Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИРТӘНГЕ ЭШ 

ГАРИФ ГАЛИЕВ

ИРТӘНГЕ ЭШ

Вакыт соң иде инде. Җыелыш Талип турында бик кискен карар кабул итеп таралды. Урман полосасындагы берничә төп агачның имгәнүе турындагы бу мәсьәлә шушы кадәр җитди төс алыр дип Талип уена да китермәгән иде. Ләкин халык үзенекен итте — Талипка каты шелтә бирделәр һәм штрафка тарттылар. Шелтә бирелмичә, штрафка гына тартылган булса, бер хәл иде, ләкин җыелыш мәсьәләгә бик җитди карады, һәм Талип өчен иң авыры да гомуми җыелыш исеменнән каты шелтә алу иде. Өстәвенә ни өчен бит әле!

Урман полосасындагы агачларны имгәткән. Күз алмасы кебек саклап үстерелә торган полосага көтү керткән! Ул үзенең гаебе зур икәнлекне аңласа да, каты шелтә бирелү белән һич кенә дә кушыла алмый иде. Шуның өчен булса кирәк, җыелыштан ул бик ярсып чыкты.

 — Биш бөртек агач өчен ни кыланырга белмәдегез, ачуыгыз тәмам кабарып җиткән икән, — диде җыелыштан кайтышлый үзенең күршесе Хәмзәгә үпкәләү тавышы белән.

— Син биш төпне имгәтсәң, мин бишне, өченче берәү тагы бишне... Ул ничек була инде. Аннары, биш кенә төп микән әле ул?..

Хәмзәнең болай икеләнеп әйтүе Талипнын кәефен тәмам бозды:

— Әллә син мине алдый дип уйлыйсыңмы! Агач утыртучылар звеносыннан Хәким үзе барып санап кайтты ич.

— Полосаның, хотя бер кырыеннан гына булса да, көтү кадәр көтү үткән икән инде, анда, минемчә, имгәнгән агач биш-алты төп кенә булмас. 

— Бар да санап кайт алайса,— диде Талип тупас кына итеп һәм йортка кайтып җиткәнлектән, кинәт кенә борылды да, капкасыннан кереп китте. Хәмзә дә үз йортына килеп җитте, ләкин өйдә ут сүндерелгән һәм хатыны Маһирә күптән йокыда иде инде. Ул ишекне сак кына ачып керде дә, иртәгесен бик иртә МТСка барасы булганлыктан, ут та яндырып тормады, караңгыда чишенеп, кроватька менеп ятты. Ләкин тиз генә йокыга китә алмады. Урман полосасындагы яшь каеннарның имгәнүе әрнетте аны «Нинди әйбәт булып үсеп киләләр иде... Менә син, ә... Ничек күрми калды икән соң ул полосага көтү якынлашканны? Гомер-гомергә көтү эшендә бит югыйсә. Терлекне кайда, ничек йөртү кирәклекне ул башкалардан сорый торганнардан түгел...

Биш бөртек кенә түгелдер. Җыелышта Хәким шулай диде, алай да артыграк түгел микән?.. Көтү бит ул. Сыер ул авызы белән агачның башын өзеп алса, тоягы белән төбен имгәтә, бигрәк тә безнең ферманыкы шикелле олы тояклы сыерлар... һәй... Барып карап кайтасым калган аны... соң иде, кич иде шул, иртәрәк ишеткән булсам, барган да булыр идем...» Хәмзә шулай уйлап ятты. Күршесе булса да, Талипка бик ачуы килгән иде аның. 

Иртәгесен ул кинәт ишетелгән таба тавышына уянып китте. Башын юрган астыннан чыгарды да, аз гына иснәнеп-киерелеп алды. Аннары, юрганын яңадан күкрәгенә тартып, дөрләп янган мичкә карап ята бирде. Мич алдында киң һәм озын гәүдәле, янып торган тулы йөзле, өстенә кызыл бөрчекле ак күлмәк, аягына балтырларын кысып торган сары читек кигән хатыны Маһирә коймак пешерә иде.

— Тор инде, МТСка да барасың бар, көнен әйләнеп кайтырсың,— диде ул мич алдына иелеп һәм кулындагы табагачы белән берничә кисәүне кузгаткалап куйды. Маһирә кебек үк эре сөякле, ләкин аңа караганда аз гына тәбәнәгрәк буйлы, озынрак муенлы Хәмзә бик үк җиңел гәүдәле түгел иде. Шунлыктан, ул урыннан кузгалып идәнгә төшкәндә, киң агач кровать аз гына шыгырдап алды. Инде сугыштан кайтканына берничә еллар үткән булса да, аның әле үз-үзен тотуында һәм өс-башын каравында элекке солдатлыгы нык сизелә иде. Тору белән тиз генә чалбарын киеп, аягына киез башмагын элде дә, җиңнәрен сызгана- сызгана мич артындагы умывальник янына барып басты. Ап-ак сабын белән бөтен йөзен, муенын, колак артларын юды. Аз гына бөдрәләнеп торган куе, кара чәчен җиңелчә генә чылатты. Аннары ишек катына килеп кызыл башлы озын сөлге белән сөртенергә тотынды. Кичтән бозылган кәеф әле төзәлеп җитмәгән иде. Шулай да, өскә-башка киеп, чәй янына утыру белән, бу күңелсезлек бераз бетә төште. Өстәлдә парларын чыгара-чыгара самовар кайный, поднос уртасына бер таба кайнар коймак һәм алюмин савыт белән эрегән сары май куелган иде. Иртәнге чәйдә таба ашы булуны бик ярата иде Хәмзә. Ул Маһирәнең эше беткәнне дә көтмәде, гаҗәп яхшы аппетит белән ашарга тотынды.

Берничә минуттан соң инде Маһирәнең дә эше тәмам булды. Ул, мич төбен каплап алган кып-кызыл күмерләрне бер якка өеп куйды да, 
морҗаны япты һәм өстәл янына килеп, самоварга каршы утырды.

— Йоклый алмый аптырадым. Ярты төнгә кадәр шул полоса башымнан чыкмады, — диде Хәмзә утыра торгач.

— Бик күп имгәткәнмени?

— Әйтүләренә караганда биш-алты төп кенә. Алай булса, бер хәл... Артыграк түгел микән?.. Кайтканда Талипка шулайрак аңлаткан идем, бик ачуы килде. Ай- һай, алай гына булмас ул, күбрәк булмагае?..

— Кем санап кайткан соң аны?

— Хәким. Бик кич иде бит, көтү кайткач кына бардылар. Караңгыда Хәкимнең күреп бетермәве дә ихтимал.

— Талип белән ул бик дус та инде. Киметеп күрсәтүе дә мөмкин дим.

— Менә шул-шул... Тукта әле алайса, тагы берне яса да... — диде Хәмзә стаканын самовар борыны астына этеп куеп һәм дәвам итте:

— Куе гына итеп берне эчим дә, китим әле мин.

— Кая?

— Полосага.

— Бик әйбәт булыр. Эчеңне пошырып утырганчы, үз күзең белән күреп, үзең санап кайтырсың. Тик әкрен булма, кояш чыкканчы әйләнеп кайт, кеше-фәлән күргәләгәнче дим.

— Нигә алай дисең?

— Синең полосада агач санап йөргәнеңне берәвесе күрер дә Талипка кайтып әйтер.

 — Хотя күрсеннәр, ди, хотя әйтсеннәр, ди, Талипка. Шуннан ни була?

 — Арагыз бозылыр.

— Хотя арабыз бозылсын, ди. Ә миңа полоса бозылмасын. Полоса бозылмау кирәк миңа! — диде Хәмзә кабатлый-кабатлый.

— Шулай инде. Бер генә төбе имгәнсә дә әрнетә, — диде Маһирә аның фикеренә кушылганлыгын аңлатып. Хәмзә, стакандагы чәен эчеп бетергәч, авыр гәүдәсе белән өстәл яныннан кузгалды да, өстенә киде һәм гадәтенчә өйдә үк кепкасын нык кына басып ишектән чыкты.

Тиз-тиз генә атлап, авыл уртасындагы киң тыкрыкка җитте. Аңа борылып керде дә, елга буена таба атлады. Таң вакытында була торган сәер тынлык белән агып яткан тар гына елганы аркылы чыгып, ярга күтәрелде һәм басу юлына төште. Ярты сәгать чамасы вакыт үтүгә Хәмзә авылдан өч-дүрт километр ераклыктагы кара кучкылланып торган арыш басуына җитеп килә иде инде. Ә алда, арыш басуының нәкъ сырты буйлап урман полосасы сузылган. Әллә каян ук күренеп торган бу тәбәнәк яшел стена үзенә якынлашкан саен куера һәм озыная бара кебек иде. «Менә ничек үсәләр алар...» дип сокланды Хәмзә эчке дулкынлану белән һәм хәтфә кебек яшел арыш басуы өстеннән үзенә бертөрле матурлык белән сузылып яткан полосага карап атлый бирде. Ләкин полосага килеп җиткәч, Хәмзә аптырап калды. Анда чык төшкән үлән өстендә әле яңа гына үтеп киткән кеше аягы эзләре бар иде. «Кем йөрде икән монда?» дип уйга калды ул. Шунда ук полосаның урта бер җирендә, кемнеңдер агач төбенә иелә-иелә нәрсәдер эзләгәнен күрде һәм сак кына адымнар белән шунда таба кузгалды. Барып җитсә — ни күрсен, анда түбән очның кара Галикәй яшь кенә бер каенның төбен ниндидер киң яфраклы үләннәрдән арындырып маташа иде.

— Син нишлисең монда? — диде аңа Хәмзә. — Нишләп болай бик иртә? 

— Төне буе йоклый алмадым. Полосага көтү кергән дигән хәбәрне ишеткәч, тынычлыгым китте. Үзем күреп кайтыйм дип килгән идем. Әле яхшы, артык зур зыян юк икән. Үзе әйткәнчә, биш кенә төп имгәнгән. Шакир да монда әле.

— Ул нишләп йөри?

— Ул да шул йоклый алмаганга аптырап килгән инде, биш кенә төп диюенә ышанып бетмәгән идем, күбрәктер, үзем тикшереп кайтыйм дип килгән идем, дөрес булып чыкты, алдамаган икән, ди. Балта остасы Фәррах агай да монда, ул аргы башка таба китте. Ул да бөтен полосаны йөреп чыккан. Биштән артмаган. Аларының да икесе рәтләнерлек, ди. Өчесе урынына якадан утырту кирәк, ди. Ә син үзен нишләп йөрисең, замандаш?

— Мине дә шул бер үк нәрсә борчыды. Андыйлар бер мин генә түгел икән әле... Болай булгач, минем санавымның кирәге дә калмаган инде, биш кенә төп дисен бит?

— Шулай, шулай, әйтәм бит мин үзем дә санадым, башкалар да.

— Алайса китим инде мин, МТСка ягулык алып кайтырга барасым бар. Юлга чыкканчы үз күзем белән санап, тынычланып кайтыйм дип кенә килүем иде, ярый, хуш!

— Сау бул, замандаш!

Хәмзә яшел полосадан чыкты да, арыш басуы аркылы үтә торган юл белән ашыга-ашыга авылга таба атлады. Аның күңеле тынычланган иде инде.