Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС 
ЧҮПРӘЛЕ (җыр) 
Безнең район — тау ягында,

Калку җиргә утырган.

Чүпрәлегә якты килә

Башкалабыз утыннан.

Без барабыз җиңүләргә,

Көн дә алга, яңага.

Безнең район бигрәк якын

Ленин туган калага.

Безнең район — ямьле район,

Җанга рәхәт шунысы:

Елдан-елга күтәрелә

Бездә иген уңышы.

Якын безгә туган якның

Кырлары, яңгыр-кары, —

Егетләрнең батырлары,

Кызларның уңганнары.

Безнең район кырларында

Җанга рәхәт табасың.

Чүпрәлегә җил китерә

Бөек Идел һавасын.

Безнең район — данлы район,

Халкы — хезмәт ярата.

Гөрли бездә рәхмәт җыры

Юлбашчыга карата.

Матур була иртән-кичен

Бизнә тавы итәге.

Безнең район — туган илнең

Кечкенә бер кисәге.

Безнең район тирәсендә

Кадерле безгә бары:

Ульяновск далалары,

Алатырь урманнары.
 
ЗӘКИ НУРИ 
ГӨЛСЕМ ХАТЛАРЫ

Мин үзем әле кечкенә,

Казанны ләкин беләм.

Аның турында еш кына

Сөйләшәм әти белән.

Картадан табам бер карап,

Рәсемдә күргәнем бар,

Ә хыялымда — мең кабат

Үзендә йөргәнем бар. 
Казан ул — безнең башкала,

Зур кала, шаулы кала.

Бик күп эшләрне башкара

Ил өчен данлы кала.

Тырыш та Казан, көчле дә!

Шул мине сөендерә:

Ул илемдә һәр кешегә

Затлы мех киендерә. 
Казан безгә сабын бирә,

Һәркем чиста йөрсен, дип,

Көн дә исле сабын белән

Битен юсын Гөлсем, дип. 
Әни сөйли: мин конторда

Машинкада язам, ди,

Машинкам нык та, матур да —

Чөнки ясый Казан, ди.

Яшелчәче минем әткәй,

Мул уңыш ала җирдән;

Аңа да Казан бәләкәй

Трактор эшләп биргән.

Ак кардан таулар өйгәндә,

Уйнаганда урамда,

Казан итеген кигәнгә

Өшемим мин буранда.

Бездә конфет, шоколадны

Мактый-мактый ашыйлар:  
Казанда бит шундый татлы

Итеп аны ясыйлар...

Шундый иркен, шул кадәр зур

Казан — шат, шаулы шәһәр;

Ильич укыган шәһәр ул,

Безнең мактаулы шәһәр.

Мин үзем әле кечкенә,

Күргән юк ул шәһәрне.

Казандагы һәр кешегә

Рәхмәтем тау кадәрле.

Бар да минем таныш кешем —

 Кем торса да Казанда!

Һәммәсенең мактап эшен

Шуңа хатлар язам да. 


ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП 
ҮЗЙӨРЕШЛЕ КОМБАЙН

Мастер төште яңа комбайннан, —

Мөмкин, — диде, — юлга чыгарга.

Машинаның менә дигәне бу,

Кирәк түгел кабат сынарга.

Майлы кулын сөртте чүпрәкләргә

Һәм күзлеген киде төзәтеп,

Күчтәнәче туган ягыбызның,

Җибәрик, ди, берне көйрәтеп.

Мин мастерның тойдым йөрәк хисен,

Сагынуын туган якларын.

Алып торам, ди ул, дусларымның,

Язып салган сәлам хатларын.

Һәр хат саен «ничек эшлисең», — дип

Авылдашлар сораштыралар.

Туган якка кайтам быел ялга,

Тыныч кына булсын дөньялар.

— «Яхшы эшлим», — диеп язу гына

Ошап бетми минем күңелгә.

Үзйөрешле яңа комбайнны

Телиләрдер алар күрергә.

Басуларда ашлык серкә коя,

Дулкынланып җәйге рәшәдә.

Башак исе тула күкрәкләргә,

Безнең йөрәк һаман яшәрә.

Яшәрә ул, Гигант заводларның

Цехларында деталь койганда,  
Яшәрә ул Яңа машинаны

Дуслар белән бергә җыйганда.

Кыр корабы кайткач, авылдашлар

Шатланырлар, Алдан беләмен.

Сизәр алар йөрәк хисе белән

Хезмәтемнең аңа кергәнен.

Һәр таңыбыз матур булып туа,

Бәхете арта туган халыкның;

Киң кырларга эшкә чыгып китә

 Комбайны безнең заводның. 


ӘНВӘР ДАВИДОВ

БЕЗНЕҢ АВЫЛ

Моны укучы кадерле иптәш!

Санама бу эшне авырга:

Я бер яз көне, яки көз җиткәч,

Кунакка кил безнең авылга.

Беләм, син хәзер минән сорарсың:

— Нинди авыл ул? Каң соң юлы?

Әйтәмен мин хәзер барысын:

Аның исеме — колхоз авылы.

Гудоклары белән каеннарны уятып,

Җилләре белән сыйпап бодайларны.

Поездлар үтә илемне буйлатып,

Үтәләр кырларны, тугайларны.

Һәм бер вагонда син дә барасың,

Ачып тәрәзәнең күк пәрдәсен,

Чираттагы телеграмм баганасын

Тыныч кына карап үткәрәсең.

Ләкин чагыла кинәт бер күренеш,

Тәрәзәгә ябыштыра маңгаеңны,

Гаҗәпләнәсең: — Кара, күр нинди эш,

Ялтаңмы бу, әллә Джанкоеңмы?

Урман полосаларына — гүя яшел ярларга —

Алтын диңгез дулкыннары бәрелә.

Шуннан — матурлык биреп тирә-якларга 
Якты сарайлар күтәрелә.

Гүя шатлык һәм көч балкый аларда,

Түгел бу борынгы грек культурасы,

Таш арслан сыны тормый мәйданда,

Ә арслан йөрәкле егет скульптурасы.

Әнә — иркен стадионнар да, гөмбәзле театр да,

Колонналысы институт ахры.

Киң тәрәзәле торак өйләр тора,

Кояшның нурларын чакырып. Янәсе:

— Керегез монда да батырланып,

Чәчкә таҗларына гына иркәләнеп посмагыз

Бу сарайларны тезгән батырларның

Тәннәренә тазалык өстәгез!

Шаулый электростанция шарламасы,

Тамчылар җемелдәвем көн матурлыгына кушып.

Бу шәһәрнең исемен эзләп аптырама син.

Иптәш, безнең авылыбыз шушы!

Әнә — күренә яшел аллея тасмасы

Һәм асфальтка төренгән таш юл.

— Нәрсә бу? Москва юлы? Ленинград шоссесы? Юк!

Безнең авылның юлы шул! Иптәш!

Беләм, шәп поездның тизлеге

— Чагылды күренеш, шунда ук күмелде,

Һәм бөтен нәрсә дә биредә әлегә

Сиңа күренгәнчә үк түгелдер.

Биналар эчендә буяучыларның эше

Әле бераз гына бетмәвен,

Кытыршы булуын стеналарның кай төше,

Кая тәрәзәләр җитмәвен

Син күрмәдең. Шәйләмәдең чак-чак.

Тик алган тәэсирең дөрес, аны бозма.

Кил, иптәш, һәм бел, шулай булачак

Син килүгә безнең авылыбыз да!  

МОСКВАДА

Нигә болай күңелем ашкына?

Бигрәк матур бит кичке Москва.

Яктылык урамда һәм күк йөзендә,

Ә иң көчлесе— кешеләр күзендә.

Москва халкы! Гаепләмәссез әле сез,

Артык шатлыклы булса төсем,

Күрәм, һәр телдә әзер җылы сүз

Мине кунакка дәшү өчен, һәр

«Победа» акрынлатып моторы сулышын

Җиткәч тә минем турыма,

Күрсәтә үзенең әзер булуын

Мине илтергә — теләгән урыныма.

Хәтта тройка Зур Театр башыннан

Сикереп төшәргә үк торасыман,

Бронза тоякларын чыңлатып,

Йөретергә мине Москва буйлатып.

Бигрәк гүзәл шул кичке Москва.

Тик, мин, авылым, сине уйлап ашкынам.

Карыйм да Зур Театр подъезды балкуын,

Архитектурасын Үзәк Телеграфларның,

Шатланам, уйлап синдә дә артуын

Москвага охшашлы якларның.

Менә кинәт башым күккә тия

Диктор тавышы яңгырап узуыннан:

— Башлана хәзер трансляция

«Бәхет» колхозы радиоузелыннан.

Күрәм, меңләгән москвалы дусларым

Елыша репродукторларга,

Минем колхозның шатлык җырларын,

Дәртле сулышын тыңларга.

— Чыга колхоз җырчысы Гөлсинә!

Әйтерсең шаулап Москва өстснә
Сибелде безнең кырдагы гөлләр.

Әнә, карап репродуктор күзенә,

Гүзәл авазны ашыга тиз генә

Отарга Халык артисты Глиэр.

Колхоз шагыйре бригадир Гариф чыга»

Шигырь металлдай чыңлый

Москваны яңгыратып.

Сокланып тора матур рифмага

Симонов — Сталин премиясе лауреаты.

Шунда күңелем тагын да ашкына,

 Рәхмәтләр әйтеп, сиңа, Москва!

Кайсы илдә — безнекеннән башкада —

Мөмкин соң шуны күрә алуың:

Йотылып тыңласын имеш бөтен Башкала

Мең чакрымнан — гади колхоз авылын!