Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫНА ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНА ВКП(б) ның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНА


Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы Татарстан эшчеләрен, колхозчыларын һәм интеллигенциясен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының, төзелүенә 30 ел тулу белән котлыйлар. Совет власте елларында Татарстан АССР хезмәт ияләре, большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең көндәлек кайгыртучанлык күрсәтүләре аркасында, бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, хуҗалык һәм культура төзелешендә, материаль хәлне күтәрүдә зур уңышларга ирештеләр. Республикада эре промышленность предприятиеләре төзелде, промышленностьның яңа тармагы — нефть промышленносте төзелде һәм тизлек белән үсә, алдынгы техника белән тәэмин ителгән социалистик авыл хуҗалыгы үсә һәм ныгый. Күп санда мәктәпләр, югары һәм урта уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары, көтепханәләр һәм башка культура-агарту учреждениеләре эшли. Милли интеллигенция кадрлары үсте. Бу уңышлар барысы да зирәк Ленин—Сталин милли политикасының тантанасын һәм Советлар Союзы халыкларының туганнарча какшамас дуслыгын ачык күрсәтәләр. Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы хезмәт ияләренең киләчәктә дә республиканың халык хуҗалыгын һәм культурасын тагын да күтәрү өчен батырларча көрәшәчәкләренә һәм коммунизм төзүнең бөек эшенә бөтен көчләрен һәм энергияләрен бирәчәкләренә ышаныч белдерәләр. 
РОССИЯ СОВЕТ ФЕДЕРАТИВ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУЛ1Ы. РОССИЯ СОВЕТ ФЕДЕРАТИВ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ.