Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТРИОТ ЯЗУЧЫ


(Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тууына 50 ел тулу уңае белән)
Кави Нәҗми — татар совет әдә-биятына нигез салучыларның берсе. Ул катлаулы, күп кырлы һәм бай иҗат юлы узды. Аның иҗади формалашуы һәм танылган язучы булып үсүе совет хөкүмәтенең уңышларын- нан, күп милләтле совет әдәбиятының үсешеннән аерылгысыз.
1
Кави Нәҗми (Кави Һибәтулла улы Нәҗметдинов) 1901 елның декабрь аенда, Нижегород губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Красный Остров авылы крестьяны Һибәтулла семьясында туа. Җирсезлек һәм авыр тормыш бу семьяны бәхет эзләргә авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр итә. Киң Россиянең озын юлларында Һибәт абзый семьясы озак вакытлар уздыра. Ләкин Казанда да. Самара, Астраханьда да, Кырым, Павлодар, Семипалатински- да да көтелгән бәхет табылмый. «Халыклар төрмәсе — патша Россиясенең күпме генә урыннарында булмасын, бу семья һәр җирдә дә хезмәт иясе массасы өчен бертөрле ук хәерчелек, эш булмаудан аптырау һәм каты эксплуатация генә очрата. Күп азапланулардан соң, Һибәт абзыйның семьясы Актүбә шәһәрендә туктала.
Кави Нәҗмигә 10 яшь тулгач, ул русско-татарская школада укый башлый. Габдулла Тукай аның сөекле һәм якын шагыйренә әверелә, ә рус әдәбияты Кавине яңа идеаллары белән дулкынландыра, бай рус теленең энҗедәй сафлыгы, көче, аның үзенчәлекләре яңа, әлегә таныш булмаган дөнья ачалар, һәм ул 12— 13 яшьләрдән үк үз каләм көчен сынап карый башлый: рус шагыйре А. Кольцовның «Урман» дигән шигырен тәрҗемә итә, ә бераз соңрак, хәлфәдән көлеп, «Җирән үгез» дигән пьеса да яза...
Киң Россиянең күп шәһәрләрен күрү, хезмәт иясе массаларының коточкыч эксплуатацияләнүләрен күзәтү, бигрәк тә, беренче бөтендөнья сугышы еллары, булачак шагыйрь һәм язучыга тормыш мәктәбе булдылар. Шул елларда ук Кави Нәҗмидә, әле томанлы гына булса да, иске тормышка, патша режимына, сугыш уты кабызучы империалистларга каршы ачу һәм протест очкыннары кабына башлый. Менә 1917 ел килеп җитә. Февраль революциясе була. Ниһаять —кешелек тарихында тынычлык һәм социализм эпохасын ачып җибәргән Бөек Октябрь социалистик революциясенең көчле ялкыны бөтен капиталистик дөньяны тетрәтә.
Кави Нәҗминең яшьлек чоры авыр сынаулар астында үтә. 1917 елны әтисе һәм әнисе үлгәч, туганнарын карау аның өстснә төшә. Ул авылга китеп, укытучы булып эшли башлый.
Бөек Октябрь социалистик рево-’ люциясе. булачак язучы Кави Нәж- мине иске тормыш тырнакларыннан азат итте һәм гади халык массасыннан үсеп килүче бу яшь көч өчен
119
кнң перспективалар ачты. Шуның өчен дә язучы үзенең истәлекләрендә бу турыда:
«...Мин ул вакытта яңарак укый- язарга өйрәнеп килгән һәм барлык башка яшүсмер эшчеләр белән берлектә ирексез тормыш каторгасына хөкем ителгән яшьләрдән берсе идем...
Әгәр дә безнең Россиядә яшәгән барлык халыкларның иксез-чиксез иҗат энергиясенә иркен юл ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясе минем гомер юлыма туры килмәсә, мин, гомумән язучы да була алмас идем»2, — дип язып чыгуы белән бик хаклы иде.
Яшь советлар республикасы үзенең әһәмиятле бурычларыннан берсе итеп, киләчәкнең данлы эшләренә яшь буынны хәзерләүне куйды һәм, шуны тормышка ашыруда күп чараларның берсе буларак, тәрбия- педагогика эшендә үз специалист-ларын — совет специалистларын хәзерләү өчен, педагогик курслар оештырды. Кави Нәҗми Сембердә- ге (хәзерге Ульяновск) педагогик курсларда укый башлый һәм шул елларда ук совет матбугатында үзенең беренче шигырьләре белән чыга.
1919 ел. Америка һәм Англия им-периалистлары тарафыннан җибәрелгән һәм шулар тарафыннан коралландырылган Антанта яшь советлар илен буу өчен бөтен көчләрен куя. Бөтен империалистик илләр Советлар иленә ябырылып ташланган елларда, Кави Нәҗми үзе теләп Кызыл Армиягә китә һәм большевиклар партиясенә член булып керә.
Кызыл Армия Кави Нәҗмине большевистик чыныккан совет патриоты итеп тәрбияли. Армиядә вакытта ул Югары Хәрби-Педагогик институтны тәмамлый. 1923 елда Казанда, татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары булып эшли башлый, ә ике елдан сон. ул икенче җаваплы эшкә — «Кызылармеец» газетасына редактор итеп билгеләнә һәм илнең төрле почмак-
1 Кави Нәҗми. Совет азучыларының остазы. «Совет әдәбияты» журналы, 1951 о.п, № 6. 81 бит.
ларыннан килүче армеец яшьләр белән аралашу, аларныц тормышлары белән танышу өчен аңа кин мөмкинлекләр ачыла.
2
1918— 1920 елларда «Эшче». «Эш», «Таң», «Кызылармеец» газеталарында беренче шигырьләре күренгән Кави
2 «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналы. 1923 ел, № 12.
Нәҗми, 1923 еллардан башлап, бер үк вакытта шагыйрь дә, актив җәмәгать эшлеклесе дә һәм күп кенә хикәяләр, үткен публицистик мәкаләләрнең авторы да буларак, әдәби эшен киң җәелдерә. Аның әсәрләре, нинди генә жанрда язылуларына карамастан, үзләренен сыйнфый рухлары һәм юнәлгәнлек- ләре белән аерылып торалар.
Кави Нәҗми 1923 елда бер мәкаләсендә болай дигән иде: «һәрбер әдәби әсәрнең кыйммәте... эшче-кре- стьяннарның сыйнфый аңнарын тәрбияли алырлык көче^белән билгеләнә», һәм ул «...үз кул көче белән көн күрүчеләрнең дәртен, тойгыларын, уйларын «капиталны җиңгәнчегә кадәр көрәшү» әмәле тирәсендә оештырырга тиешле» !. Язучының үзенең иҗади эше дә нәкъ шул бурычлар яктылыгында үсте. Чынлап та, Кави Нәҗминең күп санлы хикәяләрен, публицистик мәкаләләрен алып карасак, без аларда үз чорының иң актуаль таләпләренә җавап бирергә омтылуны сизәбез. Аның хикәяләре, мәкаләләре, язучының үз сүзләре белән әйткәндә, эшче-кре- стьяннарның сыйнфый аңнарын тәр-бияли алырлык көч белән сугарылганнар һәм социалистик җәмгыятьне ныгыту эшендә зур роль^уйна- дылар һәм уйныйлар.
1922 — 23 еллардан башлап, Кави Нәҗми Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында әдәби аренага чыккан яшь татар шагыйрьләрен һәм язучыларын оештыручыларның берсе була. Кави Нәҗми үзенең «НЭП елларында Печән базары», «Кабыргасы белән тора» һ. б. шигырьләре белән татар буржуаз милләтчеләреннән, нэпманнардан, вак сәүдәгәрләрдән үтергеч көлә.
120
көчле сатира белән аларны яңаклый һәм ике дөньяны — үлеп баручы капиталистик дөнья белән үсеп килүче социалистик дөньяны капма- каршы куеп, соңгысының бөеклеген, көчен җырлый. 1924 елда ул халык хуҗалыгында социалистик сектор-ның җиңүе гурында болан яза:
Бездә —
Заводлар, трестлар, фабрикалар, шахта- лар —
Көн саен ныгып, көчәеп.
Тарталар
Тормыш йөген.
Без — бүген
Илле процент'.
Шуны арттыра барып
Читкә түгәрбез
Күгәргән исКе тормыш чүплеген!3
Егерменче елларда Кави Нәҗминең Һади Такташ, Гадел Кутуй белән берлектә партия җитәкчелеге астында, әдәби оешмаларда эшләве бик әһәмиятле. Бу хезмәт татар совет әдәбиятын үстерүгә, яшь кадрларны чит идеологии йогынты-лардан саклап, бу кадрларны коммунистик рухта тәрбияләүгә юнәлгән иде. Әдәбият мәйданында үткен сыйнфый көрәш аша дошманнарны фаш итү, үтә кызыл фразалар астында яшеренүче буржуаз мил-ләтчеләрне, декадентлык калдыкларын җимерү, әдәбиятны ал ардан чистарту эше барды. Кави Нәҗми бу көрәшнең уртасында булды һәм дошманнарга каршы рәхимсез көрәш алып барды. Ул. аларга карата үзенең сыйнфый ачуына бөтен йөрәк дәртен кушып, аларга каршы прин-ципиаль мәкаләләр язды, гади совет кешеләренең граҗданнар сугышында күрсәткән тарихи батырлыкларына ода җырлады. Аның хикәяләрендә без гади халыкның үз уллары — Ватанны җаннарын аямыйча саклаучы Шәйдүкләр, Йосыф, Хәйрулка, Тимербулатларны күрәбез. Кави Нәҗминең беренче хикәяләреннән үк баш-ланган бер мотив — халыклар дуслыгы идеясе һәм интернационализм хисе, халыкчанлык, патриотизм мотивлары һәм романтика белән сугарылган тирән революцион пафос аның әсәрләрендә үзәк урында тора. Шулар өстенә, Кави Нәҗминең, егерменче еллардагы «Әдәби әңгәмәләр», «Киртәләрегезне җимерәбез», «Нәрсәне себереп түгәргә кирәк?», «Әдәби агымнар һәм тәнкыйть» һ. б. мәкаләләре үз чорының актуаль мәсьәләләрен күтәрделәр һәм алар татар совет әдәбияты формалашуда зур роль уйнадылар. Нэп чорында Кави Нәҗминең татар
3 Кави Нәҗми. Якти сукмак. Казан, 1951 ет, 261—262—битләр.
әдәбиятындагы милләтчелек һәм мещанлык күренешләренә кискен каршы чыгуы, формалашып килүче яшь совет әдәбиятының большевистик прин-ципларын татар әдәбиятында үткәрүгә хезмәт куюының әһәмияте зур булды.
Дөрес, Кави Нәҗминең беренче әсәрләрендә формализм элементлары белән кызыксыну һәм язучынын аерым иҗади декларацияләр белән дә чыгу очраклары булып алды. Ләкин бу хәл, — әгәр дә без язучының декларацияләренә һәм аларга исем и;геп бирелгән «изм»нарга түгел, — ә төп игътибарны Кави Нәҗми иҗатының политик нигезләренә, аның асылына, бу иҗатның нинди максатларны бурыч итеп куюына юнәлдерсәк, ул күре-нешләрнең иҗади юллар, яңа алымнар эзләү һәм шул эштәге авырлыкларның чагылышы икәнлеген ачык күрәбез. Гражданнар сугышы һәм НЭП елларында яңа әдәби алымнар эзләү һәм бу эзләнүләрнең матур әдәбиятта чагылуы күп кенә яшь совет язучылары иҗатында күренде.
Ләкин большевистик тәнкыйть нә-тиҗәсендә һәм бөек рус әдәбиятының ярдәме белән төрле кимчелекләрдән арына барылды. Пролетариат әдәбиятына нигез салучы бөек Алексей Максимович Горькийның һәм революция җырчысы Владимир Мая- ковскийныц иҗат эшчәнлекләре татар совет язучыларының реалистик принципларда үсүләренә ярдәм игге
Яшь совет язучысы Кави Нәҗмн нец бөтен иҗади йөзен иң беренче чиратта патриотизм, Ленин—Сталин
121
партиясенә бирелгәнлек, коммунизмның җиңүенә какшамас ышаныч билгеләде. Ленин һәм Сталинның, партия Үзәк Комитетының культура, сәнгать һәм әдәбият турындагы өйрәтүләре һәм күрсәтүләре язучыга форма белән мавыгулардан, формалистик хаталардан арынырга һәм реалистик принципларда ныгырга ярдәм иттеләр. Партия Үзәк Комитетының 1925 елгы «Матур әдәбият өлкәсендә партиянең политикасы турында» резолюциясе чыкканнан соң, Кави Нәҗминең иҗатында социалистик реализм принциплары эзлекле рәвештә үсә бара.
Кави Нәҗми үзенең хикәяләрендә әдәби образлар аша тормышның эпик тирәнлектәге чагылышын бирергә теләде. Беренче чор әсәрләрендә күренгән формалистик кимчелекләр әкренләп артта кала башладылар. Ләкин, художество эшләнеше һәм образлар бирелешендә, композицион төзелештә йомшаклык һәм этажлы чагыштыру һәм катлаулы эпитетлар, язучының әсәрләрендәге гадилеккә тап төшерүче аерым кимчелекләр булып, берникадәр вакыт үзләрен сиздереп килделәр. Бары тик совет әдәбиятының төп методы — социалистик реализмны тагын да тирәнрәк үзләштерү язучыга кимчелекләрдән арынырга мөмкинлек бирде. Социалистик эпоханың югары культура таләпләренә пролетариатның бөек язучысы А. М- Горький тарафыннан нигезе салынган социалистик реализм методы гына җавап бирә ала иде. Бары социалистик реализм методы гына Кави Нәҗмигә зур адымнар белән үсеп китәргә яңа мөмкинлекләр ачты.
Кави Нәҗминең иҗади эзләнүләре көчәя баралар. Башта шигырьләр белән чыгып, соңыннан нигездә проза өлкәсенә күчү дә шул эзләнүләрнең бер төре булды.
Аның хикәяләрендә без гражданнар сугышы героикасын, революциягә кадәрге авылда крестьяннар тормышын, империалистик сугыш һәм Октябрь революциясе алды елларындагы гомуми политик обста- новканы, коллективлашуның иң кызган чорында авылдагы сыйнфый көрәшне, кулакларга каршы көрәшне, халык дошманнарының каршылыгын сындырып, крестьяннарны яңа киң юлга — социализм юлына алып чыккан колхоз төзелешен күрәбез. Кави Нәҗминең хикәя һәм повестьларында җәмгыять, халык һәм совет хөкүмәте интересларына мөмкин кадәр тулы һәм үз вакытында җавап бирергә омтылу теләге, көннең актуаль мәсьәләләрен сизеп, аларга үз вакытында җавап бирергә тырышу күренә.
Гражданнар сугышы тәмамлану белән, яшь советлар республикасы империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы чорында алган яраларын төзәтергә кереште. Илне яңадан торгызу һәм индустрияләштерү еллары килделәр. Идеологии фронтның иң әһәмиятле өлкәләреннән берсе булган матур әдәбият тормышны актив үзгәртүчеләр белән бер сафта барды. Үткән авыр елларны, бигрәк тә революция чоры һәм гражданнар сугышы героикасының художество әдәбияты аша киң полотнолы әсәрләрдә тулы картинасын бирү — егерменче еллар-да совет әдәбиятының үзәк һәм төп проблемаларыннан берсе иде. Совет әдәбияты тарихына алтын юллар белән язылып калган һәм безнең яшь буынны патриотизм рухында тәрбияли торган әсәрләр бер-бер артлы әдәбият мәйданына чыга башладылар. А. С. Серафимозичның «Тимер ташкын» исемле әсәре, Дм. Фурмановиың «Чапаев» исемле повесте, А. Фадеевның «Тар-мар», К. Треневның «Любовь Яровая», И. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», А. Толстойның «Икмәк» һәм башка әсәрләр язылдылар.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1925 елгы резолюциясендә әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе итеп, яңа тормышны, аны төзүчеләр һәм аның өчен көрәшүчеләрнең, гади халык арасыннан чыккан геройларның об-разларын тирән һәм төрле яклап киң полотнолы әсәрләрдә бирү куелган иде. Күп милләтле совет әдәбиятының, аерым алганда Кави Нәҗминең иҗат үсешендә, партиянең бу күрсәтмәсе хәлиткеч рольне
122
уйнады. Кави Нәжми, үзенең беренче хикәяләрендә үк, гражданнар сугышы елларының бөек героикасын гәүдәләндерә башлады. Ул хикәяләрдә бөек көрәшнең аерата характерлы эпизодлары, гади халык, гади Хезмәт иясе вәкилләре арасыннан чыккан шинельле егетләрнең Ватан өчен һәртөрле батырлыкларга сәләт-ле булуларын тирән хисләр белән сугарып күрсәтергә омтылу үзәк булып тора иде.
Язучының «Иң соңгысы» исемле хикәясе гади совет кешеләренең героик батырлыгын сурәтләве белән характерлы.
Полк понтоннар ярдәмендә Днепр аша кичә. Күктә дошман аэропланнары. Кинәт, понтон өстенә бомба килеп төшә... Менә шартлый гына инде дигәндә, бер кызылармеец, яшендәй тизлек белән бомбаны эләктереп, суга сикерә. Бомба шартлый, ә кызылармеецлар һәм понтон коткарылалар.
«...Суга төшкәч кенә ул бомбаны үзеннән берничә колач ераклыкка ыргытып өлгерә. Бомба су өстендә шартлый. Әптерүшне иптәшләре батудан коткарып калалар. Аның бөтен жире кан... Ул: — Башка чара юк иде: мин кулымнан килгән чараларның иң соңгысын сайладым,— дип бер-ике сүз әйткәннән соң, аңын жуя».
Язучы Әптерүшнең геройлыгын бизәкле сурәтләүләр белән дә, эффектлы әдәби чаралар белән дә чуарлап тормый. Әйтерсең лә, бу бик гади эш. Нәкъ менә шушы моментта Кави Нәжминең үз хикәя-ләрендә гражданнар сугышында массаның гомуми героикасын аерым басым ясап бирергә теләве аңлашыла. Кави Нәжминең бу хикәясендә дә, совет әдәбиятының билгеле үсеш этапы өчен характерлы бер күренеш — шәхси геройлыкларга артык зур басым ясамыйча, гомуми кызыл-армеецлар массасын күрсәтергә теләү сизелә. Рус әдәбиятында А. Серафимовичның «Тимер таш- кын»ы моны уңышлы хәл иткән иде. Без бу әсәрдә отряд командиры Кожухның геройлыгын бары тик массаның батырлыгы белән бергә генә аңлыйбыз, шул ук вакыт героик масса Кожух аша ачыла. «Иң соң- гысы»ида Әптерүшнең үзен масса тудыра, шуның өчен дә ул иптәшләрен, революция
4 М. И. Калинин. За эти годы, Кн.З, М-Л, 1929 ел, 188—189 битләр.
Сибарит байлык эчендә эшсез тормыш кичерүче кеше. Бу сүз Көньяк Италиядә борынгы грек колония-
Сииаристан алынган. Сибарисның өс- м!.катлавыг үзенсң бай һәм эшлексез тормыш алып баруы белән аерылһп торган.
х I. Белинский. Избранные сочинения, т. 3. стр. 685, Гослитиздат, 1941 г.
■ ’ И. В. С т а л и н. Әсәрләр. 12 том, 146 6.
җиңешләрен саклап калу, дошманнарны җиңү өчен, иң соңгы чара — гомерен бирергә, бомба белән бергә шартларга да риза.
«...Хәзерге моментта, гражданнар сугышы моментында, меңләгән кешеләр һәлак булганда, көрәштән тыш шәхси бәхет юк... Бөтен жаны- тәне, бөтен йөрәге белән үз сыйныфына бәйле булганда гына, кеше бәхетле һәм шунда гына аның тор-мышы тулы һәм бөтен була ала»4,— дигән иде ДА. И. Калинин 1919 елның 25 Октябрендагы бер чыгышында. Кави Нәжми хикәясенең герое Әптерүш, гади кызылармеец, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өир.н көрәштән башка бернинди бәхет булмаячагын яхшы аңлый.
Гражданнар сугышы героикасын сурәтләгән әсәрләр арасында Кызыл Армиянең Украинадагы хәрәкәтләренә багышланган «Шобага» хикәясе аерым урын алып тора. Хикәя, Кызыл Армиядә хезмәт итүче төрле милләт вәкилләренең, интереслары һәм максатлары берлеген, аларнын хезмәт иясе массалары белән тыгыз бәйләнешен һәм совет республика-сын дошманнардан саклап калу өчен һәртөрле геройлыкларга хәзер булуларын сурәтли. Хикәянең сюжет сызыгы һәм әсәрнең гомуми төзелеше Хәйрулла Низамов образы белән тыгыз бәйләнештә. Революция һәм совет республикасын интервентлардан азат итү өчен көрәшнең халыклар дуслыгын тагын да ныгытуы — хикәянең үзәк мотивларыннан берсе.
Кави Нәҗминең гражданнар сугышын сурәтләүче хикәяләрендә революцион массага зур игътибар бирелә. Авторны аерым конкрет геройларга караганда, массовый сцена- лар, киң социал фонга омтылу үзенә ныграк тарта. Шул сәбәпле аның кайбер хикәяләрендә сюжет сызыгын алып баручы образларның гомуми вакыйгалар күләгәсендә калу, аларпың тоныклануы да очрый. Бу
123
хәл шул ук. «Иң соңгысы», өлешчә «Шобага» хикәясендә сизелә.
Октябрь революциясенә кадәрге тормышның аерым картиналарын чагылдыручы хикәяләрендә автор киң социал фон бирә һәм аның геройлары шул чорның политик вакыйгалары белән т^шыз бәйләнәләр. Менә аның «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» хикәясе. Хикәядә, 1905— 1907 еллардагы революция бастырылгач, патша хөкүмәтенең баш күтәргән крестьяннардан үч алуы сурәтләнә. Бердәнбер улы Хисамины югалткан Миңлебикә карчыкның кайгысы Октябрь революциясенә кадәр Россия хезмәт иясе массасының уртак кайгылары, уртак газаплары итеп бирелә. Язучы, хезмәт иясе массасының изелүен күрсәтү белән бергә, эксплуататорларга каршы торучы көчләрне дә сурәтли. «Февраль бураннары» хикәясендә ул халыкның патша хөкүмәте политикасыннан риза . булмавын, 1917 ел Февраль революциясе алды көннәрендә империалистик сугышка тирән ачу үсүен бирә. Халык вәкилләренең сугыш уты кабызучы империалистларга адресланган чиксез ачу һәм күрәлмаучылык хисләрен бирүче урыннар көчле яңгырыйлар. Язучы халык тормышын яхшы белә һәм аны әсәрләрендә дөрес яктырта. Хәтта тормышның иң караңгы вакытларында да аның геройлары киләчәк җиңүгә, якты киләчәккә, «кешелек язына» чиксез ышаныч саклыйлар.
Кави Нәҗминең беренче хикәяләре өчен вакыйгаларны мөмкин кадәр киңрәк алырга теләп, төп игътибарны гомуми политик обстановкам, гомуми күренешләргә юнәлтү хас. Ләкин тонык, җитлекмәгән образлар, әсәрнең аерым кисәкләре арасында йомшак бәйләнеш, катлаулы, чуар чагыштыру һәм эпитетлар төзергә омтылу хикәяләрнең эчтәлеген томанлыйлар иде. 1928 елны А. М. Горькийның Кави Нәҗмигә язган хатында күрсәтелгәнчә, «Шобага» хикәясенең беренче вариантларында гадилекнең җитмәве, ав- горның 1923—1927 еллардагы байтак хикәяләре өчен' уртак күренеш иде.
Язучының гражданнар сугышы героикасына багышланган «Яр буендагы учаклар» повесте тулы әдәби типлар эшләүгә кискен борылыш булды. Повестьның үзәк герое Тимербулат, көтүчедән политик аңлы кызылармеецка үскән егет, характер буларак формалашу процессында аерым әдәби тип итеп эшләнгән. Айбикә, Җамалый абзый образлары истә калырлык итеп, ә отряд командиры Тарасов, комиссар Петров, Орлова, Михач җылы хисләр белән, авторның аларга тирән ихтирамы белән уратылып алынганнар. Повестьның сюжеты ачык, ә композиция үзенең төзеклеге белән язучының гражданнар сугышы темасына багышланган башка хикәяләреннән аерылып тора. Кави Нәҗми, язучы буларак, тормышның иң типик күренешләрен тотып ала белү осталыгына А. М. Горькийдан өйрәнде. Менә бу повестьта пролетариатның бөек язучысы А. М. Горький йогынтысы ачык күренә.
Кави Нәҗминең иҗади үсеше — политик юнәлешлелек, партиялелек, совет хөкүмәтенең политикасын тирән һәм нигезле төшенү юлы белән барды. Әдәбият — социалистик җәмгыять интересларына хезмәт итәргә тиеш — менә Кави Нәҗминең иҗади девизы. «Сәнгатьтән аның җәмгыять интересларына хезмәт итү хокукын тартып алу, — дип язган иде бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский,— аны күтәрү түгел, бәлки аны кимсетү ул. Чөнки бу аны иң җанлы көченнән, ягъни фикердән мәхрүм итү, аны ниндидер сибаритларча1 ләззәтләнү предметы, эшсез ялкаулар уенчыгы итү булыр иде»2.
Кави Нәҗми бөтен иҗат эш чәйлеге белән җәмгыять интересларына хезмәт итте. Аның хикәяләре хезмәт иясе массаларына сыйнфый көрәштә үзләренең ролен күрергә ярдәм иттеләр, алар тормышны актив үз
124
гәртүчеләр булып дөньяга килделәр. Кави Нәҗми үз иҗаты белән ил алдында торган актуаль проблемаларны художество чаралары белән чагылдырырга омтылды. Социалистик ил үсешендәге тарихи чорлар аның иҗатында зур урын тоттылар. Аның бер цикл прозаик әсәрләре — Советлар Союзындагы вак крестьян хуҗалыкларын социалистик рельска күчергән коллективлашу чорына багышланганнар. Кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү нигезендә үткәрелгән колхозлашу процессы, шактый тулы итеп, аның ике повесте — «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яң- гыр»да сурәтләнде.
1929 ел — бөек борылыш елы булды. Массовый колхоз хәрәкәте башланды. Авылда троцкийчы-бу- харинчыларның таянычы булган кулаклар сыйныф булу ягыннан бетерелде. Крестьяннар колхозларга күпләп языла башладылар. Ә иң әһәмиятлесе— урта хәлле крестьянның колхозга күпләп керә башлавы иде.
«Хәзерге колхоз хәрәкәтендә яңа һәм хәлиткеч нәрсә шунда ки, крестьяннар колхозларга элекке кебек аерым-аерым группалар белән түгел, бәлки бөтен-бөтен авыллар, волостьлар, районнар, хәтта округлар белән керәләр.
Бу ни дигән сүз соң? Бу—колхозларга урта хәлле крестьян керә башлады дигән сүз. Авыл хуҗалыгының үсешендә, үткән ел эчендә совет властеның иң әһәмиятле уңышы булган тамырдан борылышның нигезе әнә шунда...» 1 — дип язды иптәш Сталин үзенең «Бөек борылыш елы» дигән мәкаләсендә. Шушы елларда булган иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр, авылда сыйнфый көрәшнең кискенләшүе һәм аның яңа формалар алуы, крестьян аңындагы революция һ. б. совет әдәбиятында реаль чагылышларын таптылар. Тормыштагы үзгәрешләр язучылар алдына яңадан-яңа бурычлар куйдылар. Очерк жанры киң таралып китте. 1930 елны А. М. Горький җитәкчелегендә яңа журнал — «Наши достижения» оештырылды. Кубаньда колхозларга берләшүне сурәтләп, В. Ставский «Разбег» дигән китабын язды. Коллективлашу темасына Панферовның «Бруски», М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романнары, А. Твар- довскийның «Страна Муравия»се язылды.
Коллективлашу чорында авылдагы сыйнфый көрәш, крестьяннар аңындагы зур үзгәрешләр һәм авыл тормышын тамырыннан үзгәртүче коллективлашу темасы татар совет язучылары әсәрләрендә дә чагылды. Кави Нәҗминең ике повестеннан соң, авыл хуҗалыгын яңа баштан кору нәтиҗәсе буларак, яңа кеше-ләрнең тууын чагылдырган әсәрләр әдәбият мәйданына чыга башладылар. һ. Такташ «Киләчәккә хатлар» (1930) поэмасында колхозлашу процессында крестьян психологиясенең, үзгәрүен, шәхси милекчелек хисләреннән арына баруын Мохтар бабай образы аша бирде. Мирсәй Әмир «Безнең авыл кешесе» дигән хикәясен һәм 1935 елны «Агыйдел» повестен, авылда революциядән соңгы үзгәрешләрне, колхозлашуга кадәр кайбер урыннарда булган коммуналарга берләшүне сурәтләп, Шәриф Камал «Матур туганда» (1937) романын барлыкка китерде.
Кави Нәҗминең, авылда социалистик үзгәрешләрне яктырткан «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» повестьлары 1929—1930 елларда язылалар. Бу повестьларда крестьяннарның колхозлашуга табан кис-кен борылышы, колхозлашу чорында авылдагы сыйнфый көрәш бирелә, кулаклар һәм аларның яклаучылары һәм советка каршы көрәшкә өндәүче халык дошманнарының пычрак йөзе фаш ителә. Коллективлашу чорына караган бу ике повестенда Кави Нәҗми авылдагы үзгәрешләрнең катлаулы сыйнфый каршылыклар белән баруын, дошманның мәкерле- легеи, ләкин үсеп һәм көниән-көн чыныгып килүче яңа көчләр — боль-шевистик кадрларның алардан өстенлеген күрсәтте. «Якты сукмак»- ның төп герое Мәдинәнең тормыш юлы — башта вак буржуаз карашлар белән сугарылган интеллигенциянең, әкренлек белән, ләкин дә
125
вамлы рәвештә, совет власте плат-формасына килү юлы. Сыйнфый көрәш аны чын көрәшче итеп формалаштыра, сыйнфый көрәш аның вак буржуаз иллюзияләрен җимереп ташлый, ә совет власте яңа тормышка юл ача. Мәдинә образы—реаль, тормышның үзеннән тотып алынган типик образ. Ул, татар хатын-кызының семья рамкасыннан чыгып, иҗтима- гый-политик тормышка кереп китүен чагылдыра һәм әсәрнең язылган ел-ларында татар хатын-кызларын кол-хозлашу эшенә актив рәвештә тартуга хезмәт итте. «Кояшлы яңгыр» повесте колхозлашу чорында бөек борылыш елын, урта хәлле крестьянның колхозга йөз белән борылуын сурәтләүгә зур урын бирә. Авыл тормышындагы катла ул ы ситуацияләр, шәһәр белән авыл арасындагы бәйләнеш, андагы геройлар— «Кояшлы яңгыр»ны көчле реалистик повесть итеп таныталар. Язучының гражданнар сугышы ге-роикасын сурәтләгән хикәяләрендә без киң социаль фонда күпчелек геройларның тоныклануын, ә «Якты сукмак»та икенче якка борылыш — бөтен вакыйганы бер генә геройга— Мәдинәгә ничек булса да бәйләп, сюжет җепләрен күбесенчә шуңа китереп җыю, авылдагы үзгәрешләрнең күп өлешен Мәдинәнең субъектив кичерешләре чагылышы аша бирергә омтылуны күргән идек. «Кояшлы яңгыр»да бу ике якка тайпылышның узылганлыгы, алар- ның нык эшләнгән, язучының үзенә хас әдәби алымнар һәм үз стилен табуда гаять җитди уңышлар белән алышынуы күренә. Әсәрдә социаль фон да читтә калмый, шул ук вакытта төп герой да безнең алга бөтен тулылыгы белән, эше, хәрәкәте, кичерешләре, үсү процессы белән килеп баса. Язучы авыл тормышың белеп эш итә, А. М. Горь- кийның тормышны тагын да ныграк өйрәнергә чакыруына җавап бирергә тели. Повестьның һәрбер герое индивидуаль сызыклары белән, диалогларда чагыла торган характер үзенчәлекләре белән сугарылган. Алар- ньщ һәрберсе үзенә хас тел белән <;өйли. Комсомолец Сирайның теле белән тимерче Алүкнең телен аерырга мөмкин булган кебек, кулак Рәүф белән, аның улы Хәнәфи сөйләмендә дә аерма зур. Язучы крестьянның характерын, урта хәлле- ләрнең икеләнүләрен, һәм колхоз-лашу эшендәге төрле хәлләрне белеп эш итә. Повестька кертелгән һәм язучы тарафыннан иҗади эшкәртелеп алынган халык авыз иҗаты элементлары повестьның художество көчен, аның халыкчанлыгын үстерәләр. Урыны-урыны белән нечкә юмор һәм сатира элементлары язучы тарафыннан оста файдаланыла.
«Якты сукмак»та Мәдинә, Батыр- ша, Дмитрий Матвеев, «Кояшлы янгыр»дагы Нигъмәт Вәлиев, Сирай, тимерче Алүкләр — бары да уртак теләк — авылда колхозлар оештыру буенча партия политикасын үткәрергә омтылу һәм аны тормышка ашыру теләге белән берләшәләр. Алар — бер фронтның батыр гвардеецлары булып биреләләр.
3
Кави Нәҗминең хикәя һәм повестьлары аның көчле прозаик буларак үсеш юлларын күрсәтәләр. Әгәр дә «Чыныгу», «Февраль бураннары», «Таштугайга "кайтмыйбыз!» кебек, язучының беренче чор иҗатына карый торган хикәяләрендә публицистик өстәмәләр, төп сюжет линиясен артык вак детальләр белән чуарлау күренсә, аның «Яр буендагы учаклар», «Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр» повестьларында, соңгы еллар хикәяләре—«Артиллерист Сөләйман», «Таныш урын»да алар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Бу әсәрләр үзләренең төзек һәм ныклы композицияләре, сюжет сызыкларының тыгыз бәйләнеше, үсеш процессында бирелгән характерлары белән аерылып торалар.
Хәзер Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», романына кадәрге проза әсәрләрендә күренә торган кайбер художество алымнарына күз төшерик.
«Мин үземнең хикәяләремдә... буржуа әдәбиятында макталган инди-
126
видуальчы-милек иясе — эксплоата- тор геройларга каршы коллектив геройны, социализм өчеи көрәшүче геройны куярга тырыштым. Шуның белән беррәтлән мин әсәрләремнең байтак өлешен капитализм элементларының, динчеләрнең, вак буржуа обывательләренең чын йөзләрен ачып күрсәтүгә багышладым»1,— дип язган иде Кави Нәҗми 1932 елда.
Кави Нәҗминең гражданнар сугышын сурәтләүче хикәяләрендә төп герой итеп революцион массаның бирелүен «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр буендагы учаклар»ны караган вакытта күргән идек инде. Язучы гражданнар сугышындагы геройларның— ә бу геройлар гади хезмәт иясе массасының гади вәкилләре —. конкрет һәм тулы эшләнгән образларын, типик персонажларны бирүгә караганда, бу геройларның рухи байлыкларын ачарга ярдәм итә торган масса күренешләренә игътибар итә. Шул ук «Шобага»да яки «Яр буендагы учаклар»да булсын, без әсәрдәге үзәк урынны тота торган һәм әсәрнең сюжет сызыгының төп өлеше булган Хәйрулкалар, Тимербулатларны художество әдәбияты образы итеп, бары тик масса аша, күпчелек аша аңлыйбыз. Бу массадан башка Хәйрулкалар, Тимербулатлар булмаган кебек, алардан башка шул массаның үзенең үк характерлы якларын ачып бирү язучы өчен мөмкин булмас иде. Менә шуның өчен дә, публицистик алымнар зур гына урын алган һәм аерым геройларны ачу өчен турыдан-туры хезмәт итми торган өзек-өзек эпизодлар, аерым вакыйгалар, конкрет образны ачуга караганда, язылучы вакыйганың үзенчәлекләрен бирүгә хезмәт итәләр. Менә бу хәл аның кайбер ге-ройларының әдәби образ булып формалашуына зарар итә иде. Язучы үзе дә моны аңлап, 1932 елда болай язган иде: «Аларда әле, типларның, вакыйгаларның йомшак эшләнеше, сюжет бәйләнешсезлеге кебек кимчелекләр өстенә, әсәрнең форма ягы белән төп идеясенә зыян китерерлек чамада мавыгу кебек ялгышлар да бар иде»5.
1\ави Нәҗми хикәяләрендә «җилкәсенә берданка таккан’, билендәге каешка бомбалар кыстырган, күкрәк аркылы пулемет лентасын кыек аскан», «авыр ботинкалары белән Урал тауларына үрмәләгән», «обмоткасын туздыра-туздыра Варшау- га таба чапкан» һәм «диңгез күршесендәге төннәрнең томанын ерып, Сиваш сазлыгы аша, Кырымга үкчә тидергән» батыр егетләр безнең алдан тезелеп үтәләр. Бу исемсез герой-кызылармеец һаман да «кырлар буйлап «лач-лоч», айт-два... тавышлары уртасыннан каядыр еракка, таулар арасына» барадыр төсле...
Кави Нәҗминең бигрәк тә беренче хикәяләрендә революциянең, гражданнар сугышының күп санлы геройларының эшләрен мөмкин кадәр гомумирәк бирергә омтылу күзгә чалына. Аларда романтик ашкыну һәм берникадәр күләмдә, револю-цияне һәм гражданнар сугышы героикасын абстрактлап бирү бар. Менә бу алым яшь совет язучыла- рының егерменче еллар иҗатына хас булып, шул еллардагы әдәби атмосфераның Кави Нәҗми хикәяләрендә сизелгән йогынтысы икәнлеге күренә.
Башка күпчелек язучыларда үзләренең әсәрләрендә геройларны физик яктан да баһадир итеп сурәтләргә, сынландырырга тырышуларны Кави Нәҗми читкә кага. Кави Нәҗми геройларының, әдәби тип буларак, төп сыйфатларын без ал арның батырлыкларында, үз-үз- ләрен аям ауча нлылыкта, гомумән, аларның эшләре аша сизәбез. «Иң соңгысы»нда Әптерүшнең иң соңгы мөмкинлеге — гомерен революция эшенә бирүе, «Шобага»да кызыл-армеецларның батырлыклары һ. б. күп мисаллар моны ачык билгелиләр. Язучы өчен образның тышкы сыйфатлары, бу образларның эчке байлыклары, какшамас оптимизм рухы, җиңүгә ышаныч һәм герой-
’Кави Нәҗми. Хикәяләр, Казаи, 1932, «Хикәяләрем турында».
5 К а в и Нәҗми. Хикәяләр, Казан, 1932, «Хикәяләрем турында».
127
лык белән капланалар. Язучы өчен хәлиткеч нәрсә — геройлык эше.
Кави Нәҗминең бигрәк тә беренче хикәяләрендә абстракттан конкретка килү, аның белән бәйле рәвештә гомуми обстановканы күрсәтү, төп төенне бер ноктага бәйләп калдыруга мисал итеп «Иң соңгысы» һәм «Шобага» хикәяләрен күрсәтергә була. Бу хикәяләрдә автор киң экспозиция бирә һәм шуның ахырында ук хикәянең үзәк җебен төп геройга китереп бәйли.
«Шобага» хикәясе Кави Нәҗминең беренче чор иҗатының художество үзенчәлекләрен аңлау өчен дә әһәмиятле.
Менә безнең күз алдына «очсыз- кырыйсыз алма, слива' бакчалары, тирә-ягы читән белән ышыкланган яшелчә түтәлләре», «борылып-боры- лып йөгергән Днепр елгасы», поэзия белән сугарылган башка күренешләр табигать матурлыгы символлары булып тезелеп китәләр. Язучы оста художникларча пейзаж күренешләрен биреп килә дә, «Сандугачлар монастырена» күчә. Кинәт, укуйы күз алдыннан «икенде белән ахшам арасындагы күләгә кебек, тавышсыз-тынсыз гына йөрүче» монахлар галлереясы уза башлый... Әле берничә генә юл өстә табигать матурлыгы һәм язучы искә алган Днепр белән хозурланып, биткә килеп бәрелүче йомшак җилләрнең иркәләп сыйпауларын үзе дә сизә башлаган укучы мондый кискен борылыштан аптырап кала. Ирекле- ирексез, шул матурлыктан аерган, «йөз ел буе сөртелмәгән тәреләргә ошаган», битләре, җилкәләренә искелек тузаны утырган монахларга күчкәч, аларга карата тирән җирәнгеч тойгы уяна башлый...
Кави Нәҗмидә антитеза куллану — искелек белән яңалык, матурлык белән ямьсезлек һ. б. капма- каршы кую бу урында ачык беленә.
Кави Нәҗми — пейзаж күренешләрен бирүдә оста язучы. Ләкин аның пейзаж картиналары геройларның эчке кичерешләренә тыгыз бәйләнүләре белән көчлеләр. Алар аша язучы геройның уйларын да, хисләрен һәм икеләнүләрен дә чагылдыра. Мәсәлән, «Чыныгу» хикәя-сеннән бер эпизод алыйк. Постоялый дворда документларын, акчаларын алдырган Йосыф урам буйлап бара. Аның кичерешләре авыр. Авылда семьясын, түшәк өстендә авырып яткан хатынын, карт әнисен калдырып китге. Шәһәргә килеп, документсыз, акчасыз калды, ә хәзер аклар кулындагы шәһәрдән ничек чыгып китү турында уйларга кирәк.
«Күктән, авыр юрганнар кебек, кара болыт кисәкләре асылган. Юеш стеналар, пычрак йортлар аңарга дошман күзе белән карый- ларсыман тоелды. Йосыф, ни эшләргә дә белмичә, урам уртасына чыкты. Авыр яңгыр тамчылары өй түбәләренә чиртә башладылар. Тротуар читенә тезелгән агачларның ботаклары чайкалып, яфраклары шауларга тотындылар. Еракта куркыныч рәвештә күк күкрәп, яшен сызылып, ярты күкне ялтыратты. Шуның артыннан ук күк йөзе тагы да караңгыланып китте.
Явым астында урамның аргы ягы да күздән югалды. ЯЕЫМ челтәре, куе төтенгә әверелеп, бөтен җирне каплады...»
«Яр буендагы учаклар»да язучының саран гына итеп биргән пейзажы Тимербулатның, авылдан чыгып киткәч, борчылулы уйларын да, аның бераз гына булса да, киләчәкне сиземләүдә каушавын да, моң һәм сагыну хисләрен — геройның психологик халәт-рухиясен бергә анлатучы мелодия кебек яңгырый. «Якты сукмак»та Мәдинә образының ачылуында да пейзажның әһәмияте зур. Шушы погестенда ук, мондый өзек бар: «Язгы ташкын кебек суынган кичке һаваны хәгфә кебек йомшак нурлар кисеп үттеләр. Болытларның алсу җыерчыклары, тоныклана барып, инеш өстеннән күтәрелгән томанга кушылдылар. Нигәдер шундый сәгатьләрдә «Иртә ләй томан, кичтә томан... Бу илләрдә күп тормам» дип җырлый-җыр- лый кайчандыр олы юл буйлап узган ямщиклар искә төшәләр», — дип, язучы икенче бер персонажның киче-решләренә оста рәвештә кереш ясый. Халык авыз иҗаты элементларын пейзаж күренешләренә органик бәйләп алу образлылыкны көчәйтә.
128
Кави Нәҗминең әдәби стиле — зур һәм
гаять игътибар куеп тикшерүне сорый. Ул
безнең күп кенә язучыларда очраучы
«инде», «иде»ләр- дән, туры сөйләм
ахырында килүче «дип», «диде»ләрдән
башка яки алар- ны бик чикле санда
кулланып, әсәрләренең телен
кискенләштерә, диалогларның
җанлылыгын тәэмин итә. Кави Нәҗминең
чагыштыруларыл эпитетлары үзләренең
яңалыклары, оригиналь яңгырашлары
белән гаҗәп үзенчәлеклеләр. Аның
хикәяләрендә «башлары тәгәрмәч кебек
әйләнергә» тотынган, «төннәре — бер
өзлексез куркыныч төшләр кочагына
йомарланып, көннәре — саташу катыш
курку белән чолганган» монахлар
(«Шобага») бар. «Ай кар мамыгы белән
капланган түбәләргә солы тәсле нурларын
сипте. Читтән генә посып йөргән болытлар,
шәһәр кырыена иелеп, томанлы кырларга
олактылар. Төн — тынды. Җил — үлде.
Төн озын», «...Сыер җилененнән атылып
чыккан сөт шикелле зәңгәр сукмак»
(«Февраль бураннары») һ. б. очрый.
Ләкин Кави Нәҗми, художник- прозаик
буларак үскән саен, аның чагыштыру,
эпитетлы сөйләмнәре дә гадиләшә,
матурлаша баралар, һәм алар әсәрнең
рухына, геройның психологик
кичерешләренә тәңгәл киләләр. Менә
«Миңлебикә кодагыйның кайгысы»
хикәясеннән бер җөмлә: «...Шулай итеп,
соңгы өметтә җимерелде. Муллага,
түрәләргә текәлгән соңгы ышаныч та
җыерчыклы бит буйлап тәгәрәүче ачы күз
яшьләре белән бергә йотылды...». Язучы
Минлебикә карчыкның төрмәдәге улы
Хисаминың исән-саулыгын белү өчен
йөрүләренә шуның белән йомгак ясап бирә.
Менә «...пароход койрыгы янында
тимгелләнгән дулкыннар төсле кайнап,
артка чумган» еллар... («Якты сукмак») һ.
б. язучының стилендәге оригиналь алым-
нарны күрсәтәләр.
4
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 ел 23
апрель карары белән Совет язучылары
союзы оештырылды. Кави Нәҗми бу
карарны тормышка ашыручыларның алгы
сафында булды. 1933 елда ул Татарстан
Совет язучылары союзын оештыру коми-
тетына күчерелә һәм бер үк вакытта «Совет
әдәбияты» журналының редакторы булып
эшли башлый. 1934 елда, Совет
язучыларының Москвада уздырылган
Беренче съездында татар совет әдәбияты
турында доклад белән чыга. Кави Нәҗми
СССР Совет язучылары союзының прав-
ление члены булып һәм шул ук елны
Татарстан Совет язучылары союзының
правление председателе булып сайлана.
Бөек Ватан сугышы елларында Кави
Нәҗми иҗат эшен тагын да киңрәк
җәелдерә. Хикәяләр, ши- гырь-поэмалар
һәм публицистик мәкаләләрендә ул совет
кешеләренең фронтта һәм тылдагы
батырлыкларын, аларның патриотизмын
һәм Ленин — Сталин партиясе эшенә
бирелгәилекләрен җырлый. Бу елларда
язылган «Фәридә» исемле драматик
поэмасында, «Хәят апа», «Снайпер
Мәрдән», «Сәлам хаты» поэмаларында, күп
санлы шигырьләрендә һәм талантлы
язылган публицистик мәкаләләре —
«Азатлык сугышы», «Тереклек бирүче
көч» һ. б. ларда фашистларга тирән ачу,
совет кешеләренең бөеклекләре, аларның
героик хезмәтләрен сурәтләүдә патриот
язучының йөрәк тибешен сизәбез. Шушы
ук елларда ул Советлар Союзы гимнын
татарчага тәрҗемә итүчеләрнең берсе,
татар халкының фронтовик улларына язган
хатны төзүчеләрдән берсе. Татарстаннан
киткән фронтовиклар— Советлар Союзы
Герое исеменә лаеклы булган данлы
баһадирлар турында «Геройлар китабы»н
төзүче һәм аның редакторы була.
Фашистик Германия һәм империалистик
Япониягә каршы сугыш тәмамлану белән
совет халкы Ватаныбызның канлы сугышта
алган яраларын төзәтүгә кереште. Совет
халкы иптәш Сталинның 1946 ел 9
февралендәге тарихи чыгышын программа
итеп алып, героик хезмәткә кереште. Киң
масштабларда яңадан торгызу һәм төзелеш
эшләре башланып китте.
.С. Ә.- № 12 129
Нәкъ менә шушы чорда ВКП(б) Үзәк
Комитеты ««Звезда» һәм «Ленинград»
журналлары турында» һәм башка тарихи
карарларын кабул итеп, идеологии фронтта
яңа уңышларга һәм җиңүләргә юл ачты.
Кайбер язучыларның иҗатында
күренгәнчә, безнең әдәбиятка чит булган
тенденцияләрне яктырту, ханнар,
феодаллар тормышын идеаллаштыру,
моннан берничә йөз еллар элек булып
үткән вакыйгаларга аерата зур игътибар
биреп тә, тарихи җиңүләргә ирешкән совет
халкының уңышларына күз йому, шул ук
вакытта, буш, коры көлдергеч, кайвакыт
исә — идеологик зарарлы сюжетлар белән
мавыгу фактлары булды. Татарстанның .
кайбер әдәбиятчылары һәм
тарихчыларының ханнар-феодаллар эпосы
булган Идегәй» белән мавыгулары һәм аны
идеаллаштырулары шуны күрсәттеләр.
ВКП(б) Үзәк Комитеты бу мәсьәләне
ачыклап, 1944 елның 9 августында
«Татарстан партия оешмасында масса-
политик һәм идеологик эшләрнең торышы
һәм аны яхшырту чаралары турында»
аерым карар кабул иткән иде. Бу карарда
Татарстан әдәбиятчылары һәм
тарихчылары алдына куелган иң әһәмиятле
бурычларның берсе итеп: «чит илләрдән
килгән илбасарларга каршы, царизмга,
алпавытларга һәм капиталистлар изүенә
каршы рус, татар һәм СССРдагы башка
халыкларның бергәләп кө- рәшләренең
тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук
Совет власте чорында Татарстанның
социалистик нигездә яңадан корылу
тарихын яктыртуга»6 төп игътибарны
юнәлтергә тиешлекләре әйтелгән иде.
Татар совет әдәбиятының беренче
көннәреннән алып, үз иҗаты белән халыкка
хезмәт итеп килүче Кави Нәҗминең «Язгы
җилләр» романы партиянең бу чакыруына
җавап рәвешендә язылды. «Язгы җилләр»
романы язучының тарихи вакыйгаларны
сурәтләүдә дөрес ориентировка алып
эшләвен күрсәтте. Романда куелган идея
проблемаларыннан без Казан
пролетариатының бөтен Россиядәге
политик вакыйгалар фонында бирелгән
революцион көрәшен, татар
пролетариатының политик аңлы сыйныф
булып формалашуын һәм шулар нигезендә
тагын да ныгучы халыклар дуслыгының
ачык чагылышын күрәбез.
Кави Нәҗми үзенең күп кенә хи-
кәяләрендә хезмәт иясе массасының
6 «Пропагандист» журналы, № 9. 1944 сл.
капиталистларга һәм алпавытларга каршы
көрәш тарихына, гражданнар сугышы
чорының героикасын яктыртуга әһәмият
биргән иде. Аның хикәяләрендә һәм
шигырьләрендә, Бөек Ватан сугышы
елларында язылган «Хәят апа», «Фәридә»
поэмаларында, куп санлы публицистик
чыгышларында совет иле халыклары
арасындагы туганнарча дуслык — үзәк
мотивларның берсе булып яңгырый.
«Язгы җилләр»дә бу мотив үзенең югары
чагылышын тапты. «Язгы җилләр»
романы язучының иҗади үсешен күрсәтү
белән бергә, ул татар совет әдәбиятының
гына түгел, ә бәлки күп милләтле совет
әдәбиятының үсешендә дә принципиаль
әһәмияткә ия булган роман хәлендә
мәйданга килде. Язучыга бу романы өчен
1951 елда II дәрәҗә Сталин премиясе
бирелү моны яхшы күрсәтеп тора.
«Язгы җилләр» партия матбугатында
югары бәя алды. «Правда» газетасында,
«Большевик» журналында, үзәк һәм
республика периодик матбугатында
чыккан материаллар шул турыда сөйлиләр.
1951 елның 30 мартында «Правда»
газетасы болай дип язып чыкты: «Кави
Нәҗминең, өлгереп җиткән мастер
буларак, чиксез зур күләмдә тупланган
тәҗрибәсе, аңа, татар әдәбияты өчен генә
түгел, бәлки бөтен тугандаш әдәбиятлар
үсеше өчен тирән принципиаль әһәмияткә
ия булган күренекле әсәр тудырырга
мөмкинлек бирде». Түбәндәге юлларны
укыгач, Үзәк Комитетның 1944 ел 9 август
карарында әйтелгән фикерләр тагын бер
кабат искә төшәләр. «Правда» болай язды:
«Кайбер милли әдәбиятлар өчен әле соңгы
вакытка кадәр ерак үткәнгә юнәлү хас.
Алар үзләренең китапларын, үз халкының
революцион эшлеклеләренә багыш
130
лауга караганда, патшаларга теләбрәк
багышлыйлар. Мондый «искелеккә качу»
— бетеп җитмәгән милләтчелек
тенденцияләренең нәтиҗәсе ул. Нәҗми
романы капма-каршы тенденцияләрне,
революцион көрәш утында туган һәм
берләшкән яңа социалистик милләтләрнең
табигатенә хас булган тенденцияләрне
чагылдыра».
Кави Нәҗминең иҗади үсеше рус
классик әдәбияты һәм совет әдәбияты,
бигрәк тә А. М. Горький өйрәтүләрендә
тәрбияләнүгә бәйләнгән. А. М.
Горькийның иҗади принциплары, аның
алымнары, стиленең йогынтысы көчле һәм
нәтиҗәле булды. Мәсәлән, «Ана»
романының идея проблемалары,
композицион принциплары, сюжет,
характерлар үсеше һәм аларның романда
бирелү алымнары ягыннан килгәндә. «Язгы
җилләр» романына ясалган йогынты .нык
сизелә. Кави Нәҗми иҗатында без шул
вакытта А. Фадеев һ. б. ларның уңай
тәэсирен күрәбез.
«Язгы җилләр» романының ком-
позицион төзелеше, сюжеты, андагы
образларны күзәтеп чыгу, романның эчке
төзелешен, язучының художество
алымнарын, социалистик реализм методын
куллануда аның үзенчәлекләрен аңлауга
ярдәм итә.
«Язгы җилләр» романында персо-
нажларның күплеге, гаять катлаулы тарихи
чорны сурәтләү өчен күп сандагы
материаллардан файдалану, катлаулы һәм
төрле вакыйгаларны бирү — романны күп
планлы итә. Романның күп планлылыгы
аныи композицион төзелешенең дә кат-
лаулы булуын китереп чыгара. Ләкин бу
катлаулылык нинди дә булса
чуалчыклыкларга китерми. Язучы шушы
чорны төрле сыйнфый каршылыклар
бәрелеше яктылыгында һәм җәмгыять
үсешендәге прогрессив тенденцияләр
юнәлешендә, дөрес тотып ала белгән һәм
хәлиткеч социаль конфликтларны
художество чаралары белән оста сурәтләп,
и с- к е н е ң үлә һәм яңа н ы ң тормышта
һаман да зуррак позицияләр ала баруын
ачуга ирешкән.
Революцион көрәшнең үсеп килүче
геройлары Алексей Халявин, Хәсән
Айвазов, Мостафа, Андрей Петрович,
Гәрәй, Гриша, Фәйрүзә, Нәсимә, Саимә һ.
б. образлар нәкъ менә шуның өчен реаль,
тулы канлы образлар булып хәтердә
калалар Романның идея проблемалары,
анда сурәтләнә торган вакыйгалар барышы
үзе үк бу геройларның тор мышта үзәк
урынны алырга тиешле геройлар икәнен
күрсәтеп торалар.
Юныс Вәлишин, Мөбарәкша, пә- нәтәй
Камали, Иманкол хаҗи, купен Хисбулла,
Идрис Вәлишин, губернатор һ. б. — бары
тик әсәрдәге төп геройлар — эшче
сыйныфы вәкилләре тарфыннан
җимерелергә тиеш ле киртәләр генә.
Революциягә күтәрелеп килүче
пролетариат массасы — үсеп килүче көч,
яңа көч. Шуның өчен дә аның киләчәге зур.
Ә романның бөтен җепләрен үзенә
туплаучы композицион үзәк —
революцион хәрәкәтнең үсүе романдагы
геройларның да формалашуына китерә,
шул ук вакытта һәр уңай характерның үсүе
иске белән яңа көрәше нәтиҗәсе буларак
сурәтләнә. Романдагы төп идея
проблемаларын ачып бирүдә гаять зур роль
уйнаучы Мостафа образының актив
революционер булып үсү процессын гына
алып кара сак та, моның шулай
икәнлегендә шик калмый.
Октябрь Социалистик революциясенә
бөтен ил хезмәт иясе массалары ның
күтәрелүен күрсәтүче главалар гаять көчле
язылганнар. Аларда без шул чорның
кайнар сулышын тоябыз. Бу главаларда
революция алды көннәрендәге Россия
тормышының һәрбер кан тамырының
тибүе сизелеп тора... Автор романдагы
социал фонны тагын да киңәйтә: романның
соңгы — русча вариантында өстәлгән
главалар, крестьян арасындагы
кузгалышларны сурәтләү һ. б. шуңа хезмәт
итә. Без революцияне буарга маташкан
корниловчылар белән бәрелешнең көчле
эпизодын да, Казандагы революцион
күтәрелешне дә хәрәкәттә күрәбез.
Вакыйгалар үсте релешендә дә, романның
эчке төзелешендә дә хәлиткеч момент—
кульминацион момент якынлаша. Ро
мандагы бөтен конфликтлар төп үзәккә —
пролетариат һәм бур

жуазия арасындагы хәлиткеч бәрелешкә
килеп җитәләр... Роман, революцион
массаларның Казйн Кремлен штурмлавы
һәм дошманнарны җиңеп чыгу белән
тәмамлана.
Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы
язучының социалистик реализм методын
үзләштерүдә җитлегүен күрсәтә һәм ул,
формасы белән милли, эчтәлеге белән
социалистик татар совет әдәбиятының яңа
күтәрелешен исбатлаучы шатлыклы кү-
ренеш булып тора.
Роман язучының бөтен иҗат юлын, аның
үзәк идея-тематикасын һәм художество
алымнарын берләштерүче бер синтез
хәлендә мәйданга килде. Аңарда без Кави
Нәҗми иҗатындагы бер үзенчәлек — бел-
летристика алымнарының сугышчан
публицистика элементлары белән органик
бәйләнешен күрәбез. Бу үзенчәлек аның
романына оригиналь яңгыраш бирә. Роман,
язучының бөтен иҗат юлына хас булган
патриотик рух, большевистик партиялелек,
төрле милләт халыкларының сталинчыл
дуслыгы идеясе мотивлары белән
сугарылган. Романда үзәк урынны алып
торучы 1905—1907 һәм 1917 еллардагы
революцион хәрәкәт төрле милләт
вәкилләре арасында берләшү ноктасы һәм
алар арасындагы туганнарча дуслыкның
җимерелмәс фундаменты, нигезе итеп
бирелгән.
«Язгы җилләр» романы Кави Нәҗминең
иҗат мөмкинлекләре гаять зур булуын
күрсәтә, һәм без язучының коммунизмга
баручы совет халкы өчен, коммунистик
төзелешләрне тизләштерүдә ярдәм итә тор-
ган яңа әсәрләр бирүенә ышанабыз.
I