Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ЕЛАТУР ТУРЫНДА ЧЫН ХИКӘЯ

МӨХӘММӘТ САДРИ

ИКЕ ЕЛАТУР ТУРЫНДА ЧЫН ХИКӘЯ

Тын Идел һәм Кама буйлап акрын гына зур-зур саллар ага, алар өстендә җыр һәм гармонь тавышлары ишетелә. Байлыклар төягән баржаларны таккан куәтле буксирларның һәм хезмәт ияләре күңел ачып, ял итеп барган ап-ак пароходларның ара-тирә кычкырткан үзенә бертөрле моңлы тавышлары еракларга яңгырап китәләр.

Идел ярларына кичтән үк ял итәргә төшкән эшчеләр, кипкән чыбыклар ягып, кармакларга таң вакытында эләккән майлы чөгә балыкларыннан, телеңне йотарлык тәмле-тәмле уха пешерәләр. Ә Казан урамнарына автомобильләр белән сулар сибәләр. Чатларга чәчәк сатучылар чыкканнар. Яшь егетләр, матур кызлар, эшче семьялары җәйге ял көннәрендә үзләренең иң яраткан урыннарына — паркларга, Бакалтайга һәм Казанка буйларына. Зәңгәр күл һәм Акксуш күленә юнәләләр. Менә яшь ата, кояш чыгар алдыннан гына туган беренче баласын карарга, яшь ананың хәлен белергә, чәчәкләр һәм тәмле ризыклар күтәреп бала тудыру йортына ашыга. Менә авыр иҗат минутлары кичереп төн үтеп киткәнен, кояш чыкканын да сизми калган яшь шагыйрь, сөекле юлбашчыбыз Сталин турында, азат Совет Ватаны, хезмәт халкының тиңсез матур тормышы турында ялкынланып язган шигырен укыр өчен радиога ашыга...

Әнә Москва консерваториясен төгәлләп кайткан элекке эшче егет — композитор үзенең беренче операсын оркестрга сала...
Калын урманнар, киң кырлар, басулар өстендә иртәнге кояш нурлары балкый. Күз күреме җитмәслек биеклекләргә менеп тургайлар сайрый. Авыл өйләренең морҗаларыннан аксыл төтеннәр күтәрелә. Тәмле аш һәм яңа салган икмәк исләре аңкый. Урамнардагы яше. чирәмнәрдә ялан аяклы кечкенә балалар ат-ат уйныйлар. Әнә бәбкәләрен куркытканга күрә аларның берсен ата каз куып бара.

МТС усадьбаларында да тынлык. Комбайнчылар үзләренең машиналарына ремонтны төгәлләгәннәр һәм мул, бай уңышны урып-җыю алдыннан алар да авылларына ял итәргә киткәннәр. Ләкин колхоз кырларында тыныч хезмәт дәвам итә. Ару-талуны, язгы яңгырларны, көзге ачы, салкын җилләрне белмәүче, алар белән исәпләшмәүче меңләгән батыр тракторчылар һаман эштә. Алар язгы чәчүне күптән үк уңышлы төгәлләп, киләсе ел уңышы өчен көрәшәләр. Пар җирләрен эшкәртәләр. Совет колхоз авылын өзлексез үстерү, баету, шуның белән бергә бөтен илне ныгыту өчен барлык көчләрен бирәләр.

Менә Идел буйлап Жигулига таба, бик еракларга сузылып киткән Ослан таулары артында, үзенең алтын бодайлары белән данлыклы Зөя елгасы уйсулыгында урнашкан Адав-Толымбай авылы, Коминтерн исемендәге колхоз басуында өч тәгәрмәчле, 15 ат көчле бер трактор хәрәкәт итә. Аның рулендә яшь тракторчы, совет авылының яңа бер механизаторы. Ул Нурислам Җамалетдииов. Иртәнге сменаны кабул иткәндә, машинага техник карау үткәргәндә үк инде ике битен һәм борынын мазутка буяп өлгергән кара чәчле, кара кашлы, кара күзле, урта буйлы чандыр егет тә шулай ук татлы уйлар кичерә. Аның күз алдына сөйгән кызы Сара килеп баса. Ул, әйтерсең лә басуга килгән дә, мамык кебек йомшак туфракны учына алып Нурисламның яхшы эшләвенә, туфракны бик әйбәт итеп эшкәртүенә шатлана һәм «бер үзенә унбиш ат җигеп йөри бит, бай абзый!» дип тыела алмыйча көлә! Нинди матур ул Сара! Шомырт кебек кап-кара, озын һәм куе чәчле, зур кара күзле. Ике бит уртасы батып, аны тагын да сөйкемле итеп тора. Аның энҗе кебек ап-ак тешләренә дә карап туймаслык. Сокланырлык матур да, шаян да, тырыш та ул Сара. Кичә алар икәү бергә булдылар. Элек, Нурислам туып үскән Карлы авылы, «Кызыл Йолдыз» колхозы яныннан аккан Карлы елгасы аша салынган зур күпердә, агым суга карый-карый сөйләштеләр. Аннары көлешә-көлешә, шаяра-шаяра Зөя буена, Сара туган авылга таба киттеләр һәм алар Карлы- урманыннан үтеп, Зөя янына барып җиткәннәрен сизми дә калдылар.
Сара Зөя елгасының уң як ярында, Октябрь социалистик революциясеннән соң төзелгән яңа авылда үскән, ул шул авылның «КИМ» колхозы кызы.

Нурислам аны туган авылына Зөя аша көймә белән озатты. Шул чагында Сара аңа су чәчрәтте. Ул су Нурисламга гына түгел, гармоньга да бераз эләкте. Ә егет аңа бер дә ачуланмады. Алар бу кичтә бигрәк тә күп сөйләштеләр, серләштеләр, киңәштеләр. Мәңге-мәңге бергә булу турында беренче тапкыр вәгъдәләр бирештеләр. Сара да тракторчы буласы килүен, аның белән бер тракторда эшләргә теләвен белдерде.

— Мин дә тракторчы булып яхшы гына эшли башлагач...

Сара сүзен әйтеп бетерергә батырчылык итмәде, аңа Нурислам кушылды һәм ул да оялып кына:

— Туй да ясарбыз, бергә гомер итә башларбыз! — диде.
Сараның «Мин дә тракторчы бу-лырмын» дигән сүзләре Нурисламны дулкынландырды һәм егет сүзен дәвам итте:

— Тиздән безнең МТС ка бик куәтле тракторлар килә башлый икән, ул чакта инде без 15 әрне генә түгел, 50—60 ар «атны» берьюлы җигеп китәрбез, шулай бит, Сара, ә?

Сара елмая. Нурислам аның энҗе кебек ап-ак тешләреңнән күзен алмый һәм гормонь уйнап җибәрә дә үз көенә үзе җырлый:

Тау башыннан чәчәк җыйдым»

Алл арын-сарыл арын;

Үзең тапсаң, миңа да бир

Сабырлык даруларын.

Сара җырларны тыңлый-тыңлый бакыр кебек булып кояш баеган якка карый. Бүгенге матурлык, рәхәтлек белән генә түгел, якын киләчәктәге матур, бик матур гомерне дә күз алдына китереп шатлана ул. Нурислам да Сара белән бергә үзен бик бәхетле хис итә. Туганнары да ике яшь совет кешесенең бергә гомер итә башлаячакларына шатланачаклар. «Галиябану» һәм «Ромео белән Джульетта» яшәгән заман түгел бит хәзер...

— Без әлеге тәгәрмәчле трактор белән, хәтта чылбырлы куәтле трактор белән генә дә түгел, кырда да завод-фабрикалардагы кебек электр көченә көйләнгән яңа маши-налар, искиткеч яңа машиналар белән эшләрбез. Очсыз-кырыйсыз колхоз басуларына да электр баганалары сузылып китәр. Миңа бу турыда безнең директор иптәш Ефремов сөйләде, — ди Нурислам, — ул вакытлар ерак түгел инде, Сара!

— Уйна инде, — ди Сара елмаеп һәм оялып кына, — күп сөйлисең! Уйна инде, бик матур уйныйсың син!

Ә Нурислам сөйли дә сөйли:

— Нинди матур безнең Зөя буенда, безнең бөтен Совет илендә! Чиксез рәхәт безнең азат колхоз авылында яшәве, хезмәт итүе! Эшләгән өчен алган ашлыклары келәтләренә, өйләренә сыймый бит колхозчыларның. Механизаторларның да шулай.

Мин дә ашлыгымның хисабын белмим. Күпме кирәк, шул кадәр бар!
Ә элек коточкыч авыр хәлдә газапланганнар авыл кешеләре. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп, авыз тутырып кара икмәк тә, бәрәңге дә ашый алмаганнар, ач-ялангач булганнар, караңгы булганнар алар. Бер генә авылда да мәктәп булмаган. Хәтта бер шырпыны да дүрткә ярып файдаланганнар, крестьяннарны ачлык, ялангачлык һәлак иткән. Ләгънәтләнгән ул иске заман көзен менә ничек язган безнең Тукай:

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм.

Өй түрендә җил елый,

Җил еламый, ач үлемнең

куркусыннан ил елый...

Без бәхетле, тиңсез бәхетле яшьләр. Безнең гомеребез тиңсез матур бөек Сталин чорына туры килде. Безнең тормышыбыз да, җырларыбыз да башка хәзер. Көз көннәрендә без менә бит нинди җырлар җырлыйбыз:

...Ирештек зур теләкләргә,

Уңыш бирде эшебез,

— Кадерлебез иптәш Сталин,

Отчёт кабул итегез.

Очып кына Москвага

Барыр чак җитте безгә,

Җиңү турында сөйләргә

Телибез үзегезгә.

Ашлыгыбыз бик мул булды.

Ашлык күп, ашлык җитә.

Мондый хәлдә безнең күңел

Орден да өмет итә.

Ул аяз кичтә бу ике матур яшь кешегә мәңге онытылмаслык күңелле булды. Сараның чия кебек кызыл иренен беренче тапкыр әнә шул кичтә үпте Нурислам. Алар бик озак йөргәннән соң гына аерылыштылар. Сара яшь каеннар, шомырт агачлары утыртылган яңа авыл урамына кереп киткәч кенә ул, килгән юлларыннан кирегә, трактор бригадасының кыр вагоны янына ашыкты. Ул көймә белән Зөя аша чыгып тальянында берсеннән-берсе матур көйләр уйный-уйный кайтып килгәндә, Зөя елгасының уң як ярларыннан күтәрелгән калкулыклар өстеннән таң сызылып килә иде инде.
Нурислам кыр вагонында ял итеп, көндезге сменаны кабул итәр алдыннан иртәнге ашны ашаганда, мотоциклет белән «Горка» килеп җитте. Бу — бригадир Георгий Степанович Сторожев иде. Ул озын буйлы, калын җилкәле, таза гәүдәле, МТС та иң таза яшь кеше һәм аның кулларында сукса дага бөгәрлек куәт бар. Пычрак урыннарда ул мотоциклетын да велосипед күтәргән җиңеллек белән генә күтәреп чыга. Ә тракторларга ремонт ясаганда, яки № 5 һәм № 6 техник карау үткәргәндә, берничә кеше бергә күтәрә алмаган авыр частьларны да бер үзе күтәреп ала. Шуңа күрә Суслов, Макаров, Захаров, Җамалетдинов һ. б. тракторчылар аны тауга охшаталар, зур ихтирам белән «Горка» дип атыйлар иде. Нурислам аны аеруча ярата. Бригадир бик игътибарлы кеше; Нурисламны тракторчы итеп тәрбияләүгә, яшь стахановчы итүенә Сторожев күп вакытын, тәҗрибәсен биргән. Георгий да Нурисламны тырышлыгы, җитезлеге, төгәллеге, кирәк булса, трактордан тәүлек буенча да төшмичә эшләве, ару-талуны белмәве өчен ярата. Ул аның Сара белән танышлыгын да, аны өзелеп яратуын да яхшы белә. Аларны ул Карлы авыл клубында, Карлы елгасы күперендә дә, Зөя ярларында да берничә тапкыр күргән.

— Механизаторлар семьясы арта,— диде Георгий шаяртып, Нурисламның үзенә генә сер итеп.

Җамалетдинов башта аңламый.

— МТС ка яңа тракторчылар килделәрме әллә? — дип сорый ул Сторожевтан.

— Карлы күперендә Сараны МТС ка керергә өндәп йөрисең түгелме соң син? — ди ул елмаеп һәм сүзен дәвам иттерә. — Килештерә алсаң, шәп булыр иде дим, булышыр идек. Директор белән сөйлә-шергә кирәк. Бер машинада рәхәтләнеп эшләр идегез. Икегез дә шаян, булдыклы. Берегез гармоньчы, берегез җырчы. Тик туйга чакырырга гына онытмагыз!..
Алар сөйләшә-сөйләшә кыр ваго-ныннан чыктылар. Менә төне буе эшләгән трактор су, ягулык һәм кирәкле инструментлар хәзерләнеп куелган махсус урынга килеп туктады һәм аннан тракторчы Суслов тиз генә төште дә бригадир Сторожевка һәм үзен алыштырырга килгән, тракторда көндез эшләргә тиешле Нурисламга машинаның һәм тагылма инвентарьның яхшы эшләгәнлеген әйтте. Суслов эшкәрткән мәйданны үлчәп, трактор янына учетчик та килеп җитте. Шул арада прицепшиклар тракторның тузаннарын сөрттеләр, аны чистарттылар. Учетчик ягулык салу хәстәрен күрә, ә су ташучы, радиаторга су да салып өлгерә. Тракторчылар машинаның бөтен җирләрен игътибар белән карыйлар, тикшерәләр, кайбер частьларын ныгыталар, аны көйлиләр. Бригадир да тракторчылар белән бергә эшли һәм күп тә үтми машина хәзер була.

— Уңыш телим, гармоньчы дус, — ди Сторожев Нурисламга задание белән маршрут биргәннән соң, һәм башкалар алдында аның колагына гына:

— Кич белән Сара алдында кызарырга туры килмәсен үзеңә, ике нормадан да ким Ишләмә! — ди.

Менә ул кырда, пар җирендә, рульдә. Машинасы өченче тизлектә дә сәгать механизмы кебек төгәл эшли. Ул пар культивацияли. Ләкин ул бүген Сара . турында нигәдер күбрәк уйлый. Сара һаман да аның күз алдында. Ул елмая, ояла, шаяра. Егет күз алдына Карлы күпере. Карлы урманы аша үткән юл, Зөя яры, көймә... Сараның көлә-көлә су чәчрәтүләре... барысы, барысы да аның күз алдыннан үтәләр.

Чү, бу кем? Трактор эшләгән якка таба егет янына кемдер йөгерә. Ул, моннан берничә ел элек үк инде Коминтерн исемендәге колхоз членнары тәҗрибә өчен утыртылган Һәм бик шәп булып үскән кыр ышыклау урманыннан килеп чыкты. Ул нәрсәдер кычкыра. Тик трактор моторы тавышы аның сүзләрен ачык итеп аңларга ирек бирми.
- ... А...а...!

Ул Һаман йөгерә һәм тракторга якынаеп килә. Егет аның тавышын хәзер ачык ишетә:

— Нур-ис-лам!!

— Сара икән!—ди егет. Нәрсә бар икән? Нәрсә булды икән соң, нигә шул кадәр өзелеп кычкыра, нигә борчылып кычкыра, әллр кыр ышыклау урманыннан чыкканда бүреләр очраганмы?

Менә Сара килеп тә җитте. Аның керфекләре чыланган, зур кара күзләреннән кайнар яшь ага.

— Нурислам, бәгърем!

Сараны ул болай борчулы итеп һич тә күргәне юк иде.

— Нәрсә булды, Сара! — дип сорады ул яраткан кызының болай борчылуын аңламыйча.

— Безгә каршы фашистлар сугыш башлаганнар. Киев, Минск һәм башка шәһәрләребезгә бомбалар ташлаганнар икән. Гитлерчы явызлар илебезнең Балтик диңгезе белән Кара диңгезгәчә сузылган чикләреннән танклары белән кинәт бәреп кергәннәр.

Сара сүзләрен әйтеп бетерә алмады, үкси-үкси елый башлады.
— Кайдан ишеттең соң син ул хәбәрне?

— Радиодан тыңладым. Иптәш Молотов чыгышын тапшырдылар. Мобилизация башлана...

Нурисламның төсләре үзгәреп китте.

— Котырган этләр, ерткычлар, кабахәтләр! — диде ул ачу белән, — фашистларга карата нәрсә генә әйтсәң дә аз! Син өеңә кереп, тыныч кына йокларга ятканда, ә мин Зөя аша көймә белән чыгып гармонь уйный-уйный кайтып барганда, безнең ил чикләрендә, еракта туплар гөрселдәп ярылган вакыт, тыныч шәһәрләребездә бомбалар шартлаган, сабый балалар куркып уянган, чик сакчыларыбызның күкрәкләреннән каннар аккан, ил чикләрен ут һәм төтен чолгап алган вакыт булган икән...
Әйе, бу чыннан да 1941 елның 22 нче июне иде.

— Димәк, тракторны танкка алыштырырга туры килә, димәк, китам икән.

— Ә мин?

— Син каласың. Вакытлы гына аерылабыз, Сара, тамырларын корытабыз ул тимер башлы еланнарның. Бездә Сталин бар!
Сара Нурисламга караганда өч яшькә кечерәк иде. Егет тә бик яшь. Дныц төсе әле генә каты атакага кереп чыккан солдат төсе ко бек агарды.

— Борчылып файда юк, эшне дәвам итәргә кирәк, болан булгач инде ашлык тагын да күбрәк кирәк булачак!

— Мин дә яныңа утырам, бүген китмим, машинаң белән танышам, мине өйрәт, Нурислам, — диде ул күз яшьләрен сөртә-сөртә, — яме?
Трактор тагын кузгалып китте..

Сторожев, директор кушуы буенча, тревогалы хәл турында белдерергә һәм Нурисламны МТС ка митингка чакырырга мотоциклеты белән ашыгып, трактор янына килгәч, Сараның да Нурислам белән бергә утыруын күреп гаҗәпкә калды.

— Сезнең мәхәббәт эшкә уңай-сызламыймы икән? — ди ул ярым Шелтәле бер тавыш белән.

— Ачуланма Горка, Сара миңа барысын да сөйләде инде һәм шуңа күрә миңа, бригадага булышырга килгән.

— Алай булса, бик әйбәт! — диде Григорий, Сараның кулын кысып. — Лондый вакытта килүегез бигрәк тә яхшы. Тракторчы булырга теләсәгез, бергәләп булышырбыз!

Митинг озакка сузылмады. Ләкин ул моңа кадәр күрелмәгән зур күтәренкелек белән үтте. Шунда ук күп кенә тракторчылар, комбайнчылар танкистлыкка укырга, фронтка китәргә, Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген кулларына корал тотып сакларга булган изге теләкләрен белдерделәр.

— Тракторчылар һәм комбайнчылар совет авылының хәлиткеч кешеләре. Без киләсе ел уңышы өчен нигез салу өстендә эшләү белән бергә, быелгы уңышны бик тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бигрәк тә зур тырышлык күрсәтергә тиешбез. Фронтка ашлык, сугыш припаслары һәм танкларны челпәрәмә китерүче снарядлар кебек үк кирәк, иптәшләр, диде МТС директоры коммунист Александр Ефремов, — партиябез һәм иптәш Сталин тарафыннан куелган бурычларны үтәүдә механизаторлар намус белән эшләрләр. Бүгеннән соң без фронттан ерак булган тыныч иген басуларын да шулай ук фронттагы алдынгы сызыкка әверелдереп, совет солдатлары шикелле хезмәт итәрбез. МТС ка хатын-кызларны чакырып, аларны трактор һәм комбайн йөртергә өйрәтү өчен, бөтен көчебезне бирербез.
— Бүген безнең бригадага «КИМ» колхозының яшь члены Сара Җамалиева килеп, үзенең тракторчылыкка өйрәнергә теләвен әйтте. Мондый патриот кызлар санап бетергесез күп. Аларны оста тракторчылар, комбайнчылар итеп тәрбияләү дә шулай ук безнең изге эшебез, — диде бригадир Сторожев.
— Ватанга куркыныч туды, бөтен көчебезне явыз дошманны җиңү эшенә туплыйк!

Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең, сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталинның чакыруы буенча, 200 миллион совет халкы, азатлык һәм тынычлык ватанын саклау өчен бер кешедәй булып күтәрелә.
Сугыш башланганнан соң Сара, тракторда берничә көн өйрәнеп, булышып йөргәч, Нурислам һәм Сторожев белән киңәшеп директор янына барырга һәм үзен МТС ка алуын сорарга булды.

Урта буйлы, кап-кара чәчле, киң маңгайлы, кап-кара кашлы, кара күзле, бик җитди бу кешегә Сара үзенең теләген әйтә һәм шунда ук директорга «Комсомольская правда» газетасы бирә. Иптәш Ефремов анда Паша Ангелина һәм совет иленең башка атаклы тракторчы хатын-кызлары язган ялкынлы юлларны укый:

«...Кадерле Ватаныбызга юлбасарларча һөҗүм иткән фашист бандитларны тар-мар итү өчен безнен абыйларыбыз һәм ирләребез фронтка китәләр.

Хатын-кыз иптәшләребез, маши-наларны, трактор һәм комбайннарны йөртергә өйрәнегез!..»

— Минем шушы чакыруга кушыласым һәм яхшы тракторчы булып эшлисем һәм башка иптәшләремне дә өйрәтәсем килә, — диде Сара.

Директор аның теләген үтәп Георгий Сторожев бригадасына, Нурислам янына билгеләде. Соңрак атаклы тракторчы хатын-кызлар.чакыруына озын буйлы, таза гәүдәле, кара күзле Гусарова, зәңгәр күзле кечкенә генә Галиәкбәрова һәм башка берничә колхозчы кызлар да кушылдылар.
Нурислам Сара белән бергә булуына шатланса да, фронтка җибәрмәүләренә эче поша. Ничек инде ул, Менә дигән яшь егет, фронт линиясеннән тышта калсын? Ул һаман шулай уйлады. Ләкин директор аның фронтка үзе теләп китәргә соравын кискен рәвештә кире какты:

— Аңла, икмәк өчен көрәш — дошманны җиңү өчен көрәш ул. Бүген механизаторлар китеп бетсәләр, МТС та кем эшләр? Пар эшкәртәсе бар. Тракторчылар урып-җыю өчен, комбайн агрегатлары өчен дә кирәк. Алда көзге чәчү эше дә тора. Әнә Сарага күбрәк булыш!
Партия һәм совет хөкүмәте кушуы буенча механизаторлар үз постларында калалар һәм пар эшкәртү, урып-җыю, көзге чәчү эшләрен уңышлы башкаралар. Тракторларга ремонт эшләре дә МТС та кызу темп белән башланып китә һәм бу эш, Москва яннарына килгән гитлерчы бәдбәхетләрнең берсе булган генерал Гудерианның бронетанк армиясен тәмам җиңеп, йөзләгән поселокларны, авылларны азат итеп Калуга шәһәре азат ителгән көндә, тетмәсе тетелгән Гудерианның чалбарсыз качкан 30 декабрь көнендә төгәлләнә.

Москва яннарында борыны җимерелгән Гитлер, Франциядән, Голландиядән, Чехословакиядән, Румыниядән, Польшадан, Венгриядән, Италиядән, Европаның барлык илләреннән көчләп, талап алган һәм Германиядә эшләнгән хисапсыз күп танкларны илебезнең өстенә ташлый.

Менә шушы вакытта, 1942 елның язында, чәчүгә чыгар алдыннан Буа МТСының да югары квалификацияле күп кенә кадрлары фронтларга киттеләр.

Алар арасында Нурислам да бар иде.

Менә аңа Сара белән аерылу көне җитте.

— Хуш, Нурислам, җиңеп кайт, көтәм! — диде Сара.

— Хуш, Сара, минем тракторда танкистлар кебек эшлә, мине көт!
Нурислам һәм аның иптәшләре атларга утырып, карлы-бозлы язгы юлдан

Казанга киттеләр.

— Хуш, Нурислам!

— Җиңеп, тизрәк кайтыгыз!

Сара Нурисламны озак итеп, күздән тәмам югалганчы карап кала. Ул хәзер Нурислам уйнап барган гармоньның моңлы тавышын гына ишетә.
Партия райкомы һәм район башкарма комитеты колхозчы хатыннарны, кызларны, фронтка киткән ирләре, абый яки энеләре урынына трактор рульләренә, комбайн штурвалларына чакыра.
Бик тиз арада йөзләп кеше җыела. Алар МТС усадьбасыннан, мастерскойлардан көннәр буенча кайтмыйлар. Машиналарны бик яхшы итеп өйрәнү өчен бөтен күңелләрен бирәләр, үзләренең теләкләренә ирешергә, җиңү эшенә хезмәт итәргә ашкыналар. Әнә шулай итеп, трак-торлар, кырлар кибә башлау белән үк колхозларга барып җитәләр, кырга чыгалар. Тракторларны хәзер хатын-кызлар йөртәләр. Алар МТС директоры, тәҗрибәле механизатор Ефремов, баш механик Сафин, агроном Егоров иптәшләрнең булышлыклары белән үзләренең өйрәнүләрен кырда — эш өстендә дә дәвам иттерәләр. Сара аеруча зур тырышлык күрсәтә һәм ул Нурислам тракторында үзенең иптәш кызы Гусарова белән бергә эшли. Алар икәүләп язгы сөрү, чәчү планын арттьфып үтәүгә ирешәләр. Пар сөрүне дә уңышлы башкаралар.

МТС ка килгән хатын-кызлар авыр сугыш елы шартларында меңнәрчә гектар җир эшкәртәләр, комбайн белән ашлык урып-җыю эшен дә тиз өйрәнәләр, катлаулы сугу машиналарын хәрәкәткә китерәләр һәм фронтка өстәмә рәвештә генә дә уннарча эшелон икмәк бирү өчен колхоз авылына зур булышлык итәләр.

МТС тагын да яхшырак эшли башлый. Анда хатын-кыз механизаторлар көче белән яна мастерской җиһазландырыла, ремонт эшләренең сыйфаты, тракторлар һәм комбайннар белән эшләү сыйфаты яхшыра бара, искергән машиналарның яшәүләре озайтыла, МТС хезмәт күрсәтә торган колхозлар, сугышның бөтен дәвамында, фронтка ашлык бирүне елдан-ел арттыра баралар, бөтен ил халкы белән бергә җиңү яулыйлар.
Сараның тракторда яхшы эшләү даны бөтен районга тарала. Үзенең беренче тапкыр эшләү елында ул сөрү планын 150 процентка, ә 1943 елда ике сезон нормасын үти. МТС дирекциясе аны 1944 елда бригадир ярдәмчесе итеп, ә 1945 елда инде бригадир итеп күтәрә. Аның бригадасы «Бригада Сталина» һәм үзе туып үскән «КИМ» колхозына хезмәт күрсәтә. Әнә шулай итеп сугыш елларында Сара бик яхшы тракторчы, машиналар серен әйбәт белүче механизатор булып үсә.

Героик Совет Армиясе, немец-фашист оккупантларын тар-мар итеп Берлин өстенә җиңү байрагы күтәрә. Совет илендә азатлык кояшы тагын да яктырак балкый. Ләкин әле Ерак Көнчыгыш җирләребезне басып алырга магашкан япон самурайларын тар-мар итәсе бар. 9 августта Совет Армиясе шушы бөек изге эшкә керешә һәм совет солдатлары авыр сугышлар белән Зур Хинган таулары аша үтәләр, Амур, Уссури елгаларын кичәләр, бөтен Маньчжурия территориясен, Сюмусю һәм Парамушир атауларын алып, немец-фашист гаскәрләренең союздашлары булган котырынкы япон самурайларын да бик тиз арада тар-мар итәләр.
Япон самурайларына каршы су-гышлар вакытында безнең тракторчы Нурислам Камалетдинов инде бик күп ут һәм суларны кичкән, күп юллар үткән һәм танклар йөртүче булып үсеп җиткән. Үзе дә куп кенә танкистлар хәзерләгән. Ул Советлар Союзы Герое полковник Понтюхин танкистлары сафында хәрәкәт итә һәм үз танкысыпда авыр сугышлар белән Зур Хишан таулары аша үтүгә катнаша һәм күп кенә япон самурайларын юк итә.

— Ватаныбыз өчен! Кадерлебез Сергей Лазо өчен!—ди ул совет танкысын шартлатырга маташкан самурайларны изеп, сытып үткән чакта.
Соңгы авыр сугышларның берсендә ул яралана, ләкин яралануга карамастан сугышуын дәвам иттерә.

Сугыш елларында Сара белән Нурисламның аралары ерак булса да, күңелләре бергә була. Сара ана тракторда ничек эшләвен, МТС ның ашлык өчен көрәштәге уңышларын, ә Нурислам танкта дошманга каршы ничек итеп сугышуы, Совет Армиясенең җиңүләре турында яза. Немец-фашист оккупантларның һәм япон самурайларының тар-мар ителүе, бу ике батыр, ике матурның кавышу, яңадан бергә эшли башлау һәм гомер ип сәгатьләрен якынайта.

1946 елның салкын һәм карлы буранлы март аеның бер таңында Буа станциясенә Казан — Сталинград поезды килеп туктый һәм аннан бик күп кенә пассажирлар белән бергә безнең Нурислам Җамалетдинов та килеп төшә.

— Төшемме бу, әллә өнемме? — ди ул Буа станциясеннән күренеп торган туган Карлы авылына карап, — авылдан ат белән киттем, ә поезд белән кайттым, ни арада салганнар бу тимер юлны? Берничә елда нинди зур төзелеш булып алган.

Маньчжуриядән, Ерак Көнчыгыштан кайткан шушы көндә үк Жамалетдиновның йөрәге түзми, ул үзенең МТС ы усадьбасын карарга, Сараны күрергә бара. Трактор бригадасы бригадиры Сара һәм фронттан кайткан батыр танкист шушы көнне үк МТС та, тракторлар янында очрашалар, сөйләшәләр, үзләренең чиксез шатлыкларын уртаклашалар. Сара тагын да үсә төшкән һәм тагын да матурайган. Нурислам чыныккан, менә дигән егет булган, аңа и иде мыек гз чыккан һәм шактый җитдиләнгән. Шунда ук, Нурислам МТС директоры иптәш Ефремов белән сөйләшеп яңадан МТС та эшли башлыйсы килүен, үз эшен бик сагынганлыгын әйтә.

— Бик әйбәт, — ди иптәш Ефремов аңа, — ләкин синең тракторыңнан кешеләрне алу уңайсыз, ә сиңа трактор юк.

— Без Сара белән бер тракторда эшләргә телибез, Александр Ефремович, безгә, зинһар, булышыгыз, гамәлдән чыккан берәр трактор юкмы?

— Хәзер ирләр бар, минем урынга да бригадир итеп башка берәүне билгеләсәгез яхшы булыр иде, — ди Сара директорга мөрәҗәгать итеп.
Иптәш Ефремов уйга кала һәм аларны МТС усадьбасының бер читенә алып бара.

Брезент белән капланган машинаны күреп, Нурислам шатланып җибәрә:

 — Трактор бит бу, Александр Ефремович!

— Тракторын трактор, ләкин сугыш елларында аны төзәтеп, аякка бастырып булмады. Частьлар да җитешмәде. Чанага салып Ворошилов исемендәге колхоздан алып кайттык та өстенә ябып куйдык. Бу трактор, димәк, синең кайтуыңны көткән, таныш бул үзе белән. Әгәр төзәтеп эшләтә алсагыз, колхоз авылы кешеләре рәхмәт әйтерләр үзегезгә

— Төзәтәбез, Александр Ефремович, сез дә булышсагыз...

— Анысы була, туганнар.

Сара белән Нурислам ташландык тракторга бик озак карап, уйланып тордылар. Аның рамасы, блогы һәм көпчәкләре генә бар. Болтлары, поршеньнары, терсәкле лом бүлү валлары, клапаннары, иң кирәкле частьларының берсе дә юк.

— Эштән чыккан инде бу дип, частьларын берәм-берәм башка тракторларга ташып бетергәннәр күрәсең, — ди Нурислам.
Шул арада әлеге трактор янына, карга бата-бата Горка белән баш механик та килеп җитә.

— Гәрәй абый! Бу трактор ничә мең сәгать эшләгән икән инде? — дип сорый Нурислам баш механиктан.

— 10 мең урынына 25 мең сәгать...

— Ярыйсы эшләгән. Сугыштан соң ясалган яңа тракторлар килә башлаганчы, аны тагын хезмәт иттерергә була, шулай бит, Александр Ефремович!? — ди танкист егет.

— Чәчү борын төбендә генә, өлгертә алсак, яхшы булыр иде!
Берлиннан, Венадан, Зур Хинган таулары яныннан кайткан батыр егетләр, МТС усадьбасының бер читендә, ватык тракторны караңгы төшкәнче җылыга, мастерскойга кертәләр.

— Иртәгә кадәр «җылына» тор, — диләр Сара белән Нурислам СТЗ ның көпчәкләрендәге карларны чистартып.

— Иртәгә үзеңне «дәвалый» башларбыз...

Шушы ук кичтә токарьлар цехында иптәш Ефремов баш механик Гәрәй Сафин, бригадир Георгий Сторожев, Сара, Нурислам һәм токарьлар, слесарьлар катнашы белән производство киңәшмәсе үткәрә. Шушы киңәшмәдә әлеге трактор өчен кирәкле частьларны тиз генә МТС ның үзендә эшләү, ә ясап булмаганнарын табу, китертү чаралары билгеләнә.
Икенче көнне башка тракторчылар, ремонт эшчеләре мастерскойга килгәнче, Сара белән Нурислам машинаны яхшылап чистарта һәм тәртипкә китерә башлыйлар. Шушы таңнан башлап ике яшь патриот бу машинаны чәчүгә өлгертү өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Вакыт, ял-йокы белән дә исәпләшмиләр, сугыш елларындагы киеренкелек белән эшлиләр. Сторожев та шулай ук алар белән бергә була, бергә эшли, машинаны ходка җибәрү өчен үзенең бөтен көчен, тәҗрибәсен бирә.

Шулай тырышып эшләү нәтиҗәсендә, «эштән чыккан» тракторга 15 көннән соң «җан керә» һәм ул, елгаларда бозлар кузгалганчы колхозларга җибәрелергә әзер булган машиналар строена куела.
Трактор, комиссия тарафыннан яхшы табылганнан соң, Сара үзе соравы буенча әлеге 15 ат көчле тракторга тракторчы итеп билгеләнә. Ул вакытта Сторожев бригадасында бер генә трактор булганлыктан директор, Нурислам белән Сараны үзләре төзәткән трактор белән аның бригадасына, «Победитель» колхозына җибәрә.

Менә трактор колхозга да килеп җитә. Ул МТС белән колхоз арасын үткән озын юлда төгәл эшли.

— Чәчү вакытында да яхшы эшләр, борчылмагыз туганнар, — ди Сторожев ике дусны тынычландырырга теләп.

Алар тынычланмыйлар. Машинаны тагын тикшерәләр, төрле тизлекләрдә эшләтеп карыйлар, көйлиләр, чистарталар. Кызу эш вакытында кирәк булачак барлык инструментларны хәзерлиләр, тәртипкә китерәләр.
Быел МТС тан колхозга тагын бер трактор җибәрелүенә орлыкчылык колхозы председателе иптәш Михаил Чечков та, колхозчылар да зур шатлык кичерәләр.
— Болай булгач, сугыш елларында сөрелмәгән җирләрне дә эшкәртеп чәчәбез икән, — диләр алар.

Совет Армиясеннән кайткан көндә үк Нурисламның МТС ка килүе, Сара белән мастерскойда ук күрешүе, бергәләп көне-төне хезмәт итүләре, аларның бер-берсенә булган ялкынлы мәхәббәт хисләрен тагын да көчәйтә, аларны тагын да якынайта, дуслаштыра, бергә гомер итә башлау көннәрен тизләтә.
Чәчүгә чыгар алдыннан, Карлы һәм Зөя елгаларында бозлар кузгалып шаулап ага башлаган яз көннәренең берсендә, алар Карлы авылында бик матур һәм зур туй ясыйлар. 1941 ел җәендә, бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан бер- берсенә биргән изге вәгъдәләрен үтәү бәхетенә ирешәләр, кавышалар.
Шулай итеп алар бергә гомер итә, бергә эшли башлыйлар һәм шушы 1946 елда әлеге хәрәкәтсез яткырылган һәм «бернәрсәгә дә яраксыз» дип табылган трактор белән алар 600 гектар мәйданда язгы сөрү һәм чәчү үткәрәләр, җәй коры булуга карамастан, көз көне шул мәйданның һәр гектарыннан 8 әр центнер уңыш яулап алып, туган илебезгә өстәмә рәвештә 3800 центнер ашлык бирәләр.

1947 елның февраль ае. Зөя уй-сулыгында, иксез-чиксез җирләрдә, Зөя өсләрендә, карны себереп, ачы җилләр исә. Буа шәһәреннән ерак түгел, берничә зур бинада һәм ул бинага үтеп керә торган капкаларда, койма яннарында электр утлары балкый. Бу — Буа МТСы усадьбасы һәм аның мастерскойлары. Биредә бүген аеруча җанлылык. Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турында ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи пленумы карары басылган газета килгән. Көндезге эштән соң, станоклар һәм ремонтка дип сүтелгән тракторлар янында эшчеләр шул карарны өйрәнәләр, һәрбер юлы колхоз авылы кешеләре турында, илебез куәтен ныгыту турында, сталинчыл кайгыртучанлык рухы белән сугарылган бу тарихи документ һәркемдә яңадан-яңа көч һәч иҗат дәрте тудыра.

— Я, иптәшләр, кем нәрсә уйлый, партиябез чакыруына нинди эшләр белән җавап бирәбез? —ди МТС директоры карарны аңлата-аңлата укып чыкканнан соң,— без быел яңача эшләргә, һәм мул уңыш яулап алырга тиешбез!

— Мин шуны әйтер идем, иптәшләр, — ди мондый вакытларда ста- Цоклар янына чүгәләп утырырга өйрәнгән баш механик Сафин, урыныннан кузгалып, — бөтенесен дә эшләрбез без! Безнең кулыбыздан килми торган эш юк. Барыбыз да армый-талмый көч һәм тырышлык куярбыз, МТС ыбызны иң алдынгы МТСлар сафына күтәрербез!

Сүз бригадир Сторожевка бирелә.

— Безнең бригада, — ди ул,— һәр трактор белән 1000 гектар җир эшкәртергә, 250 гектарда 22 шәр центнер уңыш үстерергә йөкләмә ала. Безнең бригада тракторчылары Сара Җамалиева, Нурислам Җамалетдинов, Макаров һ. б. барлык тракторчыларны да социалистик ярышка чакыралар.

Бу чакыруга Борһанов, Лобко. Галиәкбәрова һ. б. бригадирлар, тракторчылар кушылалар. Шушы көннән башлап МТС та социалистик ярыш яңа көч белән җәелеп китә.

Регулятор, магнето, карбюратор кебек катлаулы частьларны ремонтлау һәм поршень группалары ясауны гадәттә МТС ларда башкаралар. Быел МТСта бу эшләрне үз механиклары, үз слесарьлары эшлиләр. Завод ремонты таләп ителгән берничә трактор да МТС ның үз мастерскоенда төзәтелә.
1947 елның тарихи язы бик иртә килә. Ләкин МТС коллективы көтелмәгән хәл алдында калмый. Барлык тракторлар, ремонттан чыгып, су ташулары башланганчы ук инде колхозларда булалар.
Сабан өсте җитә. Бөтен көч басуга күчә. Уңыш өчен көрәш көннән-көн киңрәк колач җәя. Чәчү мәйданы күп кенә киңәйтелә. Ләкин, 1946 елда зур корылык булу сәбәпле, җанлы тарту көчләренең торышы начар, димәк, бөтен эш тракторчылар өстенә төшә. Аларга кырда кунып-төнеп моңа кадәр күрелмәгән дәрт, көч белән эшләргә туры килә.
Коллективның фидакарь хезмәте үзенең җимешләрен бирә. МТС 1946 елда 15 ат көчле һәр трактор белән 460 гектар җир сөргән булса, 1947 елда һәр трактор белән 574 гектар җир эшкәртә. МТС хезмәт күрсәтә торган 30 колхозның 27 сендә дөрес чәчү әйләнеше кертелә. Язгы сөрү, тырмалау, культивацияләү, чәчү, пар күтәрү, игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү кебек эшләр яхшы агротехник срокларда үткәреләләр. Көз көне колхоз һәм дәүләт амбарлары ашлык белән тулалар. МТС хезмәт күрсәткән колхозларда 18604 гектардан 10,88 әр центнер, ә 626,46 гектардан 21,22 шәр центнер уңыш җыеп алына. Трактор эшләре өчен натуралата түләү планы 22.802 центнер урынына, 45 275 центнер итеп үтәлә. Сара белән Нурислам эшләгән Георгий Сторожев бригадасы һәр трактор белән 1047 гектар җир эшкәртә һәм 251,66 гектардан 22,47 шәр центнер уңыш ала.
Ватаныбыз алдындагы гүзәл хезмәтләре өчен МТС директоры Александр Ефремов, өлкән механик Гәрәй Сафин һәм трактор бригадасы бригадиры Георгий Сторожев иптәшләргә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. МТС эшчеләреннән 15 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнәләр. Сара белән Нурислам да шулай ук зур шатлык кичерәләр. Аларның икесе дә Сторожев бригадасында бик яхшы эшләүләре өчен Совет хөкүмәте тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнәләр.
ВКП(б) Үзәк Комитетының Февраль пленумы карарын тормышка ашыру, сугыштан соң авыл хуҗалыгын күтәрү эшендә армый-талмый эшләүчеләр, коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән ялкынлы патриотлар — Буа МТС ының алдынгы механизаторлары исеменә Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан, советлар иленең бөтен якларыннан, ерак Камчаткадан һәм Калининградтан, Архангельск һәм Бакудан, Москва һәм Ленинградтан бик күп хатлар килә. Үзләренең бу хатларында совет кешеләре авыл хуҗалыгы механизаторларын чын күңелләреннән котлыйлар һәм югары иген уңышын яулап алу өчен аларның киләчәктә тагын да ныг-рак көрәшәчәкләренә ышаныч белдерәләр.
Халык ышанычын аклар өчен механизаторлар зур күтәренкелек белән эшлиләр. МТС 1949 елда инде 1940 ел белән чагыштырганда 15 150 гектар артык сөрүгә ирешә. Кыр эшләренең барлык төрләре дә арттырып үтәлә. Механизаторлар ярдәме белән колхозларда кыр ышыклау урман полосалары утырту планы да елдан-ел арттырып үтәлә, үлән басулы чәчү әйләнешен тулысынча үзләштерү юлында да эш уңышлы алып барыла. 1949 елда «Маяк», «Победитель», Коминтерн исемендәге колхозларда тракторчылар ярдәме белән үлән басулы чәчү әйләнеше тулысынча үзләштерелә. Колхозларда 2340 гектар мәйданда күпьеллык үлән чәчелә.
Промышленность механизаторлары тарафыннан тупланган бай
тәҗрибәләргә таянып, авыл меха-низаторлары 1949 елда яңача эшли башладылар, машиналарның җитештерүчәнлекләрен тагын да күтәрү өчен яңа көрәш җәелдерделәр.

Сталин премиясе лауреаты, Москва эшчесе Александр Чутких үрнәгендә Буа механизаторлары бик яхшы сыйфат бригадасы өчен республикабызда социалистик ярышны оештыру инициаторлары булдылар. Бу гүзәл хәрәкәткә МТС ның барлык трактор бригадалары һәм комбайнчылары кушылдылар. Бик яхшы сыйфат бригадасы өчен социалистик ярыш инициаторы, социалистик хезмәт герое Георгий иптәш Сторожей бригадасы, һәр 15 ат көчле трактор белән план буенча 700 гектар урынына уртача 1314 гектар сөрде. Шул ук бригададагы орденлы тракторчы Макаров һәм Горшков иптәшләр үзләренең тракторы белән шул елда 1640 гектар сөрделәр. Әхмәдулла Борһанов бригадасы 15 ат көчле трактор белән уртача 1200 гектар сөрде. МТС та һәр 15 ат көчле трактор белән сөрү 1948 елга караганда 174 гектар, ә 1940 ел белән чагыштырганда 206 гектар артык булды.

— Бик яхшы сыйфат бригадасы өчен ярыш, — дип сөйли МТС директоры иптәш Ефремов, — безнең МТС хезмәт күрсәткән колхозларда тагын да мул уңыш алуга мөмкинлек бирде. Райондагы 38 колхозның барысы да дәүләт алдындагы йөкләмәләрен намус белән үтәделәр, МТС эше өчен 1950 ел хисабына гына да 42 636 пот ашлык керттеләр.

1949 елда, авыл хуҗалыгы эшләренең соңгы чорында — көзге чәчү һәм туңга сөрү вакытында, Чернигов өлкәсе, Ново-Быков МТС ы тракторчысы Николай Агафонов үрнәгендә тагын яңа хәрәкәт — сәгатьлек график белән эшләү методы җәелеп китте. Бу хәрәкәткә советлар илендәге тракторчылар белән бергә, безнең Совет Татарстаны тракторчылары һәм Буа МТС ы механизаторлары да кушылдылар. Социалистик Хезмәт Герое иптәш Сторожев бригадасы, мәсәлән, үткән ел көзге чәчү планын 15 көн урынына 8 көндә төгәлләде. Туңга сөрү планын 276 процентка үтәде. Көзге чәчү, туңга сөрү чорында МТС ның Липатов, Борһанов, Кәрпмов һ. б. иптәшләрнең дә бригадалары сәгатьлек график белән эшләделәр. Шуның нәтиҗәсендә, 1950 елда чәчеләчәк барлык мәйдан туңга сөреп калдырылды. 205 гектар мәйдан беренче мәртәбә буларак 26—27 сантиметр тирәнлектә сөрелде.
Үткән ел көз сәгатьлек график белән эшләү методы башланган чакта мин Красный Бор районы, Исәнбай МТС ының Шәех Фәтхетдинов бригадасында, республикабызның атаклы тракторчыларыннан берсе, СССР Верховный Советы депутаты Сара иптәш Даутова эше белән таныштым. Ул Чернигов өлкәсендәге Ново-Быков МТС ы тракторчысы Николай Агафонов, Черновең өлкәсендәге Сокирян МТС ы тракторчысы Виктор Васильев һәм башка тракторчы-ста- хановчы иптәшләрнең яңа эш методларын өйрәнеп искиткеч яхшы нәтиҗәгә иреште: СТЗ-НАТИ га тагылган 28 рәтле ике чәчкеч белән, 11 сәгатьтә 38 гектар урынына, 60 гектар чәчте һәм 200 гектар мәйданда, көзге чәчү планын 3,5 сменада төгәлләде. Соңыннан, Буа МТС ында да Сара Җамалиева белән Нурислам Җамалетдинов иптәшләрнең нәкъ әнә шулай ук яхшы эшләүләрен. белдем.

Шушы метод белән эшләү кышкы ремонт чорында да җәелдерелде. Кышкы ремонт чорында сәгатьлек график белән эшләүгә беренче тапкыр Киев өлкәсе, Шполян МТС ы механизаторлары күчтеләр. Бу метод белән эшләүгә күчү Буа МТС ы механизаторларына да шулай ук тракторларга, комбайннарга, барлык авыл хуҗалыгы машиналарына ремонтны бик кыска срокта һәм бик яхшы сыйфатлы итеп төгәлләргә мөмкинлек бирде, барлык ремонт эшчеләрен, тракторчыларны һәм бригадирларны кышкы ремонт вакытында да һәр минутның кадерен белеп эшләргә өйрәтте. Шуның нәтиҗәсендә тракторларга ремонт срогыннан ике ай элек төгәлләнде;

Сөекле юлбашчыбыз бөек Сталин, коммунистлар партиясе, совет хөкүмәте МТС ларның эшләрен яхшырту, андагы кадрларны тәрбияләү, машиналар паркын үстерү, колхоз авылын машиналаштыру һәм шулай итеп колхоз авылын елдан- ел күтәрү, илгә авыл хуҗалыгы продуктларын мул итеп җитештерү өчен даими кайгыртучанлык күрсәтә. МТС ка яңадаи-яңа машиналар киләләр. Алар СССР Министрлар Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының табигатьне үзгәртү турындагы бөек планы, җәмәгать терлекчелеген үстерүнең 3 еллык планы турындагы тарихи карарларын кол-хозларда тормышка ашыруда МТС ларның рольләрен тагын да күтәрүгә зур ярдәм итәләр. Буа МТС ында да бу карарларны үтәү өчен, үлән басулы чәчү әйләнешен үзләштерү, мул, ныклы уңыш алуга колхозларга ярдәм итүдә намус белән эшлиләр.

Быел МТС язгы чәчүне колхозлар белән төзелгән договорда күрсәтелгән срокларга караганда 9 көн элек һәм 105,8 процент итеп үтәде. Күпьеллык үлән чәчү планы 400 гектар урынына 825 гектар итеп 205 процентка төгәлләнде. Пар сөрү эшләре дә башка елларга караганда яхшы башкарылган. 7700 гектар пар сөрү дә шулай ук срогыннан 6 көн элек һәм май хаенда эшләнгән. Язгы чәчү һәм пар сөрүне МТС республикада беренче булып төгәлләгән. Ә элек пар сөрү июнь аеның 15 ләренә кадәр сузылган булган. Язгы чәчүне әнә шулай уңышлы башкаруга МТС сәгатьлек график белән эшләүгә күчү нәтиҗәсендә ирешкән. Үткән ел 6036 килограмм ягулык һәм күп кенә автол артык тотылган булса, быел август аенда ук инде биредә 10651 килограмм ягулыкка һәм 1100 килограмм автолга экономия ясалган. Бү кадәр ягулыкка экономия ясау МТС ка яңадан 750 гектар җир эшкәртү мөмкинлеген бирә.
МТС — авыл хуҗалыгын үстерүдә алдынгы, җитәкче көч. Механизаторлар моны бик яхшы аңлап эш итәләр. Алар үз машиналарын яхшы белү, квалификацияләрен камилләштерү өстендә өзлексез эшләү белән бергә, туфракның мул уңыш бирү законнарын ачкан, ныклы һәм мул уңыш тәэмин иткән яңа ашлык сортлары, югары продуктлы терлек нәселләрен тудыру законнарын ачкан рус галимнәре Докучаевның, Костычевның, Тимирязевның, Виль- ямсның, Ивановның, Мичуринның һәм Лысенконың фәнни хезмәтләрен өйрәнәләр.

Үткән ел көз иптәш Ефремов, академик Т. Д. Лысенко чакыруы буенча В. И. Ленин исемендәге Ленин орденлы Бөтенсоюз Авыл Хуҗалыгы Фәннәр Академиясенең юбилей сессиясендә катнашты. Анда ул Академиянең президенты иптәш Т. Д. Лысенконың «В. И. Ленин исемендәге Авыл Хуҗалыгы Академиясенең эш йомгаклары һәм авыл хуҗалыгы фәненең бурычлары» турында фәнни докладын һәм күп кенә укымышлыларның, авыл хуҗалыгы белгечләренең, новатор-ларының, Социалистик Хезмәт Геройларының чыгышларын тыңлап кайтты.

Бөек фән корифее даһи Сталинның аталарча кайгыртуы белән, социалистик авыл хуҗалыгы фәненең гаять дәрәҗәдә алга киткәнлеген, алдынгы Мичурин агробиология фәненең җиңүен күрсәткән бу сессиядән кайтканнан соң, тәҗрибәле совет агрономы, коммунист директор иптәш Ефремов механизаторларга МТС алдында торган яңа бурычлар турында, Буа районында моңа кадәр күрелмәгән мул уңыш алу мөмкинлекләре турында сөйли. Моның өчен үлән басулы чәчү әйләнешен тиз үзләштерергә, агач орлыгын оялап утыртырга, җирне эшкәртүнең сыйфатын кискен рәвештә яхшыртырга, аны 26—27 сантиметр тирәнлектә өстөрәннәр белән генә сөрергә һәм кыр эшләренең срокларын бик кыскартырга кирәклеген аңлата һәм шулай итеп якындагы берничә ел эчендә уңышны 3—4 тапкыр артык алырга мөмкин булуын әйтә.

Буа МТС ы механизаторлары быел кыр эшләренең беренче көннәреннән үк совет агробиология фәне тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен киеренке рәвештә эшли башладылар.

...Карлы авылы читендә, Карлы елгасы янында ук салынган яңа йорт капкасыннан ике кеше чыкты. Алар мотоциклетларга утырып олы юлга юнәлделәр. Шуннан Карлы елгасы күпере аша чыгып, Буа шәһәренә ашыктылар.

Мотоциклет белән куыша-куыша, олы таш юлдан ашыгып шәһәргә баручы бу ике иптәш Сара белән Нурислам иде.

— Тиз килеп җиттегез, туганнар, бик әйбәт! — диде МТС директоры иптәш Ефремов, аларның икесе белән дә бик җылы гына исәнләшеп.

— Сезгә тагын шатлыклы хәбәр әйтәм, МТС ка тагын яңа тракторлар килде. Сезгә 80 ат көчле С-80 тракторы бирергә булдык. Быел сезне Сторожев бригадасыннан алып, иптәш Вәлиуллин бригадасына билгелибез. «Кызыл Армия» колхозына бик нык булышырга кирәк. Тракторыгызны бүген үк кабул итеп алыгыз.

Сара белән Нурислам директорны кочаклап алырдай булып:
— Рәхмәт, Александр Ефремович, бик зур рәхмәт сезгә! — диделәр.
— Күрдеңме Сара, инде 15 не генә түгел, 80 шар атны берьюлы җигеп йөрер чаклар да җитте! Менә ничек үсә безнең туган илебез!
1946 елда 800, 1947 елда 900, 1948 елда 1 000, 1949 елда 1375
гектар җир сөргән Сара белән Нурислам 1950 елда тагын да зур күрсәткечләр бирү өчен яңа ярышка чыгалар. Алар тырышлыгы белән «Красная Армия» колхозында язгы сөрү һәм чәчү планы срогыннан 15 көн элек төгәлләнә, пар җирен дә бик яхшылап һәм тиз сөрәләр. Аннары директор кушуы буенча «Маяк», «Кызыл тау» колхозларында пар сөрәләр. Соңрак арттарак калган «Көрәш», «Большевик», «Коминтерн» исемендәге колхозларга үз теләкләре белән барып пар сөрәләр, тракторчылар тырышлыгы белән пар сөрү ул колхозларда да май аенда ук төгәлләнә, 1951 ел уңышы өчен нык нигез салына.
Без тагын да яхшырак һәм тизрәк эшләр идек, — диләр тракторчылар, — колхозларның вак булулары уңайсызлый, кызу эш чорында бер колхоздан икенче колхозга күчеп йөрү өчен әллә никадәр кадерле вакыт һәм ягулык әрәм була. Колхозларны берләштергәч, безнең өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла.

Безнең тракторчылар көзге чәчүне дә быел үткән елга караганда уңышлырак һәм югары агротехник срокларда төгәлләделәр, һәр минутның кадерен белү, сәгатьлек график белән эшләү аркасында Нурисламнар эшләгән Вәлиуллин бригадасы 410 гектар көзге чәчү планын 4 көндә үти алдылар.
Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән ике оста тракторчы, ике тормыш иптәше, ике спортсмен-мотоциклетчы, гармоньчы һәм җырчы, ике совет патриоты, ике матур әнә шулай кавыштылар, әнә шулай матур гомер итәләр, һәркемне сокландырырлык итеп эшлиләр һәм колхоз байлыгын үстерү өчен бөтен көчләрен биреп үзләре дә үсәләр.

— Зур үскәч без дә әтиебез белән әниебез кебек тракторда эшләрбез, ул вакытта инде тракторга электр кертелә, диләр. Без кнопкага гына басарбыз да, трактор китәр, шулаймы? — ди аларның кечкенә матур кызлары Сария, әле быел май аенда гына туган сецеле- се Кадриягә карап, — яме дим!?
Кадрия йомшак түшәккә яткан да:

— Дөрес апа, дөрес, — дигән кебек аякларын болгый һәм «ыггы, ыггы, ыггы» дип түшәмгә күзен төбәп елмая...