Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН — СТАЛИН МИЛЛИ ПОЛИТИКАСЫНЫҢ ТАНТАНАСЫ

КАВИ НӘҖМИ

ЛЕНИН — СТАЛИН МИЛЛИ ПОЛИТИКАСЫНЫҢ ТАНТАНАСЫ

 

Республикаларны көчле нык союзга Бөек Русь иле мәңгегә туплады. Советлар Союзы Гимныннан. Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасына утыз яшь тулды. Бу утыз ел эчендә Советлар Татарстанында эре социалистик промышленность, алдынгы техника белән коралланган күмәк авыл хуҗалыгы һәм формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар культурасы барлыкка килде. Ленин — Сталин милли политикасының тантанасы булган бу данлыклы бәйрәмне республикабызның эшчеләре, колхозчылары, интеллигенциясе зур шатлык белән, хезмәт күтәренкелеге белән каршылыйлар һәм ирекле, бәхетле тормыш өчен даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинга, бөек большевиклар партиясенә чын күңелдән, кайнар мәхәббәт тулы рәхмәтләрен белдерәләр. Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тупланган рус пролетариатының 1917 ел октябренда җиңеп чыгуы аркасында татар халкы милли һәм социаль изелүдән котылды, азат халыклар семьясында тиң хокуклы, ирекле, социалистик милләт булып яшәү теләгенә иреште. Бөек рус халкы татар халкының социализм нигезендә үз милли дәүләтен булдыруга, Татарстанның экономика һәм культура ягыннан чәчәк атуына гаять зур булышлык күрсәтте. Шуңар күрә дә ТАССР ның утыз еллык бәйрәмендә татар хезмәт ияләре бөек рус халкына һәм Советлар иленең барлык башка халыкларына иң самими дуслык сәламнәрен җибәрәләр.

Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә татар халкы үзендәге барлык рухи һәм материаль көчләрне үстерүгә чиксез мөмкинлекләр тудырган ирекле, якты дөньяга чыкты. Большевиклар партиясе, Ленин һәм Сталин татар халкының йөрәгендә сакланган пң яхшы теләкләрне тулысынча тормышка ашырдылар. Элекке «ач үлемнең куркуыннан ил елый» торган Казан губернасы урынында ачлык, ярлылык, һәртөрле изелү азабыннан мәңгегә котылган хезмәт ияләренең республикасы туды. Моннан утыз ике ел элек иптәш Сталин «Бу автономияле республика мөселман Көнчыгышы халыкларына изелүдән котылу юлын яктыртучы җанлы маяк булып хезмәт итсен», (И. Сталин, Әсәрләр, 4 том 92 бит) дигән иде. Даһи юлбашчы йөкләгән бу тарихи бурычны Советлар Татарстаны намус белән үтәде. Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы — милли мәсьәләнең социализм нигезендә, халыклар арасындагы сталинчыл дуслык нигезендә генә дөрес хәл кылынуын үзенең бөтен утыз еллык данлы тарихы белән раслады. Нинди күңелле, нинди матур хәзер безнең тормыш!

Сталин Конституциясенең якты кояшы астында яшәве, эшләве, иҗат итүе нинди зур бәхет. Без яшәгән орденлы Татарстанда хәзер ярты миллионнан артык балага белем бирүче дүрт меңгә якын мәктәп кенә бар. Күпме клублар, көтепханәләр, театрлар, кино заллары эшли, күпме газета- журнал, китап басылып таратыла. Болар барысы да халык өчен» барысы да хезмәт ияләре өчен. Республиканың фабрика-заводларында, МТСларында, нефть учакларында, колхозларында, фән лабораторияләрендә, сәнгать һәм әдәбияг коллективларында коммунизм төзү дәрте белән рухланган иҗади хезмәт кайный. Бу хезмәттәге һәрбер уңыш Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тыгыз тупланган барлык социалистик милләтләрнең бердәм Совет Ватанын тагын да ныгыта, баета, тагын да куәтлерәк ясый. Сугыш чукмарлары күпме генә котырсалар да, ирекле совет халыкларын җиңәрлек көч тапмаячаклар.

Коммунизм төзү эшеннән безне бернинди дошман да туктата алмаячак. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ничәмә ничә тапкыр сыналган тәҗрибә бу. Яшь совет властен буар өчен, совет халыкларын, шул җөмләдән татар халкын элекке коллык тормышына кайтару өчен кемнәр генә безгә һөҗүм итмәде. Интервентлар һәм акгвардеецлар, буржуа милләтчеләре һәм кулак бандалары, самурайлар һәм фашистлар... Ләкин гадел эш, Ленин — Сталин эше бу көрәшләрнең барысында да җиңеп чыкты. Дошман яулары тар-мар ителделәр. Барлык совет кешеләре, шул җөмләдән Татарстан хезмәт ияләре тыныч, иҗади эшкә тотыну мөмкинлеген батырларча яулап алдылар. Бердәм, куәтле Советлар Ватанының аерылмас өлеше булган социалистик Татарстанның утыз еллык юбилеен татар халкы, большевиклар партиясе тирәсенә тагын да тыгызрак тупланган хәлдә, зур уңышлар белән каршы ала. Аның һаман югарырак күтәрелә баручы коммунизм кояшына шатлык белән юнәлгән күзләрендә бөек Сталинга тирән мәхәббәт балкый һәм ул үзенең олы бәйрәмендә иң беренче сүзне даһи юлбашчының сөекле исеме белән башлый:

— Коммунизм төзү эшендә безне яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып, озак яшә, иптәш Сталин! Социалистик туган илне тагын да ныгыту өчен, коммунизмның тулы җиңүе өчен көчебезне аямыйча көрәшергә без сиңа вәгъдә бирәбез. Ленин байрагы астында, бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизмга, табан, алга!