Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НУРИ АРСЛАНОВ 
ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

Һәр таң белән туа яңа дан,

Һәр омтылыш — җиңү яңадан:

Чиксез бәхет сиңа бирелгән,

 Кадер, хөрмәт сиңа илеңнән

— Москвадан — көчле, зур дустан,

Яшә, Татарстан!

Син бер гөле гөлләр иленең,

 Бер җәүһәре совет җиренең:

Бар милләтләр анда тугандаш,

Бөек юлда алар чын юлдаш, —

Азатсың син авыр язмыштан!

Яшә, Татарстан!

Киң Ватанның туган улы син,

Аның белән көрәш юлын син

Үч кылычын бергә сайладың,

Азатлыкны бергә дауладың,

Бергә җиңеп чыктың сугыштан,

Яшә, Татарстан!

Бишьеллыклар синдә үтәлә,

Ватан күркен шулар күтәрә,

Заводларда, алтын кырларда,

Макталырлык булып җырларда,

Җиң сызганып син ул ярышкан,

— Яшә, Татарстан!

Биек тотып Ленин байрагын,

Көрәшләрдә үстең — кайнадың,

Бөек Сталин — дустың һәм атаң

Юлларыңда булды якты таң.

Армадың һич алга барыштан,

— Яшә, Татарстан!

Республикам, гөрләп торучы!

Ко м м у низм йортын коручы

Данлы төзүчеләр сафында,

Бөек төзелеш барган чагында,

Син — нигезен аның салышкан,

— Яшә, Татарстан!

Бар халыклар Совет илендә

Котлый сине бәйрәм көнендә:

«Мактау сиңа, зур заводлар иле,

Мактау сиңа, яшел кырлар җире,

Сәлам сиңа, барлык туган-дустан,

Яшә, Татарстан!» 


ӘХМӘТ ИСХАК 
СТАЛИНЧЫЛ ДУСЛЫК ТУРЫНДА ҖЫР 
Киң юллары буйлап илебезнең

Кая барсак, кайда йөрсәк тә,

Каршы ала безне дус кешеләр,

Кайсы йортка барып керсәк тә.

Без яшибез иркен җиребездә

Бертуганнар кебек гөрләшеп.

Якты тормыш төзә илебездә

Бар халыклар, бергә берләшеп.

Яшәсен шулай Булып таза, нык,

Мәңге җимерелмәс Сталинчыл дуслык!

Бердәм басып бара коммунизмга

Илебезнең барлык дус халкы.

Байрак тотып атлый алдыбызда

Батыр рухлы, бөек рус халкы.

Бар да тигез, — читләр һәм ятлар юк

Безнең тату, бердәм семьяда.

Бу дуслыкны безнең какшатырлык

Бер көч тә юк бөтен дөньяда!

Көчәйсен шулай Булып таза, нык,

Мәңге җиңелмәс Сталинчыл дуслык!

Үрнәк булып бөтен кешелеккә

Һәм күрсәтеп бәхет юлларын,

Без сузабыз барлык халыкларга

Туганлык һәм дуслык кулларын.

Безнең инде хәзер һәрбер илдә

Миллионнарча якын дуслар бар.

Арта гына алар көннән-көнгә,

Котырынган саен дошманнар!

Киңәйсен шулай Булып таза, нык,

Чикләрне белмәс Сталинчыл дуслык!
 
ШӘЙХИ МАННУР

ТАТАРСТАН ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР 
ТАУ БУЕНДАГЫ УТЛАР 
Утлар яна таулар буенда,

Шөгер белән Баулы ягында.

Зур факелдай алар тоела

Җәйнең йомшак, зәңгәр таңында. 
Кемнәр яккан соң бу утларны,

Болар нинди серле ялкыннар?

Үзләренә тартып уйларны,

Ерактан ук сибелә яктылар? 
Монда безнең туган җир даны,

Һәм бу утлар — газдан кабынган.

Монда йөзләп нефть фонтаны

Сулыш бәрә таулар астыннан. 
Монда калка металл вышкалар

Һәм трубалар җирдән сузыла.

Шулар буйлап фонтан ашкына

Ерактагы завод юлына. 
Самолётлар гөрли һавада,

Машиналар каплый кыр иңен.

Бу куәтне бирә аларга

Юмартлыгы бетмәс бай җирем! 
Кайный монда илнең төзелеше,

Һәм соклана кеше елмаеп.

Бу якларның иске күренеше

Алмашына хәзер көн саен! 
Кил син, рәссам, шушы төшләргә,

Күр мондагы таңнар атканын,

Һәм иҗат ит сүнмәс төсләрдә

Яңа рәсмен Татарстанның!  
 
ТУГАН ЯГЫМ

Күңел һаман сиңа тарта,

Соң нәрсәң шулай якын?

Сагынам да сиңа кайтам,

И, газиз туган ягым!

Кырларың үрле-биекле,

Суларың уем-уем.

Синең бар җирең сөекле,

И, туган Ышъя буем!

Кошларың күп,

Кояшың күп,

Шифалы яңгыр, җилең.

Беркайда да булмаган күк,

Бар жирең матур синең!

Кешеләрең ачык йөзле,

Тәмле сүзле, Ягымлы.

Юк, онытмыйм, дуслар, сезне,

Яратам үз ягымны.

Яланнарга чыгып йөрсәм,

йөзләрем алсулана,

Чишмәләрнең суын эчсәм,

Җырларым якты яна.

Күкрәкләргә һаваң иркен,

Күкләрең аксыл-зәңгәр.

Монда үткән бер матур көн

Онтылмас күпкә кадәр.

Их, мин әле болай гына

Җырлар идемме сине!

Тик табалмыйм бар тойгыма

Җавап булыр сүз тиңе.

Хисләрем мең сүзлек була,

Әйтергә эзлим берне...

Ул — Ватан!

Шул ямьләп тора

Минем дә туган җирне! 


КАЗАН ЧИТЕ

Машиналар чаба асфальт юлдан,

Троллейбуслар килә салмаклап.

Бакчалары яшел,

Шау-шу тулган,

Ак йортлары калка һәрьяклап.

Ул йортларның якты итәгендә

Чәчәк ата гөлләр, чияләр. Анда  
Язның ямьле кичләрендә

Ял итәләр эшче семьялар.

Кичке кояш йомшак алтын нурын

Төзелешләргә ташлый — биеккә.

Әйтерсең, ул суза җиңел кулын

Өстә кирпеч тезгән егеткә.

Ерактагы биек трубаларның

Ялларына алсу йөгергән...

Кичке гудок моңы яцраганын

Тыңлый Казан кырлар түреннән.

Кем әйтер соң, Бу җирләрдә элек

Җилләр генә уйнап йөргән, дип.

Һәм кәҗәләр, Сакалларын селкеп,

Әрем кимреп гомер сөргән, дип?

Күтәрелә монда яңа Казан,

Чите түгел, Хезмәт үзәге! —

Бишьелларда безнең Татарстан

Үстерде бу шәһәр — гүзәлне!


АВЫЛ КИЧЕ 
«Ямьле Исергән буйлары,

Ямьле, тәмле шул Исергәп сулары...»

Шулай җырлап уйный кызлар

Авыл очында кичен.

Көр тавышлы бу саф моңнар

Тибрәтә йөрәк хисен.

Ә Исергәп — бик якында,

Калгый ярларны күмеп.

 Аның тыптын суларында

Көч кайный яшеренеп.

Уң ягында зур тау аның —

«Кызыл тау» диләр аны.

Диләр дә бит... Хәзер тауның

Күренми кызыллары.

Яшь агачлар каплый аны,

Итәгендә — чиялек.

Чия чәчәк койган чагы:

Җир — кар яуган диярлек.

Сул ягында — яшел бакча,

Мең алмагач чәчәктә!

Хуш ис сибелә бөтен якка,

Күңел исерә рәхәттә!
Сугара җиләк-җимешне,

Тәмле Исергәп суы...

Башлап җибәргән бу эшне

Миңлебай бабай кулы. 
Кояш баткан... Эңгер килә.

Салкын төшә чак кына.

Су өстеннән алсу шәүлә,

Сүрелеп, юкка чыга...

Кабына утлар кинәттән

Тын Исергәп буенда.

Агыла шатлык йөрәктән

Эштә, Кичке уенда!

 «Үсә Исергәп буенда

Колхоз алмагачлары,

Алхмагачларына басып

Сайрый сандугачлары».

«Ерактан якты күренә

Безнең колхоз утлары,

Килде безгә, өебезгә

Ленин бабай кушканы...»

Шулай хәзер Ашытта да,

Зәй, Ышья буенда да,

Чирмешәндә дә,

Ыкта да һәм Казан суында да.

Татарстан авылларын

Яшел бакчалар каплый,

Һәм тын кичләрендә аның

Ильич утлары балкый! 


МИН СОРАДЫМ 
Мин сорадым кара карлыгачтан:

— Син кайларга китәсең? — дип,—

Җиңел уйнап кичке ал кояшта,

Нинди шатлык илтәсең? — дип.

Җавап бирде миңа җитез кошым:

— Мин ашыгам ерак җиргә, —

Сабыйларның бәхет тулы таушын

Ак Кремльгә җиткерергә.

Мин сорадым сары сандугачтан:

— Нигә бик аз сайрадың?—дип,—

Шундый матур булып туганда таң,

Безне җырдан айрасың,—дип. 
Җавап бирде кошлар кошы миңа:

— Бик ашыгыч минем юлым, —
Егет белән кызның чын дусына

Илтәм кайнар сөю җырын.

Мин сорадым очкан күгәрченнән:

— Канатыңда нинди хат? — дип,—

Ни язылган анда? Ул хат кемнән?

Кай илләргә барачак? — дип.

Җавап бирде күгәрченкәй миңа:

— Ул — сөюче аналардан.

Тынычлыкның бөек сакчысына

Рәхмәт җыры алып барам.

Мин сорадым кыр казларын күреп:

— Кая тезелеп очасыз? — дип,

— Биек менгән шатлык җыры кебек,

Күк яңратып узасыз, — дип.

Җавап бирде кыр казлары миңа:

— Без — Иделдән, Зәй, Өнсәдән.

Без илтәбез халык Атасына

Шушы илдән кайнар сәлам!


 
СИБГАТЬ ХӘКИМ 
ТЫНЫЧЛЫК СОЛДАТЛАРЫ 
Башлана тынычлык юлы

Безнең Совет иленнән.

Без тоткан кызыл байракның

Нуры ерак сибелгән.

Припев:

Күтәрелә ирек өчен

Батыр халык сафлары.

Хезмәт җырын китерә җиргә

Тынычлык солдатлары. 
Дусларыбыз бик күп безнең;

Һәр шәһәрдә, һәр илдә,

Тынычлыкны яклап бүген

Миллионнар тавыш бирә.

Припев.

Көрәштәшләр зур Кытайда,

Варшава йортларында,

 Алар Поль Робсон илендә,

Сен-Назер портларында.

Припев.

Әйләндерә алмас дошман

Җир өстен кара төнгә.

Сугышны кем башлый, аны

Тартыр дөнья хөкемгә.

Припев.

 
ГАМИР НАСРЫЙ

БӘЙРӘМ ҖЫРЫ

Каршылыйбыз шат җыр белән

Без бүген бәйрәм таңын;

Багышлыйбыз юлбашчыга

Җырның иң матурларын.

Бәйрәм көнне зур табынга

Җыйналдык барыбыз да;

Җырлыйбыз, даһи атаны

Хис итеп яныбызда.

Безне алга илтүче

Юлбашчы булганга,

Йөз елга тиң юл үттек

Утыз ел тулганда.

Җырлыйбыз көр тавыш белән,

Сталин, синең хакыңда:

Якты тормыш һәм чын бәхет

Бирдең татар халкына.

Рәхмәт сиңа, юлбашчыбыз,

Тормышыбыз ямьләнде,

Син үстергән Татарстан

Гөлбакчага әйләнде.

Синнән алып якты нур,

Балкыттык җирне без,

 Шуңа күрә без сине

Кояшка тиңлибез.

Руска, татар һәм чувашка

Бертигез хокук бирдең;

Тупладың син бер семьяга

Халыкларын зур илнең.

Гөрли бүген дус семьяда

Татарстан бәйрәме,

Балкып тора өстәлләрдә

Ал чәчәкләр бәйләме.

Бер теләк, бер уй белән

Җыйналдык табынга:

йөз ел гомер яшә син,

Юлбашчы, тагын да! 
Без яшибез синец чорда —

Алтын безнең чорыбыз.

Барып җитсен сиңа, Сталин,

 Безнең йөрәк җырыбыз.

Бәйрәм итә Татарстан,

Шаулый Казан каласы;

Сиңа аталган җырларның

Күп әле җырланасы.

Авылларда, калада,

Урманда, кырларда —

 Гасырның зур кешесе,

Яңгырыйсың җырларда.

 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН

МОНДА ЛЕНИН УКЫГАН 
Буйларында яшь юкәләр үскән

Колонналы бина утыра.

Язгы ташкын кебек агыла яшьләр

Бу мәһабәт белем йортына.

Алдындагы мемориаль такта

Ерактан ук балкып күренә,

Тактадагы гади генә сүзләр

Тирән үтеп керә күңелгә:

«Мең сигез йөз сиксән җиденче ел

Монда укыган Ленин-Ульянов».

Шул сүзләрнең көчле тәэсиреннән

Мин дә йөрдем озак уйланып.

Һәм дә кайнар, зур тойгылар белән

ВУЗ ишеген ачып кердем мин,

Вестибюльдә мине каршы алган

Иң якын бер кеше күрдем мин. 
Бу—яшь Ленин. «Әйдүк, хуш киләсең!»

Дигән кебек кулын сузды ул,

Минем белән, гүя, деканатка,

Аннан якты залга узды ул.

Актовыйда әле дә яңгырый төсле

Сходкада әйткән сүзләре,

Данлы ВУЗның паркетында һаман

Саклана күк аның эзләре...

Безнең Ленин — даһи юлбашчыбыз

Яшьлегендә шунда укыган.

Нинди бәхет: Хәзер шул залларда

 Сталинчыл яшьләр утыра!

Ленин! Ленин — илнең маяк уты,

Саф чишмәсе яшәү көченең,

Данлы Казан университеты

Горур йөртә аның исемен. 
Илһам бирә, рухландыра безне

Укуда һәм иҗат эшендә,

Кая барсаң, шунда кояш булып,

Янып тора ул баш очында.

Еллар үтәр. Мин дә ВУЗ бетергән

 Яшь белгече илнең булырмын,

Соңгы кабат таныш вестибюльдә

Аңа озак карап торырмын.

Ул да, гүя, аталарча сөеп,

Юлга озатыр мине кул болгап...

Ә юк, Ленин бөтен кешелекне

Алга илтә олы юл буйлап.