Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЗӘКИ НУРИ
*
ДИҢГЕЗ ЯСАЛГАН ЯКТА
Сталинградгидрострой дәфтәреннән
ГЕОЛОГЛАР ҖЫРЫ
Без илдә күчмә халыклар, Колач киң, максат ачык: һаман эзләнү алып бар, һәм яшә серләр ачып;
Тикшер туфрагын, суын, бел — Җил исә кайдан кая;
Яңарып торсын юлың гел, Төзелешкә мәйдан сайла...
Зур эшләр пионеры без! — Урын бар мактансак та.
Ил буйлап йөри җырыбыз Күченеп яктан якка.
Җир бораулыйбыз шатланып, Зәңгәр күк — биек түбә.
Ә йөрәк: бәхет катлавын Үлчибез, диеп тибә.
Төзүче: грунт!—ди безгә, һәм заказ бирә ташка. Таш белән бергә нигезгә Безнең көч керә башта.
Юлбашчы үзе күзәтә Барышын безнең эшнең; Безнең эш, димәк, тизләтә Бар эшен төзелешнең.
Юл ачык күчмә кошларга!
Котыпка кадәр үтеп, Яңгырый җыр илдә — дусларга Тик бәхет хәбәр итеп.
64
ЯҢА ШӘҺӘР
Кыргый тынлык булган монда. Ташландык бер яр булган...
Хәзер һөҗүм бара комга, Ватан шәһәр сала шунда, Инде урамнар туган.
11семе юк әле аларның, Бәлки бөтен ил уйлар?!. Асфальтын сыйпап даланың Тиздән җиләс җил уйнар.
Күчмә кош, кунып топольгә, Аптырап канат кагар: «Былтыр бар иде шушында, Кайда ул палаткалар?..»
Киң түрдә, иркен бишектә Елмаеп бала йоклар.
Яңа диңгез килүен көтә Бу җиргә яңа йортлар.
/Монда һәр ташчы кирпечен Шат уйлар уйлап сала; Туасын белә ил өчен Зур кала, җыйнак кала.
Җыр белән салына һәр нигез, Җырлап ябыла түбәләр.
Без инде, шәһәр бар, дибез, Инде хатлар киләләр!..
Ялтырап күркәм төсләрдә Карый шәһәр күзеңә, һәйкәл ул безнең эшләргә һәм гасырның үзенә.
ЕГЕТ ҺӘМ КЫЗ
Укыдылар шау-гөр килеп, бергә-бергә, Мәхәббәт тә тигез булды, җыр да бергә.
Дүрт ел үтте. — Инде менә Диплом кулда. Егет һәм кыз бергә китә, бик зур юлга.
Котлый дуслар шатлык белән, бәхет белән: Бер төзелешкә эләктеләр — бәхетлеләр.’
Калды Казан, яшь Ульянов булган җирләр, Алда — дала, кохм бураны куган җилләр.
Эссе һава биткә ялкын кебек бәрә.
Бер үк теләк кызда да һәм егеттә дә:
Явызлыклар эшләмәсен җил беркемгә — Диңгезне һәм ГЭСны тизрәк өлгертергә!..
Аяк басып бер гигант ГЭС юлларына, Алар бергә приказ алды кулларына.

Егет тиеш Камышиннан башларга юл, — Китә яңа диңгез төбен капшарга ул.
Кызның исә маршруты Кара җиргә...
Димәк, якын була алмый ара бер дә.
Шатлан, күңел, һәм горурлан син— хакың бар: Бер төзелеш, ә арада мең чакрымнар!..
Туры килде «хуш, сау бул!» дип кул бирергә, Геологның эше шундый — юл йөрергә.
Хатлар гына килә хәзер ераклардан, Иң кадерле хисне ташып йөрәкләрдән:
Юк, чакрымнар аера алмас бер-беребездән! Идел корыч һәм бетонга төренер тиздән,
Шаулап агар коммунизм үзәненә!..— Очрашырбыз нәкъ шушында без дә менә.
Ә бүгенгә хисне хатлар ташып торсын, Хезмәтебез Идел агымын ашыктырсын.
ЕЛГАЛАР ОЧРАША
Сөйләшә ике зур елга Ягымлы итеп кенә.
— Очрашыр елыбызның да Язына җиттек менә. —
Чал Идел Донга эндәшә, Килә җыр булып тавыш. — Көчебез, димәк, берләшә, Кулың бир, булыйк таныш
Күңелле безгә яшәве Баһадир халык белән;
Картларын аның, яшьләрен Хезмәттә танып беләм.
Җиңәрләр алар барын да, Дәрт өстәр сулышыма. Килделәр менә ярыма Тынычлык сугышына.
Жигули, Мамай курганы: Эш тә, ди, җыр да ямьле. Мондый тантана булганы Юк иде миндә мәңге!
Далага тиздән борачак Агымым көчен бетон; һәр өйгә нурым керәчәк — Дусларым өчен бит ул.
Ачыла миндә юлларның Кораблар йөзәрлеге.
Тибрәтә күңел кылларын Язмышның гүзәллеге...
5- ,с. ә.- № и.

66
Иделнең матур эчсерен, Көр сулап, Дон тыңлады; Әйтерсең, дулкыннар телен Аңлады дулкыннары.
Ихлас белән җавап бирде Шул ук телдә дулкыннар:
— Минем дә шат хисләр инде Сиңа таныш булсыннар.
Син — безнең өлкән елгабыз, һәм ана бит син безгә.
Киң эзгә бергә чыгабыз, Юл салып биш диңгезгә.
Кушыла агым агымга, Көч көчкә — менә заман! Гөр килә минем ярым да, һәм корал килә һаман.
Барлык юлдан килә, күрәм: Җыр, бетон, тимер, агач... Синең герой-шәһәр белән Тоташа минем Калач.
Суларым каналга тула, Өстемдә — сөйкемле күк. Миндә дә зур диңгез туа Синдәге шикелле үк.
... Сөйләште ике зур елга Ягымлы итеп кенә.
Зур хис белән матур моңга Бай алар ничек менә!
Туалар безнең күңелдә — Бу хисләр таныш алар. Мәңгегә шулай илемдә Елгалар кавышалар.
СТАЛИНГРАД
Сталинград юлларыннан атлыйм, Янгын исен саклый җилләр дә; йөрәк каны сеңгән җирне таптыйм, Акты ул кан илем җиңгәндә.
Издек монда фашист-үрмәкүчне, Берлин юлына шушыннан чыктык. Азатлыкны яклап көрәшүче һәркем өчен кирәк бу ныклык.
Сталинград! Синнән үрнәк алып, Чор кабатлый: «Чынык, кыз утта!» Исемең яши көрәшүче халык йөрәгендә, алгы сызыкта.
67
Тагын чәчәк синең бакчаларда, Хуш исеннән гүя исерәм. Урамнарың буйлап атлаганда Күз алдыма шуны китерәм:
Туплар гөрли. Төтен — кара, сасы... Кореялы әйтә: — Чыдарга!
Бу кырларда урман полосасы Тиздән тиеш калкып чыгарга.
Фашист өере бомбовозлар куа, Вьетнамлы әйтә: — Түзәрбез! Дулкын ярылыр, ә ишелмәс кыя, Яңа йортлар тиздән төзәрбез.
Алтын шомы булып картечь сибелә, Ә Филиппин халкы: — Бирешмәм! Чәчәк тулыр иркен болын иңенә, һәм өлгерер тауда җимешләр.
Ут-ялкынга ташлар түзә ничек?!
Ә Малайя халкы ант итә:
— Без җиңәрбез!..
Телдән телгә күчеп
Илләр буйлап изге ант үтә:
«Нык торырга, Сталинград кебек!
Илбасарны кыю изәргә;
Тыныч көндә — ул көн ерак түгел! — Сталинград кебек төзәргә!»
Сталинград! Җиңү символы син, Ватанымның герой шәһәре;
Җырларыңа синең кем җыры тиң, Кем шөһрәтле синең кадәре.
Дөнья шулай телгә ала сине, —
Дуслар — сөеп, дошман — калтырап; Батырлыгың җирдә белми тиңне, Гасырларда яшәр ялтырап.
Хәрабәдән сине ил күтәрде
Матур итеп, якты, киң итеп.
Цементлыйбыз хәзер зур ГЭСларны, Ныклыгыңа синең тиң итеп.
1951 ел, Сталинград.
68
С. УРАЙСКИЙ

ПОРТ-ШӘҺӘР
Басып торам
Идел ярларына,
Су өстендә шәүләм чагыла...
Кара төнне яшен яктырткан күк, Порт-шәһәрдә утлар кабына.
Күтәрелә моннан
Сөзәк үрләр,
Җилдә шаулый нарат урманы.
Үсеп чыкты шунда яңа шәһәр — Порт-шәһәр дип атый ил аны. Тынычлыкка
Терәк булсын өчен Цементладык аның нигезен.
Биек йортлар салдык,
Түбәләрен
Болытларга кадәр тигезеп.
Урамнары — асфальт,
Ком бураның
Кеше монда күптән туктаткан. «Победа»лар үтә, Кичә генә
Кыр кәҗәсе үткән сукмактан.
Картограф өлгермәгән аиы Карта битләренә язарга.
Ләкин ул бар,
Гади эшче, ташчы, инженерлар Иҗат итеп яши аңарда.
Берәр дустың
Яки туганыңа Сәлам-хатлар язсаң әгәр дә, Киң Ватанның һәрбер почмагыннан Почта килә яңа шәһәргә.
Төннәре дә монда
Көн шикелле,
Якты нурдан күзләр чагыла;
Шушы нурлар Идел ярларыннан Күчә илнең бөтен ягына.
Шушы нурлар,
Ак күгәрчен булып, Күп илләрдә канат кагына. Чакыралар алар халыкларны • Тынычлыкны саклап калырга.

(9
БЕРЕНЧЕ ЭШЕЛОН
1.
Мең тугыз йөз илле беренче ел, Сокландыргыч июнь иртәсе; Машинистка тынгы бирми уйлар — «Алда әле шактый озын юллар, Жигулига, Идел буйларына Ничек тизрәк барып җитәсе!?» Эшелонга каршы йөгерәләр күк, Күлләр, таулар, яшел урманнар; Сулыклардан күтәрелә томан, Болыннарга печәнчеләр тулган, Алар барысы Ватан иртәсенеп Алтын нурларына чумганнар. Ниләр генә бүген тиң булыр соң Машинистның матур уена! Ул гудогын бирә сузып-сузып, Ә уйлары паровозны узып, Ашкыналар бөек төзелеш барган Жигулига, Идел буена.
2.
Бу. җирләрдә әле кичә генә Төзүчеләр булып уздылар;
Таулар кисеп, урман, сулар кичеп, Яр, чокырлар, сазлыкларны үтеп, Бөек чорның бөек төзелешенә Яңа тимер юллар суздылар.
Алар — ГЭСка нигез салучылар, Халкыбызның батыр уллары;
Җиңеп кышкы салкын бураннарны, Төзеделәр «Яшел урам»нарны, Жигулида тизрәк балкысын дип, Ильич белән Сталин утлары.
3.
Кинәт кушылып хезмәт шау-шуына. Яңгырады гудок тавышы:
Донбасс күмере, Урал, Кузбасс тимере, Цемент, бетон, кабель, нефть — һәрбере Килеп яңа магистраль буйлап, Идел суы белән кавышты.
Эшелонда килде Жигулига Экскаваторлар, краннар;
Машинистны шатлык биләп ала, Төзүчедән рәхмәт ява аңа — Тыныч илдә тыныч хезмәт белән Чынга аша шулай хыяллар.

70