Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ СУГЫШЧАН БУРЫЧЛАРЫ

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ СУГЫШЧАН БУРЫЧЛАРЫ

Бөек Ватан сугышыннан соң үткән кыска вакыт эчендә безнең халкыбыз яңа, гаять зур җиңүләргә иреште. Совет державасының экономик куәте тагын да ныгыды һәм ул көннән-көн, елдан-ел һаман күтәрелә, үсә бара. Илебез сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны уңышлы рәвештә үтәп килә. Социалистик промышленностьны һәм колхоз игенчелеген үстерүдә совет кешеләре яңа, гүзәл уңышларга ирештеләр. Шуның белән бергә, большевиклар партиясенең, Совет дәүләтенең һәм иптәш Сталинның турыдан-туры кайгыртуы нәтиҗәсендә халкыбызның материаль һәм культура дәрәҗәсе бик нык күтәрелде һәм күтәрелүендә дәвам итә.

Соңгы еллар совет культурасының барлык тармакларында: әдәбиятта, сәнгатьтә, фәндә моңарчы булмаган зур үсеш белән характерлы. Коммунизм өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафларында совет язучыларының бик зур армиясе бара. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы, драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы, «Зур тормыш» кинофильмы турындагы, Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турындагы тарихи карарларын үтәп, соңгы елларда, совет язучылары бик күп санда югары идеяле, югары художестволы әдәби әсәрләр тудырдылар. Бу әсәрләр героик совет чынбарлыгын, совет кешеләренең — коммунизм төзүчеләрнең гүзәл мораль сыйфатларын, патриотизмын һәм фидакарь хезмәтен тулы һәм дөрес чагылдыралар.

Әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре һәр ел саен Сталин премияләре белән бүләкләнеп баруы, Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исемне алган кешеләрнең саны елдан-ел арта баруы — безнең әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең өзлексез үсүен күрсәтә торган бик матур факт. Безнең әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең иң яхшы әсәрләрен хурларга маташкан нәсел-нәсәпсез космополитларны фаш итү, кайбер язучылар тарафыннан җибәрелгән идеологии хаталарның бөтен совет җәмәгатьчелеге тарафыннан каты тәнкыйть ителүе безнең язучыларыбызга үз иҗатларына тирәнрәк карарга, искедән калган һәртөрле кимчелекләрне тизрәк бетерергә, тормышка якынрак килергә, шул тормышны үз әсәрләрендә дөрес итеп тасвирлауга киң мөмкинлек тудырдылар. Хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбиятның тоткан урыны чиксез зур. Совет язучылары тудырган иң яхшы әсәрләр меңнәрчә һәм миллионнарча укучыларга тирән идеологии йогынты ясыйлар, безнең героик тормышыбызны тагын да тулырак һәм ачыграк аңлауда зур булышлык күрсәтәләр, укучыларны яңа патриотик эшләргә рухландыралар. Менә шуның өчен дә большевиклар партиясе, иптәш Сталин совет әдәбиятын тагын да үстерү эшенә бик зур игътибар бирәләр. Менә шуның өчен дә партия һәрбер яңа әдәби әсәргә игътибар белән 
карауны, совет прозаиклары, шагыйрьләре, драматурглары кадрларын үстерү турында һәрвакыт кайгыртып торуны, хәзерге заманның зур һәм актуаль темаларын яктыртуда аларның иҗади активлыкларын күтәрүне таләп итә. Татар совет язучылары совет әдәбиятының зур отрядларыннан берсе. Татарстан Совет язучылары союзында иллегә якын язучы бар. Бу
— татар совет әдәбиятына җитди уңышлар китерә алырлык зур армия. Татар совет язучылары арасында иҗат стажлары зур булган язучылар күпчелек урынны ала. Татар әдәбиятының бай һәм матур традицияләре — К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхметов, Ш. Камал, М. Гафури, Һ. Такташ, Г. Кутуй, Н. Баян, Ф. Кәрим традицияләре бар.

Зур күләмле әсәрләр тудыру санын торган саен арттыру өчен татар совет язучыларына бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Укучылар алардан яңа, яхшы, зур әсәрләр көтәләр. Татарстан партия оешмасы язучыларга зур бурычлар йөкли, аларга идеология фронты работникларының алдынгы отряды итеп карый. Шуңа күрә ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты Татарстан Совет язучылары союзының эшенә һәрвакыт игътибар итеп тора, Союз эшендәге һәм аерым язучыларның иҗатындагы, «Совет әдәбияты» журналы эшендәге кимчелекләрне һәм хаталарны үз вакытында күрсәтеп һәм төзәтеп килә. Шушы елның 15 мартында ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы «Татарстан Совет язучылары союзының эше турында»гы мәсьәләне тагын бер тапкыр карады һәм Язучылар союзы правлениесенең эшендәге бик зур кимчелекләрне ачты, аларны бетерү өчен конкрет чаралар билгеләде. Барыннан да элек, ВКП(б) Өлкә Комитеты Татарстан совет язучыларының иҗат активлыгы канәгатьләнерлек түгел дип күрсәтте. Иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләре булуга карамастан, Татарстан язучылары сугыш алды елларында да, Бөек Ватан сугышы чорында да зур күләмле художество әсәрләре бирмәделәр. Язучылар союзында һичбер нәрсә белән акланмаган иҗади торгынлык хөкем сөреп килгән. Язучылар вак хикәяләр һәм шигырьләр язу белән генә чикләнгәннәр, аларның да кайберләрендә идея һәм художество ягыннан зур гына кимчелекләре бар. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы карарлары татар матур әдәбиятының үсешенә бик зур уңай йогынты ясадылар. Партиянең бу тарихи күрсәтмәләрен татар совет язучылары, зур күтәренкелек белән каршы алып, хәзерге заманның актуаль темаларына зур әсәрләр тудыруга керештеләр. Соңгы өч ел эчендә татар әдәбияты актуаль-политик һәм иҗтимагый-мөһим темаларга багышланган җитди әсәрләр белән баеды. Шушындый әсәрләрдән К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романын, Г. Әпсәләмовиың «Алтың йолдыз» романың, Г. Бәшировның «Намус» романын, И. Газиның «Онытылмас еллар» повестен, М. Әмирнең «Тормыш җыры», А. Әхмәтнең «Серләр», Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», Т. Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесаларын, С. Хәкимнең «Дала җыры» поэмасын, Г. Гобәйнең «Замана балалары» повестен, Г. Галиевның «Чулпан» исемле хикәяләр һәм очерк, лар җыентыгын күрсәтергә мөмкин. Татарстан язучылары арасында әдәбиятка сугыш елларында һәм сугыштан сонгы елларда килгән яшьләр шактый урын алып тора. 3. Нуриның «Дан юлы», Ә. Давидовның ««Коммунизм таңы» колхозың, да» һәм «Алтын көз» поэмалары, Ш. Мөдәрриснең «Биш минут» поэмасы, К. Лебедевның «Сыналу көннәре» романы, Тамара Ян, Г. Паущкин, М. Хөсәен шигырьләре яшь язучыларның иҗади үсешен күрсәтә. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы аеруча басым ясаң әйтеп китә: татар совет язучылары тарафыннан моңа кадәр язылган әсәрләр укучыларның һаман үсә барган таләпләренә җавап биреп бетерә алмыйлар. Татарстан язучыларының эшчәнлек колачы һич тә канәгатьләнерлек түгел.

«Совет әдәбияты» журналы портфелендә хәзер үк басарга яраклы зур әсәрләрнең булмау факты, республикабыз театрларында репертуарга булган зур мохтаҗлык шуны бик ачык раслый.

Хәзерге вакытта Татарстанда нефть промышленносте бик нык үсеп бара. Язучылар бу мөһим участокка да күз төшермиләр. Нефтьчеләр турында А. Әхмәтнең «Серләр» пьесасыннан һәм бер-ике кечкенә очерктан башка бер әсәр дә юк. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты үзенең карарында безнең әдәбиятыбызда һич кичекмәстән яктыртылырга тиешле темаларны конкрет рәвештә санап китә. Якын арада татар совет язучыларыннан производство новаторлары турында, Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары турында, авыл хуҗалыгының сугыштан соңгы үсеше турында, колхоз авылын электрлаштыру турында, авыл хуҗалыгы эшләрен механизацияләү турында, табигатьне үзгәртеп кору турында, фән белән производствоның бәйләнеше турында, комсомол турында, студентлар, яшьләр турында һәм бүтән бик күп темалар турында зур күләмле, тирән эчтәлекле әсәрләр тудыру таләп ителә һәм бу — язучыларның төп бурычы булырга тиеш. Татар совет әдәбиятында бүгенге көн темасына хәзергәчә зур күләмле әсәрләрнең булмавын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Моның сәбәбе шунда: Язучылар союзының аерым членнары гафу ителмәслек, пассивлык күрсәтеп киләләр, элек шактый күп әсәрләр биргән язучылардан А. Шамов, Г. Иделле, Ф. Хөсни, Ә. Еники, И. Туктар һәм башкалар соңгы вакытларда зур әсәрләр тудырганнары юк. Язучыларның иҗади эшенең колачы әлегә кадәр тар булуы аларны бик нык борчырга, уйландырырга тиеш. Язучылар союзы правлениесе язучыларның эшен активлаштыруда, татар совет әдәбиятын яңа, яхшы әсәрләр белән баетуда җитди чаралар күрергә тиеш. Язучылар арасында социалистик ярышны җәелдерү эшенә игътибар итәргә бик вакыт. Бу турыда иптәш Сталин Билль-Белоцерковскийга язган хатында болай дигән иде: «Ярыш — зур һәм җитди эш ул, чөнки бары тик ярыш шартларында гына безнең пролетариат матур әдәбиятының формалашуына һәм кристаллашуына ирешергә мөмкин». Язучылар союзы эшенең канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә алып барылуын күрсәтүче икенче зур кимчелек итеп, ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы татар совет язучылары язган байтак әсәрләрнең түбән сыйфатлы, булуын әйтеп үтә. Татар совет язучылары тудырган күп кенә әсәрләрдә идеясезлек, тормыш мәсьәләләрен ялгыш яктырту, объективизм, художество зәгыйфьлеге кебек зур һәм җитди кимчелекләр бар. М. Әмирнең «Җыр дәвам итә», Р. Ишморатның «Якты юл», Эмма Шамильнең «Зур гаилә», Н. Исәнбәтнең «Рәйхан» кебек пьесалары бары тик уңай образлары йомшак эшләнгәнгә, драматик интригаларының примитив һәм идея-политик, һәм художество дәрәҗәләре түбән булу аркасында гына Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә уңыш казана алмадылар. Болар кайбер язучыларның иҗат эшендә идея-художество ягыннан аксауларын раслыйлар. Начар сыйфатлы, идея ягыннан зәгыйфь, художество ягыннан фәкыйрь әсәрләр тудыру — совет язучыларына лаеклы эш түгел. Менә Ә. Еникинең 1947 елда Татгосиздат бастырып чыгарган хикәяләренең күпчелеге язучының тормыштан читтә, идея ягыннан Татарстан язучылары бик әкрен, сүлпән эшлиләр, тормыштан артта калып баралар, үзләренең иҗатларында бүгенге көннең күп кенә мөһим темаларын бөтенләй диярлек чагылдырмыйлар. Бүгенгә кадәр промышленность эшчеләре тормышын чагылдырган бер генә зур әсәр дә юк. Язучылар бу турыда бары тик җыелышларда сөйләшүләр белән генә чикләнәләр.

Ә. Еникинең зур таләпләр куела торган әдәбиятыбыз белән һичбер уртаклыгы булмаган «Ялгыз каз» исемле хикәясен яңадан бастырырга маташуы да шуны ук күрсәтә. Ф. Хөснинең күп кенә хикәяләре белән дә шундый ук хәл. Алар язучының политикадан читләшкәнлеге, артта калуы, тормышны бик өстән-өстән генә белүе турында сөйлиләр. Ф. Хөсни әле һаман да иҗатындагы эстетлык һәм натурализм калдыкларыннан арынып беткәне юк. Аның «Җәяүле кеше сукмагы» исемле романының уңышсызлыгы да шуның белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин аннан соң да өч ел вакыт үтте, ә Ф. Хөсни яңа, зур әсәр тудырганы юк. «Әбли авылы» пьесасын Ф. Хөсни иҗатында алга таба адым дип әйтеп булмый. Ф. Хөснинең соңгы хикәяләрендә дә тормыш күренешләрен дөрес тотып ала белмәү һәм аларны укучыларга дөрес иттереп җиткерә алмау факты күренә. Мәсәлән, «Агитатор килде» исемле хикәясендә ул, агитатор кызны, агитациясе уңышлы чыксын өчен, кешеләргә утын, су ташырга мәҗбүр итә.

«Яз» хикәясендә исә ул колхоз язы өчен иң характерлы булган әйберләр турында бернәрсә дә диярлек әйтмичә, колхозчы кыз белән тракторчы егетнең мәхәббәте турында сөйләү белән генә чикләнә һәм шуның белән беррәттән сыер бозаулавы турында бик тәмләп яза. Бүгенге көннең актуаль темаларына артык дәрәҗәдә аз игътибар итү шагыйрь Ә. Фәйзидә дә күренә. Ә. Фәйзи актуаль темаларга яхшы әйберләр яза алмый дип әйтергә һичбер нигез юк. Аның «Тукай-Кырлай» колхозы турында очергы шагыйрьнең яхшы әсәрләр яза алуын күрсәтә. Ләкин, кызганычка каршы, Ә. Фәйзи шуннан кала совет чынбарлыгын чагылдырган бер генә җитди әсәр дә язмады. Аның тарафыннан «Шагыйрь» операсы өчен язылган либреттоның күңелсез язмышы һәркемгә билгеле. «Ташлар һәм кешеләр», «Данлы кияү» исемле пьесалары да идея һәм художество ягыннан түбән сыйфатлы итеп язылганнар иде.

1949 елда басылып чыккан «Яшь бөркет» поэмасы Әхмәт Ерикәй иҗатындагы җитди кимчелекләр турында сөйли. Поэма идея-художество ягыннан түбән, анда Бөек Ватан сугышы чорындагы партизаннар хәрәкәте дөрес чагылдырылмый, бозып күрсәтелә. Шуңа күрә бу поэма хаклы рәвештә каты тәнкыйтькә очрады. Язучылар иҗатындагы бу хаталарның һәм кимчелекләрнең сәбәбе, ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты карарында күрсәтелгәнчә, Язучылар союзының әдәбиятта югары идеялелек һәм художестволылык өчен көрәшне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә җәелдермәвендә, язучылар белән көндәлек эш алып бармавында һәм аларның иҗади үсешләре белән кызыксынмавында. Әгәр дә Татарстан Совет язучылары союзы правлепиесе, правлениенең аппараты, консультантлары, правление председателе ип. Ерикеев һәм правлениснең җаваплы секретаре ип. Вәлиди язучыларның эшләре белән якыннан кызыксынсалар, иң актуаль темаларны табуда аларга 

Язучылар арасында үзара ярдәмләшү эшләре бик начар куелган. Язылган әсәрләрне коллектив белән тикшерүләр аз үткәрелә, ә аерым язучылар, хәтта үз әйберләрен алдан Союзда тикшерүдән, тәнкыйть анализы аша үткәрүдән качып, аларны тизрәк матбугатка чыгарырга яки театрга бирергә ашыгалар. Мәсәлән, Ә. Фәйзи үзенең начар пьесаларын Язучылар союзы правлениесенә белдермичә, театрга бирә. Ә. Ерикәй үзенең әсәрләрен шагыйрьләр секциясенә куймыйча бастыра. Чын-чынлап булышсалар, иҗатларындагы кимчелекләрне үз вакытында күрсәтеп, аларны бетерү юлларын өйрәтсәләр, һичшиксез, язучыларның уңышы күбрәк булыр иде. Нәкъ менә шундый эш Язучылар союзында куелмаган. Язучылар союзы правлениессндә шундый атмосфера килеп туган ки, һәр язучы үз алдына эшли, аның эшен берәү дә тикшерми, авың нәрсә язуы яки язмавы беләп берәү дә кызыксынмый. 

К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы да Союзда тикшерелмичә басыла. Хәлбуки, әсәрләрне коллегиаль рәвештә тикшерү аларның яхшы якларын тагын да күтәрүгә, ә кимчелекләрен үз вакытында бетерергә бик зур ярдәм итәчәге һәркемгә билгеле. Чөнки нигездә яхшы дип табылган әсәрләрдә дә шактый гына кимчелекләр бар. «Язгы җилләр» романында кимчелекләр юкмыни? Бар, әлбәттә. Романның сюжетында схематизм сизелә, романның аерым бүлекләре йөгертеп үтү юлы белән, иллюстрация төсендә генә язылган. Романның төп образларыннан берсе Гәрәй образы җитәрлек ачылмаган. Революция елларында Гәрәй бөтенләй күренми. Романның төп образы Хәсән Айвазов та ахыргача ачылып җитмәгән. И. Газиның «Онытылмас еллар» повестенда да әдәби кимчелекләр бар. Романның төп герое Хәлим, китаптан күп вакыт югалып тора, шәһәр вәкиле Якуп Саттаров авылга килгән агитатор итеп кенә күрсәтелгән, аның оештыру роле бик кечкенә. Җитди кимчелекләр Г. Әпсәлә- мовның «Алтын Йолдыз» романында да, Г. Бәшировның «Намус» романында да бар. Күп вакытта язучылар чынбарлыкка тирәитен уйлап, тирән гомумиләштерү белән карамыйлар. Мәсәлән, Г. Бәширов колхоз авылы турында язганда, авыл хуҗалыгы эшләрен механизацияләүне киң итеп күрсәтми. Ул, механизациянең авыл хуҗалыгы эшләрен нигездән үзгәртүен, гаять зур тәрбияви роле барлыгын чагылдырмыйча язарга ярама- ганлыгын белергә тиеш иде. Ләкин язучы моны эшләмәгән. Язылган әсәрләрне коллектив белән тикшерү, бигрәк тә яшь язучылар өчен кирәк. Яшь язучылар белән эшләү Татарстан Язучылар союзында аеруча йомшак куелган. Язучылар союзы яшь кадрларны үстерү һәм тәрбияләү буенча конкрет эш алып бармый, бу эшкә чиктән тыш салкын карый. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты яшь язучыларның жанр буенча бер генә яклы үсүләрен күрсәтә. Яшь язучыларның иң зур күпчелеге шигырь яза, яшь прозаиклар, яшь драматурглар юк дәрәҗәсендә аз. Яшь язучылар тормышны тирәнтен өйрәнмичә язалар. Шуның аркасында алар сурәтләгән вакыйгалар да, алар иҗат иткән образлар да тонык, бер яклы килеп чыгалар. Язучылар союзы правлениесе яшь язучыларга бик аз ярдәм күрсәтә. Яшь язучыларның рецензиягә килгән әсәрләренә айлар буенча җавап бирелми, яшь авторлар белән индивидуаль рәвештә эш алып барылмый. Башлап язучыларның әсәрләренә, гадәттә, үзләре аз һәм начар язган язучылар күбрәк консультация биреп килгәннәр. Яшь язучыларга өстән генә карау бетерелергә тиеш. Яшь язучыларны үстерүне Язучылар союзы һәм «Совет әдәбияты» журналы үзләренең төп бурычлары итеп санарга тиешләр. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе рус телендә язучы иптәшләр белән эшне бөтенләй оныткан. Бу — Язучылар союзы прав- ленпесснец зур хатасы. Рус язучылары секциясе начар эшли, татар язучыларыннан аерым яши, Правление тарафыннан да, тәҗрибәле татар язучылары тарафыннан да тиешле ярдәмне күрми. Рус язучыларыннан бары бер кеше Бруно Зернит кенә Язучылар союзы члены. Бу зур хата кичектерелмәстән төзәтелергә тиеш. Рус язучылары үзләренең җитди игътибарга лаеклы икәнлекләрен күрсәттеләр. Алар арасында Язучылар союзы члены булырлык иптәшләр бар. Татарстан язучылары безнең әдәбиятыбызның сугышчан һәм иң оператив жанры булган очерк өстендә дә аз эшлиләр. Безнең газеталарыбызда һәм журналларыбызда яхшы очерклар аз басыла. Публицистик мәкаләләр белән дә татар язучылары газеталарда аз катнашалар. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы үзенең карарында гатар язучыларының тәрҗемә өлкәсендә, бигрәк тә, Сталин премиясе 
лауреатларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эшендә канәгатьләнмәслек эшләүләрен күрсәтеп үтә. Балалар әдәбиятын үстерү белән Язучылар союзы кызыксынмый- Г. Гобәй» Җ. Тәрҗеманов, Л. Ихсанова һәм башка кайбер иптәшләрнең әсәрләреннән башка балалар өчен яхшы хикәяләр, поэмалар, шигырьләр юк. Пионер отрядлары турында, һөнәр мәктәпләрендә укучылар турында, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр турында, илебезнең атаклы кешеләре турында яхшы китаплар юк. Фәнни-фантастик әсәрләр, туган илебез, өлкәбез турында сөйли торган әсәрләр юк. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты язучылардан балалар әдәбияты өлкәсендә җитди борылыш ясауны таләп итә. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты татар әдәби тәнкыйтенең гаять начар торышын, юк дәрәҗәсендә аз һәм түбән сыйфатлы булуын күрсәтеп үтә. Язучылар союзы членнары арасында дүрт тәнкыйтьче бар, ләкин алар бик пассив эшлиләр, мөһим әдәби күренешләргә карата үз фикерләрен бик соң, кыюсыз әйтәләр яисә бөтенләй читтә калалар. Аларның «Совет әдәбияты» журналы битләрендә яки өлкә газеталары битләрендә ара-тирә күренеп китә торган тәнкыйть мәкаләләре күп очракта формаль характерда, сай фикерле булалар. Аларда хәзерге әдәбиятның төп мәсьәләләре күтәрелмичә кала. Аерым совет язучыларының иҗатларына карата тирән анализ ясалмый. Партия матбугаты битләрендә нәсел-нәсәпсез космополитларның антипатриотик төркеме фаш ителгәч, татар тәнкыйтьчеләреннән — Г. Кашшаф. Л. Җәләй, Г. Халит, Ф. ДАөсәгыйть һ. б. иптәшләрнең дә җитди хаталары барлыгы беленде. Ләкин Г. Кашшаф иптәшне искә алмаганда, тәнкыйтьчеләр үзләренең хаталары турында чыгыш ясамадылар. Безнең тәнкыйтьчеләр аерым язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең хаталарын ачып биргән, язучыларга, тәнкыйтьчеләргә иҗади үсеш юлларын күрсәткән мәкаләләр белән чыкмадылар. Әдәби тәнкыйтьнең зәгыйфьлегеннән, кайбер вакытта принципсызлыгыннан файдаланып, аерым язучылар дөрес тәнкыйтьне дә бөтен тырышлыклары белән читкә кагалар һәм үзләренең түбән сыйфатлы булган әсәрләрен төрле юллар белән матбугатка чыгарырга тырышалар. Кайбер язучылар, атап әйткәндә, С. Баттал, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Ш. Мөдәррис, Ә. Еники, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур, М. Әмир иптәшләр, үз иҗатларына карата булган тәнкыйть сүзенә рәнҗеп карыйлар. Аерым язучылар үз әсәрләренең укучыларны канәгатьләндерүе яки канәгатьләндермәве турында уйлап та тормыйча, аларны я журнал битләрендә, я аерым китап итеп бастырып чыгарырга ашыгалар. Ш. Маннур «Алтын көшел» исемле зур поэма язып, басарга бирде. Ләкин поэма эшләнеп бетмәгән иде. Бу поэма шагыйрьнең үзенә карата таләпчәилеге йомшак булуы турында сөйли. Ә. Исхак «Казанда бер фабрика бар» исемле шигырендә болай яза:

Казанда бер фабрика бар

Бик ерак түгел бездән...

...Карап торам бер тәрәзәгә

Кичен узган чагында.

Шагыйрь бары тик тәрәзә аша кызларның җырларын ишетә, тормышны да ул бары тик тәрәзә аша гына күрә. Фабрикага кереп, андагы хатын-кызларның гүзәл эшләре белән танышырга шагыйрьнең вакыты юк. Ә. Исхак кызлар «Тормышның яктылыгы турында» җырлыйлар дип яза. Шул тормыштан үзе ерак булганга шагыйрь, билгеле, кызларның чын җырларын яңгырата алмый. С. Урайскийның «Пограничниклар турында җыр», М. Хөсәеннең «Казан» кебек шигырьләре дә идея-художество ягыннан түбән торалар. Мондый шигырьләрне бүтән шагыйрьләрдә дә еш очратып була.

Бу түбән сыйфатлы әсәрләр әдәби тәнкыйть күзеннән читтә калмаска тиеш иде. Әдәби тәнкыйтьнең бурычы — язучыларга аларның җитешсез якларын вакытында күрсәтүдән һәм чынбарлыкны художество чаралары белән дөрес чагылдыруда ярдәм итүдән гыйбарәт. Ләкин тәнкыйтьчеләр бу бурычны тулысымча үтәмиләр әле, алар язучыларга вакытында тиешле юнәлеш күрсәтмиләр. Әдәбиятны өйрәнү фәне өлкәсендә эшләүчеләр белән тәнкыйтьчеләр арасында нык бәйләнеш юк. Галимнәрнең күпчелеге әдәби мирасны өйрәнү белән чикләнәләр, ә тәнкыйтьчеләр исә күбрәк бүгенге әдәбият белән генә шөгыльләнәләр. Шуның аркасында һәр ике өлкәдә зур хаталар җибәрелә. Әдибнят тарихы мәсьәләләре буенча соңгы вакытта чыккан хезмәтләрдә бик җитди кимчелекләр һәм хаталар бар. Буржуаз язучыларга күпертелгән бәя бирелә, ике культура турында Ленин күрсәтмәләре онытыла, буржуаз объективизм һәм формализм элементлары урын ала. Революциягә кадәр яшәгән татар язучыларының һәм татар совет язучыларымы ң кимчелекле якларын тәнкыйтьләүдә тәнкыйтьчеләрнең кыюлыгы җитеп бетми. Мондый бозулар һәм хаталар СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан К. Насыйри һәм Г. Тукайга багышланып чыгарылган җыентыкларында, Л. Җәләйнең «XIX йөз татар драматургиясе» исемле мәкаләсендә, аеруча М. Гайнуллинның һәм Җ. Вәзиеванын «Татар әдәбияты дәреслек-хрсстоматия» китабында күп.

Бу китапның сыйфаты бөтенләй түбән. Бу китап марксизм-ленинизм методологиясенең таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Дәреслектә буржуаз, реакцион язучылар гадәттән тыш күп урын алалар. Мондый хәл объектив рәвештә шушы язучыларны пропагандалауга, популярлаштыруга алып бара. Дәреслекнең кереш өлешендә авторлар «соңгы елларда басылмаган, табуы читен булган текстлар беренче нәүбәттә сайланып кертелде», дип искәрмә ясыйлар һәм Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Сәгыйть Рәмиев, Ф. Әмирхан әсәрләре белән китапны тутыралар. Шулай итеп китапка Дәрдмәнднен 87 әсәре, ә Г. Тукайның бары 56, М. Гафуриның 22 әсәре генә «сайланып» кертелә. Шуның өстенә Дәрдмәнд әсәрләре һичбер анализсыз, тулы килеш биреләләр. Язучыларның иҗатларын авторлар буржуаз объективизм позициясендә торып бәялиләр, буржуаз язучылар турында сөйләгәндә авторлар еш кына мактау сүзләрен кулланалар, ә демократик язучылар турында сөйләгәндә бик нык саранлык күрсәтәләр.

Китапның 4—5 битләрендә авторлар Г. Камал, Ш. Мөхәммәдев, М. Гафури кебек язучыларның либераль язучылардан принципиаль төстә аерылып торулары турында әйтәләр. Ләкин нәрсәдә ул принципиаль аермалык? Авторларга ышансак, бу принципиаль аерма демократик язучыларның (атап әйткәндә, Г. Камалның) «киң массага аңлаешлы урам телен» яклауларына кайтып кала. Демократик язучыларның «иҗат методларында реализмга караганда натурализм өстенлек итә», дип әйтелә. Мисал итеп М. Гафуриның иске тормышның бозыклыкларын фаш итә торган «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» исемле әсәре китерелә. Буржуаз язучыларны мактау белән беррәттән, демократик язучыларның йомшак якларына басым ясау яхшы һәм намуслы эш түгел, әлбәттә. 14 биттә авторлар буржуаз язучылар турында болай язалар: «алар ул вакытларда (реакциянең башлангыч елларында. — Ред.) әле реализм сызыгында иҗат итүне дәвам иттерәләр, революция йогынтысында алган прогрессив карашларын, омтылышларын саклыйлар иде. Революцион-демократик язучылар коллективына якын торып, алар тәэсирендә 
эшлиләр иде». Бу чынбарлыкка туры киләме соң? Әгәр туры килсә, исбат итәргә кирәк иде. Ләкин дәреслектә моңа бернинди дәлил дә юк һәм аның булуы да мөмкин түгел. Шунда ук Дәрдмәнд кебек язучылар турында: алар «сүз художниклары буларак, татар әдәбиятын форма ягыннан үстерүдә, әдәби телне баетуда күпмеазмы булышлык иттеләр» һәм «бу төркем язучыларның иҗат эшчәнлекләрендә дә мәгълүм дәрәҗәдә прогрессив элементлар булмады түгел», дип әйтелә. Авторларның Дәрдмәндкә булган мәхәббәтләрен язучының биографиясен бирүдә дә күреп була. Дәрдмәнднең тормыш юлы бөтен тулылыгы белән бирелә, хәтта вак детальләр дә китапка кертелгән.

Дәрдмәндне тулы чагылдыру өчен авторлар һичбер әһәмияте булмаган хатларга да зур урын бирәләр. «Бисмилла», белән башланып киткән Шакир Рәмиевнең хатын тулысынча урнаштыру бары тик авторларның материалны фәнни эшкәртә алмаулары турында гына сөйли. Алар кул астында булган бөтен материалны китапка кертергә тырышканнар. Дәреслектә Дәрдмәндкә чамадан тыш күп мактау сүзләре әйтелә: «Дәрдмәнд... аз сүзләр белән күп мәгънәләр бирергә омтылган шагыйрьләр рәтенә керә» (532 бит), «Пушкинның кайбер шигырьләрен яратып тәрҗемә иткән. Нәтиҗәдә, үзе татар телендә шулардагы кебек тирән мәгънәле, югары художестволы шигырьләр булдыруны бурыч итеп куйган» (533 бит). Мисал итеп Дәрдмәнднең череп таркала барган сыйнфый кичерешләрен чагылдырган «Караб» шигыре китерелә. Дәрмәндкә «Революциягә кадәр татар әдәбиятында оригиналь стиле, көчле лирикасы булган шагыйрь», дип бәя бирелә. Бөек Октябрь социалистик революциягә дошман булган шагыйрь турында «революцияне шатланып каршы алган язучы түгел», дип язу бик гаҗәп. Дәрдмәнд «Вакыт» газетасында Совет властена каршы чыккан дип әйтәсе урында, «Совет хөкүмәтенә һәм большевикларга каршы язылган мәкаләләрне урнаштыруга юл куйган» дип язалдр. Шунда ук авторлар Дәрдмәнд тарафыннан язылган һәм «Вакыт» газетасының реакцион карашларын чагылдырган белдерүне һәм Дәрдмәнднең Советларга каршы язылган шигырьләрен мисал итеп китерәләр. М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиева тарафыннан Дәрдмәнд турында язылган бу бүлек буржуаз язучыны мактауда «үрнәк» булып тора. Алар Дәрдмәнднең реакцион йөзен бөтенләй ачмыйлар. Китапта С. Рәмиевкә дә бик күп урын бирелгән һәм, шуны әйтергә кирәк, Рәмиевнең сыйнфый йөзен ачуга караганда, уңай сүзләр күбрәк урын алалар. Аның патша охранкасында агент булып торуы турында сүз уңаеннан гына әйтелә. Революциядән соң үзенә бернинди ямь һәм язарына җирлек таба алмаган («Сүзем һәм үзем») С. Рәмиев турындагы карашны тамырыннан үзгәртергә күптән вакыт инде. Дәреслектә әдәби хәрәкәткә марксистик анализ ясалмый, киресенчә, авторлар объсктивистик метод белән эш итәләр. Әдәбият экономик һәм политик мөнәсәбәтләрдән аерым алып тикшерелә. «1905 нче ел беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты» дигән бүлектә беренче рус революциясе турында, хезмәт ияләренең көрәше турында бер сүз дә юк. Казандагы социал-демократик оешмалар турында да бер сүз дә юк. Ә «Мөселман иттифакы» исемле буржуаз партиянең оешуы турында язу өчен ике бит урын бирелә. Рус әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысы дәреслектә яктыртылмый. Дәреслек татар әдәбиятының үсеш юлларын дөрес чагылдырмый. Тәнкыйтьче Г. Халит «Совет әдәбияты» журналының 1,2 саннарында XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәте турында җитди мәкаләләр белән чыкты. Бу мәкаләдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча башка тәнкыйтьчеләрнең фикерләренә карата тәнкыйть булырга тиеш иде, ләкин мәкаләдә ул юк. Г. Халит башка тәнкыйтьчеләргә кагылмыйча китүне «тынычрак» дип тапкан. Шуның өстенә Халит үзенең бу мәкаләсендә шикле булган байтак кына тезислар куя. Халит беренче рус революциясе дәверендә татар революцион-пролетариат әдәбияты «формалаша алмады» дигән нигезсез караш белән чыга. Халит демократик язучыларның, пролетар тенденциядән ерак торып, милләтчеләр белән бергә барулары турында сөйли. Ул Г. Тукай һәм башка демократик язучылар иҗтимагый-демократик азатлык хәрәкәтен һәм милли хәрәкәтне аңлауга кадәр күтәрелә амладылар, алар милли азатлыкны культура азатлыгы рамкасында гына аңладылар, дип саный; пантюркист Гаспринскийны мәгърифәтчеләр рәтенә кертә.

Бу мәкалә социологик характерда язылган, анда язучылар иҗатына тирән анализ һәм нәтиҗәләргә җитәрлек дәлилләр юк. Тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар татар совет әдәбияты тарихын бик акрын эшкәртәләр. Тәнкыйтьчеләр татар совет әдәбиятының үсеш юлларын өйрәнүдән читтә торалар. Язучылар союзы правлениесе яшь тәнкыйтьчеләрне үстерү эшенә тиешенчә җитәкчелек итми. Югары уку йортлары эшчеләре татар совет язучыларының иҗади тормышларына якыннан торып катнашмыйлар. Язучыларыбызның күпчелеге тәнкыйть мәкаләләре белән очраклы рәвештә генә чыгалар. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты Язучылар союзы правлениесеннән әдәби тәнкыйтькә тиешле бәя бирүне, әдәби тәнкыйтьне киңрәк һәм тирәнрәк җәелдерүне таләп итә. Тәнкыйтьтән башка әдәбиятның үсешен күз алдына китерергә мөмкин түгел. Большевистик тәнкыйть әдәбиятны алга этәрүче зур көч. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең начар эшләве белән аңлатырга кирәк. Правление председателе иптәш Ә. Ерикеев, правлениенең җаваплы секретаре иптәш С. Вәлиди, правление членнары А. Шамов, М. Әмир, Б. Зернит, X. Хәйри, Г. Кашшаф, Т. Гыйззәт иптәшләр язучыларның иҗат эшенә тиешенчә җитәкчелек итмиләр, яшь кадрларга ярдәм күрсәтмиләр. Правлениенең үзендә җитешсезлекләргә күз йомып карау һәм әшнәлек элементлары да юк түгел. Правление членнары бер-берсен тәнкыйтьләмиләр, татар әдәбияты үсеше белән бәйләнгән мәсьәләләрне язучылар җәмәгатьчелеге алдына куймыйлар, актуаль темаларны яктыртуда язучыларның активлыгы һәм өлгерлеге өчен көрәшмиләр. Правление утырышларында аерым язучыларның әсәрләре бик сирәк тикшерелә, «Совет әдәбияты» журналының, секцияләрнең эшчәнлеге дә бик сирәк тикшерелә. Правление утырышларында каралган мәсьәләләрнең күпчелеге аерым язучыларның гаризаларын һәм жалобаларын тикшерүгә кайтып кала. ВКП(б) Өлкә Комитеты Язучылар союзы правлениесениән эшне тамырыннан үзгәртергә, правлениенең оештыру-җитәкчелек ролен күтәрергә, язучылар арасында иҗади тәнкыйтьне, эшкә зур җаваплылык белән карауны тәэмин итәргә мәҗбүр итте. Шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар секцияләренең эшләрен җанландырырга кирәклекне күрсәтте. Тормыш белән якыннан таныш булмыйча, партиянең политикасын тирәнтен үзләштермичә, идея-теоретик белемне күтәрмичә торып әдәбият өлкәсендә уңышларга ирешеп булмый. Ләкин, кызганычка каршы, кайбер язучылар моны аңлап житкермиләр.

Язучылар арасында идея-политик тәрбия эшләре гаять түбән тора, бу хәл татар әдәбиятының артта торуына төп сәбәпләрнең берсе. Күп язучылар үзләренең теоретик белемнәрен күтәрү өстендә эшләмиләр, марксизм-ленинизм тәгълиматларын тирәнтен өйрәнмиләр. Язучылар өчен бернинди әдәби уку оештырылмаган. Мондый кимчелекләрне бетермичә торып, язучылардан яхшы әсәрләр көтү мөмкин түгел. Югары идеяле һәм художестволы әсәрләр тудырыр өчен марксизм-ленинизм тәгълиматы белән кораллану, идея-теоретик белемне күтәрү өстендә армый-талмый эшләү, тормышны якыннан өйрәнү кирәк. Тормыштан аерылу, теоретик йомшаклык язучыларга зур комачаулык итә. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты карары язучылар алдына бик зур һәм житди бурычлар куя. Бу карар һәрбер язучыга кагыла, БКП(б) Өлкә Комитеты һәрбер прозаиктан, драматургтан, шагыйрьдән үз ижатына тәнкыйть белән карауны, әдәбиятның мөһим ролен онытмауны таләп итә һәм Татарстан совет язучылары партиянең бу таләпләренә жавап итеп яңа, югары идеяле һәм югары художестволы, укучыларны коммунизхм рухында тәрбияли торган зур әсәрләр бирерләр дип ышана...