Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ИЛҺАМЫ ЧИШМӘСЕ


Коммунизм төзүче совет халкының һәм тынычлык, демократия, социализм өчен көрәшүче бөтен прогрессив кешелекнең идея тормышында гаять зур тарихи әһәмиятле вакыйга булды: ВКП(б) Үзәк Комитеты карары буенча, иптәш Сталин күрсәтмәләрен үтәп, Маркс — Энгельс — Ленин институты Владимир Ильич Ленин Әсәрләренең дүртенче басмасын чыгарды. Марксизм фәнен алга үстерүче бөек фикер иясе, большевиклар партиясен төзүче, Октябрь революциясенең җиңүен оештыручы, совет дәүләтенә нигез салучы, совет халкының һәм бөтен дөнья хезмәт ияләренең сөекле юлбашчысы Ленинның Әсәрләрен яңадан бастырып чыгаруны барлык намуслы кешеләр чиксез зур шат-лык белән каршы алдылар. Чөнки Ленинның һәрбер сүзе, аның күп сандагы гениаль хезмәтләрендә әйтеп калдырган чиксез бай фикерләре безнең.өчен кадерле мирас. Ленинның үлемсез тәгълиматы ирекле, бәхетле, тыныч социалистик тор-мышка омтылучыларның кулында җиңелмәслек көчле идея коралы, аларны ул геройларча көрәшкә рухландыра һәм туплый.
Җир йөзенең барлык почмакларында да миллионнарча алдынгы кешеләр Ленин әсәрләрен укыйлар һәм яңа җәмгыять өчен көрәшергә өйрәнәләр. Безнең илдә, ленинизмның ватаны булган илдә, Ильич әсәрләрен өйрәнү коммунизм төзүчеләр өчен иң кирәкле, зарур эш булып әверелде. Ленин һәм Сталин әсәрләре бездә җиңүебезгә ышанычны ныгыталар, алра барыр юлыбызны яктырталар, тормышны, аның үсеш законнарын һәм перс-пективаларын белергә, сыйныфлар арасындагы һәм халыкара мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итәләр, хәзерге заманның иң катлаулы мәсьәләләрен чишү өчен ачкыч бирәләр. И. В. Сталин тарафыннан үстерелгән һәм үстерелә торган ленинизм дөньяны үзгәртеп коручы куәтле- көч булып, кешелек җәмгыятенең, алга, коммунизмга хәрәкәтен тизләтә.
Ленинизм — рус һәм бөтен дөнья культурасының иң югары казанышы, марксизмның яңа тарихи шартларда үсеше. Искиткеч укымышлы, тирән һәм үткер фикерле революционер — Ленин марксизм тәгълиматын — табигатьнең һәм җәмгы-ятьнең үсеш законнары турындагы фәнне, изелгән һәм эксплуатацияләнгән массаларның революциясе турындагы фәнне, барлык илләрдә социализм җиңүе турындагы фәнне, коммунистик җәмгыятьне төзү турындагы фәнне — тагын да югарырак күтәрде һәм баетты, марксизмның үсешендә яңа эпоха тудырды.
В. И. Ленин Әсәрләренең дүртенче басмасы моңа кадәр чыккан басмалардан тагын да тулырак булуы белән аерыла. Аида Лениннын 501 яңа документы беренче тапкыр кергән, шулардай 267 документ Октябрьга кадәр, ә 234 Октябрьдан соңгы чорда язылган. Әсәрләр җыентыгына кергән 62 документ беренче тапкыр игълан ителә. Ленин әсәрләренең беренче басмасы 20' томнан (26 китап), икенче һәм өченче басмалар — 30 томнан тор-
95
ran булса, дүртенче басма 35 том тәшкил итә. Ленинның фәнни эш лабораториясе булган «Империализм буенча дәфтәрләр», «Философик дәфтәрләр», «Аграр мәсьәлә буенча дәфтәрләр» әсәрләр җыентыгына кермичә, аерым китап итеп басылалар.
Партия төзелеше, революцион политика, сыйнфый көрәш, философия, экономика, социалистик төзелеш, коммунистик тәрбия һ. б. бик күп мәсьәләләр белән беррәттән, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать проблемаларына, яңа культура өчен көрәш мәсьәләләренә дә гаять зур әһәмият бирде. Ленин матур әдә- .биятны һәм сәнгатьне бик яхшы белгән һәм яраткан. Аның әсәрләрендә, хатларында әдәбият һәм сәнгать турында тирән, кыю фикерләр бик күп. Ленинның кыйммәтле күрсәтмәләре марксистик-ленинчыл эстетиканың нигезенә салынды, һәм пролетариат кадрларын, совет интел-лигенциясен яңа культураны үстерү өчен армый-талмый көрәшкә рухландырды һәм рухландыра.
Ленин әдәбият һәм сәнгать белән тормышны танып-белүиең гаять көчле чарасы буларак кызыксына. Революция даһие әдәбият мәсьәләләрен шулай тпрәнтен тикшерә икән, бу — ул әдәбиятка дөньяны революцион юл белән үзгәртү эшендә әһәмиятле коралларның берсе дип карый һәм аңа зур бурычлар йөкли дигән сүз.
Марксизм-ленинизм философиясе өйрәткәнчә, әдәбият — объектив дөньяның образлары аша чагылышы, иҗтимагый аң формаларының берсе. Ләкин чынбарлыкның аңда мондый чагылышы пассив түгел. Әдәбиятчыларны Ленин тормышка, «эшчеләргә батыррак һәм киңрәк якын килергә», тормыш күренешләрен тулырак яктыртырга һәм шул ук вакытта тормыш катлаулыкла- рында күмелеп калмаска, бәлки чынбарлык күренешләрен җентекләп һәм һәрьяклап өйрәнүдән тирән политик нәтиҗәләр чыгарырга, тормышның үзенә көчле йогынты ясарга, аны үзгәртү юлларын күрсәтергә чакырды. Әгәр дә әдәбият шундый таләпләргә җавап бирми икән, аның эстетик, философик кыйммәте дә, һәртөрле иҗтимагый-политпк әһәмияте дә югала, ул эшлексезлектән эч пошканда шөгыльләнә торган буш эш кенә булып кала.
XIX йөзнең соңгы елларында, Ленинның революцион эшчәнлеге башланган чорда, әдәбиятка һәм сәнгатькә иҗтимагый тормыштан аерылган, индивидуаль шәхеснең эчке кичерешләренә генә бәйләнгән бернәрсә дип карау аеруча күп таралган иде. Империализмга хас булган экономик һәм политик кризис әдәбиятта декадентлык һәм натурализм черегендә гәүдәләнде. Ха-лыктай, прогрессив көчләрдән, про-летариат көрәшеннән читләшкән һәм реакцион буржуазиягә сатылган язучылар әдәбиятны идеализм һәм мистика белән сугардылар, материалистик һәм реалистик традицияләрдән баш тарттылар. Әдәбиятны алар кешеләр аңын агулау коралына, революцион хәрәкәтне буу чара-сына әверелдерделәр. Тормыштан ваз кичү, өметсезлек һәм, шулар нәтиҗәсе буларак, мораль бозыклык, җенси азгынлык, минутлык ләззәт, барча нәрсәгә һәм башлыча яңалыкка дошманлык — буржуазиянең черек әдәбияты укучыларны шундый «идея азыгы» белән сыйлады.
Әнә шул шартларда көрәшнең киң аренасына В. И. Ленинның күтәрелеп чыгуы әдәбиятның һәм сәнгатьнең язмышы өчен дә гаять зур тарихи әһәмиятле фактор иде. Ленинизмның тууы, философиядә һәм политикада кебек үк, эстетикада да марксизм үсешенең яңа, юга-ры этабы булды. Марксистик- ленинчыл эстетиканың асылы һәм үзенчәлеге шуннан гыйбарәт ки, аның үсеше, теоретик эчтәлеге революцион практика белән аерылмаслык тыгыз бәйләнгән, һәм Ленин, революцион теория белән революцион практика бердәмлегенең бөек остасы, Маркс һәм Энгельс тәгълиматын яңа шартларда үстереп, бер үк вакытта эстетика мәсьәләләрен дә социология, философия, политика мәсьәләләренә, пролета -
96
риат көрәшенең чаралары һәм бу-рычларына туры китереп хәл итте.
Марксистик философиядән, ма-териалистик таиып-белү теориясеннән чыгып, В. 11. Ленин реалистик әдәбиятның һәм сәнгатьнең теоретик нигезләрен эшләде. Ул әдәбиятның социализм өчен пролетариатның көрәше белән бәйләнештә үсүен таләп итте һәм бу таләпкә җавап бирмәгән әдәбият агымнарын рәхимсез кыйнады. Буржуаз әдәбиятның нигезендә ягучы, таркалып бара торган капиталистик җәмгыятькә хезмәт күрсәтүче идеализмны Ленин кискен тәнкыйть утына алды һәм марксистик эстетиканың материалистик нигезен ныгытты.
Ленинның чагылдыру теориясе өйрәткәнчә, чынбарлыкны таныи- белү ниндидер шартлы билгеләр, иероглифлар, төссез күләгәләр аша гүгел, бәлки реаль дөньяны дөрес, мөмкин кадәр тулы һәм җайлы итен күрсәтә торган образлар ярдәмендә була. Әдәбият әнә шундый танып- белүнең бер көчле чарасы икән, ди-мәк аның иң югары формасы реалистик булырга һәм объектив хакыйкатьне чагылдырырга тиеш, димәк тормыштан бизүче, хакыйкать каршында көчсез, үз кыйммәтен бары тик үзендә генә күрүче әдәбиятка урын булмаска тиеш. «Точка зрения жизни, практики должна быть первой и основной точкой зрения теории познания»5—ди Ленин.
Шулай булгач, дөньяны танып-белү- нең формаларыннан берсе булган художество әдәбиятында да реализм принцибы кешене практик чынбарлыктан - - табигатьтән һәм җәмгыять тормышыннан — аермый һәм аны шушы чынбарлыкның сукыр, көчсез пассив колы итеп тә калдырмый, бәлки кешене практикада ныграк, тирәнрәк, дөресрәк танып-белүгә якынлаштыра, кешене чынбарлыкка карата үзенең, мөнәсәбәтен актив белдерергә, табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге . явыз көчләрне җиңәргә, тормышны үзгәртеп кора белергә өйрәтә.
Мәгълүм ки, империалистик буржуазия язучылары, үзләренең реак- чиягә хезмәт итүләрен яшерергә тырышып, «объективизм» лозунгысын күтәргән булалар. Имеш, алар чынбарлыкны «объектив» рәвештә, ягъни ничек булса, шулай чагылдыралар. Имеш, алар тенденциоз түгелләр. Ләкин буржуаз «объективист- лар»ның мондый лыгырдавы капитализм чынбарлыгын 5 В. И. Л с я я и. Әсәрләр. 14 том, 139 бит.
яклаудан, аның каршында тез чүгүдән башка берни дә түгел икәнен В. И. Ленин «Народи и кл ы ки ы ң экономик эчтәлеге һәм Струве әфәнде китабында ана тәнкыйть» исемле гүзәл әсәрендә үк (1894 ел) фаш итте. Струвеның народникларны буржуазия күзлеген- . иән чыгып тәнкыйтьләвең, ләкин шулай да «объектив» булырга маташуын күрсәтеп, В. И. Ленин аңа каршы материалистның ачыктан- а ч ы к и а рти ялел еген куя:
«Объективист мәгълүм тарихи процессның (ягъни капитализмның. — К. Ф.) зарурлыгы турында сөйли; материалист шул иҗти.ма- гый-экономик формацияне һәм ул формация тудыра торган антагонистик мөнәсәбәтләрне төгәл констатацияли. Фактларның шул төрке-менең за р у р л ы г ы н р а с л а га 11 д а, объективист ‘ һәрвакытта да шул фактларның апологеты карашларына төшү куркынычы алдында тора; материалист сыйнфый каршылыкларның асылын ача һәм шуның белән үзенең карашын билгели. Объективист «җиңеп чыгу мөмкин булмаган тарихи тенденцияләр» турында сөйли; материалист башка сыйныфларның каршы хәрәкәт итүләренең билгеле бер формаларын тудырганы хәлдә, шул экономик тәртипләрне «идарә итүче» сыйныф турында сөйли. Шулай итеп, материалист, бер яктан, үзенең объективлыгын объективистка караганда эзлеклерәк, тирәнрәк һәм тулырак үткәрә. Ул процессның зарурлыгын күрсәтү беләи чикләнеп калмый, бәлки атап әйткәндә нинди иҗтимагый-эконо- мик формациянең шул процесска эчтәлек бирүен, бу зарурлыкны атап әйткәндә кайсы сыйныфның билгеләвең ачыклый... Икенче яктан, материализм, әйтик, иартиялслскне үз эченә ала, вакыйганы бәяләгәндә һәркайчан туп-туры һәм ачык итеп

билгеле бер иҗтимагый группа ягына басарга мәҗбүр итә» L
Ленинның бу гүзәл сүзләре әдәбиятка турыдан-туры кагылалар һәм пролетариат әдәбиятының, социалистик әдәбиятның төп нигез принцибын билгелиләр. Буржуаз әдәбиятка капма-каршы буларак, социали-стик әдәбият чынбарлыклы иң дөрес, иң объектив һәм шуның белән бергә билгеле бер сыйныфның күзлегеннән чыгып, вакыйгаларга карата үзенең мөнәсәбәтен, позициясен, ягъни симпатиясен яки антипатиясен ачык күрсәтеп чагылдыра.
Әдәбиятның иҗтимагый роле турында Марксның һәм Энгельсның өйрәтүен тагын да үстереп, Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле гүзәл хезмәтендә әдәбиятның һәм сәнгатьнең партияле- легс турында принципны күтәрде һәм нигезләде, пролетариат әдәбияты эшлеклеләреиең революциягә ачыктан-ачык һәм турылыклы булып хезмәт күрсәтүләрен таләп итте.
Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле әсәре — марксистик партиянең әдәбиятка * карашын ачык белдерүче манифест ул. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында докладында
A. А. Жданов әйткәнчә, бу әсәрдә «алдынгы иҗтимагый фикернең әдәбиятка һәм сәнгатькә мөнәсәбәтен
B. И. Ленин беренче булып бөтен ачыклыгы белән әйтеп бирде», анда «безнең совет әдәбиятыбызның үсеше таяна торган барлык нигезләр салынган».
Әдәбиятның партиялелеге турында принципны Ленин түбәндәгечә билгели:
«Буржуаз гадәтләрнең киресенчә, буржуаның предприниматель, сәүдәгәр матбугатының киресенчә, буржуаз әдәби карьеризмның һәм индивидуализмның, «барин анархизмының» һәм табыш кууның киресенчә,—социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сө-рергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин чаклы тулырак һәм бөтенлеклерәк формада тормышка ашырырга тиеш»6 7.
Бу принцип пролетариат әдәбияты эшлеклеләреннән шуны таләп итә: әдәбият аерым кешеләрнең яки группаларның табышын тәэмин итү коралы булырга, гомумән, индивидуаль эш булырга тиеш түгел, бәлки пролетариатның революцион көрәшенә буйсындырылган булырга тиеш,
6 В. И. Лени н. Әсәрләр, том I, 380— 381 битләр.
7 Ленин әдәбият турында, Татгосиз- дат, 1947 ел, 6 бит.
8 Ш у и д а ук. 6—7 битләр.
эшчеләр сыйныфының социализм өчен көрәше рухы белән, буржуазиягә каршы, кешене кеше изүгә каршы көрәш рухы белән сугарылган булырга тиеш.
«Әдәбият эше гомуми пролетар эшнең бер өлеше булырга, бөтен эшчеләр сыйныфының бөтен аңлы авангарды тарафыннан хәрәкәткә китерелүче бер бердәм, бөек социал- демократик механизмның «тәгәрмәччеге һәм винтчеге» булырга тиеш. Әдәбият эше оешкан, планлы, берләшкән социал-демократик, партия эшенең состав өлеше булырга тиеш»8.
Әдәбиятның партиялелеге турында ленинчыл принцип марксистик эстетика фәненә гаять зур һәм чиксез әһәмиятле хәзинә булып керде. Бу принципны нигезләп, Ленин буржуаз эстетиканың, әдәбият һәм сәнгать бернинди дә сыйнфый интересларны күздә тотмый, язучы, худож-ник бернинди сыйныфка да бәйләнмәгән, дигән ялган теорияләрен фаш итте, капиталистик җәмгыятьтә иҗади эшнең абсолют рәвештә азат була алмавын күрсртте. Акча властена нигезләнгән, хезмәт ияләре массалары хәерчелек кичергәндә эшлексез байларның кечкенә бер группасы халык канын эчеп яшәгән капиталистик җәмгыятьтә реаль азатлык турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Буржуаз язучының, художникның, музыкантның, артистның «азатлыгы» турында лыгырдау аларның акча янчыгына кол булуын, изүчеләргә сатылып, халык массаларына каршы эш итүләрен яшерергә маташу гына, һәрбер язучы, һәрбер художник—билгеле бер иҗтимагый группа кешесе, ул әдәбият
7. ,с. Ә-. № 11.
97

98
та һәм сәнгатьтә әнә шул группаның. фикерләрен, хисләрен, омтылышларын чагылдыра.
Партиялелек принцибының Ленин тарафыннан 1905 елгы революция чорында аеруча кискен рәвештә куелуы очраклы түгел. Ул чакта буржуаз интеллигенциянең бик күп вәкилләре «партиясез», «сыйныф-лардан өстен», «гомумкешелек» ижаты турында лыгырдап, асылда халык революциясенә каршы булуларын яшерергә тырыштылар. «Партиясезлек» лозунгысын аеруча кадетлар алга сөрделәр. Шуның ярдәмендә алар алдынгы интеллигенцияне, язучыларны, художникларны, галимнәрне революциядән читләтергә, аларның пролетариат белән якынлашуын булдырмаска һәм реакцион буржуазия йогынтысында саклап калырга тырыштылар.
Реакция көчләренең революциягә каршы һәрбер чыгышына отпор биреп, Ленин алдынгы интеллигенцияне дә реакция йогынтысыннан тартып алу һәм революция эшенә якынрак тарту бурычын куйды. Ленин һәрбер язучының, художникның кайсы лагерьда икәнлеген, кемгә хезмәт иткәнлеген ачыклауны таләп итте. Россиядәге һәм Көнбатыш Европадагы реакцион эстетларның «саф сәнгать» теориясенә каршы Ленин кискен рәвештә түбәндәге сорауны куйды:
«Сез үзегезнең буржуаз нашире- гездән азатмысыз, язучы әфәнде? сездән рамкаларда һәм картиналарда порнография, «изге» сәхнә сәнгатенә «өстәмә» рәвешендә фа- хишәлек таләп итүче буржуаз публикагыздан азатмысыз?» 9
һәм Ленин буржуазия белән пролетариат арасында килешмәүчән антагонистик сыйнфый каршылыклар белән характерлы капиталистик җәмгыятьтә берәүләрнең буржуазиягә, икенчеләрнең пролетариатка хезмәт итми кала алмауларын күрсәтә. Ләкин әгәр пролетариат язучылары үзләренең теләкләрен, сыйнфый йөзләрен яшермичә, революция эшен яклауларын ачыктан-ачык белдерсәләр, буржуазиягә сатылган язучылар һәм художниклар икейөзләнә- ләр, «партиясезлек» маскасын киеп халыкны алдарга, буржуаз идеология белән агуларга телиләр. 9 Ленин әдәбият турында, Татгосиз- 1 Ленин әдәбият турында. 9—10 дат, 1947 ел, 9 бит. битләр.
«һәм без, социал-демократлар, бу рияны фаш итәбез, — ди Ленин, — фальшь вывескаларны кубарып ташлыйбыз, — сыйнфый булмаган әдәбият һәм сәнгать алыр өчен түгел (бусы тик сыйныфсыз социалистик җәмгыятьтә генә булырга мөмкин), бәлки риячыл-азат булып та, эштә буржуазия белән бәйләнгән әдә-биятка чыннан да азат, ачыктан- ачык пролетариат белән бәйләнгән әдәбиятны каршы куяр өчен»
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең пар- тиялелеге турында Ленин тәгълиматы хәзерге заман империалистик буржуазиянең черек культурасына каршы көрәштә безнең кулда һәм чит илләрдәге безнең дусларыбыз кулында гаять көчле корал булып хезмәт итә. Буржуаз реакциянең идеология ялчылары һаман әле үзләрен партиясез дип атап, тормышка, сыйныфлар интересларына бәйләнмәгән «саф культура» тудырабыз дип кычкырыналар. Ләкин алар «иҗат иткән» әдәбиятта, сәнгатьтә империалистларның ерткычлыгын, кешелеккә, прогресска каршы чараларын, агрессив планнарын аклауга корылган. Күптән инде әхлакның һәртөрле нормалары юкка чыккан буржуаз җәмгыять язучыларны, художникларны намусларын һәм галантларын сатарга, табышка ирешү теләге белән теләсә нинди оятсызлыкка барырга, тормышны юри бо-зып күрсәтергә, кайчандыр азмы- күпме дөреслектәй чыгып язган әйберләреннән дә баш тартырга мәҗбүр итә.
Менә Америка драматургы Ирвин Шоу. Узган елны, бөтен дөньядагы намуслы кешеләр атом бомбасын һәм сугыш пропагандалауны тыю турында Стокгольм өндәмәсенә кул куйган вакытта, бу кеше үзенең «Үлекләрне күмегез» дигән пьесасыннан баш тартты. Сәбәп? Сәбәбе шул: бу пьесада автор талау су-

S9
тышларын гаепләгән кайбер идеяләрне чагылдырган. Бу, әлбәттә, аның хуҗаларына ошамаган һәм нәтиҗәдә бу сатлык җан да үзенең асәре белән тынычлык тарафдарларына ярдами итүдән курыккан.
Я, бу язучының үзен ирекле дин атавы көлке түгелме соң! Ул үз әсәрләренә дә хужа түгел, Америка | турында дөреслекне язарга да ирекле түгел. Ул — доллар колы, Уолл- I егрит ялчысы. Ул сугыш уты кабы-зучыларны канәгатьләндерә торган әсәрләр генә язарга хаклы. «Безнең әдәбият индустриясе хуҗалары курыккан төп нәрсә — саф, дөрес китап. Шундый китап алар өстәленә килеп эләксә, алар еланнан курыккан кебек читкә сикерәләр», — дип, Американың прогрессив журналы <Уоркер» бик дөрес яза.
Хәзерге капиталистик илләрдәге хаким сыйныфларны Ирвин Шоу, Джон Пристли, Сартр, Генри Миллер кебек намуссыз, оятсыз эстетлар тарафыннан язылган, әхлаксыз- лыкны, җинаятьчелекне, үтерүне, талауны, сугышларны һәм прости- туцияне мактый торган әсәрләр генә канәгатьләндерә. Сугыш хәзерләүче Дж. Пристли «художникның илһам чыганагы аны әйләндереп алган тормыш түгел, бәлки эчке аңның караңгы һәм серле океаны» дип саный. Художник белән бай хужа арасындагы мөнәсәбәт аңа «художник өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы» булып күренә. Америкадагы <Сатердәй ривыо оф литерачур» журналы редакторы Гаррисон Смит язучыларны Америка империалистларының агрессив планнарын мактап язарга чакыра. «Райтер» журналы, яшь язучыларны детектив романнар язарга өйрәтеп, болай ди: «Кагыйдә буларак, сез күрсәтә торган үтерү чарасы бик катлаулы һәм аңларга авыр булмаска тиеш. Моның өчен пычактан, револьвердан, нинди дә булса үтмәс әйбердән һәм агудан файдаланыгыз. Оригиналлык өчен үлекне тиз генә таба алмаслык урынга, мәсәлән, бозылган макарон ящп- гына яшерегез».
Буржуаз җәмгыятьтә язучы да, художник та, артист та әнә шулай дөреслек урынына бозыклыкны, әхлаклык урынына җинаятьчелекне күрсәтергә тиеш. Аңа башкача эшләү тыелган. Аның бердәнбер иреге бар: ялганлау һәм шуның белән үз тормышын тәэмин итү, реакция җәзасыннан котылып калу. Кем дә кем моңа буйсынмый, дөреслекне язарга тели икән — аңа инде көн юк. Ул эзәрлекләнә, төрмәгә ябыла, провокация юлы белән үтерелә. Говард Фаст, Мартин Андерсен, Нексе, Пабло Неруда, Луи Арагон, Альберт Мальц, Пабло Пикассо. Поль Робсон, Назыйм Хикмәт кебек прогрессив язучылар һәм художниклар дөреслекне, тынычлыкны, демократияне яклаган өчен, Ленин әйткәнчә «чын-чыннан ирекле, про-летариат белән ачыктан-ачык бәйләнгән» әдәбият һәм сәнгатьне үстергән өчен илдән куылуга, төрмә караңгылыгына, ялган ялаларга, һәртөрле һөҗүмнәргә түзәргә дучар ителәләр.
Ләкин реакциянең һәртөрле кар-шылыгына карамастан, прогрессив, демократик әдәбият һәм сәнгать үсүендә дәвам итә. Мондый культура тарафдарлары үз тормышларын хезмәт массалары тормышы белән бәйлиләр, үз талантларын тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәш бурычына буйсындыралар. Алар совет әдәбиятыннан һәм сәнгатеннән өйрәнәләр, аның дөресле-ге, турылыгы, революцион идеяләре белән рухланалар.
Буржуаз әдәбиятның реакцион эч-тәлеген фаш итеп, В. II. Ленин шул ук «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсендә революция чорында туып килә торган һәм пролетариатның социализм өчен көрәше киңәйгән саен үсәчәк яңа әдәбият турында болай язган иде:
«Бу — азат әдәбият булачак, чөнки комагайлык түгел һәм карьера түгел, бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек аның сафларына яңадан-яңа көчләрне җыячак. Бу — азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңгә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт нялә-

100
ренә хезмәт итәчәк. Бу — азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җимешләнде- рәчәк...» 10.
Большевиклар партиясе, В. И. Ленин һәм II. В. Сталин җитәкчелегендә, Бөек Октябрь революциясе һәм социалистик тормышның җиңүе нәтиҗәсендә безнең илдә әнә шундый яңа, тулысынча халыкка хезмәт итә торган әдәбият һәм сәнгать үсте. Пролетариатның социализм өчен кө-ш рәше белән тыгыз бәйләнгән иң алдынгы, революцион идеяләр белән сугарылган шундый әдәбиятның мисалы итеп В. II. Ленин Максим .Горькийны күрсәтте.
Горький—әдәбиятта пролетар ре-ализмга нигез салучы. Аның революцион иҗатында әдәбиятның пар- тиялелеге турында ленинчыл принцип конкрет рәвештә гәүдәләнде. Шул принциптан чыгып, Горький әдәбият тарихында яңа эпоха ачты. Ленин Горькийга пролетариат сәнгатенең иң зур вәкиле, гаять көчле художество таланты дип характеристика бирде, ул бөтен дөнья пролетар хәрәкәтенә күп файда китерде һәм китерәчәк, диде.
1901 елны ук Ленин Горькийны «Европа күләмендә атаклы язучы» 11 12 дип атады.
Горькийның беренче хикәяләре үк Ленинда зур тәэсир калдыралар. Н. К. Крупская истәлекләрендә Ленинга Горькийның «Лачын һәм Давыл хәбәрчесе турындагы җырлары, алардагы тойгылар ошый иде»13 дип яза. Ленин Горькийның гаять көчле талантын шунда ук сизеп алды һәм аңа үсәргә барлык чаралар белән ярдәм итте, теоретик һәм иҗади киңәшләр бирде, аның һәрбер эшен җентекләп күзәтеп барды, уңышларына чын күңелдән шатланды, ялгышлары өчен көенде. Әдәбият һәм культура мәсьәләләре буенча гына түгел, революцион көрәш, партия төзелеше, философия, экономика һ. б. мәсьәләләр буенча да Ленин һәрвакыт Горький белән киңәшләште.
Ленин белән Горькийның искиткеч җылы, туганнарча дуслыгы — партия белән алдынгы әдәбият арасындагы мөнәсәбәтнең җанлы гәүдәләнеше, 10 Ленин әдәбият турында. 119 биг.
11 Ленин әдәбият турында, 10 бит.
12 В. И. Лени н, Әсәрләр, 5 том, 285 бит.
,, „ ’Шунда ук, 348—349 битләр.
* В. И. Ленин. Әсәрләр, Зә том, 348 2 ң ң Ленин. Әсәрләр. 35 том%
Сит. 349—350 битләр.
партиянең әдәбият үсеше турында тирәнтен кайгыртуының сокланырлык үрнәге. Ленин Горькийны Россиядәге һәм башка илләрдәге социаль-политик хәрәкәттә, пролетариат көрәшендә, партия тормышында, философия өлкәсендәге көрәштә һ. 6. бик күп өлкәләрдә булган үз-гәрешләр белән өзлексез таныштырып торды, язучының ил тормышы белән, эшчеләр сыйныфы белән, халык белән бәйләнешен ныгыту турында, аның идея-теоретик яктан чыныгуы турында кайгыртты. Горькийның Россияне, халык тормышын яхшы белүен мактау белән бергә, Ленин аңа Россия тормышын тагын да тирәнрәк өйрәнергә, ил буенча сәяхәт итеп йөрергә тәкъдим итте, чөнки «революцион язучы өчен Россияне (яңа Россияне) гизү мөмкинлеге соңыннан Романовларга һәм К° сенә йөз өлеш артыграк итеп сугу мөмкинлеге дигән сүз...»1.
Горький иҗатының гаять зур социаль әһәмиятен беренче тапкыр Ленин ачып күрсәтте. Үз язмышын большевиклар партиясе, эшчеләр сыйныфы көрәше белән бәйләп, Горький дөньяда иң алдынгы, иң бөек язучыларның берсе булып үсте.
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, барлык империалистик ’дәүләтләрнең һөҗүменә каршы илебез авыр көрәш алып барган вакытта, Петроградта яшәүче М. Горький совет властеның беренче, иң авыр, сугыш чоры елларындагы кыенлыкларны күреп төшенкелеккә һәм ялгыш карашларга вакытлыча бирелгән иде. 1919 елның июлендә язган хатларының берсендә Ленин Горькийдагы мондый авыру хисләр-нең сәбәпләрен һәм алардан арыну юлларын ачып бирә. Ленинның бу хаты — гаять гыйбрәтле. Анда пролетариат язучысының тормышны ничек, кайда, нинди күзлектән чыгып
101
күзәтергә, нинди кешеләр белән 1|әи ничек аралашырга тиешлеге әйтелә.
Горькийиың: «күп төрле катлау кешеләрен күрәм», диюенә каршы Ленин:
«Күрү — бер нәрсә, ә орынып торуны бөтен тормышта һәр көнне си- зү икенче нәрсә»,1—дип җавап бирә. Горький исә иске аристократия калдыклары белән тулы Петроград тормышын өстән генә күргән, сугыш чорындагы ачлыкны, җимереклекне кургән, ләкин шушы җимереклек эченнән туып, үсеп, чыныгып килүче яка көчләрне күрмәгән һәм алар белән якынлашмаган. Киресенчә, аны революциядән риза булмаган, тормышның шундый кинәт үзгәрешләре чорында бернәрсә дә аңламаган, аптырап, куркып калган, өметсезлеккә, аһ-зарга бирелгән иске буржуаз интеллигенция чорнап алган. Нәтиҗәдә Горькийиың да аңында тор-мышның кире яклары гына чагылган.
^Күзәтәсең икән, -— дип яза Ленин, — түбәннән, провинциянең эшчеләр поселогыннан яки авылдан, яңа тормыш төзү эшен күрергә мөмкин булган җирдән күзәтергә кирәк... Шулай итәсе урында Сез үзегезне тәрҗемәләрнең һ. б. ш. ларның профессиональ редакторы хәленә куйгансыз, ә андый хәлдә яңа тормышны яңача төзүне күрү мөмкин түгел, андый хәлдә барлык көчләр авыру интеллигенциянең авыру сукрануына, хәтәр сугыш куркынычы һәм бик каты нужа шартларында «элекке» башкаланы күзәтүгә әрәм китәчәк.
Сез үзегезне шундый хәлгә куйгансыз ки, Сез эшчеләр белән крестьяннарның, ягъни Россия халкының 9/ю өлешенең тормышындагы яңалыкны турыдан-туры күзәтә аллыйсыз; Сез ул хәлдә элекке баш-кала тормышының кыйпылчыкларын гына күзәтергә мәҗбүр буласыз. Ә бит элекке башкаладан эшчеләрнең иң яхшы өлеше фронтларга һәм авылларга киткән, анда урынсыз һәм эшсез интеллигенция чамадан тыш күп калган һәм ул Сезне махсус «камап» йөдәтә...
Сез биредә, художник . буларак, армиядәге яңалыкны да, авылдагы яңалыкны да, фабрикадагы яңалыкны да күзәтә һәм өйрәнә алмыйсыз. Сез үзегезне художникны канәгатьләндерергә тиешле нәрсәне эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм иткәнсез...»1 һәм Ленин Горькийга обстановканы, тору урынын, эшен үзгәртергә тәкъдим итә.
Художникның нинди средада яшәве аның иҗат юнәлеше өчен нинди зур әһәмиятле булуы мәсьәләсен Ленин әнә шулай кискен рәвештә куя. Ленинның Горькийга әйткән бу ачы, ләкин чын хакыйкать белән тулы сүзләре һәрбер язучыга кагыла. Халыкның киң массаларының — эшчеләр һәм крестьяннарның — тормышы, аларның омтылышы, теләге, аларның яңа тормыш өчен көрәше һәм хезмәте, кешеләр арасында революция тудырган яңа мөнәсәбәтләр, социалистик җәмгыятьнең иске җәмгыятькә каршы көрәштә уңыш-лары — язучыны, художникны әнә шулар кызыксындырырга тиеш, үз әсәрләрендә ул әнә шул күренешләрне күрсәтә белергә тиеш.
«Ил бөтен дөнья буржуазиясенә каршы каты көрәш дәрте белән яши, бу буржуазия үзен бәреп төшергән өчен котырынып үч ала. Табигый. Беренче Совет республикасы өчен — бар яктан да беренче ударлар яса-ла. Табигый. Хәзер я актив политик булып яшәргә, ә политикага җан тартмаса, художник буларак... авылда яки провинциядәге фабрикада (яки фронтта) тормышны яңача төзүләрен күзәтергә кирәк. Анда гади гына күзәткәндә дә искелекнең таркалуын яңалык үрентеләреннән аеруы җиңел» 2.
Ленин өйрәткәнчә, пролетариат язучысы тормышны киң рәвештә,, фәнни позициядән чыгып өйрәнергә, аерым вакыйгалар һәм күренешләр аша тормыш үсешенең төп закончылыгын типик образлар аша ачып бирергә, алда яңалыкны, киләчәкнең, орлыкларын күрергә һәм күрсәтергә-
102
тиеш. Мондый таләпкә җавап бирер өчен Совет язучысы пролетариатның дөньяга карашы белән, марксизм- ленинизм тәгълиматы белән коралланган булырга тиеш.
һәм Горькийны Ленин шуның өчен бөек һәм көчле дип санады, чөнки ул (Горький) үз иҗатында пролетариатның дөньяга карашын чагылдырды, диалектик материализм философиясенә таянды. Ләкин Горькийның ялгышкан чаклары да булды. Пролетариатның дөньяга ка-рашыннан тайпылганда, Горький гаять зур хаталар җибәрде һәм үз иҗатына зарар китерде. 1908 елда Горький, «впередчылар» группасына ■якынлашып, Богдановның идеалистик философиясенә иярде, «алла төзү» юлына басты, идеологии яктан зарарлы «Исповедь» исемле •әсәр язды. Горькийны яраткан һәм аның иҗатына гаять югары бәя биргән Ленин, аның идеологии абынуларын рәхимсез ачы тәниыйтьиә алды, хаталарын гафу итмичә төзәтте.
«Үзегезнең художник талантыгыз белән Сез Россиянең, — һәм бер Россиянең генә дә түгел, — эшчеләр хәрәиәтенә шундый зур файда китердегез, Сез әле шундый күп файда китерәчәксез ки, заграницадагы көрәш эпизодлары аркасында килеп чыккан авыр настроениеләргә бире- лү Сезгә бернинди хәлдә дә килешми» ’, — ди Ленин Горькийга.
1907—1908 елларда һәм аннан <оң язган хатларында Ленин Горькийны тәнкыйтьләп торды һәм Горький бу тәнкыйтьне кабул итте, үзенең зур художник булып үсеп ж итүе белән Ленинга, партиягә бурычлы икәнлеген аңлады. Ленин Горькийның тәнкыйтьләүчесе, өйрәтүчесе, остазы гына түгел, аның яклаучысы да булды. Реакция еллавында революция дошманнары Горькийны большевиклар арасын- нан, Ленин йогынтысыннан тартып -алырга бик нык тырыштылар. Горькийның, имеш, большевиклар белән араны өзүе турында ялган хәбәрләр буржуаз газеталарда тарал-ды. Буржуазиянең мондый маташу-
1 Ленин әдәбият турында, 103 бит. ларының файдасыз, Горькийны үз кулларына эләктерү турында хыялларының бушка гына булуын һәм Горькийның революция
14 Леп и н әдәбият турында, 89 бит.
15 В. И. Лени н. Әсәрләр, 34 том, 331
бит. 1
эшенә ахыргача бирелгәнлеген Ленин болан әйтеп бирде:
«Буржуаз газеталар юкка гына тырышалар. Иптәш Горький үзенең бөек художестволы әсәрләре аркылы Россиянең һәм бөтен дөньяның эшче хәрәкәте белән үзен артык нык бәйләгәнгә күрә, аларга нәфрәттән башка җавап бирәчәк түгел» L
Язучының иҗат көчен үстерү, аны пролетариат көрәше белән тыгыз бәйләү өчен, ул язган әсәрләрнең массаларга йогынтысын киңәйтү өчен Ленин аның большевистик га- зета-журналларда катнашуына зур әһәмият бирде. 1905 елны, революциянең нәкъ кабынып киткән чо-рында, Ленин «Новая жизнь» газетасына җитәкчелек итте. Газетага Горький актив рәвештә булышлык күрсәтте. Газетаның беренче номерында ук Горькийның «Мещанлык турында заметкалары» басылды һәм Ленинның бик югары бәясен алды. «Сез «Мещанлык турында заметка- лар» белән башладыгыз һәм, минемчә, яхшы башладыгыз», — ди Ленин һәм 1908 елның 7 февралендә Горькийга язган хатында, аны большевистик газета — «Пролетарий»ны оештыруга катнашырга чакыра, анда әдәби тәнкыйтькә зур урын бирергә кирәк саный.
«Элекке кебек берьяклы булмаган газета аркылы партия эше дә, партия эше белән тыгызрак бәйләнгәндә, партиягә системалы, өзлексез тәэсир иткәндә, әдәби эш тә никадәр күп отар иде» 14 15.
Әдәбиятның партия эше белән бәйләнешенең әһәмияте турында Ленин әнә шундый күтәренкелек белән сөйли.
...«Пролетарий» да беллетристика бүлеге турында һәм аны А. М — чка (Алексей Максимовичка — К. Ф.) тапшыру турында Сезнең проектыгыз бик шәп һәм мине гаять шатландыра. Мин нәкъ менә шул турыда , «П ролетарий»№ әдәбият-тэн-
' 103
кыйть бүлеген даими итү Һәм аны А. Л1—чка тапшыру турында хыял нгкән идем»1, —ди Ленин А. В. Луначарскийга язган хатында (13 февраль, 1908 ел).
Горькийны (һәм гомумән һәрбер алдынгы язучыны) партиянең көндәлек политик эшенә катнаштырып, аңа революцион көрәш практикасын якыннан күрсәтеп, үз әсәрләрендә чагылдыра белергә ярдәм итү белән бергә, Ленин зур полотнолар өстендә эшләүче язучыларның эшен бүлмәскә, аларга бу эштә һәрьяклап булышлык күрсәтергә кирәк дип санады. «Әгәр Сез зур эшләрегезгә зыян китермичә, «Пролетарий»га яза алсагыз, бик шәп булыр иде — дип яза Ленин Горькийга. — Әгәр кеше җитди зур эш белән шөгыльләнә икән, әгәр аны вак-төяккә, газетага, публицистикага аеру бу эшкә зыян китерә икән, — ул чакта аңарга комачаулау һәм аны эшеннән аеру ахмаклык булыр иде. Мин моны бик яхшы аңлыйм һәм сизәм»16 17.
Моннан зур әсәрләр өстендә эшләүче язучылар публицистик мәкаләләр белән матбугатта катнашмаска тиешләр, дигән нәтиҗә чыкмый, әлбәттә. Киресенчә, Ленин һәрбер язучының трибун булырга, партия һәм халык каршында торган көндә-лек бурычларны үткәрү өчен көрәштә үзенең оста каләме, үткер сүзе белән актив катнашырга тиеш икәнлеген аеруча басым ясап әйтте. Горький озаграк тынып торган чакларда, Ленин көенде, аңа большевистик матбугат өчен язарга тәкъдим итте: «Правда»да Сез һаман күренмисез. Кызганыч. Газетага булышырга кирәк иде»18, — дип яза Ленин Горькийга 1913 елның февралендә.
Ленин массаларны тәрбияләү, көрәшкә күтәрү эшендә, буржуаз идеологиягә каршы, массаларны социалистик аң белән сугару өчен көрәштә әдәби тәнкыйтьнең гаять зур роль уйнавын күрсәтә. Ленин большевистик әдәби тәнкыйть принци-
пиаль партиячел булырга, дошман идеологиясенә карата аяусыз, һәртөрле артка чигенүләр һәм абынулар белән килешмәүчән, үткен һәм тирән идеяле булырга, большевистик партия политикасына нигезләнгән булырга тиеш дип өйрәтә. «Политик төшенкелеккә, ренегатлыкка, елаклыкка һәм башка шундыйларга каршы системалы рәвештә көрәшнең зарурлыгы турында Сезнең
16 Ленин әдәбият турында, 92 бит.
17 В. И. Лени н. Әсәрләр, 34 том, 337 бит.
18 В. И. Л с н и н. Әсәрләр, 35 том, 33 бит.
фикерегез белән мең тапкыр риза- мын»1, — ди Ленин Горькийга язган хатында (7 февраль 1908 ел).
Либераль-буржуазия журналларында күпләп басыла торган тәнкыйть мәкаләләрнең принципсыз, төче, буталчык һәм идея ягыннан буш икәнлекләрен күрсәтеп, Ленин:
«Ярым партияле һәм партиядән тыш булган төрле журналларда сибелә торган махсус, озын әдәби- тәнкыйть мәкаләләрендә, ох, яхшылык юк! Бу интеллигентларча иске, бариннарча гадәтләрдән ераграк китү ягын карасак, ягъни әдәби тәнкыйтьне дә партия эше белән, партия җитәкчелеге белән ныграк багласак, безгә яхшырак булыр иде».2
Буржуазиянең черек идеологиясен һәм аның каршында баш иючеләрне фаш итү, марксистик әдәбиятны һәм әдәби тәнкыйтьне үстерү өчен, эшчеләр сыйныфына демократик, социалистик әдәбият идеяләрен киң тарату өчен Ленин пролетар язучыларны берләштерүче марксистик журнал оештыруга зур әһәмият бирде.
«Әгәр без беллетристларны акрынлап үзебезгә тартып, «Просвеще- ние»не алга этәреп җибәрсәк, бу чыннан да бик шәп булачак! Бик шәп! Укучы яңа, пролетар,—журналны арзанлы итәрбез, — беллетристиканы Сез демократик булганын гына, сыкранусыз, ренегатлыксыз булганын гына кертерсез»3, — дип яза Ленин Горькийга (февраль 1913). Ленин фикеренчә, әдәби журналда басылып чыга торган художество әсәрләре, критик һәм публицистик мәкаләләр идея ягыннан тотнаклы бу-
1 В. И. Лени н. Әсәрләр, 34 том, 330 бит.
. - Ш у н д а у к, 332 бит.
3 Ленин әдәбият турында, 116 бит.
104
лырга, һәртөрле төшенкелектән, па- нографиядән, эстетлыктан азат булырга тиеш. Пролетар массалары, хезмәт ияләре яратып укырлык булсын өчен, журналның идея юнәлеше шул массаларның теләкләренә, социаль омтылышларына туры килергә тиеш.
«Юнәлешсез журнал — мәгънәсез, килешсез, скандаллы Һәм зарарлы нәрсә» 1. Ленинның бу сүзләре ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында карарына турыдан-туры килеп тоташа, һәрбер әдәби журнал өчен җитәкче күрсәтмә булып тора. Ленин фикеренчә, марксистик позицияләрдә торучы әдәби журнал художество әсәрләре аша массаларга идея-политик тәрбия бирүче, яшь совет язучыларын үстерүче сугышчан орган булырга тиеш.
Ленинның пролетар язучыларга ничек кадерләп һәм аталарча игътибар биреп каравын, аларның иҗади һәм политик яктан үсүе турында кайгыртуын тагын Демьян Бедный мисалында күрергә мөмкин. Д. Бедный беренче тапкыр матбу-гатта чыга башлагач ук, Ленин аны талантлы язучы дип таныды, пролетариат эшенә аның зур булышлык күрсәтә алачагына ышанды. Д. Бед- ныйның беренче мәсәлләре турында үзенең югары фикере белән чикләнеп калмыйча, Ленин бу хакта башка кешеләрнең дә фикерен бе-лергә тырышты, язучының үсүе өчен моның бик кирәклеген әйтте.
«Демьян Бедный «Мәсәлләрен» күрдегезме? Күрмәгән булсагыз, җибәрермен. Күргән булсагыз, ничек дип табасыз, әйтеп языгыз»19 20 — дип мөрәҗәгать итә Ленин Горькийга. «Правда» газетасы редакциясенә 1913 елны язган хатында Ленин Демьян Бедныйга аеруча игътибар бирүне, аны тәрбияләп үстерүне, аның хаталарын үз вакытында төзәтеп, иҗатын үстерергә ярдәм итүне таләп итә.
«Демьян Бедныйга килгәндә, мин һаман да аның яклы. Кешеләрнең йомшак якларына бәйләнмәгез, дус-
1 Ленин әдәбият турында, 106 бит.
2 В. И. Л е н и н. Әсәрләр, 35 том, 66 бит.
лар! Сирәк очрый торган талант! Аңа системалы рәвештә һәм саклык белән булышлык күрсәтергә кирәк. Әгәр дә сез талантлы сотрудникны- үзегезгә
19 III унда у к, 68 бит.
20 1920 елның ман аенда язучы А. С. Серафимовичның улы гражданнар сугышы
фронтында үлде. Ленин бу турыда М. И. Ульяновадан ишетеп белгәч, шул көнче үк бу хатны язып, A. С. Серафимовичка җибәрде. — Род.
тартмасагыз, аңарга ярдәм итмәсәгез, эшче демократия каршында җаныгызга гөнаһ алырсыз, зур гөнаһлы (әгәр дә төрле шәхси «гөнаһларыгыз» була калса, алардан йөз өлеш зуррак гөнаһлы) булырсыз»1.
Ленин әнә шулай яшь талантларны күрә белде, аларга үсү юлында булышты, ал арны җанлы революцион эшкә тартты. Ленин Маяковскийның да беренче шигырьләренә үк әһәмият бирде, аларның совет строе өчен көрәштә көчле про-паганда чарасы булуын күрсәтте.
Ленинның Серафимовичка язган хаты — нинди тирән кайгыртучан- лык һәм иң җылы хисләр белән сугарылган! 1920 елның маенда гражданнар сугышы фронтында Сера- фимовичның улы һәлак булгач, Ленин язучының кайгысын уртак-лашып болай язды:
«Кадерле иптәш!
Сеңелем әле генә миңа Сезнең өскә гаять зур бәхетсезлек килгәнен2 сөйләде. Миңа Сезнең кулыгызны каты итеп кысарга, һәм Сезгә күңел көрлеге һәм ныклыгы теләргә рөхсәт итегез. Сезнең белән ешрак кү’решү һәм якынрак танышу теләгемне тормышка ашыра алмаганыма мин бик үкенәм. Ләкин Сезнең әсәрләрегез һәм сеңелемнең сөйләгәннәре миндә Сезгә карата тирән симпатия тудырдылар, һәм Сезнең эшегезнең эшчеләргә һәм безнең барыбызга ничаклы кирәк икәнен, авыр настроениене җиңеп чыгу һәм үзегезне эшкә кайтырга мәҗбүр итү өчен Сезгә хәзер ныклыкның ничаклы кирәк икәнен минем Сезгә бик әйтәсем килә. Ашыгып язуым өчен гафу итегез. Тагы бер кат: кулыгызны нык кысам.
Сезнең Ленин».
105
Серафимович иҗатына революция даһие әнә шулай югары бәя бирде. Ленин хаты аның иҗади көчен ныгытты, яңа, совет әдәбиятын тудыру һәм үстерү өчен армый-талмый көрәшкә рухландырды.
Партия һәм совет хөкүмәте каршына Ленин хезмәт ияләре арасында гаҗәп күп сандагы талантларны таба белү һәм алариы яңа культура төзү эшенә тарту бурычын куйды. Клара Цеткин белән беседа- сында Ленин сәнгатьнең халыкчан һәм халыкныкы булуын, хезмәт ияләре массаларының тормышына тирән рәвештә үтеп керергә, бу массаларга аңлаешлы һәм якын булырга, аларның хисләрен, аңнарын, ихтыярларын чагылдырырга, халыкта эстетик идеяләрне үстерергә тиешлеген әйтте. Ленин совет кешеләрен иң югары, иң яхшы идеяләрдә, коммунизм рухында тәрбияләүче яңа әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәк, дип өйрәтте.
Совет кул ьту р асы и тор м ы шта и качып, кабинетларда бикләнеп һәм үткән заман культурасының алдынгы традицияләреннән аерып тудырырга i маташучы «пролеткультчылар»ны Ленин ачы тәнкыйтькә алды.
«Пролеткультчылар», әдәбият партия һәм хөкүмәт эшчәнлеге белән, сыйнфый көрәш белән һич тә бәй-^ ләнмәгән дип санап, социалистик культура төзелешен өзәргә маташтылар, дөньяга марксистик карашка түгел, бәлки идеализмга нигезләнгән әдәбият тудырмакчы булдылар. «Пролеткультчылар»ның мондый корткычлык эшенә Ленин кискен отпор бирде һәм яңа культура төзелешен социалистик революция бурычлары белән тыгыз бәйләп алып баруны таләп итте.
«Совет Эшче-Крестьян Республи-касында гомумән политик агарту өлкәсендә дә, шулай ук махсус рәвештә сәнгать өлкәсендә дә, мәгариф эшенең бөтен куелышы пролетариат диктатурасының максатларын уңышлы итеп тормышка ашыру өчен, ягъни буржуазияне бәреп төшерү өчен, сыйныфларны бетерү өчен, кешенең кешене һәртөрле эксплуатацияләвең юк итү өчен пролетариатның сыйнфый көрәш рухы белән сугарылырга тиеш» \ — дип язды Ленин. Димәк, социалистик культура төзелешендә җитәкче рольне пролетариат һәм аның партиясе уйнарга
21 Л е н я н әдәбият турында, 158 — 159’ битләр.
22 L11 у н д а ук, 159 бит.
тиеш, партия политикасыннан читтә торган культурага юл куелмаска тиеш. Революцион пролетариат интересын, халык массалары интересын яклаучы бердәнбер тәгълимат — марксизм. Шулай булгач, социалистик культура марксизм идеяләре белән сугарылган булырга тиеш.
«Марксизм революцион пролета-риатның идеологиясе булу ягыннан үзенең бөтен дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен шуның белән казанды ки, ул, марксизм, бурҗуаз эпоханың иң кыйммәтле казанышларын бер дә читкә алып ташламады, бәлки, киресенчә, кешелек фикеренең һәм культурасының ике мең елдан артык үсешендә булган барлык кыйммәтле нәрсәләрне үзләштерде һәм үзгәртеп эшләде. Шул нигездә һәм шул ук юнәлештә, пролетариатның һәртөрле эксплуатациягә каршы соңгы көрәше булган пролетариат диктатурасының (практик) тәҗрибәсе белән рухланып, бу эшне дәвам иттерү генә чын пролетар культураны үстерү дип таныла ала»21 22.
Социалистик культураның үткән заман культурасындагы иң яхшы традицияләргә таянырга тиешлеген күрсәтеп, Ленин рус әдәбиятының күренекле вәкилләренең иҗатын да әнә шул күзлектән чыгып тикшерә.
Марксистик эстетика теориясенең нигезләрен тагын да үстерүче, художество әдәбиятының танып-белү көчен, философик һәм иҗтимагый әһәмиятен ачып бирүче хезмәтләре арасында В. И. Ленинның бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган мәкаләләре зур әһә-мияткә ия булып торалар. «Лев Толстой — рус революциясенең көзгесе» (1908 ел), «Л. И. Толстой»,

1G6
«Л. Н. Толстой һәм хәзерге заман эшчеләр хәрәкәте», «Толстой һәм пролетариат көрәше» (1910 ел) дигән мәкаләләрендә Ленин, танып- белүнең материалистик теориясен художество күренешләренә карата кулланып, Толстойныц бай иҗатына гениаль рәвештә фәнни анализ ясачы, аңа Россиядәге крестьяннар ре-волюциясенең чагылышы, көзгесе дип бәя бирде.
«Россиядә буржуаз революция башлану заманында миллионнарча крестьяннарда туган идеяләрне һәм настроениеләрне чагылдыручы булуы ягыннан Толстой бөек»1, — дип язды Ленин.
Тормышны якыннан күзәтүче, гаять киң эрудицияле художник, илдәге иҗтимагый-политнк вакыйгаларны үз әсәрләрендә чагылдырмый кала алмады. Толстой иҗаты әдәбиятның чынбарлык белән ае-рылгысыз бәйләнгән булуы турында, язучының җәмгыятьтәге билгеле бер социаль группаның омтылышларын, теләкләрен, идеяләрен котылгысыз рәвештә чагылдырырга тиеш булуы турындагы марксистик-ленинчыл ха-кыйкатьне раслый. «Толстой әсәрләрендә, — ди Ленин, — нәкъ шул крестьян масса хәрәкәтенең көче дә. йомшак ягы да, аның куәте дә, тар чиклелеге дә гәүдәләнде» 23 24.
Толстой үз вакыты куйган иң кискен. актуаль һәм төп мәсьәләләргә жавап эзләде. Ул тормыш белән тыгыз бәйләнештә, хезмәт ияләренең өметләрен һәм теләкләрен алга, тормыш көн тәртибенә куюы белән характерлы һәм кадерле. «Л. Толстой үзенең хезмәтләрендә шул чаклы күп бөек мәсьәләләр куя алды һәм шундый художество көченә күтәрелә алды ки, аның әсәрләре бөтен дөнья матур әдәбиятында беренче урыннарның берсен алдылар. Кре-постниклар тарафыннан изелгән илләрнең берсендә революцияне хәзерләү эпохасы, Толстойныц гениаль яктыртуы аркасында, бөтен кешелек дөньясының сәнгать үсешендә алга атланган бер адым булып чыкты»25.
1 Ленин әдәбият турында, 57 бит.
2 Ш у н д а ук, 62 бит.
3 Ш у нд а ук, 61 бит.
Толстой бик күп әһәмиятле һәм гыйбрәтле әсәрләр язды. Помещик- ларны һәм капиталистларны бәреп төшереп, үзләренә, кешеләргә тормыш шартлары
23 Ленин әдәбият турында, 108 бит.
24 Ш у н д а ук, 56 бит.
25 III у н д а ук, 109 бит.
тудыргач, массалар Толстой әсәрләрен кадерләп укырлар, — диде Ленин, — чөнки үзенең әсәрләрендә ул киң массаларның кичерешләрен, аларның изелгән хәлдә булуларын һәм эксплуатация строена карата стихияле протест һәм ачу хисләрен көчле рәвештә сурәтләде.
Ләкин Толстой иҗаты белән безнең горурлануыбыз аның хаталарын каплап калуга китермәскә тиеш, дип өйрәтә Ленин. «Толстой турында Сезнең, риячылар һәм жуликлар аны изге итәрләр, дигән фикерегезне тулысы белән уртаклашам. Толстой турында ялганлауга һәм аның алдында холоплык күрсәтүгә Плехановның да җен ачуы килде...» 1.
Толстой иҗатында Ленин «кычкырып торучы каршылыклар»ны күрсәтте. Толстой капиталистик эксплуатацияне, хөкүмәтнең, судмын, дәүләт идарәсенең халыкны көчләүгә нигезләнгән чараларын рәхимсез тәнкыйтьләде, хезмәт ияләренең ачлыгы, хәерчелеге һәм җәфа чигүе хисабына идарә итүче сыйныфларның байлыгы үсүен күрсәтте. Ләкин ул моннан революцион нәтиҗәләр ясый алмады. «Җәмгыятьтәге ялганга һәм фальшька каршы искиткеч көчле, турыдан-туры һәм чын күңелдән ясалган протест»2 һәм... «явызлыкка каршы килмәү» турында реакцион вәгазь — менә шушы ике капма-каршы нәрсә Толстой иҗатында бергә гәүдәләнде.
Ленин Толстойныц реакцион ка-рашларын, аның «кешелек дөньясын коткару өчен яңа рецептлар»ыи кискен тәнкыйтькә алды, «Толстойга «пассивизмны» да, анархизмны да, народниклылыкмы да, динне дә гафу итәргә ярамый»3, — диде. Шул ук вакытта Ленин бөек рус язучысының карашларында һәм иҗатында кыйммәтле якларның барысын да либераль буржуазия идеологлары тарафыннан бозудан һәм юкка

107
чыгарудан яклады. Толстойны Ленин кайнар протестант, буржуаз-поме- шик стройның, әшәкелекләрен фаш итүче һәм гаепләүче булу ягыннан хезмәт ияләре өчен кадерле дип хисаплады.
«Либераллар Толстойныц «бөек вөҗдан» булуын алгы планга сөрәләр. Бу сон, һәм «Новое Время» һәм туда ошашлылариың барысы да мең төрле кабатлый торгам буш фраза түгелмени? Бу соң демократиянең һәм социализмның Толстой тарафыннан куелган конкрет мәсьәләләрен читләтеп үтү түгелмени? Бу соң Толстойныц гаклын түгел, хорафатын гәүдәләндерүче нәрсәне, аның киләчәккә түгел, үткәнгә хас нәрсәләрен, аның һәрбер сыйнфый хакимлеккә каршы давыллы протестына түгел, бәлки аның политиканы инкарь итүенә һәм үз әхлакыңны ях-шыртуга өндәвенә хас нәрсәләрен алгы планга сөрү түгелмени?»1.
Толстой иҗатының төп эчтәлеген дини-әхлак «системасына», абстракт «христиан анархизмына» кайтарып калдырырга маташкан народникларга, меньшевикларга һәм либералларга Ленин кискен отпор бирде, Толстой язмаларының идея эчтәлеге крестьяннарның азатлыкка омтылышына җавап биргәнлеген күрсәтте.
Толстой мирасына, аның истәлегенә караш мәсьәләсен Ленин рус революциясе үсеше юллары мәсьәләсе белән бәйләп хәл итте. Толстой га дөрес бәяне бары тик алдынгы революцион сыйныф — пролетариат күзлегеннән чыгып кына бирергә мөмкин дип өйрәтте Ленин.
«Лев Толстойныц художество әсәр- . ләрен өйрәнеп, рус эшче сыйныфы үзенең дошманнарын яхшырак беләчәк, ә барлык рус халкы Толстойныц тәгълиматын тикшереп карап, үзенең азат итү эшен ахырына кадәр җиткерергә ирек бирмәгән үз йомшаклыгы нәрсәдән торганлыгын тө-шенергә тиеш булачак» 26 27.
Халык диңгезенең көчле дулкынын чагылдырып та, Толстой халык азатлыгы өчен көрәшнең дөрес юлын аңлый алмады. Аның тәгълиматы утопия, җитлекмәгән хыял булып кала.
«Яхшы тормышка ирешү өчен Толстойдан өйрәнергә түгел, бәлки Толстой аның әһәмиятен аңламаган сыйныфтан, Толстой дошман күргән иске дөньяны җимерергә бердәнбер сәләтле сыйныф булган пролетариаттан өйрәнергә кирәк икәнлекне төшенгән чакта гына рус халкы азатлыкка, чыгар»1.
26 Ленин әдәбият турында, 64-65 битләр.
27 III унда ук. 71 бит.
Л. И. Толстой иҗатына Ленин тарафыннан ясалган тирән фәнни анализ әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең эчтәлеген һәм әһәмиятен ачып бирүнең гүзәл үрнәге. Ленинның Толстойга карата әйткән фикерләре марксистик-ленинчыл әдәби тәнкыйтьнең нигез положениеләре булып хезмәт итәләр, әдәбият тарихы мирасына дөрес бәя бирә белергә өйрәтәләр.
Ленин рус әдәбиятының чиксез зур байлыгы һәм халыкчанлыгы белән горурланды. 1902 елны ук үзенең «Нәрсә эшләргә?» исемле китабында ул рус әдәбиятының бөтен дөнья күләмендә әһәмияткә ия булуын, алдынгы теорияләр белән бәйләнештә үсүен патриотик горурлык белән әйтеп үтте.
Ленин — Сталин партиясенең үткән заман культурасы мирасына карашы да ленинчыл партиялелек принцибына нигезләнгән. «Бердәм агым» дигән буржуаз теориягә каршы көрәшеп, культура тарихында бернинди дә сыйнфый көрәш булмавы турында лыгырдаучыларның ялганлыгын Ленин тулысынча фаш итте. Буржуазия ялчылары тарафыннан «сыйныфлардан өстен то-ручы» «изге» дип аталган Лев Толстойныц да билгеле бер сыйнфый интересларны чагылдырган һәм яклаган булуын Ленинның ничек ачып биргәнен без күрдек инде. Толстойга һәм рус культурасының башка вәкилләренә бәя биргәндә Ленин сыйнфый җәмгыять шартларында һәр милли культурада ике культураның — хакимлек итүче изүче сыйныфлар культурасының һәм халык массалары культурасының булуын истә тотарга кушты.
1 Л е н » u әдәбият турында, 72 бит.
108
«һәрбер милли культурада, гәрчә үсеп җитмәгән булсалар да, демократик һәм социалистик культура элементлары бар, чөнки һәрбер милләттә хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче масса бар һәм аның тормыш шартлары котылгысыз рәвештә демократик һәм социалистик идеологияне тудыра» \
Ленин үткән заман культурасындагы алдынгы, демократик булган һәрбер элементны кабул итеп алырга, кадерләп сакларга һәм үстерергә һәм шул ук вакытта артка сөйри торган, реакцион нәрсәне рәхимсез тәнкыйтьләргә, аны яңадан күтәреп чыгарга маташучыларга отпор би-рергә чакырды. Ломоносов, Радищев, Пушкин, Лермонтов, Крылов, Салтыков-Щедрин. Л. Толстой, Чехов кебек бөек язучылар тудырган рус әдәбиятын Ленин дөнья әдәбиятында беренче урынга куйды һәм яңа, пролетар әдәбият шул традициягә нигезләнеп үсәргә тиеш дип санады.
Рус демократик культурасының гаять бай мирасын саклау һәм баету турында Ленинның ничек кайгыртуын аның «Без нинди мирастан баш тартабыз?» исемле мәкаләсе бик ачык күрсәтә. Бу мәкалә 1897 елда, народниклар белән көрәш вакытында язылган (Әсәрләр, 2 том). Цензурадан яшереп, Ленин анда, Чернышевский исемен телгә ал- маса да, 1899 елның 26 январенда Потресовка язган хатында (Әсәрләр, 34 том) ул Чернышевскийны күз алдында тотуын әйтә. Мәкаләдә Ленин демократик мәгърифәтчеләрнең (ягъни Чернышевскийның һәм аның иярченнәренең) крепостной хокукка каршы кискен көрәшүләрен, халык азатлыгын яклауларын, прогрессны, культураны алга этәрүләрен зур горурлык белән күрсәтә, алар «гомуми бәхеткә тулысынча чын күңелдән ышандылар һәм аны чын күңелдән теләделәр»2, — ди.
Шул ук вакытта Ленин Черны-шевскийның һәм башка мәгърифәт-челәрнең туып килә торган капита- л и сти к җә м г ы я т ь кар ш ы л ы к л арын 28 29 күрә алмауларын һәм моның өчен ул чакта Россиядә мөмкинлек тә булмавын, моны исә бары тик пролетариат күзлегеннән чыгып кына эшләргә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Ә народниклар алдынгы рус куль-турасының традицияләреннән баш тарталар, Россиянең прогрессив үсешенә, пролетариатның революцион көрәшенә каршы чыгалар. Народниклар түгел, ә революцион социал-демократлар,
28 В. И. Л е и и и. Әсәрләр, 20 том. 8 бит.
29 В. И. Л е и и и. Әсәрләр, 2 том, 473 бит.
марксистлар — «мирасның бигрәк тә эзлекле, бигрәк тә турылыклырак сакчыла-ры»1,— ди Ленин.
«Үзеннәи-үзе аңлашына ки, «шә-кертләр» (ягъни марксистлар.— К. Ф.) мирасны архивариуслар иске кәгазьләрне саклаган кебек сакламыйлар. Мирасны саклау ул — һич тә мирас белән чикләнеп калу дигән сүз түгел әле...»2 Марксистлар ул мирасны үстерәләр, баеталар, киңәйтәләр, пролетариатның һәм барлык хезмәт ияләренең азатлык өчен реаль көрәше бурычларыңа буйсындыралар.
Демократик культураның мирасын кадерләп саклау һәм үстерү турында Ленинның бу күрсәтмәләре гаять зур әһәмияткә ия. Империализм чорында, реакцион буржуазия һәм аның ялчылары кешелек тарихында булган барлык яхшы нәрсәгә төкер гән дә, кул ьту р а байлы кл а р ын юкка чыгарганда, мирас өчен көрәш бурычы бөтен көче белән безнең алга килеп баса. Мәгълүм ки, рус халкының алдынгы, демократик әдәбияты һәм сәнгате байлыкларын күмәргә, онытырга тырышучылар күп булды. Либераль буржуазия идеологлары, мәсәлән, 1905—1907 ел революциясеннән соңгы реакция елларында, Белинский, Чернышевский, Добролюбов мирасына каршы өрә башладылар. Струве, Бердлов, Булгаков кебек карагруһлар «Вехи» исемле җыентык чыгарып, револю- цион-дсмократик язучыларга пычрак яктылар, аларны кимсеттеләр, алар- ныц дөньяга материалистик карашка нигезләнгән әдәби, критик, философик һәм публицистик хезмәтлә-
1 Шунда ук, 493 бит.
2 В. И. JJ е и и н. Әсәрләр. 2 том. 494 бит.
109
pen, азатлык өчен көрәштә тоткан рольләрен юкка чыгарырга маташтылар.
В. И. Ленин буржуазиянең мондый әшәке чыгышына кискен отпор бирде. «Вехи» турында» дигән мәкаләсендә (1909 ел) ул Белинский, Чернышевский, Добролюбов мирасын, рус эстетикасының материалистик традицияләрен, революцион гуманизм идеяләрен яклады
Ленин һәрвакыт Салтыков-Щедрин әсәрләрен бик яратып укыган һәм аңа югары бәя биргән. Үзенең политик хезмәтләрендә ул Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге образларны бик оста куллана һәм большевистик матбугатта аның һәм башка күренекле язучыларның иҗатын хәзерге заман бурычларына бәйләп аңлатырга тәкъдим итә.
«Гомумән «Правда»да вакыт-ва- кыт Щедринны һәм «иске» народник демократиясенең башка язучыларын искә алу, цитаталар китерү һәм аңлатып бирү яхшы булыр иде»30 31 — дип яза Ленин «Правда» редакциясенә.
Үткән заман әдәбиятындагы де-мократик элементларга кадерләп карау белән бергә, Ленин рус әдәбиятының иң зур язучыларын да идеаллаштырмады. Моны Ленинның Некрасовка карашында күрергә мөмкин. «Демократиягә каршы та-гын бер поход» исемле мәкаләсендә Ленин болай яза:
«Некрасов, шәхси зәгыйфь булганга күрә, Чернышевский белән либераллар арасында икеләнде, ләкин аның бөтен симпатиясе Чернышевский ягында булды. Шул ук шәхси зәгыйфьлек аркасында Некрасовта либераль ялагайлык ноткылары гө- наһысы да булды, ләкин ул бу «гөнаһы» өчен үзе үк ачы күз яшьләре белән үкенде һәм алардан халык каршында тәүбә итте»32.
Тургеневны Ленин гаять зур рус язучысы дип санады, либералларны фаш иткәндә аның образларыннан файдаланды. Ләкин шул ук вакытта
Ленин Тургеневның кире, йомшак якларын да күрсәтте.
Достоевскийны Ленин халык ре-волюциясе һәм социализм дошманы, монархист, кешеләр газабын күрсәтеп тә, аларны шул хәлдән чыгару турында җитди уйламаучы һәм уйларга да теләмәүче «чиктән тыш начар»
30 Кара. В. И. Л сни н. Әсәрләр, 16 том, хО «Вехах».
31 Л е н и и әдәбият турында, 54 бит.
32 Ш у и д а у к, 53 бит.
33 Ленин әдәбият турында, 121 бит.
(«архискверный») язучы дип санады. Достоевскийга Ленин биргән бәя—аның һәм аның иярченнәренең иҗатын дөрес аңлау өчен принципиаль күрсәтмә. Досто-евский явызлыкка түзүне, баш июне, көчсез рәвештә корбан булуны, аңсызлыкны яклап язды. Достоевскийны Горький «явыз даһи» («злой гений») дип атагач һәм аның «Бесы» исемле реакцион романын сәхнәләштерүгә каршы протест белдергәч, Ленин: «Кичә генә Достоевский яклы «акыруга» каршы «Речь»тә Сезнең җавабыгызны укыган идем һәм шатланырга хәзер идем»33, — дип язды.
«Вехи» турында» мәкаләсендә үк Ленин контрреволюция көчләре Достоевскийны Белинскийга, Чер- нышевскийга, Добролюбовка каршы куюларын, аны реакцион максатлары өчен куллануларын күрсәтте. Идеясез, төшенкелеккә бирелгән, черек әдәбият вәкилләренең Достоевскийга ничек ошарга тырышуын Ленин тагын 1914 елда Инесса Ар- мандка язган хатында күрсәтә. Анда Ленин Украина буржуаз милләтчесе В. Вииниченконың «Заветы отцов» исемле романы турында яза. Бу әсәр таркалу, төшенкелек, кешегә ышанмаучылык әдәбиятының бер үрнәге иде. Роман һәртөрле әшәке вакыйгалар, бозык кешеләр белән тулы һәм анда бер генә дә әдәм рәтле кеше юк.
Таркалучы, бозык буржуаз әдәбиятка хас булган шундый әсәрнең реакцион эчтәлеген ачып, Ленин болай яза:
«Речь»тә, роман турында Досто-евскийга иярелгән һәм яхшы иярелгән, диелгән. Минемчә, иярү бар. һәм үтә әшәке Достоевскийга үтә әшәке иярелгән. Винниченко сурәтләгән «коточкыч нәрсәләр» тормышта берән-сәрән, әлбәттә, булалар.

Ләкин аларның барысын бергә һәм шундый итеп кушу — бу коточкыч нәрсәләр сурәтен генә күрсәтү, үзеңнең дә һәм укучының да хыялын куркыту, үзеңне дә һәм укучыны да «куркуга салу» дигән сүз.
Миңа авыру (белая горячка белән авырган) иптәш белән бервакыт бергә төн үткәрергә һәм үзен- үзе үтерергә азапланган бер иптәшне (үзенә кул салганнан соң) «үгетләргә» туры килде, һәм соңыннан, берничә ел үткәч, ул барыбер үзен-үзе үтергән. Ике истәлек тә — ala 34 Винниченко. Ләкин ике очракта да алар бу иптәшләрнең тормышларының кечкенә генә кисәкләре иде. Ә бу үз-үзенә сокланучан чикылдап торган ахмак Винниченко тоташ коточкыч нәрсәләр коллекциясен — үзенә күрә бер «2 пенслык коточкыч нәрсәләр» ясаган. Бррр... Болганчык, чүп. укып юкка вакыт әрәм иткәнмен»1.
Ленинның бу хаты буржуазиянең черек әдәбияты асылын аңларга ярдәм итә. Әнә шундый әшәкелекне, бозыклыкны, коточкыч хәлләрне сурәтләүче әдәбият кешеләрнең аңын боза, агулый, яхшылык өчен көрәшкә булган рухын сыйдыра, кешенең кешегә ышанычын җимерә, колларча түземлек идеясен алга сөрә. Ә империалистик буржуазиягә әнә шул кирәк тә. Хәзерге заман буржуаз әдәбият әнә шундый коточкыч бозыклык, үтерү, хыянәт итү, проституция, цинизм һәм башка әйтеп бетергесез күп төрле кабахәтләр белән тулган* Әнә шундый пычрак «әдәбият»ка каршы көрәштә Ленин күрсәтмәләре безнең кулда көчле корал булып хезмәт итә. Ленинның Инесса Ар- мандка язган хаты безнең язучыларны тормыштагы кире якларны ачы тәнкыйтьләү белән бергә, төп игътибарны тормыштагы яңалыкны, матурлыкны, яктылыкны, сафлыкны чагылдырырга, явызлык өстеннән яхшылыкны ң кот ы л г ы с ы з җи нүен күрсәтергә өйрәтә.
«Ленинизм, безнең әдәбиятыбыз гаять зур иҗтимагый үзгәртеп кору әһәмиятенә ия, дип саный»—диде A. А. Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ,докладында. Әдәбиятның үсеше өчен Ленинның һәрвакыт кайгыртуы, ма-териалистик эстетиканың нигезләрен салучы бай һәм кыйммәтле фикерләре партиянең һәм аның юлбашчыларының әдәбиятка зур бурычлар йөкләве турында
34 Винниченко кебек.
1 Ленин. Әсәрләр, 35 том, 107 бит.
сөйли. Ленин һәм Стал и н н ы ң револ юцион тәгълиматы — совет әдәбиятының чәчәк атуын тәэмин итте. Ленин — Сталин партиясенең өзлексез кайгыртуы һәм булышлыгы нәтиҗәсендә совет әдәбияты дөньяда иң алдынгы, иң гүзәл әдәбият булып үсте. Күп милләтле совет халкы үз арасыннан художество әдәбияты мастерларын торган саен күбрәк үстереп чыгара. Марксистик-ленинчыл эстетика теориясе белән коралланган совет язучылары үз әсәрләрендә коммунизм төзүче совет халкының баи эчтәлекле тормышын һәм көрәшен киң яктырталар, совет кешеләрен алдынгы идеяләрдә тәрбиялиләр.
Партия һәм халык безнең язучылардан тагын да матуррак, тагын да тирәнрәк эчтәлекле художество әсәрләрен күбрәк тудыруны таләп итәләр. Бу бурычны безнең язучы- ларыбыз Ленинның эшен даһиларча дәвам иттерүче Сталинның җиңелмәс тәгълиматын тирәнрәк өйрәнү һәм иҗат эшендә куллану юлы белән үти алалар һәм әлбәттә намус белән үтәрләр.