Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЗӘКИ НУРИ

ОСТА

Картаеп һәм кибеп беткән каен,

Хәтта белми еллар исәбен.

Күрүемә күптән иде... тагын

Күрәм шуның мин бер кисәген.

Күрәм аны оста кулында мин.

Нәрсә сырлый, нинди оста соң?

Чәчәк сырлый оста... «Болында иң

Матурына, — ди, — ул охшасын».

Нечкә һөнәр. Уйлата. Тирләтә.

Җитез йөртә ничек кискечен...

Чынлап чәчәк! Хәтта хәтерләтә

Иң гүзәлен, иң хуш ислесен.

һәм эш — әзер. «Юлбашчыга бүләк

Булыр бу», дип күңел яктырды.

Көлемсери оста, менә теләк

Агачны, ди, чәчәк аттырды. 


НУРИ ВАФИН

ЯЗГЫ ХИСЛӘР

Язгы хисләр белән канатланып,

Яшәренеп, туган жир көлә,

Металл жырлый завод цехларында,

Бөтен жир яз белән жилкенә.

Шау-гөр килеп уйный яшь балалар

Өй түрендә бергә жыелып,

Күгәрченнәр гөрли түбәләрдә

Кояш нурларында жылынып.

Яфрак яра инде ак каеннар

Яңа салган йортлар янында,

Кояш кебек балкый автоген да

Нурлар чәчеп тирә-ягында.

Халкыбызның якын юлдашы яз,

Каршылый ил аны шатланып,   
Без ул язның ямен, матурлыгын

Кулга корал тотып сакладык.

Җиңү яулап алдык сугышларда

Көннәребез аяз булсын дип,

Җәелеп яткан иркен басуларда

Тук бодайлар шаулап уңсын дип.

Ә еракта, океан артларында

Сенаторлар тагын яшерен

План кора канга батырырга

Җир йөзенең гүзәл яшьлеген.

Сугыш түгел, тыныч тормыш тели

Намуслы һәм гади кешеләр,

Тынычлык, ди Париж горняклары,

Тынычлык, ди Римда эшчеләр.

Яз Дунайда, безнең Москвада,

Кипарислар үскән Кырымда,

Колхозчылар иртән таңнан торып,

Сабан сөрә иген кырында.

Җир өстендә исә шатлык чәчеп,

Яз аеның җылы җилләре,

Яшь урманнар Идел буйларында

Тамырларын тирән җибәрде.

Станокка баса мадьяр, поляк

Данлы эшләр белән рухланып,

Көлдән калкып, өскә күтәрелә

Будапешт һәм Прага, Бухарест.

Яз Кытайда, таң нурына чумып

Яшелләнә дөге кырлары,

Яңа тормыш төзә шат кулилар

Кичәге ул җирнең коллары.

Безнең белән кешелек, бөек хаклык,

Куркытмыйлар безне янаулар,

Кремльнең якты йолдызлары

Планетага балкып яналар.

Без тынычлык, хезмәт армиясе,

Тормыш һәм яз алып киләбез,

Бәхетебезне, матур киләчәкне

Канлы вандалларга бирмәбез.

Белсен дошман, әгәр уйлый икән

Кабызырга сугыш янгынын —

Халыкларның нәфрәт ялкыннары

Ут эчендә үзен яндырыр!

НУР ШӘРИФ 

НАРАТ

(баллада)

На севере диком стоит одиноко

На голой вершине сосна...

 (М. Лермонтов.)

Төньяк күген томан каплый.

Кар туздырып ярсый-ярсый

Ачы, зәһәр җилләр өрә...

Ялгыз нарат бер төш күрә:

Бик еракта — комлы чүлдә,

Башын чайкап эссе җилдә,

Җимешләрен таккан килеш,

Зифа хөрмә үсә, имеш...

Уяна да шунда нарат,

Таңга калып тора карап:

Могҗиза бу! Якында ук,

Бу наратның янында ук,

Зур алмагач белән бергә,

Күкрәп үсә чибәр хөрмә.

Нарат ботакларын ия,

Чәчәкләрен суза чия...

Сорый нарат: «Бу — кем эше?»

«Кавыштырды безне — кеше!» —

Ди алмагач белән бергә,

Матур чия, сылу хөрмә. 


КЫРДА

Буялган офык алсуга,

Дөнья ямь белән тулган...

Килделәр кызлар басуга

Бормалы такыр юлдан.

Чүп үлән уҗым эчендә

Бөтенләй сирәк кенә,

Бер билчән үскән өчен дә

Әрни шул йөрәк менә.

Утыйлар кызлар дәртләнеп,

Җиләс җил сөеп исә,

Уҗымнар үсә тирбәлеп,

Шатлык һәм бәхет үсә!

 
РӘШИТ ГӘРӘЙ 
СТАЛИН ИСЕМЕ 
Сталин исеме безнең йөрәкләргә

Җуелмаслык булып язылган.

Сталин исеме белән күкрәкләрдә

Яшьлек уты балкып кабынган. 
Бу исемгә туа багышланып

Шат җырларның иң-иң көчлесе.

«Сталин»,—ди, — иркен сулыш алып

Газапланган негр эшчесе. 
«Сталин», — ди яңа туган бала,

Бу сүз аңа канат үстерә.

Шул исемнән һәркем шатлык таба,

Сталин исеме җиңү китерә. 
Сталин ул — нурлы, бөек байрак,

Ул байракта бәхет чагыла.

Дөнья халкы атлый аңа карап

Якты коммунизм таңына. 


УРМАН ШАУЛЫЙ

Туган кырларыма җылы бөркеп,

Кремльдән якты нур төшә.

Бәхет нурларында иркәләнеп,

Яшь агачлар үсеп җитешә. 
Урман шаулый, юк ла, урман гына

Шаулый алмас иде бу хәтле,

Шауламаса әгәр урман булып,

Совет кешеләре бәхете.

 
ТРАКТОРЧЫ ЕГЕТ 
Шат кырлар киңлегенә

Канат жәя таң нуры.

Таң нурында аллана

Колхозчы егет юлы. 
Сөрелгән жир күренә

Бәхет тасмасы булып,

Монда шаулар игеннәр

Күрелмәгәнчә уңып. 
Оста йөртә тракторын,

Күңле чиксез куана,

йөрәгендә эштә туган

Хисләре дулкынлана. 
Әйтерсең аны күрә

Кремле Москваның,

Әйтерсең даһи сизә

йөрәге ашкынганын. 
Гүя Сталин әйтә:

— Тормышта житез атла,

Җиңелү белмәс халкың

Җырласын синең хакта.