Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАРЧА ШАЯРУ


Ш. МАН НУРГА
Күп картлардан алда булды Синен, телчән Гайҗаның;
Соңгы чакта кайда йөрн Ул Гайҗаның, әй җаным!?.
А. ШАМОВКА
«Мыеклы абзый» картайды, — Җайсыз хәлдә калдык без: «Сайланмалар» чыгып бетте, Инде нәрсә сайлыйк без!?
Ә. ФӘЙЗИГӘ
Апуш зуп-зур Тукан булды Төрле киртәләр кичеп;
Әй, җан-дускай, сннең «ТукаЯ* Кайчан соң җитәр үсеп?..
С. БАТТАЛГА
Рифмалары үзенә ошый, Шуңа күрә эче пошмый. Шигырь яза ул үзенчә — Бик ашыкмый, бик тырышмый
А. ӘХМӘТКӘ
Ялындырып йөри торгач, Ачтың «Серләр» пәрдәсен. Туктап калма тау янында,— Баулыга җит, әйдә син!
«Ташкыннар»да йөзгән ир син, Инде хәзер нишлисең?
Күп әсәрләр иҗат иттең, Тик тәнкыйть күтәрмисең!
ГАЙНУЛЛИНГА ГЫНА ТҮГЕЛ
«Аз фикерне күпкә сузсаң Әйбәт төш була сирәк», — Бу җөмләдә «сузсаң»нан соң, Әлбәттә, өтер кирәк...
Г. ХУҖИГА
Иҗатында шактый салкын Кабаланмый, кызмый ул;
Беркемгә дә исе китми, Беркемне дә узмый ул.
Т. ГЫЙЗЗӘТКӘ
Г. ИДЕЛЛЕГӘ
Газиз дускай, үпкәләмә, Сиңа да тия шелтә: Картаясың, гомер үтә, Укучың... әсәр көтә.
Ә. ИСХАККА
Әхмәт Исхак, әйткән сүз хак, Бераз гына тыңлап бак: Җырларыңда су юк түгел, Ә шулай да корырак!..