Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АВТОНОМИЯЛЕ СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТӨЗЕЛҮЕ

ТАТАРСТАН АВТОНОМИЯЛЕ СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТӨЗЕЛҮЕ

Шушы елның 25 июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының, төзелүенә 30 ел тула. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының. төзелүе һәм аның 30 ел эчендә үткән матур юлы — ул Ленин — Сталин милли политикасының, гүзәл җимеше һәм тантанасы. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин партиясе җитәкчелегендә үткәрелгән һәм җиңеп чыккан Бөек Октябрь социалистик революциясе эксплоататор классларны бәреп төшерде, бөтен властьны пролетариат диктатурасы кулына биреп, милли мәсьәләне тормышка ашырыр өчен кирәк булган бөтен шартларны тудырды. Романовлар, Аракчеевлар, Столыпиннар Россиясе халыклар төрмәсе иде. Патша Россиясендә татар халкы бик авыр шартларда яшәде. Татарстан хезмәт ияләре «үзләренең» һәм рус капиталистларының һәм алпавытларының изүе астында, ач-ялангач, политик һәм милли хокуксыз килеш, культура һәм аң-белемнән мәхрүм булып газап чиктеләр. Патша Россиясендә рус булмаган баика милләтләр һәм халыклар да шундый ук авыр шартларда булдылар. В. И. Ленин Россиядәге милли мәсьәләгә карата болай дип язган иде: «Россиядәге кебек ил халкының күпчелеген изү дөньяның бер җирендә дә юк: великоруслар халыкның бары тик 43% ын гына, ягъни яртысыннан азрагын тәшкил итәләр, ә калганнары барысы да инородецлар (башка халыклар) сыйфатында хокуксызлар»!

Февраль буржуаз-демократик революциясе көннәрендә эшчеләр һәм крестьяннар самодержавие политик строен бәреп төшерделәр, ләкин властьны буржуазия алды. Буржуаз Вакытлы хөкүмәт самодержавие политикасын эчке эшләрдә дә, тышкы мөнәсәбәтләрдә дә үзгәртмичә диярлек дәвам итте. Милли политиканың формалары гына бераз үзгәрде. Ә милли хокуксызлык, милли изү калды. Буржуаз Вакытлы хөкүмәтнең милли политикасына иптәш Сталин түбәндәге характеристиканы бирде: «Ләкин, царизмның бетерелүе һәм буржуазиянең властька менүе милли изүне бетерүгә илтмәде. Милли изүнең иске тупас формасы изүнең яңа, нечкәртелгән, ләкин аның каравы тагын да куркынычрак формасы белән алмашынды». Февраль буржуаз-демократик революциясеннән соң милли изелүнең төрле формаларына каршы көрәш җәелде. Рус булмаган милләтләр арасында милли-азатлык хәрәкәте көчәйде. Бу хәрәкәтнең башында милли, буржуаз-демократик интеллигенция тора иде. «Россиядә буржуаз революция эпохасында (1917 нче елның февраленнән башлап), — дип язды иптәш Сталин, — окраииаларда милли хәрәкәт буржуаз-азатлык хәрәкәте характерында булды. «Иске режим» тарафыннан гасырлар буе изелеп һәм эксплоатацияләнеп килгән Россия милләтләре үзләрендә беренче тапкыр көч сизделәр һәм изүчеләргә каршы сугышка ташландылар. «Милли изүне бетерү» — хәрәкәтмен, лозунгысы әнә шундый иде. Россиянен, окраиналары күз ачып йомганчы «гомуми-милли» учреждениеләр белән тулды. Хәрәкәтнең башында милли, буржуаз-демократик интеллигенция барды» Иптәш Сталин әйтеп үткән «гомуми-милли» учреждениеләр Татарстанда да барлыкка килделәр. Татар буржуазиясе һәм аның арбасына утырып, аның биргән сыныклары белән туенып барган татар буржуаздемократик интеллигенциясе « гомуми – милли » флаг, « мөселман туганнар» лозунгысы белән үзләренең мәкерле исәпләрен каплан, халыкны үз артларыннан алып барырга һәм аны изүне дәвам иттерергә уйладылар. Шушы мәкерле максат белән татар буржуазиясе февральдән соң күп кенә съездлар үткәрә һәм бу съездларда «милләт» һәм «ислам» исеменнән күп кенә демагогик сүзләр сөйләнә.

I

Ләкин татар буржуазиясе «милләт», «дин» дип никадәр генә кычкырмасын, никадәр генә «милли шуралар» төземәсен, татар хезмәт ияләре аның артыннан бармый. Татар хезмәт ияләре рус хезмәт ияләре белән бер сафта капиталистлар һәм алпавытларның изүенә каршы көрәшәләр. Казанда Октябрь революциясен хәзерләгәндә, татарларның катнашы зур була. Губерниядәге барлык милләтләрнең хезмәт ияләрен бердәм пролетариат байрагы астына туплауда Казан большевиклар оешмасы бик актив эшли. Казан большевиклары 1917 елның февраль революциясеннән соң подпольедан чыгалар һәм партиянең лозунгларын тормышка ашыру өчен көрәшне ачыктан-ачык алып баралар.

8 апрельдә (яңа стиль белән) большевиклар партиясенең Казан Комитеты сайлана. Комитетның председателе итеп Ленин — Сталин партиясенең турылыклы улы В. Л. Тихомирнов сайлана, һәм ул бу эштә июль көннәренә кадәр эшли. 13 апрельдә бу Комитет «Рабочий» исемендә большевистик газета чыгара башлый. Партиянең Апрель конференциясе һәм аның буржуаз-демократик революциядән социалистик революциягә күчү турындагы тарихи карары Казан большевикларына көрәш юлларын күрсәтәләр. Казан большевиклары В. И. Ленин тарафыннан куелган «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунгны тормышка ашыру өчен көрәшәләр. Апрель конференциясенең иптәш Сталин доклады буенча кабул иткән милли мәсьәлә турындагы резолюциясендә, Россия составына керә торган бөтен милләтләргә үз-билгеләнү һәм мөстәкыйль дәүләт төзү хокукы бирелергә тиешлеге турында язылган иде. «Рабочий» газетасы милли мәсьәләгә багышланган күп кенә мәкаләләр баса һәм аларда Апрель конференциясенең милли мәсьәлә буенча кабул ителгән резолюциясен популярлаштыра.

Милли мәсьәләгә В. А. Тихомирнов бик нык игътибар итә. Казан большевиклар оешмасы инициативасы белән партия программасы татар теленә тәрҗемә ителә. Атаклы татар революционеры Мулланур Вахитов җитәкчелегендә 1917 елның 20 апрелендә Мөселман социалистлар комитеты төзелә. Казан большевиклар оешмасының ярдәме белән бу комитет татар хезмәт ияләренә революциянең бурычларын аңлатуда һәм буржуазиягә каршы көрәштә күп кенә файдалы эшләр эшли. Большевистик лозунгларны тагар эшчеләре һәм крестьяннары арасында таратуда Мөселман
социалистлар комитеты органы булган «Кызыл байрак» газетасы байтак көч сала. Мәсәлән, газетаның 15 июньдә чыккан беренче номерында, көндәлек бурычлар түбәндәгечә яктыртыла: « Без хәзердән үк таләп итәбез:

 1) властьны эшчеләр, игенчеләр һәм солдатлар вәкилләре Советы кулына тапшыруны:

2) җирне һич тоткарсыз игенчеләргә бирүне;

3) иске идарәгә яраклы әһәмиятен әлегәчә саклап килә торган дәүләт думасың һәм дәүләт шурасын таратуны:

4) иске хөкүмәтнең союзниклар белән ясаган яшерен договорларын халыкка фаш итүне һәм аларны үтәүгә азат ителгән Россия мәҗбүр түгел дип тануны;

5) сугышны тизрәк бетерүне;

6) барлык завод һәм фабрикаларны эшчеләр һәм барлык хезмәт ияләре милке дим игълан итүне». Бу таләпләрнең ул вакыт өчен әһәмияте бик зур була һәм Мулланур Вахитов аларны тормышка ашырыр өчен армый-талмый көрәшә. Ләкин Мулланур Вахитов һәм аның җитәкчелегендәге Мөселман социалистлар комитеты күп кенә ялгыш адымнар да ясый. Сыйнфый составы вак буржуаз булган оешманың ялгыш адымнар ясавы табигый. Бары тик эшчеләр сыйныфы һәм аның авангарды коммунистлар партиясе буржуазиягә каршы көрәштә азакка кадәре җиңеп чыга ала торган көч булып торалар.

1917 елның 26 июленнән 3 августына кадәр эшләгән большевиклар партиясенең VI съезды буржуаз Вакытлы хөкүмәткә каршы кораллы восстание хәзерләү турында карар кабул итә. «Революциянең тыныч чоры тәмам булды, тыныч булмаган чор, бәрелешләр һәм шартлаулар чоры башланды», — диде иптәш Сталин үзенең VI съезддагы докладында. Казан большевиклары VI съезд карарларын урындагы шартларда тормышка ашырыр өчен зур эш ялын баралар. Бу вакытта Казан большевиклар оешмасы 650 кешедән тора. Большевиклар партиясенең оешмалары Чистайда, Спасста, Мамадышта һәм башка кайбер өязләрдә барлыкка киләләр. Большевиклар алып барган агитация нәтиҗәсендә, Казандагы эшче, крестьян һәм солдат депутатларының Советларыннан меньшевиклар һәм эсерлар куып чыгарылалар. 1917 елның сентябрь ае азагында большевиклар партиясенең Казан губерния оешмасынын беренче конференциясе чакырыла. Бу конференция, партиянең VI съезд карарларыннан чыгып, үзенең төп бурычы итеп, Казанда кораллы восстание хәзерләүне куйды. Казандагы Октябрь кораллы восстаниесе алдыннан булган зур вакыйгалардан берсе — 5—7 нче октябрьда (иске стиль белән) үткәрелгән гомуми забастовка. Бу забастовкада 10000 нән артык эшче катнаша. Забастовка яхшы оештырыла һәм тәртипле рәвештә үткәрелә. Большевиклар тарафыннан 13 октябрьда оештырылган Казан гарнизонының демонстрациясе дә партия лозунглары астында үтә. Демонстрациядән соң булган митингта революцион солдатлар бөтен властьның Советларга күчүен таләп иткән резолюция кабул итәләр. Партия Үзәк Комитетының кораллы восстание башлау турындагы директивасы килгән вакытта, Казан большевиклары инде күп кенә хәзерлек эше башкарып чыккан булалар. 23 октябрь көнне Казан большевиклары комитетының утырышында кораллы восстание башлау турында карар кабул ителә. 24 һәм 25 октябрьда булган каты сугышлар нәтиҗәсендә, Казанда власть эшчеләр һәм ярлы крестьяннар кулына күчә, ягъни Казанда Бөек Октябрь социалистик революциясе Петроградта җиңгән көнне үк җиңә. Казанда Октябрь кораллы восстаниесендә татар хезмәт ияләре катнашалар. Алафузов заводларында төзелгән һәм восстаниедә зур роль уйнаган кызыл гвардия отрядларында йөзләрчә татар эшчеләре була. 94 һәм 95 нче полкларда булган татар солдатлары Якуб Чанышев җитәкчелегендә буржуазиягә каршы көрәшнең алгы сафларында булалар. 

Бөек Октябрь социалистик революциясе кешелек җәмгыяте өчен яна эпоха башлады. Пролетариат, буржуазия диктатурасын җимереп, үз диктатурасын урнаштырды. Власть тулысынча эшчеләр һәм ярлы крестьяннар кулына күчте. Совет хөкүмәте милли мәсьәләнең бөек теоретигы иптәш Сталин җитәкчелегендә Милли Эшләр Халык Комиссариаты төзеде һәм партиянең милли программасы тормышка ашырыла башлады. 1917 елның 2 (15) ноябренда В. И. Ленин һәм И. В. Сталин имзасы белән «Россия халыкларының хокуклары декларациясе» игълан ителде. 1917 елның 20 ноябренда (3 декабренда) В. И. Ленин һәм И. В. Сталин имзалары белән Россиянең һәм Көнчыгышның барлык хезмәт иясе мөселманнарына Халык Комиссарлары Советының мөрәҗәгате игълан ителде. Анда:

— Үзегезнең милли тормышыгызны ирекле рәвештә һәм каршылыксыз төзегез. Сез моңа хаклысыз, — дип язылган иде. 1918 елның январь башында хезмәт иясе һәм эксплоатацияләнүче халыкның хокуклары декларациясенең проекты язылды. Ул иптәш Сталинның якын катнашы белән В. И. Ленинның үз тарафыннан язылган иде. Бу декларация Советларның III Бөтенроссия съездында 1918 елның 11 январенда раслана һәм V съездда (10 июльдә) кабул ителгән РСФСР Конституциясенә аның бер кисәге булып керде. Гадәттән тыш әһәмиятле бу тарихи документта «Совет Россиясе республикасы, Совет милли республикаларының федерациясе сыйфатында ирекле милләтләрнең ирекле союзы нигезендә төзелә», дип язылган иде. Партиянең В. И. Ленин һәм И. В. Сталин тарафыннан эшләнгән милли политикасын тормышка ашыруда Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты бик зур роль уйнады.

Аның каршында аерым милләтләрнең комиссариатлары һәм бүлекләре оештырылды. Мөселман хезмәт ияләренә Совет властеның политикасын аңлату һәм милли буржуазиягә каршы көрәшне жәелдерү өлкәсендә Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты янында төзелгән Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариатының хезмәте зур булды. Мөселманнар булган губериияләрдә бу комиссариатның урыннардагы органнары барлыкка килделәр. Эчке Россия мөселманнар комиссариаты, оештырылуының беренче көннәреннән үк, татар буржуазиясенә каршы мәрхәмәтсез көрәш башлый. Үз чиратында, буржуазия Октябрь революциясенең көчле дулкыннарын кире кайтару һәм буржуаз диктатура урнаштыру өчен, бик нык көрәш ача. Хезмәт ияләренең иң явыз дошманнары тарафыннан җитәкләнгән «Милли шура», «Хәрби шура» кебек оешмалар, «Милләт мәҗлесе» (парламент) дип аталган контрреволюцион «милли идарә»ләр активлашырга омтылалар. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп чыкканнан соң милли буржуазия үзенең элекке планнарын һәм тактикасын үзгәртә. Вакытлы хөкүмәт вакытында милли-кулътура автономиясе турында карар чыгарган татар буржуазиясе, хәзер территориаль автономиянең кирәклеге турында сөйли һәм аны «Волга — Урал штатлары» дигән типик буржуаз республика төсендә тормышка ашырырга тырыша. Иптәш Сталин автономия турында болан дип әйтте: «Автономия форма ул. Бөтен мәсьәлә — бу формага нинди сыйнфый эчтәлек бирелүдә. Совет власте автономиягә һич каршы түгел, — ул автономия яклы, ләкин ул шундый автономия яклы ки, анда бөтен власть эшчеләр һәм крестьяннар кулында булырга тиеш, анда барлык милләтләрнең буржуалары властьтан гына түгел, бәлки хөкүмәт органнарына санлауларда катнашудан да читләтелгән булырга тиеш. Советча нигезләрдәге автономия нәкъ шундый автономия булачак». Татар буржуазиясе төзергә унлаган территориаль автономиягә тулысынча буржуаз эчтәлек бирелгән иде. Большевиклар партиясе, Эчке Россия мөселманнарының комиссариаты һәм аның урыннардагы бүлекләре, партия-совет матбугаты татар буржуазиясенең бу кара планнарын хезмәт ияләре каршында фаш итәләр. 1918 елның январь аенда Совет хөкүмәте тарафыннан контрреволюцион Учредительное собрание куылганнан соң, татар буржуазиясе үзенең эшен яңадан активлаштырырга маташып карады. Казанда 8 январьда Бөтенроссия мөселманнарының икенче съезды ачылды. Съезд белән «Хәрби шура» һәм аның башлыклары җитәкчелек иттеләр. Съездда катнашучыларның күпчелеге офицер киеменә киенгән капиталист, алпавыт, сәүдәгәр һәм мулла малайлары була. «Хәрби шура» җыйган икенче хәрби съездда татар большевиклары— К. Якупов, X. Урманов (ак генерал Слащев тарафыннан гражданнар сугышы чорында Кырымда асылды) һәм башкалар җитәкчелегендә 22 кешелек сул фракция катнаша. Бу фракция членнары Казан губерния большевиклар оешмасы һәм аның житәкчесе иптәш Шейнкман, шулай ук Казан губерния мөселман комиссариаты белән элемтәдә булалар һәм, съездда берничә мәртәбә чыгыш ясап, «Хәрби шура»ның кара йөзен фаш итәләр. Большевиклар партиясенең Казан губерния комитеты, Казан губерния мөселман эшләре комиссариаты һәм аерым татар большевикларының агитациясе аркасында, татар солдатлары буржуазия тарафыннан алданганлыкларын һәм Совет властеның, большевиклар партиясенең политикасының дөрес булуын аклыйлар. 95 нче һәм 240 нчы полк гаскәрләре «Хәрби шура»га буйсынудан баш тарталар. Агитация эшенең шушындый нәтиҗәләре булганнан соң, 1918 елның 17 (4) февралендә сул фракция съезд, утырышында махсус декларация игълан итә һәм съездны ташлап чыга. Камил Якупов тарафыннан төзелгән бу декларациядә түбәндәге юллар язылган иде: « Бөтенроссия мөселман хәрби, шурасы тарафыннан чакырылган 11 Бөтенроссия мөселман хәрби съезды үзенең беренче көннәреннән үк политик физиономиясен ап-ачык күрсәтеп, тар милләтчелек хәрәкәтен һәм эшчекрестьян властена дошманлык карашларын чагылдырды...

Октя бр ь « м и лләтчеләре» һәм ялган социалистлар үзләренең демагогик речьләре белән милли хисләр кылларын тирбәтә алдылар һәм милләтчелек шаукымы белән исергән съезд фактта авантюристлар һәм эшчекрестьян революциясенең дошманнары кулында күндәм корал булып әверелде...* Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, большевиклар фракциясе, съезд солдатлар карашын чагылдырмый дип таба, чөнки солдатлар һәркайда эшчекрестьян властена һәм Халык Комиссарлары Советына тулы ышаныч белдергән резолюцияләр чыгаралар...» Үзләренең планнары сабын куыгы шикелле ярылганын күргән съезд атаманнары авантюрага баралар.

1918 елның 28 февралендә съезд Болак елгасының татарлар яши торган ягына күчә һәм буржуаз «Болак арты җөмһүрияте»н нгълан итә. Бу авантюрага каршы көрәштә Казан эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы тарафыннан төзелгән, Ленин — Сталин партиссенең турылыклы улы иптәш Шейнкяан җитәкчелегендәге Революцион штаб һәм Казан губерния мөсед- ман эшләре комиссариаты зур роль уйнадылар. Шундый шартларда 1918 елның 22 мартында Милләтләр Эшләре Халык Комиссары И. 13. Сталин Һәм Эчке Россия мөселманнарының эшләре комиссары Мулланур Вахитов кул куйган татар-башкорт республикасы төзү турындагы положение игълан ителде. Бу документның әһәмияте гадәттән тыш зур булды. Ул декретны татар-башкорт хезмәт ияләре зур канәгатьләнү һәм шатлык белән каршы алдылар. Татар-башкорт хезмәт ияләре совет властеның милли политикасының изге юлын ачыктаиачык күрделәр. Бу декрет буржуазия кулыннан «дип һәм милләт» дип хезмәт ияләрен алдый торган рухани коралны бәреп төшерде.

Иптәш Сталин 1918 елның маенда болай диде: «Ләкин милли мәсьәләне ачык рәвештә һәм социалистик нигездә хәл итү өчен аны советча рельсларга куярга, аиы тулысы һәм бөтенләе белән Советларда оешкан хезмәт иясе массалар интересларына буйсындырырга кирәк. Буржуазиянең соңгы рухани коралын шулай гына һәм бары тик шулай гына аның кулыннан бәреп төшерергә мөмкин. Татар-башкортларның хәзерге көндә төзелә торган Автономияле Республикасы безнең бөтен революциябез өчен гомуми һәм әһәмиятле булган бу мәсьәләне практик рәвештә хәл птү булып тора. Бу Автономияле Республика мөселман Көнчыгышы халыкларына изелүдән котылу юлын яктыртучы җанлы маяк булып хезмәт итсен». Татар-башкорт совет республикасын төзү турындагы декрет милли мәсьәләнең хәл ителүен Совет рельсларына куя. 1918 елның март-май айларында татар буржуазиясенең бөтен оялары туздырыла. 26 мартта Бөтенроссия «Хәрби шура»сын бетерү турында Милләтләр Эшләре Халык Комиссары иптәш Сталин Һәм Татар-Башкорт. Бу положение чыкканнан соң Эчке Россия мөселманнары этләре Комиссариаты Татар-Башкорт Комиссариаты дип атала башлады. Комиссариатының комиссары Мулланур Вахитов кул куйган декрет игълан ителә. 28 мартта Казан революцион гарнизоны һәм Совнарком боерыгы буенча Балтикадан җибәрелгән матрослар отряды көчләре белән «Болак арты җөмһүрияте» туздырыла. 16 апрельдә Татар-Башкорт Комиссариатының комиссары Мулланур Вахитов кул куйган карар буенча Москвадагы «Милли шура» бетерелә.

1 майда Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты һәм Татар-Башкорт Комиссариаты карары буенча Эчке Россия һәм Себер «Милли идарәсе» бетерелә. 16 майда Бөтенроссия мөселман шурасын бетерү турында декрет чыгарыла. Билгеле, буржуазиянең рәсми органнарын бетерү сыйнфый көрәшне бетерү түгел әле ул. Милли буржуазия моннан соң да төрле формаларда совет властена каршы көрәшне дәвам иттерә. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин җитәкчелегендә татар революцион оешмалары татар буржуазиясенә каршы көрәш алып баралар. В. И. Ленин һәм И. В. Сталинның турыдантуры җитәкчелеге астында ТатарБашкорт Автономияле Совет республикасын төзүгә багышланган беренче адымнар ясала. 1918 елның 25 апрелендә Татар- башкорт республикасының учредительный съездын чакыру буенча киңәшмә үткәрү турында карар кабул ителә. Ләкин гражданнар сугышы башланып китү сәбәпле Татар-башкорт республикасын төзү буенча барган эш туктала. Ленин — Сталин партиясенең дөрес милли политикасының җанлы дәлиле булган «Татар-башкорт республикасын төзү турындагы положение» гражданнар сугышы чорында татар-башкорт хезмәт ияләрен рус хезмәт ияләре белән бергә бердәм пролетариат байрагы астында туплауда гадәттән тыш зур әһәмияткә ия булган политик фактор булып тора. Татар хезмәт ияләре Оренбург далаларын канга батырып йөргән Дутов бандаларына» Англия һәм Франция капиталистлары тарафыннан офицерлары сатып алынган чехословаклар корпусына, Колчак, Деникин» Юденич, Врангель гаскәрләренә. халкын чит ил капиталистларына саткан Бохара әмиренә һәм басмачыларга каршы сугышларда рус һәм башка милләт хезмәт ияләре белән бер сафларда батырларча сугыштылар.

Ленин — Сталин партиясе, социалистик Ватан куркыныч астында, дип игълан иткәч тә, татарлардан махсус гаскәри частьлар төзелә башлый. 1918 елның январь аенда Эчке Россия мөселманнарының эшләре комиссариаты составында хәрби бүлек төзелә һәм бу бүлек 1918 елның май аенда Сугыш Эшләре Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә әйләнә. Коллегия башында Мулланур Вахитов тора. Бу коллегия җитәкчелеге белән Казанда 1 нче Мөселман Совет полкы, Уфада мөселман полкы, Москвада татар-башкорт батальоннары, Пермьдә Мөселман Совет полкы, Астраханьда, Бәләбәйдә, Минзәләдә мөселман кызылармеец отрядлары төзеләләр.

1919 елның март аенда Үзәк мөселман хәрби коллегия җитәкчелегендә 1 нче Волга буе татар укчы бригадасы төзелә. Бу бригадада барлыгы 3 полк булып, ул 11500 кешедән тора9. Югарыда саналган хәрби частьлар гражданнар сугышы фронтларында актив сугыштылар. Коллегиянең политик бүлеге зур эш алып бара. Ул татар телендә «Кызыл Армия» исемле газета һәм бик күп брошюралар, листовкалар, өндәмәләр чыгара һәм татар кызылармеецларына совет властеның һәм партиянең политикасын аңларга ярдәм итә. Гражданнар сугышы чорында хәзерге Татарстан территориясе ике мәртәбә вакытлыча дошман кулына эләгә. Башта, 1918 елның июль аенда чехословаклар һәм акгвардеецларның бандалары киләләр. Чехословак корпусының контрреволюцион офицер составы чит ил капиталистларының боерыгы буенча совет властена каршы фетнә оештыра.

В. И. Ленин Советларның V Бөтенроссия съездындагы докладында (1918 елның 5 июлендә) «чехословаклар фетнәсе — ул инглиз-француз империалистлары тарафыннан сатып алынган кешеләр фетнәсе», — диде. Эшче-крестьяннарның явыз дошманы Троцкий һәм аның тарафдарлары чехословакларга һәм ак-гвардеецларга каршы көрәшкә аяк чалалар. Болай да аз санлы Совет гаскәрләре фронтның бөтен линиясе буенча вак группаларга бүленеп сибеләләр. Троцкийның көнчыгыш фронттагы тарафдары сул эсер Муравьев июль башларында Совет властена каршы баш күтәрә. Шушы Муравьевның боерыгы буенча Казан шәһәрендә 3-4 меңләп ак офицерлар җыйналган була. Алар Совет гарнизонының аркасына пычак кадар өчен уңайлы вакытны гына көтеп торалар. Казан Совет гарнизоныннан бик күп отрядлар башка фронтларга җибәрелгән булганлыктан, ул бик аз санлы була. Чехословакларныц һәм акгвардеецларның Казанга һөҗүме шундый шартларда башлана. Казанда урнашкан Көнчыгыш фронт командованиесе дошманны тар-мар итәр өчен кирәк булган чараларны күрми. Кама Тамагына (Богородское авылына) җибәрелгән һәм дошман пароходлары белән сугышырга тиеш булган ярым-анархист Трофимовскни оятсыз рәвештә үз урынын ташлап кача. Волгада баржалар батырып, су юлын пароходлар өчен бикләү планы да тормышка ашмыйча кала. Большевиклар партиясенең Казан губерния комитеты иптәш Шейнкман җитәкчелегендә шәһәр эшчеләреннән дружиналар төзи. Бөтен коммунистлар дошманга каршы көрәшер өчен дружинага керәләр.

Бу көннәрдә август башында Казанга килгән Үзәк мөселман Хәрби Коллегиясе һәм аның председателе Мулланур Вахитов Казан гарнизонын ныгытыр өчен эш алып бара. Ләкин вакытның аз булуы аркасында, дошманга отпор бирерлек көчләр тупланып өлгермиләр. 5 августта дошман пароходлары Казан пристаньнары янына килеп җитәләр һәм десант төшерәләр. Дошманга каршы шәһәрдән 5 нче Земгал латыш полкы җибәрелә, һәм бу полк чехословакия десантын Волгага кире ташлый. Безнең артиллерия уты белән дошманның ике пароходы яндырыла. 6 августка каршы төн һәр ике як өчен дә сугышка хәзерләнү белән үтә. Турыдан-туры атаканың файдасыз булуын аңлаган дошман планын үзгәртә. 6 августта иртә белән чехословаклар Зур Утар (Большие Отары) авылы янында десант төшерәләр һәм Казанны саклаган Совет гаскәрләренең тылына таба һөҗүм башлыйлар. Көндезге сәгать икеләрдә Казан пристаньнарында дошманның яңа десанты төшерелә һәм ул Волга ягыннан шәһәргә таба килә. Казан Совет гарнизоны батырларча сугыша. Ләкин күп саплы һәм баштанаяк яхшы коралланган дошманны аз санлы Казан Совет гарнизоны тотып тора алмый. Казанда яшеренеп яткан ак офицерлар шәһәрне саклаучыларга зур зарар китерәләр. 6 августта Казан чехословаклар һәм акгвардеецлар кулына күчә. Аларның обозларында Казанга элекке завод, фабрика, җир хуҗалары һәм халык канын эчәргә өйрәнгән патша чиновниклары кайталар. Шулай итеп, Казан дошман кулына эләгә. Канлы террор бөтен губернияне каплый. Бу террор нәтиҗәсендә Ленин 
— Сталин партиясенең турылыклы улы иптәш Шейнкман, Абрам Комлев, Мулланур Вахитов һәм башка бик күп иптәшләр һәлак булалар. Шундый авыр көннәрдә Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә бөтен Совет республикасы Татарстан хезмәт ияләренә ярдәмгә килә. Казан ягында хәрәкәт иткән Совет гаскәрләреннән 5 нче Кызыл Армия төзелә. Ул Петроград, Москва, Брянск һәм башка шәһәрләрнең эшчеләреннән төзелгән отрядлар белән көчәйтелә. В. И. Ленин боерыгы белән Казанга болшевик Н и колай Маркин җитәкчелегендәге Волга елга флотилиясе җибәрелә. Совет хөкүмәте һәм Ленин — Сталин партиясе күргән чаралар аркасында 1918 елның 10 сентябрендә Казан дошманнан азат ителә. Озакламый дошман Казан губерниясеннән дә куып чыгарыла. 1919 елның март аенда Колчак җитәкчелегендә Антантаның Советка каршы беренче походы башлана. Колчак гаскәрләре марг аеның икенче яртысында Агыйдел тамагын үтеп, хәзерге Татарстан территориясенә килеп керәләр. 25 апрельдә дошман Чистайны ала. Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнары дошман кулына төшәләр. Бу районнарда булган канлы террор каршында урта гасырлардагы инквизиция терроры да тонык булып күренә. Төрмәләр эшче һәм крестьяннар белән шыгрым тула. Колчакка каршы көрәштә татар хезмәт ияләре актив катнашалар. Колчак һөҗүм башлагач, аңа каршы сугышыр өчен татарлардан ике укчы бригада төзелә. Казанда татар запас батальоны оештырыла. Татар хезмәт ияләре, азык хәзерләп, подводалар биреп, Совет гаскәрләренә ярдәм итәләр.  

Хәзерге Татарстан территориясен Колчак бандаларыннан азат игүдә В. Фрунзе һәм В. В. Куйбышев җитәкчелегендәге Көнчыгыш фронты коньяк группасының контрнаступлениесе зур роль уйный. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә 1919 елның 13 маенда Бөгелмә шәһәре азат ителә. Бөгелмәдән төньякта булган Колчак бандалары, камалуга төшәчәкләрен сизеп, ашыгыч рәвештә көнчыгыш якка чигенәләр. Беренче мөмкинчелек тугач та Совет автономияле республикалар төзү мәсьәләсе яңадан көн тәртибенә куела Башкорт һәм татар хезмәт ияләренең үз теләкләрен күз алдында тотып, Башкортстандагы һәм Татарстандагы совет оешмаларының. үтенечләрен искә алын, Совет хөкүмәте бу ике милләтнең һәр икесенә аерым республика төзү турында карар кабул итә. 1919 елны Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1920 елның апрель аенда РСФСР Халык Комиассарлары Советында В. И. Ленин, И. В. Сталин һәм урыннардан килгән партия, совет оешмалары вәкилләренең катнашы белән махсус утырыш була. Биредә Татарстан АССР ын төзү турындагы мәсьәлә карала һәм шул турыда карар кабул ителә. 1920 елныи 4 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышында Татарстан АССР ын төзү мәсьәләсе карала. Биредә иптәш Сталин җитәкчелегендә махсус комиссия төзелә һәм ул комиссиягә булачак республиканы оештыру буенча конкрет чаралар эшләү бурычы куела. 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты председателе М. Калинин һәм Халык Комиссарлары Советы председателе В. Ульянов (Ленин) кул куйган Татарстан АССР төзү турындагы декрет игълан ителә. Бу декретта болай дип язылган: «Татар хезмәтчел халкының үзенең революцион оешмалары һәм аларның съездлары аркылы аерым Автономияле Социалистик Совет Республикасы булып аерылырга теләге барлыкны берничә тапкыр белдергәнлеген игътибарга алып, шулай ук һәрбер милләтнең хезмәтчел элементлары милли үзбилгеләнү өчен тулы хокуклы дип таныган эшче, крестьян, 
кызылармеец һәм казак Депутатлары Советларының барлык булып үткән Бөтенроссия съездлары карарларын искә алып, РСФСР ның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карар бирә: 1) Татар-башкорт Совет Социалистик Республикасы турында Милләтләр эшләре Халык Комиссариатының 1918 нче ел, 22 марттагы положениесе белән игълан ителгән территорияләр чикләрендә, инде яшәүче Автономияле Башкортстан Совет Республикасы территориясеннән тыш территорияләр чикләрендә Россия Социалистик Федератив Совет Республикасының бер өлеше сыйфатында Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзергә...» Бу декрет иптәш Сталинның турыдан-туры катнашы белән эшләнде.

Татарстан республикасын төзү турындагы башка зур әһәмиятле документлар да иптәш Сталин исеме белән бәйләнгәннәр. Татарстан республикасының Революцион Комитеты турындагы положение, Татарстан республикасында халык мәгарифе турындагы декрет иптәш Сталин җитәкчелегендә эшләнделәр. Татарстан АССР территориясенә элекке Казан губерниясеннән: Свияга (Зөя), Спасс, Тәтеш, Лаеш, Мамадыш, Чистай, Казан өязләре; Сембер губерниясеннән — Буа өязе, Самара губерниясеннән — Бөгелмә өязе керделәр. 1920 елның 10 июнендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) карары белән Татарстан республикасының Учредительный съездына кадәр эшләр өчен 7 кешедән торган Революцион Комитет (Ревком) төзелә. 25 июньдә Казан Губерния Башкарма Комитеты (Губисполком) завод-фабрика комитетлары һәм запастагы армия вәкилләре
катнашы белән үткәрелгән эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары Советының тантаналы утырышында үз властен Татарстан Ревкомына тапшыра, һәм шушы көн татар халкы тарихында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү көне — бәйрәм көне булып тора. Ревком Татарстанның вакытлы административ төзелеше (бүленеше) турында положение эшли. Татарстанчың бөтен территориясе административ яктан ун кантонга бүленә: Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Мпнзәлә, Зоя (Свияжск), Спасе, Тәтеш, Чистай. Ревком Учредительный съезд чакыруга хәзерлек эшләре алып бара. 25 сентябрьдә Татарстан АССР ның Учредительный съезды ачыла. Съезд көчле алкышлар астында В. И. Ленин, И. В. Сталин иптәшләрне почетлы президиумга сайлый. Съезд, эшкә башлар алдыннан, мәтам маршы астында аягүрә басып, эшчекрестьян парның бәхете өчен үзләрен кызганмый көрәшеп, батырларча һәлак булган Свердлов, Володарский, Мулланур Вахитов, Шейнкмап иптәшләрне искә ала. Съезд Ревкомның отчетын тыңлый һәм Татарстанның 58 кешедән торган Үзәк Башкарма Комитетын сайлый. 27 сентябрьдә Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының беренче утырышы булып, анда Татарстанның беренче хөкүмәте — Татарстан Халык Комиссарлары Советы сайлана. Шулай итеп, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Татарстан АССР төзелгәннән соң үткән утыз ел — ул Ленин — Сталин партиясенең милли политикасының тантанасы. СССР халыкларының дус семьясында яшәгән, ул халыклар белән кулга-кул тотынып, социализм өчен көрәшләр аркылы үткән татар халкы социалистик милләт булып үсте. Бу 30 ел эчендә Татарстан танымаслык дәрәҗәгә килеп, алдынгы республикаларның берсенә әверелде. Татарстанда бик күп яңа фабрикалар һәм заводлар барлыкка килделәр. Иптәш Сталин инициативасы белән Татарстанда нефть промышленносте төзелде. Безнең республиканың промышленносте сугыштан соңгы 
бишьеллык планның дүрт елы программасын 101,7 процентка үтәде. Нефть промышленносте үзенең 1949 елгы планын 104,7 процентка үтәде. 1949 елда Татарстан промышленностеның продукциясе 1940 ел белән чагыштырганда 2,7 мәртәбә артты. Бу 30 ел эчендә Татарстан авыл хуҗалыгы күмәк хуҗалыкка күчеп, элекке сука, уракларны — трактор, комбайннарга алмаштырды. Татарстанның МТС лары һәм совхозлары сонгы ике ел эчендә генә 1459 трактор, 895 үзйөрешле комбайн, 750 автомашина һәм башка машиналар белән тәэмин ителделәр. 30 ел эчендә татар халкының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурасы күрелмәгән югарылыкка күтәрелде. Татар халкы үзенең талантлы уллары һәм кызлары арасыннан язучылар, артистлар, композиторлар, художниклар, галимнәр үстерде. Хәзерге көндә Татарстанда 14 югары уку йорты, 15 фәнни-тикшеренү институты, СССР Фәннәр Академиясенең филиалы эшли. Татарстан авыллары башлангыч һәм урта мәктәпләрнең куе челтәре белән капланды. Хәзерге көндә республикада 1720 уку өе, 69 район культура өе, 108 профсоюз клубы, 1000 гә якын колхоз клубы, 315 көтепханә, 584 стационар книоустановкалар бар. Китап һәм газета-журналлар чыгару эше бик нык алга китте. Иптәш Сталин әсәрләрен татар телендә басып чыгару эшенең тарихи әһәмияте зур. Хәзер иптәш Сталин Әсәрләренең беренче 5 томы басылып чыкты. Татар халкына ана телендә бөек Сталин әсәрләрен укырга һәм өйрәнергә мөмкинлек туды. Партиянең Үзәк Комитеты карары белән 1949 елда Татарстанда
«Нефтяник Татарии», «Комсомолец Татарии», «Яшь сталинчы», исемле газеталар һәм «Колхоз бригадасы», «Совет мәктәбе» исемле яца журналлар чыга башладылар. «Красная Татария» һәм «Кызыл Татарстан» газеталарының тиражлары арттырылды. Татарстанда 102 район газетасы һәм «Совет әдәбияты» исемле әдәби журнал чыга. 

Татарстан халкының 30 ел эчендә үткән юлы милли азатлык һәм тигез хокуклылык өчен политик азатлык кирәк дигән положениегә җанлы дәлил булып тора. Бүгенге көндә капиталистик илләрдә милли изү һәм изелү үзенең иң вәхши формаларында дәвам итә. Төньяк Америка Кушма Штатларында 14 миллионлы негр халкы милли изелүнең иң тупас, иң каты формасы астында газап чигә. Көньяк штатларда, шикәр һәм мамык плантацияләрендә, негрлар ак надсмотрщикларның камчылары астында эшлиләр. Трумэн һәм Ачесон, Барух һәм Гувер Америкасында негр һәм ак кеше бер урында була алмыйлар. Ак кеше булган мәктәпкә, көтепханәләргә, кинотеатрларга, трамвай һәм поезд вагоннарына негр керә алмый. Бер үк төрле эш өчен негр ак кешегә караганда берничә мәртәбә азрак хезмәт хакы ала. Анда «Линч суды» дигән судсыз хөкем яши. Хөкүмәт һәм аның органнары тарафыннан комачаулык күрми, киресенчә, алардан ярдәм ала торган Ку- Клуксклан бандалары негрларны судсыз-нисез, теләсәләр кыйнап, теләсәләр үтереп ташлыйлар. Безнең ил капитализм изүе астында газап чиккән кешеләргә үрнәк һәм якты маяк булып тора. Совет халкы һәм шул исәптә орденлы Татарстан халкы, үз юлын берсеннән-берсе гүзәлрәк һәм матуррак булган жинүләр белән бизи-бизи, Ленин байрагы астында, бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизмга бара.