Тууына 70 ел тулу уңае белән) Бөек Октябрь революциясенә кадәрге татар әдәбиятына аңлы эшче образлары, пролетариат идеологиясе алып килеп, аның яңа гүзәл сәхифәләрен ачып җибәрүче кеше Гафур Коләхметов булды. Шуның белән бергә, ул — большевиклар ягында торып көрәшүче революционер да, җәмәгать эшлеклесе дә иде. Гафур Коләхметовның тормышына күзәтү ясаганда, пролетариат эшенә үзенең бар көчен, акылын биргән, талантлы язучы, революционер, публицист күз алдына килеп баса. Халык драматургы Гафур Коләхметов 1881 елның 4 маенда Пенза шәһәрендә туа. Аның атасы Юныс Коләхметов үзенең туганнары белән бергәләп, аталарыннан калган са- бын-шәм предприятиесе тотканнар. Ләкин бу предприятие озак яши алмый, Юныс агай бөлә һәм бөтенләйгә Пензаны ташлап китә. Төрле урыннарда эшләп йөргәннән соң, ул, 1897 елда Казанга килеп, бер сабын заводында мастер булып хезмәт итә башлый. Гафур уку яшенә җиткәч, мәдрәсәгә бирелә һәм ун елга якын анда укый. Ләкин ул дини китаплар белән генә канәгатьләнеп калмый, үзлегеннән укып, чорының алдынгы рус һәм Европа әдәбияты, тарихы, җәмәгатьчелек фикере белән яхшы ук тирән танышып бара. Гафур Коләхметов 17 яшьлек егет чагында Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Казан марксистлары укытучылар мәктәбен марксистик әдәбият белән тәэмин итеп торалар. Коләхметов марксизм буенча беренче башлангыч теоретик курсны менә шунда үтә. Әлбәттә, бу түгәрәккә йөрүчеләр барысы да тулы- сынча марксист булып чыкканнар дип әйтеп булмый. Ләкин Ямашев, Коләхметов һәм башкаларны политик көрәшкә хәзерләү юлында моның, һичшиксез, беренче уңай җирлек булуын әйтергә кирәк. 1902 елда Коләхметов укытучылар мәктәбен тәмамлап чыга һәм Казанның Эшчеләр бистәсенә (хәзерге Восстание бистәсе, Коләхметов урамы, 17 йорт) урнашкан, дәүләт исәбенә ачылган 3 класслы приходская школага укытучы булып килә. Бу бистәдә шул чорда большевикларның район комитеты эшләгән. Соңыннан, 1905 елдан башлап, Коләхметов торган йортның (ул шул ук мәктәп бинасындагы квартирада тора) прокламацияләр саклау, яшерен җыелышлар үткәрү, революционерларның полиция эзәрлекләвеннән качып яту һ. б. өчен хезмәт иткәне билгеле булуын да хәтергә төшергәндә, аның бирегә укытырга килүе РСДРП ның Казан комитеты интересларыннан чыгып эшләнгән булу ихтималын тагын да көчәйтә. Шулай итеп, Коләхметов Казан социал-демократларының эше кайнаган урынга килеп урнаша һәм иң зур күпчелек укучылары шул районның эшче балаларыннан торган
103 
 
мәктәптә программага кергән барлык фәннәрне: чиста язу, рус теле, тарих, арифметика, география һ. б. рус телендә укыта башлый, бер үк вакытта шушы мәктәпнең мөдире дә була. Коләхметов биредә үзенең революцион эшен дә җәеп җибәрә. Коләхметов бистәгә килгән елларда эшчеләр арасында ленинчыл «Искра» бик нык тарала башлый. «Искра» Казандагы эшчеләр хәрәкәтен дә яктыртып бара, бу хәл эшчеләрдә газетага карата аеруча зур кызыксыну тудыра. Коләхметов Ямашев белән бергәләп һәм аның ярдәмендә «Искра» идеяләрен эшчеләргә аңлату, аны тарату эшенә керешә. Ләкин Коләхметов агитация, пропаганда һәм газета тарату, оештыру эшләре белән генә канәгатьләнми. Ул 1904 еллар тирәсендә «һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исеңдә тотарга тиешле» исемендә ярым оригиналь, ярым тәрҗемә булган марксистик рухта бер әсәр яза. Бу әсәрдән Коләхме- товның дөньяга карашы марксистик нигездә формалашып килүен күреп була. Брошюрада язучы, эшчеләрнең бөтен байлыкны барлыкка китерүчеләр булып та, ач-ялангач яшәүләрен күрсәтеп, моның нигезләрен ачып сала. Капитализм ялчыларының хезмәт ияләрен алдарга, байлыкның «серен» яшерергә' маташуларына каршы ул бик ачык материалистик карашны бирә. Язучы изелүнең сәбәпләрен аңлатып кына калмый, ул бу хәлдән котылу чараларын да күрсәтә. Брошюрада Маркс белән Энгельсның пролетариатның бөек юлбашчылары, аның азатлыгы өчен фидакарь көрәшче һәм зур галим булулары күрсәтелә. Анда түбәндәге юллар бар: «Бу фикерне башта чыгаручы, фикерле галим, һәрвакыт эшчелор өчен көрәшүче Карл Маркс 1847 нче елда7 үзенең дусты Энгельс берлән «Бөтен дөньядагы малга һәммә кеше бертигез хуҗа булучылыгына ышана торган партиянең игъланы» («Манифест коммунистической партии») чыгарды. Шул манифестта эшчеләргә нинди рәвештә көрәшергә, тартышырга күрсәтеп, дөньяда иң беренче мәртәбә: «Бөтен дөньяның фәкыйрь кешеләре тоташыгыз бергә'!» дип кычкырдылар. Әгәр бу көнгә чаклы исән булса (ул 1883 елда үлде), үзе чәчкән орлыкның нинди                      7 «Коммунистлар партиясе манифесты» 18*17 елда язылып бетеп, 1848 елның башында басылып чыга. җиргә төшеп, тиз тишелеп чыкканын үз күзләре белән күргән булыр иде». Большевистик түгәрәкләрдә эшләү, революцион листовкалар тәрҗемә итү, брошюралар язу кебек мөһим политик эшчәнлек белән беррәттән, Г. Коләхметов шушы елларда ук үзенең әдәби иҗатын да башлап җибәрә. Зур тизлек белән үсеп барган эшчеләр хәрәкәтендә актив көрәшеп килгән Г. Коләхметов, үзе кебек башка бик күп интеллигент яшьләрнең дә үзгәрүләрен, үсүлә'рен, эшчеләрнең аңы, культурасы, дөньяга карашы һәм таләпләре киңәя баруын бик ачык күрде. Экономик, политик хокуксызлык белән җәфаланган эшчеләр сыйныфының революцион көрәшкә актив катнашуы, табигый иде, әлбәттә. Бу көрәшкә' карата нинди мөнәсәбәттә булырга, аңардан читтә торыргамы яисә аңа ярдәм итәргәме? Демократик интеллигенция алдына менә шушы җаваплы мәсьәлә килеп басты. Ленин өйрәтүенчә, алдынгы, демократик интеллигенция социалистик аңны эшләп чыгаручы, аны эшчеләр арасында таратучы, аңлатучы, өйрәтүче булып тора. Менә шуның өчен большевиклар бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирделәр һәм демократик интеллигенцияне теоретик яктан хәзерләү кебек бик әһәмиятле чара уздырдылар; социалистик интеллигенцияне революцион практикада, агитация, пропаганда, яшерен матбугат тудыру һ. б. өлкәләрдә актив эшкә тарттылар. Интеллигенция проблемасы Россиянең төрле катлау эшлеклеләре арасында нык кына тикшерелә башлады. Пролетариатның бөек язучысы Алексей Максимович Горький
104 
 
да үзенең Октябрь революциясенә' кадәр язылган барлык пьесаларында диярлек теге яки бу күләмдә шушы проблеманы яктыртты. М. Горький бу теманы интеллигенция өчен көрәшү, аны халыкка якынайту һәм хезмәт иттерү позициясеннән чыгып куя. Аның уңай геройлары большевизмны аңлау юлына баскан кешеләр, шул юлда актив эш алып баручы революцион интеллигентлар булды. Татар демократик интеллигенциясе һәм аның пролетариат хәрәкәтенә мөнәсәбәте проблемасы Г. Коләхме- тов драматургиясенең дә нигезендә яткан төп мәсьәләләрнең берсе иде. Г. Коләхметов бу мәсьәләдә большевиклар позициясеннән чыгып эш итә. Большевик Вәли образы сүзләре аша интеллигенциягә түбәндәгечә бәя бирелә': Аларның «эшчеләргә юл күрсәтеп торулары һәм эшчеләрнең фикерләрен ачулары кирәк шу л» («Яшь гомер»). Язучының «Ике фикер» исемле беренче драмасы шушы чор өчен бик мөһим мәсьәләне — революцион интеллигенциянең большевизмны үзләштерүе һәм эшчеләр сыйныфы ягына чыгуы процессын—художестволы образларда гәүдәләндергән социал- философик пьеса булып тора. Әсәрнең башыннан азагына кадәр ике көчнең көрәше гәүдәләнә: тормышны революцион үзгәртеп коруга алып баручы сугышчан марксизм һәм аңа каршы көрәшүче реакцион буржуаз идеология. Бу бәрелеш интеллигент Давыт өчен көрәш формасында әсәрнең бөтен буена дәвам итә, бер-берсенә каршы куелган төркемнәр конфликты фонында бара. Менә шушы вакыйгалар барышында язучы революция алдында торган интеллигенциянең характерын, омтылыш һәм хыялларын, көчле һәм көчсез якларын һ. б. гәүдәләндереп бирә. Шунысы характерлы, Г. Коләхметов шул чорның һәм аңа кадәр булган татар драматургиясе традицияләреннән китеп, әсәрнең төп конфликтларыннан берсе итеп, көнкүреш, мәхәббәт һ. б. темаларны алмыйча, бөтен игътибарны социаль проблемаларны күрсәтүгә, чишүгә туплый, шул идеяне гәүдәләндерүче образларга аеруча зур урын бирә. Шушы көрәштә 1905 елгы революция алдында торган интеллигенциянең идеологиясе һәм эволюциясе ачык чагыла. «Ике фикер»' нең иң әһәмиятле ягы да шунда: язучы революцион чынбарлык куйган мәсьәләләрне әсәрендә чагылды- i рып 
кына калмады, марксистик караштан чыгып тормышның бик күп мөһим сорауларына дөрес җавап тг бирде, алдынгы интеллигенцияне Давыт артыннан барырга чакырды,, социалистик интеллигенцияне уңай герой итеп сурәтләп, үзенең революцион позициядә торганын ачык күрсәтә алды. «Ике фикер» Октябрьгача татар әдәбиятында новаторларча язылган беренче әсәр булып тора. Татар әдәбиятында ул үзенең эчтәлеге белән генә түгел, жанр ягыннан да, беренче философик драма булуы белән дә аеруча игътибарга лаеклы әсәр. Г. Коләхметов үзе куйган проблеманы художник буларак хәл итү мәсьәләсендә дә үзенчәлекле юл тотты. Ул реалистик образлар һәм күренешләр белән беррәттән, революцион һәм реакцион көчләрне гәүдәләндерү өчен аллегорик образлар системасын иҗат итте. «Ике фикер» нең баш образы Давыт марксистик әдәбият һәм эшчеләр тормышын өйрәнү процессында идеяполитик яктан шактый гына үзгәреш, үсеш кичерә. Ул шәхеснең тарихтагы ролен марксистик нигездә аңлый башлый. Дөрес, Давыт әле чынбарлыкта барган забастовкалар, митингларда катнашмый, ул халык восстаниесен төшендә генә күрә. Төш күргәннән соң, Давыт шундый нәтиҗәгә килә: «Уф... Нигә1 мин өйдә? Нигә мин анда түгел? Нигә мин үлмәдем? Юк, бу — төш кенә, моның өне булырга тиеш. Мин шунда—өндәге сугышта үләргә тиеш...» Давыт шундый теләкләр белән яшп башлый. Давыт кебек күп кенә яшь интеллигентлар 1905 елгы революцион күтәрелеш көннәренә шундый хыяллар белән килеп керәләр. Шулар арасында, корал тотып, патша гаскәрләренә каршы көрәш
105 
 
алып баручы эшчеләр белән бер сафта, Гафур Коләхметов үзе беренче булып катнашу бәхетенә иреште, үзе иҗат иткән Давыт образының хыялын аның үзенә тормышта күрсәтергә туры килде! Менә шундый хәзерлек һәм теләкләр белән Г. Коләхметов Россия халыклары өчен гаҗәп зур сынау, чыныгу чоры булган 1905 елгы революцион күтәрелеш көннәренә килеп керә. Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге РСДРП ның Казан комитеты, Ленин күрсәтмәләрен үтәп, кораллы восстаниегә массаларны хәзерли башлады. Комитет кораллы восстание белән генә царизмны җиңәргә мөмкин дигән лозунг астында эшли, сугышчан дружиналар төзи. Ул дружина восстание өчен корал җыя, бомбалар хәзерли, эшчеләрне корал тотарга өйрәтә. Шәһәрдә большевиклар оештырган масса-күләм митинглар башлана. 19 октябрьда шәһәр управасы (хәзерге Казан шәһәр Советы бинасы) янында җыелган күп меңле митингта большевик ораторлар халыкка мөрәҗәгать итеп, полицияне коралсызландырырга, халыкны коралланырга чакыралар. Бу эшне тормышка ашыруда Алафузов предприятиеләре эшчеләре хәлиткеч роль уйныйлар. Шәһәрдә халык милициясе һәм сугышчан дружиналар барлыкка килә. Хәрәкәт белән җитәкчелек итү өчен революцион партияләрнең вәкилләреннән «Шәһәр 'коммунасы» төзелә’. Казан большевиклары, Казан пролетариаты революцион энергия һәм оешканлык күрсәтеп, ике көн буе властьны үз кулларында тоталар. Ләкин бу озакка бармый. Губернатор реакциягә ярдәмгә килә, армия туплый һәм 21 октябрьда революцион халыкка каршы һөҗүм башлый. Пролетариат та көчле отпор хәзерли. Шәһәр управасы тирәсендә көрәшүче бер сугышчан дружина юнкерлар һәм солдатларга каршы аеруча дәвамлы көрәш алып бара. Управа бинасы эчендә калып, кулына корал тотып көрәш алып баручылар сафында Гафур Коләхметов та була. Коләхметов, пролетариат белән бер сафка басып, самодержавиегә каршы корал белән сугышка чыга. Ул дружинаның батыр сугышчысы буларак, һөҗүм иткән гаскәргә һәм фанатикларча котырынып управаны чорнап алган карагруһларга                      8 ТАССР ның Үзәк Дәүләт Архивы (ҮДА). Фонд № 2, архив №? 1212, 64 бит J ТЛССР ҮДЛ. Фонд № 1, бәйләм Л? 573, архив № 9931, 233 бит. каршы патрон запаслары беткәнче көрәшә һәм башка революционерлар' белән бергә кулга алына. Казан пролетариатының бу героик оборонасы революцион фидакарьлекнең онытылмаслык үрнәге булып тора. Г. Колә’хметовның бу көрәштә катнашуын Казан жандарм идарәсеннән табылган күп сандагы документлар раслыйлар. Октябрь күтәрелешеннән бер елга якын вакыт узгач һәм революция әкренләп чигенә башлагач, патша жандармнары күтәрелештә катнашкан кешеләрне эзәрлекләргә керешәләр. Шул чорда Г. Коләхметов өстеннән күзәтү көчәйтелә. Жандарм идарәсенә 1906 елның 30 мартында бирелгән бер документта Г. Коләх-- метов турында болай диелә: арада «...татар мәктәбе укытучысы, октябрь чуалышлары вакытында Казан шәһәр управасы бинасында кулга алынган Гафур Коләхметов бар иде. Әңгәмә вакытында: «Син ни өчен кулга алынган идең?» — дип сорауга Коләхметов: «Мин шәһәр управасына... корал алу һәм восстание ясар өчен бардым һәм шунда, башкалар белән бергә кулга алындым һәм төрмәгә ябылдым...» — диде. Әңгәмәне дәвам итеп, Россиядә хәзер нәрсә булыр соң, дигән сорауга Коләхметов: «Бары да безнеңчә булачак, государь императорның якасыннан алачакбыз...», — дип җавап бирде...» 8 Октябрь көннәренә бер ел узганнан соң, революционерларны эзәрлекләү, ату, кисү башлангач, Казан полицеймейстры шәһәре управасында кулга алынган кешеләрне искә төшерә. Ул 1906 елның 11 ноябренда Казан губернаторына язган рапортында болай ди: «Үткән елның 21 октябренда шәһәр управасы бинасыннан патриотик партиягә атканы өчен кулга алын
106 
 
ган 135 кешенең исемлеген Казак Округ Суды прокуроры әфәндедән алырга булмасмы икән, дигән үтенеч белән Сезгә мөрәҗәгать итәргә батырчылыкны өстемә алам. Бу исемлек буенча полиция ул кешеләрнең хәрәкәтләрен тикшереп тора алыр иде» \ Прокурордан алынган исемлектә 1905 елгы октябрь восстаниесе вакытында кулга алынганнар рәтендә Коләхметов та бар. Анда «Юну- сов-Коләхметов Габдул Гариф, укытучы (учитель). сәүдәгәр улы, 24 яшьтә» дигән юллар бар.* Шулай итеп, 1905 елдагы революциянең күтәрелеш көннәрендә Г. Коләхметов иң алдынгы, сугышчан дружиналар сафында торып көрәшә. Хезмәт ияләренең азатлык эшенә турылыклы була. Г. Коләхметов. төрмәдән чыккач, эшче түгәрәкләрендә эшли һәм легаль мөмкинлекләрдән файдаланып, төрле ачык җыелышларда катнаша, публицистика, художество әсәрләре аша көрәш алып бара. Партиянең Үзәк Комитеты һәм Ленин өйрәтүләре нигезендә Казан большевиклары да төрле демократик органнарны үз максатларына файдаланалар. Коләхметов төрмәдән чыгып берничә көн үткәч, Гали- әсгар Камал катнашында чыга торган «Азат» (соңрак ул «Азат халык» исемендә Г. Камал редакциясендә чыга башлый) газетасында үзенең мәкаләләрен бастыра башлый. Әлбәттә, Коләхметовның бу эше Казан большевиклар комитеты җитәкчелегендә һәм аның күрсәтмәсе нигезендә булуы ачык: басылган мәкаләләрнең эчтәлеге һәм бу төр матбугатны файдалану идеясе моны раслап тора. Шушы уңайда Г. Коләхметовның революцион биографиясенә караган әһәмиятле бер моментка тукталып китү урынлы булыр. Г. Коләхметов большевиклар листовкаларын тәрҗемә итүче буларак эшчәнлек күрсәтә. Ул «Азат» (№ 11, 1906) газетасында, үз имзасын куеп, «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр» исемле мәкалә бастырып чыгара. Шушы мәкаләне «Казан большевикларының 1903—1907 еллардагы листовкалары» 2 дигән җыентыкның 128 битенә урнаштырылган «Полезны* всем сведения» исемле листовка белән чагыштырып караганда, болар арасында тулысынча диярлек ошап* барлыгын бик ачык күреп була. Димәк, Г. Коләхметов большевикларның 
рус телендәге листовкаларын татарчага тәрҗемә итеп, өстәвенә үзенең кулын куеп, татар газетасында бастырып чыгара һәм яшерен листовканы халыкка ачык- тан-ачык тарата башлый. Бу вакыйга Г. Коләхметовның большевиклар листовкаларын тәрҗемә иткән кеше булуын һич шикләнмәслек итеп раслап тора һәм аның революцион эшчәнлегенЗ тагын да әһәмиятле бер сәхифә өсти. Шуның белән бергә бу, «Азат»та һәм башка газеталар да имзасыз яки псевдоним белән басылган кайбер башка мәкаләләрнең авторын табарга да ачкыч булып хезмәт итә. Публицистик хезмәтләрендә Г. Коләхметов нигездә бер-беренә бәйләнгән дүрт мәсьәләне куя. Ул самодержавиене һәрьяклап фаш итү өчен көч куйды. «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр», «Хатыннар мәсьәләсе», «Эш юктан» мәкаләләрендә ул хезмәт ияләрен ач үлемгә хөкем иткән капитализм системасының вәхшилеген ачып салды. «Хәзерге вакытта мәмләкәтне кулында тота торган кешеләр (капиталистлар) мал өчен туа, мал өчен үләләр» дигән сүзләре белән ул буэкс- плоатация властеның кем кулында булуын да, аларның кем исәбенә яшәүләрен дә һәм аларның мораль йөзләрен дә ачып сала. Хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсенә кагылып, Г. Коләхметов бу идеяне тормышка ашыру өчен яшәп килгән стройны тамырыннан үзгәртергә кирэ'к дип язды. «Эш юктан» исемле мәкаләсендә Г. Коләхметов гадел булмаган сугышларга каршы чыкты һәм самодержавие терәге булган патша армиясен бетереп, аны халык милициясе — бөтен халыкны кораллан- 
2 «Листовки казанских большевиков в 1903—1907 гг.», Казань. 1911 г.
107 
 
дыру белән алыштырырга, дигән большевистик лозунгны пропагандалады. Революция төшүгә таба барган чорда патша самодержавиесе, халыкны тыныч юлга күчерү теләге белән, тагын бер алдау чаралы уйлап чыгарды. Ул Дума җыеп, халыкның өметләрен шул думага бәйләргә', шулай итеп аны «тынычландырырга» исәп тотты. Большевиклар патшаның бу хәйләсен башта ук фаш итеп чыктылар, чөнки ул массаларны алдау, революцион юлдан тыныч» юлга күчерергә маташу иде. Г. Коләхметов шушы иллюзияләрне фаш итүгә багышланган күп санда үткен мәкаләләр бастырды. Бу хезмәтләре белән язучы эшчеләр һәм крестьяннар интересын яклаучы, аларга буш хыяллардан азат булырга ярдәм итүче революционер- публицист буларак үзен танытты. Г. Коләхметовның «Мулла һәм государственная дума», «Государственная думага пассивный бойкот ясау» исемле мәкаләләре аеруча әһәмиятле. Биредә аның практик революцион эше дә, сайлау алды җыелышларын большевистик бойкот өчен файдалануы да бик ачык чагыла. Болар барысы да «Азат» газетасы битләрендә басылалар. Бер уңайда большевистик идеяләрне таратырга үзенең битләрен биргән бу газетаның тагы бер әһәмиятле иҗтимагый-политик эшчән- леген билгеләп үтәргә кирәк. «Азат» азетасында, татар матбугатында революциягә кадәр беренче буларак, бөек юлбашчыбыз Ленинның исеме басылып чыкты. 1906 елның 19 маенда чыккан 51 санында бу газета В. И. Ленинны хезмәт ияләренең бөек җитәкчесе булуын күрсәтеп, гаять әһәмиятле материал бастырды. 1906 елда Г. Коләхметов русчадан файдаланып «Уалган мол» исемле хикәя яза. Бу хикәянең язмышы бик гыйбрәтле. Ул патша хөкүмәте тарафыннан үлемгә хөкем ителгән революционер Г. Гершуни тарафыннан язылган һәм шул чорда күп тапкыр басылып таралган әсәр. Коләхметов патша цензурасы тарафыннан катгый рәвештә тыелган һәм исемен әйтү зур җинаятькә саналган шушы язучының әсәрен нигез итеп алып, яңадан эшләп чыга һәм репрессия янауларына карамастан, идеясен тагын да революционрак, кискенрәк формада куеп, реалистик элементларын көчәйтеп, бастырып чыгара. Г. Коләхметов бу әсәрне бик нык үзгәртә. Ул аңа эпилог, 
пролог һәм яңа образлар өсти. Гершунида дулкыннарның иреген буып торган кыяга каршы көрәш фантазия рәвешендә генә бирелгән булса, Г. Коләхметов инде аның эчтәлеген реакция шартларында килеп туган бурычларга буйсындыра. Дулкыннарның көрәшен ул яңа шартлардагы көрәшчеләргә үрнәк итеп куя, революцион көрәшнең яңадан күтәреләчәгенә ышану идеясен алга сөрә, революциянең һаман дәвам итүен күрсәтә. «Колагыма ерактагы дулкыннарның тавышы ишетелгән кеби була» дигән сүзләрдә Коләхметов- ның киләчәккә оптимистик караш үткәргәне ачык чагыла. Коләхметовны пролетариат сәнгатенең вәкиле итеп таныткан атаклы «Яшь гомер» драмасы 1908 елда матбугатка чыга. Бу пьеса чыгу белән җәмәгатьчелек ике капма-каршы фикер әйтә. Буржуаз язучылар аның пролетар тенденциясен күреп, усал рәвештә әсәрне инкарь итәргә тырышалар. Ләкин демократия лагере «Яшь гомер»не шатланып каршы ала. Чөнки алар татар әдәбиятында беренче тапкыр сурәтләнгән аңлы эшчеләр образын күреп, алар- ның көрәшкә чакырган авазларын ишетеп, җиңүгә нык ышанган бу образларның оптимизмыннан көч алалар. Шуның белән бергә Гафур Коләхметов язган бу драма татар әдәбиятында нигездән яңа — пролетариат әдәбиятының башлануы турында шатлыклы хәбәр иде. Ул әсәр большевиклар йогынтысында, бөек пролетариат язучысы Максим Горький үрнәгендә язылды; Коләхметов аңлы эшчеләрне һәм бюльшевикларны әсәрнең үзәгенә куеп сурәтләүгә күтәрелде. «Алар (байлар — Б.Г.) пычакка* пычак каршы килә торган ике сыйныфны бергә катыштырмакчы (ягъни бер партиягә кертмәчке — Б. Г.) булалар. Катыштырмый торыгыз оле... Башка кешеләрне алдасагыз ла. без — эшчеләрне алдый алмас
108 
 
сыз* (Иосиф сүзләре), — Г. Коләхметов менә шундый ап-ачык пролетар позициядән чыгып, ике капма-каршы сыйныф арасында килешүгә' бертөрле дә юл калдырмыйча, мәсьәләне революцион таләп югарылыгыңа куйды. «Яшь гомер» нең идея конфликтын алып баручы көчләр итеп әнә шушы каршы ике лагерьны күрсәтте һәм көрәшнең иң югары төре булган партияләр көрәшен, димәк, политик көрәшне гәүдәләндерде. Йосыфның югарыда китерелгән сүзләре белән язучы җәмгыятьне икегә бүлә: берсе — эшчеләр, хезмәт ияләре, икенчесе — эксплуататорлар, кеше хезмәте белән көн күрүчеләр, соры кортлар. Г. Коләхметовның уңай геройлары беренче төркемнең иң алдынгы кешеләре, революцион көрәш алып баручы профессиональ революционерлар — большевиклар, иң алдынгы революцион сыйныф вәкилләре, җәмгыятьне хезмәт ияләре файдасына үзгәртеп кору өчен көрәшүчеләр. Икенче төркемдә — капитализмның терәге, хезмәт ияләре исәбенә яшәүче эксплуататорлар гәүдәләнә, ьолар башында миллионер Мостафа тора һәм аның властен ныгытучы, аның теләкләрен җиренә җиткерүче кешеләр бирелә. Әсәрнең төп проблемасы — реакция чорында большевистик органи- зацияләрнең эшләрен дәвам иткәнен күрсәтү һәм партия сафларын саклап калу өчен көрәш аркылы партияне һәм хезмәт ияләрен киләчәк революциягә хәзерләү, аларда җиңеп чыгуга ышаныч тәрбияләүдән гыйбарәт. Пролетариатның киләчәк җиңүе өчен, большевизмның көрәштә җитәкчелеген саклап калу өчен бу проблеманың әһәмияте бик зур һәм актуаль иде. Өстән караганда драмадагы төп вакыйга Гали белән Зөләйханың бәхетсез мәхәббәтен күрсәтүгә багышланган кебек күренә. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Г. Коләхметов әсәрендәге төп, хәлиткеч проблемаларны тикшереп карасаң, мәхәббәт-көнкүреш мәсьәләләренең әсәрдә ярдәмче рольләрне генә уйнауларын, фон булып хезмәт итүләрен күрәсең, бу әсәрнең чын мәгънәсендә социаль драма икәненә төшенәсең. Г. Коләхметов 1907—08 ел шартларында көрәш алып баручы большевикларны ничек характерлый һәм, уңай образ буларак, Вәлине ничек итеп сурәтли? Вәли образы Г. Коләхметовның дөньяга карашын, аның җәмгыять үсеше 
законнарын аңлау дәрәҗәсен һәм зур художник булуын бөтен тулылыгы белән күрсәткән гаҗәп коч- ле образ. Канлы реакция чорында Г. Коләхметов большевик-җитәкчене әсәрнең баш герое, уңай герое итеп сурәтләде. Шулай итеп, татар әдәбиятында беренче мәртәбә айлы пролетариат турында, аның оешмасы һәм оештыручылары, көрәше турында дөрес сүзлор яңгырады. Вәли образы аша эшчеләр хәрәкәтендә җитәкче көч большевиклар партиясе булуын күрсәтте. Революцион эшкә ахырынача бирелгәнлек, фидакарьлек, түземлелек, батырлык, ихтыяр көче, акыл тирәнлеге, тыйнаклылык, иптәшчәнлек, алдан күрә белү, кешеләрне кирәк чакта үзеңә буйсындыра белү, шуның белән бергә дошманга карата аяусыз булу, халыкка мәхәббәт, хаклы эшнең җиңеп чыгачагына тирәннән ышану — менә шундый сыйфатлар чын революционер Вәлине характерлыйлар. Вәли иң аңлы, өлгереп җиткән, сыйныфның политик бурычларын аңлаган һәм бигрәк тә партия кушканча яңа шартларда эшли белергә өйрәнгән эзлекле пролетар революционер. Ул — хәрәкәтнең башында тора. Вәли интеллигент социал-демократка заданиеләр бирә, аның үтәлешен тикшерә, кайдадыр митинг оештыра, ораторлар хәзерли, листовкалар тәрҗемә иттерә, революционерларны аресттан саклап калу буенча эшли, аның эшчәнлеге киң, бәйләнешләре зур, ул хәтта жандармерия идарәсендә барган эшләрне, планнарны да алдан белеп тора һәм, шуңа туры китереп, тиешле чаралар күрә. Ул башкалар өчен зур авторитет, укымышлы Гали дә аңа берсүзсез буйсына һәм аның күрсәтмәләрен үти. Үзенең политик өлгергәнлеге, ситуацияләргә дөрес бәя бирә алуы
109 
 
белән ул бу авторитетны яулап алган. Ул Йосыфка уңай тәэсир ясый, аның ташып торган энергиясен, инициатива һәм оптимизмын файдалы юлда кулланырга өйрәтә. Вәлинең эшчәнлеге татар пролетариаты арасында аңлату, оештыру эшләре алып барган татар большевикларының әдәбиятта чагылышы ул. Вәли образы аша «Яшь гомер» драмасында җирле большевиклар оешмасының 1907—08 еллардагы эшчәнлегеннән бер типик күренеш сурәтләнә. Интеллигент Гали образын ачу өчен, аның хаталарын тулырак күрсәтеп бирү өчен, Г. Коләхметов шул чор интеллигенты өчен бик характерлы булган конфликтны өсти: Гали шәхси эшләр өлкәсенә кереп китеп, эшчеләрдән аерыла, иҗтимагый интереслардан читләшә. Аның Зөләйхага мөнәсәбәте күрсәтелә, образларның социаль сюжет сызыгы белән янәшә индивидуаль сызык та бирелә. Галинең төп хатасы нәрсәдә? Ни өчен ул большевик Вәли тарафыннан каты тәнкыйтькә очрый? Гали дөньяга карашының, эш-кы- ланышының нигезендә реакция чорында, революциянең чигенүе чорында партиянең стратегия һәм тактикасын аңламыйча, бөтен эш җимерелде, дип исәпләп өметсезлеккә, оч пошуга» (Гали үзе бик еш шулай ди) бирелү ята. Хезмәт ияләренең киләчәк җиңүләренә ышаныч •бетү белән, Галинең чайкалулары башлана һәм, мондый хәлләрдә һәрвакыт шулай булган кебек, ул бербер артлы ялгыш адымнар ясый, үзенең шәхси эшләре белән генә мавыга, аларны иҗтимагый интереслардан өстен куя. Г. Коләхметов Гали образын иҗат итеп, бердән, аның өчен көрәшсә, икенчедән, аның йөзендә яңа шартларда эшли белмәүче кешене сурәтли һәм ничек эшләмәскә кирәклеген күрсәтә. Ул Зөләйха белән мавыгып, барлык эшне дә ташламый, билгеле күләмдә эш алып баруын туктатмый, ләкин бу эш инде яңа шартларда нәтиҗә бирми торган формада эшләнә. Г. Коләхметов әсәрдәге вакыйгаларның логик агышы белән һәм большевик Вәли сүзләре белән Галинең тоткан юлын, үз-үзен тотышын каты тәнкыйть астына алды, демократик интеллигенцияне көрәшкә чакырды, баш имәскә, «эч пошу»- ларны ташларга, халыкка хезмәт итәргә өндәде. Ул Галигә 
төзәлергә юллар калдырып, демократик интеллигенция вакытлы төшенкелекләрдән котыла алыр, дигән ышаныч белән әсәрен тәмамлады. Шуның белән бергә язучы көрәшкә яңа төр интеллигенция, пролетар интеллигенция күтәрелгәнен, аның какшамас ышаныч, җитәрлек акыл һәм тапкырлык белән эшне үз кулына алганын ышандырырлык дәрәҗәдә гәүдәләндерде. Вәли белән Галидән кала язучының иң зур игътибар һәм аерым мәхәббәт белән иҗат иткән образы— Йосыф. Бу образда 1905 елгы революциядә актив катнашкан, шушы еллардагы эшче күтәрелешенең көчен, мәһабәтлелеген, самодержавиене калтыраткан көннәрне үз күзе белән күргән һәм аның киләчәктә җиңеп чыгачагына бөтен күңеле белән ышанган кеше сурәтләнә. Йосыф драмада Вәли фикерләрен куәтләп бара, аның позициясендә тора. Йосыф образын патша цензурасы иләкләреннән ничек тә исән чыгару өчен язучы аны беренче пәрдәдә эчкән бер кеше итеп күрсәтә. Моның чыннан да маскировка икәне үзеннән-үзе ачык. Йосыф сөйләгән сүзләр, төрмәдә үзен-үзе тотуы аның исереклеген түгел, киресенчә, аның шактый ук сыйнфый аңы ачылган, үзенең пролетар карашы барлыгын, хәтта кайбер большевистик положениеләрне пропагандалауга кадәр барып җиткәнен күрсәтә. Йосыфның беренче монологы ук инде аның шәхси мәсьәләләр белән мавыкмыйча, иҗтимагый проблемалар турында уйлаганын, шуларны аңлау, хәл итү өчен фикер йөртүче эшче икәнен ача. Ул, эшче буларак, дөньядагы бөтен байлыкны бар иткән хезмәт ияләре вәкиле буларак, үзен бөтен
110 
 
хәзинәләргә хуҗа итен аңлый. Эшче сыйныфында мондый фикернең үсешенә марксизм классиклары зур игътибар бирделәр һә’м аны революциягә килү юлында зур адым дип исәпләделәр. Иосиф үзен бөек эшчеләр сыйныфы отрядының бер солдаты дип исәпли һәм, шулай буларак, үзенең дә хезмәт ияләре эшләп барлыкка китергән җәмгыять байлыгына хакы барлыгын аңлый. Йосыф эшчеләрнең чын бәйрәме булган революцион күтәрелештә катнашкан хезмәт ияләренең настроенпеләрен гомумиләштерүче образ. Г. Коләхметов Посыф сүзләре аша мөселман иттифакы партиясен фаш итә һәм аның гомуми милли интереслар өчен дигән демагогиясенә каршы ике дошман сыйныфның килешә алмаучылыгын күрсәтә. Контрреволюцион кадетларга каршы аяусыз көрәш барган чорда Г. Коләхметов пычакка пычак каршы торган ике сыйныфның берләшүе мөмкин булмавын әйтеп, кыю чыгыш ясады һәм бу «Урал» тукталганнан соң. татар телендә «Йт- тифак»ка каршы юнәлтелгән большевистик пропаганданың иң көчле бер күренеше булды. Г. Коләхметовның публицистик һәм әдәби иҗатында хезмәт ияләрен азатлыкка һәм берләшүгә чакыру темасы зур урын тота. «Яшь гомер»дә бу проблема Йосыф образы аша дәвам итә. Йосыфның полиция участогы камерасында җырлаган җыры тулысы белән шул теманы яктырта. Ул хезмәт ияләрен азат итүнең шарты итеп, аларның берләшеп көрәшүләрен куя: «Иркенлекләр булачактыр, Берләшлек без әле». Бу тема «һәр хезмәтче...» брошю- эасында, «Ике фикер» пьесасында һәм башка урыннарда да ачык чагыла. Эшчедән күтәрелгән профессиональ революционер Вәли, демократик интеллигенциядән килгән Гали, станок эшчесе Йосыф «Яшь гомер» драмасының вакыйгаларын алып баручы персонажлар булып торалар. Г. Коләхметовның башка эшче образлары да, Йосыф кебек үк, ан- лы һәм политик мәсьәләләр белә гирән кызыксынучы, шул турыда уйлаучы итен күрсәтелгәннәр. Шун дый төркемнән эпизодик рольдә генә әйтелгән пыялачы һәм кайраучь образларын алырга була. Әсәрдәге образларда, аларның, хәрәкәт 
һәм сүзләрендә, драманың үзәгенә салынган конфликтта «Яшь гомер»нсң идеясе бик ачык гәүдәләнә. Биредә реакция чорындагы обстановка, большевикларның көрәшне геройларча дәвам итүләр бик оста һәм тирән чагылган. «Яшь гомер» драмасының кайбег үзенчәлекләрен тикшергәндә', беренче нәүбәттә, әлбәттә, аның шул чордагы татар әдәбиятында барлыкка килгән әсәрләрдән үзенең проблемалары һәм образлары белән нигездән аерылып торуы күзгә ташлана. Вәли һәм Йосыф (өлешчә Гали дә> образлары, аларның эшләре һәм уйлары, хыяллары әдәбиятка бөтенләй яңа геройлар — пролетариат вәкилләре, пролетариат идеяләре килгәне турында сөйлиләр иде. Шушы төп — хәлиткеч үзенчәлегеннән башка «Яшь гомер»нең тагы бик күп әһәмиятле, уңай сыйфатлары бар. Драматург Коләхметовның. характерлы сыйфатларыннан берсе булып, аның вактөяк, мавыктыргыч, шаккатыргыч интрига белән кызыксынмыйча, конкрет, тарихи шартлардагы реаль вакыйгаларны алып, берничә баш образны киң планда һәм тирән итеп гәүдәләндерүе тора. Аның драмаларының үзәгендә гадәттә өч-дүрт образ гәүдәләнә («Ике фикер» дә — Давыт, Кызыл, Кара фикерләр, «Яшь го- мер»дә — Вәли, Йосыф, Гали). Бу образларның һәрберсе үзенә генә хас эчке һәм тышкы характеристика алганнар, аларның һәрберсе шул тарихи чорның җанлы кешеләре булып сурәтләнәләр. Мәсәлән, интеллигент Давытның хәрәкәтләре 1904—1905 ел чорына хас булса, интеллигент Галинең. хәрәкәтләре инде, һичшиксез, реакция чорына хас булып торалар. Әсәрнең төп конфликтында большевиклар партиясенең реакция елларында героик эше һә'м үзенен сафларын ныгыту буенча алып барган эзлекле көрәше, димәк, социал
111 
 
политик проблемалар үзәктә, беренче планга куеп сурәтләнгәннәр. Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы чын-чыинан партияле, халыкчан әсәр. Ул, чорның актуаль булган һәм хәлиткеч проблемаларын алып, аларга социалистик пролетариат интересларыннан чыгып бәя бирде, кара реакция елларында большевикларның героик көрәшен зур җылылык, хөрмәт һәм ярату белән гәүдәләндереп, халыкны киләчәк революциягә, азатлыкка алып баруларын күрсәтте; бу исә, Г. Кол- әхметов татар әдәбиятында (гәрчә башлангыч формаларда гына булса да) социалистик реализмны башлап җибәрде,, дигән сүз иде. Г. Коләхметов драмаларының теле татар хезмәт ияләренең сөйләү теленә бик якын булып, ул татар әдәби телен төзүдә зур уңай роль уйнады. F. Коләхметов үз иҗатында бертуктаусыз идея һәм осталык ягыннан үсеп барган язучы иде. Моны ачык күрү өчен аның беренче һәм икенче чор иҗатындагы кайбер аермаларны күрсәтеп китү дә’ җитә. Мәсәлән, «Ике фикер» әсәрендә әле без пролетариат вәкилләрен бөтенләй күрмибез, ә инде, «Яшь го- мер»дә алар төп образлар булып сурәтләнәләр. Беренче әсәрдә баш герой интеллигент булып, аның революцион хәрәкәткә килү процессы гәүдәләнсә, икенче әсәрендә баш герой — большевик һәм ул инде революцион көрәш процессында күрсәтелә. «Ике фикер» әсәрендә уңай программаны гәүдәләндергән һәм аңа каршы көрәшкән образны язучы аллегория ярдәмендә бирә, реалистик образларны ә'ле таба алмый. «Яшь гомер» дә исә аллегория урынына тулысынча реалистик булган образлар алга килеп баса. Беренче әсәрдә ялгыз Давытның революциягә килүе күрсәтелсә, «Яшь гомер»дә инде көрәшүче коллектив, подпол ьеда гы партия оешмасының берничә вәкиле гәүдәләнә'. «Ике фикер»нең сюжеты бер генә планда барып, нигездә бер Давытны ачуга хезмәт итсә, биредә сюжет катлаулана, күпкырлы катлаулы об- раз-характерлар барлыкка килә. Беренчесеннән аермалы буларак., икенче әсәрдә тагын бер яңа, актуаль тема өстәлә — сәхнәгә рус халкы вәкилләре образлары керә һәм халыклар дуслыгын сурәтләгән матур күренешләр бирелә. 
Бу проблема Г. Коләхметовның иҗат эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора һәм бигрәк тә аның публицистикасында һәм соңгы чордагы иҗатында тирән гәүдәләнә. Ул хезмәт ияләренең азатлыкка чыгуларын, революциянең җиңүен халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, көчәйтү, берләшү шартларында гына мөмкин дип карап, бу юлда дәвамлы көрәш алып барды. Шул мәсьәләгә багышлап ул хәтта «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән махсус мәкалә дә язды һәм рус, татар халыклары арасындагы дуслыкның үсүеннән, тирәнәюеннән буржуаз милләтчеләрнең куркуын, аңа комачауларга маташуын фаш итеп, халыклар дуслыгына, бердәмлегенә, татулыгына чакырып чыгыш ясады. Язучы рус халкы белән дуслык урнаштыруда татар халкының азатлыгын күрде. Шушы бөек, мөкатдәс идеяләргә турылыклы буларак Г. Коләхметов, табигый рәвештә, татар драматургиясендә беренче башлап күп санда алдынгы рус кешеләренең образларын гәүдәләндерде, ул аларны симпатия тудырырлык, үрнәк алырлык итеп, чын дуслык, хөрмәт хисләре белән иҗат итте. «Яшь гомер»- нең беренче пәрдәсендә бирелгән рус егете белән рус кызы образлары татар халкының чын дуслары, аңа бәхет һәм ирек теләүче, шуңа ирешү юлларын күрсәтүче булып сурәтләнәләр, алар татар ха|лкын хокукларны яулап алыр өчен актив көрәшкә чакыралар. Икенче пәрдәдә күрсәтелгән рус кешесе образы язучы тарафыннан шулай ук ирек сөюче, Йосыф белән дус, фикердәш итеп күрсәтелә. Г. Коләхметов большевик Вәли образы аркылы күп милләтле Россияне азат итәргә кирәк дигән революцион идеяне үткәрә, Вәли бөтен Россияне, Россиянең бөтен халыкларын азат итү өчен көрәшүче патриот итеп сурәтләнә. Г. Коләхметовның интернационалистик идеяләренең гүзәл күренеш
112 
 
ләре аның үзенең бөек рус пролетариат язучысы А. М. Горькийга булган мөнәсәбәтендә дә ачык чагылды. Ул реакция басымы аегында чит илгә китәргә' мәҗбүр булган, патша хөкүмәте ачыктан-ачык эзәрлекләгән һәм төрмәгә ябарга хөкем иткән М. Горькпйны яклап, аны зур язучы, остаз булырлык бөек кеше дип матбугатта чыгыш ясый, аның талантына соклануын белдерә. «Яшь гомер» әсәренең беренче битенә ул мондый сүзләр бастырып чыгарды: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкъ- лидән язылмыштыр». Г. Коләхметовны А. М. Горькийга иҗади яктан якынайткан төп сәбәпләрнең иң мөһиме, әлбәттә, аларның дөньяга карашларының берлегендә иде. Алар икесе дә большевиклар җитәкчелегендә эшләделәр, хезмәт ияләренең азатлык көрәшенә якын торып катнаштылар. Менә шушы хәлиткеч моментлар аларны иҗади принципларда да берләшүгә китерде. Г. Коләхметовның бигрәк тә беренче чор иҗатында төп проблеманы тәшкил иткән интеллигенция язмышы мәсьәләсе белән М. Горький шул чорда шактый тирән кызыксынды, хәтта бу темага берничә пьеса да язды («Дошманнар»— 1904 ел, «Кояш балалары»— 1905 ел, «Варварлар» — 1905 ел) һәм бу әсәрләрдә демократик интеллигенцияне халык ягына чыгарга, азатлык көрәшендә катнашырга өндәде. «Ике фикер» дәге Кызыл һәм Кара фикер образларын иҗат иткәндә, Г. Коләхметов 1900 еллардан башлап күп санда аллегорик образлар язган (Тукран, Лачын, Давыл кошы һ. б.) М. Горький тәҗрибәсеннән файдалана. Аның «Кеше» исемле прозаик поэмасындагы кеше һәм аның башында туган, бер яктан, алга өндәүче фикер, икенче яктан, өметсезлек образларының шулай ук Г, Коләхметовка Кызыл һәм Кара образлар тудыруына йогынты ясавы күренә. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, Г. Коләхметов биредә тулысыича мөстәкыйль язучы буларак эш итә, «Ике фикер» дәге вакыйгалар, образлар һич тә М. Горький иҗатыннан алынмаган, ул тулысы белән оригиналь әсәр. Биредә сүз, әлбәттә, иҗади, идея йогынтысы турында, шулай булгач, тагын да тирәнрәк йогынты турында барырга тиеш. Менә шушында аның оригиналь һәм зур язучы булуы бик                      9 ТАССР ҮДА. Казан матбугат эш- ләре фонды, архив № 107, эш Ха 8. ачык күренә дә. М. Горькийның уңай йогынтысы Г. Коләхметовның реакция чорындагы иҗатында аеруча чагылды. Мәсәлән, «Яшь гомер» дәге эшче- большевик Вәли образының М. Горькийның «Ана» романындагы эшче- большевик Павел Власов һәм «Дошманнар» драмасындагы большевик Синцов образлары тәэсире астында язылган булуы сизелә. Алар өчесе дә, барыннан да элек, профессиональ революционерлар, аларның барлык тормышы, эшләре, уйлары хезмәт ияләрен азат итү көрәшенә багышланган. Әлбәттә, Вәли образы Павел Власовны кабатламый, аның көрәше, аның эшләре бөтенләй башка вакыйгалар белән бәйләнгән һәм ул башка шартларда күрсәтелгән. Г. Коләхметовның бу яктан үзенчәлеге дә шунда, ул төп уртак идеяләрне әсәрнең үзәгенә куйса да, художник буларак, аларны үзенчә хәл итә, шуның нәтиҗәсендә аның һәр әсәрендә' оригиналь вакыйгалар һәм образлар барлыкка килгәннәр. Г. Коләхметов идея-эстетик карашларының формалашуында һәм аның югары идеяле әсәрләр иҗат итәрлек язучы булып җитешүендә А. М. Горькийның ролен менә шулай аңларга кирәк. «Яшь гомер» әсәрен тикшергәндә аның патша цензурасы тарафыннан бик нык сызылганнан соң гына матбугатка чыккан булуын истә тотарга кирәк. Бу турыла Казан цензоры ачыктан-ачык: «Бу әсәрдән мин эшче союзлары һәм социализм турындагы кайбер урыннарны сызып ташладым»9, — дип яза. Димәк, сүз аерым җөмләләрне сызып ташлау турында гына бармый, ә зуррак күләмдәге сызулар, хәтта аерым урыннарны, күренешләрнең юк ителүе турында бара. Димәк, әсәрнең оригиналында эш
113 
 
челәр союзы, ягъни эшчеләр партиясе һәм социализм турында аерым күренешләр кертелгән булган. «Яшь гомер» не укыган вакытта без аның хәзерге вариантындагы кыйммәтле революцион идеяләренә төшереп калдырылган урыннарны өстәргә тиешбез. Бу исә әсәрнең идеясен дөрес аңлау өчен, язучының куйган проблемаларын тагы да ачыграк күрү, өчен ачкыч булып хезмәт итәчәк. Г. Коләхметовның әдәби эшчәнле- генең активлыгы нәкъ 1907 елга туры килә. Ул шушы еллар эчендә («Әльислах» газетасы хәбәр итүенә караганда 1908 елда) тагы «Әбүҗә- һнл» исемендәге әсәрен яза. Ләкин реакция көчәю белән патша цензурасы торган саен катылана бара, прогрессив газеталар ябыла, тыела, заманның алдынгы идеяләрен күрсәткән әсәрләр я нык кына сызылып басылалар яки бөтенләй дөнья күрми калалар. «Яшь гомер» матбугат цензоры тарафыннан кыскартып, сызга- лап бастырылган булса, инде «Ике фикер» һәм «Әбүҗәһил» һ. б. кебек әсәрләр бөтенләй тыелалар. һичшиксез, язган әсәрләрнең басылмавы язучының әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтен чикләүгә илтә. Ләкин язучы тукталып калмый, бу хезмәтне, көчне, шул ук идеяләрне үткәрү максаты белән башка төрдәге иҗатта файдалана башлый. Г. Коләхметов 1909 елда «Тарих сәхифәләре» исемендәге китапларын бастыра. Коләхметов каты реакция чорында да, күптән үк башланган авыруының һаман көчәюенә карамастан, иҗат эшен дәвам итә. 1911 елда ул динчеләрне фаш итеп язган «Ник уйгандым» исемле әсәрен (1907 елда язылган) һәм арифметикадан үзенең дәвамлы хезмәтенең нәтиҗәсе булган «Ысулы тәгълим хисап» исемендәге методик кулланмасын бастыра. Г. Коләхметовның публицистика һәм әдәби әсәрләр иҗат итү өстендә эшләве, әйткәнебезчә, аның большевистик подпольеда актив көрәшүе белән бергә бара. Коләхметовның эшчеләр арасында агитация, пропаганда алып баруын жандармерия шымчылары бик каты күзәтү астыпа алалар. Коләхметовның революцион эшен күрсәткән истәлекләрне жандармерия архивыннан табылган донослар да 
раслыйлар, һәм алар патша охранкасының Коләхметов эше уңае белән ни дәрәҗәдә борчулы язышулар алып баруын, губерна жандарм идарәсенең, губернаторның һәм прокурорның «дело» лар төзеп, бер-бер- се белән бу турыда язышып, хәбәр алышып, аның турында килгән һәрбер доносны үзара тикшереп баруларын күрсәтеп, «Коләхметов эше»нең зур күләм алганын билгеләп торалар. Эш шуңа барып җитә, Коләхметовны «дәүләткә каршы агитация алып баруда» гаепләп, судка бирү өчен шаһитлардан сорау алып, протоколлар төзү башлана һәм прокурорга җибәрелә Ч Г. Коләхметовның реакция елларындагы революцион эшен һәм революцион хәрәкәткә катнашуын раслый торган архив документлары шактый күп. Г. Коләхметовның җәмәгать эш- чәнлеге бик киң Һәм күпкырлы була. Большевикларның реакция чорында тоткан тактикаларына турылыклы буларак, ул көрәшнең төрле формаларыннан файдалана белә. Әгәр 1906 елда һәм аннан соңгы елларда Думага сайлау һ. б. уңай белән оста итеп царизмны фаш итүне оештырган булса, башка вакыйгаларны да ул бу максатка уңайлаштыра ала. Мәсәлән, 1907 елның маенда Казанда җыелган Россиядәге татар мөгаллимнәре съездында ул аеруча активлык күрсәтә. Демократик интеллигенция, хезмәт иясе укытучылар Г. Коләхметовта халык интересларын яклаучы, хезмәт ияләрен агарту эшенә бик зур игътибар бирүче, теоретик яктан хәзерлекле, авторитетлы чын көрәшчене күрәләр. Истәлекләрдән күрелгәнчә, эшчеләрнең сыйнфый аңын арттыру һәм эшчеләрне агарту эшен Г. Коләхметов һаман да зур активлык белән алып бара. Ул ата-аналар җыелышы исеме астында «лекцияләр» оеш- 
1 ТАССР Y. Д. А. Фонд № 2, архив 1221, 297 бит. Фонд № 2, архив 1221, 302 бит. 
в. .С. ә.' № 5. 
114 
 
тыра, бу лекцияләрне Коләхметов укыган булганлыктан, аларның эчтәлеге нинди булуын аңлау читен түгел, әлбәгтә. Г. Колохметовның бу эшчәнлеген полиция агенты үз доносында ачык күрсәтә. Шуның өстенә ул Коләхме- гсвның 1911 елларда да Ямашев белән бергәләп көрәшүен, бер позициядә, бер түгәрәктә булуын да әйтә Ч Беренче татар театрын демократик юнәлештә үстерү татар большевикларының инициативасына тыгыз бәйләнгән. Бу инициатива конкрет алганда большевикларның актив яр- дәмчеләреннән Г афур Коләхметов эшчәнлегендә чагыла. Язучы, театрның аякка басу чорларында хәзерлекле артистлар булмау сәбәпле, үзе рольләрдә катнаша, бу эшкә үзенең туганнарын тарта — шушы юллар белән ул алдынгы яшьләрне үз тирәсенә туплый. Инде труппа төзелгәч, ул киңәшче, яңа бурычлар куючы, һәрвакыт труппа белән бергә булучы киңәшчегә әйләнә. Театр эше белән кызыксыну большевиклар һәм алар җитәкчелегендә эшләгән Коләхметов өчен бер культура чарасы гына булмыйча, ул алдынгы идеяләрне таратуда файдалана алырлык (реакция чорында бигрәк тә) трибуна булып торган һәм Коләхметовның иҗатын үстерү өчен зур мәктәп тә булган. Татар театр труппасының чыннан да большевиклар йогынтысында торуын беренче спектакльләрдән килгән җыемны — акчаны политик тоткыннарга тапшыруында да бик ачык күрергә мөмкин. Театр труппасы белән якыннан кызыксыну өстенә, Коләхметов аны эшчеләр бистәләрендә эшләтү чараларын күрә. Аның оештыруы аркасында «Сәйяр» труппасы эшчеләр өчен еш кына арзан бәягә спектакль-’ ләр бирә. Г. Коләхметов берничә еллар буе «Сәйяр» труппасы файдалана торган «Шәрыкъ клубы»нда «Старшиналар советы» члены булып сайланып килә, димәк, ул бу прогрессив 
1 ТАССР Y. Д. А. Фонд Хв 2, архив № 2097, бәйләм 235, 156 бит. оешманың башында тора. Артистлар өчен Коләхметов эш шартлары тудыру өстендә тырышып эшли. Анык тәкъдиме буенча татар театры тарихында артистлар беренче башлап хезмәт хакы ала башлыйлар. Г. Коләхметов шул чорның татар язучылары белән дә тыгыз бәйлә* нештә 
була. Ул Г. Камал эшләгән «Азат» газетасында языша, Г. Камал аның «Яшь гомер» әсәренә уңая рецензия язып чыга, социал-демократик рухта язылган мәкаләләрен «Азат»та бастырып чыгарырга булыша. Г. Коләхметов һәм аның энеләре Г. Тукай белән дә бәйләнештә булалар. Үзенең педагогик эшен өзлексез дәвам итеп, 1912 елда Коләхметов Касимия мәдрәсәсенә рус теле укытучысы булып күчә, биредә укыту шартлары һәм программасы элек эшләгән мәктәбеннән бераз югарырак була, бигрәк тә, рус теле укыту эше тирәнәйтелә. Бу елларда Г. Коләхметовныи авыруы нык көчәеп китә. Туберкулез авыруы, тормышындагы материаль кысынкылыклар, полициянең күзәтүеннән үзенең һәр адымын яшерергә тиеш булу кебек тынычсыз тормыш аның сәламәтлеген какшаг- каннан-какшата баралар. Г. Коләхметов һәм политик эп? чәнлектә, һәм җәмәгать эшләренд? иң актив эшләүчеләрнең берсе булып, хезмәт ияләрен азат итү идеясенә ахырынача турылыклы булып кала. Шушы юлда ул 1915 нче елга кадәр зур энергия белән эшләүдә дәвам итә. Бары тик авырып ятыр- га мәҗбүр булгач кына, активлык күрсәтә алмый башлый һәм 1916ел- ның азагында бөтенләй хезмәтеннән чыгып, авылга китә. Истәлекләргә караганда, ул анда һәрвакыт иҗтимагый-политик мәсьәләләр белән тирән кызыксынып тора һәм Бөек Октябрь социалистик революциясен зур энтузиазм һәм шатлык белән каршы ала. Революциягә кадәр үк пролетариат позицияләрен яклап, халык азатлыгы өчен көрәшкән революционер, җәмогать эшлеклесе, тәжрибәле алдынгы педагог Гафур Коләхметоз- ның хезмәт ияләре каршындагы зур хезмәтләренә Совет халкы револю- 

8* 
 
циянец башында ук югары бәя бирә. Моның ачык бер күренеше итеп, Г. Коләхметовның революция җийгәч тә совет органнарына рәсми рәвешто эшкә чакырылуын һәм әсәрләренең киң таралуын әйтергә кирәк. Ләкин Г. Коләхметов Совет властеның үзенә күрсәткән зур ышанычына хезмәт белән җавап бирә алырлык хәлдә түгел иде инде. Ул еракта, Пенза өлкәсендә 1918 елның 1 апрелендә үлде. Бу авыр хәбәр Казанга бары тик шәһәрдән интервентларны кугач кына, 1918 елның 
көзендә генә килеп җитә. Ялкынлы патриот Г. Коләхметов туган иленең шундый киләчәген, азат көннәрен күрү теләге белән көрәште, шул эшкә үзенең бөтен көчен, гомерен салды. Шуңа күрә дә ул бу көннәрне күрү бәхетенә ирешкән коммунизм төзүче совет халкы йөрәгендә хөрмәтле урын алып тора һәм аның гүзәл тормыш үрнәге яңада и-яңа казанышларга, халык өчен барлык көчеңне бирергә хәзер торырга чакыра.