Логотип Казан Утлары
Шигърият

УҢЫШ БҮЛГӘНДӘ

Котлы булсын, Уңыш бәйрәме — дип,

Колхозчының кулын кысканда,

 Председатель рәхмәт әйтеп тора

Чын күңелдән якын дусларга. 
Чират җитте менә, Ат караучы

Мәхмүт картка бодай төялде,

Кабызганда шофёр машинасын

Капчыкларга карап сөйләнде: 
— Мәхмүт бабай, эшең яхшы икән,

Уздыргансың ахры барысыннан,

Чыдар микән диеп куркам менә,

Тәгәрмәчләр бик нык басылган. 
— Шелтәләмә мине, Иптәш шофёр!

Авыр булган өчен бу йөгем,

Хезмәтемә тигән өлешемне

Кабул итеп алам мин бүген.