Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР ТАТАРСТАНЫНЫҢ XXX ЕЛЛЫГЫ

Г.ДИНМӨЗӘММӘТОВ

СОВЕТЛАР ТАТАРСТАНЫНЫҢ XXX ЕЛЛЫГЫ
Быел 25 июньдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүенә 30 ел тулды. Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм көннәрендә Советлар Татарстаны хезмәт ияләренең  иң яхшы уйлары һәм хисләре героик коммунистлар партиясенә, Ленинның мәңгелек эшен дәвам иттерүчегә — совет халыкларының бөек юлбашчысы һәм дусы Иосиф Виссарионович Сталинга юнәлгән. Ленин белән берлектә иптәш Сталин эшчеләрнең һәм крестьяннарның күп милләтле Совет дәүләтен төзеде. Бу дәүләт милли мәсьәләне бик яхшы хәл итү үрнәген бирә.

Ленин — Сталин милли политикасы байрагы астында якты юлга чыккан Советлар Татарстаны хезмәт ияләре бөтен кешелек дөньясының даһи юлбашчылары В. И. Ленин һәм И. В. Сталин исемнәрен тирән рәхмәт хисе белән, халыкларның туганнарча какшамас дуслыгы һәм бәхете символы сыйфатында телгә алалар. Бөек Октябрь социалистик революциясе патша'лыкныц хурлыклы милли изү политикасын бетерде. Совет дәүләте үзенең беренче көннәреннән үк халыкларның ирекле союзы сыйфатында төзелде. Дөньяда беренче күп милләтле дәүләт булган РСФСРны төзүгә нигез итеп берләшүдә тулы иреклелек/ халыкларның тигез хокуклылыгы һәм бер-берсенә тулысынча ышану принциплары алынды. РСФСРда совет автономияләре төзү Октябрь революциясенең җиңүеннән соң ук башланды.

Советларның 1918 елның январенда булган III Бөтенроссия съезд. Россия Совет Федератив Социалистик Республикасын төзү турындз В. И. Ленин һәм И. В. Сталин тарафыннан эшләнгән декларацияне кабул итте. 1918 елның 10 июнендә Советларның V Бөтенроссия съездында кабул ителгән РСФСР Конституциясе, көнкүреш ягыннан һәм милли составы белән аерылып торз торган өлкәләр советлары автономияле өлкәләргә һәм республикаларга берләшә һәм федерация нигезендә РСФСРга керә алалар, дип билгеләде. Иптәш Сталин җитәкчелегендәге Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты автономияле республикалар һәм өлкәләр төзүдә гаять зур эш үткәрде. Интервенциягә һәм акгвардиячеләргә каршы көчле көрәш шартларында, великодержавие шовинистларын һәм җирле буржуаз милләтчеләрне тар-мар итеп, большевиклар партиясе иң катлаулы мәсьәләләрне — милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре, Совет дәүләтен ныгыту һәм үстерү мәсьәләләрен бер-бер артлы хәл итте. Иптәш Сталин федерация, автономия, милли культура мәсьәләсен яцача куйды. «Совет автономиясе, — дип язды иптәш Сталин, — окраиналарны үзәк Россия белән берләштерүнең иң реаль, иң конкрет формасы».

Аерым милләтләрнең автономиялелеге җирле власть органнарына шушы милләтнең телен, халкының гадәтләрен белүче төп милләт вәкилләрен тарту, җирле мәктәпләр, җәмәгать, политик һәм культура-агарту учреждениеләрен оештыру һәм халыкның ана телен ирекле үстерүгә тулы гарантия бирү белән тәэмин ителде. Иптәш Сталинның бу күрсәтмәләре партиянең һәм дәүләтнең эшенә нигез итеп алындылар, барлык милләтләрнең миллионлаган хезмәт ияләре массасын тәрбияләргә һәм аны дәүләтне һәм халык хуҗалыгын идарә итүгә тартырга, аны илнең экономикасын һәм культурасын һәрьяклап үстерү өчен көрәшкә күтәрергә мөмкинлек бирделәр. Прогрессив кешелек дөньясының юлбашчылары В. И. Ленинның һәм И. В. Сталинның Татарстан АССР ны төзүнең инициаторлары һәм аны оештыручылар булулары белән татар халкы хаклы рәвештә горурлана. Большевиклар партиясенең милли политикасы принциплары нигезендә 1920 елның 27 маенда Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше сыйфатында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында В. И. Ленин һәм М. И. Калинин имзалары белән декрет чыгарылды. Татарстан АССРны төзү турындагы бу документлар барысы да иптәш Сталин җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашуы белән эшләнделәр. 1920 елның 25 июнендә республика территориясендә властьның бөтен тулылыгы Татарстан АССР ның вакытлы революцион комитетына тапшырылды. Бу көн илебезнең кардәш автономияле республикалары арасында тигез хокуклы булган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең юбилей датасы итеп билгеләнә торган көн булып традициягә керде. Элек изелгән халыкларны политик яктан азат итүнең һәм аларның милли дәүләтләрен үстерүнең бөтендөнья күләмендә тарихи әһәмияте булды, ләкин әле бу милли мәсьәләне тулысынча хәл итү дигән сүз түгел иде. Партиянең X һәм XII съездларында сөйләгән докладларында иптәш Сталин СССР халыкларының 
чынлыкта булган тигезсезлеген бетерүнең тарихи программасын бирде. Партиянең X съездында иптәш Сталин болай диде: «Без милли изүне бетердек, ләкин әле ул гына җитми. Бурыч — узган вакытның авыр мирасын, ягъни электә изелгән халыкларның хуҗалык, политик һәм культура артталыгын бетерүдән гыйбарәт. Бу яктан үзәк Россияне куып җитүдә аларга ярдәм итәргә кирәк». Халыкларның чын тигезлеген тормышка ашыруның сталинчыл программасы милли окраиналарда социалистик промышленность учаклары төзүдән, артта калган халыкларны хуҗалыкның югары, социалистик формаларына кушудан, илебездәге барлык милләт хезмәт ияләре арасында хуҗалык хезмәттәшлеген юлга салудан, төп халыктан эшчеләр сыйныфы һәм интеллигенция булдыру белән элекке окраиналардагы халыкларның культурасын үстерүдән гыйбарәт иде. Россиянең барлык башка милли окраиналары кебек үк, элекке Казан губернасы да чиктән тыш артта калган иде. Ул патша самодержавиесенең ярым колониясе, хезмәт ияләре массасын рәхимсез эксплуатацияләү урыны иде. Царизм милли окраиналарның хуҗалык үсешен ясалма төстә тоткарлап торды һәм аларны чимал һәм арзанлы эш көчләре чыганагы итеп кенә файдаланды.

Революциягә кадәрге елларда Казан губернасының промышленносте кустарь һәм ярым кустарь тибындагы 198 предприятиедән тора иде. Алар барысы диярлек губернаның үзәгендә урнашканнар һәм башлыча авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү белән шөгельләнәләр иде. 1913 елны эре промышленностьның тулай продукциясе күләме бары 90,7 миллион сум булды. Игенчелек Казан губернасында төп хуҗалык булып саналуга карамастан, ярлы крестьяннарның тормышы чиктән тыш авыр иде.

Хезмәтчел крестьяннар җирсезлектән җәфа чиктеләр. Шуны гына әйтү дә җитә: 853 эре җир биләүче әрәм тамаклар кулында ярты миллион десятина чамасы сөрү жире бар иде, ә губернадагы 200 мең крестьян хуҗалыкларына бары 320 мең десятина гына жир туры килә иде. Губернада крестьян хуҗалыкларының 33 проценты атсыз, 20 процентының гомумән бернинди терлеге юк иде. Җирне эшкәртүнең чиктән тыш артта булуы, авыл хуҗалыгының берьяклы характерда баруы әледән-әле иген уңмауга китерә иде. Ярлы һәм урта хәлле хужалыклар елдан-ел бөлгенлеккә төшә бардылар. Озак дәвам иткән империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы нәтиҗәсендә бу авыр хәл тагын да көчәйде. Татарстан АССР төзелгән вакытта бөтен ил гаять тирән җимереклек хәлендә иде. Татарстанда бөтен промышленность диярлек тукталган иде. Вак индивидуаль крестьян хуҗалыгы шулай ук чиктән тыш бөлгенлеккә төшкән иде. Бөтен илебез кебек үк, Татарстан АССР да да халык хуҗалыгының җанлануы яшь совет республикасы гражданнар сугышының авыр сынауларыннан намус белән җиңеп чыкканнан һәм интервентларны куганнан соң башланды. Берничә ел эчендә Татарстан предприятиеләренең күпчелеге аякка бастырылды, аларның күбесенә реконструкция ясалды. 1927—28 елларда эре промышленностьта тулай продукция күләме 104,3 миллион сумнан артыграк булды. 1913 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда бу 15 процент югарырак дигән сүз иде. Бөек Октябрь социалистик революциясе хезмәтчел крестьяннарга җир бирде. Татарстан крестьяннары да 714 мең гектар алпавыт һәм чиркәүмонастырь җирләрен алдылар. Җирне гомуми дәүләт милкснә әверелдерү һәм аны хезмәтчел крестьяннарга бирү тарихи яктан гаять әһәмиятле акт булды. Бу акт эшчеләр белән крестьяннар союзын ныгытуда, авылның чиктзз тыш таркаулыгын бетерүдә искиткеч зур роль уйнады. 

Ләкин бу әле беренче адымнар гына иде. Авыл хуҗалыгында вак, ялгыз хуҗалыклар өстен булганлыктан, ул про м ы ш л е н н остьтан бик нык артта кала һәм илнең икмәккә һәм башка продукциягә б ул г а н и х ты я җл арын канәгатьләндерә алмый иде. «Мондый хәлдән чыгу өчен, авыл хуҗалыгында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ходка җибәрә алырлык һәм бөртекле ашлык хуҗалыгының товарлыклыгын берничә өлеш күтәрерлек эре производствога күчәргә кирәк иде». Большевиклар партиясе һәм Совет дәүләте авыл хуҗалыгын коллективлаштыру юлы белән, крестьяннарны социалистик хуҗалыкларга берләштерү юлы белән алып киттеләр. 
Илебезнең элек изелгән халыкларының хуҗалык һәм культура артталыгын бетерүдә сталинчыл бишьеллыклар чорында хәлиткеч уңышларга ирешелде. 1929 елның апрелендә партиянең XVI конференциясендә кабул ителгән беренче бишьеллык план ил алдына гаять зур бурычлар куйды. Иптәш Сталин болай диде: «Бишьеллыкның төп бурычы — илебездә тулаем промышленностьны гына түгел, бәлки транспортны да, бәлки авыл хуҗалыгын да яңадан коралландыра алырлык һәм аларны социализм базасында яңача оештыра алырлык индустрия тудырудан гыйбарәт иде». Илне социалистик индустрияләштерү барлык совет республикаларында алып барылды һәм аларны тамырдан үзгәртте. Яңа промышленность төзелешенең мондый гигант колачын, яңа төзелешнең мондый пафосын, эшчеләр с ы й н ы ф ы н ы ң м и л ио н нарча массасының мондый хезмәт геройлыгын тарихның әле белгәне юк иде. Бу эшчеләр сыйныфының социалистик төзелеш нигезендә җәелгән чын хезмәт күтәренкелеге «де. Сталинчыл бишьеллыклар чорында большевиклар партиясе һәм Совет дәүләте алып барган гаять зур хуҗалык-оештыру һәм культура
-тәрбия эше Татарстан АССРның үсеш үрнәгендә бик ачык күренә. Татар халкына бөек рус халкы күрсәткән һәм күрсәтә торган гаять зур ярдәмнең әһәмияте бу елларда аеруча көч белән күренде. Татарстан АССР хезмәт ияләре, бөек рус халкының ярдәме белән, сталинчыл беренче бишьеллыкларда ук республиканың хуҗалык артталыгын тәмам бетерүгә керештеләр. Совет халыкларының дус семьясында алар гаять зур экономик һәм культура үсешенә ирештеләр. Промышленность бик кызу темплар белән үсте. Сталинчыл беренче бишьеллык нәтиҗәсендә Татарстанның эре промышленностенда тулай продукция күләме 1927 елдагыдан дүрт тапкыр диярлек артыграк иде. Хезмәт җитештерүчәнлеге 1927 елга карата 53 процентка күтәрелде. Беренче бишьеллыкта республика промышленностена 110 миллион сумнан артык төп производство средстволары салынды. Татарстан халык хуҗалыгында бөтен промышленность продукциясе 1927 елда 37,5 процент тоткан булса, 1931 елда 66,5 процентка җитте.

Шулай итеп, сталинчыл беренче бишьеллыкта ук инде промышленность җитәкче тармакка әверелде һәм Татарстан индустриаль-аграр республика булып үсте. Сталинчыл икенче бишьеллык чоры промышленностьның тагын да көчлерәк үсүенә китерде. 1937 елны эре промышленностьның тулай продукциясе күләме 1932 елга карата 87,9 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 50 процентка диярлек күтәрелде. Сталинчыл өченче бишьеллыкта (яртысы буена сугыш барган 1941 елны да кертеп исәпләгәндә) Татарстан АССРда эре промышленность продукциясенең тулай күләме 1937 елга карата ике тапкырдан күбрәккә артты. 1940 елны тулай продукция 1913 елгыдаи 17 тапкыр артыграк эшләп чыгарылды. Республиканың халык хуҗалыгында бөтен промышленностьның күләме 86 процентка кадәр үсте.

Сталинчыл бишьеллыклар чорында республикада мех комбинаты, киез итек, кинопленка фабрикалары, агач эшкәртү предприятиеләре, кирпеч, тегү, трикотаж, күн предприятиеләре һәм башкалар төзелде. 1 нче һәм 2 нче Казан ТЭЦлары эшли башлады. Бөтенләй яңа промышленность үзәкләре үсеп чыкты. Казан белән беррәттән Чистайда, Алабугада, Чаллыда. Бөгелмәдә һәм Советлар Татарстанының башка урыннарында промышленность бик нык үсте. Гитлер Германиясе тарафыннан Советлар Союзына каршы хыянәтчел төстә башлап җибәрелгән сугыш бөтен халык хуҗалыгын тиз арада хәрби җайга үзгәртеп коруны таләп итте. Халыкның бөтен көче дошманны тармар итүгә бирелде. Татарстан промышленностеның эшчеләре, инженерлары, техниклары һәм хезмәткәрләре көчләрен кызганмыйча тырышып эшләделәр. Фронт өчен продукция эшләп чыгаруны арттыру өчен көрәштә хатын- кызларның һәм совет яшьләренең аеруча күренекле роль уйнаганлыкларын әйтеп үтәргә кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында промышленность продукциясе эшләп чыгару өч тапкырдан күбрәккә артты. Татарстанның күп кенә алдынгы предприятиеләренә берничә тапкыр Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл Байраклары бирелде. Фашистлар Германиясенә каршы Бөек Ватан сугышын һәм империалистик Япониягә каршы сугышны безнең җиңү белән төгәлләгәннән соң совет халкы яңадан тыныч иҗади хезмәткә күчте. Иптәш Сталин 1946 ел 9 февральдә сөйләгән тарихи речендә социализмнан коммунизмга күчү программасын бирде. Бу речь барлык совет халкын яңа җиңүләргә рухландырды. Татарстан АССР хезмәт ияләре республикабызның 30 еллыгын сугыштан соңгы бишьеллык планны үтәү өчен көрәштә зур уңышлар белән каршылыйлар. Республика промышленносте бишьеллыкның беренче дүрт елы заданиесен 101,7 процентка үтәде. 1949 елны тулай продукция эшләп чыгару буенча дәүләт планы данлыклы көнгә — Иосиф Виссарионович Сталинның тууына 70 ел тулу көненә — 21 декабрьга срогыннан элек үтәлде. Предприятиеләр тулай продукцияне сугышка кадәрге 1940 елгыдан 2,7 тапкыр артыграк эшләп чыгардылар. Халык хуҗалыгы өчен зур әһәмияте булган яңа әйберләрне күпләп эшләү үзләштерелде. Иптәш Сталин инициативасы белән Татарстан АССР да авыр промышленностьның әһәмиятле яңа тармагы — нефть промышленносте төзелде. Октябрь революциясенә кадәр Казан губернасында промышленность өчен нефть табарга маташулар аз булмады. Американың, Англиянен, Германиянең, Бельгиянең ерткыч капиталистлары, табыш артыннан куып, бу эзләнүләргә комсызланып ташландылар, ләкин бу эшкә аларның колачы җитәрлек булмады. Яңа нефть базасы булдыру бурычын данлыклы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендәге Совет дәүләте хәл итте. Заводларда, фабрикаларда, транспортта сугыштан соңгы бишьеллык планны срогыннан элек үтәү өчен социалистик ярыш киң җәелде. Массаның бу патриотик хәрәкәтендә промышленность һәм транспорт эшчеләренең 93 проценттан артыграгы катнашуын әйтү генә дә җитә. Александр Чутких, Николай Российский, Лидия Корабельникова һәм куп кенә башка производство новаторлары үрнәгендә стахановча эшләү методлары киң җәелде. Казан җитеп комбинатының атаклы тукучысы Наталья Лаврентьева инициативасы бөтен илдә күтәреп алынды. Казан шәһәрендә генә дә аның үрнәге буенча хезмәтнең стахановча методларына күпләп өйрәтү белән 1.500 дән артык кеше шөгыльләнә. Иптәш Лаврентьева халыкның зур ышанычын казанды һәм СССР Верховный Советына депутат итеп сайланды. Татарстан предприятиеләренең меңнәрчә эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары социалистик ярышта катнашып, республикабызның 30 еллыгын яңа уңышлар белән, производствода яңа бүләкләр белән каршыладылар. 

Совет власте елларында күп миллионлы крестьяннар массасы тормышында тамырдан үзгәреш ясалды. Иптәш Сталин җитәкчелегендә большевиклар партиясе коллективлаштыру һәм шул нигездә кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү планын тормышка ашырды. Колхоз строе авыл хуҗалыгының артталыгын кыска срокта бетерергә, аны алдынгы техника юлына чыгарырга һәм илебездә социализм төзүнең бердәм фронтын булдырырга мөмкинлек бирде. Татарстан АССР да авыл хужалыгының йөзе танымаслык булып үзгәрде. Хәзер республикада 4.250 дән артык колхоз бар һәм аларга мәңгегә 5 миллион гектардан артык җир беркетелгән. Машина-трактор станцияләре авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртүдә гаять зур роль уйнадылар. Татарстанда беренче МТС—Октябрь машинатрактор станциясе 1930 елны төзелде. Республиканың авыл хуҗалыгын тагын да механикалаштыру кызу темплар белән барды һәм 1940 елны инде бездә 103 МТС бар иде. Хәзер колхоз кырларына 136 машина-трактор станциясе хезмәт күрсәтә. Болар барысы да тулаем һәм товарлыклы ашлык алуны шактый арттыруга китерделәр. 1937 елны ук инде республикабызның авыл хуҗалыгы дәүләткә ашлыкны 1929 елгыдан дүрт тапкыр артыграк тапшырды. 1939 елны Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстанның 477 колхозы һәм 2.460 авыл хуҗалыгы алдынгысы катнашу колхозларның оешу-хуҗалык ягыннан ныгуларын һәм аларның зур уңышларга нрешкәнлекләрен чагылдырган ачык күрсәткеч булды. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан колхозлары армияне һәм илне азык белән, ә промышленностьны чимал белән тәэмин итү эшенә зур өлеш керттеләр. Сугыш елларында Татарстан авыл хуҗалыгы дәүләткә һәм фронтка 2.368 мең тонна ашлык, 600 мең тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә, 325 мең тонна чамасы терлекчелек продуктлары тапшырды. Республиканың хезмәт ияләре үзләренең хезмәт акчаларыннан сугыш самолетлары эскадрильяләре төзүгә, танк колонналарына, шулай ук герой шәһәрләрдән Ленинградка һәм Сталинградка, Орёл шәһәренә ярдәмгә 380 миллион сумнан артык акча керттеләр. Сугыштан соңгы чорда колхозчы крестьяннар, авыл хуҗалыгын күтәрүнең ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарларында аңлатылган сталпнчыл программасын тормышка ашыру өчен көрәшеп, большевиклар партиясе җитәкчеллегендә яңа уңышларга ирештеләр. Безнең илдә инде бөртекле ашлык проблемасы хәл ителде — бөртекле һәм төп техник культуралар буенча уңыш һәм тулай җыем сугышка кадәрге дәрәҗәне узып китте. 1947 елны безнең республикабызның колхозлары һәм совхозлары дәүләткә планнан тыш 4 миллион поттан артык ашлык тапшырдылар. Югары уңыш алган өчен республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларыннан 8 кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, меңгә якын кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы техника белән: тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, инвентарь белән көннән-көн күбрәк тәэмин ителә. Соңгы ике ел эчендә генә дә республиканың машина-трактор станцияләре һәм совхозлары 1.459 трактор, 895 үзйөрешле комбайн, 750 автомашина алдылар. Сугыштан соңгы бишьеллыкның дүрт елы эчендә трактор эшләре күләме йомшак сөрүгә күчереп исәпләгәндә 2.616 мең гектарга артты. Җәмәгать терлекләре саны туктаусыз үсә. Сугышка кадәрге 1940 ел белән чагыштырганда колхозларда мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны 25 проценттан 77 процентка артты. Колхозчы крестьяннар табигатьне үзгәртүнең сталпнчыл планын срогыннан элек үтәү өчен зур рухлану белән көрәшәләр. Кыр ышыклау урманнары утырту заданиесе 1949 елда да, 1950 елның язында да арттырып үтәлде. Быел республика колхозлары язгы кыр эшләрен шактый оешканрак төстә үткәрделәр һәм чәчү планын үтәделәр. Кыйммәтле азык культурасы— бодай мәйданының үткән елгыдан 77 мең гектарга артканлыгын әйтергә кирәк. Татарстан колхозчыларының, колхозчы хатын-кызларының, авыл хуҗалыгы механизаторларының һәм белгечләренең мул уңыш алуны тәэмин итүләрен, колхозларның ашлык һәм башка продуктлар тапшыру буенча дәүләт каршындагы йөкләмәләрен намус белән үтәячәкләрен, республикабызны авыл хуҗалыгы буенча илебезнең алдынгы өлкәләре һәм крайлары исәбенә кертәчәкләрен көтәргә бөтен мөмкинлекләр бар. 

Ленин—Сталин милли политикасы халыкларның формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурасын үстерүгә киң мөмкинлекләр ачты. Ана телендә язуны һәм ана телендә укыта торган мәктәпләрне барлык чаралар белән үстерү, урыннардагы дәүләт органнарының төп халыкның ана теленә күчүе, әдәбиятның, сәнгатьнең, фәннең үсүе, эшчеләр сыйныфы милли кадрлары һәм совет халык интеллигенциясе барлыкка килү — болар барысы да элек изелгән халыкларның бөек эшкә — социализм төзү эшенә кушылуларына ярдәм иттеләр.

СССР халыкларының рухи йөзе тамырдан үзгәрде. Совет строенда, аның системасында халык массасын коммунистик рухта тәрбияләү һәм социалистик культураны үстерү юнәлешендә уңышлы көрәшү өчен гаять зур мөмкинлекләр бар. Большевиклар партиясе, илебездә материаль һәм рухи культураның барлык күренешләрен үстереп, аны хезмәт ияләренең байлыгы итеп, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы каршылыкны бетерүне максат итеп куя, эшчеләрнең һәм крестьяннарның культура дәрәҗәсен интеллигенция хезмәте работниклары дәрәҗәсенә кадәр күтәрү өчен көрәшә. Совет власте елларында Татарстанда чын культура революциясе булды. Бу эштә ана телендә гомуми- мәҗбүри башлангыч укыту кертү, мәктәпләр һәм укучылар санының артуы хәлиткеч роль уйнады. Хәзер Татарстан АССР — тоташтан укый- яза белүчеләр республикасы. Бездә 3.898 мәктәп төзелде. Шуларның 1.749 ы татар мәктәпләре. Аларда 523 меңнән артык балалар укый. 1949—50 нче уку елыннан башлап авылда да мәктәп яшендәге балалар өчен гомумимәҗбүри җидееллык укыту кертелә башлады. Республикабызның башкаласы Казан борынгыдан ук университет үзәге булып санала. Казан университеты моннан 145 ел элек ачылды. Патша хөкүмәтенең нык каршылыгын яки тулы игътибарсызлыгын зур кыенлыклар белән җиңеп, Казанда фәнни үзәк ныгып килде. Биредә бөек рус математигы Н. И. Лобачевский эшләде, биредә рус химикларының гүзәл мәктәбе туды. Бу мәктәп анилинны ачкан Н. Ы. Зининны, хәзерге заманның органик химиясен барлыкка китерүчеләрдән берсе А. М. Бутлеровны һәм башкаларны бирде. Кешелек дөньясы даһие, бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның шушы университетта укуы һәм шунда үзенең революцион эшен башлавы белән Татарстан АССР хезмәт ияләре аеруча горурланалар. Патша хөкүмәте изелгән халыклар арасында белемле кешеләрнең азрак булуы өчен барлык чараларны күрде. Изелгән милләтләр вәкилләренә урта яки югары уку йортларына керү бик кыен иде, ә бу милләтләрнең хезмәт ияләре балаларына бөтенләй мөмкин түгел иде. Тик совет власте гына хезмәтчел халык балаларына ВУЗ ишекләрен киң ачты. Хәзер Казан университетының төрле факультетларында 26 милләт егетләре һәм кызлары укый. Элекке 3 югары уку йорты һәм 10 урта техник мәктәп урынына хәзер Советлар Татарстанында 14 ВУЗ һәм 45 техникум бар. ВУЗ һәм техникумнардагы 36 мең студенттан 9 меңе татар. Республика заводларында, фабрикаларында, учреждениеләрендә, мәктәпләрендә, колхозларында, совхозларында, машина-трактор станцияләрендә югары һәм урта белеме булган 70 меңнән артык инженер, техник, врач, агроном, зоотехник, укытучы эшли. 1945 елны СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы ачылды. Аңа илебезнең иң күренекле галим химикларының берсе, ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты, СССР Верховный Советы депутаты академик А .Е. Арбузов җитәкчелек итә.

Филиал берничә институтны берләштерә. Филиалның фәнни работниклары арасында 64 фән докторы һәм кандидаты бар. Шулардай 28 кеше татар. Утыз ел эчендә татар совет әдәбияты бик нык үсте һәм баеды. Татар халкы арасыннан талантлы язучылар һәм шагыйрьләр чыкты. Күренекле татар язучыларыннан Ш. Камал, Г. Камал, М. Гафурн, һ. Такташ, Ф. Кәрим, Н. Баян, Г. Кутуй һәм башкалар шушы чор эчендә үзләренең иң яхшы әсәрләрен язып калдырдылар. Болардан тыш тагын бик күп язучылар: К. Нәҗми, А. Шамов, М. Әмир, Т. Гыйззәт һәм башкалар әдәбиятыбызны яңа баскычка күтәргән яхшы әсәрләр бирделәр.

Бигрәк тә ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарларыннан соц татар совет әдәбиятында үсеш зур булды. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Бәшировның «Намус» романы, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы, И. Газиның «Онытылмас еллар» повесте, Г. Гобәйнең «Замана балалары» повесте. М. Әмир, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, А. Әхмәт пьесалары, С. Хәким, М. Садри һәм башкаларның шигырь-поэмалары басылып чыкты. Моннан тыш татар теленә Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Белинский, Некрасов, Л. Толстой, Чеховның классик әсәрләре, күренекле совет язучылары М. Горький, В. Маяковский, М. Шолохов әсәрләре, Сталин премиясе лауреатлары — А. Фадеев, М. Бубеннов, В. Панова, Г. Гулиа, В. Авдеев, О. Гончар, П. Павленко һәм башкаларның әсәрләре тәрҗемә ителде. Безнең республикада татар, рус һәм чуваш телләрендә 134 газета һәм дүрт журнал чыгарыла. 1949 елны яңа газеталар «Яшь Сталинчы», «Комсомолец Татарии», «Нефтяник Татарии» газеталары, «Совет мәктәбе», «Колхоз бригадасы» исемле яңа журналлар чыга башлады.

Татгосиздат татар телендә елга ике миллион ярымнан артык данәдә дәреслекләр чыгара. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре зур тираж белән чыгарыла. Иптәш Сталин әсәрләрен татар телендә чыгару республика хезмәт ияләренең адея тормышында зур вакыйга булды. Татар халкының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик сәнгате югары дәрәҗәгә иреште. Республикада 10 театр бар. Шулар арасында Казанда Татар Дәүләт академия театры. Зур драма театры (рус телендә), Опера һәм балет театры, Яшь тамашачылар театры эшли. Сугыштан соң төзелгән Казан дәүләт консерваториясе студентларның беренче чыгарылышын бирде. Шулай ук театр училищесының да яңа чыгарылышы була. Совет власте елларында, бигрәк тә соңгы 10—15 ел эчендә, татар халкының сәнгате тиңдәшсез үсте. Хәзер татар халкының үзенең милли опералары, симфонияләре, кантаталары һәм башкалар бар. Ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты композитор Нәҗип Җиһановның «Алтын чәч» операсының Советлар Союзының күп кенә театрлары сәхнәсендә уңыш белән баруын шатлык белән әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук Ф. Яруллинның «Шүрәле» («Алибатыр») балетының Ленинград сәхнәсендә куелуы да шатлыклы хәл. Хезхмәт ияләренең культура сорауларын канәгатьләндерү һәм аларны коммунистик рухта тәрбияләү турында большевиклар партиясенең, Совет хөкүмәтенең һәм иптәш Сталинның кайгыртучанлык күрсәтүләре культура-агарту учреждениеләренең үсешендә дә ачык чагыла. Республикабызда 69 район культура йорты, 600 авыл клубы, 1.120 уку өе, 315 көтепханә, 7 музей бар. 1946 елны бездә киноустановкалар 298 генә булган булса, хәзер аларның саны 797 гә җитте. Партия һәм хөкүмәт халыкның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирәләр. Бу әһәмиятле эшкә Татарстанда 149 больница, күп санда амбулаторияләр һәм поликлиникалар хезмәт итә. Татарстан АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 10.768 медицина работнигы арасында 2.113 врач бар. Шуларның шактый өлеше татарлар. Бу врачларның зур күпчелеге югары белемне Казан медицина институтында алды. Дәүләт страхованиесе хезмәт ияләренең көнкүрешенә нык үтеп керде. Татарстанның меңнәрчә хезмәт ияләре ел саен ял йортларында ял итәләр һәм санаторийларда дәваланалар. һәлак булган сугышчыларның һәм Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт инвалидларының семьяларына кайгыртучанлык аеруча зур. Совет дәүләте аларга ел саен гаять зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 1949 елда гына да Татарстанда аларга 265 миллион сум пенсия түләнде. Тик безнең илдә генә аналарга һәм балаларга гомуми игътибар тудырылды. Шуны гына әйтү дә җитә: Татарстан АССР да үткән елда гына да күп балалы аналарга 59,5 миллион сум дәүләт пособиесе бирелде. Күп санлы яслеләр, балалар бакчалары, пионер лагерьлары һәм санаторийлары яшь буынның сәламәтлеген саклау эшенә хезмәт итәләр. Татарстан АССР бюджетының шактый өлеше социаль-культура максатларына тотыла. Бу расходлар туктаусыз арта баралар. Чагыштыр 7 өчен түбәндәге саннарны китерергә мөмкин: 1927—28 елларда Татарстан АССР бюджеты 20 миллион сум чамасы булган булса, быел, башлангыч саннарга караганда, ул 1 миллиард сум күләмендә булачак. Бу безнең Совет дәүләтендә генә мөмкин. Дөньяда бер генә дәүләтнең дә беркайчан да үз алдына мондый бурычны куйганы юк һәм куя да алмый. 

Большевиклар партиясе һәм Совет хөкүмәте җитәкчелегендә Татарстан АССР хезмәт ияләре ирешкән уңышлар зур һәм шатлыклы. Ләкин партия һәм иптәш Сталин безне ирешелгәннәр белән беркайчан да тынычланмаска, уңышлар белән мактанмаска, масаймаска өйрәтәләр. Иптәш Сталин безне большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть нигезендә эштәге кимчелекләрне һәм ялгышларны кискен төстә ачарга һәм бетерергә, өзлексез алга барырга өйрәтә. Татарстан АССР ның халык хуҗалыгында әле кимчелекләр аз түгел. Партиянең шушы елның мартында булган XXIII өлкә конференциясе бу кимчелекләрне бетерү өчен практик чаралар билгеләде, партия, совет һәм хуҗалык органнарын республиканың халык хуҗалыгын тагын да күтәрү һәм үстерү өчен булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга мәҗбүр итте. Без барлык промышленность һәм транспорт предприятиеләренең ритмлы эшләүләрен тәэмин итәргә, аларның билгеләнгән дәүләт планнарын көн саен, ай саен сан күрсәткечләре ягыннан да, сыйфат күрсәткечләре буенча да үтәлүләренә ирешергә тиешбез. Моның өчен социалистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерергә, производство новаторларының тәҗрибәсен киң җәелдерүне оештырырга, массаның иҗат инициативасын, бөтен яңалыкны, прогрессив күренешләрне якларга, һәрбер эшчегә югары җптештерүчәилекле итеп эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк. Производство мәйданнарыннан һәм җиһазлардан рациональ файдалану, планнан тыш тупланышны арттыру, оборот средстволарыныц әйләнешен тизләтү, производствода югары культура, алдынгы технологияне һәм яңа техниканы кертү мәсьәләләре барлык промышленность һәм транспорт работникларының игътибар үзәгендә булырга тиеш. Республиканың авыл хуҗалыгы алдында тагын да җаваплырак бурычлар тора. Бездә авыл хуҗалыгының артта калып килүен бетерергә бөтен мөмкинлекләр бар һәм без моны эшләргә тиешбез. Республика 1950 елны ук инде югары һәм нык иген уңышы алу, терлекчелекне үстерү, дәүләткә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары тапшыру буенча алдынгы өлкәләр һәм крайлар сафына чыгарга тиеш. Бу әһәмиятле бурычларны хәл итү өчен авыл хуҗалыгы эшләренә хәзерләнүдәге һәм үткәрүдәге оперативсызлыкны һәм соңга калуны бетерергә, игенчелек культурасын бик нык күтәрүгә ирешергә, басуларның чүпләнүенә каршы нык көрәш оештырырга, агротехника чараларын киң кертергә, тракторлардан, комбайннардай һәм башка авыд хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Үлән басулы чәчү әйләнешләре кертү, ышыклау урманнары утырту, сулыклар һәм буалар төзү эшләре киңәйтелергә тиеш, һәрбер колхозны күп тармаклы һәм күп доход бирә торган хуҗалыкка әверелдерү өчен бездә зур мөмкинлекләр бар. Азык базасын ныгыту, җәмәгать терлекчелеген кирәк кадәр азык белән һәм яхшы биналар белән тәэмин итү мәсьәләләре партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарының игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Колхозларны оешу-хуҗалык ягыннан ныгытуның әһәмиятле бурычлары арасында вак һәм көчсез артельләрне зур артельләргә берләштерү мәсьәләсе күренекле урын алып тора. Татарстан АССР да чәчү мәйданнары 100, 50 һәм хәтта 25 гектар булган колхозлар аз түгел. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру көчәнгән шартларда вак колхозлар авыл хуҗалыгын тагын да күтәрүгә тоткарлык ясыйлар. Кечкенә мәйданнарда тракторлар һәм комбайннар куллану тиешле нәтиҗәне бирми. Вак колхозларның киң күләмдә төзү эшләре алып барырга, элсктрлаштырырга көчләре җитми. Шуның өстенә алар администрация- идарә һәм хезмәт күрсәтүче персоналны тотуга шактый расход тоталар. Вак колхозларны эре колхозларга берләштергәндә шактый кешеләр бушаячак һәм бу производство бригадаларын ныгыту өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. Авыл районнарын электрлаштыру планы канәгатьләнерлек үтәлми. Шулай ук терлекчелектә күп хезмәт сорый торган процессларны механикалаштыруда да зур кимчелекләр бар. Колхозчы крестьяннарның инициативасын барлык чаралар белән үстерергә һәм якларга, электр станцияләре төзү планнарын һичсүзсез үтәүгә ирешергә һәм авыл хуҗалыгы эшләрен механикалаштыруда электр энергиясен иң күп дәрәҗәдә файдаланырга кирәк. Культура төзелеше өлкәсендә большевиклар партиясе үзенең идеология мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарларында күп кенә бик җаваплы бурычлар куйды. Партия совет әдәбиятының югары идея дәрәҗәсе өчен, барлык совет кешеләренең аңында социалистик идеологиянең тулы җиңүе өчен көрәш җәелдерде. Шушы бурычлардан чыгып караганда, безгә Совет язучылары союзының, композиторларның, художникларның, театрларның һәм культура - агарту учреждениеләренең эшен бик нык яхшыртырга кирәк. ВКП(б) иың Татарстан Өлкә Комитеты күптән түгел генә әле Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең эшен тикшереп, производство темаларына, колхоз тормышы темаларына күренекле әсәрләрнең булмавын, яңа совет интеллигенциясенең хезмәте татар әдәбиятында чагылмавын күрсәтеп үтте. Татар язучылары халыкның коммунизмга бару юлындагы уңышларын күрсәтә торган башка әһәмиятле темалардан да файдаланмыйлар. Татар драматурглары халык каршында һаман бурычлы булып калалар. Тамашачы безнең язучыларыбыздан һәм театрларыбыздан төрле жанрларда һәм совет кешеләренең тормышын һәм көрәшен дөрес күрсәтә торган тулы бәяле пьесалар көтә. Татар телендә марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен, шулай ук рус әдәбияты классиклары әсәрләрен һәм совет язучыларының иң яхшы әсәрләрен чыгаруны арттырырга һәм тәрҗемәнең югары сыйфатлы булуына аеруча игътибар бирергә кирәк. Партия һәм совет органнары культура-агарту учреждениеләренең эшен яхшыртуга, лекция пропагандасын, аерым алганда халыкара, фәнни-табигый һәм дингә каршы темаларга лекцияләрне яхшыртуга аеруча игътибар бирергә тиешләр. Якындагы берничә ел эчендә барлык колхозларны һәм торак пунктларны радиолаштыру турында партиянең XXIII өлкә конференциясе карарын үтәү республиканың культурасын тагын да үстерүдә бик әһәмиятле булачак. Бу эштә шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре зур шефлык ярдәме күрсәтергә тиешләр. 

Ленин—Сталин милли политикасы Совет дәүләтен бердәм итте, барлык совет халыкларын нык кардәш семьяга туплады. СССР ны күп милләтле дәүләт сыйфатында ныгыту һәм тагын да үстерү эшендә СССР ның Яңа Конституциясен кабул итүнең бөек тарихи әһәмияте булды Сталин Конституциясе СССР да социализмның җиңүен закон тәртибендә беркетте. Иптәш Сталин безнең Конституциябезнең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге үзенчәлеген күрсәтеп үтте. Бу үзенчәлек барлык милләтләрнең һәм расаларның тигез хокуклы булуын, тән төсендәге яки телдәге, культура яки дәүләт үсеше дәрәҗәсендәге аерманың, шулай ук милләтләр һәм расалар арасындагы нинди дә булса башка аерманың милли тигезсезлекне аклау өчен нигез булып хезмәт итә алмавын күздә тота. Ленин — Сталин милли политикасының нәтиҗәләре Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында барлык милләтләрнең бердәмлегендә гадәттән тыш ачык чагылды. Совет халыкларының туганнарча дуслыгы, бу сынауларны үтеп, тагын да чыныкты, күп милләтле Совет дәүләте тагын да ныгыды. Татар халкы үз улларының һәм кызларының, партия чакыруы белән, Сталин чакыруы белән, Ватаныбызны саклаучылар сафына басулары һәм гомуми эшкә — совет халкының һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясының иң явыз дошманын бөтен дөнья күләмендә тарихи җиңүгә ирешү эшенә үзеннән өлеш керткән булулары белән горурланырга бөтен нигезе бар. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның 150 дән артык улына Советлар Союзы Герое исеме бирелде, меңнәрчә уллары һәм кызлары орденнар, медальләр белән бүләкләнде. Совет идеологиясе һәхм политикасы — империалистик дәүләтләрнең халыкларны мәсхәрәли торган милләтчелек идеологиясенә каршы тора. Хәзер англо-америка сугыш чукмарлары гитлерчыларның барлык караңгылык һәм кешене дошман күрү коралларын үз кулларына алдылар. Алар, АКШта «кешенең иң югары токымы» барлыкка килде һәм ул бөтен дөньяга хуҗа булырга тиеш, диләр. АКШ һәм Англия империалистлары җитәкчелегендәге империализм һәм сугыш уты кабызучылар лагереның планнары хурлыклы җимерелүгә дучар ителгәннәр. Советлар Союзы халыкларның азатлык һәм бәйсезлек символы булып тора. Аның тирәсенә социализм һәм демократия лагереның бөек көчләре көннән-көн күбрәк туплана. Бөтен дөньяда тынычлыкны яклаучы көчләр җиңелмәслек булып берләшәләр. Татарстан хезмәт ияләре Совет хөкүмәтенең эзлекле рәвештә тынычлык политикасы алып баруын чын күңелдән яхшы дип табалар һәм СССР ның барлык халыклары белән һәм үзләренең өлкән агалары — бөек рус халкы белән дуслыкны тагын да ныгытуга бөтен көчләрен бирерләр. 1950 елның 12 мартында СССР Верховный Советына сайлаулар көнендә коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогы кандидатларына бердәм тавыш бирүләре белән республикабызның эшчеләре, колхозчылары һәм интеллигенциясе, илебезнең барлык хезмәт ияләре кебек үк, коммунистлар партиясе тирәсенә, иптәш Сталин тирәсенә, нык тупланганлыкларыи яңадан күрсәттеләр. Татарстан АССР хезмәт ияләре республикабызның данлыклы 30 еллыгын партиянең, хөкүмәтнең, зирәк юлбашчыбыз, остазыбыз һәм дусыбыз иптәш Сталинның барлык күрсәтмәләрен уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен көрәш байрагы астында билгеләп үтәләр. Күп милләтле совет халкының тырыш хезмәте яңа уңышлар һәм җиңүләр белән, яңа дан белән төгәлләнер, совет халкының көче бетмәс-төкәнмәс, мөмкинлекләре чиксез. Безне коммунизмга бөек Сталин алып бара.