Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АВТОНОМИЯЛЕ СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫНА

ТАТАРСТАН АВТОНОМИЯЛЕ СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫНА
Совет Социалистик Республикалар Союзы Верховный Советы Президиумы Татарстан эшчеләрен, колхозчыларын һәм интелигенциясен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 30 еллыгы белән чын күңелдән котлый. Үткән 30 ел эчендә Татарстан хезмәт ияләре, Ленин
—Сталин партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, СССРдагы башка халыклар белән дуслыкта булып, хуҗалык һәм культура төзелешендә, үзләренең материаль хәлләрен яхшыртуда шактый уңышларга ирештеләр. Республикада күп кенә зур промышленность предприятиеләре төзелде, промышленностьның яңа тармагы — нефть промышленносте тизлек белән үсә. Колхоз строеның җиңүе һәм алдынгы авыл хуҗалыгы техникасы кертү нәтиҗәсендә республиканың социалистик авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәгә ирештц. Татарстан хезмәт ияләре Ленин—Сталин милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республикада культура төзелешендә зур уңышларга ирештеләр. Республикада күп санда мәктәпләр, урта уку йортлары, театрлар, кинолар һәм башка культура-агарту учреждениеләре төзелде. СССР Фәннәр академиясе филиалы төзелү, күп кенә югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары ачылу, ана телендә газеталар, журналлар һәм матур әдәбият чыгарылу милли интеллигенция кадрларының даими үсүен тәэмин итәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хезмәт ияләре, Советлар Союзының барлык халыклары белән берлектә, немец-фашист илбасарларга каршы батырларча сугыштылар һәм тылда тырыш хезмәт белән дошманны җиңүне тәэмин итүгә ярдәм иттеләр. Совет Социалистик Республикалар Союзы Верховный Советы Президиумы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы эшчеләренә, колхозчыларына һәм интеллигенциясенә сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны үтәү өчен көрәштә яңа уңышлар тели һәм Татарстан хезмәт ияләренең киләчәктә дә республиканың хуҗалыгын һәм культурасын тагын да алга җибәрү өчен, Совет социалистик дәүләтебезнең куәтен ныгыту өчен армый-талмый көрәшәчәкләренә ышаныч белдерә. 
СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАЛАР СОЮЗЫ ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ