Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИМОН ЧИКОВАНИ

ГОРИ

Көмеш тавышы белән гөрләп Кура ага,

Тмогвидан башлап Карталига таба...

Менә киртләч диварларын тезеп анда

Иске крепость һәм таулар баса алга. 
Елга юа таш-таулар баскычын ярда,

Дулкыннары шаулап, дулап чәчри аның,

Күбекләнеп ташып кайный далаларда,

Хәтерләтеп Руставели заманнарын,

Күтәрелә кинәт Горн хәрәбәсе

Бар дөньяда туган көчле җырга ошап,

Җилләр җырлый кыяларда һаман әле

Борынгыдан калган аваз белән чыңлап. 
Җырлый җилләр, җирнең асларыннан үсеп,

Зилзиләдән күтәрелгән бу тауларда

Туганлыгын хөр, ирекле яшь бер бөркет,

Үзенең оясында — шушы ташлы ярда. 
Саф суларын эчеп Кура елгасының

Һәм ананың имеп татлы күкрәк сөтен,

Картли иле, Руставели җырларының

Бар ләззәте, тәме аңа сеңгәнлеген. 
Горндагы бу крепость аша аның

Карлы Москва Кремлен күргәнлеген,

Кешеләрнең барлык бөек кайгыларын

Туган оясында сөйләп, биргәнлеген. 
Көз яктырып ята алтын төсле янып

Лиахва һәм Кура суы ярларында.

Крепость тора балкып сөзәк тауга басып,

Тауны чолгап тар сукмаклар менә анда. 
Укый шунда теге бала, үсә-үсә,

Йөри миләш кошларының җырын тыңлап,

Иркәлиләр көчле җилләр исә-исә

Сөеп аның бөдрә чәчләреннән, уйнап.
Монда гади бер иске йорт исән һаман,

Шунда үгкән ул баланың сабый чагы.

Бу йорт — бер күңелсез шәүлә узганнардан,

Һәм ул — иркен киләчәкнең тантанасы.

Халык агыла аның бусагасын атлап,

Киң Ватанның һәрьягыннан монда килеп...

Күз алмыйлар шушы тәрәзәләргә карап

Мәңгелекне гүя шуннан күргән кебек.

Гүя шушы йортта һаман яна төсле

Юлбашчының йөрәгендә булган ялкын —

Көчле ялкын, бар дөньяны тетрәтүче,

Шатландырып җирдә барлык илләр халкын.

Яфракларын җилфердәтеп шаулый урман.

Зәңгәрләнеп тонык, куе томан аша,

Ерак борынгының вәкилләре булган

Карлы таулар һәм кыялар алга баса. 
Әнә Квернахи хәрби лагерь урыны,

Ул урнашкан юлбашчының уен белен.

Игелекле көз төрле төскә бизәп кырны

Чуарлаган, матурлаган — бәйрәм кебек. 
Зур корзиннар тулып тора алма белән,

Эчемлектәй хуш ис аннан аңкып тора.

Җир асты бай, өсте аның хәтфә келәм,

Бар урында чын батырлык балкып тора. 
Трубкадан көйрәп челем тарткан кебек,

Морҗалардан зәңгәр төтен күккә менә,

Һәм ялтырый аста елга күбекләнеп,

Анда болытлардан күләгәләр йөзә. 
Горур картлар безне әйләндереп алган,

Йөзләрендә чагыла узган еллар эзе.

Җитез, ләкин тынычлыкта гөрләп аккан

Елга шаулавына ошый алар сүзе.

Илтифатлы булды монда алар безгә,

Сөйләделәр белгәннәрен ашыкмый һич,

Нинди картлар Джугашвили нәселендә

Булганлыгын, барын телгә алып бу кич.

Аста сугышчылар ата мишеньнәргә,

Әнә күк төтеннәр күренә еракларда,

Авыллар калгыйлар көзге аяз көндә,

Ошап салмак йөзеп барган корабларга.

Борынгы чал туфрак сулый уңыш белән,

Без теләдек шунда изге теләк аңа,

Даһи юлына, халык йөрәгенә кергән

Кремльдәге якты кызыл йолдызларга.

Дөньяның бар өметләрен үзенә тарткан

Туган таулар янындагы гади йортка. 
Әнә Горн крепосте уйга баткан.

Калгып тора тантаналы матурлыкта.

Теләкләре кыйммәт һәрбер фикер җирдә

Баглангандай барлык җиһан белән бергә,

Балалыгы ул кешенең монда калган,

Саф авазы аның яңрап тора һаман.

Син тагын да яшәрәсең, акыл үсә, —

Арта тагын тирәнлеге ачык аңның.

Алмаз белән каюлана тагын көздә

Иртә шаулап килгән яшьлек язы аның.

Ә тегендә, көзнең туклык — муллыгында

Тырыш хезмәт белән үстерелгән бик күп

Зур бакчалар йоргны сырып алган шунда,

Кул чабалар, митингка җыелган күк.

Без бу йортның кочагында үскән пешеп

 Йөзем тәлгәшләрен алдык кулыбызга.

Чөнки кыйммәт бар халыкларга бу бишек —

Ул илһам, ул бөек бүләк юлыбызда.

Калсын өчен гасырлардан гасырларга

Мәңгелек җыр булып яшәп туган җирдә,

Тулы итеп сөйләү моны читен миңа,

Ансат түгел миңа моны көйләү җырда.

Бүләк иткән тик табигать кенә бары

Безгә Картлидагы таулар, елгаларны,

Илтте мине ул илткәндәй Афгандилны

Һәм күрсәтте, гомерлеккә бу Горины. 
Нури Арсланов тәрҗемәсе

 
ГЕОРГИИ ЛЕОНИДЗЕ

ВАТАНЫМНЫ ҖЫРЛЫЙМ 
Бу китапның һәрбер җыры һәм юллары

Йөрәгемнең иң түреннән, — шулай җырлыйм.

Ватаныма — якты хисем ялкыннары,

Мәңгелек мәхәббәт белән аны зурлыйм. 
Тамырыдай су янында үскән талның,

Минем тамыр нык җәелгән туган җирдә.

Чит кеше син! — дип әгәр әйтсә Ватаным,

Миңа тормыш бирә алмый һичбер кем дә. 
Мәңге якты нурлар балкыта Ватаным,

Шул яктылык белән атлыйм юлымнан мин.

Тормышым тормыш булмас һич, әгәр аның

Мәхрүм булсам бөек матурлыгыннан мин. 
Дәрт белән көйлим сүземнең иң матурын,

Җырлыймын рәхәтләнеп һәр чакта аңа,

Грузиянең алтын сүзе — минем, җырым,

Күкрәгемнән көчле ташкын булып ага. 
Үзем җыйдым азат җиремнән чәчәкләр,

Җырлаган саен җыр туа яшь йөрәктә.

Асыл ташлардан кисәм матур бизәкләр,

Картли яшь ул. Аның белән мин бер яшьтә. 
Зурлыгыңа, Картли, өлеш керттем мин дә,

Таптым күңелнең кояшын, балкый нурым.

Ватаным — син шат йөрәгем тибүендә,

Ватаным дип, атала минем һәр җырым.

Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе.

 
ИОСИФ ГРИШАШВИЛИ 
ҖИҢҮ ҺӘМ ВАТАН 
Әйтелгән ул инде күп заманнар,

Бер-берсенә нык бәйләнгән алар, —

«Җиңү», «Ватан» дигән бу ике сүз.

Үткән юлны уяу саклыйбыз без,

Безнең өчен бер генә юл

Һаман,— Җиңү һәм Ватан! 
Мәңге чәчәк аткан туган илем,

Матур яңрап җырлап торган илем,

Ялкынлы һәм көчле хис белән гел

Сине сөймәү һич тә мөмкин түгел!

Белгән юлым тик бер генә һаман, —

Җиңү һәм Ватан!
Аларга мин тугры чын йөрәктән,

Барам бергә алар белән рәттән.

Ихтыярны җанда һич киметмим,

Нык тотармын үткен кылычны мин,

Белгән юлым тик бер генә һаман, —

Җиңү һәм Ватан!

Нури Арсланов тәрҗемәсе. 

 
ГРИГОРИЙ АБАШИДЗЕ 

Көньяк чиктә С А Р П И 
Борылып ага Сарпи, бәрелеп ташларга,

Чал дулкыннар йөгерешәләр суында.

Ярып ята авылны ул икегә

Һәм атала төрек чиге, дип, монда. 
Бирге ягы ярның — совет җирләре,

Төрек җире, дип йөртәләр аръякны.

Грузин халкы яши ике якта да,

Тик аръякта тора төрек солдаты. 
Тезелгәннәр йортлар ике якта да,

Читендә үк текә, биек ярларның.

Аерылышып яши анда туганнар,

Балалары аерым үсә аларнын. 
Аргы якта чәчәк атмый виноград,

Шауламыйлар бакчалар да берчакта.

Монда — йөри мәктәпләргә балалар,

Җыелалар мәчетләргә — аръякта. 
Төнлә белән, җир өстенә каплагач

Күк үзенең караңгы, зур гөмбәзен,

Бу яктагы туган җырлый ял итеп,

Түгә аргы яктагысы күз яшен. 
Ике төрле — икесенең язмышы,

Торсалар да бер үк елга буенда.

Анда — төрек җирендәге грузиннар

Уйлый ала фәкать үлем турында. 
Сарпи
Кара диңгез ярындагы авыл исеме.

Сарпи елгасыннан көньяктагы

җирләр борыи-борыннан

Грузиянеке булып, хәзер төрекләр кулында тора.


КӨНЧЫГЫШКА «СӘЯХӘТ» 
Порталлары күккә тоташкандай,

Тора иде Таода зур бер сарай.

Ясап куйган иде оста грузин

Түшәменә биек залларның,

Үрелеп үскән йөзем сабакларын,

Әкиятләрен борын заманның.

Үтсә дә су җимерек түшәмнәрдән

Көчле яңгыр коеп яуганда,

Таныш йөзләр аннан тыныч кына

Тора иде карап һаман да.

Кургаш плитә белән япкан гөмбәз

Күп бәлаләр күрде, мескенкәй.

Җимереп үтте күчмә төрек аны,

Җимералмады ләкин бөтенләй.

Торган булыр иде ул әле дә

Чит-ятларның власте астында,

Җибәрмәгән булса Америка Инженер

Һәм хәрби часть монда.

Аэродромга, диеп, ул янкилар

Тазарттылар кырып даланы,

Миналарын куеп нигезенә,

Шартлаттылар гүзәл бинаны.

Тик борынгы сәнгать хатирәсе —

Болан сыны төшеп күзенә,

Каерып алды аны шул инженер

Бер истәлек итеп үзенә.

Заставада, менә, кофе эчә, —

 Йөзе — кызыл, үзе — киң иңле, —

Шартлатучы сәнгать истәлеген,

«Культуралы» дәүләт вәкиле.

Тарта үзе Самсун сигарасын,

Күзе яна төрек кызына.

Бастырмый тик Самсун кешеләрен

Ул үзенең бусагасына.

Кайгыртмый ул язмышын бу якның,

Ул өйрәнгән бары таларга.

Ул Грузияне сөйми: кеше түгел,

Кыйбатырак доллар аңарга.

Нәрсә тора аңа чит халыклар,

Ул сәнгатен сөйми аларның!

Хөрмәт итә ала ул бары тик

Бизәкләрен алтын долларның.

Ул бер гамьсез, төнге кофейнядә

Бер төрекнең утыра каршында.

Культурада аерылмый бу кунак

Хуҗасыннан хәтта тамчы да! 
Та о — Грузиянең XVI йөздә төрекләр басып алган көньяк өлкәсе (Тао- Кларджотн). 

ГРУЗИН АВЫЛЫ ЯНЫНДА «ОБОРОНА ЛИНИЯСЕ» 
Месхетия. Аңкый тагын яз исе.

Язгы кояш йокысыннан торганчы,

Чыгып китә кырга — йөзем игүче.

Эшкә башлый үз җирендә — сабанчы. 
Дөрләп янсын өчен кырлар яңадан,

Еласыннар өчен куркып сабыйлар,

Зур танкларның, төрек чиге ягыннан,

Көпшәләре безнең якка карыйлар. 
Көпшәләрдә балкый Детройт тамгасы...

Таралышып итәгенә тауларның,

Карап ята янкиларның бандасы, —

«Оборона линиясе» бу аларның! 
Бигрәк сизгер танаулары тупларның,

Тимер күзе бигрәк үткер танкларның!

Сизә алар татлы исле нефть барын,

Марганецның якын гына ятканын. 
Кордоннарда утыручы явыз җан

Менә нигә тырнак очлый тагын да!

Менә нигә Уолл-стрит әфәнде

«Оборона траншеясе» казыган

Ашыга-ашыга безнең авыл янында!

Ә. Исхак тәрҗемәләре.