Логотип Казан Утлары
Публицистика

АШЫГЫП ЭШЛӘНГӘН ТӘРҖЕМӘ


 Сугыштан соңгы чорда күп кенә уңышлы оригинал әсәрләр туу белән бергә, әдәбият шүрлегебез күренекле совет язучыларының романнарын, повестьларын, поэмаларын, драмаларын тәрҗемә итү хисабына да сизелерлек баеды. Соңгы вакытта укучыларга Сталин премиясе лауреаты Виктор Авдеевның «Юллардагы көтүләр» («Гурты на дорогах») исемле повесте тәрҗемә ителеп бирелде11. Күләме белән зур булмаган бу повестьта В. Авдеев бик мөһим һәм актуаль проблема куя. Бөек Ватан сугышының беренче елларында совет халкының дошманга отпор бирү өчен көч туплау процессын яктырта һәм аны тормыштагыча дөрес гәүдәләндерә'. Без бу әсәрдә бер совхозның тылга күчерелүен һәм совхоз эшчеләренең барлык авырлыкларны җиңеп килүләрен күрәбез. Сугыш илебез тормышында кискен борылыш пункты булды. Ул, иптәш Сталин күрсәткәнчә, «безнең бөтен эшебезне хәрби җайга үзгәртеп корырга мәҗбүр итте. Ул безнең илебезне фронтка, Кызыл Армиябезгә һәм Хәрби Диңгез флотыбызга хезмәт күрсәтүче бердәм һәм гаять киң колачлы тыл итеп әверелдерде» 12. «Сез үзегез дә’ халыкның ничек итеп көрәшкә әзерләнгәнен күрмисезмени? — ди «Юллардагы көтү- ләр»нең баш герое Веревкин. — Башка кайсы илдә шулкадәр үтә зур масштаблардагы шушындый оешманың булуы мөмкин? Промышленность корылмалары да, институтлар да, авыл хуҗалыгы да — һәммәсе дә эчкәреге районнарга күчерелә бит». Билгеле, хосусый милекчелек хөкем сөргән бер генә капиталистик илдә дә моның булуы мөмкин түгел. Буржуаз галимнәрнең күрәзәлек итүләренә һәхМ юрауларына каршы, социалистик экономика, планлы хуҗалык үзенең яшәргә сә- ләтлелеген һәм бөек өстенлеген сугыш вакытында аеруча ачык итеп һәм бөтен тулылыгы белән күрсәтте.. Ул илебездәге бөтен материаль ресурсларны бер максатка—дошманны җиңү максатына тупларга мөмкинлек бирде һәм фашистларны җиңүдә хәлиткеч роль уйнады. Эвакуация тәртипле һәм планлы                      11 В. Авдеев, «Юллардагы көтүләр», Ш. Сайкин тәрҗемәсе. Редакторы Р. Ишморат. 88 б., бәясе 1 с. 50 т. Татгосиздат, 1950. 12 И. В. Сталин, Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында, Татгосиздат, 18 бит. рәвештә, хөкүмәтнең зирәк җитәкчелеге һәм төрле яклап ярдәме нигезендә башкарылды, дигән фикер повестьта кызыл җеп булып сузыла. Китапның әһәмияте, тәрбиязи көче дә шушы идеяне җанлы образлар аша раслауга, аны укучыларга җиткерә алуга кайтып кала. Әсәр укучыларда социалистик системаның өстенлеге өчен, туган илебез өчен горурлык тойгылары уята. Партиянең һәм хөкүмәтнең боерыгы буенча «Червонный херсонец» совхозы членнары терлекләрне Украина далаларыннан Көнчыгышка куалар. Фронт сызыгы алар белән бөтенләй диярлек янәшә тора, ул я арттан, я яннан үтә. Вакыты-ва- кыты белән юллардагы көтүләр өс- тенә дошман самолёты килеп чыга яки көтүләр үтәсе хуторларга, урманнарга десант гаскәрләре төшерелгән була. Ләкин совет патриотларын дошман куркыта алмый, совхоз эшчеләре паникага бирелмиләр. Тыныч хезмәт чорында тупланган барлык шәхси байлыкларын калдырып киткән совхоз кешеләре бер генә теләк белән яналар: терлекләрне немецлардан коткарып калырга һәм аларны тиешле урынга исән- сау илтеп җиткерергә тырышалар. Чөнки терлек фронтка кирәк. Шуңа күрә совхоз көтүеннән бер генә баш хайванны ташлап калдыру да — сугыш кырында коралларны дошманга калдыру кебек итеп карала. Язучы херсонлыларның малны кадерләп тәрбияләүләрен аеруча җылы һәм ышандырырлык тасвирлый. Веревкин — колоннаның җитәкчесе—юлда авырып киткән яхшы нәселле үгезне үзе утырган атка
126 
 
салып бара. Көтүче Лобань колоннамын исән калуы хакына үз тормышын куркыныч астына куя. Сыер савучы Прасковья Семеновна, яңа туган бозауны күтәреп, унике километр бара. Бозлы салкын инешне кичкәндә совхоз эшчеләре барлык яшь терлекләрне судан күтәреп алып чыгалар. Шуңа күрә, «соңгы километрларны «Червонный Херсонеңә тулы тәртиптә үтте. Иң алдан, Наркоматның кызыл байрагын тотып, Омелько Лобань барды. Аның артыннан командирлар, һәммәсе дә атка атланганнар, тик Козуб кына селкенәселкенә тачанкада барды: чөнки теләсә нинди ат өстендә дә аның аяклары сөйрәлә иде», — дип тәмамлый язучы повестьны. Язучы повестька шундый эчтәлек салган һәм шушы фонда тирән оптимистик рухлы образлар тудырган. Повестьның геройлары күп түгел. Ләкин күрсәтелгән кадәресе бер идея тирәсенә тупланган ныклы коллективны чагылдыра. Анда жый- нак, җанлы штрихлар белән талантлы җитәкче директор Козуб образы бирелгән. Көтүче Омелько Лобань, бригадир Маруда, сыер савучы Прасковья Семеновна ларның матур сыйфатлары ачылган. Веревкин образы үзәк урынны алып тора. Гади һәм тыйнак Веревкин колоннаның начальнигы буларак, вакыйга барышында көчле ихтыярлы, нык характерлы, үз юлыннан тайпылмыйча баручы, партия һәм хөкүмәт ышанып тапшырган бурычны намус белән үтәүче большевик булып хәтердә кала. Әгәр дә ике йөзгә якын кеше һәм өч меңләп баш терлек мең ярым километрлы походны исән-сау үткәннәр икән, бу, беренче нәүбәттә, Веревкинның оста һәм кыю җитәкчелегенә бәйләнгән. Куркак «интеллигентик» ветврач Кулибаба күбесенчә үз рәхәте һәм шәхси тынычлыгы өчен тырышып, авыру хайваннардан бары тик котылырга гына теләгәндә, зоотехник Веревкин, аның теләгенә һәм фикеренә каршы, көтүләрне ике атнага карантинга туктатып, ясалма йогышлапдыру үткәрә, шундый тәвәккәллек аркасында терлекләр исән калалар. Начальникның шундый кыю һәм кискен эш итүе, авырлыклардан куркып чигенмәве совхоз кешеләрендә ышаныч тудыра. Веревкин бүгенге көн белән генә дә чикләнми. Ул терлекчелекне тыныч тормыш башлангач үстерү турында да 
кайгырта. Авыр сугышлар вакытында да киләчәккә өмет белән карау, җиңүгә ныклы ышану бары тик совет халкына гына хас. Веревкин фикеремчә, «җиңүгә ышанычы булмаган кеше — үлек улт. Веревкин образы совхозның ветфельдшеры Галя Озаренко белән мөнәсәбәттә тагы да тулылана, бу сөйкемле кызга мәхәббәте аша анык эчке дөньясы ачыла. Баштарак ваемсыз һәм беркатлы тоелган, яшьлек мавыгуларына бирелгән Галя Озаренко соңыннан коллективның иң актив членнарыннан берсе булып, иң авыр эшләрне үзе теләп башкаручы җитди һәм алдынгы комсомолка булып әверелә. Ул инде Веревкинның хаклыгын күрү һәм аны чын күңелдән хөрмәт итү белән бергә, Кулибабаның вак җанлылыгын фаш итә һәм, семьясы белән Кулибаба колоннадан качкач, һич икеләнмичә совхозның ветврачы постына баса. Чөнки Галя хәзер үзлегеннән уку һәм көн-төн эшләү кирәклеген аңлый, үзенең белемен күтәрәчәгенә, совхозның файдалы кешесе булачагына ышана. Язучының художество осталыгы, үзе тасвирлаган тормышны, кешеләрнең психологиясен яхшы белүе бәхәссез. Тик тәрҗемә теле генә әсәрнеи кыйммәтен байтак төшергән, чөнки андагы матур һәм ачык фикерләр, сурәтләү чаралары тонык һәм томанлы бирелгәннәр. Ш. Сайкин иптәшнең бу эшкә иҗади килмәве һәм телебезнең бөтен байлыгыннан файдаланмавы сизелеп тора. Оригиналның төгәл мәгънәсе тәрҗемә теленең специфик үзенчәлекләренә нигезләнеп бирелергә, җөмләләр һәм җөмлә кисәкләре халыкка аңлаешлы, ачык һәм җиңел укылырлык булырга, җанлы әдәби телдә тәрҗемә ителергә тиешләр иде. Сайкин иптәшнең тәрҗемәсендә әнә шул нәрсә җитми. Кайбер ми


 
салларга гына күз төшерик. 67 биттәге «Никельләнгән сабый тартмасы белән махоркасын алып урады да, тартып җибәрде» җөмләсен «сабын тартмасы белән махоркасын урады», дип тә аңларга була. Әгәр моны «никельләнгән сабын тартмасындагы махоркасын алып урады да, тартып җибәрде» дисәң, мондый ике төрле аңлашылу булмас иде. Килешсез һәм буталчык сүзләр тезмәсе күзгә ташлана. «Буш өнсез тозлак дала өскә ябырылды» (9 б.). «Ә атланышы тагын да олысымаграк күренә иде» (86 б.). «Атлар белән станциягә йөгерермен» (69 6.). «Паром йөгерә» (11 б.). «Күзәттә торырга билгеләнгән» (Назначен в караул) һ. б. Боларга комментарийлар биреп торуның кирәге юк, чөнки аларның мәгънәсез төзелүе һәм беркемнең дә андый телдә сөйләшмәве болай да аңлашылса кирәк. Оригиналны сүзгә-сүз күчерү тәрҗемә телен бик ямьсезләгән, һәм, әйтергә мөмкин, тәрҗемәнең түбән сыйфатлы булуы да күбесенчә шушы өлкәгә карый. «Мал-туариы үзеңнең тешләрең кебек сакла» (13 б.) (Сохраняй худобу, как свои зубы). Татар телендә мондый очракта «күз карасы кебек», «күз бәбәгең кебек» яки «күз алмаң кебек сакла» дигән бик матур әйләнмәләр, халыкта күптән урнашкан Фразеологик тәгъбирләр кулланыла. Сайкин иптәшнең язуы белән генә халык аларны үзгәртми инде, чөнки «теш» белән чагыштыру яки шул сүзне искә алу күбесенчә усаллык, нәфрәтләнү төшенчәсен бирә. «Моңа ул үзенең бөтен барлыгы белән каршы тора иде» (29 б.). (Противился этому всем своим существом). Гадәттә «җаны-тәне белән каршы тора иде» диләр. «Тимер түбә»— халык 
телендә «калай түбә» дип сөйләнелә. «Төнгә җайлашырга» (12 б.). (Располагаться на ночь) һ. б. Телдәге спайлык һәм җыйнаклык сакланмавын да әйтергә кирәк. Татар теле синонимнарга бик бай, ә менә «вяло» сүзен «сүренке» дип алу уңышсыз, «иренеп», «ялкау», «сүлпән» синонимнарының берәрсе ятышлырак булыр иде; истощенный— «арыгайган» (63 б.). Бу урында да «ябыккан», «йончыган», «интеккән» синонимнары урынлырак. «Тукталгалый башладылар» дип тә сөйләшмиләр. Мондый төрдәге кытыршылыклар тел материалы белән иркенләп эш итә белмәүне һәм тиешле төшенчәләрне табарга тырышмауны күрсәтәләр. Тәрҗемәче телдәге нечкәлекләрне сиземләп бетермәгән, күрәсең, югыйсә «өметләр бәйләгән» (31 б.) димәс иде, «өметләр баглаган» формасын алыр иде һ. б. Моннан башка фигыльләрнең аңлатмалы тәрҗемәсен генә биреп китүгә, татар җөмләләренең русча төзелүенә караган күп кенә мисалларны китерергә, кирәксез җирдә «иде» ләрнең мул итеп сибелүен күрсәтергә мөмкин булыр иде. Ләкин шушы берничә характерлы момент үзе генә дә Ш. Сайкин иптәшнең тел хәзинәсенә мәхәббәт белән карамаганын күрсәтә. Билгеле, әйбәт әсәрнең болай җиңел кулдан гына тәрҗемә ителүе хаклы рәвештә укучыларда ризасызлык тудыра. Шулай ук җаваплы редактор Риза Ишморат иптәшнең тәрҗемәдәге кытыршылыкларны күрми китүенә гаҗәпләнергә туры килә.