Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУЙ

ӘХӘТ НИГЪМӘТУЛЛИН

ГАДЕЛ КУТУЙ

 Бөек Ватан сугышында Совет Армиясенең җиңүен тизләтү теләге белән ашкынып иҗат итүче һәм кулына корал тотып көрәшүче Г. Кутуйның үлүенә шушы елның 16 нчы июнендә 5 ел тулды. Татар совет әдәбиятында күренекле урын тоткан Г. Кутуй татар халкының турылыклы һәм эшлекле улы, язучысы һәм патриоты иде. Г. Кутуй намуслы совет гражданы, җәмәгать эшчесе буларак, язучы һәм публицист буларак та партия һәм совет җәмәгатьчелеге куйган бурычларны вакытында үтәргә һәрвакыт хәзер торды. Шундый изге теләк белән ул халык, коллектив ярдәмендә үзенең талантын тәрбияләде, үстерде, һәм, шулай итеп, танылган шагыйрь, темпераментлы публицист, күренекле прозаик, алдынгы җәмәгать эшчесе булып күтәрелде.

Гадел Кутуйның иҗат юлы шактый катлаулы һәм үзенчәлекле. Ул башта әдәбият дөньясына шигырьләр белән килә, аннан соң драма һәм проза әсәрләре язуга күчә, һәм бер үк вакытта шигырь язуын да дәвам итә. Ул поэзия өлкәсендә Маяковскийга ияреп, яңа формалы, тирән эчтәлекле, революцион пафослы татар совет поэзиясен тудыру өчен көч куйды. Аның Ленин үлүенә карата язылган «Биш минутка дөнья туктады» исемле һәм башка шуның кебек беренче чор иҗатына караган шактый уңышлы шигырьләре бар. Шуның белән бергә, Гадел Кутуй, иҗатының беренче чорында, зур гына хаталар да ясады. Яшь язучы буларак, язучылык тәҗрибәсенең, теоретик белеменең җитәрлек булмавы аркасында ул футуризмның кайбер догмаларына механик рәвештә иярде. Форма белән мавыгып, эчтәлеккә кимчелек китерде. Ләкин язучы эзләнүдән, өйрәнүдән туктамады. Большевистик тәнкыйть, партия, совет җәмәгатьчелеге аңа үсәргә, реалистик әсәрләр тудырырга ярдәм итте.

Бөек борылыш елларында совет халкының партия җитәкчелегендә кулакларны бетерү өчен кискен көрәш башлавы, авыл хуҗалыгының массовый төстә коллективлашу процессы, беренче бишьеллыклар планы нигезендә илнең гигант тизлек белән реконструкцияләнә, үзгәрә, үсә баруы язучыга бай материал бирү белән беррәттән, иртәгесе көннең ничек булачагын аңлауга ла нык ярдәм итте. Шушы үзгәрешләр процессында язган әсәрләрендә инде без Кутуйның да үзгәрүен, үсүен күрәбез. Мәсәлән, «Җавап» пьесасында (1929) ул совет кешеләренең шул чор бурычлары һәм тормыш шартлары белән билгеләнгән характерлы якларын — яңа, социалистик ил төзү өчен алып барган эшләрен, кулакларга каршы көрәшләрен чагылдырды. «Җавап» пьесасы Кутуй иҗатының уңышлы адымын, борылышын билгеләүче әсәр иде. Ул идея эчтәлеге белән дә, художество эшләнеше ягыннан да, Кутуйның аңа кадәр язылган шигырьләреннән һәм драма әсәрләреннән бик күп өстен тора. Бишьеллыклар планы нигезендә илдә меңнәрчә яңа завод-фабрикалар салынып, кызу темп белән эшли башлады, вак ялгыз хуҗалыклы авыл механикалашкан эре социалистик хуҗалыкка әверелде. Промышленность тармакларыннан, колхоз басуларыннан меңнәрчә алдынгы кешеләр, ударниклар массасы күтәрелеп чыкты. Кутуй да бу зур үзгәрешкә шатлануын белдерергә ашыгып, шундый зур вакыйгалар барышында алдынгы совет эшчесенең тырыш хезмәтен, яңага омтылышын, якты, матур уйларын гәүдәләндергән «Шатлык җыры» исемле драмасын иҗат итте. Бу — Кутуйның яңа, социалистик төзелешне, илдә барган шушы зур күтәрелешне шатлык җыры, шатлыклы күренеш дип атавы иде. Коммунистлар партиясенең дөрес җитәкчелеге һәм совет халкының зур тырышлыгы аркасында, илдә социализм җиңүгә иреште. Бу яңа тормыш үзе белән яңа идеяләр алып килде. Шушы уңай белән 1934 елда уздырылган язучыларының беренче Бөтенсоюз съезды социалистик реализм методының эчтәлеген конкрет рәвештә билгеләп, язучылар алдына социалистик мораль, социалистик эстетика бурычларын куйды. Аларга социалистик реализм методын яхшылап өйрәнүне йөкләде. Тормышны, культураны, әдәби мирасны ныклап үзләштерергә, үзара большевистик тәнкыйтьне киңрәк җәелдерергә чакырды. Социалистик реализм методы нигезендә бүгенге тормышны тирәнрәк, безнең кешеләребезне тулырак гәүдәләндерүне таләп итте. Авыл хуҗалыгында, экономика һәм промышленность өлкәсендә булган гигант үзгәрешләр, язучылар алдына куелган менә бу бурычлар үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә башлады. Әдәбият дөньясында бер-бер артлы яхшы әсәрләр барлыкка килде. Кутуй да бу бурычлардан, тормыш куйган бу таләпләрдән читтә калмады. Үзенең «Кыр», «Кызыл мәйданда», «Поезд ыргый» кебек матур-матур шигырьләрен һәм «Тапшырылмаган хатлар» повестен язып, бу бурычларны үтәргә ашыкты. «Җыр» (1935) исемле шигырендә ул совет кешеләрен рекорд бирүчеләр, яңаны төзүчеләр сыйфатында сурәтли; илнең, кешенең яңа баштан үзгәрүе, тормышның, авылларның, шәһәрләрнең матурланулары, чәчәк атулары турында сөйли. Бу уңышларның Сталин исеме белән бәйле булуын күрсәтә.

1935 елда стахановчыларның беренче Бөтенсоюз киңәшмәсендә иптәш Сталин стахановчылык хәрәкәтенең социализмнан коммунизмга күчү өчен шартлар тудыра торган хәрәкәт булуын әйтте. Юлбашчының бу гүзәл фикерен Кутуй «Кызыл мәйданда» (1935) исемле шигыре аша художество теленә сала: 

Без, иярләп техниканы,

Үттек норма киртәсен,

Һәм шат илгә якынайттык

Коммунизм иртәсен! — ди ул. Социалистик реализм методын өйрәнү Кутуйга яхшы әсәрләр тудыру өчен бик нык ярдәм итә. Социалистик реализм методын тирәнтен үзләштерүе Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (1935) повестенда тагы да ачык күренә. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда ул совет хатын-кызларының тормыштагы иҗтимагый урыннарын, һәрбер эшкә ирләр кебек үк сәләтле, булдыклы булуларын, аларның хезмәткә, укуга, мәхәббәткә, семьяга һәм балага карата булган мөнәсәбәтләрен киңрәк, тулырак, конкретрак күрсәтүне бурыч итеп ала. Язучыларының беренче Бөтенсоюз съездында А. М. Горький язучыларга хатын-кыз образларын киңрәк, тулырак итеп күрсәтү бурычын йөкләгән еде. Ул болай диде: «...Ләкин әле драма да, роман да социалистик тормыш төзелеше өлкәсендә иркенләп һәм яхшы итеп эш күрсәтүче совет хатынкызының образын бирмәде... Әдәбият хатын-кызларның эшен һәм психикасын шулай итеп күрсәтергә тырышып карасын иде ки, аның (ягъни әдәбиятның. — Ә. И.) хатын-кызга карата булган мөнәсәбәте, әтәчләрдән күреп үзләштергән мещан мөнәсәбәтләреннән югары күтәрелсен иде». Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» повестен язуы белән менә шушы бурычны үтәүне үз өстенә алды. Кутуй бу повестенда хатын-кызларның үзгәрүләрен, үсүләрен, ирләр кебек үк тигез хокуклы булуларын күздә тотып, аларга карата яңача мөнәсәбәттә булуны яклап чыга. Әсәрнең төп герое Галия. Бу образ аша автор совет шартларында тәрбияләнеп үскән миллионнарча хатын-кызларның бер алдынгы интеллигент вәкилен сурәтли. Шуның, белән бергә, ул аны декларатив төстә түгел, ә тормышның шау-шуы эчендә, аның эчке кичерешләре, уй һәм хисләре белән үсү процессында тасвирлый. Галия 1923 елны Казан рабфагына укырга керә. Бу елларда әле ул— йомшак характерлы, бик тиз ышанучан күңелле, тышкы матурлыкларга алданучан табигатьле. Тормыш аның өчен «ал да гөл» генә булып күренә. Галия үзенең җитлеккәнен сизә. Ул — тотнаклы, керсез, саф күңелле. Ул сөйгәненә турылыклы булу тойгысы белән яши. Бүген бер, иртәгә икенче кыз белән йөргән ирләрне яратмый. Галия Искәндәр белән очраша. Ул аның тышкы матурлыгына, тәмле теленә ышанып, аны булдыклы, эшлекле кеше дип уйлый, һәм аны беренче күрүендә үк сөя. Шунда ук, әле аны ныклап белмәс борын ук, аның турында: «Акыллым, Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын» дип уйлап, аның белән бергә торуын тели башлый, һәм, озак та үтми, аңа тормышка чыга. Шулай итеп, Галия башта кешеләрне аларның эшләреннән чыгып түгел, кешеләрнең сүзләреннән чыгып бәяли. Шуның аркасында ул, Искәндәрнең бозыклыгын, матур сүзләр сөйләсә дә, аларны үти алу югарылыгында тормаганын сизми кала. Тормышка чыгып, Искәндәр белән бергә тора башлагач, Галия үзенең ялгышуын күрә. Искәндәр Галиянең бары тик тышкы матурлыгына гына кызыгып өйләнгән була. Галиянең теләкләренә җавап бирерлек кеше булмый. Менә шуңа күрә яз көне тормышка чыккан Галиянең көз көне инде 7—8 айдан соң ук тормышы бозыла. Искәндәр Галиянең университетка укырга керүенә каршы килә. Галия, квалификацияле кеше булып, Ватанга иҗади рәвештә хезмәт итү карашында тора һәм университетка укырга керә. Семья драмасын китереп чыгарган икенче төп каршылык бала табу һәм аны тәрбияләп үстерү мәсьәләсенә карый. Галия үзенең ана булуын, аналык тойгыларын Искәндәрнең дә аңлавын тели. Ләкин Искәндәр аның менә бу кайнар теләгенә дә каршы килә. Искәндәр Галиягә: «Бала икәвебез өчен дә тере богау, минем белән торырга теләсәң, бала китермә», — дип боера башлый. Галия бала китергәч, аның өстенә ул кыз да булгач, Искәндәр баланы кулына да алмый, атналар буена чыраен сытып, эндәшми йөри. «Иҗат кешесе ирекле булырга тиеш»,— дип, Галиянең төрле юллар белән баладан мәхәббәтен сүрелдерергә тырыша. Шулай итеп, Искәндәр мәхәббәткә, семья тормышына искечә карый. Ирекле мәхәббәтне ул буржуаларча, мәхәббәттә булган җитдилектән азат булу мәгънәсендә аңлый. Буржуа-мещан яшьләренең «Бер стакан су» теориясе җирлегендә яшәргә тели, ягъни аның өчен хатын-кызларны сөеп ташлау, алар белән җенси мөнәсәбәттә булу бер стакан суны эчеп ташлаган шикелле генә.

Бу уңай белән В. И. Ленин үзенең Инесса Армандка язган хатында, социалистик эчтәлекле ирекле мәхәббәтнең нигезендә мәхәббәттә булган җитдилектән азат булу түгел, бәлки «расчёт буенча өйләнүдән», «материаль кайгыртулардан», «дини йолалардан», «ата-ананың тыюларыннан», «среданың тар обстановкасыннан», «суд һәм полициянең тар законнарыннан» азат булу мөнәсәбәтләренең ятуын әйтә. Искәндәр ирекле мәхәббәтне менә бу мәгънәдә аңламый. Ул, ата буларак, бала тәрбияләп үстерүгә каршы тора. Галиянең аналык тойгысы көчле. Ул ана булуның бөеклеген раслый. Бала тәрбияләп үстерүне гражданлык бурычы, яшәү максатының куанычлы бер күренеше итеп аңлый. Һәм ул, Искәндәрнең тыюына да карамастан, бала таба һәм аны күз нуры кебек күреп, тәрбияләү эшенә керешә. Ир белән хатын арасындагы бәхәсләр, каршылыклар Галиянең күзен ачалар. Ул Искәндәрнең буржуаз мораль калдыкларыннан арынып бетмәвен, тормышка буржуаларча карап, үзе турында гына уйлап яшәвен аңлый. Шулай итеп, Галиянең психологик кичереше, көндәлек тормышы тагы да катлаулана. Бер яктан, ул үзенең тормышын халык белән, дәүләт интересы белән органик рәвештә бәйли һәм шул рухта хезмәт итәргә тели, икенче яктан, Искәндәрне сөя, ләкин аның халык, җәмгыять интересыннан аерылып яшәве Галиянең мәхәббәт хисләренә киртә булып төшә. Шушы нигездә Галиянең хисләре акылы белән конфликтка керә. Бу конфликтны бетерү өчен Галия Искәндәрне тәнкыйть итү юлы белән төзәтеп булмасмы дигән фикергә килә. Моның өчен ул «семья дәфтәре» уйлап чыгара һәм тел белән әйтеп аңлатырга авыр булган кимчелекләрне шунда язып барырга була. Ләкин Искәндәр бу дәфтәргә бер генә борылып карый, анда да ул: «кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми, минем характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт», — дип язып, гел үзе турында гына кайгыртучы эгоист булуын тагын бер мәртәбә күрсәтә.

Семья төзүчеләр үз бәхетләре өчен генә түгел, ә киләчәк буынны тәшкил итүче балаларның да бәхетле булулары өчен җаваплылар. Галия менә шушы җаваплылыкмы аңлап, «семья дәфтәренә» болай дип яза: «Хәзерге чорда семья җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Семьяны буржуаларча аңлаудан арчынып, яхшы совет семьясы төзергә кирәк. Гарип семья өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз». Шушы рәвештә үзара тәнкыйть итү юлы белән генә түгел, төрле педагогик метод белән дә Галия Искәндәргә йогынты ясарга тырыша; аны студент иптәшләре белән таныштыра, бергә утырып китаплар укуны оештыра, ләкин Искәндәр төзәлми. Киресенчә, Галиянең хезмәт итү максатына турыдан-туры каршы төшә. Аның завод эшчесе Галиәкбәр абыйны укытырга йөрүен теләми. «Мин сиңа анда йөрергә запрещаю», дип боера һәм бармак яный.

Алар арасында килеп чыккан өченче конфликт, шулай итеп, җәмәгать эше буенча була. Кутуй җәмәгать эшенә зур игътибар бирә, Галия образы аша бу мәсьәләне эзлекле рәвештә чагылдыра һәм җәмәгать эшен Галиянең формалашуына, үсүенә йогынты ясаучы төп чыганакларның берсе итеп ала. Галия рабфакта укыганда рус теле һәм әдәбияты кабинетында көтепханәче, стена газетасы редакциясендә мәкаләләр тикшерүче булып эшли. Медицина институтында укыганда, елга аръягына йөреп, завод эшчесе Галиәкбәр аганы грамотага өйрәтә. Хезмәте буенча да врачлык эше белән чикләнми, агитаторлык эшен дә алып бара — тормыш белән тыгыз бәйләнеше булган актуаль мәсьәләләрне гамәлгә ашыруда актив эшчәнлек күрсәтә. Ул шундый эшләргә катнашуы һәм аларны уңышлы итеп башкаруы аркасында, үзен җәмәгать, дәүләт эшлеклесе итеп сизә. Ул социалистик җәмгыятькә файдалы булуны үзенең изге бурычы итеп саный һәм Искәндәргә: «җәмәгать эшен ташлау, заман агышыннан аерылып калу, синең «запрещаю»ларыңа буйсыну минем өчен үлем белән бер булыр иде», — дип җавап бирә. Галия икенче балага узгач, семья драмасы тагы да кчгскеиләшә. Искәндәр Галиянең хәлен белми, кайгышатлыгын уртаклашмый. Галиягә бер үк вакытта бала тәрбияләп, укып, йорт эшләрен карап, җәмәгать эшләренә катнашып яшәргә авыр булуын аңларга да теләми. Киресенчә, аның белән очрашып сөйләшмәс була. Алай гына да түгел, Искәндәр: «үсмәгән балалар өчен мин үземне корбан итә алмыйм... мине эзләмә...», дип Галияне бөтенләйгә ташлап чыгып китә.

Галия белән Искәндәр аерылышалар. Галия ике бала белән торып кала. Әгәр бу вакыйга капитализм шартларында булса, мондый хәлгә төшкән хатын-кыз якты матур теләген аерым бер шәхес өчен, ире өчен корбан итәргә мәҗбүр булыр иде. Яисә ташып торган хисләрен җиңә алмыйча, мәхәббәтенең соңын, үзенең гомере белән бергә үлемгә хөкем итәр иде. «Гроза»дагы Катерина, «Кара йөзләр»дәге Галимә капитализм кысынкылыгы астында, үз теләкләренә ирешә алмыйча, шулай һәлак булалар. Галия катлаулы психологик кичерешләр белән газаплана, ләкин мондый мәгънәсез үлемне башына да китерми, чөнки безнең тормышта, безнең шартларда мондый үлемгә реаль җирлек юк. Безнең илдә кешегә яшәү өчен киң шартлар тудырылган. Галиянең илне сөю һәм аңа хезмәт итү тойгысының көчлелеге, яшәүчәнлек дәрте, укуга, хезмәткә булган кайнар мәхәббәте аның бу вакытлы авырлыгын җиңеләйтә.

Ниһаять, Галия, партбюро секретаре Николаев биргән киңәш белән университетны тәмам итә. Эшкә киткәндә инде ул — Искәндәр белән танышкандагы Галия түгел, ә чыныккан характерлы, большевикларча принципиаль табигатьле, чын гуманист көрәшче дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Галия врач булып чыга. Билгеле, врач дәрәҗәсенә ирешү аңа җиңел булмый. Автор аны тормыш каршылыклары белән, катлаулы психологик кичерешләр белән көрәшү нәтиҗәсе итеп бирә. Шуңа күрә, Галиянең совет врачы булу дәрәҗәсенә ирешүе бары тик укып институт бетерүе аркасында гына дигән сүз түгел, ә барыннан да элек, Галиядәге яңалыкның — патриотизм тойгысының, социалистик моральнең җиңеп чыгуы аркасында дигән сүз. 

Г. Кутуй Галияне төрле шартларда төрле характердагы капитализм калдыклары белән яшәүче көчкә каршы куя һәм шул җирлектә аның характерын ача, үсүен, чыныгуын күрсәтә. Галия җитәкче врач булып эшкә урнашканда, врач пунктында социалистик хезмәт дисциплинасы дөрес куелмаган була. Шуның нәтиҗәсендә, врач пунктында таркаулык, башбаштаклык хөкем сөргән. Галия сүзләре белән әйткәндә, хезмәткә соң чыкканнар, эштән иртә киткәннәр, пунктка кергән авылларга барып йөрмәгәннәр. Килгән авыруларга да игътибарсызлык күрсәткәннәр. Авыруга бөтенләй ялгыш диагноз куеп, бөтенләй икенче төрле рецепт биргәннәр. Кыскасы, авыру кешене терелтү теләге белән түгел, хезмәт хакы алу теләге белән генә яшәгәннәр. Бу исә районда сәламәтлек саклау эшен артка сөйрәгән, медицина эшенең авторитетын юк дәрәҗәсенә төшергән.

Галия больница работниклары арасында башбаштаклыкны, корткычлыкны, дисциплинасызлыкны бетерә. Кешеләр гомерен хәл итә торган бу мөһим эшкә бюрократларча карауга чик куя. Пунктның эчке һәм тышкы режимын төзи. Хезмәткә план кертә. Җитәкче буларак, үз кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең үз үрнәгендә тәртипле булуларын, социалистик хезмәт дисциплинасына буйсынуларын таләп итә, аларның эшләрен исәпкә алып баруны оештыра. Бу эшләрне башкарып чыгуда ул үзенә беренче ярдәмне партиядән — райком секретаре Корбановтан ала. Биредә Корбанов (ә тегендә, Галиянең уку дәверен сурәтләгәндә, Николаев) образы аша Кутуй партия ролен күрсәтә. Партияне ул кешеләрдә политик аң тәрбияләүче,, аларга идея юнәлеше биреп баручы, аларны яшәргә, эшләргә, укырга рухландырып торучы, аларның моральполитик бөтенлекләре, сәламәтлекләре, шат-рәхәт яшәүләре турында кайгыртучы, аларны яңа якты тормышка — коммунизмга җитәкләүче сыйфатында гәүдәләндерә. Галия райком секретареннан конкрет юнәлеш һәм ярдәм алып, амбулаториягә ремонт ясата. Гадел Кутуй Галиянең оештыручылык, җитәкчелек, врачлык һәм җәмәгать эшләренә бәйләп, хезмәт проблемасын чишә. Социалистик хезмәтнең иҗат, сәнгать эше, бәхет, шатлык чыганагы булып әверелүен әйтә. Социалистик хезмәтнең шәхес аңына, характерына тәэсир итү, анда социалистик мөнәсәбәт тәрбияләү, аны үстерү процессын тасвирлый. Галия үз көченең, үз хезмәтенең социалистик җәмгыять файдасына китүен һәм бу хезмәтнең коммунистик җәмгыятьне якынайту өчен кирәк булуын аңлап эшли. Ватанга хезмәт итүне намус эше итеп саный. Шуның өчен ул үз эшен бюрократларча салкын канлылык белән түгел, барлык күңелен биреп, эш булсын дип, сөеп эшли. Моны һәр җирдә, Галиянең һәрбер хәрәкәтендә күрергә була. Аның Нәфисә исемле суга баткан кызны үлемнән коткаруы гына да Галиянең кешеләрне яратуына матур мисал була ала. Кешеләрне ярату турында М. И. Калинин болай ди: «Кеше кешеләрне яратырга тиеш. Әгәр ул кешеләрне ярата икән, ул вакытта аның үзенең дә тормышы әйбәт һәм шат була. Чөнки кешеләрне күрә алмаучы мизантроп кебек кешеләрдән дә начар торучы кешеләр дөньяда юк» («Коммунистик тәрбия турында» исемле мәкаләсеннән). Галия семья доамасына, күңелсезлеккә очрый. Ләкин шулай булуга да карамастан, ул тирән оптимист, үзенә төшкән күңелсезлек белән гомумән тормышын, семьясын күңелсезләндерми. Киресенчә, бу күңелсезлекне җиңеп чыга һәм бик күңелле яши, чөнки ул тормышның үзен һәм безнең кешеләрне ярата, хезмәтеннән тәм таба. Галиянең кешеләр турында кайгыртуы, еш кына тәмле йокыларын калдырып эшләве бушка китми, үзенең зур уңышларын бирә. Галия үзенә халыкның ышанычын һәм мәхәббәтен яулый, район медицина пунктының авторитетын югарыга күтәрә. Бу исә Галиядә кешеләр ышанычын аклау тойгысын үстерә. Ул тойгы җаваплылыкны тагы да арттыра. Галиянең бу уңышларын, анын күтәрелүен, үсүен Кутуй патриотизм тойгысының һәм коммунистик тәрбия алуының нәтиҗәсе итеп бирә. Шуның өчен ул башта Галиядәге патриотизмның чыганагын күрсәтә, ягъни Галиядәге патриотизм тойгысының җәмгыять төзелеше белән, Галиянең үткән һәм бүгенге тормышы белән органик рәвештә бәйле булуын ачып бирә. Галия Октябрь революциясенә кадәр тормыш төбендә, ятимлектә яшәгән бер кыз. Аның әтисе бөтен гомерен көтүчелектә үткәргән, еш кына авырган, врач күрмәгән, үлгәндә дә сарыклар арасында ятып үлгән. Бөек Октябрь социалистик революциясе Галияне шундый язмыштан, әтисенең бәхетсезлегеннән котылдыра. Социалистик Ватан аңа тулы хокук бирә. Аның үсүенә, белем алуына, врач булуына кнн шартлар тудыра. Менә шуның өчен дә инде Галия үз язмышын Ватан язмышы белән бәйләп карый, бүгенге матур тормышны үзенеке итеп кабул итә. Менә шундый зур һәм иркен тормыш биргәне өчен дә ул Ватанын чын сөю белән сөя һәм үзенең яшәү максатын намус белән Ватанга хезмәт итү, коммунистик мораль принцибында бала тәрбияләп үстерү дип билгели. В. М. Молотов, ВКП(б) ның XVIII съездында, башка бөтен иҗтимагый мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүен бөтен хезмәт иясе массасына, бигрәк, тә бөтен интеллигенциягә коммунистик тәрбия бирү уңышлары белән бәйле булуын әйтте. Галиянең дә совет мәктәпләрендә яңача тәрбияләнүе, тырышып укып институт тәмамлавы — югары белем алуы аңа тормышында очраган каршылыкларны җиңеп чыгарга, теге яки бу авыр мәсьәләне җиңел һәм уңышлы рәвештә чишәргә, дөрес юнәлештә барырга зур ярдәм итә. Иптәш Сталин югары уку йортларының галимнәрен кабул иткәндә сөйләгән речендә, фән эшчеләрен Лениннан үрнәк алырга чакыра. Галиянең Маркс — Энгельс — Ленин — Сталин әсәрләрен, аларныңтәрҗемәи хәлләрен һәм алар турындагы истәлекләрне яратып өйрәнүе һич тә очраклы хәл түгел. Ул аларны, аңлы рәвештә, Ленин — Сталин партиясенең алдынгы идеяләре белән кораллану һәм шундый бөек кешеләр үрнәгендә илгә күбрәк файда китерү, ничек, көрәшергә кирәклекне белү өчен өйрәнә. Бу турыда Галия үзе дә Искәндәргә: «минем иң яратып укыган китапларым бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде; хәзер дә мин аларны укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә өйрәтерләр»,— дип яза. Шушы формада Галиянең патриотизм тойгысы көннән-көн үсеп зурая, һәм, нәкъ менә иптәш Сталин әйткән патриотизмга — җәмәгатьчелекне алга этәрүче төп көчләрнең бер чыганагына әверелә. Галиядәге патриотизм тойгысы әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара. Кутуй патриотизм тойгысын совет кешеләренең, совет хатын-кызларының төп сыйфатлары итеп күрсәтүе белән дөрес эшли, шуның аркасында һәм аны художество югарылыгына күтәреп сурәтләве белән зур уңышка ирешә. 

«Тапшырылмаган хатлар» повестенда Кутуй мәхәббәт һәм семья проблемаларын да хәл итә. Галиянең ялгышуы, башлыча, мәхәббәт өлкәсендә була, ул үзенең ялгышуы турында болай ди: «ялгышканмын шул, чөнки без икебез дә (Искәндәр белән. — Н. Ә.) ул чакны (ягъни танышканда. — Н. Ә.) мәхәббәтнең нәрсә икәнен «аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр семьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Без берберебезгә сокландык, шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кирәклеген белми калдык». Бу өзектән аңлашылганча, Галия белән Искәндәрне бәйләгән хис бары тик бер-берсенең тышкы матурлыкларына соклану җирлегендә туа. Шуның белән бергә, һәр икесенең соклануы үзенчәлекле: Галиянеке — үзенең яшьлеге, тәжрибәсезлеге аркасында була, ә Искәндәрнеке — матурлыкка буржуаларча карап гадәтләнүе аркасында. Бу формада, тышкы матурлыкка гына бәйле рәвештә туган хис чын мәхәббәткә әверелә алмый, чөнки тышкы матурлык кешенең кешелеген билгеләүче сыйфат түгел. Моңардан кешенең тышкы матурлыгын, яки гомумән матурлыкны инкарь итү аңлашылмасын. Матурлык кирәк һәм ул бар. Ләкин ул совет кешесенең морален билгеләүче төп фактор була алмый. Кешенең матурлыгы аның эшчәнлеге белән гармоник үрелгән булырга тиеш. Искәндәр Галиянең матурлыгына, аның эшчәнлегенә, чын кеше булуын билгеләүче эчке матурлыгына игътибар итми. Автор мондый мөнәсәбәтнең совет семьясын коруга яраксыз булуын күрсәтә.

Тышкы матурлыкка гына соклану нигезендә туган хис ул бары тик мавыгуга гына кайтып кала. Мавыгу исә, икенче бер матурны күрү белән онытыла торган нәрсә. Мавыгу — мәхәббәт түгел. Мәхәббәт ул ике шәхес арасындагы дуслыкның, уртак моральнең иң югары рухани һәм психологик чагылышы. Димәк, мәхәббәткә кадәр ике арада тирән ихтирам һәм чын дуслык урнашырга тиеш.

Галия белән Искәндәр арасында дуслык урнашмый кала. Алар икесе дә бу баскычны ашыгып үтәләр, ә Искәндәр соңыннан да дуслык тудырырга уйламый. Дуслыкның мәгънәсен, функциясен дөрес аңламый. Чын дуслык ул бер теләк, бер идея, бер принцип белән яшәгән кешеләрнең омтылышларын берләштерә, арада булган кимчелекләрне большевистик тәнкыйть аша бетерүне, башкаларга ярдәм итүне, җәмгыятькә эш күрсәтүне күздә тота. Галия бөек кешеләрнең тормыш үрнәгендә яшәргә, бер-береңне рухландыру җирлегендә Ватанга хезмәт итәргә, көрәш идеясен дәвам иттерүче яңа буын тәрбияләргә тели. Искәндәрнең теләге андый түгел. Аның шәхси теләге. Ул иркәләнүне, матур киенүне, күбрәк бәйрәм итүне ярата. Сөйгәненең тормыш таләпләренә игътибар итми. Аның тормышка сәләтле булуын танымый. Аны хосусый милек итеп, җенси ләззәтләнү өчен генә ярый торган хатын итеп карый. Аны җәмгыятьтән, халыктан аерырга, аның эшчәнлеген үзенең артистлык эшенә файдаланырга, аның ярдәмендә үзенә дан казанырга тели. Кутуй хезмәт процессында туган һәм хезмәткә рухландырып торган мәхәббәтне яклап чыга, хезмәтнең мәхәббәтне эчтәлекле, мәгънәле ясаучы факт булуын әйтә, ягъни мәхәббәтнең хезмәт белән тыгыз бәйләнештә яшәвен раслый һәм Галиянең яшьлек хисләренә, ялгышуына бәйләп, аның философик нигезен ачарга тырыша. Галия Искәндәр белән танышканда мәхәббәтнең хезмәт белән бәйле рәвештә каралырга тиешлеген аңлап җиткерми. Бу нәрсәне бөтен тирәнлеге белән аңлавы аның җәмәгать эшләренә актив катнашу, Искәндәрнең каршылыкларына каршы көрәшү һәм хезмәт итү процессында була. Шуннан соң ул кешене «ярату — эшне яратуга бәйләнгән», яки: «чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә», — дигән фикергә килә һәм соңрак, шушы фикеренә нык ышанганы хәлендә, мәхәббәтне хезмәттән аерып караучы Искәндәрнең яңадан бергә кушылу турында ясаган тәкъдимен кире кага. Рабфакта вакытта ук үзен сөеп йөрүче Вәлинең чын кеше булуын аңлый һәм аңа тормышка чыга. Шулай итеп, Кутуй мәхәббәтнең төп объекты итеп эчке матурлыкны, теләк берлеген, идея берлеген, хезмәттәшлекне ала. Мондый мәхәббәткә нигезләнгән семьяның зур иҗтимагый эшчәнлеккә ирешә алуы Галия белән Вәли мәхәббәтләренә таянып раслый.

Кутуй совет семьясы тормышын чагылдыруга зур урын бирә. Ул семья ныклыгының җәмгыять, дәүләт ныклыгы белән бәйле булуын күрсәтә. Галия социалистик җәмгыять рухына җавап бирә алырлык матур совет семьясы төзү турында yйлый, семьяның иҗтимагый ролен бүгенге социаль шартларга, партия һәм совет җәмәгатьчелеге куйган таләпләргә туры китереп төзергә тырыша. Семья проблемасы белән башка язучылар да кызыксындылар. А. Шамов үзенең «Рәүфә» (1926) исемле повестенда, башка мәсьәләләр белән беррәттән, семья төзү мәсьәләсен, семьяның сыйнфый принцип нигезендә идея-мораль берлегендә корылырга тиешлеген яклап, Рәүфәгә хосусый милек итеп, байлык, доход китерә торган предмет итеп караучы семья башлыгын — кулак малае Сафаны һәм аның әтисенең мәкерле эшләрен фаш итеп чыкты. Такташ үзенең «Мәхәббәт тәүбәсе» исемле поэмасында (1927) совет семьясын төзүдә мораль сафлыкның кирәклеген күрсәтте. Г. Кутуй үзе дә 1928 елны «Фәрзанә» исемле хикәясендә мораль сафлыкны семья ныклыгына нигез итеп алган иде. Ләкин «Мәхәббәт тәүбәсендә» дә, «Фәрзанә» хикәясендә дә бу тезис киң полотнода алынып күрсәтелми. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда инде Кутуй мәхәббәт, семья проблемаларын киңрәк масштабта алып хәл итә. Мораль сафлыкны конкретлаштыра. Галия образы аша ул, Галиянең мораль яктан таза булуын күрсәтү белән генә чикләнми, ә аның әнә шул социалистик мораль белән артталыкны, иске тойгыларны җиңүен дә күрсәтә. А. Фадеев «Социалистик реализм» исемле мәкаләсендә: «Социалистик реализм яңа моральне раслау, капиталистик моральдән калган бөтен гариплекне, артталыкны тәнкыйть итү белән органик рәвештә бәйле», Г. Кутуй социалистик реализмда яңа моральне раслау мәсьәләсен нәкъ менә шушы формада гәүдәләндерә.

Әсәр хат формасындагы стильдә язылган. Бу алым, сирәк очрый юрган булса да, күптәннән килә. Аның үрнәкләре рус әдәбиятында да, татарныкында да бар. Ш. Камал да үзенең «Сердәшләр» исемле хикәясен 1912 нче елда шушындый алым белән язган иде. Мондый алымны Кутуй, Ш. Камал кебек, вакыйгаларны, психологик кичерешләрне кыска һәм чикле сурәтләүләрдә укучыны ышандырырлык итеп гәүдәләндерү өчен куллана. Әсәрдә язучы публицистика белән бик оста файдалана. Повестьның публицистикасы, башлыча, Галиянең тормышта булган әһәмиятле вакыйгаларга үзенең тавышын биреп, актив мөнәсәбәтен күрсәтеп баруына бәйләнгән. Галия һәрбер иҗтимагый күренешне яңача күрергә тели һәм тормышта булып үткән, һәм булачак һәрбер әһәмиятле нәрсә белән кызыксына, һәрбер күренеш турында аның үз карашы, үз фикере бар. Ул яңа тормышның, яңа кешеләрнең алдынгысы.

Публицистикага бәйле булган менә бу моментларны язучы образның дөреслеген көчәйтү, идея эчтәлеген баету өчен файдалана. Әсәрнең публицистикасында аңлашылган бу моментлар чигенешләрдә тагы да ачыграк күренәләр. Язучы Галия рында сөйләп килә дә, аның тормышында булган кайбер вакыйгаларны көчәйтү яки каршы куеп ачыклау өчен, теге яки бу күләмдә иҗтимагый әһәмияте булган башка вакыйгаларга чигенеш ясый. Чигенешләрдә бирелгән фикерләр, картиналар әсәрне җанландыра, художество эшләнешен көчәйтә, хатынкызларның балага карата булган мөнәсәбәтләрен ачыклый, ягъни идея эчтәлеген тулыландыра, баета.

Галиянең агитаторлык эшенә бәйләп, мәсәлән, автор фашистик Германиядәге һәм Япониядәге хатын- кызларның тормышларын, эшсезлектән, ачл ы к- я л а н га ч л ы кт а н үз тәннәрен сатып яшәргә мәҗбүр булуларын күрсәткән договорга иллюстрация ясый. Аларның капитализм шартларында җәберләнгән тормышларына, социализм шартларында агроном булган Фатыйма, инженер булган Шәмсинур, трактористка Майшәкәр, авыл советы председателе Мәфтуха кебекләрнең шат, рәхәт тормышларын каршы куя. Һәм шуның белән социалистик тормышның бөеклеген сызып күрсәтә.

Мондый моментларны әсәрдә бик күп табып була. Кыскасы, публицистиканы Кутуй художество чарасы төсендә куллана һәм аны, Галиянең генә түгел, гомумән, совет хатын-кызларының эшләрен, көрәшләрен ачуда файдалана. Әсәрнең публицистик көче, әсәрнең идеясен киңрәк аңлауга, аны образлырак, күңеллерәк һәм җанлырак ясауга, укучыда патриотлык тойгысын үстерүгә ярдәм итә. Әсәрдә күтәрелгән проблемаларның уңай чишелеше Вәли образы белән бик нык бәйле. Шуңа күрә бу образга киңрәк тукталырга кирәк иде. Ләкин автор аның турында бик аз сөйли. Вәлинең, әсәрдә күтәрелгән проблемаларга карата булган, Галияне бәхетле иткән карашы ачылмый кала. Шушы уңай белән, авторның башка кайбер кимчелекләрен дә күрсәтеп китәсе килә: автор Галиянең бер үзен бөтен нәрсәне эшләүче итеп сурәтли. Галиянең район больницасын ремонтлау, анда социалистик хезмәт дисциплинасы урнаштыру эшенә турыдан-туры ярдәхМ итүчене, коллектив эчендә Галия кебек тырышучыны, гомуми эш өчен янучыны күрми. Ә андыйлар инде ул вакытны күп иде. Галия бер үзе бөтенесен башкарып йөри, хәтта Райбашкарма комитеты председателе Галиуллинның кимчелекләрен дә Галиягә кадәр беркемдә күрмәгән. Галиянең башларына фуражка, аякларына итек киеп, тәмәке тартучы хатын-кызларның барысын да мещанлыкта, булдыксызлыкта, эшсезлектә гаепләп тәнкыйть итүендә җитдилек җитми.

Октябрь революциясенә кадәр татар сәнгатенең, культурасының үсүенә тоткарлык ясаган сәбәпләрен ачуга да Кутуй берьяклы гына килә. Ләкин мондый кимчелекләр әсәрне кечерәйтә, аныц әһәмиятен югалта алмыйлар. Әсәр үзендә күтәрелгән проблемаларны дөрес һәм вакытында яктыртуы белән бик әһәмиятле булды. «Тапшырылмаган хатлар» повестен татар халкы гына түгел, башка милләтләрнең җәмәгатьчелеге дә бик яратып укый. Бу әсәрнең масса таләбе буенча рус, чуваш һ. б. телләренә тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр басылып чыгуы шуны күрсәтә. «Тапшырылмаган хатлар» повесте язучының иҗатын, дәрәҗәсен, осталыгын билгеләүдә гаять зур урын тота. Г. Кутуй 1937 нче елда үзенең «Талантлар ватаны» исемле поэмасын, ә 1938 нче елда, үзенең укытучылык практикасыннан һәм күзәтүләреннән чыгып, «Солтанның бер көне» исемле хикәясен яза. Бу әсәрләре аның иҗатында шулай ук күренекле урын тоталар. «Талантлар ватаны» поэмасында Кутуй борынгы грек язучысы Гомердан алып, безнең Горький — Маяковскийларга кадәр булган әдәбият-сәнгать өлкәсендәге талантларга — дөнья классикларына карата халыкның, дәүләтнең мөнәсәбәтен тасвирлый. Үз илләрендә, үз чорларында рәхәт күрмәгән, үз әсәрләрен баетыра яки аларга тиешле бәя ала алмаган, хакыйкатьне яклаганнары өчен эзәрлекләнү, җавапка тартылу, төрмәдә утыру кебек нәрсәләрне башыннан кичергән дөнья классикларын Кутуй гади совет кешеләренең хисләре аша трибунага бастыра. Алардан үзләренең тормышларына, эшләренә кыскача характеристика бирдерә, үзләренең теләкләрен, моң-зарларын сөйләтә, әсәрләреннән үзенчәлекле сүзләрен әйттерә. Мисал өчен берәрсен күчереп китик: 

Трибунага чыга бер аспирант,—

 Яна томнар китә ачылып...

Фашизмны яңаклагансыман

Гейне сөйли кебек ачынып,— ди шагыйрь һәм Гейне теле белән ул яшәгән дәүләт строена, чорына, тормышына һәм эшчәнлегенә кыскача гына характеристика бирә; халыкны яклап, фашизм Германиясенә үлем, нәфрәт җырлавын әйтә: 

...Мин беләмен ике Германияне:

Берсе аның халык ягында,

Икенчесе ялган империя ул —

Янып үләр сугыш явында.

Нәфрәт итеп ялган Германиягә

Кышкы көндә кәфен тукыймын:

Илне төрмә иткән бандитларга

Кәфен тукып, нәләт укыймын.

...Урта гасыр вәхшиләре анда

Культураны утка ягалар.

Буйсынмаган галимнәрне анда

Этап белән ерак куалар...

Гейне төрле чорда, төрле-төрле дәүләт башында утыручыларның, үзенә карата булган мөнәсәбәтләрен аңлата: 

Калалардан калаларга куылып,

Мин дә йөрдем элек бер заман:

Германиядә туып, читтә үлдем,

Инде монда яшим яцадан.

Шушы формада Гомер һәм

Эсхиллар, Шекспир һәм Дантелар,

Байрон һәм Беранжелар, Руставели

 һәм Фирдәүсиләр, Белинский һәм Пушкиннар, Тукайлар һ. б. безнең чорга, безнең илгә килеп үзләренең ватаннарын табалар. Ягъни гади совет кешеләренең — эшчеләренең, колхозчыларының һәм интеллигентларының күңелләрендә, докладларында һәм эшләрендә үзләренең яшәүләрен дәвам итәләр. Кутуй бу поэмасында прогресс өчен көч салган кешеләргә безнең ватан гына тиешле бәя бирә, безнең ватан гына алариы хөрмәтләп искә ала, аларны өйрәнә, аларның хезмәтләрен бастырып тарата һәм шундый талантларны кадерләп үстерә, дигән идеяне үткәрә. Ягъни шагыйрь, кешелек дөньясының законлы үсеше нигезендә, хезмәт халкының, мондый талантларның омтылышлары, теләкләре бары тик безнең ил шикелле социалистик ил булганнан соң гына җирлек таба һәм күкрәп чәчәк ата; боларның барысы өчен дә кешелек дөньясы Ленин — Сталин партиясенә бурычлы дигән фикерне татар совет әдәбиятында поэзия теле белән әйтә. Безнең социалистик Ватанны бөтен дөнья талантларының Ватаны дип атын. Ләкин Кутуйныц әдәбият-сәнгать өлкәсендәге талантларны гына алуын авторның кимчелеге итеп карарга кирәк. Безнең ил автор сурәтләгән Горький, Маяковский һәм башка дөнья классикларының, талантларының гына ватаны түгел, ә гомумән, физик хезмәт һәм бөтен фән өлкәсендәге талантларның да, шулар дәрәҗәсенә күтәрелергә теләүче хезмәт ияләренең дә Ватаны ул.

Поэма хис белән язылган һәм ул чагыштыруларга, үткен сүзләргә шактый бай. Гомумән, бу поэмасы белән Кутуй шагыйрь булу ягыннан да каләменең үткенлеген күрсәтә алды. Әгәр Кутуй беренче чор иҗатында иске мираска дөрес бәя бирә алмаган булса, хәзер без моны күрмибез. «Солтанның бер көне» исемле хикәясендә Кутуй яңача семья корырга йөрүче яшь укытучы Солтанның көндәлек эшләре, күңел ачулары аркылы социализм алып килгән яңа, көр, рәхәт тормышка ода җырлый. Бу яңа тормышның матурлыгын, гүзәллеген, кешеләрне рухландырып тора торган булуын күрсәтә. Кутуй Солтанның бары тик бер генә көнен сурәтли. Ләкин шул бер көн аркылы да ул безнең илдә гаять зур, әһәмиятле һәм бик күп төрле эшләр башкарылуын исбат итә. Чөнки Солтанның шул бер көн эчендә башкарган эшләре дә шундый мәгънәле һәм әһәмиятле эшләрнең бер төре, алар менә социализм алып килгән гүзәл тормышның нәтиҗәсе, тантанасы, коммунизмга бару юлында җәмгыять өчен кирәкле; үткәндә дә, кичә дә эшләнеп килгән, иртәгә дә, киләчәктә дә эшләнергә тиешле эш булып гәүдәләнәләр.

Солтанның бер көн эчендә эшләгән эшләре аның үзенең сәламәтлеген саклау өчен төрле чаралар куллануы һәм күңелле ял итүләре белән аралашып баралар. Советлар илендә яшәгән Солтанның мәгънәсезгә яки күңелсезлектә уздырылган бер генә минуты да юк. Шуның белән Гадел Кутуй социализмны капитализмга капма-каршы куеп, социализм алып килгән тормышның бөеклеген, өстенлеген басым ясап күрсәтә. Әсәрнең төп идеясе әнә шунда. «Бәхетле без, Роза, бәхетле, — дип шатлана аның герое Солтан, — без кол түгел, аңлыйсыңмы, җаным, кол түгел, безнең бәхетнең, безнең шатлыкның зурлыгын, киңлеген белер өчен чит илләрдәге фаҗигаларны аңларга кирәк. Тормыш анда — ике катлы. Беренче катта — аз санлы хуҗалар, һәм аларның приказчиклары — министрлар. Анда мәзәк уйнала, анда вакыйгаларның алмашынуына карап грим үзгәртелә. Ә икенче катта — илнең төп хуҗасы — халык. Ул фаҗига кичерә, төрмәләрдә газап чигә, ачка үлә. Ул богауда утыра. Ләкин ул көчле. Богаулар мәңге яшәмиләр. Богауларның өзелә торган гадәте бар».

Солтанның эшләгән эшләре, уйлары, хисләре, теләге аның тормышы белән тыгыз рәвештә бәйләнеп бара. Солтан үзе һәрбер эшне тәртип белән, темперамент белән, яратып эшли. Автор аны илнең зур патриоты итеп — җаны-тәне белән илне сөюче, бөтен күңеле белән халыкка, үзенә шундый матур тормыш алып биргән Ватанына, партиягә хезмәт итүче һәм тагы да күбрәк хезмәт итәргә ашкынучы патриот итеп сурәтли. Роза Вахитова образы да шактый матур эшләнгән. Розаның биографиясе Солтанның биографиясе белән бик ошаш. Розаның теләге, омтылышы да Солтанның теләге һәм омтылышына туры килә. Автор Солтан белән Роза арасындагы дуслык һәм мәхәббәтнең бер-берсен аңлау-аңлашу, бер-беренә ярдәм итү аркасында, ягъни хезмәткә бәйле рәвештә тууын сурәтли. Сугыш елларына кадәр язылган әсәрләре арасында Кутуйның «Вөҗдан газабы», «Нишләргә» хикәяләре, «Өч игезәк турында хикәя», «Май иртәсе», «Сталинга сәлам» шикелле күп кенә шигырьләре шулай ук уңышлы әсәрләрдән исәпләнәләр. «Вөҗдан газабы»нда Кутуй Октябрь революциясеннән соң иске интеллигентларның яңадан тууларын, ягъни яңа шартларда үзләренә яңа сыйфатлар үзләштереп, яңача яши башлауларын, характерларының үзгәрүләрен һәм аларның яңача формалашуларын күрсәтә. Рәҗәпов иске карашларыннан, икеләнү һәм шикләнүләреннән арчынган, совет шартларында үзендә югары социалистик аң тәрбияләгән, яңаны яхшылап үзләштергән, яңаның җиңәчәгенә бик нык ышанган, үткәндәге кебек ялгышларны булдырмас өчен үз өстендә тырышып эшләүче, үзенә тәнкыйть һәм җәмәгать фикере күзлегеннән карый белүче, яңача, советча яшәүче интеллигент — врач булып безнең күз алдыбызга килеп баса. Бу әсәрдә дә Кутуй тарафыннан тормышта бик әһәмиятле булган бер факт — совет социалистик системасының кешеләргә ясаган зур уңай йогынтысы, социалистик системаның капитализм системасыннан чагыштырмаслык дәрәҗәдә өстен булу факты бик көчле гәүдәләнә. Социалистик совет дәүләтенең өстенлеген, капитализм шартларында изелеп, кимсетелеп яшәгән гади хезмәт кешеләренең совет шартларында тиешле хөрмәткә ия булуларын, зур иҗтимагый эшчәнлек күрсәтүләрен тасвирлаган мотивлар Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда да, «Вөҗдан газабы», «Солтанның бер көне» хикәяләрендә дә, «Өч игезәк, турында хикәя» исемле шигырендә дә көчле биреләләр. Бу социаль мотивлар Кутуйның «Нишләргә» исемле хикәясендә дә ярылып яталар. Биредә дә Кутуй хезмәт интеллигенциясенең капитализм шартларында җәберләнүен, зур трагедиягә очравын, ә совет шартларында бәхеткә ирешүен тасвирлый. Кутуйның Ватан сугышына кадәр язылган иҗатын карап чыкканнан соң ике нәрсә, тема һәм идея юнәлеше буенча, язучының ике үзенчәлекле ягы бик нык күзгә ташлана. Беренчедән, Гадел Кутуй яңа интеллигенция вәкилләрен күрсәтүгә бик зур урып бирә. Врач, укытучы, гыйльми эшче, язучы, артист, студент, художник,— менә аның күренекле әсәрләрендәге төп геройлар. «Тапшырылмаган хатлар»ында да, «Солтанның бер көне», «Вөҗдан газабы», «Нишләргә» исемле хикәяләрендә дә, «Талантлар ватаны» исемле поэмасында да, хәтта сугыш 
вакытында язылган «Илһам», «Художник», «Рөстәм маҗаралары» исемле әсәрләрендә дә без әнә шул интеллигентлар белән очрашабыз. Бу һич тә очраклы хәл түгел.

— «...Совет үсеше чорында, — диде иптәш Сталин партиянең XVIII съездында, — интеллигенция үзенең составы буенча да, шулай ук үзенең хәле буенча да тамырыннан үзгәрде, ул халык белән якынайды һәм намуслы рәвештә аның белән бергәләп эшли, шуның белән ул элекке, буржуаз интеллигенциядән принципиаль рәвештә аерылып тора» (И. В. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 615 бит, 11 басма). Менә мондый яңа, совет интеллигенциясе 30 нчы еллардагы татар совет әдәбиятында үзенең тулы чагылышын тапмады. Яңа совет интеллигенциясенең яңача яшәвен, яңа мөнәсәбәтләргә, яңа сыйфатларга ия булуын әдәбиятта күрсәтергә кирәк иде. Гадел Кутуй менә шушы бурычны үтәү өстендә эшләде. Икенчедән, Гадел Кутуй күренекле әсәрләренең күбесендә геройларының хәзерге тормышларын революциягә кадәр булган тормышлары яки башка капитализм илләрендәге хезмәт ияләре, яки интеллигентларының тормышлары белән чагыштырып бирә, ягъни социализм алып килгән яңа тормышның капитализм тормышыннан чагыштырмаслык дәрәҗәдә өстен булуын раслап күрсәтә. Бу факт очраклы түгел. Бу Кутуйның бөек каләм осталары Горький, Маяковскийлардаи өйрәнеп, алар йогынтысында, алар үрнәгендә иҗат итүе белән бәйле, аларның капитализмның черек тормышын политик үткенлек белән фаш итү тәҗрибәләрен өйрәнү белән бәйле. Гадел Кутуй шигырь, драма һәм проза әсәрләре язу белән генә чикләнмәде. Аның таланты, иҗтимагый һәм әдәби эшчәилегс киң кырлы. Ул яхшы укытучы. Аның 15 еллап укытучылык стажы бар. Кутуй белән бергә укыткан укытучылар аның тәрбия бирү эшенә җитди караучы, дәрескә бик нык хәзерләнеп килүче, укучыларын яки студентларын белемле итү өчен һәрьяклап тырышучы, уку йортларының авторитетлары өчен көрәшүче, укучы һәм укытучылар арасында зур авторитет белән файдаланучы педагог булуы турында сөйлиләр. Шулар белән бергә Кутуй ялкынлы публицист та, тәнкыйтьче дә, тәрҗемәче дә иде. Аның сугыш алды бишьеллыклар елларында драма һәм опера театрларына карата, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тукай, Такташ һ. б. язучылар һәм артистлар турында язган бик күп мәкаләләре, публицистик әсәрләре, рецензияләре һәм фельетоннары бар. Ул Лермонтовның «Маскарад»ын, Маяковскийның «Левын марш»ын, Пушкинның «Эхо»сын һәм «Анчар»ын һәм башкаларны тәрҗемә итте. Бу әсәрләре белән ул үзенең театр, музыка сәнгатен тирән аңлавын, рус һәм дөнья әдәбияты белән яхшы таныш булуын бик ачык күрсәтте. Аның «Алтын чәч» операсының Н. Җиһанов тарафыннан мастерларча язылган рус һәм башка милләтләр театрында да уйналырга лаеклы әсәр дип әйткән фикерләрен бүгенге тормыш үзе раслады. Кутуйның «Качкын», «Ирек», «Алтын чәч» операларына язган рецензияләрендә көйләрне басымнарга, тавышларга, тактларга, алымнарга, ансамбльләргә, вариацияләргә һ. б. бүлеп анализ ясавы, драма театрының постановкаларына карата язган тәнкыйть һәм публицистик әсәрләрендә спектакльләрнең эчтәлекләренә, артистларның уйнауларына биргән бәяләре, театр тарихы турында язган мәкаләсе, бер яктан, язучының әнә шул театр һәм музыка сәнгатен тирәитен аңлавын күрсәтсәләр, икенче яктай, аның театр һәм музыка сәнгатен үстерергә тырышуын исбат итәләр. Гадел Кутуй бик зур җәмәгать эше алып бара иде. Ул партия һәм совет җәмәгатьчелеге тапшырган эшләрне төгәл үти, намус белән башкара. 

Чын патриотизм үз илеңне паразит классларның халык массасын эксплуатацияләүләреннән азат итүдә, халык бәхете өчен, коммунизм төзү өчен көрәшүдә чагыла дип өйрәтә иптәш Сталин. Димәк, дөньяда иң бөек максат ул — коммунизм төзү. Әйе, безнең ил сугышка кадәр үк инде бөтен 
дөньяда беренче булып, коммунизмга күчү өчен шартлар тудыру эшенә керешә. Ләкин Гитлер фашистлары хыянәтчел төстә илебезгә басып кереп, безнең тыныч хезмәтебезне туктатып, азатлык сугышы башлап җибәрергә мәҗбүр иттеләр. Советлар халкына фашизмны җиңү һәм кешелек дөньясын коллыктан коткару бурычы йөкләнде. Г. Кутуй совет халкының шушы тарихи миссияне яхшы аңлавын «Коммунизм» исемле шигырендә гәүдәләндерде: 

Күп миллионлы

Батыр совет халкы —

Сталинмы

Горур лачыннар,

Коммунизм юлын

Яклар өчен

Бердәм булып,

Яуга чыктылар.

Совет кешеләренең тагын да активрак, интенсиврак эшли башлауларын, партия һәм Сталин тирәсенә тагы да ныграк туплануларын, Сталин чакыруларын бердәм үтәргә ашкынуларын, политик-мораль бердәмлекләрен — изге Ватан сугышына бердәм кузгалуларын күрсәтте: 

Сау бул, улым, чиккә оч син;

Бәхет яусын юлыңа,

Завод өчен тыныч бул син;

Анаң кала урныңа.

(«Озату ядыры», 1941 ел).

Киләчәкнең бик матур булуына — капитализмның дөньяда бетәчәгенә, коммунизм төзеләчәгенә ышанып яшәү, совет кешеләренең үзенчәлекле сыйфатлары булып ггора. Гадел Кутуй да, чын совет кешесе буларак, илдә коммунизмның төзеләчәгенә, ә сугыш башлану белән, гитлерчы фашистларның җиңеләчәкләренә, хаклыкның, совет халкының җиңәчәгенә ышанып яшәде һәм массаны да шул ышану белән рухландырырга ашыкты: 

Кан эчкече

Шакал Гитлерга без

Кан бирербез, 

Ләкин үз канын!

Үлем фашизмга!

Бер этен дә калдырмабыз

Җирдә без аның!

«Халкыма» исемле шигыре белән Кутуй татар халкына мөрәҗәгать итеп, аны совет иленең бөек казанышларын зыяннан, җимерелүдән саклап калу өчен гитлерчы фашистларга каршы көрәшкә чакыра, игътибарны Сталин сүзләренә юнәлтә: 

Юлбашчының изге сүзе булды;

Татар халкы сугыш кырына!

Туган-үскән илне яклар өчен,

Әйдә, фашистларны кырырга!

Гадел Кутуй халыкны чакыру белән генә чикләнмәде. Ә үзенең дә бөтен көчен җиңү эшенә мобилизацияләде һәм кулына корал тотып көрәшергә, җиңүне тизләтү эшенә якыннан катнашырга ашкынды. 

Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер нәрсәм белән аерылам.

Рядовойлар төнен йоклаганда

Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам,

Аламын да куен дәфтәремне

Янып җыр язарга тотынам, — дип язды фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим. Гадел Кутуйның да фронттагы тормышы нәкъ менә шундый — Ф. Кәримнеке шикелле иде. Җиңүне тизләтү теләге Гаделгә һичбер вакыт тынычлык бирми. Заданиеләрне үтәп кайтканнан соң да ул ял итүдән — организмга кирәкле потребностьтан еш кына баш тарта: каләмен алып, я шигырь, яки хикәя, очерк язарга, яисә докладка хәзерләнергә утыра. Ул солдатларга шигырьләр, хикәяләр укый, трибунага чыгып, ялкынлы речьләр сөйли, теге яки бу фронтовик иптәшенә файдалы киңәшләр бирә. Шулай итеп, нинди юллар белән генә булса да, сугышчыларның күңелләрен, рухларын күтәрә, җиңүгә һәрьяклап булышлык итә. Ленинград шәһәре өчен көрәшеп йөргәндә ул: 

Хыял күзем белән илгә карыйм,

Карап туймыйм — рәхәт күңелгә,

Рус шәһәрен ярсып яклаганда

Күзләремә Казан күренә, —

 («Иртәнге уйлар».) дип язды. Әйе, Татарстан Советлар Союзының аерылмас бер кисәге, ә Казан Ленинградның тугандаш шәһәре ул. Әгәр Ленинград шәһәре фашистлар кулына төшсә, Казан тыныч һәм рәхәт яши алмас иде. Шуңа күрә дә инде Гадел Кутуй Ленинградны семьясы, туганнары, якын иптәшләре һәм үзе яшәгән Казаны кебек итеп якын күрә, 
аны үзенең Казанын яклаган шикелле яклый. Кутуй вәгъдәсен, сугышчан бурычын намус белән үтәде. «Мин һич югы бер немец фашистын теге дөньяга җибәрергә тиеш» дигән теләк белән фронтка китүче Кутуй кулыннан дистәләрчә фашистлар юк ителделәр. Фронтта күрсәткән эшчәнлеге һәм батырлыклары өчен Гадел Кутуй өч мәртәбә («Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре һәм Кызыл йолдыз ордены белән) бүләкләнде.

Ул Ленинград, Сталинград өчен барган сугышларда катнашты. Орёл һәм Курскиларны үтеп Германиянең үзәгенә кадәр фронтның алгы сафында барды. Соңгы җиңүне күрер өчен Берлинның үзенә ашыкты. Ләкин һичкайчан, нинди авыр вакытлар булганда да, үзенең Казанын, туган шәһәрен, онытмады. Немец илбасарларын тар-мар итүне ул илгә кайту өчен төп шарт итеп аңлады. Шуның өчен ул Казаннан ераграк киткән саен, Казанга кайтуының, якын һәм тизрәк булуын хис нтте. «Мин ата-баба нигез корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен Берлинга ашыгам. Берлинга мин илем белән аерылышу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен чиксез ачу белән барам»,— дип язды ул үзенең «Сагыну» исемле нәсерендә.

 Сугыш шартларында да Кутуй язу эшен ташламады. Үзенең көрәш тәҗрибәсеннән һәм күргәннәреннән чыгып «Рәссам», «Яшен», «Без — сталинградчылар», «Сагыну», «Ул сугышта үсте», «Күпләрдән берәү», «Тетрә, Берлин!», «Берлин юлында очрашу», «Мәрфуга апа» исемле нәсерләрен һәм очеркларын, «Рөстәм маҗаралары» исемле романын һәм күп кенә шигырьләрен иҗат итте.

Бу әсәрләрендә Кутуй күп миллионлы һәм күп милләтле совет халкында булган политик-мораль бердәмлекнең, халыклар дуслыгының ныклыгын, совет халкының батырлыгын, сугышчан патриотизмын һәм сугышчан гуманизмын күрсәтә. Менә «Без — сталинградчылар» исемле нәсере. Биредә Кутуй русларның, украинлыларның, татарларның, белорусларның һәм башкаларның «корыч таулар тезмәсе булып», ягъни бер семья кешесе кебек бердәм булып, Сталинград өчен аяусыз көрәшүләрен тасвирлый: «Синең капкаң юлында барган сугышларны, Сталинград, мәңге онытасым юк. Яраланган майор Бутузовның култык таякларына таянып сугышка керүен нинди сүзләр белән сөйләп бирим!» дип эндәшә һәм кешеләрнең шушы рухта көрәшүләрен, Сталинград өчен барган героик сугышның гомуми фонын сурәтли. Бу көрәштә үзенең дә катнашуын сөйли. «Без— сталинградчылар» дип анда катнашуыннан горурлана. Гадел Кутуй язган әсәрләрен исемләү өчен дә вакыйганың эчтәлеген билгели торган үткен, художестволы сүзләр сайлый: «Тетрә, Берлин!» дип атый ул бер очеркын, һәм без бу атаманы уку белән үк Берлинның ул вакытта бик мөшкел хәлдә яшәвен күз алдыбызга китерәбез. «Күпләрдән берәү» дип атый Кутуй икенче бер очеркын, ягъни Ватан өчен аяусыз көрәшүчеләр, батырлык күрсәтүчеләр бик күп, ә менә Кутуй сурәтләгән Ким Нуретдинов — немецларның өч-дүрт танкларын сафтан чыгаручы батыр артиллерист, орудиесе зарарлангач, гранаталары, ә гранаталары беткәч, йодрыклары, тешетырнагы белән немецлар һөҗүменә каршы торучы батыр солдат, шул күпләрнең берсе. Гадел Кутуй шушы идеяне үткәрә һәм очеркының атамасы да шушы идеяне әйтеп тора. Ватанның бәйсезлегс өчен көрәшү һәм немец фашистларын җиңү эшенә яшьләре җиткән ирләр, яки хатын-кызлар гына түгел, мәктәп яшендәге балалар-пионерлар да зур булышлык күрсәттеләр. Гадел Кутуй үзенең «Рөстәм маҗаралары» дигән романын шушы фактка таянып-яза (1944).

Гитлерчы немецларга карата нәфрәт рухында тәрбияләнгән 13 яшьлек укучы пионер Рөстәм әбисе сөйләгән әкият буенча абага чәчкәсе табып ашый. Бу чәчкә аны күзгә күренми торган кешегә әверелдерә. Шуннан соң Рөстәм фронтка китеп, сугышларда катнашып йөри, бик күп фашистларны үтерә, батырлыклар күрсәтә. «Бу кечкенә малайда татар халкына хас булган батырлык, үзләренчә әйтсәк— тәвәккәллек һәм Ватанны җаны-тәне, теше-тырнагы белән яклау сыйфатлары бар», — ди Рөстәм турында романның икенче бер Яков Михайлович исемле герое. Бу, әлбәттә, дөрес. Ләкин автор кешенең күзгә күренми торган булып әверелүен гыйльми яктан нигезли алмый. Әсәрен үзе хыялый роман дип атаса да, вакыйгаларның төп объекты итеп, реаль тормышны ала. Шуңа күрә, әкият буенча, кешене күзгә күренми торган кешегә әверелдерү кебек хыялый процесс нигезендә реаль вакыйгаларны күрсәтү, әсәрнең реаль җирлектә тәрбия бирү кыйммәтен кечерәйтүгә яки югалтуга алып бара, реаль вакыйгаларның дөреслеген шик астында калдыра. Эчтәлекне әсәрнең формасына буйсындыру кебек күренешне без «Илһам» хикәясендә дә күрәбез: артистка Хаят Мансуровага пьесаның беренче пәрдәсендә үзе башкара торган образның күтәренке рухлы, шатлыклы вакытын уйнарга кирәк. Шунда аңа фронттан, иптәше Шакирдан исәнлексаулык хаты килеп төшә дә, Мансурованы чиксез шатландыра һәм Хаят ролен искиткеч итеп уйнап чыга. Ул соңгы пәрдәдә үзе башкара торган героиняның — аклар тарафыннан сөекле балалары үтерелгән ананың кайгысын бирергә тиеш. Шунда сәхнәгә чыгам дип торганда гына Хаятка фронттан Шакирның үлүен хәбәр итүче телеграмма килеп төшә дә, Хаятны зур кайгыга сала һәм ул ролен искиткеч итеп уйнап чыга. Автор аны талантлы артистка итеп сурәтләргә тели, ә аның уңышка ирешүе менә мондый очраклы вакыйгалар, психологик кичерешләр белән бәйле рәвештә булганга күрә, талантына, башка образларны да шулай уңышлы итеп башкарачагына күңел ышанып бетми. Формализм йогынтысыннан калган мондый кимчелекләр Кутуйның 30—40 еллардагы «иҗатында бик аз урын алалар. Аның бу еллардагы иҗаты үзенең югары идеялелеге, эчтәлек һәм форманың диалектик берлектә гәүдәләнүе белән характерлы. Кайбер шигырьләрендә («Кызыл мәйданда», «Май иртәсе» һ. б.) очрый торган кайбер таушалган яки кытыршы сүз тезмәләрен, рифмаларны, чагыштыруларны исәпкә алмаганда, Г. Кутуйның, бигрәк тә прозаик буларак, теле матур, образлы, гади, самими. Бик күп әсәрләре политик һәм патетик пафос белән язылганнар, һәрбер әсәренә Кутуй теге яки бу дәрәҗәдә матурлык бирә торган яңа, оригиналь буяулар, сынландырулар һәм чагыштырулар таба. Бер-ике мисал китерик. Г. Кутуй «Солтанның бер көне» исемле хикәясендә, «Солтан Розаның бүген институт бетереп чыгуына бик шатланды һәм шунлыктан рам буенча җырлап барды» дигән гади фикерне түбәндәге буяуларга иҗтимагый әһәмияте булган төшенчәләргә төреп, бәйләп бирә: «Ни бәхет! Аның сөйгән кызы, иптәше бүген инженер булып чыга. Кара кашым, сандугачым... дип ул үзенең Розасы турында халыкның иң матур җырларын әйтеп барды... Бу минутта ул Розаны һәм үзен дөньяның иң бәхетле яшьләреннән хисаплады.

Әгәр берәр танышы очрап, «Солтан, син нәрсә көйлисең?» дип сораса, бик ихтимал, нәрсә көйләгәнен ул әйтә дә алмас иде. Чөнки тормыш үзе җырлый. Ә Солтан аңа аерып ала алмаслык дәрәҗәдә бәйләнгән. Ул шул рәхәт тормыш кочагында тирбәлеп бара. Барысы да танышлар, барысы да аңа елмаялар төсле». Бу коры сөйләү генә түгел, ә образлы сөйләү. Монда образлылык оттенокларын бирә торган күп кенә сүз тезмәләрен табарга була. «Ни бәхет!» дип эндәшү белән Кутуй шатлык тойгысын аңлата торган сөйләмне җанландыра, тагы да тәэсирле ясый. «Кара кашым, сандугачым...» сүз тезмәсен китерү беләк Солтанның җырлап, көйләп баруык конкрет рәвештә күз алдына бастыра, образлылык тудыра. Калган юллар исә, Солтанның шатлыгын көчәйтүгә ярдәм итәләр. Бу юллар яки сүзләр үзара тыгыз бәйләнештә бер бөтен форма булып укмашканнар. Биредә эчтәлекне ачуга ярдәм итми торган бер генә артык сүз дә юк. Хәтта менә шушы кечкенә өзектә дә, авторның эчтәлек белән форманы тыгыз бәйләнештә бирә белү осталыгы сизелеп тора. Кутуй теге яки бу эчтәлекне бирү өчен шул эчтәлеккә адекват булырдай кыска оборот һәм образлы сүзләр, алымнар сайлый. Сүз, фикер һәм форма җыйнаклыгы өчен көрәшә. Кутуй әсәрнең эчтәлеген сайлауга күрсәткән зур игътибарны, форма сайлауга да күрсәтә. Ул үзенең әсәрләрен язганда, эчтәлек белән форманың диалектик берлектә яшәвеннән чыгып эш итә. 

Без, иярләп техниканы,

Үттек норма-киртәсен,

Һәм шат илгә якынайттык

Коммунизм иртәсен. 

Менә бу китерелгән куплетта да югарыда ясаган нәтиҗәләрне күреп була. Биредә дә сүзләр тыгыз бәйләнештә яшиләр, артык сүз юк, булган кадәресе бер бөтен итеп, матур һәм образлы итеп әйтелгән. Менә бу мисал өчен китерелгән өзекләрдәге кебек художество алымнары һәм хис белән язылган моментлар Гадел Кутуйның әсәрләрендә бик күп. Без татар совет язучысы Гадел Кутуйның тормышын һәм әдәби эшчәнлеген карап чыктык. Гадел Кутуй социалистик хезмәт, социалистик фән кешеләренең эчке дөньяларын, тормышларын, характерларын, көнкүрешләрен һәм мөнәсәбәтләрен җентекләп өйрәнде. Үзенең шушы өйрәнүләреннән, тормыш тәҗрибәләреннән, партия һәм совет җәмәгатьчелеге куйган бурычлардан чыгып, һәм үзенең теоретик белеменә таянып, совет кешеләренең иҗтимагый һәм политик хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә яшәүләрен, коммунизм җәмгыяте төзү өчен көрәшүләрен дөрес күрсәтте. Совет кешеләрендә социалистик һәм коммунистик мөнәсәбәтләр тәрбияләнү процессын гәүдәләндерде. Совет кешеләрен шәхси күңелсезлекләрне, авырлыкларны җиңә алучылар, шәхси интересларны гомуми халык интересына буйсындыра белүчеләр сыйфатында тасвирлады. Совет кешеләренең коммунистик моральгә, югары идеялелеккә ия булуларын, үзара политик-мораль бердәмлектә яшәүләрен, партияне, Ватанны сөюләрен, Ватанның мөстәкыйльлеге һәм бәхете өчен аяусыз көрәшүләрен, теләсә нинди авырлыкларга да түзүләрен сурәтләде. Совет кешеләре арасында булган хезмәттәшлек, дуслык, иптәшлек, тугандашлык мөнәсәбәтләрен чагылдырды. Кутуй искелеккә, иске мөнәсәбәтләргә, буржуаз-мораль калдыкларына бөтен көче белән каршы чыкты. Гадел Кутуй фашистларны, сугыш чукмарларын күрә алмаучы. Тынычлык сөюче совет ватанына һөҗүм иткән, совет халкына кайгы китергән немец фашистларыннан ныграк үч алу, аларны тизрәк тар-мар итү, совет халкына тынычлык һәм шатлык китерү — менә аның Ватан сугышы вакытындагы теләге, тормыш максаты. Шуңа күрә дә аның әсәрләрендә немец фашистларына карата булган нәфрәт тойгысы көчле яңгырады. Кыскасы, Кутуй безнең өчен бик кадерле иде һәм ул шулай булып калачак та.