Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРАНЦУЗ ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК УЛЫ

Г. БУЛАТ

1950 елның август аенда бөек
реалист Онорэ Бальзакның үлүенә 100
ел тулды.
Бальзак иҗаты гаять бай һәм
күпкырлы. Кыска гына иҗат гомерендә
Бальзак катлаулы, зур әдәби мирас
калдырды. Бальзак тудырган образлар
өч меңгә якын. Өч мең оригиналь,
үзенчәлекле, бер-берсенә ошамаган,
ләкин бер максатка, бер ноктага
юнәлдерелгән характерлар!
Бальзак үзенең бөтен иҗатын яңа,
аякка басып килә торган капиталистик
җәмгыятьне фаш итүгә багышлый.
Шуның өчен Бальзак француз буржуаз
җәмгыятьнең тормышын бөтен
нечкәлекләре, бөтен үзенчәлекләре
белән өйрәнә һәм үзенең әсәрләрендә
чагылдыра. Бальзак хаклы рәвештә
үзен «тормыш көзгесе», «социологик
фәннәр докторы» дип атый. Ф. Энгельс
Бальзак иҗаты белән танышкач, аның
реализмына бәя биргәндә, Бальзакның
әсәрләреннән ул вакыттагы Франция
тормышын үз чорының барлык та-
рихчылар, экономистлар һәм ста-
тистикларның бөтен хезмәтләренә
караганда да күбрәк белдем, дип язды.
Бальзак реализмының көче типик
образны типик шартларда күрсәтә
белүендә. «Кешелек комедиясе»
исемле монументаль . әсәре моңа ачык
мисал булып тора.
«Кешелек комедиясе» — бу искит-
кеч зур әсәр 20 ел (1830—1850) эчендә
язылды һәм ул беренче Француз
революциясе нәтиҗәсендә туган
буржуаз җәмгыятьнең энциклопедиясе
булып әверелде. Авторның планы
буенча «Кешелек комсдиясс»- нә 143
әсәр керергә тиеш була. Бальзак 92 әсәр
язып өлгерә. Алар арасында «Шигрин
күне», «Югалган иллюзияләр»,
«Евгения Г ранде», «Горио ата»,
«Крестьяннар» һ. б. һ. б. атаклы
романнар бар.
«Кешелек комедйясе»нең барлык
романнарын берләштергән идея —
буржуаз җәмгыятьне тәнкыйть итү
идеясе. Биржа корольләре һәм авыл
ростовщиклары, авыл сәүдәгәрләре
һәм законнарны таптаучы авантю-
ристлар, сатлык журналистлар, соры
кортлар һәм башкалар — менә «Ке-
шелек комедиясе» геройларының бер
төркеме. Буржуа җәмгыятен Бальзак
кара урман итеп сурәтли. Кешелек
сыйфатларын югалткан бу кара урман
кешеләре ерткьичлар кебек бер-
берсенең бугазларына ябышырга
торалар. Сары шайтан өстен торып,
барысында үзенә буйсындыра,
барысын да изә. һәм чынлап та бур-
жуазия «кешеләр арасында шәрә
интерестан, шәфкатьсез «саф акча»
(«чистоган») дан бүтән һичбер төрле
элемтә калдырмады» (Коммунистлар
партиясе манифесты).
«Шигрин күне» романьиның герое
банкир Тайфер бол ай ди:
« — Әфәнделәр, алтынның көче,
куәте өчен эчик... Миллионерлар өчен
эшафот та, палач та юк!»
Үз карьерасын кеше үтерүдән
башлаган банкир Тайфер кеше та-
лаучыларның типик образы. Аның
аваздашы банкир Носенжен да шундый
ук ерткычлык сыйфатлары белән
бирелә. Тайферлар, Нюсен- женнар
яшәгән җәмгыятьтә хөкем сөргән төп
закон: кеше — кешегә бүре! Бу закон
семья эченә кереп
105
семьяны да җимерә. Шуның өчен
Сешар үз улын талый, ә карт Гормоны
уз кызлары талыйлар.
Акча кешеләрдә намусны, гадел-
лекне һәм башка шундый саф сый-
фатларны үтерә, алар урынын ялган,
икейөзлелек, дошманлык ала. Кешеләр
рухи яктан гарип булалар,
тормышлары җимерелә.
Семья эчендәге фаҗига җәмгыять
тормышындагы фаҗигадан килә. К.
Маркс һәм Ф. Энгельс үзләренең
мәшһүр «Коммунистлар партиясе
манифесты»нда болай яздылар:
«Буржуазия семья мөнәсәбәтләрендәге
нечкә сентиментальлек пәрдәсен ертып
ташлады һәм аларны саф акча
мөнәсәбәтләренә кайтарып калдырды».
Бальзак иҗатында моңа бик яхшы
иллюстрацияләр табып була. Евгения
Гранденың тормышы бу тезисның
дөреслеген тулысы белән ачып сала.
Буржуаз җәмгыятьтә сәнгать,
әдәбият, фән үсә алмыйлар, буржуазия
аларга дошман, аларны үз файдасына
яраклаштыра, менә щул яраклдштыру
процессында художник, язучы, галим
шәхес буларак изеләләр, талантларын
җилгә очырырга мәҗбүр булалар.
Моны Бальзак үзенең иң яхшы
романнарының берсендә «Югалган
иллюзияләр» исемле романында бик
ачык күрсәтә. Саф күңелле Люсьен
Шардон дан, шөһрәт казаныр өчен
Парижга килгәч, тора-бара үзенен
намусын да, талантын да югалта. Пьер
Грасу рәсемнәре художникның үзен
түгел, бәлки шул рәсемнәр белән сәүдә
итүче спекулянтны баеталар. Буржуаз
җәмгыятьтә талант иясе үз талантькн
сатарга мәҗбүр. Матбугат, әдәбият,
сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең
вөҗдан, намус кебек кешелекле
сыйфатлары кирәксез булып калалар,
ул сыйфатлар хәтта талант иясенә
фаҗига китерәләр. Буржуаз
җәмгыятьнең алласы да, төп законы да
сары шайтан — алтын. Париж
ростовщи- гьи Гобсек шул сары шайтан
хакына кешеләрне талый, карт Гранде
үлгәндә дә алтынны күрәсе килә,- ал-
тын мине җылыта, дип алтын белән
саташып үлә. Характерлары, пси-
хологик кичерешләре белән күп төрле
булган бу образларны комсызлык,
алтынга табыну, ерткычлык
сыйфатлары берләштерә. Шуңа күрә
каторжник Вотрен һәм миллионер
Нюсенжен яки Тайфер образлары
бертуган булып калалар. Вотрен
тормыш төбендә, ә Нюсенжен тор-
мышның иң югары баскычында, ләкин
икесе дә карак, кеше талаучы. Аерма
тик сан ягында гына: Вотрен
Нюсенженга караганда азрак урлаган,
шуның өчен аны каторгага җи-
бәргәннәр, Нюсенжен берничә мил-
лион урлаган, шуның өчен ул буржуаз
җәмгыятьнең иң югары баскычына
менгән. Күп урлый алу осталыгы белән
алар буржуа җәмгыятенең иң эшлекле
кешесе булып танылалар.
Менә Вотреннарны, Нюсенжен-
нарны берләштерә торган принцип
шул.
Бальзак буржуа җәмгыятенең аяу-
сыз тәнкыйтьчесе. Ләкин үзенең по-
литик карашлары белән Бальзак көчле
монархия власте ягында иде. Буржуаз
җәмгыятьне үзгәртә ала торган куәтне,
Бальзак монархия көчендә һәм диндә
күрде. Ләкин Бальзак үзенең иҗаты
белән бу ялгыш фикерләрен кире кага.
Ул Июль монархиясен бик оста фаш
итә.
Бальзак буржуа җәмгыятенә каршы
чыккан кешеләрне дә күрә алган.
«Югалган иллюзияләр» исемле
романында Бальзак республика яклы
Мишель Кретьенны югары сыйфатлы,
намуслы кеше итеп сурәтли. Мишель
Кретьен ул вакыттагы Франциянең
алдынгы кешеләре белән республика
өчен көрәшә һәм шул көрәштә һәлак
була. «Крестьяннар» исемле
романында Бальзак- ның симпатияләре
элекке якобинец, карт крестьян
Нйзерон ягында. Бальзак ул вакыттагы
Франциядә булган социаль
процессларны күреп, аларны үз
иҗатында чагылдыра алган. Бальзак
үзенең политик карашларына,
сыйнфый симпатияләренә каршы
чыгарга мәҗбүр булган. Үзенең иң
якын күргән аристократларының
җиңеләчәген белеп, алар- ның
бетәчәген котылгысыз дип аңлаган.
Киләчәкнең чын кешеләрен дә Бальзак
күрә алган. Моны Ф. Энгельс
реализмның иң зур

җиңүе, Бальзакның иң бөек сый-
фатларының берсе дип саный.
Үз халкына Бальзак тирән мәхәббәт
тойгыларын саклый. Бальзак халыкны
җәмгыятьтәге байлыкны тудыручы
дип таный. Бальзак халык ул хезмәт,
түземлелек дип әйтә.
Халыкка, сәнгатькә, дөреслеккә
булган мәхәббәте белән, соры корт-
ларга булган нәфрәте белән Бальзак
иҗаты безгә, совет укучыларына, якын
тора. Советлар Союзында Бальзак иң
күп укыла торган язучыларның берсе.
Совет укучылары Бальзак әсәрләрен
яратып укыйлар һәм аңа ихтирам
күрсәтәләр.
«Кешелек комедиясе»нең соңгы
пәрдәсе әле төшмәде. Бальзак ал-
дынгы кешелек ягында бара, аның
әсәрләре әле һаман да буржуа
җәмгыятен фаш итәләр. Дөрес, шушы
бер йөз ел эчендә күп нәрсә үзгәрде,
күп сулар акты. Бальзак сурәтләгән
капиталистлар хәзер инде
империалистлар булып җитештеләр.
Аларның төп кәсебе сугыш, кеше-
ләрне күпләп үтерү, талау, кан кою.
Вотреннар дәүләт башында торалар.
Хәзерге Франция капиталистлары,
банкирлары Бальзак фаш иткән
капиталистларның, банкирларның
уллары һәм алар намусларын, милли
горурлык хисләрен тәмам югалтып,
гүзәл Францияне сатучылар, батыр
француз халкын коллыкка төшерү-
челәр булып танылдылар. Алар
Франция культурасын таптыйлар.
Шул уңайдан алар Бальзак мирасын
да хурлыйлар.
Ләкин Сартрларның, мориаклар-
ның — фашизмның кеше үтерү кара
идеясен алга сөрүчеләрнең йөзе безгә
ачык.
Уолл-стрит агентлары, империа-
лизмның ялагай язучылары Бальзак
мирасын бозып юкка чыгарырга
маташалар.
Ләкин Бальзак демократия ягында
көрәшә.

«