Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВИ НӘЖМИ ИЖАТЫ

МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН

КАВИ НӘЖМИ ИЖАТЫ

Күренекле татар совет язучысы Кави Нәҗминең исеме киң катлау укучылар массасына күптәннән билгеле. Аның әсәрләрен укучылар яратып, тирән кызыксыну белән укыйлар. Бик күпләр аның әсәрләрен мәктәп парталарында өйрәнеп, хәзер үзләре шул әсәрләр буенча балалар укыталар. К. Нәҗми әдәбиятка гражданнар сугышы елларында, яшь Совет илен саклау өчен көчле көрәш барган вакытларда, Кызыл Армия сафыннан килде. Аның иҗаты гаять катлаулы юллар белән һәм әдәбиятның бик күп тармаклары һәм төрләре буенча үсте. К. Нәҗми үзенең беренче адымнарында ук яңага омтыла, яңа геройлар, яңа идеяләр яктырта. Иҗатының башлангыч чорында, яңа шигъри формалар эзләп, ул беркадәр ялгыш юлга баса — формализмга, реалистик совет әдәбиятына чит булган футуризм һәм имажинизм йогынтысына да бирелеп китә. Ләкин бу хәл озакка бармый, язучы партия өйрәтүләре нигезендә, үз әсәрләренең идея-художество югарылыгын күтәрүдә тырышып эшли. 1923 елларда ук К. Нәҗми татар совет әдәбиятына тиешле юнәлеш бирү өчен ялкынлы мәкаләләр белән чыга. Ул рус әдәбиятының иң алдынгы революцион язучыларыннан өйрәнеп, иҗатын һаман үстерә бара. Аның иҗатының формалашуына йогынты ясаучылар Д. Бедный, В. Маяковский, бөек пролетар язучы — Алексей Максимович Горький булдылар. 1928 елда А. М. Горький Казанда булган вакытларда К. Нәҗми аның белән беренче мәртәбә очраша, сөйләшеп, аңардан күп кенә киңәшләр ала. Һәм үзенең «Шобага» исемле хикәясен (русча тәрҗемәсен) бүләк итеп бирә. СССР халыклары әдәбияты белән, шул исәптән татар әдәбияты һәм культурасы белән дә күптәннән кызыксынып килгән А. М. Горький, үзенә бүләк итеп бирелгән бу әсәрне дә игътибарсыз калдырмый. Москвага кайткач, үзенең гаять катлаулы һәм җаваплы эшләре күп булуга да карамастан, вакыт бүлеп, әсәрне укып чыга. Кави Нәҗми иҗатына характерлы булган төп җитешсезлекләрне күрсәтеп, гадирәк итеп язарга, аңлаешлы, ачык мәгънәле сүзләр кулланырга киңәш итә. Бөек Горький тарафыннан бирелгән бу киңәшләр К. Нәҗми иҗатының дөрес юлга басуы һәм шул дөрес юлда үсүе өчен гаять кирәкле күрсәтмә булды, аңарга иҗат мастерлыгына ирешүнең туры юлын күрсәтте. К. Нәҗми үз әсәрләренә аеруча игътибар биреп, аларны мөмкин кадәр гадирәк һәм ачыграк итеп яза башлады. Элегрәк язган әсәрләрен, кабаттан бастырганда, Горький күрсәтмәләре яктылыгында, яңа баштан редакцияләп чыгарды. Озак еллар буенча К. Нәҗми Горькийның иҗатын, аның тарафыннан совет язучылары алдына куелган таләпләрне тирәнтен өйрәнү өстендә эшли. Нәтиҗәдә, иҗатының шигырь тармагы буенча «Фәридә» либреттосы кебек драматик поэмалар бирүгә, публицистика өлкәсендә татар халкының фронтовик татарларга мөрәжәгать итеп язган тарихи хатын иҗат итүдә актив катнашуга һәм бик күп сандагы пжтимагый-политик мәкаләләр язуга һәм проза өлкәсендә татар совет әдәбиятының соңгы еллардагы үсешен күрсәткән «Язгы җилләр» романын тудыруга иреште. Хәзер ул Ленин — Сталин милли политикасының тантанасы турында, халыклар дуслыгын ныгытуда, социалистик культураны үстерүдә тоткан урыны һәм роле турында яңа роман тудыру өстендә эшли. К. Нәҗми иҗатының беренче уңышлы ягы булып, үз чорының актуаль темаларына язарга омтылу тора. Гражданнар сугышының кайнар эзләре буенча ул сугыш картиналарыннан алынган эпизодларны сурәтләп бирүгә кереште. Газета, журнал битләрендә басылган очеркларының һәм хикәяләренең күпчелеге әнә шул гражданнар сугышы героикасын чагылдыруга багышланган. 1923 елда язылган «Чыныгу» исемле хикәясендә хезмәт иясе крестьян егетенең көрәш сафларында чыныга баруы күрсәтелә. Хикәянең баш герое булган Йосыф авылларына аклар кергәч, алар армиясенә эләкмәү теләге белән авыру хәлдә булган хатынын һәм карт, анасын калдырып булса да, шәһәргә китәргә уйлый. Китәр алдыннан хатынына эндәшеп:

«— Һажәр! Ә Һажәр! Кара әле. Мин шәһәргә барам. Миңа барыбер өйдә калырга туры килми. Аңлыймсың, юл табып, очратсам, кызыллар ягына да чыгармын. Шулай да син бик хафаланма! Терелергә тырыш. Ирең кая китте диючеләргә, күрше авылда диген, башка бер сүз дә әйтмә! Яме!» — ди.

Йосыфка кызыллар ягына чыгу жицел булмый. Качып барганда аклар кулына килеп төшә, үлемнән тик партизаннар ягына качып чыга алуы белән генә котыла. Бу вакытта аның авылда калган анасы белән хатынын, авыл мулласының доносы буенча, кызыллар ягына киткән кешеләрнең семьясы, дип газаплыйлар, барлык әйберләрен алып, үзләрен каядыр озаталар. Йосыф бу турыда ишеткәннән соц бөтен йөрәге белән әрнеп болай ди:

«— Мине семьясыз калдырдык дип куанганнардыр алар! Иртәрәк куану бит ул! Минем семьям хәзер иксез-чиксез зурайды бит».

Бу сүзләрдән көрәш эченнән күтәрелә барган яңа кешенең тавышы ишетелә. Социализм өчен көрәш шартларында совет кешеләрендә уяна, чыныга барган чын патриотизм тойгысы яңгырый. Шундый ук көрәш сафларында чыныккан патриотларның бер образы К. Нәҗминең 1924 елда басылган «Иң соңгысы» хикәясендә дә тасвирлана. 1920 елның башы, гражданнар сугышының кызган көннәре. Яшь совет властен саклар өчен авыллардан, шәһәрләрдән күтәрелеп, меңләрчә кешеләр үзләре теләп фронтка китәләр. Шулар арасында «киң Россиянең: Уралын, Иделен, Донбассын, Себерен үлчәгән һәм үкчәсендәге тимер дагалы авыр ботинкалар белән бөтен сукмакларын ничәшәр кат таптап үткән Серёжалар, Иваннар, Әптерүшләрэ булалар. Әптерүш кыю һәм батыр сугышчы. Ул, иң соигы чараны — ягъни үз тормышын корбан итеп булса да, сугышчан иптәшләрен коткара, сугышчан бурычны намус белән үти. Әптерүшнең батырлыгы — гражданнар сугышы кырларында йөзләрчә совет кешеләре тарафыннан күрсәтелгән патриотизмның бер күренеше һәм ул очраклы бер күренеш булмыйча, совет кешеләре өчен характерлы типик бер күренеш. Бөек Ватан сугышы көннәрендә мондый батырлыклар тагын да күбрәк һәм ачыграк күренде. Бөек рус халкының батыр улы Александр Матросовның дошман пулемёты» үз гәүдәсе белән каплап тончыктыруы, шундый ук батырлыкны — җиңеп баручы Совет Армиясе частьларына юл ачу өчен, Газинур Гафиятуллинның һәм башкаларның кабатлаулары — болар барысы да тик ирекле социалистик илне аңлы рәвештә саклау теләге белән янучы совет кешеләренә генә хас булган сыйфатлар. Иптәш Сталин безнең дошманны җиңүебездә һәм уңышларга ирешүебездә булган көчебезнең чыганагы тереклек бирүче һәм рухландыручы совет патриотизмында, ә совет патриотизмының ныклыгы Ленин — Сталин партиясенең дөрес милли политикасы нәтиҗәсендә барлыкка килгән халыклар дуслыгында булганын һәрвакытта күрсәтә килә. «Совет патриотизмының көче шуннан гыйбарәт ки, ул раса яки милләтчелек хорафатларына нигезләнмәгән, бәлки халыкның үзенең совет Ватанына тирәитен бирелгән һәм турылыклы булуына, илебездәге барлык милләт хезмәт ияләренең тугандаш дуслыгына нигезләнгән».

Кави Нәҗми язучы буларак, совет кешеләренә характерлы булган шул изге көчне дөрес аңлап, үзенең иң яхшы әсәрләрендә гәүдәләндереп килде. Менә аның шул ук гражданнар сугышы темасына язылган «Шобага» исемле әсәре. Бу хикәянең баш герое — Идел буендагы татар авылларының берсендә үскән, Кызыл Армия солдаты Хәйрулла. Ул, Украина кырларында, Украина туфрагын дошманнан азат итү өчен булган сугышларда алгы сафта торып, җанын аямыйча көрәшә. Сугышның иң көчле һәм каты вакытларында аклар кулында булган Дакар авылына крестьяннар арасына, командованиенең тапшыруы буенча, агитация белән килә. Немец һәм поляк паннары интересын яклаучы ак офицерлар башбаштаклыгыннан туйган Украина хезмәт иясе крестьяннары Хәйрулланы үз итеп, аерым җылылык белән каршы алалар, «йолдызлы шлём кигән бу егеттән крестьяннарның йөрәкләренә әллә нинди якты җепләр сузылгандай булды». Ул аларга Совет турында, Ленин — Сталин партиясе һәм Кызыл Армия турында юньләп сөйли. Крестьяннарның аңардан:

— ... Син үзең нинди халык буласың? — дип сорауларына ул кыска гына:

 — Большевик! — дип җавап бирә.

Менә шушы большевикларның массага көрәшнең бурычларын түземле аңлатулары, халыкка ышанып караулары хезмәт халкы өчен тырышуларын практик эштә раслаулары нәтиҗәсез калмый. Крестьяннар үз чиратларында Кызыл Армиягә кирәкле булган булышлыкны күрсәтәләр. Монастырьга урнашкан Кызыл Армия частьлары куркыныч астында калгач, Макар авылы крестьяны Трофим, аларга акларның басып килүләре турында хәбәр итә. «Монастырь капкасына канга буялып беткән Макар крестьяны кереп, стенага таянды.

— Братишка! Авылга аклар бандасы керде. Тизрәк бикләнегез!» — ди. Менә шушы хезмәт ияләре арасында көрәш кырында туган сыйнфый туганлык татар егете Хәйрулла белән Украина крестьяны Трофимны якынайталар, алар мәңгегә дус булып калалар. Без бу ике образның дуслыгында бөек коммунистлар партиясенең дөрес тәрбиясе тудырган һәм ныгый барган чын дуслыкның чагылышын күрәбез. Хәйрулла шул авыр елларда ук, большевик агитатор булып, массага йогынты ясый алган көчле образ. Хикәядән без аның сугыш елларындагы геройлыкларын гына түгел, илне аякка бастыру чорындагы хезмәтен дә күрәбез. Ул инде аңлы эшче, идея ягыннан бик нык үскән. Бу соңгы үсеш Хәйрулла белән Трофимның икенче мәртәбә Москвада, бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы В. И. Ленинны күмү көнендә булган очрашуларында аеруча ачык күренә.

Советлар иленең төрле почмакларыннан, меңләгән чакрымнардан килгән делегатлар арасыннан Хәйрулла үзенең гражданнар сугышы көннәрендәге дусын тиз күреп һәм танып ала. Алар ике туган күрешкән кебек күрешәләр, бергәләп Ленинга соңгы сәламнәрен һәм аның юлыннан барырга чын күңелдән вәгъдәләрен бирәләр. «... Хәйрулка белән Трофимның күзләре электрик лампасы кебек очкынланып, Ленинга һәм аның табуты янында, баш очында, иң җаваплы посттагы кызылармеец кебек, төз басып торучы Сталинга төбәлгәннәр. Аларның иреннәре буйлап ниндидер сүзләрнең сызыклары хәрәкәтләнеп тора кебек тоела. Бу сызыклар:

— Ленин, ...без синең теләкләрне өскә чыгарыр өчен көрәшкә чыктык, шобага салдык. Шобага бурычның зурлыгын, бөеклеген күрсәтте...

— Тыныч бул, Ленин, үтәрбез! Бу бөтен хезмәт ияләренең Ленин алдында, Сталин белән бергәләп биргән уртак антлары иде. Бу анттан — Хайрулла белән Трофимның дуслыгы тагын да цементлана төште һәм аларның күзләрендә дә шушы дуслыкның көчле ялкыны, шушы бөек антны бергәләп үтәү хәзерлегенең тирән билгеләре чагылып үттеләр!»

Кави Нәҗми хезмәт ияләрендә үзләренең юлбашчыларына көннән-көн киңрәк үсә барган мәхәббәт һәм хөрмәтне шигъри әсәрләрендә дә уңышлы чагылдыра килде. Моңарга аның шул беренче иҗат чорында ук язган «Канлы көннәр», «Юлбашчы үлгәч», «Унөч» дигән шигырьләре мисал булып торалар. «Юлбашчы үлгәч» шигырендә ул, тирән дулкынланып, болай яза:

Ленин тормый...

Менә киң маңгае...

Җыерчыклар — көрәш юллары...

Менә куллар — һәрбер тамыр белән

Тормыш җебен, завод улларын

Октябрьга таба җитәкләгән

 Көчле куллар... табут эчендә...

Менә керфекләре... Бу күзләрдән

Көрәш угы туймый эчелгән.

«Унөч» исемле шигырендә шул ук теманы дәвам иттереп К. Нәҗми болай ди:

Заводларда Ленин наборы,

Җыелыш ачты...

...Җир әйләнә

Көрәш гудокларын бергә җыйган

Тормыш язында,

Тормыш үзе көрәш утын эчә,

Шул утлардан «Ленин» язылган. 

Иптәш Сталин: «Әгәр дә рус пролетариатына элекке Россия империясенең изелгән халыклары тарафыннан теләктәшлек һәм булышлык, күрсәтелмәгән булса иде, Россиядәге революция җиңә алмаган булыр иде һәм Колчак белән Деникин тар-мар ителмәгән булыр иде»,—дип язды. Менә шул безнең җиңүләребезгә булышлык иткән, күп милләтле совет халыкларының бер кешедәй булып көрәшүләре К. Нәҗминең «Яр буенда учаклар» дигән хикәясендә җанлы образларда шактый киң күрсәтелә. 1928 елда басылып чыккан бу әсәрендә дә әле К. Нәҗми гражданнар сугышы темасына язуын дәвам иттерә. Урта Идел шәһәрләренең берсендә дошманга каршы көрәшкә «Эшче яшьләр батальоны» төзелә. Бу отрядның башында Москва эшчеләре арасыннан революцион эшкә күтәрелгән комиссар Петров һәм гражданнар сугышы батыры тәҗрибәле коммунист-командир Тарасов тора. Авторның гаять җылы һәм ышандыргыч итеп сурәтләгән бу образлары укучылар алдына чын совет командирлары сыйфатында килеп басалар. Аларның үзләренә буйсынган солдатларга аталарча һәм ягымлы мөнәсәбәтләре, кайгыртучаңлыклары һәр адымнарында күренеп тора. Тарасов отряд белән беренче танышканда ук анда булучыларның күпчелегенең исем һәм фамилиясен һәм аларның нинди бурычларны үтәргә хәзерлекле сәләгләре булулары турында игътибар белән сораша. Сугышка хәзерлек эшеннән буш вакытларында кызылармеецларның тормыш шартларын һәм ялларын кирәгенчә оештыруга әһәмият бирә. Командирның ягымлы мөнәсәбәте, үз чиратында, отрядта булучыларның аңарга ышанычын һәм мәхәббәтен арттыра. Аның сугышчан заданиеләрен һәркем шатланып һәм намус белән үти. Отрядта шундый иптәшлек атмосферасы булу эшче яшьләр батальонына авылдан килеп кушылган, хикәянең баш образларыннан берсе булган Тимербай Җәгъфаровны да бик тиз үз эченә ала. Ул кыска гына вакыт эчендә батальонның иң җаваплы йомышларын актив үтәүчеләрнең берсе булып китә, һәм сугыш кырларында көрәш барганда батырлыклар күрсәтеп, үзе дә отряд командиры булуга күтәрелә. Автор үзенең геройларын үсештә күрсәтүгә зур әһәмият бирә. Тимербай үзенең үсешендә, беренче чиратта, большевик комиссарның ярдәмен күрә, үзенең аңарга бурычлы булуын аңлый. Танышлары белән күрешкән вакытта сугыш эпизодлары искә алынса, ул иң элек үзенең иптәшләре, бергә көрәшкән командирлары турында сөйли. «Бар иде менә безнең Петров дигән иптәш. Кеше дисәң дә кеше иде... Шул булмаса, бәлки мин аңгы-миңге булып тик йөри бирер идем. Мине ул бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Хәзер үзен Стенка Разин полкына комиссар итеп куйдылар... Безнең иптәшләрдән Тарасовны беренче сугышта үтерделәр, Орловага Чиләбе төбендә пуля тиде. Госпитальдә әле ул хәзер. Бик батыр кыз иде. Михачны Балтик флотына чакырып алдылар... Мине әнә шул Стенка Разин полкының биредәге отрядына билгеләделәр. Вот, Җамалый абзый, эшләр ничек тора. Хәзер без монда өч көн ял итәбез дә, тагын китәбез», ди.

Бу хикәядә Ленин — Сталин төзегән Совет Армиясенә характерлы булган сыйфатлар: командирлар белән солдатлар арасындагы якынлык, төрле милләт арасындагы дуслык һәм туганлык, Совег дәүләтенә һәм аның җитәкчеләренә бирелгәнлек чагылдырыла. һәр солдат азатлык өчен көрәшүен, тарихи кирәкле эш икәнен аңлап хәрәкәт итә, алларында торган дошманның барлык хезмәт ияләренең дошманы булуын төшенеп, аны юк итү өчен сугыша. Без моны хикәядә Тимербайның отряды белән ялга туктаган вакытында, алариы җиңү белән котлап, тирә-як авыллардан җыелган крестьяннарга сөйләгән реченнән дә ачык күрәбез. Ул анда: «— Иптәшләр! Безнең Кызыл Армия, кайсыдыр ки, алпавытларга, буржуйларга каршы сугыша. Алпавытлар, буржуйлар, кулаклар... безнең өскә яңадан иске режимны кайтарырга телиләр...»— дип, мөрәҗәгать итә.

Хикәядә шул иске тормышны кайтарырга, хезмәт ияләрен яңадан коллыкка төшерергә маташучыларның берсе булган кулак Ишмуратов образы бирелә. Бу образда автор җиңелүче дошманга характерлы якларны оста күрсәтә алган. Бигрәк тә аның халык массасында таянычы булмавы реаль күрсәтелгән. К. Нәҗминең «Зәңгәр сукмак» (1929 ел) һәм «Кояшлы яңгыр» (1930) хикәяләре яңа темага— колхозлашу темасына багышланган. Болар шушы гаять мөһим һәм актуаль теманы татар совет прозасында, беренче буларак, күтәргән әдәби әсәрләр. Автор үзенең бу хикәяләре белән киң күпчелек хезмәт ияләрен сыйнфый дошманның мәкерле планнарыннан сакланырга өйрәтә, колхоз хәрәкәтенең, дошманның нинди генә каршылыклар күрсәтүенә карамастан, җиңә баруын һәм җиңәргә тиешлеген образларда күрсәтеп раслый. «Зәңгәр сукмак» хикәясендә сурәтләнгән вакыйга, нигездә, 1927— 1928 еллардагы авыл картиналарын, андагы сыйнфый көрәш эпизодларын бирүне күздә тотса да, автор башта геройларның элек булган хәлләре белән дә укучыларны кыскача таныштырып уза. Без әсәрдә тулы бирелгән Мәдинә образында шәһәр бистәләренең берсендә туып, бала вакытында ук ата-аналары үлеп ятим калгач, приютларның берсендә үскән, тик революциядән соң гына кичке курсларда укып, белемен, культура дәрәҗәсен күтәрә алган, Казанга ак чехлар басып кергәч, иң якын иптәшенең атылу кайгысын кичергән, соңыннан дошманнан үч алу нәфрәте белән дәртләнеп, үзе дә гражданнар сугышында актив катнашкан геройны күрәбез. Мәдинә гражданнар сугышында гына түгел, авылны культура ягыннан үстерү, аның үсүенә комачаулык иткән кулакларга каршы көрәшүдә дә зур һәм кыю эшчәнлек күрсәтә.

Хикәядә без «Мәдинәнең... балаларны гына түгел, зурларның да байтагын укырга-язарга өйрәтүен, уку өен оештыруын, шунда аның Ленин — Сталин партиясенә чиксез тирән һәм якты мәхәббәт белән сугарылган сүзләре нәтиҗәсендә күп кенә ярлы, урта хәлле крестьяннарның колхоз төзергә җыенуларын, ике авыл арасындагы милли дошманлыкны бетерү юлындагы эшләрен» күрәбез. Ләкин Мәдинәгә бу эшләрне үтәү гаять авыр була. Ул вакытларда авыл кулаклары бетерелмәгән, совет учреждениеләренә сырышкан сыйнфый дошман элементлары да аларга булышлык күрсәтәләр. Ләкин Мәдинә авылда бер үзе генә түгел. Анда Батырша Миңлегалиевлар һәм башкалар бар. Батырша образында без Кызыл Армия сафларында чыныгып кайткан, үз тирәсенә ярлыларны оештырып, аларны кулакларга каршы көрәшкә һәм колхоз төзү эшенә оештыра алучы коммунист-җитәкче образын күрәбез. Ул күрше рус авылы советы председателе Дмитрий белән бергәләп кыш буенча колхоз оештыру артыннан йөри, һәм нәтиҗәдә 1928 елның язында ике авыл арасына күпер салырга жыелган, рус һәм татар авылларыннан килгән хезмәт ияләренә төзеләчәк колхозның перспективасы турында түбәндәге фикерләрне сөйләп бирә: «Зәнгәр сукмак турында әйтәсеңме, бабай?.. Менә хәзер без бу сазлыкларны киптерәбез. Инеш тирән генә бер канаудан җәй буенча агып торыр. Элекке сазлыклар киптерелеп, алар өстеннән ике авыл арасына сукмак салыныр. Канау өстендә нык кына күпер булыр, һичбер нинди ташкынның ул күперне җимерергә көче җитмәс. Ә аннан соң сукмакның икс читенә хуш исле зәңгәр чәчәкле сирень агачлары утыртылыр. Без шул зәңгәр сукмактан олы юлга — коммунизмга чыгарбыз», — ди. Хикәя «Ямансаз» һәм «Заболотный» авылы хезмәт ияләренең бергәләшеп колхоз төзүе белән һәм сыйнфый дошман таянычы булган, совет 
учреждениеләренә елышкан Әнәс Галимуллиинарның фаш ителүе, кулга алынуы белән тәмам була. Автор бу хикәясендә дошманмын мәкерле планнарын ачуы белән беррәттән, шунда ук җиңүче көчләрне һәм хезмәт массасының активлыгын күрсәтә. Мәдинә, Батырша һәм Дмитрий образларында авылны социалистик рельска күчерү эшенә чын күңелдән бирелгән беренче карлыгачларны бирә. «Кояшлы яңгыр» хикәясендә авылны колхозлаштыру процессының тагын да катлаулырак һәм тарихи борылыш еллары чагылдырыла. Автор художество образлары аша сурәтләп, иптәш Сталинның тарихи мәкаләсе колхозларны ныгытуда һәм үстерүдә нинди зур, хәлиткеч роль уйнавын бик ачык күрсәтә. Хикәядә кыска, ләкин гаять жы- лы итеп сурәтләнгән Нигъмәт Сәлимов образы бар. Бу образ йөзендә без тәҗрибәле, үз эшен белә торган, совет работникларына хас булган, хезмәт ияләрен тарихи борылышлар вакытында җитәкләп баручы кешене күрәбез. Нигъмәт беренче уңышлардан исереп, административ юлга басып, ялгышлыклар ясаган Садрыйның киресе буларак, җыенда халык массасы белән сөйләшкәндә үзен тыныч тота, крестьяннарның сорауларына түземле рәвештә, гаять уйлап, аңлаешлы итеп җавап бирә. Дөрес, бу вакытларда да әле колхоз оештыру эшләре тыныч ют белән генә бармый. Авылда яшеренеп «калган сыйнфый дошман калдыклары, колхоз төзүне булдырмау өчен, соңгы тыпырчынуларын этләп карыйлар. Төрле корткычлыклар, ут төртүләр, колхоз активына каршы яшерен террорлар оештырырга керешәләр. Хикәядә бу момент та күрсәтелә. «Кояшлы яңгыр» хикәясендә шәһәрнең авылга ярдәмен чагылдырган бик матур күренешләр бар. Комсомолец Сирай — колхозга «Урак-чүкеч» заводы эшчеләре тарафыннан эш сәгатьләреннән тыш вакытта ремонтланган һәм колхозга бүләк итеп җибәрелгән тракторда кайтып төшә. Аны бөтен авыл халкы — карты һәм яше каршы ала, укытучы Роза җитәкчелегендә җыелып килгән мәктәп балалары «Интернационал» җырлыйлар. Кави Нәҗми үзенең, хикәяләрен, һәрвакытта диярлек, баш героеның халыкка мөрәҗәгатен бирүе белән тәмам итәргә ярата. Бу хикәясендә дә ул, шул алымын кабатлап, хикәяне Сирайның патриотик сүзләре белән бетерә. Авторның бу алымына публицистикага артык бирелеп китүнең нәтиҗәсе дип карарга да мөмкин булыр иде. Ләкин ул чорның яңа баштан юл ерып бару чоры, һәрнәрсәне яңадан кору еллары булуын искә алганда, моның котылгысыз булуы да аңлашыла. Чөнки колхоз төзелешенә димләүче агитаторлар шикелле үк, Кави Нәҗми дә бу хикәяләре белән аңлату эшләре алып бара һәм үз фикерен мөмкин кадәр ачыграк рәвештә халыкка җиткерергә тырыша. Бу алым заманы белән акланса да, художество алымы буларак, әлбәттә, Кави Нәҗминең осталыгын күрсәтми. Киресенчә, бу алым — ягъни фикерне образлар аша әйтүгә генә ышанмыйча, аны турыдан-туры публицистик тел белән бирү аның әсәрләренең художество кимчелеге булып тора. Шуның аркасында аның типлары дә әле чын мәгънәсендә тулы эшләнеп җитә алмаганнар. Кайбер урыннарда бөтенләй схематик бирү һәм һаман да темасы өчен турыдан-туры бәйләнеше булмаган өстәмә эпизодлар кертү (мәсәлән, бу хикәядә Казандагы «барабызчылар» турында артык озын итеп туктау һ. б.) дәвам итә. Иптәш Сталин язучыларның иҗатын тикшергәндә андагы аерым җитешссзлскләрне тәнкыйть итү белән бергә, беренче чиратта, әсәрнең төп юнәлешенең дөрес булуына әһәмият бирергә кирәклек турында өйрәтә. «Разве ценность брошюры определяется отдельными частностями, а не ее общим направлением? Знаменитый писатель нашего времени тов. Шолохов допустил в своем «Тихом Доне» ряд грубейших ошибок и прямо неверных сведений насчет Сырцова, Подтёлкова, Кривошлыкова и др., но разве из этого следует, что «Тихий Дон» — никуда негодная вещь, заслуживающая изъятия из продажи? В чем состоит достоинство брошюры т. Микулиной? В том, что она популяризирует идею соревнования и заражает читателя духом соревнования. В этом суть, а не в отдельных частных ошибках» Кави Нәҗминең колхозлашу темасына язган хикәяләренең дә кыйммәтен һәм тарихи әһәмиятен билгеләгәндә, аларпың төп юнәлешләренең дөрес булуларыннан һәм колхозлашу идеясен үз вакытында ук популярлаштырган әсәрләр булуларыннан чыгып бәялибез. Бу яктан караганда аның әсәрләренең рольләре зур булды. В
КП(б) Үзәк Комитетының 1932 елдагы «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңа баштан кору турында»гы тарихи карары совег әдәбиятының үсүе, яңа баскычка күтәрелүе өчен зур этәргеч булды. Шушы карар нигезендә Татарстанда язучылар оешмаларын яңа баштан корып җибәрү эшләрендә Кави Нәҗми актив катнашты. 1934 елда Москвада Совет язучыларының беренче съезды булды. К. Нәҗми шул тарихи съездда Татарстан язучыларыинан делегат булып катнашты һәм А. М. Горькийның тәкъдиме буенча, союздаш республикалар рәтеннән съездның көн тәртибенә татар совет әдәбияты турында кертелгән докладны ул ясады. Шул көннәрдән башлап К. Нәҗми тагын да кыюрак һәм уңышлырак адымнар белән совет әдәбиятының төп методы булган социалистик реализмны үзләштерә барды. Съезддан кайткач, ул Татарстан язучыларын идея ягыннан тәрбияләү, съезд карарларын массага җитештерү эшенә зур игътибар бирде. Бигрәк тә аның бу вакытларда буржуа милләтчелеге калдыкларына каршы көрәшкә язучыларның игътибарын туплавының әһәмияте зур булуын әйтеп китәргә кирәк. К. Нәҗми иҗатында күтәрелә барган үсеш аның Ватан сугышы елларындагы иҗатында тагын да ачыграк, җиңүче көчләрне, Совет Ватанына чын күңелдән бирелгән патриотларның образларын сурәтләп бирүдә күренде. Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми совет халкының героикасын гәүдәләндергән күп сандагы публицистик мәкаләләр, очерклар, лирик шигырьләр һәм поэмалар белән чыкты. Сугышның беренче елында ук дошманны җиңү өчен көрәш фронтына басып, анда геройлык күрсәткән тупчы Сөләйман («Тупчы Сөләйман» хикәясе, 1941 ел), ире, улы һәм килене сугыш кырларында көрәшеп йөргәндә, монда иренең дә, үзенең дә станогында батырларча эшләүче Хәят апа («Хәят апа» поэмасы, 1941 ел), сугышта төз атуы белән менләгән дошманны рәхимсез юк итеп, җиңүне якынайтучы Мәрдән («Снайпер Мәрдән» поэмасы, 1943 ел) образлары татар халкының патриотлыгын, үзенә социаль һәм милли азатлык алып биргән Совет хөкүмәтенә иксез-чиксез бирелгәнлеген гәүдәләндерүче типлар булдылар. Бу әдәби образларны тудыруында Кави Нәҗминең социалистик реализм методын уңышлы үзләштерә баруы һәм чын мәгънәсендә талантлы сүз художнигы булуы «күренде. Большевик язучы тарафыннан иҗат ителгән һәм алдынгы совет кешеләренең шул авыр еллардагы кичерешләрен, тойгыларын чагылдырган ул поэмаларының аерым строфаларын бүген дә дулкынланмыйча укып булмый. Менә шулардай кайбер мисаллар:

— Хәят, җаным! Миңа ачуланма;

Кайта алмам бәлки тиз генә,

Адәм каны эчеп котырган

Дошман керде илнең чигенә. 

Камилләрнең пагранзаставасын

Каушатмады ләкин бу һөҗүм,

Аңар булышучы партизаннар

Отрядына кердем мин үзем.

Намус өчен,

Халык бәхете өчен,

Безнең белән бергә

Бер постта —

Кулга корал алып, безнең килен

Наталья да керде сугышка.

Менә бу юлларда миллионлаган совет кешеләренең, бөтен семьялары белән сугышның беренче көненнән үк көрәш эченә ташланулары — картының, яшенең, хатынының-кызының, гомумән фронтның һәм тылның — барысының да тик бер интерес белән генә януы чагыла. Бөтен семьясы сугышка керүе турында иреннән хат алган Хәят апа да үз өлешенә төшкән бурычны намус белән үти, ике станокта эшләүгә күчә. 

Хәят эшли,

Аның йөзенә,

Ярым җитди,

Ярым елмаеп,

Карап тора яңа рәсемнән

Юлбашчының таныш чырае,

Һәм ул хәзер Хәят апага

Әйтер төсле булып күренә;

— Эшең беткәч хат яз,

Ә мин аны тапшырырмын батыр иреңә.

Чыннан да бу строфалар авторның совет кешеләрен берләштергән, аларның өмет йолдызы булган бөек юлбашчыларына «күңелләрендә бик тирәндә саклаган иң якын хисләрен гәүдәләндерә алуын күрсәтә һәм үзенең дә, художник буларак, патриотик тойгыларын сурәтләп бирергә көче һәм сәләте булуы турында сөйли. Кави Нәҗминең Ватан сугышы елларында иҗат иткән зуррак поэтик әсәрләреннән тагын «Фәридә» поэмасын алырга кирәк. Автор бу әсәрендә шигырьгә салып язылган сәхнә әсәренең матур үрнәген бирә. К. Нәҗми Ватан сугышы елларында Татарстан улларының фронтларда күрсәткән геройлыклары турында материал җыюга зур көч куйды. Әле сугыш барган вакытларда ук турыдан-туры фронтта катнашкан журналистлар белән бәйләнешкә кереп, күп кенә материал туплый алды. Нәтиҗәдә сугышның тәмамлануының беренче елында ук рус һәм татар телләрендә «Батырлар китабы» басылып чыкты. Социалистик илне фашистлардан азат итүдә күрсәткән геройлыклары өчен «Советлар Союзы Герое» дигән мактаулы исемне алган патриотларыбызның данлыклы юлын һәм якты образын гәүдәләндергән бу китапның тудырылуы К. Нәҗми инициативасы белән башланды, ул аның төзүчеләреннән берсе һәм редакторы да булды. К. Нәҗми безнең язучыларыбыз арасында тарихи вакыйгаларны тирән белүе белән аерылып тора. Ул безнең культура һәм әдәбиятыбызның, бигрәк тә революцион-демократик җәмәгатьчелек фикеребезнең туу һәм үсеш тарихын яхшы белә һәм бөек рус халкының татарларга, аның культура һәм әдәбияты үсешенә уңай йогынты ясаганын күрсәткән күп кенә мәкаләләр язды. Бу момент аның хикәяләрендә дә тулы һәм реалистик гәүдәләнде. Без моны аның соңгы әсәре булган «Язгы җилләр» романында аеруча ачык күрәбез. Татар хезмәт ияләре үзләренең өлкән туганнары булган бөек рус халкы белән күптәннән инде бергә тормыш «кичереп, чит ил басып керүчеләренә каршы барган сугышларда бер сафта торып батырларча көрәшеп килде. Уртак Ватанда, бер туфракта яшәгән халыклар арасында хезмәт һәм көрәш процессында ныгый барган шул дуслык безнең язучылары- быздан беренче мәртәбә мәгърифәтче К. Насыйри тарафыннан күрсәтелә башлады. Халык шагыйре Г. Тукай, татар телендә пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләрен бирүче Г. Коләхметовлар үзләренең иҗатларында халыклар дуслыгы идеясен популярлаштыручылар булдылар. Бу уңайлы һәм кирәкле традицияне татар совет әдәбиятында уңышлы дәвам иттерүче һәм күренеклесе булып Кави Нәҗми тора. 1944 елның 9 августында ВКП (б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны 
яхшырту чаралары турында»гы карары чыкты. Ул карарда Татарстан тарихчылары һәм язучылары алдына кичекмәстән үтәлергә тиеш булган бик мөһим бурычлар куелган иде. Шул мөһим бурычлардан берсе итеп, халыклар дуслыгы темасын өйрәнүгә, «чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга, алпавытларга һәм капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук Совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга» («Пропагандист» журналы, 1944 ел, № 8) тарихчыларыбызның һәм язу- чыларыбызның аеруча игътибар бирергә тиешлекләре әйтелгән иде. Татар совет язучыларының бер өлеше бу тарихи карардагы күрсәтмәләрне үтәүдә шактый зур эшчәнлек күрсәттеләр. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романын шул бурычларны үтәүне күздә тотып язылган әсәр дип санарга кирәк. Язучы бу әсәрендә халыклар дуслыгы идеясен тагын да тулырак сурәтләргә, аны образларның конкрет эшләрендә, хәрәкәтләрендә яктыртып бирүгә омтыла. Романда, Үзәк Комитет карарында күрсәтелгәнчә, рус һәм татар хезмәт ияләренең царизмга, гомумән эксплоататорларга каршы бергәләп алып барган көрәшләре чагылдырыла. Роман XIX йөзнең 70 нче елларында ук булып узган крестьяннар күтәрелеше эпизодларыннан
«Тигәнәле» һәм «Бездна» вакыйгалары турында хикәя итүдән башланып китә. Аннан без ике өяздә яшәгән ике милләт халкының — рус һәм татар крестьяннарының, әле стихияле төстә булса да, үзләренең дошманнарына бер үк юнәлештә каршылык күрсәтүләрен күрәбез. Патша хөкүмәте шартларында авылда да һәм шәһәрдә дә хезмәт ияләре өчен якты тормыш юк. Алар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр искиткеч авыр шартларда эшлиләр, якмаган салкын өйләрдә, юеш подвалларда ачлы-туклы яшиләр. Романда сурәтләнгән Раушана, Ксения, Мостафа һ. б. образлар аша без шул иске тормышның әле тик аерым эпизодларын гына очрата алабыз. Шулай да без ул тормышның хезмәт ияләре өчен ни дәрәҗәдә авыр булганын бик ачык күрәбез. Шул авыр тормыш, үз чиратында, хезмәт ияләренең эксплоататорларга каршы нәфрәтен көчәйтә, протестларын китереп чыгара. Көрәш озак һәм күп еллар буенча туктаусыз бара. Ленин һәм Сталин иптәшләрнең Россиядәге революцион көчләрне берләштерү өстендә армый- талмый эшләүләре, Ленинның «Искра» газетасы аркылы бердәм политик җитәкчелекне тормышка ашыра башлавы нәтиҗәсендә дошманга каршы политик көрәшне оештырырга мөмкинлек ачыла. Казан эшчеләре арасында да политик көрәш көчәя. Бу момент романның геройлары — шул вакытның алдынгы революционерлары характерын гәүдәләндергән Халявин һәм Айвазовлар аша күрсәтелә. Бакуда иптәш Сталин җитәкчелегендә оештырылган политик демонстрацияләр тәэсирендә Казан эшчеләре дә күтәреләләр һәм шул көрәштә рус, татар эшчеләре бер сафта күренәләр. К. Нәҗми Алексей Халявин образында рус пролетариатының авангардлык ролен, Россиядәге барлык хезмәт ияләрен көрәшкә оештыручы зур көч булуын көчле итеп бирә алган. Әсәрдәге Гәрәй белән Гриша образларында — эшче районнарында төрле милләт халыклары балаларының яшьтән үк бергә туганнарча үсүләре күрсәтелә. Гәрәйне бай малайлары — шәкертләр җәберлиләр, кыйныйлар. Шул вакытта аңа ярдәмгә килүче Гришаның абыйсы була. Алар шул көннән башлап авыр көннәрне бергә уздыралар. Гриша Гәрәйне хәреф танырга өйрәтә, иң авыр вакытларында юатучысы, аңа булышлык итүчесе була. Гәрәй белән Гриша аталары һәм агалары япон сугышында чагындагы авыр еллардан башлап бергә булалар, зур кыенлыклар белән үсәләр, көрәшче булып җитешәләр һәм 1917 елда 
Казанда Совет властен урнаштыру өчен барган көрәш көннәрендә революциянең актив солдатлары булып катнашалар. Бу романда татар һәм рус хезмәт ияләренең якын дуслыгы, какшамас туганлыгы бнк күп урыннарда, төрле күренешләрдә бирелә. Роман татар халкының бөек рус халкы ярдәмендә, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә чын азатлыкка ирешүен тасвирлый. Патша монархиясенә, гомумән эксплоататорларга каршы Казан хезмәт ияләренең рус пролетариаты ярдәмендә большевиклар җитәкчелегендә уздырган көрәш тарихын нигездә дөрес гәүдәләндергән, бик күп тарихи әһәмиятле вакыйгаларны эченә алган бу романның кимчелекле яклары да бар. Ул кимчелекләр, беренче чиратта, авторның уңай образларны калку куеп бирү кирәклеге бурычын тиешенчә үти алмавында күренә. Моңарга мисал итеп романда Алексей Халявин, Андрей Петрович һәм Хәсән Айвазов образларының бик кыска һәм эпизодик рәвештә генә сурәтләнеп бирелүен күрсәтергә кирәк. Әсәрдә хикәя итеп бирелгән кадәресеннән генә әле укучылар ул геройлар турында тулысыича күз алдына китерә алмыйлар. Аларның революцион эшләре, бигрәк тә эчке психологик кичерешләре тиешенчә ачылмый кала. Ә бит художество әсәрләре өчен бу иң беренче һәм иң кирәкле булган шарт. Беренче рус революциясе һәм аннан соң башланган реакция елларында булган революционерлар образларын татар демократик әдәбиятында Г. Коләхметов үк күрсәтә башлаган иде. Ул үз вакытының патша цензурасы ш артлары нда уңай образларын өзек-өзек кенә күрсәтергә мәҗбүр булды, табигый, тулы эшләнгән революционерлар характерын һәр ягы белән ачып күрсәткән типлар тудырып калдыра алмады. Тарихи документлар белән таныш булган Кави Нәҗми иптәштән укучылар, бнк хаклы рәвештә, үзләренең эш-хәрәкәтләре, характерлары белән ачык гәүдәләндереп бирелгән типлар тудыруын сорыйлар. Ә ул, язучы буларак, үзе сурәтләгән образларны тулы канлы, күренекле итеп бирүне булдыра ала. Без аны Кави Нәҗминең шул ук романында иҗат иткән Юныс Вәлишин һәм Мөбәрәкша Хәлилов образларының бирелүендә ачык күрәбез. Боларда автор бу тискәре образларның типик характерларын тулы итеп һәм гаять оста ирония белән күрсәтә алган. Ләкин, шунда ук, авторның тискәре образлар тормышкөнкүрешен кирәгеннән артык детальләп язуга күп бирелә. Анда тормышны танып-белү ягыннан әһәмияте булмаган күренешләр бербер артлы тезелеп китәләр. Мәсәлән: 144— 146 битләрдә пунәтәй Камалиның ишек алдындагы мунчага урнашкан кустарьларның авыр тормышын автор күрсәтеп китәргә уйлый. Каршы килмибез, бу кирәк. Ләкин шулар арасыннан бер төрек кустарен аерып алып, аның Камали хатынына кучер булып йөрүен, бистә картларының аңарга булган мөнәсәбәтен озын итеп сөйләп күрсәтү нигә һәм кемгә кирәк? Шулай ук Камали кызы Сәрвиназның юләрләнеп йөрүе картинасын бирү дә урынлы түгел. Әгәр дә автор аны бай кызы булганы өчен тәнкыйть итәргә уйласа, нинди дә булса җәмгыятькә, кешеләргә иткән зарарлы эше белән бәйләп бирсә, бер эш иде. Ул вакытта без аны укучыларга эксплуататор сыйныф кешеләренә нәфрәтне көчәйтүгә ярдәм итә торган эпизод дип аңлар идек. Ә аның акылга сай булуы аркасында урамда саташып йөрүе һәм беренче очраган мәчене өйгә алып кайтуы турында хикәя итү социаль эчтәлекле тарихи романны укырга керешкән укучыларны, әлбәттә, канәгатьләндерә алмый. Киресенчә, авторның бу алымы әсәрне кирәксез детальләр белән чүпләүгә генә китерә. «Язгы җилләр» романы конкрет тарихи шәхесләрне алып сурәтләүгә багышланган әсәр түгел. Бу яктан караганда аның авторына бик үк конкрет таләпләр куеп та булмый. Ләкин шулай да без әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның чорын һәм урынын беләбез. Хәтта автор безгә революцион көрәштә катнашкан кайбер тарихи шәхесләрнең исемнәрен дә теге яки бу уңай белән искә төшереп уза (X. Ямашев, Тукай, Гафур учитель һ. б.).
Менә шунда инде тагын бер сорау туа. Алар турында шул искә төшереп узу белән генә канәгатьләнергәме, әллә аларның реакциягә каршы көрәшен чагылдырган материалларны тулырак урнаштырырга кирәк идеме? Безнеңчә, Казанда барган революцион көрәш тарихын биргәндә, бигрәк тә шул елларда татарлар арасында таратылган революцион прокламацияләрне романга документаль рәвештә теркәгәндә, шул прокламацияләрне тәрҗемә итүче, эшчеләр арасында актив таратучы, митингларда һәм маевкаларда беренче сафта торып катнашучы тарихи геройларның кайбер эшләрен тулырак күрсәтергә мөмкин иде. К. Нәҗми, югарыда әйткәнебезчә, вакыйгаларны күп белгәне шикелле, ул вакыйгаларны тасвирлап бирергә кирәк булган тел сурәтләү чараларына да тиешенчә ия. Аның бу романыннан, һичшиксез, татар теленең тулы сүзлеген төзергә алынган фән эшчеләре дә сүз байлыгының бер чыганагы итеп файдаланачаклар. Ул, һичшиксез, үзе хикәя иткән тормыш күренешләрен укучылары алдына картиналы итеп китереп бастыра ала. Без бу мәкаләдә аның тел байлыгын һәм стиле өчен характерлы булган уңай мисалларны китереп торуны артык саныйбыз. Чөнки аларны укучылар коллективы яхшы белә. Тик Тукай бер хезмәтендә әйткәнчә, чәчәкләр букетын чүпләп торган кычытканнар — кирәксез сурәтләү чараларының «кертелүе турында тагын бер мәртәбә авторның исенә төшереп узасыбыз килә. Менә авторның чагыштыру өчен китергән кайбер җөмләләре. Без аларны уңышлы дип әйтә алмыйбыз: «Гүя, бистә өстеннән койрыклы йолдыз үтеп китте» (150 бит). «Бакча эчен үзенә аерым сихри дөньяга ошатып җибәрәләр» (116 бит).

Бу җөмләләрнең авторның үз сүзләре булуын искә алганда, аларның уңышсыз булуы тагын да ачыграк күренә. Чөнки шул кадәр сүз байлыгына ия булган Кави Нәҗминең игътибар беләнрәк уйласа, андый кирәксез төшенчәләрне биргән җөмләләрдән башка да сүз табу мөмкинлеге зур. Хәтта персонажларның сөйләмнәрен биргәндә дә архаик сүзләр һәм реакцион төшенчәләр биргән җөмләләр «кулланудан сакланырга кирәк. Мәсәлән, «Борынгылар белеп әйткән шул: бала — бәла...» (43 бит). «Анда бүген 
гарасат, мәхшәр...» һ. б. Без бу кыска мәкаләдә Кави Нәҗми иптәшнең әдәби-культура эшчәнлегендә зур урын тоткан татар совет җәмәгатьчелеген тәрбияләүдә аның оригиналь әсәрләре шикелле үк әһәмиятле булган рус классик әдәбиятын тәрҗемә итү һәм популярлаштыру буенча булган почётлы эшчәнлегенә туктый алмадык. Аның бу кирәкле эшчәнлеге һәм балалар әдәбияты буенча булган бай иҗаты аерым тукталуны — икенче бер мәкалә язуны сорый.