Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЗӘКИ НУРИ
УРМАНДА УТЛАР
(Лирик хроника)
Татарстан урманчыларына багышлана.
Дулкын-дулкын яшел үлән Тиеп тора кулларыма. Таныш юлларымнан киләм — Чыктым Вятка буйларына. Күрәм аның, сакчы булып, Нарат үсеп торган ярын; Балкып күккә ашкан нурын, Мәңге шаулы урманнарын. Күз алмыйча карап атлыйм, Бер җырлап һәм бер уйланып. Сине, урман, сине мактыйм, i
Синдә йөрим горурланып.
Син җирнең күркәм, саф көче, Син — матур яшьлеге илнең; Син — солдат, уңыш сакчысы, Киртәлисең юлын җилнең. Академик синең хакта Калын томнар иҗат итә; Сине яклап тора сакта Чик сакчысы ерак чиктә... Ашкынды сиңа йөрәгем, Ашкынды ул шуның өчен: Җырга салырга теләдем Батыр улларыңның эшен.
I
Зур сугышта дан юлыннан үтте,— Таныштыр да бәлки героем... Менә илгә кайтыр вакыт җитте. Алып кайтты герой бер уен: Эчелмәде сулар нинди күлдән, Нинди генә илдә йөрмәдем.
Туган урман! Аерылмадым синнән. Сиңа тиңне һич тә күрмәдем- Җиде-ятның күге астында да Саф һаваңны синең суладым;
Эльба буйлап йөргән вакытымда да Синең чыкның сиздем суларын. Күз йомганда шаулап төшкә керде Таныш нарат, таныш усаклар; Таныш моңың күңелләрдә йөрде... Чыкмас истән мәңге ул чаклар! Күп буынга тарих сөйләр аны. Онытмаслар җирдә кешеләр: «Юнкеролар безнең диварларны Көне-төне ничек иштеләр;
Качак булып ничек йөрде кошлар — Аларның да өен сүттеләр...
Атакадан чыкмый калган дуслар Безгә җиңү васыять иттеләр, һәм без җиңдек! Сугыш сөременнән Тазартылды илнең һавасы, йөрәкләрдә яра калган булса. Хезмәт булыр аның дәвасы. Тынычлыкны эштә яклар куллар, Тигезләрбез барлык окопны...
Кайттым, Лубян! Кайттым, туган урман! Кайттым, әни!..
— Бәгърем! Вакытлы!
II
Улына күзен теки дә, һич туймый карап ана. Сүзләр күп — бер дә, ике дә — Тик... берсе кабатлана.
— Очрашу әллә, акыллым, Булдымы төштә генә.
Кем сораса да хәлеңне Сүзем бер: «эштә» генә. Әйтергә хәтта оялам, Халикъ, дип, таңнан китә. Кайттың дип сөендем, балам, Ә күңел һаман көтә. Ут-давылны ерып чыккан Тәнгә ял кирәк, беләм. Көттем мин бу тынычлыкка Сине бер теләк белән:
Сугыш сөремнәрен кагар, Ял итәр беләкләре;
Кирәк кызын эзләп табар — Кушылыр йөрәкләре. Туйлар-табыннар өчен дә Көч һәм хәл җирр иде. Шулай көйләсәң, эшең дә Жай белән китәр иде...
Ана кабатлый гел шуны, Ишетми калып булмый. (Сүзне бит җилгә очырып һәм суга салып булмый.)

5
Ишетте Халикъ, ашына Соңга калып кайтса да: Ишетте, мендәр астына Башын салып ятса да. Ләкин күп йөрде җавапсыз, Йөрде һәм тыңлый бирде. Өй белән урман арасы — Бары бер юлны белде.
Ill
Монда һәрнәрсә үзенчә көйли кебек, Урманчының йөрәк хисен сөйли кебек. Балталар турый агачны, һаман тук-тук: Салмак эшләүне яратмыйм — тиз һәм нык сук. Кабель буйлап ток йөгерә пычкыларга: Никадәр күп! Каян җитсен көч боларга. Кран өсти: минем кулда бүрәнәләр Очып йөрергә, дип, шулай өйрәнәләр. Олы юлдан гөрләп үтә автомобиль. Минем көч һәм тизлек белән мактана ил.
Гудок биреп сөйләшәләр паровозлар: Кайсы күбрәк агач ташыр, кайсы узар... Ирекле, дәртле хезмәтнең моңнары бу. Лубянның шаулы, шөһрәтле урманы бу. Халикъ һәркөн таңнан торып шунда килә. Якташларның уңганнарын шунда күрә, Ник җиңмәскә һөҗүмдә бу сафлар белән — Тырыш яшьләр Һәм тынгысыз картлар белән! Әйтмәс алар: эшнең телим җиңелен, дип, Әйтер: бөтен кыенлыклар җиңелер, дип. һәркем моторга ябышып туган кебек, Ил аларны бер корычтан койган кебек. Әнә Нургали нишләтә үз пычкысын, Наратның аударган нинди коточкычын. Әнә Сара «ЗИС»ен ничек җитез йөртә. Бишенче норманы инде бүген илтә. Әнә карап күз алмассың Пахом карттан — Бер «күкегә» ике дистә вагон таккан. Әнә кагылганын сизеп Гөлсем кулы Ярсый мотор: «пульсом тулы, пульсем тулы». Әнә ялга кыска сигнал булу белән Парторг килеп җитә таныш юлы белән. Күзе аның йөрәкләргә үтә белә, Сүзе аның байрак булып күтәрелә. — Быел план — мактанырлык адым безнең, Ләкин бирә алыр идек тагын йөз мең. Тагын йөз мең!—Күпме китап диңгезе бу, Күпме өйнең, күпме йортның нигезе бу... Бу тирләүләр җитмәс ләкин аның өчен. Яңа бурыч сорар яңа яну көчен.
Ток җитмәс, ток... Яна соң ул ничек итеп? — Шөгер белән Туймазадан нефть көтеп.
Ә моторын йөртү аның бу ешлыкта Җиңел эшме? Җәен бер хәл, ә кышлыкта? Юк, туганнар, менә шуннан шәбе юк ул: Делянкага башкачарак тапсын ток юл.

0
Ник кушмаска ток ясауга Лубянканы, Әллә җиңәлмәсме безнең куллар аны?! Кузгә туры карый парторг: сез, дип, терәк, Җавап сүзен һәркем эзли, эзли йөрәк. Ә сүз кыска — шундый алар урманчылар: — Җиңәрбез! Көч-куәт җитәр, куллар чыдар ... Халикъ озак карап торды Дениснчка. Күңел әйтте: Кушылыр моңа минем көч тә. Җилкендердең, парторг, безнең йөрәкләрне. Бер үзәнгә салдың күпме теләкләрне...
IV
Әйтерсең, зур булсын көн, дни Таң да иртә яктыра, һәр яңа көн алга өнди, Ярышырга чакыра.
Ә ярышта кемдер җиңә, (Җиңмәүче дә булгалый...) Бер дә алай түгел менә Халикъ белән Нургали. Очрашты алар урманда, Урманда таныштылар, һәркөн кырык кубик I куярга! — Башланды ярыш шуңар. Булмый ләкин узышып та. Булмый артка калып та. Карый кебек бу кызыкка Хәйран калып халык та: һаман бер пар, бер тамаша — Бел дә, күр дә, тыңла да. — Делянкада да янәшә, Почёт тактасында да.
Бу дуслыкка мөмкин түгел Сокланмыйча карарга.
Сәләт солдатныкы, белем — «РУ»ныкы аларда.
йөрәккә язылган күптән. Законның изгесе шул: Күршеңне җиңүгә күтәр, Күршеңнең көзгесе бул. Пычкыны да, кирәк чакта, Береңә-берен көйлә;
Ничек уздың? Нигә артта? — Бүген үк серен сөйлә...
Бергә балта кайрап, бергә Моторлар төзәтешеп, Кубиклар исәбе көн дә Артуын сизә төшеп, Эшләделәр ярышташлар. Кискән агач — аз түгел! Мактанырга да урын бар, Тик әхлакка хас түгел.
Чыннан да эшләр шактый зур. Темплар да җитди кебек.
I «Кубометр» сүзенең урманчылар телендә кыскартып әйтелгәне.

7
Ләкин һич тынгы тапмый уй, Нәрсәдер җитми кебек. Кыргый ешлыкка килделәр, Суздылар юллар җебен, Тау-тау штабель өйделәр, һәм... борчый шулар бүген. Борчый: бүрәнә киселде, Нигә аны өяргә?
Ансыз да була бит инде Вагоннарга төяргә. Була бит аны озатып Шунда ук төзелешкә... Көчне куябыз без артык, Тизлек аз безнең эштә. Син берәр цехка кер менә, Заводны алып кара. Анда һәр эш бер-беренә Ялганып, агып бара, һәр деталь бер минутка да «Тукталу» сүзен белми.
Безнең цех, урман булса да, Шундый цех түгелмени?.. Уйлар әйтә: шундый агым, Шул кирәк безгә!—диләр. Халикъны җилкетә тагын Өйрәнү, эзләнүләр.
Көндез пычкы йөрткән куллар, Каләм ала кичләрен, Нечкә юллар, пөхтә юллар Сырлый кәгазь битләрен. Минутлап түгел, секундлап Санала анда вакыт. Сүз куша ана: «Таң алды бит инде... ял ит ятып».
— Бел, әни, ару белмәс тән, Ашкынса әгәр йөрәк.
«Ток җиткереп булмас, мәйтәм, Ә бит никадәр кирәк...» Шул сүзләр белән арага Кысылды мастер Вилдан. Җавап бар ләкин аңа да:
— Ник әрәм ага елгаң? Ник безнең эшкә җигелеп Ток ясамаска тиеш?
Денисич шулай диде бит, Шулай булачак бу эш. Сөенә Халикъ шуңарга, Шул уйга тагын тулып. Бүрәнә ага хыялда Өзлексез агым булып.
V
Сменаның төнге ялы җитте, Кояш инде кичкә авышты. Җиләс җилләр, гүя, алып китте Урмандагы җыр һәм тавышны.

Делянкада калды бүген Халикъ, Сүтеп салды пычкы, моторын. Сүтеп салды, әйдә, диде, карыйк, Әйләнүең никтер акырын. Шәйдулла карт килде каравылга. Ботак өстәп учак утына, һәр детальне барлап бара ул да һәм иркенләп сөйләп утыра.
— ... Ничек, Халикъ, булырмы бу ликтер? Халык сөйли: имеш, көйләнми.
Быел булмас ахры, дип, директор Денисичка отказ биргән, ди. Әйтә, имеш: «эшче куллар җитмәс, Машина юк, — ничек буасың. Бик яңа эш, кулдан килеп бетмәс, Җыештырып булмас сумасын...» Ә минемчә бу эш барып чыгар! Махы бирмәс, мәйтәм, Денисич, Бер үзебездә күпме урманчы бар, — Пустой сүз ул, җитмәс, имеш, көч... Күңел күзе үткен икән картның — Карашыннан тора сизелеп. Тезелделәр сүзләр бер-бер артлы, Бер ялганып һәм бер өзелеп. ... Ишеттеңме, министрдан безнең Сарабыз бит ачык хат алган. Исеме хәзер «отличница» кызның — Приказ белән шулай аталган. Машинаны оста йөртә икән, Биш норма, ди, быел тутырган. Москвага көзен китә икән, Чакыралар икән укырга... Берә’ү үскән һаман югарыга, Башкачарак берәү үзгәргән. Аңлый Халикъ: үзенең уйлары да Тора аның шундый сүзләрдән.
VI
Ярда эш, суда — күләгә. Нинди матур якшәмбе! Парторг әллә бу өмәгә Бөтен илне дәшкәнме? Шәйдулла карт дөрес әйткән, Бик урынлы ышанган*. «Денисич сынатмас, мәйтәм...» Кыза бара эш һаман. Тезелешеп киң юлларга Колхозчылар килгәннәр. Урман кырга, кыр урманга Булышырбыз, дигәннәр, һәркем таң белән уянган Килергә теләп алдан. Райкомнан килүче иптәш Үзе дә көрәк алган. Заводтан да яшьләр килде. — Көч никадәр күп менә!
«Мин киресен әйткән идем», Дип директор үкенә.
Лубянкага карый күзләр, Эш гөрли матур ярда. «Лубянка ток бирер тиздән Урманга, моторларга.
Тавын да ишәр, ташын да Безнең бу зур теләкләр». Шулай дип «ЗИС»ләр ашыга, Шулай чыңлый көрәкләр. Берәүләр субай китерә, Берәүләр кага башлый. Берәүләр суга сикерә — Елганың төбен капшый.
Денисич исә — һәр җирдә. — Ничек йөреп өлгерә.
Эштә дә, ялда да бергә: Өнди, күрә, көлдерә, һәркемнең хәлен сораша. Ул һәркем өчен ата. Газета-журнал соңласа, Почтага шалтырата.
^Җитди карап атлап бара. Ягымлы сүзләр әйтә.
Җыр һәм бию башланса да Ул була түгәрәктә.
Теге башта әрле-бирле
Бер егет йөри икән, «Мин — мастер» дип, тик әзерне Үлчәргә тели икән.
Денисич шул якка атлый.
— Син бит бу, ай-һай, Вилдан. Әллә инде көрәк тапмый Йөрисең? Мә, ал, туган...
Лубянка ага да ага Әйтерсең, исе китеп: Юл ясыйлар тауга таба. Агармын ничек итеп?! һәм буа — күрке елганың — Киңәеп, үсеп тора.
Еракка ташып җырларны Җиләс җил исеп тора.
һәркем күңелле җыр көйли. Җыр — юлдашы халыкның. Көрәк чыңлавы да сөйли Йөрәк серен Халикъның.
— Кабын, ут, дәрт белән тулып, Үзең җыр булып кабын.
Синең зур дәвамың булып Туачак минем агым...’
VII
Бер йөрәктән бер йөрәккә Кагылды дулкын. Бирелде кебек бүләккә Кадерле ул көн.

10
Кадерле көн. Ямьле өмә. Күксел агым. Яр. Дуслашу мәңгелегенә Илткән адымнар. Сулъякта балан кызара, Миләше — уңда, һәм ике караш үзара Серләште шунда.
— Җиңел селтәнә кулларым, Көрәк тә җиңел.
Карашың сипте нурларын, — Балкыды күңел.
Урыннар янәшә безнең — Бастың каршыма.
Карыйм да тимәсен күз, дим, Кара кашыңа.
Җилләр кагылса да сиңа Көнләшәм кебек.
Кайнар йөрәк тавышын тыңла — Эндәшә егет: Тыя алмыйм хисем көчен. Мәңге бу ара Сиңа якын булсын өчен Нишләргә, Сара?..
— Ник эштә җырлап һәм көлеп Күңел ачмыйм соң;
Халигым янына килеп Ничек басмыйм соң? Ул минем көткән, сагынган Егетем булгач; Күңелдә күптән кабынган Өметем булгач. Күпме көннәр сине сагынып һәм көтеп үткән. Безнең йөрәкләр, ягымлым, Янәшә күптән...
Сөйләште шулай ягымлы Карашлар ярда.
Мәхәббәт уты кабынды, Ялкыны — алда.
VIH
Делянкада «Яшен» II чыкса, Җилкетә ул урман халкын. «Яшен»нең бу саны исә Хәтердә бик озак балкыр. Бик үткен һәм бигрәк кызык — Яшьләр оста тырышканнар; Буяу белән рәсем сызып, Берничә юл җыр кушканнар: «Фатих өч көн килми эшкә, Печән чапкан Вилданга. Вилдан язып барган: «эштә». Нигә? — мастер булганга...
II «Яшен»—суз стена газетасы турында бара
11
Кайчан шуны аңларлар соң Фатихлар һәм Вилданнар: Халык белән бергә бар син, Халык барган юлдан бар». Кызык... Ләкин көлеп булмый, Борчыла көн буе күңел, Вилдан серле уйлар уйлый. «Зур хикмәт бу, уен түгел. Ничек ул, мастерга каршы? Кемнең ачы сүзләре бу? Хур итә бу минем башны, Мәкерле бер эзләнү бу. Сүзе сүз. Ә бит сүз генә Булмыйча калуы мөмкин, Хәтта директор үзенә Чакыртып алуы мөмкин.
Приказ! дияр... Бер хәл — шелтә, Ә бүләктән мәхрүм итсә? Нишләрсең эш зурга китсә, — Денисичка кадәр җитсә?
Аңардан бит һичкайчан да Сер яшереп булмый, диләр. Сине үстергән Ватанга Булышуың шулмы? — дияр. Ә нишләрсең «мастерлыкта Артык тотып» булмый дисә. Нәрсә тиң мондый хурлыкка. Бу бит тәмам юлны кисә... Кем эше бу? Имза куйган Серле итеп: «Халык улы». Бер уйга туктала Вилдан: — Мөгаен шул, Халикъ кулы... Фәлән һәм төгән болар дип, Фаш итә, имеш, эшләрне.
Бездә дә кул һәм тел бар бит, — Сынашып карыйк көчләрне...»
IX
Сулар күп акты елгада, Өмәләр үтеп китте. Бу көнне һәркем Лубянда Зур бәйрәм итеп көтте. Җырлап туймыйсың икән ул Шатлыклы булса хисләр. Таныш урынга илтә юл, Җыйнала дуслар-ишләр.
Юк, мәҗлес һәм табын түгел. Бу шундый бәйрәм менә: Лубянка биргән ток бүген Моторлар әйләндерә.
Наратлар шаулый бил бөгеп, Чайкалып, хәйран калып; Су буена, шау-гөр килеп, Агыла һаман халык. Казаннан да, районнан да Күп килгәннәр кунаклар.
12
Көрәк йөрткән иде бар да» Бүген кулда — флаглар. Котлыйлар урманчыларны Әйбәт тырышкан өчен.
Җавабы урманчыларның: Рәхмәт булышкан өчен! һәркемнең сүзе бу кичтә Юнәлде Денисичка: «Син күтәргәнгә бу эшкә Кушылды минем көч тә». Ә парторг, якты йөзендә Тирән елмаю саклап, Юнәлә яңа төзелгән Бинага салмак атлап.
һәм кинәт — нинди кояш ул! — Тирә-як балкып китә;
Урман эченә сыймаслык Булып, ут ялт-йолт итә. Баганадан баганага — Юллары аның озын, һаман алга, һаман алга, Ә алда — коммунизм.
... Халикъ һәм Сара бу төңдә Бик озак йөрде парлап.
Әйтерсең, чыбык эленгән Багана санын барлап.
. Уйлады егет: хисләрне Тыю ул җиңел түгел,
.Әйтә алмасам нишләрмен... Нигә мин кыю түгел?
Сугышларда һич тартынмый Упкынга кергәнем бар;
\ . Эшемдә көнгә, арттырмыйм. Биш норма биргәнем бар. Бүген көч җитми әйтергә Бер сүзне, «яратам»ны... Төн үтте. Икәүләп бергә Көттеләр таң атканны.
Көттеләр... Типте берьюлы Бер булып ике йөрәк.
«Яратам»! туды җыр булып, Ил буйлап китте ерак.
X
Улын ана һәр көн көтеп ала, Кайтып керсә Халикъ ишектән, Каршыларга мең төрле сүз таба, — Кайсын сорый, кайсын ишеткән.
— Бик соңладың, улым, бүген шундый Матур итеп концерт бирделәр;
Халикъ, диләр, тыңла «Шомыртым»ны, Син заявка биргән көй диләр...
... Еллык нормаң тулган икән, ничә Өйлек инде, улым, ул агач?..
13
Кереп чыкты безгә Вилдан кичә, Утырмады, үзең булмагач.
Сүзем шул ди: эш китмәсен зурга, Хәтерне, ди, улың калдырды...
Уңган егет ахры, мәйтәм, ул да, Быел тагын келәт салдырды. Уртаклаша барлык эч-cep белән, Ана күңеле нинди ягымлы.
Ә Халикъта уйлар тик бер генә: Кайчан керер эшкә агымым? һәркем сорый, һәр телдә шул гына — Узып кара җавап бирмичә! — Сара әйтә: әллә укуыма Китәм инде шуны күрмичә?..
Ә Денисич хәтта кул да бирми Сорамыйча шуны.
— Уралдан Хәбәр алдым. Җибәрәм Нургалине, Күреп кайтсын башта шулардан.
Күреп кайтсын, анда агым бар, — ди.— Үрнәктә ул шундый көч. җаным: Күчерербез яхшы алымнарны, һәм эшебез тизрәк очланыр...
Күмелә Халикъ исәп-хисапларга. Тагын уйлый, тагын утыра. Күзен сала күпме китапларга, Күпме дәфтәр язып тутыра. Ышаныч һәм өмет ташып тора, Матур хыял аны җилкетә; һәрбер минут аны ашыктыра. Эшеңне, дип, бөтен лл көтә Эшеңдә, дип, бөтен ил булыша. Делянкада инде ток та бар. Мәңге күрелмәгән тизлек эзләү Җиңел түгел. Ләкин ул — табар.
XI
Тавыш килә алачыктан. Алачыкта сүз бара. Тимерчеләр ялга туктап Серләшәләр үзара.
— Бер машина кайткан тагын, Исеме кызык: бульдозер.
Ничек күтәргәндер вагон — Тау шикелле... шундый зур. Төбе-тамры белән, брат. Ега икән урманны.
— Быел Лубян тагын ерак Суза, димәк, юлларны...
Бик катлаулы нәрсә лә ул, Ничек ремонт бирербез?
— Ә техуку нәрсәгә ул? — Шунда ешрак йөрербез.

Без әле булырбыз исән, Килер ул шундый заман: Атом көче урман кисәр! — Эш бара шунда табан... Кичә парторг кергән иде...
— Эш ничек? ди,
— Бер көйгә.
Планның, ди, тула инде Өстәмә йөз меңе дә.
Кертәбез, ди, быел кышкы Сезонда менә агым.
— Тагын каян килеп чыкты, Анысы нәрсә тагын?
— Агым ул, брат, шәп нәрсә: Агач гел авып тора;
Машина аны өзлексез Вагонга салып тора. Ну, ничек, конвейер димме, Көн-төн ага, ашыга.
Халикъ уйлап тапкан диме!
— Ай-Һай, малай, башлы да. Бик борчыла икән ләкин Нургали киткәнгә. — Ник?
— Ярышларда берүзеңне Алдынгы итәргә дип, — Әйтәләр икән, — дусыңны Делянкадан куган син...
— Озын телеңнән бу сүзне Җилгә очыр, туган, син.
«Әйтәләр икән...» Син уйла, Үзең тикшер бу эшне.
Гайбәт әйтерләр, син шуңа Ышанырга тиешме?
— Ут төтенсез булмый һич тә, — Күрәсең, нигез булган,
Үзе сөйләп йөрде кичә Көн буе шуны Вилдан.
— «Нургали, имеш, югалган» — Ник алдап сөйләргә, ник?
Денисич аны Уралга Эш белән җибәргән бит!..
— Ярар, кызма, торма дулап Юк-бар өчен. Чигенәм...
— «Юк-бар» дисең, түгед, брат, — Саклан яла чиреннән...
Өлкәне сәгатькә карый.
— Инде кич җитә икән, Бераздан кайтсак та ярый, Бит Сара китә икән.
— Әллә тагын укыргамы?
— Мәскәүгә, ди, курска.
— Озата төшәргә кирәк...
— Кирәк тә һәм бурыч та.
... Карап электр миченә — (Анда тимер кызара) — Сөйләштеләр тимерчеләр Шау-гөр килеп үзара.
XII
Аерылу ул һәркем өчен авыр, Кемнең килер ялгыз каласы. Халикъ тиздән хатлар гына алыр, Москвага китә Сарасы. Озатырга җыена сөйгән ярын, Җыена егет көзге каршында, һәм сөйләнә: Әйт син бүген барын, Эч-сереңнең сөйлә барсын да. Мәңге сүнмәс ялкын белән янып, Ихлас белән сөйгәнеңне әйт; Кайтканда да эштән арып-талып, Төшләреңдә күргәнеңне әйт. Сәбәбең бар — бүген аерыласың — Артык булмас үбеп алсаң да. Әйе, үбеп! Ләкин кайгырма син Ярты елга ялгыз калсаң да... Халикъ ашыга. Перрон ташларына Тизрәк тели барып басарга; Сөйгәненең кара кашларына Тагын бер кат караш ташларга. Орденнарын тагып китель кия, Ялтырата хром итеген. Кинәт тавыш. Тышта кемдер килә. Ишек кага. — Рәхим итегез! Яшен булып атылып керә Вилдан. — Тыңла, Халнкъ, килдем ялварып: Делянкада ток юк бүген, туган, Зинһар шуны рәткә сал барып. Бер монтёрны кинәт бизгәк еккан, Икенчесе ялда, Казанда. Тыңла, туган, барып эшлә бер төн, Өч төн итеп... мөмкин язарга... Капма-каршы ике агым итеп Сизде Халикъ уйлар агышын. «Кайттың гына әле, тагы ничек Сиңа эшкә? Нигә тагы син?» — Диде бер уй, күз алдына Сара һәм озату кичен китереп. Икенче уй «барам!» диде аңа,, Дулкыннары белән сикереп. Барам, диде, барам, мөмкин түгел, Делянканы токсыз калдырып. Комбинезонын киде тагын егет, Яшь йөрәкне утсыз яндырып.
XIII
Мәхәббәтнең янартауга тиң утлары, Елдан озын көтеп үткән минутлары. Әйтерсең лә җирне басты серле томан. Сара бүген шул томанны күрдесыман. Семафорда «юллар ачың» дип ут янар, Тиздән поезд... Ә Халикъ юк, ник юк һаман? 1 өркем-төркем килә халык, китә халык,

16
һәркем юлга матур тойгы китә алып. Ә Халикъ юк... «Ялган антлар бирде мәллә. Озатуны артык эш дип күрде мәллә?..» Сара көтә һәм күзәтә юлны гына, Таяна ул өметенең зурлыгына. Кинәт шатлык: Берәү атлый әнә юлдан. «Килә! Килә!» Халикъ түгел ләкин... Вилдан... Кыз сискәнде, көтмәгәндә тетрәп куйды. Ә Вилданда — шатлык белән күкрәк тулы.
— Хәерле юл! Килдем шундый теләк алып, Ал, кабул ит. килдем сиңа бүләк алып. Сине сөйгән, сине якын күрә белгән Вилданның ул бирелә кайнар йөрәгеннән. Әйтә алмый озак йөрдем сөюемне,
Синең өчен януымны, көюемне.
Көч җитмәде... Малым күбрәк булсын, дидем, Җитеп бетмәс туйның күрке шунсыз, дидем. Мал тупланды, хәзерләнде малга урын!.. Вәгъдәләшик, кайтуыңа бар да булыр.л Яшен балкыгандай болыт арасыннан.
Җавап сибелә башлый Сара карашыннан: «Тоз саласың ярасына йөрәкнең син. Бүләгең дә һәм үзең дә кирәкмисең!.. Чая йөзгә һәм җыерылган кашка карап, Сүзне бора башлый Вилдан башкачарак. —• Даным зур дип ник масаеп, ник чәпчергә, Ачы караш белән дусны ник чәнчергә. Кирәк кешең мастер түгел. бүтән икән... Беләбез аның кемлеген...
— «Җитәр, җитәр!..»
— ... Беләбез, ул кемне якын иткән кеше, Хәтта Нургали башына җиткән кеше...
— «Җитәр, җитәр!». Китә перрон буйлап Сара. Вилдан калмый. — Сөя дисең, уйлап кара: Ник яныңда юк ул бүген, ник озатмый?! Бернәрсә ишетми Сара, һәм тиз атлый. Атлый. Монда калып поезд көтә алмый;
Бу серләрне ачмыйча һич китә алмый. «Ник бәйләнә, ник мәкерле уйда Вилдан; Нигә шулай йөри һаман язып юлдан? Нигә яла яга Халикъ намусына, Ник иярә алмый тормыш агышына?..» 'Атлый Сара. Артта инде вокзал, өйләр... Барсын әйтер, чәчми-түкми барсын сөйләр. Атлый... йөгерә... һич тартынмас, эзләр, табар, Парторгның тәрәзәсен барып кагар. Маяк булып күренә шул йорт ерак ярдан. Сара шунда киңәш табар, табар ярдәм.
XIV
Төн уртасы. Лубян ялга тынган. Тик бер өйдә якты ут яна. Берәү анда кайнар эшкә чумган, Бурыч шундый — тынгы юк аңа. Бурыч шундый — Уставка теркәлгән һәм язылган йөрәккә уеп:
2 „с Ә.“ Nf 9. 17
Меңнәр аңын арындыр чүп-чардан, Яшә меңнәр сулышып тоеп.
/Халык күңелен Ленин Кояшының Нуры белән яктырт, иркәлә... Парторг яза уйланып, ашыгып, Доклад яза. Җыелыш иртәгә. Алда карта. Кытай. Сугыш тагын Көньяккарак күчкән, алгарак. Ул яңарта фронт сызыкларын, Азат җнрг > куя ал байрак. Блокнотка дистә җирдән алып Саннар терки — шәһәр, кораллар; Күп биргәнме АКШ?’дияр халык. Әңгәмәдә барысын сорарлар. Төрле яктан яңа хатлар килгән, Өлгерергә кирәк, укырга.
Фатих яза. Аңа «рәхмәт!» дигән, Мин — алдынгы,, дигән, полкымда. Бусы менә газетадан килгән, Ә монысы? Әһә, «югалган» Нургали дә «тиздән кайтам», дигән, Агым эшен күреп Уралдан.
Парторг сөенә матур эшләр өчен. Батырлары өчен Лубянның; Уйлаганда иртәгәге эшен Телгә ала башлап Вилданны: «Урынлы һәм дөрес әйтте Сара: Үз вакытында төзәтелмәде; Шуңа күрә аза барды яра — Дәваларлык сүз әйтелмәде. Үтәр юллар әле җиңел түгел, Башкарасы эшләр күп әле...» Парторг карый тыныч төннең күген Урам якка башын күтәреп. Якты утлар никадәр күп күктә! Булмас иде күреп һәммәсен. Куе томан җирне каплап үтсә, Җил өзмәсә болыт пәрдәсен.
XV
Тынды яфраклар шаулавы, Моңсу кошлар калды тынга. Тик гүзәллек югалмады, Артты гына кебек монда. Кар күмде күлләр көзгесен. Җир ошый ап-ак диңгезгә: Чыршыда ак бәс энҗесе Ялтырый кич. тә, көндез дә. һәрьякка туры үтә юл. — (Эзне дөрес сала белсәң!) — Кыш мең кат ямьле икән ул Эштә көтеп ала белсәң. Халикъ кышны көтеп алды, Сөенеп һәм сагынып көтте. Кыш җитүгә Лубяи аның Өзлексез агымын кертте!

Уңды аның алтын уе. һәм бар көчен биргән эше; Уйлаганы көннәр буе, Йоклаганда күргән төше. Агачлар да шаулый кебек. Бу — тиңе юк тизлек, диеп; Киләчәкнең без дә, егет, Зур сулышын сиздек, диеп.
XVI
Ничек бүлешмәскә мондый Шатлыкны дус-иш белән? Диде Халикъ, диде: «Булмый!» Шул көнне үк кич белән Хат язды ул Сарасына, Таңга кадәр утырып: — Иң кайнары бара сиңа Бүген йөрәк утының. Тик бер көнең, бер өзеген Язсам да, иркәм, бүген, Аңларсың агым тизлеген, Гүзәл җыр икәнлеген. ... Ул көнне аяз күктәге Кояш та торды карап, Күзәтте агып үткәнен Кышкы юл буйлап нарат. Ак бәс кундырып кашларга, Иссә дә жилләр дулап, Без бу агымны башларга Атладык кайнар сулап. Көрт капласа да юлларны, Нык бастык һәм тиз йөрдек; Гөрләтеп куе урманны. Моторларга сүз бирдек. Менә башланды! Наратлар Авалар бер-бер артлы. «Бер минут!» — ничек тиз төште, һәм ничек җиңел ятты! «Бер минут!» — безнең исәп ул! — Кимер әле тагы да... Инде агачка ничә кул Бер-бер артлы кагыла, һәркем үз эшендә яна, һәм һәр секунд исәптә: Берәү аңа тамга сала, Берәү бүлә кисәккә. Берәүләр ташый, берәүләр Гел ботак чабып тора; Берәүләр шуны өяләр, Берәү ут ягып тора. Тәгәри бүрәнә, күчә, Ашыга кулдан кулга.
«Өч минут!» — әзер ул — үлчә! — Китәргә ерак юлга, һәм китә! Китә вагоннар,, Тезелеп тигез сафка.

19
Лубян маркасы салынган Йөк ага төрле якка.
«Каршыла, җиңүләр иле, Бу якның алтын йөген; Кичә әле биш йөз иде, Мең кубометр бүген!» Шул иде безнең урманда, Лубянда туган агым; Җиңүгә барган юлларда Безгә хас булган адым. Туган як. Кояшлы иртә. Карурман. Шаулы агым. — Иркәм, сине шулар көтә, Иркәм, син шуны сагын... Төн таңга авышты. Ләкин Кулдан каләм төшмәде. Инде боларын да әйтим^, Дип, ул тагын өстәде:
— Аңладым, йөрәк йөрәкне Ничек тартканлыгын;
Көн үткән саен теләкнең Көче артканлыгын.
Бу нечкә хыялга мине Өйрәтте соң кемнәр? — Синнән хатлар көтеп, сине Уйлап үткән көннәр...
Бит артыннан битләр тулды. Тик нокта кую авыр...
Уй артыннан уйлар туды: Бу хатны кайчан алыр? Кайчан без белмәбез икән «Ерак» белән «озак»ны?.. Хаты киткәндә дә иртән, Халикъ уйлап озатты:
Хатлар, хатлар! Уңсын юлыгыз, Көткән җирдә тизрәк булыгыз. Зур сәламнәр сезгә сыялар, Эч-серләр — кош, ә сез — оялар. һәммә якка илдә җитәсез, йөрәкләрне якын итәсез.
Телим, телим: уңсын юлыгыз. Мәхәббәткә бизәк булыгыз... һәм китә хат — йөрәк илчесе. Берни түгел буран, җил көче...
XVII
Көннәр үтте бер-бер артлы. Уйлап карасаң әгәр*.
Көн дә үзгәреш ничаклы, Көн дә үсеш никадәр!
Атлаган саен алгарак Адым тизләнә бара, һәркемнең эшенә карап Сүз дә үзгәрә бара.
20
Күлмәкне тик үз тәненә Якын йөртә, дип, Вилдан Сөйләдек. Ә эштә менә Югала башлый ул «дан». «Бу эш өчен аңа ничек Җитә микән көн генә? Йөзләп пычкы тора кисеп, Ул бер ялгыз өлгерә Күрергә шуны, карарга, һәркемгә эш бирергә, һәр бүрәнәне санарга, Сыйфатны тикшерергә...» Шулай диләр урманчылар Вилданны күреп хәзер. —• Мең эшеңне очлан чыгар, — Пионер кебек әзер.
— Әйттем бит: йолкыныр чүп-чар. һич калмас аңда, дидем; Тәнкыйтьтә ул шундый көч бар — Этәрә алга, энем.
- Син азсаң-тузсаң хезмәттә Денисич күрсен икән; Ут салсын икән йөрәккә, Чын акыл бирсен икән.
— Эшләрем дә, теләгем дә Мактаулы булсын дисәң, Син яңаны күрә бел дә Яңага кушыл икән... Ишетәме, ишетмиме Шуларны мастер Вилдан, «Башкарырмын ничек» димң, <Килер,— ди. — һәр эш кулдан». Нинди йомыш башкарса да, Җиңеллек — сулышында.
Чөнки барлык якташ аңа Ашыга булышырга. Булышалар: бергә, дней, һәр эштә тиз /кинәсен. Булышалар, берәм-берәм һәм үткәреп өмәсен.
Беркөнне Халикъ: ярышып Карыйк, дип аңа килде. Кая ул тору карышып! — һәм ярыш бара инде. Парторг үзе аңа көн дә Газета тотып килә..
— Син. — ди, делянкада бергә — Халыкка укы, сөйлә...
һәм, юган саен пыяла Ялтырый барган кебек. Үткәне өчен ояла, Ә бүген үсә егет.
Үсә һәм үстерә көчен, Белә*, үсү юлы бәр; Партиянең һәркем өчен Юл күрсәткән кул (я бар.
21
XVIII
Никадәр дан, нинди мактаулы юл, Ничек сыйган «Кыска курожа! Бөеклеген шуның акларлык бул, һәм чынык син ошап корычка. Бер көн көтте тирән чумып Халикъ Китапларга, шундый уена, һәм бу көне онытылмаслык анын. Онытылмаслык гомер буена.
. Ул райкомга чакырылды бүген. Таныш рәсем күрә каршында, Еракларга текәп чая күзен Даһи күрә моннан барысын да: Океаннарда йөзгән корабларны. Беловежның кипкән сазларын. Кыр түрендә үскән наратларны. Саратов һәм Ярве газларын; Көньяктагы яңа домналарны, Тау комбайны төшкән шахтаны, Тук бодайның миллион тонналарын, Воркутада үскән бакчаны; Походтагы грек батырларын, Эш ташлаган британ шахтёрын, Малайяны ишкән ялкыннарны, Зур Кытайның яңа шат җырын:... Юл күрсәтеп, җиңеп һәм чакырып. Гасырлардан алда атлый ул. Өмет биреп, сөеп һәм яктырып, Кем күңеленә юллар тапмый ул! һәркем укый җылы бу караштан Нинди көннәр-алда көтәләр.
— Коммунизм якын, замандашлар. Барлык юллар шунда илтәләр!.. Секретарьның әйтер сүзе кыска. «Билетыңа лаек бул, акла». Үзе әйтә, үзе.кулны кыса. Дулкынлана Халикъ шул чакта. Дулкынлана, уйлап үткән юлын, йөрәк тибә шуны әйт, диеп: Рәхмәт, илем, рәхмәт, комсомолым Үстердегез көч һәм дәрт биреп! Дулкынлана һәм рәсемгә карый. Озак карый күзен алмыйча. «Шатлыгыма үзең шаһит,, даһи. Ничек түзим дулкынланмыйча». Ә юлбашчы карый көлемсерәп, Көлемсерәп карый һаман ул.
Бу карашның аңлый телен йөрәк: Коммунистка — алга һаман юл! Бу карашның аңлый, телен йөрәк. Йөрәк әйтә Халикъ җавабын: Хезмәтләрдә талмас минем беләк, Походларда талмас аягым.
Мин члены бөек партиянең, Партия бар —якты һәрьягым! Ул — өметем минем, бар теләгем. Юлда маяк, кулда — байрагым.

1949—1950
Кем чигенер, тауга табан юл, дип. Атлаганда нык һәм ңйң итеп, йөрәгемә якынрак бул дип, Күкрәгемә кысам билетым...
Котлый дуслар, котлый карт анасы. Халикъ атлый тирән елмаеп. Шатлыгыңның, егет, тантанасын Сөйләсеннәр шушы җырларым.
XIX
Вятка буе җыр белән тулы, Җыр — киң елга һәм тирән сулы. Урман шаулый, Лубян сөенә. Нинди кунак? — Халикъ өенә Автомобиль килеп туктаган. «Телеграмм, — диләр, — сукмаган Иде кем дә. Каян бу кеше?..»
— Вот машина! Ну шәп’ Ну көчле!
— «ЗИС» дидең син, укы: «Москвич!»
— Булмаса соң, барыбер яхшы ич...
— Ләкин «ЗИС»тә мотор көчлерәк.
— Чөнки ул зур, ә бу — кечерәк.
— Кечерәк, ә ярыйсы килде.
— Әй, утырып карыйсы иде... Кызыксына яшьләр, олылар, Сүзләр матур, хисләр җылылар. Машинадан күзне алмыйлар* Бөтенесе шуны аңлыйлар: Укуында срок тутырып,
Сара кайткан аңа утырып! Көтте кызны, оста механик Булып кайта иркәм дип, Халикъ. Ышанычны Сара аклады! Өстәвенә ялгыз кайтмады. — «Атаклыбыз эштә» дигәннәр, Бүләк итеп, «Москвич» биргәннәр. Балкып тора әнә, өр-яңа! Бер Сарага карап, бер аңа Уйлый Халикъ татлы уйларын... Мин аларның матур туйларын Язмасам да йнде җырымда, — Аяз көндә, иркен болында Үткәндер дип, иптәш, аңла син, һәм дан җырла бу тиң парга син. Язмышларын котла аларның. Шундый халык, шундый парларның Йөрәгендә балкып туганга — Якты яна утлар урманда.