Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫНА ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНА ВКП(б) НЫҢ ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНА 


ССР Союзы Министрлар Советы һәм Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты Советлар Татарстанының эшчеләрен, колхозчыларын, интеллигенциясен, барлык хезмәт ияләрен республиканың утыз еллыгы көнендә котлыйлар. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме белән, күп милләтле Советлар Союзының барлык халыклары белән дуслыкта булып, Татарстан хезмәт ияләре хуҗалык һәм культура төзелешендә зур уңышларга ирештеләр. Республикада нефть һәм машина төзү промышленносте төзелде, җиңел промышленностьның, азык, кәгазь, урман промышленностеның һәм башка тармакларның алдынгы техника белән коралланган дистәләрчә предприятиеләре салынды. Татарстанның артта калган вак крестьян авыл хуҗалыгы, колхоз строеның җиңүе нәтиҗәсендә, механика- лаштырылгаи, социалистик эре авыл хуҗалыгына әверелде. Ленин—Сталин милли политикасы татар халкы культурасының чәчәк атуын тәэмин итте. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Татарстан халкының 80 проценттан артыгы укый-яза белми иде. Совет власте елларында Татарстан тоташтан укый-яза белүче республика булып әверелде, бик күп мәктәпләр, культура-агарту учреждениеләре челтәре белән капланды. Күп санлы милли интеллигенция кадрлары үсеп чыкты һәм алар фәнне, культураны, әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә үзләреннән өлеш керттеләр. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан АССР хезмәт ияләре Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәштеләр, ә сугыштан соңгы бишьеллык елларында республиканың халык хуҗалыгын һәм культурасын күтәрү әчеп актив көрәш алып баралар.  

 
ССР Союзы Министрлар Советы һәм Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы эшчеләрен, колхозчыларын, интеллигенциясен, барлык хезмәт ияләрен республиканың төзелүенә утыз ел тулу белән котлыйлар һәм Советлар Татарстаны хезмәт ияләренең үзләренең барлык көчләрен промышленностьны, авыл хуҗалыгын һәм культура төзелешен бөек социалистик Ватаныбыз хакына тагын да үстерү эшенә бирәчәкләренә ышаныч белдерәләр. 
Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты.
ССР Союзы, Министрлар Советы.