Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ш. КАМАЛ ДРАМАЛАРЫ

Ш. КАМАЛ ДРАМАЛАРЫ

Татар совет классигы Шәриф Камал
әсәрләренең икенче томы басылып
чыкты. Бу томда Ш. Камалның драма
әсәрләре тупланган. Драмалар күп
кырлы Ш. Камал иҗатының әһәмиятле
бер тармагы булып торалар һәм алар
хаклы рәвештә язучының иҗади йөзен
характерлый торган әсәрләрдән
саналалар.

Яңа том Ш. Камалның Бөек Октябрь
революциясенә кадәр язылган «Хаҗи
әфәнде өйләнә» комедиясе белән
башлана. Татар демократик
әдәбиятының прогрессив традиция-
ләрен чагылдыруы белән, бу комедия
бүгенге көнгә кадәр иҗтимагый-
тәрбияви әһәмиятен югалтмаган, киң
массалар тарафыннан танылган
классик әсәрләрнең берсе булып тора.
Буржуа-мещан җәмгыятенең пычрак
асылы комедиядә зур художество
осталык һәм үткен сатира көче белән
фаш ителә.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедия-
сеннән кала, басылып чыккан томга
кергән драма әсәрләре Шәриф Камал
иҗатының совет чорына кайтып
калалар. Татар совет драматургиясендә
Шәриф Камал социаль драма жанры
өстендә уңышлы эшләгән
драматургларның берсе иде, тема-
тикалары ягыннан алганда, Камап
драмалары татар эшчеләренең тормыш
һәм көрәшләрен яктырта торган
әсәрләр булдылар.

Хронологик тәртип белән күзәтү
ясаганда, иң элек «Козгыннар оя-
сында» әсәренә тукталырга кирәк.
«Козгыннар оясында» драмасында
капитал дөньясы шартларында эш-
челәрнең газаплы тормышы, авторның
сүзләре белән әйткәндә, «капитализм
эксплуатациясенең авырлыгы»
реалистик образларда гәүдә-
ләндерелгән. Шуның белән бергә-
драманың геройлары, татар шахтер-
лары, 1905 нче елның якынлашып килә
торган революцион вакыйгалары
алдында торучылар итеп тә би-
релгәннәр. Революцион чынбарлык-
ның тәэсире нәтиҗәсендә татар эш-
челәре политик уяну юлына басалар
һәм рус иптәшләре белән берлектә
гомуми пролетар көрәштә катнашалар.
«Козгыннар оясында» драмасы шул
ук исемдәге Шәриф Камал хикәясенең
мотивлары буенча язылган әсәр. Ләкин
образларының бирелеше һәм язылыш
методы белән драма татар совет
классигының идея-художество үсешен
күрсәтә торган факт булып тора. Әгәр
«Козгыннар оясында» хикәясенең
авторы демократик настроениеле
критик реалист булса, инде драманы
иҗат итүче социалистик реализм
югарылыгына юл алган совет язучысы.
«Таулар», «Томан арты» («Карчы-
га») әсәрләрендә Шәриф Камал со-
циалистик төзелеш елларында совет
производствосын, производство ке-
шеләренең промфинплан өчен, про-
дукциянең сыйфаты өчен көрәшү ләрен
сурәтләде. Совет халкынын социализм
юлы белән алга таба хәрәкәт итүе, ил
эчендә сыйнфый көрәшнең
кискенләшүе белән характерлы булды..
Социалистик төзелеш чорында
производство, промышленность
өлкәсендә корткычларны фаш итү

кискенләшкән сыйнфый көрәшнең бер
күренеше иде. Совет производствосы
шартларында төрле төстәге
корткычларга каршы эшчеләрнең
отпор бирүләре «Таулар»
һәм «Томан арты» драмаларының
сюжет нигезенә конфликт итеп
алынган.

«Таулар» әсәрендә автор совет
предприятиесе һәм аппаратына үтеп
кергән корткычларның явыз
омтылышларына каршы, эшчеләр
коллективының революцион сизгер-
леген куя. Никонов, Бикмашев кебек
коммунистларның җитәкчелеге
астында гражданнар сугышы елла-
рында кораллы бәрелешләрдә ак
бандаларның һөҗүменнән совет
производствосын саклап калган Сәлим,
Мостафа
, Исмайлар, тыныч төзелеш
чорында, социалистик ярыш һәм
ударчылык нигезендә, туган
заводларының эшләп чыгару куәтен
арттыралар, алар заводны стройдан
чыгарырга маташкан сыйнфый
дошманнарга карата революцион
уяулык күрсәтәләр. Әсәрдә
корткычларның явыз омтылышлары
эшчеләр коллективының активлыгы
һәм сыйнфый сизгерлеге нәтиҗәсендә
җимерелә.
«Томан арты» драмасында совет
белгече Габбас Галин образында совет
кешесенең типик сыйфатлары
күрсәтелгән. Галин — хезмәткә со-
циалистик мөнәсәбәтле, иҗат пафосы
белән яшәүче инженер-новатор.
Беренче бишьеллык план нигезендә
безнең илебездә зур масштабларда
җәелеп киткән социалистик төзелеш
эше партия һәм дәүләт алдына кадрлар
җитештерү мәсьәләсен куңды. 1931 нче
елның 23 июнендә хуҗалык
работникларының киңәшмәсендә
сөйләгән речендә, иптәш Сталин
промышленность өлкәсендә хәл
ителергә тиешле булган бурычларның
берсе итеп эшчеләр сыйныфы
арасыннан производство-техника
интеллигенциясен хәзерләү бурычын
күрсәтте.

— Мактаулы исем — инженер! Ул
гына да түгел, корткыч контр Гаккин
Шмидт, урынына советның үз
инженеры — рабочий инженер! Нинди
шатлык, нинди күңелле эш! — ди
Габбас турында алдынгы производство
эшчесе Локман карт. Язучы совет
белгечләренең төп сыйфатын —
новаторлыкны, әсәрнең героенда яхшы
күрсәткән. Галин —
яңага омтылучы,
эзләнүчән инженер. Ул авырлыклар
алдында аптырап калмый,
продукциянең сыйфаты өчен көрәштә
ихтыярлы һәм түземле булып чыга.
Кульминацион моментларның
берсендә Габбас атасы Локман картка
болай ди:

— «Минем тышкы кыяфәтемә карап
борчыласың икән, ул ялгыш! Мин
өметсезлеккә төшкәнем юк һәм
төшмәячәкмен. Минем йөрәгем
өметсезлек газабы белән түгел, иҗат
шатлыгы белән дулкынлана. Мин
химия буенча яңа проблема өстендә
эшлим» (312 бит).

Димәк, «Томан арты» драмасының
баш героенда язучы иҗат пафосы белән
яшәүче, алга, яңага омтылучы совет
белгечен сурәтләгән.
Драмада партком секретаре Куз-
нецов образы да идея юнәлеше белән
дөрес һәм тормышлы итеп бирелгән.
Кузнецов үзенең политик сизгерлеге,
производство тормышына якын булуы
белән аерылып тора. Кузнецов —
производство эшчеләренең ышанычын
казанган, җитәкче- коммунист, Габбас
кебек новаторлар аның рухани һәм
практик ярдәменә таяналар. Сер итеп
саклаган иҗади планнарын Габбас бол-
шевик Кузнецов белән уртаклаша. Яшь
инженерның кыю инициативасын
Кузнецов яклап чыга, әһәмиятле
техник проблеманы уңышлы хәл итәр
өчен, Габбаска ул лаборатория
коллективының көченә таянырга
киңәш итә.

Корткыч Талиповка карата мөнә-
сәбәтендә Кузнецов большевикларча
сыйнфый сизгерлеген күрсәтә. Куз-
нецовның инициативасы белән Та-
липовның җинаяте фаш ителә. Куз-
нецов, Дубцова образларында про-
изводство шартларында комму-
нистларның җитәкчелек роле дөрес
яктыртылган.

Пьесада корткыч Талипов образы да
уңышлы эшләнгән образларның берсе
итеп каралырга тиеш. Бу образ
пьесаның һәр ике вариантында урынлы
һәм әһәмиятле. Ләкин чит ил каршында
баш июче, сатлык җан буларак, беренче
вариантта бирелгән Талипов образы
политик яңгыравыклырак һәм
отышлырак дигән фикерне әйтәсе килә.
Шәриф Камал драмалары өчен хас
булган художество сыйфатлардан
сюжет җыйнаклыгын, стиль
ачыклыгын һәм нечкә юморны күр-
сәтергә кирәк.

Совет драматургиясе үсешенең
хәзерге югарылыгыннан караганда Ш.
Камал драмаларында урыны-урыны
белән примитивлык күренешләренең
дә булуын күрсәтергә мөмкин.
Мәсәлән, «Таулар» пьесасында Зариф
шикелле характерларның тө-
гәлләнмәгән булуын, «Томан арты»
драмасында Локман кебек карт
производство эшчесенең беркатлы
итеп сурәтләнүен әйтергә була. Шулай
да, бу аерым кимчелекләр Ш.
Камалның социаль эчтәлекле драма-
ларыннан идея-художество кыйммәтен
төшерә алмыйлар. Идеялелек,
социалистик чынбарлык практикасы
белән бәйле булу Ш. Камал
драмаларының характерлы яклары.
Шәриф Камал эшчәнлеге — татар
совет драматургиясендә идеялелек,
актуальлек өчен көрәшне чагылдыра
торган яхшы факт булып тора. Татар
совет драмасының үсешен тәэмин итү
ягыннан алганда да, проблемалары
ягыннан караганда да, Шәриф Камал
драмалары совет драматургиясе
тарихында үзләренең әһәмиятләрен
һәрвакытта саклаячаклар.

Яңа чыккан томга язучынык иҗат
лабораториясеннән драмаларга
караган, хәзергә кадәр укучыларга
билгеле булмаган материаллар
урнаштырылган. Шулар арасында
«Матур туганда» романының тулы
инсценировкасы, «Томан арты»
драмасының икенче варианты һәм
башкалар бар. Язучының иҗатын
өйрәнү эшендә бу материалларның
әдәбиятчылар өчен никадәр әһәмиятле
булуы аңлашыла, әлбәттә.
Шәриф Камал әсәрләренең икенче
томы чыгу уңае белән, күренекле татар
совет язучысының иҗатын
популярлаштыруда Татгосиздатнын.
гафу ителмәслек салкынлык күрсәтүен
әйтеп китәргә кирәк.
Чыннан да, Шәриф Камал әсәр-
ләренең беренче томы 1941 нче елны ук
чыкты. Димәк, беренче том белән
икенче томның басылу арасы ун елга
якын вакытны эченә ала. Ә инде Ш.
Камалның «Матур туганда» шикелле
әсәрләренә килсәк, болар әле 1937 елда,
иске шрифт белән басылган хәлдән,
хәзерге яңа шрифтка бөтенләй
күчерелгәннәре юк. Бу бик сәер факт.
Татгосиздат якын арада укучылар
массасын күренекле совет язучысы
Шәриф ага Камал әсәрләренең тулы
басмасы белән тәэмин итәргә тиеш.
А. САЙГАНОВ.