Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ


 Повесть

ОЧРАШУ 
Укучы балаларны беркем дә чакырып китермәде, ләкин алар, әйтерсең, кичтән сөйләшеп куйганнар, иртә белән Ракитиналар өе янына жыелдылар. Бик иртә иде әле. Салкын чык аякны тундыра иде. Малайлар, койма башына менеп, телеграмм чыбыкларына кунган карлыгачлар шикелле, тезелешеп утырдылар. Менә Маша тәрәзәдән башын тыгып, шыпырт кына: — Андрей Иваныч сорашты инде, барыгыз турында да сорашты. Ләкин ул йоклый әле, — диде. Моңар каршы Сёмушкин: — Без көтәрбез, без әкрен генә утырырбыз, — дип пышылдады. Зина Колесова, шулай ук пышылдап кына: — Ә ул уянып чыккач, без анарга нәрсә дип әйтербез? — диде. — Чыннан да... — диде Сёмушкин. — Тәбрик шикеллерәк сүз кирәк була инде. Ягъни мәсәлән, шулай да шулай... Сезнен элеккеге укучыларыгыз хәзерге җиденчеләр исеменнән сезне исән-сау кайтуыгыз белән тәбрик итәбез. — Дөрес, — диде Зина. — Әнә андыйга Сёмушкин оста, ул әйтсен... Ә аннан соң чәчәк бирергә кирәк булыр... Ромашкалар, ләлә чәчәкләре... Стёпа: — Балык тотып бирсәк тә була, — диде. Маша каршы төште: — Балык та, чәчәкләр дә кирәк түгел. Бернәрсә дә кирәк түгел. — Бүләксез күңелсез булыр бит. — Ә без аны кырга, урманга алып чыгарбыз, Векшин бабай участогына алып барырбыз. Барысын да, барысын да күрсәтеп йөрербез. Игеннәрне дә, үләннәрне дә... — Балыклы елганы да, кояшлы күкне дә,—диде Сёмушкин көлеп. — Юк, син шуны әйт: ничек тәбрик итәбез? — Берничек тә түгел, — диде Стёпа. — Тотабыз да болай дибез: «Исәнмесез, Андрей Иваныч. Без сезне шундый сагынып көттек, шундый сагынып көттек...» — Ә мин сезнең янга шундый озак кайтмый тордым, шундый озак кайтмый тордым... Нишлисең бит, дусларым, юл озын булды шул.  
                     5 Дәвамы. Башы 2, 3, 4 саннарда. 
36 
 
Балалар, кемнеңдер кычкырып эндәшкәнен ишетеп, борылып карадылар. Баскычтан аларга таба солдат гимнастёркасы кигән озын буйлы, ябык чырайлы бер кеше төшеп килә иде. Андрей Иванович иде бу. — Менә без сезнең белән очраштык та! Андрей Ивановичның уң кулы урынында, очар кошның сынган канаты шикелле булып, буш җиң генә селкенеп тора иде, шуңар күрә ул балаларга сул кулын сузды. Мәктәп балалары, бер-берсенә карашып алдылар да, әз генә артка чигенделәр. Андрей Иваныч балаларның уңайсызланганнарын күреп: — Зарар юк, дусларым. Мондый сугыш өчен бер КҮЛ бик күп түгел инде_ ул, — диде. Укытучының иңнәре киңәеп, буе озынаеп киткән, куе мыегы аны олы һәм кырыс итеп күрсәтә, ләкин зәңгәр күзләре элеккегечә тыныч, ягымлы иде. Язмыш укытучының зәңгәр күзләрен, зирәк акыллы башын, таза гәүдәсен шушы балалар бәхетенә саклап калган иде. Балалар, шатланышып, үзләренең Андрей Иванычларын сырып алдылар. Куллары, кешегә ияләшкән күгәрченнәрдәй, укытучының киң учына үрелделәр. Андрей Иваныч балаларга озак карап торды. Каты сугыш, кыска ял вакытларында ул бу балаларның йөзләрен ничә тапкырлар исенә төшермәде! Салкын яңгырлы караңгы төннәрдә аның күз алдында бу балаларның күзләре ничә тапкырлар, һавадагы йолдызлардай янып, авыр поход юлларын җиңеләйтеп тормады! Менә аның уттай җитез, тиктормас сеңелесе Маша, менә аз сүзле, тепле уйлаучан Зина Колесова; нәрсәдер иснәнгән шикелле итеп гел борынын тартып йөрүче Сёмушкин, бик тә, бик тә акыллы Стёпа Карасев... Әнә ничек үсеп, олыгаеп киткәннәр алар! Стёпаның башы, куе чәч каплаганга күрә, шар шикелле түгәрәк булып күренә. Андрей Иваныч аны сугышка кадәр ничә тапкырлар дәрестән соң алып калып, чәчен машинка белән кырган иде! Хәзер Андрей Иваныч кулын Стёпаның башына куйды. Стёпа, бик каты кызарып: — Ипи әгәр, китәртәм. Андрей Иваныч, — диде. — Аның саен үсә ДӘ1 үсә. Тәмам аптырадым инде. — Китәртә ул, китәртә, — диде Сёмушкин, көлеп. — Ел саен китәртә. — Тукта, мин сине! — диде укытучы, бармак янап. — Бүген үк мин синең чәчеңне нулевой машинка белән кыркып ташлыйм әле. Малайлар, Стёпаның чәч алдырырга яратмаганын белгәнгә, көлеп җибәрделәр. Шул чакта укытучы, үзеннән күзен алмыйча, иң артта басып торган урта буйлы кара тутлы Федяны күрде. — Ул да безнең Стожары малае, Андрей Иваныч, — дип пышылдады Маша. — Федя ул, Федя Черкашин. — Исәнме, Федя! — Укытучы Черкашинга таба атлады. — Беләм, беләм мин синең турыда. Маша яза иде. Балалар укытучылары белән барысы да исәнләшеп чыккач, Сёмушкин: — Андрей Иваныч, инде безгә сугыш турында сөйләгез, — диде. Укытучы көлеп: — Син һаман шундый икәнсең әле, — диде. — Элеккеге шикелле түземсез икәнсең. Ләкин бит минем дә күп нәрсә турында беләсем килә. Сезнең ничек торуыгыз, пиләр эшләвегез турында беләсем килә, дусларым. Кайда, миңа үзегезнең хуҗалыгыгызны күрсәтегез әле. Балалар бер-берсенә карашып алдылар. Нәрсәләрен күрсәтсеннәр соң алар, үзләренең тәҗрибә участокларын күрсәтсәләр генә инде...  
37 
 
Андрей Иваныч гаҗәпләнеп: — Нәрсә? Әллә күрсәтер әйберегез юкмы? — диде. — Ә әнә теге моннан күренеп торган кырлар? Ә болын, урман, елга буйлары? Маша горур кыяфәттә иптәшләрен күзеннән кичерде. Имеш, ул укытучыга нинди бүләк кадерле икәнен белде. һәм балалар Андрей Иваиычиы колхоз буенча алып киттеләр. Маша, корымланып беткәй тәбәнәк кенә бер сарай кисәген күрсәтеп: — Безнең тимерче алачыгы!—диде. — Биредә Евсей абый эшли. Ә бусы хайван абзары... Аны әле күптән түгел генә салдылар... — Маша шундый итеп сөйләде, әйтерсең, укытучының тимерче алачыгын да, хайван абзарын да гомерендә беренче тапкыр күрүе иде. Андрей Иванычны күргән колхозчы хатыннар баш иеп исәнләштеләр, исән-сау әйләнеп кайтуы белән тәбрик иттеләр һәм, балаларга ишарәләп, болай диделәр: — Кайтып баш-күз алырга өлгермәдегез, алар сезне борчый да башладылар. Укытучы моңар каршы: — Яшь хуҗаларның хуҗалыкларын карап йөрим әле, — дип җавап бирде. — Бик яхшы. Безнең ничек итеп аякка басканны күрегез... Каралтылар тирәсеннән әйләнеп чыккач, балалар укытучыларын кырга алып киттеләр. Бүген укытучы һәрбер нәрсәгә шатланып карады. Иртәнге җил белән дулкынланып торган яшел игеннәр дә, ерактан шәмәхә-кызыл палас булып күренгән тукранбаш кыры да, көтүдә мөгрәшеп йөргән төрле төстәге сыерлар да, әкрен генә аккан елга да шатландырды аны. Бара-тора балаларның телләре ачыла төште. Балалар хәзер урманда ерткычларның да, кошларның да сугышка кадәрге вакытка караганда күбәеп китүләре турында сөйләделәр. Каян гына килә торганнардыр! Хәзер урманда бүреләр, кабан дуңгызлары күренә башлады. Бер тапкыр көтүгә бик зур мөгезле болан килеп кушылды. Көн буе сыерлар тирәсендә йөрде, Әтәч исемле үгезнең котын алып бетерде. Балалар торган саен күбәя бардылар, һәрберсе укытучыларына берәр яңалык әйтергә теләде. Берсе, үзенең гөмбәле яңа җирләр тапканын, икенчесе, су эчендәге ботаклы агачлар төбеннән буш кул белән балык эләктерергә өйрәнгәнен, өченчесе, ат тотарга остарганын сөйләде. Аннан укытучының игътибарын Алёша Сёмушкин биләде. Алёша йомран оялары тирәсенә куелган, үзе ясаган капкыннарын күрсәтте һәм җәй буена ике мең йомран тотарга планлаштырганын әйтте. Укытучы елмаеп: — Ә соң ничек, йомраннар синең планыңны кабул иттеләрме? — дип сорады. — Кабул иттеләр, — диде Маша.— Ләкин капкыннарына күбрәк бакалар эләгә. Сёмушкинпың хәтере калды һәм шунда ук капкыннарының тоткарсыз эшләгәнлекләренә ышансыннар өчен, теләгән кешегә йомран оялары янына килеп яшеренеп карап ятарга тәкъдим итте. Ләкин Маша каршы килде: йомран саклап, кичкә кадәр ятарсың, ә ал арның әле шул кадәр күп җирдә буласылары бар! Андрей Иваныч, бик чиста итеп уталган тигез делянка янында туктап: — Бусы кем чәчүлеге? — дип сорады. — Катерина Копшакованыкы. Санька әнисенеке, — диде Маша. — Ә Санька Коншаков канда соң? — дип сорады укытучы. — Нигә күренми ул? /Маша, син бит аның белән дус идең.  
38 
 
— Ә без... без хәзер дә аның белән ачулы түгел, — диде кыз, көлемсерәп. — Ләкин ул хәзер әллә нишләде. — Ничек... әллә нишләде? Сёмушкин: — Шулай... — дип нидер сөйләргә керешкән иде, Маша, бу турыда сүз башлаганына үкенеп, Алёшаның терсәгеннән тартып туктатты һәй елга буендагы таллыкта кәрзин өчен иптәшләре белән тал чыбыгы кисеп торучы Саньканы күреп, Андрей Иванычка эндәште: — Әнә генә ул Коншак, чакырып китеримме? — Чакыр әле, Машенька. Кыз межа буйлап йөгерде. Санька, аны күреп, куаклык арасына кереп шылды. Ул Машаның Андрей Иванычны кыр буенча алып йөргәнен баядан бирле күзәтеп тора иде инде. Әнә ничек ’ шат бүген Маша. Ә нишләп шат булмасын? Гуган абыйсы сугыштан кайтты. Күп тә үтмәс, Алёша Сёмушкин да, Иңе буе бер Стёпа да һәм күп кенә башка малайлар да үзләренең әтиләрен, абыйларын шулай ук шатланып каршы алырлар... Бары тик Егор Коншаков кына кайтмас... Саньканың да көн озын әтисе белән бергә буласы, аңарга яңа төзелешләрне, манара шикелле биек итеп өелгән печән кибәннәрен, кырдагы игеннәрне, елгадагы балыклы тын култыкларны күрсәтеп йөрисе килде. Маша: — Санька, син кайда? Безнең янга кил! Сине Андрей Иваныч күрергә тели! Чык инде, качып ятма!—дип кычкырды. Ләкин Санька, үзенең чыбыкларын өстерәп, яраланган ерткыч шикелле, тавыш-тынсыз гына куаклык эченә таба үрмәләде. Хәсрәтеннән йөрәге әрнеде аның. Маша, әлбәттә, Саньканың Андрей Иванычтан нигә качканын аңламады, ул башын чайкап торды да яңадан укытучысы янына килде. 
ЕГОР АГАЙ БОДАЕ 
Хәзер инде Андрей Иванычка иң кызыгын күрсәтәсе калды. Балалар аны тәжрибә участогына алып килделәр. Маша, ишекне әкрен генә ачып, барысын да эчкә уздырып җибәрде. Векшин бабай түтәлләр арасында яшелчәләрне карап йөри иде. Маша иптәшләренә бармак янады. — Шаулашмагыз... Хәзер берәр нәрсә уйлап чыгарабыз. Кыз нәрсә уйлап чыгарачагын үзе дә белми иде әле, ләкин эченә кереп утырган шайтан баласы аңарга тынычлык бирми иде инде. Ул Захар бабай янына йөгереп килде. — Бабай... бер кеше килгән, безнең тәҗрибәләр белән кызыксына. — Нинди кеше? — Хәрби... Фронттан ул. Безнең яңа сортлар турында сораша. Захар бабай үкенечле итеп: — Инде такылдап та өлгергәнсең икән!—диде. — Ә без нинди сүз куешкан идек? Маша: — Бу кешегә күрсәтергә ярый, бабай, — дип әйтә башлаган иде дә, карт башын күтәреп карады һәм, кызны бер читкә этәреп, алга таба атлады: — О-о! Мин кемне күрәм! Андрей Иваныч, нихәл, кадерлем! диде ул һәм укытучының буш җиңенә куркып карап торды. Димәк, бөтенләй яраксызга чыгардылар? Андрей Иваныч Векшин бабайны кочып алды. — Документлар буенча бөтенләй. Ә үзем икенче бер фронтка күчерелгән шикеллерәк итеп саныйм.  
39 
 
— Дөрес саныйсың,—диде Захар бабай, аның сүзләрен хуплап.— 'Я, дөньяда нинди яңалыклар бар, Андрей Иваныч? Безнекеләр хәзер кай җирләрдә тәпилиләр? — Еракта, Захар Митрич! Кичә радио буенча приказ тапшырдылар — безнекеләр Минскины алганнар. Карт сызгырып куйды. — Изге хәбәр бу. Тиздән Гитлер чәнчелә, алайса! Безнең кояшны каплап торган кеше ашаучылар күләгәсе олага, алайса! Тырыштыгыз, рәхмәт! Менә без дә кулдан килгәнчә тырышып йөргән булабыз. — Карт үзләренең участокларын күрсәтте. — Ә, сезнең тәҗрибә кырыгыз шушымыни әле? — дип сорады укытучы. — Исеме зур, Андрей Иваныч! Ә үзе биш тиенлек бакыр кадәр генә. Ләкин шулай да без анда байтак нәрсә чәчтек. Орлыгын бөртекләп тә, учлап та җыйдык. Менә бусы долгунец җитен. Биредә кышкы салкынга түзә торган арыш. Тегендә шәрә орлыклы арпа... Ә бусы сезнең бүләк... Балалар хатына салып җибәргән идегезме, шул. — Захар башлары зур-зур булып үскән кечкенә генә тукранбаш делянкасын күрсәтте. Укытучы участок буйлап әкрен генә атлады, үсемлекләр яныннан иелә төшеп узды ул. Гүя ул алар белән озак аерылышып торганнан соң исәнләшеп йөри иде, яфракларын, чәчәкләрен куллары белән йомшак кына итеп сирпеп барды. Менә ул буе кеше ярым булып үскән дагстан киндере янында туктап калды. Җитен янында куе яшел төстәге киң яфраклы берничә кенә куагы үсеп утыра иде. Тагы да арырак бик тә кечкенә түтәлләрдә укытучы амур соясы, күксагыз, җир чикләвеге күрде. — Ә бу көньяк үсемлекләре бирегә каян килде? — дип сорады Андрей Иваныч. — Ансы турында сез әнә балалардан сорашыгыз, — диде Захар бабай. — Алар үстерде. — Без аларны тәҗрибә өчен чәчкән идек, Андрей Иваныч, — диде Алёша. — Ә орлыкларын мәктәптән алдык. Захар бабай башын чайкап куйды: — Мин сиңа әйтим, алар үзләренең бу мәзәкләренә мине дә китереп кыстырдылар. Имеш, «Боларга суны ничек сибәргә дә, ничек итеп ашларга?» Җавап биреп өлгереп булмый. Ә мин, дөресен әйткәндә, мондый үсемлекләрне гомеремдә күрмәгән. Менә без, җыелдык та, көньяк кунакларын кыраудан һәм салкын җилдән ничек итеп саклап калу турында киңәштек, һәм, күрәсез, саклап калдык. Хәзер кунакларыбыз ияләштеләр бугай инде. — Андрей Иваныч, — диде Маша. — Әгәр дә без бу җир чикләвеген .кырга чәчсәк, нишләр икән? Ул бит бик кыйммәтле культура! Күксагыз да кыйммәтле. — Аннан соң сарайлар артында виноград белән кавын үрчетсәк тә яхшы булыр иде, — дип куйды Сёмушкин. — Күрдегезме, кая таба чамалыйлар, Андрей Иваныч!—диде Захар бабай, көлеп. — Кыяр эчендә орлык күпме булса, аларның башында хыял шул кадәр. Уңган халык, үз дигәнен булдыра торган... Андрей Иванович бишенче клеткадагы куак-куак булып үскән куе бодай янына килде. Бодайның үтә күренмәле буын-буын яшел сабаклары буйлап яңгыр тамчылары тәгәри, мыеклы башаклары су тузаны ■белән капланган иде. һич көтмәгәндә болытлар арасыннан кояш килеп чыкты, Һәм яңгыр йелән юылган бодай затлы пыяла шикелле яктырып китте. Укытучы хәтта күзләрен кысты һәм чүгәләп утырды. — Бу нинди сорт?  
40 
 
Захар балаларга кулы белән ымлап куйды, гүя ул моның беләНг дәшмәгез, Андрей Иванычка бодайны карарга комачауламагыз, дияргә теләде, ә үзе муенын сузган хәлдә аңардан күзен алмады. — Карагыз әле, Захар Митрич... бу... — укытучы борылды да картның кулыннан тотты. — бу Егор Платоныч бодае ич! Әлбәттә шул. — Таныйсызмыни? — диде Захар бабай. — Дөрес, Андрей Иваныч» нәкъ үзе. — Ничек танымыйсың! Буе да, башаклары да әйтеп тора. МиН моны йөз төрле бодай арасыннан да аерып ала алам. Мин аны төшемдә дә әллә ничә тапкыр күрдем. Ләкин ул сезгә кайдан килде соң, Захар Митрич? — Укытучы кинәт үз янына Машаны чакырып китерде. — Ә сез миңа Саня белән нәрсә дип язган идегез? «Бодай һәлак булды, бер бөртеге дә калмады», дип түгелме? Шулай дип язган идек... — диде кыз, каушап. — һәм ул чыннан да югалган иде. Без аны озак эзләп йөрдек, күргән бер кешедән сораштык... Берсе дә белмәде. Бабай да аны югалган дип йөрде.;. Никж шулай дидегез ич, бабай? — Әйттем, шулай дидем. — Захар бабай уңайсызланып җилкәсен кашып куйды, аннан балалар арасыннан Федяны тартып алды: — Мәсьәләне менә кем үзгәртеп җибәрде. Аңар рәхмәт әйтегез. һәм ул, Андрей Иванычның да, балаларның да һичнәрсә аңлама- ганнарын күреп, оныгы белән карашып алды да, бодайның башыннан үткәннәре турында сөйләп бирде. 
Немецлар Стожарыга килеп җитә башлагач, Захар Векшин, үзенең, иске берданкасын кора да. урманга партизаннар янына китеп бара. Отряд командиры, МТС директоры картны күреп ачулана, минут тормый авылга кайтып, колхоз көтүен көнчыгышка куып китәргә куша. Ләкин бабай, кырт кисеп, баш тарта: көтүне хатын-кызлар белән үсмерләр дә алып китә алырлар, ә ул, ничек кенә булмасын, ир кеше, урман сукмакларын, һәрбер юлны күңелдән белә, берданкадан начар атмый, әлбәттә, ул бер-ике дистә шакшы немецны чәнчелдерми калмаячак. Шул ук вакытта Пушкин колхозында йөз илле төп җиләк-җи- меш агачы, өйләр, чәчкән игеннәр бар. Аларны, хайваннарны куып алып киткән шикелле, алып китеп булмый бит. — Колхоз сторожы булырга уйлыйсыңмы? — дип сорый командир. — Немецлардан авылны саклап калмакчы буласыңмы? — Анда күз күрер әле... һәм Захар отрядтай китми. Тиздән аңарга яраклы эш тә табыла. Ул партизаннарның аяк киемнәрен төзәтеп, өс-башларын ямап тора, аш пешерә, авыруларны үлән белән дәвалый. Кайчакларда, хәерче булып киенә дә, авылларга барып йөри, совет кешеләренә староста итеп кемне куйганнар, полицайлар бармы, — туларны белешеп кайта; Бер тапкыр ул урманда ялгыз йөри-йәри кыргыйланып беткән Федя Черкашинга килеп очрый. Захар бабай малайны отрядка алып кайта. Федя бабайга партизаннар хуҗалыгын алып баруда булыша, дар\ 
кенә буйлы, җитез Федя ансат үтеп керә. Малайны отрядта яраталар, әтисе дә, әнисе дә юк икә е и күбесе аны асраглага алмакчы булалар. — Мин ятим түгел, минем бабаем бар... дип җавап и | д . 
үләннәре, гөмбәләр, җиләкләр җыеша. Хәзер алар авылларга бергә баралар. Олы гәүдәсе белән күзгә оә релеп торган бабай өчен күренеп йөрү куркыныч булган җирләргә кеч 
41 
 
Бер тапкыр алар бабасы белән Стожарыга китәләр. Бу вакытта анда немецлар хөкем сөрә. Басуларны полицайлар саклый. Хәзер ул басулар ниндидер бер немец алпавытыныкы булалар. Ул елны иген бик яхшы уңа. Игеннәр арасыннан барганда Захар бабай бер сотый җирдә Егор Платоныч бодаен күрә. Катерина Конша- кова аны таптап бетерергә никадәр тырышкан булса да, аерым сабаклары тереләләр, үсәләр, алар хәзер өлгереп җиткән авыр башакларны көчкә-көчкә күтәреп торалар. — Нинди бодай үскән! Кем өчен бит әле! — ди Захар бабай, сыкранып. — Немец корсагы өчен. Хәзер инде бу бодайның бер башагы, бер бөртеге дә исән калмаячак! — Һәм ул малайга текәлеп карап тора да, болай ди: — Кеше бакчасына кереп борчак ашаганың бармы? Кеше бакчасына кергәнең бармы? Федя оялып кына: — Бар, — дип җавап бирә. — Малайларның барысын да бер калыпка койганнар, сезнең халык минем канымны җитәрлек бозды... Ә менә хәзер, Федюша, син бер изге эш башкарып чыга аласың. Шул бодайның һич югында өч кенә башагын булса да кулга төшер. Булдыра алырсыңмы? — Алырмын, бабай. Бөтенесен дә өзеп алып кайтырмын, — ди Федя. Төнлә белән ул бодай янына үтеп керә, һәм таң алдыннан карт белән малай лагерьга бер сумка башак алып кайталар. Кабыгыннан арындыралар, җилгәрәләр дә капчыкка салып куялар. — Чәчүгә әзерләнергә иртә түгелме соң әле? — дип сорыйлар аңардан партизаннар. — Җиребездән немецны бәреп чыгарганыбыз юк, ә син орлык турында кайгыртып йөрисең. — Бик вакыт. Җир — немец корсагы түгел. Орлыгы булса, ипие дә булыр. Хәзер инде без бу орлыкны югалтмабыз. Отряд командиры Захар бабай белән Федяны мондый чыгышлар ясап йөрүдән кискен рәвештә тыя, шулай да бодай өчен шатлана, бодайны күз карасы кебек сакларга куша. Яз көне каты сугышлар башланып китә. Фронт сызыгы партизаннар районына якынайганнан-якыная бара. Кызыл Армия белән бәйләнеш булдырырга кирәк була. Бабай фронт аша чыгарга үзе теләк белдерә. Федя да аңарга иярә. Отряд командиры башын чайкап: — Син бик кечкенә бит әле, — ди. — Синең әле болында йөгереп йөрер, кузна уйнар чагың, ә бу шундый эш... Куркыныч эш бу, бу эштә барысына да хәзер булып торырга кирәк. — Мин һәрвакыт хәзер! — Димәк, син пионер... Әйдә ярар, бар, юлында бул, энекәш! — Командир малайны кочагына ала. һәм Захар бабай белән Федя юлга чыгып китәләр. Башта давылда, сынган агачлар арасыннан, дерелдәп торган сазлыкка бата-чума баралар, аннан елга буена килеп чыгалар, Захар икенче як ярга чыгу өчен елганың сай җирен эзләп китә. Федя, куе үләнгә утырып, бабасын көтә башлый. Кинәт ул куаклык артында әкрен генә йөргән һәм кычкырган тавышлар ишетә. Федя тавыш килгән якка йөгерә башлый, ләкин шул чакта яңгыр теләнчесенең кайгылы тавыш белән сузып кычкырганын ишетә. Бу — шартлы сигнал була. «1Мин эләктем. Үзебезнеке- ләргә ялгызың гына бар», — ди Захар бабай. Федя, бабасының котомкасын кия дә, юан бүрәнәгә атланып, елга аша чыгып китә. Ике көн үтүгә совет гаскәрләре, дошман оборонасын өзеп, немецларны көнбатышка таба куып китәләр. Күп кенә совет кешеләрен, шул исәптән Захар Векшинны да, азат итәләр.  
42 
 
Карт шунда ук Федяны эзләргә керешә. Ләкин аны беркайдан да таба алмый. Кайда гына язса да, кайдан гына сорашса да, анын оныгы турында беркем бернәрсә белми. Бары ярты елдан соң гына, Стожарыда тормыш бераз рәтләнгәч кенә, Захар Векшин ерак Ташкент шәһәреннән бер хат ала. Федядан була ул хат. Ул үзенең бу хатында теге вакытта донесениене тиешле җиренә илтеп тапшыруы, ләкин кайтышлый, бераз яраланып, госпитальгә керүе турында яза. — ...Озак кайткандырмы, тиздерме, оныгым быел яз кайтып җитте. Әлбәттә, бодайны да үзе белән алып кайтты. — Захар бабай үзенен сүзен шулай тәмамлады. Укытучы аны шелтәләп: — Ә сез бүгенгә кадәр әйтми торгансыз. Әнә нинди бит сез, Захар Митрич! Бу бит әллә нинди әкиятләрдән дә кызыграк! — диде. — Курыктым, Андрей Иваныч. Ә бәлки озак ята-ята орлыкларда бертөрле дә тереклек калмагандыр дидем. Вакыты җитми торып, шапырынуның нигә кирәге бар. Участокка йомшак җил килеп керде дә, әкрен генә игеннәр өстеннән үтеп китте. Игеннәр, гүя сә без яшибез, без яшибез», дип әйтергә теләделәр, башакларын кыштырдатып алдылар. — Ә менә хәзер мәсьәлә ачык: бодай яши, башакланды, өлгереп җитте, тиздән урып алабыз. 
ЧҮРӘКӘЙ 
Санькалар, берәр бәйләм яшь тал чыбыклары кисеп алдылар да, куаклыктан чыгып, өйләренә кайтып киттеләр. Санька, башын түбән иеп, иң арттан өстерәлде. Бүген аның күзенә бернәрсә дә күренмәде: күктәге әледән-әле яңгыр көтеп торган тыгыз соры болытларны да, иген кырлары өстендә мәгънәсез кычкырып йөргән чәүкәләрне дә күрмәде. Ул, Петьканың бертуктаусыз: «Болай юк-бар бәягә саткач, кәрзинкә үреп маташуда мәгънә юк», дип зарланып баруына ачуы килеп: — Җитте сиңа! — дип кычкырды. — Синең ул кәрзиннәреңне минем күрәсем дә килми. — Мин дә шуны әйтәм шул — рәт чыкмый, — диде Петька. — Әни бүген сине кереп чыксын әле дигән иде. — Нәрсәгә? — Шуны да белмисеңме? Итек мастерское турында хәл итеп бетерергә кирәк. Әни инде Яков абый белән барысы турында да сөйләшеп бетергән. Пелагея түтәй дә үзенең Тимкасын җибәрергә булган. Малайлар, Векшинның тәҗрибә участогы янына җитеп, койма буена ял итәргә утырдылар. Петька Санькага бәйләнде дә бәйләнде: — Нигә син шундый күңелсез, Коншак? Кикриге шиңгән әтәч шикелле йөрисең, — диде. — Көн салынкы булгангамы әллә? Ә бәлки укытучыдан шүрләгәнсеңдер? Мин күрдем бит, ул бая сине алырга Машаны йөгерткән иде: «Кайда, китер әле миңа шул Коншаковны...» Санька иңбашын җыерып: — Укытучы кем соң ул! — диде һәм уйламыйчарак әйтеп салганына уңайсызланудан кызарып китте һәм йөзен читкә борды. Ә Петька аңар куәт бирде: — Әлбәттә шулай! Укытучы дип бик исебез китеп тормый әле, — диде ул. — Әллә ул безгә туган-тумачамы! Элек кенә ул, берәр нәрсә булды исә, хәзер машинкасын чекелдәтә башлый иде. Скамьяга рәхим ит! Утырта иде дә нулевой машинка белән чәчне китәрергә тотына иде. Җитмәсә, тирги-тирги китәрә иде әле: «Иигә алмагач ботагын сың.
43 
 
дырдың, нигә узгынчыга тупас итеп җавап бирдең? Ник тегеләй иттең цә, ник болай иттең?» Коточкыч иде! Ә хәзер ул безгә начальник түгел. Үзебез дә мыеклы. Мастеровой халык. Рәхим ит, гражданин, олтан салыйкмы, баш сабыйкмы? Ә дигәнче өлгертеп бирәбез! — Петька, бөтенләй кыюланып китеп, кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгара башлады: — Әгәр хәзер шуннан безнең янга килсә, мин аңар болай дияр идем: «Минекен тартып карагыз, самосад тәмәке. Бер суырган тончыга, ике ■суырганның күзе чыга». Санька Девяткинга таба борылып: — Кемгә шулай дияр идең?—дип сорады. — Кемгә булсын... Андрей Иванычка. Ләкин Санька Петькага шундый итеп карады, тегесе, куркып, артына чигенде һәм авыр сулап куйды: юк, бүген Коншак белән бернәрсә турында да сөйләшеп булмый. Петькага да күңелсез була башлады. Ул кешеләрнең сөйләшмичә, кычкырышмыйча, берсеп-бсрсе үчекләшмичә, тик кенә утырганнарын яратмый иде. Петька, ниндидер бер үләннең борын тәмәкесе шикелле яндырып ала торган чәчәкләрен өзеп алды да, учына салып уды һәм черем итә башлаган Тимка Колечкинның борынына тыкты. Тегесе сикереп торды, төчкереп җибәрде. Аннан Петькага йодрык күрсәтте дә, тагын башын әрекмән белән томалады. Девяткинның тәмам эче пошты. Урыныннан торып койма аша участокка карады, аннан тагын Санька янына килеп утырды һәм йомакай- ланып кына пышылдап куйды. — Ну Векшиннарның җиләге әйбәт тә соң! Инде бөтенләй пешеп .җиткән. Үзе, койма аша үрелсәң, буй җитмәле. Әй, бераз ашап карарга! Әйеме? — Мин кеше бакчасына керергә өйрәнмәгән. — Маша белән Федяны җәберләүдән куркасыңмыни? — Минем аларда ни эшем бар. — Я, я, эшең булмаганны исбат ит әле! — Әйттем ич инде мин сиңа... — Санька, без бит ашап кына карыйбыз. Үзебез белән алып чык- .мыйбыз. Векшин бабай бернәрсә дә белми калыр. Әлбәттә, һөҗүмне бөтен кагыйдәләре белән үткәрербез: дозорлар куярбыз. Үзебез плас- тунча шуышып керербез... Санька эндәшмәде. Петька: — Алайса, теләсәң нишлә, — диде дә тирән сулап урыныннан тор- сДЫ. — Керәсең килмәсә, без Тимка белән икәү дә керә беләбез. Ләкин кара аны, Коншак, үкенерсең! Җиләге нинди бит — шикәр дә бал! Соңыннан үзең дә төкерегеңне йотып йөрерсең. — Кереп кара! — Санька Петьканың кулыннан каты итеп тартты.— ■Утыр! Беркайда да кермисең. Петька, авыр сулап, малайларга карады. Имеш, «күрдегез, мин нинди кыю, нинди башсыз егет. Әгәр Санька булмаса, мин сезнең барыгызны да тәмле җиләк белән сыйламый калмас идем». Аннан ул иренеп кенә: — Әллә чүрәкәй уйнап алабызмы? — диде. — Тимка, тубың үзеңдәме? — Үземдә, — диде Тимка. Малайлар ике тигез партиягә бүленделәр. Ләкин уен сүлпән барды. Петька, малайларны ничек булса да көлдерергә теләп, лапта белән тыгыз резина тупка шундый мәзәк итеп сукты, туп участокка таба атылып «итте һәм читәннең теге ягына барып төште.  
44 
 
Малайлар куркып киттеләр. Барысыннан да бигрәк Тимка борчылды. Бу тупны Тимкага күптән түгел генә фронттан кунакка кайтып киткән абыйсы бүләк иткән иде. Тимка аны кадерләп кенә тота иде... Менә ул, әтәчләнеп, Петькага ташланды, һәм: — Бар, тупны эзләп алып чыгарга Векшин бабайдан рөхсәт сора, — диде. Петька, артына чигенә-чигенә: — Ни сөйлисен син. Тимка, ни сөйлисең! — диде. — Векшин анда кеше кертәме соң! Беләсең, ул нинди котырган. Юк, йөз сум бирсәң дә, мин аның янына бармыйм. Алай иткәнче, мин сиңа яңа туп алып бирермен... Шәһәргә баргач, алырмын да кайтырмын. — Алырсың син! Ванька Строкииның авыз гарьмонеи елгага төшергәч тә. алып бирәм дигән идең. Ел булды инде, һаман аласың әле... — Ә мин бит Ванькага әйберләтә түләдем. Кыш буе көнбагыш белән сыйлап чыктым. — Сыйладың пычагым! — диде җирән Ванька, көлеп. — Бер стакан ала да бөтен класска өләшеп чыга. Имеш, ул юмарт. Бар да минем гармонь хисабына. Петька, күр дә тор, шәһәрдән алып кайтам, берне түгел, икене алып кайтам, дип никадәр ант итсә дә, Тимка ышанмады. Бер читкә китте дә, чирәмгә йөзтүбән капланып ятты. Санькага Тимка кызганыч булып китте. Ул Петькага усал итеп карап торды да. аны үз янына чакырды. — Нәрсәгә?—диде тегесе һәм икеләнеп кенә Санька янына килде. — Син юләргә сабышма, — диде Санька, әкрен генә. — Бар, тупны алып чыгып бир. Девяткин гаҗәпләнеп: — Ничек алып чыгыйм мин аны? — диде. — Керәсең дә, эзләп алып чыгасың. Синең тәҗрибәң бар бит. — Анда гел үлән генә бит, ниндидер игеннәр... Малайларга Саньканың тәкъдиме бик ошады, алар бер авыздан: — Табарсың, табарсың! — дип кычкырдылар. — Без аның кая барып төшкәнен күреп тордык. Әнә шунда, койма буена гына төште. Девяткин сылтау эзләп маташты: анда керү, әлбәттә, кыен эш түгел, ләкин бу эшне эңгер-меңгергә яки кичкә калдырганда яхшы булыр иде. Строкин аңардан: — Ә тупны фонарь кабызып эзләрсеңме?—дип сорады. — Ул чакта иртәгә иртән... Иртәрәк торам да табып алып чыгам. Санька кызып китеп: — Кара әле син аны, ә!—диде ул. — Җиләккә дисәң, хәзер керергә дә риза. Ә тупка дисәң, койрыгын сыртка сала! Ярый, Девяткин, син утырып тор. Үзем алып чыгам. — Син? — Петька Санькага күзен терәде һәм кинәт көлеп җибәрде; Әлбәттә шулай, Санька үзе дә җиләк белән сыйланып алырга каршы түгел, тик сылтавы гына булсын. — Ә синең белән икәү булганда, хмин теләсәң кайда, хәтта дөньяның чигенә дә барам... Санька белән Петька әкрен генә участокның икенче ягына килделәр. Койма буенда гына, ботакларын киң җәеп, шомырт агачы үсеп утыра иде. Санька шуның кәүсәсе буенча өскә менеп китте дә, юан гына бер ботакка атланып утырды һәм, таягын аска таба сузып, Петькага да үз яьына менәргә булышты. Бср-ике минут алар селкенмичә утырдылар. Аннан соң Санька шомыртның койма аша участок ягына чыгып торган ботагы буйлап үрмәли башлады. Санька кәүсәдән ерагайган саен сыгылмалы нык ботак катырак сыгыла барды, ниһаять, җиргә тиде. Шул ук юл белән Девяткин да үрмәли башлаган иде дә кинәт туктап калды. 
45 
 
Санька, шыпырт кына: — Нәрсә булды тагын? — дип сорады. — Сиңа рәхәт. Син каурый шикелле җиңел... — Сиңа да түзәр... Шомырт ич бу. Петька, сакланып кына, ары үрмәли башлады. Кинәт ул, ашлык белән тулы капчык шикелле булып, Санька өстенә ауды һәм куркып кына пышылдарга тотынды: — Укытучы белән балалар теге башта йөриләр. Векшин да шунда. — Сине күрделәрме? — Бәлки күргәннәрдер дә... Машаның күзе, үзең беләсең, җиде кат җир астындагыны да күрә торган... Малайлар, ул-бу була калса дип, койма буендагы куерып үскән кура җиләк куагы эченә кереп постылар һәм тыңлап тордылар. Тирә-як тын иде. Санька, Девяткинның күзенә генә күренгән дигән уйга килеп, участокның эченә таба үрмәләде. Ул, җиргә нык сыланып, йөзгәндәге шикелле әле бер, әле икенче кулын сузып, шуышты. Вакыт-вакыт туктап, Петьканы көтеп алды. Тегесе еш кына дүрт аякланып, як-ягына каранды, Санька аңар йодрыгы белән төртте һәм икесе дә бөтен шартын китереп, шуыша башладылар. Ун метр да китеп өлгермәгәннәрдер, куаклык артында сөйләшкән тавыш ишеттеләр, ә аннан соң Захар бабай белән балаларны, алар уртасында Андрей Иванычны күрделәр. — Әйттем мин сиңа! — дип пышылдады Петька. — Менә каптык инде. Алар тәгаен безне эзлиләр. Малайлар яңадай кура җиләге куагы эченә кереп постылар. Ләкин Санька озакламыйча аңлап алды, участоктагы кешеләр беркемне дә эзләмиләр иде, сукмак буенча тыныч кына йөриләр, нәрсә турындадыр сөйләшә-сөйләшә үсемлекләрне карап узалар иде. Санька: «Векшин бабай укытучыга үз хуҗалыгын күрсәтеп йөри»,— дип уйлап алды. Ниһаять, барысы да участоктан чыгып киттеләр. Санька тагын бераз көтеп торды, һәм, Девяткинга ишарәләп алды да, тагын шуыша башлады. Кинәт ул Петьканың икенче якка таба шуышканын күреп алды. — Кая барасың? — Җиләк түтәле әнә кайда? — диде Петька. — Мин аны синнән яхшырак беләм. — Ә җиләк түтәле нигә сиңа? Девяткин күз кысты: — Я инде, я. Әллә син туп эзләргә кердем димәкче буласыңмы. Хәйләкәр дә соң син, Коншак... Санька, сикереп торып, Петькага ташланды. Ләкин, үзенең кайда икәнен хәтерләп, яңадай чирәмгә егылды. Ул Девяткинга ачу белән: — Минем арттан шуыш, минем арттан! — дип приказ бирде. Тегесе, күңелсез генә итеп, Санькага таба борылды. Озакламыйча үлән бетте, малайлар куе булып үсеп утырган солы ■янына килеп чыктылар, аннан арпа, арыш, бодай делянкалары башланды. Ниһаять, Санька белән Девяткин участокның сул як почмагына килеп җиттеләр (алар уйлавынча, туп нәкъ шушында булырга тиеш иде) һәм иген эченә кереп капшана башладылар. Озак эзләделәр алар. Тезләре белән терсәкләре, изелгән иген сабакларына буялып, ямь-яшел булды, ләкин туп табылмады. Петька сш кына башын чыгарып тыңлап торды. Юкка маташабыз, Коншак,—диде ул, сыкранып. — Печән арасыннан инә эзлибез. Ә безне тотсалар, беләсеңме пәрсә була? Век
46 
 
шин бабай штан төбенә кычыткан тутыра да идарәгә өстерәп алыг бара, җитмәсә, әниләрне чакыртып китерә. Санька анарга усал карап: — Эзлә, эзлә! — диде. — Шуарга яраткач, чана тартырга да ярат... Кинәт кенә куаклык артында калай банкалар, тимер кыршаулар шалтырарга тотынды. Санька җиргә сеңә төште. Ә Девяткин түзмәде, тәртәне кире борды. Санька аңарга йодрык күрсәтте, ләкин тегесе аңар карамады, чи- тәннең ике казыгын як-якка аерды да участоктан чыгып шылды. Санька бераз сулгарак алды һәм тагын эзләргә кереште. Ниһаять, аның кулы тыгыз резина тупка килеп тиде. Санька иркен сулап куйды. Тупны кесәсенә тыкты да, Петька чыккан җирдән читән аша чыгып шылды. 
САРАНЧА 
Бүген Андрей Иваныч бик күп кеше белән күреште. Күршеләре. элеккеге укучылары килделәр, колхозчылар керделәр. Үзенең иптәш кызлары белән Лена Одинцова килде һәм укытучыны кырга — үзләре үстергән бодайны күрсәтергә алып чыкмакчы булды. — Зинһар кирәкми... — диде Андрей Иваныч, ялынып, — болай да балалар төшкә кадәр үзләре белән алып йөрделәр. i өштән соң Татьяна Родионовна колхозчыларны җыелышка чакырды. Хатын-кызлар правление алдындагы бүрәнәләргә, киң җәелеп үскән тирәк күләгәсенә тезелешеп утырдылар. Малайлар да шунда җыелдылар. Алардан башка Стожарыда бер җыелыш та булмый иде. Петька Девяткин, хатын-кызларның кырын карауларына игътибар итмәстән, көтүче быргысы озынлыгында «кәҗә аягы» төреп капты. Тимка кинәт кенә: — Ташла тәмәкеңне, ташла! Укытучы килә!—дип пышылдады. Девяткин, бер дә исе китмичә генә, төтенен борыныннан чыгарды. — Хәзер ул безнең начальник түгел инде. — Сиңа әйтәләр бит! — диде Санька һәм аның авызыннан тәмәкесен тартып алды да җиргә салып таптады. Андрей Иваныч бүрәнәләр янына килде һәм сугышка киткәннән бирле беренче тапкыр честь бирмичә, пилоткасын салып, исәнләште. Хатын-кызлар Андрей Иванычка үзләре янында урын бирделәр. — Тагын безгә кайттыгызмыни, Андрей Иваныч! — Әллә безнең Стожарыдан яхшырак җир таба алмадыгызмы? — Балаларны караштырыгыз инде. Әтиләре киткәч, бөтенләй сүз тыңламас булдылар... — Бер җылы сүз әйтегез әле. Безнекеләр кайчан кайта инде? Катерина Коншакова да килеп җитте. Ул, укытучыны күрүгә, дулкынланудан, катып калды. Аның Андрей Иваныч янына йөгерәсе, анардан Егоры турында сорашасы, үзенең шикләнә башлавын әйтәсе килде. Андрей Иваныч, Катеринаны күреп, урыныннан торды. — Ишеттем, сезнең борчылуыгыз турында ишеттем,—дип пышылдады ул. — Ләкин сез гел йөрәгегезгә генә ышанып йөрмәгез, Катерина Васильевна. Аның алдавы да мөмкин. — Укытучы Катеринаны үз янына утыртты. — Егор башлаган эшне онытмыйсыз икән. Бүген сезнең игеннәрне күреп кайттым. Менә дигән иген үсеп килә. — Әйбәт булыр микән, Андрей Иваныч?—диде Катерина, бераз каушап. — Бик яхшы икмәк үсә. Тырышып эшләгәилегегез күренеп тора. 
47 
 
— Булышчыларым әйбәт бит минем: комсомолкаларым да, мәктәг;. балалары да игеннән күзләрен дә алмыйлар. — Ә колхоз әле һаман районда беренче урында түгел икән. Үзенең сугышка кадәрге данын җуйган. Катерина авыр сулап: — Сезнеке дөрес, Андрей Иваныч, — диде. — Без менә зур эш башлап җибәрмәкче булабыз әле. Иске Пустошьне бөтенләе белән эшкәртергә уйлыйбыз. Анда җир күп. Тик менә алар бу эшне ир-аттан башка башкарып чыга алырлар микән, сукачылар, тарту көчләре җитәр микән — колхозчы хатын-кызлар шул турыда сүзгә керештеләр. — Ә Андрей Иваныч нәрсә әйтер?—диделәр алар укытучыга. Укытучы урыныннан торды. — Файдалы эшкә керешкәнсез. Безнең халык немецны пуля да снаряд белән генә түгел, орлык белән дә кыйный. Уңышны күтәрергә яна сорт игеннәр үстерергә кирәк. Андрей Иваныч шулай диюгә, Катерина авыр сулап әйтте: — Бездә игеннең ай-яй нинди яхшы сорты бар иде, үзем харап иттем. — Иткәнсез дә, итеп бетермәгәнсез. — Андрей Иваныч кесәсеннән бер бодай башагы чыгарды. — Таныйсызмы? Катерина башакны учларына салды да, сүнәр-сүнмәс янган утка караган шикелле, сулышын да тидерергә куркып, карап торды, аннан Саньканы чакырып алды. — Саня, кара әле: әтиеңнең башагы табылды Шул ич! Менә нинди могҗиза! Кайдан алдыгыз сез аны, Андрей Иваныч? Кем саклап калган аны? Укытучы җыелган халыкка үзенең бүген балаларның тәҗрибә участокларында күргәннәрен, Векшин бабайдан ишеткәннәрен сөйләп бирде. Аннан бүрәнәләр өстендә утырган Стёпа белән Сёмушкинны һәм Зина Колесованы күреп, үз янына чакырды. — Менә алар үзләре дә биредә. Я, кешегә күренегез әле. Барысы да балаларга таба борылдылар. Ә балалар, карт өянке артына яшеренделәр дә, үзара пышылдашырга тотындылар. Укытучы көлеп: — Чыгыгыз аннан, барыгыз да чыгыгыз! Нәрсә сез анда куак төбендәге гөмбәләр шикелле качып ятасыз!—диде. — Ә бабагыз кайда? Маша белән Федя кайда? — Алар участокта дежур торалар, — дип җавап бирде Сёмушкин. Андрей Иваныч хатын-кызларга күз кысып: — Күрдегезме, аларда эш ничек куелган, — диде. — Андрей Иваныч, — диде Катерина, — җыелышка кадәр участокка барып киләсе иде... Ничек үсә икән, бодайны әйтәм. — Яшь хуҗалар кертсә ярый ла, — диде Андрей Иваныч, елмаеп.— Аларның анда каты куелган. — Хәзер ярый инде, — диде Сёмушкин. Колхозчы хатын-кызлар утырган урыннарыннан торырга өлгермәделәр, урам чатыннан Захар Векшин килеп чыкты. Яланаяк иде ул. мыеклары әллә ничек усал тырпаеп тора. Маша белән Федя да бабайдан калышмаска тырышып киләләр. Федя бабайның артыш таягын тоткан, ә Маша астына олтан салган, берничә җирдән янып чыккан итекләрен картның кулына бирергә тели: — Бабай, дим! Аягына ки инде, бабай! Захар кызны тыңламады. Ул, хатын-кызларны этеп-төртеп узды да. Татьяна Родионовна янына килде.  
48 
 
— Мин сезгә гел әйтеп килдем: сарайча бөтенесен дә харап итеп Оетерер дидем!.. Колхоз председателе аңламады: — Нинди саранча? — диде ул. Карт, олы кешеләр арасында кайнашкан Югары оч малайларына күз йөртеп чыкты да, Маша кулыннан үзенең итекләрен тартып алды һәм итекләре белән кпзәнәкизәнә: — Мин сезне, канатсыз саранчалар, акылга утыртырмын,—дип кычкырды. Ләкин малайлар як-якка тайпылдылар һәм олы кешеләр артына постылар, карт аларга тидерә алмады. Санька белән Петька тиз генә карт өянкегә үрмәләделәр. — Туктагыз әле, бабай! — диде Андрей Иваныч Захарга. — Нәрсә булды? Рәтләп кенә сөйләп бирегез әле. — Безнең бодайны таптап бетергәннәр, Андрей Иваныч,— диде Федька. шыпырт кына. — Сез киткәч, без бабай белән аш ашадык та яңадан участокка чыктык. Карасак, бишенче участоктагы бодай тапталып, чуаланып беткән. Каушап калган укытучы: — Тукта әле, Федя!—дип кычкырды. — Ничек алай булган ул? Аңлашырга кирәк. Сёмушкин ике сикерүдә Федя янына килеп җитте: — Бүген кем дежур? — Ну, мин. Мин беркая да китмәдем. Бары чирек сәгатькә аш ашарга гына кайтып килдем... — Д\енә шул-шул... Ә кече капканы япмый калдыргансыңдыр да, дуңгызлар кереп тулгандыр... — Яптым, яптым, казык белән дә терәтеп куйдым, бик яхшы хәтерлим!— диде Федька. Укытучы Векшин бабайга таба борылды: — Гадәттән тыш вакыйга бу, Захар Митрич! Дуңгыз да кермәгән, боз да сукмаган, ә бодай егылган. — Мәсьәлә ачык, — диде Захар бабай,— малайлар харап иткән аны... Укытучы гаҗәпләнеп: — Алар нишләп бодай таптап йөрсеннәр икән,—диде. — Груша яки алма өзгәннәр, җиләк ашарга кергәннәр дисәң, бер хәер иде. Алар аны булдыралар, ә менә аларга бодай таптауның нигә кирәге бар икән? Бусын аңлый алмыйм. Безнең балаларның колхозга начарлык эшләүләре мөмкин түгел! Захар, өметен өзеп, кулын селтәп әйтте: — Сугыш вакытында ирек алдылар алар, узынып киттеләр. Алар хәзер теләсәләр нишләп йөриләр... Захарның сүзләренә бригадир Погосова куәт бирде. Ул: «Малайлар сүз тыңламый башладылар, олыларга тупас сүзләр әйтәләр, кичләрен гармонь белән акырышып йөриләр», — дип сөйләп китте. Манефа әби: «Малайлар ярты капкамны алып китеп, буага салганнар да сал итеп уйнап йөриләр», — диде. Пелагея Колечкина: «Минем кура җиләгемне өзгәннәр, өлгергәннәрен булса бер хәер иде, яшелләрен, ботаклары белән өзеп алганнар», дип зарланды. Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, әйтерсең һава кинәт салкынаеп китте, куырылып килделәр. Санька, селкенергә дә куркып, өянке ботагында атланып утыра бирде. Ул, кешеләр барысы да яфраклар аша миңа карый торганнардыр, Векшин участогына кем кергәнне, бишенче участок бодаен ке\< таптап йөргәнне белә торганнардыр дип уйлады.


 
— Син ич Тимианы кызганган булдың! — дип пышылдады Петька. — Ни әйттем, туп артыннан анда кереп йөрмик дидем... Чәнчелеп китсен иде шунда! — Берәм-берәм сораштырырга кирәк,—диде Погосова. — Атаманнары кем икәнен белергә кирәк. Әйтмәсәләр, әниләренә тапшырырбыз. Әниләре очына чыкмый калмаслар. Укытучы шома кырылган яңагын угалап торды да: — Ә минемчә, инде кем дә булса шаярган икән, ул яшермичә, туры гына итеп үзе үк әйтеп бирер, — диде. — Күз күрмәгән — колак ишетмәгән эш бу, Андрей Иваныч, — диде Захар бабай. — Безнең авыл малайлары мондый түгел иде. Әшәкелек эшләүдән курыкмаганнар, ә җавап бирергә дигәч, куак артына посалар. — Ә мин әйтәм, посмаслар. Безнең егетләр куркак түгел. — Укытучы малайларны бер-бер артлы күзеннән кичерде, менә аның күзләре агач ботагындагы Санькада тукталдылар. Санька ихтыярсыз артына чигенде. Шул чакта аңарга Федя Черкашин да укытучы шикелле үк өянке яфраклары арасыннан карап торадыр кебек күренде. Ни өчендер аның башына: «Ә ул эндәшми калмас иде, әллә кайчан гаебен танган булыр иде инде», — дигән уй килде. — Ә Саня Коншаков нәрсә уйлый?—дип сорады укытучы. Саньканың сулуы кысылды. Ул агарынды, агачтан уңайсыз гына шуышып төште дә, әкрен генә болай диде: — Барысына да мин гаепле... Малайлар ул турыда бернәрсә дә белмиләр. Бодайны миң таптадым. 
БАЛЫККА БАРГАНДА 
Әйтерсең корт чакты, Саньканың шулай диюенә Захар бабай сикереп торды. Ул тантаналы тавыш белән: — Әһә-ә... Эләктеңме, саранча! — дип акырды. Ул, Федя кулыннан үзенең артыш таягын тартып алды да, Санькага ташланды. Санька тиз генә яңадан өянкегә үрмәләде. Захар бабай таягының ыргаклы башын ботаклар арасыннан өскә сузды һәм малайны, чалбарыннан эләктереп, өстерәп төшермәкче булды. — Төш, хәйләкәр шайтан, җиргә төш! Санька Захар бабайны хәзер һичнәрсә туктата алмаячагын, ничек тә аның таягын татып карарга туры киләчәген аңлады. Ул, озак уйлап тормастан, икенче бер ботакка күчте дә, күзләрен йомып аска сикерде, һәм чак кына Манефа әби өстенә килеп төшмәде. Куркуыннан коты алынган әби: — Тотыгыз, шул җен алмаштырган нәмәрсәне! — дип кычкырып калды. Санькага үзе артыннан бөтен җыелыш — хатын-кызлар да, счётын куенына тыккан хисапчы да, колхоз председателе дә, хәтта Андрей Иваныч та куа башлаган кебек булды. Ул, читән аша оста гына сикереп чыкты да, кирпеч, пыяла ватыклары, төрле чүпчар ташлана торган тыкрыкка кереп шылды һәм аннан шундый тиз йөгереп узды, яланаягы хәтта әз генә дә җәрәхәтләнмәде. Санька авыл артындагы иске ындыр янына барып җиткәч кенә туктады. Борылып караса, артында һичкем юк, авыр башмакларын лаштырдатып, бер Петька Девяткин гына йөгерә иде. 
49

50 
 
Санька чыраен сытты. Нинди тилелек эшләде бит ул! Үзе бөтен гаебен әйтеп бирде, ә бабай таяк күрсәткәч, куян шикелле, куркып качты. Санька ындыр кырына сузылып ятты. Ниндидер бер бөҗәк дымланган сары чәчәкнең эченә кергән дә чыга алмыйча азаплана — канатлары юешләнгән, керфек шикелле генә нечкә аяклары чәчәкнең эмальле яфракларында шуып-шуып китә иде. Санька, бөҗәкне алып бармагына куйды да, кояшка каршы тотып киптерде. Бөҗәк, канатларын кый; мылдаткалап торды да, очып китте. Ындыр янына мышный-мышный Девяткин йөгереп килеп җитте. Ул ачулы иде. Санька шикелле дуслар белән бәлагә килеп эләгәсеңне көт тә тор. Бодай таптап йөргәнне әйтергә кем кушкан аңар! Хәзер инде бөтен колхоз буенча сөйләп йөрерләр, урамда йөрерлегеңне калдыр; маслар. Җитмәсә, агачтан сикергәндә аягын имгәтте. Ә кем гаепле? Монысына да Санька. Петька кинәт дустының иңбашына төртте: — Кара... эзлиләр. Санька башын күтәреп карады. Тыкрыкта Андрей Иваныч белән Катерина күренде. Алар Санька- ларны ишек алларыннан, сарайлардан эзләп йөриләр иде. Санька Девяткинны кулыннан тотты да үзе артыннан дымлы җир. тычкан һәм черек салам исе килеп торган ярым караңгы ындыр эченә өстерәде. Ул: — Хәзер әни белән укытучы күзенә күренеп йөрүгә караганда, җир астына керү яхшырак, — диде. Монар каршы Петька, сүгенүендә дәвам итеп: — Әйтерсең, әллә нинди яхшы малай! — диде. — Имеш: «Мин гаепле, тотыгыз да хөкем итегез». Телеңнән өстерәделәр шул! Тик кенә торалар аны! Кем гаепле икәнен эзли-эзли җаннары чыксын иде. Эх, син, яшел әрекмән, бер катлы кәбестә! Шул чакта Санька, үзен-үзе онытып, сикереп торды да йодрыгы белән ниндидер йомшак әйбергә — әллә Петьканың борынына, әллә иягенә китереп төртте. — Барысы да синең аркада булды... Болгатып кына йөрисең син! һәм, Петька тәгаен сдача бирер дип белеп, Санька кулларын йодрыклады һәм, саламга бәреп егып, барысы өчен дә үч алырга уйлады. Ләкин Петька сдача бирмәде. Сугуга җиргә иңде һәм, башын куллары белән тотты да, шыңшый башлады: — Сугарга хакың юк, хакың юк!.. Санька ачуыннан төкереп куйды һәм бер читкә борылды. Аннан сакланып кына ындырдан башын тыгып карады. Тыкрыкта әнисе дә. укытучы да юк иде инде. Петька әле һаман да ияген уа-уа шыңшый иде: хәзер дөньяда яхшылыкның кадерен белүче дуслар калмады. Ул бит Санька өчен бөтенесен эшли. Хәтта итек мастерскоена да ялгызы китми, аның җыенып беткәнен көтеп ята. Ә ул борынга сугу белән мыскыл итүдән башканы белми. — Тик тор! — Санька аны төртеп җибәрде. — Сиңа күбрәк кирәк иде әле... Ул яшел кырга, ерактагы урманга, печәне чабылган болынга, андагы атларга карап алды да авыр сулап куйды һәм озак эндәшми торды. Аннан, Девяткинга карамыйча гына, ниндидер тонык тавыш белән сорады: — Син шәһәргә кайчан китмәкче буласың? — Әни әйтә, якшәмбе көн китәргә ярый, ди. — Юк, иртәгә үк! — диде Санька, үҗәтләнеп. — /Мин биредә бер көн дә тормыйм. Ә иртәгә китәргә теләмәсәң, үзем генә китәм.  
4* 
51 
 
Петька тантаналы тавыш белән: — Әһә, стенага килеп терәлдеңме! — диде. — Мина нәрсә, миңа иртәгә дә ярый. Әйдә, әнигә әйтәбез. 
Юлга әзерләнү озакка сузылмады. Евдокия, Яков абыегыз сезне үз туганнары шикелле күреп каршы алыр, ә аннан ул сезне тулай торакка урнаштырыр, дип ышандырды. Санька солдат капчыгына бер бөтен ипи, бераз пешкән бәрәңге, күлмәк-штан белән сөлге салды. Аннан әтисенең әйберләре салып куелган фанера ящикны актарды. Егор агайның кулыннан килмәгән нәрсә юк иде — ул итек астына да сала белә, савытсабалар да ямый, чиләк тә төпли иде. Шуңар күрә аның ящигында төрле кораллар тулып ята иде. Санька аннан бер пар итек калыбы, чүкеч белән без алды. Кем белә, шәһәргә, мастерскойга баргач, бәлки алар ярап куярлар. Ләкин әни белән нишләргә? Хәзер үк, итек мастерскоена китәм дисенме? Кирәкми, әллә ниләр әйтеп бетерер. Җибәрмәве дә бик мөмкин. Юк, ул Петька белән Ерак күлгә балыкка барабыз дияр дә, шәһәргә баргач, барысын да аңлатып, хат язар. Киткәндә Андрей Иванычны, Маша белән Федяны күреп сөйләшсә, яхшы булыр иде. Ул бит колхозга начарлык теләмәде. Ләкин алар хәзер аңар ышанырлармы соң инде! Феня белән әнисе өйдә юк иде. Шуңар күрә Санькага юлга әзерләнергә берәү дә комачауламады. Бары калыплар белән чүкечне капчыкка тыгып ятканда гына Никита йөгереп кайтып керде. — Кая барасың, Саня? — Әллә күрмисеңме? Күлгә балык тотарга барам. — Ә анда чүкеч нигә кирәк? — Нинди чүкеч? Ә, бумы... Батыргыч итәм мин аны. Никита ышанмыйча: — Итәрсең инде...—дип куйды. — Теләсәң кемнән сора. Хәзер малайлар балыкны барысы да шулай тоталар. — Ә тере балык алып кайтасыңмы? — Алып кайтам... Икене алып кайтам. Шулай дигәч, Никита тынычланды. Ул хәтта Санькага селәүчән дә казышырга булды. Әнисе белән очрашмас өчен, Санька иртәрәк ятты, әлбәттә «будильнигын»' көйләп куярга онытмады. Катерина соң гына кайтты. Ул Саньканы ашарга уятып карады, аш янында аның белән әйбәтләп сөйләшергә булды. Ләкин малай, үлеп йоклаган кеше кебек, селкенеп тә карамады. Катерина табынга кызы белән генә утырды. Алар сөйләшмичә ашадылар. Санька бары бер генә тапкыр Феня- ның ниндидер соравына әнисенең җавап биргәнен ишетте. — Сөйләмә инде, кызым... Безне... Коншаковларны хур итте ул малай. Санька җыерылып килде 'һәм башын мендәр астына тыкты. Иртә белән ул, «будильнигы» тавышына уянып, тиз генә киенде дә, шыпырт кына Девяткиннарга шылды. Ул кергәндә, Евдокия түтәй Петьканың котомкасына кайнар кабартмалар тыгып тора иде. Аннан соң ул улы белән Саньканы арт капкадан алып чыкты да бераз озата барды. Малайларның кыяфәтләре чын балыкчыларныкына ошаган иде: аркаларында котомкалар, кулларында кармак таяклары белән селәүчәннәр иде аларның. 
52 
 
Евдокия саубуллашканда балаларга: — Инде сез Яков абзагыз янында Гайсә пейгамбәр канаты аегында яшәгәндәй рәхәт яшәрсез, ә бер елдан авылга кунакка шундый егетләр булып кайтырсыз, малайлар шартларга җитеп көнләшерләр, — диде. — Ә үги әниең турында борчылма, — диде ул Санькага. — Мин аңарга барысын да аңлатып бирермен. Сине ШУНДЫЙ ЯХШЫ юлга бастырган эчен үзе үк рәхмәт әйтер әле. Ат караучы Седельникова узып китте. Ул Евдокия белән исәнләште дә балаларга күз төшереп алды: — Балыкка баралармыни? — Тегенди-мондыйга гына түгел, алтын балыкка, — диде Евдокия, көлеп, һәм балаларга күз кысты: — Ярый, әйдә барыгыз, күп итеп тотып кайтыгыз! Малайлар олы юлга таба киттеләр. Ләкин йөз адым да китмәгән- нәрдер, Санька сулга, болында чемченеп йөргән атларга таба борылды. Петька, гаҗәпләнеп: — Кая барасың? — диде. — Атлар белән саубуллашырга кирәк ләбаса... Бәлки соңгы тапкыр күрешүебездер. Петька әллә ни каршы килмәде, әле запаста вакыт күп иде. — Бар, бар! Үзеңнең карт алашаң белән үбешеп кил. Санька ат көтүе янына килде. Атлар дымлы үләнне дәрес ятлаган шикелле бер көйгә керт-керт кимереп йөриләр иде. Янында гына тонык сары төстәге ике тай, гәүдәләрен матур дерел- дәтә-дерелдәтә, әниләрен имәләр. Лиска, һәрвакыттагыча, башка атлардан читтә йөри һәм, шыпырт кына игеннәргә таба шылырга чамалап, басуга таба карап тора иде. Санька Муромецны эзләп тапты да аның калтыранып торган калку муеныннан сөйде. Муромец, чирәмнән аерылмыйча, сыек шәмәхә төсендәге күзе белән карап куйды, гүя ул: «Күрәсең ич, иртәнге ашымны ашыйм... Зинһар комачаулап йөрмә»,—дияргә теләде. Ләкин Саньканың моңарга хәтере калмады. Санька башта ат өстендә йөрергә өйрәнгәндә шушы Муромецка атланып йөрде бит. Кайчакта, каты чабып барганда, Санька егылып төшеп кала иде. Ә Муромец ташлап китми, кечкенә хуҗасының, хәл алып, яңадан менеп атланганын көтеп тора иде. Ә алар колхоз өчен Муромец белән никадәр печән, иген, бәрәңге ташыдылар! Санька котомкасын чиште дә, ипиенең яртысын сындырып алып, Муромец алдына куйды. Аннан Саньканың тимерче алачыгы янына барасы килде. Петька, чыраен сытып, кояшка карап алды. Әй, янга якын иске алачык! Санька синең мехыңның пыш-пыш итеп утлы күмергә өргәнен, чүкечләреңнең чык-чык итеп сукканнарын, тимер касмагыңны, күмер исләреңне ничек ярата иде! Сандал яныннан беркая да китмичә, гомеренә синдә эшләп яткан карт Евсеичны ничек ярата иде ул! Алачыктан Санька басуга китте. — Әллә көләсеңме син, Коншак! — дип кычкырды Петька, үзен-үзе тота алмыйча. — Болай йөрсәк, без поездга соңга калабыз ич. Ләкин Санька игеннәрне ничек күрми китәсең инде! Менә әниләр делянкасы. Тонык зәңгәр бодай, тар сукмакны томалап, калын стена булып үскән. Санька бодай турында: '’’Монда мөгаен бергә — ун булыр, бәлки артыграктыр да әле», — диде.
53 
 
Санька кинәт сискәнеп китте. Тукта әле, нәрсә эшләмәкче була ул! Әгәр шуннан әтисе исән булса, әгәр ул Саньканың нишләргә йөргәнен белсә... Малай, башакларны тотып карый-карый, делянка янында байтак вакыт уздырды. Шул чакта бодай арасында нәрсәдер кыштырдый башлады. Җирдә соры бер тычкан, тырышып-тырышып, бодай сабагын кимереп утыра иде. Менә салам янтайды, тычкан, оста гына итеп, башакны үзенә тартып алды һәм тәмләп кенә орлыкларын ашый башлады. Санька кармак таягын, сөнге ыргыткан шикелле төзәп, тычканга ыргытты. Тегесе, бер дә исе китмичә генә, оясына кереп шылды. — Менә корткыч!—диде Санька һәм кармак таягы белән җиргә төртергә кереште. Петька көлеп куйды: — Колхоз икмәген саклыйбыз диген!.. Санька төртеп күрсәтте дә: — Күр, никадәрне харап иткән!—диде. Петька тычкан чәйнәп ташлаган башак өеменә карады да: — Әйе-е... оста кимергән. Кичә без синең белән җиләк ашаган шикелле генә итмәгән бу. Санька кара янып чыкты. Кичә! Ул көн бөтенләй булмаган булса, яхшырак булыр иде. Нигә дип алар кичә участок янында чүрәкәй уйнап маташтылар икән!.. Санька кармакларын алды да, бодай арасыннан чыкты. Хәзер инде ул беркайда да тукталып тормады, уңга-сулга карамыйча атлый бирде. ҮГЕЗ БЕЛӘН СУГЫШУ Олы юлга якын иде инде. «Векшин хуҗалыгын» әйләнеп үтәсе генә калган иде. Балаларның берәрсенә яки Захар бабайның үзенә килеп очраудан куркып, Санька участок янындагы куаклыкка таба борылды. Куаклыкта сыер көтүе йөри иде. Куакларны таптап, шүрәле йөгереп килә дип белерсең, кинәт агачларның шартлап сынганнары ишетелде, һәм юлга ак маңгайлы, карга канаты шикелле кара үгез килеп чыкты. Бу, иркәли-иркәли усалланып беткән Әтәчкәй исемле үгез иде. Аның борынына тимер алка киертел- гән, маңгай чәче вак кына булып көдрәләнеп тора. Ахрысы, көтүдән качканнардыр, үгезгә берничә сыер да ияргән. Девяткин Саньканы куаклыкка өстерәде: — Тукта! Үгез юлын кисеп чыгарга ярамый! Ләкин Әтәчкәй малайларны күрмәде. Үгез, өстенә яшел одеал төсле булып бака ефәге җәелгән буа кырыеннан эре генә әйләнеп үтте дә, участок читәне янына килде. Ул, минем юлымны бүләргә ничек батырчылык итә алдылар икән дигән шикелле, гаҗәпләнеп карап торды да, үзенең чуен шикелле нык маңгаен иске читәнгә терәде. Читән шыгырдап җиргә ауды. Үгез читән аша сикереп чыкты, аннан сыерларга борылып карады да, участокка рәхим итегез дигән кебек итеп, сузып кына мөгрәп куйды. Кызыл, кара^ сыерлар, авып яткан читән аша килешсез сикерә- сикерә, түтәлләргә сибелделәр. Алар яшел кәбестәне керт-керт кимерделәр, иреннәре белән ал кишерләрне тартып чыгардылар, кыярларны шытырдатып изделәр, помидорларны иснәп карадылар. Үгез, үзе кунак сыйлаучы юмарт хуҗаларча, бернәрсәгә дә кагылмады, түтәлләр аша эре генә атлап, участок эченә керә барды. — Мин сыерларны эчкә кертми торам... Ә син бар, көтүчене алып кил тиз бул! — диде Санька һәм котомкасын иңнәреннән салып атты’  
.54 
 
Аның күзләре кысылдылар, гәүдәсе алга этелде, мускуллары тыгызланды. Малайлар белән сугыша башлар алдыннан, яки берәр куркыныч эченә ташланырга торганда, Санька һаман шулай итә иде. Петька дусының гимнастеркасыннан тотты: — Кая барасың? Анда үгез бар ич! Моңар каршы Санька: — Сиңа әйтәләр бит! — дип кычкырды. — Сыерлар бөтен бакчаны ашап бетерәләр. Бар, тиз генә көтүчене алып кил! Ләкин Петька Саньканың иңбашларына ныклап ябышкан иде, ул урыныннан да кузгалмады. — Акылдан яздыңмы әллә! Үгез әүмәкләп бетерер үзеңне, мөгезе эелән эләктереп алыр. Исендәме, бер тапкыр Векшин бабайның... ике кабыргасын сындырды. Бәйләнмә. Саня! Безгә бит станциягә барырга закыт. Кинәт малайлар таныш тавыш ишеттеләр. — Ах әшәкеләр, бирән тамаклар! Мин сезне хәзер!.. Участокның аргы башыннан, түтәлләр аша сикерә-сикерә, лейкасы белән кизәнәкизәнә, Маша йөгерә иде. Менә ул сыерлар арасына йөгереп килеп керде. Ләкин сыерлар аңарга бер дә әһәмият бирмәделәр. Санька, Петькадан ычкынды да. кызга ярдәмгә йөгерде. Маша, барабан каккан шикелле итеп лейкасына суга-суга, кычкырды. Санька исә әче итеп сызгырды, әллә ниләр әйтеп кычкырды, сыерларга кармак таягы белән сукты, суга-суга таягы сынып, чәрдәкләнеп бетте аның. Сыерлар, бу кысуга түзә алмыйча, читән тышына чигенделәр. Балалар, үгезнең кинәт калын тавыш белән үкерә башлаганын ишетеп, борылып карадылар. Үгез аларга таба килә иде. Иреннәреннән селәгәй ага, күзләре янып тора иде аның. Ул башын түбән иеп килә, борын тишекләре җирдәге тузанны тимерче мехлары шикелле туздырып бара, гүя ул көчләрне сынашып карарга чакыра иде. — Әйдә, тизрәк качыйк! — дип кычкырды Маша. Ләкин качарга соң иде инде. Үгез болардан нибары берничә адымда иде. Санька кызны аркасы белән томалады да, үгезгә сынык кармак таягы белән кизәнә-кизәнә, әкрен генә артка чигенә башлады. Куаклар эченнән Федя белән Стёпа атылып килеп чыкты. Маша артка таба йөгерде, ә коточкыч зур кара үгез әле һаман Саняга таба килә иде. /Малай анардан күзен алмыйча, артка чигенә» сынык таягы белән кизәнә һәм, чылбырдагы усал этне үгетләгән шикелле, әле кычкырып, әле ялынып үгетләп маташа иде: — Я. я, Әтәчкәй, кит инде, кит!.. Тукта, диләр сиңа!.. Малайның башында «иң яхшысы, үгездән күзне алмау... Иң яхшысы, йөгермәү», — дигән уйлар чуалды. Ләкин Саньканың үгетләүләре Әтәчкәйгә, ахрысы, әз тәэсир итте, ул Санькага якынайганнан-якыная барды. Менә Санька, тиз генә иелеп, җирдән бер уч туфрак алды да, үгезнең күзенә сипте. Аннан кинәт бер якка ыргылды да, йөгерә башлады. Әтәчкәй бик әз генә туктап торды, башын селкеп куйды һәм, һичкем уйламаган җитезлек белән Санька артыннан йөгерде. Маша: — Үтерә! Саньканы үтерә! — дип кычкырып җибәрде һәм куллары белән башын тотты. Аннан, үзен-үзе онытып, читәннән каз куарга гына ярарлык бер казык суырып алды да, үгезгә каршы йөгерде. — Кая барасың?! — Федя аны куып җитте дә, бер читкә этеп җибәрде һәм алга ташланды. Ул бегген көченә йөгерде, ләкин Маша шикелле ул да ярсыган үгезне нәрсә белән, ничек итеп туктатырга белми иде.  
55 
 
Менә ул ялгыш тал чыбыгыннан үрелгән зур корзннага абынып китте. Каушап калмады, тиз генә корзинаны алды да үгезгә ташланды. Икенче яктан, авыр казык өстерәп, үгезгә таба Стёпа йөгерә иде. Ләкин Әтәчкәйнең тонган күзләре Санькадан башка берәүне дә күрми. Санька төрлечә хәйлә корып карады, я кисәк кенә уңга, я сулга сикерде. Ләкин, ниһаять, Әтәчкәй, җаен китереп, мөгезе белән шундый каты китереп төртте; малай әллә кая атылып барып төште. Кызулыгы белән ул авырту сизмәде. Зур җитезлек белән сикереп торды да, ары йөгерде. Ләкин, берничә адым киткәч, тагы егылды. Әтәчкәй, селәгәен агыза-агыза гырылдап, икенче тапкыр сөзәргә әзерләнде. Нәкъ шул чакта Федя килеп җитте. Ул, йөгереп килгән уңаена корзинаны үгезнең башына каплады. Корзина аша күрмәс булган үгез, гел бер урында әйләнеп торды, бертуктаусыз башын селкеде, аннан, тәмам ярсып, мөгезе белән җирне бораулый башлады. Ләкин хәзер инде ул куркыныч түгел иде. Менә Петька белән көтүче дә килеп җитте. Ул, озын чыбыркысын мылтык аткан шикелле шартлатып, үгезне участоктан куып алып чыгып китте. 
ЧЫН ДУСЛАР Маша, Федя һәм Стёпа Саньканы, әкрен генә тотып, өенә алып кайтып киттеләр. Девяткин иң арттан Саньканың котомкасын күтәреп кайтты. Ул бертуктаусыз «әйттем мин аңар, Әтәчкәй белән бәйләнмә дидем», дип мыгырданды. Катерина балалар каршына йөгереп чыкты һәм, тәмам агарынып, былдыр тоткасына ябышты. — Ай, балам!.. Нәрсә булды сиңа?.. Маша: — Аны үгез сөзде, — дип пышылдады. Санька, әнисен күргәч, әз генә елмаеп куйды: — Бернәрсә дә юк. Ул мине бары бер генә тапкыр сөзде,—диде. Катерина Саньканы чишендерде дә, кабыргасындагы ярасын бәйләп, урынына яткырды. —- Катя түтәй, әллә доктор чакырыйк микән? — диде Маша. —- Барыгыз, балалар, ләкин тиз булыгыз. Маша белән Федя күрше авыл больницасына йөгерделәр. Бер сәгать үтүгә алар Иван Ефимович дигән ябык кына карт фельдшерны алып килделәр. Коншаковлар өе янына бөтен авыл баласы җыелды. Алар тәрәзәдән, өйалды ярыкларыннан карадылар, былдырда кайнаштылар. — Беренчедән, тавышланмагыз, — диде Иван Ефимович. — Икенчедән, барыгыз да ике йөз адымга чигенегез. Раз, два. Ул, малайларның урам уртасына, бүрәнәләргә кадәр киткәннәрен көтеп торды да, өйалдына кереп күздән югалды. Маша янына чәче-башы тузгып беткән кечкенә Тимка Колечкин килде. — Апа, Саньканы үгез сөздемени? Син күрдеңме? Сөйлә әле, апа! — диде. һәм Маша участокта нәрсә булганны сөйләп бирде. Тимка: — Менә мә... әйттем мин сезгә.., Санька бернәрсәдән дә курыкмый ул! Рел кешеләрне яклаша! — дип кычкырды, һәм, бик мәгънәле итеп, Петькага карап куйды. Аннан, Югары оч малайлары белән пышылдашып алды. Югары очлар Петьканы төркемнән бер читкә алып киттеләр. Балалар аңардан бик борчылып сорашырга тотындылар. . .
56 
 
Башга Петька көлеп кенә җавап бирде. Ләкин малайлар аны торган саен тыгызрак камый бардылар. Девяткинга Тимка барыннан да күбрәк кычкырды. Гадәттән тыш сугышчан һәм кыю Тимка аңарга яшь әтәч шикелле ташланды. Ә әз сүзле Ваня Строкин Девяткинга чыраен сытып карап торды. Ниһаять, малайлар бөтенесе бергә Маша, Федя һәм Стёпа янына килделәр. Тимка төртелә-төртелә: — Малайлар... — дип сүзгә кереште. — Без сезгә Санька турында әйтергә телибез... Әллә сез аны тәҗрибә бодаен усаллык белән, юри таптап йөргән дип беләсезме? Менә кем аркасында булган бу хәл... — диде ул һәм Петькага баш селкеп куйды: — Хәзер инде үзең сөйләп бир. Малайлар, Тимканың сүзен яклап: — Сөйлә, Девяткин, сөйлә, син бит вәгъдә иткән идең, — дип кычкырдылар. — Яшермичә, дөресен сөйләп бир. — Кеше артына яшеренеп калырга өйрәнеп беткән!.. — Санька бодайны кем аркасында... — Ну, минем аркада, — диде Петька, мышный-мышный, — ну, мин гаепле../ Тимка аңар төртеп: — Син яхшылап сөйлә, — диде. — Дөресен әйттермичә барыбер җибәрмибез. — Без кичә чүрәкәй уйнап тора идек, — диде Петька, боегып кына. — Ну Тимканың тубы сезнең участокка барып төште. Тимка: — Барып төшмәде, син аны юри шунда чөйдең,—дип төзәтеп куйды. — Ну, чөйдем. — Ә кереп эзләргә курыктың. Санька курыкмады, Петьканы да үзе белән керергә мәҗбүр итте. Ну менә шунда алар сезнең бодайны таптадылар. Федя белән Стёпа бер-берсенә карашып алдылар. Менә ничек икәв ул! Ә бит алар кичә нәрсәләр генә уйлап бетермәделәр! Сёмушкин, Санька иң яхшы бодайны ачудан таптап чыккан, дигән уйга килде. Нигә яшереп торырга, кичә барысы да Сёмушкин белән килешә яздылар. Бары бер Маша гына: «Санька андый малай түгел», — дип, үз сүзендә торды. — Эх сез! — диде /Маша, югары оч малайларына үпкәләп,— белә торып, шушы көнгә кадәр яшереп йөргәнсез! — Без яшерми идек,—диде Тимка, тирән сулап, — без иртәдән бирле Девяткинны эзләп йөрдек. Аның үзеннән сөйләтәсебез килде. Коншаковлар өеннән Иван Ефимович, аның артыннан Катерина түтәй чыкты. Фельдшер, Катерина белән саубуллашканда: — Я, тагы нәрсә. Хәзергә сезнең яшь тореодорыгызның хәле куркыныч түгел. Иртәгә кадәр көтик. Температурасы күтәрелсә, больницага алып килегез, торып йөрмәсен. Янына чит кешеләрне, әлбәттә, кертмәгез, — диде ул һәм, мәгънәле итеп, кырын күзе белән генә балаларга карап куйды. Малайлар, тагы бераз тордылар да, өйләренә тарала башладылар. Ләкин караңгы төшкәндә Маша белән Федя тагын Коншаковлар өе янына килделәр. Алар кыяр һәм өлгергән алмалар алып килделәр. Бу вакытта инде Тимка былдыр төбендә кечкенә тырыс белән урман җиләге тотып тора һәм Катеринага: «Шуны Санькага кертеп бирегезче»,— Дип ялына’ иде.  
57 
 
— Бернәрсә дә теләми ул хәзер... Гел ыңгырашып ята, — диде Катерина һәм балаларны шелтәләргә тотынды:—я, нигә дип инде шул үгезне котырттыгыз? — Ә без котыртмадык, — диде Маша һәм ничек-ничек булганын сөйләп бирде. — Әнә ничек! Ә мин сез котырткан дип торам. — Катерина Федяга карады:— Димәк, Саняны син коткардың? Рәхмәт, акыллым, хәзер сез аның белән бертуганнар кебек якын булырсыз. Өйдән Феня йөгереп чыкты. Аның кулында Саньканың котомкасы, чүкеч белән бер пар итек калыбы иде. — Әни, Санькага калып белән чүкеч нигә кирәк булды икән? Ул бит балыкка дип киткән иде... — диде кыз һәм куркып пышылдап куйды: — Ой, хәзер белдем инде... Аның балыкка түгел, шәһәргә, итекче булырга китеше булган. Катерина калыплар белән чүкечне кулында озак тотып торды. Шулай ук Егор кушканча, семьяны бөтен килеш саклый алдымыни инде ул, малайда җиргә, крестьян эшенә, хезмәткә, мәктәпкә дәрт кабыза алмадымыни? — Тимка, сез итек мастерскоена китү турында сүз куешкан идегезме?—дип сорады Катерина. — Ну, куешкан идек... — диде Тимка, башын түбән иеп. — Ләкин мине әни җибәрмәде. Катеринаның йөзе караңгыланып китте. — Ә менә мине улым чүпкә дә санамый. Маша, Катеринаны кызганып: — Түтәй, алай димәгез әле, бәлки Санька бодай өчен курыккандыр... Ә хәзер, хәзер без аны беркая да җибәрмибез, — диде. Катерина кулын селтәп куйды: — Барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз. Федя һәм Тимка белән урам буйлап кайтып барганда, Маша үзенең «җибәрмибез» дигән сүзен хәтерләде. Әйтүе ансат, ләкин моны ничек эшләргә? Соңгы вакытта Саньканың янына да килеп булмый башлады. Маша, туктады да, иптәшләреннән: — Итек калыпларын күрдегезме? — дип сорады. Тимка аңлатып бирде: — Девяткин белән алар әллә кайчаннан бирле итек мастерскоена китәргә уйлап йөриләр. Евдокия түтәй, китегез дә китегез дип, аларның колакларын тондырып бетерде. Маша ачуланып: — Ничек ул колхозны ташлап китәргә батырчылык иткән? — диде. — Биредә һәркем әнә ничек тырышып эшләп йөри... Әнисе дә яхшы гына эшләп килә... —* Ә ул үзенең авылын яратмый, — диде Федька, уйга калып. — Әгәр мин сезнең авылныкы булсам... — ул әйтеп бетермәде, озаклап урамга карап торды. — Чыннан да шулай, — диде Маша, һаман тынычлана алмыйча.— Ә Егор агай сугыштан кайтыр, «Минем улым кайда?» — дип сорар. Шул чакта Катерина түтәй аңар ни дип җавап бирер? Тимка, әйтерсең, аның тамагына әйбер утырды, кинәт сәер генә итеп кычкырып куйды. Маша гаҗәпләнеп борылып карады: — Ни булды, Тимка? — Ә сез... Кешене гаепләгән буласыз! Үзегез... Саньканың нигә шулай эшләгәнен белмисез! — дип кычкырды ул. — Ә... ә Егор агай кайтмаса?' — Ничек инде, кайтмаса? Шул чакта Тимка, үзенең антын хәтерләп, ачкан авызын йомды. 
58 
 
Ләкин Маша белән Федя, ниндидер күңелсез хәл булганны сизеп, Тимканы кыса башладылар. Тимка, сер-сер инде, ләкин Саньканы ничек булса да коткарырга кирәк ич, дип уйлады, һәм ул аның кайгысы турында сөйләп бирде. Балалар байтак вакыт сөйләшмичә басып тордылар. Кисәк-кисәк ертык болытлар һаваны томалый башладылар. Жд1л чыкты. Куышлы карт юкәләр шомлы итеп шыгырдарга тотындылар. Еракта, урман артында аҗыган ялтырады. Өйләрдә лампа һәм сукыр лампалар кабызылды. Менә Андрей Иваныч тәрәзәсендә дә ут кабынды. Үзләренең кечкенә гомерләрендә балалар бу утка ничәмә-ничә тапкыр килделәр икән инде! Маша кисәк кенә бер читкә борылды. Тимка аңардан: — Кая барасың?—дип сорады. — Әйдәгез безгә, Андрей Иваныч янына керәбез. Тимка куркып: — Мин бит Санькага сүз бирдем... — диде,— инде хәзер бөтен дөньяга таралыр... — Андрей Изанычка әйтергә ярый. Аңар барысын да әйтергә ярый. 
ТӨНЛӘ БЕЛӘН 
Санька өйалдыңда ята иде. Авыртуы әкренләп басылып килә иде инде. Ләкин әле борылганда һәм тирән сулаганда сул як биле чәнчеп авырта, сулу алырга кыенлаша иде. Өйалды аша Саняның әнисе, Феня һәм Никита сакланып кына атлап, ишек алдына чыгып киттеләр. Өйалдының бүрәнә стенасы аша малайларның шыпырт кына сөйләшкәннәре ишетелде; Санька аларның стена ярыкларыннан кызыксынып карап торганнарын күреп калды. Аннан соң әнисе былдырда балалар белән озак кына сөйләшеп торды. Нәрсә турында, Санька рәтләп ишетә алмады, шулай да ул аерым сүзләр буенча сүзнең үзе турында барганын аңлады, һәм аңарга уңайсыз булып китте. «Бик иштем инде, әйтерлек тә түгел, данга күмелдем!.. Үгез мөгезенә эләктем»,—диде ул, гарьләнеп. Аның йоклыйсы килде, ләкин башы бик аек иде аның, йокы кермәде. Соңгы көннәрдә булып үткән вакыйгалар барысы да: туп уйнау, тапталган бодай, җыелыш аның күз алдына килде, әнисенең «йөзебезгә оят китерде ул безнең» дигән сүзләре колак төбендә яңгырап торды. Бара-тора балаларның сөйләшкәннәре Санькага ачыграк ишетелә башлады. Тимка Машадан: — Сезнең бодаегыз бөтенләе белән һәлак булган, ди, дөресме? — дип сорады. — Аңарга инде берничек тә ярдәм итеп булмыймы? Ә? Маша? Кыз: — Әгәр ул тапталып беткән икән, аңарга ничек ярдәм итәсең? — дип җавап бирде. — Катя түтәй, ә сез аның берәр даруын белмисезме? — дип чокчынды Тимка.— Колхозчылар Саньканы орышмасалар гына ярар иде. — Ай, балалар, — диде Катерина, тирән сулап, — ул бодайга инде берничек тә ярдәм итеп булмас дип куркам. Андрей Иванычтан яки Захар бабайдан сорашып карасагыз инде. Алар бәлки берәр киңәш бирерләр иде. Санька одеалы белән башыннан томаланып ятты. Аның башыннан Тимканың: «Орышмасалар гына ярар иде», — дигән сүзләре чыкмады.  
59 
 
Караңгы төшә башлады. Балалар өйләренә таралыштылар. Урамнан көтү узды. Усал мөгрәп ишек алдына сыер кайтып керде. Саньканың әнисе чиләк алып чыкты да, сыерның тыгыз имчәкләре янына чүгәләп, сөйләшәсөйләшә сава башлады: «Я, нихәл, көтүдә үлән әйбәт идеме, елганың суы тәмле идеме?»...- Санька урыннан күтәрелгәндә, авыртуына чыдаша алмыйча, кычкырып куйды. Аннан, авыртмасын өчен, сул кулын күтәрмичә көч-хәл белән киенде дә, былдырга чыкты. Аны аяклары укытучыга таба алып киттеләр. Әнә тәрәзәсендә уты да күренеп тора. Гүя юлга эре бөртекле коры ком килеп өелгән иде, Саньканың аяклары кинәт авыраеп китте. Андрей Иванычка нәрсә әйтер ул? Аңарга ни күзе белән карар? Әллә кире кайтып китсенме? Шулай да Санька үзен жинде, Машаларга барып керде һәм ишек төбендә катып калды. Китап киштәсе янында, лампа яктысында Маша, Тимка һәм Федя китап актаралар иде. Алар. Саньканы күргәч, гаҗәпләнеп калдылар. Аның янына, беренче булып, Тимка йөгереп килде: — Син нигә тордың? Сиңа ятарга кирәк бит! Санька каушап: — Андрей Иваныч кайда?—дип сорады. — Ә ул... Ул сезгә китте... Синең хәлеңне белергә, — диде Маша һәм ни өчендер Федя һәм Тимка белән карашып алды. — Сез, мөгаен, юлда бер-берегезне күрми киткәнсез. Утыр, Саня. көтеп тор! Яраң бик каты сызламыймы? Федя Санькага урындык китереп куйды. Санька сакланып кына килеп утырды да, астан гына балаларга карап алды. Маша: — Ә безгә Андрей Иваныч нинди китап бирде! Бодай турында. Санька сискәнеп китте: — Нәрсә бодай турында? — диде ул. — Тыңлап тор. Хәзер укып күрсәтәм... Бик кызык, — диде Федька һәм юка гына китапны ачып укый башлады: «Июль ахырларында һич көтмәгәндә бозлы яңгыр яуды һәм бодаебыз егылды. Нишләргә? Ләкин без бирешмәдек, барыбыз да кырга чыктык. Егылган бодай сабакларын торгыздык та делянка аша аркылы сузып, оч-очлары казыкларга бәйләп куелган нәзек бауларга сөяп чыктык. Озакка барды бу эш — биш көнгә житте. Аннан бодайны ашладык. Шуннан соң, озакламыйча, бодаебыз •турайды һәм үсә дә башлады...» — Кем язган аны? — дип сорады Санька. — Бер бригадир... Үз тәҗрибәсеннән чыгып. Андрей Иваныч әйтә: сезгә дә тәгаен шулай итәргә кирәк, ди. Бәлки безнеке дә оәтләнеп китәр. — Ләкин менә безнең нечкә бавыбыз юк,—диде Маша. Санька җанланып китте: — Ансын табарбыз! — диде ул. — Тимка белән без суга юкә салган идек, бүртеп җиткәндер инде. Аңардан менә дигән бау ишеп була, шулай ич, Тимка? — Әлбәттә... Ә казыклык агачны урманнан алып кайтабыз. Маша, тәкатьсез булып: — Ул чакта иртәгә башлыйбыз!—дип сөйләргә керешкән иде, ишектә Андрей Иваныч күренде. Укытучы, артына борылды да: — Улыгыз биредә, Катерина Васильевна, тынычланыгыз, — диде. 
60 
 
— Ну бала, тәмам котымны алдың, мин сине ярты авылны бетереи эзләдем, — диде Катерина, ул бүлмәгә йөгереп керде дә, кулларын җәеп җибәрде. — Доктор сиңа кузгалмыйча ятарга кушты, ә син шушында кадәр килгәнсең. Санька урыныннан торды: — Андрей Иваныч! Ә бодайны коткарып буламыни? Сез миңа нишләргә икәнен әйтегез генә... Мин барысын да эшлим. Укытучы аны туктатып: — Сабыр ит, дустым, — диде. — Син хәзергә ул турыда уйлама Нәрсә кирәк, барысын да балалар эшләрләр. Бар, әниең белән өйгә кайт та, ятып йокла. Үгез — уен эш түгел ул. Андрей Иваныч, Санька белән Катя түтәйне чатка кадәр озатып куйды да, кереп китте. Өйгә кайткач, әнисе Саньканы урынына яткырды, юкә чәчәге кайнатып эчерде, өстенә юрган япты да, гадәтенчә, өйне җыештырырга кереште. Ләкин бүген аның кулы эшкә бармады. Ул идәнне яртылай гына себерде дә, себеркесен шунда калдырып, мич янына килде, чүлмәк, чуен Һәм башка савыт-сабаларны урыннан урынга күчереп куя башлады. «Менә бәла, менә бәла! — дип уйланды Катерина. — Егор язмый. Күптән язмый... һәм тикмәгә түгел, ахрысы... Җитмәсә, Санька белән бу хәл булды. Ә ул гомер-гомергә гарип булып калса?» Евдокия Девяткина килеп керде. Яңа йоклап киткән Санька янындаг авыр сулап, ах-вах итеп, бераз басып торды да, өстәл янына барып утырды. — Әллә кайчан шәһәргә китәргә иде аңар... Үгез мөгезенә эләкмәгән булыр иде. Катерина гаҗәпләнеп: — Минем малайның башын син әйләндердеңмени әле? — дип сорады. — Рәхмәт сиңа, күрше. — Малаең үзеңә ошамаган, кире түгел, аның белән килешеп була. Акылы да бар, тормышка ничек итеп яраклашырга кирәк икәнне аңлый. Шулай булгач, син аны тотма, Катерина. Мин үземнең Петькамнан белом. Теләге юк икән, аны инде көчләп укытып булмый. Әнә ышанычлы һөнәргә өйрәнә бирсен, вакыты шундый. — Евдокия кояшта каралган Катеринага карап алды. — Сиңа үз турыңда да уйларга кирәк иде. Шул делянкаңа ябышып ятып харап булып беттең, чырага калдың бит инде... Чүп үлән дә бик баскан икән, йолкып бетерә алырлык түгел икән... Катерина зарланып: — Әйтмә дә инде, Евдокия, ул чүп тәмам теңкәгә тиеп бетте,—диде. — йолкып кына китәсең, тагын килеп чыга. — Шул-шул менә. Көчне күп саласың, ә ипие балаларыңны туйдырып чыгарлык та булмас. — Син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың? — диде Катерина, әсәрәеп. — Ә менә нәрсә... Сиңа, семьяны алып, читкә китәргә кирәк. Катерина сискәнеп куйды: — Нинди юк сүз сөйлисең син! — диде ул. — Егор гомере буена шушында яшәде, ә мин, имеш, нәсел-нәсәпсез кеше төсле, тотыйм да әллә кая китеп барыйм. Егор миңа әнә нинди наказ биреп калдырды: «Балаларны таратма, җирдән аерылма. Мондый гөнаһлар өчен мин сине Һич тә гафу итмәм». Юк, юк! Мөмкинме соң! Евдокия тирән сулап: — Егор Платоновичның хәзер безнең эшләр турында уйлап торырга вакыты юк, — диде. — Сугыш, күгәрченкәем, Пушкин колхозы түгел. Улый да улый. 
61 
 
Каушап, аптырап калган Катерина, кинәт башын күтәреп:’ — Нәрсә син минем йөрәгемне әрнетәсең, болай да җаным тыныч түгел, — диде. Күрше хатын тагын бераз утырды да чыгып китте. 
Төнлә белән Катерина бер төш күрде. Өстенә катып, кызарып беткән шинель кигән, сакал-мыегы кырылмаган озын гына бер солдат мескенләнеп кенә тәрәзә шакыды, аннан бер төргәк кер сузды һәм, юып бирсә- гезче, диде. «Бу нинди төш икән инде тагын?» — Катерина салкын тиргә батып уянып китте һәм тәрәзә янына килде дә, озаклап төнге урамга карап торды. Аннан Санька янында басып торды, аның маңгаен тотып карады һәм яңадан урынына килеп ятты. Ләкин йокы кермәде. «Барысына да Евдокия гаепле. Әллә ниләр сөйләп, йокымны качырды»,— дип уйланды Катерина, һәм торды да, таңны ничек аттырырга белмичә, бер максатсыз идән буйлап йөрде. Аннан, балалар йоклаган .арада, аларның кием-салымнарын караштырып куярга булды. Күлмәк, кофта һәм чалбарларын җыеп алды да, кайсына ямау салды, кайсына төймә такты. Чират Саньканың гимнастёркасына җитте. Күкрәк кесәсе ертылган да, булавка белән кадап куелган икән, Катерина булавканы алган иде, кесәдән идәнгә куен дәфтәре белән ниндидер кәгазьләр, расчёска китеге һәм көзге кисәге коелды. «Малай үсә бит, купшыланып йөри башлаган», — диде Катерина, көлемсерәп. Аннан әйберләрне алып куйды да, пөхтә генә итеп, кәгазьләрнең бөкләнгән җирләрен төзәтте. Аларның берсе өчпочмаклы конверт итеп төрелгән иде, машинкада басылган адресы да бар иде: «Пушкин исемендәге колхоз. Коншакова Екатерина Васильевнага». Катерина, нишләргә белмичә, конвертны кулында әйләндергәләп торды. Ул майланып беткән, ертылгалаган, бөгелгән җирләре киселеп чыккан иде. Катерина, конвертны сүтте дә, салкынаеп киткән бармаклары белән тар гына кәгазь тартып чыгарды. Укыды... һәм аңарга аяк астында идән селкенгән, лампа чайкалып киткән төсле булды, бөтен нәрсә томан эчендә калды. Катерина, авыраеп калган гәүдәсе белән урындыкка утырды да, өстәл кырыена тотынды... Ул, ярьш караңгылык эчендә, кыймылдарга да куркып утырган хәлдә, акылын башына җыярга тырышты. «Ничек соң, бу ничек булды әле?.. Хәзер миңа нишләргә?! Шулай итеп, бар да беттемени инде?» Ак кәгазь Катеринага тонык булып күренде. Ул аның кулын пешерде. Катерина хатка тагын бер тапкыр карады. /Менә кайчан язылган икәне дә әйтелгән. Димәк бу күптән булган икән... Һәм ул бернәрсә белми яшәгән. Санька аңардан хатны яшереп тоткан. Ник? һәм Катерина өчен күп нәрсәнең сере ачылды. Соңгы вакытта ул әнә нигә үзгәргән икән, әнә нигә болай иртә җитдиләнеп киткән икән... Санька кинәт селкенергә тотынды, кыйнарга килгән кешегә каршы торгандагы шикелле итеп, кулларын болгады, һәм карлыккан тавыш белән мыгырдап алды: — Чү, Әтәчкәй, чү, дим! Кит, килмә! Катерина дерелдәп куйды. Хатны гимнастёрка кесәсенә тыкты да улы янына килде. Малайның хәле начарланган, авыр сулый, бите яна иде. Катерина сөлгене салкын су белән чылатты да, Саньканың маңгаена куйды. Бераз янында утырып торды. Аннан тагын гимнастеркага үрелде, ләкин шул чакта Феня селкенеп куйды. Никита йокы аралаш су сорады. Катерина, балалар хәзер барысы берьюлы уянып китәрләр дә, йөземә карап, нәосә булганны аңларлар һәм акырып елый башлар дип курыкты. 
62 
 
«Юк, кирәкми... Хәзергә искечә калып торсын, — дип уйлады Катерина. — Балалар хәзергә белми торсыннар». Ул Саньканың башка әйберләрен дә кесәсенә салды һәм гимнастерканы әкрен генә элеккеге урынына—Саньканың баш астына тыгып куйды, һәм күз яшен түгә-түгә, малаеның җил ашаган, кытыршыланып торган б1гтенә озак карап утырды. «Әй, мескенем... Әй, ир кеше... Менә балачагың бетте дә. Ә синең әле бер гамьсез йөгереп уйнап йөрер чагың иде». Яктыра башлады. Катерина ишек алдына чыкты. Бер дә күңел бирмичә генә сыерын сауды. Быргы тавышын ишетеп, сыерны урамга чыгарып җибәрде, һәм, көчхәл белән атлап, Саньканы больницага илтеп кую өчен, конюшняга ат алырга китте. 
«БЕЗ ЯТИМ ТҮГЕЛ!» 
Бер атна узгач, Саньканы больницадан чыгардылар. — Эх, Санька, синең өчен шул хәтле борчылдым, — диде әнисе. — Я, нихәлең бар? Төзәтеп җибәрделәрме? Терелдеңме инде? Узар, Саня, мин сине үзем карармын. Санька, уңайсызланып кына, тәрәзәдән бусагага кадәр килде, аннан әнисенә тегәлеп карап торды. Атна эчендә никадәр үзгәргән! Күзләре эчкә баткан, аркасы бөкрәеп киткән, каралган, ябыккан, кечерәеп калган. Санька, кашын-күзен җыерган хәлдә: — Миңа түгел, синең үзеңә больницага кереп ятарга кирәк булгаь: икән, — диде. — Миңа нигә керергә! — дигән булды Катерина. — Кояш каралтты мине. Әнә нинди кызу бит... — һәм ул Саньканы ашатырга тотынды: Аннан, сандыкны ачып, кечкенә капчык белән былтыр җыеп киптерелгән урман чикләвеге алды да, күп итеп, өстәлгә салды. — А1әгез, ашагыз, — диде ул... — һәм Феняга нәрсәдер пышылдады да, эшкә китеп барды. Әниләре артыннан кече капка шыгырдап ябылуга Феня абыйсы янында тыраклап йөри-йөри сөйләнергә тотынды: — Син, Санька, хәзер госпитальдә ятучы яралы солдат булдың, ә мин санитарка. Яралы солдат санитарканың сүзен тыңларга тиеш. Авыр әйбер күтәрмәскә, чыгып йөрмәскә, өйдә генә ятарга тиеш. — Бирермен мин сиңа яралыңны! — диде Санька, хәтере калып.— Мин бер кулым белән дә сезнең икегезне берьюлы борып салам! — һәм ул Феня белән Никитаны, кочып алып, кроватька екты. Тагын Евдокия түтәй керде. Ул Санькадан исәнлек-саулык сорашты. Аны, башсызланып, үгез белән булышканы өчен орышты: — Акыл сыйдырмаслык хәл бит! Үгез белән булыш, имеш! Әле дз ярый, эчеңне тишеп агызмаган! Минем Петькам шулкадәр курыккан, һаман да әле шул үгез белән саташып чыга. Юләрләр, юләрләр! Ул үгез сезгә нигә кирәк булды инде, я? Үз юлыгызда буласыгыз калган,— диде Евдокия һәм, хәйләкәр генә итеп, күз кысып куйды: — Ә инде хәзер балыкка кайчан барасыз? Санька ишетмәмешкә салынды. Евдокия ситсы чаршау эленгән кухняга, тегене-моны эшләп йөргән Феия янына керде. Аңарга мичтән чүлмәккә күмер алырга булышты, аннан, кесәсеннән бер конфет табып алып, кызның кулына төртте: — Барысы да үз өстегездә шул... Әй, бичара ятимнәр... Феня, хәтере калып: — Без ятим түгел, — диде. — Безнең әтиебез дә, әнибез дә бар! 
63 
 
Евдокия, башын чайкап куйды да: Феняны чәчләреннән сыйпады, аннан, Саньканы өйалдына чакырып алып чыгып, шыпырт кына болай диде: — Син тизрәк терел. Ул балык сезне көтеп тормас. Мин синең үги әниең белән сөйләштем — ул сине тотмый. Хәзер инде теләсәң кая китә аласың. Санька, каушап: — Әни шулай дидеме? — дип сорады. «Алайса, әни минем китәргә җыенганымны белә икән, мине җибәрмәскә теләми икән...» Ләкин бу яңалык Саньканың күңелен күтәрмәде. Ниһаять, Евдокия чыгып киткәч, Феня аны үчекләп, сөйләнеп куйды: «Бичаралар, имеш, ятимнәр, имеш... Я, без нинди ятимнәр булыйк! Әнә Тимканың, үз әнисе булса да, гел тиргәп тора, ә минем әни колакны бары бер тапкыр тартты... Каймакка бармак тыккан өчен. Анда да әкрен генә тартты. Ә синең колакны бер тапкыр да тартканы юк». Феня учына ябышып беткән конфетны кинәт өстәлгә ташлады. -— Менә! Кирәкми миңа. Әнә чебен ашасын. — һәм ул, борчылып, абыйсына карады. — Безнең бу әнигә нәрсә булды икән? Үлек төсле йөри. Төннәрен йокламый. — Әти өчен борчыла торгандыр. —- Әти өчен ансы башка. Синең өчен дә бик борчыла ул. — Минем өчен? — Ул синең юл капчыгыңны актарганда, беләсеңме, ничек борчылды! Ә анда ни генә юк иде: күлмәк-штан, сөлге, калыплар... Син оезнең яннан китәргә булган идең? Әйе? — Кая китәргә? Без Петька белән балыкка бармакчы идек. — Санька эскәтер өстенә иелде, гүя ул аның матур чәчәкләрен беренче тапкыр күрә иде, текәлеп карап торды. — Балыкка итек калыбы алып бармыйлар инде, — диде Феня, тирән сулап. — Алай булмый. Әни синең нишләргә уйлаганыңны шунда ук сизде. Ул, ди, әни әйтә, мине чүпкә дә санамый, ди. Санька, кызып китеп: «Нигә алай булсын инде?» — дип кычкыр- макчы булган иде дә, Феня күзләрен шундый итеп карады, малаең башын тагы да түбәнрәк ия төште. Феня дәвам итте: — Әни әйтә, безнең тормыш аңарга кызык түгел, ди. Аның һичбер вакытта кешечә сөйләшкәне юк, ди. Гел ырды-бирде килеп йөри, ди. Ә беләсеңме, әнинең бер үзенә ничек авыр. Кичә кырдан кайтып бусагага, аягын чишенергә утырган иде, шул килеш йоклап та китте. Никита белән уяттык, уяттык... — Феня кинәт абыйсына сыенды да, пышылдап куйды: — Син тиле икәнсен, Саня... Шыр тиле. Ә безнең әни бик яхшы бит ул! Мөгаен беренче тапкыр булгандыр, Санька сеңелесенә җавап таба алмады. Ул башка вакыттагыча «фу!» димәде, кычкырып көлмәде, аның кулын ычкындырды да, ишеккә таба китте. Бусага төбендә туктап калды да, сеңелесенә карамыйча гына, сорау бирде: — Векшин бодае нишләгән икән, белмәдеңме? — Маша әйтте... Торгыза башлаган идек тә, туктадык, диде. — Нигә? — Бабай кушмый, диде. «Бернәрсә дә чыгара алмасларын белдем мин аларның»,—дип уйлады Санька, борчылып, һәм урамга чыгып китте. Иртән яңгыр явып узган икән, чокырларга, казылмаларга су җыелган иде, һәм җыелган суларда зәңгәр күк йөзе күренеп тора иде. Малайлар яңгыр суларында чабышып йөриләр, озын таяклар белән бер-берсенә су чәчрәтеп уйныйлар иде.  
64 
 
Санька алар күзенә күренеп йөрисе килмичә, тиз генә үзләренең түтәл бакчаларына кереп шылды. Бакчаның аргы башындагы баз ишелгән, иван-чәй үләне һәм яшь каен куаклары күмелгән иде, бакча коймасы янтайган, кычыткан һәм кара кура түтәлләр янына кадәр килеп җиткән иде. Санька кулына чалгы алды да эшкә кереште. Кычыткан картайган иде инде, юан сабаклы булып, биек булып үскән иде. Ауган чакта үзенең киртләч усал яфраклары белән Саньканы өтеп калырга тырышты, һәм малайга ул кычытканнар явыз дошман яулары, кулындагы чалгысы озын кылыч булып күренде. Гүя ул хәзер кычыткан чапмый, ә аяусыз рәвештә дошман белән сугыша иде. Күп тә үтмәде, бакчага Феня килеп керде. Ул, абыйсы әйләнәсендә йөгереп йөри-йөри: — Ташла чалгыңны, ташла! — дип кычкырды. — Әни сиңа нәрсә әйтте? Син авыру, сиңа ятып кына торырга кирәк. Ләкин Санька чалгысы белән шундый ярсып кизәнә иде, кыз аның янына якын килә алмады. — Мин югында бакчаны харап итеп бетергәнсез, — дип мыгырданды Санька. — Бакча түгел, кара урманга әйләнгән. Феня ыгы-зыгы килеп, кычкыргалап йөрде дә, үзе дә эшкә керешге: тырманы табып алып, кычытканны койма буендагы чокырга төшерә башлады. Кычыткан белән эшне бетергәч, Санька кара курага ябышты. Феня кинәт борылып караган иде, Федя белән Машаны күрде. Алар түшләре белән коймага ятканнар да, ниндидер гадәттән тыш әйбер күргән шикелле, исләре китеп карап торалар иде. Машаның артында кечкенә генә эт басып тора, ул кызның күлмәк итәген чәйни, ләкин кыз Саньканы шулкадәр бирелеп күзәтә, этнең нишләгәнен сизми дә иде. — Кара, ничек чаба!—дип пышылдады кыз Федяга һәм койма аша бакчага керә башлады. Муртайган такта чыдамады, сынып китте һәм Маша кычыткан тутырылган чокырга егылып төште. Аннан, Санька янына йөгереп килде дә, җиңеннән тотып алды: — Чабасың? Әйе? һичбер җирең авыртмый дамы? Инде сиңа эшләргә ярыймыни? — Ярый, — диде Санька, башын селкеп. — Теләсән, иртәгә үк печән чабарга чык. — Менә яхшы булган, Санька. Ә без әллә ниләр уйлап бетердек... Федя, кил инде монда!.. Я. нәрсә тагын сез... Ә үзегез тореодорлар! Я, әйдә, күрешегез! Малайлар күзгә-күз очраштылар, аннан уңайсызланып кына бер-бер- сенә каршы киттеләр, һәм, ирләрчә нык итеп, кул кысыштылар. Маша иркен сулап куйды. — Менә булды, күптән шулай кирәк иде! Әлеге эт, гүя Федя белән Саньканың татуланышканнарын аңлады, бакчага сикереп керде дә, балалар тирәсендә койрыгын күңелле бутап, чабыгг йөри башлады. Маша да тик тормады: кычыткан үзенекен итте. Кыз әле сикергәләп куйды, әле бер аягын торна шикелле күтәреп, өтелгән тезен ышкыды. Санька, көлеп: — Карап кына йөриләр аны! — диде.—Син алай итмә, төкерегең яки туфрак белән ышкы. Аннан алар барысы да тирәк күләгәсенә килеп утырдылар. Маша Санькага колхоздагы сонгы яңалыклар турында сөйләп бирде. Атна эчендә яңалык шактый булган иде. Андрей Иванычны мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр. Әле күптән түгел генә Татьяна Родионовна белән Андрей Иваныч укуларын ташла


 
ган балаларны һәм аларның әниләрен җыеп сөйләшкәннәр. Җыелыш бик озак булган. Аналар, барысы да диярлек, балаларының янадан укый башларга тиеш булулары белән килешкәннәр. Хәзер Тимка Колеч- кин, Ваня Строкин һәм башка балалар укытучыларның өйләренә йөреп укый башлаганнар. Федя да йөри икән. Каушап калган Санька, бер сүз дә әйтмичә, күзләрен җемелдәтеп, уйланып торды: балалар яңадан укый башлыйлар. Менә яңалык кайда ул! Маша, пышылдап кына: —Саня, син рус теленнән яхшы бара идең, Федяга ярдәм ит әле, аңар бик кыен бит, — диде. — Миңа калды тагын... Мин инде үзем дә онытып бетердем, — диде Санька, уңайсызланып һәм Машаның сүзен дәвам итүен сорады. — Андрей Иванычны колхозчылар правление члены итеп сайладылар,— диде Маша. — Шушы көннәрдә җыелыш булды. Иске Пустошь турында сөйләштеләр. Синең әниең колхозчыларга ниндидер бер дәфтәр укыды. Аңарда иске Пустошь турында бик күп нәрсә язылган иде. — Беләм, әти дәфтәре ул, — диде Санька. — Ә Пустошьны нишләт- мәкче булдылар? — Бөтенләе белән эшкәртергә карар кылдылар. Андрей Иваныч белән Татьяна Родионовна, шуның планын алып, районга киттеләр. — Менә бусы ай-яй! Бусы Стожарыча булган! — диде Санька. Аның бишенче клетка бодае турында сорашасы килде, ләкин кыймады. Кинәт бу турыда Федя үзе сүзгә кереште: — Бишенче клетканы күрәсең киләме?—диде ул. Санька кашын-күзен җыерды. Кара инде, мәңгегә онытырга теләгәнне искә төшереп тора бит, шул да булдымы иптәшлек! Санька урыныннан торды да, кулына чалгы алды. Юк, бодайны һәлак иткән өчен балалар аны беркайчан да гафу итмәсләр. Олылар да, Андрей Иваныч та гафу итмәс.. Федя, төпченеп: — Нигә син эндәшмисең? Мин бит чынлап сорыйм, — диде. — Нәрсә дип эндәшим! Бодайны торгызып булмый ди ич... Маша кулларын җәеп: — Кара, ул бернәрсә дә белми икән! — диде. — Әйтерсең, айдан егылып төшкән... — һәм ул Саньканы өстери башлады: — Әйдә тизрәк бодай янына. — Ә Векшин бабай... ул бит мине... Маша кулын гына селкеп куйды һәм көлеп җибәрде. 
«КОНШАК БОДАЕ» Участокта малайлар Саньканы, шау-гөр килеп, камап алдылар. — Нихәл, тореодор? — Хәрби яраң төзәләме инде? — Казна ипие тазарткан малайны... — Туктагыз әле, малайлар, башта аңарга бодай белән күрешергә ирек бирегез, — диде Маша һәм малайларны этеп-төртеп, Саньканы бишенче клетка янына алып килде. — Исәнмесез, башаклар, исәнмесез, орлыклар! Саня Коншаков менә шушы була инде. Сез аңарга үзегезнең исән-сау икәнлегегезне әйтегез. Башка вакыт булса, Санька мондый сәер сүзләрдән бәлки көлгән булыр иде, ләкин хәзер, бер сүз дә әйтмичә, бодай янына килеп чүгәләде, һәрбер тапталган бодай сабагы, турайтып, юкә белән нечкә чыбыкка бәйләп куелган иде. Анда-саида башаклар шиңеп, бөрешеп беткәннәр, ләкин алдыйлар күп түгел иде. Күпчелек сабаклар, тамырлары белән җиргә нык ябышып, нык басып торалар иде. 
5. .C. Ә." № 5. АС

66 
 
Клетканың икенче яртысында чыбыклар юк иде инде, ләкин андагь? бодайлар, әйтерсен Саньканың тезләре астында беркайчан булмаганнар, туры һәм көчле булып үсеп утыралар иде. Санька, ярым тавыш белән: — Сез нәрсә, боларны торгыздыгызмы, юкмы? — дип сорады. — Башта беразын торгызган идек тә, аннан ташладык, — диде Федька. — Ә торгызмагач, ничек турайганнар сон. алар? — Ансы өчен синең әтиеңә рәхмәт әйтергә кирәк. — Әтигә? — Санька бернәрсә дә аңламады. — Әйе... Мондый сорт бодайны ул үстергән. — һәм Федя барысын да сөйләп бирде: — Сине әниең больницага алып киткәч тә без участокка килдек. Чыбыклар әзерләдек. Тимка белән Ванька Строкин юкәдән күп итеп, киндерә үрделәр. Без һәрбер тапталган сабакны торгызып, чыбыкка бәйли башладык. Бәйләгән беренә ашлама салып су сибеп бардык. Ә тапталган сабаклар, беләсеңме, күпме иде! Бер меңне торгызып бәйләп куйдык, ике, өч меңне. Ә аларның иге-чиге юк. Билләребез оеп бетте. Сёмушкин бөтенләй авыруга сабышты. Синең тетмәңне теттек, мөгаен үзеңне минут саен очкылык тоткандыр. Ә өченче көнне иртән торып чыккан идек, бодаебыз үзеннәнүзе турая башлаган. Бабай белән укытучы күрделәр дә: «Инде бернинди дә чыбык кирәкми, бу егылмый торган бодай икән, үзе үк тураер», — диделәр, һәм чыннан да шулай булды, бишенче көнгә чыккач, барысы да тураеп бетте. — Ә син беләсеңме, без аңарга нинди исем бирдек? — дип сорады Маша. — «Егылмый торганымы? — Юк. — «Стожар бодае»мы. — Тагын белмәдең. «Коншак бодае». — «Коншак бодае?» — Санька дерелдәп куйды. — Хәзер инде синең әтиеңне кешеләр беркайчан да онытмаслар,— диде Федька, әкрен генә. Санька башын түбән иде. Ул дымлы жир һәм бодай сабагы исе анкып торган һаваны эченә алды. Аның йөрәге кысылды, башында иптәшләренә карата рәхмәт сүзләре чуалды. Ләкин Санька андый сүзләрне әйтә белми иде. Ул, кесәсеннән бер уч чикләвек алды да, иптәшләренә өләшә башлады: — Алыгыз, ал, безнең өйдә күп ул. Әле генә йөгереп килгән Сёмушкин: — Захар бабай килә!—диде. — Саньканы нишләтергә инде? — Берни эшләтмибез. Ул хәзер безнен белән эшләр, — дип жавап бирде Маша. — Бабайга да шулай дибез... Дөресме, иптәшләр? — Дөресен дөрес тә... — диде Сёмушкин, икеләнеп кенә, — ләкин Захар бабай шундый бит ул... Кем белә аны... Якында гына бабайның ак күлмәге жемелдәп китте. — Мин күренми торам,—диде Санька һәм куаклык артына кереп посты Ләкин сонга калды. Захар бабай, балалар янына килеп җитте дә, борынын тартып, болай диде: —Сизәм, нинди ис килгәнне сизәм. Я әле, жиләк-жимеш һәм башакларның котын алучы, чык тизрәк һәм безгә жавап бир! Санька уңайсызланып кына куаклык артыннан чыкты да, гимнастеркасын тарткалап куйды. Маша Захар бабайга ташланды һәм аның муенына салынып: — Бабай, жаным! Без бит сиңа барысын да сөйләп бирдек... Саньканы куркытмагыз инде, — диде. — Кит әле моннан, яклашып торма!—диде бабай. — Үгезгә каршы
67 
 
чыккан егетне мин генә куркыта алмам. Ә менә соравын-сорыйм мин анардан... Якынрак кил әле, Александр... — Захар тузгыган кашларын селкетеп куйды. — Әйт әле безгә, син итек калыплары күтәреп нинди балык тотарга китеп бара идеи.? Ә? Санька эндәшмәде. — Ала-ай... Сүзең беттеме? Дөрес сүзгә җавап юкмыни? Димәк, снн авылдан икенче юлга сикерергә уйладың. Биредә синең әтиең һәр делянканы тәрбияләп үстерде. Маңгай тире белән сугарды, артельне ныклы аякка бастырды, ә шул артель сиңа ошамады... Ярый, әйтик, син киттең, ди, аннан Стёпа, Алёша, Маша китте, ди... Ә олы кешеләргә, карт-карчыкларга алмашка кем калыр? Сука артыннан кем йөрер, ипине кем үстерер, җирне кем иркәләр? Җир бит ул теләсә кемне тыңламый. Аңарга тырыш, уңган кешеләр, эшне бик белеп эшләүчеләр кирәк... — Захар кулын каш өстенә куйды да күккә карады. — Әнә кара, белеп кал. Әнә урман өстенә болыт сарган. Син бернәрсә дә аңламыйсың, — ә мин беләм — аннан яңгыр исе килә, рәхимле, вак яңгыр исе... Андый яңгыр алтыннан да кыйммәтрәк, ул безнең бөтен байлыгыбызны үстерә. Әнә тегендә бодай баш кыса, долгунец җитене әле һаман югары үрмәли, солы көпшәгә утыра. Немец, чуен баш, бирегә килеп, бөтен нәрсәне таптап бетерде, ә без ике ел үтүгә никадәр байлык үстереп җиткердек. Сабыр ит, солдатлар өйгә кайтканчы, әллә нинди мул тормышка ирешербез әле! Безнең җир искитмәле бит ул! Юньле кеше аңардан беркайчан да аерылачак түгел. Санька гел аяк очларына карап тора иде әле, Захар бабай дәвам итте: — Бодай турында мин сиңа бер сүз дә әйтмим. Син больницада яткан арада балалар синең гөнаһыңны томаладылар. Бодай да үзенең көчен күрсәтте. Егор Платонычка рәхмәт, — диде Захар бабай һәм, куеныннан алып, Санькага бер груша сузды: — Мә, авыз итеп кара...- Дуслык, татулык билгесе булсын, диләрме әле... Санька грушаны алды да, кадерләп кенә кесәсенә тыгып куйды. — Рәхмәт, Захар Митрич! — Ә, юк, син минем алла аша, минем алда. Ә орлыгын миңа бир. Ялгыш йотып җибәрмә, тешли күрмә. — Аша инде, аша, — дип пышылдады Маша,—ул безнең барыбызны шулай сыйлый. Санька грушаны бик тиз ашап бетерде, кызгылт керән шома орлыкларын Захар бабайның учына салды. —- Я, ничек? — Тәмле. — Тәмледер шул,—диде Захар, канәгатьләнеп. — Хәзер инде синең дә мине шундый груша белән сыйлаганыңны көтәсе калды. Аннан бабай, ниндидер эшләре исенә төшеп, өенә китте. Федя белән Маша Саньканы участок буйлап алып киттеләр. Алар Санькага кайда нәрсә үскәнен, аның кай ягы белән дан тотканын, орлыгының кайдан алынган булуын аңлата-аңлата бардылар. Санька игътибар белән тын гына тыңлады. Санька кәкре-бөкре кузакларга күмелгән, яшел кабыгы аша эре-эре борчаклары беленеп торган борчак клеткасы янында туктап калды. — «Шатлык» исемле сорт, — дип аңлатты Федя. — Локтево колхозының бригадирыннан сорап алып кайткан идек. Уңышны бик мул бирә, үзе корылыктан курыкмый. Шундый тәмле! Ашап кара әле!—дип пышылдады Маша. Федька да рөхсәт итте: — Аша-аша, — диде ул.— Бер кузактан бернәрсә дә булмый. Ләкин Санька баш тартты. — Юк, тәҗрибә өчен чәчелгән икән, кирәкми, — диде ул. 
68 
 
БАЛ КОРТЛАРЫ 
Участокка Андрей Иваныч килеп керде. Балалар анар каршы йөгерделәр. — A-а, Саня!—диде укытучы, аны күреп. — Кайттыңмыни? Я, нихәлең бар? —Бөтенләй терелдем инде, Андрей Иваныч. — Бик яхшы. Хәзер авырыр чак түгел. Спн терелүгә мин районнан яхшы яңалыклар алып кайттым. Захар Митрич кайда соң? Чакырыгыз әле үзен, балалар. Ләкин карт чакырмыйча да килде. Андрей Иваныч аңарга газета сузды. — Укыгыз, Захар Митрич, Стожары турында әнә нәрсә язалар. Санька бабайның иңбашы аркылы газетага карады. Район газетасы Стожары колхозының иске Пустошьны эшкәртеп, чәчү мәйданын арттырырга уйлавын кайнар рәвештә яклаган, һәм башка колхозларны да Стожары колхозчыларының бу патриотик башлангычларыннан үрнәк алырга, шуның белән илгә икмәкне күбрәк бирергә чакырган иде, газетада Катериналар бригадасының’ ташландык җирдә нинди бай уңыш үстерергә мөмкин булуны эш белән күрсәткәнен бәйнә- бәйнә язган иде. — Димәк, башлап җырлаучылар булып киләбез, — диде Захар бабай, шатланып. — Бөтен районны кузгатканбыз ич. — Тагын бер шатлык бар әле, Захар Митрич, — диде укытучы.— Мин анда үзебезнең «Коншак бодаен» күрсәткән идем. Кешеләр бик кызыксындылар. Ахрысы, безгә ул сортны үзебез өчен генә түгел, бөтен район өчен үрчетергә туры килер. — Безгә күптән шулай яши башларга вакыт икән, — диде Захар Митрич һәм астан гына балаларга карап куйды, аннан җиләк түтәленә карады. — Нигә сез ул җиләкләрне җыймыйсыз инде? Пешеп беткәннәр ич. Сез аларны әйбәтләп... Әнә Андрей Иванычны да сыйласагыз гөнаһ булмас. — Яңа хәбәрне Катерина Васильевнага да барып әйтим әле, — диде укытучы һәм Саньканы да үзе белән чакырды. Алар кырга киттеләр. Андрей Иванович, бик уйланып, як-якка карап барды, аннан туктады. — Алга кара әле, Саня, әнә тегендә, иске Пустошь ягына. Берничә елдан анда ниләр буласын күз алдыңа китер: икмәк стена булып үсеп утыра. Биек, куе. Кем генә узмасын, барысы да туктап сораша: «Бу нинди гаҗәеп бодай?» — ди. — «Ә бу Коншак бодае», — дип җавап бирәләр безнекеләр һәм аның ничек барлыкка килгәнен сөйләп китәләр. Сизәсеңме, Саня? — Сизәм, Андрей Иваныч, — дип пышылдады малай. — Ә хәзер әнә анда кара. — Укытучы авылга, аның кайсы тегеләй, кайсы болай итеп салынган, тар такта яки салам белән ябылган өйләренә, җиргә сеңгән, өстенә кәз җәелгән землянкаларына төртеп күрсәтте. — Биредә безнең яңа Стожары булачак. Зур тәрәзәле яңа өйләр, һәркайда электр яктысы, кая карама бакча, урамнарда тротуарлар. Әнә теге калку җирдә клуб, театр, почта, радиоузел, һәм бу авылда яшь Александр Коншаков тора. Ул яки звеновой, яки бригадир, яки агротехник, кыскасы: кем буласы килсә, шул. Аның сакалы юк әле, ә шулай да колхозда аңарга ихтирам белән карыйлар, картлар аның белән кул биреп күрешәләр, аның янына шәһәрдән төрле галимнәр килеп йөриләр. Аның эше турында радио буенча бөтен илгә сөйлиләр. — Бигрәк инде сез, Андрей Иваныч!—диде Санька, уңайсызланып. — Артык югары күтәрәсез.  
69 
 
— Ә син югары менәргә теләмисеңмени? Түбәндәрәк торуны артык күрәсеңмени? —Укытучы Саиькага текәлеп карады.—Ә менә синең әниең зур эшләр башлап җибәрде, курыкмады... Соң син нишләргә уйлыйсың? Санька башын түбән иде, һәм, пилоткасын салып, кызыл йолдызын озаклап җиңе белән ышкып торды. — Уйлаганың юкмыни әле? Ә менә мин синең өчен әйбәт эш таптым. — Нинди эш? — Хәзерге көндә синең өчен иң кирәк эш. Укырсың. Җиденче класста. — Андрей Иваныч!.. — диде Санька, тончыга язып. — Тыныч кына, Саня. — Укытучы кулын малайның иңбашына куйды. — Синең кайгың турында беләм мин. Иптәшләрең барысын да сөйләп бирделәр... — Тимка сөйләдеме?! — Ул. Маша белән Федя да беләләр. Ләкин син аларга ачуланма. Алар шулай эшләргә тиеш булганнар. Мин хәзер синең ни өчен мәктәптән киткәнеңне аңладым: син әниеңә булышмакчы булгансың. Ләкин киресенчә килеп чыккан. Син аның хәтерен калдыргансың. Ул һәрнәрсәнең Егор Платоныч барындагыча булуын тели. Әтиеңнең уй-фикерләрен беркем дә онытмасын иде, ди. Ә сине ул, әтиең барындагыча, семьяда акыллы бала, мәктәптә яхшы укучы, киләчәктә авылның беренче кешесе итеп күрәсе килә. Ә син үз канатыңны үзең сындырып ыргыткансың, мәктәпне ташлагансың. — Андрей Иваныч, минем математика белән эш хөрти бит. — Беләм, кулга тотмагансың. Әйтер кеше булмаган. Ләкин моны төзәтергә була. Әнә Федя Черкашин синнән күбрәк хәсрәт чиккән, ә укуны ташламаган. Мин синең холкыңны беләм, Саня, син күңел биреп тотынсаң, куып җитәсең. Артка калганнарны хәзер Надежда Петровна укыта. Аның өенә йөрерсең. Кирәк булса, мин дә булышырмын. Укытучы сукмак буйлап менеп килүче Катерина Коншакованы күреп, аңар каршы китте. Санька ялгызы калды. Тонык зәңгәр болытлар бетмәс-төкәнмәс дулкыннардай бер-бер артлы әкрен генә бодай кыры өстендә йөзәләр. Еракта зәңгәрсу солы кыры, тагы да арырак яшел бәрәңге сабаклары күренеп тора. Юлга иелеп үскән мыеклы башаклар Саньканың кулларын кытыклыйлар, тәмам өлгергән үләннәр җиргә үзләренең орлыкларын коялар. Мамыктай кабарып торган ак болыт кояшны каплаган, ә кояш мо- нардан риза булмыйча, үзенең нурлары белән болытны тишеп чыккан. Менә ул туган җир нинди! Биредә аның әтисе яшәгән, хәзер әнисе тир түгә. Санька өчен бу җирдән дә кадерлерәк нәрсә бармы соң? һавада, бик югарыда, әллә карчыга, әллә тилгән очып йөри иде. Санька аның оста очканын озаклап карап торды. Аннан соң ул биек яр буена килде. Саньканың күкрәгенә җилнең тыгыз дулкыны килеп бәрелде, Санька артка чайкалып китте. Җил астан печән, елга үләне, яңа савылган сөт исе алып менде. һәм кинәт малайның җил, елга, тагын әллә нәрсәләр белән көрәшеп карыйсы килде. Ул җирдән шома гына бер яссы таш алды да, йөгереп килеп, малайларга гына хас осталык белән, җилгә каршы ыргытты. Таш елганың аръягына очып барып төште. Бу вакытта Маша белән Федя елганың тын гына яткан култыгыннан ак лалә һәм төнбоек чәчәкләре өзеп маташалар иде. Култыктагы су өстендә бик күп түгәрәк дулкыннар уйный. Суга әле энә карагының канаты тиеп китә, әле берәр вак балык йөзеп үтә, әле агачтан орлык очып төшә иде. Санька, комны ишә-ишә, ярдан аска сикерде һәм су читенә килеп басты. 
70 
 
— Чәчәк өзеп биримме? — дип кычкырды ул. Тирән суда үсеп утырган төнбоек һәм лалә чәчәкләрен аның шикелле оста итеп өзә белүче юк иде. Маша, шул турыда уйлап: — Өз, күбрәк итеп өз, Саня!—дип кычкырды. Санька, кармак таягы шикелле озын бер чыбык кисеп алды да, башын ярып җибәрде. Аннан чыбыкны үтәли күренеп торган суга батырды да ярыгын бер чәчәкнең сабагына киертте һәм сулга кыйшайтып сындырды, чәчәк жансыз чабак шикелле үләнгә авып төште. Аннан икенчесе, өченчесе... Лаләләрдән соң төнбоеклар егыла башлады. Маша аларны көчкә-көчкә генә жыеп өлгерде. — Җитәр, житәр! Ул хәтле кирәкми! Күтәреп кайта алмам! — дип кычкырды Маша. Ниһаять, Санька житезләнеп, соңгы лаләне өзеп алды. Маша, саф суның искиткеч хуш исе аңкып торган юеш салкынча чәчәкләргә күмелсәк хәлдә, Саньканы: — Комсыз да соң син, Коншак, сиңа һәрвакытта күп кирәк, — дип орышты. Санька. Федя янына килде дә, ярым тавыш белән: — Рус теле нишли синең?—дип сорады. — Өйрәндем... Ләкин менә суффиксларда бераз терәлеп торам әле. — Әгәр кирәк булса, сора син, тартынып торма. Исемдә калганын әйтермен. Яр башында Никитка күренде. Ул ишелеп торган комнан су читенә кардан шуган шикелле шуып төште. — Саня, безнең өй түбәсенә бал кортлары килеп кунды! Бер көтү! — диде ул. Әйтерсең бал кортлары түбәгә генә кунмаганнар, ә умартага кереп утырганнар, Никитка шундый шатланган иде. Санька сикереп торды. Бер көтү бал корты! Бу бит бик зур бәхет! — Ә күптән кундылармы? — Байтак бар инде... Мин сине эзли-эзли аптырап беттем. Санька, энесенә башын селкеп: — Алайса әйдә, тизрәк! — диде. — Ә син бал кортларын аулый беләсеңме соң? — диде Маша, аны туктатып. — Туры килгәләде... Әти аларны бик күп аулый иде. — Ә бәлки бабайны чакырырга кирәктер? — Юк. Тизрәк кайтып ауларга кирәк. Ул синең бабаең килгәнне көтеп тормый, оча да китә. — Алайса без дә синең белән барабыз! — ҺӘХМ Маша белән Федя Санькалар артыннан йөгерделәр. Никитка юл буенча бал кортларын саткан акчага нәрсәләр эшләу турында хыялланып барды. Иң башта Никиткага итек тектерерләр, Феняга яңа яулык сатып алырлар, әгәр акча җитсә, Санькага ялтырап торган авыр пряшкалы киң солдат каешы алырлар, югыйсә чи күннән эшләнгән килбәтсез тар каешы Саньканың пилоткасы белән гимнастеркасына килешеп тормый. Коншаковлар өе күренде. Өй түрендә, Феня сакчы солдат шикелле әрле-бирле йөреп тора иде. Санька тиз генә сеңелесе янына килеп басты һәм күтәрелеп карауга өйнең маңгаенда, түбә кыегы астында йомгак шикелле бергә укмашкан бал кортларын күргәч, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Санька йөгереп килеп җиткән Никитага бал кортларын^саклап торырга кушты да (әйтерсең, ул аларны тотып кала ала), өйгә йөгереп кереп китте. Ул Машага өйалдыннан буш тырыс эзләп табарга әйтте, Федяга себеркене су белән чылатырга, сеңелесенә инә белән җеп әзерләргә кушты.  
71 
 
Үзе, иске иләкне табып алып, күгәреп беткән челтәрен куптарып алып ташлады да, аның урынына капчык төбен кисеп алып тегеп куйды. Аннан, челтәрен йөзенә туры китереп, капчыкны башына киде, өстенә әнисенең сырган пиджагын, кулына бияләй, аягына итек киде. — Миңа булышасыңмы? — диде ул Федькага. Тегесе башын селкеде. — Ул чакта, әйдә, киен! Кызлар Федяны да, Санька шикелле итеп, киендерделәр. Ләкин өйдә башка иләк юк иде, аның башына иләкле капчык урынына мамык шәл генә чорнадылар. Калын кием белән килбәтсез кыяфәткә кергән малайлар урамга чыктылар. Санька Феня белән Машага һәм Никиткага өйдән ераграк китеп торырга кушты — кем белә, төрле хәл булуы мөмкин! Кызлар, карышмыйча, урамның икенче ягына чыктылар, ә Никитка утын әрдәнәләре арасына качып калды. Санька әтисенә бал корты ауларга булышкан булса да, бу булышу, дөресен әйткәндә, бары юеш себерке белән чиләк тотып торудан гына гыйбарәт иде. Санька өйләренә баскыч сөяп куйды да, менә башлады. Федя сулы чиләк, каен себеркесе һәм тырыс тотып аста калды. Менә Санька баскычның соңгы басмасына басты. Инде укмашып торган бал кортларына буй житәрлек иде. Корт өере, әйтерсең Коншаковлар түбәсендә озак туктап торуыннан канәгать түгел иде, усал гөжләп, туктаусыз селкенеп торды. Өердән кара очкыннар аерылып китеп һавада очып йөрделәр, аннан тагы тере өемгә килеп кушылдылар. Санька баскыч төбендәге Федькага шыпырт кына: — Себерке! — дип команда бирде. Федя себеркене чиләктәге суга манып алды да, тиз генә баскыч буенча күтәрелеп, Санькага сузды. Санька бер кулы белән өй почмагына ябышып, икенчесе белән бал кортларына су бөркергә тотынды. Гөжелдәү кимеде. Кортларның канатлары чыланды, инде алар оча алмадылар. Федя Санькага буш тырысны бирде. Санька өй кыегындагы бал кортларын сакланып кына тырыс төбенә себереп төшерә башлады. Ләкин юеш себерке, ахрысы, бал кортларының барысын да тынычландыра алмады, берничәсе тырыстан чыгып, Саньканың баш очында әйләнеп очып йөрде, ә берсеме, икесеме капчыкта тишек табып, эчкә кереп китте. Санька тонык кына итеп кычкырып куйды. Башын селкеде һәм капчык аша үзенең чигәсенә, аннан яңагына китереп сукты. Федька, иптәшен кызганып, астан: — Су бөрке син аларга, тагы бөрке!—диде һәм шунда ук үзе дә корт чакканга кычкырып җибәрде. Ниһаять, Санька өй кыегыннан тырысына соңгы кортларны себереп төшерде дә, томалап куйды, һәм тиз генә аска төште. Иректә калган бал кортларына себерке белән су бөркеп, куып җибәрде дә, рәхәтләнеп көлеп куйды: — Ну, эләктердек тә соң! Инде мәңге ычкына алмаслар... отбой, Федя! Малайлар чишенделәр. Феня белән Маша һәм Никитка килеп җиттеләр. Маша, малайларга карады да, көлеп җибәрде, Саньканың күз төбе, Федьканың борыны шешеп чыкан иде. — Бигрәк матурланып киткәнсез икән!.. Нәрсә, авыртамы? Каты чактылармы?


 
Никитка, тырыска колагын куеп тыңлап торды да, шатланып пышылдады: — Гөжелдиләр. Тыңлагыз әле... Маша да тырыс өстенә иелде, хәтта түземен җуеп, тырыс авызына томалаган киндер читен күтәреп карады, ләкин тиз генә яңадан ябып куйды. — Бай күч эләктергәнсез, ике кило булыр. Бер умартага җитәрлек. Эх, бабайның да шундый кортлары булса! Ул әйтә, бал корты — нәкъ орлык кебек, ди, бер күчтән зур бер умарталык үрчетеп була, ди. Кыз шулай диде дә, Санькага борылып карады: — Син аны кемгә сатмакчы буласың? Күрше колхозгамы? Әллә базарга алып чыгасыңмы? Беләсеңме нәрсә, Саня! Аны синнән без сатын алыйк. Балалардан акча җыябыз да сатып алабыз, һәм бабайга илтеп бирәбез... Әй, шатланыр да соң! Карасаң, бер-ике елдан Стожарының, Локтеводагы шикелле, үз умарталыгы булыр. — Син акча турында ташла... — диде Санька, кашын-күзен җыерып. Ул умарта кортлары тутырылган тырысны җирдән алды да, кызның кулларына төртте. — Мә, ал... Бабайга илтеп бир! Маша Федя белән карашып алды, тырысны өйләренә алып кереп китәр өчен кулларын сузган Никитканың еларга җиткән күзләрен күрде һәм бал кортларын җиргә куйды. — Юк, юк! Корт сезнеке... Син аны сат! Өстегезгә-башыгызга алырсыз. — Ә мин әйтәм — алып кит!—дип кычкырды Санька. — Үз колхозыма сатып бирергә әллә мин Петька Девяткинмы? — һәм, Машаның әле һаман да икеләнеп торганын күреп, аның тәмам ачуы чыкты: — Теләмә- сән, үзем илтеп бирермен. һәм, сүзне шуның белән беткән санап, Санька, Никитканы әйди-әйди, капкаларына таба юнәлде. — Ә син авызынны салындырма. Дөньяда бал корты бетмәгән! Тагын килеп кунар. Шул чакта мин сиңа, Никигка... Син күзәткәләп кенә тор! *— Ә мин... Мин салындырмыйм, — диде Никитка. — Әлбәттә тагын килеп кушар. Шундый итеп күзәтермен хәзер мин аларны... 
Г. Гобәй тәрҗемәсе. 
(Дәвамы бар.)