Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАРТ НАУМНЫҢ КАЙГЫСЫ

Н. Л. НЕКРАСОВ
(Иделдә булган вакыйга)
I
Наумга паткы заводы һәм кунып чыгу өе Шактый китерә доходны. Наум ул — түгел тиле:
Бераз җир алып бик җүнгә, Игенчегә бик теләп Көтәчәккә акча бирә, Ә теге — тула эшләп!
Шулай, буш яткан урынны Итте бәрәңге кыры...
Якын — «Зур Соли» авылы, «Бабайки» монастыре,
Ерак түгел Кострома да. Наум ул — яши белә.
Аңа бит Идел-ана да Үзе акча китерә.
Аның эчемлек өе дә Тора нәкъ «Перекатэта ’. Бу тын өйгә җәй көнендә, Идел саеккан чакта
Агылып тора бурлаклар:
» Аракы да күп чыга...
Үтә алмагач зур кораблар, йөк күчә вак баржага.
Купецлар килә: «Ярдәм ит!» Наум халыкка шунда
Күз кыса: «Җаең кара!» днп, һәм карый үз җаен да.
1 Пароходлар узуга җайсызлый торган сай урыв.

10*
Гаңгача эш тора кайнап, Бар да риза, бар да шат. Начарда да бар яхшы як! Бодай уйлыйсын кайчак:
Әй, халыкны туйдыручы, Рәхмәткә лаек елга, Саегасын сип, ярлыны Кызганып, елдап-елга!
II
Мин очраклы борчуларын Сөям кыска бу чакның, Аның эш, җыр, учакларын. , Сукмагыннан мин ярның
Күрәм йөзләп бит һәм кулнын Матур чагылып киткәнен, Ялкау гына чайкалуын Канатсыман җилкәннең;
Күктә ай йөзә акыртын, Идел шыпылдап ага.
Чү! бер пароход кычкыртты, Ул очкын сибеп чаба,
Иөз тавыш белән кабатлый Шуны караңгы, тын яр...
Тик шулай булса да, тыңлый Бурлак җырын дулкыннар.
Мин йотлыгып тыңлый идем Кайвакыт ул моңнарны, Ләкин дәртле хезмәт гүен Күңеллерәк тыңлавы.
А! мин аз үзгәрдем, күптән Агарса да чәчләрем. Башланасын күрәм бүтән Заман һәм күрнешләрнен
Сөйгән елгам ярларының Очраклы тормышында: Өзеп ташлап богауларын, Тынгысыз халкым шунда,
Җитлегер, тыгыз урнашыр Буш кырларында ярның; Фән суларны тирәнәйтер: Өстендә киң елганың
йөзәрләр гигант кораблар Иксез һәм чиксез санда, Дәртле хезмәт мәңге яңрар Мәңгелек бу елгада...

101
Ill
Хыяллар!.. Ә шулай да мин Нык ышанам халыкка.
Бу ышану илтми ләкин Әлеге яхшылыкка.
Мисалга китерер идем Күп исем мин бу хакта. Бу — кыюлык. Ә ул инде Хәтәр эш безнең чакта!
Өстә болытлар юк чакны» Кояш балкып торганда, — Толпа хурлыклый куркакны, Кул чаба батырларга,
Ләкин шүрли — бер кыюлык Давыл тудырса әгәр;
Дуслар кача, дошман шундук Казый башлый бәлаләр...
О Русь иле!
IV
Илледән ашса да Наум, Юк хатын, балалары, йөрәге корырак аның. Ул акча сөя бары.
«Өйләнү,—ди, — җигелү йөккә!
Ә «туташлар» бигрәк тә Чирканычрак: вакыт үтә, Акча туза бүләккә».
Тормадым мин ул көннәрдә Аңарга каршы сөйләп, Гәрчә минем күкрәгемдә Типсә дә бүтән йөрәк.
Булсалар да, ут һәм боз күк. Безнең сәбәпләр башка: «Булмый ул кадәр хәтәр үк Давыл да ялгыз башка.
Ялкаулар һәм коллар барсын Әнә гади юл белән, Мөстәкыйль патша булырмын
I Мин язмышым өстеннән!» —
Дип уйладым. Кем булмас шат Калдырса җирдә буын?
Ә мин бераз вакытсызрак — Начар заманда тудым!
102
Шундый чак иде: яктыртмый Кояшы, ә ай сүнгән, Караңгы — аерып булмый Болытлы көнне төннән.
Күк күкри бер өзлексез, Дәһшәтле җил котыра, Кеше куркып һәм бер сүзсез Шуларга карап тора.
Булды бер ара: күренде Тац сызыла күк менә, Ләкин яңа давыл килде Алмашка искесенә.
Хәзерләнде яңа һөҗүм Яна көчләргә... Арып, Мин ярсу башымны идем, Җимерелде идеалларым,
Яшь тә үтте... Узды вакыт йөрәк союзына да.
Үлсәм — эз дә калмас! Барлык Өметем тик музада!
йөргәндә комлы сайлыкта Соры куликлар аулап, Кушылса шөлдер тавышына Тояк тавышы яңрап,
Яр өстенә чабам тизрәк: Кечкенә таныш арба; Атларның ялында — бизәк; Елмаеп берәү бара...
Шәп парат! Тәңкә тезелгән Шлеялары ялт иткән.
Мәһабәт, күк кафтан кигән, Бик шәп озын итектән,
Яңа, Мәскәү картузыннан, Дилбегә тотып кулга, Оча Наум. Очрый калсаң, Бик нык шатлана моңа!
Кычкыра: «Җитәр, шартлатма, Вакыт чәйләп алырга!..» 11аум сөйләргә ярата, Ә мин — колак салырга.
Кертәләр азык-төлеген, Самоварын, шешәсен һәм иң шәп Идел бүләген — Гәрәбәдәй чөгәсен.
103
Тәкъдим итә ул тырышыя, Чия, миләш «ачысын>, Кызып китсә, үзе ачып, Куя «кызыл башлы»сын.
— Я, эшләр ничек? — «Табыш шәп>, — Елмаеп җавап бирә.
Шунда ул, кызып китсә гәп, Барсын да санап бирә:
Елга вино күпме биргән, Заводтан күпме алган...
«Өч елга җитәр, дип беләм, Ысланган һәм тозланган!
Бөтен җәй буе эш эшлим, Мәшәкате — муеннан.
Байбактай ятам кышын мин, Кайчак калада булам.
Түрәләр — бар да дус — кода,-
Калдырмаслар бәладә, Күршеләр күп — сызгыр гына, Эш күп булса әгәр дә.
Кулда тотам бар тирәне, Чылбырдан шәбрәк — казнам: Бетте алпавыт крепьләре Минеке хәзер заман.
Судьяны алам акчага, Ризаландырам Хакны... (Чын русак — бераз мактана Иде ул эчкән чакны...)
VI
Наум шулай ярты йөз ел Торды, кайгы йотмады/ Эшләсә дә кара акыл, йөрәк тыныч йоклады.
Килә иде, очрашсак без, Хәтергә нрексездән ' Бакчамда тырыш үрмәкүч Ау корган матур имән.
Аркан буйлап төшкән кебек» Водолаз, көнгә мең кат Төшә ул, берәр корт күрен. Нечкә пәрәвез буйлап,
Я сагалап торып шунда, Комсызланып эләктерә
Крепь — крепостное право.
104
Озынборынны. Ашый да, Эшен дәвам иттерә.
Пәрәвезен куйган асып, Әйтерсең, күрсәтергә: Тукуы нинди! Запасы Нинди күп кара көнгә!
Көтүе белән черкиләр Шунда кабер тапканнар, Чуар канатлы чибәрләр — Күбәләкләр капканнар.
Күршедә бар тагын берсе: Айкала, чигә азап.
Минеке — ашый күпкәнче! Канәгать, шома, таза,
Я чебен ашый, я шунда Почмакта тыныч йоклый... Аңарга тормыш шәп монда: Хәсрәтләнми, курыкмый!
Мин Наумны күптән беләм: Инде яшьрәк чагыннан Аны шул үрмәкүч белән Тиңли идем... Я, шуннан?
Шактый капитал туплады, Күптән купең булырга Вакыт, ә ул сагышлады! Кайгы төште Наумга...
VII
Утыра иде уйланып Кичен капка төбендә; Кычкыртты соңгы пароход йокы баскан Иделдә,
Берәм-берәм кеше һәм кош Барсы да талды ялга.
Керде бер егет белән кыз Шул вакыт Наумнарга:
Күзләре зәңгәр Таняның, Ә толымнары көрән, Чәчләре бөдрә Ваняның. «Яшер караңгы төннән!»
«Ә елытмыйкмы самовар?» — «Алайса ярый...» Алар
Бер минут та тик тормыйлар: Көләләр, шаяралар.
Кагылышырга торалар, Кул, аяк һәм иңнәре,
105
Карашалар... чак борылсаң. Кушыла иреннәре!
Бер агара кызның бите, Бер кызара нәкъ комач... Наливкадан авыз итте, Ашады алар калач:
«Инде таңгача йокларбыз
Сездә — тын һәм рәхәттә!»
— Сез кем соң?—Без бертуганнар. Барабыз гыйбадәткә».
Наум уйлый: «Алдаша бит!
Мөгаен купең кызын Ябештергән! Туләсен тик! Миңа ни? Әнә кунсын!»
Аларга мендәрләр бирде: «йокларсыз шул диванда».
Хәерле йокы теләде Таня белән Иванга.
Сәгать герен бүлмәсендә
Күтәрде югарыга, Чумды мамык түшәгенә...
Уянды: дүртне суга,
Караңгы: кипкән авызы, Квас эчәсе килә,
Ә квас — калган анысы Тегеләр яткан җирдә.
«Юкка кичтән уйламадым!
Әкертен генә барып,
Алып килим! (уйлый Наум) йоклыйдыр алар арып,
Тиз уяталмас аларны
Тояк тавышы хәтта...» Ишекне ул ачты бары — Ишетте ул шул чакта
Кызның: «Берне тартыйк, Ваня!» Дип, шыпырт әйткән сүзен. Сызылды шырпы — ут яна...
Күрде аларның йөзен:
Бик чибәр йөзе Ваняның.
Таняныкы — чибәррәк!
Муенына Таня аның, Боҗрасыман бөгәрләп.
Тулы шәрә кулын салган!
Ачылып киткән күкрәк;
Бер битен чәче каплаган, Икенче бите ут нәкъ.
106
Наум шунда күреп калды Күзгә-күз карауларын. Төн пәрдәсе каплап алды Яшьләрнең йөзен тагын,
Наум китеп барды аннан...
Шуннан бирле Наумны Танымыйлар: йөри һаман Гел ачулы һәм моңлы,
Я ялгыз йөри тирәдә һәм кайта кара төндә, Ашамый тозлы гөмбә дә, Җүнләп эчми чәен дә.
Төнәтми наливкалар да, Поленикалар салып ’, Зур куркыныч тора алда — Артка китә хуҗалык!
Ялгышкалап куя чутта, Шәп чутлаучы булса да...
Янып тора һәрвакытта Матур ике күз алда!
«Тәмле ашап, тәмле эчтем, — /Моңая ул һаман да: — Карады шулай миңа кем?..э Туйдырды аңа бар да...
1874.
Ә. Исхак тәрҗемәсе.
1 Поленика яки поля пика — кура җиләгенә ошаган һәм ашый торган җиләк. Ул сазлыкларда үсә.