Логотип Казан Утлары
Роман

ГАЗИНУР


XXIII
Китәр вакытлар җиткән иде инде.
Өстенә искерә төшкән язгы пальто, аягына тула оек белән резина галош кигән Газинур, Миңнурыйның ике беләгеннән тотып, сонгы мәртәбә аның кадерле күзләренә текәлеп карады. Миңнурый гаҗәеп зур түземлелек күрсәтә иде. йокысыз үткән төн аның матур йөзенә тирән кайгы эзен салса да, анда: «син киткәч, ике кечкенә бала белән мин берүзем нишләрмен, көнемне ничек үткәрермен?».—дип, аптырап, өмет- сезлеккә төшү дә, тетрәү дә юк иде. Ул бер гек^.-‘тапкыр да еламады. Тик менә хәзер, китәр минутта Газинур аның ике беләгеннән тотып, күзләренә текәлгәч кенә, аның озын керфекләре дерелдәп китте.
— Хуш, Миңнурый җаным,— диде Газинур, әкрен генә. — Хуш, бәгырем. Әгәр кыерсыткан чакларым булса — кичер...
Д1иңнурый аны, ике кулы белән муеныннан кочаклап, кат-кат үбә башлады.
Кроватьларында уйнап утырган Сәмига белән Мөдәррис әтиләре белән әниләренә гаҗәпләнеп карап тордылар. Нәни балалар берни дә аңламыйлар иде әле.
— Кирәкми, Миңнурый, кирәкми, бәгырем, елама. Дошманны җиңәрбез дә әйләнеп тә кайтырбыз, — диде Газинур. Аннары балалары янына килде һәм икесен ике кулына алды.
— Зур үс, кызым, син дә, улым, зур< үс, — диде ул, әле берсен, әле икенчесен үбә-үбә. — Тәти булыгыз, еламагыз.
Күз яшьләрен сөртергә һәм үзен яңадан кулга алырга өлгергән Миңнурый, Газинурның иңбашына кулын куеп:
— Үзеңне сакла, — диде. — Безнең өчен кайгырма. Колхоз безне ташламас. Балалар өчен дә борчылма. Мин аларны тәрбияләрмен. Без иртә-кич синең җиңеп кайтуыңны көтәрбез...
Газинур балаларын кроватьларына бастырды.
— Мин әткәйләргә күрешергә керим, Миңнурый. Син олаулар янына бара тор, — диде ул һәм ишеккә таба атлады. Ишек тоткасына бер кулы белән тотынган килеш, ул туктап калды, артына борылды һәм зур кара .күзләре белән тынып калган хатынына, балаларына карады. Аннары йөгереп килеп, өчесен дә тагын бер кат тиз-тиз үпте дә, ишек башындагы чөйдән шлёмын эләктереп, атылып чыгып китте.
Ишек алдының уртасына җиткәч, Газинур авыр сулый-сулый туктады. Правление ягыннан гармонь тавышы, кемнәрнеңдер җырлавы һәм халык гөрләве ишетелә иде. Урам уртасыннан, үзенең кардәшләре һәм якыннары белән уралган хәлдә, Газзән үтеп китте.
I Дәвамы. Башы 9, 10 саннарда.
4
I азинур урамга чыкмыйча гына, ишек алды аркылы үтеп, әтисенея еенә керде. Мисбах анда иде инде.
Сәкедә табын хәзерләнгән иде. Сөйләшмичә генә берәр чынаяк чәй эчтеләр. Аннары Гафиятулла бабай табынны җыярга кушты. Шакмаклы кызыл ашъяулык өстендә, тәлинкәдә, тслем-телем киселгән икмәк һәм тоз савыты гына калды. Менә табынны җыеп йөргән Шәмсииур җиңги дә сәке читенә килеп утырды. Ата-баба йоласы буенча бераз тынга калып утырдылар. Аннары картлар дога кылды. Шуннан сок Гафиятулла бабай дулкынланган тавыш белән соңгы сүзләрен әйтте:
— Сез туган илебезне, совет җирен сакларга китәсез, улларым. Батыр булыгыз. Батыр егет — яу күрке диләр иде борынгылар... — Ул бераз эндәшми торды да өстәде: — Сез инде хәзер ил хезмәтчеләре — бөтен халыкның күзе, өмете сездә. Семьяларыгыз, бала-чагаларыгыз турында борчылып, башыгызны кайгыга салмагыз. Без монда аптырамабыз, колхозыбыз бар. Күмәкләшеп яшәрбез. Дошманнарны җиңеп, исән-сау кайтыгыз. Миннән теләк шул, балалар.
Гафиятулла карт күзләренә тыгылган яшьләрен кызыл кулъяулыгы белән сөртеп алды. Газинур белән Мисбах табындагы икмәкне сындырып кабып, бармакларын тозга тидереп яладылар да, картлар белән саубуллаша башладылар...
Фронтка китүчеләрне озатыр өчен бөтен колхоз правление йорты янына җыйналган иде. Бер якта хатын-кызлар, алар белән янәшә <<Красногвардеец»нЫ1!?‘уйчан йөзле, урта яшьтәге ирләре баскан. Председатель Хәнәфи дә алар арасында. Икенче якта, бүген-иртәгә повестка көтеп торган яшьләр тупланган. Мидхәт гармонь уйный. Һашим, Зәки, Бари, кулларын-иңбашларына куеп, кычкырып җырлыйлар.
Урта бер җирдә «Красногвардеец»ның хөрмәтле картлары җыелган. Иң алда таягына таянып, күлмәге тезләренә җиткән, аягына җылы * каталар, башына түбәтәй кигән, ап-ак сакаллы Галәк бабай басып тора.
Фронтка китүчеләрне Бөгелмәгә илтеп кайтыр өчен җигүле атлар килде. Тарантасларга колхозның иң яхшы атлары җигелгән иде.
Бераздан үзенең җил капкасын ачып, Гафиятулла бабай урамга чыкты. Менә ул озын гәүдәсен бөкрәйтә төшеп, урам буйлап әкрен генә килә. Өстендә ярты җиңле кыска казаки. Ак күлмәгенең җиңнәре һәм итәге казаки астыннан күренеп торалар. Аның иңнәрен авыр кайгы баскан. Ул бик авыр атлый. Менә ел ярым эчендә икенче тапкыр инде ул берьюлы һәм колхозда иң беренче булып ике улын сугышка озата. Берьюлы ике газиз баласын сугышка озату җиңел түгел аңа.
Халык аны тынып, хөрмәт белән каршы ала. Ул картлар янына туктый, аннары тарантаслар янына килеп, утырып китүчеләргә йомшак булсын өчен, печәннәрен кабарта башлый. Моны ул, гадәтенчә, үз алдына сөйләнә-сөйләнә эшли. Хатын-кызлар аңа карап күз яшьләрен сөртеп алалар. Ирләрнең чырайлары тагын да уйчанлана, Гафиятулла бабай янына Хәнәфи килә. Ул картның кулыннан тотып, аны читкә, картлар янына алып китә, Гафиятулла берни әйтми.
Газинур белән Мисбах та килделәр. Ат башында баручы малайлар кузлага менеп утырдылар. Гармонь көчлерәк ярсый башлады. Газинур, яшьләр янына килеп, гармоньга кушылып бер җыр җырлады. Шуннан соң председатель Хәнәфи сәгатенә карап алып:
— Егетләр, юл кешеләренең юлда булганы яхшы,— диде һәм тарантас өстенә менеп басты. Тыныч вакытта аның сүзенә һәрвакыт колак салып килгән халык, бу дәһшәтле көндә председательгә тагын да якын- рак килде. Аның тыныч һәм ышанычлы тавышы һәркемгә көч бирә иде.
— Җәмәгать, — диде Хәнәфи үзенең ачык тавышы белән, —без бү. ген үзебезнең иң яхшы егетләребезне озатабыз. Иртәгә, бәлки, иүтәннә-
5
ребезне дә чакырырлар. Ләкин колхоз эше туктамаска тиеш. Китүчеләрнең урынын буш калдырмас өчен без икеләтә-өчләтә көч куеп эшләргә тиешбез. Озакламый урып-җыю көннәре башланачак. Мин безнең хатын-кызларыбызга һәм кадерле картларыбызга мөрәҗәгать итәм: барыгыз да эшкә. Аптырарга, куркырга урын юк, Кызыл Армия дошманнарны каршы ала белер. Ә китүчеләргә сүзем шул: сез анда «Крас- ногвардеец»ның данына тап төшермәгез!..
Икенче тарантаска Газинур сикереп менде. Аның йөзе җитди, күзләре үткен һәм ачулы карыйлар иде. Аны җырчы итеп, шаян егет итеп, җыелышларда күбрәк сүз алып түгел, ә утырган җиреннән, кайдан булса арткы рәтләрдән яки почмактан тапкыр сүзләр кычкыручы итеп кенә күрергә күнеккән халык аңа текәлде.
— Колхоздашларым!—диде Газинур. Аның болай дип сүз башлавында җитлеккәнлеге дә, колхозына һәм халкына булган тирән мәхәббәте дә ташый иде. — Ил картлары, абыйлар һәм апалар! Яшьтәшләрем! Явыз дошман безнең туган илебезгә һөҗүм иткән. Ул безнең авылларыбызны, шәһәрләребезне яндыра, кешеләребезне һәм балаларыбызны үтерә. Ул, бәлки, безнең «Красногвардеец»ка да килермен дип уйлый торгандыр. Юк! Без бу байлыкларны, — ул бөтен «Красногвардеец»ны кочкандай кулларын җәеп җибәрде, — фашистлар килеп таласын өчен торгызмадык. Без корал тот& беләбез. Ә корал тота белгән — сөяленә бастырмас! Сез шулай дип әйтә идегез безгә, ил картлары! Без сезнең сүзләрегезне йөрәкләребезгә салып алып китәбез. Иптәшләр!—диде ул тагын да күтәренкерәк тавыш белән: — Кызыл Адо^ия барыбер дошманны бетерәчәк. Иптәш Молотов дөрес әйткән: безнең эшебез хак, җиңү бездә булыр. Без җиңүчеләр булып кайтырбыз. Хәнәфи абый, — ул колхоз председателенә таба борылды: — күңелегез тыныч булсын, «Красногвардеец» егетләре йөзгә кызыллык китермәсләр! Ә без, китүчеләр, сездән үтенәбез: колхозыбызның исемен югары тотыгыз, тырышып эшләгез!
Газинур тарантаска ничек тиз сикереп менгән булса, шулай тиз төште дә. Төшүе белән картлар төркеменә атлады һәм алар белән ике куллап саубуллаша башлады. Иң элек ул Галәк бабайның карт кулларын кысты:
— Хуш, Галәк бабай, исән-сау яшә.
— Хуш, Газинур улым, хуш! Исән-сау йөреп, җиңүчеләр булып кайтыгыз. Безнең әткәйләр әйтә торган иде: «ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр». Бик зур сынауга барасыз, батыр булып кайтыгыз.
Атлар кузгала башлады. Газинур Хәнәфи янына омтылды. Хәнәфи аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сөйде:
— Хуш, Газинур, хуш! «Красногвардеецларча» кыйнагыз дошманны! Кирәк булса, үзебез дә булышка килеп җитәрбез.
Мидхәт яңадай гармонь сыздырып җибәрде. Яшьләр җырлый башладылар.
Халык авыл очына кадәр озата барды. Басу капкасына җиткәч, озатучылар туктады. Газинур белән Мисбах Гафиятулла бабайның ике ягына басып, соңгы тапкыр аның белән күрештеләр.
— Әткәй, безнең өчен-борчылма, башлар исән булса, кайтырбыз. Киленнәреңне ярдәмеңнән ташлама, — диделәр. Аннары хатыннары белән саубуллаштылар.
Сөекле һәм гүзәл Миңнурый! Ул бу соңгы минутта да үз-үзен нык тота. Газзәннең хатыны иренең муенына сарылып үкереп елаган чагында*. Миңнурый күз яшьләрен дә күрсәтми иде.
— Мин сиңа ышанам, Газинур җаным, — диде ул әкрен генә.
Менә атлар Исаково үренә менәләр инде. Газинур, яңадан тарантаска басып, туктап калган колхоздашларына, әти-әниләреиә, хатыны, балаларына ерактан кул болгап, соңгы сәламен җибәргәндәй, сузып кычкырды:
— Хушыгыз! Ху-шы-гыз! Без кайтырбыз!

И кенче б у лек
1
Бөгелмә военкоматы каршында, базардагы кебек, халык кайный. I армонь уйныйлар, җырлыйлар. Хатын-кызлар, картлар һәм карчыклар, бала-чагалар җыелган. Монда кем китә, кем кала — һич белер хәл юк.
1 азинурлар шул төркемгә килеп кушылдылар. Аннары этелә-төртслә -өчесе дә эчкә кереп киттеләр. Анда исемлекләрне барлыйлар, врачлар карый икән.
Военкоматтан аларны район культура йорты бакчасына алып килделәр. Биредә халык тагын да күбрәк иде. Бакчаны әйләндереп алган койма буенда хатын-кызлар җыелган. Бакча эчендәгеләрнең кайсылары койма ярыкларыннан, кайсылары койма аркылы сөйләшәләр. Бер яшь ^гет биек агач башына менгән һәм аннан торып урамдагы кызларны көлдерә. Кызларның ферсе, аның сөйгәне булса кирәк, ара-тирә кулъяулыгы белән күзләрен сөртеп ала.
— Сания бәгырем, күзләреңне сакла!—дип кычкыра агач башындагы егет.
— Әнкәй карчыкны күрә алмый китәм, бәхил булсын дип әй^те диегез. Хәйретдин, — дип кычкыра олырак яшьләрдәге бер кеше койма -аркылы.
— Маһруй, орлыклык участоктагы бодайларны үзең карап аерым- аерым суктыр — бутамасыннар, — дип киңәш итә кара кашлы бер абзый. Аның янына баскан кара тутлы бер рус егете:
— Люба, кара, трактористлыкка өйрән. Мин танк йөртермен, ә син— трактор’. Вәгъдәме?
— Вәгъдә.
Тыныч хезмәтләреннән һич тә көтмәгәндә аерылырга мәҗбүр булган бу кешеләрнең эшләнеп бетмәгән эшләре дә, әйтелеп бетмәгән киңәшләре дә бик күп иде. Ләкин барысын да койма аркылы гына кычкырып бетереп буламы соң?
Газинурлар командасы бакчаның урта бер җирендә, шаулап торган яшел агачлар төбендә урнашты. Тыныч вакытта Газинур бу бакчада берничә тапкыр булганы бар иде. Нинди күңелле, нинди рәхәт буланде биредә! Жыр. музыка. якты электр утлары; әйбәт киенгән егетләр белән кызлар ком сибелгән аллеялар буйлап култыклашып йөриләр иде. Киоскларда тәмле эчемлекләр, мороженоелар саталар: мәйданчыкларда төрле уеннар, эстрада да — артистлар иде.
Хәзет дә бакчаның гөрләп торыр чагы. Коймаларда, капка төпләрен- шә кичәге атишалао эленеп тора. Ләкин бакчага җыелган .халык "күңел ачатга килмәгән. Гармонь да башка көйгә уйный, җырлар дз бдш инде. Әнә өотенә кыска күн туҗурка кигән, җилбәгәй тужуркасы ,гт ннд зоденнзры ялтырап торган гармоньчыны уртага алып, бер төпкем яшьләт, кулларын ‘бер-берсенен иңбашларына салып, кычкырыз җыглыйлар. Газинур да алар арасында.
Үз теләгем белән барам Туган илне сакларга: Фа-днст түгел. жил дә үтмәс Без тезелгән сафларга.
Әнә килә броневик. Пулеметы эчендә. Гитлерчылар түзә алмас Кызыл гаскәр киченә.
Походларза без йернбез. Менеп чаптар атларга, Сталинга ант бирәбез гЬтне яхшы сакларга

7
Танышлар очраша, ләкин алар да район алдынгыларының киңәшмәсенә килмәгәннәр.
— Китәбезме?
— Китәбез, малай.
— Син танкистыр инде.
— Әлбәттә! Ә син?
. — Мин пулемётчы.
— Гитлерның башын өзмичә кайтмыйбыз, егетләр!
. — Бөгелмәгә Берлиннан әйләнеп кайтырбыз.
Май таплары беленеп торган кызыл майкалы бер егет, халыкны этеп-төртеп, гармоньчы янына үтәргә маташа башлады. Үтә алмагач, аяк очларында күтәрелеп кычкырды:
— Иптәш бригадир... иптәш Зәбиров, MTG машинасы килде. Роза биредә!
Бу сүзләрне ишеткәч, күн тужуркалы егет шунда ук уйнаудан туктады һәм гармоней янындагы бер егеткә тоттырды да үзе халык арасыннан кысылып чыкты.
— Кайда? — дип сорады ул кызыл майкалыдан. Янәшә басып торган Газинур бригадирның йөзе балкып киткәнен күрде һәм берьюлы нинди Роза турында сүз барганын аңлады: «Сөйгәне килгән!»
Зәбиров кызыл майкалы егет күрсәткән якка йөгереп китте һәм бер сикерүдә койма башына менде. Кызыксынуын баса алмаган Газинур да аның артыннан атлады.
— Рауза... — диде Зәбиров һәм аның тавывды калтыранып китте. Койма буенда башын кыңгыр салып, нечкә билет ак пластмасса билбау белән кыскан сары чәчле кыз басып тора иде. Зәбировның тавышын ■ ишеткәч ул, башын һаман да кыңгырга салган килеш, сөйкемле генә елмайды һәм ак кулын койма башындагы егеткә сузды. Газинур аның кулының да, билбавы кебек үк, үтә ак булуына игътибар итте: «Конто-рада эшләүче, ахрысы, караңгыда үскән гөл кебек», — дип уйлап алды ул һәм ике мәгъшукның мәхәббәт турындагы сүзләрен тыңлап тормас өчен, әдәп сазлап, бакчаның аргы башына таба китте. Бераздан үзе дә сизмәстән, дүрткел пирамидасыман соры таш һәйкәл янына килеп чыкты. Бу Бөгелмәдә совет власте урнаштыру өчен көрәшкәндә интервентлар тарафыннан ерткычларча үтерелгән Бөгелмә ревкомының членнарына — большевик Петровская белән большевик Просвиркин иптәшләргә һәм исеме билгесез матроска куелган һәйкәл иде.
Беренче тапкыр Газинурны бирегә Гали абзый алып килгән иде һәм ул ук аңа бу һәйкәлнең тарихын да сөйләгән иде. Газинур, Гали абзыйның үзенә карата әйткән сүзләрен исенә төшереп, уйга чумып торганда, аның иңбашына кемдер кулын куйды. Газинур хәтта сискәнеп тә китмәде, бу кул аңа, әтисенең кулы кебек, таныш иде. Газинур башын күтәрде һәм җилкәсенә кулын салган кешенең Гали абзый икәнен күрде. Моңа да ул бер дә гаҗәпләнмәде. Гали абзый райкомда эшли, ә райком бинасы бакчага каршы гына иде.
— Мин китәм, Гали абзый, — диде Газинур әкрен генә.
— Беләм... китәсең... — диде Гали абзый шулай ук әкрен генә.
«Юл аягы итеп, нәрсә әйтәсең, Гали абзый?» дигән шикелле Газинур зур кара күзләре белән аңа карады. Гали абзый аның карашын аңлады.
— Нәрсә әйтим мин сиңа, Газинур? Кайчандыр шушы һәйкәл янында сиңа сөйләгән сүзләремне хәтерлисеңме? Хәтерләсәң, бик яхшы. Күптән көтелгән дәһшәтле сәгать сукты. Туган илебезгә бик зур куркыныч яный, Газинур. Бу сугыш — гади сугыш кына булмаячак. Безнең социалистик илебезгә кара көчләр —• фашистлар һөҗүм итә. Фашизм эшче-крестьяннарның иң әшәке, иң явыз, иң каты дошманы. Ул безнең тиребез белән сугарылган җиребезне, безнең куллар үстергән ашлыгыбызны, безнең куллар тапкан нефтебезне тартып алырга тели. Ул Яла-
8
/
чнч. Шкапский алпавытларының, миллионер Хәкимовларның властен, патша властен яңадан кайтарырга тели, ул безнең милли культурабызны, дәүләтебезне бетерергә, ә үзебезне немец бароннарының колы итәргә уйлый. Бу сугышта, Газинур дустым, сүз совет дәүләтенең яшәве һәм үлеме турында, СССР халыкларының азат яшәве яки кол булулары турында барачак. Менә шуны, Газинур дустым, тирәнтен аңларга тырыш... Боларны мин сиңа, Газинур, синең өлкән дустың буларак кына түгел, боларны мин сиңа Ленин — Сталин партиясе исеменнән әйтәм. Син аларны партия сүзләре итеп аңла... — ул бераз эндәшми торды һәм, һәйкәлгә күрсәтеп, сүзен дәвам итте. — Менә безнең каршыбызда Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен газиз гомерләрен биргән кешеләрнең кабере ята. Алар дошманга каршы сугышкайда рәхимсез булдылар, куркып артка чигенмәделәр. Мин синең дә шундый булуыңны телим. Хуш, җаным.
— Хуш, Гали абзый. Мин синең сүзләреңне онытмам.
Алар кочаклашып үбештеләр.
— Җиңүче булып, батыр булып кайт, Газинур.
Гали абзый тиз генә китеп барды.
Ул халык арасында күздән югалганчы Газинур аның артыннан карап торды. Аннары башын күтәрде. Сул якта, яшел агачлар арасыннан ике катлы, алгы ягы гел пыяладан гына диярлек эшләнгән йорт күренә. Бу — балалар бакчасы йорты. Кем белә, бәлки ерак Питер дан килгәң матрос актык сулышын алганда бәхетле балаларның шушы пыяла дво- рецын күргәндер. Ә хәзер 23 елдан соң, фашистлар яңадан ул йортны жимерттермәкчеләр.
Газинурның йөрәге сикереп тибәргә тотынды. Юк, юк! Моңа юл куярга ярамый. Тизрәк, тизрәк фронтка барып җитәргә дә, фашистларның бугазына ябышырга...
Кич белән аларны вокзалга алып киттеләр. Узып барышлый, Газинур «һәлак булган ундүрт батыр» мәйданындагы туганнар каберенә куелган икенче һәйкәлне — урак чүкечле биек таш постаментны күрде һәм яңадан Гали абзыйның сүзләре исенә төште.
— Онытмам, Гали абзый!
Газинур Гали абзыйны тагын бер тапкыр күрергә теләсә дә, күрә алмады. Төнлә алар вагоннарга утырдылар. Ә җәйге кыска төн үтеп киткәндә, алар инде Норлатны узганнар иде.
II
Газинурның күзенә йокы кермәде. Ул гражданнар сугышы геройлары турында, үзенең тормышында, йөрәгендә үзенә башка кадерле урын алган Гали абзый турында уйлый-уйлый, югары сәкедә кырын ятып, кызыл вагонның кечкенә тәрәзәсеннән карап барды. Бескозыркасының ефәк тасмалары җилфердәп торган, биленә патроитажлар ураган, гранаталар аскан матрос аның күз алдында җанлы булып басып торды. Ул гүя, елмаеп, Жухрай Корчагинга дәшкән кебек, Газинурга:
— Әйдә, братишка, фашистларның көлен күккә очырырга! — дип әйтә иде шикелле.
Газинур белән янәшә уйчан йөзле Мисбах һәм караңгы чырайлы Газзән кулларын баш асларына куеп, түшәмгә карап яталар. Түбәндә, вагон уртасында гармонь уйныйлар. Солдатлар Газинурга таныш булмаган борынгы солдат җырын җырлыйлар. Газинур авыз эченнән аларга кушылып карый, ләкин сүзләрен белмәгәч, берни дә чыкмый. Шулай да көчле һәм дәртле җыр аның йөрәгенә үтеп керә һәм күңелен җилкендереп җибәрә.
Поезд урман эченнән ыргылып чыга. Кечкенә тәрәзәдән иртәнге кояш нурлары сибелгән иген кырлары күренә башлый. Өлгереп килгән
9
игеннәр әкрен ген.ә дулкынлана. Алар: «Без өлгердек инде, безне ташлап кая китәсез, җир уллары?! Китмәгез, җыегыз безне, без сезнең намуслы хезмәтегезнең гүзәл җимеше бит!» — диләр кебек, һәм гармонь, җыр тавышлары арасында Газинурга бодай шаулавы ишетелгәндәй була. Бодай шаулавы! Кайберәүләр, бәлки, аны гомерләре буенча ишеткәннәре юктыр. Ә кырда, табигать кочагында үскән Газинур, бодай камыллары төбендә ятып, тук башакларның бер-берсенә әкрен генә ышкылып, гөжләп шаулауларын бик күп тыңлаганы бар. Башакларның гөжләве көннән-көп үзгәрә бара. Бары тик Газинур кебек җырчы егет кенә аларның үзгәреп торган нечкә музыкасын сизә һәм күңеленә бикли ала. Бодайлар өлгергәндә аларның гөжләвендә ниндидер үтенү, чакыру моңы була, алар гүя: «Тизрәк урып алыгыз безне, югыйсә алтын бөртекләребез әрәм була», — дип әйтәләр.
Менә хәзер дә, җыр, музыка һәм тәгәрмәч тавышлары арасыннан Газинур башакларның үтенү һәм чакыру белән тулы моңын ишеткәндәй була. Күңеле сүз белән аңлатуы кыен булган әрнү һәм сызлану белән зулып таша: ул инде башаклар чакырган җиргә бара алмый, ул китә, китә...
Юл борыла башлый. Газинур эшелонның нң арттагы вагоннарын һәм паровозны күрә. Состав «Красногвардеец» урамыннан да озынрак булыр, һәр вагонда тыныч хезмәтләреннән аерылган, әле кичә генә югары уңыш алу яки нормасын арттырып үтәү турында гына уйлаган ничәмә- ничә дистә кеше утырган. Ә артта очсыз-кырыйсыз иген кырлары кала. Кемнәр җыяр ул игеннәрне, кемнәр сугар да, кемнәр җилгәрер аларны?! Кемнәр аларны дәүләт амбарларына ташыр?!
Газинурларның вагоны алдан өченче генә. Юл' үргә менә, паровоз еш-еш пышылдый, тәгәрмәчләр бик кызу такылдыйлар. Паровозның куе төтене әле бер якка, әле икенче якка авыша. Күрәсең, тышта җил. Ә гармоньчы Газинурга таныш булган көйне — «Өч танкист»ны уйный инде. Ул җыр Газинурга Соликамск урманнарын, шушы җырны яратучы Володя Бушуевны, Катяны, Карп Васильевичны, Павел Иванович Ивановны исенә төшерәләр. Әле һаман да шунда эшлиләр микән алар? Володя белән Катя өйләнештеләрме икән? Бәлки, алар да, Газинур кебек, туган илне сакларга бара торганнардыр. Алар, дошманнан куркып, посып утыра торган кешеләр түгел. Газинур баштарак аларга хатлар язгалады, алар да җавап бирделәр. Аннары язышу үзеннән-үзе тукталды. Гаеп Газинурда булды, бугай. Ул хат язарга яратмый иде.
Кем белә, тыныч хезмәттә очрашкач, фронтта да очрашырлар, бәлки. Тау тау белән очрашмый, кеше кеше белән очраша. Бигрәк тә бәхетле- ләр. Ә Газинур бәхетенә зарлана алмый иде.
Газзән белән Мисбах һаман да әле кулларын баш асларына куйган килеш сүзсез яталар. Мөгаен, алар өйдә калган хатыннары, бала-чагалары турында уйлыйлардыр. Газинур, да Миңнурыйны һәм балаларын онытмый, шулай да ул инде гел алар турында гына уйлый алмый. Гали абзыйның сүзләреннән соң, ул бөтенләй башка кеше булырга кирәклеген аңлый иде.
Газинур, уйга чумган Мисбах белән Газзәнгә карап:
— Абзыкайларым, күзләрегез белән түшәм такталарын тишәсез ич. Иртә ямансулыйсыз. Әле окопта да уйланырга өлгерерсез. Солдат көр күңелле булырга тиеш. Хәтерлисезме комиссарыбызның Финляндиягә барганда әйткән сүзләрен?
— Анысы шулай да бит, — диде Мисбах, — безнең кул мылтык тотып үскәнмени. Безнең кул сабан белән көрәккә, сәнәк белән балтага күнеккән бит.
Газинур яткан җиреннән күтәрелә төште.
— Абый, мескенләнмә, — диде ул кызу гына, — сөялле кул барысына да бик тиз күнегә. Аннары безнең куллар сәнәк белән көрәккә генә түгел, машинага да ияләшкән.
10
Кинәт эшелон туктады. Газинур тәрәзәдән карады: станция түгел, бик матур алан.
— Урманга!—дип кычкырды Газинур һәм идәнгә сикереп төште.
— Чыкма, утыра алмый калырсың! — дип кычкырды Мисбах аңа. Ләкин I азинур, үзе кебек җитез солдатлар белән бергә, алан буйлап йөгерә иде инде. Каен аралары хуш исле ал-кызыл чәчәкләр белән тулган. Газинур, иң матурын өзеп, шлёмына кыстырды.
— По вагонам!—дигән тавыш ишетелде. Газинур тагын бер чәчәкне өзде дә, йөгерергә җайлы булсын дип, галошларын кулына алды һәм оекчан килеш кенә вагонга таба чапты.
Эшелон, буферлары белән чынлап, кузгалган иде инде. Башта Газинур ачык ишектән галошларын эчкә, ташлады. Аннары солдатлар аның үзен кулыннан тартып алдылар.
Бу кыска туктау бөтен вагонны җанландырып җибәрде. Солдатлар барысы да. хәтта Газзән белән Мисбах кебек түшәмгә карап ятып баручылар да, урыннарыннан тордылар.
йөзе алсуланган, күзләре ялтырый башлаган Газинур гармоньчы егет янына килеп басты. Гармоньчы бакчада гармонь уйнаган күн тужуркалы. ике орденлы егет — МТС бригадиры Исхак Зәбиров иде.
— Якташ, даешь бшо көен! — диде Газинур һәм бармакларын шартлатып куйды. Зәбиров аңа көлемсерәп карады да «Әпипәне» уйный башлады. Газинур тагын бармакларын шартлатты һәм вагонның тузанлы идәнен йон оеклары белән тыпырдата-тыпырдата биеп тә китте. Ул җиңел бии, орчык кебек бөтерелә иде. Бригадирга аның ашкынып биюе ошады булса кирәк, ул тагын да кызурак, дәртлерәк уйный башлады. Газинур да аның саен ярсыбрак биеде. Солдатлар, кул чабып, аңа куәт бирә башладылар. Кайберләре аякларын дөбердәтергә тотынды. Аерылышу аркасында ямансулап уйчанланган йөзләр яктырды, алдагы билгесезлек ул кадәр шомлы булып күренми башлады.
Бию беткәч, Зәбиров гармоней иңеннән алмыйча гына аяк өстенэ басты да, тирләп-пешкән, күзләре ут кебек уйнап т.орган Газинурның иңбашына кулын куйды:
— Кайсы колхоздан син, егет?
— «Красногвардеец»тан! — дип горурланып җавап бирде Газинур.
— Булганым бар. Үткән ел минем бригадам тракторлары сезнең кырларны сөрде. Ләкин кырларыгыз кечкенә... — Зәбиров бераз уйланып торды һәм, хәзер ул турыда сөйләүнең вакыты түгел дигәндәй, кинәт сорап куйды:—Җырлый беләсеңме?
Газинур, көлемсерәп, сәкедән аякларын сузып утырган Мисбах белән Газзәнгә каш сикертеп алды:
— Җыр янчыгым колхозда калмаган булса, беләдер идем!
Зәбиров соңгы вакытларда Бөгелмәдә чыккан яңа бер көйне сыздырып җибәрде. Газинур бөтен күкрәге белән һава сулады да, үзе белән янәшә баскан «Алга», «Тигез басу» егетләрен ашкындырып, ачык, моңлы тавыш белән башлап җибәрде:
Җилләр исә, җилләр исә, Кем туктатыр җил көчен;
Җырның калган яртысын уннарча тавышлар эләктереп алды:
Егет җанын кызганырмы Туган-үскән ил өчен.
Эшелоннар вак станцияләрдә туктап та тормыйлар. Зур станцияләрдә дә бик азга гына туктыйлар. Паровоз су ала да, тагын кузгалып китә. Зур станцияләрнең һәрберсендә хәрби кешеләр кайный, солдатлар төялгән кызыл вагоннар күренеп кала. «Бөтен Советлар Союзы халкы
11
күтәрелә», дип уйлый яңадан югарыга менеп яткан Газинур: «Гитлер безне җиңмәкче була, юк җиңми торсын!»
Төнлә Казан янындагы Юдино станциясен үтеп киттеләр — Казанга кереп тә тормадылар. Солдатлар арасында: «Безне Москвага алып баралар»,—дип сөйли башладылар. Ләкин күп тә үтмәде аларны, кайдадыр Муром тирәсендә туктатып, эшелоннардан төшерделәр. Аннары мунчага алып бардылар һәм киемнәр бирделәр. Газинур үзенең йон оекларын, иске пальтосын салып, өр-яңа солдат киемнәренә киенде дә, кесәсендәге көзге кисәген чыгарып, үз-үзен карарга тотынды.
— Исәнме-саумы, Газинур солдат, кәеф-хәтерләрең ничек? — дип көлемсерәп күзен кысты.
Икенче көйне төнлә алар чыннан да Москвада иделәр. Эшелон туктауга Газинур вагоннан сикереп төште һәм үтеп баручы фонарьлы тимер юлчыдай:
— Москва кайда? — дип сорады. Фонарьлы кеше караңгыда Газинурның йөзен күрмәде, шуңа күрә бу сорауга игътибар бирмичә:
— Син басып торган җирдә, — дип, узып китте.
Станция — кемдер аны Лихоборы диде — солдатлар төялгән эшелоннар белән тулган иде. Танклар, туплар, автомашиналар төялгән платформалар күренә. Янәшә юлдан туп көпшәләрен як-якка сузган бронепоезд үтеп китте.
Бронепоездның шау-шуы тынгач, Газинур үзе белән янәшә басып торган солдаттан,
— Иптәш Васильев, Кремль кай турыда, белмисеңме?—дип сорады.
— Әнә шул якта, моннан күренми ул, — диде ' солдат һәм кулы белән караңгыда изәп алды. Газинур солдат күрсәткән якка таба йотлыгып карады. Москваның утлары сүндерелгән һәм куе караңгылык барысын да йоткан иде. Тик тимер юл буендагы дүртәр-бишәр катлы йортлар гына чак-чак күренә.
Газинурга ямансу булып китте. Гомереңдә бер тапкыр башкалага кил дә, иптәш Сталин тора торган Кремльне ерактан гына булса да күрми кит, имеш. Ярый ла таң атканчы аларны биредә тотсалар. Кая, тоталармы соң мондый вакытта. Кичә политрук беседа үткәрде — фашистлар безнең күп кенә җирләрне басып алганнар, бик каты сугышлар бара, диде.
Күп тә үтмәде, эшелон кузгалып та китте.
— Бөтенләй киттекме? — дип сорады Газинур янындагы бер иптәшеннән. Теге иңбашларын гына җыерып куйды. Аңа әйтеп тормаганнар лабаса.
Озакламыйча эшелон яңадан туктады, ә паровоз китеп барды. Газинур, ераклаша барган паровоз тавышына колак салып, эченнән сөенеп куйды: «Болай булгач, таңга кадәр торабыз әле».
Газинур төне буенча йокламады. Бәхеткә аны вагонда дневальный итеп билгеләделәр. Солдатлар яткач, ул, су сибеп, вагон идәнен әйбәтләп себереп чыкты, аннары ишек яңагына сөялеп, тышка карап тора башлады. Җәйге төи — төнмени ул. Әнә яктыра да инде.
Газинур янына шинелен җилкәсенә салган Зәбиров килеп басты. Орденнарын гимнастёркасына беркеткән. Ләкин күн тужуркасын салгач, ул ничектер башкаларга охшап киткән һәм бүтәннәрдән элеккеге кебек аерылмый иде. Тик чокырланып* торган киң*һәм нык ияге, карчыганыкы төсле үткен күзләре һәм каты иреннәре элеккечә аның көчле ихтыяры турында сөйлиләр иде. Әмма иртәнге тонык яктылыкта аның йөзе уйчан күренде.
— Әнә авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Мин былтыр күргәзмәгә катнаштым... Безнең Татарстан Павильоны әнә тегендәрәк,— диде ул һәм кулы белән станция аръягына күрсәтте.
12
Боз һаман да Москва янындамыни? — дип беркадәр гаҗәпләнү һәм шатлану белән сорады Газинур.
— Әйе. безне Окружной юл буенча күчереп йөрттеләр.
— Кремль кан турыда?
Зәбиров вагоннан сузылып карады да:
— Әнә шул турыда булырга тиеш, — диде.
I азинур вагоннан сикереп төште һәм, бераз читкә китеп, кулын каш өстенә куйган килеш карый башлады. Иртәнге тымызык яктылыкта Москваның биек таш пулатлары ап-ачык күренә иде. Кинәт Газинур чиксез шат тавыш белән кычкыра башлады:
— Кремль! Кремль!
Мөгаен, ул Москваның псәпсез-хпсапсыз манараларының берсен күреп. аны Кремль дип уйлагандыр, чөнки моннан Кремльне күрү мөмкин түгел иде.
Берничә сәгатьтән эшелон кузгалып китте һәм бу юлы озак туктамады. Башта ачык вагон ишегеннән Москва тирәсендәге зәңгәр буяулы, террасалы җиңел йортлар, нарат урманы эчендәге җыйнак дачалар күренеп барды, аннары поезд киң кырларга чыкты.
Газинур, дежурдан бушап, югары сәкегә менеп, йокларга ятты. Төшендә ул яңадан Кермльне күрде. Имеш, ул Кызыл мәйдан буйлап үтә. Әнә, нәкъ рәсемдәге шикелле, Ленин мавзолее, әнә Кремль сарае башында кызыл флаг җилферди. Ул да булмый мәйдан кызыл флаглар күтәргән халык белән тула. Беренче май бәйрәме, имеш. Мавзолей өстендә иптәш Сталин басып тора. Ул, кулын күтәреп, халыкны сәламли. Халык ура кычкыра. Газинур да бөтен тавышы белән ура кычкыра, имеш...
Аны Мисбах төрткәләп уятты.
— Газинур, сугышка керәсеңме әллә? Ура кычкырасың ич.
Газинур күзләрен ачты һәм беркадәр вакыт берни аңламыйча абыйсына карап торды. Аннары аңына килде.
— Абый, мин төшемдә иптәш Сталинны күрдем, — диде ул әкрен генә.
Борынгы рус шәһәрләре Ярославльне, аннары Вологданы үттеләр. Солдатлар арасында Петрозаводские, ак финнарга каршы илтәләр, дигән хәбәр таралды...
ill
Петрозаводск шәһәрендә аларны эшелоннан төшерделәр. Стройга тезелер алдыннан «Красногвардеец» егетләре бер тирәгәрәк җыелды.
— Их, Советлар Союзының киңлеге!—диде Газинур,— күпме вакыт киләбез, һаман очы-кырые юк. Нинди тинтәк дошман шундый җирне алам дип сугыш башлаган, һәр авылга берәр отделение солдат куйса да аның гаскәре җитмәячәк ич.
Газзәи дә, Мисбах та, бер сүз әйтмичә, тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килгән, түбәсе убылып төшкән, тәрәзә турыларында стенасы кара корымга буялган кызыл таш йортка карап торалар иде.
— Бирегә ташлый икән... — диде Мисбах, әкрен генә. Бу аның сугыш хәрабәләрен беренче күрүе иде. Моңарчы алар тимер юл кырыйларында, урман эчләрендә бомба эзләрен генә күрделәр, ләкин алар әллә ачык урында булгангамы, әллә поезд бик тиз үтеп киткәнгәме бу хәтле күңелне шомландырмыйлар иде.
— Карагыз, арткы як стенасы бөтенләй юк! — дип пышылдады Мисбах яңадан. — Нихәтле кеше харап булгандыр, нихәтле кеше квартирасыз калган.
Ана җавап бирергә өлгермәделәр, сафка тезелергә команда булды. Аннары аларны шәһәр кырыйларыннан казармага алып киттеләр.
13
Юлда тагын җимерелгән, янган, ишелгән йортлар очрады. Аяк астында пыяла ватыклары кыштырдады. Фашистлар Петрозаводскины сугышның беренче көнендә үк, төнге дүрттә, йоклап яткан чагында бомбага тота башлаганнар иде.
Колонна як-ягында кораллы часовойлар басып торган зур таш капкадан киң ишек алдына килеп керде. Бу — казарма ишек алды иде.
Солдатларны бүлмәләргә урнаштырдылар. Бөтен бүлмәләрнең ишекләре ачык, идәннәрдә кәгазь кисәкләре ауный, күрәсең, моннан күптән түгел һәм бик ашыгып чыгып киткәннәр.
«Безне дә монда озак тотмаслар», дип уйлады Газинур һәм үзенә тәрәзә төбендәрәк урын алды. Ләкин солдат бер сәгатькәме, ике сәгатькәме туктый, кайда, күпмегә туктаса — шул урын аның туган йорты булып китә. Ул анда, нәрсә барын белергә һәм үзенә кирәк булганча .җайларга тиеш. Солдатның нәнкәләре юк.
Бу сүзләрне Газинур, Финляндия кампаниясенә барганда өлкән командирдан ишетеп, чыкмаган мыегына урап куйган иде. Хәзер алар яңадан аның исенә төште.
Газинур бертөрле уйлый, икенче төрле эшли торган кеше түгел иде. Казармага килеп урнашканнан соң бер сәгать тә үтмәгәндер, ул инде аның барлык почмакларында булырга һәм әллә никадәр яңа нәрсәләр, яңа танышлар табарга өлгергән иде. Кара кашлы, кара күзле, гаҗәеп жиңел сөякле, сүзчән һәм җырчы егетне солдатлар да беренче күрүдән үк үз иттеләр. Бик күпләр аңа бер ротага эләксәк, шәп булыр иде, дип тә әйткәләделәр, чөнки мондый җанлы, «душа» кешеләр белән походта да, окопта да, сугышта да җиңелрәк. Мондый кешеләргә үзеңә ышанган кебек ышанырга мөмкин. Ә үлем сугышына керүче солдатка ышаныч, дуслык, иптәшлек аеруча кирәк.
Фронт моннан бик үк ерак түгел диләр. Финнар һәм немецлар безнекеләрне һаман кысрыклыйлар, ди. Аларның танклары, туплары, самолетлары бик күп. Хәзергә әле, аларга каршы безнең пограничниклар гына сугыша. Кызыл Армиянең төп көчләре килеп җитмәгән әле. Алар юлда.
Петрозаводск өстендә дошман самолетлары оча. Кайдадыр шәһәр бакчасында урнаштырылган зенит туплары, биек йортлар түбәсендәге зенит пулемётлары ярсып-ярсып аталар. Тәрәзә пыялалары берөзлексез зыңлап тора.
Озакламыйча, построение була диләр, таралышмаска кушалар. хМар- шевый роталарга бүләләр һәм бүген төнлә үк фронтка да озаталар, имеш. Шушы хәбәрләр турында сөйләшеп, Мисбах белән Газзән ишек алдындагы бүрәнәләр өстендә, нәкъ авылдагыча утыралар һәм тәмәке тарталар. Икесенең дә йөзләре җитди һәм борчылулы. Икесе дә күбрәк җиргә, итек башларына карыйлар.
— Теге вакытта ярты юлдан кайткан идек, — диде Газзән, Финляндия кампаниясен исенә төшереп. — Бу юлы җәһәннәмнең авызына килеп кердек, бугай. Башлар исән каламы — юкмы. — һәм бераз эндәшми торгач, беркатлы гына итеп өстәде. — Обозга эләгәсе иде.
— Бәлки, санитар итәрләр, — диде Мисбах. — Теге вакытта без өчебез дә санитар идек ич. Безнең военный билетларда да шулай дип язылган...
Казарманың ишек алды аркылы — штаб урнашкан яңа флигельгә кулларына кәгазьләр тоткан командирлар һәм писарьлар бертуктаусыз кереп-чыгьщ йөри. Кайчак өсләренә хәрби кием кигән хатын-кызлар да күренгәлн. Газзән аларга караңгы чырай белән карап:
— Туже сугышка баралар, — диде. Ләкин ул моны яманлапмы, яхшы дип санап әйттеме — аңлавы читен иде. Бу кешенең гомумән барлык сүзләре икс яклы пычак шикелле иде.
14
— Врачлар яки сестралардыр, — диде Мисбах һәм аның күңелендә ниндидер тынычлану хисе туды: хатын-кызлар да баргач, ул сугыш дигәнен әллә ни куркыныч булмаска тиеш.
— Врачлар катушка күтәреп йөрмиләр, — диде Газзән, мыскыллап, һәм башын күтәреп һавага карый башлады. Күк йөзе аяз һәм тыныч — нәкъ Урта Кулкада бодай кыры өстендәге шикелле. Шундый аяз һәм тыныч күктән бомбалар явуына ышануы да кыен.
Мисбах һаман да җиргә карап тора пде. Таш арасыннан чыккан аксыл үлән сабагы буйлап, нәкъ «Красногвардеец»тагыча, бер кырмыска күтәрелә. Икенчесе үзеннән зур коры үлән сабагын өстери. Өченчесе килеп аңа булыша башлады. «Тормыш сугыш дип тормый, үзенчә бара бирә. Менә итек белән басып сытарлар дип уйламый кырмыска, үз эшен эшли». — дип уйлап алды Мисбах һәм тәмәке төпчеген ташлап, аны олтаны белән ташка ышкыды.
—Газинурга әйтәсе иде. кирәкле кешесен күрмәсме, — диде Газзән. яңадан карашын җиргә төбәп. Ул бервакытта да үз уен тулы килеш әйтеп бетерми иде. Ләкин Мисбах аның тел төбе кая барганын аңларга күнеккән иде.
Кайдадыр икенче катта гармонь уйнап җибәрделәр — теге МТС бригадиры орденлы Зәбиров уйный, булса кирәк. Гаҗәп кешеләр бар дөньяда. Борчылу юк, сагышлану юк, уйлану юк—гармонь да бию, җырда көй. Бу кешеләр сугышка да шулай җырлап керерләр микән?
Ачык тәрәзәләрдән көчле җыр ишетелә. Хор арасыннан, тургай шикелле каядыр өскә очып, Газинурның ачык, моңлы тавышы яңгырый. Мисбах колакларын үрә торгызды. МТС бригадирының гармонь уйнавы ул хәтле гаҗәп түгел әле, ул орденлы, аңа шулай килешә дә кебек. Ә Газинур... бер ана карынында ятмасалар да, бер өйдә, бергә үскән Газинурны Мисбах никадәр аз белгән икән! «Красногвардеец»та артык күзгә ташланмаган никадәр бүтән сыйфатлары бар ''икән аның. Соликамск буенча Газинурны күбрәк белгән Газзәннең исә моңа артык исе китмәде. Ул инде Газинурның «хикмәтләрен» күргәләгән иде.
— Әнә безнең тилебез дә җырлый бит, — ди^е Газзән, яшьләрнең шаянлыгын ошатып бетермәгән картлар кебек. — Аңа биредә дә, колхоздагы кебек, диңгез тубыктан. Әтисе турында да, хатыны белән балалары турында да уйламый, ахрысы, ул.
Бераздан Газинур парадный ишек төбенә чыкты һәм биек таш баскычларга баскан килеш туктап калды. Аның карашы каядыр еракка төбәлгәнгә, баскыч янында бүрәнәләр өстенә утырган Мисбах белән Газ- зәнне күрмәде, ә тегеләр шунда ук аны күреп алдылар. Газинур билен киң каеш белән нык-итеп кыскан, киң күкрәге калкып тора, гимнастеркасында бер генә җыерчык та юк, җеп шикелле генә калдырып ак яка теккән, обмоткасын тезенең яртысына җиткереп ураган, ботинкаларын кайдадыр чистарткан, пилоткасын әзрәк каш өстенә төшереп һәм кыйшайтыбрак кигән.
— Түбәң күккә тимәсен!—дип кычкырды Газзән астан. Газинур аларны күреп алды һәм таш баскычлардан йөгереп төшә-төшә үк:
— Сез нәрсә бүтәннәрдән аерылып, тавыклар кебек, үзегез генә кояшта кызынасыз? — дип кычкырды. — Газзән абый кырынмаганда. Обозга алсыннар дип картрак күренергә тырышасыңмы? Булмый, өмет тә итмә. Сиңа я пулемёт, я чибагач сабы — ПТР бирәчәкләр.
— Шаярма әле, Газинур, — диде Газзән. — Утыр, сүз бар.
Газинур бүрәнә өстенә утырды. Газзән обозга эләгү турында бая Мисбахка сөйләгәннәрен кабатлап бирде. Газинур башта аны елмаеп тыңлап торды, аннары елмаюы йөзеннән очты һәм ул кара кашларын җыера башлады.
15
— Кәнешно, — дип сүзен дәвам итте Газзән, бераз юргаларга керешеп,— коралны яхшы белсәк, солдат һөнәренә өйрәнгән булсак, энг башкача булыр иде. Югыйсә Мисбах белән без...
— Абый, ә син ничек уйлыйсың? — дип сорады Газинур эндәшми утырган Мисбахтан.
Мисбах уйланып кына җавап бирде:
— Өйрәтсәләр, әлбәттә, яхшы булыр иде... Ләкин көннәре нинди бит„ өйрәтеп торыр чакмыни...
—- Шулай шул, абый!—дип Газинур Мисбахның сүзен раслады һәм аның урман чикләвеге кебек түгәрәк күзләренә текәлеп карады: — Бераз гына булса да мылтык тота беләбез бит, шулаймы, абый? Мирный вакыттагыча өйрәтеп тормаслар. Хәзер дошманны кыйнарга кирәк.
Газзән утырган урынында кыбыря<ып куйды.
— Кара, Газинур, — диде ул, караңгы тавыш белән. — Сугышка керми бик батраеп китмә әле.
Шәһәрдә кинәт тревога башланды: паровозлар, сиреналар үкерергә тотынды. Ишек алды берьюлы бушады. Газзән белән Мисбах та якындагы базга гаҗәеп бер җитезлек белән сикерделәр. Тик Газинур гына баскан урыныннан кузгалмыйча, пилоткасын артка этеп, каш өстенә кулын куеп, зәңгәр күккә карый башлады. Ләкин берни күренми, самолетлар кайдадыр читтәрәк гүли. Ара-тирә, җир селкетеп, көчле гөрселдәүләр яңгырый — станңияне бомбага тоталар, ахрысы.
Кинәт казарманың биек бинасы артыннан, шактый түбән очып, моторларын үкертеп, бер немец бомбардировщигы атылып чыкты да аргы якка омтылды. Аның кара күләгәсе ишек алдыннан шуып үтте. Тагын бер секундтан бомбардировщикны куып килүче безнең кызыл канатлы истребитель күренде. Немец бомбардировщигы үкчәсенә басуларын сизде, ахрысы, кинәт, текә борылыш ясап, борыны белән күккә күтәрелде. Шунда гаҗәп бер хәл булды. Күз ачып-йомганчы истребитель ескә чыкты, үлем элмәге ясады һәм, карчыга югарыдан козгынга ташланган шикелле, немец бомбардировщигы өстенә омтылды һәм, аның бензин бакларына пуДемёттан бәреп, чәнчелдереп тә ташлады. Фашист самолёты һавада ук гөлт итеп кабынып китте һәм, артыннан озын төтен койрыгы калдырып, кайдадыр казармалар артында җиргә бәрелде.
Бу кыска һәм чиксез киеренке һава сугышын үз-үзен онытып күзәтеп торган Газинур, соклануын тыя алмыйча, кинәт бөтен тавышы белән кычкырып җибәрде.
— Чәнчелдерде! Чәнчелдерде!
Ләкин аның тавышын берәү дә ишетмәде бугай, чөнки бомбалар ярылуыннан, зениткалар тавышыннан тирә-як һаман да әле гөрселдәп тора иде.
— Базга!
Газинур колагы төбендә үк яңгыраган бу ачулы сүзгә борылып карауга, янында ачулы хатын-кыз командирның басып тор'ганын күрде, командирның пилоткасы астыннан озын, коңгырт чәчләре чыгып тора иде.
— Базга, нишләп катып торасың, — дип кабатлады командир, Газинур үзенең ялтырап торган зур кара күзләре белән аңа карады да, шатлыгын яшерә алмыйча:
— Фашистны бәреп төшерделәр. Нәкъ карчыгасымаи типте! — диде һәм башка сүз әйтмичә базга сикерде.
Тревога беткәннән соң, Газинур фашист самолётының кайда төшкәнлеген белергә һәм үзенә ачуланган хатын-кыз командирны тагын бер тапкыр күрергә теләп, баздан беренче булып сикереп чыкты.
Фашист самолётының язмышын Газинур бик тиз белде, ул казармалар янында гына төшкән, очучыларыннан берсе дә исән калмаган, барысы дөмеккәннәр. Ә хатын-кыз командирны Газинур тиз генә таба алмады.
16
«Менә көн күрде, кояш алды», дни гаҗәпләнде ул. Ашханәдә тәмле шулпа ашаганда бу турыда Мисбах белән Газзәнгә дә сөйләп бирде.
— Кайдадыр күргәнем дә бар нде кебек үзен, тик исемә генә төшерә алмыйм, — диде.
Бу хәбәргә Газинурдан да бигрәк Газзән шатланды. Ләкин ул хәйләкәр нде. Мәсьәләне уенга салып, Мисбахка мәгънәле итеп күз кысты:
— һай, мескен Миңнурый!
I азинур сүзне икенчегә борды. Ул истребительдә утырган очучы турында сөйли башлады. Нинди оста итеп мәтәлдерде! Димәк, гитлерчыларны үкертеп-үкертеп кыйнап була!
Хатын-кыз командирны Газинур ашханәдән чыгып килгәндә күрде һәм кинәт шаккатып туктап калды. Бу Катя, Соликамскида урман кискәндә үзен русча укыткан, озын колаклы ак куян бүреген киеп, кызыл почмакка килеп йөри торган Катя нде.
— Катя... — диде Газинур һәм тавышы киселде.
Ашыгып барган Катя үз исемен ишеткәч, кинәт туктады һәм атлыгып торган яшь кызылармеецка текәлеп карады. Ул байтак вакыт танымыйча торды.
— Чү, Газинур, бу син түгелме?
— Нәкъ үзе... Әле яңа гына килеп төштек. Бая ишек алдында мин дә сезне танымадым.
Екатерина Павловна хәрби госпитальдә врач булып эшли икән. Шәһәргә ул дарулар алыр өчен килгән, бер уңайдан госпиталь начальнигы санитарлар алып кайтуны да аңа йөкләгән. Аңа кичә үк кешеләр бирергә вәгъдә иткәннәр, ләкин вәгъдә иткән кешеләрен үзләре үк фронтка озатканнар. Бүген, ниһаять, аңа исемлек биргәннәр. Ул сумкасын тиз генә ачып, исемлекне алды да укый башлады.
— Элек санитар булып эшләгәнең юк идеме, Газинур?
Газинур Финляндия кампаниясендә санитар булганлыгын әйтте.
— Гафиятуллин... Менә синең фамилияң дә бар икән. Мин сине үзем белән алып китәм. Санитар итеп.
Газинур биредә үзенең абыйсы һәм колхоздашы Газзәннең барлыгын әйтте. Катя аларның фамилияләрен сорады. Исемлектә алар да бар иде.
Тагын бер сәгатьтән алар, унбишләп кызылармеец, ачык машинага утырып, ике ягы да стена шикелле күтәрелгән гаҗәп матур нарат урманы эченнән сузылган олы юлдан баралар иде инде. Арттан көймәле машина килә. Аның өсте дә, Газинурлар утырган машинаның кабинасы кебек, яшел ботаклар белән маскировкаланган. Юлга чыгар алдыннан Газзән, Газинурның кулын кысып, рәхмәт әйтте. «Егет икәнсең», диде. Ул санитарлыкка эләгүне Газинур аркасында гына булган эш дип уйлый иде. Газинур көлеп җибәрде һәм кулын селекте.
Катя икенче машинага, кабинага утырды. Газинур аның белән сөйләшергә, Володя Бушуев, Павел Иванович, Карп Васильевич, дядя Митро- фаннар турында сорашырга бик теләсә дә, хәзергә мөмкин түгел иде. Аның каравы ул үзе сугышчыларга Катя турында бөтен белгәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, аның кешелекле, кече күңелле булуын мактады. Ул үзенең сөйгәне турында сөйләгән кебек эчке дулкынлану белән сөйләде һәм бу хәл солдатларга аның адресына чәнечкеле сүзләр ташлап алырга да юл ачты. Газинур җавапка сүз эзләп Газзәннең дә, Мисбах-ның да кесәсенә кермәде, аның теле җитәрлек йөгерек иде. Шул ук вакытта аның үткен кара күзләре урманны күзәтүне дә туктатмадылар.
— Менә, первосортный урман кайда икән! Безнең Дымск урманнары да, Баулы урманнары да, Линовка урманнары да түгел икән. Карагыз, наратларның кәүсәләренә, болар бит алтын!
Алар Суоярви шәһәренә килеп җиткәндә әле һаман да якты иде. Идел буйларыннан ерак төньякка беренче килгән сугышчылар биредә төннәрнең бөтенләй диярлек булмавына гаҗәпләнеп оетә алмыйлар иде.
-• .С. ә.- № 11. 17
Бу турыда алар озак итеп һәм сәерсенеп сөйләделәр. Машиналар шәһәр кырыендагы алтышар почмаклы, икешәр катлы агач йортлар алдына килеп туктадылар. Капка башында кызыл хач билгесе төшерелгән ак флаг җилферди иде.
— Килеп җиттек, егетләр, төшегез, — диде кабинасыннан чыккан шофёр.
— Фронт якынмы? — дип сорады кемдер. Урман эченнән тонык кына гөрселдәгән туплар тавышы ишетелә иде. Шофёр берни әйтми, тавыш килгән якка башын изәп куйды. Аның бу сүзсез җавабын барысы да бик ачык аңлады.
IV
Кыр госпитале бер ишек алды әйләнәсенә төзелгән икешәр катлы, алтышар почмаклы өч йортта урнашкан иде. Икесендә — яралылар ята, берсендә — госпиталь персоналы һәм госпитальнең канцеляриясе урнашкан. Ишек алдындагы бер катлы шактый зур флигельдә приёмный покой. Алгы кырыйдан яралыларны алып килгән автомашиналар, санитар повозкалар шул флигель каршына килеп туктыйлар. Алар килеп туктауга флигельдән ак халатлы санитарлар белән санитаркалар йөгереп чыга һәм, яралыларны машинадан сак кына төшереп, приёмныйга ташый башлыйлар.
„Машиналар күп вакытта яртылаш ватылган, чәрдәкләнгән килеш кайталар. Пыялалары чәлпәрәмә килгән кабинадан шофёрның канлы бинт белән уралган башы күренә. Ул, кулларын руль тәгәрмәченә куеп, күзләрен йомып утыра. Еш кына яралылар белән бергә шофёрны да приёмныйга алып китәләр. Санитарлар, аның канга баткан йөзенә карап, башларын чайкыйлар.
— Машинаны ничек китереп җиткергәндер, алла белсен! — диләр.
Немец һәм фин очучылары санитар машиналарны аеруча бер явызлык белән эзәрлеклиләр. Карелиядә юлларның тар һәм аз булуы, ә юлдан читкә чыгып яшеренү мөмкинлекләре бөтенләй диярлек булмавы аларның эшен бик нык җиңеләйтә. Шуның өстенә Карелиядә хәзер ак төннәр вакыты. Кояш тәүлек буенча диярлек күк йөзеннән төшми. Ул беразга гына урман артына батып тора да шул баткан җиреннән үк диярлек күтәрелә дә башлый. Шофёрлар сүгенәләр. Көзге караңгы төннәрне сагыналар.
Алгы кырыйда сугышлар көннән-көн кыза бара. Анда һәр ике яктан да нинди зур көчләр бәрелешүен яралыларның санына карап та белеп була. Приёмныйның бөтен,бүлмәләре яралылар белән тулган. Идәннәрдә дә яралылар ята. Аларны носилкалар белән алып керәләр дә рәт-рәт тезәләр.
Яралыларның кайсыберләре әкрен генә ыңгыраша, кайсыберләре ишек алдының иң ерак почмакларына да ишетелерлек итеп әрнеп кычкыралар, ярдәм сорыйлар. Күпләре инде - кычкырудан, газапланудан арып, газеталар ябыштырылган түшәмгә тонык һәхМ хәрәкәтсез күзләре белән тын гына карап торалар. Кем белә, бәлки алар түшәмне дә күрмиләрдер, бары тик күзләрен йомарга көчләре җитмәгәнгә яки күзләре мәңгегә йомылудан курыкканга гына шулай тукталган караш белән текәлеп карап торалардыр.
Флигельнең такта белән бүленгән икенче яртысында врачлар операция өстәлләре яныннан көн-төн китмичә эшлиләр. Бары тик санитарлар бер яралыны алып китеп, икенчесен операция өстәленә куйган арада гына алар, кулларын юар һәм резина перчаткаларын алмаштырыр өчен, баскан урыннарыннан кузгалалар. Аларның барысы да диярлек сүзсез эшли, тик ара-тирә ниндидер инструмент исемнәрен генә телгә алалар. Күп вакытта хәтта инструмент исемнәрен дә әйтмиләр — ак халатлы, ак яулыклы, йөзләренә дә ак маска бәйләгән сеһтралар, хирургның күнек

мәгән гади күз сизеп тә ала алмый торган баш хәрәкәтен күреп, аңа ялтырап торган кирәкле инструментны сузалар.
Моннан атна-ун көн генә элек кайдадыр колхоз кырында яки завод цехында бөтенләй башка хезмәт белән мәшгуль булган һәм бары тик сугыш аркасында гына беренче тапкыр медицина дөньясына шулай якын килгән санитарлар операция бүлмәсендәге хирургларга ниндидер тылсымлы бер эш башкаручылар итеп, гаҗәпләнү һәм хөрмәт белән карыйлар.
Врачлар гына түгел, сөйкемле һәм уңган медсестралар да, үз эшләрен тырышып башкаручы санитарлар да көн-төп аяк өстендә. Аларга шулай ук шактый кыенга килә.
Ярдәм күрсәтелгән яралыларны санитарлар шунда ук әлеге икешәр катлы йортларга алып китәләр. Бу йортларда приёмныйдагы кебек ыгы- зыгы юк. Яралылар, озак газаплардан соң беренче тапкыр тынычланып, ап-ак кроватьларда яталар. Сестралар, ак күләгәләр шикелле, тавыш- тынсыз йөриләр, үзләренең салкынча кулларын яралыларның кайнар маңгайларына куялар, ул-бу кирәкмиме дип сорыйлар, мендәрләрен, юрганнарын төзәтәләр, солдат йөрәген эретә торган ягымлы сүзләр әйтәләр.
Ләкин яралыларны монда озак тотмыйлар. Станциягә санитар поездлар килүгә аларны яңадан, носилкаларга салып, автомашиналарга төйи- ләр һәм машиналар аларны станциягә алып китәләр. Госпиталь кешеләре аларны: — «Тизрәк терелегез!» — дип озатып калалар.
Газинур моңарчы госпитальдә түгел, Бөгелмә больницасында да булганы юк иде. Яралыларның күплеге, коточкыч ыңгырашулар һәм хәтсез күп канлы чүпрәкләр аның нечкә йөрәгенә гаҗәп көчле тәэсир итте һәм ул госпитальгә килгәннең беренче көннәрендә тирән аптырашта калып йөрде. Сугышта булган, аны үз күзләре белән күргән кешеләр госпиталь тормышы турында бөтенләй башка тойгы белән уйлыйлар. Газинур исә сугышта булмыйча, госпитальгә туры килде, ул сугышны аның эчендә торып түгел, аның артында торып, эшләгән нәтиҗәсе буенча күрде һәм аның тәннәре чемердәп китте: күпме кан коела! Газинур кайчандыр сукса тимер өзәрлек яралыларны чын күңеленнән кызгана һәм мөмкин булса аларга үз сулышын өзеп бирер иде. Ләкин яралылар аның кызгануын яратмыйлар. Алар бары тик дошманны бик аз кыйнап калулары өчен генә үкенәләр. Шуннан соң Газинурга, сау-таза егеткә, Ватан өчен йөрәк каннарын кызганмаган яралылар арасында чабып йөрү (Газинур эше ашыгыч булса да, булмаса да гел йөгереп йөри иде), ничектер, оят булып тоела башлады. Хәзер инде ул Катяны очратуга шатланмый, ә үкенә иде.
Екатерина Павловна Бушуева (хәзер инде аңа Катя дип берәү дә эндәшми) госпитальнең аптека начальнигы булып эшли иде. Аптека ике катлы йортларның берсендә, түбәнге катта, икесе шактый зур һәм якты, берсе кечкенәрәк өч бүлмәдә урнашкан. Екатерина Павловна һәм аның ярдәмчеләре — Нина белән Галя исемле яшь кенә ике кыз, көннәр буе шуннан чыкмый эшлиләр. Әледән-әле аларга сестралар йөгереп килә, ниндидер язулар күрсәтәләр, Екатерина Павловна яки кызларның берсе аларга я шунда ук дарулар бирәләр, яки язуларын алып калалар да. бераздан килергә кушалар. Ак пыяла шкафларда, шүрлекләрдә — күрә- сен, монда элек тә аптека булган — төрле шешәләр, банкалар, коробка- лар тезелгән. Бөтен нәрсә үтә чисталык белән ялтырый, ә бүлмәдә, куе урман эчендәге кебек, тирән тынлык. Тик ара-тирә генә кызлар бер-бер- сеиә сүз кушышып алалар, яки пыяла савытлар чыңлап куя. Өстәлдәге бәләкәй көмеш үлчәүләрдә һәм колбаларда тәрәзәдән төшкән кояш нурлары чагылып уйный, зәңгәр ялкынлы спиртовкалар янып тора.

2* 19
Екатерина Павловна, Газинур леспромхоздан кайтканнан соң, әле тагын ел ярым чамасы анда эшли. Өйләнешәләр. Ләкин күп тә үтми Володя Бушуевны армиягә алалар һәм пехота училищесына укырга җибәрәләр. Ул Финский кампаниягә катнаша, җиңел генә яралана. 1940 елның җәендә Екатерина Павловна аның янына — Петрозаводскига килә һәм шәһәрдәге госпитальләрнең берсендә эшли башлый. Иртәгә сугыш башланасы көнне алар, Онега күленә караган квартираларының ачык верандасында, ак чыбыклардан үрелгән креслоларда Володя белән икәү кара-каршы утыралар, отпуск алып, Соликамскига кайтып килү турында хыялланалар. Аннары аларга Володяның иптәшләре — командирлар кунакка килә. Ярты төн булганчыга кадәр җырлап, биеп утыралар. Төнлә, иртәнге дүртләрдә телефон шалтырый. Володя трубканы алып тыңлый да, йоклап яткан Екатерина Павловнаны уятмаска тырышып, тиз-тиз киенә башлый.
Екатерина Павловна үзе уяна һәм, куркып:
— Володя, син кая җыенасың? — дип сорый.
— Чакыралар, Катюша, — ди Володя, ишеккә юнәлә, аннары, нәрсәдер исенә төшергәнсыман, кире борыла, йөгереп килеп Екатерина Павловнаны үбә. Шуннан соң Екатерина Павловна аны яңадан күрә алмый. Володя үзенең часте белән фронтка чыгып китә. Шул ук көнне Екатерина Павловна да кыр госпиталенә назначение ала...
Газинурны ул, Володя элек хезмәт иткән казармаларда очрата. Екатерина Павловна үз туганын очраткан кебек шатлана, бер секунд эчендә күз алдына Соликамск урманнары килеп баса һәм ул тирән итеп көрсенеп куя.
Госпитальдә Екатерина Павловна Газинурны үз янына аптекага алды. Шул көннән бирле аптеканың бөтен хуҗалык эшләре, бөтен вак- төяк йомышлары, аның сотрудниклары турында кайгырту — барысы да Газинур карамагына күчте. Ул башка санитарлар кебек үк өстенә ак халат киде, алар кебек үк көндәлек эшләргә чүмды. Базадан медикаментлар китерсәләр, ул аларны йөгерә-йөгерә «складка» — кечкенә бүлмәгә ташыды, ящикларны ачып, андагы әйберләрне тиешле урыннарына — пыяла шкафларга, шүрлекләргә тезде, су өчен йөгерде, идәннәрне себерде, чүп-чарларны чыгарып ташлады, Екатерина Павловна яки кызлар кая җибәрсәләр шунда чапты, кайчакларда яралыларны ташышырга да булышты. Ишек алдында һава һөҗүменнән сакланыр өчен тирән баз казыды, базның өстен элек бүрәнәләр, аннары таш һәм туфрак белән япты. Ат белән дә еш кына йөрде. Ләкин аның җилкенеп торган йөрә-генә болар гына аз иде. Екатерина Павловнадан һәм кызлардан һаман саен: «Миңа йомышыгыз юкмы?» — дип сорап торды.
Кызлар аны үз эшләренә тарттылар. Көмеш үлчәүләрдә дарулар үлчәде, җиз киледә порошоклар төйде, зәңгәр ялкынлы спиртовкада су җылытты, ак эмаль тазларда шешәләр юды... Бер төшендереп биргән нәрсәне Газинур бик тиз отып ала һәм соңыннан бер дә онытмый, бутамый иде. Екатерина Павловна аның тырышлыгын электән дә яхшы белгәнгә, хәзер бу җитезлеге һәм өлгерлеге өчен аны тагын да ярата башлады. Элек Катя, эшкә күмелеп, еш кына ашарга да, эчәргә дә оныта иде. Хәзер Газинур аның үзенә сиздерми генә аның турында өзлексез кайгыртып тора. Әгәр Екатерина Павловна ашханәгә вакытында бара алмый калса яки кая булса китеп барса, Газинур аның ашын алып кайта. Шунлыктан Екатерина Павловна көннең яки төннең кайсы гына вакытында кайтып кермәсен — аны кайнар аш, кайнар чәй көтә. Үзе чәй яратканлыктай, Газинур Екатерина Павловнаны гына түгел, Нина белән Галяны да чәй эчәргә өйрәтте.
Аптеканың үзенчә тын, җитди һәм салкынча бүлмәләре, Газинур аяк басканнан соң, ничектер үзләренең элекке кырыслыкларын югалтып, гади, җайлы бүлмәләргә әверелделәр. Бик еш Газинур, эшләргә кома-
20
чауламыйча, я татарча, я русча җырлап җибәрә, шаян сүз әйтеп ташлый һәм барысын да елмаерга мәҗбүр итә.
Шаянрак табигатьле Нина Газинурдан үзен татарча сөйләргә өйрәтүен үгенә башлады. Газинур аца биш сүз өйрәтте. Нина аның артыннан татар сүзләренең басымнарын боза-боза кабатлый иде: «Газинур, шадрам, мин сине яратам». Барысы да бу сүзләрнең русча мәгънәсен белгәнлектән (Газинур үзе үк әйтте) рәхәтләнеп көләләр иде. Әгәр Газинур берәр җиргә китеп барса яки озаграк кайтмаса, аптекада хәтта күңелсез булып та китә торган иде. Ул кайтып кергәч, яңадан барысы да үзгәрә иде.
Мисбах белән Газзәнне Газинур сирәк күрә иде. Мисбахны пере- вязочныйга, Газзәнне яралыларны ташып торырга куйдылар. Аларның хезмәте, Газинурныкына караганда, әлбәттә, күп авыррак иде. Кайбер көннәрдә алар сабан сөргәндәгедән, ашлык суккандагыдан да ким арымыйлар иде. Ләкин кече яшьтән авыр эшкә күнеккән бу кешеләр бервакытта да хезмәт авырлыгыннан зарланмадылар. Аннары биредә, шул хәтле яралылар арасында сау-таза кешегә зарлану оят та, хурлык та булыр иде.
Алар үзләре инде икешәр хат — берсен юлдан, берсен госпитальгә урнашкач язган булсалар да, «Красногвардеец»тан берсе дә хат алганы юк иде әле. Үзара очрашсалар, аларның сүзләре һаман да шул ерак- еракларда торып калган колхозлары турында була иде. Мөгаен, Һашимнарны да, Мидхәтләрне дә, Хәнәфи абзыйларны да армиягә чакырганнардыр инде. Урып-җыю эшләре ничек бара торгандыр? Барысы да хатын-кызларга һәм карт-корылар белән бала-чагаларга калды бит.
Алар әле һаман да тыныч тормыш настроеииесеннән аерыла алмыйлар иде. Ләкин сугыш чынбарлыгы рәхимсез. Дошман госпитальнең урынын сизеп алды булса кирәк, көн саен һава һөҗүмнәре башланды. Инде ике тапкыр янгын да булып алды — ярдәмче сарайлар янды. Ә фронтта хәлләр бик нык кискенләшкән. Безнекеләр яңа рубежга чигенгәннәр. Хәзер ерактагы туп тавышлары госпитальдән дә бик ачык ише-телеп тора. Яралылар тагын да күбрәк килә башлады. Газинур алар арасында эчке тирән курку һәм борчылу белән йөрде, аларның авыр яралардан газап чиккән йөзләренә әрнеп карады: ул алар арасыннан үзе белән бергә килгән таныш иптәшләрен эзләде. Ләкин байтак вакыт ул беркемне дә очратмады һәм, Карелия фронтында бер генә госпиталь, бер генә юнәлеш булмавын белсә дә, күңеленнән үзен тынычландырып: «Юк. алар әле сугышка керергә өлгермәгәндер», дип уйлады. Ләкин бер көнне Мисбах аны ишек алдында очратып:
— Безнең Исаково егетен китерделәр бит, — диде.
— Кайда? — дип агарынып сорады Газинур.
— Первый корпуска илтеп куйдык. Операция ясадылар. Бер кулын өздергән. Хәле начар...
Менә ак халатлы Газинур иреннәре көеп беткән, күз^төпләре каралган Исаково егетенең баш очында утыра. Алар илдән бергә чыктылар, фронтка бер эшелонда килделәр. Газинур әле фронтны күргәне дә юк. ә ул инде ут эчендә булып, дошманның бугазын чәйнәп, яраланган килеш ята... Нәрсә дип сорашырга аңардан? Хәлең ничек дипме? Тәмәке кирәкмиме? Врачлар һәм сестралар күрмәгәндә, бераз «күгәрчен сөте* китерим дип әйтергәме? Газинур боларны күз ачып йомганчы эшләячәк. Ләкин болар иң әһәмиятлесеме? Әгәр ул фронт турында сораштыра башласа: «Нигә үзең бармыйсын, бүтәннәр аркасына яшеренеп тормый- сынмы син, чибәр егет?» — дип әйтмәсме?
Мондый фикер Исаково егетенең уенда да юк иде, Киресенчә, ул ак халатлы кешеләргә Газинурга аңлашылмый торган ниндидер тирән бер хөрмәт белән каоый һәм үзен һич тә батыр итеп күрсәтергә теләмичә,
21
масаймыйча, сугыш хәлләре турында сөйли. Анда да үзе турында түгел, ә бүтәннәр турында.
— Син эшелондагы ике орденлы гармоньчы егетне, МТС бригадиры Зәбировны хәтерлисеңме? — диде ул, сыңар кулын баш астына тыгып. — 1 айрәтле егет булып чыкты ул... Безнең помкомвзвод иде. Ләкин без аны, искечә, бригадир дип йөртә идек. Ул элек тә сугышта булган икән— Халхии-Голда катнашкан. Бер орденын да шунда алган, икенчесен— МТСта яхшы эшләгәне өчен биргәннәр... Әйе, утырабыз шулай окопта. Фин танклары килә... Җир тетри... Ә танклар артында фин авто-матчылары... Безнең туплар, ПТРлар танкларга бәрә. Элек берсен, аннары икенчесен яндырдылар. Ә бүтәннәре һаман килә. Үзләренең чылбырлары белән безне бөтен окопларыбыз белән асларына сөйриләр шикелле. Чәчләр үрә тора, малай. Тупларыбыз атудан туктады. Танклар окоплар алдында ук. Снарядлар үзебезнекеләргә тиюе мөмкин. Шуннан, син күр дә, мин күр, безнең помкомвзвод — бригадир ике кулына берәр граната алып, окобыннан чыкты да баш танкка каршы шуышып китте. Башта без әле ни булганын да яхшылап белмибез. Танк ерак түгел иде. Бригадир, яткан җиреннән бераз күтәрелә төшеп, граната томырды. Нәкъ башнясына тегенең! Танк үкереп җибәрде. Ләкин туктамый. Без уйлыйбыз: помкомвзвод хәзер икенчесен томыра. Юк! Бригадир аякка басты һәм, гранатасын сул кулы белән күкрәгенә кысып, чайкала-чай- кала танкка каршы атлап китте, ә уң кулы, күрәсең, яраланган, бау кебек селкенеп бара. Моны күргәч, безнең бөтен полк дип әйтерлек, таң калып, атудан туктады. Кеше үлемгә бара! Тагын дүрт-биш адым. Танк аны изәчәк, үзе дә шартлаячак. Ләкин шунда безнең бер ПТРыбыз атып җибәрде. Танк шып итеп туктады...
— Исән калдымы бригадир?—дип сорады тыны кысылган Газинур, әкрен генә. Ул сөйләүчедән дә бигрәк дулкынланган иде.
— Ул биредә... Безне бер машинада алып килделәр... Их, туганкай,— диде яралы, яңадан фронт хәлләренә күчеп, — әгәр син анда эшләр ничек булганын белсәң иде! Урман яна... Җир яна. Фронт, җилгәргеч иләге кебек, яктан якка чайкала: әле алар атакага килә, әле без контратакага күтәреләбез...
— Җилгәргеч иләге кебекме? — дип кайтарып сорады Газинур.
— Әйе. Окоплар әллә ничәшәр тапкыр кулдан кулга күчә.
Бу охшату Газинурның хәтеренә ерак үткәннәрне төшерде. Колхозның беренче җилгәргече,, Газинурның шатлыгы, аннары җилгәргечнең яшен сугып януы, Газинурның аның бөгәрләнеп беткән тимер сыны алдында басып елавы, Гали абзыйның йомшак тавыш белән: «Газинур, колхозның яңа җилгәргечен яндырдык диген», — дип сораулары аның миеннән яшен тизлеге белән үттеләр һәм ул тирән итеп көрсенеп куйды. Эх, ерак калды инде «Красногвардеец», андагы рәхәт тормыш та төштә күргән кебек кенә.
Газинур Исаково егетенә папирос бирде һәм тагын килергә вәгъдә итеп, МТС бригадиры Исхак Зәбировны эзләргә китте. Ләкин ул аны күрә алмады. Бригадирны станциягә алып киткәннәр иде инде...
V
Яралылар тагын да күбәйде. Дошман авиациясе безнең складларны берөзлексез бомбага тотып торганлыктан, медикаментлар җитешми башлады. Екатерина Павловна дарулар булдыру артыннан чаба- чаба аяктан егыла язды. Бу көннәрдә ул бик нык ябыкты, аның гәүдәсе күләгә кебек булып калды. Хезмәттәге борчылулар өстенә бу көннәрдә аның җан газабы да артты. Володядан һаман һичбер хәбәр юк иде. Екатерина Павловна аның турында әллә нәрсәләр уйлап бетерде, уры-
22
кына ятса, бәгъре өзгәләнүгә түзә алмыйча, мендәр читен тешләп елаган чаклары да була пде.
Бүген иртән иртә үк ул базага китте. Аннан кичкә таба бөтенләй ватылып. алҗып кайтты. Машина буш иде. Екатерина Павловна кабинадан төште дә туп-туры госпиталь начальнигы янына керде. Үзенең буш кул белән кайтканлыгын әйтте.
Чәченә чал кергән олы яшьләрдәге начальник, уйга чумып, бераз эндәшми торды һәм икеләнергә урын калдырмыйча:
— Табарга кирәк! — диде. — Без яралыларны ярдәмгә мохтаҗ килеш калдыра алмыйбыз. Алар Ватан алдында үзләренең бурычларын үтәделәр. Аларны коткару — безнең бурыч. Мин үзем дә бу эшкә керешәчәкмен. Ләкин миңа гына ышанмагыз. Мөмкин булган бөтен чараларны күрегез, Екатерина Павловна!
— Аңлыйм, — диде Бушуева әкрен генә һәм боерыкны үтәр өчен чыгып китте.
Аптекага кайткач, ул, хәлсезләнеп, урындыкка утырды һәм тәрәзә төбенә таянды. Икенче кулы белән башыннан пилоткасын тартып алды, йөзе ябыкканга аның коңгырт чәчләре тагын да куерак булып күренәләр һәм күктән китми торган кояшның нурларында алтынсыман ялтырыйлар пде.
Нина белән Галя аның янына килделәр.
— Зинһар Газинурны тиз генә эзләп табыгыз, — диде Екатерина Павловна кызларга, арыган тавыш белән, һәм күзләрен йомды.
Газинур шунда ук килеп җитте.
— Тыңлыйм, Катя Павловна, — диде Газинур, «Екатерина» дип әйтергә аның теле әйләнми иде. Җырларга кереп җырланган һәм Газинур өчен гомердә онытылмаслык матур истәлекләр белән бәйләнгән «Катя»ны «Екатерина» белән алмаштыруларына ул бер дә разый түгел иде. Аның болай эндәшүеннән кызлар көлә, Екатерина Павловна үзе дә елмая иде. Ләкин бүген берәү дә көлмәде. Газинур килеп кергәч, Екатерина Павловна тиз генә урыныннан торды.
— Газинур, сөеклем, — диде ул, — безнең медикаментларыбыз бик аз калып бара. Базада берни дә юк—аны яндырганнар... — Екатерина Павловна тирән генә сулыш алды. — Моннан унбиш-егерме километрда, урман эчендәге бер карел авылында күрше армия госпитале урнашкан. Штабта телефон аркылы сөйләштек. Алар биреп торырга булдылар. Ләкин алар икенче урынга күченә башлаганнар. Шуңа күрә анда бик тиз барып җитәргә кирәк. Син хәзер Николай белән шул авылга бар. Николай юлны белә. Менә сиңа язу, кемгә кирәк — күрсәтерсең. Буш кул белән кайтма. Мин үзем хәзер яңадай базага китәм.
Газинур зур, кара күзләре белән Екатерина Павловнага текәлеп тора иде/ Бу күзләрдә кушканны үтәргә әзер булудан башка берни дә юк иде.
— Барам, буш кайтмам!—диде Газинур һәм, ак халатын салып, почмакка сөялгән винтовкасын эләктерде дә шофёр янына йөгерде. Шофер Николай — киң җилкәле, йөзе кояшта янып беткән, яшь һәм кыю кадровик иде. Газинур аның белән шактый гына дуслашырга да өлгергән иде.
Машина кузгалып киткәндә, Газинур кабина тәрәзәсеннән Газзәнне күреп калды. Ул, икенче бер санитар белән, носилкада яткан яралыны күтәреп алып бара иде.
Машина казылып беткән ишек алдыннан әле бер якка, әле икенче якка яитая-янтая урамга, таш юлга чыкты да йөрешен кызулатты. Озакламыйча Суоярвиның тузанга күмелгән урамнары артка калды. Аннары машина, тизлеген киметмичә, олы юлдан урман эченә тар юлга борылды.
23
Көн аяз иде. Юл буйлап үскән агачларның күләгәләре юл аркылы сузылганнар. Хуш исле җиләс җил исә. Әледән-әле машиналар, олаулар очрап тора — тирә-якта безнең частьларның тыллары урнашкан иде. Җиде-сигез километр киткәч, юл буп-буш булып калды, автомобильләр дә, атлылар да, җәяүлеләр дә күренми башлады. Николай машинасын бөтен тизлегенә куа. Аның йөзе киеренке, күзләре, кысылып, як- ягына караналар. Мондый кара урман эчендәге гаскәр йөрми торган юлларда дошманның һавадан ташланган вак диверсия группалары хәрәкәт итүе бик мөмкин. 1940 нчы ел буенча Николай финнарның тактикаларын бик яхшы белә. Урманда алар вак-вак төркемнәр булып йөриләр һәм аерым кешеләргә, олауларга, машиналарга һөҗүм итәләр. Ләкин хәзергә әле урман тыныч иде.
— Екатерина Павловна күченә башлаганнар дип әйттеме?—дип сорады Николай.
— Әйе. Кичекмәсәк кенә ярар иде.
Николай машинаның тизлеген арттырды. Байтак вакыт сөйләшмичә бардылар. Газинурга сөйләшмичә бару кыен иде.
— Николай, син үзең кайсы якныкы? — дип сорады ул.
Көчле кулларын руль тәгәрмәченә салып, аны бер дә көч куймыйча гына яктан якка әйләндерә-әйләндерә йөрергә яраткан Николай хәзер рульне нык итеп кыскан. Ул озак җавап бирмәде. Аннары:
— Ерак Көнчыгыштан, Комсомольск шәһәреннән, — диде.
— Яшьләр шәһәреннәнме әллә?
Яшьләр шәһәре! Бүтән вакыт булса, Николай ул шәһәрне ничек салулары турында җәелеп сөйләр иде. Кеше аяк басмаган тайганы штурмладылар бит алар! Ничәмә-ничә мең кубометр туфрак актарып чыгарды Николайның экскаваторы!
Юл түбән таба төшә башлады. Урман сирәкләнде, аннары бөтенләй юлдан чигенде. Яктырып китте. Бераздан ялтырап елга күренде.
— Күпер...
Күпер төбендә Николай машинаны туктатты. Аннары, кабинадан төшеп, күперне тикшереп карадылар. Күпер төзек иде.
Машина яңадан тигез юл буйлап оча. Урман бер якыная, бер ерагая. Урман ерагайган минутларда Николайның киеренкелеге дә кими. Ул сөйләшергә дә каршы түгел.
— Ә үзең кайдан, Газинур?
Газинурны армиядә дә күбрәк исеме белән генә йөртәләр иде. Бик сирәк, рәсми вакытларда гына аңа фамилиясе белән мөрәҗәгать итәләр, ә күпләр аның фамилиясен белми дә иде.
— Татарстанның Бөгелмә районыннан, «Красногвардеец» колхозыннан.
— Колхозыгызның исеме яхшы икән.
— Ул үзе дә начар түгел! Районда һәрвакыт алдан бара иде.
— Колхозда кем булып эшләдең? Фельдшер булыпмы?
Газинур елмаеп куйды. Келт итеп Сәлим исенә төште. Кайда икән ул «ат докторы»? Армиядәме икән?
— Юк, ветфельдшер бездә башка кеше иде. Ә мин колхозчы булып эшләдем!—диде ул, беркадәр горурлану белән. — Колхозда нинди эш булса, барысын башкардым, әмма имгәнгән атларны дәвалауны искә алмаганда, медицина белән алыш-бирешем булмады.
— Менә ничек! Ә мин сине медик дип торам тагы.
Шуннан соң, Николай байтак вакыт эндәшми барды. Урман тагын юлны ике яктан кысты, ә еракта ул бөтенләй бергә кушылгансыман иде.
Газинур күз кырые белән генә Николайга карап алды. Николайның -уң кул аркасына күк тушь белән «1913» дип язылган. Димәк, ул Газинурның яшьтәше, икесе дә бер елда туганнар. Октябрь революциясе вакытында ал арга нибары өч-дүрт яшь булган. Гражданнар сугышында
24
өлкән абыйлары пулемёт сөйрәп йөргәндә дә алар шар сукканнар яки балык тотканнар. Ә хәзер — солдатлар!
Җилеп барган машина яңадан урманны ике якка аерып ташлагандай булды — тирә-як тагын яктырып китте. Тирә-як яктыру белән Николайның да йөзе яктырды.
Екатерина Павловна белән сез элек тә таныш идегезме?—диде ул. — Ире бармы аның?
Николайның тавышында аның эчке дулкынлануын сиздерә торган ниндидер бернәрсә бар иде һәм Газинур моны шунда ук абайлап алды.
— Кызганычка каршы, ире бар шул, бик әйбәт, син бераз соңлагансың, — диде ул, көлеп. — Л1ин алар белән Соликамскида леспромхозда эшләдем. Аның ире — Володя Бушуев иң яхшы урман кисүче иде.
— Ә хәзер ул кайда?—дип сорады Николай. Бу юлы инде анын тавышы корылана төшкән иде. Газинур көлемсерәде.
— Биредә, сугыша. Екатерина Павловна аның өчен борчыла. Яна яралыларны китергән саен, үз-үзеи белештермичә, йөгереп чыга.
— V1 чагынДа мин аңлыйм,—диде Николай, — югыйсә мин аны артык йомшак кеше дип уйлый идем. Ә соңга калу турында син юкны сөйлисең. Минем үземнең сөйгән кызым бар — берәүгә дә алмаштырырлык түгел. Ә Екатерина Павловна миңа болай гына, кеше буларак, ошый.
Газинур моңа, әлбәттә, ышанмады.
Көтмәгәндә зур авыл күренде. Ерактан караганда авыл бөтенләй буш шикелле иде.
— Китеп өлгергәннәрме әллә? — дип борчылып сорады Газинур.
'Машина басу капкасыннан керде. Кырыйдагы урамнарда бер генә җан иясе дә юк, колхозчылар, күрәсең, эвакуацияләнгәннәр. Газинурның да, Николайның да борчылуы бермә-бер артты. Ләкин Николай машинаны туктатмады. Авыл уртасында больница бар. Әгәр булсалар — шунда булырга тиешләр.
Больница каршында чыннан да йөк машинасы тора иде. Николай үз машинасын аның янында туктатты. Шунда ук каршы як йорттан юан гына бер капитан йөгереп чыкты.
— Ниһаять! — диде ул, Газинур сузган язуны укыгач. — Без инде сезне бер сәгать көтеп торабыз. Хәзер китә идек. Авыл буш, бездән башка беркем дә юк. Әле күптән түгел генә авыл өстендә аларның самолетлары, тилегән кебек, очып йөрде. Кайтканда сак булыгыз. Машина күрсәләр — арттан куалар.
йөкне бер машинадан икенчесенә күчерү озак вакыт алмады. Шуннан соң, саубуллаштылар да, ике машина ике якка китеп барды.
Газинур спидометрга күз төшерде. Спидометрның стрелкасы иң актык чиктә дерелдәп тора. Шулай да аңа алар бик әкрен баралар кебек тоелды.
— Коля, дускай, ку аргамагыңны! — диде ул.
Юлның яртысыннан күбрәген үтеп, Суоярвига якынлашканда кинәт һавада мотор тавышы ишетелде. Газинур әле мотор тавышларын аерырга күнекмәгән иде.
— Мессер!—диде Николай һәм газны өстәде, йөрешен бераз киметә төшкән машина яңадан котырып чаба, чокырлы урыннарда чамадан тыш каты сикерә башлады. Николайның кашлары кысылды, үзе бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. Самолет һөҗүменә беренче эләгүе түгел иде аның.
Тар юлның ике ягында да су белән тулы чокыр сузыла. Беркая борылыр урын юк. Фашист инде артка төшеп килә. Ул пулеметтан ут ачты, пуляларның юлга кадалулары ап-ачык күренә, пуля тигән агач ботаклары кителеп төшә.
25
Николай машинаны туктатмады. Самолёт тавышы якынайганнан якынайды. Менә ун. як фара челпәрәмә килеп очып китте. Шул ук секундта Николай тормозны тартты. Машина чак кына мәтәлчек атынып китмәде. Газинур маңгае белән винтовкасына бәрелде. Күзләреннән утлар чәчрәп китте.
Самолёт машинаны узып китте. Николай кабинадан ана ачулы күзләре белән карап алды да яңадан машинасын кузгатты.
«Мессер», борылып, бераз югалып торды да кабаттан эзәрлекли башлады. Николай яңадан машинасын бөтен тизлегенә куды, аннары, самолёт өстенә килеп җитте дигәндә генә, яңадан кырт итеп туктатты. Ләкин шыбырдап яуган пуляларның берсе кабина пыяласын челпәрәмә китерде һәм пыяла ватыклары Николайның битләренә, күзләренә кадалдылар. Ул куллары белән йөзен каплауга, уч асларыннан кан ага башлады. Газинур, ничектер, бөтенләй диярлек яраланмыйча калды. Тик куллары һәм сул колагы гына җиңелчә тырналган иде.
— Коля... — диде ул.
Николай, тешләрен кысып, руль өстенә капланды.
Фашист очучысы ни өчендер өченче тапкыр әйләнеп килмәде. ААө- гаен, эшләрен бетердем, дип уйлагандыр.
Газинур кабинадан сикереп төште дә кузовка менде. Ящикны ачып, марля,- мамык алды. Аннары тиз генә Николайның йөзен бәйләде. Бары тик авыз турысын гына ачык калдырды.
— Тәмәке!—диде Николай. Газинур аңа папирос каптырды һәм ут •кабызды. Николайның куллары калтырый иде.
Инде нишләргә? Машинаны ташлап, Николайны җитәкләп китәргәме? Ә медикаментлар? Аларны анда яралылар көтә бит. Әллә Николайны машинада калдырып, үзенә бөтен көченә йөгерергәме? Юк, монысы ярамый. Кара урман эчендә кем булмас...
Газинур шулай нишләргә белмичә аптырап торганда, йөзе мамык һәм марля белән уралган Николай руль тәгәрмәчен һәм рычагларны кулы белән капшап алды.
— Мотор төзекме? — дип сорады ул Газинурдан.
— Моторда мин бернәрсә дә аңламыйм бит, Коля.
— Өстән генә кара. Капотта пуля эзләре юкмы? Ватык җире булса, күренер.
Газинур төшеп карады һәм капот өстендә ул-бу юклыгын әйтте.
— Ә машина ничек тора?
— Алгы тәгәрмәчләре чак кына канауга төшмәгән. Юлга аркылы
диярлек. ,
Николай машинаны алып барачагын әйткәч, Газинур шаккатты. Николай моны сизде булса кирәк, иреннәренә елмаю кунгандай булды.
— Без машинаны, бигрәк тә медикаментларны ташлап, сугышчан бурычны үтәми, буш кул белән кайта алмыйбыз бит. Син миңа кайчан уңга, кайчан сулга борырга кирәклеген әйтерсең. /Мин юлны күз алдыма китерәм. Тик син уң белән сулны гына бутама.
Иң кыены машинаны юлга турылап кую иде. Николай моны бик зур саклык белән эшләде. Ул машинаны бераз артка чигендерде. Аннары әкрен генә алгы тәгәрмәчләрне борды. Ниһаять, машина юл уртасына басты.
— Ничек? — дип сорады Николай.
— Туры, нәкъ уртада.
Машина әкрен генә кузгалып китте. Газинур әле:
— Уңгарак.
Әле:
Сулгарак, — дип юл күрсәтеп барды. Николай руль аргынңа әүвәлгечә туры утырып, күрми торган күзләре белән алга карап, маши
26
наны илтте. Аның киеренкелеге шулкадәр көчле иде, ул хәтта беркадәр вакытка үзенең яраларының сызлавын да онытты.
Шулай алар госпитальгә килеп җиттеләр. Көтә-көтә борчылып бег кән Екатерина Павловна аларны капка төбендә каршы алды. Ул ерактан ук машинадагы ящикларны күрде, ләкин машинаның бик әкрен килүе аны куркытты. Ватык кабина эчендә йөзе-башы марля белән уралган шоферны күргәч, аның куркуы тагын да артты. Машина туктады.
— Алып кайттык!—диде Газинур машинаның ишеген ачып һәм Николайга төшәргә булыша башлады.
VI
Иртә буе Газинур кичәге хәлләр тәэсире астында йөрде. Ажгырып килгән, дошман танкысына каршы күкрәгенә граната кысып атлаучы МТС бригадиры^Исхак Зәбиров бер генә минутка да аның күз алдыннан китмәде. Зәбиров белән янәшә шофёр Николай басып торды. Әле кичә генә алар бер госпитальдә эшлиләр иде, әле кичә генә алар бер кабинада утырып бардылар. Николай гади, сөйкемле рус егете иде. Әгәр әле кичә иртән Николай шундый батырлыкка сәләтле дисәләр, Газинур бик үк ышанмаган да булыр иде. Ләкин Николай, Газинур белән янәшә утырган хәлендә, яраларының коточкыч сызлавына, якты дөньяны гомергә югалту куркынычы бәгъреи телгәләүгә карамастан, канга һәм тиргә батып, бернәрсә дә күрмичә, күзләре бәйләнгән килеш, бары тик «уңга-сулга» дигән сүзләргә ияреп кенә ун километр буенча базлы- сазлы юлдан машинасын алып килде.
Бу гади кешеләргә кайдан шулкадәр көч, түземлек, батырлык килгән? Газинур алар кебек була алыр идеме? Юк, мөгаен, була алмастыр. Ул бит Николай яралангач, күзле булып та, ни эшләргә белмичә» аптырап калды. Алар кебек булыр өчен аңа әле бик күп, бик күп чыныгырга кирәк шул! Карчыганың канаты очканда ныгый. Газинур әле яңа гына оча башлады. Аңа чыныгыр өчен бик күп очарга кирәк шул.
Ләкин бу көнне шундый кызу вакыйгалар башланды, Газинурның хисләргә бирелергә түгел, ашханәгә барып кайтырга да вакыты калмады.
Кыр госпитале, табигый, фронт тормышы һәм киеренкелеге беләэ яши иде. Фронттагы һәрбер үзгәреш үзенең теге яки бу ягы белән шул ук вакытта госпиталь тормышына да тәэсир итә иде.
Берничә көнлек бик каты сугышлардан соң, сан ягыннан бик күп өстен булган берләшкән фин һәм немец-фашист гаскәрләре, бу участокта фронтны өзеп, кызу рәвештә, Суоярвига һәм Карелиянең башкаласы— Петрозаводск шәһәренә таба килә башлаганнар. Госпитальдә шул хәбәрне алырга гына өлгергәннәр иде, дошман самолетлары килез чыкты. Алар, узышлый, госпитальгә берничә бомба ташлап, тимер юл станциясен бомбага тотарга киттеләр.
Фашистлар ташлаган бомбаларның берсе госпиталь сарайлары артында ярылды. Кыйпылчыклар кухняга су ташучы атны үтерде һәм поварларның берсен каты яралады.
Тагын бер сәгатьтән госпитальгә ашыгыч рәвештә икенче урынга күчү турында приказ алынды. Госпиталь начальнигы шунда ук бөтех врачларны һәм хуҗалык командирларын үз янына җыйды. Ул әле яңа гына фронт штабыннан алынган приказны аягүрә баскан килеш укыды һәм госпитальне кичекмәстән күчерә башларга приказ бирде. Станциягә госпиталь өчен махсус эшелон биреләчәген әйтте. Эшчән ыгы- зыгы башланды. Беренче чиратта яралыларны ташырга керештеләр Яралылар төялгән санитар автобуслар, йөк машиналары, атлар бер-бер артлы станциягә юнәлделәр. Җиңелрәк яралылар үз аяклары белән китте. Аларны сестралар озата барды. Ә алгы кырыйдан яңадан-яңа яралылар килеп торды. Ашыгыч операциягә мохтаҗ булганнарын.
27
машинадан төшереп, тиз-тиз санобработка ясап, шунда ук операция өстәлләренә салдылар.
Соңгы берничә көн эчендә дошман авиациясе тимер юл станциясен эзлексез рәвештә бомбага тотканлыктан һәм күп урыннарда юлны ватканлыктан яралыларны вакытында эвакуацияләргә мөмкинлек булмады. Шуңа күрә госпитальдә яралылар шактый күп җыйналган иде. Хәзер тимер юлны төзәтеп өлгергәннәр. Эшелон инде станциядә тора. Ләкин һәр минут саен дошман самолётлары килеп чыгуы мөмкин. Бу турыда госпиталь җитәкчеләре генә түгел, яралылар да беләләр. Үз көчләре белән кузгала алмаган авыр яралылар, тешләрен кысып, көтеп торалар. Әгәр яннарыннан ак халатлы берәр сестра яки санитар йөгереп үтеп кирсә, алар аның артыннан озак карап калалар. Алар: «Башта мине алып китегез», — дип ялвармыйлар, тавыш кубармыйлар, әмма күзләрендә бары тик шул бер үтенеч кенә. Аларны, барысыннан бигрәк, үзләренең бернәрсә дә эшли алмаулары, язмышны кул кушырып көтеп торырга мәҗбүр булулары газаплый иде.
Газинур яралыларны носилка белән машинага ташыша иде. Алгы кырыйдан әле яңа гына килеп туктаган машиналарның берсе яныннан узганда аны бер яралы туктатты.
— Иптәш санитар, сездә Бушуева дигән врач юкмы?
— Бар, — диде Газинур.
— Аңа лейтенант. Бушуевтан сәлам. Ул соңгы группа белән безнең •чигенүне капларга калды. Мин яраланганда ул исән иде әле. Хәзер белмим...
— Туктагыз, мин Катя Павловнаны чакырып киләм, хәзер, — диде Газинур. Ләкин госпиталь начальнигы машиналарны шунда ук станциягә борып җибәрде.
— Тиз, тиз булыгыз!—диде ул шоферларга.
Машиналар киткән генә иде, Газинурны эзләп Нина килде һәм аны Екатерина Павловна янына чакырды.
Газинур килеп кергәндә Екатерина Павловна белән Галя медикаментларны ящикларга төйиләр иде. Екатерина Павловнаның йөзендә арыганлык һәм тирән кайгы беленеп тора. Әле тыныч елларда булачак сугышлар турында сүз чыкканда Владимир еш кына: «Дошманның бары тик безнең мәетләребез аша гына алга үтүе мөмкин. Без исән чакта ул бер адым да үтә алмаячак», — дип сөйли торган иде. Госпиталь начальнигы фронтның өзелүе турында әйткәч, Екатерина Павловнаның күз аллары караңгыланып китте. «Володя юк инде», — дип уйлап .алды ул һәм күз яшьләрен бүтәннәргә күрсәтмәс өчен йөзен читкә борды.
Ләкин кайгыга бирелеп, каушап торыр чакмыни! һич кичекмәстән аптеканы станциягә күчерә башларга кирәк. Хәзер медикаментлар аеруча кадерле. Бер генә метр бинтны да, бер генә кисәк мамыкны да ташлап калдырмаска. Ә дарулар турында әйтеп тә торасы юк. Ләкин аларны ничек күчерергә? Эшелон, ичмасам, станциягә дә килеп җитә алмаган, ул шәһәрдән берничә километр читтә туктаган икән.
Николай исән булса, эш башкача булыр иде. Аның машинасы махсус рәвештә аптекага беркетелгән иде. Инде ул юк, аны үзен яралылар белән бергә алып киттеләр. Машинасы да бик нык зарарланган булган. Машинаны караган шофёрлар башларын гына чайкадылар.
— Газинур, — диде Бушуева, озын керфекләрен күтәреп. — Без дэ хәзер күчә башлыйбыз. Машинабыз юк, ә әйберләребез, үзең күрәсең, җыя торгач, күп. Госпиталь начальнигы безгә... бер ат бирергә булды. Син шул атны тиз генә табып ал.
Була ул, — диде Газинур беркадәр ваемсызрак һәм шаян тавыш оелән. Ләкин үзе бер ат белән генә монда әллә ни кырып булмасын бик яхшы төшенде.
28
— Барыгыз, Газинур, — диде Екатерина Павловна һәм кызларга борылып өстәде: — Зинһар, яхшырак төягез, юлда ватылырлык булмасын. Юл начар.
Газинур ни өчендер китми иде. Шкафта ниндидер сыекча тутырылган зур пыяла савытны кулына алган Екатерина Павловна аңа иңбашы аркылы карап алды:
— Газинур, синең ниндидер сүзең бар шикелле?
— Әйе, Катя Павловна... Володя сезгә сәлам әйттергән.
— Володя?! — Екатерина Павловна шатланып кычкырып җибәрде. Ул хәтта чайкалып китте, кулындагы пыяла савыты төшә язды. — Кайда ул? Исәнме? Кем аркылы әйттергән? Кайда ул кеше? Нигә мина башта ук килеп әйтмәдең?
Газинур яралы сөйләгәннәрне кабатлап бирде, ләкин Екатерина Павловнаны чамасыз борчымас өчен, Володяның соңгы группа белән безнең частьларның чигенүен капларга калуы турында бер сүз дә әйтмәде.
Бу хәбәр Екатерина Павловнаны чиксез шатландырды. Ул Газинурга рәхмәт белән тулы күзләрен текәп:
— Рәхмәт сиңа, — диде, әйтерсең бу сәламне алгы кырыйдан Газинур үзе алып килгән иде.
Газинур, ук кебек атылып, чыгып китте.
Аптеканың барлык медикаментлары ящикларга, капчыкларга төялде. Екатерина Павловна аларны санап чыкты һәм ничә төргәк икәнен блокнотына теркәп куйды. Ул арада Газинур йөгереп килеп керде.
— Булды, — диде ул, шаян тавыш белән. — Ат та, машиналар да.
— Машиналар? — дип гаҗәпләнеп сорады Бушуева.
— Әйе, машиналар. Безнең бабайлар: йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын диләр иде, Катя Павловна. Минем йөз сум акчам юк. йөз дустым бар, — диде Газинур туры җавап бирмичә һәм кайсы яшик- ларны чыгара башларга мөмкин дип сорады.
Госпитальнең барлык шофёрлары да Газинурның дуслары иде. Ул үзенең үтенечен сөйләп биргәч, аларның берсе дә каршы килмәде. Аптека ящиклары һәм капчыклары яралылар белән бергә, аларның аяк очларында, баш асларында эшелонга китә торды. Ә санитар машиналарга куярга мөмкин булмаганнарын Газинур үзе ат белән ташыды. Шулай итеп аптека, госпитальнең бүтән бүлекләренә караганда, иң беренче булып эшелонга күченде. Екатерина Павловна, бигрәк тә кызлар Газинурның тапкырлыгына сокланып туя алмадылар.
Үз эшен бетергәннән соң да Газинур тынычланып калмады. Ул башкаларга булыша башлады. Госпитальдә калган соңгы врач белән сонгы сестраны һәм санитарларны алып кайтыр әчеп дә госпиталь начальнигы аны җибәрде.
— Гафиятуллин, бер аягың анда, бер аягың монда булсын!—диде ул һәм, борчылып, зәңгәр күккә карады.
Ф ’ Газинур шофёр янына кабинага утыргач, алар китеп тә бардылар. Озакламыйча машина госпиталь капкасыннан килеп керде. Шул ук минутта диярлек һавада мотор тавышлары ишетелде. Шофёр машинаны йорт ышыгына яшерде. Аннары шофёр белән Газинур, машинадан төшеп, базга йөгерделәр.
Бомбаларның берсе әле күптән түгел генә операционный булган флигель янына төшеп ярылды. Икенчесе беренче корпусны актарып ташлады. Калганнары кайдадыр читтә ярылдылар.
Колаклары тонган, өсләренә туфрак коелган Газинур белән шофёр баздан чыкканда госпитальнең барлык биналары диярлек дөрләп яна иде. Дошман фугас бомбалардан тыш бик күп яндыргыч бомбалар да ташлаган иде.
29
Шофёр машинасын коткарырга ташланды. Газинур ут диңгезе уртасыннан флигельгә таба йөгерде. Икенче яктан яланбашлы, йөзе канга баткан бер санитар йөгереп чыкты.
— Врач белән сестра флигельдә- калдылар!—дип кычкырды ул.— Алар операция ясыйлар иде.
Флигельгә ишектән керергә мөмкин түгел иде инде. Кемдер — Газинур күреп тә өлгермәде — ватык тәрәзәдән эчкә кереп китте. Аның артыннан ук Газинур да тәрәзә аркылы эчкә керде. Бүлмәләр төтен белән тулы иде. Газинур операңионныйга таба барганда, аңа каршы врачның гәүдәсен күтәреп килгән Газзән очрады.
— Анда сестра Тамара белән малай калды!—дип кычкырды ул, туктамыйча гына.
Газинур операңионныйга йөгереп керде һәм бер минутка туктап калды. Өстәл янында, идәндә, кулларын җәеп, кан эчендә сестра ята. Өстәлдә — уннке-унөч яшьлек малай.
Газинур малайны кулына алды. Килеп җиткән икенче бер санитар сестраны күтәрде. Ялкын инде эчкә үрли. Обойлар, түшәмгә ябыштырылган газеталар яна башлады.
Машина, ут өермәсе эченнән чыгып, киң юлга борылды. Газинур кулларына карап алды. Алар канга буялып беткәннәр иде. Күрәсең, тәрәзәдән кергәндә пыяла ватыкларына кискән.
Шофёр машинасын бөтен көченә куды. Берәү дә сөйләшмәде. Барысы эшелон турында гына уйлады: андамы әле, китеп бармадымы икән?
Станция яныннан үттеләр. Анда бөтен биналар янып, җимерелеп, җир белән аралашып беткән. Юлларда калган аерым вагоннар, паровозлар әле һаман да яналар, станция биналарының, пакгаузларның калдыклары яна. Рельслар, тимер чыбык кебек, бөгәрләнеп беткәннәр. Бөтен җирдә яңа бомба чокырлары. Эшелонның монда булмавына барысы да шатланды. Ләкин шул ук вакытта борчылулары да артты — дошман аны да күргән булуы мөмкин бит.
Машина борылыштан чыгып, алда эшелон күренгәч, барысы да җиңел сулап куйды. Ләкин машинага Тамараның ике дус кызы йөгереп килә һәм алар ерактан ук: «Тамара, Тамара!» — дип кычкыралар. Газинур машинада Тамараның хәрәкәтсез яткан гәүдәсенә карап алды да, машина туктар-туктамас борын ук сикереп төште һәм госпиталь начальнигына каршы йөгерде...
Озакламыйча эшелон кузгалып та китте. Юл коточкыч иде. Фин самолётлары эшелонны ике тапкыр куып җитеп, бомбага тоттылар. Иң арттагы вагоннарның берсе — азык-төлек вагоны яна башлады. Аны юлда ташлап калдырдылар.
Екатерина Павловна үзен нык тота, бомбалар төшкәндә башкалар кебек йөзен куллары белән каплап, бөтен гәүдәсе белән калтыранмый. Әйтерсең, ул үзенең үлмәячәген белә һәм шуңа күрә бер дә пошынмый. Ә Нина белән Галя, мескеннәр, тәмам агарынганнар, бе^-берсен кочаклап утыралар һәм самолёт тавышы ишетсәләр, шул кочаклайган килеш йөзләре белән капчыкларга канланалар.
Газинур, үзенең ерак колхозын, Миңнурыен, балаларын исенә төшереп, әкрен генә җырлый пде.
— Җитәр, Газинур!—дип кычкырды кызларның берсе. — Зинһар күңелгә шом салма, болай да чәчләр үрә тора.
Газинур аларны көлдерергә, күңелләрен күтәрергә тырышты. Ләкин башка вакытта көләргә дә, җырларга да, сүз әйтешергә дә яраткан кызлар бу юлы берни тыңларга теләмиләр иде.
Бер урында эшелон шактый озак туктап торды. Алда станцияне бомбага тотканнар, тимер юл да ватылган, диделәр. Биредә тыныч. Юл
30
дан йөз-ике йөз метрларда посёлок күренә. Посёлок яна. Ләкин янгынны берәү дә сүндерми. Гомумән, посёлокта бер кеше дә юк бугай.
Газинур вагоннан сикереп төште. Күрше вагон ишегеннән Мисбах белән Газзән карап торалар иде.
— Сүндерүче дә юк бит! — диде Мисбах, яна торган йортларга ымлап. Аның тавышы әрнүле иде.
— Госпитальне дә яндырдылар, — диде Газинур.
— Беләм, Газзән сөйләде. Әле дә ярый вакытында чыгып китә- алдык.
Кояш инде түбәнәйгән, ләкин кич һаман килми. Биредә кояш шулай түбәнәя-түбәнәя дә, бик аз вакытка гына бер урында туктап, тагын күтәрелә башлый.
— Абый, — диде кинәт Газинур, — янган икмәк исе килә түгелме?
— Әнә кибет яна, — диде Мисбах, кулын алга сузып.
— Кибет? Бәлки, анда берәр нәрсә бардыр? Яралыларга безнең бер нәрсәбез дә калмады бит!
— Начальниклар бу турыда синнән яхшырак беләләр. Кирәк булса, кушарлар әле, — диде Газзән.
— Әй, кушып торганны көтсәң...
Газинур кибеткә таба йөгереп китте. Мисбах аңа нидер кычкырды, ләкин ул аны ишетмәде.
Кибетнең ватык тәрәзәсеннән Газинур эчкә карады. Идән уртасында зур гына ящик тора. Шүрлекләрдә дә ниләрдер бар.
«Кара, никадәр әйберне ташлап киткәннәр!» — дип ачынып уйлады Газинур. Идән уртасындагы ящикта шоколад плиткалары иде. Газинур иелде һәм ящикны күтәрмәкче булды, ләкин ящик ишелеп төште, күрәсең, аны ватык булганга ташлап калдырганнардыр. Шүрлекләрдә» печеньеләр, конфетлар, папирослар, Һәм галантерия әйберләре ята иде.
Газинур күп уйлап тормады, гимнастёркасын салып, якасын бау белән бәйләде дә шоколад плиткаларын тутыра башлады.
— Газинур, нәрсә алып кайтасың?—дип ачуланып сорады Екатерина Павловна.
— Шоколад! Авыр яралыларга безнең бернәрсәбез дә юк бит — хәзер шоколад белән сыйлыйбыз. Аида әле печеньеләр дә бар. Аларын да алып кайтам. Дошманга калдырмыйм, лучше үзебезнекеләр ашасын.
Газинур шоколад тутырган гимнастёркасын вагонга ташлады даж үзе тагын йөгереп китте.
— Нәрсә ташый ул? — дип сорады эшелон буйлап үтеп баргак комиссар.
— Шоколад китерде. Авыр яралыларга өләшәбез дип әйтә,— дип җавап бирде Катя.
— Шоколад? — дип кайтарып сорады комиссар һәм мәсьәләгә бик тиз төшенеп, күрше вагоннар янында басып торган санитарларга: — Ә сез, егетләр, нәрсә карап торасыз. Я әле, йөгерегез!—диде.
Санитарлар, шунда ук кибеткә таба йөгерделәр. Газинур печенье ящигы күтәреп кайта иде.
VII
Бер тәүлек чамасы туктап-туктап барганнан соң, эшелон исеме номер белән генә йөртелгән кечкенә бер разъездда бөтенләй туктады. Тимер юлның ике ягында да гаҗәеп матур каен урманы шаулый иде. Газинур урманнарда күп йөрде, күп яшәде, әмма каен урманындагы кебек матурлыкны һичкайда күрмәде. Каеннарның ак мәрмәр кебек кәү, сәләре тирә-якны яктыртып җибәрәләр, алардан гаҗәеп бер жицед. лек, пакьлек бөркелеп тора кебек. Бигрәк тә ут эченнән килгәннән
31
соң, ак каеннар Газинурга көчле тәэсир ясадылар. Ул, гаҗәпләнеп, тирә-ягыиа каранды. Тимер юлчының йорты тирәсендә гамьсез тавыклар йөри, бераз арырак, ак тартмалар кебек, умарта оялары күренә. Әгәр дә разъездга килеп туктаган бу кызыл эшелон һәм аннан ашыгып- ашыгып төшкән хәрби кешеләр булмаса, кайдадыр якында гына канлы сугыш баруын күз алдына китерергә дә мөмкин булмас иде. Чөнки биредә бөтен нәрсә тынычлык, тынлык, бәхет һәм яшәү белән сулый иде.
Тимер юлдан бер-ике километрда, урман аланында, госпиталь үзенең вакытлы чатырларын корың җибәрде һәм яңадан аның кызыл хачлы ак флагы җилферди башлады. Берничә сәгатьтән инде госпиталь яңа яралылар кабул итәргә тотынды. Яңадан, Суоярвидагы шикелле, госпитальнең көндәлек киеренке тормышы башланды.
Бер айдан артык вакыт үтте. Ак төннәр инде бетте, хәзер төннәр кеннәи-көн озыная, караңгылана баралар. Яңгырлы-болытлы төннәрдә — алар хәзер инде бик еш була — ике чатыр арасында да адашырга мөмкин.
Көз сулышы бөдрә каеннарга да орынды. Каеннарның яфраклары саргая башлады, һава шактый сизелерлек салкынайды. Күп тә үтмәс озын, салкын Карелия кышы килеп җитәр. Финляндия кампаниясенә катнашкан сугышчылар Карелия кышының зәһәрлеген яхшы беләләр. Шул турыда сүз чыкса, алар авыр гына көрсенеп куялар. Хәзер инде һәркемгә ачык: сугыш быел гына бетәчәк түгел, ул озакка сузылачак, кышка хәзерләнергә кирәк. Ләкин шушы көннәрдә фронттан күңелне күтәрә торган яхшы хәбәрләр килә башлады. Безнекеләр бөтен фронт буйлап дошманның алга килүен туктатканнар, ә кайбер участокларда контрһөҗүмгә дә күчкәннәр, имеш. Рәсми сводкаларда бу турыда берни әйтмиләр, хәтта Карелия фронтын күп вакытта телгә дә алмыйлар. Бу хәбәрне, һәрвакыттагы кебек, яралылар алып килде. Аларның кайсы һәм кемгә бу шатлыклы хәбәрне беренче булып сөйләгәндер, берәү дә белми, әмма ул минуты, секунды белән бөтен госпитальгә таралды.
Екатерина Павловна Бушуева бу турыда «соңгы хәбәрләр капчыгы»— Газинурдан ишетте. Газинур чатырның асылма ишеген кайтарып керә-керә үк күңелле тавыш белән кычкырды:
— Катя Павловна, кызлар! Безнекеләр һөҗүм итә, ак-финнар кача!
Өстәл артында нидер язып утырган Екатерина Павловна һәм һәрва- кыттагыча дарулар хәзерләү белән мәшгуль булган Нина белән Галя урыннарыннан сикереп тордылар.
— Бу турыда сводкада юк әле, миңа яралы сугышчылар сөйләде Финнарның табаннары гына ялтырый! — дип аңлатып бирде Газинур. Аның зур кара күзләре ялтырый, әйтерсең, ул үзе дә дошманны куып бара иде.
Нина белән Галя Шатлыкларыннан бер-берсенең муеннарына ташландылар, ә аяк өскә баскан Екатерина Павловна, күзләрен зур ачып, каядыр еракка карый иде, гүя ул ут һәм төтен эченнән алга барган үзенең Володясын күрә иде. Газинур әле бүгенгәчә Володяның соңгы группа белән безнекеләрнең чигенүен капларга калганлыгы турында аңа әйткәне юк һәм бу аның күңелен борчый иде. Екатерина Павловна аны исән дип уйлый, көтә, аның белән яши, ә Володя, бәлки, күптән инде... Нигә соң ул аңа ул чакта ук әйтмәде. Ә хәзер әйтсә, Екатерина Павловна ышанмас һәм, табигый, «Володя юк инде, аның үлемен миннән генә яшерәләр», дип уйлаячак. «Менә бит ул ничек була...» дип эченнән сызланды Газинур һәм Володядан Екатерина Павловна кебек үк түземсезлек белән хат көтте, ләкин хат юк иде...
Екатерина Павловна моңсу гына елмайды һәм:
— Рәхмәт, Газинур, син һәрвакыт безгә яхшы хәбәрләр китерәсең! — диде. Бу сүзләрдән Газинурга шулкадәр авыр булды, ул тиз генә чатырдан чыгып китте-.
32
Озакламый ул яңадан кайтты һәм, Екатерина Павловианыц сагышлы йөзен күреп, мич алдына килеп утырды. Коры утыннар белән мнчн* ягып җибәрде. Тимер мич дөрләп яна башлады.
Газинур мич алдында, тумран өстендә утыра. Мич авызыннан төшкән яктылык аның йөзен яктырткан. Ул уйчан, бу юлы аның кара кашлары гаҗәпләнгәнсыман югары күтәрелмәгән, ә җыерылып бергә кушылган.
Кызлар озын өстәлдә, җиделе лампа яктысында, үз эшләре белән мәшгуль, Екатерина Павловна аерым өстәлчек янында утырган да нидер яза. Чатырның түбәсенә яңгыр шыбырдый; җил яхшылап тартылмаган почмакны шапылдата. Чатыр эчендә тынлык, кызлар да нигәдер гадәттәгечә сайрашмыйлар, тын гына эшлиләр. Шулай бер сәгать чамасы узгандыр. Аннары Екатерина Павловна урыныннан торды, кызлар янына килде һәм:
— Булдымы, акыллыларым?—дип сорады. Ул кызлардан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк булса да, ак халат кигән килеш алар белән янәшә басканда, барысы да мединституттаи килгән практиканткалар булып күренә һәм арада аларның кайсы олырак икәнен дә аеруы кыен иде.
— Булды, Екатерина Павловна, — диде Нина һәм урыныннан торды. Бер минуттан Галя да торды. Газинур аларның бүгенгә эшләре беткәнлеген аңлады. Эчпоштыргыч тынлыктан туеп та, эш вакытында бер генә шаян сүз әйтергә дә кыймаган Газинур берьюлы җанланып китте. Ул, утка караган килеш, кинәт үз алдына көлеп җибәрде.
— Газинур, әллә Миңнурыеңны исеңә төшердеңме?—дип иптәшләренә күз кысып сорады Галя. Алар барысы да Газинурның тарихын беләләр иде. Ул аларга хатынының үзенең элекке ухажоры белән ничек театр уйнавына, үзенең бала күтәреп театр карап торуына кадәр сөйләп биргән иде. Алар ул чакта күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр һәм шул турыда бик озак бәхәсләштеләр. Газинурны көнләшә белмәүдә гаепләделәр. Нина аңа кара мавр турында сөйләп бирде. Газинур аны күзлә-рен зур итеп ачып, тыңлап торды да ахырда:
— Ул кара гарәп кайсы илдә яшәгән? — дип сорады. Маврның чит илдә һәм моннан бик күп еллар элек яшәгәнлеген белгәч, сызгырып җибәрде.
— Мин колхозда дип торам тагы. Заграницада ни булмас ул. Анда бит Гитлерлар да, Чемберлиннар да бар. Кара гарәп бер кешене суйган, ә болары меңәрләп суялар.
Газинур башын күтәрде һәм, Екатерина Павловна ягына карап алып, башын чайкады.
— Юк, Галочка, Мпңнурыйны тулган айга караганда гына исемә төшерәм. Бездә сагынганда айга кара, айда очрашыр күзебез, дип җырлыйлар.
— Очрашамы соң?
— Кайчагында очраша.
— Ой, алдыйсың! Хәзер ни өчен көлеп куйдың? Алдашмый гына әйт әле.
— Галәк бабайның бер хикәятен исемә төшердем. Тыңлыйсыңмы, мин сиңа сөйләп бирәм. Ул сиңа кирәк булачак.
— Ни өчен?
— Менә тыңлагач, күрерсең. Галәк бабай безнең колхозның иң карт кешесе. Аңа инде йөз яшь бардыр. Мәктәп бусагасы өстенә утырып, әкият сөйләргә ярата торган иде ул. Ә без, малайлар, әтиләрнең бишмәтләрен киеп, аның аяклары янына, җиргә чүгәләп утыра идек тә, авызына карап, тын да алмыйча тыңлыйдыр идек. Бер көнне ул безгә бер-берсен яраткан егет белән кыз турында сөйләде. Элекке заманда безнең татарларда егет белән кыз бер-берсеи күреп сөйләшә дә алмаганнар, очраша да алмаганнар. Хатлар язышу турында әйтеп тә торасы юк — берәү дә укый-яза белмәгән. Ләкин егетләр, кызлар барыбер
33
бер-берсен яратышканнар, бер-берсенең мәхәббәтләрен белешкәннәр. Таңчулпан белән Кәрим дә бер-берсен сөйгәннәр, ләкин ата-аналары аларны кавыштырырга теләмәгәннәр, чөнки Кәрим бик ярлы булган. Әти-әниләре Таңчулпанны бер ишанга сатканнар. Таңчулпанны алып киткәннәр. Кәрим авылда булмаган, аны лашманга озаткан булганнар. Ләкин ул моны барыбер белгән һәм ишанны кара урманда куып җитеп, Таңчулпанны коткарган.
—- Ничек белгән соң ул?
— Болай белгән ул: бер-берсен яраткан кешеләрнең йөрәкләреннән йөрәкләренә күзгә күренми торган җепләр сузыла икән. Әгәр яратышу- чыларның берсе ямансулый, я сагышлана башласа... — Газинур күз кырыйлары белән Екатерина Павловнага карап алды. Бушуева өстәл янына баскан килеш аны тыңлап тора иде, — әйе, яратышучыларның берсе ямансулый яки сагышлана башласа, йөрәкләрдән йөрәкләргә сузылган күзгә күренми торган җепләр, скрипка кыллары кебек, чыңлый, моңлана башлыйлар, үзәкне өзәләр, күңелсезләндерәләр, көчне суыралар... Менә шуның өчен, Галочка, әгәр сөйгән егетең көчле булсын дисәң, дошманнарны җиңсен дисәң, һичкайчан ямансулама. Чөнки синең ямансулавың аңа барыбер билгеле булачак...
— Ой, Газинур, син көнчыгыш хакиме бит! — дип кычкырды Галя.
Екатерина Павловна тиз генә Газинур янына килде. Ул шактый дулкынланган иде.
— Газинур, син бу әкиятне үзең уйлап чыгардыңмы? — диде ул, әкрен генә.
— Юк, Катя Павловна. Мин аны чыннан да Галәк бабайдан бер ишеткән идем. Мин аңардан бик күп әкиятләр ишеттем. Мин кечкенәдән әкият тыңларга ярата идем.
—- Газинур, — диде кинәт Бушуева, аның иңбашына кулын куеп,— син бу әкиятең белән минем бөтен йөрәгемне актарып ташладың...
Екатерина Павловна, ике кулы белән ике битен кысып, чайкала- чайкала өстәле янына китте. Газинур урыныннан сикереп торды һәм, аптырап, әле ике кулы белән ике яңагын кысып, өстәл янында басып торган Екатерина Павловнага, әле тынып калган кызларга карады.
— Зинһар гафу итегез, Катя Павловна, мин тилене. Җыен тузга язмаганнарны сөйлим шунда, — диде ул, әкрен генә. Бушуева тиз генә аңа таба борылды.
— Юк, Газинур, син тиле түгел. Син әле үзеңнең нинди әйбәт егет икәнлегеңне үзең дә белмисең! Сабак бирүең өчен рәхмәт!
/Мичтә һаман коры утыннар дөрләп яна, җил чатыр брезентын лапылдата Чиксез уңайсызланган Газинур, башын түбән иеп, чатыр уртасында басып тора, ә ак халатлы ике кыз аңа сокланып карыйлар...
Икенче көнне Газинур иртәдән үк җырлап йөри башлады. Ә төш вакытында Екатерина Павловнаның чатырына янып-пешеп йөгереп керде дә, Бушуеваның бик бирелеп эшләп утыруына карамастан, беренче тапкыр, аны эшеннән бүлдерде.
— Катя Павловна, — диде ул, шатлыктан тыны кысылып, — сезгә хат! Володядан!
Бушуеваның йөзе ак халаты кебек агарынды. Ул, урындыгын аударып, урыныннан торды. Бер кулы белән күкрәгенә тотынды, икенчесен алга сузды.
— Володядан?!
—- Әйе. Мә, тизрәк укыгыз!
Газинур аңа өч почмаклы хат бирде. Екатерина Павловнаның куллары калтырый иде. Газинур аңа сулыш алмыйча карап торды — ул бит хатта ни язылганын белми иде.
Хатны укыган саен Екатерина Павловнаның сагышлы йөзе яктыра, «урлана барды. Әгәр Газинур үз-үзенә читтән карый алган булса, ул
з. .с. ә.- № п.
34
үз йөзенең дә яктыра, нурлана барганын күрер иде. Ул кеше шатлыгы өчен үз шатлыгыннан да бигрәк куана иде.
— Володя исән, — диде Бушуева хатны укып бетергәннән соң. — Унга якын хат яздым дигән, ә мин берсен дә алмадым. Минем өчен борчыла...
— Кайда ул? — дип сорады Газинур.
— Масельская юнәлешендә дигән...
VIII
Урманнар, сазлар, таулар һәм исәпсез-хисапсыз күлләр, елгалар белән капланган Карелия җире сугыш операцияләре алып бару өчен иң кыен урыннарның берсе санала. Ул Баренц диңгезеннән алып, Ладога күленә кадәр сузыла һәм бу йөзләрчә километр арада гаскәр йөрерлек яхшы юллар да, киң күләмдә танклар, артиллерия һәм авиация катнашы белән сугыш операцияләрен җәелдерер өчен зур мәйданнар да бик аз. Төньякның бердәнбер тормыш артериясе булып Киров тимер юлы сузыла. Ул Беломорск, Лоухи, Кандалакша аркылы төньякның башкаласына— Мурманскига, төньякта бердәнбер булган һәм ел әйләнәсендә туңмый торган порт шәһәренә бара.
Немецларның һәм финнарның берләшкән төньяк группа гаскәрләренең төп бурычы әнә шул Киров магистрален кисү һәм Мурманск шәһәрен алу булса, аларның көньяктагы гаскәрләре Ленинградны ерактан урап алу максатын үтиләр иде. Совет командованиесе сугышның башыннан ук гитлерчыларның стратегик планнарын сизеп алды һәм куркыныч янаган барлык әһәмиятле урыннарга вакытында гаскәр туплады. Став- канын боерыгын үтәп, төнге караңгылыкта гаскәрләр ашыгыч рәвештә бер урыннан икенче урынга күченде. Алар артыннан санитар частьлар да кузгалды.
Екатерина Павловнаның һәм Газинурның чиксез зур шатлыгына каршы, аларның кыр госпитальләрен Масельская юнәлешенә — Сегежа шәһәренә күчерделәр. Хәзер Екатерина Павловна үзен Володяга якынрак итеп сизде. Юлда килгән чакта Газинур аңа Володяның соңгы группа белән безнең гаскәрләрнең чигенүен капларга калганлыгы турында сөйләде. Бу Екатерина Павловнаны, Володядан инде хат килгән булуга карамастан, бик каты дулкынландырды һәм ул Володяга ничек тә булса якынрак торуны үзенең шәхси бурычы итеп саный башлады. Ул Володя хезмәт иткән дивизиянең медсанбатына эләгү турында хыялланырга тотынды.
Сегежа кечкенә генә эшче шәһәрчек. Сугышка кадәр анда кәгазь комбинаты эшләгән. Хәзер комбинат эвакуацияләнгән, заводның буш корпуслары һәм күккә сузылган төтенсез трубалары гына калган. Шәһәрдә гражданский халык бөтенләй диярлек күренми. Чүлмәк түбәле, балконлы, тәрәзә яңаклары, болдырлары матурлап, сырлап эшләнгән, бер-берсенә бик охшаган һәм тәртип белән салынган йортларның күбесе буш, ә кайберләрендә хәрби кешеләр урнашкан. Шәһәрнең урта бер җирендә, киң мәйданга каршы, мәһабәт культура сарае тора. Кайчандыр бу культура сарае шәһәрнең күңелле һәм шаулап торган бер урыны булган. Хәзер анда госпиталь урнаша иде.
Газинур, культура сараен, торак йортларны туйганчы карап йөргәннән соң, башын чайкап:
— Кешеләр никадәр матур яшәгәннәрдер монда! — диде. — Мин квартираларга кердем, һәрберсе өчәр бүлмәле. Кухнялары аерым. Мичләре ак чынаяктан, балконнары бар, тәрәзәләре зур, идәннәре буяулы...- Белмим, алар моннан ничек киткәннәрдер, әмма минем, ул буш квартираларда йөргәндә, күзләремә яшьләр килде. Кызганыч!
35
Фронтта безнең гаскәрләрнең контр һөҗүме дәвам итә иде әле. Бер көнне госпиталь начальнигы бер төркем санитарларны, терелеп килүче яралылар, белән алмаштырып, фронтка җибәрү турында армия штабыннан приказ алды. Ул бик озак уйланып торды, аннары рядовой составның исемлеген сорады. Кемнәрне җибәрергә? Бүлек начальникларын да чакыртты. Башкалар белән бергә Екатерина Павловна да килде.
Екатерина Павловна чатырдан чыкканнан соң, ярты сәгатьләп вакыт үткәч, зур тазда төрле шешәләр юып торган Газинур янына Мисбах йөгереп килеп керде. Ул бик каты борчылган иде.
— Ни булды, абый? — дип сорады Газинур.
Мисбах, өстәл янында эшләүче кызларга карап, әкрен генә:
— Әйдә, чыгыйк әле, — диде.
Бүлмәдән чыгып, утын сарайларына таба бер ун адымнар киткәч, Мисбах ашыгып сөйли башлады.
— Санитарларны алгы кырыйга озаталар... Мин дә исемлектә бар. Син — юк. Газзән дә юк...
Газинур кара кашларын җыерып, нидер уйлап, алга карады. Аның күзләренә комбинатның төтенсез трубалары чалынды. Шул трубаларга тиеп, күктә тау-тау ак болытлар йөзә иде.
— Мин синнән калмыйм, абый, — диде Газинур, нык итеп. — Кая барсак та бергә барыйк.
Китүчеләрне кызыл почмакка җыеп, аларга госпиталь начальнигының приказын укыдылар. Ахырдан госпиталь начальнигы үзе:
— Миңа, бәлки, үтенечләрегез бардыр? — дип сорады. — Әйтегез, мин сезне тыңлыйм.
Газинур мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорады.
— Иптәш начальник, — диде ул рөхсәт алгач, — исемлектә минем абыем Билалетдиновның фамилиясе бар. Минем фамилиям юк. Мин абыйдан калмыйм. Безгә фронтка абый белән бергә барырга рөхсәт итегез.
Барысы да аңа борылып карадылар. Шаян, бераз тузгый төшеп, ак халатының чабуларын очындырып йөрергә яраткан Газинур, үзенең яңа гимнастёркасын киеп, ак яка тегеп, билен каеш белән нык итеп кыскан килеш смирно баскан һәм үзенең калкурак зур кара күзләре белән начальникка керфек какмый карап тора.
Начальник Екатерина Павловнаның Газинурны калдыру турында никадәр үтенеп сорауларын исенә төшерде һәм, гаҗәпләнеп, санитарга карады. Начальник кайчандыр, гражданнар сугышы елларында, үзенең дә шулай өлкән командиры алдында басып торуын һәм менә бу кара күзле егет кебек үк атлыгып, үзен алгы кырыйга җибәрүен үтенгәннәрен исенә төшерде. Ул көрсенеп алды һәм: '
— Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, иптәш Гафиятуллин, — диде.
Хәзерләнү өчен бары бер сәгать вакыт бар иде. Газинур Екатерина Павловна янына йөгереп керде. Чатырда ул юк иде.
— Катя Павловна кайда, кызлар? — диде ул, бик ашыгып, — мин хитәм!
Кызлар берни аңламадылар.
— Кая китәсең, Кемьгамы, Беломорскигамы? — дип сорады Нина.
— Юк, алгы кырыйга...
Екатерина Павловна ашыгып килеп керде. Госпиталь начальнигы аның белән сөйләшергә өлгергән иде инде.
— Китәсеңмени?—дип сорады ул.
Газинур, беренче тапкыр, аның алдында смирно басып, сынын турайтты.
— Гафу итегез, иптәш военврач, мин, тәртипне бозып, сездән рөхсәт алмыйча, начальникка бардым. Мин абыйдан кала алмыйм. Колхоздан бергә киттек, сугышка да бергә керәсе килә;
36
Екатерина Павловна, аскы иренен тешләп, бераз эндәшми торды. Нина белән Галя, эшләрен бүлеп, Газинур янына килделәр.
— Нигә син безне ташлап китәсең, Газинур?—диде Нина.
— Син исемлектә юк идеи, ич? Екатерина Павловна синең өчен начальник белән беләсеңме күпме даулашты, — диде Галя.
Газинур Бушуевага хөрмәт белән карады һәм күңелләре әллә нишләп китте.
—Гафу итегез... Бүтәнчә булдыра алмадым.
— Юк, син дөрес эшләгәнсең, Газинур, — диде Екатерина Павловка. — Син бит үзең, бөркет баласы, канатлары ныгыгач, оясында утыра алмый, очып китә, дигән идең. Уңыш телим, Газинур, исән бул,—һәм ул нәкъ бертуган энесен озаткан кебек, Газинурның маңгаеннан үпте.— Хуш, Газинур. Володяны күрсәң, сәлам әйт. Мөмкин булса, йөрәк җепләре турындагы әкиятеңне аңа да сөйлә. Мин онытмыйм.
Газинур бик дулкынланып җавап бирде:
— Мин дә сезне онытмам! Сугыш беткәч, мин сезгә кунакка, ә Нина белән Галяның туена барачакмын, ярыймы, кызлар?
Газинур, барысының кулларын каты итеп кысып, чыгып китте. Аның зур кара күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде.
Китүчеләр ишек алдында сафка тезелделәр.
Газинур биредә, госпитальдә калучы Газзәи белән ике куллап саубуллашты да, абыйсы янына, икенче рәткә басты.
Хезмәттән буш булган сестралар, санитарлар, врачлар аларны озатырга чыкканнар иде. Екатерина Павловна, Нина һәм Галя да биредә иде. Госпиталь комиссары китүчеләргә яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп. фронтта да батыр сугышчылар булырга, дошманны рәхимсез рәвештә кыйнарга чакырды. Аннары команда булды һәм строй кузгалып китте, калучылар кул болгадылар...
— Хуш. Газинур! — дип кычкырган ялгыз тавыш ишетелде. Бу Нинаның тавышы иде.
Берничә сәгатьтән алар, Масельская станциясенә ярты километрлар чамасы җитмичә, тимер юл өеме өстендә вагоннан төштеләр. Поезд шунда ук, арты белән чигенеп, кайтып та китте. Караңгыда бернәрсә дә күренми, тик шау-шудан һәм кораллар, котелоклар чыңлавыннан гына монда бик күп кеше төшкәнлеген белеп була иде. Ләкин бераздан алар да. поезд кебек, каядыр караңгыда юк булдылар.
Санитарлар командасын дамба янында сафка тезделәр, алып килүче командир кешеләрне кулы белән санап чыкты һәм, бер-береннән калышмаска кушып, команданы үз артыннан алып китте.
Башта алар чокырлы-чакырлы җирләрдән бардылар. Аяк астында су чыпылдады, түмгәкләргә сөртенделәр. Аннары юлга чыктылар. Караңгыда водокачка, җимерек йортлар беленер-беленмәс кенә күренеп калды. Ник бер генә җирдә бер генә ут булсын. Әйтерсең, бөтенесе үлгән. Бераздан алар урман эченнән-бара башладылар. Алгы кырыйдан пулемет, автомат тавышлары торган саен ешрак һәм катырак ишетелә. Караңгы урман өстендә көчле яңгыраш айкала. Еракта, мөгаен, фронт буйлаптыр, тсзмә-тезмә ракеталар оча һәм тагын да ерактарак, төнге яшенсыман, дошман тупларының ялкыннары уйный.
Алар озак бардылар. Яңгыр яумаса да күк йөзе тоташ болытлар белән капланган иде. Болытлар агач башларына сыдырылып кына узалар шикелле. Гүя җил түгел, шул болытлар агач башларын төрле тавышларга чайкалдыралар.
Каршыдан искән салкын җилдә тирән көз сулышы бар. Шулай да солдатлар тирләп-пешеп беттеләр. Газинур, пилоткасын салып, яланбаш атлый иде. Команданы алып баручы командир аны күреп алды.
— Монысы тагын нәрсә! — дип ачуланды ул. — Әллә яңадан госпитальгә кайтасың киләме!
37
Караңгыда Газинурның кызаруын берәү дә күрмәде. Ләкин ул үзе яңакларының бик озак кызып торуын сизеп барды.
Аларны ниндидер юеш, салкын землянкаларга урнаштырдылар һәм иртәгә кадәр ял итәргә мөмкин диделәр. Землянкага кергәч тә Газинур, кесәсеннән шәм кисәге алып, шырпы сызды. Караңгылык почмакларга качты.
Стена буйлап чыршы ылыслары түшәлгән озын сәке сузыла. Идән такталары астында, баскан саен, су лычкылдый. Тар һәм кечкенә тәрәзә турысында өстәл шикелле бернәрсә булган, ләкин кемнәрдер аның такталарын каерып алганнар, бары тик җиргә кагылган ике аягы гына тырпаеп тора. Газинур шул казык-аякларның берсенә шәм кисәген утыртты да, иңнәреннән капчыгын салып, сәке өстенә ташлады. Аннары, бүтән сугышчылар белән бергә, идән уртасында икеләнеп басып торган Мисбахетдинга карап:
— Абый, нәрсә уйга калдың, — диде, — бүгеннән безнең туган йорт шушы землянка була инде. Әйдә, иркенләп урнаш, иртәгә, бәлки бусы да булмас, ачык окопта кунарга туры килүе мөмкин.
Солдатлар, капчыкларын салып, сәке кырыена утырыштылар һәм тәмәке төрә башладылар. Аннары алгы кырый турында, акфиннар турында бераз сөйләшеп алдылар — арада утыз тугызынчы-кырыгынчы ел сугышларына катнашкан егетләр дә бар иде. Масельская юнәлешендә фин гаскәрләре тора иде.
Газинур беренче булып сәкегә сузылып ятты.
— Салдат йокысы, дуслар, кадерле йокы. Вакыт барда йоклап калыйк, соңыннан теләсәк тә йоклап булмас. Ә чыршы ылыслары мамык түшәктән дә йомшаграк.
Газинур әкрен генә җырлап җибәрде.
Аклы ситсы күлмәгемне Кисәм, каралыр микән. Искән җилгә сәлам әйтсәм,
Алып баралыр микән?
• — Нәрсә син, Газинур, җырлар чакмыни, — диде Мисбах, күңелсез генә. Ул әле һаман да үзенең госпитальдән китүенә ышанып бетә алмый иде. Ничектер бер дә көтмәгәндә, уйламаганда булды бит.
— Абый, без җырламый кем җырласын соң. Синең дә әвенең янмасын әле. Башлар сау булса, югалмабыз.
Мисбах озак эндәшмәде. Газинур, яшь бала кебек мышнап, әкрен генә йоклый да башлады. Шәм дә сүнде. Караңгылык яңадан почмаклардан чыгып, бөтен землянка эчен тутырды. Күзгә төртсәң, берни күренми. «Нәкъ кабердәгечә, — дип уйлап алды Мисбах. — Эх, кайларда гына ятмый адәм башлары»... Мисбах үзенең хатынын, балаларын күз алдына китерде һәм үзен алардан кошлар очып җитмәс ерак җирдә хис итте. Ярый әле Газинур биредә. Мисбахның күңелендә аңа карата туганлык җылылыгы ташый башлый. Ул караңгыда, кулы белән капшап, Газинурның шинелен рәтли. Газинурны госпитальдә калдыралар иде бит, ул бары тик абыйсыннан аерылмас өчен генә (Мисбах шулай уйлый иде) монда килде. Әгәр киресенчә булса, Газинурны җибәреп, Мисбахны калдырган булсалар, ул чагында Мисбах Газинур кебек эшләр идеме?..
Кайдадыр якында гына снаряд төшеп ярылды. Җир селкенеп китте. Түшәмнән шыбырдап ком коелды. Мисбах сискәнеп китте һәм ни уйлаганын берьюлы онытты. Ул яткан җиреннән күтәрелә төште һәм яңа снаряд килеп төшкәнен сагаеп көтә башлады. Ләкин бүтән шартлау ишетелмәде.
— Ят, абый, йокла, монысы, карга тизәге кебек, саташып кына килеп төште, — диде Газинур Һәм яңадан әкрен генә мышнарга тотынды.
38
«Их, нинди кеше син, Газинур?! Күңелең ташмы әллә синең, югыйсә? Кешечә борчыла да белмисең бит син...» дип көрсенде Мисбах.
Алгы кырый Мисбахны артык куркытмый иде. Госпитальдә ул аз- маз гына булса да сугыш белеменә өйрәнде. Ул башта ук: «Сугыш беткәнче санитар булып йөреп булмас. Сау-таза ир булгач, безгә дә кулга корал тотарга туры килер», дип уйлый иде. Госпитальдә эшләү дәверендә аның үтә йомшак холкы шактый ныгып өлгерде, йөзләрчә имгәнгән кешеләрне күрү — аның өчен эзсез генә узмады. Аның күңелендә дошманнан үч алу, Туган илне башкалар белән янәшә басып саклау тойгылары туды. Ул инде фашистларны җиңми торып, колхоздагы матур тормышның кире кайтмавында, хатынын, бала-чагаларын кабаттан күрә алмавын да аңлый иде. Ил язмышы аның шәхси язмышы белән аерылгысыз бәйләнде...
Шул турыда уйлый-уйлый йокыга киткәнен дә сизми калды.
Иртән, көн яктысында, землянкадан чыккач, солдатлар тирә-якла- рына беркадәр вакыт гаҗәпләнеп карап тордылар. Урман боз суккан бодай кыры кебек, бер генә сәламәт агач та юк, барысының башлары өзелеп, кәүсәләре янып, күмерләнеп, сынып, чәрдәкләнеп беткән. Бөтен җирдә кап-кара снаряд чокырлары ыржаеп тора, күбесенә яшел су тулган.
— һай-һай каты бәрә икән монда! — диде бер солдат.
— Бомба беләнме, снаряд беләнме?— дип сорады икенчесе. — Урманны чисти кисәүгә әйләндергән бит.
Мисбах белән Газинур, бер читкә китеп, мүкле таш өстенә утырдылар да озак кына тәмәке тарттылар. «1\расногвардеец»ны искә төшерделәр. Элек тә хатлар бик озак килә иде, хәзер, адрес алмашынгач, тагын да озаграк йөрерләр инде.
— Алгы кырыйга моннан биш километр бар икән, — диде Газинур,— «Алга» арасы кадәр. Без икенче эшелонда кунганбыз.
— Икенче эшелонга да нык эләгә икән, — диде Мисбах һәм күмерләнеп беткән агачларга карап алды. — Бүген үк алгы кырыйга алып китәрләрме икән?
Газинур көлеп җибәрде.
— Хәзер икенче эшелонда ятарга да ризамы, абый?
— Юк, безнең урын алгы кырыйда, — диде Мисбах уйчан гына.— Госпитальдә аз ятмадык. Безнең белән бергә килгәннәр инде... Без башкалардан ким түгел. Туган ил һәркемнең дә анасы.
Мисбахтан бу сүзләрне ишеткәч, Газинурның йөзе балкып китте:
— Дөрес әйтәсең, абый. Бик дөрес!
Иртәнге аштан соң, күп тә үтмәде, аларны сафка тезделәр. Пополнение булып килүчеләр ике йөздән артык иде.
Газинур белән Мисбах сафның урта бер җиренә туры килделәр. «Смирно» командасы бирелгәч, саф алдына бер төркем командирлар килеп туктады. Аннары «вольно» командасы булды. Командирларның берсе — уртачарак буйлы, калын иренле бер капитан:
— Пулемётчылар бармы? — дип сорады. Бнш-алты кеше тавыш бирде. Аларны шунда ук аерып алдылар.
— Артиллеристлар? — дип сорады озын кара мыеклы икенче командир. Артиллеристлар бер унбишләп иде. Берсе бөтенләй артиллерист бул. маса да үзен артиллерист дип атады. Мисбах аны белә, ул алариыц госпиталеннән иде. «Кара син аны, артиллерист дигән була, ә үзе мылтык та тота белми торгандыр әле», дип уйлады Мисбах һәм түземсезлек 6е- дән пехота командирының чыгуын көтте. «Пехота-матушкага теләүчеләр бармы?» — дисәләр, «мине языгыз, Мисбахетдин Билалетднновны, аннары...» дип әйтергә хәзерләнде.
Строй алдына күзләре уйнаклап торган, озын һәм сыглам гәүдәле, кыска кара мыекль! өлкән лейтенант чыкты. Ул, нечкә иреннәре беләң елмаеп:
39
— Я, бөркетләр, кайсыгыз, разведчик булырга тели? — дип сорады. Ул бүтәннәр кебек «фәләннәр бармы»? дип эндәшмәде, ә «кемнәр разведчик булырга тели?» диде. Строй бер минутка тынып калды.
— Юкмыни?—диде разведка командиры һәм тагын да көчлерәк елмайды. Газинур урыныннан кузгалып алды. Мисбах, бүтәннәргә сиздерми генә Газинурның җиң очыннан тартып куйды. Разведчик булу фикере аның башына сыймый иде. Разведка өчен аеруча үткен, кыю, йөрәкле кешеләр кирәк бит. «Монысы иң хәтәре!» дип пышылдады ул Газинурга.
Разведка командиры кешеләрнең күзләренә карый-карый сафның бер башыннан икенчесенә таба килә. Кайчакта ул берәрсе алдында тук- .тый, бер-нке сүз әйтә, фамилиясен сорый һәм яңадан кузгалып китә.
Мисбах тынын да алмыйча, бездән тизрәк үтеп китсен иде дип көтеп торды. Ул арада разведка командиры саф уртасына җитте. Шунда^Мисбах өчен аяз көндә күк күкрәгән шикелле көтелмәгән бер хәл булып алды. Аның белән янәшә басып торган Газинур, урыныннан кузгалмыйча гына:
— Иптәш командир, безне абый белән икебезне, разведкага языгыз әле, — диде. — Гафиятуллин Газинур, Билалетдинов Мисбахетдин.
Мисбах, Газинурның бу сүзләрен ишеткәч, авызын яртылаш ачып, шаккатып калды. Нидер әйтергә теләде, ләкин өянәге тоткан кебек, авызыннан бер сүз чыгара алмады. Ә Газинурның күзләре ялтырый һәм командирга туры, кыю карыйлар иде.
Разведка командиры, күзләрен кыса төшеп, зур күзле, кыю карашлы егеткә бераз текәлеп карап торды да:
— Ә син акфиннардан курыкмыйсыңмы? — дип сорады.
Газинур күңелле итеп җавап бирде:
— Ә нигә алардан ♦куркырга, иптәш командир? Мунча пәриләре түгелләрдер бит. Аннары разведчик күбрәк төнлә йөри. Караңгыда, безнең .күрше Исаково руслары әйтә, барлык мәчеләр дә соры була, ди.
— Молодец! — диде командир. — Молодец!
Гафиятуллин белән Билалетдиновны разведкага яздылар.
IX
Газинурлар алгы кырыйга килгәннән соң, ун көнләп вакыт үтте. Яңа солдатлар — алар разведкада бишәү иде — отделениеләргә беркетелделәр. Газинур белән Мисбах үзләрен бер отделенного куюны сорадылар. Взвод командиры аларны сержант Морозов отделениесенә билгеләде.
Яңа килүчеләрне баштарак аерым өйрәттеләр, килгән көннәре белән үк заданиегә алып бармадылар.
Өйрәнүләр җиңел түгел иде. Аларны төз атарга, граната ташларга, тимер чыбыклар кисәргә генә өйрәтмәделәр. Аларны пычрак җирдән түш белән шуышырга, суга керергә, карта һәм компас белән эш итәргә, дошманны күзәтергә, һөҗүм итәргә, дошманга ничек якынлашырга һәм соңыннан ничек кайтырга, йолдызларга, агач башларына яки агач төпләренә карап урманда йөри белергә, кул сугышына, пычак белән сугыша белергә, — кыскасы разведчик өчен нәрсә кирәк булса, шуларның барысына өйрәнергә мәҗбүр иттеләр. Ләкин вакыт чамадан тыш аз булганга, аларны иртәдән кичкә, кичтән таңга кадәр йөгерттеләр. Арыган, пычранып һәм тирләп беткән иптәшләренә карап Газинур еш кына:
— Ну, егетләр, госпитальдә җыйган майларыгыз эремиме? — днп шаярта иде. Җил өреп торган утлы күмер кызганнан кыза барган кебек, Газинур да кыенлыклар арта барган саен, үзен көчлерәк һәм дәртлерәк сизә бара иде. Бу чамадан тыш авыр солдат хезмәтен дә ул ничектер җиңел итеп, уйнап-көлеп башкара иде. Моңарчы урманда эшләү, фин кампаниясе вакытында колакларын йомып утырмау, ниһаять, табигый, зирәк акылы, кыю, батыр йөрәге, талымсыз холкы аңа бик нык
40
ярдәм итте. Ул күңел төшенкелеген белмәде. Мисбах исә еш кына сыкрана һәм: «Ну, энекәш, башны харап иттең, ахрысы», — дип Газинурга үпкәсен белдерә иде. Мондый чакларда Газинур чын күңеленнән көлә һәм:
— Абый җаным, ялан-ялан майлы ботка булмый, егылмас борын елама әле. Монысы аның сөте генә, каймагы соңыннан булыр, — ди торган иде. Мисбах кулын селти, тәмәке төпчеген иреннәре пешкәнче суыра һәм, урман чикләвегедәй күзләрен кысып, снаряд кыйпылчыклары сын- дыргалап бетергән нарат кәүсәләренә, яки ыржаеп торган снаряд чокырларына карый да. башын чайкап, тирән үпкә белән әйтә торган иде:
— Ярар инде, хәерле булсын, Газинур, карама көленә утырттың. Көтмәгән идем мондый эшеңне. Мин разведка кешесемени.
Разведвзвод берничә тапкыр заданиегә барып кайтты. Разведчиклар күбрәк төнлә китәләр дә. таң алдыннан арып-талып, пычракка буялып кайталар. Кайчакта алар шау-шулы, күңелле булалар, кайчакта чырайлары Карелия туфрагы төсле кара була: сөйләшмиләр, көлмиләр, тизрәк сәкегә менеп яталар, ләкин берсе дә йокламый, кулларын баш асларына куеп, караңгы түшәмгә карап, хәрәкәтсез яталар һәм үзләренә генә билгеле булган ниндидер уйларын уйлыйлар. Яңа килүчеләргә алар үлемне кичкән, ниндидер серле, аңлашылмый торган кешеләр булып күренә. Шулай да алар, күбрәк шат, шаян кыяфәт белән кайтып керәләр һәм нигәдер кыен, куркыныч хәлләр турында түгел, ә разведкада булган төрле мәзәкләрне искә төшерәләр һәм бер-берсен ачусыз гына үртәп көләләр. Ә аннары... Аннары алар җырлый башлый.
Газинур үз гомерендә шактый күп җырлар җырлаган һәм ишеткән кеше, әмма разведчиклар җырлаган шикелле йөрәкне айкап, үзәкләрне өздерә торган итеп җырлаганны моңарчы күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. Җырны күбрәк сержант Морозов башлап җибәрә. Аның тавышы артык көчле дә түгел шикелле, ләкин аңарда урман шаулавы кебек ниндидер үзенә башка бер моң бар.
Из-за гор, из-за высоких Ввысь орёл могучий взмыл...
дип суза аның күкрәктән чыккан тавышы һәм шунда ук уннарча кешеләрнең көчле хоры күтәреп ала:
Не сдержать полёт далекий, Не сломить широких крыл.
Газинур бу җырны белми иде. Ләкин көйне бик тиз отып алып, иптәшләре артыннан җырга кушылды.
Все летим мы на вершины, Солнце счастья льется в грудь...
Газинур сержант Морозовның парторг икәнен, Дои елгасы буенда туып үскәнен, ә аннары Ростов шәһәре заводларының берсендә тимерче булып эшләгәнлеген, армиягә әле сугыш башланганчы ук алынганлыгын белә иде. Газинур абыйсы Мисбах белән «Красногвардеец»та, урман эчендәге «Йөрәк»тә җир сөргән һәм кызын муенына атландырып урманда чәчәкләр җыйган чагында Морозов инде илебез чиген бозып кергән дошманнарга каршы сугыша торган булган. Бу хәл үзе генә дә Морозовны Газинур каршында бик югары күтәрде. Ул аңа хөрмәт белән карый һәм хәтта ярата да башлаган иде. Ул кайчан да булса аның белән якыннан дуслашуына да ышана иде. Морозовның да ана күзе төшкән иде инде. Әгәр дә Морозов таныш җырны башласа» Газинур кушыла һәм аның матур тавышы разведчикларның бердәм хорында югалып калмый, аңа ниндидер кечкенә генә бер ямь өсти иде.
41
Кичә разведвзвод заданиедән үзенең тәҗрибәле ике разведчигын югалтып кайтты. Эшнең ничек булуы турында яңа солдатларга берәү дә сөйләмәде.
Разведчикларның ниндидер язылмаган законнары, традицияләре бар иде. Яңа килүчеләргә алар өстән, олылар балаларга караган кебек, бераз көлемсери төшеп карыйлар. Алар белән үзләренең шатлыкларын да, кайгыларын да бүлешмиләр, шул ук вакытта аларның үткен күзләре яңа килүчеләрне, рәт чыгармы болардан, юкмы дигән кебек, бертуктаусыз сыныйлар. Взводның составы һаман алмашынып тора: берәүләр яралана, икенчеләр үлеп кала. Ә взводның традицияләре яши. Бүген исән булган разведчикларның күбесе үз вакытында шушындый ук сынауларны башыннан кичергән. Яңа кешене разведчиклар үз семьяларына бары тик сугышта сыналганнан соң гына бөтенләйгә алалар.
Газинур моны беренче көннән үк сизеп алды һәм сугышчан зада- ниегә үзен тизрәк алып баруларын үтенә башлады. Взвод командиры кече лейтенант Григорьян, кара бөдрә чәчле, тышкы кыяфәте белән дә, кызу холкы белән дә карчыгага охшаган әрмән егете аңа бары тик:
— Әтиеңнән элек тәбегә басма!—диде.
Ул Газинурга тагын нидер әйтергә җыенган иде, аны ашыгыч рәвештә полк штабына чакырдылар. Ул анда караңгы чырай белән китте. «Яраланучылар турында сорашып, майор теңкәгә тиячәк», дип уйлады ул һәм шул уй белән штаб начальнигы янына керде. Штаб начальнигы, инде чәченә чал төшә башлаган капитан, гүя аның өс- башын тикшергән кебек баштанаяк карап алды да:
— Хуҗа янына киттек!—диде.
«Хуҗа» — полк командиры, чандыр йөзле, озын буйлы майор Кремнев— Григорьянга кулын сузды һәм:
— Я, Арагац бөркете, «Кыяр»да эшләр ничек? Финнарда нинди яңалык? — диде.
Кайчандыр янып торган, ләкин соңыннан сүнгән Арагац тавы Григорьянның туган җире, ә «Кыяр» Масельская янында дошман урнашкан иң югары биеклекнең солдатлар телендәге исеме иде. Кыяр кебек озынча булганлыгы өчен аңа шул исемне биргәннәр. Бу биеклектән безнең позицияләр ап-ачык күренеп тора. Аны алу өчен полк батальоннары берничә тапкыр каты сугышлар алып барды. Бер тапкыр аны алдылар да, ләкин алгач анда ныгып кала алмадылар. Финнар, көчләрен туплап, аларны яңадан бәреп чыгардылар. Ләкин безнең командование полк позицияләре «өстендә» финнарның «кунаклап торуы» белән килешә алмый иде. Майор үзенең разведчикларына «кыяр»дан күзне алмаска кушкан иде. Григорьянның сугышчылары моны төгәл үтәп килделәр.
— Менә нәрсә, Григорьян, — диде майор Кремнев, разведчикның докладын тыңлагач, — син миңа бу каһәр суккан «Кыяр»дан теләсә ничек булса да «тел» алып кайт. Аңлыйсыңмы, теләсә ничек булса да! Мин ул монамах бүреген баш түбәмдә артык йөртә алмыйм. Ачыкмы?
Кызу табигатьле, көчен кая куярга белми торган Григорьян үз взводына күтәренке күңел белән кайтты.
— Әй, Арагац бөркетләре! — дип кычкырды ул үзенбң разведчикларына. — Җитәр, түшәмгә карап, күз нурларыгызны бетермәгез. Безнең урамда да бәйрәм булыр. Сержант Морозорны минем янга, ә калганнарга — хәзерләнергә!
Разведчиклар өермәдәй сикереп тордылар. Кая китте аларның сүрәнлекләре, кая китте аларның ару-талулары!
Кече лейтенант, үз землянкасына кайтып, разведка планын төзергә кереште. Дөресрәге аның планы башында күптән төзелгән иде. Хәзер’ аны кәгазьгә генә төшерәсе бар иде.
42
Ишек шакыдылар.
— Да, да! — диде Григорьян, картадан башын күтәрмичә.
Тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, саргылт кашлы, йомшак соры күзле, кыска сары мыеклы, зур куллы, өстенә сырма кигән, билен каеш белән буган, бер ягына пистолет кабурасы, икенче ягына фин хәнҗәре таккан, бүреген кыңгыр салган сержант Морозов килеп керде.
Григорьян аны үз янына чакырды һәм һичбер кереш ясап тормастан:
— Яңалардан кемнәрне алып бара алабыз? — дип сорады. Сержант Морозов шулай ук кыю һәм тиз җавап бирде:
— Гафиятуллин белән Билалетдиновны.
Григорьян кара күзләрен уйнатып алды.
—• Син моны уйлап әйтәсеңме? Гафиятуллин яңа гына дежурдае кайтты түгелме?
— Так точно, — диде сержант Морозов. — Ләкин разведчикка батальонда дежурить итү — ул бер көнлек ял йортына барып кайту дигән сүз.
Григорьян урыныннан торды. Ул озын һәм зифа буйлы иде. Анык сүзе, хәрәкәте, карашы, буе-сыны ни өчендер бу кешене чакма ташка охшаттыралар иде. Гүя аңа кагылып кара, бөтен җиреннән очкыннар очар. ’Авыррак сөякле сержант Морозов янында аның бу сыйфатлары күзгә аеруча ачык бәрелә иде.
— Ял йорты? — дип кайтарып сорады ул тиз генә. — Андый сүзләрне оныт син хәзер, сержант! Бөтен дошманнарны кырып бетермичә, безгә ял юк.
— Ә кырып бетергәч? — дип сорады сержант, көлемсерәп.
— Аннары иң яхшы санаторийларда ял итәрбез. Мин сезне барыгызны да Арагацка алып барырмын, ә аннары Севан күленә ала балыклар тотарга китәрбез!
Сержант яңадан көлемсерәп куйды. Григорьяннан исә очкыннар чәчрәп киткәндәй булды.
— Нәрсә башыңны чайкыйсың? Әллә шулай булмас дисеңме?
— Сугыштан соң да безнең эшебез күп булачак, — диде Морозов сабыр гына.
Григорьян үзенең ярдәмчесенә туры итеп карап алды.
— Синең йөрәгең, сержант, Севан суыннан да салкынрак, ахрысы. Хыялланырга яратмыйсың. Җитәр, эшкә якынрак килик. Аларны-» кайсын «тел» алу группасына билгелибез?
Сержант бу сорауларга алдан хәзерләнгән кебек, икеләнмичә, ышаныч белән җавап бирде:
— Минемчә, Гафиятуллинны. Ул җитезрәк тә, кыюрак та күренә. Билалетдиновны — каплау группасына.
Григорьян белән Морозов бу сүзләрне сөйләп торган вакытта Газинур, котелогын тезләре өстенә куеп кайнар шулпа ашый һәм, кайсы кырынып, кайсы коралын чистартып торган разведчикларга Хуҗа Насретдинның коега төшкән айны ничек итеп күккә мендереп куюы турында сөйли иде. Мисбах та аның янында, сәке кырыенда утыра һәм шуышып йөргәндә өзелеп төшкән төймәсен тага иде.
Сержант Морозов килеп керде һәм ишек төбендә туктап,
— Гафиятуллин, Билалетдинов, взвод командирына, — диде.
Газинур ашап бетермәгән шулпасы беләи котелогын тимер мич өстенә куйды да гимнастеркасын төзәткәләп алды. «Әллә...» дип уйлады ул һәм йөрәге ешрак тибәргә тотынды.
Тышка чыгып, землянка яныннан бераз киткәч, Мисбах Газинурны туктатты.
— Газинур, — диде ул, әкрен генә һәм тирә-ягына каранып алды. — Әллә безне дә разведкага җибәрәләрме? Иптәшләр баядан бирле җыеналар.
43
Газинур бер карашта Мисбахны баштанаяк күздән кичерде:
— Соң, абый, безнең кай җиребез башкалардан ким? Монда бит безне көненә өч тапкыр шулпа ашап, землянка саклап торырга китер- мәгәннәрдер.
Землянкалар тирәсендә ботаклары җиргә таба тартылып торган карасу чыршылар үсә. Аларның түбәләренә тияр тимәс кенә көзге авыр болытлар агылалар. Тышта җылы, тын һәм бөркү.
— Анысы дөрес, — диде Мисбах, шул карасу-яшел чыршылар өстеннән күзен йөртеп, — тик менә өйрәнүләр азрак булды.
— Кайгырма, абый, сугыша-сугыша күнегербез. Хуҗа Насретдин гына бит суга керми йөзәргә өйрәнмәкче булган.
Алар, взвод командиры землянкасының ишеген кагып, керергә рөхсәт сорадылар. Эчкә кергәч, смирно бастылар — Газинур бераз алда- рак, Мисбах аның җилкәсе ышыгындарак иде.
Григорьян урыныннан торды да карчыганыкы төсле үткен күзләре белән егетләрне баштанаяк үлчәп алды, аннары аларга якын ук килде һәм йөзләренә текәлде. Яңа разведчикларны беренче тапкыр сугышчан задаииегә алып барганда ул һәрвакыт шулай итә торган иде. Кайчакта яңа солдатка шулай карап тора-тора да, берни аңлатмыйча: — Барыгыз, кайтыгыз!—дип, борып та җибәрә иде. Моны ул күңеле шикләнгән чакларда шулай эшли торган иде. Ләкин Газинурның зур кара күзләре аңа кыю карыйлар, иңбашларын арткарак киергән, күкрәге алга чыгып тора. Мисбахның да урман чикләвегедәй коңгырт күзләре алдашмыйлар шикелле. Тик кулларының салынып торулары гына Григорьянга бераз ошап бетмәде. Шулай да ул аны кире борып җибәрмәде.
— Мин сезне разведкага билгеләдем, — диде ул үзенең әрмән акценты белән. — «Тел» алырга барабыз. Гафиятуллин, сез «тел»не алу группасында, Билалетдинов — каплау группасында. Аңлашылдымы?
— Так точно, — диде Газинур. Бераз соңгарак калып Мисбах та шуны кабатлады.
— Сез беренче тапкыр заданиегә барасыз, — диде Григорьян. — Мин сезгә разведчикның төп законын әйтим: кыю, тапкыр, җитез булыгыз. Куелган бурычны үтәми кайтмаска. Сугышта иптәшең турында онытма, һәрвакыт аңа ярдәмгә кил. Менә шул. Мин сезгә ышанам. Ләкин ул ышанычны сугышта акларга кирәк. Ә операциянең планы турында бераз соңрак, барыгызны да бергә җыеп сөйләрмен...
Григорьян каядыр бик ашыккансыман ишекле-түрле бер әйләнде дә, яңадан сугышчылар алдына килеп басты:
— Сержант. Морозов миңа сез бертуганнар диде. Нигә сезнең фамилияләрегез ике төрле?
Газинур кыска гына аңлатып бирде.
— Шулаймыни!—диде Григорьян. Аның кара күзләрендә шатлык ялтырады. — Минем дә бер карында ятмаган, ләкин бик яраткан абыем бар. Үги әнинең улы. Тик без икебез ике җирдә сугышабыз — абый Кара диңгездә, ә мин менә Карелия сазларында.
Взвод командирының көтмәгәндә әйтелгән бу сүзләре Газинур белән Мисбахка көчле тәэсир итте. Алар аның яныннан күтәренке күңел белән чыктылар. Бигрәк тә Газинур шатланды моңа.
Болытлар бераз тарала төшкән. Алар арасыннан кояш күренә. Ул инде шактый түбәнәйгән. Җәй көне күктән һич тә китәргә теләмәгән кояш хәзер, салкынга түзә алмаган кебек, тизрәк төнге бишегенә ятырга ашыга иде.
Алгы кырыйда гадәттәге атышлар бара. Бер як та артык кызмый. Финнар гомумән соңгы вакытта нигәдер артык «юашланып» киттеләр. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Бу сорауларны өлкән командирлар да, гади сугышчылар да үз-үзләренә бирәләр һәм җавап эзлиләр иде. Алынасы «тел» әнә шул сорауга да җавап бирергә тиеш иде.
44
Разведкага хәзерлек эшләре беткәндә караңгы төшеп килә иде инде. Өсләренә сырмалар гына кигән унбиш разведчик сафка тезелеп басып торалар. Уң флангта сержант Морозов. Кече лейтенант Григорьян сафка соңгы тапкыр күз йөртте дә команда бирде. Разведчиклар, киек казлар кебек бер-бер артлы тезелеп, кузгалып киттеләр.
Алгы кырыйда, пехотачыларның траншеяларыннаи, финнар ягына карап тордылар. «Кыяр» караңгыда кара болыт кебек кенә күренә. Финнарның позицияләре тимер юл дамбасының аргы ягында. Аннан ара-тирә автоматлардан аталар, ак ракеталар чөяләр.
Бер читтәрәк Григорьян пехота командиры белән сөйләшә. Пехота командирының тавышы Газинурга таныш кебек тоела. Кайдадыр бер ишеткән иде ул бу тавышны. Ул аны күрер өчен башын суза, ләкин караңгыда берни күрә алмый.
Саперлар килде.
— Я, Арагац бөркетләре, — диде Григорьян, үзенең разведчикларына, — киттек.
Разведчиклар траншеялардан чыга башладылар. Саперлар алдан китте. Алар разведчикларны мина кыры аркылы чыгарып җибәрделәр Мина кырын үткәч, разведчиклар туп-туры тимер юл дамбасына таба юл алды. Тимер юл кырыена җиткәч, җиргә ятып, тыңлап тордылар. Аларны болытлар арасыннан чыккан ай борчыды. Разведчикларның кайсыдыр аңа хәтта йодрыгы белән янап та алды.
Байтак вакыт дамба буйлап бардылар. ‘Аннары сукмак сулга борылды, тимер юл унда калды.
Кинәт финнар минометлардан ут ачты. Разведчиклар йөгерә башладылар. Беренче тапкыр ут астына эләккән Мисбах аптырап калды. Ул иелеп йөгерергә кирәклеген белсә дә, уклау йоткан кебек, туп-туры йөгерә иде. Кемдер аның аркасына төртте һәм ул иелеп йөгерә башлады.
Миномет уты астыннан чыкканнан соң, Григорьян разведчикларны туктатты. Финнар хәзер икенче җиргә аталар иде. Димәк, белеп түгел, ә ул-бу юкмы дип шикләнеп кенә аталар. Әйдә, атсыннар! Шау-шу вакытында баруы уңайлырак.
Өч-дүрт метр киңлегендәге елга янына килеп чыктылар. Кемнәрдер елга аркылы ике рельс салган. Разведчиклар шул тимер басма турысында, куаклар арасына ятып, озак кына күзәтеп тордылар. Аннары бер разведчик басма аркылы чыгып китте дә, тавыш-тынсыз гына барып, аргы яктагы куаклар арасына ятты. Яңадан хәрәкәт бетте. Якадан тынлык. Тик әкрен генә җил сызгыруы ишетелә дә, кайдадыр еракта фин часовое автоматтан атып куя. Миномёт уты күптән инде тынды. Җиргә яткан разведчикларга караңгы «Кыяр» күренә. Ул аларнык өстендә асылынып торган шикелле. «Әллә шул тау башына менеп «тел* алыргамы?» дип уйлады Мисбах, борчылып. Алгы кырыйдагы траншеялардан чыгып киткәннән соң, шулкадәр озак вакыт иркен йөрергә мөмкин булуы аны беркадәр аптырашта калдырган иде. Чөнки алгы кырыйны ул бөтенләй башкача күз алдына китерә, окоптан башыңны суздыңмы — беттең дип уйлый иде.
Пышылдап кына әйтелгән команда ишетелде. Разведчиклар бер-бер артлы елга арьягына чыга башладылар. Авыррак сөякле Мисбах басма аркылы чыкканда суга егылып төшә язды. Ярый әле арттан килүче сержант Морозовның көчле куллары аны вакытында тотып калды.
Менә алар яңадан кара урман эченнән сак кына баралар. Финнарга кадәр дүрт йөз, биш йөз метрдан да артык түгел, дип кисәттеләр. Бу битараф җирдә аларның засадалары булуы мөмкин. Григорьян разведчикларга ике күзләрен дүрт итеп карап барырга кушты.
45
Унбиш-егерме минуттан алар ярым җимерек һәм буш землянка якында тупландылар. Биредә, Григорьян разведчикларга бераз көтәргә кушты. Финнар якын, ләкин операцияне башлап җибәрергә иртәрәк әле. Төи уртасын көтәргә кирәк. Бу вакытта аларның күбесе йоклый.
Юлда килгәндә эссе иде, тик тора башлагач салкынайтты. Григорьян йөзәр грамм аракы эчәргә рөхсәт итте.
Газинур белән Мисбах землянка кырыенда җиргә чүгәләп утыралар иде.
— Нигәдер эчем бик поша, — дип пышылдады Мисбах. — Аракының да бер дә көче юк.
— Борчылма, абый, — диде Газинур, йомшак кына. Аның тавышында туганлык якынлыгы, җылылык бар иде. — Без үзебез генә түгел, иптәшләр белән бергә.
Мисбах бераз эндәшми торды. Григорьян белән Морозов якыннан карагайда тагын да биегрәк күренгән, өстендә агачлар үсеп торган караңгы «Кыяр»га таба киттеләр.
— Газинур, син эчкә керәсе кеше, кара, кызмыйчарак эш ит,— диде Мисбах. Бу минутта ул үзе өчен түгел, Газинур өчен күбрәк хәвефләнә иде.
Григорьян белән сержант Морозов кайттылар. Григорьян хәрәкәт итә башларга боерык бирде.
Иң алдан Григорьян белән биш кеше китте'. Аннары тагын биш кеше. Алар белән бергә Газинур да китте. Киткән чакта Мисбахның кулын кысты. Иң арттан Мисбахлар группасы кузгалды. Бу группаны сержант Морозов алып барды.
Айны болытлар каплады. Караңгы. Шулай да, түбәннән караганда, биеклек күк фонында ап-ачык күренә, дөресрәге аның түбәсе күренә, ә итәге — караңгылык эчендә, «Нинди биек икән ул! Өскә аварга тора», — дип тагын бер тапкыр уйлап алды Мисбах.
Биеклек итәгендә финнар агачларны кисеп, бер-берсе өстенә аударып, кеше үтә алмаслык завал ясаганнар. Шул завал янында сержант Морозов каплау группасын туктатты.
— Минем кулым турысына кара, — диде ул, һәр сугышчының колагына пышылдап: — әнә завал арасыннан тар гына сукмак сузыла, күрәсеңме? Бу финнар сукмагы. Нык күзәтегез. Безнекеләр сулданрак барачаклар.
Кайдадыр югарыда финнарның мыдыр-мыдыр сөйләшүләре ишетелә. Мисбахның йөрәге сикереп-сикереп кага. Ни әйтсәң дә, бу аның беренче разведкасы, беренче тапкыр дошманга шулай якын килүе. Ул тнрә- ягына каранып ала. Газинурлар күренми. Әллә кереп тә киттеләрме икән?
Финнар нидер сизенделәр булса кирәк, һавага ракета чөйделәр. ‘Аның яктысында бөтен биеклек күренде: алда шактый киң завал, аннары чәнечкеле тимер чыбыклар...
А4исбах карап та бетерә алмады, әллә ничә җирдән пулемётлар ата башлады. Яктырткыч пулялар өере Мисбахның баш очыннан гына выжлап уздылар. Шуның артыннан ук миналар төшеп ярыла башлады. Кинәт Мисбах әкрен генә кычкырып җибәрде. Ул сикереп тормакчы булды, ләкин аяклары аңа буйсынмады. Аның ике аягы да яраланган иде.
Мисбах башын күтәрде. Коточкыч әрнүдән аның күзләре атылып чыгардай булганнар иде.
Болытлар арасыннан ай күренде. Тирә-як яп-якты булып китте. Сулдарак кемнәрдер завал эченә кереп бара. Мисбах алар арасында Газинурны шәйләде һәм үзе дә сизмәстән:
— Газинур... — дип әкрен генә кычкырып җибәрде һәм кул изәде. Газинур аның кул изәвен күрде, ахрысы, бер генә секундка’туктады,
46
аннары учын авызы янына китерде: кычкырма, дип ишарә ясады булса кирәк һәм иптәшләре артыннан йөгереп китте.
Мисбахның тыны кысылды. Ул, Газинур аның янына килер һәм, яраларын бәйләп, үз ягыбызга алып китәр, дип көткән иде. Ә ул../ Эх, энекәш!
Финнар һаман аталар иде. Мисбах тирә-якта нәрсәләр барганын начар аңлый башлады, i л кулын сузып әледән-әле аякларын капшап ала: итек эчләре лачма кан!
Мисбахтан биш адымда икенче бер разведчик ята. Үлгәнме әллә? Уңдарак кемдер ыңгырашып куйды. Кем икән? Сержант Морозов түгелме?
Мисбах автоматын муенына элде һәм, көч-хәл белән шуышып, күршесе янына килде. Бу разведчик Антонов иде. Мина кыйпылчыгы аның» баш сөяген куптарып ташлаган. Моны күргәч, Мисбахның йөрәге тагын да көчлерәк тибә башлады, күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар.
Мисбах үле иптәшенең автоматын калдырырга ярамаганлыгын аңларлык хәлдә иде әле. Ул аның кулыннан автоматны алды да, үз- муенына элеп, аркасына ташлады. Шуннан соң, канлы аякларын өстерәп, килгән якка таба түш белән шуышырга тотынды. Бераз шуышкач, аның хәле бетте. Ул йөзтүбән капланды. Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Башын күтәрде? Тыңлап торды. Берәү дә атмый. Газинурлар кайда? Нишләделәр? «Тел» ала алдылармы? Кем аны килеп коткарыр? Бу сораулар берсе артыннан берсе өелеп киләләр һәм Мисбах аларга берничек тә җавап бирә алмый иде.
Күпмедер вакыттан соң йөзтүбән яткан Мисбахның колагына аяк .тавышлары ишетелде. Ул башын күтәрде һәм үзеннән йөз-йөз илле метрларда кемнәрнеңдер йөгереп үтеп киткәннәрен күрде. Шул ук вакытта яңадан финнар ата башлады, аларга каршы аткан автомат чиратлары да ишетелде. Мөгаен, сержант Морозов группасы эзәрлекләп килүче финнарга каршы сугыш башлады. «Аларның кайсыдыр яралы иде бит», дип уйлап алды Мисбах һәм йөрәге өшеп китте. «Ул да бит Мисбах кебек кирегә шуыша алган булыр иде. Ә шуышмады, калды...»
Граната шартлаулары ишетелә башлады. «Эшләр гранатага ук барып җитте инде...» дип тагын да катырак борчылды ААисбах. Шунда ул, яралы булса да, иптәшләрен ташлап китәргә хакы юклыгын, әгәр дә ташлап китсә, намусына гомер буе юып ала алмаслык тап төшерүен бик яхшы аңлады. Ул, терсәкләренә таянып, иптәшләре янына таба шуыша башлады. Кинәт якында гына финча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Мисбах башын күтәреп карауга, үзеннән унбнш-егерме адымда, агачлар арасында ике финны күрде. Берсенең кулында кул пулеметы иде. «Морозовның тылына төшмәкчеләр...» дип уйлап алды Мисбах һәм, автоматын финнарга төзәп, атып җибәрде. Финнар икесе дә җиргә ауды. Шуның артыннан ук урманда өч тапкыр сызгырып җибәрделәр. Бу каплау группасына чигенә башлау турында шартлы сигнал иде. Димәк, «тел» алу группасы финнар оясыннан чыккан инде. Бераздан атышлар каядыр икенче якка авыша башлады. Аннары бөтенләй тынды. Бу хәл яңадан кирегә шуыша башлаган Мисбахны шатландырды да, шомландырды да. Ул, ялгышып, бөтенләй башка якка шуышмыймы соң? Ул йолдызларга карый — йолдызларны болыт каплаган, айга карый — кирәк чакта ул да күренми. Ә урмандагы агач башлары — түм түгәрәк, аерым үскән агачларның гына төньякка караган тармаклары сирәгрәк һәм кыскарак була бит.
Мисбах алан кырыена шуышып килде. Каплау группасыннан берәү дә аны куып җитмәде. Әллә тавыш салыргамы? Юк, тавышны финнар ишетүе мөмкин. Алар кулына эләккәнче, шушында үлү артыграк. Моны Мисбах анлый иде.
47
Бераз гына яктыра башлады. Хәзер инде берәү дә Мисбахны коткарырга килә алмас. Көндез монда йөрергә мөмкин түгел. Ә киләсе төнгә чаклы ул үзе түзә алмаячак. Кинәт Мисбахның күз алдына ерак «Красногвардеец», хатыны, балалары, карт әтисе белән әнисе, аларны озата чыккан колхоздашлары килеп басты. Берәү дә Мисбахның хәлен белми бит. Башлар исән булса, кайтырбыз, диде ул киткән чакта. Менә солдат башлары кайларда ята.
Кинәт Мисбахның күңелендә Газинурга карата авыр рәнҗү, үпкә ташый башлады. Энекәш! Абыйсының яраланганын күрде, ә туктап ярдәм итмәде. Ташлап китте! Ташлап!
Мисбах ачык алан аркылы чыгарга батырчылык итмичә, йөзтүбән капланып, ятып торды. Аның башы әйләнә, күз аллары караңгылана иде. Бервакытны ул башын күтәреп, артына борылып карады. Коточкыч хәл! Тау аның өстенә ишелеп төшә иде. Мисбах күзләрен йомды һәм җиргә йөзтүбән капланды. «Беттем...» дип уйлады ул һәм аңын җуйды.
Күпмедер вакыттан соң ул күзен ачты. Кемдер аны төрткәли иде. Бу — Антоновның үле гәүдәсен аркасына салып шуышучы сержант Морозов иде. Ул үзе дә яраланган һәм көч-хәл белән генә тын ала иде.
— Билалетдинов, бу синме?—диде ул. — Бөтенләй яктыртканчы аланны чыгарга кирәк. Аланны финнар ут астында тота. Аланның аргы ягында яшеренер өчен яхшы урын бар...
— Бүтәннәр кайда? — дип сорады Мисбах.
— Русаков белән Паномаренко, дошманны үз артларыннан ияртеп икенче якка алып киттеләр. Әгәр алар шулай итмәгән булсалар, безне күптән финнар куып җиткән булыр иде. Син дә молодец! Мин ике финны егып салганыңны күрдем.
Ихтыяр көче йомшарып киткән Мисбахка бу сүзләр бик көчле тәэсир итте. Күзләренә яшь килде.
— Хәлең ничек? — дип сорады Морозов.
— Начар, иптәш сержант... Мин инде беттем, днп уйлаган идем.
Морозовның башы һәм аягы яраланган иде. Иртәнге яшелсу рәшәдә Мисбах аның канга буялган һәм бик нык суырылган йөзен күрде.
— Алай уйларга иртәрәк әле, — диде сержант. — Әйдә, мин сине аргы якка чыгарып куйыйм, аннары Антоновны килеп алырмын.
— Сез үзегез дә яралы ич...
— Күп сөйләшмә!
Ул Билалетдиновны аркасына салды да көч-хәл белән генә шуышып китте. Мисбахның яралы аяклары җирдән сөйрәлде һәм ул„ ихтыярсыздан кычкырып җибәрмәс өчен, иреннәрен тешләде. Шул ук вакытта көченнән килгән хәтле куллары белән сержантка булышты. Ләкин кан күп агудан аның көче тәмам киткән, бөтен тәне, бизгәк тоткандагы шикелле, калтырана иде.
Аланны чыгып, Мисбахетдинны куе куаклар арасына яшергәч, сержант Морозов Антоновның мәетен алырга дип китте һәм яңадан әйләнеп кайтмады. Финнар аланга миномёттан ут ачтылар. Сержант, күрәсең, шунда һәлак булды.
Мисбах аны бик озак көтте. Киеме тәмам чыланган иде. Ул туңа башлады. Тешләре шакылдадылар. Ул яңадан тирән үпкә белән Газинурны исенә төшерде. Русаковлар, аны коткарыр өчен, домшанны икенче якка алып киттеләр. Сержант Морозов аны коткарып, үзе һәлак булды. Әгәр Морозов Мисбахны аркасында чыгармаган булса, хәзер,, шушы тыныч урында ул үзе ятыр иде, ә Мисбах... Менә бит бөтенләй ят^ешеләр Мисбахка гомер онытмаслык яхшылыклар эшләделәр, ә эне-кәше... ичмасам, янына да туктамады!
Күпме вакыт яткандыр, Мисбах белә алмый иде, ләкин аңа ул менә шушы куаклар арасында мәңге ята кебек тоелды. Аннары саташа баш-
48
лады, ахрысы, «Кыяр», юк «Кыяр» түгел, ә әкияттәге Каф тавы урыныннан кубып, аны куа килә иде. Мисбах кычкырып җибәрде.
Бу тавышны бер төркем сугышчылар белән бергә яралыларны эзләп килүче Газинур ишетте.
Кинәт ул туктады, сагаеп тыңлап торды, аннары куаклар арасына ташланды. Ул чалкан яткан Мисбахны күрде һәм аның янына тезләнде.
— Абый, абый, — диде ул, әкрен генә.
— Газинур... — дип дәште Мисбах һәм, саташаммы әллә дип уйлап, яңадан күзләрен йомды.
— Абый!..
Газинур, Мисбахның хәлсез гәүдәсен күтәреп, башын тезе әстенә куйды.
— Абый!..
Мисбах аңга килде, бик озак Газинурга карап торды. Аннары агарган иреннәрен чак кыймылдатып:
— Бу синме, Газинур?—дип сорады.
— Мин» абый, мин.
Мисбах елап җибәрде. Аннары яшь аралаш:
— Сержант... шунда... Аны коткарыгыз... — диде.
Мисбах яңадан һушыннан язды һәм шуннан соң нәрсә булганлыгы турында һични белми иде. Ул яңадан һушына килгәндә, Газинур аны ике тәгәрмәчле арбага салып, урман буйлап алып бара иде.
— Мин кайда? — дип сорады Мисбах.
Газинур бер кулы белән арбага тотынган килеш аңа иелде.
— Син үз ягыбызда инде, абый. Хәзер машинага салып, медсанбатка озатабыз.
Машина куе агачлар арасында көтеп тора иде. Санитарлар алдан- рак килгән икенче бер арбадан кемнедер күтәреп алып, машинага кертәләр иде.
Газинур атын туктатты һәм абыйсы янына килеп басты.
— Хуш, абый, — диде ул, күз яшьләрен сөртеп. — Инде синең урыныңа да мин калдым. Икебез өчен дә сугышачакмын. Аккан каныңны җирдә калдырмам, абый.
— Сержант Морозовны таптыгызмы, Газинур?
— Таптык. Әнә аны да машинага салалар.
— Ә «тел»?
— Алдык. Үзем беренче булып сыртына атландым. «Эһ» дияргә да өлгермәде... Командир рәхмәт тә әйтте.
Санитарлар Мисбах янына килделәр.
— Хуш, абый, тизрәк терел, — диде Газинур, тагын бер тапкыр.
— Хуш, Газинур... хуш җаным... башыңны сакла.
Машина китеп барды. Газинур, баскан урыныннан кузгалмыйча, аның артыннан карап торды. Кар катыш яңгыр ява башлады. Агачлар .ачулы шауладылар, күктә авыр болытлар агылды.
Өченче бүлек
I
Газинур, яралы абыйсын озатып, ачулы шаулап торган Карел pg урманнары уртасында бер үзе калганнан соң, ике елга якын вакыт үтте инде. Бу ике сл вакыт эчендә совет-герман фронтында сугышның барышын тамырдан үзгәртеп, искиткеч зур бәрелешләр булды. Кызыл Армиянең гүзәл җиңүе белән Сталинград эпопеясы төгәлләнде. Курск төбендәге сугышларда Сталин армияләре немең-фашист урдаларының төп көчләрен тар-мар иттеләр. Сталинград янында Гитлер армпясенез

көне бетте, Курск төбендәге сугышлар аны һәлакәт упкыны кырыена китереп бастырдылар. Кызыл Армия сугышчан инициативаны тулысы белән үз кулына алды һәм бөтен фронт буйлап, моңарчы һичбер сугыш тарихында да күрелмәгән күләмдә һөҗүм хәрәкәтләрен җәелдерде. Немец-фашист гаскәрләре, коточкыч зур югалтулар белән, бөтен юллар буйлап көнбатышка тәгәрәделәр. 1943 нче ел сентябрьнең беренче яртысында Верховный Башкомандующий приказлары һәм Москва салютлары совет кораллы көчләренең яңадан-яңа җиңүләре турында көн саен диярлек бөтен дөньяга белдереп тордылар: Көнбатыш фронты, Смоленск юнәлешендә һөҗүмгә күчеп, Ельня шәһәрен алды, Үзәк фронт гаскәрләре Глухов, Рыльск шәһәрләрен алдылар һәм күп газаплар чиккән Төньяк Украина җиренә керделәр, Воронеж фронты гаскәрләре Сумы шәһәрен азат итте, Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре, Донбассны дошманнан чистартып, өлкә үзәге Сталино шәһәрен алдылар, Төньяк Кавказ фронты гаскәрләре Кара диңгез флоты корабльләре һәм частьлары белән берлектә, Новороссийск портын һәм шәһәрен Туган илебезгә кайтардылар. Совинформбюро сводкаларында көн саен диярлек алмашынып торган яңадан-яңа юнәлешләр күрсәтелде: Киев юнәлешендә... Запорожье һәм Мелитополь юнә-лешләрендә... Павлоград юнәлешендә... Брянск юнәлешендә... Харьковтан көньяк-көнбатыштарак... Прилуки юнәлешендә... Рославль юнәлешендә...
Шушы сводкаларны тыңлаган һәм укыган чагында Газинурның, башка меңләгән сугышчыларныкы кебек үк, шатлыктан сулышы кысыла, кара күзләре пешеп җиткән чия кебек ялтырыйлар һәм ул сөенечен яшерә алмыйча, куана-куана:
— Менә кайда ул безнең көч! Менә кайда ул Идел ташкыны!—ди торган иде. — Тиле дигән саен тигәнә буе сикергән калай әтәч Гитлер бервакытта да алай һөҗүм итә алмады. Кая, аңамы соң! Акыл өлешкәйдә пумала астында калган шаталакның эшемени бу! Болай бары тик безнең гаскәрләребез генә, Сталин гаскәрләре генә һөҗүм итә ала!
Бу вакытта Газинур хезмәт итә торган дивизия дә шактый зур сугышчан юл үтәргә өлгергән иде инде. Аны Карелия урманнарыннан Төньяк-Көнбатыш фронтка күчерделәр. Дивизия полклары Калинин өлкәсендә сугыша башладылар.
Газинур үзенең полкдашлары белән яна торган авылларга бәреп керде, шәһәр урамнарында сугышты. Көзге һәм язгы җилләр аның муенына элгән һәм йөгергән чакта канатлар кебек очынган плащ-па- латкасын артка каерды, җәйге эссе кояш аның йөзен кара-көрән төскә кертте, пилоткасын, тир тозыннан чыланып беткән гимнастеркасын уңдырды. Салкын окопларда, ачык кырларда, яңгырда, буранда кунган, муеныннан суга кереп, елгалар, сазлар кичкән, елгыр чаңгыларда йөргән вакытлары да, карга күмелеп йоклаган чаклары да күп булды аның, йөрергә җиңелрәк булсын өчен, шинель чабуларын бил каешына кыстырып, солдат бүреген егетләрчә кыңгыр салып, автоматын күкрәгенә асып, очсыз-кырыйсыз фронт юлларыннан күпме атлады ул! Яраланып кар өстеиә дә егылды, артыннан канлы эз калдырып, камышлар арасыннан аңын югалта-югалта шуышырга туры килгән көннәре дә бар иде. Госпитальдәге сөйкемле сестраларның йомшак кулларын да күрде, чоперация газапларын да, сәламәтләнү шатлыгын да кичерде. Ниләр, ниләр генә үтмәде Газинур солдат башыннан! Ул, үзе әйтмешли, корыч кебек чыныкты, акыл һәм тәҗрибә җыйды. Иң хәтәр җирләрдән сыртын җиргә тидермичә чыга белә торган булды. Хәзер инде безне штык та, пуля да алмый дип шаярта иде ул. Газинур бер нәрсәдән дә, беркемнән дә зарланмады, бер генә кыенлыктан да качарга теләмәде. Солдат өлешенә төшә торган иң авыр хезмәтне сөенеп башкарды ул. Тик бер генә үкенече булды аның, госпитальдән соң яңадан фронтка
»с. ә.- № 11.
49

50
кайткач, разведкага эләгә алмады. Госпитальдә аның уң аягының мина өзгәләгәп бармакларын кисеп ташладылар. Хәзер ул, әүвәлге кебек, кыр кәҗәседәй, җитез йөгерә алмый иде инде. Шуннан ул пулёметчы булып китте. Станоклы пулемёт аңа ошады һәм ул аның‘сырлы көпшәсеннән сыйпап:
— Максимка нәкъ минем хатыным төсле хәтәр икән, бер башласа— берәүне дә якын китерми, — диде һәм көлеп җибәрде. Монысы, әлбәттә, Газинурның гадәттәге шаяруы иде. Ләкин бу беркатлы шаяру астында гаять зур бернәрсә ята иде: ул үзен кайчандыр Гали абзый сөйләгән аяксыз пулемётчыга, Лениннан килгән һәм куркынычлы фронт көннәрендә дә Газинурның күңеленнән чыкмый торган батыр матроска якынайган, хәтта аның белән бер сафта торучы итеп хис итте һәм бу хәл аңа авыр минутларда яңа көч, яңа дәрт бирде.
Ә кыен чаклар күп булды. Ул чигенүнең газаплы көннәрен дә, яна торган авылларны һәм шәһәрләрне дә, юл чатында моңаеп басып калган карт-корыларны да, елап калган бала-чагаларны да байтак күрде. Бик күп якын дусларын югалтты, кайберләрен ул үз кулы белән җирләде, кайберләренең сөякләрен дә таба алмады, кайберләреннән вакытлыча гына аерылды. Күпләре белән яңадан очрашты. Карелия фронтында беренче тапкыр разведкага барган чагында алгы кырый траншеясында төнлә ишетелеп калган һәм шунда ук онытылган танышсыман тавыш чыннан да таныш булып чыкты. Күп тә үтмәде, шул ук траншеяда, бу юлы инде көндез, Газинур Володя Бушуев белән очрашты. Ә бер елдан соң, дивизия медсанбатына Екатерина Павловиа күчеп килде. Газинурның абыйсын үлемнән коткарган кыска сары мыеклы Морозов Газинур белән бергә, бер пульротада хезмәт итә иде. Иске командиры, Арагац бөркете өлкән лейтенант Григорьян белән Газинур шулай ук еш очраша иде. Ул һаман дошманның алгы кырыен айкап йөри һәм әллә нинди хәтәр операцияләргә катнашуына да карамастан, бер генә тапкыр да яраланмаган иде. Госпитальдән кайткач, разведчиклар арасында Газинур ү^зенең якташы — МТС бригадиры старшина Зәбировпы да очратты. Аңа ул аеруча шатланды, чөнки госпитальдә аны күрә алмагач, гомумән кайчан да булса бер күрүгә өметен өзгән иде...
1943 нче елның көзендә дивизия полклары, чигенүче дошманны эзәрлекли-эзәрлекли Старая Русса белән Великие Луки арасында Ло- вать елгасына килеп чыктылар. Биредә аларның алга барулары вакытлыча тукталды.
Вак таулар, урманнар һәм сазлыклар арасыннан борылып-борылып аккан елгадан Газинур каскасын тутырып су чүмереп алды да, аны ике куллап тотып, аякларын киереп баскан килеш эчә башлады. Каска кырыеннан аккан су тамчылары Газинурның күкрәгендәге автоматына тамды. Аркасына аскан плащ-палаткасын җил уйнатты.
Эчеп туйгач, Газинур юеш каскасын яңадан башына киде һәм Ло- вать аръягына карап тора башлады. Ул тирләгән, ярсыган иде.
— Иптәш командир, бер уңайдан Ловать аша да сикерәбезме,— дип кычкырды ул, күзләрен уйнатып.
Елганы кичәргә приказ юк иде. Елга аръягында дошман алдан бик көчле оборона корылмалары хәзерләгән һәм яңа көчләр китереп өлгергән иде.
— Ашыкма, ефрейтор, — диде командир. — Берәр юләр фриц пуля белән башыңны ватмас борын, окоп казы.
Газинур маңгай тирен җиң очы белән сыпырды да, Ловать аръягында, урманнар һәм сазлар арасында поскан дошманга тагын бер карап алды.
—Ничего, анда да барып җитәрбез әле! — диде ул ачу белән. —Ловать та, сазлар да фрицларны коткара алмас. Бүген булмаса, ирт^^ муеннарын борырбыз. Монысы көн кебек ачык.
51
Газинур пулемёт өчен окоп казый башлаган иптәшләре янына кайтты һәм кулына көрәк алды.
Шул көннән полк оборонага күчте. Солдатлар өчен яңа тормыш башланды.
Таң алдыннан полк разведчиклары, бер генә тапкыр да атмыйча, «тел» алып кайттылар. Dy иртә һәм караңгы сәгатьтә постта торган сугышчылар иң алдан кызу-кызу атлап кайтучы өлкән лейтенант Григорьянцы, аның артыннан автоматын әзер тотып, фрицны житәкләп барган старшина Зәбировиы күрделәр. Калган разведчиклар, эштән кайтучылар кебек, бераз артка калыбрак атлыйлар иде. Алар барысы да юеш халатлардан, башлыкларын артка ташлаганнар, 4 үзләре арыганнар, тирләгәннәр. Күзләре яулык белән бәйләнгән пленный абына- сөртенә килә, тәмам бөкрәйгән, әйтерсең, сөякләре коелырга торган бер картмыни.
Разведчиклар үтеп киткәч, ачык позициягә куелган станоклы пулемёт янында постта торучы солдат, муенына автомат аскан өлкән сержантка карап, әкрен генә әйтә куйды:
— һай, үткеннәр дә соң безнең разведчиклар, исең китәр. Җир астыннан ут йөртәләр. Өлкән лейтенант Григорьян чын бөркет. Старшина Зәбиров та аннан калышмый. Ефрейтор Гафиятуллин сөйләде, ул кырык беренче елда ук граната белән танк шартлаткан...
Солдатның акценты аның рус түгеллеген, ашыгып, йотлыгып һәм дулкынланып сөйләве аның яшь икәнлеген күрсәтә иде.
— Беләм... Бергә идек,—диде өлкән сержант. Аның тавышы салмак, тыныч иде.
— Сез старшина Зәбиров белән бергә булдыгызмыни? Өлкән лейтенант Григорьяины да электән беләдер идегезме?—дип түземсезлек белән сорады яшь солдат.
— Кайчандыр мин аның ярдәмчесе идем,—диде өлкән сержант — Старшина урынында...
— «Тел» алырга да йөрдегезме?
— Булды...
Бераздан яктырта башлады. Өлкән сержант Морозов пулеметны дзотка кертеп куярга кушты. Ул төне буена бер генә минут та йокламады. Алгы кырыйда разведка хәрәкәт иткәндә аның күзенә йокы керми иде. Разведкага киткән чагында өлкән лейтенант Григорьян үзе аның янына килде һәм, әгәр сизә калсалар, ут белән булышлык күрсәтү турында Морозов белән сүз куешты. Мондый эшләрдә ул бары тик үзенең элекке ярдәмчесенә генә ышана иде.
Разведка исән-сау әйләнеп кайткач, өлкән сержант тынычланды һәм йокларга ятты. Йоклап торып юынырга гына өлгергән иде, аны гвардия капитаны Ермилов янына чакырдылар. Морозов пилоткасын, гимнастёркасын төзәткәләп алды да рота командирының землянкасына йөгерде. Землянкада йөзе кояшта каралганлыктан болай да ак кашлары тагын да агара төшкәндәй күренгән пульрота командиры гвардия капитаны Ермиловтан башка тагын полк командиры майор Кремнев та бар иде. Морозов килеп кергәндә алар, өстәлгә иелеп, икесе дә картага карап торалар иде.
Морозов, хәрби тәртип буенча, үзенең килгәнлеген әйтте. Гвардия капитаны, башын күтәреп, аңа карады. Кечкенә тәрәзәдән кергән кояш яктысы бер генә секундка аның йөзенә төште. Өлкән сержант гвардия капитанының ак куе кашлары артына тирән яшеренгән зәңгәрсу күзләрен күреп алды. Бу акыллы, юаш күзләр Морозовта ни өчендер озаграк тукталдылар кебек. «Ниндидер мөһим эш бар... Майор Кремнев та биредә», дип уйлап алды өлкән сержант.
Майор, сүнгән трубкасын авызына кабып, һаман да картага карап тора иде. Менә ул, кулына карандаш алып, бер урында ниндидер бил- v
52
ге ясады. Морозов картадан ерак иде, майорның нинди билге ясавын күрә алмады, ләкин кул хәрәкәтенә караганда, майор пулемёт билгесе ясады шикелле тоелды аңа.
— Менә шунда!—диде майор. Гвардия капитаны картага тиз генә карап алды һәм өлкән сержант тагын бер тапкыр, бик кыска вакытка гына аның зәңгәрсу күзләрен күреп алды. Әйе, алар гадәттәгечә түгелләр иде.
Дзот амбразурасына куелган пулемёт янында яки беренче линия траншеясында торучы гади солдатка фронт, армия масштабындагы хәлләр түгел, үз дивизиясендәге, үз полкындагы хәлләр дә тулысынча билгеле булмый. Аның карамагында авиаразведка, радиоразведка һәм бүтән бик күп төрле разведка мәгълүматлары да юк. Шуңа күрә ул якын көннәрдә фронтның бу участогында да зур вакыйгалар башлана-чагын, күрше Калинин фронтының (дивизия ике фронт ялгамында гора иде) һөҗүмгә күчәчәген, ә гитлерчыларның контр чаралар күреп, совет гаскәренең һөҗүмен өзәр өчен, төрле участокларда, демонстратив «һөҗүмнәр» хәзерләвен белми һәм белә дә алмый иде. Ул бары тик дошманның алгы кырыендагы хәлләрне генә аз-маз күргәли һәм аның бөтен мәгълүматлары шуның белән чикләнә иде. Ул хәтта алгы кырыйдан ярты километрда ниләр барлыгын да күрә алмый иде. Шулай булса да, тәҗрибәле солдат, элекке разведчик, бик вак, күп вакытта бүтәннәрнең күзләренә дә чалынмый торган билгеләрдән үз алдындагы дошманның «сулышын», теләкләрен сизенә иде. Моннан бер өч атна элек солдатлар арасында немецлар һөҗүмгә күчә дип хәбәрләр йөри башлагач, өлкән сержант Морозов политбеседа вакытында аларга туп-туры әйтте:
— Әлбәттә, безгә уяу булырга кирәк, ләкин иртәгә яки берсекөнгә, яки Sep атнадан гитлерчылар һөҗүмгә күчәр-дип уйламыйм. Фриц үзен тыныч тота, авыз гармоньнарында күңелле көйләр уйный. Ни өчен? Чөнки бүтән барлык участокларда Совет Армиясе гитлерчыларның арт сабакларын укыта. Ә биредә әлегә тыныч. Ә фриц, үзенең ахмак башы белән, монда иртәгә дә тыныч булыр, һәм мин гомумән исән-сау калырмын дип уйлый. Шуңа күрә ул шатлана, күңелле көйләр уйный. Ә һөҗүм алдыннан ул кабалана, кыбырҗый башлый, гармошкасы, көзге яңгыр астында калган эт баласы кебек, шыңшырга тотына.
Ә соңгы ике көн эчендә өлкән сержант Морозов гитлерчыларның алгы кырыена аеруча игътибар белән карый башлады: ул анда бинокль, стереотруба, перископ пыялалары ялтырауларын гадәтгәгедәы күп артык күрде, схемасына дошманның яңа ут нокталарын теркәде. Ә төнлә фрицның гармошкасы эт баласы кебек шыңшый башлавын ишетте. «Шулай, шулай... җаның табаннарыңа төшә башладымыни, ариец», дип" уйлады Морозов һәм иртән үзенең ярдәмчесенә — балык кебек елдам һәм үзе дә ничектер балыкка охшаганрак кызылармеец Мостафинга:
— Я, Абдул, патроннарны күбрәк хәзерлә. Бүген-иртәгә гитлерчылар өннәреннән чыгачаклар, — диде. Бераз соңрак, вал өстеннән дошман позицияләрен күзәткән чагында, Морозов янында каядыр бик ашыгып барган өлкән лейтенант Григорьян туктады.
— Я, арагац бөркете, — диде ул аңа иске гадәте буенча, — нинди якалыклар бар?
Морозов аңа үзенең күзәтүләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләп бирде. Григорьян үзе белән бергә туктаган киң җилкәле, үткен каращ. лы старшина Зәбировка карап күз кысты:
— Менә ул разведка мәктәбен үткән солдат! Молодец, өлкән сер. жант, разведчик исемен югары тотасың.
— Гитлерчылар шушы көннәрдә өннәреннән чыгар дип уйлыйм.^ диде Морозов, — сезнеңчә ничек, иптәш өлкән лейтенант?

— Өлкән сержант ялгышмый, — диде Григорьян һәм тиз генә китеп барды.
Хәзер, смирно басып, сугышчан боерык көтеп торганда, өлкән сержант тагын бер тапкыр шул турыда уйлап алды.
Лвыр көрәшләрдә үткән сугыш еллары өлкән сержант Морозов өчен эзсез генә узмадылар. Алар аның холкындагы киң күңелле кешеләргә хас гамьсезлекне, юашлыкны бетереп кенә калмады, тышкы кыяфәтен дә алмаштырды. Дөрес, ул әүвәлгечә калынрак иренле, саргылт кашлы һәм йомшак соры күзле, кыска сары мыеклы гади рус егете иде. Ләкин бу гади рус егетенең уң яңагында чигәсеннән алып авыз турысына кадәр тирән яра эзе сузыла. Шуңа күрә аңа сул яктан караганда ул эштән арып, горн янында басып торган шат һәм керсез күцепле тимерчене хәтерләтсә (Ростов заводларының берсендә чүкеч сугучы булып эшләгәндә ул чыннан шушындый авыр кыймылдаучан сүлпәнрәк бер кеше иде), уң ягыннан караганда, бу авыр сөякле кешедә дошманнарына иксез-чиксез нәфрәт ташыганын, аның теләсә нинди куркыныч заданиегә дә уйлап та тормастан барачагын бик ачык күрергә мөмкин иде.
— Өлкән сержант Морозов, — диде Ермилов, пулеметчыга туры карап, — иртәгә иртән гитлерчылар безнең участокта һөҗүмгә күчәргә маташачаклар дигән мәгълүматлар бар. Синең пулемётыңны кинжальный ут алып бару өчен билгеләдем. Төнлә, безнең траншеялар алдында позициягә урнашырсың.
Морозов керфеген дә селкетмичә җавап бирде:
— Тыңлыйм, иптәш гвардия капитаны!
— Барыгыз, хәзерләнегез.
Морозов кулын чигәсеннән төшермичә борылды һәм ишеккә таба атлады. Гвардия капитаны һәм майор Кремнев аның артыннан карап калдылар. Башларыннан күп нәрсәләр кичергән һәм сугышның беренче^ көненнән үк өзлексез сугышларда катнашып килгән бу ике офицер кинжальный ут алып барырга билгеләнгән расчётка нинди куркыныч янавын бик яхшы белә иде. Кинжальный пулемёт актыккы минутта, дошман тезмәләре бөтенләй якын килгәч кенә ут ача. Аның уты дошман өчен искиткеч куркыныч, ул аның тезмәләрен, чалгы белән чапкандай, кырып сала. Пулемёт атудан туктамый торып, дошман алга бару түгел, башын да күтәрә алмый. Шуңа күрә дошман да аңа каршы үзенең бөтен ут көчен юнәлтә. Кинжальный ут алып бару өчен билгеләнгән пулеметны саклау эше аеруча җентекләүне сорый. Майор Кремнев шул турыда гвардия капитанына уйларга кушып, землянкадан чыгып, укчы роталарга китте.
II
Морозов землянкага ашыгып керде һәм караңгы сәкедә ятып, үз алдына җырлап торган Мостафинга кычкырды:
— Абдул, пулемётны тиз генә алып кер... Чистартырга кирәк!
Аларның пулемётларь! болай да чиста иде. Өлкән сержант моны яңадан карап чыгарга куша икән, димәк, кызу эш булачак. Командирны ярты сүздән аңларга өйрәнгән елдам Мостафин күз ачып йомганчы сәкедән төшеп, землянкадан чыгып та китте. Бер минуттан соң, ул станоклы пулемётны сөйрәп керткәндә, Морозов идәнгә плащ-палатка җәйгән иде. Алар, идәнгә тезләнеп, пулемётны сүтә башладылар. Мос-тафин шунда ук авыз эченнән көйләргә кереште — дулкынланган чагында ул һәрвакыт шулай бер үзе генә аңлый торган сүзсез * ҖЫРНЫ суза башлый торган иде. Морозов исә кычкырып җырларга һәвәс бул-

54
са да, авыз эченнән, эчне пошыра торган итеп көнләүне сөйми иде. Шуның белән бергә ул тел кыймылдамый тормасын өчен генә сөйләргә дә яратмый иде. Шуңа күрә аның йөзе һәрвакыт уйчан, гүя аның башында бик күп уйлары бар һәм ул теләсә генә нәрсә булса да алар- ныц очына чыгарга тиеш. Хәзер дә Морозовның йөзе уйчан һәм Моста- финга уң ягы белән борылганда аңарда бер төрле, сул ягы белән борылганда икенче төрле тойгы уята иде. Һәм Мостафин түзмәде, авыз эченнән көйләүдән туктап:
— I [птәш өлкән сержант, сезнең йөрәгегездә әллә бер-бер сагыш бармы икән, гел пидер уйлыйсыз? — дип сорады. — Безнең «Тукай» колхозында шундый бер уйлы кеше бар иде. Соңыннан суга батып үлде.
Морозов, пулемёт кисәкләрен чүпрәк белән тнз-тиз чистарткан Мос- тафинга астан гына карап алгач, ирексездән елмаеп куйды. Аның елмаюы ягымлы, якты иде.
— Минем гомердә суга батасым юк, Абдул. Ул яктан хәвефләнмә. Мин Донда тудым, Донда үстем, кирәк булса, cv өстендә хәтта йоклый да алам.
Мостафин җиңел генә сызгырып җибәрде: сөйләп тор янәсе! Ул үзе йөзә белми иде. Бала чакта бер тапкыр баткан да булган. Чаршауга салып ике сәгать селеккәч кенә һушына килгән. Шуннан соң авылда аңа «үлемнән калган» дип кушамат биргәннәр.
Мостафин шул турыда әйтергә дип авызын ачкан гына иде, ишек шакыдылар һәм бераз карлыккан тавыш:
— Керергә рөхсәт итегез!—дип сорады.
— Керегез, — диде Морозов.
Ишектә берсе озынрак, берсе уртача буйлы ике сугышчы — кече сержант һәм ефрейтор күренде. Кече сержант озын буйлы, кәкре борынлы, нечкә иренле, ефрейтор исә уртачарак буйлы, калкып торган зур кара күзле, чак кына шадрарак бер егет иде. Болар икенче пулемет расчетының төзәүчесе Александр Стариков һәм аның ярдәмчесе Газинур Гафиятуллин иде.
— Узыгыз, иптәшләр, утырыгыз, — диде Морозов. — Мин хәзер эшемне бетерәм. Сез „рекомендация өченме?
— Әйе, иптәш өлкән сержант, коммунистлар булып сугышырга булдык, — диде Стариков.
Морозов пулемётның йозагын җыеп бетереп оясына куйды һәм, аның ничек эшләвен тикшереп, гашеткаларга басты. Чалт-чолт иткән тавышлар ишетелде. Бары тик пулемётның тоткарлыксыз эшләвенә ышангач кына өлкән сержант идәннән торды.
— Дөрес уйлагансыз, иптәшләр. Хәзер икегезгә дә язып бирәм.
Мостафин белән Газинур үзара бераз сөйләшеп алдылар. Ләкин Газинур бүген гадәтенчә шаярмый һәм көлдерми, аның сөйкемле йөзе җитди һәм уйчан. Ул инде Морозовның кая җыенуын белә. Шуңа күрә Мостафин белән аны-моны сөйләшкән чагында да ул әледән-әле өлкән сержантка күз төшерә һәм, гөнаһны яшерәсе юк, үзенә шундый бурыч йөкләтелмәгәпгә беркадәр көнләшеп тә куя иде. Ләкин аның ■бу кызыгуы күңеле вакчыллыктан тумый, ә бары тик сокланудан һәм үзенең дә шундый буласы килгәнлектән туа иде. Әйе, Морозов кебек оста һәм батыр пулемётчы булу—аның күптәнге хыялы. Тикмәгә генә гвардия капитаны Ермилов кинжальный ут өчен аны сайлап алмаган бит.
— Илдән хатлар аласыңмы, Газинур? Ни язалар, исән-саулармы? _ дИП сорады ААостафии. Шунда Газинур Мостафинга да турырак карады һәм аның бу сорауны ни өчен биргәнлеген аңлады. Мостафин да Морозов белән бергә барачак бит. Ни генә, булса да алар янәшә булачаклар. Газинурның күңелендә аңа карата якты хисләр туды. Бу япь-яшь егетне аның кочасы килде, ләкин солдатка үзенең хисләрен
55.
тышка чыгару килешми, аннары мондый нечкәлек Габдулланың, хәтерен калдыруы да мөмкин иде. Газинур әкрен генә елмайды һәм:
— Хатлардан өзелмим, малай, гөләп чәчәгем язып тора, — диде.— Абый да хатлар язгалый. Без бит аның беләи бергә разведкада хезмәт иттек. Яраланып кайтып китте.
— Ә миңа, пигәдер, күптәй хат килгәне юк, — диде Мостафин һәм сагышланып куйды.
— Син борчылма, Абдул, солдат хатларының юлы озын. Килер әле. Бәлки, бүгенге почтада ук булыр.
— Үзем дә шулай дип торам әле. Минем бит бердәнбер әни карчык кына бар. Бүтән беркемем дә юк. Син ул яктан бәхетле, Газинур. Синең хатының да, балаларың да бар. Әтиең дә бар...
— Әйе, ул яктан мин бәхетле, малай, — диде Газинур.
Миңнурыйдап хатлар еш килеп тора иде. Күп вакытта хат почмакларында җырлар да була. Ул җырларны соңыннан Газинур бөтеи иптәшләренә җырлап йөри. Аның өеннән хат алуын расчеты гына түгел, взводы гына да түгел, бөтен рота, хәтта бөтен батальон белә иде. Илдән килгән хатлардан, Газинур абыйсы Мисбахның Куйбышев госпиталендә бик озак ятканнан соң, агач аяк беләи «Красногвардеецяка кайтып төшкәнен белә иде. Газзәннең үлү хәбәре килгән. Ул аз сүзле, караңгы чырайлы кешене Газинур бик үк яратып бетермәсә дә, аның үлү хәбәрен ишеткәч, күзләренә яшь килде. Ул траншеяга сөялеп, бик озак уйланып торды. «Туфрагың җиңел булсын, Газзән абый», — диде.
Хат саен Газинур Гали абзый турында сораштырып яза иде. Кайда ул, нишли, исәнме? Иң элек Миңнурый аның да фронтка киткәнлеге турында язды. Аннары хатларының берсендә: «Гали абзыйның хәбәрләре килеп тора»,—дип бөтен колхозчыларның шатлыгын белдерде. Тагын бер хатында: «Гали абзый Сталинградта сугышам дип язган иде», — дип хәбәр итте. Аннары ул яраланган, госпитальдән бер хаты килгән. Шуннан соң Газинур аның турында һични белми иде. Әллә инде бик еракка киткән, хатлар язарга вакыты юк, әллә яраларының, авырлыгына түзә алмыйча, үлеп калдымы. Юк, никадәр генә уйламасын, Газинур Гали абзыеның үлүенә ышана алмый иде. Газзәннең үлүенә, колхоздашларыннан тагын берничә кешенең үлүенә ул берьюлы ышанды, әмма Гали абзыйның үлүенә, үзенең кайчан да булса, бер үләсенә ышана алмаган кебек, ышана алмый иде ул. Аныңча Гали абзый кебек кешеләрне үлем ала алмый, үлем алар алдында көчсез. Аны бит кулаклар өйрәнмәгән яшь ат койрыгына такканнар, аклар үлем эшелонына ташлаганнар, ул Сталинград дәһшәтен дә күргән, әмма үлем аны ала алмаган. Юк, ул исән булырга тиеш. Сугыштан соң, фашистларны турап салганнан соң, Газинур аның белән чәй эчә- эчә сөйләшеп утырыр әле.
Партиягә керү фикеренә килгәч, Газинур Гали абзый турында тагын да күбрәк уйлый башлады. Үзенең барлык адымын, эшен Гали абзый үлчәве белән үлчәү гадәте фронтта да дәвам итә иде. Ул еш кына: «Минем бу эшемә Гали абзый нңчек карар иде, яхшы табар идеме?» — дип үз-үзенә сораулар бирә иде. Газинурның партиягә керү теләгенә ул ничек карар? «Сиңа иртәрәк әле, Газинур, политик белемеңне бераз арттыра төш», — дип әйтмәс идеме? Юк, әгәр дә Газинурның фронтта һаман «сабак» укуын белсә, мөгаен, каршы сүз әйтмәстер иде. Егет дияр иде.
Морозов кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә өстәл янына килде. Моста- фии пулемётны алып чыкты.
— Я, эшләр ничек, иптәшләр? — диде Морозов, сәке кырыена утырып. Газинур белән Стариков гимнастёркаларының кесәләреннән дүрткә бөкләнгән дәфтәр битләре чыгарып, өстәлгә куйдылар, — алгы кырыйда кәгазь кадерле иде.
56
— Эшләр, — диде Газинур, көлемсери төшеп, — нәкъ сабантуенда- гыча.
Морозовның йөзендә берьюлы ике төрле билге күренде: йөзенең бер яртысы әкрен генә елмая, икенче яртысы җитди һәм кырыс иде.
— Ялгышмасам, сабантуе — яз бәйрәме. Хәзер көз, — диде Морозов һәм тәрәзә төбендәге кара савытын сузылып алды.
— Бик дөрес, иптәш өлкән сержант, көз, — диде Газинур шаян тавыш белән, — ләкин кырык беренче елның да, кырык икенче елның да* көзе түгел, ә кырык өченче елның көзе! Дошман өчен ул чыннан да көз, ә безнең өчен ул яз башы. Гитлерчылар ббтен фронт буйлап тәгәриләр, Курск дугасындагы кыңгыраулары гына шалтырый, һөжүм итеп маташкан чакларында да алар күбрәк артларына карыйлар. Фрицның җаны хәзер куянныкы кебек: яфрак селкенгән саен калтырый.
Морозов елмайды. Стариков та көлемсерәде.
— Син бу турыда сугышчыларга да сөйлисеңме, Гафиятуллин? — дип сорады Морозов.
Газинур өчен Стариков жавап бирде:
— Сөйләмәгән кая, агитатор итеп билгеләнгәннән соң, буш минут тапкан саен солдатларга лекция укый.
Газинур чак кына кызарды.
— Лекциягә, конешно, көчем җитми, ә болай үзем белгәнне сөй- ләштергәлим, — диде ул, җитди итеп.
Сары бөдрә чәчләрен пилоткасы эченә яшерә-яшерә Стариков тагыя сүзгә кушылды:
— Иптәш парторг алдында тыйнакланма әле, Газинур. Александр Матросов турындагы беседаңны бөтен кеше ошатты.
— Анысы башка, Саша. Матросов турында бүтәнчә сөйләп булмый. Андый геройлар бит безнең илдә генә бар, фрицлардан андый батыр чыга алмый.
— Ни өчен? — дип кызыксынды Морозов.
Газинур, бу турыда күп уйлаган булса кирәк, жавапны тотлыкмыйча бирде:
— Ни өчен икәнлеге үзеннән-үзе билгеле инде аның, иптәш парторг. Матросов — совет сугышчысы, ул үз илен яклап сугышты. Ә фриц нәрсә? Аның алдында пулемет, артында пулемет, кем өчен, ни өчен утка керә — пычагым да белми. Кыскасы, эше ташка үлчим аның,— Газинур бераз эндәшми торды һәм өстәде: — Ә бер сүз белән әйткәндә, иптәш өлкән сержант, фрицның җаны өтек, ә Матросовның җаны олы, кояш кебек.
— Әни өчен олы? — дип сорады Морозов.
Газинур бераз уйланып торды да ерактан уратып жавап бирде:
— Билгеле инде, анадан бөтен кеше дә күлмәксез туа, иптәш өлкән сержант. Аннары яшь агачны тегеләй дә, болай да бөгеп булган шикелле, минемчә, кешене дә шулай тәрбияләп була. Кешене яхшы итәргә мөмкин, аны юлбасар итәргә мөмкин. Матросовны большевиклар партиясе, иптәш Сталин тәрбияләп үстерде, алар аның җанын олы иттеләр, ә фрицны тинтәк Гитлер тәрбияләгән. Ә алма алмагачтан ерак төшми. Минемчә, шул, иптәш өлкән сержант. Дөресме?
— Дөрес!—диде парторг. — Молодец!
Морозов рекомендация язарга кереште. Аның бер потлык гер шикелле кулы каләм тотудан бигрәк, чүкеч тотарга күнеккән иде, ул бик әкрен язды. Ләкин Стариков белән Газинур аның кулыннан күзләрең алмадылар. Шул авыр хезмәткә күнеккән сөялле кул аларга дөньяда иң зур ышаныч кәгазен — аларны бөек большевиклар партиясенә тәкъдим итеп, рекомендация яза иде.
Язып бетергәч, Морозов ашыкмый гына урыныннан торды. Старң- ков белән Гафиятуллин да аякка бастылар.
57
— Сезнең белән иркенләбрәк сөйләшергә исәп бар иде дә, иптәшләр, вакытым тар. Мин сезнең моңарчы ничек сугышканыгызны беләм. Начар сугышмадыгыз. Коммунист булгач, тагын да яхшырак сугышырсыз дип ышанам. Коммунистларга ротадагы, батальондагы солдатлар гына түгел, бөтен дөнья карый. Дуслар да, дошманнар да карый. Чөнки без кешелекнең иң алдынгы отряды. Мин сезнең өчен, иптәшләр, партия алдында үземнең исемем һәм намусым белән җавап бирәм.
Газинурның күңеле иң яраткан җырын ишеткәндәге шикелле нечкәреп китте. Сулышы ешайды.
—- Вөҗданыгыз тыныч булсын, иптәш парторг, — диде Газинур, — без Туган илебез өчен көчебезне кызганмыйбыз.
— Ышанычыгызны акларбыз, иптәш өлкән сержант, — дип кушылды Стариков.
Морозов аларның кулларын кысты. z
Аз гына яңгыр сибәли иде. Күк йөзен соры болытлар каплаган. Немец артиллериясе якындагы фанера заводына ата. Төтен арасыннан заводның ватык корпуслары һәм әлегәчә ничектер ишелми калган озын трубасы күренә.
Алгы сызыкта исә үзенә бертөрле тынлык: немецлар да атмый, безнекеләр дә атмый.
- Полкның алгы кырые шәрә кыр, сазлык һәм әрәмәлекләр буенча сузыла. Траншеялар калку урыннарда гына. Үзән урыннарда туфрак һәм агачтан биек вал күтәрелгән. Чөнки траншея казырга һичбер мөмкинлек юк, көрәк белән бер батырып куптарып алсаң — су чыга. Валда, крепость стенасындагыча, ату һәм күзәтү өчен кечкенә-кечкенә тәрәзәләр — бойницалар эшләнгән. Миномётлардан, туплардан бары тик махсус ныгытмаларга утыртып кына атарга мөмкин.
Вал буйлап ашыгып барган чакта Гафиятуллин белән Стариковны өстенә кыска бекешка кигән майор Кремнев туктатты. Ул_ бер төркем командирлар белән сөйләшеп тора иде. Сүзен бүлеп, пулеметчылардан:
— Сез нишләп монда йөрисез? Нигә үз урыныгызда түгел? — дип сорады. Майор алгы кырыйдагы тәртипсезлекне, солдатларның кирәксезгә аннан ары, моннан бире йөрүләрен яратмый иде.
Пулемётчылар кайда булганлыкларын әйттеләр. Полк командирының кырыс йөзендәге сызыклар йомшарды.
— Добро, — диде ул, үзенең һәрвакыт әйтә торган сүзен кабатлап. — Үзегезгә кайтыгыз. Әзер һәм сак булыгыз.
Майор Кремневны сугышчылар яраталар иде. Ата-анасыз үскән, балалар йортында тәрбияләнгән бу өлкән командир полкта да гел солдатлар арасында була, алар белән бергә җырлый, көлә, көлдерә, шаярта иде. Солдатлар аны хөрмәт итәләр, әмма аңардан тартынмыйлар иде.
Пулемётчылар честь бирделәр дә вал буйлап китеп бардылар, аларның пулемётлары икенче флангта тора иде.
III
Икенче рекомендацияне Газинурга өлкән лейтенант Григорьян бирде. Өченчесен дә ул пульротада ук таба алган булыр иде. Әгәр сораса, гвардия капитаны Ермилов та, расчёт командиры өлкән сержант Степашкин да каршы килмәсләр иде. Ләкин өченче рекомендацияне Газинурның үзен әле сугышка кадәр үк белгән кешедән — Владимир Бушусвтаи аласы килде.
Командирыннан рөхсәт сорап, Газинур шунда ук капитан Бушуев ротасына китте. Ара шактый иде. Газинур яраланып кайтканнан соң капитан Бушуев белән ничек очрашуын исенә төшерде.
58
Пыскак яңгыр явып торган көзге төн иде. Полк икенче эшелоннан алгы кырыйга күчә башлады. Шинель чабуларын бил каешларына кыстырган солдатлар, тездән пычрак ерып, олы юлга чыктылар. Газинур, станоклы пулемётның хоботып муенына атландырып, юл кырыеннан барды. Кычкырып сөйләшүләр, тәмәке тартулар тыелган иде. Тик рота старшинасы Михноның гына көйгә салыбрак кычкырган командасы ара-тирә ишетел гәләде:
— Подтянись!.. Принять вправо!
Колонна әкрен генә унга тайпылды һәм юл буйлап фаралары сүндерелгән автомобиль үтеп китте. Караңгы иде, ләкин солдатлар кем машинасы икәнен таныдылар:
— Генерал бара, — диде кемдер.
Газинур генералны бер дә күргәне юк иде.
— Саша, ниндирәк безнең генерал? — дип сорады ул, машина узып киткәч. — Батыр кешеме?
Стариков җавап бирергә өлгермәде, шул ук Михноның:
— Разговоры!—дигән тавышы ишетелде.
Төн таңга авыша башлаганда алар алгы кырыйдагы землянкаларда урнаштылар. Аннан әле элекке хуҗалары тулысымча чыгып китмәгәннәр иде. Газинур хәтсез арыган булса да, алгы кырый солдатлары белән сөйләшми түзә алмады. Ул алардан дошман турында, алгы кырыйдагы тормыш турында сораштырды. Аннары үзе икенче эшелондагы тормыш турында сөйли башлады.
— Анда ял йортындагыдан да әйбәтрәк!—диде ул күзен дә йоммыйча. Солдатларның берсе, аның артык мактап җибәрүенә эче пошып булса кирәк:
— Ә син, энекәш, үзең ял йортында булганың бармы соң?—дип сорады.
— Хатыным булган иде, — диде Газинур һәм башкалар белән бергә үзе дә көлде. Шушында, сукыр лампа яктысында, Ермилов белән сөйләшеп утырган өлкән лейтенант, тиз генә урыныннан торды, Газинур янына килде. Ул ике кулын бөеренә куеп, Газинурга бераз текәлеп карап торды да:
— Таныш тавыш,—диде.
Сукыр лампаның тонык яктысында кешенең йөзен төсмерләү кыен иде. Шулай да Газинур Бушуевны шунда ук танып алды.
— Иптәш Володя... иптәш Бушуев... иптәш командир...—диде Газинур, урыныннан тиз генә күтәрелеп. Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин бик каты дулкынланганлыктан сүз таба алмады.
— Тукта, тукта, — диде Бушуев, фуражкасын артка элеп.— Бу син... син түгелме, Газинур?
— Әйе, мин... мин, иптәш командир... мин Гафиятуллин.
Ике бертуган очрашкан кебек алар кочаклаштылар, Бушуев аны рус гадәте буенча өч тапкыр үпте, ә Газинур шул ук вакытта анын аркасыннан какты.
— Әле һаман исән-сау йөрисеңме, Газинур?
— Ремонтка кереп чыгарга туры килде килүен, ләкин болан бирешмибез, — диде Газинур.
Хәзер, ул очрашуга күп айлар үтте инде, ләкин бүген, рекомендация сорап, Бушуев янына барган чагында Газинур яңадан, ул вакыттагы кебек, күңеле нечкәрүен, йөрәге сулгып тибүен, ә яңакларында— Бушуев үпкән чагындагы каты төкләрнең җиңелчә генә чәнчүләрен тойды.
Дивизия медсанбатында эшләүче Екатерина Павловна да полкка килгән чакларында Газинурны онытмый иде. Әйтерсең, Газинур алар- ның энеләре. Ә чынлап карасаң, ул бит аларга беркем дә түгел. Кайчандыр бер урында бергә эшләгән кешеләр азмыни дөньяда. Бер Җае
59
iypw килгәндә андый кешеләр белән, иске таныш-белешләрне искә төшереп, бер-ике сәгать гәпләшеп утырырга мөмкин. Икенче очрашканда инде аяк өстән гепә сөйләшелә, ә өченчесендә инде баш кагып исәнләшеп кенә үтәсен.... Ләкин бу гади рус кешеләренең күңеле киңлегенә, Володя белән Катяның аңа, Газинурга, гади бер иске таныш итеп кенә карамыйча, ничектер башкачарак, туганнарча каравына ул гаҗәпләнә дә, сөенә дә иде. Әйе, дип уйлый иде ул, күңел күзе якын күрмә- сә, маңгай күзе якын итми. Алар мине күңелләре белән якын күрәләр... Рәхмәт аларга. Шундый дусларың булганда яшәве дә күңелле, шундый дусларың өчен газиз башың да жәл түгел...
Муенына автомат тагып килгән Газинурны үз ротасы территориясендә күргәч, Бушуев аны, шатланып каршы алды. Ничек торуы, хатыны, бала-чагалары турында сораштыра-сораштыра землянкасына алып керде. Газинур йомышын әйтте. Бушуев туктады һәм, ничектер бнк җитдиләнеп китеп, Газинурга туры итеп карады. Егетнең йөзе кояшта янган, калку күзләре якты һәм кыю иде. Җыйнак гәүдәсендә, хәтта күкрәгенә таккан автоматын ышаныч белән тоткан кулында да күпне күргән солдатларга гына хас бернәрсә бар иде. Әйе, бу Соликамск урманнарындагы, бил каешына озын саплы тамга кыстырып йөрүче беркатлы Газинур түгел иде инде.
Землянкага кергәч, Бушуев ординарецына чәй хәзерләргә, Газинурга чишенергә кушты.
— Татар чәй ярата. Исеңдә тот, Митя,—диде Бушуев ординарецына.—Кайчан да булса сиңа татар кунакка килсә, сиң аңа аракы куйма, чәй куй. Газинур, ничек әйтәдер идең әле чәй турында?
Газинур, шинелен салып, сәке кырыена утырды. Аның күкрәгендә «Батырлык өчен» медале тонык кына балкып китте. Бу медальне аңа «Кыяр»дан «тел» алганда күрсәткән кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен биргәннәр иде.
— Ачык чырай, такта чәй, иптәш капитан, — диде Газинур, көлемсерәп.
— Ишеттеңме, Митя? Синең такта чәең бар бугай, кызганма. Газинур чәеннән Казан каласы күренгәнне яратмый. Шулаймы, Газинур? Мин синең леспромхоздагы сүзләреңне һаман хәтерлим әле.
Газинур, елмаеп, Бушуевка карады. Бу — Соликамск урманнарында кулына моторлы пычкы тотып, юан-юан агачларны егып баручы Володя да, түгел дә кебек. Өстендәге киеме, хәрәкәтләре, хәтта күз карашлары да үзгәргән аның. Тик кашларын җыерганда маңгаен урталай яра торган сызык кына һәм елмайганда күгәрченнәр кебек тезелеп торган ап- ак тешләре генә әүвәлгечә калганнар.
— Чәй пешерергә чәйнегегез юк инде сезнең, иптәш капитан, — диде Газинур, күзен кысып. — Кружкада пешергән чәйнең тәме үзгә була аның. Шулай да, Митька, син чәеңне кайнап чыккач, бераз томалап тот, — тәм килә аңа.
Бушуев рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аның белән бергә Митя да, почмакта колагына телефон трубкасы элеп утырган элемтәче дә көлеп җибәрделәр. Элемтәченең көлүен кайдадыр бүтән землянкаларда, колакларына шулай ук телефон трубкасы тагып утырган бүтән элемтәчеләр дә ишетте һәм нинди шатлык? дип сорадылар.
Чәй эчкәннән соң, капитан Газинурга рекомендация язып бирде.
— Яхшы коммунист булуыңны телим, — диде ул, аңа кадерле кәгазьне сузып. — Мин синең ничек эшләвеңне, ничек сугышуыңны белом. Катя да синең турыда мактап кына сөйли. Ләкин бернәрсәне исеңдә тот, Газинур: син коммунист булгач, синең тормышыңда тышкы яктан һичнинди үзгәреш булмас. Син шушындый ук пулеметчы булып калырсың. Ләкин сиңа иптәшләрең гади пулеметчы итеп карамаслар, ә ком-мунист пулемётчы итеп карарлар. Моңарчы син үзең өчен, күп дигәндә
I
60
отделениең өчен җаваплы идең, хәзер инде син рота, батальон өчен, ә тагын да киңрәк итеп әйткәндә бөтен Совет Армиясе өчен җаваплы. Ләкин син җаваплылыктан курыкма, сип ул җаваплылыкмы үзең теләп, аңлап аласың. Төшенәсеңме, минем сүзләремне, Газинур?
«Морозов та нәкъ шушыларны сөйләде бит», дип уйлап алды Газинур һәм бик җитди итеп җавап бирде:
— Әйе, төшенәм, иптәш капитан.
Йокымсырабрак утырган телефонист кинәт калкынып китте.
— Иптәш капитан, сезне ашыгыч рәвештә 17 үзенә чакыра.
«17» — полк командиры майор Кремнев иде.
Ишектән чыккан чакта Бушуев үзенең кулын Газинурның иңбашына куйды. Капитанның бу хәрәкәтендә шул хәтле дуслык, якын күрү бар иде, Газинур моны соңыннан да бик озак оныта алмый йөрде.
Бу минутта Газинурның күңеле язгы таң кебек аяз һәм саф иде. Ул үзендә, яз көне беренче тапкыр кырга чыгып, беренче буразнаны сызгандагы кебек көчле җилкенү тойды. Менә шулай, бер дә туктамыйча еракка-еракка барыр иде ул һәм һич тә арымас иде. Аның авыл ура- мындагыча күкрәк киереп кычкырып җырлыйсы килде, ләкин алгы кырыйда кычкырып җырлау тыелган иде. Ул авыз эченнән көйли башлады:
Орлёнок, орлёнок, взлети выше солнца, И степи кругом огляди...
Бу җырны Газинур өлкән сержант Морозовтан отып алган иде һәм бик яратты. Ул аны бик еш, күңеле шатлык белән тулганда да, Миң- нурыйны, балаларын сагынып, йөрәгенә җиңелчә сагыш йөгергәндә дә көйли иде һәм һәр очракта бу җыр аның тойгыларына җавап бирә иде.
Газинур үз блиндажына кайтты һәм расчёт командиры өлкән сержант Степашкинга күренде. Степашкин ләкләкнеке кебек озын борынлы, олырак яшьләрдәге, гаять дәрәҗәдә әкрен кыймылдаучан бер кеше иде. Сугышка кадәр ул Мордовиядә умартачы булган һәм аның бөтен сөйләгәне бал кортлары турында гына иде. Газинур еш кына:
— Берлинга барып җиткәнче, өлкән сержант безне барыбызны да умартачы итә, — дип шаярта торган иде. Степашкин бу шаяртуга ачуланмый, үз алдына әкреТт генә көлә һәм башын чайкый иде:
— Сине, ефрейтор, Берлинга хәтле түгел, дөнья кырыена барып җиткәнче өйрәтсәң дә, синнән умартачы чыгачак түгел. Тынгысыз, шау- шулы кеше син. Ә бал кортлары күп такылдаучыларны яратмый. Алар тын гына йөргәнне ярата.
Газинур моңа да җавапсыз калмый иде:
— Бер дә кайгырма, өлкән сержант, аңарчы мин акылга утырырмын әле, синең кебек йом-йомшак булырмын.
Газинур килеп кергәндә өлкән сержант старшина Зәбиров белән сөйләшеп утыра иде. Газинур разведчикның монда утыруына бераз гаҗәпләнде.
— Нихәл, Бөгелмә малае, — диде ул, Газинурга кулын сузып.— Ни эшләр каерып йөрисең?
Газинур үзенең кайдан кайтканлыгын әйтте.
— О, бу начар эш түгел! — диде старшина.
Өлкән сержант пулемет янына чыгып китте. Зәбиров сәкегә сузылды.
— «Тел» алып кайткансыз икән,—диде Газинур.
Ойе, — диде Зәбиров теләр-теләмәс кенә һәм бераз эндәшми торгач өстәде: — Кара әле, Газинур, әйдә татарча бер җырлап алыйк. Нигәдер җырлыйсы килә бүген.
Газинур аның янына сәкегә сузылып ятты.
— Ләкин кыска көйгә җырлама, нинди дә булса борынгырак бер көйгә башла.
61
— Ярар, борынгысы кирәк булса, борынгысын да табабыз,—диде Газинур һәм «Агым су» көенә җырлап та җибәрде:
Ак кошлар очар, әй, күл күреп, Былбыл кошлар очар гөл күреп, Кына гөлгә кунган былбыл коштай Сайрашырбыз микән бер күреп.
Агым су, ак балыклар йөзәдер, Яшь күңелемне өзәдер...
Сандугачлар сайрый, әй, җир-су кипкәч, Озак килми алар бер киткәч.
Онытмам дип ник әйтәсең, Бәлки онытырсың без кигкәч.
Агым су, тулып таша яз булса, Кайгырмыймын кара каш булса.
Җырның соңгы ике юлын Газинур үзе генә җырлады. Зәбиров ни өчендер җырдан туктады һәм торып утырды.
— Ошамадымы әллә? — дип сорады Газинур, уңайсызланып.
—- Юк, ошады. Син матур җырлыйсың, Газинур.
Кинәт старшинаның кашлары җыерылды, күзләре кечерәйде, сулышы ешайды. Ул, кулын йомарлап, маңгаена куйды. Газинур, моны күреп, үтә гаҗәпләнде.
— Ни булды, Исхак? —.дип сорады ул, әкрен генә.
— Мин аны ак күгәрчен итеп сөйдем, ә ул... елан булган, — диде Зәбиров, бераздан караңгы тавыш белән.
— Сөйгән кызың кияүгә чыкканмы әллә? — дип тиз генә сорап куйды Газинур. Һәм аның күз алдына Бөгелмәнең шәһәр бакчасы коймасы янында башын кыңгыр салып, нечкә билен ак пластмас билбау белән кыскан, үтә ак куллы, сары чәчле кыз килеп басты.
— Кияүгә чыкса гына бер хәл иде... — диде старшина, авыр сулап, — кияүгә чыккан өчен мин аны, бәлки, гафу да итәр идем... Ә ул, кара җан, начаррагын эшләгән... Бөтен ил, бер кешедәй булып, дошманга каршы көрәшкән чагында ул... үз кесәсе турында кайгыртырга керешкән... Ух, кара елан!—дип кычкырды старшина. — Аркама пычак кадаса, җиңелрәк булыр иде... Ничек мин аның шундый икәнен алдан күрмәгәнмен!
Газинур, старшинаның авыр кайгысын таратыр өчен, сүзне уенга борып җибәрергә ашыкты:
— Кайгырма, иптәш старшина, баш сау булса, кызлар табылыр. Кура җиләк кебек менә дигәннәре пешеп җитәр.
Старшина урыныннан торды һәм пилоткасын киде. Уен-көлкегә салырлык эш түгел иде бу, старшинаның кайгысы мәхәббәт уңышсызлы- гыннаи тирәнрәк иде.
—- Китим, югыйсә өлкән лейтенантка кирәк булуым бар, — диде ул, кискен генә. — Ә син, Газинур, колакларыңны йомып йөрмә. Уяу бул, иптәшләреңә дә әйт. Гитлерчылар кортланалар. Аңладыңмы? Ярый, исән бул. Кара, минем серне бүтәннәргә сөйләмә.
Зәбиров кызу гыиа чыгып китте. Арсландай көчле бу егетне Газинур чын күңеленнән кызганды. Ул аның кайгысының тирәнлеген аңлый башлады.
— Әйе, шундый хәлләр дә була икән дөньяда, — диде ул үз-үзенә һәм, Миңиурыеиың һичкайчаи шушындый булмаячагына сөенеп, пулемет каршында дежурда торучы Стариков янына китте. Аны алмаштырыр вакыт җиткән иде инде.
— Кайттыңмы? — дип сорады Стариков Газинурдан. — Булдымы?
— Булды!—диде Газинур. — Әйбәт кеше ул, капитан Бушуев, Саша. Чәй белән дә сыйлады.
Чәй белән сыйлаган һәр кеше әйбәт сиңа, — дип шаяртмакчы булды Стариков.

— Юк, Саша, — диде Газинур, тар амбразурадан алда җәелеп яткан сугыш кырына карап. — Күңеле яхшы кешенең генә чәе тәмле була. Я. ярый, биредә нинди яңалыклар? Фрицлар ягында ул-бу сизелмиме?
— Хәзергә тып-тын утыралар. Еракта мотор гүләүләре ишстелгәли. Танклар түгелме икән.
— Старшина Зәбиров та шул турыда кисәтеп китте әле,— диде Газинур.
Газинур пулемет янында бер үзе калды, Стариков ял итәргә кипе.
Тар амбразурадан еракта, офык буенда берничә йолдыз җемелдә гәне күренә. Ракета чөелгәндә алар тоныкланалар, аннары беразга бөтенләй югалалар да яңадан әүвәлгедән дә көчлерәк булып җемелдиләр. Ләкин Газинур аларга, колхозда төнге юлдан буш арбага кырын ятып килгәндәге кебек, озаклап карап тора алмый. Ул аларга бары бер генә тапкыр күз ташлый да, яңадан караңгы сугыш кырын күзәтергә тотына. Ике фронт арасындагы өч-дүрт йөз метр киңлегендәге җирдә — снарядлар актарып бетергән, тутыккан тимер чыбыклар уралган, надолблар тырпаеп торган, миналар белән тутырылган сазлы болынлык Газинурга бик яхшы таныш. Ләкин бүген анда, бар кешедән алда, 1Морозов белән Мостафпн утыралар. Алар шулай ук төнге серле һәм шомлы тынлыкка колак салып торалардыр.
Газинур алар яшеренгән окопны күзләре белән эзләде, ләкин таба алмады. Аңа бераз ямансу булып китте.
(Ахыры киләсе санда)