Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР



ТАКТАШ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН
Җуйдык сине, Һади, Утыз яшьтә —
Иртә киттең безнең арадан;
Юк, китмәдең, шагыйрь, йөрәкләрдә
Терелттек без сине яңадан.
Җыр — кешенең канатлары, диләр, Ул синең дә булды канатың;
Син тормышны бетмәс сөю белән, Сүнмәс сөю белән яраттың.
Яшәдең син янып, ялкынланып, Шуның өчен якын син безгә; Язгы Идел тулып, ташкынланып, Ничек илтеп койса диңгезгә, Син тормышка шулай килеп кердең, Үз урыныңны шунда хис итеп, Ил төзергә килгән яшь көчләрнең Аяк тавышларын ишетеп.
Чыктың якты гомер юлларыңа, Илем мине шунда дәште, дип; Иске тормыш!
Синең кырларыңда
Зәңгәр күзле уйчан яшь егет
Ул юк инде, — дидең чын күңелеңнән; Ия булып күркәм һөнәргә, Якты өмет һәм ышаныч белән Карадың син алгы көннәргә.
Җырың белән йөрәкләргә кердең, Якын дусты булдың яшьләрнең. Мин — бер гади каләмдәшең синең. Рядовое бер үк гаскәрнең;
Рядовое,
Телим шуны гына:
Булсын җырым, кирәк вакытта, Эшче белән — хезмәт вахтасында, Солдат белән — алгы окопта.
Истә әле:
Сугыш елларында
Туры килдем туган ягыңа;
Тынмый шаулый Тамбов урманнары, Алар, шагыйрь, сине сагына.
Күреп үттем туган Сыркыдыңны, Ишелеп аккан «Парчаэ буйларын; Ә җырларың поход сумкасында Узды ерак сугыш юлларын.
Күреп үттем. Сыркыдылар миңа Таныш барысы шушы көнемнән;

Әйе, шагыйрь, Ленин юлы белән Чыккан авылыц тормыш төбеннән. Колхоз үсә хәзер Сыркыдыда, Эшләр яңа эздән агалар, Кешеләре, чыгып тар сукмактан, Зур юллардан инде баралар. Күптән инде, Арыш уҗымнары Яшәргәндә уйсу җирләрдә, Парлап үреп салган толымнарын Снбелдереп язгы җилләрдә, Утын кискән уңган Миңлениса Кырдан кайтмый, җәйләр булды исә,— Авылыгызның агрономы бүген: Исән булып, кайтсаң бер җайда, Күкрәгеңнән кереп күмелер идең Ул үстергән арыш, бодайга. Без үзебез хуҗа азат җиргә, Сакчысы да үзебез бу җирнең; Эшче, игенче, солдат белән бергә Тормыштагы урыны шагыйрьнең. Без фронтта булдык, Походларны Безнең белән бергә үттең син; Әйтерсең лә, үзең безнең белән Бер полкта хезмәт иттең син. Инде кактык поход тузаннарын, Кабат уздым туган ягыңнан; һәм мин бүген солдат дусларымның Берсе итеп сине сагынам, Сине эзлим. Таныш карашыңнан Танырмын дип сине хис итәм; Завод корпуслары арасыннан Тавышыңны синең ишетәм.
Җырың таныш һәммәбезгә безнең. Җырың якын һәрбер күңелгә; Саргылт чәчле, Уйчан зәңгәр күзле Дустыбыз, син исән бүген дә; Тынычлыкның изге байракларын Без бүген дә бергә йөртәбез; «Илебезнең иркен туфракларын Таптатмаска антлар итәбез». Җыр мәңгелек, Данко йөрәгедәй, Янып бара алса ул әгәр;
Күпме булса җырларының гомере, Шагыйрьнең дә гомере шулкадәр. Син яшисең, Һади, Зур көннәргә Безнең белән бергә барасың;
«Тирән сагыну белән, йөрәкләрдә
Онытылмаслык булып каласың»1.
» Ф. Кәрим сүзләре.