Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ ЮЛЫ


Росси я п рол ста р 11 аты Советл а р власте өчен буржуазиягә каршы, интервентларга каршы кораллы көрәш алып барган елларда хезмәт ияләре арасыннан чыккан талантлы яшьләр әдәбият өлкәсенә килеп керделәр һәм буржуа идеологиясенә каршы көрәш башлап җибәрделәр. Шуларның берсе Кави Нәҗми булды.
Буржуаз милләтчелекнең барлык күренешләре белән аяусыз көрәшмичә торып, совет әдәбиятын үстерү мөмкин түгел иде. Совет әдәбияты буржуаз идеологиягә каршы көрәштә үсте, чыныкты. Беренче әдәби адымнарыннан ук Кави Нәҗми үзенең иҗатын көрәш идеяләре белән сугарып алып китте. Соңыннан «Октябрь» исемле әдәби оешмада да ул татар пролетариат әдәбиятының сафлыгы һәм идея югарылыгы өчен актив көрәшүче булды. Татарстанның яшь каләмнәрен оештыручы буларак, Кави Нәҗми буржуаз милләтче язучыларга, сол- тангалеевчыларга һәм троцкийчы- меньшевикл арның калдыкларына
каршы ялкынлы публицистик мәка-ләләр белән чыкты. Аның «Әдәби әңгәмәләр», «Нәрсәне себереп тү-гәргә», «Үпкәләштән булмасын, чы-нын әйтик», «Киртәләрегезне җиме-рәбез» кебек мәкаләләре шул вакыт-ның актуаль мәсьәләләрен күтәрделәр. Актив җәмәгать эшчесе, ялкынлы публицист булып .үсеп барган язучының художество осталыгы да һаман үсә, һаман тирәнәя. Ул бу елларда «Кабыргасы белән тора» исемле поэма-сатпра, «Баганада дилбегә», «Миңлебикәнең кайгысы» исемле уңышлы әсәрләр иҗат итен, яшь татар совет әдәбиятының, ал-дынгы сафына килеп баса.
Кави Нәҗминең иҗаты бөек рус әдәбиятының һәм башлыча проле-тариатның бөек язучысы А. М. Горькийныц турыдан-туры йогын-тысы астында үсә барды. А. М. Горький Кави Нәҗминең «Шобага» исемле хикәясен укып чыккач, аңа форма белән мавыкмаска, форма өчен әсәрнең художество ягына зарар китермәскә, гадилектән читләшмәскә киңәш бирде. Партиянең әдәбият өлкәсендәге политикасы, рус әдәбиятының тәҗрибәсе һәм А. М, Горькийнын күрсәтмәләре яшь язу-чыга үз иҗатындагы кимчелекләрне бетерергә ярдәм иттеләр.
Бөек борылыш еллары промыш-ленностьта һәм авыл хуҗалыгында гаять зур үзгәрешләр алып килде. Кави Нәҗми «Зәңгәр сукмак» (1929 ел) һәм «Кояшлы яңгыр» (1930 ел) исемле зур күләмле хикәяләрендә шул елларга хас булган күренешләрне җанландырды. Алар татар совет әдәбиятында колхозлашу хәрәкәтен чагылдырган беренче әсәрләрдән булдылар.
Социализм төзелешенең искиткеч зур уңышлары язучылар каршына яңа бурычлар куйды, һәрбер этапта кирәкле юнәлеш һәм оештыру формалары күрсәтеп торган партия, бу чорда үзенең 1932 ел 23 апрель карары белән язучыларның оешмасын яңа баштан үзгәртеп кору кирәклеген әйтте.
110
Шул нигездә, социалистик реализм дип аталган бердәм иҗат методы белән эш итүче язучылар, гомуми бер союзга — Совет язучылары союзына берләшеп эшли башладылар.
Партиянең, зирәк җитәкчелеге ас-тында татар совет әдәбияты яңа баскычка күтәрелде. Татарстан язу-чылары 1934 елда үзләренең, беренче конференцияләренә җыелдылар һәм социалистик төзелешне яктырту мәсьәләләре буенча алда торган бурычларны билгеләделәр. Конфе-ренция Кави Нәҗмине Татарстан Совет язучылары союзы правле- ннесенең председателе итеп сайлады.
Шул ук елда Москвада Совет язучы ларының, беренче съездында Кави Нәҗми татар совет әдәбияты турында доклад белән чыкты. Съезд аны СССР Совет язучылары союзының правление члены итеп сайлады.
Бөек Ватан сугышы елларында Кави Нәҗминең иҗаты тагын да киңрәк җәелеп китте. Сугыш елларында иҗат иткән әсәрләрендә ул совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы батырлыкларын, фидакарьлекләрен, патриотлык хисләренең куәтен җырлады, укучыларда дошманга каршы нәфрәт хисен тәрбияләде. «Тупчы Сөләйман», «Хәят апа», «Фәридә», «Снайпер Мәрдән» 11. б. әсәрләрендә язучы реалистик буяулар табып, совет патриотлары образларын гәүдәләндерде. Язучы совет халкының җиңеп чыгуына ныклы рәвештә ышанып, 1941 елның 22 июнь көнендә язылган шигырендә:
Котырган эт—Гитлер безгә каршы Сугыш ачты, ләкин бу сугыш — Үз башына булыр ул этнең!
Фашизмга үлем — бу сугыш!
дип, үзенең йөрәк хисләрен белдерде. Үзенең художество әсәрләре белән беррәттән Кави Нәҗми публицистик мәкаләләр белән дә чыга. Бу мәкаләләрдә үзенең каләмен штыкка тиңләштергән патриот-язу- чының кайнар йөрәге тибеп тора. Большевик язучы эшчеләр алдында ялкынлы чыгышлар ясый, әдәби кичәләр оештыра, фронтовиклар белән бик күп хатлар алыша. Советлар Союзы Гимнын тәрҗемә итешүдә, «Татар халкының фронтовикларга язган хаты»и төзешүдә катнаша. «Батырлар китабы»н төзүчеләрнең берсе һәм редакторы була.
Совет халкының сугышта гаять зур җиңүе, сугыштай соңгы сталин- чыл бишьеллыкның бөек бурычлары язучыны яңа, зур әсәрләр иҗат итүгә илһамландыра.
1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары чыкты.
Бу карар царизмга һәм алпавыт-ларга каршы, капиталистлар изүенә каршы, чит ил баскыннарына каршы рус, татар һәм башка халыкларның бердәм көрәшүләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга, татар халкының атаклы эшлеклелә- рен, галимнәрен һәм революционерларын, Ватан сугышы геройларын популярлаштыруга аеруча игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан куелган бу бурычлар татар совет язучыл арыннан большевиклар партиясе җитәкчелегендә һәм туган-даш рус пролетариатының ярдәмендә татар хезмәт ияләренең царизмга һәм милли буржуазиягә каршы көрәшкә күтәрелүләрен, СССР халыкларының бөек дуслыкл арының тарихи тамырларын күрсәтүне таләп итә.
Кави Нәҗми бу тарихи карарны үтәү юлында беренче булып иҗади эшкә кереште һәм «Язгы җилләр» исемле роман язды. Романда рус пролетариаты белән берлектә татар хезмәт ияләренең революцион көрәше гәүдәләнде. Рус пролетариаты җитәкчелеге астында татар проле-тариатының революцион аң үсеше, күрсәтелде. Бу әсәр татар әдәбиятында тарихи темага, революцион хәрәкәтне чагылдыруга багышланган беренче художестволы-доку- менталь роман булып тора. Роман интернационализм идеяләре белән сугарылган. Автор рус пролетариаты белән берлектә якты киләчәк
111
өчен алып барылган көрәшләрдә чы-ныккан халыклар дуслыгының тарихи тамырларын, чыганакларын ачып бирә. Романның геройлары Алексей Халявин, Хәсән Айвазов, Мостафа, Андрей Петрович, Гәрәй һ. б. революцион көрәшнең хаклыгына, изүчеләр өстеннән җиңеп чыганакларына нык ышанганнар. Бу ышанычны алар ленинизмның бөек идеяләреннән табалар. Романның геройлары революцион көрәшкә төрле юллар аша киләләр. Берәүләре аларның — Алексей Халявин, Хәсән Айвазов кебекләре, романның башыннан ук профессиональ-рево- люционерлар итеп бирелгәннәр. Икенчеләре — Мостафа, Кузьма Да-нилов, Раушана кебекләре, проле-тарлашу һәм революционлашу про-цессында күрсәтеләләр. Өченчеләре— Гәрәй, Гриша кебекләре, яшьтән үк эшчеләр хәрәкәтенә катышып үсәләр һәм беренче рус революциясенең давыллы көннәрендә чыныккан икенче буын революционерлар булып җитешәләр.
Шуның белән беррәттән, романда татар хатын-кызлары арасыннан чыккан революционер образлары сурәтләнә. Нәсимә, Саимә, Фәйрүзә образлары шундыйлардан.
Казандагы революцион көрәшне Бөтенроссия революцион хәрәкәте белән бәйләп бирүдә роман аеруча уңышлы. Россиянең башка шәһәрләре, атап әйткәндә, иптәш Сталин җитәкчелек иткән революцион Баку белән элемтә алып бару бигрәк тә җанлы итеп бирелгән. Юлбашчы образы романның геройларын рух-ландырып тора.
Романда 1891 ел белән 1917 ел арасында булган вакыйгалар алынган.
Шуның өстенә, автор революция дошманнарын да типик образларда сурәтли алган.
Роман битләреннән сыйнфый кө-рәшнең килешмәүчәнлек рухы аңкып тора. Бу зур романда художникның таланты аеруча ачык күренә. Язучы тарихи материалдан бик оста файдаланган һәм күңелдә калырлык, онытылмаслык җанлы образлар тудырган.
1950 елда роман рус телендә ААосквада һәм Казанда басылып чыкты.
Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Кави Нәҗми Хезмәт, Кызыл Байрагы ордены һәм ике медаль белән бүләкләнде. Ул ТАССР Верховный Советының Почет грамотасы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почёт грамотасы белән дә бүләкләнде. Хезмәт ияләре күренекле язучы Кави Нәҗми иптәшне 1947 елда Татарстан Верховный Советына депутат итеп сайладылар.
Зур талантка ия булган художник һәм ялкынлы публицист Кави Нәҗми татар совет әдәбиятының үсеш юлында күренекле урын тота. Моннан тыш ул җәмәгать эше буенча да, депутат буларак, зур эшчәнлек күрсәтә.
Кави Нәҗми халык хезмәтчесенең бурычларын намус белән үтәп килде. Шуңа күрә дә Ишки округы сайлаучылары аны 1951 елның 18 февралендә ТАССР Верховный Со-веты депутаты итеп яңадан сайла-дылар. Кави Нәҗми үз сайлаучы-ларының югары ышанычын намуслы хезмәт һәм яңа иҗади уңышлар белән аклар!
Г. БУЛАТ.