Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ

Л. МУСАТОВ


(Повесть)
ХАТ
Җепшү канатларын киң җәеп, әкрен генә атлап яз килә. Басудагы кар карала, түбә җирләр урыны-урыны белән кардан арчыла башлый, коры елгага су төшә, аннан елгада боз кузгала. Билгеле инде, болар- ның барысын да башлап Санька Коншаков күрә, һәм бу турыда бөтен класска беренче булып ул хәбәр итә, чөнки аның партасы нәкъ тәрәзә турысында тора.
Класс тәрәзәсеннән Санькага олы юл да бик яхшы күренә. Әнә ул. Аннан атнага ике тапкыр, икенче дәрес азагында колхоз почтальоны Тимка Колечкин узып китә.
Тнмка күренүгә Санька, кулын күтәреп, чыгып керергә рөхсәт сорый. Укытучы рөхсәт бирүгә, класстан чыга да, бөтен көченә Тимка артыннан йөгерә.
Ләкин бүген почтальон соңга калды. Звонок булды, зур тәнәфес башланды, ә ул әле һаман юк.
Санька, тузма башына пилоткасын каплап куйды да, телогрейкасын кимичә генә урамга йөгереп чыкты.
Санька, пилотка киеп йөреп, кыш көне бер колагын өшеткән иде; әнә әле дә кабырчыкланып тора. Торса тагын, бетәр әле, артык өшеми инде ул. Көн җылы хәзер. Әнә ничек күзәнәкләнеп карлар эри. Әкрен генә челтерәп кар суы ага; ул кары эреп тиресләнгән ат юлларыннан эз ясап ага. Кояш нурлары астындагы калку җирләр кар астыннан чыгалар, алар ерактан коры, җылы булып күренәләр, аякларны чишенеп ташлап, шунда йөгереп йөрисе килә.
Санька хафага төште. «Кайда булса да боз кузгалгандыр. Тнмка бүленеп калыр инде, хатларын чылатып бетерүе дә бар бит әле аның», диде ул.
Ул, башын күтәрде дә, озаклап кояшка карап торды, як-ягына да каранды. Кояш кыздыра, җылымса җил исә, һавада дымлы хуш ис аңкый. Гүя Санька, боларның берсенең дә яз галәмәтләре икәнлекләренә ышанмый, борынын тартып, иснәнеп куя.
Шул чакта кинәт кенә мәктәп почмагыннан иске тун, ак тире бүрек кигән Тимка Колечкин килеп чыкты. Күн сумка аскан, үзе кечкенә генә.
Санька тиз генә Тимкага каршы китте, эшлекле кыяфәттә аның кулын кысты:
— Соңга калдың, почтальон!
— Колачевка күперен сүткәннәр. Боз кузгалыр дип торалар. Елга аша көчкә чыктым, малай, — диде Тимка.
6
Санька аның калын сумкасына ишарәләде:
— Бүген хат күп, ахрысы?
— Бу әле бары да түгел... Биредә яртысы да юк. Беләсеңме, почтага күпме хат килә? Берьюлы әллә ничә мең! Аерып өлгерә алмыйлар. хатлар килгән килеш өелеп ята бирәләр.
— Безгә тагын юкмыни?
Тимка. Санькага карамаска тырышып, җавап бирде:
— Әйттем ич инде, аерып өлгерә алмыйлар. Иртәгә тагын барам, күр дә тор. иртәгә сезгә дә була.
— Син узган юлы да шулап дидең... аның элеккегесендә дә!—диде Санька һәм, күңелсезләнеп кулын селтәде дә, мәктәпкә таба китте.
Тимка, әйтерсең лә Санька каршында гаепле иде, авыр сулап куйды, сумкасын актаргалады да, аның артыннан йөгерде.
— Ракитина Машага әйт. Аңар хат бар!
Санька туктап, конвертка тиз генә карап алды да, иптәш кызлары белән мәктәп баскычында басып торган кыска гына аксыл чәчле, зур күзле. ябык кызга кул изәде.
Маша Ракитина, гадәтенчә кулларын җиң очларына тыкты да, Тимка янына килде.
Д\ашага хат, җитмәсә, почтадан! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит бу!
Дөрес, былтыр да аңарга үзләреннән өч йорт ары торучы иптәш кызы Зина Колесова белән талашкан көнне өч марка ябыштырылган, читенә «ашыгыч» дип язылган бер хат килгән иде. Ләкин аны калын сумкалы почтальон түгел, Зинка энесе генә китереп бирде. Малай тәрәзә пыяласына тыгып куелган чүпрәкне эчкә төртеп төшерде дә хатны өй эченә ташлады һәм: «Моннан болай Зинка синең белән беркайчан да уйнамый. Мәктәпкә барышлый Зинканы алырга кереп йөрмә, аның белән бер партага утырасы булма!» — дип кычкырды. Маша ул чакта хатны укып та карамады, ул апы идән чүбе белән бергә себереп чыгарды. Ә соңыннан, ике көннән соң, Зина- белән дуслангач, чүплектән эзләп таптылар да, кырыкмаса кырыкка ерткалап, җилгә очыр-дылар.
Ләкин хәзер Тимка Колечкин кулында, почта хаты, ак конвертлы, калын, әллә ничә печать сугылган чын хат иде.
Маша хатны икеләнеп кенә алды да кинәт җан-фәрманга мәктәпкә йөгереп кереп китте. Балалар аның артыннан йөгерделәр.
— Кемнән килгән, Маша?
— Я, укы инде тизрәк!
— Адресын кара!
Ләкин .Маша укымады, адресын да карамады. Ул, партасына килеп утырды да, очлы терсәкләрен як-якка тырпайтып, хатын күкрәге белән каплады.
— Китегез... Берегезгә дә күрсәтмим. Башта үзем укыйм. Китегез!
Балалар теләмичә генә үз урыннарына таралыштылар. Ләкин аларның башлары, кояшка борылган көнбагышлар шикелле, ихтыярсыз рәвештә Машага таба борылдылар, ә күзләре Машаның хат укыганын кызыгып карап тордылар.
Менә Маша кинәт сикереп торды, башын күтәрде дә, дулкынланып кычкырып җибәрде:
— Кызлар, малайлар!.. Андрей Ивановичта укыган балалар, барыгыз да бире килегез! Беләсезме, ул исән! Исән!—диде А4аша һәм кулындагы хатны, сигнал флагын селкегәндәй, селкеп куйды. — Безгә хат җибәргән. Барыбыз турында да сорашкан!
Укучылар яңадан Маша партасын камап алдылар.
— Чынлапмы, Маша?
— Хәзер кайда ул?
— Нигә шулай озак язмый торган?
— Я, укы инде, нәрсә ачу китереп торган буласың!
Симез яңаклы, кысланыкы шикелле акай күзле Петька Девяткин, Машаның укыганда ашык-пошык, ялгыш-йолгыш укыганын хәтерләп, каршы төште:
— Кирәкми, кирәкми, Маша укымасын, энә Коншак укысын! — диде ул.
Санька калтыраган куллары белән хатны Машадан алды.
Класста тулы тынлык урнашты.
Укытучы Андрей Иванович Ракитин — Маша әнисенең бертуган абыйсы. Ул бу хатында сеңелесе Маша аркылы үзенең укучыларына мөрәҗәгать иткән иде. Андрей Иванович үзенең яраланганын, хәзер госпитальдә ятканын, үзен бик яхшы хис иткәнен язган иде. Ул ята торган җирдә кыр почтасы да юк икән, почтальоннар да йөрми икән,- шуңар күрә генә болай озак язмый торган икән.
Ә кыр почтасыз, почтальонсыз җир кайда икән соң ул? Ул турыда укытучы бер сүз дә язмаган, анысын авылга, Стожарыга кайткач әйтергә вәгъдә иткән. Әллә ни озакламам, кайтырмын дигән.
Санька укытучының хатын йотылып укыды:.
«Ә Сез, минем кадерле дусларым, сугышны бетереп кайткан әтиләрегезне, абыйларыгызны нәрсә белән каршы алырсыз? Ничек яшисез? Ничек укыйсыз? Әииләрегезнең ачуын китермисезме? Елга буендагы безнең яшел бакчабыз һаман шулай шаулап торамы? Хәтерегездәме, без анда сезнең белән ничек яратып эшли идек? Безнең Пушкин исемендәге колхозыбызда иген һаман шулай күкрәп үсәме? Миңа барысы турында да бәйнә-бәйнә языгыз, колхоз турында да, мәктәп турында да язарга онытмагыз. Бу хат эченнән чыккан орлыкларны күреп исегез китмәсен».
Санька соңгы җөмләне укуга, Семушкин:
— Нинди орлык? Кайда? — дип кычкырды.
Маша конверт эченнән кечкенә генә бер кәгазь пакет тартып чыгарды. Пакетның тышына: «Цензорның тоткарлап тормавын сорыйм, пакет эчендә чәчү орлыгы» дип язылган иде. Маша пакетның бер читен ертты да учына вак кына сары орлыклар бушатты. Балалар барысы .да Матаның учына иелделәр.
— Бу мәк микән әллә, кызлар?—диде Зина Колесова.
— Юк, мәккә ошамаган.
— Укы әле, Санька, укы! Анда язылгандыр.
Санька дәвам итте:
— «Мин бу орлыкларны буш бер кырдан, окоп яныннан таптым. Бөтен тирә-якта шайтан таягы белән коры кура үсеп утыра. Ә алар арасында берничә генә тукранбаш чәчәге күренеп тора, шундый зурлар, мин сокланып өзеп карамыйча булдыра алмадым. Алай да, сугышка кадәр бу якта үлән уңган икән! Мин чәчәкләрдән иң яхшы орлыкларны сайлап алдым да, кесәмә салып куйдым. Менә хәзер сезгә җибәрәм. Сез аларны яхшылап саклагыз, чәчеп үстерегез, алар сезгә мул уңыш бирерләр.
Сез, бәлки, бу әп-әз орлык белән нишләп була соң? диярсез. Ләкин гез безнең колхозның бригадиры Егор Платонович Коншаковны хәтерләгез. Сугышка кадәр ул нибары өч башактан әнә нинди яхшы сортлы бодай үстергән иде. Әйе, әйе, өч башактан. Әлегедәй хәтеремдә, өчесеннән нәкъ ике йөз дә сигез бөртек орлык чыккан иде.
Сез ул орлыклар турында бик әйбәтләп Катерина Васильевна Кон- шаковадан һәм Захар Митрич Векшиннан сорашыгыз.
Дусларым, сез Платон Егорович үстергән орлыкларны да саклагыз. Нәселе югалып бетә күрмәсен. Хәзер солдат өчен кырдагы һәрбер ба-
шак, һәрбер үлән кадерле. Сугыш беткәч, солдатлар кайтырлар да, үзегез белән бергә басуга чыгып, сез үстергән, сез үрчеткән орлыкларга- сокланып карап торырлар һәм сезгә бик күп рәхмәтләр әйтерләр.
Хушыгыз, дусларым.
Сезнең укытучыгыз Андрей Иваныч!»
Балалар яңадан Маша учындагы орлыклар өстенә иелделәр. Алар- ның басуда, ындырда, чәчкеч машинасында, молотилка астында, капчыкларда, амбарларда үлән һәм иген орлыкларын кырыкмаса-кырык тапкыр күргәннәре бар иде. Ләкин вак, тыгыз, сары орлыкларга беркайчан да болай исләре китеп озаклап карап торганнары юк иде.
ЯЗ
Маша белән Санька мәктәптән кайтып киләләр. Мәктәптән алар тора' торган Стожары авылына өч километр чамасы.
Шаян елгачыклар, әйтерсең үзара сүз куешканнар, минут саен аларның кайтыр юлларына аркылы төшәләр. Суларның кайберләре чокырларга җыелып яталар, кайберләре, ат юлы буенча эз салганнар да, ташкын булып челтерәп агалар, гүя алар Маша белән Санькага ачуланганнар: «Ә без сезне җибәрмибез, җибәрмибез!»—дип мыгырданалар.
Сусыз җирләр, күперләр эзләп йөрү Машаны тәмам туйдырды. Ул җыелып торган сулар аша да, елгачыклар аша да туп-туры ерып чыга башлады. Санька аның артыннан көчкә-көчкә өлгерде.
Капта торгач, алда Стожары күренде. Бу авыл, озын-озын ике урам булып, борылып-сырылып аккан Стожарка елгасының биек ярына салынган. Йортлар арасында яңа гына салынып беткәннәре дә, искеләре дә бар. Авыл артында кечкенә генә тәрәзәле тәбәнәк алачыклар, хәтта землянкалар да күренгәли. Киң урам уртасында әле анда, әле монда сагызлары чыгып торган ак нарат буралар күренә, юан-юан бүрәнәләр, колгалар өелеп ята, әнә такта яра торган кузлалар. Алар, бүрәнә аякларын як-якка терәп, мәһабәт басып торалар.
йортларның аралары иркен. Читәннәр белән коймалар сугышка кадәрге шикелле бер-берсенә тегелеп тормыйлар, һәрнәрсә яңача. Бары тармакларын киң җәеп үскән аккаеннар белән озын тирәкләр генә искечә үз урыннарында утыралар.
Урамнарда кеше бик аз күренә. Санька белән Маша урамга кермичә, авыл артыннан киттеләр. Авыл буйлап йөрүгә караганда биредән кайтуы күңеллерәк. Биредә, колхоз каралтылары янында һәрвакыт кешеләр кайнаша. Сөйләшәләр, бер-берсенә эндәшәләр, олаулар йөреп тора, мал абзарының ишек алдында яшел үләнне сагынган сыерлар мөгриләр, тимерче алачыгында тимергә чүкеч белән суккан тавыш, яз башларында гына була торганча, гадәттән тыш ачык ишетелеп тора.
Менә дигән яз! Җылы, кояш, йомшак җил. Әллә инде шуңарга, әллә куенында шундый кадерле хат булганга, Маша үзенең шатлыгы турында очраган* бер кеше белән уртаклашырга тели:
— Исәнмесез! — ди ул колхозчы хатын-кызларга. — Ә безгә хат килде. Андрей Иванычтан.
Хатын-кызлар туктап хат турында сорашалар, аларның йөзләре шат елмая.
Алашаның да, Саньканың да колхозда яраткан урыннары бар.
Маша башта кош-кортлар ишек алдына күз төшереп үтте. Аннан соң Саньканы бозау абзарына таба өстерәп алын китте. Кышның кыш буе әнисе белән 6epi ә тәрбияләп чыккан бозауны күреп китәргә кирәк ич инде,
ь
9
Ак башлы, юеш борынлы бозау, үзенең караучысын таныды, ул шунда ук ЛАаша янына йөгереп килде дә, чуп-чуя итеп, аның бармагын суыра башлады.
Дуңгыз фермасы сыер абзарына якын гына җирдә иде. Анда, җылы кояш астында, еш итеп үрелгән читән эчендә әле генә мунчадан чыкканнар диярсең, ал тәнле, чип-чиста дуңгыз балалары кызынып йөриләр иде.
Маша Саньканың фермага кермичә узып китәргә уйлап барганын сизеп, аның җиңеннән тотып өстерәде:
— Әйдә, хәзер чыгабыз.
Ул тиз генә читән аша сикерде, чүгәләп утырды да, «һәс-һәс-һәс!» дип, дуңгыз балаларын чакыра башлады.
Дуңгыз балалары Машага һич тә әһәмият бирмәделәр. Алар көтүләре белән әле бер почмакка, әле икенче почмакка йөгерделәр, яки түгәрәк каты борыннарын дуңгыз караучы Лукерья түтәйнең аягына төртеп, ачы тавыш белән чинап тордылар. Алариың әрекмәндәй зур колаклары аша кояш нуры үтәли күренде.
— Лукерья түтәй, — диде Маша, — ә кайчан боларга исем кушабыз? Без кызлар белән аларга әллә никадәр исем табып куйдык инде: Зәңгәр чәчәк, Акчәчәк, Күкчәчәк...
— Кай җирләре белән чәчәк соң болар! — диде Лукерья түтәй.— Юлбасарлар болар, бирән тамаклар! Менә нинди исем кирәк аларга. Колакларымны тондырып бетерделәр инде.
Ниһаять, Маша дуңгыз балаларының берсен тотып алды да, иркәләп кенә аркасын кашырга тотынды. Тегесе кәефле генә итеп мыркылдый башлады, аннан кызның аяк очына сузылып ятты.
— Юләрем, аппагым, матурым!—диде Маша шатланып.
Шул чакта дуңгыз караучы хатын көлеп җибәрде:
— һи-һи... менә сиңа, матурым!—диде ул.
Маша башын күтәреп караса, икенче бер кечкенә генә дуңгыз баласы аның уку китаплары белән тулы сумкасын өстерәп китеп бара иде.
Кыз аның артыннан йөгерде, сумкасын тартып алды да. Лукерья түтәй үртәгәнгә хурлана-хурлана читән аша чыгып китте. Як-ягына каранды, ләкин Санька анда юк иде инде. Ул бу вакытта инде тимерче алачыгы янында кайнаша иде. Менә ул ремонттан чыккан сабанның сабын тотып карады, чәчкечнең рычагын борып торды, тырманың штык кебек очлы тешләренә аягын тидереп бакты. Аннан соң корым сарган тәбәнәк алачыкның ишеге янына килде, алачык эчендә, гел бер көйгә сулап янган учак янында зур сакаллы тимерче үзенең тимерләрен сихерләп тора иде. Менә ул җитез хәрәкәт белән учактан ут булып кызарган озынча бер тимер алды да тиз генә сандалга ташлады һәм аңар авыр чүкече белән куркыныч кизәнеп, суга башлады.
«Менә сиңа, менә сиңа!» — диде чүкеч. Ә тимер, гүя тимерчегә ачу-лангандай, аны үткен очлы очкыннар белән коендырды, аннан, үтә пешкән чия төсенә кереп, дагадай бөгәрләнеп ятты, ә сулы кисмәккә тыккач, йомгак-йомгак пар бөркеп, чыжылдарга тотынды.
Эш арасында Саньканы күреп алган тимерче Евсеич:
— Ә-ә, кечкенә Коншаков!—дип куйды. — Күзең күрсен, кулың күнексен... я, кил, тот әле шул чүкечне!
Санька үзе дә шуны гына көтеп тора иде. Ул курткасын салып атты да, гимнастёрка җиңен сызганды һәм, йөрәге туктап калган хәлдә, кулына кечерәк кенә бер чүкеч алды.
Маша килеп ишектән караганда, Евсеич белән Санька икәүләшеп утлы тимер кыйнап торалар иде. 1\ем-кем, ә Маша кеше эшләгәндә карап тора алмый, ул тиз генә тимерче мехына килеп тотынды
— Ә мин учак өрдерәм!
10
— Уһу-у, ярдәмчеләр күбәя! — диде Евсеич һәм даганы суга тыкты да, җиңе белән битен сөртеп алды.
Санька, тиз генә Машага карап куйды да, шулай ук ашыкмыйча гына, тирләп кызарган битен сөртеп алды. Аннан учына төкереп, чүкечен бер кулыннан икенче кулына күчерде.
— Тагын берәр эш бармы, Евсеич агай?
— Юк дияргә була,— диде Евсеич көлеп, — бер дюжина сабан белән бер-ике дистә тырма гына калды. — Тимерче Санька кулындагы чүкечне алып куйды. — Бар инде, энекәш, өеңә кайт! — диде ул. — Болай да инде мәктәптән чыкканына нке сәгать булгандыр...
Тәмам канәгатьләнгән Санька, курткасын саксыз гына итеп иңнәренә салды да, алачыктан чыкты.
Маша аның җиңеннән тартты:
— Өстенә ки син, әй, кызу тимерче...
Санька җавап бирмәде. Ул кырга карады да, коры елгадагы су челтерәгәнне тыңлап торды һәм елмаеп куйды:
— Ай-яй, яз матур быел ә, Маша! Әйтерсең пар ат җигеп килә,— диде ул һәм кинәт кызга шундый сорау бирде:
— Син быел җәй көне нишләргә уйлыйсың?
— Җәйгә ерак ич әле!—диде Маша.
— Беләм. Ләкин алдан уйлап куярга кирәк, — диде Санька.— Күрше авыл балаларын ишеткәнсең, алар былтыр уңыш звеносында эшләгәннәр, үзләре сөргәннәр, үзләре чәчкәннәр, һәм әнә нинди иген үстергәннәр...
Маша түземсезләнеп сорау бирде:
— Я, я, шуннан?..
— Менә без дә Степа Карасев белән бригадага язылырга уйлыйбыз.
— Бригадага?
Маша бара торган җиреннән туктап калды:
— Бригадага?
— Әйе, минем әни бригадасына. Аның нинди эш башларга йөргәнен ишеттеңме әле?
— Юк.
— Ә син минем әтине яхшы хәтерлисеңме?
Маша җанланып китте:
— Егор агайнымы? Нишләп хәтерләмәскә! Аның белән гөмбәгә йөрүе бик күңелле була иде. Тырысны бер дә тутырмый кайтмый идек. Ә ул безгә, беләсең, нинди матур тавышлы сыбызгылар ясап бирә торган иде.
— Анысы башка эш! — диде Санька Машаны бүлеп, — мин бүтән нәрсә турында әйтәм. Хәтерендәме, ул коры елга артында, ташландык җирдә чирәм күтәрә башлаган иде?
— Хәтеремдә, я...
— Ә чәчәргә өлгерә алмый калган иде. Сугыш комачаулады ич. Әни быел менә шул җиргә иген чәчәргә уйлый...
— Тукта әле, Саня, тукта, — дип бүлде аны Маша. — Катя түтәйнең делянкасы бар ич инде... якын басуда.
— Анысы башка. Анысы да әни бригадасында кала. Ә ташландык җирдәгесен әни шуңарга өстәмә итеп алды.
— Ә Катя түтәй барысына да җитешә алыр микән соң?
— Татьяна Радионовна аңар ярдәмгә Лена Одинцованы һәм тагы берничә комсомолканы бирә. Ләкин әнигә барыбер кеше җитми.
— Җитмәсә дә анда сезне алмыйлар, — диде Маша, тирән сулап.
Сапьканың хәтере калды.
— Нигә алмасыннар? Нәрсә, әллә мин эшли белмимме? Әнигә әйттем исә, хәзер яза да куя. Анарга хәзер һәрбер кеше кадерле, диде ул
11
һәм, Машага астан гына карап алды да,—теләсәң, сине дә яздыра алам, — дип куйды.
— Чынлапмы, Саня?— диде Маша шатланып. — Мин бит утый да, ура да беләм...
— Әйттем — бетте, — диде Санька. — Яздырам дигәч, яздырам.
Маша кызып китте:
— Беләсеңме нәрсә, Саня, — диде ул, — әгәр менә ул җиргә синең •әтиең үстергән орлыкны чәчсәң икән! Синең ул орлыкны күргәнең бармы? Ул орлык кая саклана? Әниең беләме?
Санька моңар каршы ышаныр-ышанмас кына:
— Белә торгандыр, — дип куйды.
— Әйдә, Саня, сезгә кереп Катя түтәйдән сорап карыйк әле.
Коншаковлар өе авылның югары очында, тәрәзәләре белән елгага карап тора иде. Бу йортны немецлар яндырган кара-каршы бик әйбәт йорт урынына былтыр гына салдылар. Янган бүрәнәләрдән укмаштырылган икс тәрәзәле бу йорт тыштан бик килбәтсез булып күренә, күп җире эшләнеп бетмәгән: ишек алды түбәсе бары яртылай гына ябылган, стенасыннан оеш-оеш мүк һәм сүсләр чыгып тора, баскычының такталары ишеләм-ишеләм дип торалар, йорт турында берәрсе сүз кузгатса, Катерина Коншакова һәрвакыт бер җавапны бирә иде: «Стенасыннан җил өрми, түбәсеннән яңгыр үтми. Яшәргә ярамаслык түгел. Ә матурлавын соңыннан матурларбыз»,—ди иде.
Санька белән Маша өйгә кергәндә, Саньканың сенелесе Феня идән себереп йөри иде. Чәче нәкъ Саньканыкы шикелле аксыл иде аның, кыска толымнары тырпаеп тора, бите алтын төсендәге сипкел белән тулган иде.
Ә түр почмагында сигез яшьлек Никита — сүлпән генә бер симез малай — мәче белән уйнап утыра, аны күзен бәйләгән килеш йөгереп йөрергә өйрәтә иде.
— Катерина түтәй өйдә юкмыни? — дип сорады Маша.
— Зарар юк. Без аңардан башка да эзләрбез, — диде Санька.
Ул өйалдын, чоланны карап чыкты, орлыкны иске кисмәкләрдән, ящиклардан, чиләкләрдән эзләде; таба алмагач, аның бөтен өйне актарып чыгасы килде.
Менә ул кровать астында кечкенә генә фанера ящик күрде. Бу ящикка Саньканың үги анасы, әтисе фронтка киткәч, исән-сау кайтса, барысы да кирәк булыр дип, костюмын, күлмәкләрен, инструментларын, кенәгә һәм кәгазьләр белән тулы портфелен салып куйган иде.
Санька, ящикиы кровать астыннан тартып чыгарды да, актара башлады. Ящиктан идәнгә төрле инструментлар һәм ниндидер кәгазьләр коелды.
Маша Сайяны туктатты:
— Кирәкми, Саня, әниең орышыр, — диде.
Феня тәрәзәдән карады да, кинәт:
— Әни кайта!—дип кычкырды.
ӨЧ БАШАК
Саньканың әтисе, Егор Коншаков, беренче хатыны үлгәч, ике ел тол булып йөрде дә, Катерина исемле яшь кенә бер тол хатынга өйләнде һәм аны улы Никита белән бергә өенә алып кайтты. Катеринаны бер поч- макта гын гына карап торган Санька белән Феняга этеп җибәрде дә күңелле генә итеп күз кысып куйды.
. ~ Мәгез, Коншаклар, сезгә яңа әни. Яратыгыз һәм тәкъдир итегез. Әииәт кенә, бер-берегезне санга санап кына торыгыз...
12
Санька Катеринаны күптән белә идо. Катерина колхозда счетовод булып эшли иде. Ул Саньканың озын буйлы, ашыкмыйча гына йөрүче әнисенә бернәрсәсе белән дә ошамаган иде. Кара күзле, җитез хатын иде Катерина. Аның буе да кечкенә, Егорның иңбашыннан гына иде.
«Нинди әни булсын инде бу! — дип уйлап куйды Санька Катеринаны санга сукмыйча. — Безнең белән лапта уйнарга гына ярый бит бу!»
Әниләре үлгәннән бирле ташландык хәлендә яткан өйгә, Катерина килгәч, ямь кереп китте. Катерина идәннәрне, стеналарны кыра-кыра юып чыкты. Идәнгә паласлар, өстәлгә чиккән ашъяулыклар җәеп җибәрде, тәрәзә төпләренә гөлләр тезеп куйды. Өйдә, Катерина үзе белән алып килгән, патефон еш уйнап торды. Катерина балаларга яңа киемнәр тегеп киертте. Өс-башларын буямыйлармы, шакшы йөрмиләрме — һәрвакыт күзәтеп кенә торды.
Феня Никитка белән бик тиз дуслашып китте. Үги әнисенә дә тиз ияләште, аңардан машинада тегәргә өйрәнә башлады. Кара шаян күзле, кечкенә һәм җиңел гәүдәле бу хатынның үзләренә әни булып килүе бары Саньканың гына башына сыймады. Катерина кыз балалар белән җырлап утырырга, аларның чәчләрен үрергә, әкиятләр сөйләргә ярата иде. Ул кайчакта балалар белән так каравыл да уйный иде.
Балалар белән дуслашкан шикелле үк, Катерина күрше-колан белән дә тиз дуслашып китте. Күршеләр, «Коншаковлар әнә ничек күңелле итеп торалар», — дип сөйли башладылар.
Катерина Егор белән бер җан, бер тән шикелле яшәде.
Ләкин бу тормыш озакка бармады. Сугыш башланды. Башка ирләр белән бергә Егор да фронтка китте.
Немец торган саен Стожарыга якыная барды. Хатын-кызлар, карт- карчыклар, бала-чагалар туган-үскән авылларын ташлап, тирән тылга китәргә мәҗбүр булдылар.
Ел ярым үтүгә Стожары авылы немецлардан азат ителде һәм кешеләр яңадан колхозларына кайттылар.
— Менә өйгә дә кайтып җиттек!—диде Катерина, ләкин бары әйтте генә. Алар кайтканда кара-каршы зур йорт урынында күмергә әйләнгән стеналар гына тырпаеп тора иде.
Катерина балаларның һәрнәрсәгә куркышын карап торганнарын, үзеннән бер адым да читкә китмәгәннәрен күреп ачуланды.
— Нәрсә сез, барыгыз да минем итәккә ябыштыгыз? Марш урамга. Р'эхэтлэнеп уйнап йөрегез. Моңар кадәр ничек торган булсак, моннан соң да шулай торырбыз. Менә йорт салып җибәрербез, әтиегез кайтыр. Мәнге сугыш булып тормас әле.
Яна йорт салып кергәч, Катерина Егорның рәсемнәрен эзләп тапты да. вак кадаклар белән түр стенага кадаклап куйды. Егорның берданкасын— райбашкарма бүләген дә — стенага китереп элде.
Катерина Егорны һәрбер очракта искә алды. Бала аягы имгәнү яки бармагы киселү шикелле вак-төяккә генә еларга тиеш . түгел, чөнки «анда» әтиегезнең тәне йөз тапкыр катырак авырта. Үзеңнән кечене кыерсытырга ярамый. Чөнки әтиегез кайткач, барысын да ишетер һәм җәберләүченең кирәген бирер.
Катерина кичләрен балаларны җыеп сөйләшеп утыра иде.
Ул әкият сөйләгәндәге кебек итеп, әкрен генә, көйләп кенә:
— Әтиегез нишли икән хәзер? — дип сорау бирә иде дә, җавап та көтеп тормыйча, сөйләп китә иде. Ул балаларга әтиләре турында әкият сөйли иде. Әтиләрен балалар алдына батыр солдат итеп китереп бастыра иле. Аның башыннан үткәннәре шаккатырлык булалар, Егор солдат дошман белән очрашканда искиткеч батырлыклар күрсәтә, ничек тә аны җиими калмый иде.
Санька әнисе сөйләгән әкиятләрнең кайбер урыннары ябышмаганны сизә, шулай да сүз әйтми генә тыңлый иде.
13
Аларның әтиләре кавалерист, өлкән сержант була. Ә әниләре аны әллә ничә мең кеше белән командовать итүче командир итеп күрсәтә, Егор әле дошманнарының башларын чабып өзә, әле танк белән таптатып китә, әле пулеметтан, пушкадан ата, өсләренә самолёттан бомба ташлап йөри иде. Санька әнисенең сөйләгәннәрен җөпләгән булып:
— Ә безнең әти кем, майормы әллә полковникмы? — ди иде. — Ә бәлки генералдыр?
— Син, акыллы баш, тик кенә утыр, башкаларга тыңларга комачаулама,— дип җавап бирә иде Катерина. — Әтисенең генерал булачагына ышанмаган малай — нинди малай ул.
... Балалар үзләре актарган әйберләрне җыештырып куярга өлгермәделәр, әниләре ишектән килеп керде һәм өйдәге тәртипсезлекне күреп аптырап китте.
— Ах, Копшаклар! Ах, юлбасарлар!—диде Катерина, ул башка бер сүз дә әйтә алмыйча, катып калды.
— Катя түтәй, — диде Маша, гафу үтенеп, — сез безне алай бик каты ачуланмагыз инде... без орлык эзли идек.
— Нинди орлык?
— Ни, теге орлык инде, Егор Платонович өч башактан үрчеткән орлык. Аның турында укытучы Андрей Иваныч үзенең хатына да язган.
— Нинди хат? Нинди укытучы? — диде Катерина Машага ышанмыйча. — Ул хәбәрсез югалды бит... Ике ел була ич инде.
— Ә менә хәзер табылды. Андрей Иваныч хәзер госпитальдә ята. Ләкин кай җире яраланганын язмаган.
Маша Катеринага хатны һәм тукранбаш орлыгын чыгарып күрсәтте.
Катерина хатны тәрәзә янына алып килеп укыды да, әгәр Андрей Иваныч шикелле яхшы кешенең тавышы чыккан икән, яз яхшы килергә тиеш, дип уйлап алды. Аның җаны рәхәтләнеп китте. «Ике ел язмый торды-торды да, килеп чыкты... Димәк Егор да шулай бер көн калкып чыгар».
Катерина әле һаман да ящикны актарып торган Санька белән Машага борылып карады.
— Ә сез ул орлыкларны юкка эзләп маташасыз. Юк алар бездә. Әле сезгә кадәр селекционный станциядән килгән бер агроном да кереп чыккан иде. Үрчетергә булганнар икән, бер ун гына бөртек булса да бирмәссезме икән дигән иде. Бик бирер идем дә бит, хәзер каян аласың инде аны!
— Ә ул орлыклар кайда соң, Катя түтәй? — диде Маша. — Безгә генә әйтегез инде...
Катерина кулын селтәде:
— Аны әйтеп ни файда, бары йөрәк кенә әрни, — диде ул, ләкин Санька белән Машаның ялынып карап торганнарын күргәч, озын скамьяга килеп утырды. — Әйдә инде алайса, тыңлап карагыз, бәлки файдасы тияр.
— Бер тапкыр без үзе белән иске Пустошька гөмбәгә бардык. Әйтерсең барысы да юри бездән качканнар, ник бер гөмбә очрасын! Шулай икебез ике якта эзләнеп йөри идек, Егор мине үзе янына чакыра башлады. Килсәм, бу алан уртасында чүгәләп утыра, авызы ерылган.
«Кара әле, Катерина, мин нинди бодай башагы таптым!»—ди.
«Харап икән, мин әйтәм, мин сине гөмбә оясы тапкансың дип торам».
Ә ул тезләнде дә чирәм буенча шуышты. «Эзлә, эзлә, Катерина! Бу бит сирәк очрый торган бодай, борынгы сорт. Картлар аның турында искиткеч сүзләр сөилиләр: егылмый, коелмый, салкыннан да корылыктан да курыкмый».
М
Без Егор белән тагын шундый ике башак тапдык. Чыннан да эре? авыр башаклар иде болар, минем андыйларны бервакытта да күргәнем юк иде.
Егор Платонович бу өч башакның уңышын җыеп алды да Андрей Ивановичка барып киңәште. Яз көне алар бу орлыкларны бәрәңге бакчасына түтәл ясап чәчтеләр. Түтәлләре кечкенә генә, өстәл хәтле генә иде. ә әтиегез белән укытучы аны бер бөтен басу күреп йөрделәр. Имешг ’«Бу безнең тәҗрибә кырыбыз. Биредә киләчәк елларның икмәге үсә».
Алар бу орлыклар башак булып үскәч, әллә нинди тәҗрибәләр ясап бетерделәр. Ә сугыш башланасы елны әтиегез бу орлык белән бер сотый җир чәчте. Бу сотыйны тирә-күрше колхозлардан килеп карап йөрделәр. Егор аларның һәркайсына орлык бирергә вәгъдә итте. Ләкин ул арада сугыш башланып китте, озак та үтмәде, кара өермә булып немец килеп җитте... Безгә колхоздан китәргә туры килде. Мин үзем киткәндә, Егорның бодаен яндырып китәргә булдым. Йөгереп барып ут төрттем, ләкин янмый гына бит. Яшел. Нишләргә? Шуннан бодайларны тамырлары белән йолкып алып таптап бетердем.
— Барысын дамы?
— Барысын да, — диде Катерина һәм тәрәзәгә таба борылды.
— Ах. харап иткәнсең икән.
— Әйе, балалар....
— Хәзер без Андрей Иванычка нәрсә дип языйк инде?—диде Маша.
— Ялганлап нәрсә бар! Ничек булган, шулай языгыз,— диде Катерина һәм, авыр сулап куйды да, өйне җыештырырга кереште. Аннан. Саньканың ниндидер бер дәфтәр актарганын күреп, сорау бирде: — Нинди дәфтәр ул тагы?
— Менә... Әти әйберләре арасыннан килеп чыкты. Тышына «уйлар- хыяллар» дип язылган, — диде Санька һәм әнисенә кара коленкор тышлы калын дәфтәр сузды. Катерина аны актарырга тотынды.
Бу — Егорның төрле планнары, күзәтүләре, исәп-хисаплары, үзе әйт-мешли, «уйлары-хыяллары» язылган дәфтәр иде.
Биредә түтәлләрне сугару планы да, Ерак сазлыкны киптерү һә.ч елгада электр станциясе төзү планы да бар иде.
— Кара әле, кара... Иске Пустошь турында да барысын да язган,— диде Катерина, — нәкъ инструкциядәгечә! Туфрагы нинди булуын да, нинди ашлама кирәклеген дә әйткән... Синең бу дәфтәрне табуың бик яхшы булды әле, Саня. Мин аны үзем дә кайда икән дип уйлап йөри идем. Хәзер бөтен кешеләремә укып чыгам мин аны.
Санька Машага карап алды да, әнисенә таба шуышты.
— Син безне дә бригадага яз. Безнең дә синең белән эшлисебез килә. Без...
— Кем инде ул «без»?
— Менә мин, Степа... Маша...
— Ә мәктәп? — Катерина күзләрен дәфтәрдән алып Санькага карады.
— Мәктәп... мәктәп. — дип төртелеп торды Саня, — без бит инде кечкенә балалар түгел! Сукалый да алырбыз, утый да белербез... Лена Одинцованы алгансыз ич, иптәш кызларын да алгансыз. Эшкә килгәндә, без алардаи менә моның чаклы гына да калышмыйбыз.
— Нәрсә син юкны сөйләнеп торасың әле биредә, — диде Катерина, кашын-күзен җыерып.— Вакыты килер — эшләрсез, җир сезнең гомергә дә җитәрлек. Ә хәзергә укырга кирәк.
Башта әкрен генә Маша чыгып шылды. Аның артыннан Санька да чыгып китте.
Маша Саньканы шелтәләргә тотынды.
15
— Язмый днп әйттем мин сиңа, — диде ул. — Сүзне алай башламыйлар аны, җае белән генә кирәк иде.
— Ә мин турыдан-туры сөйләшергә яратам.
— Юк, икенче төрле кирәк иде... Шулай да шулай... Буш вакытларыбызда, укудан кайткач, ярдәм итәргә телибез — дияргә иде... Беләсеңме нәрсә, Саня, әйдә, иртәгә Татьяна Родионовна янына барабыз. Ул аңлар.
— Бәлки барырбыз да...
— Ләкин, син катнашма, башта үзем сөйләшәм, югыйсә син тагын тыр-пыр итәрсең дә барысын да бозып ташларсың.
Саньканың хәтере калды:
— Син сөйләш, ә мин төп шикелле катып тор!—диде ул.
— Ну инде!, кирәк урында син дә башыңны селкеп куярсын, берәр сүз кыстырырсың...
Санька килеште:
— Ярар, анда баргач күз күрер әле... — диде ул.
Балалар аерылыштылар.
Маша үзләренә таба йөгерде, Санька өйләренә кереп китте.
Ул кергәндә өстәл янында Коншаковларның күршеләре Евдокия Девяткина утыра иде. Симез тәнле, көпшәк кенә бу хатын Егор Пла- тоновичның ерак туганы иде һәм ул Коншаковлар семьясын караштыр- галап торуны, Катеринаны һәм балаларын өйрәткәләп куюны үзенең бурычы саный иде.
— Ишеттем, мин синең уңыш участогың турында ишеттем, югары очасың икән... — диде Евдокия. — Ләкин мин куркам, Катюша... Игенчелек тирәсендә син үзең дә әле яңа гына күкәйдән чыгып киләсең, ә сиңа ярдәмгә җыен бала-чага биргәннәр... Көлкегә калма дим. Сиңа Егор Платоныч барындагы шикелле правлениедә счёт салып кына утырырга иде. Үзе тыныч, үзе белгән эшең.
Катерина кабынып китте.
— Ни юкны сөйлисең син!—диде ул.— Чын игенчеләрнең хәзер нишләп йөргәннәрен беләсеңме? Анда алар туган җиребезгә үсеп чыккан чүп үләннәрне йолкып йөриләр. Аларны хәзер ипи белән, без булмыйча, кем туендырып торсын?
Евдокия:
— Мин болай гына, сүз уңае килеп кенә... — дигән булды һәм сүзне икенчегә борды. Үзенең авырулары, чирләп торуы турында сөйли башлады.
«ВЕКШИН БАБАЙ ХУҖАЛЫГЫ»
Маша белән Санька, икенче көнне мәктәптән кайткач, колхоз идарәсенә киттеләр.
Идарә авылның кеше күп йөри торган җиренә — басу юлы белән зур юл тоташкан җиргә салынган иде һәм, Стожарыдагы күп кенә өйләр шикелле, ул да әле салынып бетмәгән иде.
Тирә-ягында чәерле йомычкалар, алкаланып килгән сары стружка- лар, юеш пычкы чүпләре өелеп ята. Түбә ябучылар түбәдән тузгыган, тырпаен торган саламнарны алып ташлап, алар урынына җиңел ак такталар җәяләр иде.
Маша белән Санька идарәгә керделәр. Ындыр чаклы зур өй эченә әле бүлмәләр бүленмәгән, нарат стеналардан чәер һәм ылыс исе аңкып тора, яңа гына җәелгән идән такталары баскан саен шагыр-шыгыр килә иде.
Идарә кеше белән кайнап, шау-гөр килеп тора, колхоз председателе, тәбәнәк юан буйлы, киң битле Татьяна Родионовна Парфенова, шәлен
6
жил кәсенә төшергән дә, өстәл өстепә иелеп, бригадирлар белән колхоз кырларының планын тикшерә иде.
— Кара әле, Маша, — дип пышылдады Санька, — Родионовна картаеп беткән икән инде ул. Чәче дә ап-ак икән.
— Картаймаган ул, — диде Маша, — ул минем әни белән бер яшьтә. Алар икесе дә кырык җидегә чыктылар. Ләкин Родионовна иртә олыгайды. Әллә син председатель булып торуны ансат эш дип беләсеңме? Әни әйтә, Родионовна керфек тә какмый, ди.
— Нишләми, ди? Нишләми, ди?
— Ягъни бик әз йоклый, көн җитми. Көндез ул я кырда, я мал абзарларында була, ә төнлә идарәдә эшли — наряд бирә, планнар төзи. Чәчең агару түгел...
Бераздан бригадирлар чыгып киттеләр, Татьяна Родионовна Санька белән Машаны шунда гына күреп алды.
— Сез минем янгамы, балалар?
Маша алга чыгып басты:
— Сезнең янга, Татьяна Родионовна, — диде ул. — Безгә сезнең белән бер эш турында сөйләшергә кирәк.
Санька аңарга куәт бирде:
— Әйе, бер эш турында...
Татьяна Родионовна сизелер-сизелмәс кенә' көлемсерәп:
— Сөйләгез алайса, нинди эш, — диде. — Ә бәлки инде мин нәрсә турында әйтергә теләгәнегезне белә дә торганмын. Сез бит Катерина участогына язылу турында әйтмәкче буласыз. Шулай түгелме?
— Шулай, — диде Санька һәм Маша белән карашып алды. — Ә сез аны каян белдегез?
Саньканың тамагы кипте, һәм ул, Машаның тыюына карамастан, председательгә әйтергә дип әзерләп куйган сүзләрен кинәт онытып җибәрде.
Ул, Татьяна Родионовна хәзер шаркылдап көләр дә, барыгыз, өйләрегезгә кайтып дәресләрегезне хәзерләгез, дип әйтер дип уйлады.
Ләкин председатель көлмәде, ул бары башын гына чайкап куйды һәм уйга калды.
— Димәк, икәү генә килдегез? Үзегез турында гына кайгыртасыз, ә башкалар турында уйламадыгыз? Ә сез пионер түгелме соң?
Маша башын селкеп куйды:
— Пионер, Татьяна Родионовна.
— һәм сезнең «без барыбыз да бер кеше» дигәнегез шушы буламыни инде? Эх, сезне, сезне... Мине инде сезнең иптәшләрегез аптыратып бетерделәр. Әллә инде сезнең барыгызга да яз тәэсир итә... Кичә Степа Карасев белән Алеша Семушкин килгән. Имеш, безне сабанга куй, бетте-китте. Өченче көнне дә икәү килгән иде, алары да кырда эшлисебез килә диләр. Инде менә сез... Ә нигә соң сезнең барыгызга бергә җыйналмаска?
Маша сискәнеп китте:
— Без җыйналырбыз, — диде ул, — э ул чакта сез безне югары уңыш участогына тәгаен- язарсызмы?
Татьяна Родионовна җавап биреп өлгермәде, идарәгә урта буйлы, таза гәүдәле, җил ашаган түгәрәк битле бер кыз килеп керде. Санька әйткән Лена Одинцова шушы иде инде. Ул ашык-пошык:
— Векшин бабай безне Катерина Коншакова участогына һич кенә дә җибәрергә теләми, дөньядагын калдырмый сүгенә, хәзер үзе дә бирегә килеп җитәр, — дип сөйләп китте.
һәм, чыннан да, берничә минут үтүгә, идарәгә, артыш таягын усал шакылдатып, ач яңаклы, озын буйлы бер карт килеп керде.
Татьяна Родионовна аны аягүрә торып каршылады.
17
Сугышка кадәр Захар Митрич Векшин Стожарыда тәҗрибәле •яшелчәче һәм бакчачы булып таныла. Ул үстергән суган һәм кыярның даны бөтен өлкәгә тарала. Аның түтәлләрен олылап: «Векшин бабай хуҗалыгы» дип йөриләр.
Немецлар колхозның хата-лабораториясе янындагы тәҗрибә участогына күп кенә зыян китерәләр: парникларын ваталар, җиләк-җимеш агачларын харап итеп бетерәләр.
Захар Митрич, партизаннар отрядында йөреп авылга кайткач, яңадан комсызланып колхозда эшли башлый. Сука сукалый, печән чаба, ләкин, әллә кайчаннан бирле газаплап килгән ревматизмы торган саен ешрак кузгалу аркасында, ул өйдә ятырга яки балтыры янган киез итекләрен киеп, йорт тирәсендә генә йөрергә мәҗбүр була.
Татьяна Родионовна, Захар Митричиың эшсезлектән интегеп йөргәнен күреп, аңарга колхоз идарәсендә сторожлык хезмәтен тәкъдим итә. Карт бу эштән баш тарта һәм үзенең ташландык хәлгә килгән тәҗрибә участогында эшли башлый.
— Инде минем гомерем күп калмаган. Соңгы гомеремдә җиргә якынрак буласы килә, ләкин син мине ярдәмеңнән ташлама, Татьяна.
Председатель картның уй-теләкләрен аңлый, аңарга ярдәмгә Лена Одпнцованы һәм аның иптәш кызларын — берничә комсомолканы — бирә. Захар Митрич беренче елда ук яңа сорт бодай, яшелчә, үлән ■чәчә, җиләк-җимеш агачлары утырта.
Татьяна Родионовнаның тәҗрибәләрен колхозда кайберәүләр кирәксез нәрсә дип саныйлар. Сугыш вакыты, кеше болай да җитми, тәҗрибә ясарга өлгерербез әле диделәр. Ләкин Татьяна Родионовна «Векшин бабай хуҗалыгын» үз канаты астына ала, аңар ярдәм итеп тора. Шуның өстенә кызлар да тырыш, сүз тыңлаучан булып чыгалар, карт аларга бөтенләй ияләшеп китә. Ә хәзер әнә аларны кыр эшенә ал- макчы булалар...
— Шулай итеп син инде минем тез астына сугасыңмыни?—диде Векшин бабай, үпкәләп. — Кызларны өйрәтеп җиткердем, эзгә бастырдым, ә хәзер аларны башка эшкә...
-— Захар Митрич,—диде Татьяна Родионовна, Векшин бабайның сүзен бүлергә теләп.
Бабай үзенекен итте:
— «Захар Митрич» та «Захар Митрич»! Ә солдатлар кайтырлар да, колхозның элеккеге даны кайда, диярләр. Атаклы Стожар икмәге, менә дигән орлыклары кайда, дип сорарлар. Ә без ни дип җавап бирербез? Юк, Родионовна, мин моның белән килешә алмыйм. Мин башкача эшләргә телим: алар кайтканда безнең кырлар диңгездәй шаулап торсын, игеннәр гөрләп үссен, авылыбызга килгән бәла-казаның эзе дә калмасын...
— Ә син мине моңа каршы дип уйлыйсыңмыни? — диде Татьяна Родионовна. — Син партизан булып йөргән кеше ич, Захар Митрич, аңларга тиеш. Сугышта шулай була бит: иртәгә зур сугыш кайда буласы булса, бөтен көчне шул җиргә туплыйлар. Ә бездә хәзер иң әһә- мнятлесе — басу белән икмәк. Тукта әле, Катеринага Иске Пустошьны күтәрергә син үзең киңәш бирдең бит...
— Анысы дөрес, — диде Векшин бабай, — бу турыда мин аңар бер тапкыр сүз салган идем.
— Менә шул-шул... Алгы позициягә, комсомолкаларны чыгармыйча, кемне чыгарасың!
— Ә минеке арткы позициямени?
— Безгә, Захар Митрич, синең хуҗалыгың да кадерле, без аны да кешесез калдырмабыз, безнең резервта...
— Мине юатып маташма, председатель. Мин синең резервларыңны бсләм: минем шикелле ике карт белән бер чукрак әби
Л ,С. ә.- X? 2.
18
Шул чакта Татьяна Родионовна нидер исенә төшеп:
— Булды, Захар Митрич!—дип кычкырды. — Сиңа менә дигән ярдәмчеләр табылды. Үзләре эшкә омтылып торалар, — диде ул һәм Санька белән Машага таба борылды: — Сез, балалар, ничек, Захар бабай белән компания төзеп җибәрергә ризамы?
Ни дияргә белми аптырап торган балалар җавап кайтарырга өлгермәделәр, Векшин бабай, авыр борылып, күзләрен Санькага текәде?
— Хуҗалыкка малайлар җыярга? Кәҗәне бакчага кертеп кара!.. Алар бит... алар былтыр минем орлыкка дигән кыярларымны урлап чыгып бетерделәр. Ә өченчекөн парникка таш жибәреп әллә ничә пыяласын коеп төшерделәр.
Санька кыяр турында да, пыяла турында да белми иде, шулай булса да ул Векшин бабайныц усал күзләренә туры карап тора алмады, бер читкә тайпылды.
Сүзгә Маша кушылды.
— Бабай, Саняның биредә бер гаебе дә юк, — диде ул.
Захар Митрич кулын күңелсез генә итеп селкеп куйды да урыныннан күтәрелде.
— Син миңа аларны кодалама инде, Родионовна. Мин алар белән килешә алмам. Манефа әби белән чуттан чыккан бер-ике бабайны бирсәң, яхшырак булыр. Ә болар...
— Алай димә, Захар Митрич, күрсәтерсең, өйрәтерсең, болары да киткән кызларың шикелле булырлар, — диде председатель, бабайны тынычландырырга тырышып. — Ләкин син аларга катырак бул. Бала- чагага ныграк тору әйбәт. Ә эшкә килгәндә, алар сынатмаслар, синең туры ярдәмчеләрең булырлар.
Маша белән Санька идарәдән чыгып киттеләр. Түбәләрдә анда- санда өелеп калган кечкенә кар өемнәре эреп яталар. Еш-еш тамып торган тамчылар өй түрләрендәге карларга чокырлар ясаганнар. Чокырлар, бара-тора бер-берсенә кушылып, канауларга әйләнгәннәр. Өй артларында инде тавыклар казынып йөри, ә' йоны коелган әтәчләр, көр тавыш белән кычкырып, бугазларын чистарталар һәм очына-очына канат кагалар. Стожары өстендәге күк йөзе киңәеп, тирәнәеп киткән шикелле, тагы да зәңгәрләнә төшкән шикелле.
— Менә инде алайса, синеңчә итеп сөйләштек, — дип төртеп куйды Санька.
— Ә бәлки участокка алмаулары яхшы булгандыр,—*диде Маша. — Пионерларны күбрәк итеп җыябыз да Векшин бабайга китәбез. Җирен дә үзебез казыйбыз, чәчүен дә үзебез чәчәбез. Анда тагы да күңеллерәк булыр әле — төрле тәҗрибәләр үткәрербез. Шулай ич, Саня? «Векшин бабай хуҗалыгы»ның да әһәмияте зур бит.
— Әйтәсең дә юк инде, — диде Саня, Машаны үртәп. — Суганнар, мүк койрыклы кишерләр һәм тагын әллә нинди чүп-чарлар үстерербез... Гаҗәп кызык булыр.
Санька канәгать түгел иде. Татьяна Родионовна белән яхшылап торып сөйләшеп булмады. Барысына да Маша гаепле. Санькага үз дигәнендә нык торырга кирәк иде. Ә Маша, «Векшин бабай хуҗалыгы» диюгә, колакларын торгызды да, бөтен дөньясын онытты.
— Векшин сезне түтәлләре янына якын да китерми. Ул аның һәрбер үләне өчен калтырап тора.
— Кемне инде ул «сезне», — диде Маша туктап. — Ә син безнең белән бармыйсыңмыпи, Саня?
— Юк инде, сип безне ул эш гәп азат ит... Без башка берәр эш эзләп карарбыз, — диде Саня, көлеп һәм котырып аккан кар суы аша сикереп чыкты да өйләренә таба атлады.
2* 19
БОЗ АККАНДА
Иртән Санька мәктәпкә барганда, күпер янындагы боз өстенә су бик күп чыккан, ә күгелҗемләнеп торган чыршы урманы өстеннән көчле җылы җил исә иде.
«Бозны вата торган җил икән бу, — дип уйлап алды Санька,— болай булгач, җиздән кузгалыр да инде».
Партаң тәрәзә турысында булганда рәхәт тә соң! Ләкин өченчекөн Саньканың эшләре чуалып китте. Надежда Петровна, Коншаковның тактадан бигрәк урамга караганын күреп, аны классның арткы почмагындагы кытыршы партага күчереп утыртты.
— Санька Чукоткага очты, — дип көлделәр иптәшләре (ул почмакны балалар шулай дип йөриләр иде).
Ләкин Санькага боз кузгалганны күрми калырга мөмкин түгел. Ул Петька Девяткин белән сөйләшүләр алып бара башлады, һәм Петька Санькага ярты карандаш хакына үзенең тәрәзә янындагы урынын вакытлыча биреп торырга булды.
Соңгы дәрес башланды.
Кинәт тышта, елга ягында пыяла чатнаган шикелле тавыш ишетелеп китте. Тавыш еракта иде, зәгыйфь кенә иде. Ләкин Саньканың сак колаклары аны бик әйбәт ишеттеләр. Ул тәрәзәгә ташланды. Елга өсте хәрәкәтсез иде әле, тыныч кына тора иде. Менә күгелҗем каты боз, берьюлы әллә ничә җирдән ярылып китте. Ярык араларында су күренде, су кайнап, күбекләнеп өскә бәреп чыкты, бөтен елга дерелдәп, селкенеп куйды. Елга, ерак юлга чыгу алдыннан көчен сынап караган шикелле итеп, ашыкмыйча гына хәрәкәткә килде.
Санька түзмәде, бөтен класс ишетерлек итеп шатланып кычкырып җибәрде:
— Кузгалды! Боз кузгалды!
Тавышка математика укытучысы Надежда Петровна башын күтәрде:
— Нишләдең әле син? — диде ул, гаҗәпләнеп. — Нигә дип син тагын тәрәзә янына күчтең?
Санька эндәшмәде, аның өчен Маша аңлатып бирде:
— Боз кузгалган, Надежда Петровна!—диде кыз һәм Санькага көнләшеп карап куйды. Боз кузгалганны һаман башлап шул Санька күрә! Чөнки аның урыны бәхетле урын шул, торәзә яны бик бәхетле ул.
Надежда Петровна, күзлеген киде дә, тәрәзә янына килеп, елгага карады.
— Алай икән шул, — диде ул. — Кузгала бирсен, вакыт, табигать законы шундый.
Надежда Петровна үз өстәле янына килде дә, үзенең гадәттәге саңгыраурак тавышы белән Санькага яңадан арттагы партага күчеп утырырга кушты.
Санька авыр сулап куйды, яңадан «Чукотка»га күчеп утырды ул һәм ихтыярсыздан Андрей Иванычны хәтерләде.
Андрей Иваныч бик кырыс укытучы иде, ләкин боз кузгалдымы, за- маскаларын үзе үк куптарып ташлый иде дә тәрәзәне як-якка ачып җибәрә һәм балалар белән бергә озак итеп елгага карап тора иде.
«Кышның заманы үтте! Хәзер безнең Стожарканы туктата алмассың— Стожарка хәзер диңгезгә кадәр барып җитәр!» — ди иде ул һәм язгы саф һаваны рәхәтләнеп тирән сулап куя иде.
Ә җил класска бәреп керә иде дә, китап, дәфтәр битләрен актара, география картасының артына кереп, аны җилкән төсле итеп кабарта иде. Балаларга исә картадагы елга һәм диңгезләр дә үзләренең Сто- җаркалары шикелле җанланып киткән, хәрәкәткә килгән кебек булып күренә иде.
20
Кыш буе шкафта тора-тора искереп беткән куян карачкысы да гүяки класстай йөгереп чыгарга да, алдына-артына карамыйча, кары эрегән, кояш астында җылынып торган кара җиргә шыларга чамалый иде» гүяки йоннарын кабартып, колакларын селкетеп куя иде.
Бүген соңгы дәрес бик озакка сузылган төсле булды.
Санька, әллә инде сторожиха да боз акканны карап торып, сәгатьне күзәтергә онытты, дип уйлады.
Ниһаять, звонок булды.
Звонок Санькага гүя ки: «Боз ишелеп ага, су инде ярларыннан ташып чыга, ә син әле һаман да мәктәбеңдә хисап эшләп утырасың»,— диде. Звонок Санькага гүя ки: «Боз акканны яки су килгәнне, бозлы яңгыр яки беренче, кар яуганны, урманда давыл агачларны сындырганны яки авыл янганны күрми калу синең эшмени ул!» — диде.
Санька китапларын пичек эләкте шулай противогаз сумкасына тыкты да мәктәптән былдырга йөгереп чыкты һәм колагын куеп тыңларга кереште. Елга эшлекле рәвештә саңгырау гына шаулый иде.
Бу елга бер башында мәктәбе күренеп торган зур гына Торбеево авылын урталай кисеп үтә дә, искиткеч матур элмәк булып, басуга һәм болынга барып керә, сирәк, яшь агачлы урманчыкны ярып үтә ул, аннан, текә ярга сыена-сыена, Стожары кырыена бәреп керә.
Тиздән Стожары укучылары барысы да мәктәп былдырына чыгын җыелдылар һәм кайсы юлдан кайту турында бәхәсләшергә тотындылар: кыш буе мәктәпкә йөргән тар басма ашамы, әллә әйләнечтән, күпер ашамы?
Алеша Семушкин, елан балыгы шикелле җитез малай, елга аша салынган басманы мөгаен инде боз алып киткәндер, зур юлдан, күпер аша кайтырга кирәк булыр, диде.
Петька Девяткин, төптән уйлап әйтелгән бу сүзләргә эченнән риза булса да, Санькага карап куйды. Кем белә аны, бәлки Санька бөтенләй башкача уйлый торгандыр1
Девяткин үзен Саньканың беренче дусы дип йөри, җае чыккан саен. «Коншаков белән мин» дип сөйләргә ярата иде, ләкин Санька ; ны өнәп бетерми, аның фикерләренә бик сирәк кушыла торган иде.
Әтисе армиягә киткәч, Петька үзен бөтенләй олы кеше итеп хис итте. Хәзер ул яланаяк йөрүне үзе өчен хурлык санады. Пычракта да, корыда да ул хәзер әтисенең ау итекләрен киеп йөрде. Итек авыр иде, йөргәндә лаштыр-лоштыр килә, йөгерергә җайсызлый иде. Ләкин Петька аны барыбер салмады. Ул чуклы ефәк янчык булдырды һәм үзен самосад тәмәке белән агулый башлады, чия төсендәге пластмассадан эшләнгән расческа белән кечкенә көзге сатып алды, иртән йокыдан торуга чәчен су белән чылатты да тырышып-тырышып як-якка тарый торган булды.
Петька укуда өстерәлеп кенә барды. Алтынчы класста икенче ел утырып калды ул һәм балаларның «үткән гасыр кешесе» дип үчекләүләренә әллә ни исе китмәде.
Петьканың шундый булып үсүенә әнисе дә артык борчылмады, күрше хатыннар белән очрашканда, аның акылы, укымаса да бер санлык, үз гомеренә җитәрлек, үзен җәберләтә торганнардан түгел, ди торган иде.
Петька бик шук, бәйләнчек малай булып үсте. Ләкин аның кыюлык ягы чамалы, сугышырга оста түгел иде, малайлар еш кына аның борынын җимереп яки күз төбенә фонарь кабызып кайтара торганнар иде.
Әнисе Евдокия түтәй Петька га Санька тирәсендәрәк йөрергә киңәш бирә. Санька белән икесе бергә туры килгәндә, сез туганнар бит, сезгә бер-берегезне якларга кирәк, ди торган, иде. Евдокия түтәй каичакта Санька ны үзләренә чакырып кертә дә, берәр нәрсә белән сыйлый, бик
21
борчылып, әтисе турында сораша, мәрхүмә әнисе турында сорашырга ярата иде.
Петька гел Санькага тагылып йөри һәм Сапькага күп вакыт, үзепец шаян күршесен малайлардан яклап калырга туры килә иде.
Алеша «күпердән канчабыз» дигәч, Санька нечкә генә итеп сызгырып куйды:
— Боз акканны күпердән карыйлар димени! Иң кызыгы—борылыштай карау инде аның. Анда бозлар берсе өстенә берсе шуып менәләр. Әйдәгез шунда!—диде Санька һәм кышкы сукмакка таба борылды, ул иптәшләренең үзеннән калмаячакларына ышанып, әйләнеп тә карамыйча, алга атлады.
Девяткин иптәшләренә бик егетләнеп кенә кулын изәде:
— Әйдәгез! Без үтә алмас җир юк дөньяда!
Мәктәп балалары Санька артыннан киттеләр.
Семушкин гына, бераз икеләнеп, бер урында таптангалап торды да, иптәшләре артыннан кышкы сукмак буйлап китеп барды.
Маша әкрен йөрүчән юан Зина Колесованы җиңеннән тотып өстерәде:
— ӘйЯә, без дә барып карыйбыз.
Тиздән балалар елга буена килеп җиттеләр, елга инде бая укучылар тәрәзәдән карап торгандагы шикелле түгел иде.
Боз, гүя үзенә юл ачык икәнне сизеп, өер-өер булып ага: күп кырлы бозлар, гөрселдәп, берсе өстенә берсе өеләләр, кайсылары менгәндә мәтәлеп китәләр яки яннары белән басалар. Бозлар арасында болганчык су кайнап тора.
Малайлар бер-берсенә карашып куйдылар: елга аша салынган басманы боз алып киткән иде.
— «Без үтә алмаган җир юк дөньяда!» — диде Семушкин. Девят- киннаи көлеп. — Синең шикелле берәү үткән икән дә, ди. Стожарка төбеннән багорлар белән өч көн эзләгәннәр, ди. Әй, әйдәгез, кайсыгыз минем белән күпер аша кайта?
Кызлар һәм малайларның бер өлеше Семушкин артыннан киттеләр.
— Әйдә, Коншак, без дә күпер аша кайтабыз, — диде Девяткин.
Санька, яшькелт күзләрен кысты да елганы тутырып, ашыга-ашыга агып барган бозларга карап торды. Санька булып Санька шул бозлар аша чыга алмасын, имеш! Ә әгәр дә ул шуннан партизан булса? Ә бит теге вакытта немецлар авылга килеп җиткәндә әнисе үзе белән алып китеп өлгермәгән булса, аның бик рәхәтләнеп партизан булып китүе мөмкин иде ич. Шундый бер яшь кенә разведчик яки связной булыр иде дә куяр иде. Бер заман, әйтик, яз көне, хәзерге шикелле боз акканда, отряд командиры Санькаиы үз янына чакыртып алыр иде дә, бик мөһим бер задание белән елганың теге ягына чыгарга кушар иде. Ләкин күпер аша чыгарлык түгел, анда немец часовойлары басып торалар. Ә елгада боз ага. Нишләргә? Санька башындагы пилоткасын төзәтеп киде, итек балтырларын тартып куйды һәм, күзләре белән нәрсәдер эзли-эзли, яр буенча бераз йөреп килде.
Шул чакта ул Маша Ракитинаны күреп алды. Маша агып барган бозларга, күзен дә алмыйча, карап тора иде. Аныц юка шәле муеныча кадәр төшкән, кыска гына калдырып киселгән юеш чәчләрен җил туздырганда кечкенә кызгылт колаклары күренеп-күренеп китә иде.
Калкулыкта басып торган Зина Колесова аңарга:
— Маша, көттермә инде, әйдә күпер аша кайтабыз!—дип кычкырды.
Ләкин Маша аның бер сүзен дә ишетмәде.
— Күр әле, — диде ул Санькага, — бозлар ничек кызу агалар...
Девяткин аныц янына йөгереп килде:
— Сиңа әйтәләр бит, әллә ишетмисеңме?—^диде үл.
22
Mama аңарга күз төшереп алды да тагын Сапькага таба борылды.
— Ә бу бозлар диңгезгә барып җитә алалармы?
Санька аңарга яхшы киңәш бирде:
— Ала торганнардыр... Маша, сиңа чыннан да Семушкиннар белән күпер аша китәргә иде, — диде ул.
— Юк, мин карап торам. Хәзер син бит теге якка бозлар аша йөгереп чыгасың, әйеме?
— Кем әйтте аны сиңа? — дип гаҗәпләнеп торган булды Санька.
— Чыгасың, чыгасың, беләм инде. Мин синең бая мәктәп тәрәзәсеннән карап торуыңнан ук сиздем. Боз аша чыгу куркынычмы ул, Саня?
Санька көлеп җибәрде, бер сүз дә әйтмәде ул. Нәрсәгә яшереп торырга, ул Машанын Семушкиннар белән китмичә, ярда калуына бераз куанып та куйды.
Ләкин Девяткин Сапькага чыраен чытып карады. Ул Саньканын .Mania белән сөйләшүеннән канәгать түгел иде. Шул Санька бер эшне дә Машадан башка эшләмәс!
Шулай була торган иде: Петька белән Санька малайларны җыеп, гөмбәгә яки кара җиләккә китәләр, малайлар басу капкасыннан да чыгарга өлгермиләр, артларыннан Маша йөгереп килә иде: «Ярар, ярар! Гөмбәгә баралар, әйтмәгән дә булганнар, мин дә шулай итәрмен әле...» ди һәм көн озын, бер адым да калышмыйча, малайларга ияреп йөри иде.
Шундый кыз иде ул Маша.
Петька аның турында: «Кая барсаң, шул килеп кысыла, биздерергә кирәк булыр», — дигән карарга килде, һәм Маша бер тапкыр Санька югында малайлар янына килгәч, «кычытамы» уйнарга тәкъдим итте.
Балалар тәкъдимне күтәреп кенә алдылар:
— Уйныйбыз, уйныйбыз!
Кулларын яшел әрекмән белән төрделәр дә берәр сабак кычыткан өзеп алдылар, аннан барысы да «кычытамы, кычытамы», дип җырлап җибәрделәр. Һәм берсен-берсе куып йөрергә, яланаякларын, яланкулларын кычыткан белән чабакларга тотындылар. Баштарак Машага бу уен ошады; йөгерәсең, чыр-чу киләсең, качасың. Ләкин шу- нысы начар: аның кофта җиңе кыска, юбкасы да тездән генә иде, шунар күрә аңарга барысына караганда да күбрәк эләкте. Куллары да, аяклары да кып-кызыл кабырчык белән тулды, күзләренә яшь кил-де: «Тизрәк бетсен иде инде бу уеннары», — диде ул, ләкин малайлар кызып киттеләр — барысы да кызны сарып алдылар, шарык-шорык көлеп, кайсы кулын, кайсы аякларын кычыткан белән чабындырдылар.
Маша тәмам ярсыды. Ул күп итеп кычыткан өзеп алды да, уен ка-гыйдәләре белән исәпләшеп тормыйча, малайларны себерке белән ча-бындырган шикелле чабындырырга тотынды: кайсының аягына, кайсының аркасына, битенә эләкте. Шулай итеп, Маша малайларны качырып бетерде, һәм шул көннән башлап, малайлар аны үз яннарыннан кумый башладылар.
... Ниһаять, Санька юл читеннән кыш көне маяк итеп утыртылган озын бер агач табып алды да аның ботакларын сындырды, Маша бн- редәме икән дип, астан гына карап куйды да, су читенә килде.
Менә зур гына, таза гына бер боз ярга килеп бәрелде, мәктәп картасындагы Австралиягә ошаган иде бу боз. Санька тиз генә шул бозга сикерде дә, колгасын су читенә терәп, этә башлады.
Агым бозны эләктереп алып бер урында әйләндереп торды, аннан алга алып китте һәм өелеп аккан бозларга китереп бәрде. «Австралия» урталай ярылды, ләкин Санька икенче бер бозга сикереп өлгерде, аннан өченчесенә, дүртенчесенә...
23
Маша, күзен дә йоммыйча, аңар карап торды.
— Менә бу Коншак— малай дисәң, малай! Җыен шундый куркыныч нәрсәләрне ул уйлап чыгара...
Стожары малайлары, бигрәк тә югары очныкылар, Саньканы юкка гына иң кыю малай дип йөрмиләр шул, юкка гына аны үзләренең башлыклары итеп танымыйлар шул...
Санька соңгы боздан каршы як ярга сикереп төште. Башыннан пилоткасын салды да малайларга изәде һәм аларга нәрсәдер кычкырды, ләкин аның сүзләрен шаулап аккан боз тавышы йотты.
Шуннан соң Санька кулы белән күпергә таба күрсәтте — имеш, һәммәгез дә шунда барыгыз, хәзер мин дә шунда барам.
Малайлар бер-берсенә карашып куйдылар. Ә аларга үзләренең башлыкларыннан калышу килешерме икән соң?
Малайлар кулларына озын-озын колгалар алдылар да су читенә килделәр.
Бозга беренче булып зур башлы, тәбәнәк таза гәүдәле Стёпа Королев сикерде. Бу малайны, гәүдәсе тәбәнәк һәм юан булганга «иңе-буе бер» дип йөриләр иде.
Девяткин аның артыннан:
— Каушамаска һәм җебеп төшмәскә генә кирәк, — дип үгет-нәсихәт биреп калды.
Стёпа артыннан елга аша кызыл чәчле Ваня Строкин йөгереп чыкты.
Аннан чират Девяткинга җитте. Ул бозга кыю гына сикерде. Ләкин шунда ук гайрәте чикте, ул, итегенә бераз су керүгә, яңадан ярга сикереп төште.
— Я батып китәрмен, куркыныч!
Маша аны:
— Нихәл, «Коншак белән без», — дип үртәп куйды. — Их, син... җитмәсә үзегез ахирәт дуслар!..
— Ахирәт булса соң! Алайса ул упкынга ташланыр, мин дә аның артыннан ташланыйммыни? Рәхмәт хөрмәтегезгә!
Петька шулай диюгә, Маша аның кулыннан колгасын тартып аллы да, бозга сикерде.
— Тиле кыз! — дип кычкырды Петька. — Чык, батасың бит!
Ләкин Маша аңарга бары кулын гына селтәп куйды.
Башта кызның эшләре яхшы гына барды. Ул боздан бозга бик ансат сикерде, инде аргы як ярга да ерак калмады. Ләкин шул чакта көтелмәгән хәл булды: Маша басып торган боз белән ул сикерергә чамалаган боз, як-якка ачылган авыр капка шикелле, икесе ике якка аерылды. Ике бозның арасы ерагайганнан ерагая барды, Маша басып торган кечкенә бозны көчле агым күпергә, күпер алдында калкып торган бүрәнә бәбкәләргә таба алып китте. Д1аша бәбкәләр янында суның күбекләнеп кайнап торганын, бәбкәгә килеп бәрелгән бозларның чәлпәрәмә килеп ватылганнарын күрде.
Санька Машага:
— Колгаң белән катырак иш! — дип кычкырды.
Маша бөтен көчен биреп иште. Ул бәлки шулай ншә-ишә чыгып та җиткән булыр иде, ялгыш таеп китте һәм каушавы белән колгасын суга төшереп җибәрде. Елга, гүя кызның бөтенләй ярдәмчесез калганын күреп, бозны күпергә таба тагы да катырак агыза башлады.
Санька һәм аның дуслары нишләргә белмәделәр. Башлык яр буйлап, кулын селти-селти, әрле-бирле чабып йөрде, аннан яр читендәге сарай яныида капланып яткан авыр кара көймә янына йөгереп килде.
«Иңе-буе бер» Стёпа белән Баня Строкин да шунда йөгерделәр. Алап көймәне тиз генә әйләндерделәр дә өчәүләшеп ярга таба өстери •башладылар.
24
Ләкин Стёпа көймәнең төбендәге зур ярыкны күреп алды да өмс- тен өзде:
— Карагыз әле, тишек икән ич бу! — диде.
Санька көймәне калдырып, су читенә йөгерде. Аргы як ярдан хәле беткән Девяткинның нечкә тавышы ишетелде:
— Маша бата! Караул! Коткарыгыз, Маша бата!..
КОЛАКЧЫНЛЫ МАЛАЙ
Әгәр шул чакта кайдандыр бер үсмер малай килеп чыкмаган булса, Машага белмим нәрсә булган булыр иде.
Ят малайның өстендә соры шинель сукносыннан тегелгән кыска, куртка, аякларында зур гына солдат итекләре, башында колакчын бүрек иде. Ул ярдан су читенә йөгереп төште дә, Дсвяткинны ачуланып җилкәсеннән тотып селкеде:
— Нәрсәгә шыңшыйсың?
— Безнең кыз ул... Боз белән агып китте... Йөрәгең ярылып үләрсең... — дип мыгырданды Девяткин... — Шыр тиле икән! Үзе бит, үзе!.. Әнә, күпергә җитеп бара инде!..
— Күрәм, — диде колакчынлы малай чытык чырай белән. Ул, гүя Петяны шушында, яр буенда ук салып суктырмакчы булды, куртка төймәләрен ычкындырды да бил каешын чишеп алды, аннан иңендәге котомкасын салды да тасмаларын шытырдатып өзде. — Каешың бармы, малай?
Петька аңламады, ул:
— Каеш? — диде дә күзләрен җемелдәтеп ят малайга карап торды.
— Бил яки чалбар каешың бармы? Бау булса да ярый. Тизрәк бул!
Колакчынлы малай кулларын Петьканың пиджагы эченә тыкты да, капшын-капшый аның бил каешын салдырып алды, аннан, бер дә тартынып тормыйча, мәктәп сумкасының тасмаларын тартып өзде һәм барысын да — каешларны, тасмаларны — бергә ялгады.
Шуннан соң, агып барган начар гына бер бозга сикереп керде дә, бозның Машага якын читенә килде. Һәм, бөтен көче белән кизәнеп, каешның бер очын кызга ыргытты.
Маша башта үзенә нишләргә кирәк икәнен аңламый торды. Каеш очы, аның баш очыннан сызгырып үтте дә, суга барып төште. Ят малай коткару бавын тиз генә тартып алды да бер башын йомгак птеп төреп, тагын кызга ыргытты һәм ачуланып: «Тот, кызый!» дип кычкырды. Хәзер Маша үзенә нишләргә кирәк икәнне аңлады. Ул бауның очып тотып алды һәм аякларын бозга терәде. Колакчынлы малай аны бозы белән бергә әкрен генә үзенә таба тарта башлады.
Ике боз арасы кимегәннән кими барды, ниһаять, бөтенләй томаланды. .Малай Машаны кулыннан тотты да, үз бозына тартып алды, аннан боздан бозга күчә-күчә ярга таба алып китте. Вакыт-вакыт бозлар бер-берсеннән ераклаштылар. Мондый чакта колакчынлы малай:
— Зарар юк, кызый, зарар юк, хәзер чыгып җитәбез, — дип Машаны юатты һәм үзләре баскан бозның ярга якынрак икенче бер боз белән кушылганын көтте.
Шулай итә-итә алар ярга чыгып җиттеләр.
Аяклары каты җиргә баскач, Маша ярдан читкә борылды да, йөзен куллары белән томалады. Аннан һич көтмәгәндә үзен килеп коткарган ят малайга карады.
Малай бу вакытта бик бирелеп каешларны, тасмаларны чишеп тора, иде.
— Малай, кара әле, малай!—дип эндәште Маша әкрен генә.
Колакчынлы малай борылып карады.
25
Маша гаеплеләрчә елмаеп куйды һәм үзенең малайга булган рәхмәтен ничек итеп аңлатырга белмичә, тиз генә аның янына йөгереп килде һәм юеш бауларны кулыннан тартып алды.
— Бир, үзем чишәм!—диде ул һәм тыгыз итеп бәйләнгән төеннәрне тырышып-тырышып тешләре белән чишә башлады.
Ул арада күпердән Санька һәм аның дуслары, Семушкин белән Зина Колесова йөгереп килеп җиттеләр һәм Машаны камал алдылар.
Дулкынланган Санька тотлыга-тотлыга:
— Син... син ни пычагыма боз аша чыкмакчы булдың?.. — дип Машага кычкырырга тотынды.
Каушап калган Маша күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә:
— Мин чыга идем дә, әллә ничек башым әйләнеп китте...—дип акланып куйды.
Девяткин, әтәчләнеп, Маша янына килде һәм, йодрыгы белән күкрәген кыйный-кыйпый, кызны орышырга тотынды:
— һәрвакыт шулай, синең белән бәлагә тарасыңны көт тә тор! Батып үлсәң, синең өчен кем җавап бирер иде? Без. Былтыр җәй көне дә су кергәндә, аягыңны көзән җыерып, бата башлагач...
Маша Петькаиы бүлеп мыгырдап куйды:
— Ичмаса башка берәү әйтсен иде! Ул чакта син үзең бата язып калдың ич.
Девяткин кызып китте:
— Күрдегезме!—диде ул, малайларга карап. — Бәхәсләшеп торган була бит әле! Юк, җитәр! Аны безгә тыгылып йөрүдән тыярга кирәк. Әнә үзенең иптәш кызлары белән йөрсен!
Колакчынлы малай әкрен генә:
— Нинди матур сүзләр! — дип куйды. — Сездә ничек, һәрвакыт шулай буламы?
Санька, гүя аны этеп җибәрделәр, артына борылып карады. Ят малай кары эреп кипкән калку җирдә итекләрен салып маташа иде.
Бу малай буйга озын түгел, ябык кына, тәне каракучкыл, бик әз генә чалышрак булган күзләрендә мәзәкчәнлек чаткылары уйный иде.
Санька сакланып кына:
— Нәрсә «шулай буламы»? — дип сорады.
Малай җавапны тиз генә бирмәде. Ул юеш аякчуының суын бора- бора сыкты да, әз генә дә җөй калдырмыйча, оста гына итеп чорнады һәм аягын зур итегенең киң кунычына тыкты.
— Нәрсә булсын... Кыз бата язып калды, ә алар яр башыннан карап торалар....
— Ничек яр башыннан?
— Гафу итәсез, күпердән...
— Нәрсә сөйләгәнеңне белен сөйлә!—диде Санька. Ул ят малайга таба атлаганын үзе дә сизми калды, һәм һич уйламаганда, бернинди бәйләнешсез, ләкин усал итеп шундый сорау бирде:
— Син кайсы авылныкы? Кая барасың?
— Әллә син патрульме? Документлар тикшерүчеме? Кем икәнемне доложить итәргә кушарсыңмы әллә?
— Кушармын да... Ник кушмаска... Биредә синең шикеллеләр әз йөрмиләр...
Ләкин ят малай аның сүзләрен ишетмәмешкә салышты һәм Машага борылып карады, бу вакытта Маша бер итеген салган да, яланаягы белән карга басмас өчен, сикерә-снкерә, суын түгеп тора иде. Туңган, кызарып чыккай иде аның аягы.
Ят малай Петька янына йөгереп килде. Аңардан үзенең солдат капчыгын тартып алды да коры аяк чолгаулары өстерәп чыгарды һәм кызга сузды:
— Мә, аягыңа чолга. Салкын тимәсен!
26
Санька гарьлегеннән тончыга язып калды. Куркак дип көлүе генә җитмәгән, хәзер әнә Машага аякчуларым тәкъдим итеп тора!..
Ләкин Маша аякчуларын алмады.
— Мин өйгә йөгерәм... — диде ул һәм колакчынлы малайга таба борылды. — Әйдә безгә! Җылынып чыгарсың. Син ерак барасынмы?
— Мин Стожары авылына барам, Пушкин колхозына.
— Пушкин колхозына! — дип кычкырды кыз, шатланып. — Димәк, безнең колхозга! Без барыбыз да шул колхозныкылар. Әнә ул, елганың теге ягында гына, әнә күренеп үк тора. Ә син кемнәргә киләсең?
— Сездә... Векшин бабай дигән кеше бармы?.. Захар Митрич?
— Ә син... син аңарга килдеңмени?
— Аңарга.
Маша бер адым артка чигенде, ят малай тирәли бер тапкыр әйләнеп чыкты.
— Син Федя исемле, әйеме? Федя Черкашин?
Малай башын селкеп куйды. Маша кычкырып җибәрде:
— Әй, малайлар! Векшин бабайның оныгы килгән, малайлар! Федя Черкашин! — диде ул. һәм колакчынлы малайны кулыннан тотып өстерәде: — Әйдә, мин сине Векшин бабайга илтеп куям.
БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ
Захар Векшинның йорты авыл читендә иде. Немецлар хөкем сөргәндә бары могҗиза белән генә исән калган бу йорт җиргә тирән батып кергән, һәм, гүя ул, Стожарыда ялга туктаучыларга: «Миңа рәхим итегез, миндә урын җитәрлек», дип кычкырыр өчен зур юлга йөгереп чыгарга уйлагандай, алга таба авып тора иде. Узгынчылар да, анын бу уен сизенгәндәй, авылга килеп керүгә, атларын шунда таба боралар иде.
Олаучылар һәм станциягә ашлык илтеп кайтып баручы шоферлар еш кына аңарда кунарга туктыйлар, аш пешереп ашыйлар, чәй эчәләр, аннан идәнгә салам җәяләр дә, рәхәтләнеп ятып йоклыйлар иде. Векшин бабайның авыл кешеләре тарафыннан «хөкүмәт йорты» дип аталган өе янында иртә белән моторлар үкерә,, атлар пошкыра, чиләк тавышлары ишетелеп тора торган иде.
Векшин бабай кунып чыккан өчен беркемнән дә акча алмый, кулына бөтереп акча тәртә башласалар, бик каты җәберсенә һәм шоферларга яки олаучыларга болай дип кычкыра иде: «Нәрсә илтәсең? Ипиме, бәрәңгеме? Димәк, фронт өчен, солдатлар өчен азык. Шулай булгач, бар, тизрәк ычкын, биредә җәелеп, чәйләр эчеп утырыр вакыт түгел!»
Ләкин бабай кунарга кергән кешеләр белән ашарга утырудан баш тартмый, шуның өстеиә кешеләр киткән чакта аның өстәлендә я берәр банка консерв, я казылык, я ипи кисәге калдырып китә торганнар иде.
Мәктәп балалары Захар бабай йортын «терем-теремок» дип йөртәләр һәм кичләрен анда дәрес әзерләргә, бабайның әкиятләрен тыңларга киләләр иде. Аның өендә ут һәрксмнекеннән яктырак була, чөнки шоферлар ана керосинны мул калдырып китәләр, балаларга гөлт иткән лампа яктысында әкиятләр тыңлап утыру күңелле була иде.
Маша «терем-теремок» янына беренче булып йөгереп килеп җитте һәм былдыр баскычы астыннан ачкычны капшап тапты да, ишекне ачып җибәрде.
— Кер, кер, — диде ул Федяга, якты чырай белән. — Үзе юкта ачып кергәнгә бер дә аптырама, ул ачуланмый... ~
Маша белән Федя артыннан өйгә Зина Колесова,, Алёша Семушкин һәм тагын берничә бала керде.
27
Санька үзенең дуслары белән, икеләнә төшеп, былдырда калды. «Иңе-буе бер» Стёпа шыпырт кына мырылдап куйды:
— Ә’ Федя Машаны ничек оста коткарды бит, ә! Каян килгән малай икән соң ул? Әйдә, Коншак, кереп сорашыйк әле.
Санька эндәшмәде. Бернәрсә әйтеп булмый. Тапкыр егет икән, кау- шап калмады. Ә Санька ярык көймә белән маташып йөрде!.. Хәзер инде Санька нинди йөз белән анда барып керсен, Машага нәрсә дип әйтсен?
— Теләгән кеше керә бирсен, — диде Санька һәм иңбашларын сикертеп куйды. — Ә минем өйгә кайтасым бар. — һәм ул авыл буйлап өенә таба атлады.
Саньканың дуслары бер-берсенә карашып алдылар да., аның артыннан китеп бардылар.
Маша өйгә кергәч тә тиз генә итекләрен салды, пальтосын кадакка элеп куйды да мич башына менеп китте.
Федя өйнең кызыл көрәп стеналарындагы бәйләм-бәйләм кипкән хуш исле үләннәргә, бодай, арыш, солы көлтәләренә карап торды да «сорау бирде:
— Ә бабай тиз кайтамы?
— Тиз, тиз... Син бирегә мен, — диде аңарга Маша. — Биредә җылы.
Федя баш тартмады. Аның артыннан башка балалар да мич башына менделәр.
— Кая барыгыз да берьюлы тыкшынасыз!—диде Маша, ачуланып. — Я җимереп төшерерсез, иске мич бит ул.
Кыз, Федяга астан гына карап ала-ала, Захар бабайның бер тапкыр: «Зур шатлык булды әле, Федя Черкашин табылды. Ятим малай ул, без аның белән партизан булып йөргәндә дусланган идек»;, — дип сөйләнеп утырганын хәтерләде. Бабай Федяны партизан булып йөргәндә үзенең оныгы урынына күрә, ләкин сугыш ыгы-зыгысы вакытында ул аны җуя. Захар бабай авылга кайтып бик озак торгач,, Федядан хат килеп төшә. Ул үзенең хатында еракта, Ташкент шәһәрендәге госпитальдә, дәваланып ятуы, сәламәтләнгәч, санаторийга күчереләчәге турында яза. Захар бабай хатны алгач, шунда ук Алашадан җавап яздырта: «Бер ялгызым яшим, ди ул үзенең җавап хатында, син бит минем оныгым булдың инде, Федюша, тизрәк бабаң йортына кайта күр.» Маша шуннан соң бабайның партизан оныгы турында Зина Колесовага сөйли. Алар Федяга бүләк итеп ике пар бияләй бәйләп җибәрәләр. Аннан соң инде бик күп вакыт үтеп китә, ә Федя Черкашин әле һаман да күренми.
Маша һәм аның иптәш кызы аңарга хатларны ешрак яза башлыйлар: «Сиңа анда ниндидер санаторийда торуның бер дә кирәге юк—тизрәк Стожарыга кил, биредә һава яхшы, елганың суы үзе салкын, үзе саф„ урманда гөмбәләр, җиләкләр бик күп була. Ә ферманың сөте шундый куе, килүеңә тазарырсың, «иңе-буе бер» Стёпага да, Санька Кон- шаковка да, Петька Девяткинга да бирешмәслек булырсың...» Шулай дип язалар алар Федяга.
Мич башына менгәч, Маша Федяга көтмәгәндә шундый сорау бирде:
— Син хәзер санаторийданмы?
— Ә син каян беләсең? — диде Федя, гаҗәпләнеп.
— Мин синең турыда күп нәрсә беләм. Син бит Захар бабай оныгы, партизан оныгы... Без сине күптәннән бирле көтәбез инде...
— Ул хатларны миңа син яза идеңмени? Син Маша исемлемени?
— Маша! —диде кыз, көлеп. — Ә менә бу Зина Колесова, сиңа бияләйләр бәйләп җибәрүче шул инде. Ә бусы Семушкин. Аңардан барлык йомраннар куркып торалар. Ә инде әнә тегесе... — Маша һәрбер баланың
исемен әйтеп чыкгы һәм аларның авылда кай яклары белән данлыклы булулары турында сөйли барды. Балаларның һәрберсе Федя янына килеп, аның кулын кысып күрештеләр.
Өйалдының идән тактасы шыгырдап куйды.
— Бабай кайтты, — диде Маша, аннан "балаларга күз кысып алды да,. Федяга мөрәҗәгать итте: — Син башта күренми тор. Кач, кач!..
Малайлар Федяны мич башының караңгы почмагына китереп кыстылар. Захар бабай ишекне ачып җибәрде дә мыгырдап куйды:
— Мич башы тулы кунак, кемнәр болар, теремок?
— Мин—йомран, җир аегында торам,—дин черелдәп куйды Маша.
— Мин — бака бак-бак, торган җирем баткак, — диде Зина.
Семушкин нечкә тавыш белән:
— Без — озынборынбыз-з-з... — дип безелдәп торды.
Захар бабай бусагадагы юеш итекләргә, башмакларга, күн белән тышланган итекләргә карап торды да, башын чайкап куйды:
— Ә-ә, пп-пи-пиләр, кызыл тәпиләр, аякларыгызга су үткәч, Векшин бабайның мич башы кирәк булдымыни? Чыланып йөргән өчен өегездә рәхмәг әйтмәсләр шул. Тукта, мин сезне әниләрегезгә әйтим әле.
— Бабай, ә без синең янга җылыныр өчен дип килмәдек, без сиңа бер яңалык белән килдек.
— Беләм мин сезнең яңалыкларыгызны!
— Чыннан да яңалык белән, бабай!
Шул чакта кинәт мич башының карангы почмагында көчле тавыш белән моңлы итеп сандугач сайраганы ишетелде, балалар барысы да хәйран калып колакларын торгыздылар, ә Захар бабай хәтта ишеккә таба чигенеп куйды.
— Әй, нинди тамаша ул анда? Кайсыгыз шаяра? Төш хәзер, төш, диләр сиңа!
— Бу — мин, бабай... мин...
Федя мич башыннан җиңел генә сикереп төште дә. яңадан чын сан: дугач шикелле сайрап җибәрде.
— Белдегезме, бабай, таныдыгызмы?
Бабайның йөзе кояш шикелле яктырып китте.
— Таныдым, былбыл кош, таныдым!
һәм Захар бабай, сандугач сайравына мәче башлы ябалак булып җавап бирде. .Малай төнге ләкләк булып кычкырды, бабай, нечкә, нәфис тавыш белән яңгыр теләнчесе булып сайрады, малай күке булып күкелдәде.
Бабай белән малай төрле-төрле кош телләрендә аңлашып, кара- каршы басып тордылар, һәм балаларга тирә-яктагы барлык кошлар Захар бабайның иске өенә җыйналган төсле булып күренде.
Аннан соң Захар бабай, үзенең малайлар шикелле мәзәк ясап торуына уңайсызланып, көлеп җибәрде, Федяны тартып китерде дә кочып алды.
Тиздән өстәлдә янтык самовар җырларга тотынды.
Захар бабай бер банка консерв ачты, чүлмәк белән бал, тозлаган алмалар, гөмбәләр, каен җиләге китереп куйды. Федяны түргә кертеп утыртты, аннан балаларның шат йөзләренә карап торды да бөтенләй юмартланып китте:
— Барыгыз да утырыгыз! Сыйланыгыз! Мондый көнне бернәрсә дә кызганыч түгел.
Балалар өстәл әйләнә тезелеп утырдылар. Зур агач табактагы алмалар үтәли күренер дәрәҗәгә җитеп, кызыктырып торсалар да, сап-сары юкә балы авыздан сулар китерсә дә, Федя гаеп итмәсен дип, балалар һичбер нәрсәгә кагылмадылар, Захар бабайның кыставына: «Бик рәхмәт, ашадык-эчтек»... дип җавап бирделәр.
29
— Ә син кош булып сайрарга кайда өйрәндең, отрядтамы? — дип сорады Маша, Федядан.— Тартар булып та, кызыл түш булып та кычкыра беләсеңме?
— Бсләм.
— Мине дә өйрәтерсең әле, яме?
Ә Алёша Семушкин партизаннар турында Федя белән җитди сүз башлап җибәрергә теләде.
— Сабыр ит, тиктормас, — диде Захар, аны бүлеп. — Юлдан соң сулу алсын бераз. Өлгерерсез, туйганчы сөйләшерсез әле. — һәм ул Фсдяга бик җентекләп карап торды.
Федяиың чәче шома итеп китәрелгән, тәие ябык, күрер күзгә бик аз сүзле кеше булып күренә иде.
«Зарар юк, аны Ташкент кояшы шулай ябыктырган. — дип үзен-үзе юатты Захар бабай. — Ул бездә, чүпрәле камыр шикелле, хәзер күпереп китәр, — диде ул һәм, шулай да, — әллә синең берәр җирең авыртамы,— дип кайта-кайта сораштырып утырды.
— Бернәрсәм дә авыртмый, бабай. Мин хәзер сул кулым белән бер потлы герне югары күтәрә алам. Мин инде биредә, станциядә берсе белән көрәшеп тә карадым.
— Соң?
— Хәрәмләште: аяк чалды. Ләкин шулай да мин бирешмәдем.
— Күрәсең, сиңа әле көч сынашып йөрергә иртә. Син миндә тын тына, тыныч кына яшәрсең.
Федяга күптәннән бирле берәр җылы сүз әйтергә теләп утырган Маша:
— Ә без аны бөтен балаларга башлык итеп куябыз, — дип кычкырды.— Без беркайчан да аның сүзеннән чыкмабыз.
— Ә тагы кем итеп куярсыз? — диде бабай, балаларга ачуланып.— Минем оныгым ял итәргә кайткан.
Фсдя моңар каршы:
— Ә мин озакка түгел, бабай, мин бит һөнәр мәктәбенә керергә телим, — диде.
Захар бабайның кашы-күзс җыерылды:
— Менә мә, — диде ул, җәберсенеп, — бусагадан атлавыңа ишеккә карый башладың. Бераз тор, дөньяны күр, бел, бәлки башка берәр эш ошап куяр.
Балалар Федя белән төнгә кадәр дә утырырга риза иделәр, ләкин Захар бабай, кадерле кунакларга оят белергә кирәк икәнен аңлатты, һәм алар, бабайның сые өчен рәхмәтләр әйтә-әйтә саубуллаштылар да, өйләренә кайтып киттеләр.
Захар чатка кадәр аларны озата килде.
Суык, җыелып торган су өсләренә оста пыялачы шикелле итеп юка бозлар ябып куйган, һәм ай яктысында алар парник пыялалары шикелле булып күренәләр.
Кайдадыр якында гына, юл читендәге канауда, тынгысыз чишмә челтери, гүя ул челтерәми, ә' «хәзер инде җепшү канатларын җәеп килүче язны бернинди салкын да туктата алмас», дип җырлый.
«Минем өемә дә яз килде — оныгым кайтты», диде Захар бабай һәм ул елмаеп куйды да өенә таба атлады.
Менә алар хәзер оныгы белән янәшә утырырлар да ятлардан башка, бер семья кешеләре булып, тагын берәр стакан чәй эчәрләр, һәм барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшерләр. Ләкин көйләшүләр* дә, чәй эчүләр дә булмый калды. Векшин бабай кайтып кергәндә, Федя солдат капчыгын баш астына салып озын скамья да йоклап ята иде.
— Аруы җиткән былбыл кошның! — дип пышылдап куйды Захар
бабай. ' •
.30
Бабай Федя янына килеп утырды да үткәннәре турында уйларга тотынды. Ул дөньяда бик күп яшәде. Гомерендә никадәр җир сөрде, никадәр печән чапты, никадәр бакча үстерде. Аны бал кортлары ярата- лар, атлар аның телен аңлыйлар, ул авыл хуҗалыгындагы һәрбер эшне белә, ләкин үзенең белемен, йорт-җирен ышанып тапшырып калдырырлык кешесе юк иде аның. — Уллары да, оныклары да юк иде.
Ә менә хәзер бар! Ул аның белән басуларга чыгып йөрер. Сука артыннан ничек йөрергә, бодайның орлыгын коймыйча ничек урырга икәнен күрсәтер...
«Мин аны беркая да җибәрмим, — дип уйлады ул Федя турында. — Бик әйбәт колхозчы итеп үстерәм мин аны. Тора-бара Стожары аның туган авылына әйләнер. Векшин нәселе дәвам итәр. Векшиннарны беркайчан да онытмаслар».
Малай кинәт йокы арасында иреннәрен кыймылдатып куйды да икенче ягына борылып ятты. Шул чакта карт Федяның чишелгән каплыгыннан идәнгә нәрсәседер шыбырдап коелганны ишетте. Ул иелеп кулын сузды, аның кулына капчыктан нечкә генә1 тасма булып орлык акты.
Захар бабай лампа янына килеп фителен күтәрде һәм гаҗәпләнүеннән катып калды: аның учында эре, тук бодай орлыклары ярылып ята иде.
Карт Федяны уятырга дип скамья янына атылып килде, ләкин малай бик тәмле итеп йоклый иде, Захар бабай аны кроватька илтеп салды да өстенә одеял япты.
Аннан тагын скамья янына килде, тезләнде дә идәнгә чәчелгән ор-лыкларны кадерләп кенә җыя башлады.
* *
Иртә белән Федя агачка чүкеч белән әкрен генә кадак каккан тавышка уянып китте. Захар бабай бусагада сыерчык оясы ясап утыра иде. Тәрәзәдән кояш нурлары бәреп кергән, өстәлдәге бодай орлыклары җиздән коеп ясалгандай ялтырап яталар иде.
Федя сикереп торды да үзенең капчыгын актарырга тотынды.
— Сез инде барысын да беләсезме, бабай?
— Үз күзләремә үзем ышанмыйм!— Захар бабай башын чайкап куйды. — /Могҗиза бит бу: югалган орлыкларың өеңә кайтып керсеннәр әле!.. Ничек булды соң бу, Федюша?
— Хәтерегездәме, бабай, без сезнең белән урман буйлап бара идек. Сезне немецлар тотып алдылар, ә орлык белән котомкагыз миндә калды.
— Соң бит, Федюша, аннан бирле син нишләп кенә бетмәдең, яраландың, госпитальдә ятып чыктың, санаторийда булдың... Ә орлыклар һаман исән-сау! Акылым җитми... Могҗиза бит бу!..
— Әйе, бу чыннан да могҗиза шикеллерәк булды, бабай. Орлыкны синең белән немецлардан ничек саклап калганыбызны кемгә генә сөйләмим, барысы да: «Бәхетле орлык икән, йөз ел да яшәр бу орлык», диләр. Шуңар күрә мин аны кадерләп сакладым. Бер бөртеген дә киметмәдем, бары госпитальдә ятканда, бер яралы солдатка, бик ялынып сорагач, ун орлык бирдем. Солдат аларны авылына, Идел буена җибәрде.
— Ягез, орлыккайлар, — дөньяны күп гиздегез, күп җирләрдә булдыгыз, җитәр. Хәзер сезгә җиргә кереп ятарга да башак булып үсәргә вакыт,— диде бабай һәм оныгына орлыклар турында беркемгә дә әйтми торырга кушты: — бик күп гомер узды бит, кем белә аларны, әллә тишеләләр, әллә юк. Язга кадәр түз, Федюша. Тишелсә, башаклары үзләре шикелле булып үссә, бөтен колхоз өчен зур сөенеч булыр. Никг шулай ич!
— Шулай шул, бабай.
31
ҮЗ КҮЗЕМ БЕЛӘН КҮРДЕМ
Боз кузгалган көндә булган вакыйга көне-сәгате белән Стожары малайлары арасына таралып өлгерде. Хәбәрне таратуда Алёша Семушкин аеруча тырышты.
Зур тәнәфес вакытында ул ишек алдында ярты классны җыйды да, үз күзем белән күреп тордым, Векшин оныгы Маша артыннан бозлы суга чумды, кызны көчкә тартып чыгарды, дип ант итә-итә малайларны ышандырып маташты.
Мәктәптә Семушкинның сүзләренә бик үк ышанып бетмиләр иде, чөнки ул барысын да — йолдызның кайда килеп төшкәнен дә, коры елга төбеннән чишмә бәреп чыкканны да, урманда юан имәнне яшен теткәләп бетергәнне дә «үз күзем белән күрдем» дип сөйләргә ярата иде.
Ләкин партизан Федяның Стожарыга килүе малайлар өчен шул кадәр гадәттән тыш вакыйга булып күренде ки, алар бу юлы Семушкинга бик рәхәтләнеп ышандылар.
— Ну көчле дә икән соң!— диде Семушкин соклануыннан нишләргә белмичә. Елгага юлбарыс шикелле ташланды. Ничә әйтсәң дә партизан шул, партизан...
— Ә Коншак кайда иде соң?—дип сорады Зина Колесова.
— Коншакны кем дип белдең соң син? Ул бит тавык кетәгендә генә әтәч... Ә Девяткин бөтенләй шыр җибәрде...
— Семушкин көлке кыяфәткә керде дә куркудан каушаган кеше булып кыланды, ә малайларның көлешкәннәрен күргәч, өстәп куйды:— Петька белән Санька үзләре артка чигенәләр, үзләре «Каравыл, әйдәгез коткарыйк!» дип кычкыралар...
Петька Санькага:
— Безнең дәрәҗәне төшерергә маташа, — дип пышылдады.
Алар бу вакытта мәктәп бакчасындагы аккаеннар янында былтыргы ояларына әйләнеп кайткан, Шатлыкларыннан чыр-чу килгән кара каргаларга карап торалар иде.
Петька, Семушкин «дәрәҗәләрен төшереп торган» җиргә, утын сарае янына китте, ә Санька бары каргалар белән генә кызыксынган кыяфәттә каеннар янында калды.
Ләкин аның колаклары сак иде. Ул үзе турында Семушкинның җыен тузга язмаганны уйлап чыгарырга яратканын белә иде. «Санька кечкенә малайларның кузналарын алдап ота, хисапны Машадан күчереп яза», дигәнен кырыкмаса-кырык тапкыр ишеткәне бар иде.
Девяткин утын сарае яныннан әйләнеп килде.
— Черкашинны мактыйлар, исләрең китәр!—диде ул.— Ә без синең белән, имеш, Машаны бозга алдап керткәнбез, ә аннан соң ташлап качканбыз.
Девяткин шулай диюгә Санька кабынып китте:
— Кайсы әйтә? Черкашинмы? — диде ул кулларын йодрыклап.
— Семушкин. Ә аңар Черкашин сөйләгән. Алар инде дус булып өлгергәннәр икән, куптарып та алырлык түгел икән.
Санька көннең көн буе кая барып бәрелергә белми йөрде.
Малайлар өерләре белән Семушкин артыннан йөрделәр, Семушкин аларга Векшин оныгы турында кабат-кабат, һәр кабатында үзеннән яңа өстәмәләр кушып, сөйләде. Аның сөйләвенә караганда, Федя — артык та түгел, ким дә түгел, партизаннарның атаклы разведчиклары иде. Ул әллә сигез, әллә ун тапкыр төнлә белән немецлар ауларга барган, бер үзе ике «тел» алып кайткан кеше иде.
Дәрестәй соң Санька дус-ишләре белән кайтып барганда, сүз үзеннән үзе тагын партизан Федяга күчте.
32
— Җитәр инде сезгә! — диде Сапька, ачуланып. — Барыгыз, тизрәк үзенә тәлинкә тота башлагыз.
Малайлар күпер янына килен җиткәч, туктап калдылар һәм берникадәр вакыт елгага карап тын гына тордылар. Елга бөтенләй диярлек чистарып беткән, болганчык су, соңга калган берән-сәрән бозларны өстерәп, әкрен генә ага иде.
— Озакламыйча балыкка йөри башлыйбыз,— диде «нңс-буе берэ Степа.
— Семушкин әйтә. без. ди, быел балыкны граната белән генә тотабыз. ди.
Петька шулай диюгә, Санька әсәрләнә калды:
— Граната каян килсен аңар?
— Черкашин бпрмәкче булган. Үзе белән алып килгән икән, анын капчыгында патроннар, трофей хәнҗәр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр бар икән. Алёша үз күзе белән күргән.
— Ну синең ул Алёшаң арттыра, — дип мыгырданды Санька. Ә шулай да аның җаны тыныч түгел иде. «Семушкин лыгырдаганнар барысы да дөрес булып чыкса? Ул чакта бит малайлар Черкашинның итәгенә ябышып йөриячәкләр».
Хәзер инде Саньканың үги анасы белән икәү колхоз сыерларын, колхоз атларын немецлардан куып алып киткәннәрен кем тыңлап торсын. Аның туры алашаны коткарып калганына кемнең исе китсен! Ул чакта бит бомба конюшня янына ук төшеп ярылган иде. Куркуыннан шашынган карт алаша Санькага шундый каты китереп типте, Санька әллә кая барып төште. Ләкин Санька каушап калмады, немец ягына таба качып барган алашаны тотып алып кайтты. Аның күкрәгендәге дага эзе әле дә күгәреп тора. Ләкин Векшин оныгының тәнендә кылыч эзе бар чагында, капчыгы тулы патрон бар чагында, синең күкрәктәге дага эзенә кемнең исе китсен соң!
Шулай да Санька өметен өзмәде:
— Семушкин әйтер ул... Без үзебез тикшереп карыйк,— дигән тәкъдим кертте.
Малайлар шунда ук тикшерү планын төзеп ташладылар. Алар күпердә көтеп торырлар, ә Петька Девяткин Векшиннарга кереп, Федя- дан барысын да сорашып белер. Аңардан да оста ялагайлана белүчене кайдан табасың’.
— Син бигрәк тә аның капчыгына күз сал, — диде Санька.
Девяткин Векшин йорты янына килеп тәрәзәдән карады да, Захар бабайның өйдә юк икәнен белгәч, кечкенә капканы бөтен гәүдәсе белән төртеп ачып тиз генә кереп китте.
— ?<әзер Девяткин сандугач булып сайрый инде, — диде Стёпа.— Кирәк булса, әнисен дә сатачак, Федя белән дус булган булып кыйла- начак.
Утыз минутлап вакыт үтүгә Девяткин әйләнеп килде.
— Искитәрлек бернәрсә дә юк, — диде ул күңелсез генә итеп. — Мин килеп кергәндә, табак-савыт юып тора иде.
Аннан ул Федя Черкашинның сүзгә саран булуын, аңардан һичбер нинди рәтле мәгълүмат ала алмаганын әйтте.
Дөрес, ул партизаннар отрядында булган, ләкин күбрәк Векшин бабайга гөмбәләр, җиләкләр җыеп бирү белән шөгыльләнгән, партизаннарга аш пешереп торган.
— Фи, кашевар булган икән!—дип сызгырып куйды Санька. —Ә ничә фриц тоткан?
— Ноль бөтен, нольдән ноль... Разведкага алып йөрмәгәннәр аны, кечкенә дигәннәр.
— Ә капчыгын күрдеңме, гранаталары бармы?
33
— Dap, булмыйни!—дип пошкырып куйды Петька.— Граната түгел, патроны да юк. Китап та китап.
— Тагын?
— Бер кружка белән бер кашык та, күлмәк-штан һәм ниндидер •орлыклар...
— Орлыклар?
— Әйе. Әллә бодай, әллә башка нәрсә шунда. Мин тикшереп тормадым, нигә әллә нәрсә орлыгы булмый...
— Ну бу Семушкин, барыбызны да утырткан икән,— дип көлде Санька һәм хәзер ул бераз тынычланып китте.
Шуннан соң озак та үтмәде, Федя мәктәпкә килде. Аны алтынчы класска кертеп утырттылар.
Федяга уку ансат булмады. Ул күбесен онытып бетергән иде. Хәзер аңарга иптәшләреннән калышмый укып бару белән бергә, онытканнарын кабатларга да туры килде. Ул бөтен көчен куеп укырга кереште.
Маша, Лена Одинцова белән киңәште дә, пионерларны җыеп, аларга Векшин бабай участогында эшләргә бару турында әйтте.
Бу эшне Татьяна Родионовна безгә үзе тапшыра, дигәч, балалар бөтенләй күтәрелеп киттеләр. Векшин бабай участогында эшләргә сигез бала теләк белдерде; болар арасында, помидорларны бик әйбәт үстерүе белән билгеле Зина Колесова һәм Алёша Семушкин бар иде. Федя Черкашин да шуларга кушылды.
Дәрес бетүгә үк Маша балаларны Векшин бабай участогына алып килде. Векшин бабайның участогы авыл артында гына булып, бер башы елгага, икенче башы урманга терәлеп тора иде.
Балалар читән тышында калдылар, Маша белән Зина эчкә керделәр. Алар кергәндә Захар бабай иске блиндаж урынына эшләнгән парник янында кайнаша; ящиклардагы үрентеләргә лейка белән су сибеп йөри иде.
— Бабай, без килдек,— диде Маша.— Безгә нинди эш кушасың?
Ләкин Захар бабай балаларны күтәреп алмады. Бер дә исе китмичә генә:
— Ничә кеше соң сез?— дип сорады.
— Без тугыз бала. Әгәр кирәк булса, тагын табарбыз.
— Кирәкми, нигә миңа ул. кадәр, — диде Захар бабай, куркып.— Әчегез дә бик җиткән. Анда да мин җир эшен яратканнарны, тырышларны, эштән курыкмый торганнарны гына сайлап алам. Мәсәлән, менә сине алырга була, аннан Зина Колесованы...
— Ә малайларны?
— Әй, авызыңны да ачма. Ул саранчаларны кертсәң, бөтен участокны таптап, изеп бетерерләр, үсемлекне генә түгел, тамырына кадәр корытырлар...
Маша үзен көтеп торучы иптәшләре янына чыкты да бабай белән нәрсә сөйләшкәннәрен әйтеп бирде.
— Димәк без тырыш түгел икән, без корткычлар икән,—диде Семушкин үпкәләп.
Балалар Лена Одинцова белән сөйләшеп карарга булдылар.
\з сүзле карт ул, диде Лена. — Беләсезме, балалар, сез аны бераз юмалап карагыз. Менә син, Зина, аңарга үзеңнең помидор үрентеләреңне күрсәт, ә сез, малайлар, җимлек, сыерчык оялары ясап ачып барыгыз.
з. ,с. Ә.“ № 2.
34
— Без аның коймасын да төзәтә алабыз, — диде Семушкин.
— Без аңарга тукранбаш орлыгы бүләк итик, — диде Маша. — Хәте-регездәме, Андрей Иваныч җибәргән иде.
Федя бу тәкъдимне яклады һәм башка төрле орлыклар да җыеп бирергә кирәк, — диде.
— Нинди орлыклар?
— Төрле... Бодай, арыш, яшелчә орлыклары.... Бабай әйтә: яхшы сортлы орлыкны берәмләп эзләргә кирәк аны, ди.
Шул көннән башлап балалар орлык җыя башладылар. Ллар күрше колхозларга барып полеводлар, яшелчә үстерүчеләр, тәҗрибә эшчеләре белән сөйләшеп йөрделәр. Алардан үрчетер өчен дип, яхшы сортлы орлыклар сорап алдылар. Бер атна үтүгә алар, үзләренең бабайга тәэсир итәрлек коллекцияләрен күтәреп, Векшин бабай янына килделәр.
Башта үзе табып кайткан нәрсәләрне бабайга Алёша Семушкин күрсәтте. Ул үзенең барлык кесәләреннән өстәлгә кыяр, гәрәнкә, кәбестә орлыкларын бушатты.
— Мин тагы да күбрәк итеп алып килә алам. Сез әйтегез генә.
Захар бабай зур күрсәтә торган пыяласын кулына алды да һәрбер сортка озаклап карап торды. Шуннан соң Алёшадан бу орлыкны каян алдың, нинди туфракта үскәннәр, уңышлары нинди булган, дип сораштыра башлады.
— Белмим. Мин аларны мәктәптә малайлардан каләмгә алмаштырып алдым, — диде Алёша.
— Юкка тырышкансың, малай. Миңа паспортсыз орлыкның кирәге юк. Синең бу орлыкларың тавыкка ашатырга гына ярый.
Федя белән Машаның эзләнүләре барысыныкыннан да уңышлырак булып чыкты. Алар Локтев колхозының тәҗрибәсеннән сирәк очрый торган күпьеллык арыш орлыклары һәм бер чеметем кабыксыз арпа орлыгы алып кайттылар һәм Векшин бабайның барлык сорауларына җавап бирә алдылар. Захар бабай һәрбер сортның паспортын дәфтәренә язып алды да, орлыкларны сандыгына тыгып куйды.
— Бик яхшы, тәҗрибә өчен чәчеп карарбыз, теләсәгез, тагы да эзләгез. Ләкин, карагыз аны, нәселсез орлыкны кулыгызга да алмагыз.
Балалар хәзер «тере.м-теремок»ка торган саен ешрак җыйнала баш-ладылар, ә Санька аларны анда нәрсә тартканны аңламый иде.
Бер тапкыр ул Машадан:
— Әле Федя һаман да үзенең сугышчан эшләре, шулпа белән ботканы ничек пешергәне турында сөйлиме? — дип сорады.
— Юк, без орлык җыябыз.
— Нинди орлык?
— Чәчү орлыгы: мин инде ике сорт таптым. Күбрәк тә тапкан идем дә, Захар бабай бракка чыгарды, түзәр хәл юк.
— Шундый уен уйлап чыгардыгызмыни?
— Нишләп уен булсын? — диде Маша, үпкәләп. — Захар бабайга булышабыз. Күр, минем нинди орлыкларым бар... — Кыз үзенең мәктәп сумкасыннан берничә пакет орлык чыгарды. — Менә бу кабак орлыгы, бусы амур борчагы, ботаника укытучысы бирде...
— Китер әле, сынап карыйк! — диде Девяткин һәм пакеттай берничә кабак орлыгы алып авызына ыргытты. — һи-и... орлыгың бигрәк юньсез икән! Юешләнеп, сөрсеп беткән.
— Син үзең сөрсеп беткән! — диде Маша, ачуланып һәм пакетны тартып алды. — /Моннан болай ул гадәтеңне ташла. Сортлы орлык фондына кулың ягасы булма!
— Фонд!—диде Петька, көлеп, — сон. синең бу фондың бер йомранга да җитми бит.
з*
35
БАСУ КАПКАСЫ ЯНЫНДА
Яз канатларын киң җәеп, тиз-тиз атлап килде. Җир хәтфәдәй йомшак, яшел чирәм белән капланды, һавада бертуктаусыз тургай сайрады, әкрен искән җылы жил кырдан авылга нечкә хуш исле һава алып килде.
Яз керү белән мәктәп белән өй арасындагы юл искиткеч озын булып китте.
Балаларны язгы табигать үзенә тартып торды.
Әнә урман кырые. Анда инде кырмыскалар үзләренең кибән шикелле очлы итеп салынган оялары янында тырышып эшләп йөриләр. Әнә әле ярларындагы баткак балчыклары кибеп җитмәгән елга буйлары. Анда инде беренче сары чәчәкләр төртеп чыкканнар.
Ә урман шәрә әле һәм үтәли күренеп тора. Бары чикләвек белән зирек агачлары һәм ак каен гына хисапсыз күп яшел алка таккан озын нечкә тармакларын җиргә сузганнар. Малайлар шул тармакларга юри орына-орына урманга кереп китәләр, йөриләр-йөриләр дә кырга килеп чыгалар. Үлән араларында наратбашлар күп була. Малайлар аларны өзеп алалар да сусыл ак сабакларын рәхәтләнеп керт-керт чәйниләр.
Мәктәп балалары, күбесенчә, басу капкасы төбенә кайтып җиткәч туктыйлар. Аякларын чишенеп ташлыйлар, пиджакларын салалар да сугыш-сугыш, лапта, городки уеннары башлап җибәрәләр.
Санька Коншаков бу уеннарның берсенә дә диярлек катнашмый калмый иде.
Әнисе аны күршеләренә тозга кертә. Санька малайларның басу капкасы янында лапта уйнаганнарын күрә дә ачуыннан кара янып чыга. Зур малайлар кечкенәләргә каршы уйныйлар. Уен кагыйдәсен бозалар, еш кына хәрәмләшәләр. Моны күреп, Саньканың йөрәге яна:
— Дөрес уйнамыйсыз ич!
Малайлар яңадан ике партиягә бүленәләр. Көчләр ике якта да тигезләнә. Болай әйбәт икән. Малайларга җан кереп китә.
Санька, әлбәттә, үз партиясендә башлык була. Уйнаучыларның һәркайсына урын билгели, кем кем артыннан сугарга тиеш икәнен әйтеп чыга.
Ул үзен гел актыкка калдыра. Менә беренче малай лаптасы белән тупка кизәнә — тими. Икенчесе кизәнә — бусы да тидерә алмый. Өченчесе дә булдыра алмый. Чират Санькага җитә. Аңарга уннарча күзләр өмет белән карап торалар. Ул үзенең партиясен коткарырга тиеш.
Санька ашыкмый. Ул, озак кына итеп, кулына җайлы лапта сайлый. Кагыйдә буенча соңгы малай тупка өч тапкыр сугарга хаклы. Беренчесендә һәм икенчесендә Санька бөтен көче белән сукмый. Туп коннан ерак китми. Каршы як шатлана башлый, болай булгач, Санькалар җиңелә!
Ләкин Санька тыныч. Ул кулындагы җиңел лаптаны бер читкә ташлый да, читән янына килеп авыр казык суырып ала. Кулына ипләп тота, учларына төкереп куя да кинәт:
— Чөй!—дип кычкырып җибәрә.
Малайларның берсе тупны һавага чөя. Санька казыкны ике кулы белән ипләп тота да, ерактан кизәнеп тупка соңгы тапкыр суга.
Тыгыз резина туп һавага шул кадәр югары күтәрелә, ул инде, аннан беркайчан да кире әйләнеп төшмәс төсле булып күренә. "
— Санька коткарды, Санька коткарды! — дип кычкыралар малайлар, һәм уктай атылып, сызыкка кадәр йөгерәләр дә, туп һавадан төшеп җиткәнче, яңадан конга әйләнеп кайталар.
Санька уен белән шул кадәр мавыга, бөтен дөньясын оныта. Ә исенә төшкәч, өенә йөгереп кайта һәм күзен дә йоммыйча, әнисенә болай ди:
— Күршеләрнең суганнары юк икән.
Катерина түтәй кулларын як-якка җәя дә:
36
— Мин бит сине суганга түгел, тозга керттем, — ди.
— Мин тоз да сорадым, тозлары да юк...
Бер тапкыр малайлар «Казыклы» уйнарга җыелдылар. Җиргә карандаш шикелле үткен итеп очланган усак казык кадап куйдылар да, тирә-ягына берничә каен агачы салдылар. Санька малайларны түгәрәкләп тезде дә, көтүче сайлый башлады.
Шул чакта алар янына Федя Черкашин килеп туктады.
— Казыклы уйныйсызмыни? Мин дә уйный беләм аны. Ә сездә кем тели, шул көтәме, жирәбә саласызмы. Әллә саныйсызмы? Саныйсыз? Ул чакта мине дә санагыз, — диде ул һәм түгәрәккә керде.
Санька яна килгәнне күзләре белән чамалады, бер сүз дә әйтмәде ул. Ә Девяткин түгәрәктән уртага атылып чыкты.
— Саныйбыз, саныйбыз! — диде ул һәм, Санькага күз кысып куйды.
Барысы да елмаештылар. Чөнки барысы да ул санаганда, үзе теләгән малайны көтүче итеп калдыра аласын беләләр иде.
Девяткин түгәрәк буенча йөреп, малайларның күкрәкләренә юан бармагы белән төртә-төртә, санарга тотынды:
— Ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык; торма монда, йөгереп чык.
Соңгы сүзгә туры килгән малай сафтан чыга барды, аның саен түгәрәк кечерәйде. Менә Петька белән Федя түгәрәктә икәү генә калдылар.
Девяткин бу юлы чыпчыкларны шундый оста итеп санады, көтүчелек Федяга чыкты.
Санька Федяны кисәтеп куйды:
— Кара аны, бездә ахыргача уйнаш, ташлап китеш юк, —диде ул.
— Кайда да шулай инде ул, — диде Федя һәм җиргә йөзтүбән ятты.
Малайлар яшеренергә дип йөгерделәр. Аларның тавышлары тынгач, аяк тавышлары ишетелми башлагач, Федя җирдән торды да, таяк белән каенга берничә тапкыр суккалап куйды. Бу — көтүченең, хәзер эзли башлыйм, дигән сүзе иде.
Федя канаулардан, түтәл араларыннан, өй артларыннан эзләде, куаклыклардан карады, һәм, малайларның берәрсен күреп алуга, казык янына җан-фәрманга йөгереп килде дә, өч тапкыр сугып куйды: уйнаучы табылды, яшеренгән җиреннән чыгарга тиеш.
Кайчакта Федя уйнаучыларны эзләп ераграк китеп барды, мондый чакта малайлар, әйтерсең, җир астыннан үсеп чыктылар, тиз генә йөгереп килделәр дә, казыкны каеп агачлары белән юеш, йомшак җиргә бәреп керттеләр.
’ Каккан тавышны ишетеп, Федя кире йөгерде, ләкин ул арада уйнау-чылар тагын яшеренеп өлгерделәр.
Федя тагын эзли башлады.
Ниһаять, малайлар барысы да табылып беттеләр.
Санька Федяның исенә төшерде:
— Инде казыкны суыр.
Ләкин бусы ансат эш түгел: яшь, чи усак җиргә бөтенләй кереп беткән. Тотарлык урыны да калмаган. Федя бер тимер таяк табып алды да, казыкның тирә-ягын казый башлады.
— Тимер белән ярамый, дөрес булмый, — диде Санька. Кул белән генә ярый.
Федя бер ун минутлап мышнап караса да, булдыра алмады. Тагын бер тапкыр көтәргә туры килде. Җиргә яңа казык кадап куйдылар, уен яна баштан башланды. Бу юлы Федя бик сагаеп кына эзләде. Казыктан ерак китмәде, тирә-якны җентекләбрәк күзәтте.
Иң куркыныч һәм хәйләкәр уенчы Санька Коншаков булды, л һич уйламаган җирләргә кереп яшеренде.
37
Федя икенче казыкны да суырып ала алмады. Җитмәсә, йөгереп йөргәндә ташка бәреп аягын авырттырды һәм аксап калды.
Саня Федяга, рәхимле тавыш белән:
— Ялын, ялын, ялынсаң, көтүчелектән азат итәбез, — диде.
Федя:
— Андый гадәтем юк, — дип баш тартты.
Шул чакта Маша йөгереп килеп җитте.
— Кара син аларны, яңаны эләктереп алганнар да авызлары ерылган!— дип кычкырды Маша малайларга һәм Федяга:—Алар хәрәмләшә торганнардыр әле, әйдә синең урынга үзем көтәм, мин тотынсам, аларны хәзер каптырып алам, — диде.
Ләкин Федя Машаның ярдәменнән баш тартты. Уен караңгыга кадәр сузылды.
Иртән Санька аксый-аксый мәктәпкә китеп барган Федяны куып җитте дә көлеп әйтте:
— Кичә көтүеңне бетерә алмадың. Бүген төштән соң тагын син көтәсең.
— Мин?! — Федя аптырап китте.
— Син булмыйча, кем булсын! Без барыбыз да гаделлек белән уйлыйбыз. Стёпа Карасев былтыр җәй көне ике атна көтте. Көтә-көтә хәтта ябыгып бетте. Ә бер тапкыр Петя Девяткин әнисенә кайтып зарланган иде, без аны ел буе бер уенга да катнаштырмадык.
Федя төштән соң тагын басу капкасы янына килде.
— Әйдәгез казыклы уйныйбыз. Үзем көтәм, — диде ул.
— Синең аягың авырта ич, — диделәр малайлар, гаҗәпләнеп.
— Бераз төзәлде инде.
Ләкин малайларның уйныйсылары килмәде. Алар урман кискән җиргә барып, чыбык-чабык җыеп, костёр ягу турында уйлап торалар иде. Саня инде өеннән бер тартма шырпы да эләктереп чыккан иде.
— Әйдә, ярар, — диде ул, — без инде сине көтүчелектән азат итәбез.
Малайлар чүрәкәй уйнарга тотындылар. Шул чакта Стёпа Карасев килеп чыкты.
Малайлар шатланып:
— «Иңе-бус бер» көтә!.. — дип кычкырдылар.
Стёпа авыр сөякле малай иде, хәйләли белми, уен кагыйдәләрен дә рәтләп белми иде. Малайлар аның шушы йомшаклыкларыннан файдаланалар һәм ул һәрвакыт көтүче булып кала иде. Чүрәкәй уйнаганда Стёпаны алҗытып бетерәләр, аны туп артыннан көне буе йөгертәләр иде. Ә сугыш-сугыш уйнаганда аны ат итәләр, һәм аңарга бер үк сугышта танкка каршы ата торган пушка да, гаубица да булып хезмәт итә торган яньчек миномёт трубасын какшап беткән кечкенә арбага салып өстерәргә туры килә иде.
Бүген дә аны чүрәкәй уйнаганда интектереп бетерделәр. Петя җирдәге түгәрәк сызыкны томалап торды, Стёпа ике башы да очланган чүрәкәйне түгәрәккә һич кенә дә кертә алмады.
Малайлар:
— Уен беткәнче Стёпа көтә икән инде, — диештеләр.
Шул чакта бүрәнәләр өстендә уенны күзәтеп утырган Федя кинәт уйнаучылар янына килде.
— Бар, утырып тор, синең өчен үзем көтәм, — диде ул Стёпага.
Берничә минуттан чүрәкәй түгәрәк эченә барып керде. Федя Девят- кинга:
— Әйдә тагын бер тапкыр уйныйбыз, — диде.
Петька ризалык бирергә мәҗбүр булды: чөнки җиңгәннән соң баш тартырга ярамый.
Бу уенда Федя җиңеп чыкты. «Алҗыту» башланып китте. Федя уйлап, бик белеп уйнады. Ул чүрәкәйгә таяк белән шундый каты китс-
реп сукты. чүрәкәй сызгырып очып китте дә, юлның теге ягына, еракка барып төште.
Петька, түземен җуймыйча, чүрәкәйне үлән арасыннан эзләде дә, табып алгач, түгәрәккә кертергә тырышып, озак төзәп торды.
Ләкин Федя, тиз генә сикереп чыгып, чүрәкәйне җиргә төшкәнче үк, икенче якка, түтәлләргә таба сугып очырды.
Малайлар Девяткинның бер баштан икенче башка чабып йөргәнен көлешә-көлешә карап тордылар.
Девяткин мышнап чыкты, эченнән генә сүгенеп тә куйды ул һәм, якла ннде, дигән мәгънәдә Санькага карап-карап алды. Ә Санька көлде генә: берни эшләр хәлен юк. уен кагыйдә буенча бара, берәүдә хәрәмләшми.
Караңгы төшә башлады.
— Өйгә кайтырга вакыт, иртәгә калдырыйк, — дип ялына башлады Девяткин.
— Әнә Стёпадан үтен, ул отты бит, — диде Федя.
— Юк. юк. иртәгә калдырып тормыйбыз, бетереп туктыйбыз, бетереп... — диде Стёпа.
Федя чүрәкәйгә шундый китереп сукты, чүрәкәй кичке тын һавада сызгырып барды-барды да түтәлләр артына килеп төште.
Девяткин Санька янына килде.
— Эх, син! Якласаң ни була иде инде шунда, — диде.
— Якламыйм. Шул кирәк сиңа! Моннан болай хәрәмләшмәскә яхшы булыр.
— Туган булып йөргән була...
Санька:
— Ә уенда туганлыкның катнашы юк, әйдә бар, чүрәкәйне алып кил, песи табып алып ашамасын...
ПОЧТАДА
Почтальон Тимка хатлар, газеталар белән тулы сумкасын асып авыл урамына килеп керүгә, Катерина түтәй аның каршысына йөгереп чыга да үзләренә алып керә һәм үз күз алдында бөтен хатларны карап чыгарга куша иде.
Ә Тимка моңар каршы, ни өчендер гаепле кешеләрчә аска карап:
— Катерина түтәй, мин бит яхшы хәтерлим... Сезгә бернәрсә дә юк, — ди иде.
— Юк, син кара әле, бәлки оныткансыңдыр...
Алар хатларны бергәләшеп актаралар һәм Катерина күңелсезләнеп бер читкә китеп утыра иде.
Катерина күңелсезләнеп йөрде, аз сөйләште, күп уйлады, һәм түземсезләнеп, тагын авылга почта кайтканны көтә башлады. Дөрес, ул балаларына хәзер дә кичләрен Егор солдатның батырлыклары турында сөйләде, ләкин хәзер инде ул бу эшне элеккегечә бирелеп эшләмәде, бер үк сүзләрне кабатлады, бутап бетерде, аның буталганын хәтта кечкенә Никитка да сизә торган иде.
— Ә нигә ул әти һаман да һаман бер немецны үтерә? Кичә дә, өченче көн дә кызыл сакаллы, симез битленс үтергән иде, бүген дә шуны. Әллә ул шундый бер үтерүдә генә үлми торган немецмы?
— Кичә дә шуны сөйләгән идеммени әле? — ди Катерина, уңайсыз-ланып һәм үзен-үзе аклап куя: — Бары да бер калыпка коелган ул немецлар, улым, барысы да шундый җирәнечләр...
Бер тапкыр Коншаковларга Петька Девяткин йөгереп керде һәм:
— Иртәгә әни ике ат белән шәһәргә сөт илтә, мине дә үзе белән алып бара, — диде.
— Сине дә алып бара?
— Әйе. Әйдә син дә безнең белән. Иртәгә якшәмбе ич. Кинога керербез, базарда йөрербез.
.'я
39
Санька, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, дигән уйга килде һәм әнисенең күзләренә сораулы карады.
— Бар, Саня, — диде Катерина, шатланып. — Почтага да кереп чыгарсың, хат юкмы икән.
— Нигә, Тимка кичә генә барып кайтты ич.
— Бик мыштым ул синең Тимкаң... Аңар анда хатларның барысын да биреп бетерми торганнардыр... Ә син үткенрәк. Почта кешеләре белән катырак сөйләш, теңкәләренә ти. Бәлки әтиеңнең хаты шунда берәр почмакта кысылып ята торгандыр. Әйт, яхшылап эзләсеннәр.
— Ярар, кереп карармын, — диде Санька.
Иртә белән ул акрын кыймылдаучан Евдокия түтәйгә ат җигәргә булышты. Карт алашага камытны үзе киертте, чөелдереген, ыңгырчагын бәйләде. Ниһаять, юлга чыгып киттеләр.
Санька белән Петька карт алашага утырдылар, Евдокия икенче, арттагы олауга утырды.
Юлда олаулар Тимканы куып җиттеләр.
— Почтагамы? — дип сорады Санька, — әйдә, утыр.
Тимка арбага менеп утырды, киң картузын салды һәм тирләгән маңгаен сөртеп алды.
— Эш авыр минем, Коншак.
— Нигә?
— Уллары яки ирләре исән булганнарга хат алып кайтып бирүе күңелле эш. Ә менә үлгән хәбәрен алып кайтып тоттыру — әҗәл белән бер. Кичә Ульяна Князьковага извещение алып кайтып бирдем: ире хәбәрсез югалган. Биш бала белән калды. Аннан алда Даша апайга алып кайттым — улы үлгән. Узган атнада Вороновларга алып кайткан идем. Кешеләр хәзер миннән вабадан качкан шикелле качалар. Извещениене күргән саен, әти дә гел искә төшә. Юк, ташлыйм мин бу эшне, башка ■берәүгә йөкләсеннәр...
Санька авыр сулап куйды.
— Кушканнар икән, йөр инде син, туган,—диде ул һәм әз генә тын торды да сорау бирде: — Ә синең әтиең сугышта кем иде?
— Сапёр... ул да авыр эш. Минага эләгеп үлде, — диде Тимка һәм күзләрен еш җемелдәтеп әйтте: — Әгәр әти исән булган булса, мин укуны ташлар идеммени? Синең белән бер класста, алтынчыда булыр идем инде мин.
Санька үз атасы турында уйлады. Ни өчендер аның исенә матур бер җәй көнендә бөтен семьялары белән күрше авылга, туганнарына кунакка барганнары төште. Әлегедәй хәтерендә Саняның: Феня, яшь килен кебек, мәрҗәннәр, ленталар тагып алдан барды, аның артыннан, Никитаны иңбашына утыртып, әтиләре атлады, әлиләре аның белән янәшә барды, Санька иң арттан өстерәлде. Ул ачулы иде, беркем белән дә сөйләшмәде. Чөнки әнисе аңарга яңа, иләмсез озын башлы, шыгырдавыклы башмакларын киертте. Әтисе кичтән тарантаска утыртып алып барам дигән иде, җәяү генә бардылар.
отиләре әкрен барды. Билдән оиек булып үскән бодай арасына керде дә башакларын бармаклары белән ’ капшап-капшап карады һәм күзләрен кыса төшеп:
Анасы, оалалар! Күрегез әле бу байлыкны! Көз көне икмәккә күмеләбез икән!—диде.
Аннан куш эчле көпшәләр өзеп алды да алардан кош булып сайрый Topi ан сыоызгылар ясады, оодай саоакларыннан нечкә кызганыч тавышлы сыбызгылар ясап бирде. Өянке, тал чыбыкларыннан курай тап уйды. Тирә-якта.күз күрмәгән, колак ишетмәгән концерт тавышы яңгы- рады. Балалар сызгырдылар, гүелдәделәр, сандугач тавышлары чы-
40
Аннан алар әтиләре белән урманга керделәр. Яшь урман, гүя ул аларны үзе чакырып китергән. Яфракларын күңелле шаулатып каршы* алды, аккаеннар, усаклар, чыршылар башларын иеп куйган кебек булдылар. Әтиләре, балалар берсе дә төшенми торган билгеләр буенча, кош оялары эзләп тапты, керпе яки тиен өстенә барып- чыкты, аннан кырмыска оясы янына сузылып ятты да аларның эшчәнлекләре, тырышлыклары турында сөйләде. Балалар, сихерләнгән кешеләр шикелле, әтиләре артыннан бер адым да калмыйча тагылып йөрделәр. Санька үзенең иртәнге үпкәсен күптән оныпы, аны инде озын башлы башмаклары да борчымый башладылар. Ул фуражкасына кош йомыркасы җыйды, киемнәренә үрмәкүч авы сарылды, чалбары нарат чәеренә буялып бетте.
— Ә кунакка кайчан барабыз, Егор? — диде Катерина, исенә төшеп. — 1\өтә-көтә көт булганнардыр инде, — диде ул һәм иренеңдә,, балаларының да өс-башлары буялып беткәйне күреп, хәйран калды: — Мин аларның киемнәрен тырыша-тырыша чистарттым, үтүкләдем. Карагыз инде ул кыяфәтегезне. Күмерчеләр, дегет кайнатучылар.
— Зарар юк, — диде әтиләре көлеп, — биредә кунактагыдан да әйбәтрәк. Ә өсне-башны без аны... Әй, Коншаклар, торыгыз, өс-башыгызны салып селкегез’...
... Төш вакытында олаулар шәһәргә килеп җиттеләр. Евдокия сөтен тапшырды да атларга ашарга бирде. Аннан, улын җитәкләп, базарга китте. Санька белән Тимка почтага таба юнәлделәр.
Юлда барганда алар кино тәрәзәләрендәге рәсемнәргә карап тордылар, палаткадан кечкенә балаларга бүләккә кызыл әтәчләр сатып алдылар, стадионга күз төшереп үттеләр. Былтыр, Санька әтисе белән килгәндә, анда футбол уйныйлар иде, хәзер ниндидер үсмерләр чыбык- чабыклардан ясалган карачкыга штыклар белән кадыйлар.
— Алар да сугышка китәләрме икән? — дип сорады Тимка.
— Өйрәнәләр ич. Китә торганнардыр.
Почтада җиз төймәле кеше Тимкага газеталар һәм зур гына бер- пачка хат бирде.
— О-о, Стожарыныкылар килгәннәр. Сезнең әрҗә бүген дә тың-тульи
— Тима, ә безгә хат юк микән? — диде пышылдап кына Санька.— Әйдә, карыйк әле.
Тимканың үзенең дә почтаны тизрәк карыйсы килә иде. Алар бакчага кереп, бер скамьяга утырдылар да хатларны карый башладылар: анда ачык хатлар да, таушалып беткән өчпочмаклар да, газета кәгазеннән ясалган конвертлы хатлар да бар иде.
Тимка бер конвертның тышында, Мария Ивановна Ракитипага дигән сүзләрне укыды һәм үзенең бүген кич бу хатны тотып Маша әнисе янына ничек керәчәген күз алдына китерде.
Марина түтәй, кулын алъяпкычы белән озаклап сөртер дә, хатны сакланып кына учына алыр, лампа яктысына якын китереп, каушый- каушый укыр. Аннан, исенә төшеп, Тимка алдына чүлмәк белән сөт китереп куяр, зур-зур итеп ипи турар ҺӘхМ кыстарга тотыныр: «үзеңнен. ашыйсың килмәсә, Андрей Иваныч өчен аша. Аның да тамагы шулай тук булсын, тизрәк терелеп чыксын».
Ә бу хатны Тимка Колосовларга кертеп бирер.
Иван бабай бөтен семьясын җыяр, күршеләрен чакырып кертер дә тимер саплы күзлеген борынына атландырып куеп, улыннан килгән хатны әкрен генә, тәмен белеп кенә укый башлар.
— Ә безгә юк та юк, — диде Санька, авыр сулап. — Кайткач, әнигә нәрсә дип әйтергә инде?..
Тукта, ә бу нәрсә? Ул пачкадан бармак битләре белән генә бер конверт алды. Ак калын кәгазьдән эшләнгән конвертның адресы машинка белән язылган иде. Өлкә, район, авыл советына туктап та тор-
41
настан, Саньканың күзләре түбәнге ике юлга төште: «Стожары авылы, Пушкин колхозы, Катерина Васильевна Коншаковага».
«Коншаковага, Коншаковага...» дип кабатлады Санька авыз эченнән. Ләкин адресы һәм кыр почтасының номеры ни өчен машинка белән язылган, нигә конверты шундый пөхтә, ә хаты юка һәм җиңел. Юк, бу әтидән түгел. Аның хатлары авыр була, ул конвертын киндер җебе белән тегеп җибәрә торган иде.
— Ә алайса, кемнән икән?
Саньканың куллары туңып китте. Ул каушады, күтәрелеп Тимкага карады.
— Нәрсә син, Саня? Я нишләдең инде?.. — дип пышылдады ул, бор-чылып.— Укы инде, укы.
Санька конверт читен куркып кына ертып алды да, укый башлады:
— «Сезнең ирегез, Егор Платонович Коншаков, Ватан өчен барган сугышларда батырлар үлеме белән һәлак булды».
Өйгә кайтканда дилбегәне юл буе Тимка тотып кайтты, ә Санька арбада йөзтүбән сузылып ятты.
Алар Стожарыга караңгы төшкәндә генә кайтып керделәр.
Санька арбадан көч-хәл белән төште, карт алаша янына килде һәм байтак вакыт камыт бавын ычкындыра алмыйча торды.
Кинәт ул авызын кыйшатты да, башын атның тирләгән муенына куеп, әкрен генә шыңшырга тотынды.
Аның янында ыгы-зыгы килеп йөргән Тимка:
— Саня... я җитәр инде сиңа... — диде. — Үзеңне кулга ал, күз яшьләренә ирек бирергә ярамый. Беләсеңме, әтинең үлү хәбәре килгәч, мин бөтенләй диярлек еламадым... — Тимканың тавышы калтыранып чыкты.— Төнлә белән генә бераз булса булгандыр инде. Ә кеше барында — һич...
Санька извещениене әнисенә ничек итеп бирәчәген күз алдына китергәндә, калтыранып куйды. Әни нуры качкан күзләре белән кәгазь кисәгенә карап торыр-торыр да, ян сәкегә ятып, Тимка әнисе шикелле йөрәк әрнеткеч әче тавыш белән елап җибәрер. Феня белән Никита кайтып керер, әнинең юбкасына ябышырлар да, бөтен урамга ишетелерлек итеп, үкерергә тотынырлар.
«Юк, нәрсә булса да, әнигә белгертмим!—диде Санька, куркып.— Качып китәм... Өйгә кайтмый йөрим...»
Ул гимнастёркасының күкрәк кесәсендәге кышдырдап торган хатны капшап торды да, яшьле күзләре белән ак башлы Тимкага карады, аннан як-якка карап куйды.
— Тимка, әгәр мин извещениене әнигә күрсәтмәсәм, нәрсә булыр икән?
— Ничек инде?— диде аптырашта калган Тимка.— Мондый эшне яшереп булмый...
— Ә бәлки ялгыштыр әле... Әнә Андрей Иваныч ике ел хәбәрсез югалып торган иде дә килеп чыкты ич.
— Анысы шулай, төрле хәл булуы мөмкин,— диде Тимка нәрсә әйтергә белмәгәч, һәм, кинәт Саньканың җиңеннән тартты да башы белән сулга ишарәләде: — Әнә... үги әниең килә.
Санька дерелдәп куйды һәм артына борылып карады. Сарайлар яныннан ат абзарларына таба Катерина килә иде. Санька тиз генә йодрыгы белән күзләрен сөртеп алды, тырнакларын авырттыра-авырт- тыра чөелдерек бавын чиште, дуганы камыт бавыннан ычкындырды, карт алашаны йөгәненнән тотып тәртә* арасыннан алып чыкты.
Хәзер килеп җитүенә, башта хат турында сорый инде ул,— диде Тимка, җыерылып.
Санька авызын иптәшенең колагына якын китерде дә, кинәт нык карарга килеп болай диде:
42
— Күрсәтмим, бетте-китте. Син дә әйтмә. Юк та юк, диген. Аңладыңмы?
Ул тирән сулап куйды, ләкин шул чакта аның тамагына тагын кайнар төер утырды.
Бу вакытта ана бик якын иде инде. Санька үзенең хәзер акырып елап җибәрәчәген белен, карт алашага дилбегә белән китереп сукты, алаша алга тартылып куйды һәм авыр дагалы аягы белән малайның аягына басты.
Саньканың аяк табаны берьюлы әллә ничә инә белән кадагандагы шикелле сызлый башлады. Санька кычкырып җибәрде, йөгәнне ычкындырды да сәламәт аягы белән тыраклап арбага таба бара башлады.
— Кара, нәрсә булды тагын?—диде Тимка.
Катерина йөгереп килеп җитте.
— Ай, җаным, аягыңа ат баскан ич! — диде ул һәм улы алдына тезләнде дә сакланып кына итеген салдырды.
— Алаша тәмам юләрләнгән... кешегә ташлана...—диде Санька, зарланып һәм. малайның ни өчен сукканын аңламыйча, конюшня янында башын түбән иеп торган хайванга йодрык күрсәтте.
Катерина белән Тимка Саньканы өйгә алып кайтып салдылар. Катерина улының шешенгән аягына юеш киндер куйды да, иске сөлге белән кысып бәйләде. Санька, хәзер хат турында сораша башлар дип куркып, түзәлмәслек каты авырган кеше кыяфәтенә керде: туктаусыз ыңгырашып, авыр сулап, кычкырып ятты ул.
Катерина шулай да сорашмый калмады.
Санька башын селкеп куйды:
— Юк, әни... бүген берәүгә дә булмады.
Бу вакытта аңарга стенадагы фоторәсемнәрдән әтисе карап тора иде. Әнә ул, Катерина һәм балалары белән өй түрендә басып төшкән, күңеле көр, шат, көчле. Әнә Москвада Авыл Хуҗалыгы күргәзмәсендә үзеннән әз генә тәбәнәк бодай көлтәсе янында басып тора.
Ә хәзер? Санька инде беркайчан да әтисен күрмәс, беркайчан да алар басуга чыгып игеннәр үскәнне карап йөрмәсләр, беркайчан да әтисенә ияреп печән чабарга бармас инде ул. Хәзер беркем дә Сань- кага, әтисе шикелле оста итеп, сыбызгылар ясап бирмәс, Себер, Идел турындагы, ямщик һәм аның тройкасы турындагы җырларны беркем дә әтисе шикелле матур итеп җырламас...
Санька шул турыда уйлагач, үзен тагын бәхетсез һәм ялгыз сизеп, яшькә күмелде.
— Түз инде, түз... Эх, син, ир кеше!— Катерина авыр сулап куйды. — Эх сез, юк җаннар! Егорга берәр хәл булып куйса, мин сезнең белән дөньяда ничек торырмын?
Саньканы урын-җир җәеп яткырдылар.
Катерина өйдән чыккан арада, Тимка як-ягына карап куйды да, иптәше өстенә иелде:
— Ә мин күрдем, син аягыңны ат астына юри китереп тыктың.
— Тимка!—Санька башын күтәрде дә, малайны кулыннан тотып алды.— Син беркемгә дә... Кара аны, хат турында беркемгә дә әйтмә, яме?
— Я.
— Я түгел, әйтмим дип ант ит, Тимка!
(Дәвамы бар)