Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯКТЫ ЯР

В.ПАНОВА

ЯКТЫ ЯР
Кыш. Тышта кар оча. Төньякка һәм көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба «Якты яр»дан меңнәрчә километр бөтен якта ап-ак кар ята. 
Алмазовныц яраткан хатыны — акыллы хатын иде. Әгәр Алмазов үзенең госпитальдәге авыр уйлары турында аңа сөйләргә тотынса, яисә үзенең инде эшне онытканлыгы, элекке осталыгының инде юклыгы турында зарлана башласа, — ул, җитди, ягымлы күзләре белән карап аның сүзләрен сабыр гына тыңлый да, аннары Алмазовның кулына үзенең җылы кулын куеп, әйтә иде: «Я, ни өчен борчыласың? Кешенең тормышы эчеп-исерүдән генә тормый бит; кешенең тормышы, җаны төрле-төрле нәрсәләрдән тора. Халык арасында яшибез, халыкның язмышын уртаклашабыз: кешегә нәрсә булса, безгә дә шул булыр», — ди торган иде. Шундый яхшы сүзләре күп иде аның, ул аларны кирәк чагында әйтә белә һәм кешенең күңелен күтәрә белә иде. «Мондый яхшы сыйфат каян килгән икән аңа? — дип гаҗәпләнә иде Алмазов.

—Дүрт кенә класс бетергән бит ул, конвейерда ниндидер бер гайканы борып кына тора, ә үзе искиткеч акыллы!» Ул хатынга күңелендәге бөтен нәрсәне сөйләп бирәсе килә иде аның, шулай ук аның күңелендәге уйларын да беләсе килә иде. Тося исә: «Син бу елларда ничек яшәдең; моннан ике ел элек, нәкъ менә шушы айда кайда идең, нәрсәләр эшләдең?» — дип сорап аптырата. Алмазов сүрән генә сөйләргә керешә. Тося шунда ук, кулларын җәеп җибәреп, аның сүзен бүлә:

— Ох, шулай булдымыни!—ди ул. — Ох, нинди куркыныч булган икән! Надя, атаңның сөйләгәнен тыңла! Ох, кешеләр нинди газап чиккәннәр бит!

Һәм Алмазовның сөйлисе килү теләге бөтенләй югала...

Әлеге хатынның өе чиста һәм ул үзе дә бик чиста йөри иде. Ә Тосяның өендә бертөрле дә тәртип юк: бары тик ул Алмазовны ашатып-эчерергә һәм киендерергә генә белә, ә үзен һич тә карамый. Аның өйне җыюы — идәнне себерке белән өстән-өстән генә себереп чыгарудан һәм өстәл өстенә чалыш-чолыш итеп чиста ашъяулык ябудан гына гыйбарәт. Кызларын да эшкә өйрәтми ул: тегесен алып бир, монысын китер, дип куша гына; аларны үзлекләреннән эшләргә өйрәтергә һич тә тырышмый. Надя инде унике яшендә, Катя тугызда. Сугышка кадәр алар кечкенә иде, Алмазовка алар белән бик күңелле иде. Чыпчык балалары шикелле, черкелдәшәләр иде алар; Алмазов аларның шулай черкелдәшә-черкелдәшә сөйләшкәннәрен рәхәтләнеп тыңлый иде.

Ул аларның үзләренә кечкенә урындык белән кечкенә өстәл, ә курчакларына кечкенә йорт ясап бирде. Йортның түбәсен күтәреп алып була иде; тотынып төшәр өчен, болдырга тотка ясалган, ә иң түбәндәге басмада аяк кырыр өчен тимер куелган иде; хәтта кырыйдагы тәрәзәгә форточка да ясалган иде. Күршеләр йортны күрергә дип кергәләп чыктылар һәм, Алмазовның балалары өчен шундый матур уенчык ясаганын күреп, исләре китте. Мондый уенчыкны бер магазинда да, теләсә генә нинди акчага да табарга мөмкин түгел иде! Хәзер инде ул йорт юк: җимерелгән, такталары югалып беткән.

Кызлары да үскән инде аның. Надя бик котсыз кыланышларны үзләштергән. Үзен әдәпле итеп тота белми. Катя исә бөтен нәрсәдә апасына охшарга тырыша. Алар инде хәзер курчак уйнамыйлар, танцевать итәләр. Надя мәктәптәге түгәрәктә танецка өйрәнә. Ул мәктәпкә җыенганда да, мәктәптән кайтып, өстәл өстснә табак-савыт куйганда да танцевать итә. Өйдә дә, ишек алдында да, урамда да танцовать итә. Танцевать иткән чагында: «Ләлә-лә-лә...»— дип көйли. Катя да, аннан күреп, танцовать итә һәм көйли. Аларның шулай танцовать итүләре Алмазовның ачуын китерә, хәтта аның башы авырта башлый.

— Сикерүегезне ташлагыз инде! — ди ул.

Тося аларны якларга керешә:

— Балаларга танцовать итәргә дә ярамыймыни инде.

— Эш белән шөгыльләнсеннәр инде? — ди Алмазов. — Косасым килә.

— Танцы да — шулай ук эш бит ул, — ди Тося, Надяның тиктормас аякларына карап.

— Аның танцыга сәләтлелеге бик зур.

Алмазовның яңак тамырлары калтырый башлый:

— Аны танцыга бик сәләтле дип, кем әйтте сиңа?

 — Өлкән вожатый.

— Балерина итәргә хәзерлисеңме әллә?

— Балерина булса, начармыни?

 — Оекларын ямарга өйрәтергә кирәк иде.

— Син бернәрсәдән дә риза түгел! ди Тося, тәмам сагышка бирелеп.

— Бернәрсә дә ошамый сиңа. Хәзер инде кулым эшкә бармый башлады минем, — дөньяда торасым килми! Һәм ул сөйләшүеннән туктый. Алмазов та кызгана аны, чөнки ул чын күңеленнән кайгыра һәм шул кайгы аркасында кипкәннән-кибә, картая бара. Тося ирен һәм балаларын өзелеп ярата, аларның бик рәхәт яшәүләрен тели, ләкин моны ничек булдырырга икәнен генә белми.

Ул әле бер эшкә, әле икенче эшкә тотына, өйдәге барлык мәшәкатьне үз өстенә ала, барысына да ошарга тырыша, әмма моның өчен аңа ире дә. балалары да рәхмәт әйтмиләр. Ничектер бервакыт Алмазов олы кызын чакырып алды:

— Надя! Надя аны нинди дә булса гадәттәге бик җиңел эшкә (аңа комодтан чиста күлмәк алып бирергә яисә шырпы китерергә) чакыргандыр дип уйлап, «лә-ләлә» дип көйли-көйли, аның йомышын үтәргә хәзер булып, килеп керде.

— Идәнне юып ал әле, — диде атасы аңа.

— Күр, ничек таптап бетергәнсез. Надя моңа бик гаҗәпләнде, шулай да юарга тотынды. Кинәт ул. чүпрәген ташлап, кычкырып елап җибәрде:

— Әнигә әйтим әле мин сине. Әни мине беркайчан да идән юарга кушмый иде.

— Ә мин менә кушам!—диде Алмазов.

 — Әгәр юмыйсын икән, моннан соң түгәрәккә йөри торган булмассың, аңладыңмы? Надя елый-елый идәнне юып бетерде дә өйдән йөгереп чыгып китте. «Анасын каршы алырга китте, зарланырга», — дип уйлады Алмазов.  

Эх, малай тууын Алмазов юкка гына теләмәгән иде. Малай тууын бик теләгән иде ул, ләкнн Тося һаман кызлар гына тудырды... Тося борчылып кайтып керде, идәнгә күз кырые белән генә карап алды да әйтте:

 — Дөресен әйткәндә, өйгә дә кайтасы килми. Мине үги ана дип орышкан идең, ә үзең үги атадан да начаррак. Ничек юган соң ул? Барыбср юу түгел бит бу.

— Бер тапкыр начар юар, икенче тапкыр начар юар, шулай итә-итә өйрәнер, — диде Алмазов.

— Нигә дип балаларны шундый эшкә кушарга кирәк, — диде Тося. — Әйтерсең, мин үзем эшләмим.

— Менә шул-шул, син эшләмәсен өчен, аңа куштым да мин. Өйрәнсен.

— Әби белән бабай миңа алты яшемдә чагында ук бөтен нәрсәне эшләргә кушалар иде, — диде Тося, бераз көрсенеп. — Аның каравы, балаларым рәхәтләнеп яшәсеннәр. Бу рәхәтне аларга совет власте бирде.

Алмазов, үзен-үзе тыя алмыйча:

— Совет власте сиңа балаларны паразит итеп үстерергә кушмый! — дип кычкырды, һәм шунда ук үкенде: Тосяга болай кычкыру һич тә ярый торган түгел.

— Тормыш танцыдан гына тормый, — диде ул, гадәттәгечә акрын гына итеп. — Ул төрле-төрле нәрсәләрдән тора. Үзең беләсең бит инде. Балаларны тормыш итәргә өйрәтергә кирәк. Моны бездән — синнән дә, миннән дә сораячаклар.

Шулай диде, ләкин Тосяның бернәрсә дә аңламаганын, бары газапланганын гына күрде. «Чынлап та, без шулай гомер буе бер-беребезне газаплап яшәрбез микәнни? Кадерлем, акыллым, син мине шушы тормышка хөкем иттең, аңлыйм, син дөрес хөкем иттең, — ләкин миңа авыр!.. Бәлки инде, син тормышыңны коргансың; бәлки инде, син барысын да оныткансың; син шатланып, рәхәтләнеп яши торгансың, бакчадагы чәчәксыман, матурлана торгансың, — ә миңа әле һаман да читен...» Тышта кар оча, минем яннан синең янга кадәр — кар белән тулган меңнәрчә километр ара ята... 

Нюшаның карамагында ун сыер иде; аларның һәркайсы да тәрбияләүне сорый, һәм Нюшаның һәркайсына карата үз исәбе бар. Ул, Иконников янына барып, аннан былтыр һәм өченче ел Грациянең күпме сөт бирүе турындагы мәгълүматларны сорады. Иконников, Грациянең карточкасын алып, аңа кирәкле мәгълүматны бирде: беренче лактациядә 1710 килограмм, икенче лактациядә — 4402 килограмм, ягъни һәр көнне уртача 14,66 килограмм сөт биргән. Ә икенче лактация вакытында аның рационы нинди булган? Аның сөтен арттырырга куйганда, аңа нәрсә ашатканнар? Нигездә, — тупас һәм сусыл азык ашатканнар. Хәзер дә шулай ук концентратларга артык исәп тотмагыз.

— Безнең орлык түбе бар, — диде Нюша. — Көрпә дә алып кайтачаклар икән дип сөйлиләр. Ә Грация — бик яхшы сыер ул, элита... Иконников кашларын күтәреп җибәрде һәм, сөйләшәсе сүзнең беткәнлеген сиздереп, очлы карандаш белән нәрсәдер язарга кереште. Нюша бераз уйлап торды да Коростелевны эзләп китте. Коростелев белән очрашкан чакларында яисә аның тавышын ишеткәндә, Нюша бер кат янып китә иде, ул үзенең бу хәлен сиздерүдән курыкса да, аның янына барырга булды.

— Тагын нәрсә дә булса барып чыкмыймы әллә? — диде Коростелев. Зурлар кечкенәләр белән ничек сөйләшсә, ул да Нюша белән шулай сөйләшә иде, чөнки ул аңа яшүсмер булып күренә иде. Ләкин Нюшада нәрсәдер бар иде, ул нәрсә Коростелевның күңелен йомшартып җибәрә һәм аңа карата ихтирам уята иде: мондый хис Нюшаның эшне бөтен күңеле белән бирелеп, янып эшләве нәтиҗәсендә туа иде. Бу юлы да, Нюшаның дулкынлануын күргәч, аның күңеле йомшап китте:

— Ярар, — диде ул. — Әйтермен. Грацияне сөтен арттырырга куй, концентратлар булыр.

«Нинди яхшы кеше ул! — дип уйлады Нюша. — Күңелгә шундый керә белә, һәрвакыт ярдәм итә». 

Нюша уйлаганча, Грацияне ашатуның файдасы бик тиз күренде: рационны арттырып та өлгермәделәр, ул үзенең сөт бирүен арттырганнан арттырды һәм беренче айның ахырына инде ул көн саен егерме ике литр бирә башлады. Аңа күбрәк турнепс белән җитен түбе ашатырга керештеләр — сөт бирүе егерме тугыз литрга кадәр, аннары утыз бер литрга кадәр җитте. Шуннан соң яңа рацион төзеделәр: ике кило җитен түбе, алты кило орлыклы азык, егерме биш кило чөгендер, ун кило бәрәңге һәм теләгән кадәр печән бирә башладылар. Грация барысын да ашады һәм шул көнне утыз сигез литр бирде, ләкин аңа күтәрә алмаслык эш йөкләгәннәр булып чыкты: ул күшәвеннән туктады, азыгыннан башын чөерде, күңелсезләнде; аны үлчәп караганнан соң, авырлыгы кырык ике килограммга кимегән икәнен белделәр.

— Бөтен организмының гомуми аруы, — диде Толя.

— Артык тырышканбыз, — диде Коростелев. Азыкны киметергә туры килде. Сөт биреше бик кискен кимеде, көненә егерме-егерме ике литрга кадәр төште һәм шунда туктады.

Егерме ике литр — аз түгел, димәк, бер лактация вакытында биш мен литрлап алырга мөмкин; ләкин, дөресен әйткәндә, Нюша артыгракны көткән иде... Шулай ук холмогорка Стрелка да озакламыйча бозауларга тиеш. Стрелка, күрер күзгә матур сыер булмаса да, зур гәүдәле, бик сабыр, ләкин шуның белән бергә сәер гадәтле сыер иде: азыкны ошатмый икән — мөңгерәми, чәбәләнми, башын аска иеп, уйга калгандай, тик кенә басып тора һәм азыкка орынып та карамый. Баштарак Нюша, Стрелканың мондый сәер гадәтләренә ачуланып: «Нигә үпкәләп торасың, аша, барысы да ашый бит!» — ди торган иде, ә хәзер Нюша тәҗрибәлерәк була башлады һәм төрле сыерны төрлечә карарга кирәк икәнлеген аңлады. Мәсәлән, Грацияне алып карыйк: ул аңа, Нюшага, егерме ике литр бирә, ә Нюша урынына икенче сыер савучы килгән көнне — Грация унике литрдан артык бер тамчы да бирми... Звездочка исә башта күрше сыерларны сауганны көтә, аларны савып бетергәннән соң гына үзен саудырырга ярата. Стрелка сауганда үзе белән сөйләшкәнне ярата. Нәрсә кылана торганнардыр ул сыерлар, берәү дә белми; ләкин, әгәр ал ардан күбрәк сөт алырга телисең икән, аларга ошарга туры килә. Нюша Стрелканы ташлатканнан соң ук сөтен арттыру өчен куярга хәзерләнә башлады. Сыер бозаулаган чагында никадәр таза булса, соңыннан сөтне ул шул кадәр күбрәк бирә. Бары тик яңадан артык тырышып җибәрмәскә, чамадан артык ашатмаска иде, югыйсә сөт бизләрен май басуы мөмкин. Стрелкага концентрат бирмәделәр; аңа печән, кибәк, чөгендер, силос кына ашатырга туры килде. Хәзер инде Нюша силосны бик нык тикшереп бирә: төертөер булып ятканнарын алып ташлый, иснәп карый: әгәр яхшы ис килсә — аракы исе, ипи исе, тозлаган алма исе, икмәк куасы исе килә икән,— яхшы силос, курыкмыйча бирергә мөмкин. Кибәкне ул үзенчә хәзерли торган булды: башта аны кайнар су белән җебетә, чүпрә сала, аннары, сыерга бирер алдыннан, вак-вак кына игеп тураган турнепс белән аралаштыра. Саламны йомшарсын өчен, сыерга биргәнче бер тәүлек элек өстенә силос җәеп куя. Нюшаны алмаштыра торган сыер савучы, Грациянең Нюшага күбрәк сөт бирүеннән көнләшеп:

— Сыерлар өчен тәмам ашханә ачтың инде! — ди иде. — Я, нәрсә кирәк сиңа? — дип сорый Нюша Стрелкадан. — Нигә ашамыйсың син?

Стрелка аңа карап тора һәм утлыгына турап салган чөгендергә авызын да төртеп карамый.

— Бәлки, синең бөтен чөгендер ашыйсың килә торгандыр?—ди Нюша һәм аның алдына бөтен чөгендер китереп сала. Стрелка иреннәре белән чөгендерне эләктереп ала да чәйнәргә керешә.

— Гаҗәп сыер! Һәр көнне нәрсә булса да уйлап таба. Миңа хуҗа булырга тели.

Кырык алтынчы елны Нюша бик матур күрсәткечләр белән тәмамлады: планнан тыш сигез йөз сиксән өч литр сөт савып алды. Тугыз центнер чамасында дигән сүз бу, ә тугыз центнер бер тонна диярлек инде ул. Нюша үзенең бу күрсәткечләре белән иң алдынгы стахановчылар сафына эләгүен эләгә алмады, шулай да кайберәүләрне үзеннән артта калдырды, узган елны мондый хәлнең булганы юк иде әле. — Үсәсең, Нюша, — диләр иде аңа сыер савучылар.

— Үсәм, — дип җавап бирә иде аларга Нюша нечкә генә тавыш белән. «Әйе, үсәм шул менә. Аны карагыз, үсеп, сезне куып узып китмәгәем». «Әгәр мин Иннокентий Владимировичка кияүгә чыксам, Сережаның аны әти дип әйтүе кирәк булыр микән? — дип уйлады Марьяна.

— Бердән, Сережа атасын карточкага карап белә, шуңа күрә ул: нинди әти булсын ул, дияр, менә безнең әти, менә аның карточкасы, бөтенләй аца охшамаган, дияр. Икенче яктан, баланың әти дип әйтерлек кешесе була икән, ул бик тә яхшы инде. Өйдә әти булганда, семьяның иң зур кешесе, иң зур таяныч булганда нинди яхшы...»

Менә нәрсәдән башланды бу: җәй көне кайчакларында Иконников, Марьяналар тәрәзәсе төбенә килеп, аның белән сөйләшеп тора иде. Бервакыт ул, шаярып:

— Кайчан соң син мине үзегезгә чакырасың? — диде. Марьяна уңайсызланып китте һәм чакырды. Иконников билгеләнгән кичне килде, чәй эчте, Сережаның ничәдә икәнен һәм кайчан мәктәпкә бара башлаячагын сорашты.

— Бик зирәк малай икән, — диде ул аннан соң. Ул аена ике-өч тапкыр шулай килеп китә иде. Сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Марьяна Сережаны яткырырга чыгып китә. Йконников исә, Марьяна әйләнеп кергәнче, я газета алып, я шүрлектән берәр китап алып укып утыра. Иконников? Марьяна, мәхәббәт һәм кияүгә чыгу мәсьәләсе турында уйланып: «Ул матур кеше, интеллигент кеше,—диде. — Бик яхшы кеше булса кирәк: совхозда ничә елдан бирле эшли, аның турында берәүнең дә начар сүз әйткәне юк...» Иконников аларга килеп утыра, киткән чагында:

 — Вакыт сыйдырганда, киләчәктә дә миңа шулай килгәләргә рөхсәт итәрсезме?—дип сорый. Марьяна, бер үк вакытта моңа бик риза булып һәм шул ук вакыт күңеленнән аны яратмыйча (җирәнгеч, күңелне әрнетә торган хис иде ул!): 

— Әйе, әлбәттә, рөхсәт,—ди.— Рәхим итегез, без бик шатланачакбыз...

— Иннокентий Владимирович, сезнең кайчан да булса өйләнгәнегез бармы? Иконников, үзенең өйләнгәне бармы яисә юкмы икәнен исенә төшерергә теләгәндәй, аксыл керфекләрен кыса төшә.

— Әйе, өйләнгәнем бар. Бер тапкыр. Бик күптән. Яшьлек хатасы булган иде ул.

Бу турыда ул шуннан артык сөйләргә теләми. Өйләнгән чагында ул икенче өлкәдә, шундагы бер шәһәрдә җир эшләре аппаратында хезмәт итә иде. Аның хатыны картон эшләүче яшь кенә бер эшче кыз иде, ул үзенең матурлыгы белән Иконниковның йөрәген яралады. (Иконников андый нәрсәләргә тыныч кына карый алмый иде.) Алар бер ел бергә яшәделәр; начар яшәделәр: Иконников аның укымаган кешеләрчә сөйләшүен, беретын кырын киюен, шаркылдап көлүен һич тә яратмый иде; хатыны исә аның һәр сүзенә ачулана иде. Бер елдан соң аны хатыны ташлап китте, киткән чагында аны ул, бюрократ дип, идән чүпрәге дип, аннары бөтенләй тупас иттереп, күңел болгаткыч, дип атады. Бәхеткә каршы, балалары булмады. Шуннан соң Иконников өйләнмәде — бик сак була башлады. Куркынычлы уен иде ул өйләнү: вакытлыча мавыгуың, вакытлы хатаң өчен, асылда, закон һәм җәмгыять кеше өстенә гаять зур җаваплылык йөкли...

Үз сүзе белән әйткәндә, хәзер Марьянаның матурлыгы аның йөрәген чәнчеп алган иде. Иконников күңелендәге бу хистән курка, аңа каршы көрәшә иде. Моннан соң инде аның янына бармыйм дип ул берничә тапкыр ант итте: анда барып йөрү малайлык, тилелек, нигә кирәк ул. Миңа болай да яхшы, хәтта бик тә яхшы, диде... ләкин яңадан барды. Ул үзенең күңелен җәлеп иткән хатын яши торган кадерле өйгә бара, Марьянага һәм аның баласына карап, уйлана.

«Юк, мөмкин түгел, шундый җаваплылыкмы үз ихтыярың белән өстсңә алу — искиткеч куркыныч. Әгәр ул болай гына торырга риза булса иде...»

Ләкин ул Марьянага болай гына торырга тәкъдим итә алмый — Марьянаның пакьлыгы, профессиясе, аның Сережасы, атасының дәрәҗәсе, Лукъяныч белән тетя Пашаның аны бик яратулары моңа ирек бирми. «Ихтимал, ул тагын да начаррак булыр иде. Куңелсезлекләрдән башың чыкмас». Өйләнергә туры килер ахры. Өйләнсәң, беренче көннән үк синең алдыңа катлаулы мәсьәләләр килеп баса. Иң элек, — өйләнгәч, кайда торырга? Аның йортындамы? Совхоздан ерак. Хәзер Иконников тора торган конторага кадәр өч минутлык юл, ул моңа инде бик күнеккән һәм бу бик уңайлы. Тулай торактагы үзенең җыйнак кына бүлмәсенә дә күнеккән ул.

Марьянаның малае аның бөтен әйберләренә тияр, шүрлектән китапларын алыр... Әгәр аның белән тулай торакта торсаң? Малае да шунда ук торырмы икән? Алай мөмкин түгел. Икең ике урында торсаң, нинди яхшы булыр иде. Ир белән хатын, рәхим итегез, бөтенесе законлы һәм гербовый сборы түләнгән, бары уңайлылык өчен генә икесе ике урында тора. Марьяна риза булмас шул. Әгәр Сережа бергә тормасын дисәң бигрәк тә риза булмас. Нишләргә икәнен хәл ит инде менә. Бер-ике елдан соң да Марьяна сиңа шундый ук сөйкемле булыр дигән гарантияң кайда синең? Ә бу вакыт исә аны мәхәббәт инәсе чәнчегәннән-чәнчи бара иде. Ул Марьяналар өеннән чыгып китәргә үзен көчкә мәҗбүр итә. Менә-менә аның нинди дә булса артык сүз әйтеп ташлавы мөмкин... Юри эшләгәндәй, Марьяна матурланганнан-матурлана бара. Ябыга, ябыгу исә аңа бик килешә. 

«Һәлак булам», — диде Иконников үзенә-үзе. Декабрьның ахырында ул өлкә үзәгенә командировкага китте. Анда ул өлкә җир бүлегендәге танышлары белән очрашты, ресторанга кереп, кичке ашны бергә ашадылар, һәм алар аны өлкә аппаратына эшкә чакырдылар. Шәһәргә кайтырга вакыт инде аңа. Җибәрмәсләр бит? Анысын гына эшләргә була, бары ризалыгың гына кирәк. Иконников: кая инде миңа шәһәргә килү, авыл тынычлыгына күнектем инде мин, монда мине трамвай таптап үтерәчәк, дип шаярткалады... Ләкин күңеленнән бу турыда бик нык уйланды. Әгәр ул мәхәббәт тозагына өметсез рәвештә эләгә икән, шәһәргә, икенче эшкә күчеп китү бу хәлдән чыгу өчен иң яхшы юл. Ничектер бервакыт Марьяна аннан:

— Хатыныгызның рәсеме бармы сезнең?—дип сорады. — Миңа аны берәр вакыт алып килеп күрсәтегез әле.

— Нигә?

— Кызыксынам.

Ни дигән сүз бу? Әлбәттә, Марьянаның аның килеп йөрүләренә әһәмият бирмичә калуы мөмкин түгел, бәлки, инде моңа бөтен кеше әһәмият бирә торгандыр... «Әгәр мин аңа ул рәсемне алып барам икән, мин Марьянаиы сөям дигән нәрсәгә сылтау булмас микән бу? Мин әле аңа бу турыда бертөрле дә сылтау бирмәдем шикелле...» Шулай да ул рәсемне алып килеп күрсәтте. Марьяна аны бик кызыксынып кулына алды. Шат йөзле яп-яшь кыз рәсеме иде ул. Ул: «Әй, туганым, сакланасы бул! Бу эшең синең һич тә яхшы булып чыкмас...»— дип әйтергә теләгәндәй, бер күзен кыса төшкән иде. Шулай булып чыгуы бик ихтимал. Әйе, Иконников нинди генә интеллигент кеше һәм яхшы кеше булмасын, бу эштән һич тә яхшылык көтәргә урын юк шикелле. Марьяна үзе дә, электәге шикелле, бөтен җаны-тәне белән бирелеп шатлана алмый, — менә шуңа күрә дә моннан яхшы нәрсәне көтәргә мөмкин түгел иде.

Марьяна бу турыда бик салкын гына фикер йөртә. Элек мәхәббәт бар иде, ә хәзер бары тик оя кору, үзеңә оя кору теләге генә бар. Оят, Марьяна Федоровна.

— Ни өчен оят? Чөнки сездә мәхәббәт юк. Сезнең аның янында буласыгыз, аңа сыенасыгыз киләме? Сез күрмәгән көннәрдә аның ничек яшәгәнлеген беләсегез киләме? Ялганламагыз: сезнең аңа сыенасыгыз килми, шулай ук сез күрмәгән көннәрдә аның ничек яшәгәнлеген дә беләсегез килми. Салкын күз белән генә карыйсыз сез... Марьяна Федоровна сезнең улыгыз бар. Укучыларыгыз бар сезнең. Сезгә һава җитәрлек: кислород теләгән кадәр. Ныграк характерлы булыгыз. Я әле, — башыгыздан хатыннар саташуын алып ташлагыз. Әй, шул Иннокентий Владимировичны искә төшермик әле. Килеп йөри икән — йөри бирсен, күңел таба торгандыр... кешене тик кенә торганда куып чыгару көлке булыр иде... аның турында уйлауның кирәге юк.

Марьяналар ишек алдында, Марьяна тәрәзәсе каршында, бик матур һәм бик биек булып ап-ак кар өелеп ята. Калитка яныннан, шул кар өеме буйлап, болдырга кадәр сукмак сузылган. Кар өеме болдырга якынлашкан саен, тау сыртыдай булып, биекләнгәннән биекләнә бара; кояшлы көннәрдә ул зәңгәр чаткылар сибеп тора, күзне чагылдыра. Кояшлы көннәрдә күңеллерәк. Ләкин күк йөзен соргылт болытлар каплаган буранлы көннәрдә дә күңелле. Кар оча да оча, җир белән күк арасын бөтенләй тутыра, агачларны, йорт һәм каралты түбәләрен каплап китә. 

Андый көннәрдә сарайдан утын алып керәсе һәм ул утынны дөбердәтеп мич алдына кертеп саласы, тышта күз ача алмаслык буран уйнаганда, мичне бик кызу, бик кызу итеп ягуы искиткеч күңелле. Аннары, буран басылгач, кулга көрәк алып, өй түбәсенә менүе, ара-тирә узып китүчеләргә «Сакланыгыз!» дип кычкыра-кычкыра, түбәдәге карны көрәп төшерүе нинди күңелле.

Марьяна йокысыннан сәгать алтыда уяна: радио аша уйналган гимн тавышы уята аны. Аннары ул юынырга дип кухняга чыгып китә; кисмәктәге су төнлә белән бозланып каткан була; Марьяна, аны чүмеч белән ватып, бозлы су сосып ала. Тышта әле караңгы. Марьяна тиз-тиз генә нәрсә булса да ашый да, үзенең иске тунын киеп (ул инде кыскарган; аннан сандык исе, сарык тиресе исе, балалык исе аңкып тора), башына шәлен урый һәм мәктәпкә чыгып китә. Бу вакыт әле тетя Паша бары урыннан гына тора, ә Лукьяныч йоклап кала, ул эшкә шактый соң чыгып китә. Кыш көне, караңгы кебек булса да, кар өстеннән кешенең килгәне күренә. Хәтта килүченең кем икәнен дә танып була. Совхозга эшкә баручы кешеләр Марьянаны бик еш кына куып узып китәләр. Мәктәпкә барып җиткәнче ул бик күп кешеләрне очрата, бик күп нәрсәләр турында сөйләшә һәм күп кенә яңалыкларны ишетә. Ничектер бервакыт Марьяна Настасья Петровна белән бергә барды. Ниндидер озын буйлы бер кеше, тездән карга бата-бата, аларны куып узып китте; аның киез итеге кар гына иде. Ул аны кагып та тормый иде. Марьяна аны таныды, ләкин эндәшмәде.

— Митя, — диде Настасья Петровна. — Кара син аны, әйләнеп тә карамады, йөгерде...

Шушы вакыйгадан соң озак та үтмәде, Марьяна бер төш күрде. Имеш, ул урам буйлап барганда, үзенең хезмәт хакын югалткан икән. Ул, акчасын эзлиэзли, кире китте; ләкин таба алмады. Марьянага каршы өстенә китель кигән, җәйгечә киенгән Коростелев килә иде. Ул фуражкасын күтәрде һәм, нәзәкәтле генә итеп: «Исәнмесез, Марьяна Федоровна. Сезне озатып куярга рөхсәт итегез»,—диде. Алар икәү бергә шәһәр урамнары буйлап киттеләр, ләкин бу алар шәһәре түгел икән, Марьяна педучилищеда укыган зур шәһәр икән, хәтта аннан да зуррак икән, анда Марьяна күрмәгән урамнар да бар икән...

Шулай итеп, алар бардылар-бардылар да сумсалар сатучы кеше янына барып чыктылар. Марьянаның ашыйсы килеп китте һәм ул: «Менә нәрсә, зинһар, мине сумса белән сыйлагыз әле, мин акчамны югалттым, кесәмдә бер тиендә юк», — диде.

— «Бик рәхәтләнеп сыйлыйм», — диде Коростелев һәм аңа бер сумса сатып алды. Марьяна сумсаны бер тешләп алды — повидлосы бик тәмле булып чыкгы: «Рәхмәт, хәзер инде мин уянырга, кечкенә өстәлемне карарга тиеш, ихтимал, акчаларым минем шунда ята торгандыр, аларны мин төшемдә генә югалттым», — диде. Ул Коростелевка кулын бирде, саубуллашты; аларның куллары кулга тигәч, аңа бик рәхәт булып китте; хәтта ул: «Бәлки, уянмаска кирәктер, бәлки, төшне күреп бетерергә кирәктер, тагын нәрсә булыр икән?» — дип тә уйлады. Ләкин уянып китте. Көн озын ул әледән әле шул төшне исенә төшергәләде һәм искә төшергән саен елмаеп куйгалады: шундый юк нәрсәнең керүе мөмкин бит!.. Аннары, төш онытыла башлады, хәтта бөтенләй онытылды да диярлек, ләкин шулай да аларның бер-берсенә кул бирүләре тагын берничә көн хәтердә сакланды. Хәтердә түгел, мидә, йөрәктә сакланды. Аның җылысы Марьянаның кулында, бармак буыннарында, учында саклана иде. 

Сережаның анасы киндерә белән урап бәйләнгән һәм кечкенә генә яшел орчыкка охшаган чыршы алып кайтты. Шул орчыкны Сережа бүлмәсенә алып керделәр, йонлач киндерәсен сүтеп алдылар, агач төпкә утырттылар. Чыршы шунда ук ботакларын җәеп җибәрде, тулып китте. Бөтен өйгә кышкы салкын урман исе таралды. Беренче көнне Сережа бик дулкынланып яшәде, урамдагы иптәшләрен алып керде, чыршыны күреп алар да рәхәтләнсен — диде ул. Начар малай булган Васька да керде. Ул, бобрик курткасының кесәләренә кулларын тыгып, чыршыга ишек төбеннән генә мыскыллап карап алды.

— Матурмы? — диде Сережа.

— Юк нәрсәләр белән шөгыльләнәсең син, малай, — диде Васька. — Ниндидер шарлар элгәнсең...

— Әни элде аларны,—диде Сережа. — Мин тик аңа биреп кенә тордым.

— Болар барысы да юк нәрсәләр, — диде Васька.

— Әллә сезнең ирләр мәктәбендә чыршы юкмы? — дип сорады аннан Сережа.

— Бездә мондыймыни соң, — диде Васька. — Безнең ул—түбәгә кадәр җиткән. Электрик лампочкалар белән туп-тулы. Шәм яндырмыйбыз. Янгын чыгуы мөмкин. Электричествоны җиденче класс үткәрде. Безнең чыршы бәйрәмендә үзешчәнлек булачак, бүләкләр бирәчәкләр. Сезнең бу бик кечкенә, себерке буе гына. Кровать янына куйганнар да шатланалар.

— Ә син мине үзегезнең чыршы бәйрәменә чакырырсыңмы соң?

— Шул гына калган иде. Миңа синең белән мәктәпкә барырга ярыймыни соң? Синең белән дуслаша икән, дип уйларлар тагы. Аннары минем вакытым да юк. Үзешчәнлектә мин «Полтава сугышы»н укыйм. Васька борынын күтәреп чыгып китте; ул, колаклары тырпаеп торган бүреген, сугышырга хәзер шикелле итеп, егетләрчә киеп җибәргән иде. Ә Сережа үзенең чыршысы янында моңаеп, күңеле сүрелеп һәм хурланып басып калды; кайчан соң мин, шул Васька шикелле, зур булырмын икән дә, теләсә кая бара алырмын икән, дип уйга калды. Ул арада анасы мәктәптән кайтты.

— Сережа, мин сине үзебезгә, чыршы бәйрәменә алып барырмын, — диде ул.

 — Ә үзешчәнлек буламы? — диде Сережа.

— Нинди белемле булып киткәнсең син, — диде анасы. - Әйе, үзешчәнлек тә була. Әгәр телисең икән, нәрсә булса да укырсың. Мәсәлән, «Шук Маймыл, Ишәк, Кәҗә...» турында. Тик бик яхшылап кабатла, ялгыша күрмә. Беренче январь көнне бик салкын булды. Кояш шундый яктырта иде, бөтен тирә-як—кар да, күк йөзе дә, һава да — ялтырап, чаткыланып тора иде. Зур бүктәргә ошатып төргән Сережаны, кечкенә чанага утыртып, чыршы бәйрәменә алып киттеләр. Чананы анасы тартып барды. Сережа як-ягына карый алмый иде, бары тик кызу-кызу атлап барган анасының киез итекләрен генә күрә иде. Анасының аякларына гына карап бару туйдырды аны:

— Әни, минем белән сөйләшә-сөйләшә бар әле, — диде ул. Бу сүзләрне ул шарфына гына әйтте, чөнки аның авызы шарф белән чорналган иде, шуңа күрә анасы бернәрсә дә ишетмәде. Сережа тирән көрсенеп куйды һәм: «Шук Маймыл, Ишәк, Кәҗә һәм кәкре аяклы Аю...» дип, мәсәлне кабатларга кереште. Кинәт һич тә көтмәгән нәрсә булып алды: анасының аяклары каядыр югалды, һәм чана алдыннан бик зур аяклы ят кеше атлап бара башлады. Ят кешенең киез итегеннән өстәрәк хәрби шинель итәге күренә иде. Сережа, шинель итәгеннән өстәрәк тагын нәрсә бар икән дип, башын артка ташлады һәм соргылт солдат бүреген күреп алды. «Бу бик шәп булды әле!» —дип уйлады Сережа. Хәрби кеше тартып барганга бик шатланды. Васька күрсен иде моны!

Хәрби кеше, аяклары белән карны туздыра-туздыра, чананы тартып йөгерде. Сережа тау башына очып менде, шатлыгыннан шарфына гына кычкырып көлә-көлә, аннары тау башынан шуып төшеп китте. Хәрби кеше чананы туктатты да, Сережага таба иелеп:

— Я, туганкай, җитәр инде сиңа,—диде. — Атың арыды.

Сережа Коростелевны танып алды һәм бераз күңелсезләнде, чөнки Коростелев инде хәрби кеше түгел, ә погонсыз гына шинель киеп йөрүче кеше иде. Анасы килеп җитте, салкыннан аның яңаклары кып-кызыл булган иде. Коростелев аңа нәрсәдер әйтте, анасы җавап бирде. Коростелев аңа тагын нәрсәдер әйтте, ул тагын җавап бирде.

— Соңга калабыз! — диде Сережа. Аның сүзен ишетмәделәр, ләкин, бәхеткә каршы, анасы кинәт ашыгырга һәм саубуллашырга тотынды. Коростелев, тагын да сөйләшергә теләп, Сережаның анасы китмәсен өчен, аның кулын үзенең кулында бераз тотып торган иде, ләкин анасы кулын алды да: «Сау булыгыз», диде, һәм алар шуннан соң инде Сережа белән икәү, бер урында да туктамыйча, мәктәпкә барып җиттеләр. Мәктәпкә, өс киемнәрен сала торган урынга барып кергәч үк, укучы кызлар, Сережа тирәсендә сикерә-сикерә: «Ой, нинди төренгән, нинди төренгән!» — дип кычкырырга керештеләр. Сережаны күк халатлы бер хатын чишендерде.

 — Кем сине болай төргәләде? — дип сорады ул аннан.

— Әни, — диде Сережа. «Моннан соң беркайчан да бу кадәрле киендерергә ирек бирмәм, — дип уйлады ул.—Идәнгә ятам да, киендермим».

— Кызлар,—диде анасы,— минем улымны кем шефка ала?

 — Мин, мин шефка алам! — дип кычкырып, кызлар Сережага таба ташландылар. Сережа куркып китте. Ләкин кызгылт чәчен үреп, колаклары янына клиндер кебек итеп бәйләнгән кечкенә кыз аны бәладән коткарды.

— Мин, — диде ул һәм Сережаның кулыннан нык кына итеп алды.

— Әйдә минем белән. Сережа, бик каты шаулашкан кызларга әйләнеп карый-карый, анын белән бергә китте.

— Аларга игътибар итмә син,—диде кызгылт чәчле кыз. — Мин сиңа үзебезнең директорны күрсәтәм.

— Ә чыршыны?—диде Сережа.

— Фу, чыршыны!—диде кыз. —Әйтерсең, синең гомердә дә чыршы күргәнең юк. Безнең директор иләмсез усал. Бервакыт мин краннан башыма су агызып ята идем, ул мине күреп алды да, шунда ук әти белән әнине чакыртып китерде.

Алар бер зур гына бүлмә аркылы үттеләр, анда бик күп малайлар, кызлар сикерешә-сикерешә чабып йөриләр һәм шаулашалар иде. Васькадан зуррак бер малай Сережага күзен кысты; бик әкәмәт итеп кысты ул башлап уң күзен, аннары сул күзен, аннары тагын уң күзен, аннары тагын сул күзен кысты...

— Син гел шулай йөрисеңме? — дип сорады кызгылт чәчле кыз.— Кызурак атла, зинһар, як-ягыңа каранма. Я, әнә кара: менә безнең директор.

Тәрәзә янында ике хатын сөйләшеп тора иде.

— Ә икенчесе укыту мөдире, — диде кыз.

— Ә чыршы кайда соң?—диде Сережа.

— Менә әкәмәт. Без аның яныннан хәзер генә үтеп киттек бит.

Кемдер:

—Фима! Фима!—дип кычкырды.

— Монда торып тор, — диде кыз. — Мине чакыралар. Һәм ул, Сережаны стена буенда калдырып, йөгереп китеп барды. Сережа күзләре белән чыршыны эзләргә тотынды һәм тапты: ул чыннан да бик якында гына икән; аны мәрҗәннәр, кечкенә-кечкенә флаглар һәм алтын җепләр белән шул кадәрле бизәкләгәннәр, бизәкләр арасыннан чыршының яшел ылыслары бөтенләй күренмиләр. Урыны-урыны белән алтын җепләр арасында, төрле төстәге электр лампочкалары янып тора; көн яктысында алар ул кадәр ачык булып янмыйлар. «Теге кыз кайсы краннан башына су койган икән?—дип уйлады Сережа.

— Теге, ишек төбендә тора торган краннан түгел микән?..»

Һәм ул, әлеге малай кебек, күзен кысарга өйрәнә башлады: башта уң күзен кысты, аннары ачты, аннары сул күзен кысты. Баштарак аның бу эше акрын барды, аннары кызуланганнан кызуланды. Сережа, стена янында басып торган килеш, шулай бик рәхәтләнеп күзен кысып уйнады. Класслар икешәр-икешәр булып парлашып тезелеп, үзешчәнлекне башлаганда — җырларга, биергә һәм шигырьләр укырга тотынганда, ул һаман әле күзен кыскалап басып тора иде. Кинәт ул кемнеңдер «Шаян Маймыл»ны укыганын ишетеп алды. Ул, күз кысып уйнаудан туктап, анасы янына китте.

— Мин сиңа бер әйбер әйтим әле, — диде ул.

Анасы, аңа таба иелеп һәм кашларын җыерып:

— Нәрсә, Сережа? — диде.

— Мин дә аны укырга телим, — диде ул.

— Мин кабатлаган идем.

— Без соңга калдык инде,—диде анасы.

— Бер үк нәрсәне ике кеше укырга ярамый. Икенче тапкыр укырсың. «Нигә кабатладым соң мин аны?» — дип уйлады Сережа. Күчтәнәчләр өләштеләр — кечкенә генә капчыкларга салган тәмле әйберләр иде алар. Төрле уеннар уйный башладылар. Сережа да уйнарга теләгән иде, ләкин аңа килеп бәрелгәләп, аптыратып бетерделәр. Ул стена буена китте дә күчтәнәчләрне ашарга кереште. Шикәрле, ак битле зур прянникны анасына калдырды. Бәйрәм бетте. Балалар таралдылар. Анасы Сережаны, киендереп, өйгә тартып алып китте. Сережа чанада кайткан чагында йоклап китте. Ишек алдына кергән чагында гына уянды.

— Син мине мәктәп яныннан ук тартып кайттыңмы? — диде ул.

— Әйе, — диде анасы, гаҗәпләнеп.

— Ә Коростелев? — диде Сережа һәм анасының нигә көлеп җибәргәнен, аны нигә үпкәнен аңламады. Икенче көнне инде Ерак урамдагы малайларның барысы да күзләрен кысарга өйрәнгәннәр иде, кем ешрак кыса дип, ярышалар да иде.

— Юләрләр, — диде Васька.—Кем өйрәтте сезне?

— Совхоз мәктәбендәге бер малай күрсәтте миңа аны,—диде Сережа.

— Мин анда чыршы бәйрәмендә булдым.

— Алай кысалармыни аны! — диде Васька. — Менә, малайлар, карап торыгыз! — Һәм ул ике күзен дә шул кадәрле тиз кыса башлады, шунда инде, Васькага караганда, әлеге теге совхоз мәктәбендәге малайның бер тиен дә тормаганлыгы ап-ачык билгеле булды. 

 

Тугызынчы бүлек. 

ЮША

Нюшаның атасы Степан Степаныч гармоньчы иде. Кызыл почмактагы бер кичә дә ансыз узмый иде. Кичләрен аның гармонь тавышы «Якты яр» буйлап еракка-еракка ишетелә иде. Караңгы төннәрдә кыр буенча узып баручы кешеләр, бу тавышны ишетеп:

— Степан Степаныч уйный, — ди торганнар иде. Кырык икенче елда Степан Степаныч сугышка китте. Гармоне өендә калды. Нюшаның анасы аны, ефәк яулыкка төреп, сандыкка салып куйды. Нюша мәктәптән кайткан чагында анасы эштә була иде (ул конторада җыештыручы булып эшли иде), — Нюша, гармоньны алып ачык сандыкның кырыена утырган килеш кенә уйнарга өйрәнә иде. Ул, иреннәрен кысып, югары күтәрелгән нечкә генә кашларын бергә җыера китереп, авыз эченнән генә нинди дә булса бер көйне көйли һәм аны гармоньда уйнарга тырыша иде. Кайчакларыида көй чыга, ә кайчагында чыкмый иде. Шулай да еш кына көй чыга иде.

Цифрблатына роза чәчәге төшерелгән бер гирьле иске сәгатьнең стрелкасы өчкә якынлаша. Нюша гармоньны сандыкка сала да ачкычын урынына куя. Гармоньга берәүнең дә кулын орындырырга рөхсәт итәчәк түгел иде аның анасы. Анасы ирен бик ярата иде. Сугыш вакытында кешеләр аның авызыннан бары тик: «Степушка», «Степушка», дигән сүзләрне генә ишеттеләр. Ул аны һәрвакытта да болай яратмады. Яшь чагында һәм буе- сыны матур чагында, башка ирләрне артыграк яратты ул. Степан Степаныч аның белән аз җәфа чикмәде. Ләкин аның хатынының матурлыгы бик иртә бетте; утыз биш яшьләрендә инде аның элекке матурлыгыннан кул юанлыгындагы озын толымнары белән ирләрнең күңелен үзенә җәлеп итә торган киермәрәк борыны гына калды; аның борыны турында хатыннар: «Шурканың борынын күргәч, егетләр сыгылып төшәләр»,— ди торганнар иде. Аны ихтирам итмиләр, кимсетеп, Шурка дип атыйлар иде. Һәм менә ул өлкән яшьләргә җитте, эш яратучан һәм үрнәк итеп сөйләрлек хатын булып китте, аның инде бертөрле дә начарлык эшләгәнлеге күренми, шулай да аны барыбер үзенең һәм атасының исеме белән олылап әйтүче кеше булмады: шулай итеп, ул Шурка булып кала бирде. Нюша анасына да, атасына да ошамый иде, — кара тутлы, ябык гәүдәле, нечкә сөякле, тар битле, эчкә батып кергән зәңгәр күзле иде ул...

Кырык икенче елның җәендә ул, җиде классны бетереп, совхозга эшкә керде. Ул бик сәләтле кыз булганга, укытучылары аның ун классны бетереп чыгуын телиләр иде.

— Сугыштан соң укып бетерермен, — диде ул аларга.— Безгә эвакуация белән бик күп сыерлар китерделәр, кешеләр сугышка китәләр дә китәләр, кем дә булса эшләргә тиеш бит. Ох, беренче көннәрдә аңа шундый читен булды!

Эш авыр булганга күрә түгел, юк, Нюша хезмәт ияләре арасында үскән кыз һәм ул эшнең җиңел булмаганлыгын белә иде. Аның тирәсендә эшләүчеләр барысы да зурлар, ә Нюша әле кечкенә, аңа унбиш тә тулып җитмәгән иде, — менә шуңа күрә дә аңа читен булды. Зурлар бөтен нәрсәне эшли беләләр, ә ул бернәрсәне дә белми. Киң җилкәле, таза беләкле хатыннар Нюшаны көчсез итеп, «көзге чебеш» итеп саныйлар һәм аның совхозга эшкә керүенә гаҗәпләнәләр иде. Нюша моңа бик әрнеде...

Комсорг Таняга рәхәт. Нюшадан ул бары ике генә яшь олы, ә аның буе-сыны, ә аның аяк атлаулары! ул китереп басса — идән такталары сыгыла. Тавышы да, төсе-бите дә җитди, олыларча. Аиы беренче көннән үк ихтирам итә башладылар, аңа ышаналар иде: аны курсларга укырга җибәрделәр, ветсанитар итеп күтәрделәр. Аның белән, сөйләшкәндә, өлкән кешеләр дә аны тиң күреп сөйләшәләр, ә Нюшага исә:

— Ярар, ярар. Син эшли аласыңмы соң аны, китер үзем эшлим,— диләр. Яисә:

— Тукта әле, аяк астында чуалып йөрмә әле, — диләр. Бөтен эшне эшли белүче шул зур кешеләргә, аңа ышанмаучы кешеләргә ярар өчен Нюшага никадәрле әрнүләрне күңелендә саклап калдырырга, никадәр тырышырга туры килде! Нюшаның тырышлыгын иң беренче булып Настасья Петровна күреп алды: чөнки ул үзе дә зур, таза гәүдәле түгел иде, ә нечкә сөякле иде. һәм беләккә генә карарга түгел икәнен белә иде, бәлки, шуңа күрә дә ул аны беренче булып күреп алгандыр... Настасья Петровна директор белән сөйләште (директор Ленинградтан килгән әлеге теге карт иде), һәм ул Нюшаиы сыер савучы итеп күчерде. Сыер савучы — зур фигура ул! Бөтен совхоз сыер савучыга карый. Ул планны тутыра. Ул совхозны данлы итә.

Нюша төшендә дә совхозны данлы итү турында хыяллана иде. Ул кешенең бәясе аның хезмәтенә карап билгеләнә торган илдә яши. Бездә хезмәт батырлык булып һәм хезмәт итүче кеше герой булып санала. Бездә геройларны бөтен халык белә һәм ихтирам итә. Нюша батырлыкка омтылды. Сез уйлап кына карагыз, менә ничек килеп чыга бит ул: бөтен тирә-юньдә кешеләр тырышып эшлиләр, әмма яхшы эш яхшы итеп саналмый, бары тик бик яхшы эш кенә яхшы эш итеп санала. Мин бик яхшы эшләргә телим. Мине ихтирам итүләрен, ерактагы бер совхозда эшләүче Нюша Власова исемле кыз турында Иосиф Виссарионовичның үзенең белүен телим мин. Нюша исемле бер кыз бар, ул да коммунизмны башкалардан ким төземи, дисен ул...

Мин моңа ирешермен! Минем акылым да җитәрлек, көчем дә җитәрлек, миңа иң артта калган кеше итеп карамагыз. Мин моңа ирешермен! Аның атасы сугыштан кайтты. Кемдер Костроводан конторага шалтыраткан һәм гармоньчы Степан Степанычның поезддан төшкәнлеген, станциядә көтеп торганлыгын хәбәр иткән. Моны Шуркага да әйттеләр. Ул кулындагы себеркесен төшереп җибәрде һәм, кулларын яңакларына куеп:

— Степушка... Степушка,...—дип контора эчендә әйләнгәләп йөрергә тотынды. Аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул, үз-үзен белмичә: «Степушка станциядә, бүген өйгә кайта, ой, нишлим мин!»—дип кычкыра-кычкыра өйдәнөйгә кереп чабып йөрде. Степан Степаныч кайтканда, өйдә бәйрәмдәгечә табын хәзерләнгән, хатыны белән кызы да бәйрәмдәгечә киенгән иде инде. Степан Степаныч аларны кочып алды һәм иңбашындагы капчыгын идәнгә куйды:

— Гармонем кайда?—диде. Шурка сандыкка ташланды, гармоньны чыгарды һәм аны бик кадерләп кенә тотып Степан Степанычка бирде. Степан Степаныч утырып уйный башлады. Ул төрле көйләрне һәм вальсларны бер-бер артлы уйнады; аның кырылмаган, тузанга баткан яңаклары буйлап күз яшьләре ага иде. Хатыны белән кызы да аңа карап еладылар. Озак уйнады ул, аннары гармоней бер читкә куйды, урыныннан торды, аның күз яше белән чыланып беткән йөзе ачылып китте, тик шуннан соң гына ул:

— Я, исәнмесез, минем семьям! — диде. 

Узган җәйне Нюша үзенең гашыйк булганын, бөтен акылын югалтырлык гашыйк булганын аңлады. Директорга — Дмитрий Корнеевичка гашыйк иде ул. Аны сыгып төшергән, мәрхәмәтсез, нәкъ романнарда язылганча, хәтта аңа караганда йөз мәртәбә көчлерәк мәхәббәт иде ул. Ул гашыйк булу белән бөтен дөнья нурга чумды! Бөтен нәрсәдә ниндидер яшереп серле шатлык бар иде. Кояш кыздыра икән — Нюшаның куллары ялкынлы мәхәббәт белән тула. Өй алдындагы бакчада үсеп торган чәчәкләрдән дә икенче төрле хуш ис килә — кайнар, татлы һәм аңлашылмый торган ис. Дмитрий Корнеевичның тавышын ишеткән чакларында Нюша агарынып китә һәм күкрәген авырттырганчы тирән- тнрән сулый. Башта мәхәббәт аңа ләззәтле борчу һәм бәхет алып килде... Аннары ул хыяллана башлады.  

Ләкин ул эшлексез һәм максатсыз хыяллана белми иде, бу хыялларны ул тормышының планына кертте. Элек аның планы бары эш турында. уку турында гына иде, хәзер аның планына Дмитрий Корнеевич бик нык итеп килеп керде. Нюшаның бөтен теләгәне, бөтен теләгәне булыр. Нюша гаять зур производство уңышларына ирешер. Өлкән зоотехниклыкка укыр. Директор Дмитрий Корнеевич аның ире булыр. Бу ничек булыр һәм кайчан булыр— анысы билгесез, әмма ул булмый калмас. Дмитрий Корнеевич үзенең киләчәктә Нюшаның ире булачагын белмичә йөри бирә. Хәтта ул Нюшаның аны сөйгәнлеген дә сизми. Әгәр ул Нюшаның мәхәббәте нинди көчле икәнен белсә иде, башка бернәрсә турында да уйлый алмас иде...

...Нюша гармоньда уйнарга да өйрәнер. Барысын да булдырыр ул. 
Нюша Таня белән дуслашты. Кызларның дуслашулары нәрсәдән башлана соң? Нюша берничә елдан бирле инде Таняга үпкәләп йөри, аны тәкәббер кыз дип саный иде. Таня аның белән тегеләй дә, болай да сөйләшергә теләп карады — җыелышларда мактап та сөйләде, сүзен тыңлап, аңа Москвадан колак алкалары да алып кайтты, әмма Нюшаның йөрәгенә яраклы ачкыч таба алмады. Бер көнне Нюша өйгә кайтып барганда, Таня аны куып җитте һәм бөтен кешенең аны Бекишевка гашыйк итеп санавыннан зарлана башлады: гайбәт ул, бу гайбәтне кем тараткан икән?! диде. Әгәр берәр кеше сөйкемле булып күренә икән, әле ул берни дә түгел. Безнең хатын-кызлар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә иске замандагыча карыйлар, диде.

 — Бары тик авторитетны гына төшерәләр, — диде Таня.

— Ах, Танечка, мескенем! — диде Нюша чын күңеленнән. Таня хәзер гайбәт дип атаган сүзләргә элек ул үзе дә чын күңеленнән ышана һәм аны чын итеп сөйли иде, ләкин хәзер Таняның күзләрендәге яшьләрне күргәч, аның сүзенә бик нык ышанды һәм гайбәтчеләргә дошман булып китте.

— Әлбәттә,—диде Таня,— миңа, ветсанитар буларак, Анатолий Иванычка да һәм шул ук Бекишевка да мөрәҗәгать итәргә туры килә һәм, комсорг буларак та, шуны эшләргә туры килә; мин алардан комсо- молецларның производстводагы эшләре турындагы мәгълүматларны алам, миннән райкомга характеристикалар сорыйлар... Шулай да менә нигәдер минем белән Анатолий Иваныч турында бернәрсә дә әйтмиләр, ә гел Бекишев та Бекишев, диләр. Нюша Таняны кочып алды да:

— Бөтенесенә төкер, Танечка,— диде. — Аның өчен борчылып торалармыни соң. Әгәр телисең икән, мин синең белән серләремне уртаклашам, Уртаклашыйммы?

— Уртаклаш, — диде Таня, борынын сеңгерә-сеңгерә.

— Мин тормышымның планын төзедем, — диде Нюша һәм тынып калды.

— Я?

— Ох, шундый җентекләп төзедем!..

 Нигәдер, Танечка, шуны сөйлисе килеп китте.

— Мин сине аңламыйм!—диде Таня, яратмыйча.— Бу инде һич тә ярый торган нәрсә түгел. Әгәр сөйләргә теләмисең икән — уртаклашам дип әйтмәскә кирәк иде. Нюша ул планның бары тик укуга гына бәйләнешле икәнен әйтте: хәзерләнеп, техникумга керергә уйлыйм, мәктәптә чагында мине укырга сәләтле дип әйгәләр иде, әле яшем дә зур түгел, укымыйча йөрергә хәтта оят та, диде.

— Шул гынамы? — диде Таня. — Андый планны бөтен яшьләр төзи, барысы да укый яисә укырга уйлый. Ой, син миннән нәрсәнедер яшерәсең, нәрсәдер бар синең...  

Нюша кычкырып көлде һәм җыр башлап җибәрде:

Күз яше, күз яше, там син,

Тын гына ак, күз яшем...

Таня аңа әкрен генә кушылып китте (берәрсе җырласа, тыныч кына тыңлый алмый иде ул һәм кушылмыйча калмый иде):

Тик бер кеше дә белмәсен,

Тик бер кем дә күрмәсен...

Алар, кочаклашып, шатлыклы күзләре белән хәсрәтле җыр җырлап баралар иде:

Аһ, сөю — авыр сагыш ул,

Йөрәккә авыр яра,

Беркем дә бу дөньяда

Ярдәм итә алмый аңа...

Конторадан Анатолий Иваныч, Бекишев һәм Коростелев килеп чыккач, алар җырлауларыннан кинәт туктадылар. Коростелев кычкырып-кычкырып сөйли һәм кулларын селки иде.

 — Күнегә алмыйм мин!—ди иде ул. Сугышка кадәр, бәлки, бу нәсәне мин йөрәгемә ул кадәр якын алмаган да булыр идем; ә хәзер әм — җаным әрни. Гаҗәп бит: башка кешеләр өстеннән сугыш көпчәкләре белән узып китте, аларны барлык селте суларында чыгарды, кешеләр сугыштан тагын да ныграк, тагын да җанлырак булып чыктылар. Аңа исә сугышның җиле дә тимәгән, ул монда, конторада утырып калган, һәм җансыз булып калган.

— Сез бу мәсьәләдә объектив түгел, — диде Бекишев. — Ул бик сак кеше, артык җаваплылыктан качарга тырыша, анысы дөрес. Ләкин көчле работник.

— Кабинет работнигы!

— Андый гөнаһсы бар; әмма, минемчә, моның өчен аны үлек җан дип аттестовать итү дөрес булмас иде.

— Дөрес булмас иде!—диде Коростелев. — Үлек җан ул, һәм үлек җан булып калган да! Бу — җаваплылыктан курку гына түгел, бу — бөтенләй игътибарсызлык, бөтен нәрсәгә, бөтен эшкә чиксез игътибарсызлык! Аңа Ромашка бозау да, Рокамоль үгез дә, синең белән мин дә, без эшли торган эш тә кирәк түгел!.. Исәнме, кызлар?

— Исәнме, — диде Бекишев та. Таня, аксыл кашларын кырыс кына җыерып, аңа карамыйча гына: «Исәнмесез», — диде. Нюшаның Коростелсвка искиткеч сөеп һәм бөтенләй үзүзен югалтып карап алганын берәү дә сизмәде. Бары тик моны Толя гына күреп алды һәм, тирән көрсенеп: «Шундый итеп карады ул аңа, әгәр Марьяна Федоровна кайчан да булса миңа шулай караса иде...» — дип уйлады.

 Шул көннән башлап Нюша белән Таня дуслашып киттеләр. Очрашкан чакларында бөтен эч серләрен сөйләшәләр иде. Җыелышларда да алар янәшә утыра башладылар. Таня үзенә, украин үрнәкләре төшереп, блузка чигәргә кереште, Нюша да үзенә, украин бизәкләре төшереп блузка чигәргә тотынды. Таня һәм Бекишев турында сөйли башлыйлар икән, Нюша шунда ук Таняны якларга керешә иде:

— Гаҗәп! — ди ул.

— Ул аңа производство турындагы мәгълүматларны сораудан башка бернәрсә белән дә мөрәҗәгать итми. Сез ике кеше арасындагы мөнәсәбәткә иске замандагыча карыйсыз, — ди. 

Холмогорка Стрелка егерме сигезенче январьда бозаулады, яхшы үлчәүдәге таза бозау китерде. Базаулаганнан соң, беренче көннәрдә ул җиде-сигез литр сөт бирде, бишенче көндә исә аның сөт биреше унике литрга җитте. Шуннан соңгы көннәрдә тагын да артты: унөч, уналты, унҗиде, унсигез ярым булды. Стрелкага печән, силос итеп салынган үлән, чөгендер һәм бәрәңге ашаталар, порциясен акрын-акрын арттырганнан арттыра баралар иде. Аңа концентрат бирелми иде диярлек. Печәннең дә әле ниндие иде: кыяклы печән генә иде.

— Стрелочка — диде Нюша Бекишев алдында.

— Сөтне күп итеп бир, кадерлем, бөтен өметем синдә! Бекишев Июшага төбәп карады, бернәрсә дә әйтмәде, ләкин икенче көнне аңа сызыклар сызган, шакмаклы бер бит кәгазь алып килеп бирде.

— Миндә дә шундый ук кәгазь,—диде ул.

— Стрелканың сөт бирешен һәр көнне язып куя барырбыз, аннары шул цифрлар буйлап сызык сызарбыз. Стрелкага орлык түбе бирә башладылар. Нюша көнбагыш орлык түбен өсте алынган сөт белән җебетеп бирә, ә киндер орлык түбен коры хәлендә генә бирә иде, чөнки җебегән киндер орлык түбе сыернын теш казналарына һәм аңкавына ябыша иде. Стрелка сөтне тагын да күбрәк бирә башлады: унтугыз, егерме өч, егерме дүрт литрга җиткерде... Кинәт аның сөт биреше кими башлады: егерме өчкә, унтугызга, унҗидегә төште... Нюшаның коты чыкты; Анатолий Иванович йөгереп килеп җитте; чөгендерне ашатмаска, аның урынына клевер бирергә кушты — Стрелканың ашказанына нәрсәдер булган, диде. Шулай ук ул порцияләрне дә зур итеп бирмәскә, әмма ешрак ашатырга кушты. Директор Дмитрий Корнеевич белән Бекишев та килде — производство киңәшмәсе оештырылды. Хәтта Бекишев Иконниковны да алып килде. Иконников Стрелканың сөт биреше графигын һәм рационын карады да (Нюша аларны аерым дәфтәргә язып бара иде), мәрхәмәте килеп, Бекишевның әйткән сүзләре белән килеште, Стрелканы индивидуаль рәвештә ашатуның мәгънәсе булачак һәм аның сөтен арттырыр өчен совхоздагы барлык азыкны да бирергә кирәк, диде. Иконников юмартланып китте! Нюша Стрелкага тотылган чыгымнарның артыгы белән кайтачагын беренче көннәрдә үк аңлап алды. Стрелка бик тиз элекке хәленә кайтты; сөт биреше яңадан артты. Аны тәүлегенә дүрт тапкыр, аннары биш тапкыр, аннары алты тапкыр сава башладылар.

Нюша терлек ишек алдына таң атканчы ук, сәгать дүртенче китү белән үк килә иде. Стрелкага иртәнге азыкны хәзерли: вак кына итеп тураган чөгендерне (Анатолий Иваныч яңадан рөхсәт итте) солы оны белән болгатып бирә, — Стрелкага бу азык ошый иде. Сәгать дүрт дигәндә Нюша Стрелканы саварга утыра. Сауганнан соң аңа катнаштырылган азык, орлыклы азык бирә; Стрелка бу азыкны аеруча яратып ашый, күп итеп су эчә. Сәгать алтыда, Нюша Стрелканы икенче тапкыр сауган чагында, Бекишев килә; әле генә юынганга күрә аның бите кып-кызыл, ә чәчләре чыланган һәм артка таба шома гына итеп таралган була. Ул һәркайчан да бер үк сүзләрне әйтә:

— Хәерле иртә. Я, ничек? Һәм кичәге сөт биреше турындагы цифрны язып ала. Цифр инде, кырыкка якынлашып килә... Хәзер инде Коростелев та үзенә график ясап җибәрде, ул да һәр көнне Нюша янына килеп китә, кай көнне хәтта ике-өч тапкыр килә. Күзләре азартланып ялтырый иде аның. Ул Стрелка аппетитын югалтмаса гына ярар иде дип курка иде. Ул бер генә минутка килеп керә дә:

— Ашыймы?—дип сорый. Нюша аңа, күзләрен ялтыратыл, җавап бирә:

— Ашый! Менә нәрсә, Дмитрий Корнеевич, аңа гел тукранбаш кына түгел, азыкны төрлеләндерү өчен бераз кыяклы печән дә бирергә кирәк, дип уйлыйм мин. Кыяклы үләнне яхшы ашый ул.  

— Ярар, шулай эшлә!—ди Коростелев. — Мин өлкән зоотехникка әйтермен — нәрсә сорасаң, шуны бирергә әйтер. Син беләрәк бирәсең. Менә ул хәзер Нюша белән ничек сөйләшә, менә ул аңа ничек ышана. Таня да кергәләп чыга: «Нинди яңалыклар бар?» ди ул. Сыер савучылар эшкә килгәч, иң элек Нюша янына керәләр: «Арттырдымы?» — дип сорыйлар. Нюша кыска гына җавап бирә. Кешеләрнең бу кадәр күп кереп-чыгып йөрүләрен яратмый. Сыерларны тынычсызлыйлар. Сыерлар тынлыкны яраталар алар. Аның атасы, Степан Степаныч, моны аңлый. Ул терлек ишек алды тирәсендә, үзенең тәмәкесен төрә-төрә, арлы-бирле йөрештергәли, тирән-тирән сулаштыргалап куя, ә Нюша янына керми. Бары тик кич белән өйдә генә сораша:

— Эшләр ничек бара?—ди.

— Яхшы бара!

— Син аны кайчан юган идең?

— Мин аны айга бер тапкыр сабынлап юам. Күптән түгел генә юдым әле. Ә син аны тагын бер тапкыр ю. Аппетит өчен. Күңеле күтәрелеп китсен. Атасы аның бик яхшы киңәш бирә торган кеше. Бекишев та яхшы киңәшләрне күп бирә. Сыерның сөтен арттыру турында махсус китаплар укый. Берәр яңа нәрсә укыса, шунда ук Нюшага әйтә.

— Рәхмәт, — ди Нюша.

 — Сынап карармын.

— Сез язып куегыз. Туктагыз, мин сезгә үзем язып бирим.

— Рәхмәт; язмыйча да онытмам.

Коростелев белән Бекишев сөйләшә.

 — Швиц нәселендәге Вита исемле сыер алтмыш тугыз литр, симменталка Фрея җитмеш ике литр биргән, ә бөтен дөнья күләмендәге рекордны шулай да холмогорка Вольница куйган — ул җитмеш җиде һәм уннан җиде литр биргән.

— Әле кич җитмәгән,—ди Коростелев, — Стрелканың күпме бирәсең белмибез әле без.

— Бәлки, инде аның чиге бик еракта түгелдер,— ди Бекишев. Нюша электрик саугычның тәрәзәсеннән карый, резина труба буенча бик кызу гына сөт ага, һәм ул: «Әйе, әлегә кич җитмәгән»,—дип уйлый. Кем белә, бәлки, Стрелка дан казанган Больницадан начар булмас. Ә Бекишев һаман аның тирәсендә йөрештергәли, үзе белән бергә Анатолий Инанычны да алып килә. Стрелканы карыйлар, йөрәгенең тибешен тыңлыйлар — аны саклыйлар. 
Өлкә үзәгенә, сөт совхозлары трестына, трест директоры Даниловка телеграмма китте: «Сөт савучы Анна Власова Үзәк Комитетның Февраль пленумы карарын беренче булып үтәргә кереште, Стрелка исемле сыердан сөт савып алуны көненә 52,7 литрга кадәр җиткерде һәм үзенең айлык планын 143 процент итеп үтәде. Бер лактациядә шул сыердан ун мең литр сөт савып алырга йөкләмә алды. Совхоз директоры Коростелев. Парторг Бекишев». Телеграммалар бер-бер артлы очып кына торды! Горельченко партиянең өлкә комитетына телеграмма бирде; эшчеләр комитеты — союзның өлкә комитетына; трест Нюшаны, Коростелевны һәм Бекишевны телеграф буенча котлады; аннары партиянең өлкә комитетыннан да, союзның өлкә комитетыннан да, совхозлар министрлыгыннан да котлаулар килде.

— Нихәл, Нюша? — диде Коростелев.

— Дан менә шулай башлана ул. Нюша министр кул куеп җибәргән телеграмманы кулында тотыл басып тора иде: бөкләнгән урыннары каты булып торган тар гына бу бланкка берничә юл котлау сүзе ябыштырылган иде...

Нюшаның бите кып-кызу булып янып тора. Ләкин ул иңбашларын гына җыерып җибәрде:

— Белмим, алар бу кадәр нәрсә тапканнардыр. Һәм телеграмманы кесәсенә тыгып куйды. Район үзәгеннән фотограф килде; аның фотоаппараты өчаякка утыртылган иде. Ул, кара җәймә белән капланып, Ыюшаны бик озак төшерде. Икенчесе кич кырын поезд белән өлкә үзәгеннән килеп төште. Монысы рәсемгә җәймәсез генә төшерде, ләкин магний кабызып, чыжылдап торган зәңгәр ялкын белән Нюшаның күзен чагылдырды; һәм ул Нюшага үзенең кадерле колак алкаларын салырга кушты: ни өчендер ул колак алкаларын яратмады. Өченче фотограф иртәнге поезд белән Москвадан килде, совхозга аны райбашкарма комитетының «газик»ы белән китерделәр. Москвадан килгән фотограф Нюшага барына караганда да ошады. «Менә сез нинди икән, ә мин сезне өлкән яшьтәге кешедер дип уйлаган идем!» — диде. Нюша колак алкаларын сала башлаган иде, әмма ул: «Нигә саласыз аны? — диде.

— Ничек йөри торган булсагыз, шулай төшерәм, ә колак алкаларыгыз сезгә бик килешә», — диде. Ул Нюшаны һәм Стрелканы аерым-аерым төшерде, аннары Нюшаны Стрелка белән бергә һәм дүртенче бригададагы сыер савучылар белән бергә төшерде. Ахырда Нюшаны Таня белән икесен бергә дә төшерде. Нюшаны Бекишев белән дә төшерергә теләгән иде, ләкин Бекишев төшәргә теләмәде...

Москвадан килгән фотографның, фотоаппараты шул кадәр кечкенә иде, хәтта учка сыя иде. Фотограф, барысына да карточкалар җибәрергә вәгъдә биреп, китеп барды. Нюшаның рәсеме төшерелгән район газетасын китерделәр. Рәсем астына бик зур хәрефләр белән «Анна Власова» дип язылган иде; болай язып яхшы эшләгәннәр, чөнки рәсем һич тә аңа охшамый иде: Нюша анда карт булып, юан булып чыккан иде, әгәр рәсем астына язылмаган булса, аның Нюша икәнен атасы белән анасы да танымас иде... Тресттан өлкән зоотехник белән өлкән ветврач килеп төште, аларны Данилов җибәргән иде. Стрелка янында яңадан киңәшмәләр башланды. Хәтта Иконников та хәзер терлекләр ишек алдында ешрак күренә башлады — әллә инде аңа дәрт керде, әллә инде начальниклар алдында конторада күзле бүкән кебек утыруны уңайсыз санады...

Нюша киңәшмәләрдә катнаша алмады, аның вакыты юк иде: Стрелка инде хәзер илле биш литр бирә иде, аны инде көненә җиде тапкыр саварга туры килә иде; Нюша сигез тапкыр саварга да теләп караган иде, ләкин Стрелка моңа каршы килде—сигезенче тапкыр сауганда бер тамчыда бирмәде. «Нихәл, Нюша? Дан менә шулай башлана ул». Нюша тәмам ябыгып китте, анасы аңа: «Шырпы кебек кенә калдың, бөтенләй ябыктың!» — ди. Күзләре тирән булып, эчкә батып керде. Беренче савуны ул иртә белән дүртенче яртыда башлый, ә иң соңгысын төнге унберенче яртыда бетерә, — ябыгырсың, билгеле...

Коростелев белән Бекишев та, бригадир да һәм сыер савучы хатыннар да Нюшаны һәр көнне өенә куалар. Сыер савучылар, аны кызганып һәм кызганганга күрә ачуланып: «Ял көне ал, акылдан шаштыңмы әллә син, үзеңне больницага салдырасың киләмени, әйтерсең, сипсез монда берәү дә эшли алмый!» — дип кычкыралар иде. Ул аларны тыңламады: кая ул ял көне! Теләге тормышка ашып барган чагында, китәргә мөмкинмени соң?!  

Элегрәк көннәр кыска иде; бигрәк тә кышкы көннәр кыска иде: бик сон тан ата, бик иртә караңгы төшә, йокыңнан торып, бит юарга да өлгермисең, шунда ук ятарга да вакыт җиткән була. Пәнҗешәмбе көнне яисә чәршәмбе көнне нәрсә булганын тиз генә хәтерли дә алмыйсың, чөнки пәнҗешәмбе көн чәршәмбе көнгә охшый, ә чәршәмбе көн сишәмбе көнгә охшый иде...

Хәзер инде көннәр бик озын була башладылар; иртәдән алып төнгә кадәр әллә никадәр вакыйгалар булып ала, әллә никадәр кешеләр белән очрашасың, әллә нәрсәләр сөйләшәсең. Хәзер инде сишәмбе көн чәршәмбе көнгә охшамый, чөнки бер вакыйга сишәмбе көндә, ә икенчесе чәршәмбе көндә булып тора, һәр вакыйга мәңге онытылмаслык булып күңелгә урнашып кала, һәм аларның барысы да, Нюшаның нервлары шикелле, киеренке...

— Нюша, авыруга сабышырсың! Ай, кызый, аны кара, авыруга сабышырсың бит!

— Бәйләнмәгез! Авыруга сабышачак түгелмен! Совхозга партия өлкә комитетының инструкторы махсус килде; аның белән бергә Иван Никитич Горельченко да килде. Нюша Стрелкадан илле тугыз һәм уннан дүрт литр сөт савып алды...

 Тагын газета килеп төште, бусы инде өлкә газетасы, андагы рәсем Нюшаның үзенә охшаган, ләкин ул, кызганычка каршы, колак алкасыз гына төшерелгән иде!.. Трест директоры Данилов килде; летучкада Нюшага рәхмәт белдерде... Министрлык вәкиле Нюшаның тәҗрибәсен өйрәнергә дип килеп төште... Стрелка, Стрелка, оятка калдырасы гына булма! Алтмыш ике һәм уннан бер... Хәзер совхозда кемнәр генә юк — монда район җир бүлеге дә, өлкә җир бүлеге дә, зональ станциясе дә, колхоз терлекчеләре дә бар. Аларның кайберләре җәяү киләләр, кайберләре чанага утырып, кайберләре поездга утырып, кайберләре машинага утырып килеп төшәләр. Кайберләре бераз торалар да китеп баралар, икенчеләре монда торырга ук калалар; хәзер инде барлык хезмәткәрләрдә дә читтән килеп торучылар урнаштырылган; кешеләрнең әйтүләренә караганда, Бекишев хатыны белән идәндә йоклый икән, кровать белән диванны кунакларга, биргәннәр икән... Алтмыш өч литр...

Ветеринарлар Стрелка яныннан китмиләр; министрлык вәкиле төнге беренче егерме минутта Стрелканы өстәмә рәвештә тагын бер тапкыр ашатуны кирәк дип таба; аңа солы оны белән гәрәнкә бирәләр... Алтмыш биш литр...

Күптән түгел генә Коростелев Дмитрий Корнеевич, килгән иде, ул һәрвакыттагы шикелле: «Ашыймы?» — диде.

— «Ашый».

Һәм кинәт ул: «Ә син үзең ашыйсыңмы соң?» — дип сорады. Нюша көлеп җибәрде, ә Коростелев үзенең кулын аның маңгаена куйды, кызуы юкмы икән дип, кашларын җыерып, тотып карады. Нинди кызу булсын... Трест директоры Данилов барлык совхозларның директорларына Нюшаның тәҗрибәсен җыелышларда тикшерергә кушты... Министрлыктан яңадан телеграмма килеп төште анда Стрелкага һәр көнне ветосмотр ясарга кушылган иде; аның болай да я температурасын үлчиләр, я тамыр тибешен, я сулышын тыңлыйлар, һәр көнне акт төзиләр: ««Якты яр» совхозындагы фәлән-фәлән сыер савучының карамагында булган рекордистка Стрелканы фәлән числода контроль өчен савып каралды»... дип языла ул актларда.

Стрелка өчен ике журнал ачып җибәрделәр: берсе аның сәламәтлеген күрсәтеп бару журналы, ә икенчесе аңа тотылган азыкларны яза торган журнал... Алтмыш алты һәм уннан сигез литр... Өлкә җир бүлеге белән зональ станция Стрелканы ашату буенча фәнни консультация бирү эшен үз өсләренә алдылар; моңа кадәр «Якты яр»да бары Брилльянтовая гына шундый данлы иде... Министрдан яңа телеграмма! Ул тынычсызлана: совхозда азык мәсьәләсе ничек тора, дип сорый, концентратлар җибәрергә кирәк түгелме, ди. Әйе, әйе, әйе! Җибәрергә кирәк! Күбрәк җибәрергә кирәк! Үзәк газета килеп төште; Нюшаның колак алкалары чын шикелле чыккан!.. Академиклардан телеграмма алынды; ул телеграмманы китергәндә, Нюша сыер савып тора иде; ул аны борылып карап кына укыды. Телеграммалар инде аны туйдырган иде. Тотсыннар да үзләре килсеннәр иде, академикларның нинди кеше икәнен күрер идек ичмаса...

Чакырган шикелле, алар да килеп төштеләр. хәтта поезд белән генә түгел, ә самолет белән килделәр, — Нюша янына килер өчен аларга махсус самолёт биргәннәр иде. Академикларның икесе дә чал чәчле; берсе сакалмыегын кырдырып алган, ә икенчесе — кечкенә генә сакаллы. Алар үзләренең бик чиста ботинкалары белән терлек ишек алдының тупас такталары буенча йөриләр, ә башка кешеләр, сакчылар шикелле, алар артыннан калмыйлар...

 Академиклар карар чыгардылар: «Сыерга төнлә озаграк ял бирү өчен, алты мәртәбә савуга күчәргә, соңгы савуны 23 сәгать 30 минуттан 22 сәгатькә күчерергә»

...Я, Стрелка, я, алтыным! Алтмыш сигез һәм уннан биш. Стрелкага бик зур азык рационнары бирәләр. «Ашыймы?» — «Ашый!»

 Җитмеш бер. Нюша, кура җиләге төсле колак алкалы кечкенә генә кыз, сыер савып утыра; академиклар, хуҗалык һәм партия работниклары аның ничек сауганын ихтирам белән басып карап фралар. Бозаулаганнан соң илле алтынчы көнендә Стрелкага, өсте алынган сөтне дә кертеп хисаплаганда, 92 килограмм азык бирделәр. Ул паровоздай мышныймышный ашады. Шул көнне җитмеш ике һәм уннан тугыз литр сөт бирде. Икенче көнне ашамый башлады.

— Стоп!—диде кечкенә сакаллы академик.

— Шулаймыни? — диде Коростелев күңелсез генә. Бекишев белән Толя сыер абзарындагы бүлмәгә килделәр һәм акт төзеделәр. Актка алар: «Фәлән-фәлән числода Стрелканың гомуми хәтен һәм югары сөт биргән чагында билгеләнгән азык рационын аз ашавын искә алып, киләчәктә аны сөтен арттыру өчен тотуны һәм сөт биреше рекордын саклауны максатка яраксыз һәм сыерның сәламәтлеге өчен куркынычлы дип табарга», — дип язып куйдылар. Нюша кытыршы тел белән язылган бу актны акрын гына укып чыкты, аның мәгънәсен бик авырлык белән генә аңлады. Аның күңелендә хәзер гаҗәп бер хис бар иде: әйтерсең, ул бик каты йөгерде, йөгерде, йөгерде дә, йөгергәндә аны кинәт тотып алдылар да туктаттылар...

— Мин өйгә кайтам, — диде ул.

— Бер-ике сәгатьтән китәргә туры килер, — диде Бекишев.

 — Без хәзер моннан кызыл почмакка барабыз. Анда колхозлардан сыер савучылар килгәннәр, алар сезнең эшегезнең ничек барып чыкканын белергә телиләр.

— Ә нәрсә барып чыкты соң? — дип сорады Нюша аннан. — Бернәрсә дә барып чыкмады бит. Бөтен дөнья күләмендәге рекорд — җитмеш җиде һәм җиде.

— Беләсезме нәрсә! — диде кечкенә сакаллы академик. — Бер юлга бу да җитеп торыр сезгә.

— Эш рекордта түгел, — диде Бекишев. — Тырышканда һәм түземлелек күрсәткәндә нинди уңышларга ирешергә мөмкин икәнен сез сыер савучыларга бик яхшы күрсәттегез. Хәзер ярышның ничек күтәрелеп киткәнен күрерсез менә.

Кызыл почмакны бизәкләү эше белән эшчеләр комитеты шөгыльләнә иде: кечкенә-кечкенә флаглар эләләр, ашханәдән урындыклар ташыйлар. Алгы сафтагы скамьяларда колхозлардан килгән, бәйрәмдәгечә киелгән хатынкызлар утыра. Комсомолка кызлар «Ярышта җиңеп чыккан Нюша Власовага сәлам!» дип язылган кызыл комачны сузып, стенага кадаклыйлар. Комачтагы хәрефләр әле кибеп тә җитмәгәннәр, бармакларны буйый. Кулына бер савыт кадак тоткан, уйчанланып, кашларын җыерган Таня ничек эшләргә икәнен өйрәтеп тора. Ишек бер ачыла, бер ябыла, — җыелышка икенче фермадагы сыер савучылар, бозау караучылар, дуңгыз караучылар, тавык-чебеш караучылар җыелалар. Кайберләренең монда сөйләнгән сүзләрне тыңлыйсылары килә, ә кайберләре бары Нюшага карарга дип кенә килгәннәр: алар аны менә мондый кечкенә чагыннан ук беләләр...

Әйе, менә сиңа яп-яшь кыз! Хәзер менә шул яшь кыз артыннан җитеш инде, — койрыкта сөйрәлмәс өчен, аның артыннан калмаска тырыш! Нюша керә, аның артыннан әллә никадәр халык! Кулларына портфель тоткан шәһәр кешеләре. Нюша һәркөн бәйләп йөри торган шәлен муенына урап җибәргән. Ябыккан; күрәсең, күп эшләргә туры килгән булса кирәк... Аны иң зур урынга утырталар; аның ике ягына ап-ак сакаллы картлар утыра («беләсезме, алар — Академиядән»), ә башка кешеләр — кая туры килсә, шунда утыралар. Трест директоры иптәш Данилов, алга таба чыгып, речь сөйли... Данилов сөйләгәннән соң, Горельченко сөйләде, аннары Коростелев сөйләде; Нюша аларның сөйләгәннәрен тыңлый — ә аның күз алдындагы бөтен нәрсә томан эчендәге шикелле булып күренә... «Аның уңышы белән бөтен коллектив горурлана», — ди Коростелев. «Ул да, Дмитрий Корнеевич та, минем мәхәббәтем дә горурлана!» — дип Нюша томанлы гына уйлый. Премия турында сөйлиләр...

Премия бирсәләр, бик яхшы; ул үзенә модалы туфля алачак. Почёт кенәгәсенә, диләр... Кемне икән ул? Ә, аны, Нюшаны, почёт кенәгәсенә язмакчылар икән. Ах, нинди яхшы, барысы да нинди яхшы. Ул шулай яхшы буласын белә иде, ләкин бу кадәр тиз булыр дип кенә уйламаган иде... Аңа менә хәзер сүз бирерләр, нәрсә әйтер ссң ул? Нәрсәгә монда әллә ниләр уйлап торырга: ул урыныннан торыр да Стрелканы ничек тәрбияләгәнен сөйләп бирер. Аңа булышкан һәм аны өйрәткән кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтер. Шул гына. Моның бертөрле дә куркынычы юк... Нюшаның анасы килеп керде. Ул ишек янында тыйнак кына туктады — үзенең урынын белә ул, чәчләре агарганчы диярлек аны юкка гына Шурка дип йөрмиләр. Ләкин ишек төбендә тыгызланышып басып торган хатын-кызлар аңа юл бирделәр һәм берсе:

— Алгарак уз, алгарак уз, — диде. — Синең кызыңны олылыйлар.

Кинәт ул шунда үзенең хокукын аңлап, алга табан китте. Алгы сафта утырган Лукьяныч борылып карады һәм, урыннан торып, аңа үзенең урынын бирде. Ул килеп утырды һәм үзенең толымнарын эре генә рәтләп куйды. Тирәюньдә икенче колхозлардан килгән кунаклар, хатын-кызлар утыра. Ул аларның пышылдап кына сөйләшкәннәрен ишетте:

— Анасы ул.

— Анасы кем соң аның?

— Конторада эшли.

— Ни исемле?

Сыер савучы Гиринаның таныш тавышы ишетелде.

— Александра Михайловна. «Нихәл, Нюша? Дан менә шулай башлана ул». 


Унынчы бүлек 
ЯЗ

Кояшта зәңгәр чаткылар сибеп торган матур кар өеме каралганнан формасына башлады, үзенең торган саф сулы, тар гына гөрләвек агып чыкты.
Гөрләвек ишек алды аркылы агып үтте, җирдә яткан бозларны ашап, үзенә юл салды һәм урамга барып чыкты, анда инде өелеп яткан бозлар арасыннан борыла-сырыла зур гөрләвекләр ага иде. Кечкенә гөрләвек зур гөрләвеккә барып кушылды һәм аның белән бергә елгага таба омтылды. Кояш җылыта, өй түбәләреннән асылынып торган юаи-юаи бозлардан тамчылар тама; тамчылар боз өстенә тамалар һәм яңгырап бәреләләр; бөтен урамда алар яз җырын җырлыйлар. Болар тик көндез генә.

Кояш иңә генә башлый — каяндыр качып-посып, салкын кайтып җитә: төннәрдә әле ул һаман да хуҗалык итә. Кечкенә гөрләвекләр дә һәм зур гөрләвекләр дә бозланып каталар, тамчылар тынып калалар. Ә кояш, бик яхшы эшчедәй, үзенең эшен эшли, — басуларда кар тоту өчен куелган киртәләр кар асларыннан чыга, ямь-яшел булып җәелеп яткан уҗымнар күренә, юллар һәм урамнар буйлап сукмаклар салына. Пртә белән әле һаман да суык яңадан кайта, ләкин инде анык хуҗалык итүе кыскарганнан-кыскара, кимегәннән-кими бара; кояш тарафыннан уятылган җанлы көчләр бәйрәм итәләр, шатланалар. Боларны бары тик шигырь теле белән генә аңлатып бирергә мөмкин, мондый нәрсәләр пьесага сыймыйлар. Толя яза башлаган пьесасын ташлый да шигырьләр язарга керешә. Шигырьләрен ул Марьяна Федоровнага багышлый, ләкин ул аларны ана укымый: әгәр Марьяна Федоровна, кашларын күтәреп җибәреп, салкын караш күрсәтсә, Толя үләчәк. Ә ул, һичшиксез, кашларын күтәреп җибәрәчәк һәм салкынлык күрсәтәчәк, Толя моны сизә.

Шигырьләрдә мәңгелек ялган кабатлана, шагыйрьләрнең балаларча гөнаһсыз ялганнары кабатлана. Марьяна Федоровнаның коңгырт чәче һич тә бөдрә түгел, — ләкин Толя, хисләргә һәм рифмаларга бирелеп, ниндидер алтын бөдрә чәч турында яза, моны инде берничек тә аңлап булмый. Ул Марьяна Федоровнаның соргылт күзләрен я зәңгәр чәчәккә, я күк чәчәккә, я миләүшәгә (гәрчә, кешенең күзе бервакытта да миләүшә чәчәгенә охшамаса да), я көньяк диңгезенең ачык зәңгәр төсенә охшата (Толяның әле көньяк диңгезен беркайчан да күргәне юк, әмма ул аны быел җәй күрәчәк: аңа Новый Афонга барырга путевка бирергә вәгъдә итәләр)...

«Син минем янымнан узып киттең һәм зәңгәр күзләрең белән елмаеп исәнләштең» гадәттәге ялган, язгы саташу, яшьлек ярсуы бу! Ямбылар, хорейләр, чагыштырулар, күп нокталар, эндәш билгеләре! Ул шулай итеп шигырь артыннан шигырь яза, дәфтәр артыннан дәфтәрен тутыра! Кыска юллы һәм озын юллы шигырьләр Толяны буалар, бу шигырьләрне кемгә булса да укырга кирәк, — ләкин кемгә укырга соң? Коростелевка, — ул яшь һәм өйләнмәгән, аңлар! Толя, дәфтәрләрен пиджак кесәләренә тутырып, Коростелев янына китә. Коростелев аның шигырьләрен тыңлаганнан соң:

— Бик әйбәт, чынлап әйтәм! — ди. Шигырьләрне аңлап бетерми ул; рифма белән язылган нәрсәләрнең барысы да аңа матур булып тоела. Алар икәү генә. Толя аягүрә басып укый, Коростелев, бер аягын икенче аягының тезенә куеп, тыңлап утыра («бөтенләй рәсемдәге Пушкин белән Пущин төсле!»). Толя чыгып киткәннән соң, Коростелев тәрәзә янына килә, тәрәзәнең бер канатын тартып ача; кипкән буяулар сибелә, рама араларындагы ярыкларга ябыштырылган кәгазьләр шытырдап ертыла, — караңгы күк йөзе йолдызлар белән тулган, бүлмәгә кискен җил бәреп керә... Акылдан яздынмы әллә син, Митя. Март аенда кем тәрәзә ача икән! Марьяна Федоровна алтын бөдрә чәчле дә, зәңгәр күзле дә түгел; ул ятып сыланып торган коңгырт чәчле, соргылт күзле; ах, сөеклем минем, акыллым, элек мин нәрсә караганмын икән дә, кайда булганмын икән, синнән башка минем дөньяда беркемем дә юк, үзеңнең яныңа чакырып ал син мине хәзер — чакырасың икән, мең километрдан да мин синең яныңа йөгереп килер идем!

Шигырь яза белмим мин. Бары бер тапкыр гына, мәктәптә чагында гына, арифметика өчен миңа «начар» билгесе куйган укытучыга карата бер шигырь кисәге язып караган идем. Син мине шигырьсез генә, ефәк галстуксыз гына, аеруча зур хезмәтләрем булмаган хәлдә генә, менә шушы гади килеш, тирән акыллы булмаган, әмма сине яраткан кешене сөй! Йөрәк йөрәккә хәбәр сала, диләр, — дөрес түгел икән! Аны очратасың, ә ул сиңа: «Исәнмесез, Дмитрий Корнеевич», — дип әйтә дә, туктап та тормыйча, үз юлы белән китеп бара. Марьяша, үз яныңа чакырып ал мине. Ул үзенең шигырьләрендә синең күз карашларыңны тотып алдым дип яза, — ялганлый. Мин моңа ышанмыйм! Ни өчен ышанмыйм мин: синең күз карашларыңа лаек булмаганлыгы өчен түгел — ихтимал, лаектыр да, чибәр егет ул, намуслы; әмма менә ышанмыйм, бары шул гына. Марьяна, үз яныңа чакырып ал мине. Коростелев аның янына үзе бармый иде. Толя Марьянага үзенең шигырьләрен укырга ничек курыккан булса, ул да аның янына барырга шулай курка. Буш кичләрен ул Горельченколарда үткәрә. Иван Никитич белән аның хатыны Анна Сергеевна — ачык йөзле, кунакчыл кешеләр. Алар кунак җыймыйлар, әгәр инде кунак килеп керә икән — хәзинәләрендә булганның барысын да өстәлгә китереп куялар. Аларга төрлетөрле кешеләр килә — район работниклары, колхозчылар, укытучылар, фронтта ирләре үлгән хатыннар (Анна Сергеевна райсобеста эшли), һәр кичне унлап кеше килә, берәр стакан чәй эчәләр, эш турында сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, яңа хәбәрләр сөйлиләр һәм таралышалар, ә Коростелев, кешеләр абынып егылмасын өчен үзенең озын аякларын урындык астына тыгып, өзлексез чәй эчә, китәргә теләми. Ул, Горельченконың сөйләгәнен тыңлый-тыңлый: «Менә ул акыллы булу һәм принципиаль булу ничек була икән!» — дип уйлый. Анна Сергеевнаиың сөйләгәнен тыңлаганда ул: «Менә ул интеллигент булу ничек була икән!» — дип уйлый. Горельченко белән Анна Сергеевнаны күзәтә-күзәтә ул: «Ир белән хатын арасында ихтирам һәм игътибар булганда, менә ничек була икән ул!— дип уйлый.

— Шундый мөнәсәбәт булганда, өеңдә җылы һәм андый өйгә керүе дә рәхәт...» Анна Сергеевна белән Иван Никитичның ике улы да сугышта үлгән, аларның рәсемнәре өстәл өстендә тора; кайвакытларда Анна Сергеевна кичләрен, шәһәр бакчасына чыгып, Александр Локтев һәйкәле янындагы скамьяга барып утыра (үз балаларының кабере янында утырган төсле утыра ул) һәм бераз утырганнан соң торып китә. Моны бөтен шәһәр белә. Ләкин алар — Анна Сергеевна да, Иван Никитич та — беркайчан да үзләренең кайгылары турында кешегә сөйләмиләр, зарланмыйлар, кайгылы истәлекләргә бирелмиләр. Иван Никитич тимер юл төзү белән мавыгып йөри.

Бишьеллык план буенча, 1948 елда шәһәргә тимер юл тармагы үткәреләчәк; төзү эшләре быел җәй белән башланачак. Шәһәр өчен, колхозлар өчен, бөтен район өчен яңа мөмкинлекләр туа! Чкалов исемендәге колхоз председателе Иван Никитич тирәсендә бөтерелә дә бөтерелә; председательнең мыегы тырпайган, чыдамсызлыгы, зур планнар турында уйлаганлыгы, хуҗалыкка бәйләнешле ашкынулы хыялларга бирелгәнлеге күренеп тора. Горельченкода башка кешеләр дә була; алар вокзал турында, пакгаузлар турында, холодилышклар турында, вокзалдан бөтен шәһәр аркылы узып китәчәк асфальтлы юл турында сөйләшәләр... Шәһәр үсәчәк, шәһәр чәчәк атачак, үзенең дәрәҗәсен тагын да арттырачак! Ягез әле, шәһәрнең, картлары, — ди Горельченко, — ягез әле, бу шәһәрдә туып-үскән кешеләр, ни өчен сезнең шушы көнгә кадәр тимер юлыгыз юк, ә Костровоның бар, моны кем аңлатып бирер миңа? Берәү дә аңлатып бирә алмый.

— Ярар, шәһәрнең картлары, ярар, бу шәһәрдә туып-үскән кешеләр. Шәһәр тарихыннан лекция тыңлагыз алайса. Өлкә шәһәрендә, архивтан мин бернәрсә эзләп таптым. Моннан өч чирек гасыр элек безнең өлкә аша — ул чагындагы губерния аша — тимер юл салганнар, һәм бу юл, баштагы проект буенча, безнең шәһәр аркылы үтәргә тиеш булган. Ләкин тирә-юньдәге алпавытлар каршы килгәннәр: юлның безгә кирәге юк; юлсыз да, имеш, крестьяннарны азат иткәннән соң тормышыбыз тынычсызланды; ничек кирәк алай тыныч кына яшәп үләргә ирек бирегез, ата-бабаларыбыздан калган йортларыбызны туздырмагыз, дигәннәр... Надан алпавытлар булганнар алар.

— Петербургка петиция җибәргәннәр. Петиция архивта сакланмаган, бары тик аның җибәрелгәнлеге генә билгеле, бик кызганыч: югыйсә гаҗәп петиция булгандыр ул... Мондагы алпавытлар — кечкенә кешеләр алар, аларның петицияләренә берәү дә игътибар итмәгән булыр идег ләкин ниндидер Ломакина ханымның, бу җирдәге шундый бер Коробоч- каның, патша сараенда туганнан-туган энесе булган; зур кеше булган аның энесе; тутасының үтенүе буенча кемгәдер ул суз салган; аңа нәрсә, аңа ул бернәрсә дә тормаган... Дворяннарның үтенечләрен үтәгәннәр.

— Менә шулай итеп тимер юл безнең шәһәрдән утыз чакрым ераклыкта, Кострово авылы аркылы үткән. Аны эксплоатациягә биргәннән соң, Кострово көннән-көн үсә башлаган, андагы җир хуҗалары үзләренең җирләрен өч-дүрт мәртәбә кыйбатрак сатарга керешкәннәр,— менә шул чакта инде ага-бабалары яшәгән урыннарның тынычлыгын сакларга теләүчеләр үкерергә тотынганнар! Менә нәрсә эшләдек без! дигәннәр алар. Үзебезне-үзебез таладык! Моңа шул юләр Ломакина карчык белән аның туганнан-туган энесе гаепле, дигәннәр...

Алпавытлар кычкырынганнар, орышышканнар, аннары яңадан петиция язганнар: без элекке уебыздан кайттык, дигәннәр алар; юл бездә була бирсен, без риза, дигәннәр, ләкин инде бу петициягә җавап килмәгән, һәм шәһәр, административ үзәк булуга карамастан, тимер юлдан бер читтә калган. Горельченко бик оста, бик матур итеп сөйли, аның күзләре чаткыланып, бераз гына кысыла төшә. Аксыл чырайлы Айна Сергеевна иренә яратып һәм зур игътибар белән карап утыра, елмая...

...Коростелев өенә тын һәм караңгы урамнар буйлап кайта. Төн җылы, караңгы; күзгә күренми торган тамчылар тып-тып тамалар. Шәһәр өстендәге күк йөзе очсыз-кырыйсыз киң. Тамчылар тавышында күңелгә нәрсәдер вәгъдә итү, нәрсәгәдер өметләндерү, ниндидер шатлык бар. Коростелевның йөрәге киләчәктәге өметләр белән тулы, һәм ул, аның гади йөрәге, бөтен яхшылыкка, бөтен бөек нәрсәгә әзер булып тора. Коростелев урам буйлап ялгыз гына бара, ләкин ул тәрәзә капкачлары капланган һәр өйдә кешеләрнең барлыгын сизә. Кырларда да шулай ук кешеләр бар, кешеләр тора торган йортлар бар. Очсызкырыйсыз Совет иленең барлык җирендә дә кешеләр яши. Коростелев менә шул кешеләргә бердәм теләк, бердәм өметләр белән бәйләнгән: алар аның белән бергә укыган Шәрикләреме; тормыштагы иң кадерле нәрсәне саклап калу өчен, бер сафка басып, бергә сугышкан полкташ иптәшләреме; заводлардагы, шахталардагы һәм иген басуларындагы бөек хезмәтләре белән дан казанган кешеләреме... — барыбер, аларның барысына да ул бердәм теләк, бердәм өметләр белән бәйләнгән... Бәлки, ерак Белоруссиядә бу төнне аның танышы, сөйләшергә ярата торган ачык күңелле герой егет Гречка да тамчылар тавышын тыңлый торганнардыр. Ә еракта, Москвада, дөньядагы иң кадерле, иң сөекле һәм халыкның даны булган Сталин да, бәлки, тәрәзәсен ачып җибәреп, трубкасын кабызадыр һәм, тамчыларның көйле тавышларына колак салып, тынып кала торгандыр... Тирә-яктагы җир шул кадәр зур, шул кадәр киң, җир йөзендәге яз да шул кадәр зур, шул кадәр мәһабәт...

Коростелев Ерак урам аркылы әйләнеп кайта, аның караңгы тәрәзәсе яныннан үтә. Йокла, сөеклем, мин биредә — тыныч йокла! ...Кояш, яхшы эшчедәй, тырыша. Яшь үләннәр шытып чыкты, агачларның бөреләре күперде, һәм контора тәрәзәсе каршында, кояш кыздыра торган урында, беренче тузмабаш кыюланып чәчәк атып җибәрде. 

Лукьяныч яңа каек хәзерли. Кыш көне үк әле, чана юлы белән, махсус ясалган чанага салып, Субботиннар йортына бик зур бер бүрәнә китерделәр; бүрәнәне өч ат тартып килде. Лукьяныч бик эре генә булып өйдән чыкты; бүрәнә тирәсендә әйләнгәләде, корымы икән дип, чирткәләп карады, аннары сорады:

— Шул үземе, мин сайлаганымы?

— Башкача ничек булсын инде, Павел Лукьяныч!—диделәр олаучылар.

— Менә салган тамгагыз да бар.

— Ярар алайса, атларыгызны туарыгыз, — диде Лукьяныч. Олаучылар атларын туардылар да китеп бардылар. Бүрәнә чанасы белән бергә урамда калды. Җылы көннәр башланды, кар эрергә кереште, утырды; бүрәнәле чана астындагы кар да эреде. Язгы пычрак көннәр җитте — чана пычракка батып керде. Яңгырлар булып үтте, салкынайтып җибәрде, аннары кояш кыздырды — бүрәнә дә яңгырда чыланды, өсте боз белән капланды, аннары эреде һәм җилдә яңадан кипте. Пычраклар кипкәч, Лукьяныч эшкә тотынды. Совхоздан кайткач, ул иске чалбарын һәм фуфайкасын киеп җибәрә дә үзенең бүрәнәсе янына чыга. Бүрәнәне ышкыларга, эчен казырга, шомартырга, сумалаларга кирәк. Яз буена җитәрлек эш. Тетя Паша капка төбендәге скамьяда — иренең эшләгәнен карап утыра. Ул инде үзенең бүгенге эшләрен бетергән, ял итәргә чыккан. Икәү бергә ял итәсе иде: карт-карчык булып, тату гына сөйләшеп утырсаң, нинди яхшы булыр иде...

Сөйләшеп утырырсың монда! Хатыны эштән бушаганда, әнә ул ничек эшләргә кереште! Балтасы уйнап кына тора, йомычкалары атылып китә, рубаногы белән чыжылдатып шомарта, ә үзе бөтенләй тиргә баткан — мондый стахановчыны күргәнегез бармы икән? Тетя Пашаның аңа ачуын китерерлек нинди дә булса сүз әйтәсе килә. Ниһаять, Лукьяныч ял итәргә туктагач һәм балта тавышы тынгач, ул аңа:

— Гаҗәпләнеп карап торам, чкаловчылардан сиңа мондый юан бүрәнәне кайсы бирде икән? — ди ул. — Законсыз биргәннәрдер әле. Әгәр бу эш ачылып-нитеп китсә, судка да бирерләр әле.

— Син үзең судка эләгерсең, — дип әйтеп куя Лукьяныч. — Юкны такылдап утырган өчен. Бу бит миңа балансның матурлыгы өчен бирелгән гонорар. Тетя Паша мондый мәгънәсез сүзне колагына да алмый.

— Аннан никадәр утын чыгар иде, —ди ул. — Алты кубометрлап чыгар иде бит, ә? Әллә алты булмас микән? Нәрсә әйтсәң дә, тормыш өчен, кирәкле эш өчен ярап куяр иде, ә болай юләрлеккә генә.

— Әгәр сиңа идарә итәргә кушсалар иде, — ди Лукьяныч, — син бөтен йортларны, пароходларны, фабрикаларны да утынга туратыр идең. 

— Оныттыңмыни, мин яшь чагында, син минем белән төннәр буенча утыра идең.

— Ул чагында мин үзем дә яшь булган, аннары ахмак та булган; шуңа күрә бернәрсә дә эшләмичә төннәр буенча утырып чыккан.

— Я син эш сәгатьләреннән соң калып эшлисең, я колхоз саен чабып йөрисең. Хезмәт хакың азмы әллә синең? Комсызлыгың гына ул — каян булса да берәр йөз сум каерып булмас микән дисең...

— Андый гөнаһым бар, — ди Лукьяныч, — эшләргә дә яратам, акча табарга да яратам, йортымдагы тормышның мул булуын яратам мин.

— Син мине сөйдең бит, — ди тетя Паша, моң гына итеп

.— Мин дә сине сөйдем.

— Чыннан да, андый хәл булды шул.

— Ә мин нинди матур кыз идем! Сиңа мин аккош кебек чагымда эләктем. Ярминкәгә барырга киенгән чагым эле дә исемдә, шул ярминкәдә мин сине беренче тапкыр очраттым. Өстемдә тасмалап тегелгән яшел юбка, кытай кесиясеннән тегелгән кофта иде, җиңемдә дүрт кат бала итәкле иде, толымыма чия төсендәге лента таккан идем...

— Ә ул лента кайда соң хәзер? — дип сорый Лукьяныч.

— Мин аны шул чагында синнән истәлек итеп сорап алган идем. Аны күргәнең юкмы синең?

— Гөрбиян син, чынлап та гөрбиян. Карачкы. Бернәрсәне дә исеңдә тотмыйсың. Ул лентаны мин җыеп куйдым. Никах вакытындагы шәмнәр белән бергә.

— Әгәр җыеп куйгансың икән, яхшы иткәнсең. Син аны миңа кайчан да булса бер күрсәт әле.

— Бернәрсәне дә исеңдә тотмый торган гөрбиян белән менә шулай бөтен гомеремне үткәрдем. Бергә-бергә сөйләшеп утырасы иде, ашыкмый гына чәй эчәсе иде, узганнарны искә төшерәсе иде...

— Беләсеңме нәрсә, Пашенька, ирләр психологиясе белән хатыннар психологиясе арасында аерма бар. Хатын-кыз ул, картайгач, үзенең истәлекләре белән бик кызыксына. Ә ир кеше ул, әгәр ул чын ир кеше икән, картайгач та әле ул орёл кебек. Аның уенда: эш, политик хәл һәм файдалы спорт.

— Орёл. Карагыз әле сез аңа, каян килгән спортсмен ул. Бүрәнәсе белән бөтен урамны бүлеп куйган. Юлны бүлгән дип, шофёрлар сүгенәләр. Спорт.

— Ләкин җитте булса кирәк инде, — ди Лукьяныч. — Җитәрлек сөйләштек, узганнарны җитәрлек искә төшердек, — эшләргә вакыт. Һәм ул яңадан үзенең рубаногын кулына ала. Шулай сөйләшүне алар моннан егерме ел элек башлаганнар иде. Алар әкрен генә, салкын кан белән генә, ачуланышмый гына сөйләшәләр. Әгәр нинди дә булса бер көнне алар шулай сөйләшми калсалар, икесе дә күңелсезләнеп һәм пошынып йөриләр. 
Чәчү һәм туй вакытлары җитте. Я
ңа семьяларга һәм яңа биналарга нигезләр салына. Кирпеч киптерә торган урындагы, сугыш елларында бозылган ике мичне ремонтлап җибәрәбез, кирпеч сугуны ике миллион данәгә кадәр җиткерербез. Барлык фермаларда да яңа конюшнялар салачакбыз. Безне шефка алган завод рельслар җибәрде, терлек ишек алларындагы тиресне механизация ярдәме белән чыгарачакбыз: ишек алларыннан басуларга рельслар үткәрәчәкбез һәм вагонеткаларны ходка җибәрәчәкбез. Вагонеткаларны Алмазов үзенең мастерскоенда эшли. Менә Тосяныц ире нинди яхшы кеше булып чыкты! Аны прораб итеп күчерергә кирәк. Күз алдында үсә. Яшьләрне нинди өйрәтте ул. Төзелешкә бәйләнешле булган теләсә генә нинди эшне дә шунда ук төшенеп ала.

Аның турында инде ишеткәннәр, столярлыкка һәм балта эшенә өйрәнергә теләүче яшьләр аның кул астында өйрәнчек булып эшләргә сорыйлар. Район үзәгендә чүкеч тавышлары ишетелә, анда Коммунистический урам белән Беренче Май урамына таш түшиләр. Ул урамнар буйлап иң соңгы формадагы яңа автобуслар йөриячәк, алар өчен яңа гараж салалар. Электростанция төзелеш басмалары белән уратылып алынгащ анда капиталь ремонт бара. Яңа двигатель алып кайтачаклар икән, аның куәте бөтен районга җитәчәк, дип сөйлиләр: баганаларны утырт та тимер чыбыкларны теләсәң кая суз. Горельченко шәһәр буенча йөри, күзләрен кысып караштыргалый, шаяра, авыз эченнән генә украинча җырлый: «Без бакчаларга керербез, яшел үлән урырбыз...» Данилов бирергә вәгъдә иткән станокның килгәнен көтәбез. Черепица ясый торган станок ул. Безнең гаризонтыбызда инде Чкалов исемендәге колхозның тыңгысыз председателе яңадан күренде: ул Коростелев кабинетында утыра, бармаклары белән өстәлне шакылдата: «Сезгә бер черепица, безгә бер черепица»,—ди.

Юк, кадерле иптәш. Узган ел безгә нинди начарлык эшләгәнегезне онытканым юк. Кеше болай эшләми.

— Бик тә ачу саклаучан икәнсез, чыннан да эшчеләрегез җитәрлекмени?

— Җитәрлекме, җитәрлек түгелме, безнең дә шулай ук амбициябез бар.

— Сез шуны беләсезме, амбиция белән производствоны алга җибәреп булмый. Безнең хәзер үз кирпечебез бар, эш менә нәрсәдә: безгә квалификацияле халык үзебезгә кирәк булды, шуның аркасында без кешеләребезне кире алдык. Ә безнең черепицабыз юк, черепица исә безгә кирәк. Мин амбициямне кесәмә салдым да синең каршыңа башымны иеп килдем. Миңа беренче урында колхоз, амбиция исә унынчы урында; сезгә дә шулай уктыр дип уйлыйм...

Эх, иптәш Коростелев, без бит бер эшкә—үз дәүләтебезне ныгыту һәм аны куәтле итү эшенә хезмәт итәбез.

Коростелев, кызып китеп, контрактка кул куйды. Кешене үгетли дә белә соң бу Чкалов председателе. Гречкадан бер дә ким түгел. Яз җитте, тозлы тир ага, планнар төзелә, өметләр уяна. Елга аръягында күке «Күк-кү! Күк-кү!» — дип беррәттән мең мәртәбә кычкыра. Хәтта Иконниковка да җан керде, ул үзен кыю, батыр, үткен сүзле кеше итеп саный башлады, иртәгәме, бүгенме ул Марьяна Федоровнага үзенең мәхәббәтен игълан итәчәк...

Уенмыни ул, аның турында уйлый- уйлый, төннәрен йоклый алмый. 

— Озакламыйча Марьяшаның туен үткәрербез шикелле тоела, шуңа бик охшый, диде Лукьяныч Настасья Петровиага.

Һаман да килеп йөриме? — дип сорады Настасья Петровна.

— Дөресен әйтергә кирәк, бик еш килә башлады.

— Ә Марьяна?

— Кумый — ярата булса кирәк. Настасья Петровна, нигә сез миңа алай карыйсыз?

Ә сез, Павел Лукьяныч, үзегез миңа нигә алай карыйсез соң?

 — Безнең аның психикасына басым ясарга хакыбыз юк.

— Әлбәттә, аның үз язмышы, үзе сайласын.

Һәм без Икоиииковның дәрәҗәсен төшерерлек бернәрсә дә әйтә алмыйбыз.

Кич белән, өйдә, Настасья Петровиа улына әйтте:

— Азкаплыны әйтәм әле. Өйләнергә җыена бит.

— Кем ул азканлы?  

— Иннокентий Владимирович.

— Кара син аны. Кемгә?

— Марьяшага. Коростелев тиз генә төшенмәде.

— Ничек инде Марьяшага?

— Менә шулай. Аңа өйләнә. Ох, белмим инде мин. Ул үзе болай начар кеше дә түгел, шулай да күңелем ятмый минем аңа...

Коростелев, күзләрен анасының йөзенә текәп, таш кебек тынып катып тыңлады. Кинәт ул урыныннан торды, кадактан шинелен алды, киенде һәм бернәрсә дә әйтмичә чыгып китте. Настасья Петровна, бернәрсә дә төшенмичә: «Митя бик сәер, — дип уйлады,—нәрсә әйтсәң дә, Марьяша безгә ят кеше түгел!..»

Ә Коростелев Марьяна янына бара иде. Кинәт туган явыз кыюлык, бер уйга килү аны урыныннан торгызды һәм өйдән алып чыгып китте. Ничек хәрәкәт итү турында аның планы юк иде. Бары тик аның шунда буласы, үз күзе белән күрәсе, катнашасы гына килә!

Лукьяныч Ерак урам уртасында, ай яктысында үзенең каегын ясый. Тирәюньдә өелешеп яткан йомычкалар ай яктысында ап-ак булып күренәләр.

— Сез минем янгамы?

— Юк, — диде Коростелев.— Марьяна янына.

Ул калитканы кискен генә тартып ачты һәм кара яктан керә торган ишекне каты гына шакылдатты. Тетя Паша килеп чыкты.

— Митя! — диде ул. —Ишек бикле түгел, кер. Әллә кайчан килергә иде!

Марьяна белән Иконников аш бүлмәсендә утыралар иде; өстәлдә самовар, савыт-сабалар, клиндерләр тора... «Тәмам семья корганнар, диярсең».

Марьяна, Коростелевның тавышын ишетеп, тиз генә башын борып карап алды, яңаклары кып-кызыл булып китте. Иконников та оялды: «Кара син аны, ояла; яшь малай диярсең».

— Исәнмесез, Дмитрий Корнеевич.

Коростелев яхшылык сиздермәгән тавыш белән:

 — Исәнмесез, — диде һәм утырды.

— Чәй эчәсезме, Митя?

— Әле генә эчтем, эчәсем килми. Ничек торасыз?

Тетя Паша, бик ачык күңелләнеп, үзенең ничек яшәгәнлеге турында сөйләргә кереште. Коростелев Иконниковның кырыс йөзенә, аксыл кашларына, линейка кебек туры, җансыз бармаклы ак кулына карады; Иконников бу вакыт кулына бал кашыгы тотып тора иде...

 «Кызлар кебек, чәнчә бармагын тырпайтып җибәргән. Күзләрен түбән төшерде. Монда туры китергәнгә ояла микән әллә?» Марьяна, башын түбән иеп, нәрсәдер тегеп утыра иде. «Чыннан да, бергә булырга карар биргәннәр микәнни? Чыннан да бер-берсенә вәгъдә биргәннәр микәнни инде?»

Иконников, кулын сузып, бер клиндер алды. «Үзен хуҗа кебек итеп тота. Бөтен кешегә һәм бөтен нәрсәгә төкереп караучы шушы кеше Марьянага һәм аның Серёжкасына хуҗа булачак... Балык кебек салкын канлы, җансыз идән чүпрәге... тотып алып та булмый — кулдан шуа...» Коростелев тетя Пашаның сүзен бүлде дә, урынсыз гына итеп:

— Серёжа кайда соң? — дип сорады. Серёжа инде күптән йоклый икән.

— Гаҗәп түгел, — диде Иконников, елмаеп. — Хәзер инде сәгать уникенче.

— Әйе, соң инде, соң, — диде Коростелев. Марьяна башын күтәрде, башлап аңа, аннары Иконниковка карап алды. Аның күзләрендә сөйкемле, хәйләкәр елмаю чаткылары ялтырап китте. Бу елмаюың өчен мин сине кочып үбәр идем!

Тетя Паша, сүзен бүлгәнне яратмыйча, үзенең докладын яңадан сөйләргә кереште. Марьяна башын тагын да түбәнрәк ия төште, ләкин ул елмаюыннан туктамады, аның елмайганлыгы иреннәреннән сизелеп тора иде. Нәрсәдән көләсең син, сөеклем, нигә сиңа шул кадәрле күңелле, ә минем бугазыма таш утырган, ә сиңа көлке! Әллә син чыннан да миннән көләсеңме, чыннан да син аны яратасыңмы? Нәрсәсен яратырга кирәк аның, яхшылабрак кара әле син! Иконников сәгатькә карап алды да: «Оһо!»—диде. Әмма Коростелев тимердәй нык утыра иде. Иконников үз-үзеннән канәгать булмаган төс белән урыныннан торды.

— Бергә киттек, — диде Коростелев. Марьяна аларны ишеккә кадәр озатып куйды. Коростелев Иконниковны алдан чыгарып җибәрде, ишекне бераз яба төште һәм әйтте:

— Марьяша, әгәр син үзеңә һәм Серёжага яхшылык телисең икән, бу кеше биредә булмаска тиеш.

Марьяна, башын күтәреп, аңа ышанып карап тора иде, аның күзләрендә шатлык та, курку да бар иде.

 — Бернәрсәне дә яратмый ул, куркак һәм эгоист ул. Якалап куып чыгар! Ишетәсеңме?

Һәм ул Иконников артыннан йөгерде. Лукьяныч аңа нәрсәдер кычкырып калды — әмма Коростелев ишетмәде, әйләнеп тә карамады. Аның Иконниковны куып җитәсе килә иде. Иконников исә, аның аяк тавышларын ишетеп, көткәндәй әйләнеп карады.

— Менә мин сезгә нәрсә әйтергә теләгән идем... — диде Коростелев. — Сез бу урамга килә торган юлны онытырга тиеш дип әйтмәкче идем мин сезгә.

— Аңламыйм, — диде Иконников.

— Аңламыйсыз. Яхшы, алайса аңлатып бирим: бу йортка килә торган юлны онытыгыз. Мин сезгә әле сыерларны ышанып тапшыра алам; ләкин сыерлардан зуррак нәрсәне түгел.

— Туктагыз әле. Сез һич тә ярамый торган тупас сүзләр әйтәсез.

— Төкерәм мин ул сүзләргә. Ничек әйткән булсам, шулай әйттем. Шигырь теле белән әйтә белмим мин... Мин моны сезгә директор булып түгел, ә чит бер кеше булып әйтәм, трестка гариза язсагыз да, файдасы булмас. Хушыгыз.

Коростелев, авыр һәм мөһим эш эшләгән төс белән, аның яныннан китеп барды. Иконников аның артыннан карап калды, башына фикерләрен җыйды һәм, юл куючан итеп, ясалма, театраль тавыш белән кычкырып көлде:

— Ха-ха-ха.

Коростелев, борылышка җиткәч, Марьяналарның йортына таба борылып карады. Чаттагы тәрәзә пәрдәсе аша якты күренә иде...

— Синең анда, ә минем биредә булуны теләмим мин. Бергә булырга телим мин, Марьяша. О, очсыз-кырыйсыз җирләрдән, кара басулардан һәм йолдызлар белән тулган күк йөзеннән исә торган татлы һәм кискен җил. Тынлык, күңелгә нәрсәдер вәгъдә итә торган тойгылар. Бик матур, мәңге дәвам итә торган тантаналы яз җыры. 
А. Тәүгилде тәрҗемәсе.