Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ГОМЕР


Быел РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Гөлсем ханым Бблгарскаяның тууына 60 ел тулды. Шушы гомернең кырык бер елы сәхнә хезмәтендә үткән. Йөзләрчә рольләр уйналган, онытылмаслык образлар иҗат ителгән. Заводларда, шахталарда, колхоз сәхнәләрендә уйнап, үткәннең кайгы-сагышын, хезмәт иясе халкының газаплы тормышын һәм хәзергенең— совет чынбарлыгының чиксез матурлыгын реаль, типик образларда гәүдәләндергән талантлы артистканың гомере чын-чыннан данлы, иҗади гомер!
Гөлсем Болгарская сәхнәгә, беренче рус революциясеннән соң, каты реакция елларында килә. Үзенең истәлекләрендә беренче мәртәбә сәхнәгә аяк басуы турында ул менә ничек яза:
«1910 елның җәй айларында, ул чакта «Сәйяр» дип аталган татар труппасы Казанның «Эрмитаж» бакчасында спектакльләр куя иде. Минем иптәшләрем театр карап кайткач, анда булган хәлләрне сөйләп, мине дә барырга бик кызыксындырдылар. Ләкин, әтинең бу эшкә бик каршы булуы аркасында мин бу теләгемә ирешә алмый идем. Көннәрнең берендә, иптәшләремә барам, дип хәйләләп, «Эрмитаж» бакчасына беренче мәртәбә театр карарга бардым. Ул кичне «Сәйяр» труппасы «Хатыннар эше» һәм «Көнче ир» исемле тәрҗемә комедияләрне тамашага куя иде. Минем белән театр карарга барган иптәшләремнән берсе артистларны белә икән. Ул мине алар белән таныштырды. Спектакль башланырга бер-ике минут калгач, кинәт мине сәхнә артына чакырдылар. Эш болай, имеш: «Хатыннар эше» дигән комедиядә җөйче кыз булып сәхнәгә чыгып, бер-ике сүз әйтергә .хатын-кызлары җитешми икән. Артистлар мине күрү белән әйләндереп алдылар да, шул рольне башкаруымны үтенделәр. Мин бу. эшне беренче күрүем, аның рәтен дә белмим, театр уйнаганым түгел, ка-раганымны гына белсә дә, әти кирәкне бирер дип, никадәр уйнамаска тырышсам да, ай-ваема карамыйча, төрлесе-төрле яктай ялынып-ялва- рып. әтиеңә һич тә беленерлек итмәбез, дип бер артистка мине киендерә башлады. Кемдер битемне буярга кереште, берсе кулындагы китаптан карап, мин чыгып әйтергә тиеш булган сүзне кат-кат миңа өйрәтә башлады. Менә бервакыт: «Сезгә керергә вакыт җитте, туташ» диделәр. — Минем ике битем ут кебек яна, йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә... Кемдер минем кулыма бер төен тоттырып сәхнәгә кертеп' җибәрде. Мин өйрәтелгән сүзне әйткәнемне төштә кебек кенә хәтерлим, әмма сәхнәдән ничек кире чыгып киткәнемне белмим. Сәхнә артында мине тагын да артистлар әйләндереп алып «һәйбәт, туташ, рәхмәт, безне зур бәладән коткардың», ә башлыклары миңа: «Болай булгач, сез, туташ, артистка була аласыз инде», — дип, рәхмәтләр укып кулымны кысты».
Шул ук 1910 елны труппа Мәкәрҗә ярминкәсенә гастрольгә барган-
112
да, Болгарская ул труппаның артисткасы булып, Гогольнең «Өйләнү» исемле әсәрендә яучы карчык Агафия Тихоновна ролен башкара.
Реакция елларында труппаның репертуарында прогрессив ' язучыларның әсәрләре күп урын ала алмыйлар. Тик зур комачаулыкларны җиңеп, Гогольнең «Өйләнү» һәм Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Уй-наш» исемле әсәрләре куелалар. .Шул сәбәптән, талантлы артистлар коллективына үзләренең актерлык осталыкларын, сәхнә культураларын үстерергә, талантларын һәрьяклап җәеп җибәрергә мөмкинлек булмый.
Революцион күтәрелеш елларында татар театры демократик татар дра-матургларының әсәрләреннән башка рус һәм Көнбатыш классикларының әсәрләрен дә уңышлы куя башлый. 1914—16 нчы елларда Островский- ның «Гроза», «Гаепсездән гаепле- ләр», «Төшемле урын», Гогольнең «Ревизор», Г орькийның «Мещан
нар», Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Мольерның «Ирексездән та- бип», «Саран» һ. б. әсәрләр куела. Бөек пролетар язучысы М. Горький- ныңһәм рус классикларының әсәрләрен шул заманның алдынгы кешеләре, татар интеллигенциясенең прогрессив өлеше, зур шатлык белән каршы алалар.
А. Островский, Н. Гоголь, М. Горький әсәрләренең «Сәйяр», «Нур» труппалары тарафыннан куелуы, татар артистларының прогрессив рус классик драматургиясенең мирасын үзләштерү белән тирәннән кызыксынуларын һәм аларның актерлык осталыгы, башкару культураларының үсә баруын күрсәтә. Гогольнең «Ревизор»ы ук яшь татар артистларына зур бурычлар йөкли. Водевиль һәм мелодрама репертуарында тәрбияләнгән күп кенә артистларга Гогольнең тирән реалистик образларын тудыру өчен күп көч куярга кирәк була. «Ревизор»ны куюга, һәрбер артист зур җаваплылык белән килә. Болгарская Анна Андреевна роленә бик нык хәзерләнә. Артистлар рус театрының «Ревизор» спектаклен берничә кат карыйлар, кайбер режиссёр һәм артистлар белән очрашалар, алардан консультация алалар. Болгарская үзенең истәлекләрендә «...Без рус сәхнә мастерларының уенын күреп тәҗрибәбезне үстердек», — дип яза.
Нәтиҗәдә, Анна Андреевна — Болгарская башкаруында күп кенә сценаларда водевиль спектакльләрдәге шаблон алымнардан котылып, реалистик планда эшләнгән образ булып бирелә.
Болгарская бер-берсенә капма- каршы булган күп образлар тудырды. Ул Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясендә бер күлмәк өчен улының бәхетенә кире төшкән Хәмидә, «Беренче театр»да аңгыра ире тупас сәүдәгәр белән җәфа чиккән Факиһә, «Банкрот»та Гөлҗиһан, «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә Юнус хаҗи хатыны, «Бәхетсез егет»тә асрау кыз, гимназистка һәм Гайни рольләрен башкара.
Болгарскаяныц киң колачлы артистка икәнлеге, рус һәм Көнбатыш классикларының әсәрләрендә иҗат иткән образларында да ачык күренә. Мәсәлән, Островскийның «Гроза» исемле пьесасында, бөтен эчке тойгылары, характерлары һәм карашлары белән капма-каршы булган Катерина һәм Кабаниха, «Гаепсездән гаеплеләр»дә Кручинина, Го-гольнең «Өйләнү» һәм «Ревизор»ын- да яучы карчык Агафия Тихоновна һәм Анна Андреевна, Горькийпыц «Мещаннар»ында Татьяна, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендә Луиза, Мольерның «Саран» һәм «Ирексез дә н та б и п » ы и д а Элиза. Мартина һ. б. образлар моның ачык мисаллары була алалар.
Шушы чорда ук инде Г. Болгарская иҗат иткән образлар табигый һәм ышандыручан булулары белән тамашачыны үзләренә тарталар. Ләкин Болгарскаяныц таланты чын мәгънәсе белән тик Бөек Октябрьдан соң гына киң колач ала.
1919 ел Колчак ак бандалары Казанга таба килә башлагач, «Сәйяр» артистларыннан «Күргәзмә гаскәри татар театры» төзелә. Биредә С. Гыйззәтуллина-Волжская, Г. Болгарская, С. Синаева һәм башка артистлар булалар.

Татарстан республикасы төзелгәч, Болгарская «Беренче күргәзмә татар дәүләт театрын»да эшли башлый.
1922 елда Г. Камал, артистлардан К. Шамил, Арапова, Вәлишин, Камал II һәм башка артистлар Болгар- скаяның сәхнә хезмәтенә югары бәя бирәләр:
Искелек «...дөньясында, хатын- кызлар дүрт стена эченнән чыгарга тыпырчынган вакытларда сез иске гадәт-йолаларны җимереп, сәхнәгә чыктыгыз да хатын-кыз галәменең азатлык тарихында үзегезгә аерым рәвештә исем алырга өлгердегез».
Болгарская тарафыннан совет чорында иҗат ителгән образлар, үзләренең тирән реалистик сәхнә образлары булулары белән аерылалар. Болгарская Таҗи Гыйззәтнең «Биш- бүләк» исемле пьесасындагы Мәрфуга ролендә изүчеләр дөньясының бөтен кимсетүләрен татыган, акларга каршы сугышкан кызыл командир улын коткарыр өчен зур авырлыклар кичергән көчле ирекле, татар карчыгы образын иҗат итте. Мәрфуга — Болгарская образында без, үз баласы булган өчен генә түгел, ә халык бәхете өчен көрәшүче командирны коткарырга кирәклеген аңлаган патриотик тойгылы ананы күрәбез. Ә бу инде миллионнарча совет аналарының типик, җыелма образы дигән сүз. Тамашачы көчле рухлы ананың кичерешләрен уртаклашып, аның өчен горурланып утыра.
Октябрьдан соң Болгарская тарафыннан дистәләрчә реалистик образлар иҗат ителделәр. Мәсәлән, «Яшь гомер» дә Зөләйха • һәм Шәмсениса, «Хуҗа Насретдин»да Сәхилә карчык, «Шәмсекамәр»дә Гадилә, «Изге аманәт»тә Хәзинә, «Дошманнар» һәм «Тормыш төбендә» Полина һәм Василиса һәр тамашачы күңелендә якты урын алган тагын башка бик күп образлар — Г. Болгарскаяның тырыш хезмәт җимешләре.
ВКП(б) Үзәк Комитеты идеология мәсьәләләренә карата чыгарган ка-рарларында драматурглардан: «Безнең драматурглар һәм режиссерлар совет кешеләрен тәрбияләү эшендә актив катнашырга, аларның үскән культура сорауларына җавап бирергә, совет яшьләрен көр күңелле, күтәренке рухлы итеп, Ватанга бирелгән һәм безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышанып караучы итеп, тоткарлыклардан курыкмаучан, нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле итеп тәрбияләргә бурычлы- лар», дип таләп итте.
ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрлары репертуары һәм идеология мәсьәләсенә кагылган башка карарлары, совет эстетикасын, социалистик реализхМ принцибын тагын да баетып алга җибәрделәр.
Бу карарлар совет драматургиясендә, театрларның үсешендә зур борылыш ясады: драматурглар, режиссерлар, артистлар үзләренең иҗат эшләрендә төп игътибарны совет тематикасына бирделәр.
Болгарская Үзәк Комитетның бу карарларын, партия члены буларак, үзенең иҗат юлында яктырткыч маяк итеп аңлады. Нәтиҗәдә, совет тамашачыларының таләпләренә җавап бирерлек, аларны тирәннән дул-кынландырган совет кешеләренең образларын иҗат итте.
Академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Әмирнең «Тормыш җыры» исемле пьесасындагы Мәргубә карчык ролендә Болгарская хәзерге колхоз өчен бик типик булган образны иҗат итте.
Мәргубә — Болгарская тар семья тормышы белән генә чикләнгән карчык түгел. Ул бүгенге колхозның уңышы белән, улларының фронттагы героик хезмәтләре белән горурланып яши. Мәргубә — Болгарская сәхнәдә киң күңелле, олы җанлы совет патриоты булып гәүдәләнә.
Академия театры Бөек Октябрьның 32 еллыгына Сталин премиясе лауреаты К. Симоновның «Ят күләгә» исемле пьесасын куйды. Бу спектакльдә Болгарская иҗат иткән лаборантка Мария Трофимовна — рухи яктай бай, принципиаль югарылыкта торучы, үз Ватанына бирелгән совет патриоты. Бу образ сәхнәдә еш очрый торган штамп образ түгел. Болгарская бу образны күрсәтүдә кечкенә генә штрихлардан
•. wc. Ә.“ № п.
11 3
да уңышлы файдалана. Нәтиҗәдә үзенең туры бурычын аңламаган, антипатриотик чыгыш ясаган галимгә карата тамашачыда нәфрәт тагы да арта.
Сталин премиясе лауреаты Е. Мальцев һәм Н. Векстерның «Икенче мәхәббәт» исемле пьесасында Мария Маркеловна образында Болгарская саф күңелле, турылыклы, гадел ананы күрсәтә.
Быелгы сезонда, башкорт драматургы М. Кәримнең «Ялгыз каен» исемле пьесасында автор тарафыннан уңышлы эшләнгән Гөлбадуан карчык ролен, Болгарская, психологик яктан тагын да тирәнәйтеп, тулы, реалистик образ тудырды. Гөлбадуан — Болгарская яңалыкның тиз арада өстенлек аласын белеп, аның совет кешеләренең файдасына булуын тиз төшенгән, тапкыр, зирәк- колхозчы татар карчыгының образын күрсәтә.
Болгарская, талантлы һәм зур тәҗрибәле артистка булганлыктан, сәхнәдә бервакытта да үзенең партнерыннан аерылмый, аның белән өзлексез бәйләнештә булып спектакльнең ритмыннан чыкмый яши. Бол- гарскаяга хас булган бу кыйммәтле сыйфат Гөлбадуан образында тагын да ачык гәүдәләнә.
Үзеңнең иҗатыңны тамашачыга сәхнәдә генә күрсәтеп калмыйча, булган тәҗрибә, белемеңне яшьләргә бирү, аларны тәрбияләү, үстерү, мирас калдыру, театрның алга таба өзлексез үсүен тәэмин итү, дигән сүз.
С. Гыйззәтуллина-Волжская, 3. Солтан, Г. Болгарская, Ш. Ша- милский иптәшләр җитәкчелегендә талантлы яңа буын артистлар үсеп чыктылар.
Партиянең идеология өлкәсендәге карарлары совет актерларын социалистик аңны, культураны бертуктау* сыз күтәрергә, реализм методын үстерергә чакыра. Тик шул вакытта гына югары идея художество сыйфатлы, совет кешеләренең тирән эстетик тойгыларын тәэмин итәрлек, безнең чынбарлыкны дөрес чагылдырган сәнгать әсәрләре, сәхнә образларын иҗат итәргә мөмкин. Моны яхшы аңлаган артистка Болгарская. бертуктаусыз үз өстендә эшли. Нәтиҗәдә, совет кешеләренең тирән психологияләрен, эмоциональ байлыкларын художество образлары аша күрсәтә.
Болгарская, сәхнәдәге тырыш хезмәте белән берлектә, җәмәгать эшенә дә актив катнашып килә. Бөек Ватан сугышы чорында хәрби шеф комиссиясендә эшләде. Берничә мәртәбә Сәнгать эшчеләре союзының Өлкә Комитетының члены, 1946 елда Молотов район башкарма комитеты депутаты булып сайланды.
Совет хөкүмәте һәм партиябез, Гөлсем Болгарскаяның ил һәм халык алдындагы зур хезмәтләрен искә алып, аңа Татарстанның халык артисткасы һәм РСФСРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәрне бирде, ул 1940 елны «Почёт билгесе» ордены һәм 1945 елны «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Татар театрының талантлы артисткасы Гөлсем Болгарскаяга озын гомер һәм тамашачыларны шатландырырлык яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.