Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА ОСТАСЫ


Яшь совет татар музыка культурасы күрелмәгән тизлек белән үсә һәм ныгый бара. Нәҗип Җиһанов бу өлкәнең иң алдынгы һәм талантлы вәкиле. Нәҗип Җиһанов 1911 елда, Нижне-Уральск шәһәрендә эшче семьясында туа. Ата-анасыннан яшь-лән ятим калып, балалык вакытларын Уральск, Смоленск һәм башка шәһәрләрнең балалар йортларында тәрбияләнеп уздыра. Нәҗип Җиһанов бала чагыннан ук музыкага мәхәббәт баглый. 1928 елда Казанга килгәч, музыкаль белем ала башлый. Аңа ул вакытта унҗиде яшь була. Казан музыка техникумының ул вакыттагы җитәкчесе, дирижер А. А. Литвинов, Нәҗип Җиһанов- ның сәләтлелегенә соклана. Аны музыка укытучысы Н. А. Шевалина кул астында берникадәр хәзерләп, музыка училищесының, укытучы .М. А. Пятницкая классына, фортепиано бүлегенә кабул итәләр.
Ул җитди һәм тырыш укый. Учи-лищеда ВЛКСМ сафына керә һәм жәмәгать эшләрендә актив катнаша. Классик һәм совет музыкасын өйрәнү белән мавыга, әдәбият, поэзия белән якыннан таныша башлый, театраль һәм музыкаль сәнгатьнең алдынгы вәкилләре белән аралаша, профессиональ композиторлардан Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффа- ров һәм В. И. Виноградовларның иҗатларын ныклап өйрәнә. Нәкъ менә шул елларда Н. Җиһанов, үзенең беренче әсәрләрен (җырлар һәм фортепиано өчен пьесалар) иҗат итәргә керешә.
Композитор үз әсәрләрен бик озак вакытлар беркемгә дә күрсәтмичә яши. Бары тик укый башлавына өч ел тулгач кына, 1931 елда үз иптәшләренең, бигрәк тә, композитор А. Ключаревның рухландыруы аркасында гына, үзенең музыкаль белемен һәм сәләтен тулысынча ком-позиторлык эшенә багышларга карар итә. Шуннан ул музыкаль белемен тагы да үстерү һәм югары белем алу теләгеннән чыгып, Москвага китә һәм Москва Дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесының композиторлык бүлегенә, проф. Г. И. Литинский классына укучы булып керә.
Нәҗип Җиһанов композиторлык мастерлыгын үзләштерү өчен зур һәм киеренке эшкә керешә. Аның яшьлек дәрте белән тудырылган күп кенә әсәрләре, өйрәнчек эшләр рамкасында гына калмыйлар. Мәсәлән, 1938 елны Татгосиздат тарафыннан бастырылып чыгарылган фортепиано өчен Сонатинасы татар совет музыкасында зур әһәмияткә ия булды һәм пианистларның репертуарыннан хәзер дә төшмичә башкарылып килә, шулай ук кайбер җырлары хәзердә дә үзенең художество кыйммәтен югалтмыйча җырчылар тарафыннан җырлануында дәвам итәләр.
Нәҗип Җиһанов музыка учили-щесын тәмамлау белән үк Москва Дәүләт консерваториясенең өченче классына кабул ителә.
Консерваториядә уку еллары Нә-җип Җипановның композиторлык та-лантының җитлегүенә һәм формала-шуына ярдәм итә һәм яшь компози-
Н 4
Нәҗип Җиһановның уку елларында ук шундый иҗат уңышлары күрсәтүе. аның композиторлык мастерлыгын үзләштерүдә теоретик нигезләрне ныклап өйрәнүе, шулай ук Татарстан музыка дөньясыннан аерылмыйча иҗат птүе, теорияне практика белән нык бәйләп эшли алуы нәтиҗәсендә булды. Ул шундый интенсив хезмәте белән татар совет музыкасын үстерүгә дә зур булышлык күрсәтте.
Утызынчы еллар, күп милләтле совет музыкаль культурасының үсүе һәм алга китүендә аерым зур этап булып тора. В1\П(б) Үзәк Комитеты 1932 елның 23 апрелендә «әдә- бият-художество оешмаларын үзгәртеп кору» турында махсус карар кабул итте. Бу тарихи карар, совет музыкаль культурасының үсешендә дә әһәмиятле урып тота.
Үзәк Комитетның бу тарихи ‘кара-ры, татар совет культурасының һәм сәнгатенең күтәрелешенә дә көчле* этәргсч бирде.
Бу чорда татар музыкаль культу-расын үстерү өчен квалификацияле профессиональ музыкаль кадрлар хәзерләү иң әһәмиятле мөһим бурыч булып килеп басты. Шушы максаттан чыгып, Татарстандагы музыка уку йортларын күбәйтү һәм торгызу эшләре башланды. Москва дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылды. Болар — партия һәм хөкүмәтебезнең бу проблеманы хәл итүдә күрсәткән иң мөһим чаралары иде.
Опера студиясе югары квалифи-кацияле милли музыкаль кадрларны хәзерләүдә ныклы база булды һәм татар музыкаль культураны алга җибәрүдә чиксез зур роль уйнады.
Опера студиясендә укып чыккай музыкаль мастерлар, анда алган белем һәм культура өчен партиягә һәм хөкүмәткә чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.
Нәҗип Җиһанов та совет властена, илнең алдынгы музыка вузы булган Москва консерваториясенә, совет белгечләренә чын күңелдән рәхмәт белдереп: «Миңа совет власте югары белем алырга бөтен мөмкинлекләрне бирде. Минем укытучыларым Москва консерваториясе-
тор үзенең профессиональ мастерлыгын үстерә барып, үзенең иҗади индивидуальлеген күрсәтә башлый.
Профессиональ мастерлыкны үстерү өстендә армый-талмый хезмәт итүе нәтиҗәсендә, яшь композитор үзенец иҗади үзенчәлеген күрсәтүгә бик тиз ирешә. Ул бу вакытларда музыкаль жанрларның һәркайсында да үзен сынап карын. Консерваториядә булган елларында ул. бик күп кечкенә инструменталь һәм вокаль пьесалар иҗат итә. Аларның фортепиано өчен язылган «Кереш» («Прелюдия»), А. С. Пушкин шигырьләренә язылган «Ике карга» һәм «Тоткын» дигән романслары аеруча танылдылар. Бу романсларга Пушкинның һәлак булуына 100 ел тулу уңае белән консерватория тарафыннан үткәрелгән конкурста беренче премия бирелде.
Бу кечкенә инструменталь һәм вокаль пьесалардан сон, композитор эре әсәрләр, кыллы оркестр өчен квартет һәм симфония язды. Аның беренче татар симфониясе татар музыкасында симфония әсәрләренең иң зурлары һәм беренчеләре булдылар. 1937 елда Татар дәүләт филармониясе Н. Җиһановның беренче симфониясен башкару белән ачылды.
Композиторның ул елларда иҗат иткән әсәрләре бер үк дәрәҗәдә эш-ләнмәгәннәр. Аларның күбесе төгәл-ләнеп тә җитмәгәннәр иде әле. Ләкин нәкъ .менә шул әсәрләрдә компо-зиторның көчле яклары, аның иҗа-тындагы омтылышы ачык күренде. Н. Җиһанов иҗатында әсәрләрнең киң планлы булуы, художество фикеренең тирәнлеге, музыкаль формаларның җәенкелеге, шулай ук, көйдә милли колоритны саклау иң характерлы як булып тора. Композитор үз әсәрләрен татар халкының җыр сәнгатеннән читкә китмичә, шул нигезгә нык таянган хәлдә иҗат итә.
Композиторның шул омтылышлары, төрлечә иҗат тәҗрибәләре аны зур уңышларга китерде. Бу эзләнүләр аны музыкаль сәнгатьнең иң катлаулы, синтетик күренеше булган опера иҗат итүгә кадәр үстерде. И. Җиһанов 1938 елда, консерваторияне тәмамлауда диплом эше итеп «Качкын» операсын язды.
105
нец иц алдынгы профессорлары бул-дылар», — ди.
Партия һәм хөкүмәтнең өзлексез кайгыртучанлыгы, югары профессио-наль мастерлыкны үзләштерүдә яшь татар музыка көчләренең үз тырыш-лыклары нәтиҗәсендә, бик кыска гына вакыт эчендә Татарстан өчен композиторлар, дирижерлар, җыр-чылардай торган музыкаль сәнгать эшлеклсләреиең шактый зур отряды хәзерләнде.
Утызынчы елларның иң әһәмиятле казаньнпларыннан берсе итеп. Татар дәүләт опера һәм балет театры оештырылуын һәм беренче татарча операларның сәхнәгә куелу фактларын күрсәтергә кирәк. 1939 ел 17 июньдә Татарстанда опера театры ачылу татар халкы өчен зур бәйрәм иде.
Татар опера театры Нәҗип Җи- һановның «Качкын» операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы) постановкасы белән ачылды. Бу беренче татар милли операсы иде.
«Качкын» операсында, татар кре-постной крестьяннарының Пугачёв җитәкчелегендәге кузгалышы ачык сурәтләнә. Татар крепостной кре-стьяннарының Пугачёв кузгалышына кушылулары, крепостной качкын Булат җитәкчелегендә, алар- ныц патшага, алпавытларга каршы көрәшләре, операда зур драматик көч белән күрсәтелгән. Операның драматик һәм масса күренешләрендә, халыкның буйсынмас көче, изүчеләргә каршы ныклы көрәше гәүдәләндерелә. Бу күренешләр операга көчле идея омтылышы һәм тарихи вакыйгаларны киң масштабта күрсәтергә мөмкинлек бирә. Операда социаль конфликтларның үткенлеге, бер яктан, халык вәкиле Булат һәм аның сөйгәне Рәйхана, шулай ук, халык акылын, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыручы Кирәмәт образлары аша, икенче яктан, алпавыт хатыны Бикәнең һәм управляющий Аблайиың рәхимсезлскләре аркылы ачын салына. Бу музыкаль- драматик образлар бер-берсенә каршы куелганнар һәм көчле көрәшләр аша бирелгәннәр.
X а л ы к җ ы р л а р ы и, п н то н а ш ю и
материалны киң куллану нигезендә операның симфоник үсеше, хорның һәм оркестрның бай һәм күн төрле яңгырашы көчле, тәэсирле булып чыккан.
Андрей образын музыкаль сурәт-ләүдәге тоныклык, Аблайиың оире- лешендәге берникадәр схематизм, шулай ук, Бикә образын артык лп- рикалаштыру, речитативлар өлешендә җитәрлек ачык интонацияләр булмау һәм башка кимчелекләр булуга да карамастан, бу опера яшь композиторның иҗади уңышы дин танылды. Нәҗип Җиһаиов бу әсәре белән, үзенең профессиональ компо-зитор мастерлыгы дәрәҗәсенә күтә-релгәнлеген, бик үзенчәлекле худож-ник булып җитешүен күрсәтте. Шулай ук аның иҗади йөзе, әсәрләрен реалистик юнәлеш гә язуы да ачык күренде. Аның зур идея-ху- дожество мәсьәләләрең дөрес чишә алуы, халык музыкасының рухына, характерына тирәнтен төшенеп, бөек рус халкы классик музыкасының прогрессив традицияләре нигезендә, милли формаларны дөрес үстерә алуын, рус совет музыкасы казанышлары югарылыгында шул формаларны дөрес куллана белүен дә күрсәтте. Шуна күрә дә «Качкын» операсы, Нәҗип /Кнһановның уз иҗат уңышы гына булмыйча, татар совет музыка тарихында да үсеш этабы булып тора. Бу опера хәзерге көндә дә үзенең художество кыйммәтен югалтмаган әсәр булып санала.
Нәҗип Җиһаиов «Качкын» опера-сыннан соң. Татар дәүләт опера һәм балет театры әчеп милли репертуар тудыруын дәвам итә. 1939— 1945 елларда, кыска гына вакыт эчендә аның тарафыннан биш опера һәм ике балет языла.
Н. Җиһановның икенче операсы «Ирек» (3. Сафин либреттосы) Бөек Октябрь социалистик революциясендә татар халкының катнашып чагылдыра.
1941 елда ул үзенең өченче операсы «Алтынчәч»не яза. Бу операда татар халкының (Идел буе болгарларының) ханнарга каршы героик көрәше күрсәтелә.
Татар халык әкиятләренә һәм көй-ләренә нигезләнеп язылган бу опера ирек сөюче Алтынчәч һәм халык
10G
җитәкчесе Җик Мәргән образлары аша, халык батырлыгы җырлана.
Композитор монументаль идеяләр-не татар музыкаль сәнгатенең төп нигезләрен саклаган хәлдә, рус классикларының опера драматур-гиясендәге иҗади принципларын да дөрес куллана. Операны симфоиия- ләштерүне, образларга музыкаль характеристика бирүне, арияләр, ре-читативлар, ансамбль һәм хор сце- наларын табигый рәвештә чиратлаш-тырып җанландыра. Тугзак ана. Алтынчәч, Җик Мәргән образлары героик характерлары белән ачыл-ганнар. Бу музыкаль характеристикада халык музыкасының, поэзиясенең алымнары белән бергә рус классик операсы традицияләре, Римский-Корсаков алымнары чагыла. Бу образларны җанландыруда композитор бик ачык буяулар тапкан. Музыкада халык җыры интонацияләре ачык гармонияле оркестрлаштыру колориты белән органик кушылып биреләләр. Бу исә Н. Җиһановның иҗат методындагы реалистик юнәлешне күрсәтә.
«Алтынчәч» операсы татар му- зыкаль-театраль сәнгатенең зур ка-занышы.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 ел 10 февральдә В. Мураделинең «Бөек дуслык» операсы турындагы карарыннан соң, 1948 елның апре-лендә Н. Җиһановка «Алтынчәч» операсы өчен Сталин премиясе би-релде. Бу зур вакыйга Н. Җиһанов- ның югары идея һәм реалистик принципларны, халыкчанлыкны үз әсәрләренең нигезенә салуын рас-лыйлар.
Бөек Ватаи сугышы барган авыр елларда да Н. Җиһанов иҗат эшен туктатмады. Киресенчә, ул совет халкының патриотик хисләрен, ба-тырлыгын күрсәтү юлында эшләде. 1942 елда Опера театры аның «Илдар» исемле операсын куйды. Моның эчтәлеге татар сугышчыларының батырлыгын, тылдагы совет ке-шеләренең фидакарь хезмәтләрен чагылдыруга нигезләнгән иде. 1944 елда язылган «Түләк» операсында да композитор халыкның патриотлыгын легендарь-тарихи сюжет аша гәүдәләндерергә теләде.
Болардан тыш Н. Җиһанов сугыш елларында башка ә<сәрләр дә иҗат итте. Мәсәлән, «Зөһрә» балеты, халык арасына киң таралган «Партизанка», «Сугышчы каберендә» (Г. Кутуй сүзләре) һ. б. җырларны күрсәтергә мөмкин.
Сугыштан соңгы елларда И. Җи-һанов эре әсәрләр язды. Ватан сугышы темасына «Шагыйрь» (Әхмәт Фәйзи либреттосы) операсын да язган иде. Ләкин либреттоның совет чынбарлыгын бозып күрсәтүе арка-сында, композиторның бу әсәре җә-мәгатьчелек тарафыннан кабул ител- мәде.;
Н. Җиһановның «Кырлай» исемле симфоник поэмасы татар халык ша-гыйре Г. Тукайның тууына алтмыш ел тулуга багышлап язылды. Бу поэмада кешелекнең кара көчләрне җиңүе — гуманистик идея чагылды- рыла.
Бөек Ватан сугышының җиңү белән төгәлләнүе музыка өлкәсенә дә яңа бурычлар китереп куйды. Әдә- бпят-сәнгатьнең идея-тәрбия эшләрендә ролен күтәрү, реакцион-бур- жуаз идеология йогынтысыннан аны арындыру өчен партия конкрет юллар сызды.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 ел 10 февралендәге В. Мураделинең «Бөек дуслык» операсы турындагы карарында халыкча булмаган, фор-малистик карашларның совет идео-логиясе өчен зарарлы икәнлеге ачык күрсәтелде һәм совет музыка сәнга-тенең нинди юлдан барырга тиешлеге әйтелде.
Үзәк Комитетның бу карары Татарстан композиторларының иҗади эшләрендә зур борылыш тудырды. Алар соңгы елларда күп төрле һәм зур әсәрләр иҗат иттеләр. Нәҗип Җиһанов та үзенең иҗат активлыгын көчәйтте.
Композиторның шушы тарихи ка-рарга беренче җавабы буларак, аның татар халкы темаларына, симфоник окрестр өчен Сюитасы язылды.
Бу әсәрдә халык көйләре нигез булып торалар: I кисәктә лирик көй «Рәйхан», II кисәктә «Кара урман», III кисәктә шаян көй «Колаксыз Зариф», IV кисәктә хәзерге дәртле
107
көйләрдән «Уфа-Чиләбе» һәм лирик көй «Арча» файдаланылган. Сюита-ның музыкасы ачык лиризм һәм шатлык белән сугарылган. Сюитаның музыкаль теле гади һәм реаль. Шуңа күрә халык бу Сюитаны бик яратып каршы алды, тыңлаучылар та-рафыннан килә торган хатларда аңа искиткеч югары бәя бирелә. Н. Җи- пановка бу Сюитасы өчен 1950 елда Сталин премиясе бирелде.
Бөек юлбашчыбызның 70 еллык юбилее уңае белән Н. Җиһанов та-рафыннан язылган «Сталинга сәлам!» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) җы- ры да халык тарафыннан бик сөелеп каршы алына һәм бик тиз популярлашып китә.
г_—
Нәҗип Җиһановның соңгы елларда язылган (Г. Бәширов романы буенча, Әхмәт Исхак либреттосы) «Намус» операсы, татар музыка сәнгате өлкәсендәге зур уңышларның берсе.
Г. Бәшировның халык тарафыннан сөелеп укыла торган популяр романы «Намус» операның авторлары өчен бик яхшы материал булды. Романда колхозчыларның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре зур осталык белән күрсәтелә. Фронт белән тылның бердәмлеге дошманны тар-мар итүгә, бөек җиңүгә китерә. Героик совет халкының фронтта һәм тылда зур җиңүләргә ирешүләрен күрсәткән темада совет художниклары әдә-биятта, сәнгатьтә киң чагылдырыл- ды. Бу актуаль теманы операда ачып салу мәсьәләсендә Н. Җиһанов белән Ә. Исхак зур көч куйдылар. «Намус» операсы шуның уңышлы нәтиҗәсе булып тора.
Әдәби сюжетны опера либреттосына сыйдыру бик авыр мәсьәләләрнең берсе. Әдәби образларны опера жанрының специфик якларына туры китереп файдалану, күбесенчә ком-позитор һәм либреттистларны, аерым яңа идея концепцияләренә килергә мәҗбүр итә. «Намус» операсының авторлары да бу юлда тирән иҗади эш алып бардылар. Музыка аша гәүдәләндерергә мөмкин булмаган урыннарны төшереп калдырдылар, шулай ук опера либреттосы өчен кирәк булган детальләр, элементларны үзләреннән өстәделәр.
Авторлар операның төп герое булган Нәфисә образын бик җанлы, рухи кичерешләре һәм хезмәт энту-зиазмы ташып торган патриотка төсендә бирүгә ирешкәннәр. Ул тор-мыштагыча реаль һәм дөрес харак-терланган.
' «Чулпан» колхозы белән социа-листик ярыш алып баручы рус колхозы «Интернационал» бригадиры Ңаташа образы да бик колоритлы итеп бирелгән. Авторлар аны гәүдә-ләндерүдә дә бик ачык буяулар тап-каннар. Шушы ике образ аша ста- линчыл халык дуслыгы операда бик ачык сурәтләнә.
Авторлар хор-масса күренешләрен дә уңышлы тудырганнар. Драматик кульминацияләр бик көчле, халык бәйрәмнәрендәге шатлык һәм фи-налдагы патриотик пафос та бик күтәренке бирелгән.
Операдагы башка персонажлардан, колхоз председателе Тимри, аның хатыны Хәдичә, колхозның электәге председателе Сәйфи һәм колхозчы хатын Әпипәләр дә бик үзенчәлекле характерлар аша иҗат ителгәннәр.
Н. Җиһанов иҗатында классик опера традицияләрен, ирекле декла- мацион речитативта, халык җырлары белән бергә бәйләп, бик табигый рәвештә бирә белү көче зур, ул хор-ансамбль күренешләрен аерым сололар белән бик оста аралаштыра белә.
Операның ачык мелодияле һәм киң җырларга бай булуы да бик уңышлы. Чөнки композитор халык көйләренә бик якын торып эш иткән һәм шуның өстәвенә операга хәзерге халык мелосын керткән.
Композиторлар операга хәзерге халык көйләреннән «Көчлеләр җыры», русча «Сталинград турында» гы җырларны файдаланып кына калмый, операның интонацион мелодия төзелешенә дә хәзерге җырларның төсен өсти. Шушылар нәтиҗәсендә Н. Җиһановның музыкаль теле бик яңа булып яңгырый. Бигрәк тә II һәм IV күренешләрнең финаллары төрле буяуларда эмоциональ көч белән матур очлана.
108
' Шушылар нигезендә композитор реалистик музыка сәнгатенең биек-лек.чәренә таба туктаусыз юл тота.
Ләкин «Намус» операсында хикәя итү, сөйләп бирү шикелле йомшак яклар да юк түгел, шуның аркасында сюжет үсеше сүлпәнләнә, хәрәкәт тоткарлана. Бу әле операның драматургии копиейдиясе тиешенчә ачыкланып җитмәвен күрсәтә. Ләкин төп җитешсезлекиең иң мөһим ягы анда гына түгел. Операда югары уңыш алу өчен барган көрәш тиешенчә ачылмый. Чөнки романның эчтәлегендә иң төп урынны тоткан корылык белән көрәш мәсьәләсе операда күрсәтелми. Бу хәл операның идея эчтәлеген йомшарта. Беренче планга Нәфисәнең лкрика-пспхологик кичерешләре килеп баса. Дөрес, бу да бик әһәмиятле һәм кирәкле күренеш, ләкин халыкның хезмәте һәм энтузиазмын күрсәтү тагын да әһәмиятлерәк. Операдагы төп кон-фликтны исерек Сәйфи һәм тотнаксыз Әпипәләрнең каршылыкларына кору да уңышлы түгел. Бо- ларга колхоз парторгы Хәйдәр образының бирелешендәге төссез- лекне дә өстәргә туры килә. Райком секретаре Мансуров образы да бик тонык бирелгән. Ул I һәм V картинада гына күренеп китә. Шушылар нәтиҗәсендә операның төп темасы халыкның хезмәттә күрсәткән уңышлары тиешле эпик колач ала алмаган.
һич шик юк, авторлар ирешелгәи уңышларында гына тукталып кал-маслар. Бу кирәкле һәм кыйммәтле опера өстендә тиешле югарылыкка менгергәнче эшләрләр.
Нәҗип Җиһанов үзенең иҗат эшен, җәмәгать эше белән бергә бәйләп үстерә баручы совет эшлек- лесе. 1939 елны Татарстанда совет композиторлары Союзы оешмасы төзелү белән үк, II. Җиһанов аның JI ре д со д а теле бул ы п сайла и а.
•I Бөтенсоюз композиторлар съез-дында СССР композиторлар Союзы правлениссенә член булып сай- •лана. 1945 елда Казан дәүләт кон-серваториясен оештыру эшендә ак-тив катнаша һәм аның директоры итен билгеләнә. II. Җиһанов кон-серваториядә җитәкчелек эше белән бергә педагогик эш тә башкара, 1 г н с.тр у м е нто в к а б у ей ч а м а хсус класс алый бара.
Совет халкының турылыклы улы, Ленин — Сталин партиясенә һәм аның бөек эшенә бирелгән II. Җиһанов, 1947 елның 10 февралендә РСФСР Верх о в н ы й Совет ы н а депутат булып сайлана. Татар халкы үзенең сөекле композиторына якадан да зур ышаныч белдерде. Аны Казан шәһәр Советына һәм 1951 елның 18 февралендә Россия Федерациясенең Верховный Советына депутат итеп сайлады.
Нәҗип Җиһановның совет социа-листик музыка культурасын күтә-рүдәге хезмәтләре бик зур һәм ул халык тарафыннан зур бәя алды. Советлар хөкүмәте аны Ленин ордены һәм «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде, аңа шулай ук РСФСР ның һәм ТАССР иын атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Большевиклар партиясенең һәм Советлар хөкүмәтенең туктаусыз кайгыртулары аркасында, тик безнең социалистик Ватанда гына халык талантлары үз иҗатларының, чәчәк атуына ирешәләр.
Балалар йортында тәрбияләнгән, хәзер РСФСР Верховный Советы депутаты, атказанган сәнгать эш-леклесе. ике мәртәбә Сталин премиясе белән бүләкләнүгә ирешкән композитор 11әҗип Җиһановның тормыш һәм иҗат юлы — ул мактаулы юл. II. Җиһанов совет кешеләренең рухи байлыкларын, соклан- I ыч совет чынбарлыгын чагылдыра торган яцадан-яца әсәрләр тудыру өстендә барлык көчен куяр, дип ышанабыз. Чөнки халыкның ышанычына, ихтирамына җавап итеп, шул героик халыкның сорауларын канәгатьләндерерлек, бөек коммунизм чорына лаеклы әсәрләр тудырудан да мактаулы эш юк.
51. ГИРШМАН.