Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ШАГЫПРЬ ҺАДИ ТАКТАШ
ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
S нче декабрьда Татарстан Совет язучылары
һәм В. И. Ленин исемендәге Татарстан
республика кәтепханәсе татар совет поэзиясенең
күренекле вәкиле, халык шагыйре Һади
Такташның үлүенә 20 ел тулу истәлегенә
багышлап, зур кичә уздырды.
Г. Тукай исемендәге клубның’ залы язучылар,
газета-журнал редакциясе работниклары.
журналистлар, совет учреждениесе
хезмәткәрләре, студентлар һәм укучы яшьләр
белән шыгрым тулы булды.
Язучы X. Госман һ. Такташның тормыш юлы
һәм иҗаты турында бай эчтәлекле доклад белән
чыгыш ясады. Докладтан соң тагар совет
шагыйрьләре үзләренең шагыйрь лакташ
истәлегенә багышлап язган әсәрләрен укыдылар.
Кичәнең художество бүлегендә, ТАССР ның
халык артисты Фәйзулла Туишев, ТАССРның
халык, БАССРның атказанган артисты Габдулла
Шамуков, ТАССРның атказанган артисты Хәким
Сәлимжанов, Филармония артисткасы Динә
Снраҗетди- нова. Татрадиокомитет артистлары
баянчы Рокыя Ибраһимова һәм Әминә
Сафиуллина иптәшләр катнашында концерт
булды, һ. Такташ шигырьләре һәм поэмалары,
Такташ шигырьләренә язылган музыкаль
әсәрләр башкарылды.
Кичәдә катнашучылар шушы датага карата
республика кәтепханәсе төзегән библиография
белән таныштылар.
ЯЗУЧЫ КАВИ НӘҖМИГӘ 50 яшь
15 нче декабрьда, Галимнәр йортында, татар
совет әдәбиятының күренекле вәкиле. Сталин
премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тууына 50
ел, әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге- нә 30 ел тулуга
багышланган зур кичә үткәрелде.
Кичәдә партия-совет җәмәгатьчелеге вә-
килләре, язучылар, галимнәр, культура һәм
сәнгать эшлеклеләре, студентлар һәм укучы
яшьләр катнашты.
Кави Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗат
эшчәнлеге турында Гази Кашшаф доклад ясады.
ТАССР Верховный Советы Президиумы,
Министрлар Советы һәм ВКП(б) Өлкә Комитеты
исеменнән, Казан шәһәр Советы һәм ВКП(б)ның
Шәһәр комитетыннан, СССР Фәннәр
академиясенең Казан филиалыннан, Казан
дәүләт университетыннан, Татарстан Совет
язучылары союзыннан, «Совет әдәбияты»
журналы редакциясеннән, Татгосиздаттан,
газета-журнал редакцияләреннән, мәктәпләрдән
тәбрикләр белән чыктылар, котлау адреслары
һәм республикалардан дистәләрчә
телеграммалар тапшырылды.
132
Чуваш совет язучылары исеменнән шагыйрь
Стихвап Шавлы, Мари АССР язучылары
исеменнән иптәш Столяров юбилярны кайнар
рәвештә котлап, речьләр белән чыктылар.
Соңыннан иптәш Кави Нәҗми җавап рече
белән чыгыш ясады.
Кичәнең икенче бүлегендә зур концерт
булды.
ДРАМА СЕКЦИЯСЕНДӘ
* бнчы декабрьда драма секциясенең чи-
раттагы утырышы булып узды.
Б. Гыйззәт һәм Г. Халит иптәшләр «Татар
совет әдәбиятында конфликтлар мәсьәләсе»
дигән темага доклад ясадылар.
Докладчылар татар драматургларының
әсәрләренә тукталып, конфликтлар төзүдәге
уңышлы якларны һәм җитешсезлекләрне
күрсәттеләр.
Фикер алышуларда АТ Гайнуллин, М. Әмир,
Ә. Еники, Ш. Сарымсаков, Н. Исәнбәт, Р.
Ишморат һ. б. иптәшләр катнашты.
*Секциянең 18 нче декабрьда уздырылган
утырышында Г. Зәйнашованың «Тирәч елга»
исемле пьесасын тикшерү булды.
Пьесаны тикшерүдә катнашучы Ә. Ерикәй,
Ш. Сарымсаков, Г. Әпсәләмов, Г. Иделле, Т.
Гыйззәт, Ә. Камал, 3. Шаһиморатов һ. б.
иптәшләр студентлар тормышын чагылдырган
бу әсәрнең нигездә уңышлы булуын, яшь
авторның телгә игътибар белән каравын
билгелән үттеләр. Шул ук вакытта әле
образларның эшләнеп бетмәгәнлеге, пьесаның
сюжетындагы таркаулык, образларны үстерүгә
ярдәм итми торган артык детальләрнең булуы
күрсәтелде.
ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ
Декабрь аенда Г. Тукай исемендәге клубта,
тәрҗемәчеләр секциясенең киңәйтелгән
утырышы булды. Утырышта С. Фәйзуллни
тәрҗемә принциплары турында доклад ясады.
Докладтан соң кайнар рәвештә фикер
алышулар булды. Ә. Ихсак, Ш. Маннур, С.
Әдһәмоза, А. Гомәр, А. Расих, Ф. Фасеев һ. б.
иптәшләр тәрҗемә өлкәсендә булган күп кенә
бәхәсле мәсьәләләргә тукталдылар.
ПРОЗАИКЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ
21 нче декабрьда, прозаиклар секциясенең
чираттагы утырышында М. Хәсәновның нефть
темасына багышланган «Яна горизонт» исемле
повестен тикшерү булды.
Фикер алышуда Г. Бәширов, Г. Иделле, Г.
Әпсәләмов, Ә. Еники, А. Әхмәт, И. Нуруллин, Г.
Ахунов һ. б. иптәшләр катнашты.
Авторга әсәрен төзәтү өчен киңәшләр
бирелде.