Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ПРОЗАИКЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ
• Прозаиклар секциясенең 2 ноябрьда үткәрелгән утырышында «Үсү юлы» альма-нахының икенче һәм өченче китапларында басылган хикәяләр буенча фикер алышу булды.
Доклад белән язучы Ә. Еники чыкты. Докладчы «Үсү юлы» альманахында басылган хикәя авторларының алган темалары күп төрле булуын һәм яшь авторларның үз стильләрен табарга омтылуларын уңай факт итеп билгеләде.
Р. Саттаров, М. Хәсәнов, Г. Ахунов, 1 С. Сафуанов иптәшләрнең сюжет төзүдә 1 Ьәм безнең илебездә булган үзгәрешләрне, яңалыкларны тотып ала белүдә үзенчәлекләре бар.
Хикәяләрнең гомуми җитешсезлекләре ышандыру көченең зәгыйфь булуында. Бу исә тормышны яхшы белмәүдән, сурәтләү чараларының йомшак булуыннан килә. Хикәяләрдә ясалмалыклар күп.
. Докладчы соңыннан хикәя пәриең теленә тукталып нигезле анализ ясады. Күп сүзлелек, фикер буталчыклыгы, кичерешләрне бирүдә чама хисен югалтуны докладчы хикәяләрнең телендәге һәм художество чараларындагы житешсезлекләр итеп күрсәтте.
Фикер алышуда Ф. Хөсни, И. Нуруллин, 3. Мансур, С. Шакир һ. б. иптәшләр катнашты. «Үсү юлы» альманахы редколлегиясенең яшьләр белән әле аз эшләве күрсәтелде, «Үсү юлы»нда өлкән язучыларның консультация рәвешендә язылган мәкаләләрен урнаштырып бару тәкъдим ителде.
Соңыннан секция җитәкчесе Г. Бәшнров доклад Һәм чыгышлар буенча йомгак ясады. Ул яшьләрне кыюрак булырга, тормышны фотограф булып түгел, художник булып күрә белергә, тормышның прэзнясен күрә белергә чакырды.
* 22 ноябрьда секциянең отчёт-сайлау җыелышы булды. Секция җитәкчесе Г. Бәшнров секциянең бер еллык эшенә отчёт ясады.
Отчёт чорында секция утырышларында күп кенә иптәшләрнең әсәрләре тикшерелгән һәм теоретик мәсьәләләр буенча докладлар тыңланган.
Язучы Г. Әпсәләмов «Газинур» исемле романын язып тәмамлады. Бу әсәр секция утырышында тикшерелеп, әсәрнең җитеш-сезлекләре күрсәтелде һәм автор аны кабат эшләде.
Ә. Фәйзинең «Тукай» романы, А. Расихның «Олы юлга чыкканда» исемле романы да секция утырышында тикшерелде.
Докладчы прозаның башка төрләре буенча эшнең начар торуын, хикәяләрнең саны елдан-ел кими баруын, А. Шамов, Г. Иделле, Г. Галиев иптәшләрнең сүлпәнлекләрен, соңгы елларда бернәрсә дә язмауларын күрсәтеп үтте.
— Әдәби әсәрләрдә яңалыкны күрсәтү җитми, — диде докладчы, — директор яки председатель төшерү кебек шаблон кон-фликтлар яшәп килә. И. Газиның «Алмагачлар чәчәк ата» хикәясендә, Ф. Хөснинең «Җәй башы» повестенда шушы нәрсә урын ала. Конфликтны табигать белән көрәштә табарга булыр иде.
Докладчы, 1951 елда секциядә тикшерелеп, «Совет әдәбняты» журналында басылган яки аерым китап булып чыккан проза әсәрләренең уңышлы һәм кимчелекле якларына тукталды.
Фикер алышуда А. Шамов, Ф. Хөсни, Г. Кашшаф, Г. Әпсәләмов, X. Садри, Г. Гобәй, X. Госман һ. б. иптәшләр катнаштылар.
Секциянең 1951 елдагы эше канәгатьләг нерлек дип табылды.
Яңа бюро составына Г. Бәшнров, Г. Әп-сәләмов, Ф. Хөсни, А. Шамов, Ә. Еники иптәшләр сайланды.
ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ
126
Шагыйрьләр секциясенең 24 октябрьдә уздырылган утырышы шагыйрь 3. Нуриның «Фронт һәм тыл» исемле шигырьләр циклын тикшерүгә багышланган иде.
Докладчы Сибгать Хәким 3. Нуриның сугыштан соңгы елларда иҗат активлыгы күтәрелә баруы, аның бүген укыган ши-гырьләренең дә укучыларда җылы тәэсир калдыруы турында әйтте. Шагыйрьнең турыда н-тур ы бөек төзелешләрнең үзендә булуы, аны өйрәнеп язуы шигырьләргә тормыш материалы биргән.
Циклда яхшы эшләнүләре белән «Экска-ваторчылар янында», «Юлда», «Пионерлар хаты», «Тау», «Паромда», «Егет белән кыз», «Елгалар очраша», «Бала туды» шигырьләре аерылып торалар.
«Хат ташучы», «Кыю да, кыюсыз да», «Бер сөйләшү» исемле шигырьләр әле эшләнеп бетмәгәннәр, боларда фикер таркаулыгы сизелә, конкретлык җитеп бетми. Тел өстендә эшлисе бар әле.
Фикер алышуларда С. Баттал, М. Сад- ри, Ш. Маннур, Ә. Исхак, М. Хөсәен, 3. Мәҗнтов һ. б. иптәшләр катнашты. Сөйләүчеләрнең барысы да шигырьләргә уңай бәя бирделәр. Ләкин әле кешеләрнең циклда тоныграк бирелүен, аларны ачыкларга кирәклекне әйттеләр.
Автор файдалы киңәшләре өчен катна-шучыларга рәхмәт әйтте һәм шигырьләрне камилләштерү өстендә эшләячәген белдерде.
ТӘРҖЕМӘ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА КИҢӘШМӘ
Шушы елның октябрь аенда Татарстан Совет язучылары союзы, язучылар җәмәгатьчелеге, тәрҗемә өлкәсендә эшләүче иптәшләр һәм издательство работниклары катнашында, киңәйтелгән правление утырышы үткәреп, татар әдәбияты әсәрләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләсен тикшерде.
Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча доклад белән язучы Газиз Иделле чыкты.
Докладчы, татар әдәбиятының аерым әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юлында эшләнгән конкрет фактларга тукталды, бу өлкәдә булган уңай тәҗрибәләрне күрсәтте. Аерым алганда, Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романының Садовский тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе, С. Липкин тәрҗемәсендә Г. Тукайның «Шүрәле»се, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повестеның Ян Ви- иецкий тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе, С. Хәкимнең «Шагыйрьнең балачагы» поэмасының шагыйрь Сидоренко тарафыннак эшләнгән тәрҗемәсе һәм башка кайбер- тәрҗемәләр әнә шундыйлардан саналырга хаклы.
Докладчы һәм фикер алышуда катнашучы иптәшләр, тулаем алганда, бу эшнең, торышы һәм сыйфаты канәгатьләнерлек булмауны күрсәтеп үттеләр.
X. Госман һәм Ә. Фәйзи иптәшләр Һади Такташ әсәрләренең Л. Мартынов тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләрендәге бозуларга, һ. Такташ поэзиясенең үзенчәлекле- якларыи аңламыйча, өйрәнмичә, ул әсәрләргә «ирекле» рәвештә үзеннән теләгәнчә «ямаулар» салып азаплануына күп кенә фактлар китерделәр. Шундый ук «иреклеккә» — тупас рәвештә бозуларга Г. Тукай шигырьләре дә нык кына дучар ителгән (мәсәлән, 1946 елда рус телендә чыгарылган җыентык).
Шагыйрь Әхмәт Исхак үзенең чыгышын-, да мондый бозуларны тәрҗемәчеләрнең «ничек эшләнсә дә эшләнсен, бары тик үтсен генә» принцибыннан чыгып эшләүләре белән аңлата. Киңәшмәдә, шулай ук, тәрҗемә эшендә булган кустарьчылык, тәрҗемә эшенең ныклы принциплары булмау, тәрҗемә практикасында чуарлыкка теләгәнчә юл куелу тәнкыйть ителде. Эшләнгән тәрҗемәләрнең сыйфатлары тикше-релмәве, тәрҗемәче кадрларны туплау һәм тәрбияләү буенча Татгосиздатның да, Язучылар союзының да начар эшләве күрсәтелде. Тел, тарих һәм әдәбият институтының бу мөһим эштән бөтенләй читтә торуы турында күп кенә тәнкыйть фикерләре әйтелде, тәкъдимнәр ясалды.
Фикер алышуларда шулай ук С. Файзуллин, Ян Винецкий, Б. Гыйззәтуллин, А. Гомәр, С. Баттал, И. Заботив, А. Мелуз- ников һәм Г. Гобәй иптәшләр катнаштылар.
Зур идея әһәмияте булган һәм бик нык өлгергән бу мәсьәлә буенча байтак кыйммәтле фикерләр тупланды.
ТАТАР КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ ЯҢА ҖЫРЛАРЫ
26 октябрьда Г. Тукай исемендәге клубта яңа җырлар кичәсе үткәрелде. Кичәгә язучылар, композиторлар, газета-журьал редакцияләре работниклары, Татгосиздатһәм Татполиграф работниклары, студент яшьләр һәм укучылар килгән иде. Яңа жырлар турында кереш сүз белән шагыйрь Снбгагь Хәким чыгыш ясады.

Татарстан композиторлары татар совет шагыйрьләре белән берлектә тынычлык ечен көрәшкә багышланган яңа җырлар тудырдылар.
Композитор Н. Җиһанов хор, солистлар Ьәм оркестр өчен тынычлык турында җырлар циклы язды. Бу циклга «Рус халкына салам», «Халыклар дуслыгы», «Ватан турында җыр», «Безгә тынычлык кирәк» һ. б. җырлар керә.
Татарстанның үзешчән сәнгать коллек-тивлары Р. Яхинның «Халыклар анты» кемле җырын башкаралар. Татарстанның атказанган артисты У. Альмеев шул ук авторның «Тынычлык дуслары» исемле җырын башкара.
Композитор Җ. Фәйзи «Кытай дустыма», вке вокаль әсәр — «Сугышны булдырмабыз» һәм «Ак күгәрчен» җырларын иҗат итте.
Татар дәүләт опера һәм балет театры, Татар дәүләт филармониясе һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре репертуарларында Ш. Мәҗитовның «Сталин ул — тынычлык», «Советлар Союзы — тынычлык терәге», М. Мозаффаровның «Тынычлык солдатлары» исемле җырлары өстәлде.
С. Хәким шагыйрьләр белән композиторлар арасында булган дуслыкны тагын да ныгытырга, җиңүче халыкка лаеклы җырлар тудырырга чакырды.
Кичәнең художество бүлегендә Татар дәүләт филармония артистлары яңа җырларны төрле музыка коралларында башкардылар, җырчылар катнашты. Тамашачылар яңа җырларны яратып тыңладылар.