Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛЫ ЯЗУЧЫБЫЗ


(Гомәр Бәшировның тууына 50 ел тулу уңае белән)
Гомәр Бәшировның Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайлану көннәре безнең әдәбиятыбыз өчен уртак булган тагын бер күңелле бәйрәм белән бергә туры килде: шушы елның январь аенда бу күренекле язучыбызның тууына 50 ел, әдәби эшчәнлегенә 20 ел тулды.
Гомәр Бәшир улы Бәширов (Разин) 1901 елның 7 январенда хәзерге Татарстан республикасының Арча районы, Яңасала авылында туган. Әткәсе Бәшир Мостафин урта хәлле крестьян булып, бер үк вакытта столярлык эше белән дә шөгыльләнә: тәрәзә рамалары ясый, пыялалар куя. Шулай да аларның тормышлары җиңел бармый. Хәтта үз сыерлары да булмый аларның. Урак өстендә алар, бөтен семьялары белән, күрше авылның Сызганов дигән алпавытына көнлекләп урак урырга йөриләр.
7—8 яшьләрендә Гомәр мәдрәсәдә укый башлый һәм аны 13 яшендә тәмамлый. Шуннан соң аны кышларын авыл саен йөреп тегү тегә торган берәүгә өйрәнчек малай итеп бирәләр. Көздән язга кадәр эшләгән өчен, тегүче аңа бер күлмәк белән бер кәләпүш алып бирә. Ләкин Гомәр тегүче булып җитә алмыйча кала. Ул елларда абыйсы армия хезмәтендә була, әткәсе Бәшир карт авырый башлый һәм 1916 елда үлеп китә. Семья асрауның, крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын Гомәрнең бер үзенә күтәрергә туры килә.
Гомәр кече яшеннән үк китап укырга бик ярата. Үзе аңларлык дини китаплардан башлап, рус әкиятләренә кадәр — кулына төшкән һәр китапны укый бара. Яңасала авылының керәшен балаларын һәм күрше рус авылы балаларын укытучы рус учителе дә аңа китаплар биреп, соңыннанрак русча укытып, бик күп ярдәм итә.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң, авылның башка яшьләре кебек үк, Гомәр дә белемен арттырырга нык омтыла. 1919 елның көзендә Арча волостеның мәгариф бүлегендә имтихан тотып, Арча волосте Урта Бирәзә авылына укытучы булып китә. Ләкин аңа укытучылык белән озак шөгыльләнергә туры килми. 1920 елның маенда Кызыл Армия сафларына алына һәм, илне дошманнардан саклау өчен, гражданнар сугышы фронтына китә. Башта «Яшел бандалар»га каршы сугышып йөри,. аннары Көньяк фронтына күчерелә. Сентябрь аеннан башлап,- Кырымны Врангель армиясеннән азат иткәнгә кадәр, фронтның алгы сызыгында була, мәшһүр Сиваш күлен кичүдә һәм Врангель армиясенең тылына һөҗүм итүдә катнаша. Сугыш беткәннән соң ул 1924 елда яңадан тыныч тормыш шартларына кайта.
Башта ул заводта эшли. Аннары укырга керә. Махсус мәктәпне тә-мамлаганнан соң, Арча кантоны Мәмсә волостена милиция начальнигы итеп билгеләнә. Эчке Эшләр Халык Комиссариаты органнарында
120
4 ел эшләгәннән соц, аны 1929 елда Балтач участогына халык тикшерүчесе итеп билгелиләр; аннары Дөбъяз районына шул ук эшкә күчерелә. 1932 елның башына кадәр халык тикшерүчесе, халык судьясы, район прокуроры булып эшли. 1932 елда аны район газетасы редакторы итеп билгелиләр дә, тәҗрибә туплау өчен, «Кызыл Татарстан» редакциясенә җибәрәләр. Монда редакция аны үз сотруднигы итеп алып кала. Башта ул әдәби сотрудник булып һәм соцга таба бүлек мөдире булып эшли.
1934 елда. Язучылар союзының командировкасы буенча, марксизм- ленинизм институтының язучылар өчен махсус оештырылган хәзерлек бүлегенә кереп, аны ике елда тә-мамлый. Тик сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә генә ул укуын дәвам итә алмый.
1936 елның ахырыннан 1938 елның җәенә кадәр «Совет әдәбияты» журналының җаваплы секретаре һәм берникадәр вакыт редакторы булып эшли. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр, 1атгосиздатта матур әдәбият секторының редакторы булып хезмәт итә. 1941 елда яңадан «Совет әдә- бияты»ның җаваплы редакторы итеп билгеләнә. 1942 елның җәеннән Татарстан Радиокомитетының председателе урынбасары һәм баш редакторы булып эшли башлый. 1944 елның башында, иҗат эше белән шө-гыльләнергә киң мөмкинлекләр тудыру өчен, аны рәсми хезмәттән бөтенләй азат итәләр һәм шушы көннән бирле Гомәр Бәширов, язучы буларак, үзенең барлык вакытын, көчен иҗатка бирә.
Шулай, бай гына тормыш тәҗри-бәсе туплап өлгергән һәм «Һашим каны» исемле беренче хикәясе белән 1931 елда әдәбиятка килеп кергән Гомәр Бәширов — бүген инде дистә-ләрчә хикәя, очеркларның һәм, баш-лыча, «Сиваш» повесте һәм «Намус» романы авторы булып, укучылар массасының ихтирамын һәм мәхәб-бәтен казанган күренекле совет язу-чысы булып танылды.
Тууына 50 ел тулу көнен, ТАССР Верховный Советына депутат булып сайлануын ул һаман үсә һәм чәчәк ата баручы иҗат эшчәнлеге белән каршылый. Соңгы елларда ул уку-чылар арасында аеруча нык танылган «Намус» романын бирде. Шушы көннәрдә бу романның төзәтелгән икенче басмасы чыкты. Роман, шулай ук, рус телендә дә өч тапкыр басылды. Хәзер иптәш Бәширов авыл һәм шәһәр хезмәт ияләренең сугыштан соңгы чорда коммунизм төзү өчен көрәшләрен күрсәтә торган яңа роман яза.
Гомәр Бәширов иҗат иткән хикәя һәм очеркларны, повесть һәм ро-маннарны укучылар бик яраталар. Безнең әдәбиятыбызны баетып торган бу әсәрләрнең һәркайсында без авторның кайнар йөрәген сизәбез, большевистик идеялелеген, үз халкына тирән мәхәббәтен һәм турылыклы хезмәтен күрәбез. Чөнки ул, халык эченнән күтәрелеп чыккан коммунист язучы һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак, үз халкы интереслары белән яши, үзенә илһам чишмәсен халыктан таба һәм барлык иҗат көчен совет кешеләренең тыныч хезмәтен саклау, бәхетле тормышын яклау эшенә бирә.
Тынычлыкны яклаучыларның икен-че Бөтенсоюз конференциясе делегаты буларак, Г. Бәширов үзенен мәкаләләрендә һәм чыгышларында тынычлык өчен көрәшүнең изгелеген сурәтләде.
Бу бөек һәм изге көрәшнең этаплары күп булды һәм алда да алар аз булмас. Октябрь социалистик революциясе, гражданнар сугышы, сталинчыл бишьеллыклар, Бөек Ватан сугышы, коммунизмның гигант төзелешләре... — болар совет халкының барлык кешелек бәхете өчен алып барган титаник көрәше юлындагы иң әһәмиятле маяклар булып торалар, һәм алар безнен әдәбиятыбызда да теге яки бу күләмдә үзләренең чагылышларын табалар. Гомәр Бәширов та үз иҗатын шул көрәшнең кайбер этапларын чагылдыруга багышлый.
Тарих та р а ф ы 11 н а и котылгысыз һәлакәткә дучар ителгән һәм бу һә-лакәттән котылуның бердәнбер ча-расын сугыш юлында гына күргән
121
империалистик илләр, яшь совет республикасын буарга теләп, безгә каршы кораллы интервенция башлап җибәргәннәр иде. Ләкин коллык богавын өзеп ташлаган совет халкы, үзенең ирекле тормышын, тыныч төзелеш эшен яклап, бердәм рәвештә дошманга каршы күтәрелде. Гражданнар сугышы безнең җиңүебез белән тәмамланды. Г. Бәши- ровның «Сиваш» повесте әнә шул тарихи чорның гаять әһәмиятле бер кисәген — Көньяк фронтында Врангель гаскәрләренә каршы сугышны күрсәтә.
«Сиваш» турында безнең матбугатта төпле генә тикшерелгән мәкаләләр бар. Моңа кадәр әйтелгәннәрне кабатлап тормастан, без биредә «Сиваш» повестеның гомуми әһәмиятенә кыскача гына тукталып, гражданнар сугышы чорын чагылдырган безнең әдәбиятыбызда аның нинди зур урын тотканлыгын һәм кайбер специфик моментларын күрсәтеп үтү белән канәгатьләнергә уйлыйбыз.
«Бу вакытта Врангельгә каршы сугышның иң көчәйгән чагы иде. Кызыл Армия, стратегик яктан уңайлы позицияләрне үз кулына ала барып, дошманны тәмам җимерү өчен, бу соңгы айларда бик күп көч түккән иде».
Повестьта шул сугышның бөтен детальләре, конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша, оста тасвир ителә. Сүз уңаенда, бу сугышларда авторның үзенең турыдан-туры катнашуы аңа бу повестьны уңышлы итеп башкарып чыгуда күп өстенлекләр биргәнен әйтеп үтәргә кирәк.
Гражданнар сугышының барлык башка фронтларындагы кебек үк, бу фронтта да дошман хурлыклы җиңелүгә дучар ителә, Врангель Кара диңгезгә себереп ташлана. Чөнки дошманны тар-мар итү Ленин һәм Сталин планы буенча үтәлә. Чөнки Сиваш — Перекоп сугышлары белән сталпнчыл полководец Фрунзе турыдан-туры җитәкчелек итә. Чөнки фронтларда тынычлык әчеп, ирекле тормыш өчен совет халкы сугыша. Совет халкына җиңелмәслек көч бирә торган бөек һәм гуманистик идеяләр, безнең кешелә- ребезнең гүзәл сыйфатлары, совет халкының, совет армиясенең леген- дар җитәкчеләре «Сиваш» повестенда, нигездә, югары художество чаралары белән уңышлы күрсәтелгәннәр.
Повестьның үзәгендә — крестьян егете Шәмси. Революция нәтиҗәсендә азат тормыш бәхетенә ирешкән бу егет, башта, сугышчы булудан бигрәк, бик тыныч, сабыр холыклы, хезмәтчел бер кеше итеп бирелә. Фронтта чакта ул авылы турында уйлый, иген кырларын сагына, авыл кызларын искә төшерә, һәм бу бик аңлаешлы да. Чөнки ул — тыныч халык, хезмәт халкы вәкиле. Ләкин көрәш белән яулап алынган ирекле, тыныч тормышыбызга, тыныч төзелешебезгә явыз дошман үзенең канлы кулын сузган икән, димәк, тынычлыкны корал белән сакларга кирәк! Моның бик табигый икәнлеге Шәмси аңына да барып җитә. Повестьның азагында безнең Шәмсиебез үрнәк сугышчы булып әверелә.
Менә, күпне күргән карт сугышчы Әхмәди Вәлитов. Шәмси кебек яшь-ләргә сугыш эшендә ул үрнәк булып йөри. Сугышта батырлык, осталык, куркусызлыкка алар Әхмәдидән өй-рәнәләр. Менә шул Әхмәди белән булган бер эпизод бик характерлы. Аңа өеннән хат килә. Хатыны яза— ул баладан котылган, чибәр генә бер ул тапкан. Бу урыннарда автор тасвир иткән Әхмәдинең шатлыгы символга әверелә. Утлы-ялкынлы сугыш кырында безнең кешеләребез яшәү шатлыгы белән яналар, үлемгә каршы көрәштә яшәүне, бәхетле тыныч тормышны үзләренең байраклары итеп күтәрәләр, һәм әсәрдә бу коры декларация төсендә түгел, ә чын тормыштагыча художестволы итеп бирелгән.
«Ул урыныннан торды, тагын утырды, папахасын салып куйды:
— Значит, малай? Ә! һе, кара син әй, чын! Нинди хәбәр көткәндә, ә! Тәгаен малаймы? Ә!.. Кая әле, бир әле, тәмәке төрим әле».
Әхмәди үлем турында түгел, яшәү, тереклек турында уйлый, яшь бер
122
баланың дөньяга килүенә шатланып бетә алмын.
«... Шәмсинең аны мондый хәлдә күргәне юк иде әле. Озак еллар сугышта йөреп каты куллыланган, кырысланган бу гаяр кеше балаларны шулай өзелеп ярата торгандыр, йөрәгендә шундый йомшак ягымлылык саклангандыр дип кем уйлаган?»
Монда азатлык сугышының совет кешесенә ясый торган йогынтысы, аның тормыш фәлсәфәсе чагыла. Авторның иҗатында Бөек Ватан сугышы чорында бу фәлсәфә тагын да ачыграк, киңрәк күләмдә күренде.
Бераз алгарак сикереп булса да, бу турыда «Намус» романындагы Хәйдәр фикерләрен хәтерләп үтик. Сугышның ут-ялкынын үткән, үлем белән якалашкан, кан койган, яраланган Хәйдәр, Мансуров белән булган бер беседасында, түбәндәге сүзләрне әйтә:
«— Дөресен әйткәндә, Җәүдәт абый, мин тормышыбызның тәмен, аның кадерен фәкать сугышта гына шул кадәр тирән аңлый башладым бугай... Әйтерсең, синең күз алдыннан ваемсызлык пәрдәсен кубарып ташлыйлар, күңел күзе, әйтергә мөмкин, тормышның, кеше рухының бөтен нечкә тибрәнүләренә кадәр бик сизгер тоя башлый. Әйтик Москва ягына очкан фашист самолетларының үкерүе, солдатның йөрәгенә бәрелә-бәрелә, сызлатып үтә; яна торган совет авылы аның бәгырен парә-парә китерә. Сугышчы күңеленең шул кадәр нечкәргән чаклары була, дошманнан азат иткән җирләрдә юл чатындагы гап-гади каенны, иң беренче күзгә чагылган усак агачын, үз туганың кебек, ко-чаклап аласы килә торган иде... Туган илеңә мәхәббәт — синең күңелеңне баетып, бөтен тормышыңның мәгънәсен, тәмен, ямен мондый чакта тагын да ачыграк хис иттерә торган тиңсез бер куәт икән ул».
Империалистик сугышка, талау, вәхшилек, ерткычлык сугышына кап-ма-каршы буларак, азатлык өчен, кешелек дөньясының бөек идеаллары очен алып барыла торган гадел сугышның шушындый специфик ягын күрә һәм күрсәтә белүне безнең хәрби әдәбиятыбызның отышлы якларыннан берсе дип карарга кирәк. Фронтта туган мондый яңа сыйфатлар яралгысын без күп кс- .шеләрдә, хәтта, юньләп грамотасы да булмаган Әхмәдидә дә берничә урында күрәбез, һәм бу аңа рухи көч бирә. Шуннан соң Әхмәдинең сугышта батырлыгы артуы да, яра-ланганнан соң аны тылда калдырырга теләсәләр дә, аның үз полкына, «үз туган йортына» ашкынуы да бик табигый яңгырыйлар.
Сугыш кырында шатлык та, кайгы да күп. Шатлык рухландыра, ләкин кайгы да кешене сындырмый, киресенчә, дошманга булган нәфрәтен генә көчәйтә. Сугышчы Борисов элек укытучы булган. Яхшы җанлы, киң күңелле кеше ул. Бу сугышның изгелеген бөтен тирәнлеге белән аңлый, һәркемгә ярдәм итәргә, яхшылык күрсәтергә тырыша. Полк ялда вакытларда ул кызылармеецларга рус теле һәм арифметика укыта. Әхмәди белән Шәмси дә русча укырга-язарга аңардан өйрәнәләр. Ул тора-бара ротаның укытучысы да, көтепханәчесе дә булып китә. Иптәшләре өчен актык сынык икмәген дә урталай бүлеп бирә торган иркен күңелле юаш бер егет була Борисов. Ләкин көннәрнең берендә аны, кара болыт төсле булып, бик зур шәхси кайгы баса. Аңа хәбәр килә: сөйгән кызын ак бандитлар мәсхәрәләп ташлаганнар...
— Минем атам-анам да, туганнарым да юк. Мине якын иткән, күңелемнең иң тирән бер җиреннән урын алган бары бер генә кеше бар иде... — дип башлый да ул, артык сөйли алмый.
Ләкин көрәштәшләре аның иң якын туганнары булып чыгалар. Аның авыр кайгысын җиңеләйтү өчен бөтен чараларны күрәләр. Борисов бу шәхси кайгыны җиңә, j һәм менә без аны сугыш кырында күрәбез. Бу юаш егет нинди батырга әйләнә! Аның хәлиткеч штык сугышларының берсендә катнашуын тасвир иткән юлларны һич тә тыныч кына уку мөмкин түгел.
123
Әнә шундый Борисов һәм Шәмси
кебек, пулеметчы Митричев һәм
тәҗрибәле сугышчы Әхмәди кебек,
политрук Исмасв һәм командир Да-
нилов кебек кешеләр яшь совет республ
и касын дош м а н нан саклап калдылар,
тыныч төзелеш эшләренә яңадан
кайтуны тәэмин иттеләр.
Алар сугыш барышында ук бу якты
киләчәкне күрәләр.
• — Сугыш бетүгә безне мең төрле ■эш
көтә, — ди Данилов. — Берәүләргә
командир булырга туры килер,
икенчеләргә — инженер, врач, учитель!
Бөтен илне аякка бастырасы бар, иптәш
Ленин белән иптәш Сталин өйрәткәнчә,
яңа тормыш төзә башлыйсы бар.
Сугыш турында язылган бу әсәрнең
төп идеясен — совет халкының яңа
тыныч тормыш төзергә омтылу идеясен
ачып бирә торган мондый юллар аның
лейтмотивы булып торалар. Анда автор
совет сугышчыларының иң алдынгы,
прогрессив, гуманистик теләкләр белән
януларын, шул изге максатлар өчен ут-
ка-ялкынга кереп, җиңеп чыгуларын,
авыр һәм катлаулы көрәш юлларын
үтеп, үсү-чыныгуларын күрсәтә.
Әсәрдә бирелгән гади крестьян егете
Шәмсидән алып сталинчыл полководец
Фрунзега кадәр булган һәм художество
осталыгы белән гәүдәләндерелгән
җанлы образлар, шушы чорның хәрби
киеренкелеге, илебез халыкларының
уртак көрәштә кан белән беркетелгән
дуслыгы, тынычлык өчен, азатлык өчен
алып барылган сугышның героикасы,
•сталинчыл стратегик планнарның
тантанасы — болар барысы да «Сиваш»
повестеның тарихи һәм художество
әһәмиятен күтәрәләр һәм аны бүген дә,
киләчәк өчен дә актуаль әсәр итеп
калдыралар.
1941 елда фашистик агрессорлар
безнең тыныч төзелешебезгә тагын бер
тапкыр үзләренең канлы кулларын
сузып карадылар. Гитлер Германиясе
хыянәтчел рәвештә илебезгә һөҗүм
итте һәм 4 ел буена сузылган Бөек
Ватан сугышы башланып китте.
Бу елларда Гомәр Бәширов, язучы
буларак та, гражданин буларак та үз
өстенә төшкән бурычны намус и •
белән үтәде. Ул үзенең барлык иҗади
көчен туган илебезне саклауга
буйсындырды. Газета-журнал бит-
ләрендә ялкынлы мәкаләләр һәм
очерклар белән чыкты. 1942 елның
августында, ВКП(б) Өлкә Комитеты
командировкасы буенча, Төньяк-
.көнбатыш фронтына барып, анда
«Ватан өчен» исемле фронт газе-
тасында эшләде. Сугышны, сугыш-
чыларны үз күзләре белән күреп
өйрәнде, фронт газетасында регуляр
басылып бара торган әсәрләре белән,
сугышчыларда Ватанга мәхәббәт,
дошманга нәфрәт сыйфатлары
тәрбияләүгә хезмәт итте. Бу хезмәтләре
өчен фронт политуправле- ниесе аңа,
махсус приказ белән, рәхмәт белдерде.
Г. Бәшировның Ватан сугышы ел-
ларында совет кешесенең бөек рухын
күрсәткән очерк һәм хикәяләре «Үч»,
«Гармоньчы егет» һәм «Кадерле кунак»
исемле җыентыкларында тупланган.
Боларда да без төп идеянең — азатлык
өчен, тынычлык өчен көрәшнең, бу
көрәштә совет кешесенең тиңдәшсез
батырлык- ларының ачык чагылышын
күрәбез.
Битлекләре бүген инде тәмам
ертылып ташланган «союзниклар-
ның» хыянәтләре аркасында, Бөек
Ватан сугышы безгә авырга туры
килде, озакка сузылды. Без авыр
сугышта көчле дошманны җиңеп
чыктык. Г. Бәширов очеркларында да
моның кайбер чагылышлары бар.
Командиры Смекалин, комиссары
Чанбарисов булган бер частебызга
чиктән тыш авыр шартларда сугыш
алып барырга туры килә: аны төрле
яктан немец гаскәрләре чолгап ала.
«Комиссар» исемле очеркта Г. Бәширов
безне әнә шул часть сугышчыларының,
командирларының искиткеч
батырлыклары белән таныштыра.
Нинди генә авырлыклар күрмиләр
алар! Чолгап алган дошман көче күп
тапкырлар артык. Атака артыннан
атака ясала. Безнең
сугышчыларыбызның сугыш
припаслары аз кала, азык-төлекләре
бетә, алар тәүлекләр буе ач килеш,
йокламаган, ял итмәгән килеш,
дошманга каршы сугышалар. Алар
оборона сугышы гына
124
түгел, ә дошманны кыру сугышын алып
баралар. Комиссар Шәйхулла
Чанбарисов, радио буенча, фронт
сызыгының, аръягында калган ко-
мандованиега ант итә: — Без актык
тамчы каныбызга чаклы дошманны
кырачакбыз, иптәш командир, — дн.
Моны тынлап торган сугышчылар:
«Дөрес әйттен, Шәйхулла абый,
үләрбез, әмма тере килеш бирелмә-
без»— дип кабатлыйлар, һәм алар
җиңүче булып чыгалар.
Фронтларда безнең сугышчылары-
бызны гаять авыр сынауларга тарткан
күп героик вакыйгаларның бу
эпизодында Г. Бәширов совет кеше-
сенең төп сыйфатларын ачып бирә
белгән. Аларда тәвәккәллек тә, са-
бырлык та бар. Аларда акыл һәм физик
көч гармоник берләшкәннәр. Командир
Смекалин, комиссар Чанбарисов
(«Комиссар»), разведчик Әгъзамов
(«Гармоньчы егет»), таҗик егете
снайпер Юнусов («Сиксән беренче») һ.
б. һ. б. — болар тыныч шартларда
һәркайсы үз постында төзелеш
алдынгылары булганнар, хәзер алар —
сугыш алдынгылары. Тыныч хезмәттә
тырышлык, изге сугышта аяусызлык —
аларның төп сыйфатлары булып
әверелгән. Чөнки яхшы җанлы, киң
күңелле совет кешесе фәкать изге, якты
максатлар белән генә, шатлыклы,
бәхетле коммунизм җәмгыяте төзү
теләге белән генә яши. Шул максатка
ирешү өчен үзенең барлык иҗади көчен
бирә. Бу максатка ирешүдә
комачаулаучыларга каршы көрәштә ул
җанын, канын кызганмыйча сугыша да
белә. Чын кешелек бөеклегенең үрнәге
булган совет кешесенең җиңелмәс көче
әнә шунда.
Тыныч төзелеш елларында Казан-
ның Куйбышев исемендәге фабрика-
сында слесарь булып эшләгән Фәезхан
Әгъзамов фронтта, дусларны со кл а
нды р ы п, дошманны тетрэтеп,
искиткеч батырлыклар күрсәтүче
разведчик булып әверелә. Фәезханның
бу батырлыкларын тасвирлаган
«Гармоньчы егет» исемле очеркта без
совет кешесенең рухи байлыгы,
сафлыгы һәм бөеклеге, изге омты-
лышындагы тиңдәшсез көче чагыл-
ганын күрәбез.
Алдынгы техника белән баштанаяк
коралланган, бөтен Европаны таптап
үткән гитлерчылар безгә һөҗүм иткәч
тә, дошманнар һәм «дуслар» лагеренда
кузгалып киткән төрлечә юрауларның
мәгънәсе тик бернәрсәгә кайтып калган
иде: бу сугыш озакка сузылырмы? Со-
ветлар Россиясе ничә айдан сон тар-мар
ителер?
Бу юраулар чәлпәрәмә килде. Гитлер
фашистлары еллар буе ерткычлансалар
да, нәтиҗәдә үзләре хурлыклы
һәлакәткә дучар ителделәр. Бу хәл
күпләр өчен могҗизалы табышмак
кебек булып күренсә дә, безнең өчен
бик гади, бик табигый булды. Чөнки
Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп
үстергән героик совет халкын, ирекле,
тыныч, бәхетле тормыш идеалы булган
бөек совет кешесен җиңә алучы көч хә-
зер инде дөньяда юк! Әнә шундый
кешене тулы күрә һәм һәрьяклап
сурәтли белү — совет язучысының,
мактаулы бурычы ул.
Гомәр Бәширов иҗат иткән әсәр-
ләрнең зур күпчелеге әнә шундый совет
кешесенең гүзәл сыйфатларын
чагылдыруга багышланганнар. Киң
массага яхшы таныш булган «Намус»
романы — авторның бу юнәлештәге
талантының үскәннән- үсә баруын
раслаучы әсәр. Бу романның татар
совет әдәбиятында тоткан урыны гаять
зур. «Намус» — совет чорында,
алдынгы совет кешеләрен киң планда
күрсәткән беренче зур романнарның
берсе. Ул, үзенең идея тирәнлеге,
художество югарылыгы ягыннан татар
совет әдәбиятын, димәк, эчтәлеге белән
социалистик, формасы белән милли
культурабызның тагын бер баскыч
күтәрелгәнлеген раслаучы әһәмиятле
факт.
«Намус» романы турында күп
язылды, күп сөйләнде. Бу үзе үк аның
укучылар арасында гаять популяр
булганлыгын ачык күрсәтеп тора. Аны
колхозларда, предприятиеләрдә, уку
йортларында үткәрелгән укучылар
конференцияләрендә киң рәвештә
тикшерделәр, һәм әсәр һәркайда югары
бәя алды. Хәзер «Намус» романы иң
күп һәм иң
125
яратылып укыла торган әсәрләрнең
берсе булып әверелде.
Бөек Ватан сугышы елларында
колхозчыларның геронк хезмәтләрен
күрсәткән бу әсәрдә фронт һәм тылның
бердәмлеге, совет халкының дошманны
җиңүгә, яңадан тыныч хезмәткә кайтуга
булган көчле омтылышы художество
чаралары белән тулы чагылдырыла.
Безнең йөрәкләребезгә нык урнашып
өлгергән андагы образлар—Нәфисә,
Хәйдәр, Айсылу, Җәүдәт, Тимери һәм
башкалар — фидакарь хезмәттә дәүләт
интереслары, фронт интереслары белән
яшиләр, барлык гомуми һәм шәхси
кыенлыкларны җиңеп чыгалар. Г.
Бәширов үзенең бу әсәрендә
кешеләрнең йөрәкләренә, рухи
дөньяларына тирән керә белгән,
аларның яхшы, гүзәл сыйфатларын
оста итеп сурәтли алган. Бу әсәрдә
халык алдында, дәүләт алдында, Ватан
һәм партия алдында үзләренең
җаваплылыкларын тулы хис иткән,
социализм инде тормыш-көн-
күрешләренә үтеп кергән совет ке-
шеләренең күркәмлеге һәм бөеклеге
чагыла. «Намус» геройлары кайда гына
булмасыннар, нәрсә генә эшләмәсеннәр
— без аларның бөтен җаннары-тәннәре
белән үзләренең ирекле хезмәт, тыныч
төзелеш мәйданы булган сөекле
Ватанына ти- рәнтен
бирелгәнлекләрен, үз алларына куйган
бөек, изге, гуманистик бурычларын
үтәүдә корбан бирүгә дә хәзер
торганлыкларын күрәбез.
Ул елларда илебезнең язмышы
фронтка һәм тылга бердәй бәйләнгән
иде, фронт һәм тылның берлегенә,
бердәмлегенә бәйләнгән иде. һәркайда
фронт иде. Ләкин утлы- ялкынлы
сугыш кыры — фронтның алгы сызыгы
иде. Фронтның икенче эшелоны булган
хезмәт мәйданы үзенең бөтен барлыгын
алгы сызык интересларына
буйсындырган иде. Сугышта явыз
дошманны тар- мар итүгә ирешү өчен
тыл фронтны кешеләр белән, сугыш
техникасы һәм припаслары белән,
азык-төлек һәм кием-салым белән
өзлексез тәэмин итеп торды. Бөтен
Ватаныбыз бердәм гигант хәрби ла-
герьга әверелгән һәм. нәтиҗәдә,
Москва, Сталинград, Берлин эпо-
пеялары аша, социалистик илебезнең
данын тагын бер баскыч югары күтәрү
белән, совет кешесен барлык
прогрессив кешелек дөньясының
авангарды сафына бастыру белән
төгәлләнгән героик чор иде ул.
«Намус» романы, асылда, әнә шушы
бөек чорның бер кисәген чагылдыруга
багышланган.
Бик характерлы бер момент: нигездә
төп темасы итеп тыл героикасы
алынган бу әсәрдәге барлык хә-
рәкәтләрдә, барлык настроениеләрдә
без легендар Сталинград сулышын
сизәбез. Колхозчыларның фидакарь
хезмәтен күрсәткәндә, автор фронтның
хәлиткеч бу киеренке участогына
кайтып-кайтып туктала. Моның да
алымнары төрлечә. Әле автор үзе
сөйли, әле ул фронтка китеп барган
Гөлзәбәр хатларыннан файдалана, әле
Хәйдәрнең фронтта күрсәткән
героизмын тасвир итә — котылгысыз
хәлдә, зарури очракта, дошманны тар-
мар итү хакына аның үз өстенә ут
ачтыруын күрсәтә. Күп булмаган
мондый эпизодлар романның
лейтмотивы ролен уйныйлар, һәм без
әсәрнең нинди генә урынын укымыйк
— ул хезмәт күренешләре булсын,
мәхәббәт мотивлары булсын, үзара
мөнәсәбәтләр, теге яки бу мәсьәләгә
карашлар фәлсәфәсе булсын, эчке киче-
решләр, кайгы-хәсрәт чаклары, уен-
көлке моментлары һ. б. һ. б. булсын—
боларның нинди гомуми киеренке
обстановкада барганлыгын, нинди
көчкә буйсынганлыгын, шуннан
чыгып, аларның эчтәлеген, юнәлешен,
чишелешен һәрвакыт ачык күреп, тулы
сизеп, тирән аңлап барабыз. Ахыр
килеп, боларның бөтенесе бер максатка
таба юнәлеш алалар, бер фокуска
тупланып чагылалар.
Фронтка сугыш припаслары белән
бердәй кирәк булган икмәк өчен көрәш
гаять авыр шартларда бара. Язучы бу
көрәшне реалистик төстә гәүдәләндерә.
Әсәрнең төп кыйммәте, аның укучылар
арасында тирән мәхәббәт яулап алган
төп гүзәл сыйфаты да шунда ки, бу
авыр көрәшнең геройлары булган
Нәфисә, Айсылу, Хәйдәр, Җәүдәт
кебек, Карлыгач, Тимери, Гөлзәбәр
126
һ. б. кебек алдынгы совет кешеләрен,
аларның эшләрен һәм көрәшләрен, бай
рухи тормышларын художестволы
алымнар белән ышандырырлык, җанлы
рәвештә күрсәтә иелүендә.
Максим Горький үзенең мәкалә-
ләренең берсендә, совет әдәбиятының
бурычларын билгеләп, әдәбия-
тыбызның төп герое — хезмәт булырга.
хезмәт кешесе булырга тиеш, дигән
иде. «Намус» романында без әнә шул
зур бурычның уңышлы үтәлгәнен
күрәбез. Әсәрнең төп сюжеты, төп
конфликтлары хезмәт тирәсенә
корылганнар. Аның идея юнәлеше —
ирекле фидакарь хезмәткә дан
җырлауда. Андагы барлык геройлар
хезмәт энтузиазмы белән яналар.
Аларның бөтен шатлык һәм кайгылары
хезмәткә бәйләнгән. Андагы барлык
кешеләргә автор аларның хезмәткә
карашларыннан чыгып бәя бирә. Совет
кешесенең бөтен гүзәллеге — намуслы
хезмәттә генә икәнлеген тагын бер кат
раслый бу әсәр, һәм бу бик аңлаешлы
да. Чөнки безнең социалистик иле-
бездә, аның нигезен тәшкил иткән
тыныч һәм ирекле хезмәт — бөтен
кешелек тарихында беренче тапкыр
буларак—намус эше, дан эше һәм
геройлык эше булып әверелде. Тирән
дулкынландыргыч көч белән бәйләнгән
хезмәтнең, совет кешесе өчен
мәҗбүрилектән ихтыяҗлыкка
әверелгән хезмәтнең бүгенге көндә
инде поэзия югарылыгына
күтәрелгәнлеген тасвирлый Г Бәширов.
Социалистик ярышның бетмәс-
төкәнмәс көчен һәм мөмкинлекләрен
эшкә җигеп, барлык киртәләрне
җимереп, авырлыкларны җиңеп,
Нәфисә бригадасы чәчүне уңышлы
үткәрә, һәм бу хезмәт нәтиҗәсен алар
түземсезлек белән көтәләр. Кырга еш
кына чыгын, бодай тишелешен
күзәтәләр.
«Нәфисә, ана буласы кеше дә бе-
ренче баласын мөгаен нәкъ менә шуңа
ошашлы бер куаныч белән
дулкынланып көтеп ала торгандыр, дип
уйлап куйды.
Карлыгач, сабыйларча бер кызык-
сыну белән, бодай кыры өстенә күз-
ләрен зур ачып караган килеш, сср
сөйләгәндәй акрын гына әйтеп куйды:
— Беләсеңме, Нәфисә апа, мина
болар нишләптер менә җанлы шикелле
тоелалар! Бик сәер бит, ә? Сиңа да
шулай түгелме? Чын, чын! Менә хәзер
барысы берьюлы кылдан нечкә
тавышлары белән безгә дәшсәләр, ә?
«Исәнмесез, апалар? Менә без дә
тудык», дисәләр? Син нишләр идең, ә?»
Чын поэзия түгелмени сон. бу!
Ләкин без нык беләбез: бу —хезмәт
поэзиясе, үз хезмәтеңнең җимешләре
белән горурлану, хозурлану поэзиясе.
Хезмәт кешедән мәгълүм бер көч
бирүне сорый. Кешегә үз юлында
очрый торган авырлыклар, каршы-
лыклар белән көрәшергә, аларны
җиңәргә туры килә. Бөек Ватан сугышы
елларында исә бу шартлар тагын да
катлауландылар. «Чулпан»
колхозының, Нәфисә бригадасының
нинди авырлыклар, нинди
каршылыклар аша үтеп җиңүгә
ирешкәнен без беләбез. Тегесе җитми,
монысы җитми, аларны булдырырга
кирәк; берне ике итәргә, юкны бар
итәргә кирәк; арада Сәйфи кебек,
Әпипә кебек, эшкә аяк чалучы, канга
тоз салучы кешеләр бар, алар белән
көрәшергә, кайберләрең төзәтергә
тырышырга, кай- берләренең чын йөзен
ачып салып, мәсхәрә баганасына
терәргә кирәк.
Ә Нәфисәнең үз башына төшкән
шәхси кайгысы? Зиннәткә булган
беренче мәхәббәттә уңышсызлыкка
очрау, соңра, үзенең иң якын, сөекле
тормыш иптәше Газизнең фронтта
батырларча һәлак булуы, котылгысыз,
төзәлмәслек булып күренгән йөрәк
ярасы...
«Вакыт дулкыннары биек тауларны
җимерә, тирән дәрьяларны киптерә,
әлбәттә. Әмма таулардан калку
урыннар белән үрләр, дәрьялардан
иңкелләр кала, ә йөрәк ярасыннан —
күңелгә сагыш белән моң утырып кала.
Инде монысына дәва табылмас, ул
тормыш юлын гомер буена караңгылап
барыр кебек иде. Түгел икән. Мондый
сырхауларга да дәва бар икән.
Нәфисәнең баш өстенә җәелгән кайгы-
хәсрәт болытларын таратырга
теләгәндәй, туган
127
ягының ягымлы җилләре аны иркәләп
исте, дуслары-ңптәшләре аңа яхшы
киңәшләр бирделәр, уен-җыр беләп
күңелен ачтылар. Әмма Нәфисәнең иң
беренче табибы — үзенең бригадир
булып эшләве, бодай кырындагы эше
булды. Аңа көне- төне иптәшләре
янында булырга, үзе турында түгел,
иптәшләре һәм эше турында, барыннан
да бигрәк бодай кыры турында уйларга
кирәк була иде. Аны шушы коткарды
да».
Нәфисәнең, хезмәт кешесе, җәмәгать
эшчесе, җитәкче-бригадир буларак,
башыннан үткән язмышын Һәм аның
үсеш юлын автор чын совет
художнигыча күрсәтә. Шушы Нәфисә
образында без совет кешесенең
тормышында, язмышында хезмәтнең
һәм коллективның, үз язмышыңны, үз
интересыңны гомуми язмышка, гомуми
интереска буйсындыра алуның
ничаклы хәлиткеч роль уйналганлыгын
күрәбез. Әнә шундый бай рухи тор-
мышлы, иле алдында, халкы алдында
саф намуслы Нәфисә романда һәм
иҗтимагый, һәм шәхси сызыклар
буенча җиңү тантанасына ирешә.
Үзең турында уйлама, Илең турында
уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була
— ның киң полотнода, куе, бай, җанлы
краскалар белән бирелгән гүзәл
чагылышы бу.
Автор үзенең бу идеясен уңай
образлар мисалында да, кире образлар
мисалында да үткәрә. Әсәрдә Сәйфи,
Әпипә, Зиннәт, Бикбулат образлары
бар. Болар — таза тәндәге чуаннар, сау
семьядагы гарипләр, үзләрендә әле
искелекне, капитализм калдыкларын
йөртүчеләрнең төрле вәкилләре.
Шуларның берсе, шәхси милекчелек,
комсызлык белән агуланган Бикбулат
турында Айсылу түбәндәге характерлы
сүзләрне әйтә:
— Искелек дигән нәрсә шулай инде
ул, элек тормышы шундый сихерле
булган бит аның. Ул кешене, тәти
күрсәткәндәй, байлык белән
кызыктырып, бөкресе чыкканчы,
каберенә барып ауганчы, шыр ялангач
килеш үз артыннан йөгерткән. Ул заман
кешесенең шуның белән бөтен мие,
каны, җаны агуланып калган.
Бикбулат — карт кеше инде. Аның
турындагы сүзне «Бөкрене кабер генә
төзәтер» дип бетерергә мөмкин. Әсәрдә
ул шулайрак бирелә дә. Ә менә Зиннәт
— совет яшь кешесе — искелек
чиренең икенче формасы белән
агуланган. Ул — коллективтан
аерылган, шәхси дан артыннан куучы
эгоист. Үзе өчен алда шәхси дан
перспективаларын чак кына күрү белән
ул, хәтта, сөйгән кызы Нәфисәгә дә,
хәтта, үз әнкәсенә дә кимсетеп карауга
күчә. Ә инде дан юлында катастрофага
очрагач, бөтенләй төшенкелеккә
бирелә, рухи гарипкә әверелә, мораль
йөзен югалта.
Әпипә исә — җиңел һәм җиңелчә,
җилбәзәк тормыш белән яшәү корбаны.
Ул да шулай ук хезмәтне тормыш
чыганагы дип, коллективны тормыш
терәге дип танымый. Асылда Зиннәт
белән Әпипә — хәлиткеч бу мәсьәләгә
карата — бер түтәл җимешләре, ягъни,
икесе ике төрле тип булсалар да, хезмәт
һәм коллективның шифалы йогынты-
сыннан үз-үзләрен мәхрүм иткән
игезәкләр алар.
Сәйфине алып тормыйк. Ул —
битлек кигән дошман образы. Аның
юлы әсәрдә табигый очлана. Ләкин
Зиннәт белән Әпипә, һәркайсы үз
күләмендә, бөтенләй өметсез кешеләр
түгел. Безнең гүзәл җәмгыятебезнең
гаять зур тәрбияви көче бар. Зиннәткә
карата бу көч әсәрдә киң кулланыла.
Райком секретаре Җәүдәт Мансуровтан
башлап, Айсылу, Нәфисә, Хәйдәр,
Мәүлихәләргә кадәр, аны читләтмиләр,
кирәк вакытта аңа ярдәм кулларын
сузалар, аны аякка бастырырга, туры
юлга юнәлдерергә тырышалар. Монда
безнең зирәк акыллы олы кешеләре-
безнең Зиннәтне төзәтергә тырышу-
лары туры сызык белән бирелгәннәр.
Әпипәгә карата исә — авторның мө-
нәсәбәте бүтәнчәрәк. Үзенчәлекле
характерлы булган бу хатын совет
тормышы шартлары тегермәнендә
җитәрлек иләнергә мәҗбүр ителә.
Үзенең аламалыгы аркасында, адәм
мәсхәрәсенә калуга барып җитә ул.
Шикле бер кеше беләп бәйләнешкә
J28
кереп, хәтта, колхоздан да китеп югала.
Әсәрдә Зиннәт белән Әпипә об-
разлары ничектер төгәлләнмәгәирәк
булып калалар. Ләкин без шулай да
Зиннәтнең, ахыр чиктә, җәмгыять өчен
файдалы кеше булып әвереләчәгенә
ышаныч баглап калабыз. Хәтта
Әпипәгә карата да, ча- гыштыруча
азрак булса да, шундый ук яхшы өмет
чаткылары кабынып кала. Чөнки
әсәрнең ахырында ул, сау коллективтан
аерылган хәлендә беркайда да, беркем
белән дә игелек күрә алмыйча,
таушалып, яңадан колхозына кайтып
керә һәм Нәфисәдән ялынып-ялварып
эш сорый башлый.
Гомумән, «Намус» романында без,
барлык образлар мисалында диярлек,
совет җәмгыятенең, ирекле фидакарь
хезмәтнең, сау, бердәм коллективның
кешеләргә ясый торган шифалы
йогынтысын төрле яклап күрәбез. Анда
кешеләр актив тормыш белән яшиләр,
эшлиләр, көрәшәләр, тирән фикерләр
йөртәләр, уңышлыклар яулап алалар,
кыенлыклар кичерәләр, ялгышалар,
каршылыкларны җиңәләр, үз-үзлә- рен
һәм бер-берләрен тәрбиялиләр, үсәләр,
чыныгалар, баскыч-баскыч буйлап
һаман югары күтәреләләр. Бу бөек
процесста безнең партиябез җитәкчел
роль уйный һәм әсәрдә бу як та
җитәрлек чагыла. Бер сүз белән генә
әйткәндә, «Намус» романы баштан
ахырына кадәр большевистик
партиялелек белән сугарылган.
Геройлар үз эшләрендә, үз
омтылышларында беренче чиратта —
Ватан турында, партия турында,
Сталин турында уйлыйлар. Роман
ахырында Нәфисәнең партиягә керүе
— аның үсешенең югары баскычы итеп
бирелә. Партия вәкилләреннән райком
секретаре Җәүдәт Мансуров,
башлангыч партия оешмасы секретаре
Айсылу, образ буларак, җанлы,
кешелекле итеп бирелгәннәр. Алардан
чын- чынлап үрнәк алырга мөмкин.
Укучы — иң таләпчән, иң талымлы тән-
кыйтьче,— ди М. Горький. Романны
укучылар йөзләрчә хатларда, без
Нәфисә кебек, Мансуров кебек булырга
тырышабыз, диләр.
Автор исеменә бик күп килә торган
хатларның бөтенесендә дә укучылар
«Намус» романын укып сок-
ланганлыкларын, рухланганлыкла- рын
язалар. Моның өчен авторга үзләренең
чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр;
алар барысы да—-талантлы
художнигыбызның намуслы иҗади
хезмәтенә лаеклы бәя бирү
документлары булып торалар.
Кешеләрнең тормышларына, рухи
дөньяларына актив рәвештә бәреп керә
торган, алариы тәрбияли торган
әсәрләр, кешеләребездәге коммунистик
сыйфат үренделәренә яшәү, үсү көче
бирә торган яңгыр булып тамучы, кояш
нуры булып иңүче әсәрләр була бездә.
«Намус» романын мин әнә шундый
гүзәл әсәрләр рәтенә кертер идем.
Бик ачык бер хакыйкать бар:
Әсәрнең нигезенә яхшы идея са-
лырга, уңышлы темасын табарга,
сюжетын мавыктыргыч итеп корырга,
китап мәйданында кызыклы кешеләрне
хәрәкәт иттерергә мөмкин. Ләкин, әгәр
анда әдәби әсәрнең төп материалын
тәшкил иткән тел байлыгы, художество
мастерлыгы бул- маса, ул әсәр укучыны
кызыктыра, дулкынландыра алмый,
яхшы идеясен үткәрә алмый,— куелган
максатына ирешә алмый. Гомәр Бәшк-
ровның иҗатына карата исә без бу
яктан да югары бәя бирергә хак- лыбыз.
Аның гомумән телгә, художество
чараларына бай һәм көчле булуы
«Намус» романында тагында ныграк
сизелә. Тел өстендә, художество
мастерлыгын күтәрүдә ик җитди
эшләүче язучыларыбызның берсе ул.
Укучыларга бик аңлашыла торган
яхшы, әдәби, халыкчан, образлы тел
белән яза Гомәр. Аның озак еллар
халык авыз иҗатын җыю, өйрәнүе дә
әдәби телен үстерергә зур ярдәм иткән,
әлбәттә. Ул җөмләләрне бик ачык,
төгәл, дөрес төзи, сүзләрне урынлы һәм
оста файдалана, лексиконы бай, чагыш-
тырулары уңышлы һәм мәгънәле
булалар. Халык телендәге тапкыр
сүзләр, үткен мәкальләр, әйтемнәр
аның әсәрләрендә байтак урын алалар
һәм әйтеләсе фикерләрнек мәгънәсен
тирәнәйтүгә, көчәйтүгә хезмәт итәләр.
Ул үзенең иҗатында.
әдәби телебезнең иң яхшы тради-
цияләрен татар халкының бүгенге бай,
матур, тапкыр сөйләм теле белән
органик бергә бәйләүгә омтыла һәм
«Намус» романында моңа шактый
дәрәж.әдә ирешә дә. Урыны- урыны
белән, аның прозасын яхшы шигырьдәй
укыйсың. һәм бу — әсәрнең
укучыларга тәэсир итүен күн
тапкырлар арттыра.
Идея һәм художество сыйфаты
югары булган «Намус» романының
укучыларга ясый торган эмоциональ
көче гаять зур. Ул укучыларны
дулкынландыра, горурландыра;
аларның аңын тагын да үстерүгә, рухи
байлыкларын тагын да арттыруга,
аларда Ватанга, халыкка, бөек Ленин —
Сталин партиясенә мәхәббәтне
көчәйтүгә, батырлык, турылык, сафлык
һәм намуслылык кебек яхшы
сыйфатларны тагын да югарырак
баскычка күтәрүгә хезмәт итә.
Әнә шуңа күрә дә бу әсәрдә Гомәр
Бәширов тарафыннан тудырылган
образларны укучылар йөрәкләренә бик
якын итеп алдылар, аларны үз итеп
яраттылар, алар белән тирән
рухландылар.
Иҗади хезмәт пафосы һәм сафлык,
намуслылык поэзиясе белән суга-
рылган бу әсәр, шулай ук, безнең
шагыйрьләребезне һәм композитор-
ларыбызны да рухландырды. Шагыйрь
Әхмәт Исхак либреттосы буенча
Сталин премиясе лауреаты композитор
Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылган
«Намус» операсы барлыкка килде, һәм
хәзер без, Татар дәүләт опера һәм
балет театрында, Г. Бәширов тудырган
гүзәл образларның сәхнә тормышы
белән дә яши башлауларын күреп
куанабыз. Димәк, әсәр һаман яшә-
вендә, яшәрүендә, халыкка намуслы
хезмәт итүендә дәвам итә.
Үзеңнең илле еллыгыңны шушын-
дый иҗат уңышлары белән каршылау
— зур бәхет, күңелле бәйрәм ул.
Гомуми совет әдәбияты өчен уртак
булган бу шатлыклы хисләргә
кушылып, без талантлы язучыбызның
һәм халык тарафыннан лаеклы рәвештә
Татарстан АССР Верховный Советына
депутат итеп сайланган актив җәмәгать
эшлекле- сенең кулын каты кысабыз
һәм аңа алда яңадан-яңа иҗади
уңышлар телибез.
9.