Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӨЛӘЙХА БОГДАНОВА

ЗӨЛӘЙХА БОГДАНОВА

Зөләйха ханым Богданова (Болгарская) 1905 елгы беренче рус революциясе нәтиҗәсендә дөньяга килгән татар театрының артисткаларыннан берсе. Аның барлык гомере татар театр культурасын үстерүгә багышланган. Зөләйха ханым Татарстанның Арча районы, Орнаш; авылында ярлы крестьян Гыйззәтулла агайның семьясында 1886 елның сентябрендә дөньяга килә. Өч яшь тулганда әтисе үлә һәм әнисе Казанга күчеп килә. Байларда асрау булып, күп җәфалар чиккәннән соң, Зөләйха 1900 нче елны Крестовников заводына кереп, 1906 елга кадәрле анда эшли. 1909—1910 елгы сезонда «Сәйяр» труппасы Казанда эшләгәндә, Зөләйха һәрбер спектакльгә якыннан торып катнаша башлый. «Сәйяр»- труппасы 1911 ел Мәкәрҗә ярминкәсенә барганда үз составына Зөләйха Богданованы да ала. 1912 елгы театр сезоны тәмам булгач, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская үзенең иптәшләре Самитова, Богданова белән Уфага китәләр һәм 1912 елның язында «Нур» труппасы оештырып эшли башлыйлар.

Зөләйха Богданова «Нур» труппасы белән төрле шәһәрләрдә: Уфа, Чкалов (Оренбург), Молотов (Пермь), Ижевск һ. б. гастрольләрдә йөри. Гражданнар сугышы вакытында Зөләйха Богданова үз теләге белән 5 нче армия сафына килеп баса һәм 1918 елдан башлап армиянең труппасында эшли. 5 нче армия труппасыннан ул 1920 елда Уфага күчә һәм 1922 елга хәтле Уфада татар драма театрында эшли. 1922—24 елларны Казан татар театрында эшләп, 1924 елның июнь аенда Татарстанның Буа шәһәренә килә һәм Габдулла Кариев исемендәге Буа татар драм театрында эшли башлый. 1926 елда татар театрының 20 еллык юбилее вакытында Зөләйха ханым Богдановага Татнаркомпрос тарафыннан «Хезмәт батыры» исеме бирелә. 1928 елдан 1947 елга кадәр Зөләйха ханым Буа шәһәрендә үзешчән сәнгать коллективы белән җитәкчелек итә. Зөләйха ханым совет кешесенә хас булган чын патриот буларак, театраль культураны күтәрүгә Буа шәһәрендә генә 20 елдан артык бөтен көчен, белемен, сәләтен биреп эшләде. Ул театр эшен көндәлек политик, хуҗалык бурычларына тыгыз бәйләде. Колхозлашу елларында кулакларга каршы көрәштә, язгы чәчү, иген җыю, сайлау кампанияләрендә Богданова җитәкчелек иткән агитбригадаларның роле зур булды. Зөләйха ханым 1938 нче елны ВКП(б) сафына керә. Бөек Ватан сугышы елларында да Зөләйха ханым район театрына, үзешчән сәнгать драм түгәрәкләренә җитәкчелек итеп, зур хезмәтләр күрсәтә. Сәнгать өлкәсендә күренекле хезмәтләре өчен Зөләйха ханым Богданова «1941 — 1945 елларда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медале һәм ТАССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан ике тапкыр Почёт грамотасы белән бүләкләнә. Зөләйха ханым Богданова озак һәм каты авырудан соң 1950 елның 13 июнендә безнең арадан китте. Ул 1950 ел 15 июньдә. Буа шәһәрендә, күмелде.