Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Н. ВАФИН

БӘХЕТ КИТАБЫ
Бу китапны Сталин үзе язган. Балкый Ватан аның нурында, һәрбер сүзе яшәү көче биреп Сөйли безгә бәхет турында
Мин беренче битен ачам, анда Күрәм: илдә бөек төзелешне, Басуларда шаулый тук бодайлар. Китап әйтә: хезмәт — дан эше.
Мин икенче битне ачам, анда Фән йортлары баса каршыма, Китап әйтә: сиңа ишек ачык. Укы, өйрән, аңла барсын да.
Мин өченче битне ачам, анда: Зәңгәр күлләр, бөдрә каеннар. Китап әйтә: җәйнең рәхәтен күр,
Ял итәргә синең хакың бар
Күрәм монда иркен илебезнең Киң кырларын, урман-суларын, Китап әйтә: син бу җиргә хуҗа, Бар да якын, бар да дусларың.
Бу китапта күрәм тормышымның Матурлыгын, ямен, сафлыгын, Ачкан саен аның һәрбер битен Арта бара минем шатлыгым.
Гүя шунда бөек юлбашчыбыз Минем белән үзе сөйләшә, Сталин кулы язган алтын сүзләр Нурлар чәчә, бәхет өләшә.

САЛИХ БАТТАЛ
ОЛЫ ЮЛ БУЙЛАП’
поэма
(икенче дәфтәр)
1
Газзә, өлгермәгән килеш авыруыннан соң ныгып, бригада эшен кайгыртып йөри башлады чыгып. Әзерләнде яз көненнән алып, күчү эшенә, ■ күп кырлы, үлән басулы чәчү әйләнешенә. Тик шикләндерде Газзәне кайнар хуплау урнына Сәфәрнең бу хакта никтер дәшми калуы гына.
II
Төзелгән план буенча Газзә йөрде бер кичен бар колхозчыларны җыйнап дәрес үткәрер өчен. Бригада членнарының йөреп чыкты барына. Чакырылмый калды менә Зифа да Айдар гына. Шулай иде: әгәр эче аз гына пошты исә, дусы Зифаларга Газзә елт итеп барып җитә. Бүген алар ишегенең гүя бер серле биге кертмичә торды Газзәне һаман әлеге шиге: «Нигә минем тарафымнан күрелгән чараларны
1 «Олы юл буйлап» поэмасының беренче ки- сәге «Совет әдәбияты» журналының 1949 ел 9 санында басылды.
хупламый Сәфәр? Ник уйчан ул соңгы араларны? Күп кырга күчәргә өндәп ялгышмыйм. — Шулай ди фән. Ә ул шуны аңламыймы? Шул кадәр надан микән?» •— Шул шигенә каршы Газзә каты ут ачкан кебек келәгә басты, атучы курокка баскан кебек...
Ш
Бусаганы үтү белән каршы алды Газзәне җанга елы ял бирүче тигез семьяның яме. Әнә Рауза:
Тагын бер кат тыңла инде, — ди, — әни! — Сталин турында шигырь ятлый тырышып ул нәни. Биологияне, әнә, Газзә дәресенә кадәр өйрәнәм дип, китапларга күмелеп утыра Сәфәр. Газзә уйлый иде: «Сәфәр кырыс җитәкче генә». Күрә хәзер: Сәфәр аның тырыш өйрәнчеге дә! Көнләшеп тә куйды Газзә: кешеләрнең өендә нинди күңелле бәйрәм бит! һәм шундый бәйрәм -- көн дә! Гомергә! Ә Газзә шунда тик бер минутлык кунак... — Кичекми барыгыз, яме! диде ул, тирән сулап, һәм бу семья яктысында беленә төште тагын, • шундый яктылык булмавы үз семьясында аның. Яңарып сизелде кинәт Заһитының юклыгы һәм Газзәнең йөрәгендә аның урны бушлыгы. Юк, бушлык түгел, йөрәктә ут булып янды сагыш һәм шул сагыш ялкынында ныгыды зур ышаныч. Билгеле бит безнең илдә беркем дә ялгыз калмый; партия аңлый Газзәне. Сталин иптәш аңлый! Шуңа күрә фаш итә ул бүгенге һәр Гитлерны.
кемнәр үтерергә җыена туачак Заһитларны, һәм кемнәр мәхрүм иттеләр Газзәне ишетүдән Рауза ятлаган шигырьне үз баласы теленнән.
Гик бәхеткә — Газзәләрнен юлын инде киртәләп куйдык, — диеп дошманнарга шатланырга иртәрәк! Булмаса да әле аның кызлары я уллары, илгә зур байлык үстерә аның эшчән куллары. Күңелсезрәк булса да әле хәзер Газзәгә, кайтып кергән чакта карау караңгы тәрәзәгә, сизә ул — тынычлык өчен көрәштә ялгыз түгел; илнең киләчәге якты, Газзәдә якты күңел.
1'аззә китте Айдар картка. Ул туган ата кебек сизелде шунда, һәм Газзә үзенә кайта кебек...
Чынлап та, бүгеннән алар аталы-кызлы булып яшәсәләр, көннәр үтәр күңелле, кызык булып!
IV
Ут та кабызасы килми, кичкырын, өйгә кайтып, Айдар бүген бер ялгызы утыра уйга батып. • Катнашмады да кебек ул сугыш күкерәвендә, ләкин сугыш үтте күкерәп аның күкерәгендә. һәлак булуын кичерде сөекле улкаеның; күзләреннән китәсе юк сөреме ул кайгының. Булмаса иде сугышнын хәсрәте һәм михнәте, үлмәгән дә булыр иде бәлки гомер иптәше. Айдарга соң күп кирәкме, ^чәр иде чәй генә менә хәзер, серен сөйләп карчыгына — Сәрвигә. Булмасны нигә уйларга . Кыен ялгызлык, кыен.
Шунда Газзә килеп керде:
— Әйдә, дәрескә җыен! » Айдар ниндидер савытка бармакларын чумыра.
Газзә әйтә: — Тәмәкеңне төйи төш янчыгыңа; җыелышка гына түгел, чакырам утырмага. Бергә кыш чыксак, беләсең, файда бит, утынга да. Ә Айдар ышанырга да белми, ышанмаска да. Газзә ашыктыра:
— Әйдә, юкса вакыт аз кала, иң кирәкләреңне алып, ишегеңне биклә дә, әйдә киттек. Ташынырга ат бирербез иртәгә.
V
Гармонь уйный, яшьләр җырлый клуб залын яңратып. Җыр бик матур матурын да, дәрес башларга вакыт.
— Тыңладык, Зөлхәбирәкәй, инде син безне тыңла, хорыңны туктатчы! — диләр, һәм җыр туктый, зал тына.
— Кырга күп йөрдек без, инде кыр үзе безгә килә! —
дип берәү кырның планын чыгарып алга элә.
— Без җир өстендә күп йөрдек, инде җир бездә йөри! —
дип берәү туфрак төрләре төялгән ящик сөйри.
— Газзәне без тәнкыйтьләдек, инде ул безне чыгып пешерсен! — дип тоттыралар аңар күрсәткеч - чыбык.
Сүзгә башлый, өнди Газзә яздан күчү эшенә, күп кырлы, үлән басулы чәчү әйләнешенә;
Кайчан үлән белән иген нәүбәтләтә барыр, — ди, — печәнебез дә мул булыр, туфрак та яңарыр, — ди, — Вильямс шулай куша. Без бит иген һич уңмый торган каш җирне шулай эшкәрттек һәм ул үзгәрде шуннан. «Менә аның туфрагы» дип ала бер төрен элек.
күрсәтә шундагыларга су салып һәм сеңдереп. Су гади туфракка сеңми. Айдар: «Тукта, көтегез, алай гына салмагыз, — ди, — яңгыр итеп бөркегез!» Бөркиләр — сеңми. Берәве көлә мыек астыннан:
— Сеңдерү читен моңар, ди, — бу -Айдар миесыман...
Дәрес кызык. Сөйли Газзә дулкынланып, шатланып: һәр сүзе языла ничә дәфтәргә кабатланып! — «Торналар атавына» да, «Шәмәй кыегына» да яз җиткәч, ниләр чәчәргә кирәген һәркем яза.
һәр кырның һәр өлешенең үзенең тарихы бар.
Менә «Шәмәй кыегы» да мисалга ярый шуңар. Кайчандыр колхозда Шәмәй дигән ялкау бар иде. Бер кыек җирне шуңардан сукалатканнар иде.
Шундый ният: аңар эшне аерым бирсәң әгәр, эш җимешен ачык күрер, бу аны тәрбияләр, һәм сукалый башлады ул. Хәтсез көннәр үттеләр. Шәмәйне шунда күрергә бар күзләр күнектеләр. «Шәмәй кыегы» шуннан калды, Ә үзе, ялгыз калып, тыштан — кыекны тарсынып, эчтән — йөрәге янып, шундый тәрбияләде, • ул бар ихтыярын туплап, бил буып эшкә кереште, һәрбер минутын чутлап. Хезмәт сөюче колхозчы булып, ул күптән инде ул исемгә бик югартын карарлык үскән инде. Әнә, «Шәмәй кыегы» дип утыра үзе шунда, әйтерсең лә, бу исемгә юк аның катнашы да... һәм ул Ватан сугышында кызганмый канын, көчен, сугышты һәрбер кыек һәм бар Совет җире өчен. Хәзер дәрес тыңлаганда гади генә мәсьәлә

9
кызыксындырды аны. Ул сорау бирде Газзәгә:
«Күп кыр» дибез. Ләкин анык ни мәгънәсе бар, әгәр һәр кырыбыз бер корама булса, уч төбе кадәр? Әйтик, «Шәмәй кыегын» сез аерым кыр ясадыгыз. Анда бит сабан җигелгән сыңар атка да тыгыз.
Шул корамада трактор борың йөртү — борчага туп ату дип әйтмәсәм дә, шуның белән бер чама. Звено җиреннән куба дигәндә коерыгыбыз, шул «Шәмәй кыекларына» батмасмы борыныбыз?!».
Авылның үз тарихыннан туган гади бу сорау Газзәдә уятты шундый курку катыш аптырау, ул үзе дә сизмәстән үк куйды Сәфәргә карап: - «Булыш, — диде әйтерсең лә, — юкса минем эш харап!» Сизеп алды шул минутта зирәк күзе Газзәнең, Сәфәр күптән бу сорауга җавапны эзләгәнен, шуңар күрә дә Газзәнен кырдагы чараларын аның күңелен күтәргеч күз белән карамавын. «Чишәр өчен бу мәсьәлә инде өлгергән микән?» — Шулай дип, Сәфәр бу эшне өйрәнеп йөргән икән! Газзә күрмәгән моны, тик тормышта җитешкән ул. Әнә, сүз сорап тагын да күтәрелә ничә кул! Сәфәр әйтте: «Җавапны бит ул тиеш нигезләргә. Моны киләсе дәрескә кичектерәбез мәллә?» Хуш күрелде тәкъдим. Моны Газзә болай аңлады: «Инде безне өйрәтерлек рәтең, Газзә, калмады. Звенолар тәртибенә тартасың безне. Бу тик
Башка яктан килү генә, асылда — шул ук тупик».

«Хур булдым бит!» — Шул уй хәзер күңелендә Газзәнең. Калтыраган кулы белән Ул тезис кәгазьләрен җыйнап алды да. бөгәрләп, яшерде изүенә.
Күренергә дә уңайсыз инде кеше күзенә: Сәфәрләрне «надан» ди-ди эчтән гаепләп йөреп, торгызган эш, кәгазь өйдәй тузды-китте, бер өреп! Эш планын карый Газзә: күңелне күтәрми бит, анда Сәфәр куйган билге «Дәресне үткәрде» — дип... Бу тупиктан ничек итеп чыгу юлын әгәр дә белсә, әйткән булыр иде, димәк, белми, Сәфәр дә!
VI
Кайтты Газзә. Чәй куйганда ул тирән уйга калып, күмер сала торган җиргә суны җибәрде салып... Шуннан Айдар бабасына бирде дә чиләген ул, утырды һәм учларына терәде ияген ул...
Тукталды бер истәлеккә: яшь, җүләр кыз чаклары... Мирон дигән бер егетнең аңар язган хатлары... Бер хатында татарча да бердәнбер сүз бар иде, ә Газзә шуны аңламый, читләтеп узган иде. «Сөям» дигән сүз язды ул — Газзәгә таныш кеше. Хәзер инде ул укучы — булачак фән эшчесе. Таныш... Ләкин адресы юк. Тик шунысы бар: «Москва, Сельхозакадемия» бит, нигә шуңар язмаска! Газзә көлә: «Уйлый торгач, кемне чыгардым казып! Сөюеңне күрсәт иптәш, гизрәк җавап язып!»
Газзә көткән җавап инде көзнең шушы төнендә кайтып җитте, хәл ителеп Москваның үзендә.
Нинди мөһим сорау туа Шәмәйдә, я Газзәдә — Москвага билгеле ул; билгеле Сәфәргә дә. Билгеле бездә — ни кайный ил йөрәгендә тулып, — юл ачык аңа, үсә ул бөек хәрәкәт булып.
VII
Менә кар да төште инде беренче кабат төнен, иртән кояш балкып чыкты — күзләр чагыла бүген. Карда тезелеп калганда хәтта чыпчык эзе дә, матур иттереп басасын килә дөнья йөзенә! Күзләреннән укыган күк кешенең тойгыларын, бик күп нәрсә укып була эзләреннән дә аның. Әнә правление. Анда колхоз үзәге, — штаб; сүнми торган җитәкчелек һәм янмый торган шкаф. Партия документлары анда — Сәфәр эшләре. Шуннан үсеп чыга бар эш. Газзәнең дәресләре...
Бар эзләр правлениедән ’ һәрбер эшкә сузылып күренәләр, җитәкчелек җепләре төсле булып, һәр капкага эзләр салып, әнә, Газзә кешеләре өләшәләр һәр йорт саен көл җыйнау ящикларын.
Правление. Тәрәзәдән күренә бөтен урам. Төшке чәйгә үткән иде Газзә дә шул турыдан. Малайлар бияләйләрен шунда бер читкә бәреп, букчалар төяп, кечкенә чанага җигәләр эт. Чыкты да кычкырды Сәфәр малайларның беренә:
— Әйт әле, керсен чәйдән соң Газзә апаң бирегә!
Беренә әйтте, малайлар йөгерә. өчәү-дүртәү, менә нинди почётлы эш Сәфәр йомышын үтәү! Өч-дүрт. минут үтмәс борын

12
кайттылар алар барып, керделәр Сәфәр янына тыннарын еш-еш алып. Я киләме? Килә! Белмим, бәлки килмәс, тә әле!
Ник килмәсен, «Сәфәр абый чакыра» дигәч тәме?! Җыена калды.
Җыенмый, карый көзгегә генә.
Китче, көзге түгел лә ул, Заһит абый рәсме. лә!
Юк, түгел! Газзә апаның ике андый рамкасы, берсендә — авыл советы биргән грамотасы. Карамый да, әле шуның тузанын гына сөртә...
— Сөртәме — сөртә бирсен,— дип Сәфәр Газзәне көтә.
Ул райкомның фикерен әйтер, һәм йокламыйча төнен җиде кабат үлчәгәнен бер кисеп әйтер бүген.
Керде Газзә. Исәнләште.
Карый мичтән — бармы көл? — Шуңар гына кергән гүя. чакырылган га түгел!
Карады сәгатькә Сәфәр һәм малайларга:
— Ягез, очыгыз мәктәпкә, — диде, биш-ун минуттан дәрес! һәм әйтте ул, бераз торгач, икәүдән икәү калып:
— Газзә! Сигез кыр дип тагын җирне ваклый башладык. Әгәр һәрбер участогын сигезгә бүлгән килеш колхоз кыры чаклы булса - ул чакта икенче эш! Техниканы җигәр өчен, самолёт китерер өчен, менә бу көлне һавадан сиптереп йөрер өчен, комбайнга булсын өчен җәелеп эшләрлек урын, димәк, кушарга тиешбез берничә колхоз кырын! Шул мәсьәләгә карата синең фикерең ничек?
Кушылмаскамы «Луч» белән безгә башлангыч итеп?
13
Халык эченнән калыккан белгечебез, Газзә, син, бир районга, шул турыда бер мәкалә яз да син!
Юнәлде Газзә ашыгып иптәшләре янына; сөенче аласы килде,
— Дөрес юл, — дип, — табыла! Туп-туры тезелеп калды Газзәнең эзләре дә һәм авыл да башкачарак күренде күзләренә:
Газзәләр авылы шәһәрнең олы юлында ята. Авыл аша һәр көн саен ничә комбайн кайта, күпме трактор...
Эш өчен мәйдан кирәк барына. Юк, сыя алмыйлар алар «Шәмәй кыекларына»! Мәйданнарны иркенәйтеп, көчләрне берләштереп, гади колхозларны хәзер инде эреләштереп, утызынчы елдагы күк безнең авыллар тагын ясарга тиешләр алга зур һәм хәлиткеч адым!
VIII
Шулай сүзгә-сүз тәрҗемә итәләрме... Эх, яшьләр... «Иптәш сайлаучылар» түгел, ә «Сайлаучы иптәшләр»!
Тәрәзә пыялалары тыштан четердәп тора — кар бәрә. Ә клуб эче туктаусыз гөрләп тора. Зур әзерлек бара анда сайлаулар бәйрәменә (шуңар лозунгыга инде теге тәрҗемә менә).
Чыршы, нарат ылысыннан залга таралган хуш ис. Әзерлек эшен җитәкли укытучы-коммунист.
Тамаша юк. Тик җыелып тыңлый күпләр кичкырын репетиция ясаучы Зөлхәбирәләр җырын. Күп елдан соң яңартыла бүген «Галиябану»;

«Луч» тан да кунаклар килер, шуңар әзерләнә бу.
Ләкин, никтер сүлпән бүген, җырламый Зөлхәбирә, җыр текстларын тиз генә, сүз итеп кенә бирә.
11игә җырламый? — дип Зифа сорый пышылдап кына.
Җавап бирә шунда бер кыз шаярып, уйнап кына:
Киләсе спектакльгә аңар хатыннар ролен биргәннәр, менә шуңар га үпкәләгән ул бүген... Күп балалы бер ананың моңар кәефе китеп, әйтә: — Карыймы безгә ул үзенчә түбән итеп. Раз сиңа хатыннар ролен биргәннәр икән, димәк аңар хурланмыйча, намус белән уйнарга кирәк! Бар геройлыклар өстенә без — Герой-ана хәзер; хатыннар өч төрле герой медалей тага хәзер! Зөлхәбирә ишарәләп күрсәтә тәрәзәгә — тышта караңгы, ә карлар һаман бәрә дә бәрә...
— Ул бит Газзә апаларның битенә ява бәреп!
Ә син җырлап утыр, имеш, авызЫңны күтәреп!
«Луч» ка кушылганда оят килмәсен йөзләргә,—дип, бүрәнәләр әзер булсын ферма нигезләргә, — дип. Газзә апа безнең белән ташыды таңнан торып.
Безне калдырды, биш олау китте тагын кар ерып... Зөлхәбирә сорый килеп, тракторчы каршына:
Бензиның бармы?
— Табылыр Газзә апа хакына... Ләкин бер шарт белән генә: кар чистарткычны тагып, һәммәбез җырлап аларны каршы алабыз барып! Яшьләр дәррәү кузгалалар. Шунда теге апай да, —- Әйдәгез, — ди хатыннарга, — бушатышсак та файда...

15
IX
Айдар бабай мылтык аскан, ферма тирәли йөри. Кемдер әнә, караңгыда, ахры, иелеп кар көри.
— Фазыл, энекәш, синме бу? — дип сузыла Айдар аңа, — элдеримче тәмәкемне — синеке, ахры, яна...
Сикерә, юк була «Фазыл* ул, нәләт, бүре икән.
Тәмәке уты дигәне бүренең күзе икән... Калтырап китә буыннар, абына Айдар барып, — бүренең «көрәгән кары» ул — яраланган сарык!., һәм шунда Картның мылтыгы исенә төшә. .Атып җибәрә ул «шарт» иттереп, тирә якны яңратып.
X
Урманнан кайта биш олау - - каршы кыек өелә көрт; берсен көрәп ун адым үт— тагын биегрәген көт. Атлар лычма су. Кешеләр шундый йончыганнар; гүя көрт түгел, ә юлны кыек кисә кар — хәнҗәр. Тегермән, өй күләгәсе ничә кабат каршыда үсеп чыкты һәм юк булды — күз алдавы барсы да. Тик бер җирдә кар күплеккә куандылар йөкчеләр, — көз читәннәр утыртылган каш урынга җиттеләр.
Туктады Газзә, — атлар, — дип, — тын алсын, ломны китер! Сынау өчен уҗым төплик ярты квадрат метр. Төпләделәр. Кузгалдылар. Менә мылтык шартлады. Каршыда — трактор килә.
— На-а, — ди Газзә шатланып.
XI
Шул сәгатьтә олы юлда һәм ялыкмаган атта Сәфәр, уйга батып, райком пленумыннан кайта.

Докладны һәм чыгышларны хәтереннән үткәрә, үз эшен дә чагыштырып шатлана я үртәнә... Чиште райком секретаре иң төп мәсьәләне дә: уңай яктан бәя бирде Газзә мәкаләсенә.
Ләкин, — диде, бу зур эшкә зур әзерлек тә кирәк. Культура-масса эшләре артта бездә бигрәк.
Мәсәлән, бу залга каран әйтегез — кайсы заман? Урып-җыю лозунгысы эленеп тора һаман!
Ә бит культура фондыбыз файдаланылмый тора, экономия саныйбыз аны ел ахырына...
Секретарь практикага күчте чыгышы беткәч үк; бер егетне чакырды да трибунадан төшкәч үк Сәфәр белән таныштырды:
- «Луч» тан бу. — Фән эшчесе. Укып кайтты. Газзәгә дә күптәннән таныш кеше. Кушылсагыз, председатель кирәгер бит? Егете шәп Урынбасар булып Газзә эшли алыр бит, шаять. Бу минем тик үз фикерем. Ә колхозчылар ничек уйлыйлардыр? — мәсьәләне чишегез төпле итеп. Киңәшегез җыелышып. Газзә доклад сөйләсен; докладына нигез итсен менә шул мәкаләсен...
Ә егет ул мәкаләне җентекләп укый-укый, үз фикерен дә Сәфәргә сөйләде, туктый-туктый. Газзә тәҗрибәдән чыгып мәсьәләне хәл итсә, егет аны югарыдан фәннән яктыртып чишә. Соңыннан Газзәгә сәлам әйтүен үтенә дә, егет серне ача бераз Сәфәрнең үзенә дә: Газзәне сөю тарихын сөйли ул тыштан көлен.

• 17
ә эчендә сызылып уйный кылдай тартылган өмет. Дулкынлана. Тарта, буылып тәмәке төтененә.
- Хәзер дә күңелдә ул, тик әйтмәгез, — ди, — үзенә!.. ...Менә уйларыннан айнып Сәфәр сискәнеп китә: авылда мылтык шартлавын кинәт ул да ишетә.
XII
«Эш хәл ителә!» дип Сәфәр кайткан иде шатланып. Аның күңелен төшерде бу әрәм булган сарык: «Тышта калгандыр ул хайван, яхшылап карамыйча, япканнардыр кертеп кичен, берәмләп санамыйча».
П р едседатель юатм а кч ы:
— Үзем түләргә тиеш! Сәфәр ныграк үртәнә:
— Әй, түләүдәмени эш! Сарык кына дип карама, киселгән нәсел әрәм, — туарга җитешкән хәзер эчендә ике бәрән; үрчесә көтү булачак, бетерик шуны түләп! Аннан ары сөйләшербез бер-беребезне көйләп!
Нәкъ шул чакта, почмак якта, тик мич артында гына барсын тыңлап ята Фазыл, эндәшми, караңгыда. Завхозлыктан төшерелгәч, күп катнашмый сүзгә ул, яши бирә, яшеренми дә, ташланмый да күзгә ул. Ләкин, сарык вакыйгасы уңае белән тагы гарләнү хисләре аның уянып кыймылдады.
Юк, чучка гына түгел бу! — инде эчтән шат Фазыл: — Үзләре төшә башлады, кешеләргә баз казып!
Киләчәк күрсәтер әле, Фазыл карар, янәсе, хуҗалыкны кая илтер шушы Сәфәр линиясе. Фазыл нигә башын ия? Болан түрле-почмаклы кайчанга кадәр яшәр ул,

нигә курка бу чаклы?! Төшерделәр, газитләргә гиргәп яздылар алар; аларда гынамы газит? — Ул бит Фазылда да бар! Менә иртәгә хатыннар сепараторга барыр: аның хатыны да шунда сер таратырга барыр.
— Сәфәр бит үз тозагына үзе эләккән, — диеп, — инде аның җитәкләрлек эрәте беткән, — диеп, дус итеп кенә әйтер ул гегесенә, бусына;
дусның да дуслары булыр, ул да сөйләр дусына... МТСта да Фазылны дус итеп караучы бар. Ә колхозда соң Сәфәргә юкмы теш кайраучылар!
XIII
Шунда Газзә керде арып, туплаган ул бар көчен сынын төз тотар өчен һәм үзен шат тотар өчен. Аяклары әйтерсең лә йөрмиләр атлап кына, ә Газзәнең сылу сынын илтәләр саклап кына, илтәләр, батыр хезмәттә яулап алынган ялга, аннары, шул ук юл белән гел алга, алга, алга... Юл азабы бөтенләй үк булмаган кебек итеп, сорады Газзә Сәфәрдәш — Районда эшләр ничек? «Үзем үстердем!» дип аңар Карады Сәфәр горур һәм мәкалә язмышын да сөйләп шатландырды ул.
— Әйе, — диде ул соңыннан ’ катгый карарга килеп,
әйе, Газзә, сине сөеп ялгышмастыр ул егет! Әлеге Миронны әйтәм. Аңардан сәлам сиңа! Ул сөюен хәзердә дә гулы саклаган сиңа!
Авыр кичереш сизелде Газзәнең карашыннан;

2* 19
оинтын куптаралармыни әрнүле ярасыннан! Заһит сагышында төренеп шундый өйрәнгән йөрәк; куптару бик әрнүле... Тик дәваланырга кирәк! — By—Газзәне басып килгән сагыштан коткарачак.
- ...Мирон белән бергә эшләп сез бит тау актарачак! — Газзәдә нидер кузгалды; яз гүя, кузгалды боз...
Уйный башлады күңелендә күптәннән тынган кубыз. Шуның көенә атлап ул кайтты һәм чишенмичә йоклавын да сизми калды, утны да сүндермичә...
XIV
Газзә төш күрә: җәй, имеш. Көн эссе, якты, имеш. Колхоз үскән һәм хәзер ул бик күп тармаклы, имеш. Фермадан май заводына сөт төяп китерәләр. Әнә бакча. Җиләк-җимеш, чәчкәләр үстерәләр. Чәчкәләр күз нурын алып балкыйлар, ялкын кебек. Ә өзәргә иртә, имеш; оршалар, алсаң кереп. Будкада сакчы бар, имеш, күзләре тәрәзәдә...
Ләкин, чәчкәләр җитлеккән, бу билгеле Газзәгә!
Газзә уйлый: «Җитлеккәннәр, берсен өзәм дә китәм; правлениедә күрсәтәм, мин моны исбат итәм!» х Шушы ният белән атлап тәбәнәк рәшәткәне үтте дә, бүрек кадәрле зур бер кызыл чәчкәне өзмәкче булып тотынды... Ләкин, ул шундый таза, өзә алмый Газзә, кулын каната, хәлдән яза.
Тавыш чыгармаска теләп, шуңар жигә бар көчен; медальләрен кыса, имеш, чылтырамасын өчен. Ахырында теше белән сабакны чәйнәп өзә.
20
буыла-буыла сулап яшерә изүенә.
Кинәт сакчының чыгуын, үзенең куыласын сизенә һәм уйлап куя: «Эте генә булмасын...» •Ялт итеп карап ала ул: кем аны тотар куып? — Чү, аның сакчы дигәне чыкты бит Заһит булып! Аның белән бергә тагын килеп чыкты, — кем бусы?
Кем булсын, Мирон! — Газзәнен ул бит күптәнге дусы!
Газзә тынычлана төште: «Тимәсләр бәлки алар...» Нәрсәдер киңәшәләр дә хәйләкәр елмаялар.
Газзә белмәмешкә салыша, гик сизә алар серен: Газзә янына килергә кысташалар бер-берсен.
Тора Газзә, тыштан тыныч, ут белән эче тулып:
«•Яныма, — дип, — кайсы гына килер, беренче булып?» Мирон килә! Газзә аңар сынап караган килеш канаган кулын яшерә, Ә Мирон сизә, имеш, һәм акыллы күзләренә тирән дуслыгын туплап карый, имеш, Газзәгә ул гаепләп түгел, хуплап.
Аның мондый карашы бик рәхәт, имеш, Газзәгә, шуңар бик ояла Газзә; белми ул. нишләргә дә, күзләре йомыла...
уянып җибәрсә күзен ачып Айдар бабасы чәй куя сменасыннан кайтып.
— Тешләреңне шыкырдаттың, төшендә нәрсә күрдең?
— Мин тешләрем белән чәйпән шундый зур чәчкә өздем, шундый чәнечте... дип кулын китерә изүенә.
кулы оешкан, чыннан да чәнчешүе сизелә...
Газзә әйтә шунда каран Заһитының рәсмеиә:
- Ник ул миңа якынлашты, син кайда калдың соң. ә?!

XV
Җыелыш булыр көнне Сәфәр йөрде иң соңгы кабат һәр кеше белән сөйләшеп, һәр күзгә туры карап.* Булды авыл үзәгеннән ерак өйләрдә дә ул, карт-корылар янында да, тол, ятимнәрдә дә ул... Барсы хуплап кына карый кушылу чарасына. Буа буганда ук шундый уй төшкән алар башына. Кайберәүләр: «Әллә кайчан кирәк иде, — диделәр, — Фазыллар тамырларын бик җәя алмас иделәр!» (Тик ялгышалар алай дип. •Яшәүчәннәр Фазыллар; тәнкыйтьне үткен тотмасаң, Фазыллар табылырлар!) Фазылның гайбәтләре дә юкка чыга баруын сизеп йөри Сәфәр, шуңар сизми йөри аруын. Ә тимерче, кушылганда йөзне кызартмас өчен, кызарган тимерне чүкеп үткәрә көндез, кичен, һәркем сизә: һәрбер эшнең бар өстәмә бер яме: зур бәйрәмгә — сайлауларга кушыла кушылу бәйрәме. Тик Сәфәрдән йокы качты: бәйрәмен бәйрәм дә бит, моның бар җаваплылыгы аның йөрәгендә бит! Бүген ул сизми дә кышның карын һәхМ җилен әнә, йөри һәм ничаклы йөрсә, шулкадәр җиңеләя, һәр кеше кала рухланып җыелышка барырга дип. Кайтышлый борылды Сәфәр Газзәгә кагылырга чдип.
XVI
Төрле материаллар тулы өстәлендә Газзәнең.
Барлап тора доклад өчен ул тезис кәгазьләрен. Сәфәр кергәч, кузгалды ул күбәләк кебек очып, җибәрде мич янындарак корган чаршавын ачып:
килеп чыкты уҗым кыры • ярты квадрат метр.
— Алчы счёт, — диде Газзә, мин әйтәм, син чутлый тор. Доклад әзер. Ләкин «Луч» лар кызыксынса дип, шуңар киләсе ел уңышыннан цифрлар өстисе бар.
Пичә процент терелгән, ничә төп, ничә башак; нинә центнер килеп чыгар гектарга кабатласак? Ярый, бусы — хөкүмәткә. Сал. (Сәфәр сала бара.) Натурплата... Орлыкка... Булдымы? Күпме кала? 11ишләр арттырып түләсәк геге иллесен аның?
— Нишләсен, дәүләт баер да бәяләр төшәр тагын.
Бу унысын син балалар бакчасына бирәмсец?
— Саграк! — Йөз центнерымны җиңеңә эләктерәсең!
Тукта, Айдар бабай белән безгә ике өй нигә?— Күчермибезме балалар бакчасын минем өйгә?— Газзә идән уртасына чыга: — моның идәне балаларга әйлән-бәйлән уйнар өчен җитәме? — Әйлән-бәйлән уйнаган күк балаларга тотынып, кулларын җәеп әйләнә Газзә уртага чыгып... Бала итеп, бушлыкны ул кочаклап ала көлеп һәм ул кочаклаган бала үзенекедер кебек...
Шунда ишек шакылды һәм керде Газзәгә килеп, җыелышка чакырылган «Луч» колхозы вәкиле.
— Мирон!
Газзә!
Күрештеләр һәм карашып торалар. Ничә ел үткәч, тагын да очыраштылар алар! Беренче танышкан чакны хәтерлиләр, Казанны, халык тулы зур бинаны, киңәшмә барган залны... Искә төште: булганым да г»ар бит ул залда минем!

23
һәм кайчандыр ул турыда мин болай язган идем:
«Нинди сирәк очрый торган кешеләр залны нинди тыгыз тутырган! — Аның иң арттагы рәтендә дә иң алдынгы кешеләр утырган. Үрнәк орлык тулы пакет тоткан кыз янында утыра бер егет — Татар кызы белән рус егете — сөйләшәләр бергә гөр килеп. Гәпләшәләр. Җәйге умарта күк гөрләп тора халык тулы зал; һәрберенең монда уңыш белән бергә алып килгән сере бар. Шул серләрне уртаклашып, тагын җиңәр өчен күмәк көрәштә, шушы залда бүген республика күләмендә бара киңәшмә.
Утырыш ачыла. Кызга сүз бирелә, һәм ул торып киткән вакытны кызара да, «тотып торыгызчы!» Дип егеткә бирә пакетны. Кызның уңыш турындагы чыгышын аңлап була егет йөзеннән. ‘Яхшы сөйли! Юк, ул сөйләми дә. хәбәр генә бирә эшеннән. Курыкмый кыз һава капризыннан, январьдан ук карның эрүеннән: иптәшләре белән, язгы эшкә әзерләнгән алар көзеннән.
Кыз сүзләре шундый ышандыргыч, хис сафлыгы шундый сизелә, хезмәт тәҗрибәсе белән бергә кыз урнаша егет күңленә. .
Кыз тәмамлый сүзен. Алкыш китә Председатель тора шуннан соң; ни колагы белән ишетә егет- аның чыгышы икән кыздан соң! Чыгып баса. Шәһәр егете кук. костюм фасоны да бик яңа. Үткән елгы уңыш нормалары искергәннәр инде тик аңа. Куллар аны алкышларга күмә, ә күңелләр шуны хәтерли: авыл хуҗалыгы институтын егет шундый белеп тәнкыйтьли, әйтерсең лә, академия үткән фән эшчесе синең каршыңда! Ә профессор, гади колхозчы күк, ярты сүздән аңлый барсын да. Бу аңлашу уртак җылы бирә кыз өчен дә, егет өчен дә; әйтерсең лә утырыш залда түгел, үз семьяңда, өең эчендә!
Репликага очрап туктала да, гагын китә егет юл алып:
24
— Нинди нәтиҗәгә ирештек без «А-Б» -препаратын кулланып?.. Башка илләрдәге кебек түгел, шул ягы бар бездә, җирнең дә: уңышны ул чикләмичә бирә планлы эш һәм фән нигезендә!
— Уңыш сере, — ди ахырда егет, — безнең үзебездә! — Кешедә!
«Кеше» дигәч, кыз иң башта моны үзенә әйтелгән күк ишетә.
Егет шунда үзе дә сизмәстән, яңа дөнья ачкан шикелле, кызга карап, шатлык белән уйлый: «Менә кеше нинди сөйкемле!» Берничә ел элек шушы икәү минем күзгә чагылып киттеләр. Хәзер таныйм—ул кыз Газзә иде, егет тә шул! — Шулар иделәр!
XVII
Зифа давылны үчекләп, карларга бата-бата урамны кыеклап үтеп килә бакчалар аша. Күрә — Фазыл бакчасында күз ачкысыз буранда читән буенда карачкы, нәрсә, бүреме анда?.. Юк, Фазыл үзе. Бакчасын кыскартып читән сүтә.
Чөнки ул читән өч чирек гектарны урап үтә. Нигә болай, карга батып, мышнап, тирләп, тук Фазыл яз килгәнен дә көтмичә азаплана соң хәзер? Чөнки үзенең читәнен сүттергәч инде Сәфәр, мондый зур участок тоту Фазылга күптән хәтәр. Шиңеп калды, күпертергә әзерләнгән гайбәт тә.
Зур, күмәк көч бу читәнне җимерәчәк, әлбәттә. Гадел хезмәткә Фазылның юлын буып, чик булып кадалганнар бу казыклар җиргә паразит булып. Какшатадыр да аларны Фазыл, як-якка сугып, әйтерсең лә, үз тәненнән шырпылар ала суырып!
Зифа «Ни эш кырасың?» дип, кисәктән куйгач сорап,

Фазыл- ни дияргә белми, оялып һәм аптырап. Читәнне тотканда көндез оятсыз эшли алып, шул гаепне төзәткәндә төнлә тора оялып!
— Иртүк, — ди ул, — җибәрмәкче булабыз мунча ягып;
менә шуңар кирәк булды бу коры чыбык-чабык... Зифа хәтерли Фазылның киртәләр актартуын һәм аның бу «ярдәменнән* Сәфәрнең баш тартуын... Сизә: Фазылның үзенең ярдәмгә мохтаҗ чагы, һәм җыелышка чакыра Зифа, кызганып, аны. Китә Фазыл, балаларча тыңлап сүзен Зифаның; Күптән инде дуслашасы килгән иде бит аның!
XVIII
Клуб стеналарында — уңда, сулда, каршыда, — плакатлар, — тыныч хезмәт чагылышы барсы да. Әйтерсең лә нуры белән кылчыкланган ай тотып, Лысенко баскан, кулына тармаклы бодай тотып. Су төшерелгән һәм йөзә бер плакатта балык, шул балыкны үрчетергә чакырыла бар халык. Совет солдатын кара син, — керфек тә какмый әнә, синең тыныч хезмәтеңне ул шулай саклый әнә. Эшлә, бает илеңне һәм ваемсыз булма, иптәш, — сугыш бетеп, тыныч чорның 1 беренче җиле искәч, шул җил белән Майданектав кеше яндыру исе бөркелгәнсыман сизелде Фултоинан Черчилль рече. Балалар өчен дә анда бомбалар уенчыгы.
Бездә — зур җиңүчеләрнең какшамас тынычлыгы плакатта гына түгел, чагыла һәр кешедә, һәр кеше кайткан сагынып тынычлык төзелешенә.
Зал тулы халык. Урын юк инә төртерлек, әнә, урын беткәч утырганнар гәрәз төпләренә дә. Кинәт арттагы ишектән пар ишелеп бөркелә: «Луч» тан килгән үзешчәнлек, Газзә һәм вәкил керә. Үтеп тә өлгермәделәр алар сәхнәгә якын, урамда, клуб янына кемдер туктатты атын. Керде ул. 'Яканы артка селтәп ул сипте карын — һәм таныдылар р а й ко м н ы н беренче секретарен.
Шундый җанланып китте зал секретарь кергәч килеп, клубка бар район халкы җыелып килде кебек! Тапшырды Сәфәр, тикшерен, тезисларны Газзәгә.
Гынды зал. Бердәм сайланган президиум — сәхнәдә.
Шунда бер читтә ятсынып торган Газзәгә карап,— — Алгарак уз, — диде Сәфәр, уз коммунизмгарак!
Газзә трибунага үтеп, якын ук килде залга; күтәрелде чакырырга коммунизмга, — алга! һәм Сәфәрнең сүзләрен дә шушында залдагылар, тик шаярту гына тү.гел икәнен аңладылар. Коммунизм уе балкып үтте күпләр күңленә; писал өчен алыйк әнә Зөлхәбирәне генә: шатлыклы уй белән балкый, чөнки белә ул, — җәен Садри кайтып, коммунизм төзә башлар мөгаен, [’өзүчеләрне җитәкләп яңа ферма нигезләр, ә кичләрен ул сагынып Зөлхәбирәне эзләр...
Фазыл да уйлап кызара, үзенең бөтен көчен коммунизм төзелешенә бирә алмавы өчен. Ә Газзә докладын башлый колхоз эшләрен дәүләт, хөкүмәт эшләре белән тагын да ныграк бәйләп. Горизонтка әверелеп.
ачылып стенасы, киңәеп киткәндәй була хәтта клуб бинасы. Биш вершок дивар гынамы, бишьеллык план аша совет кешесе үз илен ачык күрә ләбаса! — Комбайннар тар чикләрне җимереп гөрләшәләр, аларга киң мәйдан ачып колхозлар берләшәләр. Канатларын җәя Идел, тарсына инде ярың; күтәрелә төгәлләргә Сталин ихтыярын. Корылыкны буар өчен ерак, кара-комнарда зәңгәр лачындай җилпенеп ыргыла Аму-Дарья. *
һәм бәрә бездә яңадан •лңа бәхет вулканы: Республикабыз нефть чөя, ■ > нефт — республиканы.
Күтәреләләр Сәфәрләр, Газзәләр, илне бизәп. Килә җиңеп коммунизм - тынычлык җиңә димәк!
1948—1951 еллар Казан - Ижевск чыганагы — Голицыне

28