Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

С. ГЫЙЛЕМХАНОВ 
СЕЗ БӘХЕТЛЕ 
(Арча районы Субаш Аты авылындагы 10 номерлы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә). 
Шат көләсез, якты елмаясыз,

Бәхетегезгә гашыйк итәсез.

Уйларымны миннән ерак калган

Сабый чакларыма илтәсез. 
Ятимлектә үтте балачагым,

Керфекләрдә яшьләр кипмәде,

Һәр туган таң әрнү алып килде.

Кояш безгә нурын сипмәде. 
Тик Октябрь шатлык утын якты

Йөрәгендә безнең ишенең.

«Аврора»ның көчле залплары

Ачты безгә бәхет ишеген.

Даһи Ленин белән Сталинның

Бөек акылы белән яктырып,

Канат җәйде җирдә бәхет таңы

Гомерләрне чәчәк аттырып.

Ятимлек юк сездә, кимсенү юк,

Назлый сезне бөек туган ил,

Күңелләргә яшәү яктылыгы,

Уйга канат бирә торган ил. 
Сез хуҗасы бөек киләчәкнең,

Сезгә, нәни дуслар, бу Ватан.

Сезнең өчен бөек коммунизм

Нурларында балкып туа таң. 
 


КАЙТСАҢ ИДЕ 
«... Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр торган җнре.м». (Г. Тукай) 
Кайтсаң иде торган җирләреңә

Алма, чия пешкән чагында,

Һәр йорт сине каршы алыр иде

Мул сыйларын куеп табынга. 
Күрер идең Кырлай урамында

Балкып янган Ильич утларын,

Безгә бәхет ачкычларын биргән

Мәктәпләрне, уку йортларын. 
Күрер идең безнең тормыш ямен,

Гүзәллеген безнең яшәүнең,

Якты елмаюын бабайларның,

Шат көлүен безнең яшьләрнең. 
Тормышыбыз бәхет белән тулы,

Байлыгыбыз исәп җитмәслек.

Шатлыгыбыз җырчы улларыңның

Җырларына сыеп бетмәслек. 
«Бер сынык икмәк дип анда»

Зар җылаган «нечкә бил»ең дә,

Депутаты булып халыкларның

Хезмәт итә туган иленә. 
«Кара җирне сука белән ертып»,

Йөргән кырларыңны шаулатып,

«Сталинең» штурвалын бора

Кырлай улы Гафур Саматов. 
«Тик кечкенә инеш кенә» булган

Елгабызда сулар арттылар,

Читләрендә алма агачлары

Күптән инде чәчәк аттылар. 
Күңелләр көр, өметебез якты,

Көннәребез нурлы, кояшлы.

Гомерләрне бәхет дөньясына

Алып килде бөек юлбашчы. 
Кайтсаң иде торган җирләреңә

Алма, чия пешкән чагында.

Һәр йорт сине каршы алыр иде

Мул сыйларын куеп табынга.  

МОСТАФА НОГМАН

НЕГРИТЯНКА МОСКВАДА

Шау-гөр килеп тора

Зур башкала,

Москва атлый

Иркен урамнан.

Бөтен дөнья бүген

Беренче Май

Тантанасы белән уралган. 
Без үтәбез

Кызыл Мәйдан аша

Сафлар булып

Ленин яныннан,

Бар йөрәкләр

Сталин — юлбашчыга

Кайнар сөю белән кабынган.

Күрше колоннада

Негритянка бара

Кулына тоткан килеш

Чибәр баласын,

Алар бергә:

— Сталин! Сталин! — диләр,

Алкышлыйлар

Москва каласын 
Нинди изге җилләр,

Сезне якын дуслар,

Илебезгә безнең китерде,

Нинди бәхет сезне

Тулы, тиң хокуклы

Совет гражданы иттерде? 
Негритянка,

Күзләреңнең, күрәм,

Шатлыклы да,

Сагышлы да булып януын.

Син уйлыйсың, беләм,

Океан артларында

Якын туганнарның калуын. 
«Ак бандитлар»

Эзәрлекли анда

 Кара тәнле безнең дусларны.

Доллар хаким анда бөтен эшкә,

Бары да үти

Доллар кушканны. 
Бомбалары белән

Хәзерләнә алар

Халыкларның канын коярга,

Җикренмәгез!

Тынычлыкны саклый ала торган

Бөек көч бар

Безнең кулларда.  
Тиздән килер

Соңгы җиңү көне,

Ул Бәхетне җирдә мәңгеләр.

Безнең белән сафка басып барыр

Безнең дуслар —

Кара тәнлеләр. 


ЗЫЯ МАНСУР 
БРИГАДА 
Идел буйларында аксыл томан

Күтәрелгән чакта тын гына,

Бригада китте, бригада

Кырлар ягына. 
Күктә очкан тургай канатында

Нуры уйный инде кояшның,

Тын утыра кырда уңган бодай —

Карап туймассың! 
Һәрбер башак ил куәте булып

Һәм тынычлык булып тын ала,

— Бирешмәбез, — дигән кебек алар, —

Һичбер бомбага! 
Бригада килә.

Аның белән

«Үзйөрешле» килә иң алдан —

Мул уңышны җыйнап алу өчен

Иркен кырлардан. 
Кырда тезелеп яшь агачлар үсә,

Сакчылары булып уңышның.

Буып тора алар корылыкның

Зәһәр сулышын. 
Бригада килеп җитте кырга,

«Үзйөрешле» эшкә башлады.

Әйтерсең лә танк һөҗүм итеп

Алга ташланды, 
Әйтерсең лә мөһим бер крепость

Атакалап алына бу таңда —

 Уңыш җыйный хезмәт батырлары

Колхоз кырында — 
Көрәш бара ил куәте өчен,

Шат үсүе өчен баланың,

Тынычлыгы өчен туган илнең,

Бөтен дөньяның!  
 
ҖИҢЕЛГӘН ҖИЛ 
Яндырырдай булып җир өстен

Көньягыннан коры җил исте,

Һәм зәһәрен чәчеп үзенең.

Масаюлы сүзгә кереште. 
Канатларын җитез җилпеде,

Тиңсез көчле җил бит мин, диде,

Кызулыгым минем — кояшның

Кызулыгы белән тиң, диде. 
Үзен-үзе зурлап тагын да,

Мин җиңәрмен, диде, барын да,

Бөтен кырлардагы игеннәр

Баш иярләр минем алдымда!.. 
Нәфрәтләнгән кебек бу җилгә,

Акчарлаклар очты Иделдә,

Бөдрәләнде яңгыр болыты

Хәтфәләнгән кырлар өстендә. 
Горур басты совет кешесе:

Масайма, җил, сиңа юл бирмәм.

Игеннәрне синең алдыңда

Уйлама да, мин баш идермәм. 
Яшь агачлар тезеп утырттым,

Буалар һәм күлләр булдырдым,

Бүлү өчен синең юлыңны

Һәр урында крепость торгыздым. 
Горурлану өчен хакым бар,

Бу эшемдә бөек хаклык бар,

Бу эшемдә — якты киләчәк,

Бу эшемдә сүнмәс ялкын бар. 
Бөекләрдән — бөек җитәкчем —

Бөекләрдән — бөек киңәшчем

Рухландырды мине бу эшкә,

Юк, коры җил, җиңү көтмә син! 
Кеше алга кыю карады,

Саф һавасын иленең сулады,

Аклап аның әйткән сүзләрен

Яшь агачлар кырда шаулады. 
Терәк булып кеше сүзенә

Җәйрәделәр күлләр, буалар,

Кояш нурларына күмелеп

Дулкынланды канал, елгалар. 
Җил үзенең төссез канатын

Агачларга бәреп карады,

Ләкин иген үскән кырларга

Берничек тә үтә алмады.   
Телгә килде күлләр, буалар,

Безнең аша юл юк, ди алар,

Кызулыгын җилнең сүрелтеп

Киң колачлар җәеп яталар. 
Җил җиңелә һәрбер адымда,

Баш ия ул кеше алдында,

Кояш көлә биек-биектә

Ягымлырак булып тагын да. 
Тынычланмый кеше һаман да

Хезмәтенең күреп җиңүен,

Җаны-тәне белән бирелеп

Дәвам итә эшен үзенең. 
Иген үсә, үсә мул иген

Бизәп туган җирнең киңлеген,

Корылыктан, эссе җилләрдән

Шикләнүне белми ул бүген! 


САМАТ ШАКИР 
СӨЯМ
Ихлас күңелем белән яратам мин

Мәңге мәгърур Советлар илен.

Шушы батыр илнең гражданы

Дигән бөек исемем бар минем!

Бала чактан керде Сталин сүзе

Ак нур булып минем аңыма.

Алып бара безне ул җитәкләп,

Гүзәл коммунизм таңына.

Тойгы-хисем ярсып, ташып чыга,

Ярларыннан-ташкан дәрья күк.

Титан Сталинга, Ватаныма

Рәхмәтләрем минем чиксез күп.

Үстерделәр алар батыр итеп,

Тумадык без сулып кибәргә.

Ут уйнатса дошман, мин хәзермен

Корал алып, шинель кияргә. 


ӘБИ ҺӘМ МОНТЕР

Багана башында монтер

Портларга чыбык суза.

Гитара уйнаган кебек

Җил аны тартып уза.

Яшь егет җил җырын тыңлый,

Уйлары канатлана,
Йөрәктә шатлык хисләре

Меңнәргә кабатлана.

Уйларны бүлде бер әби

Капкасыннан чыкты да,

Җыерчыклы кулы белән

Чыбыкларны тотты да:

— Безнең электрыбыз бар,

Дүрт лампа яна кичен...

— Юк, әби, аның монысы

Телефон кертү өчен. 


КАРАМА

Карама үсә авылга

Якын гына.

Төбеннән бер чишмә чыга,

Салкын гына.

Урман үгәйсеткән ялгыз

Бу карама

Хәзер инде алга-артка

Гел карана.

Аптырый ул: тирә-ягы

Яшел агач.

Матурланалар тагын да

Яңгыр яугач.

Яшел тасма сузылып киткән

Кырлар буйлап.

Башын иеп, карт карама

Тора уйлап: —

«Дуслар белән бергә булгач,

Уңайлы эш.

Күпме еллар зар еладым

Сыңар килеш».

Баштан сыйпап, әйтте аңа

Дала җиле:

— Ялгыз итми берәүне дә

Совет иле.