Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУГЕНГЕ КЫТАЙ ӘДӘБИЯТЫННАН. 


ЧЖАО ШУ-Л И Чжао Шу-ли — хәзерге күренекле кытай язучысы. Ул, чагыштырмача алганда,^ әле күптән түгел генә яза башлаган дияргә ярый. Башта ул актёр булып нөри, аннан сон, авыл мәктәбендә балалар укыта, соңыннан — империалистик Япониягә каршы сугышкан чакта — Кытай коммунистлар партиясенең үзәк органы булган «Синьхуажибао» газетасында эшли. «Бәләкәй Эр Хәйннең өйләнүе» исемле беренче хикәясе белән үк ул укучылар арасында танылып китә. Чжао Шу-ли үзенең хикәяләре һәм повестьларында яңалыкның искелеккә каршы көрәшен, кытай авылында коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бара торган демократик үзгәртеп коруларны тема итеп ала. Крестьян тормышын бик яхшы белгән Чжао Шу-линең әсәрләрендә кытай халкының милли үзенчәлекләре гаҗәп оста чагыла. Чжао Шу-линең «Лицзячжуапдагы үзгәрешләр» дигән повесте һәм берничә хикәясе рус теленә тәрҗемә ителеп басылдылар. 1949 нчы елда, кытай культура эшчеләреннән бер төркем белән, Чжао Шу- ли Советлар Союзында булды. Я ҢА ТУЙ 1. «КАДЕРЛЕ ТӘҢКӘ» Сөекле дусларым! Бүген мин сезгә яңа бер вакыйга турында сөйлә- мәкче булам. Әмма башта «кадерле тәңкә» дип йөртелә торган акчаның нәрсә икәнлеген аңлатып үтәргә кирәк. Моннан утыз ел элек андый аңлатып торуның һич кирәге булмас иде. Ә хәзер менә аңлатмыйча булмый, тыңлаучыларымның күбесе яшьләр бит. Шуңа күрә, хикәямне сөйли башлаганчы, мин менә шул «кадерле тәңкә»нең нәрсә икәнлегенә тукталып үтәм. «Кадерле тәңкә» дип йөртелә торган бу акча Маньчжурия династиясеннән император Кан Си патшалык иткән заманда чыгарылган, дип сөйлиләр. Бу тәңкә Кан Си заманындагы бүтән тәңкәләр белән бер үк зурлыкта булып, алардан бары тик үзенең өстендәге «С» иероглифының сул як кырыенда бер сызык җитмәве белән, аннан соң алтын төсле сап-сары булуы белән генә аерыла. Болай дип сөйлиләр: имеш, бу тәңкәләрне суккан чакта бакыр эченә алтыннан ясалган Будда сынын салганнар, шуңар күрә эретмәнең җидедән өч өлеше алтыннан тора икән. Бу сүзләр дөрестерме — юктырмы, ансы безнең эш түгел, бары шунсы гына хак: бу тәңкәне .һәммә кеше дә ярата һәм кадерләп тота. Ул тәңкәне табуы да җиңел булмаган. Әле ул тәңкәләр алышбирештә йөртелгән чакта, зурлар өйгә алып кайткан акча арасыннан малайлар аны бик тырышып эзләгәннәр, ә шулай да, бөтен ярты ел буена, хәтта бөтен ел буена да дияргә ярый, бик сирәк хәлләрдә генә шундый берәр тәңкә таба алганнар. Шәһәр егетләре хәзер алтын теш куйдырырга яраткан кебек, авылның көяз егетләре шундый тәңкәне авызларына кабып йөрергә яратканнар. Кайбер караңгырак авылларда ул гадәт әле дә сакланып килә. Хәзер алыш-бирештә андый тәңкәләр йөрми инде, ләкин барыбер — халык аларны кулдан ычкындырмый. Кызганычка каршы, андый тәңкәләр хәзер бик аз калган инде. «Кадерле тәңкә»нең тарихы менә шундый. Хәзер хикәямнең үзенә күчәргә дә була. 

 
Чжанцзячжуан авылында Чжан фамилияле бер балта остасы яши. Чжанның бик яхшы хатыны була, аны һәммә кеше дә «Күбәләк» дип йөртәләр. Аларның Ай-ай исемле кызлары була. Әгәр дә ай календаре белән исәпләсәк, 1950 нче елның 15 нче январенда ул кызга унсигез тулып, унтугызынчы киткән чак була. Шул ук авылда Айайга күз салып йөри торган, Сяо-вань исемле яшь бер егет тә яши. Хикәя менә шулар турында бара инде. Шулай итеп, балта остасы Чжанның семьясы өч кешедән — ир белән хатыннан һәм Ай-ай исемле кыздан тора. Аларның бәләкәй генә ишек аллары була. Ир белән хатын төньяк бүлмәдә, ә кызлары көнбатыш бүлмәдә яши. 15 нче январьда бу авылда бәйрәм итәләр: халык, бо- рын-борыннан килгән гадәт буенча, кәгазьдән ясалган аждаһалар һәм фонарьлар күтәреп урамда йөри. Кәгазь аждаһалар йөртүе белән элек- электән дан тоткан балта остасы Чжан бу кичне дә, аш ашагач ук, урамга чыкты. Айай савыт-сабаны җыештырды да, алар да, өйне бикләп, әнкәсе белән, икәүләп урамга чыктылар. Анда алар өчесе өч якка таралдылар: балта остасы Чжан кәгазь аждаһаларын йөртергә китте, «Күбәләк» халык тулган урамны күзәтә калды, Ай-ай фейерверк карарга китте — фейерверкны Сяо-вань яндыра иде. Ай-ай, Сяо-ваньның 'фейерверкларны яндырып бетергәнен көтеп алды да, өенә кайтты. «Күбәләк» тә. урамда йөрде-йөрде дә, өенә юнәлде. Бәйрәм беткәнче кәгазь аждаһалар йөртергә тиешле булган балта остасы Чжан гына өйгә бик соң кайтып керде. Өйгә кайткач, Ай-ай көньяк бүлмәгә керде дә, әнкәсен көтеп ала алмагач, кроватька ятып, йоклап китте. «Күбәләк», өйгә кайткач, үзенең кроватенда кызы Ай-айның йоклап ятканын күрде. Ул, әкрен генә килеп, кызын уятырга тотынды: «Ай-ай, тор, тор!» — диде. Ай-ай уянмады, бары тик икенче ягына әйләнеп кенә ятты, менә шул чакта кызның кесәсеннән ялтырап торган ниндидер бер нәрсә, чылтырап тәгәрәп, идәнгә төште. «Күбәләк», лампа алып, идәнне карады. — Карале, минем «кадерле тәңкә»мне бу кызый кайчан алырга өлгергән? «Кадерле тәңкә» гадәттә сандыкта, тартма эчендә ята иде. «Күбәләк» Ай-айны уятып тормады. Элек ул сандыкны ачты, аннан соң, кечкенә тартманы алып, «кадерле тәңкә»не киредән урынына салмакчы булды... — Карале, минем тәңкәм үз урынында икән?—диде ул, гаҗәпләнеп. «Күбәләк» тәнкәнең икесен дә, кулына алып, лампа яктысында тотып карады. Алар икесе дә бер үк төсле иде. «Күбәләк» Ай-айга күз ташлады — кыз бик тәмле йоклый иде. «Юләр! — диде эченнән генә «Күбәләк»: — Син дә менә нишләп йөрисең икән? Син дә балдагыңны алыштыргансың, ахрысы». Ул Ай-айның кулларына карады, ә аларда берни дә юк иде. Кызның кесәсен капшады, — анда балдак бар кебек тоела иде, әмма алып караса, уймак булып чыкты. «Күбәләк» уфылдап куйды. — ~Ой, бу ни булды соң? Үзем дә, кызым да балдакларны тәңкәгә алыштырганбыз бит! Иртәгә үк Бишенче түтине 1 чакыртырга да, кызны ярәшергә кирәк. Ямьсез берәр хәл килеп чыкканны көтеп торырга ярамый. ч „ «Күбәләк» уймакны кире Аи-аиның кесәсенә салды. Ул, тәңкәләрнең икесең1 дә кулында тоткан хәлдә, уйга калды, аның хәтеренә үзенең «кадерле тәңкә»се тарихы килеп төште. Менә биредә инде тагын бераз аңлатма биреп үтәргә кирәк... Ай-айның әнкәсенең «кадерле тәңкә»се тарихын сөйләүдән элек, аны ЕИ өчен «Күбәләк» дип атауларын аңлатып үтәргә кирәк.
                     1 Бишенче түти — семьядагы яшь ягыннан бишенче булган ир туганның хатыны. 

 
Моннан егерме еллар элек, ай календаре белән исәпләгәндә, 30 нчы декабрьда балта остасы Чжан өйләнде. Туй көнне кияү белән кызны карарга бөтен авыл җыелды. Кыз башындагы кызыл яулыкны чишкәч, бер яшь егет, иптәшенең колагына: — Карасана — «Күбәләк»!—дип куйды. Тегесе: — Ике тамчы су төсле! — диде. Күп тә үтмәде—бүлмәләрдә дә, ишек алдында да, колактан колакка пышылдап: «Күбәләк», «Күбәләк»!., диештеләр. Бу җирләрдә шул чакларда гына опера труппасы булып үткән иде. Шул труппаның бер бик матур биюче кызы бар иде. Ул буйга әллә ни озын түгел, ләкин бик төз гәүдәле, яше егермедән артык түгел иде аның. Кыз ут кебек җитез, хәрәкәтле, кашлары, күзләре сөйләп торалар иде. «Алтын тау храмы» дигән операда ул кыз Ак алиһә ролен башкарды. Әсәрнең барышы буенча сәхнәдән чабып узганда, бу кызның ефәк күлмәге бөтерелеп килә һәм җил-җил җилфердәп тора. Бу моментта бу биюче кыз ефәк корты күбәләге очканны хәтерләтә иде. Тамашачылар аңарга «Күбәләк» дигән исем куштылар. Балта остасы Чжанның да кәләше менә шул биюче кыз төсле иде. Чжан үзе дә: — Караган саен, ул күбәләкне хәтерләтә, — диде. Туйның икенче көне яңа ел бәйрәменә туры килде. Бу авылдагы гадәт буенча, яшь киленне урамга ике яшь хатын җитәкләп алып чыкты, кулына кызыл келәм тоткан малай, алдан йөгереп барып, келәм түшәргә, ә алар, өчесе дә, күрше-коланга кереп, тезләнеп, яңа ел белән котларга тиешләр иде. Чынында беркем дә тезләнеп тормады, гади генә итеп килеп, бер-берсен яңа ел белән котлап чыктылар. Иртәнге чәйдән соң, ишек бусагасында кызыл келәмле малай күренүе булды, ниндидер бер яшь егет бөтен урамга кычкырып та җибәрде: — «Күбәләк»! Егет шулай дип кычкыруы гына булды, урамда гүя 15 нче январьдагы төсле, кәгазь аждаһалар йөртергә җыенгандай, халык төркеме җыелып та өлгерде. Яшь киленнең һәрбер хәрәкәтен бик кызыксынып һәм үҗәтләнеп күзәттеләр. — Карагыз, карагыз, ул Бишенче түти ишек алдына керде! — Чыга, чыга! Лао Цю ишек алдына китте!.. Балта остасы Чжан өйләнгәч үзенең нинди хәзинәгә тап булганын, билгеле, сизде. Туйдан соңгы беренче тугыз көн эчендә алар бары тик абзаларына, яңа ел белән котларга гына барып килделәр, яшьләрнең бүтән бер җиргә дә чыгасылары килмәде. Чжан көне-төне үзенең «Күбәләге» янында булды: яшь бикәчен көлдерер өчен ул хатын-кыз булып киенде, бөтен бүлмә буйлап куып йөрсен дип, күрмәгәндә генә, яшеренеп кенә, аның балдагын алды, ләкин «Күбәләк» алай шат түгел иде, ул, салкын гына итеп: — Җитәр инде! — диде. Берничә ай үткәч, «Күбәләк» туган авылдан бер кардәш тиешле кеше килде, ул анда «Күбәләк»нең Бао-ань исемле яраткан егете булган икән, дигән хәбәр алып килде. Бу хәбәр Чжанцзячжуан авылына җиткәч, малай-шалайлар балта остасы Чжанны үртәргә тотындылар: — Әй, балта остасы, өеңә кайтып кергәндә, йөткереп кер, югыйсә Бао-аньгә бәрелүең бар! — «Күбәләк»нең яртысы гына синеке, яртысы Бао-аньнеке! — ди иде алар. «Күбәләк»нең үзе белән ни өчен салкын булуына менә шул чакны Чжан төшенде. Ул берничә тапкыр хатыны белән талашырга да җыенды, ләкин, өенә кайтып керүе белән, бу фикереннән кайтты. «Үткән- сүткәнне искә төшереп тормыйк. Ул үзен яхшы тотса, шул ярый», — ди иде ул.  

 
Имеш-мимеш хәбәрләр Чжанның әнкәсенә дә иреште, карчык Чжанны чакырып алып, «син җебегән кеше икәнсең» дип, сүгеп тә алды. — Кеше — кызганыч мәхлук ул! Яхшылап кыйнасаң, ул үзгәрә. Аны кызганып тормаска кирәк!—диде карчык. Шушындый үгет-нәсихәттән соң, балта остасы Чжан «Күбәләк» артыннан шикләнебрәк күзәтә башлады. Беркөнне ул каенатасында Бао-аньие очратты. Бао-аньнең бармагында үзенең хатынындагы төсле үк балдакны күреп, Чжан хәйран калды һәм өенә кайтып керү белән үк «Күбәләк»нең бармагында балдагы бармы икәнен карады. Чынлап та «Күбәләк»нең бармагында, элекке ике балдак урынына, бер генә балдак иде. — Чыннан да, «Күбәләк»нең яртысы Бао-аньнеке икән!—дип КУЙДЫ Чжан, эченнән генә. Ул моны әнкәсе карчыкка сөйләде. Теге аңарга болай диде: — Син аны нык кына кыйна! Кыйнасаң, аны төзәтеп була әле. Тик үзәгенә үтәрлек итеп, нык итеп кыйнарга кирәк, каты тормасаң, берни дә эшли алмассың... Балта остасы Чжанның ачуы чыкты, җитмәсә әнкәсе дә котырта төшкәч, ул «Күбәләк»нең кирәген бирергә ниятләнде. Ул барып кисәү агачына ябышты, ләкин әнкәсе аны туктатты: — Юк! Алай ярамый. Син нәзек таяк белән сук, ул катырак та төшә, сөяк-санакка да зыян итми. Иң яхшысы — кул пычкысы сабы белән эш ит, — диде карчык. Чжан пычкыны алып, аның ярты аршин озынлыгындагы һәм бармак юанлыгындагы сабын тартып чыгарды. Теләгән хәтле кыйнарлык һәм менә дигән таяк булды бу. Ләкин пычкы сабының бик авырттырып кыйнаганын Чжанның әнкәсе каян белгән соң? Яшь чагында Чжанның әнкәсе дә «Күбәләк» кебек шаяра башлаган һәм Чжанның әтисе аны менә шундый таяк белән туры юлга керткән иде. Я, җитәр, читкә китмик... Ачудан йөзе кап-кара янган Чжан таяк тотып килгәч, «Күбәләк» аңардан: — Нәрсә алып кайттың? — дип сорады. Чжан җавап биреп тормады. Ул, таягын күрсәтеп: — Бер балдагың кайда? Хәзер үк әйт... — диде. Бу сүзне ишетү белән «Күбәләк», башын күтәреп, куркып, иренә карады. Чжанның күзләре, ашардай булып, коточкыч бер төстә янып торалар иде. «Күбәләк» шундый курыкты, ул авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Чжан таягы белән аның аякларын кыйный башлады. Бик йомшак гәүдәле «Күбәләк»нең әле беркайчан да үзенә кул күтәргәнне күргәне юк иде. Ул, кычкырып, аягын уарга тотынды. Чжан аны, чәч толымнарыннан эләктереп алып, кровать янына кысрыклап китереп, кызгануны белмәстән, кыйнарга кереште. Күрше-колан ишетер дип шикләнгән «Күбәләк» башта түзәргә тырышты, аннан соң, түземе бетеп, еламакчы булды, әмма күзләреннән яшь чыкмый, ул бары тик авыр сулый гына иде. Кыйный-кыйный хәлдән тайган Чжан, ниһаять, таягын ыргытып, бүлмәдән чыгып китте. «Күбәләк» бик озак ыңгырашып утырды. Кичке аш вакыты да җитте. Менә шул чакны гына инде ул еларга тотынды. Каенанасы бүлмәсеннән дә чыкмый, бары тик кырын гына карый һәм: — Нигә елыйсың? Ни килешмәгәнне кыланасың! — ди иде. «Күбәләк» елаудан туктады, аның бөтен тәне без белән тишкәләгән- дәй сызлый иде. Ул, тәнен капшап карагач, кулының канга буялганың күрде. Авыртудан тешләрен кысканы хәлдә, аягына басмакчы булды; ләкин тора алмады.

 
Балдакны ничек итеп Бао-аньгә бирдең дип Чжан сорамады, «Күбәләк» үзе дә, билгеле инде, әйтмәде. Ул болай булган иде. Җәйге бер бәйрәм көнне балта остасы хатыны үзенең әнкәсе янына килгәч, Бао-ань аңардан истәлеккә берәр нәрсәсен бирүен үтенде, менә шул чакта «Күбәләк» бармагыннан балдагын салып бирде. «Күбәләк» тә Бао-аньнән бүләккә каршы бүләк сорады. Бао-ань аңарга авызында йөртә торган «кадерле тәңкә»сен бирде. Ире кыйнаганнан соң «кадерле тәңкә» «Күбәләк» өчен иң зур хәзинәгә әйләнде. Кешенең күңеле рәнҗүдән дә авыр нәрсә юк! Чжан «Күбәләк»кә бүре булып күренә башлады. Чжан сүзгә керешкәнче үк, «Күбәләк» калтыранырга тотына иде инде. Чжан моннан соң хатынын бервакытта да көләч төстә күрә алмады. Ул өенә кайтышлый, урамнан үткәндә, хатынының бик җанлы булганын, сүзчәнлеген күрә, ләкин үзе капкадан килеп керүе була, инде «Күбәләк» агач кебек катып кала иде. Бервакытны «Күбәләк» ишек алдында тавык куып йөри иде, шул чакны Чжан кайтып килде. Бу чакны Чжанның хатыны операда Ак алиһәне уйнаган «Күбәләк» төсле иде, ләкин Чжанны күрүе белән үк ул, тавыкны кууын ташлап, сүзсез генә бүлмәгә кереп китте. Балта остасы Чжан, ачуланып, аны куып җитте дә: — Кешеләр сине «Күбәләк» дип йөртәләр, нигә соң син мине күрүең белән канатларыңны салындырасың? — дип, яңагына сугып җибәрде. «Күбәләк»нең кыйналасы килми иде, шуңа күрә дә елмаймакчы булды, ләкин, кызганычка каршы, никадәр генә тырышса да, елмая алмады. Чжан моннан соң «Күбәләк»не көләч һәм шаян хәлдә бер дә күрмәде. Шуңар күрә Чжанның өйдә торасы да килми башлады, читкә йөреп эшләгәндә ул яртышар ел, хәтта берәр ел буе өенә кайтып та керми иде инде. Кешеләр Чжан турында, аның читтә берничә сөяркәсе бар икән дип сөйлиләр иде. Чжан эшкә киткәндә өйдә каенана белән килен генә кала. Каенана Чжанны яклый. Ул көннәр буена килененә бер авыз сүз әйтми, аның •белән очрашканда йөзен читкә бора иде. «Күбәләк»нең нинди хәлгә төшкәнен ишеткән әткәсе белән әнкәсе кызлары янына килеп йөрергә яхшысынмыйлар иде инде. Шулай итеп, дөньяда «Күбәләк»не яклар кеше дә калмады. «Күбәләк»кә каенанасы кушкан эшне эшләп, кеше- кара күзе төшмәгәндә үзенең «кадерле тәңкә»се белән юанырга гына калды. Каенанасы йокларга яткач, һәр кичне, ул үзенең бүлмәсенә кереп бикләнә дә, тартмадан әлеге «кадерле тәңкә»не ала һәм бик озаклап аңарга карап тора, ә кайчакта пышылдап кына болай ди иде: — «Кадерле тәңкә», син минем тормышымны да тартып алдың, миңа тормыш та бирәсең! Үтергәнче кыйнасалар да, мин барыбер сине ташламам. Без бергә яшәп, бергә үләрбез! Ә кайчакмы, «Күбәләк», балалар кебек, «кадерле тәңкә»не уч төбендә җылыта да, әле яңагына, әле күкрәгенә куя, яки авызына каба... Балта остасы кайтмаган көннәрне ул шул «кадерле тәңкә»сез йокыга да китә алмый иде. Бары тик Ай-ай тугач кына ул бу тәңкәне тартмага салып, яшереп куйды. Ә әлеге балдагын ул Чжан кыйнаганнан бирле тартмада саклый иде инде. Ай-айга унбиш яшь тулгач, «Күбәләк» кызының бүрегенә ефәк тасма эзләгәндә, әлеге тартманы кулына алды. Кыз бала балдакны күрде дә аны үзенә бирүен сорый башлады, — «кадерле тәңкә»не Ай-ай күрмәгәе дип курыккан «Күбәләк», аңарга балдакны биреп, тартманы сандыкка бикләп куйды. Ул араларда Чжан белән «Күбәләк» татулаштылар, кызлары үсеп җитте, балта остасының ^әнкәсе дә үлеп китте, ә Бао-ань белән ара күптән өзелгән иде инде. Ай-ай аларның бердәнбер кызы, алар аның белән

 
еш кына уйныйлар иде. Бер көнне Ай-айның бармагындагы балдакнь? күрсәтеп, Чжан болан диде: — Элек бу балдаклар икәү иде. * Ай-ай, кызыксынып: — Ә икенчесе кайда сон? — дип сорады. — Әнкәңнән сора! Ай-ай сорыйм дип авызын ачуы гына булды, «Күбәләк» иренә шундый ачуланып карады, Ай-ай дәшмәде, ул әнкәй балдакны югалткандыр, ахры, дип уйлап куйды. Балдак менә ничек итеп Ай-ай кулына керде. Булып үткән һәммә нәрсәне дә без тикшереп, аңлатып чыктык, хәзер- инде 1950 нче елның 15 нче январе төненә кайтсак та ярый. «Күбәләк», ике тәңкәне дә кулында тотканы хәлдә, үзенең тәңкәсенең ачы һәм татлы истәлекләр бергә буталган тарихын хәтеренә төшерде. Ул вакыйганы яхшы дип әйтүе кыен, чөнки аның белән бик күк ачынышлы хәлләр бәйле. Начар дип тә булмый, — ничек булса да кызык булып искә төшә иде ул. Ләкин үз тәңкәсе белән — яхшымы, начармы — буласы булган һәм беткән инде. Ә менә кызларының «кадерле тәңкә»се белән эш ничек икән? «Күбәләк»нең тәңкәне тартып алып кына каласы килми. Ә тәңкәне кире куйсаң, кызның әнкәсе кебек үк газаплы гомер кичерүенә- юл куярга туры килүе мөмкин. «Күбәләк» бернинди карарга да килә алмады. Ишек алдында аяк тавышлары ишетелде — кәгазь аждаһалар йөрткән балта остасы Чжан кайткан иде. Уйлап торырга ярамый иде, «Күбәләк» тиз-тиз генә тәңкәләрнең икесен дә тартмага салды да бикләп куйды. I • н Инде бик соң, тиздән төнге әтәчләр кычкырырга тиеш иде. Чжан Ай-айның әле үз бүлмәсенә йокларга ятырга китмәгәнен күреп, ачуланып: — Ай-ай, тор'—дип кычкырды. — Ни бар? — Акрынрак кылансаң ярамыймы? Кара, кызны ничек куркыттың!— диде әнкәсе һәм Ай-айга карап: — Берни дә юк. Әтиең йокларга ятарга куша, — дип, аны тынычландырды. —п Иркәләп бозып бетердең инде! — диде ачу белән Чжан. Ай-ай, әкрен генә елмаеп, үз бүлмәсенә кереп китте. Чжан чишенә, ә үзе «Күбәләюжә әкрен генә болай ди иде: — Бу ике ел эчендә Ай-айга яучылар күп килде. Ә син һаман сайланасың да сайланасың, берсен дә яратмыйсың. Бишенче түти яучылаганы да ярамыймы? Айайны тизрәк кияүгә бирергә кирәк. Югыйсә бик күп юк-бар сүз йөри. Ма семьясындагы Янь-янь белән безнең Ай- ай турында бөтен авыл гайбәт сата. Яньяньга кияү чыкты инде, тик безнең Ай-ай гына ярәшелмәгән көе тора. «Күбәләк» иренә болай диде: — Авыл идарәсе Янь-яньга Сяо-дингә кияүгә чыгарга рөхсәт иткәнмени? Мин алар районда язылышырга телиләр, ә авыл идарәсе- таныклык бирми икән, дип ишеттем. Хәзер барысын да рәтләгәннәр- мени? — Кешеләр Сяо-дин белән Янь-янь турында гайбәт саталар. Шуңар күрә авыл идарәсе аларга таныклык бирми. Хәзер Сиванчжуан авылыннан икенче кияү табылган. Аны бишенче түти ярәшә, берсекөнгә язылышалар да, диләр. — Минемчә, авыл идарәсендә ялганчылар утыра, — дип, «Күбәләк»- каршы төште. — Алар юкка бәйләнәләр. Безнең Ай-ай начар кыз икән, алай булгач, нигә шул хәтле яучы килә? Алай булгач, гражданнар эше- мөдире үзе ни өчен аны энекәшенә яучылый?


 
Чжан «Күбәләк»нең сорауларына җавап бирмәде, ул: — Мин бу көннәрдә бәйрәм эше белән йөреп бушый алмадым. Алар-' ның семьясы соңгы елларда ничек яшәгән, тормышлары ничек икән, беләсе иде, — дип кенә куйды. — Мин дә белмим шул, — дип үз сүзендә булды «Күбәләк». — БеЗ бер авылдан булсак та, алар авылның бер очында торалар, ә минем әти белән әнинең өе икенче очында. Уртак бер нәрсәбез дә юк,^ шуңар күрә йөрешми идек. Түти иртәгә барып һәммәсен дә белеп кайтмакчы. Бәлкем, миңа да иртәгә әнкәй янына барып килергә кирәктер? Юл уңаеннан аларга да кереп чыгарга була. — Була шул, — дип күнде Чжан. Бераздан ул «Күбәләк»кә болай диде: — Әйт әле... Безнең Ай-ай белән Сяо-вань ничек?.. Алар арасында ул-бу юкмы? «Күбәләк»нең «кадерле тәңкә» турында сөйлисе килми иде, шуңар күрә ул: — Бу эшкә катнашмавы яхшырак. Кызыбыз үсте инде, аңар семья табарбыз, кияүгә бирербез һәм һәммәсе дә яхшы булыр, — дип кенЗ җавап бирде. 
2. УҢЫШЛЫ ПАР Әнкәсе яшь чагында нәрсәләр эшләгән булса, Ай-ай да шулай эшләде. «Кадерле тәңкә»гә ия булу белән, ул һәр кичне аны я кулына тоткан яки авызына капкан хәлдә йоклый башлады. Әлеге кичне ул өйгә иртә кайтып, бөтен кесәләрен актарса да, «кадерле тәңкә»сен таба алмады. Лампаны кулына тотып, бөтен идәнне карап, тикшереп чыкты, ләкин берни дә таба алмады һәм ул тәңкәсен тапмаган килеш йокларга ятты. Икенче көнне, бар кешедән дә иртәрәк торып, тагын бик җентекләп идәнне себереп карады. Тәңкә һаман табылмады. Бераздан кыз әнкәсенең торганын ишетте. Ай-ай әнкәсе янына кереп, анда да идән себерергә тотынды. «Күбәләк» Айайның хәтта кровать астын да себергәнен күрде. Ай-айның «кадерле тәңкә»не эзләгәнен аңлавы кыен түгел иде инде. «Күбәләк», кызының юкка вакыт әрәм иткәнен белгәнгә күрә, көлә башлады: — Карасана, минем Ай-аем әти-әнисен нинди хөрмәт итә! Идәнне ничек яхшы себерә! Иртәнге чәйне эчеп бетерүгә Бишенче түти килде. Ул «Күбәләк» белән аның әнисе янына барырга дип кергән икән. Элекке гадәте буенча балта остасы Чжан да алар белән бергә китте. Балта остасы Чжанның ни өчен алай эшләгәнен аңлатырга кирәк. Моннан егерме ел элек Чжан «Күбәләк»нең үзен сөймәгәнен, балдагын Бао-аньгә биргәнен белде. Шуннан соң ул хатынына яхшы карый ала идеме соң? Моннан соң, «Күбәләк» әнкәсе янына җыйналган саен, Чжан һәрвакыт аны озата торган булды. Чжанның әнкәсе инде күптән үлгән, Ай-ай да үсеп җиткән, Чжан белән «Күбәләк» тә күптән килешкән булсалар да, Чжан ул гадәтен ташламый иде. Беркөнне «Күбәләк» аңардан: — Син әле һаман да борчыласыңмы? — дип сорады. — Барыбер инде... Мин шулай эшләргә күнеккән инде, синең белән бергә барам, — диде Чжан. Шулай итеп, Бишенче түти, балта остасы Чжан һәм аның хатыны «Күбәләк» — өчәү барырга булдылар. «Күбәләк» кызыннан: — Ай-ай, ә син әбиең янына бармыйсыңмыни?—дип сорады. — Юк, бармыйм, мин күптән түгел генә, яңа елның өченче көнендә1 генә булдым бит әле. — Барасың килмәсә, өйдә утыр! — диде әтисе. — Өйне сакла, урамда чабып йөрмә. 

 
Алар өчәү өйдән чыгып киттеләр. «Кадерле тәңкә»не тапмыйча торып, Ай-айның тынычланасы килмәде. Әгәр дә ачкыч кулына төшеп» тартманы актарырга уйласа, ул анда берьюлы ике «кадерле тәңкә» тапкан булыр иде. Ләкин тәңкә тартмада дигән уй аның башына да керми иде. Ай-ай тәңкәне үзе уйлаган җирдән генә эзли иде. Көн төшкә авышты, ә тәңкәнең эзе һаман юк иде. Ай-ай кайгысыннан хәтта аш та хәзерләргә теләмәде. Бары тик кичкә таба гына ул нибарысы ике кабартма ашый алды. Шул чакта Сяо-вань килеп керде. Ай-ай егетнең кулын тотты да, зарланып: — Тәңкәмне җуйдым бит, — диде. — Югалса ни булган соң, югала бирсен! — Ачуымнан ашый да алмадым. j— Юк нәрсә өчен шулай борчылырга ярыймыни? Тәңкә табылса, ни файда? Син миңа менә шуны әйт әле. Мин синең әтиең белән әниең, Бишенче түти беләк бергә, сиңа кияү эзләргә киткәннәр дип ишеттем. Дөресме бу? — Белмим, ул бетәшкән карга нигә кеше эшенә тыгылып йөри икән! — Димәк, безнең арада һәммәсе дә бетте диген? — һич алай түгел. — Әгәр алар сине ярәшеп кайтсалар, нишләрсең? — Юк, бу булмас. — Нигә булмасын, ди? — Мин теләмим. — Әйтерсең ул синең теләвеңә яки теләнмәвеңә бәйләнгән? — Карарбыз әле. Ишектән кемдер кергән тавыш ишетелгәч, алар тынып калдылар- Янь-янь килгән икән. Ай-ай аны бик күңелле каршы алды. — Туганым Янь-янь, әйдә, тизрәк утыр! Янь-янь, аларның икәүдән-икәү икәнен күргәч, көлеп, әйтә куйды: — Гафу итә күрегез, мин китим булмаса. Ай-ай да көлеп җибәрде, ләкин бер сүз дә әйтмәде, ул кулык Янь-яньның җилкәсенә салды да, аны урындыкка утыртты. Янь-янь: — Я, хәлләр ничек?.. — дип сорады. — Ни дә булса уйлап тапмадыгызмы? — Без әле генә шул турыда сөйләшеп утыра идек, — диде Ай-ай. — Ни дә булса уйлап табарга кирәк. Минем хәлгә кала күрмәгез. Минем баш бетте инде... — Бу сүзләрне әйтүе белән Янь-яньның күзләренә яшь тулды. Ай-ай белән Сяо-ваньның да күңелләре тулды, күп тә •үтмәде, алар, өчесе дә, яшьләрен сөртәләр иде инде. — Сез әле язылышмадыгызмы? — дип сорады Сяо-вань. — Иртәгә барабыз... — Нинди кеше соң ул? — Күләгәсен дә күргәнем юк, — диде Янь-янь. — Риза түгел икәнеңне әйтергә соңмыни инде? — диде тагын Ай-ай. — Әни: «Әгәр ул кешегә кияүгә чыкмасаң, синең кулыңда үләм», —_ диде. Миңа нәрсә эшләргә соң? — Үткән елны сез Сяо-дин белән бергә авыл идарәсенә таныклы^ алырга барган идегез. Ни өчен бирми җибәрделәр соң ул чакны? — Ни өчен булсын, — диде күзен сөртә-сөртә Янь-янь. — Барысы гражданнар эше мөдире бәласе, карт юләр, үзенчә кыландыра! Имец^ исемем-атым чыккан. Таныклык бирмәве генә җитмәгән, өстәвенә миц^ үз-үземне тәнкыйть итәргә куша. —’ Ә иртәгә аның янына баргач, тагын ул сезгә үз-үзегезне тәнкың^ ятәргә кушмас дип уйлыйсызмы? — диде Сяо-вань.

11 
 
— Нигә мин үзем барыйм ди? Сине көчләп кияүгә биргәч, таныклыкны синең өчен теләсә кем барып ала ала. Ә үзе теләгән кешесенә чыга торган кызга таныклыкны бирмиләр, җитмәсә аңарга тагын үз- үзен тәнкыйтьләргә кушалар, ата-аиаңа каршы барасың дип битәрлиләр, — диде Яиь-янь. — Минемчә, безнең эш беткән инде! — дип куйды күңелсез генә Сяо-вань Айайга.— Бердән, сине мөдирнең энекәшенә ярәшәләр, икенчедән, әнкәң дә сине аңарга бирергә тели. Бүген әнкәң түтиеңне тыңлар, ә иртәгә синең кулыңда үләрмен дип елый башлар. Нәрсә, әллә шуннан соң син язылышырга бармассыңмы? — Әни алай эшләмәс^ ул минем тавыш куптаруымнан курка. Ишектә кемдер: — Чжан агай! Чжан агай! — дип кычкырды. Ай-ай Янь-яньга: — Бу Сяо-дин, сине эзли! — диде. Янь-янь җавап кайтарырга да өлгермәде, бүлмәгә Сяо-дин килеп керде. Янь-янь йөрәгендәге бөтен кайгысын чишәргә күптән җыйналса да, җаен гына таба алмый йөри иде. Хәзер ул, тиз генә скамьядан торып, Ай-ай кроватена күчеп утырды. Янь-янь Сяо-динга карый, ә үзе бер авыз сүз дә әйтә алмый иде. Сяо-дин исә аңарга карамады, хәтта утырмады да, бары тик Ай-айдан: — Чжан агай кайда? — дип кенә сорады. — Мәйданда Чжан агайны көтәләр, ул безгә кәгазь аждаһаларны йөртеп күрсәтмәкче иде. — Әти әбиләргә китте. Утыр! — Минем эшем бар... — диде Сяо-дин һәм, күз кырые белән генә Янь-яньга карады да, тиз генә чыгып та китте. Ул урамнан: — Сяо-вань, әйдә, йөрергә чыгабыз, — дип кычкырды, — син нигә гомерең әрәм итеп утырасың? Өйгә кайткач, әтиеңнән сора: берничә пикуль 2 дөге тапсын, шулай итсәң, барсы да булыр! Янь-янь, башы белән мендәргә капланып, елый башлады. Ай-ай белән Сяо-вань аны бик озак юата алмадылар. Ниһаять, Яиь-янь елаудан туктады. — Сез тизрәк ни дә булса уйлап табыгыз. Күрәсең бит, минем белән ничек килеп чыкты, әллә күңелле дисезме? — Без нишлик соң? — диде Ай-ай. — Безнең авыл картлары һәммәсе дә искечә уйлый, берсенең дә катнашасы килми. Әнкәй белән сөйләшә алырлык кеше таба алсаң иде... — Яхшы сүз әйтергә кеше юк, — дип Сяо-вань аны бүлде, — ә начарны сөйләргә дисәң, әллә нихәтле. Көне буе әтиемнең колагына тукып кына торалар: тизрәк улыңны өйләндер, озакка сузма, имеш. Янь-янь, ант иткәндәй, кинәт кенә турайды: — Сезнең өчең шаһит булып үзем барам! Әти-әниләрегез белән үзем сөйләшәм. Минем башымны харап иттеләр инде! Сезне дә харап итәргә диме әллә? — Янь-янь, синең алдыңда мин башымны иям, — диде Сяо-вань. — Белмим, ни дә булса чыгар микән, ләкин үтенеп сорыйм: әти белән сөйләшеп кара. Әгәр берни дә чыкмаса, безгә аерылырга туры килә... Сузып йөргәнче, нәрсә насыйп, шул булсын. Шулай эшлик... Я, ярый, мөдир безне очратып, үз-үзеңне тәнкыйтьләргә кушканчы, китим. Сяо-вань, шулай дип, чыгып китте. Ай-ай белән Янь-янь кем белән һәм ничек эш итәргә, Бишенче түти мөдирнең энесенә ярәшә калса, буйсынмас өчен нишләргә дип, план корырга тотындылар. «Күбәләк» кайтканда, алар бик бирелеп киңәшеп утыралар иде әле. 
                     2 Пикуль — авырлык үлчәве, 58 килограмм чамасы. 
12 
 
Янь-яньның «Күбәләк» апа белән сүз башларга дип теле кычытып торса да, ул авызын ачарга да өлгермәде, бүлмәгә Бишенче түти килеп керде. Бишенче түти: — Егете менә дигән, семьясының да җитешмәгән җире, килмәгән бер генә төше дә юк! — дип такылдарга тотынды. — Әнисе — безнеа авыл мөдиренең бертуган сеңелесе. Аның нинди яхшы кеше икәнен ссз күз алдыгызга да китерә алмыйсыз! Кистереп бәхәс итә алам: алар кызыгызны ким-хур итмәсләр! Риза, диген, бер дә ялгышмассың... — Бу сүз безнең арада гына калып торсын әле, — диде аңарга «Күбәләк».— Мин ирем белән киңәшеп карыйм әле. «Күбәләк»кең бик үк килешеп бетмәгәнен сизенгән Бишенче түти тагын бераз сөйләшеп утырды да китте. Ай-ай моңарга шундый куанды^ көлә башлады, аның бит алмалары чокырланып, ничектер матураеп китте. Ул кешегә кызын бирүгә «Күбәләк» ни өчен каршы иде соң? Бу сорауга җавап бирү өчен «Күбәләк»нең әнкәсе янына баргач булып үткән хәлне сөйләргә кирәк. Сиванчжуан авылына җиткәч, алар өчәүләп башта «Күбәләк»нен, әнкәсе өенә керделәр. Бишенче түти гражданнар эше мөдиренең энесенең семьясын хәзер үк күрсәтергә тели иде. Ләкин «Күбәләк»: — Барыбызга да бергә бару килешми,—диде. — Башта, түти, син бар, ә аннан соң, сине алырга барган булып, мин керермен. Болай эш-- ләмәсәк, кызымны улларына үзем тагарга йөрим, диярләр тагын. Чжанцзячжуан авылы мөдиренең сеңелесе авылның икенче очында яши иде. Аның семьясы зур түгел, ни барысы өч кеше: ире, үзе һәм- улы гына иде. Малай уйнарга дип урамга чыгып киткән, өйдә әтисе- белән әнисе генә калган иде. Мондый очрашу вакытларында гадәттә сөйләнә торган сүзләрдән соң, карт Бишенче түтидән сорап куйды: — Син әйткән өч семьяның кайсысы иң кулае була соң? — Минемчә, һәммәсе дә бертөсле. Кызларның икесенә кияү та^ былды инде, тик менә «Күбәләк» кызы гына кияүсез әле. — Нигә алай тиз тапканнар? — дип гаҗәпләнде карт. Бишенче түти: — Унсигез-унтугыз яшьлек кызлар, билгеле инде, кияүгә тиз чыгалар, — дип җавап кайтарды. — һаман әйтә тордым: тизрәк хәл итәргә кирәк, дидем, — ә син һаман суздың да суздың. Кәләшләрнең яхшыларын алып бетергәннәр инде! — диде карчык. — Яхшы кәләшләр дә җитәрлек әле! — дип, юри сүз кушты Бишенче түти. — Мин сезгә ундүрт яки унбиш яшлек кыз да димли алам. Андый кыз да барыбер сезнең балагыздан олы була бит. — Уен сүзне ташлагыз ла, — диде карчык. — Әгәр без ундүрт яки унбиш яшәрлек кыз алырга уйласак, сезнең кебек кешене борчып торыр идекме? — Үсеп җиткән кәләшләр юк шул. Нигә сез, яхшыларны алып бетергәннәр инде, дисез? Минемчә, «Күбәләк»нең кызы бу өчесе арасында иң матуры. Сез үзегез дә күргәнсездер инде. Аның кай җире ким? Нәкъ элекке «Күбәләк» ич. — Төсе-бите ярыйсы, ләкин исеме-аты чыга язган, диләр! — Әгәр шундый вак-төяк кимчелек тә булмаса, сезнеңчә, унтугыз яшенә тикле ул өендә утырыр идеме? — Бу ничек була инде, — дип, карчык үз сүзен җүпләвендә булды: — Без, акча түләп, башыбызга бәла алабыз була түгелме соң... — Кеше ни сөйләмәс тагын? — диде кәефе кырыла төшкән Бишенче түти. — Әгәр ул кызның гаебе зур булса, сезнең хөрмәтле агагыз аны.
13 
 
энекәшенә димләп торыр идеме? Андый вак-төяккә карап торырга .ярыймыни? Ул кыз кулыгызга гына керсен, төзәлер, менә дигән булыр. — Нәрсәсен төзәтеп торасың аның, — дип, карт тагын сүзгә кереште.— Әнисе нинди булса, кызы да шундый була инде аның. «Күбәләк» тә яшь чагында оятсыз бер нәрсә иде. — Төзәтеп була, — дип, түти каршы төште. — һәммәбез дә беләбез: кеше — кызганыч мәхлук ул, яхшылап кыйнасаң — юньгә керә ул. — Кеше шулай булып туган икән, аны кыйнап кына төзәтеп булмый инде,—дип, карт каршы төште. — Кыйнап һәммә нәрсәне дә төзәтеп була! Була!—дип, Бишенче түти кычкырып җибәрә язды. — Чжан да үзенең «Күбәләген» шулай кыйнап юньгә кертте бит. Нәкъ шул чакны капкадан килеп кергән «Күбәләк» Бишенче түтинең шул сүзләрен ишетте. Ул, кисәк кенә туктап, тирә-ягына карады: беркем дә күренми иде. «Күбәләк», капкадан әкрен генә чыгып, кире кайтып китте. «Күбәләк» юл буйлап бара һәм болай дип уйлый иде: «Кешене кыйнау да шулай нәселдән-нәселгә күчеп киләмени? 'Юк, алайсаң, мин кызымны кыйнарга бирмәм!» «Күбәләк» кайткач, әнкәсе белән ире Чжан—икесе дә беравыздан: — Я, ничек? — дип сорадылар. — Юк, алар белән ботка пешмәс! — Нигә? — Сөйләп тә торырлык түгел. Ярамый, бер дә ярамый. Карчык, кызының ачулы икәнен чыраеннан ук күреп торса да: — Нигә борчыласың? — дип сорады. «Күбәләк»нең, әлбәттә, сөйлисе килми иде, шуңар күрә ул бары • тик: — Кичә бер дә йоклый алмадым... — дип кенә куйды. Ул шулай диде дә, күрше бүлмәгә кереп, кроватька ятты. Ләкин ул йоклый ала идеме соң? Бишенче түтинең сүзләре аның иске яраларын кузгатты. «Күбәләк»- нең күз алдына хәзерге һәм үткән көннәр килеп басты. «Әнкәсенең дә, кызының да язмышлары ни өчен болай икесе дә бертөсле? — дип уйлый иде ул. — Белмим, мине нинди шайтан котыртып, балдагымны «кадерле тәңкә»гә алыштырдым икән. Шуның өчен мине үтерә язганчы кыйнадылар, менә хәзерге көнгә кадәр мин арестант кебек яшим, өйдән чыктым исә, артымнан конвоир булып ирем иярә. Хәзер нәкъ менә шундый бәхетсез хәлгә кызым төшә. Мин башыма бәла тудырдым, син дә, кызым, бәлагә тардың! Юләркәй! Әнкәң, шул бәладән чыга алмыйча, гомеренең яртысын инде үткәрде, син дә шулай ук шундый азап чигәрсеңме?» «Күбәләк» үткән заманны хәтереннән шулай актара башлады. «Кадерле тәңкә» белән бәйләнгән вакыйгага катнашкан һәммә хатын-кызлар да кыйналу күргәннәр — аларны каенаналары кыйнаган, ирләре кыйнаган, һәм әгәр алар, үз-үзләрен үтерми исән калсалар, тере ирләре янында тол хатын булып гомер кичергәннәр... «Әйе, хәзер сылтау булды инде... Тикмәгә харап булды бит! Абруйлы, •намуслы булырга теләмәде. Кемгә генә бирсәң дә, хәзер барыбер кыйнаячаклар». «Күбәләк» бераз тупасрак акыллы хатын булса, шул фикер белән килешкән дә булыр иде... Ул күзләрен йому белән аның күз алдына Нжанның котырынып кыйнавы килеп баса иде... «Ай, әнкәем, нинди куркыныч! Ул хәлгә егерме ел булды инде, ә хәзер дә, исемә төшсә, бөтен тәнем калтырана башлый. Юк, бичара ‘Ай-аем мондый авырлыкка түзә аламы соң?..»  
14 
 
«Күбәләк» тегеләй дә» болан да уйлап, үлчәп карады. Атыйсы да килмәде анын.. Бары тик әнисе карчыкны тынычландыру өчен генә, ул» көч-хәл белән, ике-өч пилмән каба алды. Бишенче түти, көтеп-көтсп тә «Күбәләк» килмәгәч, үзе китте. Ләкин «Күбәләк» авылның икенче очына барудан баш тартты. — Бик сон инде» — диде ул. — Өнгә кайтып җитә алмабыз дип куркам. Алар кире авылларына кайтырга чыктылар. Бишенче түти бөтен юл буе гражданнар эше мөдиренең энесен мактап кайтты, аның сүзләренә караганда, малай бөтен йөз егерме процентка яхшы булып чыга иде. Ай-айның әнисенең бу сүзләрне тыңлыйсы килми һәм ул кош очкандай кызу-кызу атлап кайта иде. Моннан егерме ел элек аны «Күбәләк» дип юкка гына атамаганнар иде шул. «Күбәләк» Бишенче түтидән ни барысы ун адым гына алда барса да, теге, юл буе, аның артыннан җитә алмыйча, азапланды. Алар шулай, өчәү авылга килеп керүләре белән үк, яшь егетләр Чжан янына килеп тә чыктылар һәм, кәгазь аждаһалар йөртергә өйрәт дип, аны үзләре белән алып та киттеләр. Бишенче түти «Күбәләк» артыннан бармакчы иде, ләкин «Күбәләк» бик хөрмәт белән генә аны кире какты, һәм ул, нәрсәдер мыгырданып» өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Мин башта инде әйткәнемчә, Ай-ай, әнкәсенең туйга риза булмавын белгәч, шатланып көләргә тотынды, ә Янь-янь үзе ниятләп куйган сүзен хәзерге минутта башлау җиңел булыр дигән фикергә килде. Күзләре белән Ай-айга ымлап, ул «Күбәләк»кә: — Түти! Рөхсәт итсәң, мин Ай-айга яучы булыр идем, — диде. «Күбәләк», моны балаларча шаяртуга санап, көлеп җибәрде. — Син яучы була аласыңмы соң? — Нигә була алмаска? — Син Бишенче түти төсле сөйләшә беләсеңме соң? — Шундый матур итеп сөйли белгәч, нигә соң ул сезне күндерә алмады? — Ярамагач, мин ничек итеп күним соң... — Димәк, эш яучының сөйли белүендә яки белмәвендә түгел, ә кияү ярыймы, ярамыймы, шунда икән. Мин ярый торган кешене беләм, аның яраячагына башым белән җавап бирә алам. — Я, кем икән, әйтеп карале. — СЯО-ЕЗНЬ? — Мин шулай әйтерсең дип уйлаган да идем... Сяо-ваньны калдырып тор әле. Эх, сез, кызлар! Сезгә бераз җитдирәк булырга вакыт инде. Сезнең турыда артык күп гайбәт саталар!.. Моңарга каршы Янь-янь болай дип җавап кайтарды: — Мин Бишенче түти төсле «Егет тә менә дигән, семьясының да җитешмәгән җире, килмәгән төше юк» дим. Тик минем сүзләрем чын. дөрес сүзләр, ә ул, ахмак карчык, бушка гына лыгырдый бит. Түти! Уйлап карагыз әле, мин дөрес сөйләмиммени? — Син яхшы нәрсә турында сөйлисең, ә начар нәрсә турында дәшмисең. Гайбәттән ничек сакланырга соң? — Алар һәммәсе дә Сяо-вань аркасында гына килеп чыкты, бит. Аннан соң акылдан язган картлар гына тараталар бит ул гайбәтне Ай-айны Сяо-ваньга бирегез, менә шуннан соң карарбыз, алар нәрс? диярләр икән? «Бу кыз бик үк акылсыз түгел шикелле. Чыннан да шулай эшләсәң, мөгаен, бернинди дә күңелсез нәрсә булмас кебек. Ай-ай да кыйналмас»...— «Күбәләк» шулай уйлап, Янь-яньныц башыннан сыйпады: — Кадерле балакай! Син чын-чыннаи яучы икәнсең, дип куйды 
15 
 
Шатланган Янь-янь тиз генә: — Түти, сез ризамы? — дип сорады. — Балакаем, ашыкма! Абыең бар бит, менә кайтсын — сөйләшеп карыйм үзе белән! Янь-янь саубуллашты. Ул, шатлыклы хәбәрне Ай-айга җиткерергә дип ашыгып, бүлмәдән чыгуы белән, Ай-айның тәрәзә янында торганын күрде. Ай-ай, бер сүз дә әйтмәстән, аның кулын тотты, һәм ике дус ишек алдына чыктылар. — Син һәммәсен дә ишеттең, ахрысы? — дип сорады Янь-янь. — Ишеттем. Рәхмәт сиңа! — Әле рәхмәт укырга иртә. Тагын бер ягы калды әле. Син бар, йөреп, фонарьларны карап кил, мине кооператив янында көтәрсең, яме? Ә мин барып Сяованьның әти-әнисе белән сөйләшеп, аларны ризалатып килим. Сяо-вань өендә «яучы» сүзне шулай ук хатын-кызлардан башлады һәм Сяованьның әнисе белән сөйләшергә тотынды. Ул яктагы гадәт буенча, кәләшнең семьясы туй ясарга риза икәнен белдерсә, кияү семьясы белән килешү җиңел була иде инде. Чыннан да, Янь-янь- монда озак булашмады... Кооператив янына җиткәч, Янь-янь Ай-айны култыклап алды һәм, сөйләшүнең уңышлы чыгуын әйтеп: — Әгәр әнкәң бүген кич әтиеңне күндерә алса, иртәгә язылышырга барырга була!—диде. Ай-ай өенә шат һәм бик канәгать булып кайтып керде. Ялгыз калгач, Янь-янь Ай-ай белән үзенең язмышы турында уйларга тотынды, аңарга бик күңелсез булып китте. Буп-буш урам чатында Янь-янь әкрен генә һәм озак кына елады. Өенә кайткач та, кроватенда яткан килеш, ул һаман уйлап ятты. Иртәгә ул я үз-үзен харап итәргә, я әнкәсен рәнҗетергә тиеш. Башка юл юк иде... Ул төне буе күзен йоммады. Ә «Күбәләк» нишләде соң? Янь-янь белән Ай-ай чыгып киткәч, ул хәтереннән Сяо-ваньның бөтен семьясын тикшереп чыкты. Алар начар яшәмиләр, өй эчләре һәрвакыт тыныч һәм шат. Әтиәниләре яхшы холыклы кешеләр. Егет төскә дә матур, яше дә шулай ук кулай килә. Шулай, төрле яктан тикшереп карагач һәм начар якларын тапмагач, «Күбәләк» туйга тәмам риза булды һәм күңеленнән: «Сөекле балам! Син үзеңә бик яхшы пар таптың! Гайбәтчеләрнең карт башларында акыл әсәре юк!» — дип, кызын мактап та куйды. Шул чакны ул кичәге «кадерле тәңкә»не исенә төшерде, һәм тартманы ачты. «Күбәләк» тәңкәне Ай-айга кайтарып бирергә булды, ләкин ул моны ничек эшләргә икәнен белми иде. Нәкъ шул минутта бүлмәгә Ай-ай йөгереп килеп керде. — Әнкәй, кулыңда ни?—дип сорады ул. «Күбәләк»: — «Кадерле тәңкә» — дип җавап бирде. — Кайдан алдың? — Таптым. — Әнкәй, ул минем тәңкәм ич! — Ә син аны кайдан алдың? — Минме... мин дә таптым. — Ай-ай көлеп җибәрде. «Күбәләк» кызына карады да: — Синеке булса, ал алайса... — диде. Ай-ай, «кадерле тәңкә»сен алып, шунда ук кесәсенә салды. Бераздан соң балта остасы Чжан да өенә кайтты. Яхшы төш күрүенә өмет иткән Ай-ай үз бүлмәсенә китте. Ата белән ана бу төнне бик озак сөйләштеләр, алар Айайның туе турында сөйләшәләр иде.  
16 
 
3. ЯЗЫЛЫШУ Ай-ай әнкәсенең туй турында әтисе белән сөйләшергә җыенганыН белә иде, шуңар күрә, билгеле, ул берьюлы гына йоклап китә алмады- Ай-ай, тәрәзәгә битен терәп, колак салып, тыңлый башлады. Ләкин, аның тәрәзәсе белән әнкәсе бүлмәсе арасында ишек алды һәм тагын бер тәрәзә булганга күрә, ул барысын да ишетеп бетерә алмады, бары тик ике җөмләне генә ишетеп калды. Ул нәрсә ишетте соң? Әнисе болан диде: — Я, зинһар, әйт әле: шулай эшләсәк, нәрсәсе начар булыр икән? — Бернәрсәсе дә начар булмас, ләкин менә авылдагы гайбәтне ничек итеп бетерергә? Ай-ай бүтән бер сүз дә ишетә алмады. Алда әйтеп үткәнебезчә, Ай-ай бу кичне бик озак йоклый алмады. Иртәгесен, торгач, ул Янь-янь янына бармакчы иде, ләкин өйдә килен булмаса, авыл кызына идән себерергә, тузан сөртергә, учак астына ягарга, аш пешерергә, савытсаба юарга туры килә бит. Бу эшләр һәммәсе дә һәркөнне кабатлана, һәм боларның һәммәсен дә бүген дә эшләргә кирәк иде. Ай-ай дусты Янь-янь районга китеп бармагае дип курка иде; иртәнге чәйне эчеп бетергәнне зур түземсезлек белән көтеп алгач, ул тиз-тиз генә савыт-сабаны һәм кечкенә таякларны 3 җыйды да юылмаган килеш кастрюляга салды. Аннан соң әкрен генә кастрюля капкачын япты һәм Янь-янь янына йөгерде. Ай-ай Янь-яньнан әнкәсе белән әтисенең нинди карарга килгәнлеген белүен үтенмәкче иде. Ләкин көтелмәгән бер хәл ул турыдагы сүзне куеп торырга мәҗбүр итте. Янь-янь кроватьта ята, ә әнкәсе «Тор инде!» дип ялына. ТТТунда ук Бишенче түти басып тора, ул да Янь-яньның торганын бик чыдамлык белән көтә иде. — Янь-Яньга ни булды? — дип сорады Ай-ай. — Янь-янь мине исән-сау калыр дип курка!—диде Янь-яньның әнкәсе. — һәммәсе дә син дигәнчә эшләнде, — диде Янь-янь, — ә син әле Һаман да мин сине кабергә кертәм, дисең! — Әгәр мине азапларга теләмәсәң, ни дип урыныңнан тормыйсың? Җитәр инде, сөеклем, тизрәк тор! Түтиең сиңа райондагы тәртипләрне аңлатыр. Аннан соң таныклык алырга авыл идарәсенә барырсың. Тор инде, тор! — Үлсәм үләм, ә авыл идарәсенә бармыйм! Мөдир миңа тагын үз- үземне тәнкыйть итәргә кушар, менә шуннан шүрлим мин! — Эх, син, яшь әби 4. Син бармасаң, үзем барып киләм. Ләкин сиңа барыбер торырга туры киләчәк! Түтиең сиңа райондагы тәртипләрне сөйләп бирергә тиеш бит! Янь-янь, ачуланып, дөбер-шатыр килеп торып утырды. — Болай да барысы да ачык! Анда Һәммәсе дә борынгы тәртипләр белән эшләнә. Сез мине юри шулай кыландырмакчы һәм көлке хәлгә куймакчы буласыз. Ягез, әйтегез, анда тәртипләр нинди? Янь-яньның ачулы чыраен күргән түтие ягымлы булып күренергә теләде: — Балакаем! Юкка киреләнмә! Күңеллерәк бул! Бу бит бик шатлыклы эш! — Үзегезнең әшәке тәртипләрегез турында тизрәк сөйләгез!—дип» Янь-янь аны бүлде. — Нинди шатлык булсын, ди? Сезнең өчен шатлык» ә минем өчен бер дә шатлык түгел ул.
                     3 Кытайлар аш ашаганда чәнечке урынына кечкенә нке таяк кулланалар. Сүз шулар турында бара. 4 Кытайларда яшь кызны әби дип әйтү бик зур хурлау санала. 


 
— Я, җитәр, җитәр! Юк сүз сөйләмә, — дип, яучы аны юатырга тырыша идс. — Районга баргач, мин синең таныклыгыңны Ванга бирермен дә ул, укыгач, сиңа ничә яшь дип сорар, син ничә икәнен әйтерсең. Әгәр: «Үзең теләп чыгасыңмы?» —дип сораса, «Үзем теләп чыгам» диярсең... — Ничек инде ул «үзем теләп»? — дип, Янь-янь кабынып китте. — Юләр, шулай җавап бирсәң, барысы да яхшы булыр. Аннан сон ул бернәрсә дә сорамаса, барысы да яхшы үтте дигән сүз була инде. Әгәр инде, син ни өчен риза булдың дип сораса, «Ул бик яхшы эшче булганга күрә риза булдым» диген. — Менә сиңа мә... Минем бит ул шайтанның күләгәсен дә күргәнем юк. Аның яхшы яки начар эшче икәнен мин кайдан белим, ди? — Менә кызым нинди ул, — дип, Янь-яньның әнкәсе сүзгә кушылды. — Мине кабергә кертмичә тынычлык тапмас, ахрысы, инде бу кыз. — Әнкәй, син нигә алай дисең, нигә мин сине кабергә кертим, ди? Чыннан да мин ул кешене белмим бит! Я, ярый, ачуланма инде... Ничек телисең, шулай дип әйтермен. Түти, анда тагын нинди шайтан тәртипләре бар? һәммәсен дә берьюлы сөйлә, мин һәммәсен дә сез әйткәнчә эшләрмен. — Башка бернәрсә дә юк,—диде түти. Шул чакны Ай-ай артыннан Сяо-вань килде. Бер читкә басып, ул бәхәс беткәнне көтеп торды. Янь-яньны күндергәч, Бишенче түти белән Янь-яньның әнкәсе авыл идарәсенә, таныклык алырга киттеләр. Алар киткәч, Ай-ай: — Кадерле Янь-янь, син шундый кайгылы... Сине юатыр өчен ни дияргә дә белмим, — диде. — Минем башым бетте инде. Хәзер нинди кайгылы яки күңелле әйбер булсын инде миңа? Ничек, әтиең риза булдымы? — Мин сорарга уңайсызландым. Бүген ул турыда сөйләшмик, икенче тапкыр сөйләшербез. — Юк, мин бүген юри синең эшеңә катнашырга телим. Бер башлагач, ахырына җиткерергә кирәк, һәммә кеше дә минем шикелле бәхетсез булмасын. Синең эшеңнән ни дә булса килеп чыга калса, ул әнкәйгә сабак булыр. Син мине көтеп тор, ә мин әнкәең янына барып киләм. Әгәр һәммәсе дә яхшы булса, без районга бергә барырбыз. Янь-янь китте. — Әтием каршы түгел шикелле, — диде Ай-ай. — Синең әти-әниең дә шулай ук риза булганнар дип ишеттем. Алай булгач, мөдирдән таныклык алу турында кайгыртырга гына кала. — Мин дә шулай дип уйлыйм, — дип җавап бирде Сяо-вань. — Мөдир безнең авылыбызның барлык эшенә дә катнаша, әгәр берәр нәрсә ул теләгәнчә булмаса, һич эшләми, һәммә җирдә дә синең исемең-атын чыкты дип такылдап торалар, ә энесенә кияүгә чыксаң, ул чакта син бик яхшы булыр идең... — Әйе, мәсьәлә ачык. Ул безгә таныклык бирмәсә, нишләрбез? Алар бернәрсә дә уйлап таба алмадылар. Бераздан Янь-янь кайтты, ул балта остасы Чжанның ризалык бирүен әйтте һәм язылышыр өчен районга бергә барырга мөмкин, диде. Ай-ай авыл идарәсендә таныклык алу кыен булыр дип, шикләнгәнен әйтте. Янь-янь башта Ай-ай сүзләре белән килеште, ләкин бераз уйлаганнан соң: — Бер дә шикләнмәгез, барыгыз! Миңа таныклык язып биргәч, сез үзегезгә дә язып бирүен сорагыз. Әгәр язмаса, «Таныклык артыннан кеше үзе килмәгәндә дә, язып бирәсез, ә без үзебез килдек, нигә безгә бирмисез?» диегез. Карап карыйк, ул моңар каршы ни дип әйтер икән... — Дөрес, — дип, Сяо-вань аның сүзен җүпләде. — Таныклык бирмәсә, без язылышырга районга ансыз барырбыз. Әгәр районда бездән таныклык сорасалар, без, авыл мөдире феодаллар яклы кеше, диярбез. 2. „С. Ә.“ № 5. 17

18 
 
Бүтән кешеләр үзләре килмиләр, аларга таныклык бирә, ә без үзебеэ килсәк тә, ул безгә бирми, диярбез. — Бездән шаһитлар сорарлар бит, — диде Сяо-вань. — Мин үзем сезгә шаһит булам. — Ярый, ләкин шаһит үзе шунда булырга тиеш бит... Янь-янь аз гына уйлап торды да: — Ярый, мин сезнең белән барам! — диде. — Син авыл идарәсенә барырга теләми идеи бит, — диде Ай-ай. — Мин үз эшем белән бармыйм. Без авыл идарәсе капкасы төбендә көтеп торырбыз. Минем әнкәй чыгу белән, шунда ук без дә керербез. — Ләкин мөдирнең, тагын синең исемең-атың чыккан һәм шаһит була алмыйсың, диюе бар. Алай дисә, нишләрбез? — диде Ай-ай. — Ул чакта анарга мин жавабын бирә белермен. Шулай итеп өчәү, һәммә яктан да барысын да тикшереп, авыл идарәсенә киттеләр. Капкадан Янь-яньның әнкәсе белән Бишенче түти чыкканда, алар барып та життеләр инде. Бишенче түти Янь-яньга: — Сиңа барып йөрүнең кирәге юк, — диде. — Синең таныклыгыңны язды инде... — Ничек язганнарын беләсем килә минем. Миннән сораулары бар, я тагын дөрес жавап бирә алмам. Янь-яньны инде буйсынган дип уйлаган әнкәсе көлеп жибәрде: — Күптән шулай кирәк иде! Нигә дип мин килдем соң бирегә? Бар, кирәк нәрсәңне тизрәк белеш тә, өйгә кайт. Гражданнар эше мөдире язу эшләрен әле генә бетергән, ул туш савытының капкачын да ябарга өлгермәгән иде. Бүлмәгә кешеләр кергәнен күргәч, ул, Ай-ай белән Сяо-ваньга күтәрелеп тә карамастан, Янь-яньга: — Өенә кайт! Таныклыкны әнкәңә бирдек, — диде. — Белом, бу юлы без менә болар өчен таныклык сорап килдек. Мөдир Сяо-вань белән Ай-айга кырын гына карады да: — Сезнең икегезгәме? — дип сорады. — Әйе, безнең икебезгә. — Сез һәммәсен дә уйладыгызмы? — Уйладык. Без икебез дә риза. Мөдир ирония белән: — Сез әле килешеп бетмәгәнсездер дип куркам, — диде. — Сез безнең өчен борчылмагыз, — диде Ай-ай. — Минем әтием дә» әнием дә риза! — Минем әти-әни дә риза! — дип өстәде Сяо-вань. — Ә сезнең шаһитыгыз кем? — дип сорады мөдир. — Мин, — диде Янь-янь. — Син ничек итеп шаһит була аласың соң? — Нигә мин шаһит була алмыйм, ди? — Синең исемең-атың чыкмаганмы? — Әгәр минем исемем-атым чыккан булса, алайса ни өчен сез әле генә мина таныклык язып бирдегез? Мөдир моңа каршы бернәрсә дә әйтә алмады, ул, ачуланып: — Моннан чыгып китегез! Оятсызлар!—дип акырды. Планнары жимерелгәнен күргән Ай-ай мөдиргә турыдан-туры әйтеп салды: — Мин синең энеңә кияүгә чыксам, ул чакта оятсыз булмыйммы? Дөресме? Ул бу сорауны һич көтмәгәндә бирде, мөдирнең хәтта сулышы кысылды. Сяо-вань белән култыклашып кергән Ай-айны беренче тапкыр күргәч, мөдир үзенә: «Яшь вакыттагы «Күбәләк» шикелле азган кыз
2* 19 
 
икән» дип куйган иде. Ә энесенә димләгәндә, сеңелесе, кыз яхшымы дип сорагач, «Яшь чагындагы «Күбәләк» шикелле яхшы кыз!» дигән иде. Ул бу ике фикер арасында каршылык юк дип саный: «Яхшы» дигәндә, ул аның матур икәнлеген күздә тота, ә «начар» дигәндә, аның әхлагын күздә тота иде. Мөдир «матурлык» белән «әхлак» дигән нәрсәләргә бертөсле җитди карамый: матурлык — табигать эше, ул ничек булса, шулай булып кала; әхлакны исә үзгәртергә була, бары тик яхшылап кыйнарга гына кирәк, ул чакта хатын ничек телисең, шундый була, дип уйлый иде. Бу яктан алганда, мөдирнең карашлары Бишенче түти карашлары белән туры килә иде. Ләкин ул фикерләрен кычкырып әйтә алмый иде. Ай-ай аңарга, мөгаен, болай дип җавап кайтарган булыр иде: «Мондый карашлар белән сез гражданнар эше мөдире була алмыйсыз, алайса көнчыгыш йорттагы Бишенче түти мөдир булсын!» Ярый, читкә китмик, хикәябезне дәвам итик. Гражданнар эше мөдире, ачуланып, туш савыты капкачын япты. Ай-айның көтмәгәндә биргән соравыннан соң ул һич тә иркен сулый алмый иде әле. — Ничек кенә боргалансагыз да, мин сезгә таныклык язмыйм! — Язмагыз, ләкин без барыбер язылышырга барабыз. Районга бездән бу турыда сорамый калмаслар,' мин бу мәсьәләне тикшерүләрен таләп итәчәкмен! — Бар, таләп итеп кара! Синең нинди кеше икәнеңне районда да беләләр... Алар озак бәхәсләштеләр, ләкин шулай да буш кул белән китәргә туры килде. Көндезге ашны ашаганнан соң, Бишенче түти, Янь-янь, Сяо-вань һәм Ай-ай районга киттеләр. Яшьләр Бишенче түтине яратмыйлар иде, алар бөтен юл буе аңардан алда барырга тырыштылар. Район идарәсе капкасы төбендә ирләр, хатын-кызлар, картлар, яшьләр — биш-алты кеше инде көтеп тора, ләкин алар арасында бер генә дә таныш кеше юк иде. Зурларның икесе шаһитлар иде булса кирәк, алардан башка тагын берсе егерме, икенчесе унбиш яшьләрдәге ике яшь егет бар иде. Янь-янь, Сяо-вань һәм Ай-ай яшь малай Янь-яньның кияве булса кирәк дигән фикергә килделәр, чөнки Бишенче түти кияүгә «унбиш тулган!» дигән иде. Бераздан Бишенче түти дә капка янына җитте. Ул тирә-ягына карады да: — Сиванчжуан авылыннан килергә тиешле егет нигә юк икән? — дип куйды. Янь-янь, Сяо-вань һәм Ай-ай үзләренең ялгышканлыкларына менә шул чакны гына төшенделәр. Теге малай да әле кияү түгел икән! Капка төбендәге сторож будкасыннан кечкенә генә бер малай йөгереп чыкты да: — Түти, мин күптән биредә инде! — дип кычкырды. Бу малайның тавышы Янь-янь тавышыннан да нечкәрәк, аннан соң ул үзе дә Яньяньга караганда бер башка тәбәнәгрәк иде. Чәчләре озын итеп үстерелгән, яңаклары алсуланып тора, күзләре мәче күзләре шикелле, кесәсеннән бәләкәй һәм йомшак кулын чыгаргач, кулының симезлектән чокыраеп торуы күренде. «Матур малай, — дип уйлап алды Янь-янь, — ләкин аны әле бөтенләй имчәк баласы дияргә була бит. Ни өчен ул өйләнергә тели икән?» — Я, керик! — диде Бишенче түти. Январь аенда, яңа ел бәйрәме булганга күрә, гадәттә һәркем кунакка йөрешә. Бу чакны туйлар күп үткәрелә. Бу көнне өйләнешү язулары алырга килүче кешеләр күп булганга, идарәдә һаман кеше тулып тора, ярдәмче Ванга хәтле маңгаеннан тирен сөртергә дә вакыт тими 


 
иде. Кечкенә бүлмәдә кешеләр ишек төбендә торалар, өстәл янына чират белән киләләр иде. Янь-янь белән Ай-ай, ишек янында баскан килеш, язылышу процедурасын күзәтә башладылар. Бишенче түти әйткәнчә, һәммәсе дә бик гади бара иде. Ярдәмче Ван: «Исемең ничек?» — дип сорый — фәлән, фәлән, дип җавап бирәләр, «Ничә яшь?»— Шул хәтле, диләр. «Үзегез теләпме!» — Үзем теләп. «Ни өчен анарга кияүгә чыгасын?» яки «Ни өчен анарга өйләнәсең?» — Яхшы эшче булганга күрә... Бер төсле сорауларга бер төсле үк җаваплар ява. Таныклык алыр өчен дә шулай гына җавап бирергә туры килә иде. Чынында, барлык бу сорауларга бер дә уйлап тормыйча, бик тиз җавап кайтаралар иде. Аннан соң аларга кызыл кәгазь бирәләр дә, кияү, кыз һәм шаһитлар тушка буяп бармакларын басалар иде. Бары тик ике парны гына язмадылар, нәрсәдер җитмәдеме, дөрес булмадымы шунда... Тиздән безнең танышларга да чират җитте. Янь-янь Ай-айны төртә төште һәм: — Башта син языл! — диде. Ай-ай өстәл кырыена килде. Менә шул чакны кызык бер аңлашылмау килеп чыкты. Ван: «Таныклыкны бирегез!» — дигәч, Сиванчжуан авылыннан килгән әлеге бәләкәй малай, тиз генә өстәл кырыена килеп басты да, үзенең таныклыгын сузды. Бишенче түти кабаланып малайның кулыннан эләктереп алды: — Ялгыштың! Ялгыштың! Ләкин малай төшенмәде: — Юк, ялгышмадым. Бу минем таныклыгым. Бишенче түти капка төбендә малайга берни дә аңлатып тормаган, малай Ай-айның Янь-яньнан буйга тәбәнәгрәк булганын күргәч, аны үзенең кәләше дип уйлаган икән. Сяо-вань өстәл кырына килде дә: — Ялгышасың диләр бит сиңа, ә син тыңламыйсың! — диде һәм, борылып, бармак белән Янь-яньны күрсәтте: — Менә синең кәләшең! * Бүлмәдәге кешеләр барысы да шаркылдап көлделәр. Ярдәмче Ban: — Үзеңнең кәләшеңне дә белмәгәч, син ничек өйләнәсең соң? — дип, таныклыкны малайга кайтарып бирде. Сяо-вань: — Безнең таныклыгыбыз юк, без язылыша алабызмы?—дип сорады. Ярдәмче Ван үз чиратында: — Ә нигә таныклыгыгыз юк?—дип сорады. . . — Гражданнар эше мөдире безгә таныклык бирмәде, — Диде Ай-ай. — Ә менә Янь-яньга, ул үзе килмичә, әнкәсе килгән булса да, биргән. Мөдир мине үзенең энесенә алырга тели. — Сез кайсы авылдан? — Чжанцзянчжуаннан. — Исемең ничек? — Чжан Ай-ай. Ярдәмче Ван аңарга игътибар белән карады да тагын бер тапкыр сорады: — Син Ай-ай буласыңмы? — Әйе! Ярдәмче Ван Сяо-ваньга карап: — Синең исемең Ли Сяо-вань булса кирәк? — диде. — Әйе! — Ә сезнең шаһитыгыз кем? — Мин! — дип кычкырып җибәрде Янь-янь. — Фамилияң ничек? — Ма Янь-янь. — Әһә, сез икегез дә биредә икән! Син ничек итеп аның өчен шаһит була аласың соң?  
2. 
 
— Нигә мии шаһит була алмыйм, ди? — Авыл идарәсе хәбәр итүенә караганда, сезнең икегезнең дә исе- мегез-атыгыз чыккан бит. Янь-янь, Ай-ай һәм Сяо-вань, өчесе берьюлы, сорау бирделәр. — Сез аны ни белән раслап әйтәсез? — Сез бит күптәннән дус булып йөрисез, — диде ярдәмче Ван. — Ә бу начармыни? — дип каршы төште Сяо-вань. — Әгәр без дус булмасак, бу сорауларга җавап биргәндә, бик җиңел ялгышкан булыр идек. Ул шулай дигәч, өчесе дә тагын көлештеләр. Ярдәмче Ван болай диде: — Андый хәбәр булгач, тикшергәнче сезгә көтәргә туры килә. — Ярдәмче Ван, — диде Янь-янь, — аларга туй ясарга рөхсәт итүнең нәрсәсе начар булсын? Биредә нәрсәне тикшереп торырга? Алар- ның берсе дә элек өйләнешмәгән һәм беркем белән дә бәхәсле әйберләре дә юк. Алар чыннан да һәм үз ирекләре белән өйләнешергә телиләр. Аның нәрсәсен тикшереп торырга инде? — Барыбер тикшерергә кирәк, — диде, ачуланып, Ван. — Я, сезнең белән эш бетте... — дип, ул Сиванчжуаннан килгән бәләкәй малайга таба әйләнде: — Кая, таныклыгыңны бир. Теге үзенең таныклыгын бцрде. Ә Бишенче түти Ванга Янь-яньның таныклыгын сузды. Ярдәмче Ван малайдан: — Исемең ничек? — дип сорады. — Ван-дань. — Сиңа ничә яшь? — Миңа унби... егерме. Бәләкәй Ван-дань, үзенең Бишенче түти өйрәткәнчә сөйләмәвен аңлап, «унбиш» дип әйтеп бетермәстән, төзәтеп куйды. Ярдәмче Ван кабатлап сорады: — Ничек инде «унби... егерме»? Бәләкәй Ван-дань бернәрсә дә әйтә алмады. — Сез үзегез теләп өйләнешәсезме? — дип сорады ярдәмче Вань. — Әйе, үзебез теләп өйләнешәбез. — Син нигә аңарга өйләнергә телисең? — Ул яхшы эшче. Ярдәмче Ван Янь-яньның таныклыгын укыды да, аңардан: — Ма Янь-янь, зинһар, әйт әле, аңарга чыннан да ничә яшь? — дип сорады. — Мин белмим... Бишенче түти кабаланып Янь-яньны бүлде: — Нигә син белмим дисең? — Мин чыннан да белмим шул. Әллә сез миңа әйттегезме? Бишенче түти Янь-яньның юри эшне бозарга теләгәненә төшенми, һәм шуңар күрә, ачуланып, эченнән болай диде: «Менә тиле кыз! Мин әйтмәсәм, малай әйтте ич: егерме, диде бит, шулай булгач, нигә инде: аңарга егерме яшь, дип кабатламаска?» Ван-дань үзен зур үскән һәм акыллы егет итеп күрсәтәсе килде, ул болай диде: — Бу кыз чыннан да белми шул. Мин Сиванчжуан авылыныкы, ә ул Чжанцзячжуанда тора, безнең бер-беребезне беркайчан да күргәнебез юк. Шулай булгач, миңа ничә яшь икәнен ул каян белсен? — Бу кызны элек күрмәгәнеңне мин бая ук сиздем, — диде Ван.— Әгәр син аны элек күргән булсаң, ничек ялгышыр идең? Әгәр элек күрмәгән^ икәнсең, ничек итеп, син аның яхшы эшче икәнен беләсең? Син, малай, барысын да алдыйсың! Мин сиңа язылышырга рөхсәт итмим! Бердән, кияүнең ничә яшьтә икәне билгеле түгел, икенчедән, ул үзенең 
2/ 
 
кәләше кем икәнен белми. Моны үзе теләп өйләнә дип һич тә әйтеп булмый. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! Алар һәммәсе дә район идарәсеннән чыгып киттеләр. Бәләкәй Ван- дань үзенең Сиванчжуанына борылды, Бишенче түти, нигә ялгыш җавап бирдең дип, Янь-яньны битәрли башлады. Янь-янь исә, үзең ялгыш өйрәттең дип, Бишенче түтине гаепли иде. Бераз вакыт алар дүртәү бергә бардылар, аннан соң баштагы кебек аерылыштылар,— өч яшь алдан бара, ә Бишенче түти арттан сөйрәлә иде. Ай-аи белән Сяо-вань, ярдәмче Ванның башы әйләнеп беткән диләр, ә Янь-янь, Ван бернәрсәне дә аңламый, дип раслый иде. Алар нишләргә кирәклек турында киңәшәләр иде. Янь-янь Ай-ай белән Сяо-ванъга үзенең элеккечә булышырга хәзер торуын белдерде; ә Ай- ай белән Сяо-вань Янь-яньга Сяо-дин белән сөйләшергә һәм аның белән дуслаштырырга хәзер торуларын әйттеләр. Дипломатлар теле белән әйткәндә, алар «үзара ярдәмләшү пакты» төзеделәр. 
4. МЕНӘ КЕМНЕ ТӘНКЫЙТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК БУЛГАН ИКӘН Чжанцзячжуан авылының гражданнар эше мөдиренең хатын-кызлар турында: «Матурлык — беренче урында булса, әхлак — икенче урында тора, ләкин әхлакны ир кеше теләге белән төзәтергә мөмкин»,— дигән карашта булуын без башта ук әйткән идек инде. Андый карашны Чжанцзячжуан авылында чынында бер гражданнар эше мөдире генә якламый, бәлки һәммә кеше дә бу карашта тора. Шуңа күрә дә мөдир үз авылының җиткән ике кызы турында исемнәре-атлары чыккан дигән гайбәтне бик җиңел тарата алган иде. Чжанцзячжуан авылында менә шушы ике кыз гына кияүгә чыкмаган иде. Бу ике кыз егетләр белән дуслашсалар һәм аларны «оятсызлар» дип йөртсәләр лә, һәммәсе дә аларны үзләренең улларына яки туганнарына алырга телиләр һәм. яучылап та эш барып чыкмагач, бу «оятсыз кызлар» турында тагы ла күбрәк гайбәт сатарга керешәләр, шуңа күрә ул кызлар турында гайбәт торган саен көчәя бара иде. Кызларның районга баруларын бөтен авыл белде. Картлар эшне начар саныйлар: кызларны яучылап булмый иде инде. Яучылар җибәрү бетте. Кызларны үзләренең семьяларына алырга теләгән кешеләр дә инде алар турында авыз ачарга базмый башладылар. Яшьләр исә, өлкәннән сөйләгән сүзләрне кайчакта кабатласалар да, эчләреннән Ай-ай һәм Янь-янь белән күптән инде килешәләр иде. Ә Ай-ай белән Яньянь, үзләре турында берәр гайбәт ишетсәләр, бер дә читләтеп тормастан: — Кияүгә чыксак, аның нәрсәсе начар булсын соң?—дип кенә куялар иле. Бу сүзләр шундый көчле яңгырыйлар һәм аларга беркем дә каршы әйтә алмый. Шуңар күрә гайбәтчеләр саны көннән-көн кими бара иде. Ниһаять, бу ике парның өйләнешүенә каршы бары тик өч кеше генә калды. Берсе, Янь-яньның әнисе булып, ул әле үлә, әле терелә, ләкин кызының Сяо-динга чыгуына һич күнми иде; икенчесе, гражданнар эпи мөдире булып, ул һич тә таныклык язып бирергә риза булмады п өченчесе, райондагы ярдәмче Ван булып, ул һаман юк-бар сүз сөйли һәм берни дә эшләми иде. Ай-ай белән Сяо-вань районга берничә тапкыр бардылар һәм һәрыолы ул аларны: — Тикшергәч, һәммәсен дә хәл итәрбез!—дип кире борып кайтара торды. Бу ике яшь егет белән ике яшь кыз үз өйләрендә хуҗа саналмаганга һәм эпек семья эчендә ризалык алырга тиеш дип каралганга күрә, алар жалоба белән өязгә дә бара алмыйлар. Шулай булгач, аларга 

23 
 
гражданнар эше мөдирен һәм ярдәмче Ванны һәркөнне сүгүдән башка берни калмаган иде инде. Шулай итеп, алар ике ай буе аларны сүктеләр дә сүктеләр, ләкин .аңардан берни дә чыкмады. Беркөнне Сяо-вань кооперативка барды. Кооператив мөдире, елмаеп, аңардан: — Я, Сяо-вань, туең кайчан?—дип сорады. — Районда әле тикшерү бетмәгән. — Ә кайчан тикшереп бетерерләр икән соң? — Бәлки ун елдан, бәлки егерме елдан... — О, кара, син күпме көтәргә телисең? — диде кооператор. — Хәзер алай озак көтүнең бер дә кирәге юк. Өйләнешү турында яңа закон игълан ителгәнен син белмисеңмени? Бу закон буенча сез бер-берегезгә бик пар киләсез бит... Сяо-вань ышанмады. — Алай да шаяртасың үзең... Ләкин кооператор Сяо-ваньга газета тоттырды. Газетаның башындагы язуына күз салу белән ук, Сяо-Вань кооператорның сүзләре дөрес икәнен аңлады. Ул, газетаны лампага якынрак китереп, укырга тотынды. Кооператор: — Бир, укып бирим!—дип, газетаны алып, кычкырып яңа законны укып бирде. Кооперативтан чыгуы белән Сяо-вань Ай-ай янына ашыкты, ләкин аларның «үзара ярдәмләшү пакты» булганга күрә, Ай-ай Янь-яньга, ә Сяо-вань Сяо-дин янына китте. Тиздән алар дүртесе бергә Ай-айда җыелдылар, һәм «җыелыш» башланды. Янь-янь әнкәсен ачуландырырга теләми иде, шуңар күрә элек Ай-ай белән Сяо-вань язылышырга тиеш дигән фикергә килделәр. — Сез таныклык алганнан соң, минем әнкәйне күндерү әллә ни авыр булмас, — диде Янь-янь. — Сез, әнкәйнең ризалыгыннан тыш та язылышып була дисәгез дә, минемчә, әнкәй ризалык бирсә, яхшырак булыр. Шулай эшләргә булдылар. «Җыелыш»тан соң Сяо-вань белән Ай-ай, ярдәмче Ван язмаса, нишләргә дип, төн уртасына тикле план корып утырдылар. Ләкин алар көткәннең нәкъ киресе килеп чыкты: ярдәмче Ван бер сүз дә әйтмәде, хәтта бер сорау да бирмәде, никах турындагы язуны шунда ук язып та бирде. Ә бер көннән соң, район идарәсеннән, Сяо-вань белән Ай-айның туе районда беренче үрнәк туй итеп үткәрелә һәм барлык активистлар да бу туйга катнашырга тиеш дигән хәбәр килеп төште. Шуннан соң Ай-ай белән Сяо-вань турында авыл халкының фикере үзгәрде, бары һич төзәлмәслек иске фикерле берничә кеше генә аларны һаман үз итми иде. Яшьләр элек тә бу туйны мактап йөриләр иде, шуңар күрә аларның күбесе туйга хәзерләнергә тотынды. Берничә көннән туйга һәммә нәрсә әзер иде инде. Туй көнне авылга ике активист килде. Аларның берсе район идарәсе секретаре, ә икенчесе ярдәмче Ван үзе иде. Авыл идарәсе активистлары барысы да туйга килде. Гражданнар эше мөдире башта туй мәҗлесенә килергә теләмәде, ләкин районда: активистларның бүтәннәре килмәсә дә, гражданнар эше мөдире туй мәҗлесендә әлбәттә булырга тиеш, дигәннәр иде. Район бу туйны үрнәк туй дип атаганга күрә, билгеле инде, аңарга бөтен авыл җыелды дияргә ярый. Сяо-ваньның ишек алды халык бе- лән шыгрым тулды.


 
Туй мәҗлесе башланды, кияү белән кыз үзләренә билгеләнгән урынга бастылар. Яна тәртипләргә каяндыр өйрәнергә өлгергән ниндидер бер малай Ай-айдан «кадерле тәңкә»дән башлап үзенең мәхәббәте турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирүен сорый башлады. — Аның кай җире кызык булсын соң? — диде Ай-ай. — Мин Сяо- ваньга балдагымны бүләк иттем, ә ул миңа «кадерле тәңкә» сен бирде- Менә бөтенесе шул!.. Яшь егетләрнең берсе: — Ай-ай сөйләгән җитәме? — дип сорады. — Юк, җитми, — дип кычкырдылар барысы да. — Җитмәсә, нишләргә кирәк? — Тагын сөйләсен! — Мин сезнең белән килешә алмыйм, — диде аларга каршы Ай- ай.— Бу алпавыт белән исәп-хисапны өзү җыелышы түгел ләбаса. — Без яхшы теләк белән килдек, — дип кычкыра башладылар.— Шулай булгач, күңелле булсын. Син нигә безне куасың? — Миңа ярдәм итәргә килүегез өчен сезгә мең рәхмәт, — дип сөйләп китте Ай-ай. — Ләкин мин барыбер бернәрсәдә дә акланып торырга теләмим. «Кадерле тәңкә» хакында мин һәммәсен дә сөйләп бирдем инде. Сөйлә дисез икән, мин бүтән берәр нәрсә хакында сөйли алам. — Ярый, сөйлә! Ни телисең, шуны сөйлә! — Сез һәммәгез дә минем турымда төрле гайбәт сүзләр йөргәнен беләсез, — дип башлады Ай-ай: — Ә аның өчен кем гаепле икәнен беләсезме соң? Ул гайбәтләр өчен минем Сяо-ваньга кияүгә чыгуымны теләмәгән кеше гаепле — менә шуны гаепләргә кирәк. Үзегез уйлап кына карагыз: әгәр без моннан бер ел элек өйләнешкән булсак, күптәннән инде яхшы кешеләр саналыр идек. Гадәттә һәммә кеше дә: «Үзең теләп өйләнергә һәм үзең теләп кияүгә чыгарга кирәк» ди. Ләкин, зинһар, әйтегезче, безнең авылда кем үзе теләп өйләнгән яки үзе теләп кияүгә чыккан? Дөресен әйткәндә, һәммә кеше дә әти-әни- ләре кушканча өйләнешкәннәр ич. Мәҗлестәгеләр һәммәсе дә Ай-айның сүзе дөрес икәнен белсәләр дә, районның активистлары каршында икърар итү аларга уңайсыз иде. — Дөресен әйткәндә, — дип, Ай-ай сүзен дәвам итте, — бу авылдагы кызлардан бары тик без, Янь-янь белән мин генә, үзебез теләгән кешегә чыгабыз. Ләкин гражданнар эше мөдире безгә һаман да үз-үзебезне тәнкыйть итәргә кушып килде. Без үзебез теләгән кешегә чыгарга теләвебездә генә гаепле булсак та, үз-үзебезне тәнкыйтьләп килдек. Мин тагын шуны да әйтергә тиешмен: мин гражданнар эше мөдирен ике ай буе сүгеп килдем, ә хәзер миңа аның алдында гафу үтенергә рөхсәт итегез. Кунакларның кызыксынганнары: — Ничек итеп сүктең соң? — дип сорадылар. Ләкин Ай-ай ничек итеп сүккәнен әйтмәде: — Аны сөйләп торуның хаҗәте юк, — диде. Кунаклар һәммәсе дә Ай-айдан, я, әйт инде дип, үтенергә тотындылар. Шул чакны Сяо-вань, торып басты да, сөйли дә башлады. — Алайсаң мин сөйләп бирим! Мөдирне мин дә сүктем. Ләкин^ гражданнар эше мөдире, сез миңа ачуланмагыз! Мин аны бик борынгы бер хәл итеп сөйлим бит. /Мин болай ди идем: «/Мин риза,кыз риза, бары тик, гражданнар мөдире, сез генә риза түгел. Без өйләнешсәк, аннан ни зарар, ди? Тиле карт! Үлгән җан! Син үзеңнең энекәшеңне өйләндерергә телисең! Әгәр Ай-ай сезнең энегезгә кияүгә чыкса, ул чакны Ай-айга үзен тәнкыйтьләргә туры килмәс иде». Мәҗлестәге һәммә кеше дә гражданнар эше мөдиренә карап көләргә тотынды. Ә ул бер сүз дә дәшми, коелып утыра бирде. Район, идарәсе секретаре Сяо-ваньнан: 24  

 
— Әйтегез әле, ярдәмче Ван нинди кеше? — дип сорады. — Ярдәмче Ван яхшы кеше, ләкин, ул, кызганычка каршы, чынны ялганнан аера белми. Ул «үзем теләп...» дигән сүзне генә көтә, ләкин алдыйлармы, дөрес сөйлиләрме, ансын тикшереп тормый. Кешеләрнең, ялган сөйләүләрен хәтта мин дә яхшы аера идем, Ван, дөреслекне аңламастан, барыбер таныклык бирә тора. Ә инде нигә өйләнәсең дип сораган чагында, бөтенләй көлке килеп чыга. Әгәр кеше үзе теләп кияүгә чыкса яки өйләнсә, аңардан нигә дип сорауның кирәге бармыни! Кешеләр, ятлап куйган төсле, Ванга: «Чөнки ул яхшы эшче»,— дип җавап бирүне генә беләләр иде бит. Я, әйтегез инде, авылда бетәшкән карттан башка кем эш эшли алмасын? Ул сүзнең нинди мәгънәсе булсын? Безгә, — чыннан да үз теләгебез белән өйләнүчеләргә, — чират җиткәч, Ван, авыл идарәсеннән безнең күптән инде дуслашуыбыз турында хәбәр бар, шуны тикшерергә кирәк әле, дип, безне кире борып җибәрде... Без күптәннән инде дуслашканбыз дигән хәбәр, ул үзе үк инде безнең үзебез теләп өйләнүебезне күрсәтмимени? Аның кай җирен тикшереп торырга? Кыз белән егет бер-берсен белмәгәндә, алар үзләре теләп өйләнәләрме? Мин тагын да ачыграк әйтергә телим, без ярдәмче Ванны да сүгә идек. «Ярдәмче Ван, яманмы, яхшымы ул, белмәссең, ләкин ул эшне дөрес хәл итми. Күпме ялганчыны күрми үткәрде, ә дөрес сөйләүчеләрне тикшерергә булды». Ярдәмче Ван, миңа ачуланмагыз, таныклык биргәннән соң без сезне сүкмибез инде... — Сез аны дөрес сүккәнсез, — диде район идарәсе секретаре.— Моннан соң сезгә беркем дә ачулана алмас! Әгәр авылда кайбер кешеләр исемегез-атыгыз чыккан дип, гайбәт саткан икән, бу бары тик аларның борынгы фикердә булуларыннан гына килә. Андый иске карашларны бетерергә кирәк. Гражданнар эше мөдире үзенең энесен өйләндерергә теләгән, шуңа күрә ул сезгә таныклык бирми йөрткән, — ул шуның белән һич хаксыз рәвештә икенче кешенең шәхси семья эшенә тыгылган. Үзәк Халык хөкүмәте законы чыкканнан соң да кем дә булса тагын шулай эшләсә, ул, җинаятьче саналып, җавапка тартылачак. Ярдәмче Ван, эш турында башын ватарга теләмәгәнгә күрә, таныклыкны бирми йөрткән. Без Үзәк Халык хөкүмәтенең никах эшләре турындагы законын дөрес үтәүне тәэмин итәргә тиешбез. Без, коммунистлар, үзебездә районда нәкъ менә шул мәсьәләне тикшерәбез дә. Без бирегә бүген сезнең фикерегезне ишетү өчен килдек. Секретарь, туйга җыелган кешеләрне карап чыкты да, сүзен дәвам итте: — Коммунист иптәшләр, әйтегез әле: безне хаклы сүгәләрме? Ныклап тикшереп карасак, районда һәм авылларда ялган никахлар тулып ята бит... Уйлап кына карагыз әле, безне һәр көнне күпме кеше сүгә! Әгәр без төзәлмәсәк, безне партиябез җәзалап кына калмас, бәлки халык соңгы көненәчә каргар! 
... Туй мәҗлесе беткәч, һәммә кеше дә Ай-ай белән Сяо-вань никахын мактап бетерә алмады. — Болар матур һәм дус яшәрләр. Балта остасы Чжан «Күбәләк»не үтерә язганчы кыйнаган кебек хәл инде бер дә кабатланмас! — диделәр. Әле һаман да гайбәт чәйнәүдән айный алмаган картлар белән карчыклар да бу никахны яхшы дип таптылар. Бу кичне Янь-яньның әнкәсе дә акылга килде. Кызына Сяо-дин белән язылышу өчен иртәгә районга барырга ул үзе кушты.

А. Гумеров тәржемәсе.