Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


МИЛЛИОННАРНЫҢ ДЕПУТАТЫ
Ерак гасырларга яңрап барыр Сталин даны — туган ил даны; Сталин безгә бетмәс бәхет бирде, Матур итеп төзеде дөньяны.
Яшәү бирде безнең йөрәкләргә Юлбашчының кайнар йөрәге. Сталин — миллионнарның депутаты, Сталин — миллионнарның теләге.
Кояш якты безнең барган юлда, Кырларыбыз гөлгә күмелде;
Сталин үзе язган төп законны — Шуңар безнең тормыш күңелле.
Без даһины туган атабыздан Якынырак итеп күрәбез.
Сталинга без бөек шатлык белән Чын күңелдән тавыш бирәбез.
Ерак гасырларга яңрап барыр Юлбашчының даны—ил даны. Тынычлыкка таба юл күрсәтеп, Сталин алып бара дөньяны.
БУЛДЫРМАБЫЗ СУГЫШНЫ!
Куркыталмас безне дошман, Без куркаклардан түгел. Җир йөзендә тынычлыкны Яулап алабыз бүген!
Матурлыкка, татулыкка Безнең изге омтылыш. Көрәшәбез бөтен дөнья Яшәсен өчен тыныч!..
44
Без төзибез коммунизм Иркен алып сулышны. Без тынычлык солдатлары — Булдырмабыз сугышны!..
Пөз миллионнар тавышы яцрый Тыныч яшәү турында;
Яцрый Поль Робсон җырында, Назим Хикмәт шигырендә.
Дингез артында дошманнар Ут белән шаяралар.
Ләкин явызларга каршы Безнец илдә чара бар.
Атомчылар юкка чыгар Бөек көрәш кырында. Чөнки тынычлык байрагы Даһи Сталин кулында.