Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА АТЕИЗМ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Исламның реакцион философиясе
күп еллар буенча татар җәмәгатьчелек
фикерен агулап килде һәм аның
прогрессив үсешенә комачаулык итте.
Ислам философиясе, бер яктан,
кешеләрне ваемсызлыкка, һәр нәрсәне
булмаган көчтән — алладан көтәргә
өйрәтсә, дөнья тормышын вакытлы
гына бер хәл-дип аңлатып, халыкның
алга баруына турыдан- туры
комачаулык итсә, икенче яктан,
халыклар арасында өстен сыйныфлар
тарафыннан тудырган дошманлыкны
көчәйтүгә дә хезмәт итте. Ислам
диненең шундый зарарлы ягын
күрсәтеп, Карл Маркс аңа түбәндәге
бәяне биреп узган иде:
«Коръан һәм аңа нигезләнгән
мөселман шәригате бөтен дөнья
халыкларының философиясен һәм
этнографиясен ике яртыга: мөэмин-
нәргә һәм каферләргә бүлүдән гыйбарәт
булган гади һәм уңайлы формулага
кайтарып калдыра. Кафер— «гәвер» ул,
дошман ул. Ислам ка- ферләр
милләтенә ләгънәт укый һәм
мөселманнар белән каферләр ара-
сындагы өзлексез дошманлык хәлен
тудыра»
Дини фанатизмны яклаучы руха-
нилар әнә шул реакцион юлда торып
хәрәкәт иттеләр, һәркайда, шул
1 К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр, X т., 6 бит.
исәптән, мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә
зарарлы фикерләрне популяр-
лаштырдылар.
Гадәттән тыш авыр шартларда
яшәүче халыкка культура һәм фән
эшләре белән шөгыльләнергә, әлбәттә,
мөмкинлек булмаган. Алар- ның
табигать күренешләре белән фәнни
таныш булмаулары төрле дини
йолаларга ышанудан арынуларына
комачаулык иткән. Алар үзләренең
моң-зарларын, ризасызлык- ларын,
сыйнфый дошманнарына каршы
протестларын тик фольклорда гына
чагылдыра килгәннәр, җырлар һәм
бәетләр чыгарганнар. Тормыш
авырлыгы һәм табигать серләрен аңлый
алмау нигезендә килеп чыккан аллага
ышану татар халык җырларында да
үзенең чагылышын тапкан.
Байлар кия камчат бүрек, Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәгәч, Баеп булмый
эшләп тә, —
дип җырлаганнар ул вакытта.
Халыкның зур күпчелеге бик авыр
шартларда яшәгән вакытларда,
демократик теләкләр белән әдәбият
мәйданына чыккан язучылар, үзләренең
беренче адымнарында ук халыкның
аңын, фикерен үстерүгә нык игътибар
иткәннәр. Татар әдәбиятында бу
тармакта’ беренче
85
уңышлы эшчәнлекне мәгърифәтче
Каюм Насыйри башлап җибәргән. Ул
үзенең беренче иҗат елларында ук
фәнни-популяр әсәрләр язуга керешә.
1860 елда басылып чыккан «Буш
вакыт» исемле әсәрендә табигать
күренешләре турында фәнни
аңлатмалар бирә башлый. Шул ки-
табында һаваның ничек үзгәрүе,
җирнең кояш тирәсендә әйләнүе, яңгыр
һәм чыкның барлыкка килүенең
сәбәпләре турында укучыларга гаять
аңлаешлы телдә фәнни мәгълүматлар
бирә. Шунда ук К. Насыйри кешенең
анатомиясе, физик төзелеше турында да
кайбер фикерләр әйтеп уза, иске
хорафатларда сөйләнеп йөртелгән
ялгыш ышануларны фаш итә, албасты
һәм убыр басты дип сөйләнүләрнең ял-
ган булуын ача.
К. Насыйри үзенең фәнни-популяр
әсәрләрендә генә түгел, бәлки
художество әдәбияты тармагы буенча
язган әсәрләрендә дә атеизмга хезмәт
иткән фикерләр әйтә. Ишаннарга К.
Насыйри халыкны алдаучылар,
паразитлар итеп карый. Аларның шул
тискәре һәм зарарлы якларын ачып
күрсәтүгә багышланган күп кенә
сатирик хикәяләр яза. К. Насыйрига
кадәр булган суфыйчы
шагыйрьләрдән һибатулла Салихов
һәМ башка бер төркем мистик
карашлы язучылар ишанлыкны изге
эш дип мактап килсәләр, К. Насыйри
аларның ялганчы, халыкны алдаучы
булуларын образларда күрсәтә.
«Ишан» исемле кыска хикәясе
шундыйлардан.
«Мулла кайгысы» дигән икенче бер
хикәясендә автор муллаларның тик
үзләре өчен генә яшәүләрен, кеше
үлгәч, шатлануларын гаять оста
сурәтли. К. Насыйри бу хикәядә образ
итеп алган мулла: «Бер кешенең
«вафат» булганын ишетеп, бик
кайгырган идем, тунын күргәч, бик
сөендем тагы», — ди. Чөнки аның
кайгыруы «садакасыз калдым» дип.
куркуыннан гына була. Үлгән
кешенең яхшы туны кулына эләккәч,
ул чын күңеленнән шатлана.
К. Насыйри үзенең хикәяләрендә
хезмәт халкының авыр тормышын, ’
аның фәкыйрьлектә, газап эчендә
яшәвен дә тасвирлый. «Ярлы кайгысы»
4 Риба — кешегә бурычка биреп торган акчаны һәм әйберне берничә өлеш арттырып түләтү.
дигән бер хикәясендә бер ярлы кеше
образы бирелә. Бөек Октябрь
революциясенә кадәр халыктан җыела
торган налогны доходка карап түгел, ә
җан башыннан җыялар иде. Ярлылар
җирсез калсалар да, алар имана
түләүдән азат ителмиләр иде. К.
Насыйриның хикәясендә әнә шундый
ярлыларны гомер буе аптыраткан
күренешләрнең берсе чагыла.
«Бер фәкыйрь үлем сырхавы хәлендә
ятканда... янына җыелган адәмнәр:
— И фәлән, хәлең начар, иманыңны
әйт, — дигәч, ул бичара:
— һай, шул үлем хәлендә дә имана
белән аптыраталар,—ди- меш».
Менә монда, бер яктан, динчеләрнең
ярлыларны иман сүзе белән
газаплаулары чагылса, икенчедән,
аларны шундый ук газаплаган нәрсәнең
имана булуы да бик ачык күрсәтелә.
Димәк, руханилар дини йолаларны
таратырга ничек кенә омтылмасыннар,
экономик тормышның авырлыгы халык
массасының аңын ул йолаларга каршы
үстергән. К- Насыйриның. икенче бер
хикәясендә бу момент тагын да ачыграк
чагылган. Анда бер карт образының:
«Ярабби, бу суык үзәгемә үтте, намаз
укырга кушасың, кием бирмисең», —
дип әйтүе бар. Бу инде кечкенә күләмдә
булса да, шул авыр тормышка халык
массасы тарафыннан күрсәтелә
башлаган протестның чагылышы
булып гәүдәләнә, халыкта, дин
кайгысыннан бигрәк, тормыш-яшәү
кайгысы көчлерәк булганын күрсәтә.
Шундый ук мотивлар реализм
методы белән язган бүтән язучыларның
әсәрләрендә дә үзенең чагылышын
таба. Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар»
романында руханиларның, конкрет
алганда, авыл муллаларының алдау
белән баеп ятулары түбәндәге юлларда
күрсәтелә:
«Нәкәс мулла, байтак вакыттан бирле
«К» авылында имам булып, шәригать
хәйләләре һәм нахал кәсепләр кылып,
взятка һәм риба 4
86
юлы белән мал җыеп, хәзерге көндә
башка муллаларга караганда маллы,
бай, ике хатынга ир, биш балага ата
булып яши».
Кыска гына бирелгән бу характе-
ристикадан, бигрәк тә авторның үзе
образ итеп сурәтләгән мулланы нәкәс
— кешелексез дип бәяләвеннән күп
нәрсә аңлашыла. Бу образ үз вакытында
ук халык массасы алдында
руханиларның дәрәҗәсен төшерүгә
объектив рәвештә булышлык иткән
булса, хәзерге безнең чор яшьләренә
шул тормышны танып-белүгә материал
була ала. Дөрес, 3. Бигиев үзе дә
идеализм карашларында тора. Ул
үзенең әсәрләрендә дини йолаларны
үтәүне дә таләп итеп чыга. Ләкин ул,
объектив рәвештә аз булса да, үзенең
әсәрләрендә хезмәт ияләрендә дингә
каршы туа башлаган протестны
чагылдырмый кала алмады.
Хезмәт массасының тормыш тәҗ-
рибәсеннән килеп чыккан, дини йо-
лаларны үтәүнең мәгънәсезлеген
аңлаткан фикерләр халыкның үз
мәкальләрендә дә чагыла. Мәсәлән,
«Иртә намаз, кич тә намаз, каккан
кызыгың да калмас», ди халык. Ә бу, үз
чиратында, диннең ялган һәм дини
йолаларны үтәүнең тормыш- көнкүреш
өчен зарарлы икәнен практика белән
исбат итү булып тора.
Татар әдәбиятында руханиларның
йөзен һәм дини йолаларның зарарын
фаш иткән әдәби әсәрләрнең саны 1905
ел революциясеннән соң сизелерлек
дәрәҗәдә арта. Мәсәлән, Закир Һади
хикәяләрендә ишанлыкның зарарын
фаш итүгә юнәлтелгән мотивлар күп
кенә. Закир Һади үзенең әсәрләрен иске
дини мәдрәсәләрнең яшь буынны
корыта, мораль яктан гына түгел, хәтта
физик яктан да гарип итеп калдыра
торган урын булуын күрсәтүгә
багышлый («Мәгъсум», «Яңа әсхабе
кәһаф»).
«Яңа әсхабе кәһаф» хикәясендә ул
муллаларның һәм ишаннарның
халыкны турыщан-туры эксплуа-
тацияләүче кешеләр булуларын да
күрсәтә. Ишанның укырга килгән
шәкертләргә тышкы яктан «ачык
чырай» күрсәтүенең һәм «яхшы мө-
гамәләдә» булуының сәбәбен ачып,
автор болай ди:
«Алар (бәхет эзләп укырга килү-
челәр— М. Г.) садаканы да бик аз гына
биргәннәр иде. Алар белмә- сәләр дә,
хәзрәт үз эшен үзе белә... Бондай сабан
үгезләре хәзрәт каршында бик кадерле,
һәркайсында йөз тәңкә садака күренеп
тора иде. Чөнки хәзрәтнең милкендә
бер мең десятинага якын җире булып,
шул җирдә хайваннар асрап, иген дә
иктерә иде. Бу эшләрне эшләүчеләр
күбесе Миңгешаһлар, Сәфәргалиләр
кеби калын җилкәле шәкертләр,
бесплатный хезмәтчеләр була иде».
Ишанлыкның паразитлыгын күр-
сәтүгә багышланган әсәрләр арасында
3. Һадиның «Җиһанша хәзрәт» повесте
зур урын тота. Автор Җиһанша хәзрәт
образында җәмгыять интересы белән
бертөрле дә кызыксынмый торган, тик
үзе өчен генә яшәүче типны бирә һәм
шул тискәре образның характерын иро-
ния белән түбәндәгечә сурәтли:
«Үзенең йорт-җирләрене бик неч-
кәләп караса да, мәдрәсә эшләрене бик
өстән йөртә иде. Аның шәкерт җыюы,
мәдрәсә каравы — җигәр өчен ат, савар
өчен сыер, йон өчен куй асраудан
аермасы юк иде», —ди.
Руханиларның бер вәкиле булган
Җиһанша ишанның, һәртөрле про-
гресска каршы торучы, зарарлы
хәшәрәт булуына тукталып:
«Халыкның алга китүене уйлаган
бер заманда, ул аларны берничә
адымнар артка җибәрә иде», — ди.
Татар совет язучылары дин баш-
лыкларын тәнкыйть итү белән генә
чикләнмичә, диннең реакцион, сыйн-
фый йөзен ачып салдылар, дин
әһелләренең контрреволюцион эш-
ләрен фаш иттеләр, халыкның фикерен
дингә каршы көрәшкә туплауга хезмәт
иттеләр.
* *
Г. Тукай үзенең «Дин вә гавам»
дигән шигырендә дингә «черегән ди-
вар» дип бәя бирә, аны аварга хәзер
торган черек стенага ошата.
1905 ел революциясе көннәрендә
революциягә каршы оештырылган
манифестацияләрдә дә муллалар актив
катнаштылар. Татар буржуа
87
зиясе һәм руханилары, «Мөселманнар
иттифакы» дигән партиягә берләшеп,
хезмәт ияләрен алдау нияте белән: «Без
барыбыз да дин кардәшләре»; дип
чыктылар. Менә шушьп вакытларда
демократик язучылар тарафыннан иҗат
ителгән әсәрләр һәм Тукайның
«Тәрҗеман»- ның татарларга
галәкасы», «Шарт- лар»ы кебек
фельетоннары дин һәм милләт флагы
астына яшеренергә маташкан буржуаз
милләтчеләрнең йөзләрен фаш итүдә
гаять актуаль һәм әһәмиятле урынны
тоттылар.
Г. Тукай, дин исеме белән бәйлә-
нешле булган йолаларны фаш итү
буенча күп кенә эшчәнлек күрсәтте. Ул
иҗатының беренче адымнарында ук
дин мәдрәсәләренең яшь буынны
агулаучы, кешелектән чыгаручы урын
булуын сурәтләде («Мәдрәсәдән
чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл
мәдрәсәсе» һ. б.). Г. Тукай үзенең
әсәрләрендә руханиларның халык
зарарына эш итүчеләр булуларын
системалы рәвештә күрсәтеп килде
(«Бер шәехнең мөнәҗәте», «Ишан»,
«Мулланың зары» һ. б.).
Г. Тукай үзенә кадәр булган татар
язучыларыннан иҗатының ха-
лыкчанлыгы белән аерылып тора. Менә
аның бер генә строфадан торган «Бәет»
исемле шигыре. Тукай бу шигырен
1911 елгьр ачлык вакытында, авылда
торган чагында, халыкның интегүен
күзәтү тәэсирендә язган. Шунда ул
руханиларның һәм дин китапларының
халык массасын тынычландыру өчен,
«сабыр итегез, түзегез, шулай итсәгез,
үлгәч рәхәттә булырсыз», дигән ялган
тезисларын фаш итә:
Бу сәнә ачлык еланы халык бәгырен ашый! Кит,
китап! Сабыр ит, дип әйтмә, ул халык көчен ашый!
Менә бу кыска гына һәм гаять тапкыр
әйтелгән сүзләрдән реакцион дини
өйрәтүләрнең — «тыныч-
ландыруларның» ни дәрәҗәдә халык
массасы интересларына каршы булуы
ачык аңлашыла.
Шул ук елны язган икенче бер
шигырендә Г. Тукай тагын да ачыг- -Рак
итеп, социаль мөнәсәбәтләргә бәйләп,
диннең дә, иманның да һәм патша
хөкүмәтенә түләнә торган гаять авыр
налогның-имананың да хезмәт ияләрен
газаплаучы нәрсә икәнен бик ачык
чагылдыра. Патша хөкүмәте вакытында
хезмәт халкының җире дә, урманы да
халык кулыннан тартып алынган
булуына укучыларның’ игътибарын
юнәлдерә. Шуңарга басым ясау өчен Г.
Тукай шигырьнең исемен ирония белән
«Авыл халкына ни җитми» дип атый
һәм түбәндәге юлларны яза:
Казённый булса да, зур урманы, чыршы, нараты
бар; Казённый булса да, гәрчә, эчәм дисә — аракы
бар. Җитәр төсле түгелдер ничек хәмед итсә алланы.
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.
Г. Тукай һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага
халык массасы интересыннан чыгып
якын килә. Менә аның дини
бәйрәмнәрнең берсендә «Көзге
җилләр» (1911) исеме белән язган
шигыре. Ул анда капитализм шарт-
ларындагы тигезсез тормышны күр-
сәтә. Бер яктан, җәмгыять өчен инде
кирәге булмаган мещанкалар,
карчыклар алтынга чумып, кәеф- сафа
сөрәләр, ә икенче яктан, яшәргә хаклы
һәм сәләте булган бик күп эшчеләр
ачлыктан интегәләр. Шунда ук Г.
Тукай: «дини бәйрәмнәрдә дини
йолаларны үтибез», дип урамнарда
кычкырып тәкбир әйтеп йөрүчеләр
тавышын, тук һәм ихлассыз
кешеләрнең тавышлары ул, дип бәяли.
Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре, һәр
ишектән җан еларлык андагы тәкбир елый, — ди.
Хезмәт халкы турында уйлау,
аларның авыр хәлләрен күрү һәм
шуның өчен әрнү Г. Тукай иҗатында
дингә каршы • мотивларны үстерүгә
ярдәм итә. Ул үзенең «Золым» дигән
шигырендә хезмәт •массасына тагылган
дини йолаларны—аларга карата булган
җәберләрнең, көчләүләрнең берсе дип
бәяли. Шул турыда хезмәт «мас-
сасының үзенә түбәндәге строфалар
белән мөрәҗәгать итә:
88
Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?
Тәзкирәңә1 мөслим диеп игълан таккан? Кемнәр
сине намаз диеп, сәҗдә диеп, Юкка тузанлы
мәсҗетләрдә аунаткан?
Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен5 6, Корал итеп
йөретәләр җәһаләтең7. Гуаһлыклар бирәсең син,
«әшһәде» дип, Снн ни белдең? Кемгә мәкъбул
шәһадәтең?
Мескен фәкыйрь-, иркен сулыш та алмыйсың, Аһ-
ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың; Көчләү сине
сарих золым 8 иман белән, Иртәгә ач үлмәм дип тә
ышанмыйсың.
Халык бәхете өчен кайгырту Мәҗит
Гафури иҗаты өчен дә хас. Дөрес,
Мәҗит Гафури башта үзе дә дини
агулар сөремендә шактый вакытлар
исереп йөрде. Иске мәдрәсәләрнең. һәм
анда укыган дини китапларның зарарлы
йогынтысы аның башлангыч иҗатында
шактый көчле.
1914 елда башланган беренче им-
периализм сугышына багышлап язган
әсәрләрендә дә әле шагыйрь сугышның
килеп чыгуының социаль сәбәпләрен
дөрес аңлау һәм аңлата алу
югарылыгында тормады. «Фөт- рәт
заманы» һәм «Кыямәт» исеме белән
басылып чыккан шигырьләрендә ул,
идеализмга бирелеп, сугышка алланың
ачулануы нәтиҗәсендә килеп чыккан
бер күренеш дип карады. Ләкин сугыш
барышында инде бу фикернең
ялгышлыгым аңлады, алланың
юклыгын сиздерә башлады. 1915 елда
инде ул «Юктырсың ла, алла» дигән
мәшһүр шигырен яза. Бу —
шагыйрьнең үзенең генә түгел, бәлки
тагын шундый бик күп газап
чигүчеләрнең аңнарында реаль
тормышның ачы хәкыйкате астында
туган фикерләр:
Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң, Сабыр
итмәс идең бу эшкә, Бөтен кодрәтеңне баглап
куймас Идең җирдә алтын, көмешкә...
Күрер идең көчсез бәндәләрне, Ярдәм итәр
идең аларга, Ирек бирмәс идең көчлеләргә,
Көчсезләрне болай таларга.
Монда да әле М. Гафури тулысыңча
атеист шагыйрь түгел. Ул әле икеләнү
һәм алланың барлыгына шикләнү
дәверен кичерә. Ләкин инде ул монда
диннәрнең халыкка бәхет тә, рәхәт
5 Тәзкирәңә — истәлегеңә.
6 Сәфаләтен — түбәнлеген.
7 Җәһаләтең — наданлыгың.
8 Сарих золым- ачыктан-ачык җәберләүче.
тормыш та китермәвен ачык әйтә:
Бәндәләрең булды чын бәхетсез, Диннәрең дә
файда бирмәде, Тәгълиматың ошбу көнгә
чаклы Сәгадәткә ирештермәде, —
ДИ.
Дин башлыклары һәрнәрсәне яз-
мышка, тәкъдиргә кайтарып калды-
рырга яраталар. Бу алар тарафыннан
һәрвакыт һәм һәр җирдә шулай
кабатланып килгән. М. Гафури шул
ялган карашка да,, халык интересыннан
чыгып, бәя бирә, тәкъдир дип
йөрүләрнең тик ялганнарны, ал-
дауларны каплап торучы нәрсә генә
булуын фаш итә:
Күзеңне йом, кирәкмәс, кылма тәдбир, Мөкаддәрдә
язылган шуйлә «тәкъдир». Ашарга аш таба алмый
фәкыйрьләр, Киемнәре ямалган — бу да «тәкъдир».
•Бүтәннәр алга китмәкләре бүтән эш; Мөселман
артта калган — бу да «тәкъдир». Фәкыйрь
мазлумнарга һәрбер тарафтан Хисапсыз ук кадалган
— бу да «тәкъдир».
Бары «тәкъдир» бүтән һичбер сәбәп юк. Беземчә,
җөмлә ялган булды тәкъдир...-
ДИ.
Беренче рус революциясенең кик
рәвештә җәелүе белән татар проле-
тариаты арасына да революцион
әдәбият килеп керде. Царизмга каршы
бердәм көрәш идеяләре халыклар
дуслыгын ныгытып, ислам по-
зицияләрен бик нык какшатты. Ха-
лыкның азатлыкка, яктылыкка чыгуына
богау салып торган дин башлыкларын
фаш итү демократик әдәбиятта зур
урын алды. Тукай кебек язучылар
«соры корт, гөмбә баш- лар»ны
рәхимсез рәвештә кыйнарга
керештеләр. Тукай гәрчә үзе дә диннән
аерылып җитмәвенә карамастан,
халыкның йөрәк тойгыларын,
омтылышларын тирәннән аңлаган
шагыйрь буларак, халыклар дуслыгы
турында, руханилар турында
'шигырьләр язды. Тукай әсәрләре
атеизм идеяләренә хезмәт итәләр.
Бары тик. Бөек Октябрь социалистик
революциясе хезмәт ня-
89
ләренә диннән һәм аның хорафатла-
рыннан азат булу 'Мөмкинлеген бирде.
Совет хөкүмәте үзенең беренче
адымында ук динне хөкүмәт эш-
ләреннән аерым дип игълан итте һәм
төп игътибарны хезмәт ияләрен
материалистик рухта тәрбияләүгә
юнәлтте, дингә каршы тәрбия һәм
аңлату эшләрен системалы рәвештә
алып баруны бурыч итеп куйды. Менә
бу бурычны үтәүдә татар совет
язучылары актив эшләп килделәр һәм
киләләр.
М. Гафури үзенең совет чорында
язган әсәрләрендә дә капитализм
вакытындагы хезмәт ияләрен газап-
лаган күренешләрне чагылдыруга зур
урын бирде. Шундый күренешләрдән
берсе итеп руханиларның, байлар
шикелле үк, халыкны газаплаучылар
икәнен 1927елда басылып чыккан
«Кара йөзләр» повестенда гаять көчле
итеп, җанлы образларда күрсәтте. М.
Гафури үзенең «тормыш баскычлары»
исемле повестенда иске дини
мәдрәсәләрнең реакцион, караңгы
пәрдәләрен ертып ташлады. Мәдрәсә
һәм дин башлыклары шәкертләрне
чынбарлыктан кирегә өстериләр, башка
халыкларга дошманлык рухында тәр-
биялиләр, хезмәт ияләренең җилкә-
сендә паразит булып яшәргә өйрәтәләр.
Бөек Социалистик революциядән соң
дин башлыкларының иң күп өлеше
турыдан-туры контрреволюциям
булышлык итте. Алар, әле ул
вакытларда халык массасы аңында
сакланган дини ышануларга таянып,
халыкны Советларның дөрес
политикасына каршы котыртырга
маташтылар.
Менә шушы динчеләрнең контр-
революцйон хәрәкәтләрен татар совет
әдәбиятында беренче чиратта фаш итеп
чыгучы Г. Камал булды Ул үзенең
«Капитал иярченнәренә» исемле
шигырендә:
Ялганлыйсыз, сезнең теләк соң динмени?
Сезнең максат күбрәк табу деньгнне, Шөһрәт,
дөнья, акча сезнең теләгегез, Сораныгыз,
баегыздан теләнегез, —
ди.
«Милләтчеләр, динчеләр» дигән
шигырендә уЛ түбәндәгеләрне яза:
«Безнең максат дин генә»
Диючеләр деньгигә Кызыгалар,
чабышалар, Бик җиңел: нәкъ җил
генә.
«Мин тырышам, милләтем Өчен
генә һиммәтем», Диючеләр
чабышалар Акча артыннан көн вә
төн.
Коммунистлар партиясе җитәкче-
легендә ирекле һәм бәхетле тормышка
ирешкән күп милләтле совет яшьләре,
төрле телләрдә сөйләшүләренә
карамастан, бер теләк, бер уй белән
яшиләр. Алар коммунизм төзү көрәше
белән яналар. Моннан 30 ел элек ук
татар совет язучысы һ. Такташ совет
яшьләренең шундый уйларын
чагылдырып:
Без ачулы сыйныфның уллары, Бездә
һәммәбездә теләк бер, Коммунизм өчен зур
көрәшкә һәр сәгать, һәр минут без хәзер! —
ДИП ЯЗДЫ.
Яшьләрне коммунистик рухта тәр-
бияләү мәсьәләсе үз эченә, әлбәттә,
иске хорафатларга, дини ышануларга
каршы көрәшне дә ала. Ленин
комсомолы сафына берләшкән яшьләр
революциянең беренче елларында ук
дини хорафатларга каршы актив көрәш
башладылар. Алар үзләренең шул
әһәмиятле политик эшләрендә беренче
чиратта искедән калган дини
йолаларны, хорафатларны юк итү
теләге белән хәрәкәт иттеләр.
Яшьләрнең бу көрәшләренә совет
язучылары үзләренең тирән идеяле
әсәрләре белән булышлык иттеләр һәм
итәләр. Гражданнар сугышы
елларында, авыр көрәш көннәрендә
әдәбият мәйданына килгән яшь
язучылар беренче адымнарында ук үз
алларына иске идеологияне җимерү,
яшьләрне материализм рухында
тәрбияләү бурычын куйдылар. Моның
матур үрнәкләрен М. Максуд бирде. Ул
үзенең нәсерләрен шул темага,
яшьләрне дини йолаларга каршы
тәрбияләүгә багышлады. Менә аның
«Язмышка каршы», «Оҗмах сезгә,
дөнья безгә», «Ник туганын аңлады»
кебек нәсерләре. М. Максуд бу
әсәрләрендә, бер яктан, руханилар
тарафыннан күп еллар буенча сөйләнеп
килгән тәкъдир, язмыш төшенчәләре
90
нең ялган икәнен, аларның эксплуа-
татор сыйныф интересын яклаучылар
тарафыннан яшәтеп килүен күрсәтсә,
икенче яктан, шунда ук яшь
комсомолец авызыннан шул иске
тормышка нәфрәт тә белдерә. Совет
шартларында партия-комсо- мол
тәрбиясендә яшьләрнең аңы ничек үсә
баруын күрсәтә. 1920 елда язылган
«Оҗмах сезгә, дөнья безгә» исемле
нәсерендә М. Максуд совет
шартларында аңнары үсә барган
яшьләр исеменнән:
сРәхәте юк, михнәте күп, Утка янсын
дөньясы! —
дип җырлый идек без әүвәл заманнарда.
Бай табигатьтә без хәерче идек. Киң
дөнья безгә тар иде. Наданлык, коллык,
ачлык, җәберләнү, кимсетелү — безнең
кыйсмәтебез иде.
— Сабыр кирәк, сабыр! — диләр иде
шәрык муллалары. — Аллаһе тәгалә
хәзрәтләре рәхмәтле, ул юмарт. Фани
дөньяда никадәр артык җәфа чиксәң—
.«тегендә» мең кат әҗерен татырсың...
— диләр иде.
... Менә бүген без, «теге дөнья»
оҗмахыннан кул селтәп, шушы дөньяда
кешечә торыр өчен, берләшү, бер эздән
бару, алгы көндәге эшләрнең планын
сызу өчен революция казаны — кызыл
Москва шәһәренә җыелабыз.
— Шәрык шаһлары, байлары,
дәмулл алары!..
— Оҗмах сезгә,
— Дөнья безгә.
Без аңар хуҗа була алырбыз», —
дип язды.
Татар совет әдәбиятында зур кү-
ләмле, югары художестволы әсәрләр
биргән классик язучы Ш. Камал үз
иҗатында дингә каршы көрәш алып
баруы белән дә күренекле урынны тота.
Аның тарафыннан иҗат ителгән, төрле
әсәрләрендә бирелгән уңай образлар —
авылда (Каюм, Мостафа, Шихрай,
Мәдинә һ. б.) һәм шәһәрдә (Кузнецов,
Габбас Галин, Фәтхи һ. б.) яңа тормыш
төзү өчен көрәшүче алдынгы кешеләр.
Алар шул көрәшләрендә диннең дә
сыйнфый дошман тарафыннан корал
ителгәнен яхшы төшенеп хәрәкәт
итәләр, киң күпчелек хезмәт массасына
диннең һәм динчеләрнең зарарын
күрсәтү буенча эшлиләр. Менә «Матур
туганда» романындагы образларның
берсе — Каюм. Ул авылда дингә каршы
докладлар ясый һәм шул
докладларында хезмәт ияләренә
дөньяның килеп чыгуы, диннәрнең
халык зарарына булуы турында аңлата.
Совет яшьләре һәм үсмерләре үзләре
дә дингә каршы көрәшкә актив
катнашалар. Ш. Камал шул фактны
үзенең әсәрендә уңышлы чагылдырган.
Романның эпизодик геройларыннан
берсе булган Закир, сәхнәгә менеп,
динчеләргә, кулакларга каршы үзе
чыгарган куплетларны сөйли.
Ш. Камал романында совет яшь-
ләренең инде дингә каршы көрәшләре,
үзләренең фикер ягыннан үсә барулары
күрсәтелә.
Дингә һәм дини хорафатларга каршы
көрәш мотивлары безнең
язучыларыбызның күп кенә әсәрлә-
рендә чагылды. Алар, бер яктан, дини
хисләрнең кешелек дөньясын артка
өстерәгәнен, аның илебездәге халыклар
дуслыгын какшатуга хезмәт иткәнен
әдәби чаралар белән ачып бирсәләр,
икенче яктан, барлык дини
хорафатлардан азат булган, дөньядагы
иң алдынгы, иң прогрессив идея булган
коммунистик идея белән рухланган яңа
кеше образларын тудырдылар.
Атеистик мотивларны чагылдырган
әсәрләрне без татар совет
язучыларының бик күпләренең
иҗатларыннан таба алабыз. һ. Такташ,
М. Гали, И. Гази, К. Нәҗми, М. Әмир,
С. Хәким һ. б. бу мотивны һәркайсы үз-
ләренең иҗатларында теге я 'бу дә-
рәҗәдә чагылдырып үттеләр.
Хезмәт иясе массасы дини сөремнәр
белән агуланган вакытта хаким
сыйныфларга халыклар арасында
дошманлыкны кабартырга мөмкинлек
булуын, революциядән соң ул
шартларның юкка чыгуын К. Нәҗми
үзенең «Зәңгәр сукмак» исемле хи-
кәясендә күрсәтә. Заболотное исемле
рус авылы белән Ямансаз авылы
арасында, патша хөкүмәте вакыт-
ларында милли һәм дини аерымлыклар
аркасында, еш кына аңла
91
шылмаулар чыгып торган. Алар хәтта
ике авыл арасына күпер дә
салмаганнар. Революциядән соң бу ике
авыл арасында бәйләнеш көн- нән-көн
көчәя, ике авылның хезмәт ияләре
берләшеп «Зәңгәр сукмак» исемле
колхоз төзиләр, аларны хезмәт
интереслары, яшәү интереслары
берләштерә.
Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү
чорында сыйнфый дошманга каршы
көрәш шартларында, авыл хезмәт
ияләре массасының аңы үскәннән- үсә
барды. Коммунистлар партиясе
җитәкчелегендә алып барылган
культура революциясе үзенең уңай
нәтиҗәләрен бик тиз бирде. Менә нәкъ
шул вакытларда халык, үз
инициативасы белән, мәчет биналарын
клуб һәм уку йортларына әйләндереп
файдалана башлады. Менә шушы
моментның чагылышын без язучы М.
Галинең «Рәхмәтулла тегүче» дигән
хикәясендә күрәбез.
$
* &
Диннең сыйнфый роленә Маркс
тарафыннан: «Дин — халык өчен
әфьюн», дип билгеләмә бирелде. Ленин
бу билгеләмәнең әһәмиятен аеруча
күрсәтеп узды. Ул үзенең «Эшчеләр
партиясенең дингә мөнәсәбәте
турыңда» дигән хезмәтендә болай дип
яздык «Дин — халык өчен әфьюн,
Марксның бу сүзләре марксизмның дин
турындагы мәсьәләләрдә бөтен бер
дөньяга карашның нигез ташы булып
тора» 9.
В. И. Ленин империализмны «чери
башлаган капитализм» дип, им-
периализм чорының буржуаз дәүләтен
«чери башлаган паразитик капитализм
дәүләте» дип характерлаган иде. Бу
чери башлау империализм
тормышының барлык тармакларында
— экономикасында, җәмгыять
тормышында, мораль һәм культура
өлкәсендә дә бара. Менә 1нул реакцион
күренешләрнең берсе булып, буржуаз
тормышта мистикага һәм юк-барга
ышанулар көчәйтелә. Империалистик
илләрдә буржуаз галимнәрнең шактый
өлеше мисти- цизмга бирелә. В. И.
Ленин, шундый галимнәрне күздә
9 в- и. л е н и н. Әсәрләр, XVI т., 68 бит.
1 Сталин — «Марксизм һәм милдг колониаль мәсьәлә». Җыентык, ТатгоснздГ 1939 ел, 64 бит.
1 И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, X басма, 221 бит, Татгосиздат.
тотып, аларны үзенең «Сугышчан мате-
риализмның әһәмияте турында» дигән
мәкаләсендә «попчылыкның дипломлы
лакейлары» дип атады.
Дин башлыклары һәрвакытта да
хаким сыйныф интересларын яклау-
чылар булдылар. К. Насыйри ишан-
нарның үз авторитетларын ныгыту өчен
ялганнар оештыруларыннан, бер
ишанның үзенең кардәш кызыннан
җиләк җыйдырып, җиләкне алла
тарафыннан җибәрелгән бүләк дип
аңлатуыннан көлгән иде; хәзер дә чит
ил руханилары шундый ук методлардан
файдаланалар. Мәсәлән, Франциядә
дин башлыклары Бано дигән авылда 12
яшьлек бер кызны, «минем яныма алла
анасы килде һәм авыл тирәсендәге
чишмә янында барлык авыруларны
терелтергә вәгъдә итте», дип сөйләргә
өйрәтеп’ куйганнар. Руханилар бик
тизлек белән шул «изге чишмә»
турында зур реклама таратканнар,
аннан үзләренең экономик якларын
яхшырту һәм дини йолаларны ныгыту
өчен файдаланырга керешкәннәр.
Билгеле, алар- га бу эштә власть
органнары да тиешле ярдәмне
күрсәткәннәр. Капиталистик җәмгыять
хезмәт ияләрен наданлыкта, мораль һәм
физик коллыкта тоту өчен һәртөрле
әшәкелекне эшләргә хәзер тора һәм
эшли.
Дин һәм дин башлыклары һәрва-
кытта да реакцион көчләрнең таянычы,
прогрессның дошманы булды. Бөек
галим Джордано Бруноны ма-
териалистик карашларны яклаган өчен
Рим шәһәрендә утка якканнары
шикелле, дин башлыклары бүген дә
демократия һәм прогресс яклы
кешеләрне утка салалар, иң алдынгы
караш булган коммунизм идеясен юк
итәр өчен бөтен көчләрен бирәләр.
Демократияне, бәйсезлекне яклап
чыккан халыкларны Америка, Англия
һәм Франция империалистлары чиркәү
исеменнән үтерәләр, канга батыралар.
Үз вакытында Италия һәм Германия
фашистларына булышлык итеп килгән
Рим папасы 1942—43 елларда
Сталинград кырларында сугышлар
барган вакытларда ук Америка
империалистлары белән
92
килешә башлый. Демократик көчләргә
каршы көрәшү турында 1948 елда Рим
папасы Америка империалистлары
белән яшерен договор төзеделәр. Менә
шуның өчен дә католицизм бүген дә һәр
адымын агрессорларга булышлык итүгә
кора. Папа Пий XII Европа илләрен
коллыкка төшерүгә, халык
демократиясе илләрен юк итүгә
юнәлтелгән «Трумэн доктринасы»,
«Маршалл планы» дип аталган
империалистик планнарны, Советлар
иленә каршы агрессияне эченә алган
«Көньяк Атлантика пакты»н яклап
чыга. 1948 елның мартында аның атом
бомбасы куллануга каршы чыгудан баш
тартуы да дин башлыкларының
турыдан- туры Америка
империалистларына хезмәт итүләрен
ачык күрсәтә.
Коммунистик партияләр информ-
бюросы Тито—Ранкович бандалары-
ның предательлекләре турында белдерү
ясагач, Ватикан радиосы аларны
католик чиркәвенең ышанычлы уллары
дип игълан итте. Демократиягә хыянәт
иткән Тито һәм аның иярченнәренең
дин башлыклары белән бергәләп,
Америка империалистларына хезмәткә
күчүләре турында хәзер берәү дә шик
тотмый.
Азатлыкка омтылучы» миллионнар-
ча хезмәт ияләрен Америка, Франция
империалистлары Азиянең күп җир-
ләрендә канга батыралар. Кореянең
хезмәт һәм тынычлык сөюче халкын —
картларын-яшьләрен, хатыннарын,
балаларын тупка, бомбага тотарга
приказ биргәндә дә Американың
хәзерге президенты Трумэн «тынычлык
өчен» дигән булып дога кыша. Шул юл
белән күпчелекнең аңына дин
исеменнән йогынты ясарга уйлый.
Католик чиркәве шикелле үк, мөселман
руханилары да империалистларга
булышлык итәләр. Төркиядәге
мөселман руханилары, Төркия
хөкүмәтенең беренче буларак Америка
агрессорларына булышуына фатиха
бирделәр. Төркия мәҗлесе Корея
халкын канга батыруда катнашу өчен
гаскәр җибәрергә карар итте. Менә
шуның өчен дә реакция терәге булган
дин башлыкларының халык
зарарларыма эшләүләрен фаш итү
барлык аклы гражданнарның әһәмиятле
бурычларыннан берсе булып тора.
Иптәш Сталин дингә каршы эшне
дөрес кую кирәклеген берничә тапкыр
күрсәтеп үтте. 1913 елда ук «Марксизм
һәм милли мәсьәлә» дигән хезмәтендә
диннәрнең пролетариат интересына
каршы булганын ачып бирде. «Социал-
демократия,— дип язды иптәш Сталин,
— католицизмны һәм протестантизмны
кысуларга каршы һәрвакытта да про-
тест ясаячак, уй һәрвакытта дз
милләтләрнең теләсә нинди динне тота
алу хокукын яклаячак, ләюГи шул ук
вакытта ул, пролетариатның дөрес
аңланган интересларыннан чыгып,
католицизмга каршы да,
протестантизмга каршы да, пра-
вославиега каршы да агитация алып
барачак, һәм ул моның белән дөньяга
социалистик карашның тантанасына
ирешергә тырышачак» L
Безнең илдә бөек коммунистлар
партиясе җитәкчелегендә социализм
идеясе тантанага иреште. Ләкинәле
кешеләрнең бер өлешендә капита- ,
лизмның калдыгы булган дини хис-/
ләргә, дини хорафатларга ышануның
бетеп җиткәне юк. Шуңа күр] дә дини
хорафатларга каршы көрәшү бүген дә
әле актуаль мәсьәләләрнең берсе булып
тора. Иптәй Сталин дингә һәм дини
хорафатларга каршы системалы
рәвештә пропаганда алып бару
кирәклеге турында өйрәтә. 1927 елда
«Беренче Америка эшчеләр
делегациясе белән беседа»сында: «Без
дини хорафатларга каршы пропаганда
алып барабыз һәм алып барачакбыз»,—
дип ачык куйды, һәм шунда ух дингә
каршы пропаганданың әһәмияте һәм
аның ни өчен кирәк булуы . турында да
аңлатты: «Партия дингә карата битараф
була алмый һәм ул | һәрбер һәм төрле
дини хорафатларга каршы, дингә
каршы пропаганд! алып бара, чөнки
партия фән яклн

ә дини хорафатлар фәнгә каршы
баралар, чөнки һәрбер дин фәнгә капма-
каршы бернәрсә ул» — диде.
Без югарыда татар классик әдә-
биятында һәм совет язучылары
әсәрләрендә атеистик мотивлар ту-
рында яздык. ■ һәм ул әсәрләрнең татар
совет яшьләрен иске дини хорафатларга
каршы тәрбияләүдә тоткан урыннары
турында сөйләдек. Ул әсәрләр әле бүген
дә үзләренең тәрбия ягыннан
әһәмиятләрен саклыйлар,
эксплоатацияле җәмгыять
шартларында хезмәт ияләренең аңына
кереп, әле дә бер өлешендә сакланып
калган дини ышануларны юк итүдә
ярдәм итәчәкләр.
Безнең язучыларыбызның бурыч-
ларын иптәш Жданов үзенең
«Ленинград» һәм «Звезда» журналлары
турында сөйләгән докладында ачык
билгеләп узды. Ул анда: «Совет
язучылары безнең яшьләрне күтәренке
күңелле итеп, үзләренең эшләренә
ышана торган итеп, бернинди
кыенлыклардан ку- рыкмый торган
итеп тәрбияләүдә, халыкка, дәүләткә,
партиягә булышлык итәргә тиешләр»,
— диде.
Безнең язучыларыбыз, иптәш
Жданов таләп иткәнчә, халкыбызга,
беренче нәүбәттә, илебезнең уңыш-
ларын, алдынгы кешеләребезнең ге-
роик эшләрен күрсәткән яңа әсәрләр
бирерләр, укучыларыбызны комму-
нистик рухта тәрбияләрләр һәм шуның
белән бергә, гәрчә халкыбызның бик аз
өлешендә генә булса да сакланып
калган дини хорафатларны тәмам
бетерү өчен көрәшерләр.

94