Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ


Бишенче бүлек.
1
Габдулланы үзенә Яна Бистәнең Мөхәммәтвәли исемле читекчесе алып кайтты. Ул Сабитовларга читек эшли, ләкин чигүен-каюын Яңа Бистәнең каючы хатыннарыннан эшләтеп ала, шул яктан ул бай белән ярлырак вак һөнәрчеләр арасында арадашлык итүче хәлле һөнәрче санала иде. Шуның өстәвенә аның тормышына хатыны Биби-Газизә дә булышлык итә, ул шул ук Сабитовларга кәләпүш чигә. Аларның яшь чагында бер уллары булган, тик өч яшендә үк дөнья куйган, шуннан соң балалары булмаган. Алар бик озак бала көткәннәр, бала тумаган, ахырда алар аңардан өмет өзгәннәр. Менә Мөхәм-мәтвәли абзый Габдулланы алып кайтты. Өйгә куаныч керде. Мөхәммәтвәли белән Биби-Газизә Габдулланы изге сәгатьтә догалары кабул булып, алла тарафыннан җибәрелгән тансык җан итеп кабул иттеләр.
Габдулла ярлы авылдан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән «кала» дигән җиргә килеп, тау кебек йортлар, берсе өстенә берсе менеп торган тәрәзәләр, чат саен багана, багана саен асылган лампа, урам буйлап тезелеп киткән таш кибетләр, аннан соң кием, кыяфәт, сөйләшүләр белән сала халкына капма-каршы ят кешеләр — ниһаять, менә бу өй тәэсиреннән һаман айнып өлгермәгән иде әле.
Ул үзен, уйлап очына чыга алмаслык башка бер яңа дөньяда итеп тойды.
Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле ашъяулык җәелде. Бу, Газизә апаның кайчандыр бирнә бүләге булып, хәзер шактый искергән, урта бер җиренә күк ямау салынган иде. Үзеннән зур бу томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самовар килеп утырды. Ул арада атын туарып өлгергән олаучы килеп керде һәм сәлам биреп, кулындагы камыт һәм шлеяларын ишекнең бер ягына сөяп куйды.
Үзеннән яшь икәнен күргәч, Газизә апа да аңардан качып-нитеп тормый самовар янына утырды һәм шаулатып чәй агызырга тотынды. Габдулланы ул үз янына утыртты, аңа чәй салып бирде, шуның янына зур гына шакмак шикәр куйды һәм күмәч түтәрәменнән калын гына бер телемне каерып кисеп алды да:
— Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син, улым, аша, туйганчы аша, җитмәсә, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр,' яме? — дид телемне Габдуллага тоттырды.
III Дәвамы. Башы 7, 8 саннарда.
24
Мөхәммәтвәли абзый өстән җибәрде:
Аша, аша, минем улым буласың килсә, тазарырга тырыш, бс~ ләкләрең хәзрәте Галинеке төсле булсын, тоткан җирдән сындырыр- лык, баскан җирдән ут чыгарырлык булып үс, пример әйтик... әйе..- ыммым...
Ләкин Габдулла аларның бу кыставын тулысы белән үти алмады. Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргән нәренен. тәэсире -белән тәмам басылган хәлдә, ясап биргән чокырындагы чәйне эчеп бетерер-бетермәс, табын янында утырган килеш/изелеп йоклап китте. Аны күтәреп сәкегә илтеп салдылар...
2
аның уянганын күреп алды да:
— Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Я, я, шәп йокладыңмы?— дип кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды. Ул аның ябык аякларын тотып селкетеп куйды:
— Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, пример әйтик... Тегеп биримме үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу малайга? Әллә кирәк түгелме? Дәшми, пример әйтик... кирәк түгел ахры... пе... ыммым...
Габдулла аның бу еш кабатлана торган «приадир әйтик» һәм ,ыммым»ларына тора-бара ияләнеп китте, хәтта аларның, әйтелешләренә карап, төбендә нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.
Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгән- сыман:
— Я, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды, — дип ирен этәреп куйды, үзе Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште:
— Я, күгәрченем, йокың туйдымы?
Габдулла дәшмәде. Ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән ул!
Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре... Ян тәрәзә янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр, пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисен, әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме, дисен!.. Ә тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эрсле-ваклы калыплар. Шүрлек астында тактага таратылып куелган читек башлары...
Икенче көнне иргән Габдулла уянып күзләрен ачты һәм, кайда ятканын төшенеп җнтмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Менә хәзер үги әбисе килер дә:
— Я тор, мәрткә китмәгәнсендер бит, — дип кычкырыр кебек тоел- 1ы аңа.
Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:
— Уяндымы әллә?
— Тимә, йоклый бирсен!..
Бу — Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу гөн алар өчен тынгылыксыз төн булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, «баланың өсте ачылмаганмы» дип, торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның, тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә ын алуын рәхәтләнеп тыңлап тордылар.
Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый
25
Габдулланың күзе түр тәрәзә яныңдагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә күчте. Бу аның игътибарын һәммәсеннән озаграк биләп торды. Кара хәтфә өстеннән алсу ефәк нәзек кенә булып, кыелып китә дә, зәңгәр жси белән очрашып, борчакның буш сабагы төсле бөтерелә. Аннан алар яшел һәм сары-ефәкләргә кушылалар һәАм барысы бергә үзләренең ’шаян .юлларын дәвам иттерәләр...
—• Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чиген бирермен, — диде Газизә җиңги, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрәсе килде.
Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу күзләренә, ягымлы чыраена карал алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт булып китте. Ул бу рәхәтне озакка сузасы килде.
Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә ул Газизә апаны кисәтәсе килде ахры, телгә килеп, ни өчендер мактангансымаграк:
— Безнең авылда ачарбаклар бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр... — диде.
Нигә? — дип сорады Газизә җиңги.
— Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар... иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.
— Моны кем әйтте сиңа?
— Әби... Алар ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар...
— Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без аларны куып җибәрәбез, — диде Вәли абзый, һәм «менә бит» дигән кебек, мәгънәле генә хаты нына карап куйды.
— Ә сездә Мәһдия әби бармы? — дип сорады Габдулла.
— Кем ул?
— Бездә бар... ул килеп керә дә, үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша... Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә... Аннан аны зиратка алып китәләр. Ул мине дә зиратка алып китмәкче булган иде.
— Юк, юк, бездә /Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан болан безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме? — диде Газизә апа, аның аякларын сыйпап, — я тор, киен, олаучы абыең кайту белән мунчага барырсыз, күлмәк-штаннарыңны юып, кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер инде...
Кара язмыш алдында көчсез, ач һәм мохтаҗ авыл бөлгән, ачыккан саен хорафатка ябыша бара, ул аңа бердәнбер котылу чарасы булып күренә һәм ана сөте белән кергән бу хорафатка ышану гомер буе кешеләрнең, аңында яши, алар белән бергә кабергә керә иде.
Вәли абзый белән Газизә җиңгидә дә хорафатка ышану авылдагы кебек үк көчле булмаса да, бар иде.
Сала малае Габдулла болар кулына авылның менә шул хорафатлары белән биләүләнгән хәлдә китереп тапшырылды.
3
Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды, ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайт.ып өлгерергә "ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да, олаучыга карап, әйтте:
Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әгперсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде.
26
Газизә апа да өстәп куйды:
Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә утырмага алып кил үзен!
— Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
— Нигә алай?
Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә вак* лап, ярым-иорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала I обәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.
Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул, — диде Вәли абзый. — Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны Газизә кәләпүше ди, берәү дә әйтми, һәммәсе Сабитов кәләпүше диләр. Мөхәммәтвәли читеге димиләр, Габдерәхим Мусин читеге диләр. Нигә алай бу, примир әйтик? Менә әле кичә генә бөтен базар шау ,итә. Сәгыйтов ияре дә, Сәгыйтов ияре... Падишага барып җиткән... Имеш, медал чыгарган падиша, чүгүнкә салырга рөхсәт биргән. Ярый, бик яхшы. Рәҗе ул Сәгыйтов ияре? Каешчы Нигъмәтҗан белән хатыны Биби-Әсма эшләп биргән ияр ләбаса ул! Нигә ме- далны Сәгыйтовка чыгаралар, нигә Нигъмәтҗанга чыкмый награт, ә? Менә ничек бит ул, примир әйтик... ие... ыммым...
— Юк, булмады бу, Вәли абзый, кешенең кадере бетте, эт көненә калдык. Шахтага китәм, алла боерса. Берни түгел, өйрәнермен... Анда ичмасам эшче бердәм яши, ди. Хуҗалар алар белән сакланып сөйләшә, ди. Авылда бит безнең белән сөйләшмиләр дә, кешегә санамыйлар безне. Әле үрәтниге, әле старостасы синең өстеңә акырып кына тора. Юк, бездә бер сүзгә килү юк. Югыйсә бит безнең як ул хәтле куркып эш итми торган иде итүен. «Падишага каршы сугышкан Мәң- гәр» дип даны чыккан як иде бит...
Вәли абзый үзенең фикерен очлап бетермәгән иде әле, күрәсең, ул:
— Сәгыйтьҗан ияре имеш! һы! Ие... ыммым...—дип куйды.
4
Аннан һәммәсе дә йортка чыгып, олаучыны озатып калдылар. Габдулла әнисенең итәгенә тотынган килеш кире өйгә кермәкче булган иде, Газизә апа аңа:
— Габдулла, уйна шунда бераз, — диде һәм йортның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына, сипкелле бер малайны чакырып алды:
— Әптелбәр, кил әле бире. Менә бу авылдан килгән бик әйбәт егет белән дус бул, яме? йорт-каралтыны күрсәт. Кара, малайлар кагылып елата күрмәсен үзен, яме?
— Я, — диде Әптелбәр.
Газизә апа кереп китте. Әптелбәр буе белән үзеннән аз гына кайтыш Габдулланы кулыннан тотып тартты:
—Әйдә!
Габдулла тартылып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады. Әптелбәр шунда ук кулын Габдулладан ычкындырып, күлгә чыга торган капка янындагы иптәшләре янына йөгереп китте. Газизә апаның йомышын ул шунда ук онытты, әлбәттә. Бераздан ул балалар белән урам капкасына йөгерен килде һәм әле басып калган урыныннан кузгалмаган Габдулланы яңа гына күргәндәй:
27
— Карагыз әле, карагыз, сала малае! — дип кычкырды.
Аннан соң ул ни өчендер, кулларыннан мөгезләр ясап, Габдуллага таба килә башлады:
.— Мә-ә-ә-ә!.. Сөзәм, мә-ә-ә-ә:..
Габдулла урыныннан кузгалмады.
— Нигә качмыйсың? — диде Әптелбәр гаҗәпләнебрәк.
— Сыер синнән көчлерәк, — диде Габдулла. — Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты...
— Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?
— Беләм, — диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты. Әптелбәр үз өстенә яны белән борылып тибенеп килүче кыю малайдан чигенеп куйды, ләкин бирешергә теләмичә:
— Ә синең тоякларың юк, — диде.
— Синең дә мөгезләрең юк,—диде Габдулла.
Балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте ахры, Габдулланың башыннан кәләпүшен йолкып алды да, аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып, болгый башлады.
— Син тимә, тимә минем кәләпүшкә! — дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.
Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына ошаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый» дип аңлата иде моны Саҗидә апасы. Аннан соң бу Саҗидә апасының төсе иде. Ничек ул аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!
— Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең? — дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды. Габдулла тавыш килгән якка карады... Өске катның ишек баскычыннан сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә, Әптелбәр кулындагы кәләпүшне тартып алды һәм китереп Габдуллага кигезде.
— Грубиян, — дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.
Бу — йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде.
Ул Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:
— Әйдә, минеке сиңа кечкенә тавыклар күрсәтә, — диде. Габдулла шунда ук бу кызның иптәшлегенә бәя бирде һәм берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да аларга кушылдылар.
Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.
Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән уңып утыра, алар арасында үзенең кызгылт чәчәкләре белән: «мин монда сезнең барыгыздан да матуррак» дигәндәй, кукраеп кырмавык басып тора иде...
Келәт белән арт койма почмагына барып җиткәнче балаларга кы-чытканлыкны шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «ай, кычыткан чакты» дип әрнеп алырга туры килде... Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып чебиләп беткән аяклары белән, юлны сайлап- нитеп тормый, алдан бара бирде... Габдулла аның бу батырлыгына күңеленнән бәя биреп куйды.
Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:
— Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә чуар тавык үз янына кеше килгәнне яратмый, — дип кисәтте дә, үзе алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер якка аерып куйды. «Кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде әрекмәнлек эченнән... Анда, «килегез әле, килегез, мин сезне!..» дигәнсыман сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп, зур чуар тавык >тыра иде. Аның янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби, калтыранып, басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып, үз-үзләрен чукып алалар, шул вакыт аларның шәрә муеннары бик мәзәк ачылып кала иде...
28
— Бу кыргый тавык, — диде Аннушка, — әни аны келәткә корзина эченә утыртырга тырыша, ә ул чыга да кача, чыга да кача. Бу урынны ул үзе табып утырган бит...
Кычытканлыктан чыккач, .йортның икенче почмагында Габдулла эт оясы күрде. Аның янында йонлач кара эт үзенең башын ал аяклары өстонә куйган да, йокымсыраган күзләре белән иренеп кенә балаларга карап ята... Габдулланың этне читләтеп баруын күреп, Әптел- бәр аны тынычландырды.
— Курыкма, аның тешләре юк, хәзер ул карт инде, аңа чылбыр да кигезмиләр. Күрәсеңме, аның муенын чылбыр ничек ашаган?
Чынлап та этнең муенында кыршылган тирән эз каешланып тора иде.
— Ә нигә ул качмый? — диде акрын гына Габдулла.
— Хәзер ул кусаң'да моннан китми. Куып җибәрәсең, ә ул тагын чылбыры янына килеп ята. Өйрәнгән.
Аннары һәммәсе күл буена йөгерделәр, анда каз йоннары очырып һәм суга таш ыргытып, «тәңкәләр» ясап уйнадылар. Әптелбәрнен «тәңкәләре» бөтенесенекеннән күбрәк чыкты. Габдулла аңа бу яктан да өстенлек бирде һәм аның баягы җәберләвен бөтенләй онытты. Ике арадагы ятсыну бик тиз бетте. Газизә апа Габдулланы өйгә чакыргач, Әптелбәр һәм Аннушка:
Абдул, тагын чык. — дип кычкырып калдылар...
5
Габдулла; әлбәттә, бу йортка тагын һәм тагын чыкты. Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа бик тиз ияләште.
Яна Бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре, кыяфәтләре һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде. Аларның һәркайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла, йорт хуҗасы Степан, билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган киң сакаллы, таза гына карт, һәр җомганы йорттагы малайларга унар тиенлек көмеш тәңкәләр өләшә. Ул тәңкәләрне кул артына, бармак төпләренә тезеп чыга да, балалар орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр. Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә нәкъ шулай каз бәпкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра...
— Дөньяда иң бай кеше шушыдыр инде, — дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү» дип атый һәм аны, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, оялтырга ярата. Бәлки шуның аркасындадыр Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда Әптелбәргә сыена төшә.
Кечкенә Фатиханың атасы Сәхибулла солдат үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:
— Әтдөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, — дип сөйләнергә ярата. Солдаттан русча укый-яза белеп кайтканга һәм кем булыптыр больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.
Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы какча, кызыл чырайлы пожарный яши, — аны «брахмистер Шиап» дип йөртәләр. Әмма ул үзенең самовар төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы МЬстафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмый.
Әмма Әптелбәр белән Габдулла чынлап дуслашып китә.
29
Әптелбәр, йор г-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яна Бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.
Бистә Габдулла күргән әлеге «кала»га бөтенләй ошамаган. Ул зур авыл шикелле. Беркатлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Әмма бу авыл да түгел. Аның өчен монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе, аның яшәртә торган һавасы юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар хөкем сөрә. Алар, Бистәдәге тире һәм сабын заводларының күңел болгаткыч авыр исләре белән кушылып, сулышны авырайталар. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра... Әмма кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дин кабул итәргә тәмам күнеккән, кешеләр мона әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.
Габдулла да бу һавага башта өйрәнә алмый, укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.
Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан урап зиратка бардылар.
Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, ськ рчык булып сайрап күрсәтте:
— Чкер. чиер. чиерчык.
Маигаснда җыерчык, —
дии үрти ул безнең кебек карт-корыны, — диде. Габдуллага бу бик ошады. Карт, гомумән сүз. арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкыл- датып менеп килүче малайларга карап:
— Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? — дип дәште. Балалар бабай янына җыелдылар. Ул аларга «бистә» дигән сүзнең каян килеп чыгуын сөйләде:
— Казанны Иван патша алгач, мөселманнар беравык Казаннан урманга качып торганнар, аннан сон кире кайтып, патшадан үзләренә урып сорагач, патша аларга:
Сезгә әнә шунда булыр мистә,—дип таягы белән шушы якка төртеп күрсәткән. «Бистә» әнә шул «мистә»дән .калган инде, беләсегез килсә...
— Бабакай, тагын берәр нәрсә сөйлә, — диделәр аңа. Ул Яна Бистәдәге тире һәм сабын заводларының кайчан салынганлыгын, алар- ның кемнән кемгә кала килгәнен сөйләп бирде.
— Тире белән сабын һөнәре татарлар арасына бик борыннан килеп кергән һөнәр ул, беләсегез килсә’. Элск-элек заманда халык меңәрләгән баш куй һәм елкы көтүләре әйдәп йөрткән. Үлән күп. мал симез булган. Халык иген чәчә белмәгән, ит ашаган да кымыз эчкән. Сугылган терлектән бик күп май, аннан да күп тире өелеп кала барган. Аны кая куясың? Шуннан сон Иделнең язгы ташкыннарында Казанга тире һәм май төягән каеклар килә башлаган. Иген Һәм сәүдә белән эш иткән Казан халкы аларны икмәккә, тимер-томырга алыштырган. Тирене күн итеп, майны сабын, шәм итеп эшкәртә башлаганнар... Башта өйдә, амбарда, тора-бара заводта... Менә шулай башланган эш...
6
Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли .торган җиргә алып китте.
Нигъмәтҗан абзый бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, көндезләрең ойдә булмаганга күрә. I абдулла аны һаман күргәне юк
30
иде әле. Шулай да Әптелбәрнең сөйләве буенча, Габдулла аның атасын шактый ачык күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле, куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә, мин сиңа әйтим, таш болытлар арасына кереп, югала... Менә нинди көчле Әптелбәрнең әтисе!
Алар Бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч, Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде... Лапас дисәң, тәрәзәле, өй дисәң, капкасыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына килеп, алар тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда тез тиңентен аяклары, терсәккә кадәр куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.
Әптелбәр үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып, тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән ул аннан тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән: тавыш бөтенләй аңа -төбәлмәгән, каяндыр килеп кергән кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшчеләргә кычкырган икән...
Эшчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк янына җыелышып, аны күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:
— Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, — диде. Кәрләгә бу фикер ошамады булса кирәк, ул кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы, ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламадылар. Аларның колагына алтын чылбырлы кәрләнең тамак төбе белән көчәнеп:
— Ә, ә, ә, ә! Мә, ә, ә, ә! Кә, ә, ә! — дигән аерым тавышлары гына ишетелде. Аннан соң кәрлә кисмәккә йөгереп килде дә, аны бер үзе күтәреп алып китәргә чамалаган кебек, тотып куйды һәм тирә-якка әй- ләнгәләп, кычкыра башлады:
— Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт!
Ян ишектән зур гәүдәле, бит-куллары һәм күн алъяпкычы кызыллы- сарылы буяуга каткан берәү килеп чыкты...
— Әнә, әнә минем әти! — дип, кычкырыр-кычкырмас, шатланып куйды Әптелбәр. Габдулла йотылып Әптелбәрнең әтисен күзәтте. Ул чынлап та киң җилкәле, озын һәм зур куллы, Габдулланың бервакыт авыл җыенында күргән көрәшчесе кебек таза гәүдәле кеше иде. Кәрлә аңа тагын «ә, ә, ә, ә!» дип нидер әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә, уч төбенә төкереп алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып тартты. Чуерны чуерга кыр- гансыман ниндидер тавыш чыгырдап китте. Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге кәрлә үзе дә: «— Күтәр-декме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!» — дип кычкыра-кычкыра кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер рәткә күчереп куйдылар.
Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде. Көчле булуы өстенә ул Әптелбәрнең үз әтисе бит... Бәхетле Әптелбәр!
7
Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла Әптелбәрнең беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез, аларга керде. Әтисе белән башкаларның да кызыксынуын сизеп горурланып алган Әптелбәр аның турындагы хикәясен дәвам иттерде:
31
— Әле ул гынамы? Минем әти сабан туенда һәммәсен егып салган. Шуннан соң аңа каршы чыгучы бәрәү дә булмагач, ачуы килгән дә, кыш көне бер үзе Кабан күле өстенә барган. Анда боз өстендә кара- каршы йөз кеше сугыша икән. Минем әти тоткан да боз өстеннән һәммәсен куып, пыран-заран китереп кайткан...
Габдулла аны исе китеп тыңлады. Тыңлаган саен шундый галәмәт көчле кешенең менә бу баз кебек караңгы, дымлы һәм тар өйдә яшәвен сәерсенеп, бүлмәне күзәтте.
Дөрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына кәгазьдәй киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самовар чистартылып куелган. Тәрәзә төбендә яфраксыз гына булса да, кечкенә яра гөле яшәреп утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең кыяфәтсезлеген җуя алмыйлар, киресенчә, алар стеналарның дымлы караңгылыгын, кечкенә тәрәзәләрнең кысылып кыйшаеп торуларын тагын да ныграк билгеләп, аларны моңсытып торалар.
Үз өендә тәрәзәдән кешеләрнең башларын гына күрергә өйрәнгән Габдулла өчен Әптелбәрләрнең тәрәзәсе чыннан да сәер иде. Аннан урамнан үтүчеләрнең аяк йөзләре генә күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр, чабаталар, ботинкалар гына узып тора.
— Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә...
Әптелбәр кычкырып көлде:
— Нигә кирәк миңа аларның башлары?.. Мин аларны аякларыннан да таныйм, — диде ул. — Ә син танымыйсың... Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте, кем ул, беләсеңме? һи, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр Шиап. Ә менә бу итек башы өстерәп кем китте? Теге калыплар буйый торган Ванька... Аның атасы эчеп Кабанга батып үлде... Ә минем әти эчми... Әни ана эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта... Әй тәмле!.. Ә безнең Нәсимә бер көн сөт өстенә бармагын тыккан... шуннан әни әй төшерде үзенә...
Әптелбәр сәке ягына карап кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла сәке өстендә, бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән, тезләре өстенә ияге белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына кызны күреп алды.
— Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен урлап ашадың, — дип карулашты кечкенә Нәсимә, абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм, күрше малае алдында гарьсенеп, еларга тотынды. Әптелбәр аны үртәп алып китте:
— Елак, елкы колак! Елак, елкы колак!
Шул вакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде.
Ул кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык кына хатын иде. Йорттагы кайберәүләр аны «теге чирләшкә хатын» дип кенә телгә алалар иде.
— Тагын чыр-чу килеп беттегезме, җан көекләре! Чыгып китәр хәл юк инде миңа, үзәгемә үттегез инде сез минем, кадалып та бетмисез шунда,— диде Әсма җиңги, йодрыгы белән балаларын бер-ике тапкыр дөмбәсләп алды. Аннан сәкегә утырды һәм ике кулы белән башын тотып йөткерергә тотынды... йөткереп туктагач, кулына таянган килеш, хәл алыпмы, уйланыпмы утырды. Аннан балаларына борылып карады. Тегеләр икесе ике почмакта лышык! лышык! елап торалар, шулай да бу аларга ара-тирә бер-берсен, тел чыгарып, үчекләшеп алырга комачауламый иде. Әсма җиңги аларның икесен дә үз янына тартып китерде һәм икесен ике кулы белән кочаклап, елый-елый, сөяргә тотынды:
— Бигрәк бәхетсез булдыгыз шул, балаларым, бигрәк бәхетсез булдыгыз... Элекке сәламәтлегем булса, мин сезне ал да-гөл итеп кенә тотар ием дә бит. Нишләтәсең аны... дөньясы, каһәремә юлыккыры, дөньясы әшәке... Я> сөртегез күзләрегезне, җитте, менә хәзер самавыр

куеп җибәрербез, бай бикә дүрт шакмак шикәр биреп җибәрде, алла ның рәхмәте төшсен...
Бу семья идиллиясе янында Габдулла үзен артык хис итте һә; ишеккә юнәлде. Шунда гына Әсма җиңги Габдулланы күреп:
—• Кунак та бар икән, күрми торам, кая чыгып барасың, кунак егет угыр әле, — дип урыныннан торды. Әмма Габдулла, чыгып, пшекн ябып өлгергән иде инде...
Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын» — берсе Д 1 абдулланың Нигъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган сок .тану һәм хөрмәткә кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне Әптелбәрне күрү белән үзе үк:
— Әйдә, синең әтиеңне карарга барабыз, — дигән тәкъдим ясадь- \лар тагын заводка киттеләр.
8
Бу юлы аларны завод йортына кертмәделәр. Бөтен өй алды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезлә: йөриләр, берничәсе бер читтә йонны, сорты-сорты белән булыргг кирәк, аерып утыралар иде. Шуңа күрә балаларга бүген койма ярыгь белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Габдулла, бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә. күрә алмады. Җебегән тиреләрне озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырган чиләкләр күтәреп алып китәләр, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк...
Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты, нәрсәдер бик нык чыжж! итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар... Габдулла яңадан ярыкка ябырылды, Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте. Ул ара булмады, ишектән, ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый йөгереп чыкты. Ул пиджакны тиз генә салып ыргытты да, сугышырга хәзерләнгән кебек кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп керде.
Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды... Зур бер аждаһань үтереп тынычланган кыяфәт' белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп чыктылар.
Шул вакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан кәрлә йөгереп төште дә, кабаланып әлеге ишеккә кереп китте... Әүвәл аның «Мә, ә, ә. ә!» дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:
— Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт?— дип кычкырды. Бик нык ачуланган ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.
Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйлң- бәйли, аның алдына килеп басты, гаепле генә маңгаен уып аңлатты:
— Әз генә өлгермәдем. Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-кү4 чы- гасы юк иде...
Эшчеләр куәтләделәр:
— Әйе, әйе, маладис. Нигъмәтҗан... Ул керен утның өстеиә кап- лаимаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде...
Кәрлә кулларын бутап нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәп очынып китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына сукты. Буе җитмәү аркасында, аңа, суккан чакта, үкчә, сендә бик нык күтәрелеп куярга туры килде.
Габдулланың тыны кысылды.
— Менә, менә хәзер нәрсәдер булыр: Нигъмәт абзыйның ачуы килер дә, ул бу кәрләне күтәреп һавага чөеп җибәрер, кәрлә болытлар эченә кереп күздән югалыр... Я ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп алыр да, эчендәге акбур иземтәсе-ние белән кәрләнең башына каплар, давыл кубар, җир тетрәп китәр, кешеләр аякларыннан егылырлар...
Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый, гаепле генә башын иеп, кәрлә алдында басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын кычкырынды-кычкырынды да, куллары белән янап:
— Матри син! - диде һәм кире өенә кереп китте.
Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та ул:
— Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар, — дип уйлады һәм, әгәр дә бүген төнлә җир селкенүдән уянып китсә, гаҗәпләнмәскә булды.
Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир селкенү булмады һәм кәрләнең болытлар эчендә очып йөрүе .күренмәде.
Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрле әйләнеп киттеләр.
9
1891 нче елның 13 августында Казан суд палатасы отставной рядовой Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш суд палатасы өчен артык дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат арасында шундый сөйләшү булып алды:
— Хезмәттән кайчан кайттыгыз?
— Былтыр, ноябрьда...
— Кая кайттыгыз?
— Өемә... Югары Ашытка... Мәңгәр волысы...
— Шәһәргә ни өчен килдегез?
— Торырга рәт бетте... Шәһәргә килүчеләр бер мин генә түгел... Безнең якта ачлык халыкны, волосы-волосы белән кузгатты... Сатарлык әйбере булганнар, бераз акча ясап, ераграк та киттеләр... Кавказга... Донбасска..: ә безнең пашпорт алырлык та акчабыз булмады шул... Кая барасың?
— Шәһәрдә нишләп йөрдегез?
— Эш эзләп... Монда миңа кадәр килеп өлгергән агай-эне күп икән. Табып булмады.
— Шуннан урларга карар иттегез?
— Нишлисең? Ачтан үлеп булмый бит...
— Соң ул баудан алып киткән сәләмә кофтага егерме тиен дә бирмәсләр иде бит.
— Мин аны сатарга дип урламадым...
— Алайса нигә урладыгыз?
— Төрмәгә утыртмаслармы, дип...
— Нигә алай сезнең төрмәдә утырасыгыз килде?
— Ачтан үлеп булмый бит.
Суд Батыршинны акларга мәҗбүр булды. Батыршин СУДНЫҢ карары белән риза булмады. i ‘ *
; Мондый хәлләр тора-бара күмәк төс ала башладылар. Шәһәр ач , һәм ярым ялангач суык аяклар, ятимнәр, саилчеләр, караклар белән тулды. Урамнарда полиция ташландык балалар тапты. Ачларның берсе ечән базарында тукларга протест йөзеннән Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы, бик күп капчыкны кискәләп, урамны он белән
з- .СЛӘ.“ 9.

34
тутырды. Аннан юлчыларны талаулар, кибет һәм складларга төшүләр күбәйде.
Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр белән тулды. Шәһәр идарәсе җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп агылган крестьян- нарга сылтап, җинаятьләр белән көрәшү йөзеннән су юлы пристаньнарында каты карантин оештырды. Пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр...
Тирече Садыйкның складын августның утызына каршы төнлә беләк бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны склаД янында һушсыз хәлендә иртә белән таптылар һәм арбага салып шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул аны арбага урнаштырганда һаман сөйләнде:
— Әйттем мин, ябышып ятма шул хәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың... Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар... циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газим теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит... Юк... Әтдөнья күләсә шул...
Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган. Кайберәүләр бу санны, хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде.* һәрхәлдә Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа каршы бергә-бер чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәгән булыр иде, әлбәттә... Ләкин эшнең кызыгы шунда ки, Нигъмәт егылуын егылган, ә складны талатмаган, кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган...
Габдуллага бу хәбәрнең ничек тәэсир итүен әйтеп торасы да юк инде. Шуның өстенә Габдулла әлеге кәрләнең Нигъмәт абзыйны кешелексез рәвештә рәнҗетүенең шаһиты бит... Ничек итеп шул кеше өчен үләргә риза булган соң ул?..
Алтынчы бүлек
1
Дүртенче сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар... Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы, ике бистә арасындагы сазлыкның томаны аша чайкалып, дулкын-дул- кын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа Бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады.
— Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?..
— Әллә тагын төрек белән сугыш башландымы, ходаем?
— Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, алла сакласын!..
— Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк... Шул каһәр суккан сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм... Юк, болай булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса...
— Ул кемнең исендә юк?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык... Сугыш хаҗәтләренә дип күпме акча җыеп бирдек. Бәхетле кешеләр-

ней якыннары кайтып килде, безгә аларның бары кара хәсрәтләре генә кайтты...
— Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта, ичмасам, әз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар...
Бистәнең, шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер катлы агач өйләр, чаң тавышына колак салган кебек, оеп утыралар... Алар ниндидер тирән серле әкият тыңлаган төсле, кайбере кыйшая биреп, кайбере алгарак авышып, кайбере артка ташланып утыра... Аларның эчләрендә көндәлек тормыш сорауларыннан туган сагыш сөреме, көн саен бертөсле булып тапкырлана торган зарыктыргыч тормыш, һаман бертөрле чүңкәеп утырган комган, әле чыгарып ташланмаган бәрәңге һәм суган кабыклары, чебен, таракан... Менә шунда ят та тор, ят та тор, нужа чик, башыңа ниндидер бер бәла килеп төшәр төсле каранып, сагалап, хафаланып йөр, шулай итеп картай, томса гына үткән яшьлегеңне сагын һәм илле-илле биштән дә артык яши алмый, үлеп кит...
— Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны тапкан елым иде... Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула. Эләксәндер патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты... Көн-төн чиркәү суктылар...
Кинәт күңелләрдә ниндидер бер билгесез өмет кабынып куя. Па- дишага үчлектән түгел, бәлки ул үлсә, дөньялар алышынмас микән, яхшыга таба бер-бер үзгәреш булмас микән? — дип өметләнә халык.
Ләкин бу өмет, тиз генә кабынган кебек, шунда ук сүнеп тә куя. Моңа кемнеңдер икеләнеп әйткән сүзе җитә кала:
— Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы качан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.
Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, котылганда да чаң суктылар... Әмма тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җилекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде....
Габдулла аларны тыңлый, ул күп нәрсәне төшенми, әмма серле сүзләр аның кечкенә күңеленә нигәдер эрегән кургаш булып тамалар... Чиркәү чаңы аның колагында зур бер труба улавы шикелле тоташ яңгырый, бер шомландыра, бер үзенең дулкыннарына күтәреп әллә кая алып китә, моңландыра, куркыта...
Бу, мөгаен, каяндыр Нигъмәтҗан абзыйның моңарчы килеп җитмәгән ачулары кузгалып килә башлагандыр, — шуның дулкыннарыдыр бу, — кебек тоела аңа... Нигъмәт абзыйның килмәгән ачуын ул хәзер каядыр еракта тугайда утлап йөри торган зур мөгезле, кан баскан кызыл күзле куркыныч үгез итеп күз алдына китерә.
Шәһәргә иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, агач аяк Хәйри кай тып керде.
— Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?
— Әй лә, бер бай үлгән шунда... Щитинкинмы, Ушаковмы?..
— Нәрсәдән үлгән?
— Ачлыктан түгел, канпшно...-
Халык көлешеп куйды һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алды.
Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.
Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елантау монастыренда шуны күмү булган. Кызыгы шунда ки, заводчының әле тәне суынып җитмәгән, инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бертөрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариальный контора васыятьнең асыл нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгәннәр. Ала-

36
фузовнын. әллә никадәр кардәш-ыруы килен чыккан, эш судка җиткән, кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар — кырылыш бара
Ләкин эш анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзен нән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Кари мастеровойлар «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк» дип, тавын* күтәргәннәр... Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп будошникны кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган.. Берничә кеше качып котылган... Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара...
Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды... Кечкенә гәүдәле, кара күзлекле, башына керләнеп өлгергән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә, әйтерсең, шунда сеңеп калды...
2
Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шул кадәр тыныч, бут һәм күңелсез узды... Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды. Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа Бистәне албасты кебек караңгылык басты. Урамнары түшәлмәгән Яңа Бистә көзнең зарыктыргыч яңгырлары астында әкрен генә изерәде һәм таркалды. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Бистәгә алып керә торган Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны, арбасыннан туармый торып, алып чыгып булмый, шуңа күрә извоз- чиклар һәм ломовойлар, бу урамга кермиләр, Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде... Бер үк инде менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән< Яңа Бистә эченә керә алмый, карап калырсың!
Сәхип солдат йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр думасына ике тапкыр прошение язды һәм Яңа Бистәнең ич югы Кече Сембер урамын булса да таш белән түшәтүне һәм ике фонарь куйдыруны сорады. Нәтиҗәсе булмады. Сәхип солдат үзе моны болай аңлатты шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан Муллин (балыкбазарында, чәй кибете тотучы) моңа каршы килгән. Берәүләр моны «Муллин управа алдында яхшы күренергә тырышып, шулай эшләгән» дип, икенчеләре, «Аның Яңа Бистә кешеләреннән кайберләре белән исәп-хисабь" булган» дип сөйләделәр.
Ничек кенә булмасын, Яңа Бистәдә һәр елгыдай пычрак һәм караңгы иде. Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Баскычтан төшүгә үк башлана торган куе баткакны Габ дулла түгел, олылар көч-хәл белән генә ерып йөриләр. Беррәт кеда анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән уйнап, сөйләшес алырга өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте, яңакларын тыны белә? кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга то- тынды.
— Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр, — дип кисәтте аны әнисе.
Икенче көнне Вәли абзый базардан авырып кайтты. Газизә апа, җитез-җитез генә су кайнатып, өйгә камфара, скипидар исләре чыга рып, Вәли абзыйны дәвалап йөрде. Аның эчен, аркасын сылады Мәгърүфә әбине чакырып, сөлек салдырып алды, «башы дүнгән» днг башны җеп белән үлчәделәр һәм аны урынына утыртыр өчен дөңгеч ләп карадылар. Аннан Мөхетдин суфыйдаи өшкертеп зәгъфран суь
37
белән тәлинкә яздырып алып кайттылар һәм аны чайкап эчерделәр. Берсенең дә файдасы булмады.
— Менә мин иягемә таянып утырган идем бит, мөгаен үлә инде, — дип уйлады Габдулла. Әнисе:
— Габдулла улым, аллаһе тәгалә сабыйларның теләген тизрәк ишетермен дигән, кич урыныңа яткач, «терелсен иде әтием» дип теләк телә, — диде*.
Алланың «сабыйлар теләген тизрәк ишетермен» дигән сүзен Габдулла уры-н өстендә бик озак аңлый алмый ятты һәм шундый карарга килде:
— Алла карсак буйлы, күрәсең, шуңа күрә аның олыларны ишетергә буе җитми...
Ул теләк теләргә өлгермәде, йоклап китте һәм төшендә алланы күрде: ямь-яшел чапан, ап-ак чалма кигән, үзе Габдулла буйлыгы, ләкин юантык гәүдәле, зур башлы, кыска аяклы, кыска куллы, нәкъ теге мәчет алдында утыра торган Сәхәви суфый!
Иртән йокыдан уянганда Газизә апа каядыр чыгып киткән, сәкенең • икенче ягында Вәли абзый ыңгырашып, «ах-ух!» килеп ята иде. Габдулланың теләмәгән теләге исенә килеп төште:
— Әни кайтып, «теләдеңме?» дип сораса, нәрсә әйтермен? — дип уйлап алды Габдулла һәм, урыныннан торганчы, теләкне теләп өлгерергә ашыкты:
— Ничек әле?
Габдулла оныткан... Ул хәтерләргә тырышты, азапланды һәм ни өчендер Әптелбәр исенә төште.
— Менә аны теләк теләтеп азапламыйлардыр әле...
Ирексездән аның күз алдына Нигъмәт абзый килеп басты: ул авырып ята, менә ул, һичшиксез, терелергә тиеш, нигә дисәң, ул терелсә, кайтып Әптелбәргә итек алып бирә, Әптелбәр шулай, ди. Аннан соң алар икәүләп Кабан күле тирәсенә «бәхет» эзләп китәләр. Бәхет, төшеп калган «бер янчык акча» рәвешендә табыла. Тапкач, уланы Әптелбәргә бирә дә, Әптелбәр теге Сафушныкы төсле сәдәп саплы пәке сатып ала. Аннан ул аны Габдуллага тегермән канаты юнырга биреп тора...
Теләк Габдулланың исенә төште. Ул, әтисен бөтенләй онытып, Нигъмәт абзыйның терелүен теләп а'лып китте...
3
Вәли абзый Габдулланың теләгеннән башка да терелде һәм эшкә утырды.
— Син, карале, — диде ул Газизә апага, — Әсмабикә авырып тора дидеңме әле син?.. Булмаса, алып чык читекләрне, үзебез генә каербыз...
Газизә апа Габдулла белән килеп кергәндә Нигъмәтҗан абзый өйдә юк, Әсма җиңги сәкедә авырып ята, Әптелбәр белән Нәсимә идәндә таракан чабыштырып уйнап утыралар иде.
Габдулла керү беләң үк иптәшләре янына барып утырды һәм таракан чабыштыруга катнашты.
— Әйдә, Бибигазизә җаным, утыр, бер үзем бик ямансулап ята идем әле, керүегезгә рәхмәт, — диде Әсма, кунакларына бик сөенеп.
Болай, рәхмәтләп каршы алгач, Газизә апа да йомышын үтәргә ашыкмады, Әсма янына утырып, хәлен сорашты. Әсма хәлен аңлатты, сәламәтлеген сагынды, авыруның ни икәнен дә белмәгән яшьлеге турында сөйләп алып китте.
Газизә апа күршесенең яшьлеге турындагы хикәясен ишеткәне юк иде әле. Аның үзенең дә яшьлеге исенә төшеп китте бугай, ул Әсманы кызыксынып тыңларга тотынды.
38
... Яшьрәк чакта Әсма җиңги бер көндә бер полузор, я ике минзәләвәй читек каеп бирә ала иде. Ике колаклы читекне ул көненә биш-алты пар эшләп өлгертте. Көненә алтмыш-җитмеш тиен шалтырап торган акча эшләп ала иде Әсма ул елларны. Кыз чагында һәм Нигъмәткә кияүгә чыгуның беренче чорында бу аз акча түгел, ягъни бу акчаны уңган, һөнәрле куллар гына эшләп тапса таба иде.
Нигъмәт ул елларны Мещанский урамда Мәтебн дигән бер шорникта эшләде. Камыт һәм иярнең остасы саналадыр иде Нигъмәт ул чакта. Хуҗасы аны бик мактый, бик үз итә иде. Әллә нәрсә булды. Хуҗа Сары Тауга барып авырып кайтты һәм үлеп китте. Бик әйбәт кеше иде, югыйсә. Наследник булып калган улы Трофим, киресенчә, эчкече, хуҗалыксыз кеше булып чыкты. Ул ахырда мастерскойны юк кына бәягә Чебоксардан килгән бер чуаш сәүдәгәренә сатты. Нигъмәт шуннан соң Мөхәммәтҗан Галиевларга эшли торган каешчы Закирга ялланды. Кәҗә Бистәсендә булды бу. Әсма нәкъ шул вакыт'Закирларга каршы йортта яшьләй тол калган туган апасында тора һәм алар апалы- сеңелле икәүләп Сабитовларга кәләпүш чигәләр иде.
Икесенең дә ул вакыт яраткан гадәтләре тирә-яктагы егетләрдән көлү иде. Берәр егетнең берәр кимчелеген эзләп табу һәм аны тапкыр итеп әйтеп бирә белү дигәндә, Кәҗә Бистәсендә болардан да үткер һәм әче телле кызлар бар идеме икән? Шуңа карамастан, аларның тамчылы гөлләр белән капланган күк тәрәзәле өе, бистә егетләренең һәрвакыт күз уңында булды.
Бу өйнең тыкрыгы юл уңае түгел, әмма егетләр аны юл уңае итүнен сылтавын табалар һәм еш кына шуннан гармонь тартып узалар иде. Иртәләрен торып йортка чыккан саен диярлек, кызлар урамнан өй алдына ыргытылган, өчпочмаклап төрелгән гыйшык һәм сәлам хатлары табып алалар да, аларны укып, көлә-көлә эчләре катып бетә торган иде.
Әй, ул чаклар!..
Менә хәзер Сабитовлар кибетендә приказчик булып чем-кара калын мыеклы берәү хезмәт итәме?.. Соң әнә шул инде, һәрвакыт кибет алдында алтын чылбырлы сәгатен алып борып торырга ярата... Теге вакытны Кәҗә Бистәсенең кәттә егетләреннән берсе иде ул. Шул бер заман эңгер-меңгер вакытында арткы тыкрыктагы койма ярыгыннан Бибиәсма торган йортның эчен күзәтеп тора икән. Кеше-кара күрмәгән арада карап өлгерим дигәндер инде, бөкрәя төшеп, бик уңайсыз кыяфәттә койманы сөзеп тора икән бу. Гөнаһ шомлыгына каршы нәкъ шул тыкрыктан Бибиәсманың апасы Бибизәйнәп кер чайкап менеп килә икән. Ул егетне күреп алып:
— Әйтәм тегендә бер хатын «көтү кайтты, минем тана бозавым кайтмады» дип эзләп йөри, ул монда койманы сөзеп тора икән, түгәнәй! — димәсенме!
Шуннан соң теге егетне бөтенләй Бистәдән күчеп киткән дип сөйләделәр.
Икенче бер камыт аяклы егетне шул кыяфәттә күреп, Бибизәйнәп:
— Бибиәсма, чык әле, кемдер безнең коймага көянтәсен сөяп киткән, дип кычкыра. Шуннан соң бөтен Бистә ул егетне «көянтә» дип йөртә башлый.
Биек һәм зур гәүдәле Нигъмәтҗанның каршы йорттан урамдагы бүрәнәгә тәмәке тартырга чыгып утырганын беренче тапкыр күргән Бибизәйнәп:
— Әсма, Әсма, карале, бу нинди кыяфәтсез килгән безнең Бистә, гә? — диде.
Бибиәсма карап көлде дә:
— Илаһи киявең шундый була күрмәсен,—дип тәрәзәнең пәрдә, сен тартып куйды.
39
Чынлап караганда егет бер дә кыяфәтсез түгел, тик башкалар белән чагыштырганда ул артык таза һәм гаять киң җилкәле иде. Аның шун- .дый зур гәүдәсе белән йөзеп йөргән шикелле йомшак кына басып йөрүен күргәч, Бибиәсма:
— Апакаем, күрсәнә бер, басып йөрүләрен генә карасана бер. Гәүдәсе дөньяга сыймый, ә йөреше шундый мыштым... төтен шикелле, — дип куйды.
Шуннан соң һәрвакыт аның Закир абзый капкасыннан чыгып килгәнен күргән саен кызлар:
— Закир абзыйның морҗасы кайтара ахры, төтене капкасыннан чыга, — дип көлешә торган булдылар.
Беркөнне Бибизәйнәпләр йортының сараена ут кабынып яна башлады. Күршеләренең мичкәле арбасын җигәргә ат юк, күрше каядыр олауга киткән. Кешеләр аптырашып торганда, каяндыр, төтен шикелле мыштым гына, Нигъмәтҗан килеп чыкты да, сарайның түбәсенә менеп китте һәм, — каян килгәндер аңа шундый көч, — әрле-бирле ике якка •селтәнеп, сарайның түбәсен ике якка аерып ташлады. Кешеләрнең исләре китте.
Шуннан соң Зәйнәп тә, Әсма да аңардан «төтен» дип көлмәс булдылар... Хәтта Әсма аңардан курка башлады, каршы килгәнен күрсә, сиздерми генә урамның икенче ягына чыга торган булды.,.
Әмма бер көн икесе ике чаттан килеп чыктылар да, күзгә-күз очраштылар болар. Әсма кинәт каушап китте һәм тилгән алдында калган чебеш кебек: «мә, йот мине чиләкләрехМ, көянтәләрем белән!» дигән төсле, тынып калды. Ләкин ни күзе белән күрсен, Нигъмәт кечкенә гәүдәле Әсма алдында курыккан кыяфәт белән үзе чигенеп куйды һәм, шунда ук исенә килең, бурлаттай кып-кызыл булды. Шундый гөнаһсыз елмаю белән елмайды ул шунда, яна көлә башлаган бала гына шулай елмая ала!.. Әсманың тез буыннары йомшап китте, аның суы чәпчелеп куйды... Нигъмәт аңа чиләген рәтләп эләргә булышмакчы булып кына кулын сузган иде, Әсма ни өчендер:
— Килмә, — дип куркып кычкырды да, суларын түгә-түгә ашыгып китеп барды...
Шуннан соң ул ике атна буе, бизгәк тоткан кешесыман, үзен-үзе кая куярга белми йөрде... Эшкә тотынса, җен шикелле, ут өертеп ташлый, тотынмаса, көннәр буе берни эшләми, алдына карап утыра бирде.
Беркөн Закир абзыйның хатыны кереп, уратып-нитеп тормый, туп- туры гына Нигъмәтнең Бибиәсмага күңеле булганын әйтеп бирде... Шуннан соң... менә шул... ундүрт ел мәхәббәт белән гомер... Беренче һәм өченче балалары гомерсез булды... Әптелбәргә хәзер унике яшь, Нәсимәгә алты...
Әйтергә онытылган икән... Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын* ташлады һәм шуңа өстәп:
— Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине черетә, — диде, ләкин, асылда, Бибиәсманың күңелен табар өчен, эчүне дә ташлады...
Батырлыгы өчен түгел, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма...
«Торып китәргә ярар» дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр... Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа Бистәдән табып бирде. Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар... Яхшырак өйгә күчәр өчен һаман җиткереп булмады... Балалар булды... Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән... Тезне тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле иде ул чакны.
Берсе каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан ■байның заказы буенча ияр эшләделәр.
40
Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер! — дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан. Бу ияр өстендә алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар: — «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! * 1әкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шул кадәр тирән кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште,, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр... Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар.
— Бу. каюны менә болай кыйгачлап китерсәк, нишләр, Бибиәсма?
— Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?
— Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде...
— Утыручыга уңай булса, ул да ярый... Тик утыручысын да онытмыйк әле без...
Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләделәр алар бу иярне.
Тәмам ‘итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «ах!» дип куйдылар...
Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен «берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның: «ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый... Акча дип түгел, эш булсын дип эшләдек инде!» дигәнне ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады, базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде...
Аннан соң ул иярне Черек күл ярминкәсенә куйганнармы,, әллә кая Питербургка җибәргәннәрме дип сөйләделәр. Аны кем тикшергән?
Юк, начар түгел иде, әйбәт кенә гомер итте Бибиәсма үзенең Нигъмәтҗаны белән! Тик менә Нигъмәтнең көченә һәм холкына кызыгып, Садыйк бай аны үзенә мастер, йөк ташучы, каравылчы итеп алганнан бирле тормышның кызыгы җитеп барды. Акчага кызыгып башлаган эшнең юне буламыни аның!.. Моныңча ичмасам табышы аз булса да җан тыныч, үз куышыңда, һәрвакыт бала-чагаң белән чөкердәшеп, бергә-бергә иде...
Менә бит нәрсә килеп чыкты...
Бик рәнҗи хәзер Бибиәсма Садыйк байга, бик рәнҗи... ул гына харап итте аның Нигъмәтҗанын... Ул гына ашады аның башын... Менә хәзер ул анда авырып ята, бу монда... Үлеп китсәләр, бу балалар кем кулына калыр...
Габдулла идәндә уйнап утырган җиреннән әледән-әле Әсма апаеның бу хикәясенә колак сала торды. Чөнки хикәя Нигъмәт абзый турында иде. Башта яз һәм җәй көннәренең кояш шәүләләрен хәтерләтә торган бу хикәя соңга таба караңгылана барды һәм Әсма апаның күз яше белән бетте.
Бу хикәядән Габдулланың башында бернәрсә калды:
— Нигъмәтҗан абзый бер үзе өй башына менеп, янып торган түбәне икегә аерып ташлаган... Ачуы килгән чак булган күрәсең... Вәт Нигъмәтҗан абзый-й-й!
4
Кунычларны Әсмадан ярым-йорты эшләнгән көе алып чыгарга туры килде, һәм Газизә апа аларны, кешегә биреп-нитеп тормый, үзе эшләд бетерергә булды. Ул бу арада кәләпүш эшеннән дә бушап тора, аннан соң кешегә түләргә тиеш акча, ни дисәң дә, кесәдә кала бит..*
41
Кич утыру шактый озакка сузылды. Бүгси эш өстәле савыт-сабадан бушатылган, өстенә күн кисә торган калын такта куелган, такта өстендә төрле төстә сәхтиян өелеп тора иде. Менә Вәли абзый «күн төргәген алып өстәлгә актарып җибәрде. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән җемелдәп китте. Вәли абзый, сортларынамы, күләмнәренәме карап, аларны өем-өем итеп аера, аерганын берсен бармаклары белән аркылыга-буйга үлчәп ала, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли иде:
Күк күгәрчен ояда шул, дөньяда-а-а...
Оялары пыяла шул, вай дөнья-а-а...
Аннан соң ул әзер кәгазь өлгеләрне ак күн өстенә мөмкин кадәр тыгызрак урнаштырырга тырышып тезеп чыкты да, кайрый-кайрый очлаеп калган коточкыч үткен пычагының йөзен өлгеләр итеннән күнгә батырып, кисеп алып китте һәм көч бирер өчен кулы өстенә ияге белән ятты.
Пычак яфраклы һәм чәчәкле бизәкләр өлгесе буйлап төрле борылышлар ясый, бер урында, уңга һәм сулга борылгалац, телләр ясап китә, аннан кыйгачлап, кире әйләнә, Вәли абзыйның ияге дә нәкъ шул ук хәрәкәтләрне кабатлый иде... Бу вакыт аның йөзе намаз укыган чагындагысыман җитдиләнә, ияге үзенең борылышлары белән,, әйтерсең, дөньяны әйләндерә һәм андагьц эшләргә үзенчә, үзе теләгән юнәлешне бирә иде.
Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен шул кадәр бирелеп күзәтә, хәтта аңа өй үзе шул уңайга кузгалып йөри кебек, һәм, әгәр дә иртән торуына аларның ишеге әйләнеп, күл ягына карап торса, бу бер дә гаҗәп булмас кебек тоела... Аннан соң әтисенең ияге ярдәме белән теге алтын чылбырлы кәрләнең өен Олы Сембер урамыннан бухта ягына, әлеге сазлы чокырга, төшереп утыртасы килә... Ул аны утырта... Аннан соң кәрлә ишеген ачып чыгарга тели, ләкин урам юк... Тирә-як сазлык... Менә бервакыт кәрлә әлегечә тамак төбе белән кычкырырга тотына:
— Нимәт, Нимәт кая?
Әллә каян көймә белән Нигъмәт абзый килеп чыга. Ул кәрлә янына килергә тели, сазлык җибәрми. Ул төшеп штан балакларын сызгана даг саз ерып кәрлә янына бара. Килеп җитеп тә өлгерми, кәрлә бер генә сикерә дә Нигъмәт абзыйның муенына менеп атлана... Җил, давыл чыга. Нигъмәт абзый җилкәсендәге кәрлә белән һавага очып китә дә, болытлар арасына кереп югала... Кинәт бик яман чиркәү суга һәм, азан әйтә башлыйлар... Бик күп кешеләр урамнан кәрләнең җиназасын зиратка алып баралар... Әллә каян көрәк тоткан зиратчы карт килеп чыга да бии башлый:
— Ә балык бистәсе, ун тиен дистәсе, үлдеңме, бирән. Яңа Бистә, менә сиңа мистә алай булса, — ди... Ул арада булмый, елап, чәчләрен туздырып кәрләнең карчыгы килеп чыга... Юң, бу аның карчыгы түгел... бу Мәһдия әби: «харап итте, ул гына харап итте», — дип-кычкыра үзе... Габдулла кем, нәрсәне харап итте икән? — дип уйлап өлгерми, карчык аны күреп ала да күзләрен акайтып: «тотыгыз, әнә ул үзе» дип Габдуллага күрсәтеп акыра башлый... Үзе сазлык өстеннән бака шикелле Габдуллага таба үрмәли...
Габдулла кычкырып уянып китте...
Чү, ЧҮ улым, бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер, — дип Газизә апа килеп җитте. Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды...
Әллә авырый башладымы, бала? — дип ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады*.
Газизә апа ирен битәрләп алды:
42
— Үзен, үзен!.. Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән, борчыла белергә кирәк... Синең көн-төн базар, көн-төн толчок... Бала белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк... Кайчаннан бирле читек тегеп бирәм, дип вәгъдәлисең... Ятимнең күңеле сынык... Без тапмый аның күңелен. Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..
— Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең, — диде Вәли абзый, гаепле генә чигәсен кашып... — Әйбер дә бар... тегеп бирим әле, алла боерса! Яшел савырлы итеп... Кунычына менә шундый колаклар каеп... табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып... биек үкчә куеп, мин сиңайтим... әфисәрләр итеге шикелле гөрс! гөрс! итеп торсын... Әйе... ыммымммм...
Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул Вәли абзыйдан аның Нигъмәт абзыйныкы кебек ачуы бармы, ул кайда йөри, нигә ул кирәк вакытта килми?—дип сорашасы килде. Ул инде, сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шул вакыт ишек шакыдылар...
5
— Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез...— диде, ишектән керә-керә, Сәхип солдат. — Мин үзем генә түгел, кунагым белән, әйдә, Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачных дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде...
Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады... Шул үзе... теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара күзлекле, ак картузлы... Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк... Итегенең артын тегеп аласы... Көз кереп килә... Көзен бу тирә баткакка әйләнә бит... кирәк... Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә булдыра... тик аның коралы-мазары юк... Мөселманча бик оста сөйләшәме? Керәшен... әйе... Спас керәшене... Бизнә тирәсеннән...
Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.
Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде. Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иваныч байларны мактарга тотынды:
— Сабитовларга тегәсез икән... бик шәп кеше... әйләндерә белә эшне.'.. Иске фирма, солидный фирма... Лондонда, Парижда выставка- ларда катнашкан... Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле... Татар сәүдәсе заграницага чыга башлады бит хәзер. Орынбурның Хөсәен бай Истамбулга гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел... Быел Германия белән Франциягә үзе чыгып киткән дип сөйлиләр...
— Куй мае урынынамы? — диде Сәхип 'солдат, һәм көлеп җибәрде.— Шутник син, Григорий Иваныч! I
— Юк, юк, чынлап әйтәм, — диде Григорий Иваныч, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып, — балаларын, махсус укытучылар чакыртып, коммерция һәм Европа телләре укыта иМсш, дип ишетәбез...
Вәли абзый Григорий Иванычның мөселманнарны мактавын кинәнеп тыңлый.
— Әлхәмдслилла, бик һиммәтле байларыбыз бар...
Григорий дәвам итте.-
— Ә Мөхәммәтҗан Галиев?.. Чикаго выставкасына бара бит... Чикаго бит ул!., уен эшмени? Ә сез ишеттегезме, Сәгыйтьҗан Сәгый- тов узган атнаны думада ниндирәк речь тотып чыккан? Столичный газеталарда яздылар үзен... Имеш, довольно, закон чыкканын көтәсе юк, ачтан үлә торган кеше законны көтми, аңа законга хилафлык күрсәтеп булса да, ярдәм итәргә кирәк... Оһо? Шулай әйтеп щарале •син...
43
— Дипломат! Зур дипломат! Баш бар, — диде Сәхип, мыегын бө- тергәләп...
•— Шуннан соц үзенә икенче көнне суд була... Сәгыйтовка... Күптән үзенең пыяла заводында эшләүче эшчеләр биргән була моны судка...
— Я, я, — дип кызыксынды Сәхип...
— Ягъни безнең һиммәтле баебыз эшчеләргә акча урынына складында күгәреп яткан чәй белән бозылган он бирә... Үтми торган товар монда бик шома гына шул юл белән үтеп китәр, дип уйлый. Барып чыкмый. Хәзер инде, имеш, — юк, мин аны жалуния итеп түгел, -ачларга бер ярдәм булмасмы, дип тараттым, ди...
— Ха-ха-ха-ха! «Ачларга ярдәм» дигәне шул икән!—дип кычкырып көлде Сәхип.
Григорий Иванович байларны мактап башлаган сүзен бөтенләй тискәре нәтиҗә белән бетерде... Сәхип мыегын бөтерә-бөтерә көлә, Вәли абзый ни әйтергә белми аптырап утыра иде...
— Булмас, дошман сүзедер ул, кем, Гөргери туган? Югыйсә бик һиммәтле, бик диндар кеше бит үзе...
— Әйе, әйе, биш вакыт намазын калдырмый, Питербурда мәчет салдыру эшен башлап йөри... Ну бит судның приговоры бар... өч йөз •сум штраф яки ике ай төрмә...
Сәхип тезенә сугып куйды:
— Үзләренең суды Сәгыйтьҗан кебек байга приговор чыгарырга тиеш тапкан, ә? Әтдөнья күләсә диген, значит бае да, суды да безне капчык эченә яшереп кала алмаган, төртеп чыккан теге... Югыйсә бит әнә Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржев- ский соң? Акларга көченнән килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша 'шуңа ярлыкау җибәргән, ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка биргәндер әле, югыйсә өч йөз сум штраф белән генә котылмас иде, нәләт алгыры!
Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:
— Менә ничек баерга кирәк. Төи озын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?
— Шулай инде, Гөргери туган, — диде авыр гына көрсенеп Вәли абзый! — Бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да шул эт талаган ярлы син...
— «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый, — диде
Григорий, бу юлы Газизә апага карап, — аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. (Бу сүзне ишетеп Габдулла урыныннан ук торып утырды). Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә... Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә... *
— Менә шул-шул — диде Сәхип солдат мыекларын бөтерә-бө- герә, — көйләрен табарга тырышабыз без аларның. Алар аның саен өскә менәләр.
— Көенә килми туры килми, Григорий туган, — диде Вәли абзый, ■— кемнең кәсепсез каласы, төрмәгә кереп утырасы килә?
— Төрмәгә кереп утыру күңелле эш түгел, әлбәттә, — диде Григорий,— ләкин бар бит шундый кешеләр. Байларның да, түрәләрнең дә көенә каршы бара. Кәсебеннән аерылудан да, төрмәгә кереп утырудан да курыкмый. Нигә алай икән ул?
Сәхип уйчан гына өстәп куйды:
~ Үзләре өчен генә түгел, безнең өчен азап чигәләр бит, бахырлар! Менә без шуны аңламыйбыз. Эх, берегеп алырга кирәк иде
44
безгә. Ишлерәк булып. Юк, барыбызны да төрмәгә тутырып бетерә алмаслар иде. Бездән башка алар үзләре ачтан үлә бит. Берегеп алу к>к бездә, авызын корт чаккыры!
Бу сүзләр үзләренең әрнеткеч дөреслекләре белән Вәли абзыйның йөрәгенә килеп бәрелделәр. Ләкин ул мондый сүзләрне кинәт ишетүгә күнекмәгәннән булса кирәк, әңгәмәне кирегә өстерәде.
— Белмим, белмим... Миңа дигәндә әлхәмделилла, зарланырга урын юк. Үзем дә кешегә тимим, үземә дә„ әлхәмделилла, сүз әйткән кеше юк. Ие, ыммым...
Вәли абзый, түземсезләнеп һәм әңгәмәне өзәргә теләп, урыныннан ук торды. Тегеләр дә кузгалдылар.
Чыгар алдыннан Григорий, янчыгын чыгарып, трубкасын^ тәмәке тутыра-тутыра, сөйләп алды:
— Булган, ди, җиде баҗа, Вәли абзый! һәрберсенең бабай кеше алдында яхшы күренәсе, аның көен табасы килә икән. Кайтып киләләр, ди, болар бервакыт бабайдан кунактан. Килеп чыкты, ди, бүре, бәреп екты, ди, кияүнең берсен. Калганнары һәрберсе үз алдына: ярый әле миңа ябешмәде, әйдә ашый бирсен, дип кызу-кызу китә бирде, ди. Бүре берсе белән эшне бетереп, икенчесенә, аннан өченчесенә ябышты, ди. һәрберсе: әйдә, миңа дисә һәммәсен ашап бетерсен, үзем генә калырмын да, бабай алдында үзем генә хөрмәтле булырмын, — дип уйлады, ди. Шулай итеп бүре һәммәсен ашап бетерде, ди...
Григорий чыгып киткәч тә әле шактый вакыт аның сүзләре бүлмә .тынлыгында яңгырап торган төсле тоелды. Җиде бүре хикәясен ишеткән Габдулланың күзеннән бөтенләй йокы качты.
Нинди кызык, ә?
Вәли абзыйның гына ни өчендер эшкә кулы бармады.
— Урынны җәй булмаса, анасы, — диде ул Газизә апага...
Утны сүндергәч, Вәли абзый мендәре өстендә бераз дәшми ятты- ятты да, әйтеп куйды:
— Бик дөрес сүзләр сөйли. Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар... Судиннар сүзен сөйли бу... кереп йөрмәве хәерлерәк булыр, мин әйтәм. Сәхипкә читләтебрәк әйтергә кирәк.
— Дөрес сүзләр сөйли... Алайса ни өчен аның кереп йөрмәве хәерле?—дип уйлана Габдулла. Аның күзенә йокы керми.
Аны кочаклап яткан әнисе инде күптән йоклый.
Сәкенең теге башында Вәли абзый, нигәдер, ыңгырашып, бер ягыннан икенче ягына әйләнә... йокысызлык белән интегә ахры карт... Аннан бераз тынгандай була һәм, әллә уяу, әллә йокы аралаш, мыгырдана:
— Әйе... ыммыммм...
Стенага ябыштырган кәгазь астында тараканнар кыштырдыйлар. Кайдадыр өй чикерткәсе «Черрек! Черрек!» итеп куя. Еракта эт улый. Шуңа кушылгансыман җил ухылдап куя һәм яңгыр тамчыларын ачу белән тәрәзәгә китереп бәрә...
/
6 ;
Покраудан соң бер ай чамасы һава бер туңдырып, бер эретеп тор* ды-торды да, кинәт суыклар башланды... Аннан соң, бик күп булып, кар төште һәм ул ятып калды. Яңа Бистә баткаклыгында аякларын көчкә өстерәп йөргән кешеләр каты җиргә аяк басу белән көрәеп киттеләр. Урамда хәрәкәт башланды. «Барабызчылар» чана җигеп, Кече Сембер урамы буйлап Казан ягына «Менә без кайчан алдырабыз!» дигәнсыман выжлатып уздылар. Шәһәргә, көрәк күтәреп, кар көрәүчеләр, билбавына балта кыстырып, утын яручылар китте. Бистәнең олысы-кечесе «кышкы кәсеп» белән әвәрә булды...
45
Ике ай чамасы өйдә диярлек утырып зарыккан Габдулла урамга ачыкты. Анда урамны һәм бер-берсен сагынышкан балалар инде кар бәрешәләр, егышын бер-берсенең (колакларын кар белән уалар, аунашалар ндс.
Аннушка белән Фатыйха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан бухтага таба тау шуа башладылар. Яңа Бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза суык, балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде.
— Апуш, Апуш, син нәрсә карап торасың, кил тизрәк!
Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Аннушка Габдулланы җилтерәтеп алып китте дә, аны чанага күтәреп салды. Чана кузгалып китте, үрәчә астыннан ап-ак кар тузаны күзгә, колакларга тулды, йөрәк кысылды... Каршыга менеп килүче малайлар чананың башына килеп бәрелделәр, чанадагылар кар өстенә чәчелделәр... Чыр-чу!..
— Әптелбәр нигә чыкмый икән? — дип уйлады Габдулла. Ул бу беренче кар шатлыгын дусты белән тизрәк бүлешәсе килде...
Шул вакыт Фатыйха:
— Карагыз әле, карагыз! — дип кычкырды.
Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Башына ниндидер олылар сәләмәсе япкан яланаяк малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын . алмаш-тилмәш күтәреп сикергәли иде. Бу — Әптелбәр шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын аңлатырга тырыша иде.
Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып, капкага кереп югалды...
Габдулла ал арга кергән чакта Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган ХӘЛДӘ:
— Юл бирегез!—дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде. Габдулла аңардан:
— Син ник тау шуарга чыкмыйсың? — дип сорады...
— Мин шуам, — диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып —кит, таптыйм үзеңне, — дип кычкырды.
— Бу чана түгел, — диде Габдулла.
— Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа, — диде Әптелбәр, — ул тауда выжт итеп кенә кала... вәт!
— Ә нигә шумыйсың?
—? Ә минем бишмәт белән ката юк...
— Кайда?
— Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде... Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр...
— Нигә?
— Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә, тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала... Шуңа күрә әни Нәсимә белән бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә ТУЯ, үзем дә туям...
— Кара, нинди кызык сөйли,— дип уйлый Габдулла һәм иптәшен, гаҗәпсенеп, авызын ача төшеп тыңлый.
~ Аннан соң минем токмач та ашыйсым килми... Әни миңа: токмач пешереп бирәм, ашыймсың, — ди. Мин әйтәм, юк, минем ашыйсым килми, дим... һи! һу-һу-һу!.. Токмачны бит! Аны мин бер үзем бер
46
казан ашап бетерә алам... Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит. Аңа иртән торса да токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә ул төнлә йокысыннан уянып, үзенә токмач сорап ала... теләсә ашамый...
Сүзенең шул җирендә тукталып ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәдер куптарып алып авызына капты:
— Нәрсә ул? — дип сорады Габдулла.
— Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә, түзеп торам...
Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптел- бәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты...
7
Икенче көнне Габдулла өйдә бер үзе генә калды. Әтисе базарга чыгып киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә йомыш белән чыккан иде.
Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да- эшлисе килде. Әмма нишләргә?
Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югарыда калыплар шүрлегендә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора, әтисе инде аны теге вакытны ук, Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнне үк тартып куйган иде... Тагы онытты күрәсең... әлеге «кире беткере» кеше эше!.. Менә хәзер шуны алып, әти белән әни кайтканчы эшләп бетереп куйсаң! исләре дә китәр иде! Ә аны эшләп бетерү нәрсә? Без белән тишәсе дә җеп очын тыгып, выжт, выжт! тартып чыгарасы...
Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, болан гына буй җитәрлек түгел икән...
Габдулла верстактан төшә һәм уйланып тора. Ни эшләргә? Анык күзе сахтияннарга төшә... Тукта... ул әтисе шикелле хәзер ияге белән «дөньяны әйләндерә» ала бит!..
Ул шунда ук әлеге үткер пычакны алып килде дә берничә бөтен сахтиянны аслы-өсле салып, өстенә пычакны кадады һәм кулына нәкъ әтисе шикелле ияге белән ятты.
Әмма эш нигәдер әтисенеке шикелле шома бармый, я күн җыерыла, я пычак төртелә. Бераздан аның маңгаена тир бөрчекләре чыкты, ул башын күннән алып, тәрәзәгә барып карады: бүлмә бераз гына булса да борылмады микән?..
Әнисе кайтып керде. Ул өстәл өстендә тәртипсез кискәләнеп беткән күнне күреп башта: * z
— Ай! — дип аз гына чигенеп куйды, аннан Габдуллага карап:
— Улым, син эшләдеңме моны? — диде.
Габдулла үзенең ярамаган эш эшләвен яңа гына сизеп алды һәм гаепле генә кызарып: — «Әйе» — диде,—әйтмәде, тыны белән кысып чыгарды. Менә, менә хәзер әнисе, Әсма җиңги кебек: «Үзәгемә үттең син минем» дип, килер дә аны дөмбәсләп алып китәр төсле тоелды аңа. Ләкин андый хәл булмады. Әнисе:
— Әй, ходаем! Әтиеңә мин нәрсә генә әйтермен инде?—Дип күнгә карап торды. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең, күнне Габдулла түгел, ул үзе кискәләгән. Ул мич алдындагы скамьяга барып утырды да яулыгының почмагын кабып, күнгә читтән карап торды. Аннан тиз генә торып, күнне төреп куйды, үзе кинәт әллә каян килгән кызулык белән шакмак ярырга, самовар куярга тотынды.
Вәли абзый кайтты. Ул да хәлне белеп алгач, моңа кызык кына берничә тапкыр: «тса!» — дип тел шартлату белән чикләнде һәм мескен генә Габдуллага борылып карады. Әйтерсең, Габдулла алар алдында түгел, бәлки алар Габдулла алдында гаеплеләр... Габдулла авыр вөҗ.
47
дан газабы кичерә башлады. Әгәр шунда Вәли абзый белән Газизә җиңги аның өстенә ташланып, «үзәгемә үттең!» дип дөмбәсләп ташласалар, бәлкем җиңелрәк булыр иде... Хәзер ул үзен гадәттән тыш ялгыз һәм кызганыч тоя. Аңа бөтенесе чит... Кемгәдер барып иркәләнәсе, сыенасы килә авын. Тик кемгә?
8
Рождество суыклары җитте. Кешеләрнең көзге пычрактан котылу рәхәте белән бергә кешенең ихтыярын богаулый торган кыш суыкларына буйсыну, шуңа көйләнү чоры башланды. Урамда кешеләр азайды. Ишекләр һәм капкаларның еш кына шыгырдау тавышы гынды. Морҗалардан теп-төз булып төтен баганалары күтәрелде.
Габдулла өйдә. Ул тәрәзә төбенә үк менеп утырган да, бозның чатлы-чатлы булып пыялага ябышкан искиткеч сурәтләренә карап соклана. Алар абага яфракларын хәтерләтәләр һәм тыштан тө*шкән кояшның кызгылт нурларына чагылып, кызыл, яшел, сары энҗе бөр- текләресыман җемелдиләр.
Габдулла тыны белән бозга бер кечкенә ти'шек уя да шуннан сыңар күзе белән урамны күзәтә.
— Әпел нишли микән хәзер? — дип уйлый ул, — мөгаен менә шулай,
бозны тыны белән җылытып, урамга карап угырадыр әле. Тик аларныв. тәрәзәсеннән кояш күренә микән? /
Тышта өйалды ишегенең авыр гына шыгырдап ачылуы7ишетелде.
— Әнә, әтиең дә кайтты бугай, бернәрсәхм әзер түгел, өйне дә җыештыра алмадым, — диде Газизә апа һәм сүрелгән мичен кисәү агачы белән тиз-тиз генә бутый башлады.
Ул ара булмый, ишек ачылды, өйгә куе пар болыты бөркелеп керде.
— Ә, Сәхәп, син икәнсең. Җизнәң кайттымы, дип торам. Әйдә чишен, түрдән уз!.. Бу нәрсә — диде Газизә апа үзенә сузылган төргәкне алып.
— Җизни биреп җибәрде... Базарда очраштык та: «Мә, моны апаңа алып кайтып бир — берәр нәрсә хәзерли торсын, без бер-ике сәгатьтән Җәгъфәр абзыең белән кайтып җитәрбез», — диде.
Газизә апа өчен бу көтелмәгәнчә килеп чыкты ахры, ул Сәхәбигә дәшми генә карап торды да кинәт әйләнеп, бер дә кирәксезгә скамьядагы чүлмәкне бер урыннан икенче урынга күчереп утыртты һәм сукранып алып китте:
— Тапкан кунак чакырыр вакыт, җизнәңне әйтәм! Өем җен оясы кебек. Нәрсә белән кунак итим? Кичә әйтеп куйган булса, бүген ерак базарга барып кайткан булыр идем. Кибеттә нәрсәгә тотынсаң, шул кыйбат. Базарда онның поты сум илле тиенгә менгән, ди. Дәүләте бар кешегә ул берни түгел... Ачлык быелгыдан да яман булачак дип сөйли, ди, хәзрәтләр... Ходай тәгалә үзенең мәрхәмәтеннән генә аера күрмәсен иде инде берүк...
Ул яулык читен әйләндереп, тиз генә күзен сөртеп алды да, идәндәге чуенны күтәреп мич алдына тартылган күмер эченә утыртты.
Сәхәби сөннәтле бүреген салып чөйгә элеп куйды һәм башына ипләшкән фәстән генә калды. Туңган кулларын мичкә терәгән хәлдә ул,, борылып, Габдуллага карады һәм күзләре, колаклары, авызлары белән Габдулланы кызыксындыра торган кызык хәрәкәтләр ясый башлады. Габдулла һәрвакыт аңа бу хәрәкәтләрен ясаттырыр өчен:
— Ә син күзләреңне борын төбенә китерә белмисең.
— Ә син колакларыңны селкетә белмисең! — дип аны кыҗрата һәм
теге җавап урынына боларның һәммәсен эшли иде. Габдулла моны бик зур кызыксыну белән тамаша итә„ ә тегеңәрдә үзенең тамашачыга ошаган артист горурлыгы туа... ;

43
Аннан Сәхәбинең тагын бер һөнәре бар: ул бик күп мөнәҗәтләр белә. Аларны укыган чакта ул, үз тавышына үзе әсәрләнеп, күзләрен йома, онын башлый һәм инде бөтенләй йоклап китте дигәндә генә, кемдер башына суккан кебек, айнып китә. Җыр дәвамында бу берничә рәт кабатлана. Аның бу җырлау рәвеше кешеләргә ошыйдырмы, юкмы, әммә аның моңы тыңлаучыларга барып.җитә. Аны тыңлаганда Вәли абзыйның башы бер якка иңкәеп төшә. Газизә җиңги читтә кырын гына утырган җиреннән яулык почмагы белән күзләрен сөрткәләп ала... Үткән җәй ураза аенда Сәхәбинең өй саен кереп «Науруз мөбәрәк бад»ны җырлап һәм рабигыль әүвәл аенда «мәүлет» укып йөрүен Габдулла күреп һәм ишетеп белә...
Күршеләр аны «Сәхәби шәкерт» дип йөртәләр. Аңардан хат укыталар, хат яздыралар, аңа сәдака бирәләр. Хатыннар һәм карчыклар «’бик гыйлем шәкерт икән» дип, аңа исләре китә...
Газизә апа белән бер авылдан килгән, ярлы гына мөәзин малае Сәхәби күл буе мәдрәсәсендә ятып укый. Җәйләрен, ачлыктан куркып авылга кайтмыйча, Вәли абзыйга читек каерга булышып кала... Менә болар бөтенесе аңа бу йортка килеп йөрү һәм үз кеше булу хокукын бирәләр.
Аның Габдуллага ошамаган килешсез сыйфатлары да бик күп. Ул артык дәрәҗәдә комсыз. Дөрес, табында утырганда ул кешедән алда бернәрсәгә дә үрелми һәм бер дә ашыйсы килмәгән кеше төсле тыйнак кына утыра. Әмма Газизә апа, табыннан торып, бер якка борылдымы, Вәли абзый, сүз белән мавыгып икенче якка карадымы, Сәхәби мәче сәләте белән табактан иң симез калҗаны эләктереп ала да авызына йома һәм аны, башкаларга сиздермичә, әкрен генә күши. Бу комсызлыгын ул ни өчендер Габдулладан гына яшерми, — аны берни аңламый торган сабыйга саный, күрәсең. Аннан да яманрагы, ул өйдә, Габдулла белән ялгыз калган арада, Газизә апаның каплап киткән бөтен савыт- сабасын ачып, иснәнеп, чемченеп йөри, анда ни генә булмасын, алып авызына каба. Вакыты белән хәтта ул, идән капкачын ачып, базга да төшә, андагы сөт өсте, эремчек мазарлардан авыз итеп яланып-ялма- нып чыга. Аннан соң берни дә булмаган кебек сәкегә менеп аякларын бөкләп утыра да, Габдуллага карап, күзләрен кылыйландыра, колакларын селкетә башлый:
— Әйтәм, әйтәм, әниең кайткач әйтәм, — ди ул.
— Нәрсәне? — дип сорый, гаҗәпсенеп, Габдулла.
— Нәрсәне дип сорый тагын? Ә кем, савытны ачып бармагы белән сөт өстен элеп капты?.. Ә кая шикәр савытындагы биш шакмак шикәр?
— Син ашадың ич!
— Менә шулай дип әйтеп карале син, шуннан ни булганын күрерсең...
Габдулла, билгеле, моны әнисенә әйтми. Ләкин Габдулланың бәхетенә Газизә апа да, Вәли абзый да Сәхәбинең намуссызлыгын сизәләр, әмма аңа сүз дәшмиләр.
— Ачка интегә инде, мескен, — ди Мөхәммәтвәли абзый, — мәдрәсә- ' дә ятып гыйлем алулары җиңел эш түгел шул... Туклык белән гыйлем бер җиргә сыймый ул, ди торган иде Галимҗан каенага мәрхүм...
9
Көн кичкә авыша башлаганда Мөхәммәтвәли абзый кодасы Җәгъфәр белән кайтып керде.
Газизә апа.
— Гаеп итмәссең инде, Җәгъфәр абзый. Вәли алдан әйтеп куймагач, сый хәзерли алмадым, — дип өстәлгә бәрәңге шулпасы белән таба күмәче китереп куйды.
— Ярый, Җәгъфәр үз кешебез, гаеп итмәс, син баздан теге күәсеңне алып мен әле, — диде Вәли абзый. «Чәй янына мәй» кую һәм, гомумән, базардан сатып алынган исерткеч куллану гадәте, моннан ике ел элек ишанга кул биреп, мөрит булып кайтканнан бирле, бу өйдә гөнаһ санала һәм өйдә ачыткан үз куәсеннән башка Вәли абзый чынлап та берни эчми иде.
Газизә апа Вәли абзыйның «куәс» соравын көтеп кенә торган кебек:
— И, аны алып менү берни түгел, Җәгъфәр абзыйга ошаса... Җимешен аз салганмын күрәсең бу юлы. Бүген иртән селкетеп куйган идем, ачысы бик чамалы күтәрелә, — диде.
Әмма җимеш белән шикәр янына колмак та кушып җибәрүе турында Газизә апа ләм-мим! Монысы аның үзе генә белә торган «хәйләи шәр- гыя».
Вәли абзый куәсне эчкәннән соң шаярып:
— Ах, иблис хатын, моның эченә син колмак салгансың ахры, — дип кеткелдәде.
— Ялганласам гөнаһ булыр,—дип уйлады Газизә апа, шуңа күрә, бер сүз дәшмәстән, ирен чите белән генә елмаеп куйды да, сүзне бөтенләй башкага борып җибәрде:
— Сәхәби, нигә әле син тик утырасың. Берәр мөнәҗәтеңне кычкырып укып җибәрер идең...
Шуны гына көтеп торган кебек, Сәхәби кычкырып көйләп җибәрде:
Бу дөнья мисале Эрбеткә охшар, Ахире һәм ахирәт юлга охшар. Качан ярмүнкәнең ахыры җитти Хәлаик барчасы йортына кнтти. Хисап идеп караса калды хәйран, Үзенең кылдыгый малына вәйран. Бу хәл илә ничек кайтып китәен, Бурычымны ничек итеп үтәен. Җәмәгатьләренә һичбер бүләк юк, Угыл-кызларына һәм күчтәнәч юк, Ятыр йортында бурычка буялып, Өеннән чыкмаен ятыр оялып. Бу дөньядан үтеп китмәкнең хәле Эрбеттән йортына кайтма к мисале. Бу Эрбет язгы аккан боздай икән, Таеп китсәң таяныр җир юк икән. Бу дөньяда ни гамәлне кылырсың Кыямәттә җәзасын һәм күрерсең. Кеше богдай чәчеп арпа алалмас, Яман эшдин дәхи файда табалмас.
Бәет укылып бетүгә Вәли абзыйның «куәс» йөгергән башы иңкәен төшкән иде, ул аны кинәт күтәреп куйды һәм:
—- Эрбет шул. һай аңламыйбыз шул без гафиль әдамнәр менә шуны... Ие... ыммымм, — дип куйды.
Газизә апа бәет тәэсире белән күзенә килгән яшьне тиз генә селтәп төшерде дә, үзенең йомшарып китүен сиздермәс өчен, Җәгъфәр абзыйны кыстады:
— Җитешегез әле, кода, бары белән!.. Менә куерагыннан җитешегез!
Куәс Җәгъфәр абзыйга да охшап куйды. Ул инде бишенче чынаякны күтәрә. Аның болай да гыжлап чыга торган каты тавышы тагын көрәеп китте, болай да тулы канлы йөзе бурлатсыман кып-кызыл булды һәм Ул Сәхәбигә бәйләнергә тотынды:
Мөнәҗәтне сез бик шәп әйтәсез инде, сүз юк. Шуңа күрә сезне 1 алләм хәзрәт үзе укыта бит. Әмма нәрсәгә өйрәтә ул сезне^ Уңайга еирәтәме, тискәрегәме? Дөрес иман ничек? Гыйлемең булса, әйтеп бир ^ле шуны миңа. Кемгә шәһадәт китерәсең син?

50
Ул тырпаеп торган җиз мыекларын сыпырып куйды һәм, Сәхәбин^ ашардай булып, аца кызарган күзләрен төбәде. Шәкерт аждаһа алдында калган куяндай куырылды, җилкәләрен җыерды.
— Я, — дип ажгырды аның өстенә Җәгъфәр. Шәкерт тыннары кысылган хәлдә куркып кына шәһадәт әйтте.-
— Әшһәде әнла илаһе иллалла, вә әшһәде әнла мөхәммәдеррәсүл- улла...
— Атаңның баш сөяге, — дип гыжлады Җәгъфәр һәм Вәли абзыйга әйләнде:
— Әнә нәрсәгә өйрәтә аларны Бохара каргасы. Бөтенләй тискәрегә өстери бит ул шәкертләрен. Юк! Постой! Аллага басып пигамбәргә күтәреләсеңмени әле син? Дөрес шәһадәткә өйрәнәсең килсә, төкер син Галләм хәзрәтеңә, тыңла син безнең мөбарәк шәпхебез Баһаветдин нәрсәгә өйрәтә. Менә кайда аның дөресе...
Газизә апа үзенчә чәпчеп китте:
— Я инде, Җәгъфәр абзый, сөйләп утырма шул Баһау ишәк сүзен!-- Болай да дөньяның бәрәкәте очкан чак... Тагын ниләр күрәсебез бардыр әле... Хак тәгалә бер үк ата-бабаларыбыздан кала килгән динебездән аермасын...
— Я, син кысылмале ир-ат сүзенә, — диде Вәли абзый хатынын кисәтеп,— әнә яулыгың астыннан чәчең чыгып тора, примир әйтик, шуны җый... Ир-аттан узып сүз сөйлисең, мин сиңайтим... Ие... ыммым...
Вәли абзый моны хатынының сүзенә риза булмаудан әйтмәде. Ул шул ук сүзне, хатынына иярми, үзенчә, ирләрчә итеп әйтәсе килде.-
— Син алай дисең дә бит, кода, көчлегә каршы торуның да хәере юк. Әнә бит сезнең Шиһабетдинны нишләттеләр!.. Яшь кенә, чибәр генә егет иде. Яңа гына өйләнеп, башлы-күзле булып яши башлаган җиреннән Себергә сөрделәр. Хатыны йөкле көе калды, дәүләтеннән колак какты.
— Маладис! Нык торды, калтырамады. Аны хөкем иткән түрәләр аның алдында үзләре калтырап төштеләр. Чын мөселман бервакытта да үз сүзен бирмәс. Нигә дисәң, аның коралы хаклык... Хаклык ул юлдан язган муллалар, түрәләр өчен генә ачы... Без чын мөселманнар өчен ул—бал... Шулай дип өйрәтә безне мөбарәк шәйхебез Баһаветдин. Хаклыкны сөймәгән муллалар белән түрәләр ашады ШиһабетдинныЕ башын... Шул зинахурлар безнең мөбарәк шәйхебезне «ишәк» дип атадылар... Шул мөртәтләр безнең арттан, көчек кебек өреп, таш ыргытыг калалар. Кыямәттә алар шул таш аткан куллары корган хәлдә кубарылырлар, ди безнең сәрдарымыз. Рәсүлебез галәйһессәлам артыннан да мәккә каферләре, көлеп, таш ыргытып калганнар лабаса... Хаклык аңа карап җирдә ятып калганмы? Юк. Безнең дә хаклык өскә чыгар әле бервакыт!..
10
Бу сүзләрне сиксәненче елларда татарның хәлле һөнәрчеләре эченнән, дини, милли һәм сәяси автономия даулап чыккан «Фиркаи наҗияэ партиясенең бер мөрите сөйли. Солдат бирмәскә, налог түләмәскә, па- диша судын танымаска, мөфтигә баш ормаска, үзләрен иске Болгар дәүләтенең ирекле кәсепчеләре итеп санарга боерган өчен падиша хөкүмәте бу партиянең сәрдаре Баһаветдин Ваисовны төрмәгә утыртырга' базмыйча, юләрләр йортына яба. Сәрдар инде менә унике еллар чамасы юләрләр йортында ята һәм үзенең тәгълиматын иректә калган мөритләренә «дәрвишләрнең фәлсәфә җәүһәрләре» дигән уртак исем астындагы мөнәҗәтләр рәвешендә тапшыра тора. Тәгълимат үз эшен эшли, ут өс теиә салынган май кебек, мөритләрне дөрләтә, шашындыра.

Куәсиең алтынчы чынаягын эчкәннән соң инде Җәгъфәр урыныннан ук торды. Ул, кулларын бутап, күзләрен канландырып, шәкерт өстенә килә башлады:
— Галләм муллагыз, Әхмәт баегыз, губернаторыгыз һәммәгез Мәккә керәшеннәре сез!..
Габдулла сәкенең мич ягындагы ышык почмагына сыенып:
— Менә, менә хәзер Сәхәбигә эләгә, — дип, бик кинәнеп, мәсьәләнең кызык чишелешен көтеп утырды. Ләкин Җәгъфәр абзый шәкерт өстенә килеп җитү белән, нигәдер кулын селтәде дә борылып китте һәм башын арткарак чөеп:
— Я һу, һу, һу, һу, мөҗаһиде әкбәр Сәетзадә хуҗа Баһаветдин! Я һу!—дип нәрсәдер укына һәм гыжлый башлады. Аннан Вәли абзыйга әйләнеп:
— Әйттем, мин сиңа, Мөхәммәтвәли, күпме әйттем, кер безнең чын ислам сәнҗагы * астына, кул бир безнең шәйхемез Баһаветдинга! Налог түләп түрәләреңне күп баеттың, кесәңдә калсын налогың, төртеп тишәрмени? — диде.
Аннан соң аның Габдуллага күзе төште.
Габдулла «миңа да эләгә ахры» дип куырылып куйды, ләкин Җәгъфәрнең беренче сүзләреннән үк тынычланды.
— Менә минем дә шундый сабыйларым бар. Шуларны бу Мәккә мөшрикләренең золымыннан коткарасы иде бит... Шуның өчен әгәр дә кирәк булса шәһит үтәсе иде бит! Яһу! һу, һу, һу!
Ул сәкегә утырып, башын кулларына салды.
— Елый ахры, — дип уйлады Габдулла кызыксынып, әмма Җәгъфәр абзый еламый, ул сүзсез генә, ачынып, телләрен шартлата, башларын чайкаган шикелле итеп куя иде.
Газизә апа Габдулланы үзенең алдына тартып алды һәм аны, сый- пый-сыйпый, эченнән ниләрдер укынды, вакыт-вакыт яулык чите белән күзләрен сөртеп алды. Вәли абзый батыраеп китте, ул сикереп торды да:
— Юк, сез Мөхәммәтвәлине белмисез әле, Мөхәммәтвәли ул өстән караганда гына юаш, аның эчендә бүреләр улый, арсланнар үкерә аның эчендә! — дип йодрыклары белән тәрәзәгә килә башлады: — Ватам тәрәзәгезне!
Габдулла, әнисе алдыннан башын калкытып, тәрәзәнең- чәлпәрәмә килеп ватылуын кызыксынып көтеп торды.
— Юк, юк, улым, болай гына әтәчләнә ул, — дип тынычландырды аны Газизә апа.
Чынлап та бу шулай булып чыкты. Мөхәммәтвәли, үзен килеп тотучы булмагач, тәрәзәгә һөҗүм итү фикереннән кире кайтты. Ул яңадан урындыкка утырып идәндәге бер ноктага карап калды һәм мыгырданды:
— һе, Сабитовка безнең эш ярамый... Читеккә илле тиен төшерен түли разбунник... имеш, Дөбъязныкылар безгә арзанрак бирәләр, без алардан алабыз, имеш... һы... примир әйтик, ие, ыммым...
Габдулла, әтисенең әтәчләнеп кенә калуын һәм тәрәзәне вата алмавын күреп, күңелсез генә, башын яңадан әнисенең алдына куйды һәм йоклап китте...
(Дәвамы киләсе санда.)