Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ
Ачылды мәктәп ишеге, Класслар тора балкып. Җыйнаклык һәрбер кешене Үзенә тора тартып.
Залларда, класс эчендә, Тәмле чәчәкләр исе. Әйтерсең, июнь аеның Иртәнге җиле исте.
Иң алда, зур зал түрендә, Бер гүзәл рәсем тора.
Ул рәхәт биреп күңелгә, Карый елмаеп кына.
Мәктәпкә кергәч баланың Рәсемгә төшә күзе. Кабатлый ул үз-үзенә Сталин — дигән сүзне.
Шушы исем белән сабый Беренче телен ачты; Шушы исем белән бүген, Мәктәпкә аяк басты.
Юлбашчы күзәтәсыман Баланың һәр сулышын. Елмайган шикелле була Күреп аның уңышын.
Бу исем аның гомерендә Иң якын исем булыр.
Бу исем белән ул кыю, Куркусыз, көчле булыр.

ТАШЧЫ
Җиңнәрен куйган сызганып, Кулында чүкеч аның. Әйтерсең, ул һәрбер ташка Куша үзенең җанын.
Уңайлы булсын, ди, һәр таш, Кырларын ала китеп;
Тырышып эшли ул юлны, Шома һәм тигез итеп.
Соры тасмалар сузгандай, Урманнар, кырлар ярып, Ташчы үтә алга таба, Юлсыз җирдән юл салып.
Шәһәр белән авылларны Ул бергә тоташтыра. Рәхмәт әйтерләр шофёрлар Юл төзүче ташчыга.
Сындырып арба күчәрен Казылмаларга төшеп, Юлчылар, инде, моннан соң Кунмаслар кырда өшеп.
Егетнең уе, теләге Яхшылык белән тулы. Бәхетнең дәвамы булып, Сузыла аның юлы. һәр адым юл арткан саен Күңелле була аңа. Якыная бара хәзер Коммунизмга ара.
НӘҖИП МАДЬЯРОВ
АШЛЫК КИПТЕРҮЧЕ
Дөрләп яна коры утыннар Сушилканың иркен мичендә, Илле центнер ашлык киптерде Алсу монда бер төн эчендә.
Иртәгесен халык шау итте. Шушы хакта төрле сүз китте; Гали сөйли: «Алсу кебек кызга Гаҗәп түгел бу эш ул тикле».
Галидән соң Вәли сөйләде:
— Мин, — ди, дуслар беләм шунысын, Кипсен өчен, Алсу ашлыкка Биргән ахры йөрәк җылысын.
МӨБАРӘК КӘРИМОВ
*
АЛМА БАКЧАСЫ
Дошман илебезне басып Алмакчы иде, — Сугышка китте әтием, Бакчачы иде.
Киткәндә зур бер бакчага Җитәрлек итеп, Алма орлыклары чәчте, Истәлек игеп.
Хезмәте бушка китмәде — Яшь үренделәр
Колхоз бакчасына илтеп, Күчерелделәр.
Ә үзе кайта алмады, Күп еллар үтте.
Бу урында инде хәзер Зур бакча үсте.
Әтиемне сагынып искә Алган чакларда, Су сибәм барып бакчага, Алмагачларга.
һәр яз саен бакчаларга Кошлар кайталар.
Алмагачлар һәм чияләр Чәчәк аталар.
Колхоз бакчасында көзен Алмалар пешә.
Шул вакытларда исемә Әтием төшә.
Тик әти юк шатлыкларны Уртаклашырга —
Бакча булып шаулый эше, Ватан каршында.

55
Н. ИСӘНБӘТ
НУЖА БАБАЙ
(Ә к и я т-с а т и р а)
Борын-борын заманда, Борны сынган команда, Керенский качканда, Патша базда ятканда, Ярман сугышын бетереп, Кайтып килә икән бер солдат. Исме булган Самат.
Карап торсаң — шундый хәл: Шинеле өзелгән, Сакалы тезеннән.
Ул булган 17 нче еллар.
Кырылып беткән тимер юллар.
Көзге төн, ди, пычырак, Караңгы, ди, юл ерак. Алай да сер* бирү юк, Кайта бирә безнең Самат, Тәпи-тәпи шпал санап.
Килә торгач юл буйлап, Хатынын, бала-чагасын уйлап, Очкан киткән бер базга.
Төшеп бара рәхәтләнеп, Нигә моннан чыгарга? Акчасыз фатир табылды. Туры килә кунарга...
— Алай да бездән уза, ди, Болай да бездән уза, Тәмәке дә беткән икән, Их, нужам минем, нужа!
Шулай дип әйтеп тә бетмәде, ди, бу байгыш,
— Әү, дип әйтте моңа бер тавыш. Аптыраган Самат.
Кесәсеннән ярты чуен таба чыгарып, Кабызып җибәргән бу, чакмасын чагып.
Карап җибәрсә шул чак — Янында бәләкәй генә бер карт. Үзе бөкрәйгән.
56
Күзе чекрәйгән, Аягы, ди, камылдай, Үзе тагы җитмәсә Бертуктамый к ы й м ы л д а й.
— Син, бабай, ди, нишләп монда?
— Нишләп булмыйм мин монда? Мин дә синец белән кайтам. Син кая, ди, мин шунда.
— Ай-Һай, дигән Самат. — Кайтырсың, ди, кайтуын да, Кайтыр юлым бирсәм санап: Озын-озын юллар булыр, Кама дигән сулар булыр, Ул Камада бер пристань, Исеме булыр Пьяный Бор; Каршы ягы сазлар булыр, Анда кайтып җиткәнче, Көзләр үтеп язлар булыр; Анда бик күп җирләр баргач, Килеп чыгар безнең авыл. Аның исме «Татар бөлгән»,
Ник, дисәң син, «Татар бөлгән» — Безнең җирне бояр элгән. Теләнчеләр авылы безнең, Шуңа күрә «Татар бөлгән».
Син, ди, башыңнан ук чыгар бу уйны Үзең син, ди, кисап буе, Анда хәтле кайтырга, ди, Сиңа—далёкы да балта сап буе...
Шунда әйткән теге карт:
— Кайталмасам, сумкаң бар, Мине шунда салырсың; Күтәрергә аркаң бар,
Үз аркаңа алырсың;
Мин ич синең үз бабаң, Мин кая да сыялам, Кирәк булса кечерәям, Кирәк булса зураям.
Самат әйткән:
— Алай икән,
Үзең минем бабай икән, Нигә белмим соң, ди, мин сине? Яле, әйтче исемеңне.
Бабай торып әйтә инде: — Исемемне, ди, белмәсәң Ни дип мине чакырдың? Әй, дидең, нужам, нужам; Мин синең нужаң булам. Әле син күрдең солдат нужасын.. Инде күрерсең Самат нужасын; Син бит солдаттан кайтасың, Тагын Самат буласың?
57
Самат абзый да солдат бит, Хәйләкәр бит, әкият, Картның чамасын сизгәч тә Куанган була кинәт:
— һай, ди, менә табыштык ич, Нужа бабам икәнсең,
Бик куанып алып кайтам, Менә яхшы иткәнсең.
Күрәсеңме битемне, ди, Монда ятып ни үсте? Иягемә тагып кайтам Чабынырга себерке; Икәү мунча чабынырбыз, Суга манчып кагынырбыз... Алай кечерәя белсәң, Кулыңнан килә мәкер, Тагып кына кайтам сине, Кил, ди, баклажкама кер!
Шулай дигән дә бу, Тиз генә янындагы флягасын ачып Тегеңә сузган;
Карт кысылган, сузылган — Башы-боты бер казан — Баклажкага тыгылган.
Шул уңайга нишли бу кешең?
Дөнья күргән солдат бит, Нужа анда керү белән Тыга да куя бөкесен!
Китмәсен дип төртеп чыгып, Урап куйган өстеннән тимер чыбык. Аннан әйткән:
— Мин, дигән,
Декрет алып Лениннан, Кайтып киләм бу заман Җиргә социализация ясап, Котылырга нужадан, Син, ди, һаман миңа, ди, Тагылырга уйлаган?
Юк хәзер, ди, анысы булмас, Хәзер үзебезнең власть!
Шулай дигән дә бу
Баз төбендәге зур гына бер ташны күтәргән,. Баклажканы шунда салып, Өстенә ташны түнтәргән.
— Алла! дигән, башы беткән, Сытылган шунда Нужа, Нужаның эшен бетереп, Котылган шунда бу да.
Баздан чыккан да Самат
Тагын киткән үз иленә шпал санап.
Ярый киткән;
Гомер үткән;

Ун-унбиш ел, егерме, һәр ел үткән зур дан белән Яулап алып җиңүне.
Ул баз җирләр төз булган, Халык илне торгызган, Менә килгән фашист явы, Шул җирдән Гитлер узган. Үзе белән бергә килә Туп өстендә кодасы, Эрзац ашап теше төшкән. Ансы — фашист нужасы.
— Кол итәм, ди, Рәсәй халкын, Эчерәм нужа шулпасын!
Шулай дип, узган бире, Чәчләре тузган көе, Ул да түгел, безнекеләр Борнына бәргән кире. Гитлер калган исәңгерәп, Бераз торгач изрәп-миңрәп, Нужасын ул этә-төртә:
— Тиз булыш, ди, рәтем китә... Җитмәсә, ди, катыша
Минем эшкә Катюша!
Нужа ары сугыла, бире' сугыла, Абына да егыла, Кая ярдәм итсен бабай.
Көчкә тора, хәсерәт, Шешәдән күренгән кебек Үзе калган әлсерәп.
— Юк, булмый, ди, миннән, кода, Минем дә теш үтми монда, Монда булырга тиеш, ди, Минем бертуган Нужа.
Үткән Ярман сугышында Мин үзем, ди, йөрдем шунда, Мин тордым, ди, яр башында, Ул төште, ди, яр астына, Тагылды ул шул чакта Самат дигән солдатка.
Ул, ди, иске Рәсәй Нужасы, Аны тапсак, эшләр уңасы.
Гитлер әйтә:—Алаймы?
Бар, бар тап үзен тизрәк, дип Алга төртә бабайны.
Үзе, жулик, артка тая, Берлин капкасына таба...
Ул ара да бу ара, Безнең гаскәр шул ара, Менеп китә Рейхстагка, Төшә Берлин төбенә, Гөмберт шунда Гитлерыңны, Үзе казыган гүренә.
Ансы алай, Нишли, диген, Нужа бабай?

59
Тора бер чак аягына, Карана бу, як-ягына. Каян табарга туганны, Рәсәйдәге Нужаны? Эзләргә кирәк солдатны Башта теге Саматны.
Карый Нужа, кая анда! Бөтен яклап төзү бара. Машина да машина, Кит, кит, диләр, басылма! Шәһәргә керергә шүрли, Килә авыл башына.
Сорашалар картны камап,
— Ни эзлисең карап, карап?
— Шуны эзлим карап, карап, Югалттым, ди, бер кешене, Исме аның Самат,
Үзе булыр солдат, Сакалы тезеннән, Шинеле өзелгән. Ул үзе, ди, тегеннән, «Татар бөлгән» иленнән.
Шаркылда^! көләләр аннан, Ул нинди «Татар бөлгән»? Каян чыккан кара сүз? Иске авыздан яңа сүз?
Ачуы килә Нужаның.-
— Нәрсәсен сорыйм, ди, мин аның?, Мин үзем, ди, ул төнне
Булдым чокыр өстендә, Саматның әйткән сүзләре Бүгенге күк исемдә: Озын-озын юллар булыр, Кама дигән сулар булыр, Ул җир булыр — Пьяный Бор;
Анда да булмаса, китәм түбәнгә. Ул, ди, «Татар бөлгән» дә.
Аптырасаң аптыра, Нужа юкны таптыра, ди. Башланган эш — беткән эш: Ай уза да көн уза, Кама суларын кичеп, Лаеш шулпасын эчеп, Красный Борга җитте Нужа. Карый, малай, нинди җир бу? Ул көткән җир булмады бу! Пьяный да юк, бур да юк, Бер Самат та монда юк!
— Әһә, ди, бу болай булса. Үз илендә бу бәндә, Җәяүләп китә артыннан Эзләп, «Татар бөлгән»гә.
60
Әйтмим сезгә — күпме йөргән.
— Кайда, ди, бу «Татар бөлгән»? Каян гына сорап үтми,
Берәү дә юк аны белгән.
Юк югын да, чыга бит ул, Берәү аңлатып биргән : Очраган бер үткен җиңги, Ул көлеп болай дигән:
— Бер ягың — нефть вышкасы, Бер ягың — кыр станы, Барган юлың гөл арасы — Совет Татарстаны!
Нишләп хәзер татар бөлсен? Ул элек, ди, татар бөлгән. Ул элек, ди, «Басурманнар», «Түбән Коллар», «Сатылган»нар, «Иске мунча», «Иске Таш», «Иске Лашман», «Иске Таз», Тагын шундый каңгырган, Тәртә башын яндырган Яндык-күдек-Теләнче, Кара Китән, Биләмче — Иске Рәсәй авыллары, Алар хәзер колхоз бары, Беткән ул «Татар бөлгән», Хәзер ул, ди — «Көн Күргән».
Миллионер колхоз булыр ул, Әнә күренә ул авыл, Аңладыңмы?
— Аңладым, ди Нужа бабай, Бар икән, ди, монда бер бай, Колхоз дигән миллионер; Бик баеп чергән икән;
«Татар бөлгән» җирләрен дә Шул алып сөргән икән; Башкасын, ди, торма санап, Бармы, ди, шунда Самат? Белсәң әйт! ди.
‘ Җиңги моңа әйтә инде: — Ник белмәскә, бар Самат, ди. Самат абзыйны белмәскә, Әнә авыл төбендә, ди, Бармы зур йорт тегендә? Ул Самат шунда тора, ди, Хәзер булыр өендә.
— Өендәме? Миңа кирәк шул Самат, ди. Килә Нужа теге йортка, Авыл башына.
Йорт янында машина.
— Бу машина нәрсәгә? ди, Нужа өчен мәсьәлә.
61
Калын капка калын йортка Нужа керә шым гына;
Йортта уйный бор бала, Аннан сорый тын гына:
— Мондамы Самат?
— Монда, ди,
Әти ул, ди, мунчада.
— Шул-шул, ди, Нужа эченнән, Саматкамы мондый йорт, ди? Ярый мунча булса да...
Атлый бу мунчага.
Менә бер заман моның каршына «Көн Күргән»нең бригадиры Самат абзый килеп чыга, Кулларында мунчала.
Бу нинди Самат? йөреше салмак, Иңбашында яхшы костюм. Аксыл төшкән юл-юл бар, Караңгыда да танырсың — Күкрәгендә йолдызлар. Депутат билгесе тагы... Хәер, Ңужа белми аны, Карый, бу, ди, генералмы? Министрмы, адмиралмы? Теге Самат түгел бу... Нужа бабай чигә-чигә Ерактан сәлам бирә.
— Хуш килдең, — ди Самат абзый, —• Әйдә кереп кит өйгә, Нигә кирәк булдым мин, ди, Әйдә, йомышың сөйлә.
Нужа һаман чигә бара,
— Кая керү мин, ди, анда? Мондый өйгә керергә мин өйрәнмәгән; Әллә ялгыш килдем тагын?
Миңа кирәк иде Самат дигән адәм. Ул, ди, үзе иске солдат.
Самат әйтә:
— Ялгышмадың, Мин, ди, Самат, Үзем, ди, солдат.
Син карама өстемә, ди. Тот та йомышың сөйлә.
Я, ни дисен моңа Нужа?
Аптырый да әйтә моңа:
— Юк, син Самат түгел, ди, Мин белгән Самат,
Ул, ди, мужик солдат, Итеге, ди, башсыз булыр,

Буреге, ди, төпсез булыр, Шинеле өзелгән, Сакалы тезеннән;
Ул нужалы солдат иде, Син, ди, күрәм нужасыз, Сезнең бар, ди, машинагыз, Башка кеше буласыз.
Самат әйтә: Нужанымы, Әйе, күрдем мин аны. Әмма ләкин кызык иттем, Бер почмакка постырдым, Баклажкага бикләдем, Башын ташка кыстырдым.
— Баклажкага?
Моны ишеткәч, Нужа бабаң Чыга да тая капкадан.
Гаҗәпләнеп кала Самат:
— Бу, ди, ахры юләр бер карт.
Нужа китә: — Сыз тизрәк!
Усал икән бигрәк!
Әйткәне, ди, дөрес булса, Миңа нишләргә кирәк?
Нужа урынына — Нужа, ди, Туган үчен алыем, Табыйм да бер уракчыны, Биленә, ди, тагылыйм.
Шулай дип әйтеп бетмәде, Кыр башына җитмәде — Көтмәгәндә, каршыдан Килде чыкты комбайн, Авып калды Нужа бабай, Чак ярмады маңгаен.
Нәзек кенә тавыш белән Кычкыра берәү аңа:
— Таптала күрмә, бабай^ ди, /Машинист өстә бара, Яхшылап караса Нужа — • Ир дә түгел, кыз бала!
Кереп китте кыр башына, Урып китте машина;
— Тфү, дип төкрә Нужа.
Бер кыз урып йөргәч, ди, Җитмеш кеше уруын, Корысын Нужа булуың!
Карап тора да комбайн урганын, Тәмам ачуы килә Нужаның:
— Болар нинди халык соң? ди, Җирләре, ди, межасыз, Үзләре, ди, нужасыз, Уллары, ди, үткеннәр, Кызлары, ди, кискеннәр,
Кая соң, ди, мин белгән Теге ярлы, мескеннәр? Бирегез, ди, миңа санап, Юкмы тагын берәр Самат?
Шунда бер карт әйтә моңа:
— Бар иде, ди, бер Самат, Үлеп калды сугышта,
Күп балалы тол хатыны, Әнә, яши теге очта.
— Әһә, бармы шундый хатын? Чыгарыйм, ди, шуның хакын!..
Шуннан... Эшләр киткән, малай, чыннан. Менә килә Нужа бабаң шул өйгә табан Таягын кага тыштан ук шак-Шак. Монда да зур, калын йорт...
— Шунда торамы тол хатын, Унбер балалы Майтап?
Килә шунда Нужа бабай, Тамакларын кыргалап, Ишек ача кармалап.
Бөкрәя дә керә Нужа, Сорамый да, нитми дә, Туп-туры түргә уза. Әлеге дә баягы — Кылдый-былдый аягы. Утыра өстәл читенә, Барын күздән кичерә. Стенага тулган рамнар: Пионерлар, генераллар... Бу ни хикмәт: унбер бала — Алай да тормышы таза? Бабай кала шиккәрәк, Азрак шуа читкәрәк... Туп кебек бер бала түрдә Планер ясап ята, Ул да түгел, кайтып керә Активтан Майтап апа.
— Я, ни йомыш?—ди Майтап.
— Ни йомыш булсын, — ди Нужа, — Килдем, ди, мактап,
Мин, ди, ир булып ялгыз, Син хатын булып ялгыз, Ялгыз хатын хәлсез яши, Хәлеңне сөйлә, балдыз... • * .
Моңа каршы Майтап апа Кискен карый әрсез картка.
— Мин нишләп ялгыз булыйм? ди, Минем канатым колхоз.
Мин нишләп ялгыз булыйм? ди, Үстереп унбер бала, Мин нишләп хәлсез булыйм, ди,

64
Мин булып герой ана?
Мин нишләп малсыз булыйм, ди. Карашып мине
дәүләт?
Мин нигә эшсез булыйм, ди, Намусым булып
хезмәт?
Нуҗа әйтә:
— Ярый, Майтап, Кырыңа бар, эшләп кайт.
JMIIH, ди, үлгән Саматыңның Бабасының энесе...
Мин, ди, үзем шундый карт, Бер эшкә дә
ярамыйм, Син табарсың—мин ашармын, Ашарга
гына ярыйм.
/Мин бер килдем — китү юк, Утыргычтан төшү
юк...
— Ул нинди ят кардәш икән? Яле күрсәт
паспортың?
— Паспортым? — Әйе.
— Янымда юк паспортым, Өйдә калган, ди дә
Нужа, Кечерәеп, бөкрәеп Чыгып тая астыртын...
Шул киткән җиле белән, Итәге-җиңе белән,
Килеп бәрелгән Нужа урам баганасына.
Кочаклаган багананы да, Сөйләп алган бер
монолог шунда:
— Әй, бар иде бер Рәсәй, ди, Беткән икән ул
Рәсәй. Бар иде, ди, монда Нужа — Яланаяк
брамат, Рәсәй иңләп йөри иде, Ашый иде
суррогат.
Мин кем идем? Нужа идем! Мин һәркемнең
башында, Фабрикантлар бии иде Бөлгәч, минем
каршымда.
Болар яши бузасыз, Тол хатын да нужасыз.
Рәсәйдә, ди, мин йбрмәгәч хуҗа булып,
Нишләп йөрим мин монда, ди, Исем тагып —
Нужа булып?
Шулай диеп, Нужа бабай Безнең илдән бик
хурланган, ди, Әле тагы ишетсәгез, мондый җыр
җырлаган,
Канларга барыйм икән?
Нәрсәгә ярыйм икән?
Әллә тагы башым белән Багана кагыйм микән?

Ул шулай дигән арада, Баганада репродуктор
Америка хәбәрләрен Бирә башлый, тыңлап тор!
— Америкада, ди,, һаман
Канга туймый буржуа,
Буржуа, башыннан китми
Кризис дигән зур нужа.
Бу кризистан үз байларын Коткару өчен Трумэн,
Миллиардлар түгеп аларга Туплар койдыра бүген. Шул
туплары белән Трумэн Тыкшынып һәр ж,иргә дә, Көндез
кыңгыраулар кагып Ут ача Кореяга. Азия халкын санап
алар Колдан түбән хайванга Америка гаскәрләре Басып
керә Тайванга. Трумэн шулай илләр басып, Зур нужага
салмакчы, Шул нужадан файдаланып, Байлар баеп
калмакчы.
Ишетте дә Нужа бабай Үрә катты менә, малай. Ике
күзе акаеп, Менә китте масаеп:
— Менә мин, ди, кем икән! Мин әле, ди, зур икән!
Нужалар иле бар икән, Мин икән — американ! Юкка
монда йөрим икән, Хатыннардан кыйналып. Кирәкми, ди,
Саматың да, Гайнетдин дә Банатың! Кирәкми, ди, станың
да Миңа Татарстаның!
Менә мин, ди, менә мин кем — Бай—ярлылык Нужасы,
Монда миңа урын юкмы? Мин Трумэн кодасы!
Шулай дигән дә Нужа Пәрәвездән канат алып,
Җилгә койрыгын тагып, Җил ала. кояш ала. Шул сәгатьтә
үк очып киткән Америкага таба.
Әле дә анда тора, ди. Бездә урынсыз Нужа Анда
кадерле кода, ди. Трумэн үзе приказ биргән Бик зур
набор ясарга,
5. .С. Ә." № 9. 65
Эшсез король, шпикларны
Барсын җыеп асрарга; Безгә
бик күп нужа кирәк Доллар
эшен җайларга, һәр нужадан
безгә файда Бу да ярар
файдага. Шулай дип, бик
зурлап, Күтәреп алганнар,
ди, Бу нужаны да ике
куллап. Кидергәннәр ди
башына Бер цилиндр
эшләпә. Менә дөнья
нишләтә! Маршалл белән
утырып Бергә план кора, ди,
Бизнесмән булып алган да
Кризис белән ура, ди. Байлар
үзен бик ярата, Садакага
тора, ди: Лның исме зур, ди,
хәзер: Исме — Мистер Нужа
ди

5*